Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТИХ ХӨСНИГӘ 50 ЯШЬ

Татарстан җәмәгатьчелеге 3 февральдә күренекле татар совет язучысы Фатих Хөснигә 50 яшь тулу көнен билгеләп үтте. Язучылар, сәнгать работниклары, журналистлар һәм укучылар Ф. Хөснине хөрмәтләп бу көнне Тукай исемендәге клубка җыелдылар. Язучылардан М. Әмир, И. Гази, Г. Кашшаф, А. Расих, режиссер Ш. Сарым- саков үзләренең чыгышларында юбилярның тормышы, иҗаты һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында сөйләделәр. Ф. Хөснигә Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы тапшырылды. Күп кенә оешмалар юбилярга адреслар, бүләкләр бирделәр. Соңыннан республиканың сәнгать осталары башкаруында зур концерт булды. Татарстан язучылары бу кичәдә юбилярга түбәндәге котлау адресы белән мөрәҗәгать иттеләр: Кадерле һәм хөрмәтле каләмдәш дустыбыз Фатих! Менә, кулга-кул тотынышып килә торгач, тагын бер туктап тын алабыз,—бу юлы синең тирәңә җыелышып: әйе, юлдаш, сиңа да илле яшь тулды. Без моңа ихлас күңелдән сөенәбез дә һәм беркадәр көенәбез дә. Ничек кенә булмасын, гомернең узуы яшәрүгә таба түгел бит... Әмма гомер юлын узу — тау менү шикелле ул! Берәүләр тауның итәгендә таптаналар, икенчеләр — текә сукмаклардан аның түбәсенә күтәреләләр, һәм кеше никадәр югары күтәрелсә дә, шулкадәр аруны онытып, иркен бер сулыш ала. Артыңа борылып кара, Фатих, ничаклы күркәм эшләр үтәп өлгергәнсең син илле еллык гомерең эчендә! Бик яшьли кулыңа каләм алып, бер генә көн дә туктап тормыйча, син туган әдәбиятыбызга хезмәт иттең. Күпме гүзәл әсәрләр— роман-повестьлар, хикәя-новеллалар, комедия-драмалар белән син аны баеттың. Һәр язган әсәреңдә син заманыбызның ашкынулы дәртен, кайнар сулышын, гел алга әйдәүче идеяләрен чагылдырдың. Халкыбызның шат табигатен, дуслык сөючән һәм кешелекле йөрәген, нечкә-сизгер күңелен чын художникларча дулкынланып тасвир иттең. Синең каләмең безгә туган телебезнең яшерен хәзинәләрен ачты, аның мөмкинчелекләрен киңәйтте, һәм син бик хаклы рәвештә олы сүз остасы булып танылдың. Жыеп әйткәндә, син, милли әдәбиятыбызның гүзәл традицияләренә тирән хөрмәт саклап, аны яңа биеклеккә күтәрүдә үзеңнән гаять зур өлеш керттең. Татар совет әдәбиятына күрсәткән хезмәтләрең синең, Фатих, һәртөрле мактауга лаек, шуңа күрә без сине яратабыз, шуңа күрә без сине хөрмәт итәбез. Күп көч сарыф итеп, зур эшләр башкаруыңа карамастан, син йөрәк ялкыныңны, эшчәнлек дәртеңне һәм сәләтеңне саклаган хәлдә гомереңнең алтынчы дистәсен башлыйсың, һәм без синең туган әдәбиятыбызга тагын зур хезмәтләр күрсәтүеңә, әдәбиятыбызны яңадан-яңа гүзәл әсәрләр белән баетуыңа һичшиксез ышанабыз. ... Кузгалдык, Фатих! Барыр юлыбызның түре якты. Шул юл белән коммунизм төзүчеләр сафында озак, бик озак баруыңны, армавыңны, таза-сәламәт булуыңны чын күңелебездән телибез. Гомерең озын, иҗат уңышларың мул