Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ ТАГЫ ДА ҮСҮЕ ӨЧЕН

★ Балаларны без тормышның яме, чәчәге дип атыйбыз. Балалар — безнең бәхетебез, шатлыгыбыз, якты киләчәгебез. Балаларны сөймәгән, аларның физик һәм рухи үсешләре белән кызыксынмаган, балалар язмышы турында борчылмаган кеше юктыр. Безнең илдә балаларга игътибар, җылы мөнәсәбәт, алар турында зур кайгыртучанлык күрсәтелә. Балаларга коммунистик тәрбия бирү өчен хезмәт иткән көчле чаралар арасында әдәбиятның һәм сәнгатьнең роле бик зур. Партиябез язучыларны һәм художникларны балалар тәрбияләү эшендә үзенең якын дуслары, ышанычлы ярдәмчеләре, ныклы таянычы дип саный. Балалар тормышында әдәбиятның һәм сәнгатьнең әһәмияте әйтеп бетергесез: ул аларга дөньяны тирәнтенрәк өйрәнергә, чынбарлыкны дөрес аңларга ярдәм итә; эстетик зәвыкларын үстерә. Татарстан шагыйрьләре һәм язучылары тарафыннан балалар өчен бик күп әдәби әсәрләр язылган. Без үзебезнең балалар әдәбиятыбыз белән горурлана алабыз. Татар язучылары арасында, балалар өчен нинди дә булса әсәр язмый калган кеше юктыр. Биредә иң элек Г. Тукайның искиткеч матур шигырьләрен, поэмаларын һәм әкиятләрен, Г. Ибраһи- мовның, М. Гафуриның гүзәл хикәяләрен һәм повестьларын, М. Җәлилнең, һ. Такташның, Ф. Кәримнең, А. Алишның, К. Нәҗминең, Б. Рәхмәтнең шигырьләрен, Г. Кутуйның шигырьләрен һәм повестьларын күрсәтергә кирәк. С. Әдһәмова, Г. Гобәй, М. Әмир, А. Әхмәт, Г. Бакир, И. Гази, IT. Исәнбәт, Ә. Ерикәй, Ш. Маннур, Ә. Бик- чәнтәева, Ә. Исхак, Л. Ихсапова, Г. Латыйп, Җ. Тәрҗеманов, Ф. Хөсни, Ә. Фәйзи, Г. Лотфи, А. Расих һәм башка язучыларыбыз балалар өчен күп кенә әсәрләр иҗат иттеләр. Балалар өчен язылган әсәрләр арасында тормышны яхшы белеп, балалар ихтыяҗын исәпкә алып, җанлы тел белән язылган, кызыклы һәм мавыктыргыч әсәрләр күп кенә. Әмма безнең бүгенге бурычыбыз нрешел- гән уңышлар белән мактану түгел, бәлки балалар әдәбиятының торышын тәнкыйть күзлегеннән чыгып карау, аның кимчелекләрен ачу, язучыларның һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын балалар әдәбиятын тагы да үстерү һәм сыйфатын күтәрү өчен күбрәк көч куеп эшләргә туплау. Татар балалар әдәбиятының хәзерге торышы безгә тынычланып ятарга ярамаганлыкны күрсәтә. Балалар әдәбияты зурлар әдәбиятына караганда бик күп мәртәбә ярлырак, дисәк, ялгыш булмас. Балалар өчен язылган әсәрләр сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да балаларның ихтыяҗына, балалар тәрбияләүнең бүгенге таләпләренә җавап бирә алмый әле. Безнең алда торган беренче бу рыч — балалар әдәбиятын яңадан- яңа әсәрләр белән баету, балаларга төрле-төрле матур китапларны күбрәк бүләк итү. Балаларга күбрәк китап бирик, һәр шагыйрь һәм һәр язучы балалар өчен язуны үзенең изге бурычы 110 һәм намус эше дип танысын! — бүгенге көннең таләбе әнә шундый. Ләкин нәрсә турында язарга? Ничек язарга? Безнең балалар әдәбиятындагы иң зур кимчелек менә шул сорауларны исәпкә алмау аркасында килеп чыга. Нәтиҗәдә ни җитте шул темага, ничек җитте шулай язылган, балалар күңелен җәлеп итә алмаслык әсәрләр әледән-әле дөньяга чыга тора. Без еш кына язучыларыбызның тормышны тирәнтен өйрәнмәүләре, чынбарлыкка өстән генә караулары, әдәби әсәрләрдә кешеләрне һәм тормыш күренешләрен төссез итеп һәм вакыт-вакыт бозып күрсәтүләре турында сөйлибез. Бу хәл Н. С. Хрущевның «Әдәбиятның һәм сәнгатьнең халык тормышы белән тыгыз бәйләнеше өчен» дигән мәкаләсендә бигрәк тә ачык күрсәтелә. Балалар әдәбиятына карыймы соң бу? Әйе, карый. Тормыштагы күренешләрне һәм вакыйгаларны оста, аңлаешлы итеп сурәтләгән, сокландыргыч образлар ярдәмендә балаларда иң яхшы хисләр һәм күркәм сыйфатлар тәрбияләрдәй, чын-чын- нан дулкынландыргыч, кызыклы әдәби әсәрләр бик аз әле. Фәнни хыял һәм маҗаралар жанры бездә бигрәк тә артта кала килә. Бу өлкәдә А. Расих бер ялгызы диярлек эшли. Татар балалар әдәбиятында үткән заман тормышын күрсәтүче повесть һәм хикәяләр, поэма һәм шигырьләр, пьесалар бар. И. Газиның «Онытылмас еллар», Г. Гобәйнең «Без үскәндә», Ә. Камалның «Галиәкбәрнең улы бар» дигән хикәя һәм повестьларын укучыны ышандырырлык, тәрбияви әһәмияткә ия булган уңышлы әсәрләр дип атарга кирәк. Патшалар, байлар хакимлеге чорында хезмәт ияләренең һәм балаларының авыр, күңелсез хәлен күрсәтеп, халык бәхете өчен көрәшүчеләрнең образларын иҗат итеп, язучылар балаларның Совет иленә, Коммунистлар партиясенә булган мәхәббәтен тагын да үстерәләр, бәхетле социализм тормышының кадерен белергә өйрәтәләр. Мондый әсәрләр бик кирәк, әлбәттә. Әмма язучыларның бурычы үткән заман тормышын күрсәтүгә генә кайтып калмый, төп игътибар бүгенге тормышны, совет кешеләрен, шул исәптән хәзерге балаларны тасвирлауга юнәлтелергә тиеш. Безнең чорны сурәтләүче күп кенә әсәрләрдә сюжетның сайлыгы һәм чикләнгән булуы, өстән-өстән генә кырдырып үтү һәм истә калырдай көчле образлар булмавы күзгә бәрелә. Безнең әдәбиятта образсызлык ниндидер бер яман чиргә әйләнеп китте, аның белән бигрәк тә поэзия авырый. Очраклы, юктан бар булган әйберләр турында салмак кына, дәртсез-дәрмансыз язылган прозаик шигырьләр шактый күбәеп китте. Андый шигырьләр баланың күңелен дә кытыкламыйлар, йөрәгенә дә кагылмыйлар, чөнки аларда бернинди образ да, дулкынландырырлык вакыйгалар да юк, барысы да төссез, кызыксыз. Менә Әхмәт Юнысның «Кырларга сәяхәт» поэмасы. Ул шәһәр балалары белән авыл балалары арасында дуслык һәм теләктәшлек мәсьәләсен, балаларның колхоз эшенә катнашуын күрсәтә. Бик әһәмиятле, кирәкле тема, һәм поэма укучыга авыл тормышыннан кайбер мәгълүматлар бирә. Ләкин поэманың укучы күңеленә тәэсире бик аз, аны хәтердә калдыру читен. Нилектән бу? Чөнки анда җиренә җиткереп эшләнгән образлар юк диярлек. Хәтта аерым бүлекләргә исемнәре бирелгән монтер Айдар, тракторчы Җиһангир, комбайнчы Илгиз образлары да җансыз, төссез чыкканнар, яшь укучыны дулкынландыра, аңарда мәхәббәт уята алмыйлар. Н. Г. Чернышевский: «Кеше үзенең табигатенә якын булган нәрсәне бик җиңел аңлый», — дип язды. Бу сүзләр балаларга карата бигрәк тә дөрес. Әдәби әсәрдә балалар үзләре катнашкан вакыйгалар һәм тормыш күренешләре сурәтләнсә, таныштырырга теләгән яңа нәрсәне, автор балаларга хас вакыйгалар, аларга аңлаешлы, якын образлар аркылы бирсә, — әсәрне балалар ярата төшебрәк укый, аның тәэсире көчлерәк була. Балалар өчен язылган күп кенә әсәрләрнең кимчелеге шунда ки, бу әсәрләрдә балалар үзләре актив кат 111 нашмыйлар, аларга хас характерлар бирелми. Дөрес, балалар тегене эшли, балалар моны эшли, мәктәпкә баралар, походка чыгалар һ. б. дип язган әсәрләр күп. Шәһәр балаларының дачага, урманга барулары турында шигырьләр санап бетермәслек. Әйтерсең, шәһәр балалары тормышында иң әһәмиятле нәрсә бары шул гына. Бу турыда Ә. Бикчәнтәева да, Г. Лотфи да, 3. Нури да, Ә. Ерикәй дә, Җ. Тәрҗемаиов та һәм башкалар да яза. Торалар урманда — Дачада балалар. Көн саен аланга Уйнарга баралар. (Г. Лотфи, «Шөпшәләр»). Әнә шулай җиңел генә, «күрдем— капка, яздьш — капка» методы белән языла күп шигырьләр: йокыдан тордык, урманга бардык, фәлән нәрсәләрне күрдек, аннары өйгә кайттык, тәмле аш ашадык, татлы йокыга талдык һ. б. Кайда соң монда вакыйгалар, кайда балалар характеры? Күп кенә шигырьләрдә: «гөрләшеп уйныйбыз», «шатланып йөрибез», «күңелле яшибез», «шәп күңел ачтык», «яхшы ял иттек», «күп нәрсә күрдек», «бик күпне белдек» һ. б. ш. кабатлана. Матур әдәбиятта мәктәп тормышы гаҗәп аз яктыртыла. Ә бит биредә художник өчен нинди бай материал бар! Ничаклы характер, кызыклы вакыйгалар, дулкынландыргыч кичерешләр! Тик шунысы гаҗәп: шагыйрьләребезиең һәм язучыларыбызның никтер мәктәпкә күңелләре ятып бетми. Мәктәп турында, укучылар, пионерлар коллективы турында һәм, ниһаять, укытучылар турында кулга алырлык китап бездә юк диярлек. Укыту һәм тәрбия эшенең сыйфатын күтәрү мәсьәләсе әдәбият һәм сәнгать работникларының да игътибарын таләп итә, зур өлеш кертүләрен сорый. Язучыларны мәктәпләрдә ешрак күрәсе килә; алар укучылар белән очрашып, иң яхшы әдәби әсәрләрен укысыннар, кызыклы әңгәмәләр үткәрсеннәр һәм язачак әсәрләре өчен материал җыйсыннар иде. Укыту-тәрбия эшендә булган кимчелекләр, аерым укучыларның тәртип бозуы, укуга җиңел карау фактлары безне борчый. Мәктәп тормышыг? яхшы белеп язган әдәби әсәрләр дисциплинаны ныгытуда, өлгерешне күтәрүдә, балаларны намуслы, уңган һәм тыйнак итеп, аларда коллективлык һәм иптәшлек хисе тәрбияләүдә укытучыларга, пионер вожатыйларына, комсомол оешмаларына бик зур ярдәм итәр иде. Мәктәп яшендәге балаларны укытучылардан башка күз алдына китерүе кыен. Шуңа күрә матур әдәбият укытучының авторитетын күтәрергә, балаларның күңелендә аңа карата ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләүгә булышлык күрсәтергә тиеш. Моңа укытучының балалар тормышында тоткан урынын һәм оештыру-тәрбия- ви ролен тулы һәм ачык күрсәтү юлы белән ирешергә мөмкин. Хәлбуки, татар әдәбиятында укытучының хезмәтен көчле һәм ышандыргыч итеп тасвирлаган бер генә әсәр дә юк әле, балалар өчен язган әсәрләрдә никтер укытучылар читтә калалар. Моның сәбәбе шунда гына: язучылар мәктәп тормышын начар беләләр, укытучының хезмәтен якыннан өйрәнмиләр. Менә X. Вахитның «Звено, алга!» дигән пьесасы. Биредә балалар шундый җитдиләр һәм тәвәккәлләр ки, алар гел үзбашларына эш итәләр, үз белдекләре белән генә шактый зур эшләрне башкара алалар. Алар үз- ләренә-үзләре хуҗа, үзләре оешалар, «киеренке хезмәт»тә үзләре тәрбияләнәләр, бар нәрсә дә аларга әкияттәге кебек җиңел бирелә. Дөрес, балаларның инициативалы, эшчән, булдыклы булуы, үзара бердәмлеге турында язарга, аларда үзешчәнлекне, һәвәскәрлекне тәрбияләргә кирәк. Ләкин бу сыйфатларны балаларга мәктәп, укытучылар, ата-ана- лар бирә бит. һәм бу хәл әдәби әсәрләрдә дә тиешле күләмдә чагылырга тиеш. Балаларның мәктәп, укытучылар, вожатыйлар һәм ата- аналар тәэсиреннән тыш яшәвен һәм эшләвеи генә күрсәтү укучы балаларда тәрбиячеләрнең кирәге юк икән, дигән ялгыш фикер тудыруы ихтимал. Г. Гобәйнең мәктәп яшендәге балаларга багышланган «Каланча» 112 исемле повестенда укытучыларның бөтенләй күренмәвен дә нормаль хәл дип әйтеп булмый. Дөрес, ике-өч урында укытучылар телгә алына: бер җирдә «бер укытучы» (исеме юк) унөч яшьлек Сәлимнең колхозда урып-җыю барышы турындагы мәкаләсен район газетасына илткән; икенче очракта «бер укытучы» (монысы да исемсез) стена газетасы витринасын алып барышлый, туктап, Сәлимне геройлык эшләгәне өчен тәбрик итә; өченче урында Сәлим посылка килгәнлекне хәбәр иткән кәгазен укытучыга күрсәтә. Бер генә укытучы да үз ролендә күренми. Гомумән повестьта Сәлим ялгыз баһадир итеп бирелгән. Башка балалар да юк, аларның тәрбиячеләре дә күренми. Зурлар характерын бирүдә дә бик сәер урыннар бар. Мәсәлән, МТСның политбүлек начальнигы балаларны авыру картны ялгыз калдырып киткән өчен шелтәли: «Партиянең кеше турында кайгыртырга әйткәне сезгә отрядта сөйләү өчен генә әйтелмәгән бит», — ди. Шунда ук ике пионер отряды арасында социалистик ярыш договорында мондый йөкләмә бар: «Игеннәр урылып беткәнгә кадәр кырда масса- политик эшләр алып баралар». Балаларны җитлеккән кешеләр итеп күрсәтергә тырышу, аларга олыларга хас булган сыйфатларны көчләп тагу безнең әдәбиятта шактый зур урын алган. Мәгъсум Латифуллинның «Табылган талант» дигән хикәясендәге күп кенә әйберләргә шулай ук ышануы кыен. Курай уйный белсә дә, музыка белми, фортепиано турында ишеткәне дә булмаган малай, Шнейгер өенә килеп керү белән, рояль күреп, шунда ук уйный башлый. Имеш, ул шундый виртуоз булып чыга, аны оркестрга алалар. Ул беренче чыгышында ук дөнья күргән музыкантларны шаккатыра. Әйе, Заһидулла абзый Яруллин, һичшиксез, күренекле зур музыкант. Әмма аның таланты бер көн эчендә генә үсмәгән бит! Өйрәнмичә, көч түкмичә, укытучысыз гына бер музыка коралында да уйнап булмый. Югарыда әйтелгәннән шундый нәтиҗә чыгарасы килә: балалар өчен язган әдәби әсәрләрдә балалар табигатен, аларга хас булган характерларны, кызыктыргыч эшләрне тасвир иткәндә чамадан тыш күпертүләргә юл куймаска, тормыш җирлегеннән ерак китмәскә, әсәрнең эчтәлеге, образлары, андагы вакыйгалар укучыны ышандырырлык булуы өчен тырышырга кирәк. Балалар өчен иҗат ителгән әдәби әсәрләрнең күпчелеге авылны, андагы кешеләрне, киң кырлар, урманболыннар кочагында үскән балаларны күрсәтүгә багышланган. Бу бик табигый. Колхоз авылы художникка әйтеп бетергесез күп материал бирә. Төрле характерлы образлар, икмәк һәм терлекчелек продукциясе җитештерү буенча киеренке хезмәт, кешеләр арасында кызыклы мөнәсәбәтләр, киң һәм бай табигать язучыны илһамландырмый кала алмый. Шуңа күрә авыл тормышына багышланган әсәрләрнең күбрәк булуы гаҗәп түгел. Ләкин әдәбиятны моның белән генә чикләү ялгыш булыр иде. Совет чорында бездә яңадан-яңа шәһәрләр, промышленность һәм культу- , ра үзәкләре барлыкка килде, шәһәрләрдә һәм эшчеләр поселокларында яшәүчеләрнең саны берничә мәртәбә артты. Шәһәр балаларының үзенчәлекле, искиткеч бай дөньясы, шәһәр тормышына бәйле интереслары бар. Кызганычка каршы, бездә бу туры- 1 да хикәя һәм повестьлар да, шигырь һәм поэмалар да юк диярлек. Мәсәлән, нефть һәм аны чыгаручылар турында балаларга аңлаешлы итеп язылган әдәби әсәрләр булсын иде. Балалар өчен шулай ук йортлар, юллар, заводлар һәм электр станцияләре төзүчеләрнең мавыктыргыч эшләре турында да хикәяләр басып чыгарасы иде. Балаларны завод яисә фабрика коллективының тырыш хезмәте турындагы китап бик кызыктырыр иде. Әйтик, сарык тиресеннән ничек югары сыйфатлы мехлар эшләнә? Сабын ничек кайнаты- ла? Аяк киеме ничек тегелә? Машиналар ничек ясала? 350 километр ераклыктан газ ничек Казанга килә? Бу сораулар безнең балаларны бик нык кызыксындыра һәм шул хакта язылган әсәрләрнең әһәмияте әйтеп бетергесез. Шәһәр һәм эшче поселоклары балаларын, аларның көндәлек тормышын, укуын, хезмәтен һәм ял итүен, авыл балалары белән дуслыгын күрсәтүче әсәрләр кирәк. Чынбарлыкны дөрес күрсәткән, балалар тәрбияләүдә зур роль уйнаган әйбәт әсәрләр белән бергә, кызганычка каршы, тормышыбыз турында укучыда ялгыш фикер калдыра торган әсәрләр дә килеп чыккалый. Ә. Еникпнын, «Кунакта» дигән хикәясендә балаларына дөрес тәрбия бирә белмәүче семьяга сатира элементлары бар. Әмма айда күп нәрсә дөрес күрсәтелми. Автор да, «Ялкын» журналы редакциясе дә бу хикәяне кечкенә укучыларга тәкъдим итеп ялгыш эшләгәннәр. Хикәядә Әнвәр исемле авыл малаеның шәһәрдә туганнарында кунакта булуы тасвирлана. Укучы автор Әнвәргә социалистик шәһәрдәге бөтен яхшы, кызык, яңа нәрсәләрне күрсәтер дип өмет итәргә хаклы. Ләкин Әнвәр шәһәрдә бернәрсә күрми, бер генә рәтле кеше дә очратмый, күңелгә ятышлы бер генә сүз дә ишетми. «Кунакта үткәргән көннәр аңа бернинди дә куаныч китермәде». Киресенчә, инсафлы, ягымлы бу малайны апасы Рәмзия һич урынсыз мыскыллый, орыша: «Килмешәк, урам малае...—ди ул аңа. — Зимагур, өйрәнгәнсең үзең шикелле авыл малайлары белән хулиган булып йөрергә». Әнвәр шәһәрдән бөтенләй кәефе кырылып, шәһәр һәм анда яшәүчеләр турында начар фикер алып китә. Бу хикәяне укыганнан соң бала күңелендә шәһәрдә бернинди яхшы, сокланырлык нәрсә юк икән, кешеләре бозык, явыз икән, дигән фикер- цән башка нәрсә калсын соң? Шәһәр тормышы турында мондый хата фикерне тагын бер нәрсә көчәйтә: Әнвәрнең апасының улы Наил — артык иркәләүдән бозылып беткән, тискәре бер малай. Наилнең азуына, әтиәнисенең аны иркәләвенә Әнвәр хәйран кала. Ләкин автор тыйнак, акыллы Әнвәр белән бозык, тәрбиясез Наилне чагыштырып, Наилгә карата: «Бәхетле бала! Шәһәр шул бу!» — дигән нәтиҗә ясый. Имеш, шәһәр баласы рәхәт яши, аны иркәлиләр, кунаклар табынына утырталар. Ә менә авыл малае, акыллы һәм тыйнак булса да, бәхетсез, чөнки аны иркәләмиләр, аздырмыйлар. Автор телиме-теләмиме, хикәянең идеясе шуңа кайтып кала. Без авыл балаларының шәһәр турында, ә шәһәр балаларының авыл турында дөрес фикер йөртүләрен телибез. Безгә шәһәр һәм авыл балалары арасындагы дуслыкны күрсәтүче, шул дуслыкны ныгытырга ярдәм итүче, аларга бер-береңне аңлау, үзара ярдәмләшү фикерен бирүче әсәрләр кирәк. Шуңа күрә әдәбиятта шәһәрне һәм анда яшәүчеләрне бозып күрсәтүгә юл куймаска, бу мәсьәләдә фальшь яңгыраган һәрбер нәрсәне тәнкыйтькә алырга тиешбез. Безнең балалар театрны бик яраталар. Үзешчән драма түгәрәге булмаган мәктәп юк. Балаларга эстетик тәрбия бирү эшендә бу түгәрәкләрнең тоткан урыны гаять зур. Мондый үзешчән коллективлардан талантлы кешеләр үсеп чыга. Үзешчән коллективлар куйган спектакльләрне балалар яратып карыйлар. Бу алар- ны вакытны әрәмгә уздырудан, урынсыз шаярудан тыя, күңелле ял һәм рухи азык бирә. Ләкин, кызганычка каршы, балалар өчен язылган драма әсәрләре бездә бик аз әле. Дөрес, А. Алиш, А. Әхмәт, Д. Аппакова, Г. Бакир, X. Вахит балалар өчен берничә кызыклы гына пьесалар иҗат иттеләр. Ләкин болар гына балаларның ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры да, В. И. Качалов исемендәге Казан дәүләт Зур драма театры да балалар өчеи спектакльләр куймый. Бу өлкәдә Ленин комсомолы исемендәге яшь тамашачылар театры да начар эшли. Балалар репертуары республика күчмә театрында да, Әлмәт һәм Минзәлә колхоз-совхоз театрларында да, Чистай һәм Бөгелмә шәһәр театрларында да юк. Кыскасы, безнең язучыларыбыз- га бу турыда бик нык уйларга һәм балалар тормышын, балалар психологиясен тирәнтен өйрәнеп зур тәрбия көченә ия булган, кызыклы пье- 114 салар иҗат итү эшенә бик ныклан керешергә вакыт. Балалар өчен язылган пьесаларның күбесе драма әсәре буларак йомшак. Җиңел кулдан язылган бу әсәрләргә үткен, мавыктыргыч конфликтлар, көчле характерлар җитми. Бу кимчелек соңгы елларда язылган пьесаларда да — А. Әхмәтнең «Газизҗанның походта күргәннәре», X. Вахитның «Звено, алга!», Г. Бакирның «Бозык звонок» исемле пьесаларында да күзгә чагыла. Мәсәлән, «Газизҗанның походта күргәннәре» исемле комедия баштанаяк сөйләшүгә корылган. Анда кызыклы вакыйгалар һәм үткен моментлар юк, комедия элементлары ярлы. Балаларга эстетик тәрбия бирүдә, балалар драматургиясен үстерүдә язучыларыбызның җиң сызганып эшлиселәре бар әле. һәрбер әдәби әсәр балаларга нинди дә булса яңа, оригиналь нәрсә бирергә тиеш. Үзенең әсәрендә моңарчы чыккан әсәрләрдәге вакыйгаларны, күренешләрне һәм образларны кабатлаучы язучы балалар ихтирамын казана алмый. Ләкин безнең язучылар еш кына бер үк нәрсәне кабатлыйлар, хәтта үткән әсәрләрендә язылганны онытып, шул ук нәрсәне яңа әсәрләренә кертеп җибәрәләр. Бу, әлбәттә, ашыгудан, тормышның үзеннән яңа сюжетлар, яңа образлар эзләмәүдән, әсәрнең телен яңа матур сүзләр, әйтемнәр белән баетырга тырышмаудан килеп чыга. Менә сабый кулына М. Әмирнең матур итеп эшләнгән, кызыклы «Зур бүләген» ала, «Әниләре өйдә юкта» дигән хикәяне укый. Анда мондый сүзләр бар: — Рөстәм, туганым, син тик кенә тор. Мин хәзер шкафтан сурәтле китап алам. Сурәт карарбыз! Бик әйбәт, әйдә, карый бирсеннәр. Тик менә ике биттән соң сабый «Ак әйбер» дигән комедияне укырга тотына. Анда да Галия Галигә әйтә: — Кара әле, Гали туганым... бабайга сиздермичә генә шул китапны алып кил... Сурәтләре күп аның. Карарбыз. Шуны да әйтергә кирәк, 1940 елны язылган бу комедиясен М. Әмир 1956 елда чыккан җыентыкка керт- мәсә яхшырак булыр иде. Аның эчтәлеге уйдырмага корылган. Әбиләренең, имеш, икс кеше бер сүзне әйтсә, ул шатлыкка була, тик кулыңа шунда ук нинди дә булса ак әйбер алырга кирәк, дигән ырымына ышанып, ике бала ак әйберләр белән мәш киләләр. Бигрәк тә бабай образының куркыныч итеп бирелүе белән килешеп булмый. Ул усал, ачулы, явыз, балаларны куркытып, сүгеп тора, «канал ьялар», «мошенниклар» дип атый, тотып кыйнарга, ботларыннан асып куярга, колакларын кисәргә, дип куркыта. Балалар, билгеле, куркып яшиләр һәм «Ә бабай бул- маса, рәхәт булыр иде бит, ә?» — диләр. Балалар өчен язылган әсәрләрдә олы яшьтәге кешеләрне болан күрсәтү кире нәтиҗәләр генә бирүе мөмкин. Язучылар үзләренең шигырьләрендә дә бер үк нәрсәләрне кабатлыйлар. Мәсәлән, нинди генә шигырьне алма, кояш анда елмаймый, көлми калмый: «Елмаеп тора кояш» (Ә. Ерикәй, «Яз килде»). «Иртүк, кояш яңа чыгып Көлгән чак иде» (Ш. Маннур, «Минем кошкаем»), «Елмаеп кояш көлгәндә — Су өстендә йөзәргә» (Ш. 'Маннур, «Лагерьда»), «Нурлы кояш елмайганда Мин йокыдан уянам» (Җ. Тәрҗеманов, «Кояш»). •«Кояш карагач көлеп Күзләрдән йокы кача» (Җ. Тәрҗеманов, «Иртә»). Күрәсезме яктырып Күктә кояш көлгәнен» (Ә. Бикчәнтәева, «Дачада»). Бер үк кечкенә җыентыкка кер- гән һәр әсәрдә диярлек бер үк детальләрнең кабатлануын күрү гаять күңелсез. М. Мазуновның «Син дэ белергә тиеш» дигән китабына күз салыйк. «Маляр» исемле шигырьдә бүлмәгә җиһазлар куелмаган дип әйтелә. «Әйдәгез, булышыгыз» шигырендә шул ук фикер ике тапкыр кабатлана: «Җиһазлар куелмаган», «Җиһазлар куешыгыз». Шуннан соң 8* j; 115 гы «Өйне тәртипкә кертә» исемле шигырендә тагын: Яка йорт җиһазларың Өйдә тәртипкә кертә, — дип укыйбыз. «Кунак көтәләр» шигырендә — тагын шул ук бер балык башы: Өйне җыеп куярга Бар бөтен җиһазлары. Балалар өчен язылган әсәрдә фикер ачыклыгына, вакыйгаларны сурәтләүдә логик бәйләнешкә, эзлеклелек булуга аеруча игътибар бирелергә тиеш. Кечкенә генә фальшь, логикага хыянәт итү, чынбарлыкка каршы килү, фикернең чуалуы бала аңына бик начар тәэсир итә һәм аларны логик фикер йөртергә өйрәтә алмый. Мәсәлән, Ә. Бикчәнтәева балалар дачага килеп төшкәннең иртәгесендә үк алар авызыннан: Без кояшта каралдык, Шоколадтай тәнебез; Әниләр дә танымас, Шундый үстек хәзер без, — дигән сүзләрне әйттерә дә, балаларның дачада ял итүләрен, кояшта кызынуларын, чыныгу һәм үсүләрен шуннан соң гына язарга тотына, шуның белән логикага каршы килә, эзлеклелекне югалта. Укучы бала табигый булмаган, тормышка туры килмәгән әйберләрне очратуга, аның башында «ни өчен?» дигән сорау туа. Аның бу соравына кайчак укытучысы да, ата-анасы да җавап бирә алмый. Менә Г. Гобәйнең «Каланча» повестенда «Акбүз» исемле этнең табигатьне тоюы турында түбәндәгечә язылган: «Акбүз башын әкрен генә күтәрде дә, тирә-якны күзәтергә кереште. Менә киң бодай басуы... бодай ай яктысында бакырсыман булып күренә... Сукмак... Олы юл... нарат урманы... Ә аннан инде бу басуның хуҗасы — «Берлек» колхозына да ерак калмый... Инеш... су өстенә бик күп алтын тәңкәләр сибелә. Тәңкәләр бик шомадыр төсле, суга бәрелеп, бик тә нечкә, бик тә әкрен тавыш белән челтериләр төсле». Эт боларның барысын күрә, барысын сиземли, тоя. Ул әле хәтта уйлый да, фикер дә йөртә. «Аңарда: әллә авылга кайтып китимме икән?— дигән уй туа». Эт түгел, бәлки көчле хисләргә, уйга, фикергә хыялга ия булган җан иясе килеп чыккан. Шул ук повестьта Сәлим урманга бер баруда ике куян, кыр тавыгы, төлке һәм бүре күрә. Бер юлга артык күп булмасмы соң? Җитмәсә тагын бүренең килеп чыгуы малайның үзенә дә, аның зирәк акыллы этенә дә һич тәэсир итми, һәм тагын, 1934 елны язылган әсәрдә, Кәли алты ел үткәч фин сугышында катнашыр, ә «Акбүз» җәрәхәтле солдатларны ташыр, дип ничек алдан күреп язма к кирәк? 3. Нуриның «Безнең лагерь урманы» исемле шигырендә сүз гел урман турында, анда яшәүче җәнлекләр турында бара. Ләкин шунда бервакыт: Һәр җәнлек эзе — бер хәреф, Бик күп сер язган комга, — дигән юлларны укыйбыз. Урмандагы җәнлекләрнең комда эзләре ничек калыр икән? Балалар өчен язылган әсәрләрдә (башка әсәрләрдәге кебек үк) мондый аңлашылмый торган нәрсәләр булмаска тиеш. Ләкин алар тәҗрибәле шагыйрьләребездә дә күренгә- ли. «Кошлар янында» исемле шигырендә Ш. Маннур: ... ата күркә... Шәп кенә атлап китә. Артыннан дәвам итә Унике ана күркә һәм йөзләп чебиләре... дип яза. Биредә «дәвам итә» урынсыз, ялгыш сайланган. Хыял һәм маҗаралар жанрының бик нык артта калуы турында әйтелде. Ләкин басылып чыккан маҗара әсәрләрдә дә кайчакта авторның хыялы чиктән ашыбрак китә. Мәсәлән, А. Расих үзенең «Хәвефле сынау» исемле повестенда кешене бик ансат кына һәм тиз генә бармак кадәрле итеп калдыра. Аннары шул кешене газета белән бергә җил очырып алып китте, дип күрсәтә. Балалар шуңа ышанырмы соң? Хыял бит булуы мөмкин булмаган нәрсәне язу дигән сүз түгел, хыялый әсәр табигый, реаль фактларга һәм вакыйгаларга нигезләнергә тиеш. Балалар әдәбиятының күп кенә әсәрләрендә әдәби формага таләпчәнлек җитмәве күзгә ташлана. Кайбер иптәшләр, балалар өчен язганда кызыклы формалар, телнең көчле һәм образлы чараларын эзләп мәшәкатьләнмәсәң дә, баш ватмасаңда ярый, дип уйлыйлар, күрәсең. Балалар әдәбиятында еш кына гадилек урынына примитивлык, әдәби тел урынына таушалып беткән коры сүзләр тамыр җәя. Ә бит безнең балалар язучының һәр сүзен йотып торалар, аның һәр сүзе күтәрелмәгән чирәмгә төшә һәм шул җирлектә дөньяда иң кыйммәтле нәрсә булган кешенең рухи һәм мораль сыйфатлары тишелеп чыга һәм үсә. Штамп, шаблон—әдәбиятның дошманы. Алар иҗат көченең йомшак, фикернең сай булуы билгесе. Балалар әдәбиятында аларның эзе дә булмаска тиеш. Балалар өчен язылган күп әсәрләрдә тел мәсьәләсе шактый аксый. Бу хәл авторларның көчле, образлы, аңлаешлы сүзләрне эзләүгә артык көч куймауларыннан, җөмлә өстендә ныклап эшләмичә, әсәрләрен ашыгып бастыруларыннан килә. Менә 3. Нуриның «Язны каршылау» дигән матур гына шигыре. Моны һәр бала рәхәтләнеп укып чыгар һәм күңеленә бикләр. Шигырьдә аңлашылмаган бернәрсә дә юк. Авторның шигырь өстендә көчен дә, вакытын да кызганмыйча эшләгәне сизелә. Әмма шуның белән янәшә үк — «Безнең лагерь урманы»: Хәзер ул — безнең торган җир, Безнең лагерь урманы! Исеп килгәндә кырдан җил, Тузгый үлән юрганы. Бала күңелендә җылы хис уята алмый торган бу авыр юллар — әлбәттә, ашыгып, телгә, художество эшләнешенә әһәмият биреп бетермичә язу нәтиҗәсе. Г. Гобәй «Без үскәндә» повестенда: «Шайтан тәре, ач!» «Ач, дим, шайтан тәре!» кебек дорфа, тупас сүзләр кулланган. «Ялгыз йортта повестенда да малай: «мунча пәрие», «мөртәт» шикелле сүзләрне еш куллана. А. Әхмәтнең «Зәңгәр конверт» исемле пьесасында «солдатларнын пычрак уйлары», бозык хатынның «пычрак гәүдәсе» дип язу һич тә килешми. Балалар өчен язганда педагогикага каршы килә торган сүзләрне, терминнарны һәм фикерләрне кулланудан сак булырга кирәк. Китапларның оформлениесендәге кимчелекләрне дә әйтеп үтәргә кирәк. Бигрәк тә китаплардагы рәсемнәр канәгатьләнерлек түгелләр, алар җиңел кулдан, төссез итеп ясала, кайвакытны рәсемнәр китапның эчтәлегенә дә туры килми. М. Мазуновиың «Энесенә ул апа» дигән шигырендә биш яшьлек кыз бала турында сүз бара. Ләкин художник X. Әхмәтҗаиов рәсемендә ул 9—10 яшьлек чамасында күренә. Сабый төш күрә: «имеш, аны әтисе үчти-үчти иттерә». Тик шул ук художник эшләгән рәсемдә без ата кулында иң киме 5—6 яшьлек малайны күрәбез. Г. Иделленең «Терсәк» исемле хикәясендә җиңү бәйрәмен күрсәткән рәсем И. Игламов тарафыннан ямьсез итеп эшләнгән. Балалар өчен чыгарылган китапта рәсемнең нинди зур роль тотканын әйтеп торасы юк. Аларны пөхтә ясалган, матур рәсемнәр белән бастырырга, моңа иң оста художникларыбызны тартырга кирәк. Югарыда әйтелгәннәрдән күренгәнчә, татар балалар әдәбиятында шактый зур кимчелекләр бар әле. Аларны ачу, тәнкыйтькә алу киләчәктә балалар әдәбиятын үстерүдә һәм яхшыртуда һичшиксез ярдәм итәргә тиеш. Без барыбыз да балалар алдындагы бурычыбызны, жаваплылыгыбызны тирәнтен аңларга тиешбез, тәнкыйтьтән дөрес нәтиҗәләр ясарга, балалар хакына тырыш хезмәт куярга, алар өчен әйбәт, кызыклы китаплар тудыру теләге белән янарга тиешбез. Безнең бик күп тәҗрибәле, талантлы шагыйрьләребез, язучыларыбыз һәм драматургларыбыз бар һәм алар, әлбәттә, балалар әдәбиятын тиешле югарылыкка күтәрә алырлар.