ПОЭМА ЖАНРЫ ҺӘМ АНЫҢ КАЙБЕР ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ ТУРЫНДА

Поэма — татар поэзиясендә яңа жанр түгел. Аның гасырлар буена килә торган бай традициясе бар. Бу жанрның мирасы Тукай, Бабич, Думави, Сөнгати кебек шагыйрьләрнең поэмалары белән генә дә чикләнми. Курмаши, Кандалый, Мө- хәммәтъяр, Кол Гали кебек шагыйрьләрнең иҗаты аша бу тарих XII— XIII гасырларга кадәр сузыла. «Таһир вә Зөһрә», «Нуры сыдур», «Йосыф вә Зөләйха» — хәзерге поэмаларның тарихи «бабалары». Татар поэзиясендә эпик нигезнең башлангычы тагы да ераграк. Ул халыкның эпик поэзия үрнәкләренә, борынгы вакытларда ук туган поэмаларына, дастаннарына, эпосларына барып тоташа. Татар поэмаларының бай хәзинәсен совет чоры шагыйрьләре тагы да баеттылар: поэма жанрының яңа төрләрен тудырдылар, жанрның яңа мөмкинлекләрен ачтылар. Тик ике шагыйрьнең — һ. Такташның «Гасырлар һәм минутлар», «Киләчәккә хатлар», М. Җәлилнең «Хат ташучы», «Алтынчәч» кебек поэмаларына күз салу да жанр үсешен, яңа чорда аның яңа традицияләре, формалары тууын күзалларга җитәр иде. Әмма бу мирас тагы да баерак һәм төрлерәк: анда тагын бик күп шагыйрьләрнең матур поэмалары бар. Татар совет поэмалары үсешен М. Гафури, К. Әмири, Ә. Сәгыйди, Ф. Буриаш, Д. Фәтхи, К. Нәҗми, II. Баян, Ф. Кәрим, Ә. Фәйзи, Ш. Маннур, С. Хәким, Ә. Исхак, С. Баттал, X. Туфан, Н. Арсланов, Ә. Давыдов, Г. Хуҗиев, Ш. Мөдәррис, М. Садрп кебек шагыйрьләрнең поэмаларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Хәзер инде гомумән поэма жанрының уңышлары турында гына түгел, ә бай мисалларга таянып, аның аерым төрләренең үсеше турында да сөйләргә бөтен мөмкинлекләребез бар. Әмма бу юлы безнең максат поэмалар тарихын язу да, бөтен эпик поэзия әсәрләренә бәя бирү дә түгел. Бу мәкаләдә сүз поэма жанрының кайбер үзенчәлекләре турында гына барачак. Поэма жанрының характерын билгеләү, поэма терминын куллану буенча әдәбият тарихында шактый бәхәсләр барган, һәм әйтергә кирәк, бу бәхәсләрнең әле дә тукталганы юк. Бу бәхәс ачыктан-ачык та, яше- ренрәк төстә дә: шагыйрьләрнең поэма жанрына тәңгәл килмәгән әсәрләрне поэма дип атаулары формасында да бара. Яңарыш эпохасы әдәбиятында шигырь белән язылган барлык әсәрләрне, шигъри жанрларны поэма дип исемләгәннәр. Феофан Прокоповичиың «Поэтика» исемле китабында (1786 ел) эпик поэмага зур урын бирелгән. Автор китабының күп өлешен «поэзия патшасына» — эпопеягә багышлый. Аның терминологиясе һәм жанрлар системасы Ренессанс һәм классицизм поэтикасыннан алынган. Поэзия әсәрен, ягъни шигырь белән язылган һәр әсәрне ул поэма дип атый. XVIII гасыр әдәбиятында, хәт- та, проза белән язылган әсәрләрне дә еш кына поэма дип атаганнар. Хәзерге әдәбиятта поэма төшенчәсе мондый киң мәгънәдә кулланылмый. Ул шигырь белән язылган әсәрләрнең тик билгеле бер типтагыларын гыиа, билгеле бер жанр үзенчәлекләренә ия булганнарын гына аңлата. Баллада, комедия, повесть, роман, трагедия кебек үк, әдәбиятның тулы хокуклы, тарихи формалашкан бер жанры ул. Аның үзенең төрләре (героик поэма, сатирик поэма, романтик поэма, эпик поэма һ. б.),һәр милли әдәбиятта үзенчәлекле тарихи юлы бар. Поэманың аерым жанр буларак яшәвем һәм яшәргә хаклылыгыи хәзер берәүдә инкарь итә алмый. Тик теориядә дә, шагыйрьләрнең язу практикасында да поэма жанрының конкрет эчтәлеген билгеләгәндә төрле каршылыклы, бәхәсле фикерләр әле һаман да еш очрый. Мәсәлән, әдәбият дәреслекләрендә, тәнкыйть мәкаләләрендә М. Җәлилнең «Зәйнәп», «Иделдәй хат», «Бәйрәм көнне», «Ятимнәр» кебек әсәрләре шигырь дип тә, поэма дип тә аталып йөртелә, һ. Такташ әсәрләре турында укыганда да төрлелек күзгә ташлана. «Сыркыды авылы», «Алсу», «Мокамай» бер урында шигырь, икенче урында поэма дип тикшерелә. Кайбер шагыйрьләр мәсәлдән яки гади шигырьдән озынрак була икән, юллар саны күбрәк икән, әсәрне поэма дип атыйлар. М. Хөсәен «Тәти егет» исемле әсәрен поэма дип ни өчен исемләгәндер, билгесез. Бу тик поэмага пародия генә. «Тәти егет» үзенең ритм, рифмалары белән шигырь кысасына керсә дә, сюжеты булса да, поэма түгел, чын шигырь булудан да ерак тора. Эчтәлеге бик примитив. Анда кешеләр бар, әмма образлар, характерлар юк, үзенә күрә вакыйга бар, әмма вакыйганы образлы, тормышчан ачу юк. Тик юллар саны гына гади шигырьдән беркадәр күбрәк. Поэтик жанр, шул исәптән поэма да, озынлык яки кыскалык белән генә үлчәнми. М. Җәлилнең «Хат ташучы» поэмасы, мәсәлән, шигырь юлларының күплеге ягыннан шигъри повесть кадәр, 2 мең юлдан артык, ә «Ана бәйрәме» поэмасы нибары 122 юлдан тора. Ш. Мөдәрриснең «Биш минут», «Яшел тасма» исемле әсәрләре үзләренең эчтәлеге, типиклаштыру алымнары ягыннан повесть жанрына туры килә. Аларда геройлар да, вакыйга да повесть жанрының законнарыннан чыгып тасвирланган. Автор, пи өчендер, аларны поэма дип исемләү ягында тора. Г. Хуҗи- ев башта «Безнең Муса» әсәрен бик хаклы рәвештә шигъри повесть дип атый иде. Китап итеп чыгарганда шагыйрь аны поэма дип атаган. Шунысы кызык, шигырьне яки повестьны поэма дип атау еш очраса да, киресенчә, поэманы шигырь яки повесть дип билгеләү очрамый. Тәнкыйтьчеләр дә, шагыйрьләр дә, әсәр поэма жанрына тәңгәл килмәсә дә, аны поэма дип исемләү ягында торалар. Бу, барыннан да бигрәк, поэтик жанрларның үзенчәлеге, законнары теоретик яктан эшләнмәүдән килә. Соңгы елларда татар шигыренең төзелеше, аның поэтик алымнары турында тикшеренүләр күренә башлады. Әмма жанр үзенчәлекләре, законнары, жанрларның тарихи үзгәреше, бу өлкәдәге традиция һәм новаторлык мәсьәләләрен өйрәнүгә әдәбиятчыларның һаман кулы тими. Шуңа да һәр шагыйрь үз әсәрен жанрны үзенчә аңлавыннан чыгып кына билгели, шуңа да поэма жанрын билгеләүдә төрлелек, каршылык күзгә ташлана. Сюжетлы озын шигырьне дә, шигъри повестьны да поэма термины белән атарга омтылу укучыда һәм башлап язучыларда поэтик жанрлар арасында иң яхшысы поэма жанры икән дигән дөрес булмаган фикер дә уята, һәр жанр үз урынында яхшы. Тормышның күп төрлелеген, байлыгын мөмкин кадәр тулырак итеп чагылдыру өчен күп төрле жанрлар кирәк. Яхшы поэмалар белән бергә сюжетлы яхшы шигырьләр дә, балладалар да, әкиятләр дә, шигъри повестьлар да кирәк. Ф. Кәримнең «Аникин», Ы. Баянның «Гөләндәм», Ш. Мөдәрриснең «Биш минут» әсәрләрен поэма дип түгел, ә шигъри повесть, М. Җәлилнең «Иделдән 97 98 хат», «Бәйрәм көнне», «Зәйнәп», һ. Такташның «Алсу» кебек әсәрләрен сюжетлы озын шигырь дип атаудан бу әсәрләрнең әһәмиятләре кимиме соң? һич тә юк. Поэма дип атау гына әсәрнең уңышын, яшәү көчен, тормышны тирән итеп чагылдыруны тәэмин итми әле. Төп нәрсә — әсәрнең исемендә түгел, җисемендә. А. С. Пушкинның шигырь белән язылган «Евгений Онегин» исемле романы рус әдәбияты тарихында гына түгел, бөтен дөнья поэзиясендә гүзәл бер поэтик әсәр, титаник хезмәт буларак балкып торуы шул турыда сөйләмимени?! С. Батталның «Олы юл буйлап» исемле шигъри повесте сугыштан соң шул ук темага багышланып язылган күп кенә поэмаларга караганда авыл тормышын тирәнрәк чагылдыруы, авыл кешеләрен калкурак тасвирлавы белән аерылып тормыймыни?! И. Галләмовның поэма дип исемләнгән, завод тормышыннан алып язылган, кешеләргә караганда машиналар, технология турында сөйләүче озынозын әсәрләренә караганда, бүгенге завод һәм аның кешеләре турындагы аерым шигырьләр, хикәяләрне уку күбрәк эстетик ләззәт бирмимени? Лирик шигырьнең дә, шигъри повестьның да, шигъри романның да үзләренә хас жанр үзенчәлекләре бар. Шагыйрь дә, тәнкыйтьче дә әсәрнең нинди жанр икәнлеген аның тышкы билгеләренә карап кына түгел, ә эчке хасиятеннән, жанрның асылын төзүче төп үзенчәлекләреннән чыгып билгеләргә тиеш. Поэма жанрына нинди үзенчәлекләр хас? Кайбер хезмәтләрдә сюжетлылыкны поэманың төп үзенчәлеге итеп күрсәтәләр. Сюжетсыз поэма юк. Әмма сюжетсыз мәсәл дә, драма да, баллада да, повесть та, роман да юк. Хәтта лирик шигырьнең дә үзенә күрә сюжеты бар. Димәк, сюжетлылык поэма жанры өчен генә хас сыйфат түгел. Кайбер тәнкыйтьчеләр һәм шагыйрьләр поэма туу өчен нинди дә булса бер вакыйганың булуы һәм шул вакыйгалар эчендә геройларның характеры ачылуы җитә дип саныйлар. Шушындый карашны вакытында «Литературная газета»да (1952 ел, 29 май) рус шагыйре Николай Грибачев күтәреп чыккан иде. Ул поэма өчен (сүз эпик поэма турында гына түгел, гомумән поэма жанры турында бара) вакыйганың мәҗбүрилеген, «хәрәкәтнең үтәдән-үтә» булуын яклаган иде. Поэма жанрын аерым вакыйгага, хикәяләүгә нигезләнгән сюжетка гына бәйләп аңлатуны әдәбият теориясенә караган хезмәтләрдә дә очратырга мөмкин. Г-җаи Сәгъдинең «Әдәбият теория- се»ндә (Татгосиздат, 1941 ел, 69 бит) поэма жанры түбәндәгечә ачылган: «Аерым зур вакыйганы һәм шул вакыйгага катнашучыларны гәүдәләндергән, зур күләмдәге эпик әсәрләр поэма дип атала». Л. Тимофеев һәм Н. Веигровларның урта мәктәп укучылары өчен кулланма итеп чыгарылган «Әдәбият белеме терминнарының кыскача сүзлеге»ндә (Учпедгиз, 1952) поэма жанры «шигырь белән язылган сюжетлы хикәяләү, шигырь белән язылган повесть яки хикәя» дип билгеләнә. Проф. Л. Тимофеевның вузлар өчен чыгарылган «Әдәбият теориясе»ндә дә (Учпедгиз, 1948) поэма жанры турында шул ук караш үткәрелә. Беренче карауда бу фикерләр дөрес кебек күренәләр. Лермонтов, Пушкин, Некрасов, Тукай поэмаларын гына искә төшерик. «Мцыри»да да, «Полтава»да да, «Русь илендә кем рәхәт яши»дә дә, «Печән базары, яхут яңа Кисекбаш»та да поэманың нигезендә нинди дә булса бер вакыйга ята. «Мәхәббәт тәүбәсе»ндә дә, «Хат ташучы»да да, «Казан кызы»нда да шулай. Ә менә «Киләчәккә хатлар» поэмасы башкачарак төзелгән. Монда бөтен әсәр өчен уртак бер вакыйга юк. Поэма төрле характердагы вакыйгалардан, күренешләр- ләрдәи, авторның лирик монологыннан тора. Тасвирлауда эзлеклелек, аерым вакыйгаларның үзара тышкы бәйләнеше булмаса да, поэманың тирән эчтәлекле, төгәлләнгән сюжеты бар. Поэманың нигезендә аерым вакыйга түгел, ә шагыйрьнең чор һәм аның кешеләре турындагы фәлсәфи уйланулары ята. Язучының идеясе, 7* 99 нигездә, лирик типиклаштыру алымнары аша ачыла. Демьян Фәтхинең «Алтын тайга трагедиясеннән» исемле поэмасы да сюжет-композиция ягыннан үзенчәлекле. Поэма «еракта калган бер эпизодны» — тайгада алтын казучыларның- фаҗигале язмышын сурәтләүдән башлана. Тыгыз образлы юлларда ташчының кызганыч, авыр тормышы ачыла. Бу бүлек ташчының үлемен сурәтләү белән тәмамлана. Икенче бүлектә инде икенче вакыйгалар, икенче геройлар турында сүз бара. Әмма бу вакыйгалар арасында эчке яктан тыгыз бәйләнеш бар: һәр ике бүлек Алтын тайгадагы хезмәт ияләренең авыр тормышларын күрсәтә. III бүлек—«Большевиклар Трансваале — Бодайбо»да аерым вакыйга да, баштагы бүлекләрдә сурәтләнгән геройлар да юк. Бу бүлек яца Бодайбо — совет Бодайбосы турында авторның лирик монологыннан гыйбарәт. Аерым вакыйгалардан, күренешләрдән, төрле чордагы тормышны тасвирлаудан торса да, поэма таркау түгел: ул бик нык оешкан, җыйнак. Әсәрдәге һәр деталь язучының идея максатын — тайгадагы бөек үзгәрешләрне күрсәтүгә, тайгага яңа хуҗалар — халык килүен сурәтләргә ярдәм итә. Башкортстанның Россиягә ирекле рәвештә кушылуына 400 ел тулуга багышланып язылган башкорт шагыйрьләренең күмәк иҗаты «Тугайлык җыры» поэмасында да («Совет Татарстаны» газетасы, 20 июнь, 1957 ел) үтәдән-үтә вакыйга юк, эчтәлекләре, тормыш материалы ягыннан аерым бүлекләр бер-берсеи- нән аерылып торалар. «Эшчеләр сүзе» бүлегендә, мәсәлән, бүгенге Башкортстандагы промышленность үсеше, аның геройлары яктыртылса, «Кырлар сәламе»ндә «бәхет утлары балкыган», яшәргән, яңа тормыш корган башкорт кырлары турында сүз бара. Төрле күренешләр, төрле вакыйгалар, әмма алар бер-берсенә тема һәм идея берлеге белән нык береккәннәр. һәр вакыйга, күренеш, лирик чигенүләр башкорт белән рус халкының туганнарча дуслыгын ачарга, бәхетле тормышка алып чыкканы өчен халыкның көчле рәхмәтен сөйләргә булышалар. Димәк, сюжетның аерым бер вакыйгага нигезләнүе генә поэманың төп сыйфаты була алмый икән. Поэманы әдәбиятның тулы хокуклы жанры итеп исәплибез икән, аның башка жанрлардан аерыла торган үзенчәлекләре дә булырга тиеш бит. Ә поэманы «шигырь белән язылган хикәя яки повесть» дип билгеләүдә жанр үзенчәлекләре ачыламы соң? Юк. Болай билгеләгәндә хикәя, повесть, поэма бер үк нәрсә булып кала, поэманың жанр буларак үзенчәлеге йомыла, хәтта инкарь ителә. Бу караш буенча хикәя, повесть һәм поэманың сурәтләү алымнары, типиклаштыру үзенчәлекләре, тормыш материалының күләме һәм характеры бер үк төсле булып чыга, поэма билгесе булып шигырь формасы гына кала. Әйтик, Ш. Камалның «Сәмруг кош» яки «Депутат» хикәясен, яки М. Гафури- ның «Шагыйрьнең алтын прииска- сында» повестен түкмичә-чәчмичә шигырь белән язып чыктык ди. Хикәя яки повесть үзенең матурлыгын, хәтта хикәялеген, повестьлыгын югалтыр, әмма поэмага әйләнмәс иде. Яисә, Такташның «Гасырлар һәм минутлар», Маяковскийның «Яхшы» һәм Некрасовның «Тимер юл» поэмаларын чәчмә белән язып чыктык ди. Моңа карап аларпы хикәя дип атап булыр идеме? Юк, әлбәттә. Алар үзләренең асыллары белән поэма булып калырлар иде. Чөнки жанрны аеручы төп билге шигырь формасы гына түгел. «Генриада» поэмасы (Вольтер) турында Дидро- ның: «Әгәр дә «Генриада»ны проза белән язып чыксак, ул барыбер поэма булып калачак».—дип әйтүе менә шуңа бәйләнгән дә инде (Дидро. Сайланма әсәрләр, 1951 ел, 199 бит). Кайбер язучыларның үз әсәрләрен чәчмә белән язсалар да поэма, җыр яки шигырь дип атаулары жанрның төп характерлы сыйфатларын күз алдында тотудан, шул үзенчәлекләргә ишарә итүдән килеп чыга. Мәсәлән, Гоголытең «Үле җаннар» поэмасы, Горькийның «Давыл хәбәрчесе җыры», Тургеневның проза белән язылган шигырьләре һ. б. 100 һәр жанрның үзенең «үлчәве» бар. Хикәя өчен уңышлы вакыйга поэма өчен бармаска, яки поэма өчен яхшы алым хикәя өчен ярамаска мөмкин. Чайковский А. Пушкинның «Евгений Онегин» романы буенча опера язганда романдагы барлык сюжет җепләрен алмый бит, ә опера жанры өчен иң кулай килгәнен, иң драматик урыннарын, лирик сюжет сызыгын гына сайлый. Чөнки жанр шуны сорый. Поэманың да шундый соравы бар. Менә шул жанр таләбеннән чыгып Л. С. Пушкин «Евгений Онегпн»ны роман, «Граф Г1улин»ны шигъри повесть, «Полтава» һәм «Бакыр җайдакны поэма, «Алтын балык турында әкият»не әкият дип атаган, һәр жанрда үзенчәлекле типиклаштыру алымнары кулланган. М. Җәлил дә жанр үзенчәлегенә нык әһәмият биргән. Бу аның эпик әсәрләрен исемләүдә дә күренә. «Хат ташучы»ны ул лирик поэма, «Алтынчәч»не драматик поэма, «Илдар»ны либретто, «Иделдән хат»ны юл сызмалары дип, бер үк күләмдә булса да, «Зәй- нәп»не озын шигырь, ә «Джим»ны поэма дип исемләгән. «Җиһан» әсәре шагыйрь архивындагы караламаларда «колхоз хикәясе» дип аталган. Безнеңчә дә, «Җиһан»ны шигъри хикәя дип атау дөресрәк. Эчтәлеге, характеры ягыннан ул шул жанр сорауларына ныграк җавап бирә. «Йосыф вә Зөләйха», «Печән базары, яхут яңа Кисекбаш», «Киләчәккә хатлар», «Алтынчәч» кебек төрле чорда язылган, төрле характердагы поэмаларда алариы берләштерә торган уртак сыйфатлар бар. Аларда вакыйгалар һәм геройлар куе эмоциональ буяуларда, экспрессив яктан көчле, тәэсирле итеп сурәтләнәләр. Поэма авторлары тормыш күренешләрен иң поэтик, киеренке моментларында гына сурәтлиләр, тормыш прозаизмнарыннан, артык, кирәкмәгән детальләштерүдән качарга омтылалар. Бу Пушкинның «Полтава»сында да, Лермонтовның «Мцыри» поэмасында да, Некрасовның «Тимеп юл»ында да, Маяков- скийның «Яхшы»сыпда да, Такташның «Гасырлар һәм минутлар»ында да, Җәлилнең «Хат ташучы»сында да, Ә. Фәйзинең «Туу сулышыанда да, Г. Хуҗиевпың «Россияасендә дә, Ә. Давыдовның «Алтын көзаендә дә, И. Юзеевның «Таныш моңпараында да шулай. В. Г. Белинский үзенең тәнкыйть мәкаләләрендә поэманың повесть, роман кебек жанрлардан аерымлыгын, поэманың төп үзенчәлеген авторның үз әсәрендә тормыш прозаизмыннан качуда, тормышны пң югары моментларында чагылдыруда күрә дә инде. «Поэма идеаль чынбарлыкны тасвирлый һәм тормышны иң югары моментларында тотып ала»,— ди Белинский һәм мисал итеп Байрон, Пушкин, Лермонтов поэмаларын китерә. Белипскийның «поэма авторы идеаль моментларны, идеаль чынбарлыкны тасвирлый» дигән фикерен «шагыйрь поэмада тик тормыштагы гүзәл күренешләрне генә, тормышның уңай якларын гына тасвирлый ала икән» дип аңларга ярамын. Тәнкыйтьче тормыштагы әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрү, прозаизмиан качу, чынбарлыкның поэтик моментларын тота алу осталыгы, авторның эстетик идеалы турында яза. Белинский мисалга китергән Лермонтовның «Мцыри», Пушкинның «Чегәннәр» поэмасында, яки Байронның поэмаларында тормышның каршылыксыз, «идеаль» яклары гына тасвирланмаган бит! Чынбарлык бу поэмаларда иң югары моментында, киеренке, трагик вакыйгаларда, прозаик гадилегеннән тыш сурәтләнгән. Яисә Тукайның «Печән базары, яхут яңа Кисекбаш» поэмасын искә төшерик. Монда чынбарлыктагы «идеаль момент» поэмадагы лирик геройның эстетик идеалы аша, авторның шул җәмгыятьне фаш итү көче аркылы гәүдәләнә. X. Туфанның «Хөлли-Хөл- ли», Ә. Давыдовның «Тыныч мәхәббәт» поэмаларында да «идеаль чынбарлык» антитеза аша — идеаль булмаган моментларны, типларны сурәтләү пафосы аша туа. Зур сүз художниклары поэма жанрында тормышны иң югары моментында чагылдыруга, прозаизмиан, төп теманы ачуга комачаулый торган көнкүреш вакыйгаларын тасвирлаудан арынуга нык әһәмият биргән 101 нәр. Некрасов «Княжна М . И. Волконская» поэмасын тарихи фактка таянып яза. Шагыйрьне рус хатынының батырлыгы, курыкмас. йөрәкле булуы сокландыра. Ул Мария Волкоискаяның Себергә, төрмәдәге декабрист ире янына сәяхәтендә тормышның поэтик бер күренешен, «идеаль моментын» күрә һәм бу героик образны революцион яшьләр өчен идеал буларак тасвирлый. Вол- конскаяиың һәм башкаларның мемуарлары героик образны тудыруда авторга зур ярдәм итәләр, әмма алар теманы поэтик итеп чишүдә беркадәр комачаулыйлар да. Жанр соравы белән материал арасында каршылык килеп чыга. Әгәр дә мемуар материалларын бөтен натуралистик ваклыклары, детальләре белән файдалансаң, героик поэма түгел, ә әхлак мәсьәләләрен тасвирлауга багышланган повесть яки хикәя туар иде. Некрасов, героик темадан читкә алып китә торган «тормыш прозаизмнарыннан» арыну буенча күп эшли, мемуар тәэсиренә бирелеп, башта файдаланган күп кенә күренешләрне, детальләрне сызып ташлый. Мәсәлән, Некрасов, истәлеккә ияреп, Мария Волконскаяның бала тудыру күренешен дә тасвирлый. Әмма поэманы төзәткәндә ул бу күренешне, темадан читкә алып китүче, поэма жанры өчен әһәмиятсез деталь буларак, төшереп калдыра. Чынбарлыкның идеаль моментлары поэмада гына түгел, башка жанрларда да (шигъри хикәя, баллада) сурәтләнергә мөмкин һәм андый әсәрләр поэзиядә еш очрыйлар да. Мәсәлән, Такташның «Алсу» шигыре бу яктан бик характерлы. Анда тормыш күренеше иң поэтик моментында тасвирланган. Бу ягы белән ул поэмага якын тора, әмма башка үзенчәлекләре белән аннан шактый аерыла да. Поэма өчен яза торган материалның күтәренке, югары моментларында тасвирлануы гына түгел, ә әсәрдә чор өчен әһәмиятле, зур мәсьәләләрнең кузгатылуы да, тормыш күренешенең тирән эчтәлеккә ия булуы да кирәк. Бу — поэма жанрының икенче зур таләбе. Хәлбуки, вузлар өчен чыгарылган әдәбият теориясе дәреслекләрендә, шулай ук тәнкыйть мәкаләләрендә жанрның бу таләбе искә алынмый. Белинский поэманың эчтәлегендә хәзерге кешелек җәмгыятенең зур әхлакый мәсьәләләре, тормышны искиткеч тирән итеп тою, аңлау («глубочайшее миросозерцание») ачылырга тиеш дип билгели. «Игорь полкы турында җыр», «Тимер юл», «Русь илендә кем рәхәт яши», «Полтава», «Киләчәккә хатлар», «Алтынчәч» кебек поэмаларга тормыш күренешләренең поэтик сурәтләнүе белән бергә, нинди дә булса әһәмиятле проблемаларның, мәсьәләләрнең күтәрелүе, иҗтимагый тормыш сорауларын тирән тою, чынбарлыкны тирән аңлату хас. Халык күңеленә тирән кереп урнаша алырлык, кешеләрне уйландыра торган поэмалар тудыру өчен шагыйрьгә вакыйгаларны поэтик итеп сурәтләү, кеше психологиясенә үтеп керә алу осталыгы гына җитми. Шагыйрьнең тормышны ныклап өйрәнүе, тормыш кузгаткан мәсьәләләрне күрә алуы, катлаулы иҗтимагый күренешләрне тирән һәм дөрес яктырта алуы да кирәк. Татар совет поэмаларының ерак үткәненә, яңа эпосның туу чорына күз салганда тормышны тирән һәм дөрес итеп чагылдыруның, чынбарлыкны бөтен катлаулылыгында аңлауның әһәмиятен бик ачык күрергә мөмкин. Татар совет поэзиясендә беренче эпик әсәрләр гражданнар сугышы елларында ук көрәш һәм ут эчендә туалар. Фронт газеталарында лирик парчалар белән рәттән озын шигырьләр, поэмалар басыла. Мәсәлән, «Кызыл Армия» газетасында 1919 елны Ә. Сәгыйдинең «Каһарманнар» һәм «Аерылышу», Ф. Бурнашныц «Чәчәктән һәйкәл», К. Әмиринең «Идел буенда» һәм «Ике дус» исемле зур гына эпик әсәрләре, поэмалары басыла. Гафурниың «Эшче» поэмасы 1920 елны аерым китап булып тарала. 1921 елны Такташ «Җир уллары трагедиясе» исемле зур әсәрен яза. 1922—24 елларда эпик әсәрләр саны тагы да арта: М. Гафурп, һ. Такташ, М. Җәлил, К. Әмпри, К- Нәҗми, Ф. Бурнаш, 102 3. Бәширова, Н. Исәнбәтләрнең яңа поэмалары, эпик шигырьләре басыла. Төрле эчтәлектә, төрле әдәби осталык белән язылган бу әсәрләр татар совет эпосын тудырудагы беренче тәҗрибәләр булды. Шушы елларда ук эпик әсәрләрнең төрле жанрлары (сюжетлы шигырь, шигъри хикәя, поэма, баллада), поэмаларның төрле төрләре туа. Беренче поэмалар һәм аларның төрләре гражданнар сугышы елларында ук тусалар да, татар совет эпосының, поэмаларының формалашуы өчен еллар кирәк булды. Поэма — синтетик жанрларның берсе. Анда лирика да, драма да, эпика да «поэтик эретмәдә» бирелә. Шуңа да поэма авторына тормышны тирән һәм поэтик итеп чагылдыра белү өчен философның фикерләү тирәнлеге, шагыйрьнең лирик тасвирлау таланты, язучының эпик хикәяләү, драматургның вакыйга һәм характерларны кискен бәрелештә бирә алу осталыгы кирәк. Совет поэмаларының туу чорында эпик әсәрләрдә фәлсәфи нигезнең, гомумиләштерү көченең йомшаклыгы, чынбарлыкны «искиткеч тирән итеп аңлау»ның җитмәгәнлеге аеруча күзгә ташлана. М Гафури, һ. Такташ, Ф. Бурнаш, К. Әмири, Ә. Сәгыйди кебек шагыйрьләрнең совет чорында беренче поэмалары туганда, шактый зур поэтик тәҗрибәләре дә бар, эпик хикәяләү һәм лирик тасвирлау осталыклары да көчле иде. Тик яңа заманның яңа поэмаларын тудыруда аларның беренче тәҗрибәләре барысы да уңышлы ук булып чыкмады: тормышны дөрес һәм тирән чагылдыруга бәйләнешле рәвештә теге яки бу кимчелеккә очрадылар. «Үтерелгән пәйгамбәр» (1918) исемле озын шигырендә үк һ. Такташ халык һәм ил азатлыгы өчен һәлак булган көрәшче революционерның эпик образын тудырырга омтылыш ясады. Ләкин ул көрәшченең типик сыйфатларын ача алмалы. А. Блокның «Унике» поэмасындагы кебек, көрәшчене динимифоло- гик буяуларда, пәйгамбәр образында тасвирлады. ДА. Гафури, К. Әмири, 0. Сәгыйдиләр көрәшчене реалистик сурәтләү алымнары белән тасвирладылар. Әмма бу поэмаларның да җитди кимчелекләре булды. К. Әмири, Ә. Сәгыйди поэмаларында тарихи-социаль гомумиләштерү, әсәрләрнең фәлсәфи нигезе йомшак. «Каһарманнар» һәм «Аерылы- шу»да да, «Ике дус» һәм «Идел буенда» да чорның олы социаль эчтәлеге ачылмый, сентименталь һәм натуралистик рухта язылган аерым вакыйга һәм тормыш детальләре эчендә күмелеп кала. Ә. Сәгыйди «1\аһарманпар»да аклар кулыннан качкан сугышчыларның Кызыл Армиягә килеп кушылу вакыйгасын үзәккә алып сурәтли. Автор качкыннарны каһарманнар дип атаса да, әсәрдә аларның ни өчен батыр булулары, көрәш идеаллары ачылмый. «Ике дус» поэмасында К- Әмири акларның ерткычлыгын күрсәтүгә нык игътибар бирә. Әмма монда да гомумиләштерү йомшак. Автор егетнең аклар төрмәсендә һәм солдат булып йөргәндә күргән газапларын натуралистик пландарак тасвирлый. Әсәрнең төп героенда ре- волюционеркөрәшче сыйфатлары юк. Ул әле көрәшкә яңа уянып килә. Авторның да карашы героеның карашыннан узмаган. Төп геройны көрәшче итеп түгел, ә сугышта катнашучы итеп кенә сурәтләү, сугышның иҗтимагый-социаль эчтәлеге ачылмау, тормышка һәм революциягә крестьян психологиясе күзлеген- нәнрәк карау К. Әмири, Ә. Сәгыйди- нең бу чор эпик әсәрләре өчен хас. Төп геройның халык вәкиле булып та, халыктан, халык көрәшеннән аерым тасвирлануы да бу әсәрләрнең идея- эстетик кыйммәтен шактый киметә. Менә бу яклары белән бу әсәрләр поэма жанрына караганда сюжетлы шигырьгә, шигъри хикәягә якын торалар. Аларда вакыйгаларны бәетләрдәгечә сузып, детальләп, прозаик характерда тасвирлау, иң күтәренке вакыйгаларны сайлап җиткерә алмау, сөйләү стилендә пассивлык та күзгә ташлана. Героик сызык пафос дәрәҗәсенә күтәрелеп тасвирланмаган, ул потенция хәлендәрәк калган. 103 М. Гафуриның «Кеше ашаучылар» (1922) поэмасы да җитди кимчелекләрдән азат түгел иде. Автор кешеләрнең ачлыктан рухи газаплануларын беренче планга чыгарып, тик шул якка гына басым ясап яза. Ә бу күренешнең асылы, туу сәбәпләре ачылмый. Гафури социалистик җәмгыятьтәге ачлык күренешен Октябрьга кадәр язган әсәрләрендәге кебек, халык кайгысы, демократик гуманизм карашыннан чыгып кына тасвирлады. Шуңа да бу поэмасында ул шушы чорның һәм иҗтимагый күренешнең асылын ача торган типик образлар һәм типик ситуацияләр тудыра алмады. Поэма натуралистик планда язылган әсәр булып кына калды. «Эшче» (1920) поэмасында хезмәт халкының Октябрь революциясенә кадәр сыйнфый изелүләрен һәм шул чордагы каршылыкларны реалистик картиналарда, җанлы образларда сурәтләсә дә, халыкның революцион көрәшкә күтәрелүен, эшченең чын көрәшче булып китүен күрсәтә алмады. Такташ 1922—23 елларда Октябрь революциясе турында монументаль, зур эпик полотнолы әсәр — поэма яза башлый. Шагыйрьнең «Эшлиләр», «Нәләт» (1922), «Мәңгелек әкият», «Гыйсьян», «Янар таулар». «Октябрь төне» (1923) кебек шигырьләре үзләренең эчтәлекләре һәм формалары белән менә шушы зур поэманың аерым фрагментларын хәте р л әтә л әр. «Нәләт» шигыренә «Пролог», ә «Эшлиләр» һәм «Октябрь төпе»нә «Янар таулар трагедиясеннән» дип куюы да һәм аерым «Янар таулар» шигыренең булуы да, эчтәлекләре революцион үзгәрешне һәм иске дөнья җимерелүен сурәтләүгә багышланулары — барысы да шул турыда сөйли. Моннан шагыйрьнең бу поэмасын «Янар таулар» дип атарга уйлавын да күрергә мөмкин. Ләкин Такташ «Янар таулар» шигырьләр циклында революцион чынбарлыкның асылын ача торган типик ситуацияләр һәм социализм идеяләрен тормышка ашыру өчен көрәшүче геройның реалистик образын тудыра алмады. Такташ революцияне я табигать күренешләренә тиңләштереп, революциянең җимерү ягын алгы планга чыгарып сурәтләде («Нәләт», «Янар таулар»), яисә халыкны бик схематик һәм абстракт итеп, «канлы кырлардан җырлап килүче гыйсьян явы» рәвешендә генә гәүдәләндерде («Октябрь төне»). «Гасырлар һәм минутлар» поэмасында Такташ бу кимчелекләрдән котылды. «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы ул еллар өчен генә түгел, хәзер дә татар совет поэзиясенең алтын фондына кергән эпик әсәрләрнең берсе, иң якты поэмаларның берсе булып тора. Ни өчен М. Җәлилнең «Яңа тарихы әнбия» яки «Кисәкләр» поэмасы онытылды да, шул ук елларда язылган «Авыру комсомолец» («Үткән юллар») онытылмый, яшьләрне һаман да дулкынландыра? Ни өчен Д. Фәтхинең эпик әсәрләре арасында «Алтын тайга трагедиясеннән» поэмасы аерылып тора? Бу поэма үзенең образлылыгы, композицион- сюжет оригинальлеге ягыннан гына түгел, ә эчтәлегенең фәлсәфи-социа- аль тирәнлеге белән дә үзенә тарта. Чорны һәм аның кешеләрен тирән һәм дөрес чагылдырган, чор тудырган зур мәсьәләләрне, проблемаларны күтәргән сәнгатьчә эшләнгән поэмалар гына озак яшәүчән, искер- мәүчән була. Тормыш күренешләрен тирән мәгънәле итеп тасвирлау, вакыйгаларда чорның зур, актуаль мәсьәләләрен күтәрү, социаль-фәлсәфи тирәнлек — поэмалар өчен зарури. «Печән базары, яхут яңа Кисекбаш», «Киләчәккә хатлар», «Алтынчәч», «Флейталар», «Алтын тайга трагедиясеннән», «Гайҗан бабай», «Пар ат», «Россия» һ. б. поэмаларда поэма жанрының, татар совет эпосының бу өлкәдә яулаган зур уңышлары бик ачык күренә. Шул рәвешчә, поэма—ул шигырь белән язылган сюжетлы хикәяләү, шигъри хикәя генә түгел. Поэма жанрының хикәя яки повесть жанрларыннан аерым үзенчәлекле моментлары бар. Бу үзенчәлек авторның тормыш материалына мөнәсәбәтендә дә, бу материалны тасвирлау алымнарында да чагыла. Поэма жанры 104 өчен әсәрдә тормыш күренешләренең тирән эчтәлеккә ия булулары, авторның тормышны искиткеч тирән итеп аңлавы, чор өчен актуаль мәсьәләләр күтәрүе, әсәрдә тормыш материалының иң күтәренке, югары, поэтик моментларында тасвирлануы кирәк. Поэма жанрының эпика һәм лириканың бергә кушылуында да специфик үзенчәлекләре бар. Бу үзенчәлекләр поэманың төрле төрләрендә (лирик, лиро-эпик, эпик, драматик) төрлечә чагылалар. Сюжет- композиция, конфликт төзү буенча да үзенчәлекләр бар. Әмма бу мәкаләдә без поэма жанрының бөтен үзенчәлекләренә кагылуны кирәк тапмадык. Поэма авторы, повестьтагы яки романдагы кебек, тормышны мөмкин кадәр тулырак, киңрәк итеп чагылдыруны, күп геройлар алып, алар- ны төрле яклап, җентекләп тасвирлауны бурыч итеп куймый. Хәлбуки, тәнкыйтьтә кайвакытта поэма жанрының менә шул ягын онытып җибәрүне күрергә мөмкин, һ. Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе»ндә укучы Зөбәйдә тормышының иң киеренке, драматик бер моменты белән генә, аның мәхәббәт тарихының нәтиҗәсе белән генә таныша. Зөбәйдәнең үткән тормышы да, ул эшләгән эш тә, иптәшләре дә, хәтта сөйгән егете Мәхмүт тә тулы итеп тасвирланмаган. Әмма бу авторның да, әсәрнең дә кимчелеге түгел. Чөнки «А\әхәб- бәт тәүбәсе» — повесть та, хикәя дә, роман да түгел, ә поэма, һ. Такташ аңлы рәвештә прозаик өчен бик кирәк булган вакыйга һәм геройларны тасвирлаудагы тулылыктан, детальләштерүдән, төп темадан башка яңа мәсьәләләрне күтәрүдән читләшә. М. Җәлил «Хат ташучы» поэмасында совет яшьләренең бәхетле мәхәббәтен күрсәтүне, мәхәббәт поэзиясен тасвирлауны бурыч итеп ала. Шуңа да ул үзенең төп игътибарын Булат белән Фәйрүзә мөнәсәбәтен тасвирлауга, аларның эчке дөньяларын ачуга юнәлтә, аңлы рәвештә поэмада бу ике яшьнең мәхәббәтенә бәйләнмәгән вакыйгаларны кертми. Хискичерешләрне калку итеп тасвирлау, төп геройга гына әһәмият юнәлтү — поэмага хас күренеш. «Хат ташучы» басылып чыккач, кайбер мәкаләләрдә М. Җәлилнең «үз геройлары белән мавыгуын», әйләнә тормышны онытуын аның кимчелеге итеп күрсәткән фикерләр дә очрый: «Фәйрүзә тирәсендә колхозның җайлы, шау-шулы тормышын, аның горизонтын, төрле кешеләрен, башка бригадаларын, Фәйрүзә белән Булат шикелле яшьләрне, колхозның башка җитәкчеләрен күрмисең...» («Совет әдәбияты, 1941, № 1— 2, 159 бит), диләр. Әсәргә яңа кешеләр керүе яңа проблемалар, темалар кузгатыр, өстәмә вакыйгалар язуны таләп итәр иде. Өстәмә вакыйгалар исә поэмадагы төп сызыкны — мәхәббәт сызыгын каплап китәр, ә барысыннан да бигрәк, «Хат ташучы» поэмалыгын югалтыр, шигъри повестька яки романга әйләнер иде. Җәлил үзенең бурычын Булат белән Фәйрүзә образлары белән генә дә чишә алган. С. Хәким Тукай турындагы поэмаларын — «Шагыйрьнең балачагы»н һәм «Пар ат»ны язуда Г. Тукайның «Исемдә калганнар»ыииан, «Пар ат» кебек шигырьләреннән һәм башка кешеләрнең истәлекләреннән (мәсәлән, Тукайның апасы Саҗидә истәлегеннән) файдаланган. Әгәр шагыйрь ул истәлекләрне шигырь юлларына күчерү белән генә чикләнсә, бу әсәрләр тезмә белән язылган истәлекләр генә булып калырлар иде. С. Хәким Тукай тормышындагы аерым детальләрне истәлек рамкасында гына түгел, ә зур эчтәлеккә ия булган тормыш күренешләре итен файдаланып, шагыйрь һәм чор турында уңышлы поэмалар тудыруга ирешкән. Дөрес, автор «Шагыйрьнең бала чагы» поэмасында истәлек материалына ныграк ияргән. Тукай тормышындагы аерым вакыйгаларны истәлектәгечә тасвирларга омтылу, поэманың сюжетын коруда да, интонациядә дә шагыйрьнең поэтик фантазиясен нык кына чикләгән. «Пар ат» поэмасы жанр үзенчәлеге ягыннан күп уңышлы язылган. Бу— Тукай тормышы турындагы поэма гына түгел. «Пар ат» поэмасы — Тукай, аның чоры турындагы уйла- 105 нуларпы да, хәзерге тормыш, бүгенге колхоз авылы күренешләрен дә эченә ала. Автор, пар атка утырып Тукайның туган якларына кайтучы лирик геройның сәяхәтен мавыктыргыч, поэтик итеп тасвирлап, Тукай заманыннан соң бүгенге тормышның нык үзгәрүен, Тукай хыялларының социалистик җәмгыятьтә тормышка ашуыи сурәтли. Монда инде Тукай биографиясендәге детальләр «Шагыйрьнең балачагы» поэмасындагы кебек сюжетны тутырып, басып китмиләр. Ш. Маннур — поэмалар язу буенча зур тәҗрибәгә ия булган шагыйрь. Аңа эпик стильдә язу, герой характерын прозаик кебек психологик катлаулыгында сурәтләү, персонаж теле аркылы геройның җайлы характерын тудыра алу, картина, вакыйгаларны хәрәкәтчән итеп тасвирлау хас. Шагыйрь поэмалары өчен тормыштагы күтәренке, драматик вакыйгаларны, мактарга, җырланырга лаеклы матур, чын кешеләрне сайларга да оста. Менә аның «Гайҗаи бабай» поэмасы. Композицион яктан ул үзе өч кисәктән — өч поэмадан тора. Бу әсәрен автор 1934 елны ук поэма итеп язып тәмамлаган иде. Социалистик кырларның чын хуҗасы, алдынгы колхозчы картның лирик монологы рәвешендә язылган бу поэма Гайҗан бабайның тормышындагы иң бәхетле бер моментын — аның һавада самолетта очып йөрүен тасвирлады. Автор бөтен игътибарын шушы вакыйгага юнәлтеп, азат хезмәтнең көчен — кешене үстерүен, яшәртүен ачарга теләде. Гайҗан бабай шундый җанлы чыкты, укучыга һәм авторга шундый якын булды, шагыйрь 1943 елны поэмага яңа бүлек өстәп, колхозчы картның сугыш чорындагы патриотик тойгы-эшләрен күрсәтте. Гайҗаи бабайның сугыштан соңгы батырлыклары поэмага яңа бүлек өстәүне сорады һәм автор 1947—48 елны тагын «Гайҗан ба- бай»ның дәвамын язды. «Казан кы- зы»ида да поэма таләп иткән «тормышның идеаль моменты» күрсәтелгән: шагыйрь бу әсәрдә «ир йөрәкле» гади татар кызының Бөек Ватан сугышы фронтындагы батырлыгын, сафлыгын, туган иле өчен геройларча һәлак булуын тасвирлаган. Поэмада гомумиләштерү көчле: бу — Дилбәр исемле кыз белән фронтта очрашу һәм аның үлеме турындагы хикәя генә түгел, ә совет кешесенең рухи матурлыгы, батырлыгы турындагы җыр, поэма. Ш. Маннурның бу поэмаларында аның иҗат стиленнән килә торган, поэма жанры бик яратып бетерми торган үзенчәлекләр дә бар: бу—озынлык, вакыйгаларны прозаик хикәядә тасвирлаган кебек җәелеп, иркенләп күрсәтү. Пушкинның «Бакыр җайдак» яки «Полтава» кебек поэмаларында вакыйга нинди тыгыз тасвирланган, зур эчтәлек нинди санаулы аз юлларда гына ачылган! «Казан кы- зы»ида поэманың төп героик сызыгына зыян китермичә, күп кенә строфаларны кыскартырга мөмкин булыр иде (аеруча поэманың беренче бүлегендә). Беренче бүлектә поэма жанрына караганда хикәя жанры үзенчәлекләре көчлерәк. Шундый ук озынлык, хикәя жанры стиленә күчеп китү «Гайҗаи бабай»ның өченче бүлеген укыганда да сизелә. Озынлыкка омтылу, поэмада хикәя яки повесть жанры үзенчәлекләренә күчеп китү, яки артык прозаик итеп язу күренешен күп кенә поэмаларда очратырга мөмкин. Н. Арслановның «Мәхәббәт» исемле әсәрендә бу бик ачык күренә. Автор Бөек Ватан сугышы елларында Җиһангир беләи Тамара арасында туган мәхәббәтне тасвирлый. Әмма эчтәлектә тирәнлек, зур мәсьәләләр күтәрү, бу ике яшьнең мәхәббәтен поэтик, драматик итеп сурәтләү юк. Шагыйрь әсәрен поэма дип атаган. Әмма үзенең эчтәлеге, язылу алымнары ягыннан ул поэма жанрына туры килми. Аны шигырь белән язылган хикәя дип атау дөресрәк булачак. «Мәхәббәт»—шигъри хикәя буларак та уңышлы ук түгел әле. Чәчмә белән язганда эчтәлек тирәнрәк ачылыр иде. «Рус кызы» — Н. Арслановның уңышлы поэмаларыннан берсе. Шагыйрь Зоя тормышының иң драматик, иң фаҗигале бер вакытын — Бөек Ватан сугышы чорындагы героик үлемен тасвирлап, поэма өчен 106 тормышның поэтик моментын оста тота алган. Зояның батырлыгы үзе үк җырга, поэмага сорап тора. Тик бу әсәрендә автор поэма жанрының икенче бер таләбен искә алып бетерә алмаган. Автор Зояның батырлыгын сурәтләүне төп максат итеп куйган. Хикәя яки повесть авторын бу максат канәгатьләндерергә мөмкин. Әмма поэма өчен бу аз. Зояның батырлыгына бәйләнешле мөнәсәбәттә чорның актуаль мәсьәләләре күтәрелергә, шагыйрьнең үзенчә д ө н ь я- н ы с и з е м л ә в е, ү з е н ч ә а ң л а- т у ы ачылырга тиеш. Ә «Рус кызы»н- да авторның Зоя батырлыгын яктыртуда яңалыгы күренми. Г. Хуҗиев- ның Зоя батырлыгы турында язылган «Сөекле сеңелебез» исемле поэмасына да шул кимчелекләр хас. «Рус кызы»нда һәм «Сөекле сеңеле- без»дә Н. Арслановның һәм Г. Ху- җневның шигырь төзү ягыннан поэтик үзенчәлекләре шактый нык сизелә. Үзенчәлекле шигъри табышлары да бар, интонацияләре дә аерыла. Тик төп эчтәлекләре, тормышны яктыртулары ягыннан бу әсәрләр бер- берсенә бик охшыйлар, бер үк нәрсәнең аерым вариантларын хәтерләтәләр. Зояның батырлыгын үзенчәлекле яктырту, аңлату юк; авторлар тормышта булып узган вакыйганы конкрет-фактик язу белән чикләнәләр, үзләреннән өстәмиләр. Нинди дә булса тарихи шәхеснең биографиясенә артык - нык ияреп китү Г. Хуҗиевка поэма таләбен көчлерәк сиземләргә, шул тарихи шәхеснең тормышына бәйләнешле рәвештә чорның зур мәсьәләләрен күтәрергә комачаулый. «Гражданин, солдат, шагыйрь» кебек уңышлы поэмасында да Фатих Кәрим иҗатына, биографиясенә автор вакыт- вакыт кирәгеннән артык ияреп китә- «Безиец Муса» әсәрендә Мусаның фашист тоткынлыгындагы батырлыгы тулы, киң итеп ачылган. Дулкынландыргыч, поэтик күренешләр әсәрдә күп кенә. Шулай да герой биографиясен тулырак чагылдырырга омтылу, аның тоткындагы эш- чәнлеген хикәяләү рәвешендә язу, күп геройлар алу поэма түгел, ә шигъри повесть тудыруга сәбәпче булган. Муса Җәлил тормышының шул ук чоры турында язылган Н. Дәүлииең «Онытылмас дус» поэмасында да биографиягә иярү көчле, тормыш фактларыннан өскәрәк күтәрелү җитми. Автор поэмада герой шагыйрьнең батырлыгың хикәяләү белән генә чикләнгән. Бу бик җиңел алым. Геройның, тарихи шәхеснең батырлыгын бик матур, җанлы, тормышчан итеп хикәяче яки очеркист та тасвирлый ала. Поэмада чорның актуаль, зур мәсьәләләре күтәрелергә, геройның батырлыгы, тормышы турында тирән фәлсәфи уйлану, зур социаль гомумиләштерү булырга тиеш. Н. Исәнбәтнең «Муса Җәлил» трагедиясе менә шундый фәлсәфи эчтәлеге, тормыш күренешен үзенчәлекле аңлатуы белән көчле дә инде. Жанр соравын тоеп бетерә алмау, поэманы очерк, хикәя яки повесть ничек язылса, шулай язу, тормышны иң югары, поэтик моментларында гына күрсәтә алмау поэманың сүлпән, кызыксыз булуына алып килә. Зәки Нуриның Сталинград ГЭСыи төзүчеләр турында язган «Күтәрелү» исемле әсәренең поэтик очерк дип аталуы менә шуңа бәйләнгәндер. Автор, тормыш материалын нык кына өйрәнеп, ГЭС төзүчеләр арасында яшәп язган. Әсәрдә бик матур, поэтик күренешләр, тасвирлар bap. Әмма тулаем алганда «Күтәрелү» авыр укыла. Әсәрдә эчке рухы белән прозага, очеркка һәм хикәягә сорап торган урыннар күп, вакыйганы хикәя авторы кебек сөйләү көчле. «Күтәрелү»дәге сюжет, поэмага караганда, очерк яки повесть өчен уңышлырак кебек тоела. «Кызыл мәйдан» — Ш. Мөдәрриснең зур иҗади кыюлыгы, әдәби көче турында сөйли торган поэма. Шагыйрь йөрәгендә бу поэма-җыр бөек юлбашчыга, Коммунистлар партиясенә зур ихтирам, тирән рәхмәт хисе буларак туган. Поэманың темасы — халыкларның юлбашчыга, партиягә көчле мәхәббәте, бөек Ленинның үлемсезлеге турында. Бу— язучы өчен бик мактаулы, шул ук вакытта җитди, катлаулы тема. В. И. Ленин турында күп җырлар, поэмалар язылган, әле дә языла. 107 һәр шагыйрь Ленинның, партиянең бөеклеген үз тавышы белән ачарга омтыла. Ш. Мөдәррисне дә Ленин образының әдәбиятта Маяковский, Такташ кебек зур шагыйрьләр тарафыннан поэмада сурәтләнгән булуы куркытмаган. Ленин — «ул бер зур тарих, йөз мең томлы роман». Ул җырларга да, дастаннарга да сыеп бетми, чөнки «мәңге яшь ул, тынгысыз, хәрәкәтчән, тере». «Кызыл мәйдан» поэмасының лирик герое —социалистик чынбарлыкта тәрбияләнгән, Бөек Ватан сугышы алдыннан булган бишьеллыкларда совет дәүләтенең күкрәп үсүен күргән, Ленин идеяләренең җиңүе эчен фашистларга каршы көрәштә Смол енщи на урма и н ары нда ка и ы н койган яңа чор кешесе. Бу лирик геройның В. И. Ленинны кабул итүе дә үзенчәлекле. Ленин образының бирелешендә дә, лирик герой образында да, сюжет эчтәлегендә дә шагыйрьнең теманы үзенчә чишүе күренә. Поэмага бәйле рәвештә, Ленин образын гәүдәләндерү буенча Маяковский һәм Такташ традицияләренең татар совет поэзиясендә үзенчәлекле дәвам итү мәсьәләләре турында күп сөйләшергә мөмкин булыр > иде. Әмма бу юлы сүзне ул турыда < озайтмастан, жанр таләпләренең I поэмада ни дәрәҗәдә чагылуына тукталасы килә. Жанр соравын тоеп бетерә алмау- .иы, жанр мөмкинлекләреннән тулысыңча файдаланмауны «Кызыл мәйдан»да да күрергә мөмкин. Поэмада укучыны ялыктыра торган, күңелсез урыннар очрый, вакыйгаларны тасвирлауда драматизм, киеренкелек җитми. Лирик герой Москвада поезддан төшү белән Кызыл мәйданга, Ленин мавзолеена ашыга. Москва аша үтеп барышлый, аның бөек Ленинны күреп чыгасы килә. Әмма , вакыт соң. Мавзолейга өлгермәскә ’ дә мөмкин. Героебыз чиратка баса. Чират көткәндә ул башка кешеләр белән таныша, үзенең тормышы, партия, Ленин турында уйлый. «Ленинны бүген күрергә өлгерерменме-юкмы?» — Менә геройны нәрсә борчый. Әсәр идеясен ачу өчен кулланылган бу алым тора-бара авторның үзенә үк комачаулый башлый. Бу борчылу поэмада драматизмны тудыручы төп нәрсә булып китә, ә мавзолейга бүген үк эләгү-эләкмәү мәсьәләсе сюжетны этәрүче төп мәсьәләгә әйләнә. Автор кабат-ка- бат менә шул мәсьәләгә әйләнеп кайта, кабат-кабат шуны куерта, бик озын итеп шул турыда сүз алып бара. Автор телиме-теләмиме, лирик геройның шушы борчылулары беренче планга күчеп китә һәхМ төп теманы — халыкның юлбашчыга, партиягә мәхәббәтен, Ленинның үлемсезлеген ачуда ярдәм итми башлый. Эпоска тиң зур эчтәлекле тема кечерәя, ваклана. «Кызыл мәйдан»да вакыт-вакыт тормыш күренешләрен иң югары моментларында сурәтләү җитми. Чират торуны тасвирлауда прозаизм, тормыш прозасы өскә калкып чыга. Ә прозаизм — поэманың дошманы. «Кызыл мәйдан» — ленинизм идеяләренең яшәүчәнлеге турындагы поэма дип тә уйланылган. Ш. Мөдәррис Ленинның үлемсезлеге, тарихтагы роле турында, Ленин үлгәннән соң булган зур үзгәрешләр, яңа чорның героик кешеләре турында күп сөйли. Әмма илдәге бөек үзгәрешләрне поэтик картиналарда җанландыру, чорның тирән эчтәлеген образлы тасвирлауда ачу ягыннан поэма шактый аксый әле. Лирик геройның Ленинның үлемен ишетү, үткән тормышын искә алу турындагы урыннары поэмада матур язылган. Ә менә хәзерге тормыш, аның геройлары турында автор бик саран яза, күбрәк риторик сөйләмгә күчеп китә. Монда инде бүгенге чорны, аның гади, героик кешеләрен күз алдына китерерлек күренеш, вакыйга очрамый. Ленин акылының дәвамын риторик төстә сөйләүдә генә түгел, ә конкрет вакыйга, җанлы поэтик күренешләрдә дә күрәсе килә. Бүгенге чорның тирән эчтәлеге эпик картиналарда ачылып җитмәве, эпик нигезнең йомшаклыгы поэманың көчен шактый киметә. Без гомумән риторикага, патетикага каршы түгел. Риторик юллар, строфадар поэманың тукымасына табигый бер өлеш буларак кереп китәргә мөмкин. В. Маяковскийның «Яхшы» һәм «В. И. Ленин» поэма сында, яки һ. Такташның. «Киләчәккә хатлар» поэмасында андый юллар аз түгел. Әмма алар поэманың бөтен барышы белән соралып тора. Без сыйныфлы тормыш ярларыннан Сыйныфсызлык ягына күчәбез, һәрбер проблеманы үзебезнең Файдабызга карата чишәбез. Бездән алда булган җәмгыятьнең Тормыш шартларына яраган һәрбер караш, һәрбер проблеманы Без төзәбез баштан, яңадан. Бездә Сыйнфый көрәш хәзер фронтлардан Бөтен почмакларга күченә; һәр гаилә ике каршылыкның Берләшүен ала эченә. Риторик, фәлсәфи юллар кинәт шунда өзелә дә, Такташ: Күптән түгел мин бер алтмыш яшьлек Мохтар картны юлда очраттым,— дип, «каршылыкның берләшүен» эченә алган конкрет бер вакыйга турында язып китә. Шагыйрьнең фәлсәфи, риторик юллары шушы күренешне, чорны тирәнрәк аңларга, ә бу җанлы поэтик күренеш, җанлы образлар бу фәлсәфи юлларны тагы да үтемлерәк, публицистик көчлерәк итеп ишетелергә ярдәм итәләр, бер- сен-берсе тутыралар, тулыландыралар. Ш. Л1өдәррис поэмасында да уңышлы, көчле әйтелгән фәлсәфириторик юллар күп. Әмма поэмага шул зур эчтәлекле юлларның поэтик вакыйгаларда ачылуы, риториканы чама тойгысын белеп кенә куллану җитми. Безнеңчә, автор бу поэмага шул хәлендә генә нокта куярга тиеш түгел. Ш. Мөдәрриснең поэтик колачы, шигъри тәҗрибәсе, иҗат мөмкинлекләре шагыйрьгә зуррак таләпләр куярга нигез бирә. Поэманың фәлсәфиэпик сызыгын көчәйтү, сюжет агышындагы прозаизмнардан арындыру буенча автор эшен тагын да дәвам итәргә, «Кызыл мәйдан»- пы безнең гүзәл чорыбыз турындагы эпос булып яңгырарлык дәрәҗәдә төзәтергә тиеш. Татар поэзиясендә поэмалар жанры елдан-ел үсә, байый. Шулай да шагыйрьләрнең иҗат мөмкинлекләренә караганда бу жанрның сыйфат ягыннан акрынрак үсүен әйтергә кирәк. Безнең бүгенге күп кенә поэмаларга тормышны искиткеч тирән итеп тою, социаль яңгырашлы зур әхлакый мәсьәләләрне ’ күтәрү җитми. Кайбер поэмаларның фәлсәфи-со- циаль эчтәлеге шунда сурәтләнгән гади вакыйгадан читкә чыга алмый, аерым тарихи шәхеснең биографик моментларына бик нык ияреп, шул шәхеснең тормышын хикәядәгечә сөйләүдән уза алмый. Иҗтимагый күренешләрнең катлаулылыгы, кеше язмышына бәйләнешле каршылыкларның «производственный» конфликтлар белән генә чишелүе дә поэма табигатенә каршы килә. Прозаизм, натуралистик тасвирлау чире дә шагыйрьләргә нык кына комачаулый. Сюжет-композицнон алымнар ягыннан да бертөрлелек (аерым бер вакыйганы хикәяләү) үзен нык кына сиздерә. Фәлсәфи-ли- рик, драматик поэмалар өлкәсендә эшләүдән соңгы елларда шагыйрьләр читләштеләр. Аллегорик образларны, фантастик детальләрне куллану да сирәк очрый. Боларга билгеле дәрәҗәдә тәнкыйтьнең сүлпәнлеге дә ярдәм итә. Поэма жанрын тагы да үстерү өчен бу өлкәдәге бай традицияләрне өйрәнү, аларны иҗат практикасында активрак куллану, жанр үзенчәлекләре турында сөйләшү, бәхәсләшү нык ярдәм итәр иде.

Реклама