Логотип Казан Утлары
Роман

ТУКАЙ

ИКЕНЧЕ КИТАПТАН

1 БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК 1

Урам уртасыннан берәү килә һәм, нидер уйлап, үз алдына елмая... Бу — унсигез-унтугыз яшьләр чамасындагы егет. Аның, өстендә тезен каплар-капламас кыска гына казаки, башында кара кепка, аягында туза төшкән штиблет. Ул ерак офыкларга хәтле җәелгән язгы ташкынның аръяк чигенә, Әнисим күлләре буена текәлгән дә елмая, авызларын җыя алмый, аннан, нидер исенә төшеп, тирә-якка карап ала, ирексез елмаюын кешеләрдән яшерер өчен булса кирәк, кепкасының козырегына тотына һәм аны тартып күзләренә төшереп куя. Елмаю сүнә. Шунда гына ул кепкасын башыннан сыдырып ала да яланбаш кала. Аның шактый озын булып җиткән чәчләре артка таралган килеш ятып торалар. Козырек күләгәсеннән котылгач кына аның үткер соры күзләренең шактый зур икәнлеге, борынының калкулыгы һәм яңак сөякләренең киеренкелеге күзгә бәрелә. Менә ул җыелып торган суларны бер-ике тапкыр җитез-җитез генә1 сикереп чыкты да яр өстенә килеп басты. Ләкин аның, басып, ташуга тын гына карап торырга түземлеге җитмәде ахры, тиз генә иелде дә, җирдән ташмы, каты балчыкмы алып, аны еракка, су өстенә тондырды. Ул- моны берничә тапкыр эшләде. Аннан, нидер исенә төшкәнсыман, кулын кулына суккалап, бармакларындагы тузанны кагып төшерде һәм теләр- теләмәс кенә кузгалып урам буйлап китте. Менә ул, таш мәчетне сулда калдырып, чаттан борылды һәм берничә йортны үтеп, ике катлы таш йорт алдына тукталды, йортның ишеге өстенә яшел вывеска куелган һәм анда путал белән зур итеп татарча «Тәрәкъ- кый» китапханәсе» дип, астына русчалатып «Книгоиздательство «Прогресс» дип язылган иде. Егет керергә ашыкмады, кояшлы яз һавасыннан аерыла алмый, бераз тирә-якка карангалап торды. Ул арада капка астыннан йөгереп чыккан кечкенә кара көчек аңа карап: «Ырраф!» дип куйды. Егет аңа кулын сузды. Көчек, аны нидер бирә дип уйлады ахры, йөгереп килде дә егетнең кулына үзенең дымлы борынын төртте. Егет, чүгә төшеп, аның муен астын кашырга һәм кытыкларга тотынды. Көчек, тәмам аның иркенә бирелеп, башын күтәреп тора башлады. Егет бармакларын аның авызына тыкты, эт, иркәләнеп, аларны ялый башлады. Ниһаять, егет торды да: «Ах син, кәкре койрык! Ах син, разбойник!» дип, көчеккә бармак янады һәм теләр-теләмәс кенә ишекне ачып эчкә кереп китте. 7 8 1 Соңгы елларда мәрхүм Әхмәт Фәйзи «Тукай» романының икенче китабын яза башлаган иде. Журналыбызның бу санында китапның язылган кадәр өлешен урнаштырабыз. Ред, 8 У IЭХЛТӘТ ФӘЙЗИ. I УКАЙ 9 «Тәрәкъкый» китапханәсенең хуҗасы Кәбир әфәнде бу вакыт кибеттә бер үзе генә заказларның үтәлешен язган зур дәфтәрне барлап, исәп-хисапны йомгаклап, һәрбер китапның исемен кычкырып әйтә-әйтә, счет салып утыра иде. — «Әүвәленназафат» илле данә, егерме тиеннән ун рублә. «Хөснел- гыйбадәт» утыз данә, унбиш тиеннән дүрт рублә илле капик. «Бәдәэүль- мәгариф» 3 егерме данә... егерме данә... долой, долой! Бу нәрсә? «Әүвәленназафат» долой! Эшчеләрнең җилкәләрен имә торган үрмәкүчләр долой! Кәбир әфәнде долой!.< Кәбир әфәнденең зур кылыч борынлы, озынча ал яңаклы матур чырае бозылып китте. Ул үзенең биек, мәһабәт гәүдәсе белән урыныннан торды һәм башындагы фәсен артка чөеп, кулларын сюртук астына җибәреп артка кушырды. Шул вакыт ишек ачылды һәм әлеге егет килеп керде. — Әссәламегаләйкем, Кәбир әфәнде! Кәбир әфәнде сәламне алмады. Ул, егетнең тавышыннан сискәнеп киткәндәй, сизелер-сизелмәс кузгалып куйды һәм элекке торышын саклаган хәлдә басып торуында дәвам итте. Егет гаҗәпләнебрәк бераз карап торды да, икесе өчен дә уңайсыз хәлдән чыгар өчен, берни дә булмагандай, бер көйне җиңелчә генә сызгырынып икенче якка китте һәм шүрлектәге китаплар өемен алып, аларны санарга кереште. — Габдулла әфәнде!—дип, ниһаять, Кәбир әфәнде сүз башлады. Аның тавышы гадәттәгедән төшенке һәм карлыкканрак иде. Ул бераз сүз эзләп торганнан соң дәвам итте:—Мин белмим... бәлки мин ялгыша торганмындыр. Ләкин мин бу көтепханәне табыш китерер дип ачмадым, милләткә бер хезмәт булсын, дип ачтым, сез моны беләсез. Беләсез генә түгел, сез бу көтепханәнең учредительләреннән берсе... Бу сүзгә ул басым ясап, тавышын күтәребрәк әйтте һәм Габдуллага борылып, аңа бераз текәлеп торды. — Бу көтепханәне ачу миңа бик кыйммәткә төште. Мин акча ягын әйтмим, аның мәгънәви ягын әйтәм. Матди ягы белән ул миңа кәләпүш сатып алырлык та табыш бирми. Әнә никадәр өелеп ята «Әүвәленназафат»! Заказлар юк, кая куйыйм мин аларны? Магазин димәсәң, хәтере калыр, мөмкин булса, мин аны менә бүген үк ябып куяр идем... Шунда ул бераз тынып калды һәм Габдулладан нинди булса да бер җавап көтте. Аның фикеренчә, Габдулла: «Сез нәрсә сөйлисез,# Кәбир әфәнде? Бердәнбер милли көтепханәне ябарга ярыймы соң? Без аны шуның өчен ачтыкмыни?» дип әйтергә тиеш иде. һәм чынлап та бу минутта Габдулланың башыннан нәкъ шундый фикер чагылып үтте. Ул моны әйтәсе килде. Ләкин ниндидер көч аны тыеп калды. Ул дәшмәде. Кәбир әфәнде дәвам итәргә мәҗбүр булды: — Ә сез миңа каршы шундый... пропаганда.., Габдулла кинәт Кәбир әфәндегә борылды: — Пропаганда? Нинди пропаганда, Кәбир әфәнде?! — Менә бу сүзләр сезнеңчә нәрсә? Габдулла аның дәфтәр өстендәге бармагының күрсәтеп торган җиренә карады. Бу аның, Габдулланың, кичә кич белән язып утырган «керем» һәм «чыгым» исәбе ләбаса! — Ялгыш исәпләнгән мәллә, Кәбир әфәнде? Мин төзәтермен... — Дәфтәрдә төзәтерсез, ә менә монда киселеп кергәнне ничек төзәтерсез? — диде Кәбир әфәнде һәм үзенең күкрәгенә төртеп күрсәтте. — Долой Кәбир әфәнде, дисез, ә? Долой үрмәкүчләр?!. Габдулла дәфтәргә иелә төште һәм исәп-хисапка бәйләнеше булмаган сүзләрне күреп үзе үк гаҗәпләнде. 3 Иске дини китапларның исемнәре. L — Ничек язылган соң болар? — дип уйланып калды ул. — Ә, әйе, әйе! Исәпхисапны ул кичә теләр-теләмәс кенә ясап, күбрәк үз хыяллары белән мавыгып утырды шул.. 2 Мавыкмаслыкмыни? Йөрәкләрне ярсыта һәм канатландыра торган берсеннәнберсе үткенрәк вакыйгалар бер-бер артлы алышына торалар. Аларның өермәләре читләтеп узмыйлар. Менә алар хәзер дә бер-бер артлы аның күз алдыннан кичеп торалар. Сенат мәйданында булган канлы фаҗиганың шәүләсе көннән-көн зурая бара. Уральскида чыга һәм үзәктән килә торган газеталар шау итәләр: фәлән шәһәрләрдә вә фәлән төбәкләрдә меңәрләгән эшче забастовка игълан иткән, тимер юлларда поездлар йөрүдән тукталган; Саратов, Орел, Курск һәм башка губерналарда крестьяннар сәнәкләр, балталар күтәреп чыкканнар, алпавытларның именпеләрен яндырганнар, җирләрен сөрә башлаганнар... Еракка йөрмәстән, менә монда, эшче үзәкләрдән ерак түгел Уральск шәһәренең үзендә дә бу вакыйгаларның азмы-күпме чагылышы көннән- көн көчәя бара. Казачилар газетасы булган «Гаскәри ведомость» әнә, казачилар арасында эшчеләр мәсьәләсе юк, дип язган иде. Либераль рухтагы «Уралең» газетасы аны шуның өчен ничегрәк тетеп чыкты? Шәһәрдә полициянең ирекле дружиналары төзелә; югары базарда Пузанов дигән берәү крестьяннарны базар арендасы түләмәскә котырта һәм кулга алына; приказчиклар ниндидер кешеләрдән хат алалар һәм айда: «Православный христианнар! Ватаныбыз куркыныч астында, без атабыз пади- ша хәзрәтләрен яклап чыгарга тиешбез, шуңа күрә 15 нче апрельдә бөтен студентларны, берсен бер калдырмый, үтереп чыгыйк!» дигән сүзләр язылган була; Питер һәм Мәскәү университетларыннан укуларын ташлап кайткан студентлар һәм курсисткалар яшерен җыелыш ясаган вакытта казаклар тарафыннан сизелеп кулга алыналар һәм башкалар, һәм башкалар... Бөтен дөньядан киселеп, мәдрәсәнең дүрт дивары эчендә камалып, аның кануннарына гына буйсынып яшәгән шәкерт йөрәге өчен бу азмыни? Эш газета хәбәрләре һәм колактан колакка йөргән чыш-пышлар белән чикләнмәде, Габдулла үзе шушы көннәрдә геиә бик кызык ике вакыйганың шаһиты булды. 3 Базар көнне Егор хәлфә кибете 4 алдында сугыш чыкты. Хатын-кыз чыр-чу килде. Берәүнең башын сугып ярдылар. Чегәнгә охшаган куе кара сакаллы берәүнең яртылаш дип әйтерлек сакалын йолкып алдылар. Кыска балаклы ыштан кигән ялан аяклы, чандыр гына озын карт урам буйлап: «Үтерәләр! Үтерәм!» дип кычкырып йөрде. Кем кем белән һәм нәрсә өчен сугышканны берәү дә белмәде. Ләкин бик иркенләп, хәрәмләшми, намус белән сугыштылар. Аеручы булмады. Арыганчы сугыштылар да таралыштылар. Шунда гына, сыбызгысын сызгырта-сызгырта, кечкенә гәүдәле, без күзле стражник килеп җитте һәм сугыш карарга җыелган, тик әле таралып өлгермәгән төркем уртасына кереп китте: —Р-р-разойди-и-ись! Туй үткәч дөмбергә килеп җиткәи стражникның кыланышы халыкка сәер тоелды, әлбәттә. Аңардан көлә башладылар. Ә, исән генәме, кода? — дип дәште аңа һәрвакыт кабак тирәсендә йөри торган җирән мыеклы итекче һәм башындагы козырегы яртылаш 4 Егор дигән кешенең эчемлек кибете. Уральскида шәкертләр арасында аны «Егор хәлфә кибете» дип йөрткәннәр. 10 11 -сүтелгән сәләмә картузын кузгатып куйды. — Менә бик вакытлы килдең әле, мин әйтәм, югыйсә монда эшләр харап иде. — Нәрсә, кая, кем? — дип кызыксынды стражник. — Менә Макаров тегермәненең морҗаларыннан чыккан төтенне җыеп алып, Җаекка илтеп аударырга пәдрәт яллау булды. Шуны алыр өчен олаучылар канга тузыштылар. Стражник мәзәкне берьюлы гына аңламады. Халык көлешә башлагач кына ул моның мәгънәсенә төшенде һәм итекчегә ташланды. — Син нәрсә?! Бунтовать итәргә? Л1олчать!.. — Юк, нигә бунтовать итим ди мин. Минем хатыным, бала-чагам бар. Бунтовать иткән өчен акча бирмиләр бит. Әле эшләгән өчен дә аны чамалап кына бирәләр. Онны әнә сум егерме тиенгә менгезделәр, пра- солларны әйтәм. Билгеле, ач кешенең ачуы яман, ди. Менә сугышалар. Аннан, ничә әйтсәң дә, сугышканда кешеләрнең башыннан ашау кайгысы чыгып тора. Ул да бер файда... — Молчать! Кем сүзен сөйлисең син, беләсеңме? Студентлар котыртып җибәрдеме сине? Япон коткысы таратасың, ә? Әйдә әле! — Туктале, тукта, кода! Мин ул син чакырган җирдә булганым бар. Анда баш төзәтергә бирмиләр, и миңа анда барырга нечу! — Әле син сөйләнеп торасың, молчать! Әйдә! Үзең теләп бармасаң, этап белән алып барырлар. Ә ул вакытта инде син миңа үпкәләмә! Итекче үзенең ераккарак керә башлаганын сизде булса кирәк, чигенә башлады: — Мин уйнап кына, ваше благородие, уйлап түгел... — Әһә, уйлап түгел? Менә анда сине уйлап сөйләргә өйрәтерләр, әйдә! Ул инде кечкенә гәүдәле итекченең җилкәсеннән умырып тотып алган иде, шул вакыт берәү: — Ваше благородие, ташлагыз, инәдән дөя ясамагыз, — дип куймасынмы! Бар да аңа таба борылдылар. Иңгә-буйга таза гына, өстенә уңып саргая башлаган кыска пальто, башына ләшперәеп төшкән кепка кигән берәү тыныч кына стражникка карап тора. — Ә! Син тоже правительствога каршы? — Ваше благородие, мин сезгә «сез» дип дәшәм. Шуңа күрә, мәшәкать булса да, сез дә миңа шулай дәшсәгез иде, — диде әлеге кыска пальтолы кеше тыйнак, ләкин бәхәскә юл калдырмый торган ышандыргыч тавыш белән. Стражник бераз аптырап калды, һәрбер кыюлыкка соклана торган Габдулланың кызыксынуы соң чиккә җитте. — Коткы таратасыз? Бунт? — дип кычкырды стражник һәм сыбызгысын сызгыртырга тотынды. — Бер дә юкка тавыш күтәрәсез, ваше благородие! Халык сугышты да тыныч кына таралды. Сез ул тынычлыкны яңадан бозасыз. Шулай булгач, кем монда тынычлыкны боза булып чыга? Стражник җавап бирмичә, бертуктаусыз сызгыртты. Сызгыртуга икенче стражник килеп җитте. Ул: «Ни бар?» дип авыз ачарга да өлгермәде, без күзле стражник, кыска пальтолы кешегә күрсәтеп, сөйләп китте: — Япон коткысы тарата. Бунт чыгара... — Мин бунт чыгарам? — диде елмаебрак теге кеше. — Сез нәрсә сөйлисез? Мин үзем ул бунтарьларны эзләп йөрим- Кайда алар? Мин үзем чын патриот. Соңыннан килгән стражник әүвәлгесенә аптырап карады, ә бусы, ни әйтергә белми, җиңе белән мыекларын уңга һәм сулга сыпырып куйды. Аларның тынып калуыннан файдаланып, кыска пальтолы дәвам итте: 12 — Сез бит бу сүзне чын бунтны күрмәгәнгә күрә әйтәсез. Сезнең бәхеткә каршы, әле ул безнең шәһәрдә булганы юк. Пнтерда менә ичмасам бунт! Мәскәүдә бунт! Саратовта әиә мастеровойлар урам тутырып кызыл флаг күтәреп йөриләр, Уфада губернаторга атканнар. Ә безнең Уральскида нәрсә? Без монда мунчада утырган кебек утырабыз... — Я җитте, җитте!.. — Сез үзегез миңа моны сөйләп бирергә мәҗбүр итәсез. Безнең Уральскида чынлап та халык авызына төннек тыккан кебек яши. Ә сез юкны бар итеп «бунт!» дисез. Туктагыз әле, моның белән сез үзегез ул бунтны кузгатырга йөрмисезме? Моңа Питерда нәрсә әйтерләр? Без күзле стражник бер аягыннан икенчесенә авышты, аның күзләре төрле якка йөгергәли башлады, башында әллә нинди уйлар тузгып китте: «Чынлап та бу үзе Питердан яшерен җибәрелгән полиция кешесе булса? Ягъни, Уральскида ничек? Революция белән көрәш уңышлы барамы? Ул эш кемнәргә тапшырылган? Коточкыч! Югыйсә,- бу кеше бу хәтле тыныч сөйли алыр идеме?» Беренче стражникка ничек кенә булса да бу кыен хәлдән чыгарга кирәк иде. Шуңа күрә ул эшне зурга җибәрмәскә тырышты, шул ук вакыт, үзенең дәрәҗәсен дә төшермәс өчен, нык кына тавыш белән йөткереп куйды да җыелган халыкка карап боерык бирде: — Таралырга! Күп сөйләшмәскә! һәм шул боерыкны башлап үзе үтәргә тиеш тапкансыман, төркем яныннан җитез генә китеп барды. Икенче стражник та аңа иярде. 4 Халыкның власть белән менә болай аяк терәп сөйләшә башлавын Габдулла базарда да, вокзалда да, харчевняда да, башка җәмәгать урыннарында да сизде. Ә кичә менә бу исәп-хисапка утырыр алдыннан ул приказчиклар клубында чума турында лекциядә булды. Анда барырга аны һәр нәрсәдән икенче мәгънә чыгарырга ярата торган Гыймади килеп димләде. — Син барасыңмы, Габдулла? Бар әле, тыңла әле, минем, беләсең, вакыт булмас. «Чума» дип язганнар язуын, әмма асылда ул чума түгел икән... Габдуллага шулай «мәгънәләп» әйтү җитә калды. Сәгать җитү белән ул клубка китте. Лекциянең игъланында: «Чума микробы микроскоп аша күрсәтеләчәк» дип язылганга күрәме, гомумән, бу чир халыкны курку астында тоткангамы, әллә, Гыймади әйтмешли, «чума» дип башка әйбер турында ишетәсе килгәнгәме, клубка кеше күп җыелган иде. Габдулла көч-хәл белән халыкны ерып керде һәм иң арттан бер урын табып, кысылып утырды. Иң элек ул шуңа әһәмият бирде: исерекләрнең юклыгына һәм бернинди гауга чыгу ихтималы булмауга карамастан, ишек төбендә, баскычта һәм залда почмак саен стражник басып тора иде. Габдулла, алар ягына ымлап, үзенең янында утырган гади генә киемле, шактый олы яшьтәге бер руска сүз катты: — Исерекләр сугышкан җирдә эзләре дә юк... Ә монда бер көтү... — Хөкүмәт исерекләрдән бигрәк хәзер аеклардан курка төшә, энем!—диде әлеге рус, елмаеп. Габдуллага аның җавабы бик ошады һәм гомумән ул үзенең сәяси мәсьәләгә катнашып, картлар белән бергә фикер йөртә башлавына куанып, горурланып куйды. 13 — Стражниклар нәрсә? Сез әнә анда карагыз, — диде карт, ияге белән алгы рәткә ымлап. Анда генерал киемендә, күкрәге орденнар белән тулган чал чәчле, калын битле, мәһабәт бер гаскәри түрә утыра иде. — Кем ул? — дип кызыксынды Габдулла. — Как же сез үзегезнең начальствоны белмисез? —= диде карт, мыек астыннан гына елмаеп. — Генерал-губернатор Ставровский шул үзе була инде... Ул арада кыңгырау шалтырады. Гөж килеп торган халык әкрен генә тынды. Халык алдындагы өстәл янына биек һәм саглам гәүдәле, сакалын кырган, тәмәке белән саргайган калын чал мыеклы, көмеш күзлекле берәү ниндидер тартма күтәреп чыкты... Габдулла аптырап калды. Соң бу бит теге аның мөгаллиме Мөхәммәтша учитель фатирында танышкан Константин Сергеевич! Менә бу — очрашу! Кайчандыр үзенең әңгәмәсе белән Габдулланың күңелен биләп алган һәм үзенә ниндидер мәхәббәт уяткан бу карт табип белән очрашу лекциягә карата кызыксынуны тагы да көчәйтте. Константин Сергеевич кулындагы тартманы өстәлгә куйды да, аның •капкачын ачып, эченнән ниндидер көмеш, һәм җиз көпшәләрдән беркетеп ясалган бер әйберне алып тартма белән янәшә бастырды. Афишада әйтелгән чума микробын зурайтып күрсәтә торган серле корал әнә шул иде, һәм Габдулла иң элек аны менә шунда күрде. Лекция башланды. Габдулла, ни өчендер, сүз әнә шул «микроскоп» дип аталган гаҗәп машинаны аңлатудан башланыр, дип уйлаган иде. Ләкин лектор сүзне аңардан башламады, киресенчә, ул аны бер читкәрәк этәреп куйды да сүзне бөтенләй икенче төрле башлап җибәрде. Ул иң элек чуманың башлап кайчан һәм кайда таралып китүен, соңгы алты ай эчендә аңардан күпме кеше үлгәнлеген цифрлар белән санап күрсәтте. Аннан соң аның быелгы ачлык белән турыдан-туры бәйләнешлелеген сөйләп алды да ачлыкның күп сәбәпләреннән берсе итеп сугышны китереп чыгарды*. Халык тып-тын калып тыңлап утырды. Тик генерал-губернатор гына әледән-әле, бигрәк тә халыкны куркуга төшергән үлем цифрларын укыганда, мәһабәт тавышы белән һаман тамак кырды, урындыкны бик нык шыгырдатып, урыныннан кузгалгалап утырды. Лектор дәвам итеп, үлүчеләрнең хәлле кешеләр арасында бик аз булып, күбрәк тормышлары начар, ашарларына юк ярым-ялангач гидайлар арасында күбрәк булуын сөйли генә башлаган иде, генерал түзмәде, утырган урыныннан лекторның сүзләренә аңлатма биреп үтүне тиеш тапты: — Әйе, әйе, православныйлар! Әгәр дә падишаһымыз хәзрәтләре бу бәхетсезләргә вакытында ярдәм кулын сузмаган булса, бу корбаннар ике-өч өлеш артыграк булган булырлар иде... Аннан соң сүзенең бүленүе белән кәефсезләнеп торган лекторга карап: — Дәвам итегез! — диде. Константин Сергеевич, мыекларын чәйнәп, нидер уйлап алды һәм дәвам итте: — Менә биредә хөкүмәтнең чума белән көрәшүе турында әйттеләр. Бу дөрес, ягъни, мондый зур афәт вакытында һәрбер үзен хөрмәт иткән хөкүмәт үз халкына ярдәм кулын сузмаса, ул нинди хөкүмәт була инде? Мин моны сезгә коры сүз белән генә түгел, тормышның үзеннән мисаллар китереп раслыйсым килә. Мәгълүм ки, эпидемия таралган урыннарда больницалар, больница кирәк-яраклары, дарулар, бигрәк тә дәвалаучы персонал җитешми. Докторлар да, фельдшерлар да үлемнең авызына барып керергә куркалар. Аларны көчләп җибәреп булмый. Нишләргә? Менә монда хөкүмәт ярдәмгә килә инде. Аның 1240 номерлы циркуляр карары буенча чума төбәкләренә китүче врачка биш мең сум, фельдшер 14 га өч мең сум, санитарга бер мең сум мөкафәт вәгъдә ителә. Бу аз түгел, әлбәттә. Бигрәк тә аена унбиш сум хезмәт хакы белән ярым-ач яшәүче зур семьялы фельдшерлар һәм санитарлар өчен моны ул хәтле уңайсыз шарт дип әйтеп булмый. Үземнең таныш фельдшерлардан Михаил Андреевич Сидоров турында әйтәсем килә минем. Ул үзе биредә, Уральскида, утыз ел фельдшерлык хезмәте үтәп торды. Семьясы зур, бер- сеннән-оерсе кечкенә биш бала, авыру әнисе үзе белән тора иде мәрхүмнең. Гаять кысынкылыкта ярым ач, ярым ялангач дигән кебек яшәвенә карамастан, тормышны сөя торган, фән өчен үзен корбан итәргә әзер торган ачык фикерле, образованный кеше иде. Өч мең мөкафәт бәрәбә- ренә ул чума төбәгенә китәргә контракт язышты. Берничә дусты, без, аны озата чыктык һәм исән-сау йөреп, әйләнеп кайтуын теләдек. Ул безгә: «Сез нәрсә, акылыгыздамы?» дигәнсыманрак карап алды да кул селтәде, ягъни: «Кая инде бу китүдән әйләнеп кайту!» Без аңа сакланырга куштык. «Әлбәттә!—диде ул, — мин катиленәфес 5 түгел. Мин сакланырмын да, әйләнеп кайтырга да тырышырмын. Ләкин бу романтика! Мин үзем реалист кеше. А1енә карагыз!» Ул, куен дәфтәрен чыгарып, безгә шундый фаҗигый хисапны укып күрсәтте: — Миндә йөрәк Һәм ашказаны авыруы. АҮондый авыру белән безнең кебек кешеләр күтг булса биш ел яшиләр. ААинем биш еллык хезмәт вазифам бер мең дә сигез йөз сум. Аны да биш ел эчендә ваклап-ваклап кына аласы. Ә миңа балалар үстерергә, авыру әнкәйне дәваларга кирәк. Мин нишлим? Тотам да язмышны алдыйм. А1ең сигез йөз урынына өч мең алам. Көтеп яки ваклап түгел, чистоган белән, менә хәзер! Инде шуның өстенә сезнең исән-сау әйләнеп кайту теләкләрегез аллага барып җитсә һәм мин исән-сау әйләнеп кайтсам? Хәзер миннән дә бай, миннән да перспективалырак кем бар? Соңгы сүзләрен ул мыек астыннан көлеп, үз сүзенә үзе ышанып әйтте, әлбәттә. Барып ул анда бер-ике ай гына эшләп өлгерде мәрхүм... 6 Губернатор астындагы урындык бик нык шыгырдады. — Господин лектор, халык ялыккандыр инде, микроскопны күрсәтегез үзләренә, — диде губернатор. Константин Сергеевич, губернаторга әйләнмичә, алдына карап бераз уйланып алды һәм болай диде: — Ваше высочество! А1икроскопиы мин монда җыелган халыкка һичшиксез күрсәтәчәкмен. Халык бу куркыныч авыруның күзгә күренми торган сәбәпчесен һичшиксез күрергә тиеш. Ләкин аңа хәтле ул шушы куркыныч микробны тудыра торган, күзгә күренеп яшәүче сәбәпләрне бел- мәсә, ул күзгә күренми яшәүче сәбәпләр белән көрәшә алмас. Сез уйлап карагыз. Әгәр дә мин, доктор, чума авыруына мөбтәлә булган һәм коры икмәккә туймый яши торган ярлыга барып, аның экономик мөмкинлеген исәпкә алмый-нитми: «Сезгә чумадан сакланыр өчен тавык шулпасы белән сөт өсте ашап торырга кирәк», дип киңәш бирсәм, мин нинди сукип сын булыр идем. Ә бит яхшы ашап, чиста киенеп, санитар шартларга туры килгән торакта яшәү — бу бит чумага каршы көрәшнең иң беренче, иң мөкатдәс шарты. Каян алырга кирәк аларны?! — Бездә бу мөмкинлек юк, димәк, бүгеннән башлап эпидемиягә каршы көрәшне туктатырга һәм бөтенесеннән кул селтәргә кирәк? Сезнеңчә шулай булып чыга, — диде губернатор һәм «Менә син шуңа җавап биреп кара» дигән кебек, мыекларын сыпырып, бөтен гәүдәсе белән мәһабәт кенә борылып, алгы рәттә утыручы кешеләргә карап чыкты. Аның 5 үзен-үзе үтерүче. _ . 6 Бу булган вакыйга Уральскида яшәгән рус язучысы Б. А. Емельянов биргән, материал буенча язылды. Очрактан файдаланып, моның өчен аңа рәхмәт белдерәм. Ә. Ф. 15 янында утырган берничә чиновник түрәнең сүзен хуплап, ялагайларча елмаеп, баш иеп куйдылар. — Юк, ваше высочество! — диде Константин Сергеевич тыныч кынау губернаторга борылып. — Бу икенче чиккә барып сугылу булыр иде. Киресенчә, хәзерге медик һәм санитар чаралар — ул диңгездән бер тамчы. Безгә аларны ун-унбиш тапкыр арттырырга, медикларга тагы да уңайлырак шартлар тудырырга кирәк иде. — Ә реально, реально ничек? — дип бүлде аны губернатор. — Сез казнаны әкияттәге кебек ниндидер чүмереп бетергесез «Зәңгәр сакал» казнасы дип беләсезме? Сез безнең илнең экономический яңа гына аякка басып килә торган ил икәнен онытасыз. Көнче дошман әнә әле бездән шушы байлыкны да көнли, безнең Ерак Көнчыгышны тартып алырга тели. Ә беләсезме бу мөкатдәс сугыш безгә һәркөнне күпмегә төшә? Ә дәүләт, налоглары безгә хөкүмәт бюджетының... процентын да каплый алмыйлар, сез шуны беләсезме? — Ә хөкүмәт налогны акчасыз, ач һәм ялангач халыкка түгел, акчасын кая куярга белмәгән кешеләргә күбрәк салсын иде. — Әнә кая таба бара сезнең тел? Утопия! Социаль тигезлек! Ә кайда безнең Европадагы, Америкадагы кебек ярты дөньяны биләп тора торган крезларыбыз? Кайда безнең Ротшильдларыбыз, Зингерларыбыз? Кара син безнең Овчинниковка! Нәрсәсе белән купец түгел? Ә ул ямаган киез итек киеп йөри... Залдагылар көлешеп куйдылар. — Ваше высочество, — диде Константин Сергеевич, — мин сезнең белән сүз көрәштерә алмыйм, әлбәттә. Моның өчен минем дәрәҗә дә, звание дә юл куймый. Мин шуны гына әйтә алам, шәһәребездәге гаять зур белемле һәм хөрмәт иясе булган статистик миңа үткән масленицадагы май чабуларның күпмегә төшкәнен күрсәткән гаҗәп гыйбрәтле цифрларны китерде. Бүлекләп, параграфлап әйтеп тормыйм, йомгаклап кына әйтәм: ике йөз кырык мең! Бу чирек миллион чамасы дигән сүз! Менә сезгә шуның белән рәттән икенче цифр. Чума белән көрәшер өчен «Кызыл тәре» һәм земство буенча билгеләнгән еллык сума йөз егерме мең сум. Май чабуга бер атна эчендә тотылган суманың яртысы... — Мин ул статистиканы күргәнем юк, шуңа күрә аның минем өчен бернинди әһәмияте дә юк. Ә дөресен генә әйткәндә, мин бу статистикага ышанмыйм. Безнең ямаган киез итек киеп йөри торган негоциантлар бу кадәр акчаны каян алсын? Сез лекциягезнең темасыннан артык читкә тайпылдыгыз! — Гафу итегез, гражданнар, — дип залга мөрәҗәгать итте лектор.— Бәлки мин үземнең төп темадан читкә тайпылганмындыр. Ләкин чума белән көрәшүнең төп шартларыннан берсе булган туклык һәм материаль тәэмин мәсьәләсе бу без кузгаткан мәсьәләләрдән читкә тайпылмый, киресенчә, алар бер-берсе белән бик нык бәйләнәләр. Чуманың хәзерге вакытта иң күп таралган урыны кыргыз төбәкләре. Сезгә мәгълүм, һәр язны безнең сәүдә эшләрендә «кыргыз сезоны» башлана. Бу ни дигән сүз? Кыргызлар кышлаклардан Уральскига килеп көз көне түләү шарты белән бурычка товар һәм азык алып китәләр. Газеталарда укыгансыздыр. Уральскидагы зурзур фирмалар кыргызлардан вексельләр алып, аларга унөч тиен тора торган шикәрне егерме биш тиеннән, бер сум тора торган чәйне ике сумнан кредитка бирәләр. Бу беренче ел түгел, элек-электән килә торган гомуми хәл. Менә, ваше высочество, сезнең сорауга җавап. Май чабар өчен тотылган ике йөз кырык мең сумны безнең негоциантлар әнә шул таланган, ач һәм ялангач кыргызлардан алалар бит... Губернатор бик нык тамак кырды һәм: — Җитте, без монда социализм турында доклад тыңларга килмәдек, лекция тыңларга килдек, — диде. 16 Залда шау-шу купты. Арткы рәтләрдән: «Сөйләсен! Сөйләсен!» дип кычкырдылар. Уртадан бер кара хәтфә якалы, зәңгәр постау пальто кигән берәү торып һавага үзенең камыш таягын селтәп кычкырды: — Сөйләмәсен, безгә япон коткысы таратучылар кирәкми! Габдулла янында утырган әлеге карт аңа каршы: — Син үзең кыргыз товарлары сатучы, шуңа күрә хакыйкать синен күзләреңә чәнечә, — дип дәште. — Нигә кыргызлар гына? Алар руслар белән дә шулай, — дип кычкырды аргы почмактан берәү. — Сөйләсен, сөйләсен! — дип кычкырды якындагыларга ияреп Габдулла һәм урыныннан сикереп торуын сизми дә калды. Губернатор торып залга карап нидер әйтте, халыкның шау-шуы белән аның нәрсә әйткәнен артта утыручылар ишетмәделәр. Губернатор һәм аның янындагылар урыннарыннан кузгалып ишеккә юнәлделәр. Зал уртасындагы әлеге хәтфә якалы кеше шулай ук, кемнәр беләндер ызгы- ша-ызгыша, урыныннан кузгалды һәм уртада утыручыларны урыннарыннан торырга мәҗбүр итеп, ишеккә юл саба башлады. Тәртип бетте. Лектор өстәле янына кемдер килеп басты да җыелышны ябык дип белдерде. Константин Сергеевич ашыкмый гына микроскопны кире тартмага сала башлады. Габдулланың аның янына барып аңа кул бирәсе һәм аны рухландырасы килде, ләкин моның өчен ул үзен бүгенге вакыйгада бик кечкенә кеше итеп тойды. Ишеккә таба кузгалган халык агымы аны үзе белән урамга алып чыгып китте... Ул мәдрәсәгә таба кайтырга юнәлгән иде. Кәбир әфәнде сораган бүгенге исәпхисапны бетереп куярга кирәклек исенә төшеп, кибеткә кайтты. Китапларны һәм исәпхисап дәфтәрен алдына салып эшкә утырды. Шуннан соң менә бу «Хөснелгыйбадәт» утыз данә, унбиш тиеннән долой, «Әү- вәленназафат» долой! Эшчеләрнең җилкәләрен имә торган үрмәкүчләр долой! Кәбир әфәнде долой!..» Габдулла мәсьәләне аңлатып бирү теләге белән Кәбир әфәндегә борылды. Ләкин соң иде инде. Ул ишектән чыгып баручы Кәбир әфәнденең сюртук койрыгын гына күреп калды. 5 Габдулла кеше күңелен бер дә юкка кырырга яратмый һәм әгәр дә күңеле кырылган кеше үзеннән кече шәкерт я үзе белән тиң кеше булса, аңардан тизрәк гафу үтенергә ашыга иде. Ләкин бу хәлдә мәсьәлә икенче төрлерәк иде. Габдулла дәрәҗә яки байлык белән үзеннән өстен торучы кешеләр алдында баш ияргә яратмый һәм үзе гаепле булып, моның өчен ул һәрбер намуслы кеше кебек бик нык борчылганда да, алар- дан гафу үтенергә аның горурлыгы юл куймый иде. Бер нәрсә булмаганда да ул өстеннәрнең үзләренә өстән карарга ярата, кичләрен үзәк урамга иптәш шәкертләре белән йөрергә чыкканда урамның юри байлар һәм көяз киенгән кешеләр күбрәк йөри торган ягыннан арзанлы «Трезвон» папиросын бик купшы гына, төтенен өскә җибәреп, авызында кабып үтү аның бик кәефен китерә торган иде. Кайчандыр Кырлай Җаббары әйтмешли, «ярлы тәкәббер» иде ул! Менә хәзер Габдулланың башыннан бер уй үтеп китте: Кәбир әфәнде белән мөнәсәбәт нинди төс алыр? Габдулла, әлбәттә, үзе башлап дәшмәс. Әйе, дәшмәс. Ә менә Кәбир әфәнде дә башлап дәшмәсә? Бу вакыйгага ул җитди төс бирсә? Аның моңа хакы бар. Шуның өстәвенә Кәбир әфәнде ул дәрәҗә һәм байлык иясе генә түгел, ул чыи мәгънәсендә милләт хадиме! Ләкин «Милләт! Милләт!» дип аһ орып та кулыннан бер эш тә килми торган Мыек Вафа да, Сөннәт карый да түгел. Кулыннан эш килә, юкны бар итә белә. Милли матбугат булдыру юлында ул үз-үзен 2. .C. ә.- № 12. 17 аямый. Күз алдында бит: милли газета чыгарырга Питер рөхсәт бирмәде, ул жилем басма табып журнал чыгарырга тотынды, аны тыйдылар, ул журналны Габдулла белән бергәләп кулдан язып карата башлады, «Мәгариф»не чыгарды, ул беткәч, «Әнисөлҗәлис», аннан соң «Әльгасрел- җәдит»... Бу фидакарьлеге өчен ул күпме рәхмәт хатлары алды. Кемнәрдән дип сора! Татарның бөек тарихчысы Ризатдин Фәхретдиновтан, әдип Фатих Кәримидән һәм башкалардан һәм башкалардан... Уральскиның кара татарлары да аиы өлешсез калдырмадылар, таяк ашаттылар, аяк чалдылар. Фанатик татар байларының янаулары, куркытулары астында яшәде, эшен туктатмады. Аның өстеннән утаманга һәм губернаторга до- нослар язылды. Эш мөфтигә барып җитте. Аны Өфегә Мәхкәмәи Шәргыяга чакырттылар *. Үзенең хаклыгын аңлаган Кәбир әфәнденең салкын кан белән үз эшен эшли бирүе Габдулланы сокландырды. Инде менә шул кеше белән бозылышырга? Аны иң кыен вакытында ташлап китәргә? Юк! Үзе теләп Габдулла бу вөҗдансызлыкны эшләмәс. Киресенчә, Габдулла кулыннан килгәнчә аңа ярдәм итәр, аның шәриге, көрәштәше булыр! Ләкин әгәр дә Кәбир әфәнде моңа җитди төс биреп, аны куып чыгарса? Ул вакыт... Ул вакыт ул бәхәссез-нисез, башын югары күтәреп чыгып китәр һәм моңа каршы бер сүз дә әйтмәс! Үзләренең көчләрен, тари-« хи бурычларын аңлаган кешеләр арасында икенче төрле мөнәсәбәтнең булуы мөмкин түгел. Нык мәсләкле7 8 кешеләр бер-берсе белән сатулашмыйлар һәм бер-берсе алдында ялынышмыйлар. Ләкин куылганнан соң ул кая барыр? Әйе, әйе... Бу бик җитди мәсьәлә. Моннан куылу белән аңа мәдрәсәдән дә китәргә кирәк бит! Мәдрәсә шул ук Кәбир әфәнденеке ләбаса! Ә шәкерт өчен мәдрәсәне ташлау ул йөзә белмәгән көе дәрьяга ташлану дигән сүз түгелме? Зарар юк. Ташланыр... Дулкыннар белән көрәшә-көрәшә йөзәргә өйрәнер. Ә матди тормышта аңа бик аз, бик аз кирәк... Габдулла шулай карар итеп куйды. Ул хәтта моны кирәк эш, уңай эш дип тапты. Чөнки татар шәкертен ярдан төртеп төшермәсәң, ул үз йөрәге җитеп суга сикереп төшә алмас. Ә аңа тормыш һәм көрәш дәрьясына тегеләй дә, болай да, иртәме, соңмы — барыбер сикереп төшәргә туры киләчәк. Тик һәрхәлдә аның иртәрәк булганы яхшы. Югыйсә ул шушы мәдрәсәнең сихерле даирәсеннән чыга алмас... Шулай итеп, бер карарга килде Габдулла һәм аңа җиңел булып китте. Кәбир әфәнде белән Габдулла арасындагы мөнәсәбәт үзлегеннән нинди төс алган булыр иде, мәгълүм түгел, ләкин бер вакыйга моны бик җиңел хәл итте. 6 Кәбир әфәнденең узган ел декабрь аенда Питерга Матбугат эшләре комитетына җибәргән үтенеченә җавап килеп төште. Үтенеч «Урта Россия һәм Себер мөселманнары» өчен үз апа телләрендә газета чыгару өчен рөхсәт сораудай гыйбарәт иде. Питердан килгән җавапта: «...Сез сораган газетаны чыгарырга каршылык юк. Әмма моны гамәлгә ашырыр өчен нинди материаль һәм техник нигез бар, безгә шул мәгълүм түгел. Шуны белдереп өстәмә мәгълүмат җибәрүегез сорала», дип язылган иде. Кәбир әфәнде уйга калды. «Иң элек газета чыгаруның рөхсәтеннән башларга кирәк. Рөхсәте булса, калганы үзлегеннән хәл ителә ул» дигән фикер эшкә ашмады. Ләкин бу көтелмәгән җавап аны башлаган эшеннән 7 Уфада Урта Россия татарларының дннн эшләрен карын торган идарә, духовное собрание. 8 принциплы. 18 суытмады да. Ул шунда ук «материаль нигез» мәсьәләсен хәл итәргә тотынды. Иң элек ул үзенең фикердәш байларына китте. Чиж станицасында бакалея кибете тотучы Закир Хуҗахметовка барып кайтты. «Кызыл өй»- дә яшәүче табип Нигъмәтулла Маликов белән очрашты. Уральскида күмәч пешерүче Мөхәммәтвәли Мусинда булды. Эшне башлап җибәрерлек мая бар иде. Ә менә техник нигез белән, ягъни матбага белән нишләргә? Бу мәсьәләдә якын әшнәсе, «Уралең» газетасының редакторы Чер- дынцев аңа үзенең киңәше белән ярдәм итте. Кәбир әфәнде аның фатирына ял көне алдыннан шимбә көй кич барып чыкты. Чердынцев ишекне курка-курка iwna ачты һәм үзенең әшнәсен күргәч ачылып китте. — Керегез, керегез тизрәк! Миңа бүген чертовски күңелсез, иртәдән бирле күңел болгана, махмыр кешенеке шикелле. Мондый хәл якшәмбедән алда түгел, аның артыннан була торган иде... Аннан соң, ишекне бикләп, эчкә кереп утыргач, исәнлек-саулык турында ике яктан да сораулар булганнан соң, ул акрын гына тавыш белән яңа хәбәрләрне ачып салды. — Типографиядән кичә һәм бүген өч кешене алып киттеләр. Әле сез шакыгач, мин, табигый, шүрләп калдым. — Нәрсәдә хикмәт? — Иртәгә соң Беренче май көне бит. Эшчеләр генә түгел, бу көнгә полиция дә хәзерләнә. Чорт белә нәрсә! Һич уйламаган кешеләрне!.. Мин үземнең наборщикларны беләм бит... Алар, бераз уйлары белән мавыгып, дәшми утырдылар. Тынлыкны Кәбир әфәнде бозды: — Әйе, алайса мин вакытсыз килгәнмен... — Юк, юк! Сез килгәнче минем бер үземә бер куркыныч иде. Хәзер аны икегә бүлгәч, миңа җиңелрәк булып китте. Йомышыгызны сөйли бирегез, мин сезнең килүегезгә шаъ. Кәбир әфәнде газета турындагы бөтен нәрсәне Чердынцев алдында ачып салды һәм ул үзенең сүзен шулай бетерде: — Юрий Андреевич, сез газетачы, үзегез беләсез газетаның нәрсә икәнен. Халыкка һавадан һәм икмәктән соң иң кирәк нәрсә. Бигрәк тә хәзерге без кичерә торган дәвердә. Ә безнең татар өчен ул бит ничәмә йөз еллык хыял. — Рөхсәт бирәләр, дисез? — дип сорады хәбәргә артык исе китми генә Чердынцев һәм түбәсендәге керпе инәләре кебек тырпаеп торган кыска гына каты соры чәчләрен тагы да тырпайтыбрак сыпырып куйды. Аннары портсигарын алып күзенә якын ук китерде дә («күрә карау» белән интегүенә карамастан, ул күзлек киюне яратмый иде), аннан папирос сайлап алып авызына капты һәм аны яндырып җибәрде. Шырпы яктысы белән аның зур борынлы, сакал-мыегын кырган кырыс йөзендә ниндидер мыскыл итеп көлгән усал ниятле кешенең коточкыч чырае чагылып китте. Хәтта Кәбир әфәнде: — Сез бу эшкә ышанмыйсызмы әллә? — дип сорамый булдыра алмады. — Ник ышанмыйм, ышанам, — диде ялкау гына киерелеп Чердынцев. — Аларга хәзер бу ситуациядә сезнең үтенечне кире кагу җиңел эш түгел. Алар риза. Ләкин ничек «риза»? Ул тәмәкесен нык кыиа суырды да, аның башын көл савытына каккалап, сөйләп алып китте: — Сез халыкның бер әкиятен беләсезме? Патша кызый сорап килгән көтүчене патша үзе кире какмый, аңа шарт куя, ягыш: иртәгә йокыдан торуыма минем тәрәзә алдыма гаять зур һәм гүзәл, асылмалы сарай салынган булсын! Көтүче аңа йокысыннан торуына сарайны салып куя. Кызын көтүчегә бирәсе килмәгән патша аңа тагын да авыррак шартлар куя: җиде диңгез артыннан җиде юл чатында яткан аждаһа еланының 2* 19 мөгезен урлап алып кил, ди һәм башка шундый берсеннән-берсе кыенрак таләпләр... «Материаль һәм техник нигез» дигән сүз әнә шундый шартларның берсе инде. Аны үтәгәннән соң сезнең алга берсеннән-берсе авыррак шартларны тагын да куймаслар, дип уйлыйсызмы? Моңарчы сезнең үз милли газетагызның чыгу яки чыкмау мәсьәләсе «материаль нигез»гә терәлеп тора идемени? Юк бит? — Шулай, шулай, — диде Кәбир әфәнде һәм аның күзләре нәүмиз генә бер почмакка терәлеп калдылар. — Мин сезгә бер эксперимент тәкъдим итәр идем, Кәбир әфәнде! — диде кинәт кенә Чердынцев һәм торып бүлмә буйлап йөреп китте. — Әйе, әйе? — диде Кәбир әфәнде. — Мин сезне тыңлыйм, Юрий Андреевич! — Кыю эксперимент, әлбәттә. Монда тәвәккәллек кирәк. Бик зур тәвәккәллек. Ләкин башка кешегә булса, мин моны тәкъдим итмәс идем. Мин сезне күп мәсьәләләрдә аптырап калмый торган тәвәккәл кеше дип беләм, шуңа күрә моны сезгә курыкмый тәкъдим итә алам. — Сез мине бик нык кызыксындырдыгыз, — диде Кәбир әфәнде һәм Чердынцевны иркенләп тыңлар өчен аякларын бер-берсе өстеиә атландырып, тезләрен кочаклап утырды. — Сезгә безнең «Уралең» газетасын баш-аягы. белән сатып алырга кирәк. — Ничек?! «Уралец»иың наширы булырга?! — Бу сезне гаҗәпләндермәсен. Сез менә мин сөйләгәнне тыңлагыз. /Хәзерге иаширларның эшләре шәп түгел. — Банкротлык? — Төп сәбәп ул түгел. Алар, минемчә, гомумән типографиянең бәласеннән котылуны үзләренең максатлары итеп куйганнар. — Әйе, хәзерге политик яктан четрекле шартларда типография биләү зур җаваплылык сорый торган әйбер. — Болар ул җаваплылыкны күтәрә алмыйлар, — диде Чердынңев һәм гадәтенчә тәкәллефсез генә тупас сүзләр өстәп куйды һәм сүзен: — Өяз либераллары бит болар! — дип төгәлләде. — Ә сез? — Мин радикал кеше. Мине газета куркытмый. Ә алар хәзер: «Телим дә, чәиечә дә, әни дә кушмый» дигән кыланчык кызлар кебек, сәясәттән дә читкә китә алмыйлар, халыктай да куркалар. Дөресрәге, аларга хәзер вакыйгалар билгеле бер эзгә төшкәнче посып, көтеп ятарга кирәк һәм кем җиңә, шулар артыннан «ура!» кычкырып күтәрелеп чыгарга кирәк. Менә нәрсә кирәк аларга. — Карагыз әле, Юрий Андреевич, сезнең тәкъдим миңа искиткеч ошый. Ләкин нашир булыр өчен минем милләт... . Чердынңев аны бүлде: — Чепуха! Без акционер җәмгыяте төзибез. Андый җәмгыятьләрнең башында хәзер еврейләр дә тора икән, мөселманнар күптән тора алалар. Хөкүмәт сезгә күбрәк ышана төшә. Сез безнең рәис булырсыз... — Бу — менә дигән план! Ләкин сүз бит татар газетасы чыгару турында бара. — Менә мин мәсьәләне шуңа таба алып барам да. Сез «Уралец»ның приложениесе итеп ул вакыт теләсәгез кытай газетасы чыгара аласыз. Башта ул приложение, ә торабара... 7 Кәбир әфәнде Чердынңев белән булачак нәшриятның планын төзеп утырганда, Габдулла Гыймади янына килеп чыкты. Гыймади олаудан кайткан атларны тугарып конюшняга кертеп куйган, алларына солы салган да мунча ягындагы бүрәнәгә чыгып утырган 20 иде. Хуҗа күзенә күренми торган ышыкта утырып ял итәр өчен моннан да уңайрак урын юк иде. — Дөньяда ниләр бар, Гыймәкә? — дип, Габдулла аның янына килеп утырды. «Гыймәкә» дигәне «Гыймади әкә» дигән сүз булып, Төркестан белән сәүдә итүчеләр арасында кабул ителгән үзара эндәшү иде бу. Икенче яктан, бу Габдулланың инде үзеннән олылар белән олы кеше булып сөйләшүен күрсәтә, шуның өстәвенә, ул шушы еллар эчендә Гыйма- дига караганда мәгънәви дә бик нык үскән һәм алга киткән иде. — Бездәге хәлләрне беләсең инде, Габдулла дус, Мортаза байның компаньоны түгел, һаман шул аның ат караучысы да йорт җыештыручысы,— диде Гыймади һәм таза сары тешләрен һәм теш уртларын күрсәтеп, саглам кешеләрдә генә була торган көр күкрәк тавышы белән кычкырып көлде. Аннан соң: — Менә син үзеңнең хәлләрне сөйлә! Теге, чума турында сөйләгән җирдә булдыңмы? Габдулла аңа приказчиклар клубында булган вакыйганы җентекләп сөйләп биргәннән соң, Константин Сергеевич турында болай диде: — Лекция бүленеп, губернаторның холыксызлануы аркасында мәҗлес таралгач, мин Константин Сергеевич өчен башта бик уңайсызланган идем. Хәтта барып юатасы, җылы сүз әйтәсе килгән иде үзенә. Шуннан соң клубтан чыккан чагында тирә-якка колак салып карыйм, бөтенләй икенче мәсьәлә. Бөтенесенең авызында: «Ишетте губернатор ишетмәгәнен!», «Моны губернатор аңа гафу итмәс!», «Афәрин, без әйтергә куркып уйлап кына йөргәнне әйтте дә бирде бит!» Кайберәүләрне бөтенләй каушатып ташлаган тегенең сүзләре: «Куркыныч сүзләр сөйли!», «Тел төбе бик хәвефле моның!», «Андыйларны кыслалар кышлаган җиргә җибәрәләр»... Димәк, мин чынлап та аның тел төбе кая барганны төшенеп җитмәгәнмен. Димәк, ул үзенең әйтергә теләгән сүзен әйткән! — Менә әйттем бит мин моның төбендә икенче нәрсә бар дип... — Син сизгәнсең, Гыймади әкә! Төтенең туры йөри синең. Афәрин! Алайса, менә син миңа да бик файдалы бер киңәшеңне бир әле: миңа нишләргә? — Ничек «нишләргә?» — Мин бит Кәбир әфәндедән киттем... — Ничек? Кая? — Ничек икәнен мин сиңа әйтермен. Кая икәнен менә син әйт. Без Кәбир әфәнде белән сүзгә килештек. Мәсьәлә тирәнгә керде, бик тирәнгә... Габдулла Кәбир әфәнде белән булган вакыйганы сөйләп бирде һәм шундый нәтиҗә ясады: — Бу шәкертлекнең бер ниһаясе 9 булырга тиеш иде бит инде. Күрәсең, дөнья ничек кайный? Ниһаять, мин дә инсаният 10 өчен нинди булса да бер күзгә күренә торган хезмәт күрсәтергә, кирәк булса, үземнең чебен җанымны шул юлда фида итәргә тиешмендер ахры!.. Гыймади моңа ни дип тә җавап бирә алмады. «Дворник булып яллан» дип әйтсә, бу Габдулла тарафыннан бик зур итеп куелган мәсьәләгә җавап булып төшми, ә башка төрле эшчәилекие ул белми иде. Габдулла аның ничек җавап бирергә кыенсынуын сизеп алды. — Я, ярый, мин җавапны менә хәзер табарга кушып якаңа ябышмыйм. Безгә үзебезнең киләчәкне бергә-бергә уйлашырга кирәк... Габдулла урыныннан торды һәм саубуллашыр өчен Гыймадига приказчикларча бер генә кулын сузды һәм: — Иртәгә Беренче май көне бит, Рощада хәлләр була инде, чыгасыңмы? — дип сорады. 9 чиге. 10 кешелек. 21 — Станцага тиреләр илтәсе булмаса, бер сылтавын табып сугыласы иде... — Җүләр, бу бит синең абага чәчкәңнән дә болайрак. Мөгаен, кызыл флаглар белән чыгалар, менә күр дә тор! Атлы казаклар бүген шәһәр буйлап аркылыга-буйга чабалар. Кызу табага баскан мәче шикелле. Тиктәскә түгел бу... Саратовта мастеровойлар белән полиция арасында, беләмсең, нинди зур бәрелеш булган. Менә күрәсеңме? Ул кесәсеннән балавызланган таза җепкә тагылган кечкенә герне чыгарып күрсәтте (Җаектан киткәндә Урыс Йосыф аны Габдуллага калды-* рып киткән иде). — Ай-һай-һай, Габдулла! — дип ниндидер тәшвишле кызыксыну белән Гыймади аның күзләренә карады. — Башкача мөмкин түгел, Гыймади дус! — диде Габдулла. Үзеннән ике өлеш таза, киң җилкәле пәһлеван алдында ул ачыктан-ачык өстенлек сизде һәм аңа бик серле һәм мәгънәле итеп карап куйды. — Олавыңны калдырып тор, Мортаза каруныңнан курыкма, җавабын бергә бирербез, бик курыксаң! — диде Габдулла һәм китеп барды. Ярты сәгать тә узмады, ул инде Перевалочный ягында мәрхүм Хәйдәр абзый өендә утыра иде. Монда килеп чыгар өчен аның сәбәпләре күп иде. Бу йорт әле һаман аның йөрәген сулыктырып тора торган бәхетсез Сәрви турындагы истәлек белән бәйләнгән һәм бу йортны ул беренче мәхәббәтенең чишмәсе бәреп чыккан мөкатдәс урын итеп таный иде. Башка сыйфатларыннан битәр Сәрвинең туган абыйсы итеп һәм күңелендә тирән хөрмәт тойгысы калдырган мәрхүм Хәйдәр абзыйның улы итеп ул Тимершага карата да дуслык хисе саклый һәм бүген аның белән ике мәсьәлә турында сөйләшәсе бар иде: Габдулланың гади мастеровой булып китәсе килә, юкмы аларның мастерскоенда аның кулыннан килерлек берәр эш? Аннан сон иртәгәге Беренче май көнен бәйрәм итү турында Тимерша нидер белергә тиеш ләбаса. Моңарчы әллә кайларда качынып, яшеренеп уздырыла торган бу эшчеләр бәйрәменең быел ачыктан-ачык Рощада уздырылачагын бөтен шәһәр сөйли. Үкенечкә каршы, Тимерша өйдә юк булып чыкты. Өйдә Нәгыйм абзыйның балалары, хатыны һәм Миңниса карчык сәке өстендә мәтрүшкә чәе эчеп утыралар, алларына җәелгән иске, күк буйлы кызыл киҗеле ашъяулык өстендә яньчелгән җиз самовар шаулап утыра, аның өстендә калай борын киертелгән, ысланып каралган керәч чәйнек буланып тора, ләкин ашъяулык өстендә ашамлык заты юк, икмәк һәм шикәр урынына әз-әз генә тешләп каба торган арыш шишарасы чәй эчүчеләрнең кулларында гына иде. Миңниса карчык Габдулланы чәй эчәргә кыстады. Габдулла, рәхмәт әйтеп, кыстауны кире какты һәм кунакчыллык кагыйдәсе шуның белән үтәлгәнгә исәпләнде. — Сыебыз юк шул, улым, югыйсә син безнең өчен бик якын кеше дә бит соң! Хәйдәр абзыең да сине бик ярата иде, бакчый, Сәрви дә шундый үз итә иде. Тик әле менә онытканда бер генә килеп чыга башладың. Габдулла Рәүф белән Сәрви турында сорашты. Аларның кече уллары Рәүфнең исемен ул, дөресен генә әйткәндә, Сәрви турында турыдан-туры сорашырга кыюлыгы җитмәгәнгә күрә, сылтау итеп кенә телгә алды. Рәүф аңа һәрвакыт үзенең апасы өчен генә килеп йөрүче итеп карады, шуңа күрә алар арасындагы мөнәсәбәттә җылылык булмады. Рәүф, укуын ташлап, кайдадыр җир казу эшләрендә йөри торган булып чыкты. Сәрвигә килгәндә, аңардан көздән бирле хат булмавын әйтеп, карчык балавыз сыгып алды. Габдулла Сәрвинең көз көне язган хатын белә иде. Сәрви Төрекмән ягында ниндидер бер Анна Күли дигән кешенең хатыны булып торуын, бияләр савып, туенып яшәвен, өстенә мата дигән тукыманы үзе тукып киенүен, кечкенә баласы булуын, туган җирен бик сагынуын әйтеп язган иде. Габдулла килгән саен шул хатны Миңии- са карчык яңадан укытып ала торган иде. Бу юлы укытмады. Аны хәзер әле яна гына килеп төшкән икенче бер хат кызыксындыра икән. — Нәгыймнән хат алдык бит әле, Габдулла. Раньни 11 булып лазаретка кергән икән. I омере булып терелеп кайтып килсә, ни әйтер идең, илаһи! — диде карчык һәм Нәгыймнең хатыны Гөлсылуга хатны Габдуллага күрсәтергә кушты. Гөлсылу хатны җыеп куйган җиреннән алып китергәнче, Миңниса карчык үзенең һәрвакыт яңа кеше белән сөйләшкән саен сораша торган гадәттәге соравын кабатлады: — Сугышлар бетү турында бер-бер хәбәр юкмы? Бу хәбәр бер аны гына түгел, бөтен өй эчен кызыксындыра икән, бар да аңа әйләнеп җавап көтеп калдылар. Габдулла моны сизде. Әйе, бо- ларга сугыш туктау хәбәре бик, бик кирәк иде шул! Кияү, ир, ата кеше менә бер ел инде Ерак Көнчыгышта горбәт чигә. Менә госпитальгә кергән. Ул бераз боларның дәртләрен күтәреп җибәргән. Ләкин бит госпитальгә кергән һәр кеше өенә кайтмый. Анда үлеп калучылар яки терелеп яңадан фронтка җибәрелүчеләр күпме! Ни дип җавап бирергә, юаныч сүзен каян гына табып әйтергә боларга! Габдулла көн саен газета укый. Ул үзе килешү, «мир» турындагы хәбәрне дүрт күзе белән дигәндәй эзли. Ләкин ул һаман юк та юк. Киресенчә, менә соңгы телеграммаларның берсе: Америка президенты Рузвельт сугышучы дәүләтләрнең баш командан- нарына мөрәҗәгать итеп, килешү ясарга тәкъдим иткән. Ике як та, ягъни Линевич та, Оямо да тәкъдимне кире какканнар, һәм һәрберсе икенчесен бетерүгә бик нык ышануларын белдергәннәр. Басма өстендә очрашкан ике тискәре тәкәләрмени! Габдулла хатыннарны буш хыял белән юатасы килмәде, мәсьәләне ничек бар, шулай сөйләп бирде. Аннан соң ул Гөлсылу китереп биргән хатны кулына алып, аны ачты да укырга тотынды. «Раньни булып, лазаретта ятам. Баштан узганнарны шушыннан аңнарсыз дәю ошбу бәетне язабыз» диелгән иде хатта һәм анда шушы бәет язылган иде. 8 Тугыз йөз дә дүртенчедә сугышырга башладык, Сугышка дип хәбәр алгач, вольный кием ташладык. Бу бәетне яздык без ничә солдат җыелып, Төне-көне җылаганга бетте яшем коелып. Бу китүем авыр булды, өмет өздем кайтудан, Без чыгачак кичләрдә бигрәк яңа ай туган. Әти әйтә: хәзерлән, дип, атны хәзер җигәрбез, Мужа бует 12, ходай бирсә, япуннарны җиңәрбез. Җылый-җылый йөгереп кайттым, чыкты каршы әтиләр, Ашарга да салучы юк, кычкырыша бәтиләр. Алтмыш ике солдат булдык без авылдан чыкканда, Пышык-пышык хатыным җылый нәрсәләрем тыкканда. Сугышка дип куганда җыелдык без урамга, Күз яшьләрем катадыр ачы суык буранга. Әни карчык, әти карт бөкерәеп калды ла, Япун дигән йөзе кара безне утка салды ла. Озатырга килгәчдин печән салдым айгырыма, Ходай бирсә, кайтырмыз, әти-әни, кайгырма. Ике кызым, бер угылым озатырга килделәр. Бик җылагач балаларым, канфит алып бирделәр. Әти, бәгърем, китмәсә, дип асылалар үземә, Күңлем тулып җылыймын, җаулык куеп күземә. 11 Раненый булып лазаретка кергән икән 12 бәлки. 23 Балаларым: әтием, дип асылалар муеныма, Әткәй-әнкәй: бәбкәм, — диеп акча тыга куеныма. Машинага ултырганда, вафрунга тезделәр, — Кая безле ң әткәбез? — дип балаларым эзлиләр. Көне буран, җилләп тора, өскә карлар сылаша, Машинага ултыргач, туганнарым җылаша. Утыз өчкә җиткәндә китеп бардым вайнага, Бик җылагач җәмәгатем, ачулана кайнага. Без ултырып киткәндә жиртвинни җыйдылар, Мең ярымлап солдат булыр бер пуезга сыйдылар. Караңгы төи, ачы буран, ачып булмый күзләрне, Колакларымыз ишетми сау бул дигән сүзләрне. Кайсы ябышкан вагонга, кайсы җыгылып калган, Япун дигән йөзе кара диңгезгә мине салган. Ташлап чыгу җиңел түгел йорт тулы балаларны, Ник бармаска сугышка, алганнар калаларны. Безләр барып җитүгә бик зур куәт таптык без, Барымыз да гайрәт илә япуннарга аттык без. йөкле булып хатыным, авырып калды балага, Безне алып киттеләр Дальний дигән калага. Җавым җаңгыр көннәре чыгып киттек каладан, Стансадаи хәбәр алдым: хатыным үлгән баладан. Фибралиың дүртендә машинага ултырдык, Безнең урыс гаскәре Курияне тултырдык. Куриягә барып кергәч кытайларга катыштык, Япуницлар каршы килгәч, көне-төне атыштык. Җаным тыныч вакытта китеп бардым солдатка, Барып кергәч сугышка, пүлетиде бармакка, Бик солтанәт гайяр адәм Курапаткин гинирал, — Ыружья һуп, — дип әйтеп, йөрәгемне яралар. Кара флак күтәрелгәч, булды безгә барабан, Япуииарның туплары узып китә арадан. Барып кердек төнлә илә Сеул дигән калага, Шәһәр эченә сыймагач, гаскәр чыкты далага. Утыз алты көн булганда Порт-Артурга җиттек без, Ашамыйча-эчмичә сугышырга киттек без. Порт-Артурдан чыгып киттек апрельнең өчендә, Биш йөз чакрым бардык без тукыз көннең эчендә. Ялу суы буенда унсигез көн тордык без, йөзе кара япуннарга мылтыкларны кордык без. Куриядә йөрдек без, ачлыкларны күрдек без, Залпым һуп, дигәчдин япуннарны кырдык без. Ялу бозы өстендә түшләр илә шудык без, Ялу суын чыгып киткәч, япуннарны кудык без. Малатцы, дип кычкыра безнең урыс башлыгы, Яргалады аягымны Манчжурия ташлыгы. Манчжурия җирендә аршын ярым кар булды, Без атарга керешкәч, япуннарга тар булды. Мылтык тусап торганда килеп төште туп өскә, Япуинар туп атадыр безнең гаскәр күп төшкә. Төне-көне колагымда туп тавышы шартылды, Бу ннндәен сугыш булды, бигрәк озакка тартылды. Караңгы төн, ачы буран, ачып булмый күземне, Әфисәрләр килеп суга, смирна, дип, үземне. Ляуяи дигән шәһәрдә безнең гаскәр ятадыр, Ялу суы буеннан япун тупны атадыр. 24 Кырык биш мең гаскәр булды Мүкдең дигән шәһәрдә, Алты сәгать тоташ аттык япун дигән каһәргә. Биш сәгатьнең эчендә йөз чакырым киттек без, Сигнал булгач, безгә таба — артка таба чиктек без. Яргалады аягымны Күриядә ташлыклар, — Ребята, маладис,— дип куандыра башлыклар. Биек-бпек тауларга газап кыен мендек без, Ляуяи дигән сугышта ничә кәррә кердек без. Башымдагы картусым иләк кебек тишелде, Безнең туплар атылганда, биек таулар ишелде. Тилиграм алдык без, Сахалинга бардык без, Янә кайтып Порт-Артурга, эчке якта калдык без. Восток дигән каладан озын морҗа күренә, Безнең гаскәр менеп яткан биек тауның үренә. Су эчәсем кплгәчдин, ятып эчтем улакдин, Очып-очып пуле китә, быжбыж итеп колакдин. Чирек сәгать эчендә камышлыкны ут алды, Искәрмәсдин туп атылгач, безнең гаскәр буталды. Өч ай ярым артыграк су өстендә йөрдек без, йөзе кара япуннарны Ляуяннан сөрдек без. Бранинос бара иде кытай юлны бирер дип, Кем уйлаган бу эшләрне безнең башка кнлер дип. Сары диңгез өстендә, дулкын булды давылга, Җайсыз булгач туктарга, барып төштек авылга. Су буенда йөргәндә былчыранды аяклар, Караңгылык җайсыз булды, күренмидер маяклар. Искәрмәсдин туп атылды каравылда торганда, Янымызда мины калды крейсерны борганда. Япуннарның мнноносы безнең артта калганнар, Яклы якка карасак, миналарын салганнар. Манчжурия җирендә аршын ярым кар булды, Без атарга керешкәч, япуннарга тар булды. Караңгы төн, ачы буран, ачып булмый күзләрне, Колакларымыз ишетми бегом дигән сүзләрне. Кара төтен арасында ничә көннәр орыштык, Япуннарның меңнәренә йөзләребез тырыштык. Төрле кеше уйлаганга, төрле сүзләр куелды, Бу эшләрне күрүе безгә авыр тоелды. һәр каюмыз яздык без башка килгән эшләрне, Сүзләремне тикшермәңез, пүле алды тешләрне, Туп тавышы яман икән, шыкырдатты тешләрне... 9 Бу бәет мәдрәсәгә кайтып җиткәнче аның башыннан чыкмады. — Менә бит татар нинди ватанпәрвәр *. Русия, дип, үз ватаным, дип, үзен корбан итәргә әзер. Шуның дамы инде гадәләт сорарга, үз хокукын таләп итәргә хакы юк?!. Бу уйлар бик табигый рәвештә иртәгә буласы эшче халык бәйрәме белән бәйләнеп киттеләр. Кайтып, башын мендәргә куйгач та, ул хыял диңгезенә чумды. Менә кызыл флаглар күтәреп эшчеләр баралар. Иң алда моңарчы кайдадыр яшеренеп яткан революционерлар. Алар ни өчендер кара киемнән, үзләре дә зур каракоңгырт күзле, бөтерелеп торган озын кара чәчле, 1 патриот. 25 калын кара кашлы, муен һәм кул сеңерләре калкып, тамырлары бүртеге тора, йөзләрендә елмаюның әсәре дә юк, аның урынына ниндидер кырыс, бернәрсәдән дә курыкмый һәм бернәрсәне дә аямый торган үткен, нык карарлы җитди йөзләр. Менә алар «Бәхилләшү» көенә җырлыйлар: Озакламый килер заман. Хакыйкать мәйдан алыр, Алтын каралар илән Язылыр тарихларыгыз... Юк, нишләп алар шәкертләр җырын җырласыннар? Габдулланың- күңелендә үзе белгән рус җырлары, Пушкин, Кольцов шигырьләре кабы- нып-кабынып узалар.- Ниһаять, ул «Дубинушка»га туктала. Эх, дубинушка, ухнем! Эх, зеленая, сама пойдет, Подернем, подернем, Да» у-у-ухнем! Менә бервакыт нәмаешь 13 Рощага якынлаша. Кинәт! — ах явызлар,- алар юри, эшчеләрнең килеп җитүен көтеп, куаклык артында, яр буенда яшеренеп ятканнар икән, — дер кубып, тегеннән дә, моннан да атлы казаклар калкып чыгалар. Күзләрен кан алган, үзләре бер кул белән атларын җан-фәрмаи камчылыйлар, икенче кулларына озын сөнгеләр яки кылычлар тотканнар да «нәмаешьчеләр» өстенә томырылып киләләр! Я хода, нәрсә була инде! Менә эшчеләр тукталып калдылар, ләкин берсе дә артка чигенмәде. Революционерларның озын буйлы, таза гәүдәлесе ниндидер биеклек өстенә басты һәм үзенекеләргә нидер кычкырды. Алар шуны гына көтеп торган кебек, һәрберсе кесәләрендә нәрсә бар, револьвермы, герме, ташмы, пәкеме тартып чыгардылар һәм томырылып килүче казакларны кагып артка ташларга һәм аяк астына салып изәргә хәзерләнделәр. Менә казаклар килеп җиттеләр, һәм бөтен нәрсә башы аякка килде, коточкыч чуалыш, акырыш башланды. Ике яктан да бер-бер артлы кешеләр ава башладылар. Казакларның ат өстендә булуы һәм сөнге- ләренең озынлыгы бервакыт аларга кыска пычак белән коралланган эшчеләр өстеннән өстенлек алырга мөмкинлек бирде. (Эшчеләр чигенә башладылар. Я хода! Революция шуның белән, казак атларының аяк астында калып, һәлак буламыни инде! Юк, бу мөмкин түгел! Бервакыт, мин сиңайтим, Чаган елгасы буеннан, кулындагы герен болгый-болгый, Габдулла килеп чыга һәм казакларның артына төшеп, тегеләрнең берәм-берәм түбәләренә тондыра башлый. Тондырган берсе ава, тондырган берсе ава! Казакларның сотнигы моны күреп Габдуллага таба борыла һәм сөнгесен аңа таба борып, томырылып килә башлый. Менә сөнгенең очы' Габдуллага якынлашып килә, менә ул китереп «кададым» дигәндә генә хәйләкәр Габдулла кинәт бер читкә тайпыла да сотник сөнгесе-ние белән аты өстеннән әллә кая алга кадалып барып төшә. Аның сөнгесе үзенең, ярдәмчеләреннән берсенең күкрәгенә барып кадала, ә ул үзе бик каты егылу аркасында һушыннан язып тора алмый ята. Шул вакыт Габдулла үзенең гере белән аның башына китереп суга. Теге җан бирә. Баш- лыкларының һәлак булуын күреп казаклар чигенә һәм кача башлыйлар. Ике-өч минут та үтми, Хан Рощасында үлеп яткан казаклардан башка бер казак та калмый. А1енә әлеге коточкыч таза, коңгырт күзле революционер моның янына килеп җитә. Шатлыгыннан ул нишләргә белми. «Син кем, әй, батыр егет?» дип сорый. Габдулла, нәкъ Тургенев герое кебек, исемен әйтми, «Монда аның әһәмияте юк» дип кенә җавап бирә. Шул вакыт Әхмәтша учитель килеп чыга һәм «Бу минем шәкертем!» дип әйтмәкче була, ләкин Шатлыгыннанмы, тыйнаклыгыннанмы, теле әйләнми. Тик каяндыр пәйда булган Константин Сергеевич шунда хәйләкәр 13 демонстрация (фарсыча). J26 генә елмаеп, калын чал мыекларын сыпыра-сыпыра: «Әйтимме бу егет кем? Бу менә шул Әхмәтша учительнең шәкерте инде!» ди. Габдулла ниндидер шатлыклы ярсу белән уйларыннан айнып китә һәм күрә: ул мендәрен бөтен көче белән изеп, кочаклаган килеш тезләрендә басып тора! — Габдулла, син саташасың түгелме? — ди аның чәйдәше Хәйрулла яткан урыныннан. — Син миңа йокларга бирмисең, малай, ят инде тизрәк’ — ди, ялвара. Габдулла, үзенең буш хыял белән шашынуыннан оялыбрак, дәшми генә кире ята. Тагын аның күзләренә йокы керми, ул йокларга тырышып күзләрен йома, юк, йокы килми генә! Тышта инде сызылып таң беленеп килә. «Юк, бүген йоклап булмады күрәсең, менә тагын әз генә яктырсын да, торып Чаганга төшеп юынам», ди Габдулла һәм... изрәп йоклап китә. Иртән аны казак егете Иргали килеп тарткалап уятты. — Апырмай, Әптелдә, соңга калабыз гой! Үзең безне иртәрәк торырга кыстадың гой! Габдулла чыннан да кичтән үк Иргалине, Мортазаны, Хәйбулланы, -тагын берничә шәкертне Рощага чыгарга өндәп, хәзерләп куйган иде. Ул күзен ачканда, кояшның гадәттә һәр иртәне аның ятагына төшә торган шәүләсе каршы стенага авышкан, димәк, сәгать сигез белән тугыз арасы иде инде. Габдулла сикереп торды һәм Чаган буена чапты. Ул яр кырыена җитеп ашык-пошык юынды да, үзен битәрли-битәрли, сөлге белән сөртенергә тотынды: — Эх. шәкерт! Күк капусы ачылганда бәхетен йоклап уздырган пишкадәм! 14 Җир тетрәп таулар урыныннан күчкәндә дә син: «Әз генә черем итеп алыйм әле!» дип ята бирерсең. Ялкау, хөрәсән, бичара, дәрвиш шәкерт! Шәкерт, шәкерт, шәкерт! Габдулла иптәшләре белән Хан Рощасына төшеп китте. Быел аның анда беренче тапкыр чыгуы иде әле. Роща язгы кояшның юмарт нурлары астында үзе дә яшькелт нур белән балкып, ерактан ук яктырып, җиз оркестр һәм кошлар тавышы белән шау итеп тора иде. Аның өстендә кошлар бер китеп, бер кайтып очалар, шуңа күрә Роща читендәге туйралыкның башлары җил белән тирбәлгәндәй тирбәлеп тора. Әллә нинди, борынны рәхәт кенә кытыклап торган яшь тал кайрысының исе белән аралаш җиләс җил йөзләрне җиңел генә сыйпап үтә. Югары-юга- ры, художникның нәзек пумаласы белән тәртипсез генә иренеп сызгала- ган төсле, ак болытлар зәңгәр ефәк өстендәге канатларын җәйгән акчарлаклар сурәтен хәтерләтәләр. Шәкертләр Рощага килеп кергәндә, халык, кайсы кая утырып, яки тегендә, монда йөренгәләп, бәйрәм итә иде инде. Яңа такталардан ясалып та, әле буялмаган чардуганлы биеклектә казачи оркестр вальс уйный. Янәшә генә җиңелчә агач һәм киндер корылмалар эчендә зур самоварлар кайнап тора, сыра һәм кымыз сатыла, бөкеләр шартлап атыла. Су кы- •рыендарак гармонь тарталар һәм исерткеч эчеп кызып өлгергән обывательләр төрлесе төрле көй сузалар. Габдулла үзенең кичә кич уйлап яткан уйларын искә төшерде һәм монда аларга охшаш берни дә күрмәде, һөнәрчеләр дә, мастеровой халкы да, казачилар да һәммәсе бергә буталып йөриләр, симәнке яралар, кымыз эчәләр, бер читтә корылган таганнарда атыналар һәм карусельдә әйләнәләр иде. Габдулла иптәшләренә әйләнеп карады, ә иптәшләре аптырашып Габдуллага карадылар. Ул аларны тынычландырырга ашыкты: — Нәтиҗә чыгарырга ашыкмагыз! Без бәлки иртәрәк килгәнбездер. Күрәсең бит, мастеровой халкы бөтенләй юк диярлек. Җыен чухыр... 14 Иске татарларда елның бер вакытында бер секундка күкнең капкасы ачыла, шул вакыт теләп өлгерелгән теләк кабул була икән, дигән ышану бар. Пишкадәм — :мәдрәсәдә гомере узган карт шәкерт. 27 Ул арада каршы як куаклык төбеннән кемдер кычкырды: — Габдулла! Габдулла! Ул әйләнеп карады. Сары сакал-мыеклы берәү, утырган урыныннан калка төшеп, моңа кул болгап тора иде. Габдулла аңа якынлаша төште һәм Алты-биш Сапыйны танып алды. —Кил әле, кил, спи үзеңне Казаннан Уральскига алып китереп куйган ямщик абыеңны онытып бетермә әле! Габдулла иптәшләреннән аерылыргамы, аерылмаскамы белми аптырап торган арада, Алты-биш Сапый мәсьәләне хәл итте: —• Иптәшләрең белән кил! Шәкерт халкын яратам мин, — дип, ул урыныннан ук торды һәм аларга якынаеп, һәммәсен үзенең табыны янына алып килде. Анда үзе кебек тагын бер ир уртасы кеше һәм яулыкларын күзләренә төшереп бәйләгән өч хатын утыралар, алларында ашъяулык өстендә кечкенә самовар, суынган кабартмалар, чәчелеп яткан бавырсак, кәнфит... Алты-биш Сапый сүзчән һәм телгә җор кеше булу аркасында, шәкертләр аңа бик тиз ияләшеп киттеләр. — Утырыгыз әле, шәкертләр, әттәхияткә утырган кебек тезелеп... Ни телисез, чәй эчәбезме, әллә эчми генә сөйләшеп утырабызмы, дибәйтте ди бер саран хуҗа. Кунагы хәйләкәр кеше икән: ярар, шунда, чәй эчә- эчә, сөйләшеп утырырбыз, дип җавап бирде, ди, тегеңә! Шуның кебек, чәй эчә-эчә сөйләшеп утырыйк әле бер, мин шәкерт халкын бик яратам. Шуның өстенә Габдулла, минем куянның шулпасының шулпасы дигәнсыман, агай-эне булып чыга бит әле... Ул, сөйләиә-сөйләиә, самовар артындагы кечкенә мичкә янына барып чүгәләде һәм аның борыныннан кызгылт-сары сыекчаны чынаякларга агыза башлады. —Менә бу Камилә җиңгәң ачыткан бал иде әзрәк, аны елның башка вакытында эчү харам, әмма менә беренче май көнне эчүнең савабы да, шифасы да була икән. Мәгез әле, тотыгыз берәм-берәм!.. Шәкертләр койган балны берәм-берәм эчеп куйдылар. Мәҗлес шактый ошады булса кирәк, алар бөтен дөньяларын онытып Сапый абзыйны тыңларга тотындылар. —Дөнья фани, — дип сөйләп алып китте ул, — гомер ике килми. Без гөнаһкарь бәндәләргә ахирәтнең рәхәтен күрергә язганмы, юкмы,— белмим, әмма аны дөньялыкта күреп калырга кирәк, минәйтәм. Ә дөньяның рәхәте нәрсәдә? Татулыкта. Менә япон белән сугышабыз, нигә сугышабыз? Аңарга рәхәтме, безгәме? Юк, берәүгә дә рәхәт юк, безгә дә рәхәте юк моның. Менә әле Петербургтагы хәлләрне әнтәм, мастеровойлар үзләренә, министрлар үзләренә. Нәрсә бүләләр, ни җитми? Нихәтле халык кырыла чебен кебек, мин сиңайтим, нигә кирәк? Татулык кирәк, татулык. Пример әйткәндә, минем менә бу ике хатын тоже тәртәгә тибәләр иде баштарак... —Әй, ташлале зинһар шул сүзеңне,—диде Камилә апа, яулыгын салып яңадан бәйләп куйды. —Таптың сүз, тотасың да шуны сөйлисең, башка сүз табалмыйсың ахры син! —Туктале, тукта, тик тор әле син, кем, ирең сөйләгәндә! Мин аны примир итеп сөйлим, нәрсәгә сөйлим дип беләсең син аны? Менә шул. Сыялмыйлар бит ике хатын бер өйгә! Көн талаш, төн талаш, дигәндәй! Шуннан соң бер көн кайтып кердем дә, талашып торалар иде, «Киенегез, — минәйтәм, — кунакка алып барам!» —Җаңгаллый, җаңгаллый, шәкертләр! — дип хатыннарның яшьрәге сикереп торды һәм самоварны читкә алып китеп өрергә һәм морҗасына чыбык-чабык сындыргалап тутырырга кереште. —Җаңгаллыймы, юкмы, анысын менә шәкертләр әйтер, алар чынны- ялганны безгә караганда яхшырак аералар, тикмәгә мәдрәсәдә ятмыйлар алар... Шуннан, малай, хатыннар, мин сиңайтим, сандыкларында нинди 28 генә асыл киемнәре бар, нинди генә асыл зиннәтләре бар, барын да тартып чыгаралар, мин сиңайтим, беләзекләрне киеп бетерергә кул җитми, йөзекләрне киеп бетерергә бармак җитми! Битләрне акшарлыйлар, мин сиңайтим, мич агарталармыни! Иннек сөртәләр, миң төртәләр, берсеннән- берсе шәбрәк күренергә тырышалар болар! Ике сәгать киенделәр, ике сәгать бизәнделәр! Алып чыгып икесен бер чанага янәшә утырттым да алып киттем бервакыт үзләрен! Баралар болар кунакка барабыз, дип... Шәһәр уртасыннан уратып-уратып алып барам тегеләрне, тәмам кәефләрен китереп! Шуннан шул теге нугайлар тыкрыгын узып, Җаекның яр башына алып килдем тегеләрне! Анда башта текә генә төшеп китә дә сөзәкләп кенә туктый торган җир бармы? Шунда җиткәч, чананы юри чалулатып җибәрәм дә, абзыкаем, нәкъ яр өстенә китереп аударам! Ике бикәч минем, чанадан коелып, яр астына тәгәрәп төшеп кнтмәсениәрме? Бервакыт ай да вай! Яталар тәгәрәшеп, мин сиңайтим, күгәрченнәрем минем, яр астында! — Ягез, мин әйтәм, яткан хәтлесе белән җитәр, торып өстегезне кагыгыз инде, мин әйтәм, тегеләргә яр өстеннән кычкырам. Тегеләр торалар. Мин әйтәм, менә мин сезне нинди кунакка алып килдем, сыйланып туйдыгызмы? Әйдә, хәзер өйгә кайтабыз, дим. Әй бервакыт икәүләшеп мине каргый башладылар болар! Әй бер-берсенең өсләрен кагалар, әй бер-бер- сенә мине хурлап, яманатымны саталар болар, ниләр генә әйтмиләр?! Карасам, болардан да дус, болардан да тату кеше юк! Ә миңа шул гына кирәк! Әй берсен-берсе җитәкләшеп таудан менеп киләләр болар! «Утырыгыз, мин әйтәм, чанага менеп!» — Башыңа капла чанаңны!—диләр бит болар миңа. Җитәкләшеп,, миңа әйләнеп тә карамый, икәүләп җәяү кайтып кнтмәсениәрме! — Сапый абзыегызның җаңгаллаганын ишеткәнегез булмаса, ишетегез инде менә, — диде Камилә апа шәкертләргә. Икенче ир уртасы кешенең (аны Сапый абзый «кайнага» дип таныштырды) көлә-көлә күзләреннән яшьләр килде. — Яңгалмы, түгелме, туганкайлар, — диде Сапый абзый, — әмма шуннан соң ник кенә талашсыннар минем бикәчләр! Ал да гөл торалар. Ут белән дә, су белән дә аерып ала алмассың, шундый татулар! Менә ничек яшәргә кирәк дөньяда! Хатыннар аның бу хикәясенә күптән күнегеп беткәннәр булырга кирәк, көлминитми, самоварны яңадан шаулаттылар, кәрзиннәи тагын кабартмалар чыгардылар һәм шәкертләрне кыстарга тотындылар: — Сапый абзыегызның әкияте бетмәс, ашагыз әле, ашагыз!.. — Ах, ул татулык, бик зур нәрсә ул, егетләр! — диде Сапый, торып мичкә янына килде һәм тагын чынаякларга бал агызырга тотынды. Шәкертләр дөньяларын оныттылар. Ләкин Габдуллага күпме генә кызык булмасын һәм Сапый абзый аңа күпме генә балачакларының истәлеге белән бәйләнгән булмасын, ул үзенең кичәге хыялларыннан айнып җиткәне юк иде әле. Шуңа күрә ул беренче булып урыныннан купты: — Бик рәхмәт, Сафиулла абзый, — диде ул, — безнең монда күрәсе кешеләр бар иде әле, бигайбә! Сафый, сикереп торып, аны җибәрмәскә, яңадан утырырга кыстап караса да, Габдулланың үз сүзендә нык торуын күреп, кыстаудан туктады: — Бәле-е-еш, бу бик кызык булды бит әле! — диде ул. — Нишлисең бит инде, алай бик күрәсе кешеләрең булгач... Алайса, син болай ит, Габдулла дус, бер иркенләп килеп чык син миңа... Карале, чынлап та килеп чык әле, мин гырмафун алып кайттым бит Казаннан, унике белене белән... ^Мөселманча көйләрне өздерә генә инде Мәхфузә туташ дигән берәү... 29 Габдулла иптәшләре белән Рощаның икенче почмагына юнәлделәр. Алар шунда бер нәрсәгә әһәмият бирделәр: атлаган саен жандарм, атлаган саен кораллы казачи... — Полиция хәстәрен күргән, — диде Габдулла, — нәмаешь кебек нәрсәнең булмавы бер дә гаҗәп түгел... — Бәлкем ул бөтенләй башка җирдә булып җатор! — дип шикләнде Иргали. — Бәлки, — диде Габдулла, — без, «Мотыгыя» тә киясенең дәрвишләре, аны каян белиек? Без бит... Габдулла, сүзен әйтеп бетермәстән, өметсез генә кулын селтәде. Ул монда үзе тарафыннан чакырылган Гыймадины, киресенчә, килмәсә ярар иде, очрашмасак ярар иде, дип куркып йөрде. Кичә аңа кесәсеннән чыгарып гер күрсәтүеннән ул хәзер гадәттән тыш уңайсызланды һәм эченнән генә: — Малайлык! — дип куйды. Ләкин сәясәт турында бер сүз дә ишетмәдек дип әйтү дә урынсыз иде. Сыра һәм кымыз сатыла торган алды ачык палатка яныннан узганда түшенә бик калын сәгать чылбырын ике якка җибәреп аскан прасолсы- ман калын гына кызмача кеше шешәләр тезгән өстәле яныннан бер торып, бер утырып, бер тышка йөгереп чыгып, 'күзгә күренми торган кемнедер бик яман кыздыра иде: — Юк! Государь император сезнең койрык астына борычны әзрәк сипкән әле! Мин булсам күбрәк сибәр идем. Сезне әле анда инверситет- та өйрәтеп җиткермәгәннәр! Сенат мәйданында булган хәл өчен падиша хәзрәтләре түгел, сез җавап бирәсез! Сез анда мастеровой халкын котыртып алып чыктыгыз, аны пуля астына куйдыгыз да үзегез капка артына качып калдыгыз. Хәзер монда кайтып бутап йөрисез, өч тапкыр нәләт сезнең атагыз белән анагызга! Юк, без сезнең артыгызга төшәрбез әле, кыска койрыклар! Менә өченче эскадра килеп японны торалмаслык итеп җимереп ташласын гына! Көтәргә күп калмады инде, алла боерса! Күп булса бер атналык юл калган ди әнә, япон инде шүрләп мир сорый башлаган, ди, әнә! Сорар әле! Тезләренә егылып сорар, ну без аңа шундый мирны күрсәтербез!.. Габдулла сорашып белде: бу саламторхан патриотның кызуына сәбәп — үтеп баручы студент кебек берәүнең моның күзенә чагылып калуы булган икән! Шәкертләрнең планы үз-үзеннәи икенче төс алды. Алар иң очына кәрзин элеп куйган багана янына килделәр һәм шунда үрмәләп менәргә азапланучыларны кызыксынып күзәтә башладылар. Берәү итекләрен салып, кулларына төкереп, баганага шактый җиңел генә менеп киткән иде, әмма багана башына җитәрәк кинәт йомшап калды һәм кире шуып төшәргә мәҗбүр булды. Икенче берәү багананың яртысына хәтле генә менә алды, ә тагы да берәү бик зур тырышлык белән бер таяк буйлыгы җир менеп, карап торучыларның шаркылдап көлүе астында, ары менә алмый кире шуып төште. Шәкертләр бер-берсенә каранып: «Менеп кара!», «Юк, син менеп кара!» диештеләр. Габдулла: — Менәр идем дә, мәдрәсәдән алып чыккан гыйлемем бик авыр шул, басып төшәр, — дип көлдерде. Ниһаять, казачилардаи булса кирәк, яшь кенә егет, бөтен көчен куеп, багананың очына ук менеп җитте һәм кәрзинне алып төште. Шунда ук ул аның эченә нәрсә салынганны белергә теләде һәм капкачны ачты. Аннан бер сары әтәч атылып чыкты һәм пырх-пырх килеп каядыр качып китәргә теләгән иде, аны койрыгыннан тотып алып, баганага менгән егеткә китереп тоттырдылар. Тирә-якка җыелып өлгергән кешеләрнең, шул җөмләдән шәкертләрнең, көлә-көлә. күзләреннән яшьләр чыкты. Аннан соң шәкертләр икенче почмакта аяк очына басып, авызны сузып, 30 аркылы агачка асылынып куелган француз булкасын тотарга азапланучылар төркемен күреп алдылар һәм аңа якынайдылар. Өстенә кәзәкиг башына кара кәләпүш кигән бер татар егете аяк очына басып, авызын өскә каратып, иреннәрен сузып, булкага үрелеп ята; бу эш белән, күрәсең, ул инде шактый азап чиккән, нигә дисәң, аның яңакларына һәм маңгаена борчак-борчак тир чыккан иде. Карап торучылар, шәкертне- кызык итеп, көлешә-көлешә аңа төрле киңәшләр бирәләр иде: — Сикереп кап, сикереп! — Авызыңны зуррак ач! — Колагың белән үрел! Шәкертләрнең берсе, танып, кычкырып җибәрде: — Әүхәди бит! — Шул үзе, каһәр генә төшсен! — Әүхәди! — дип кычкырды Габдулла. Әүхәди аяк ачына басып торган җиреннән кинәт табаннарына басты’ һәм, аптырап, тавыш килгән якка әйләнеп карады. Аның йөзләре көлке- неч дәрәҗәдә ахмак бер төс алган, күзләрендә теләгенә ирешә алмауның үкенече күренеп тора иде. Ул арада икенче берәү аны читкә тибәреп, үзе булка астына кереп басты. — Әүхәди!—диде Габдулла аны түгәрәктән алып чыгып. — Син моның алдыннан ике рәкәгать нәфел намазы укыдыңмы? Юк, укымадың. Укыган булсаң, фәрештәләр, җебен кисеп, булканың үзен синең авызыңа төшерерләр иде, җүләр! — Мин аны барыбер тота идем, сез килеп чыгып мине каушаттыгыз! — диде Әүхәди һәм җиңе белән иреннәрен сөртеп куйды. — Бу көе. — диде Габдулла, — барыбер бу ач әрвахның башына сүз кермәс. Без аны иң элек туйдырыйк, аннан тотып сүгәрбез! Аны чәйханәгә алып керделәр һәм крендель белән чәй сорадылар. Иптәшләре белән сөйләшкән арада Әүхәди әледәи-әле официант килергә тиеш якка караигалап утырды. Ниһаять, чәй белән крендель килде. Әүхәди крендельгә ташланды һәм аны тешләрендә кетердәтә-кетердәтә, чүпердәтеп чәй эчәргә тотынды. — Начар бит безнең хәл, егетләр! — дип сүз башлады Габдулла.— Мәдрәсә бит безгә авыз белән булка тотарлык та гыйлем бирмәде. Без кичек яшәрбез? Бездән нинди көрәшче чыгар? Кем безне санга сугып көрәш мәйданына чыгарыр? Кемгә кирәгебез бар безнең? Әүхәди нәрсәдер каршы әйтергә теләгән иде, Габдулла аны бүлде: — Әүхәди, сүз синең турыда барамыни? Гаеплемени син монда? Безне тәрбия иткән мәдрәсә ҺӘХМ мохит гаепле монда. Без барыбыз да бер үк мәдрәсәнең ачы җимешләре, дус кеше! Ул бераз уйга талып торды да тезләренә сугып куйды: — Юк, Казанга китәргә кирәк! Эшкә! Кара эшче булып, тормышны яңабаштан башларга кирәк. Югыйсә безне санга сугучы булмас. Менә мин Йосыфтан хат кына көтәм. Нигәдер язмый. Язмаса да китәм. Мин монда эшне бетердем инде. Кәбир әфәндедән киттем... Аңардан да эш чыкмады!.. Бу сүз барысын да гаҗәпләндерде. Кәбир әфәнде белән иң якын һәм дус кеше шулай сөйләгәч, боларга ни кала? — Китүең ничек булды? — дип сорады аңардан Иргали. — Шулай... — диде сөйлисе килми генә Габдулла һәм кулын селтәп куйды... Ләкин Габдулла Кәбир әфәндедән китмәде. Икенче көнне ул «Тә- рәкъкый» көтепханәсенә Кәбир әфәнде белән эшне өзү теләге белән барган иде, Кәбир әфәнде аны араларында берни дә булмаган кебек: Ә, Габдулла әфәнде! Бүген мин сезне бик күңелле яңалыклар белән тәбрик итә алам, ниһаять! — дип каршылады. 31 Габдулла аңа сорау кыяфәте белән карады. —Газета чыгарырга рөхсәт! — диде тантаналы итеп Кәбир әфәнде һәм кесәсеннән бер кәгазь чыгарып Габдулла алдына өстәлгә китереп җәйде. — Менә, укыгыз! Габдулла Пнтердан, Матбугат комитетыннан килгән әлеге кәгазьне/ укып чыкты. — Ничек моңа сезнең мөнәсәбәт? — Моңа минем мөнәсәбәтне сез үземнән дә яхшырак беләсез, Кәбир әфәнде! — днде Габдулла эчке бер кабыну белән. — Моның өчен сезнең үзегезне тәбрик итәргә кирәк... Габдулла кәгазьдәге «техник һәм материаль нигез» дигән сүзгә әһәмият бирмәде, шуңа күрә Кәбир әфәндегә аны да аңлатып бирергә һәм Чердынцев белән булган әңгәмәне төшендерергә туры килде. — Мин бит «Уралең»ны сатып алам, Габдулла әфәнде! —«Уралец»ны? Рус газетасы белән нишлисез? Аның безгә нинди кагылышы бар? Кәбир әфәнде аңа бу мәсьәләне дә Чердынцев аның үзенә аңлаткан кебек аңлатып бирде. —Без газета гына түгел, журнал да чыгара алабыз, хәзер бик зур' мөмкинлекләр ачыла безгә! Тик хәреф һәм хәреф җыючылар гына кирәк. —Хәреф җыючылар? — дип сорады Габдулла. — Ә ул бик зур мөтә- хәссислек 15 сорый торган эшме? —Әлбәттә, өйрәнергә кирәк. Ләкин, рус әйтмешли, чүлмәкне аллалар ясамый. Башта безнең үзебезгә хәреф җыючы да, башкасы да булырга туры киләчәк... Габдулланың күз алдына басылып чыккан татарча газетаның зур бите килеп басты һәм... Кәбир әфәнде белән булып алган бөтен аңлашылмау, бөтен үпкә һәм, шулар белән беррәттән, Уральскидан китеп бару планнары һәммәсе дә бер дә булмаган төсле юкка чыкты. ИКЕНЧЕ БҮЛЕК 1 Габдулланың хәтерендә. Бервакыт Әхмәтша хәлфә, бөтен сыйныфны аякка бастырып, Каюм Насыйриның үлүе турында хәбәр иткәннән соң аның хезмәтләрен санап китте һәм аның тормышка ашмаган бер хыялы турында, ягъни газета чыгарырга тырышып йөреп тә теләгенә ирешә алмавы турында сөйләде. — Газетасыз халык телсез халык ул, — диде әңгәмәсен төгәлләп укытучы. Шунда Габдулланың күз алдына кайчандыр Кушлавычта булып узган бер вакыйга килеп басты. Бер ярлы мужикны, камыт урлаган дип, үтергәнче кыйнап ташлыйлар. Соңыннан мәгълүм була: камытны ул урламаган, бәлки аның күршесе, урлашып баеган Фәйрүз бай үзенең иске гадәте буенча урлап, тотыла башлагач, камытны моның ихатасына ыргыткан. Ярлы моны күреп өлгергән һәм камытны күтәреп, байга кире ыргытмакчы булганда гына кешеләр күреп алганнар: «Әһә, эзеңне себерәсең?» Иң башлап, әлбәттә, аның өстенә әлеге күрше бай ташланган: «Син үзең урлап мине пычратмакчы буласың икән?» Мәсьәлә шунда ки, теге мескеннең эшне аңлатырга теле юк. Кулы белән бутый, нәрсәдер әйтергә тели, берни дә" аңлата алмый. Байның теле бар, ул үзе өчен дә, теге телсез өчен дә сөйли, теле телгә йокмый. Габдулланың әле һаман күз алдында тора: ш1ундый аңлатырга тырыша бичара телсез үзенең гаепсезлегеи, шундый тырыша! Куллары белән ымлый, 15 белгечлек. 32 теле белән нидер әйтмәкче була, кычкыра, буыла, гырылдый, җирдән ^балчык алып ашый, «Җир йотсын мине!» димәкче була ахры! Юк, аңлаталмый гына бит! Ниһаять, гаҗиз булып тынып кала һәм: «Алайса, теләсәгез нишләтегез инде!» дигән кебек халыкка карап ала, тик күзләреннән бертуктаусыз яшь мөлдерәп ага... Халык кинәт тынып кала. Шул вакыт күрше^бай үзенең теллелеге белән файдаланып, яңадан-яңа уйдырмалар табып тезеп китә, булмаганны булды, дип, авылда моңарчы югалып килгән әйберләрнең бөтенесен тегеңә сылтый. Байның оста теле һәм яманлый белүе хосусый милекчелек белән күзе тонган кайбер беркатлы мужикларга җитә кала, алар ябырылып телсезме кыйный башлыйлар. Бөтенесеннән битәр әлеге бай тегенең өстенә очып-очып куна. Шунда телсезнең агай-энесе кайтып төшеп, аны күзләрен кан алган мужиклардан аралап алмаган булсалар, көне беткән иде тегенең!.. Яңа шаһитлар табыла, байның элекке «чи»ләре ачыла, шунда гына ул явызлыгының җәзасын ала. Ә бит вакытында хакыйкатьне ачучы табылмаган булса, үтереп ташлаган булырлар иде теге бичараны! Менә бу бер телсезнең фаҗигасы. Ә газетасызлык бит ул бөтен бер халыкның телсезлеге! Татар газетасы! Кемнәрнең генә күңелендә бу тәмле хыял булып тирбәлмәгән дә, шул ук вакыт кемнәрнең генә йөрәген үзенең ераклыгы һәм өметсезлеге белән ачындырмаган һәм әрнетмәгән?! Әле «газета» дигән мәгънә туып өлгермәс борын да халыкның йөрәгендә кайнаган тойгысы земский начальниктан алып министрга, хәтта патшаның үзенә язып бирелгән бик күп прошениеләрдә чагыла, гаепләнеп хөкемгә тартылган крестьяннар һәм завод эшчеләренең дознание- ләрендә кабатлана. Прошениеләр дә, дознаниеләр дә ярдәм итми. Халыкның теләген кычкырып әйтүче кыюлар килеп чыга, аларның телләрен кисеп алалар. Шуннан соң халык сүзне сәнәкләр һәм балталарга тапшыра. Болотников, Разин, Пугачау яуларында башка халыклар белән рәттән татарлар телләре белән әйтеп бирә алмаган сүзне каты көрәш юлларында каннары белән язып калдыралар. Аннан халыкның беренче укымышлылары «газета» дигән мәгънәне алып киләләр. «Газетасыз халык — телсез халык» икәнне бөтен фаҗигале тирәнлеге белән аңлау килеп туа. Чынлап та, газета булмаса, халыкның дөньяда бар икәнен кем кычкырып әйтеп торыр, аның йөрәк тибешен дөньяга кем ишеттерер? Моны татарның үз укымышлылары гына түгел, чит халыкларның да алдынгы вәкилләре бик яхшы төшенәләр. Мәсәлән, рус халкының вәкиле Маркел Никольский Казан университетын бетереп чыгу белән үзенең беренче җәмәгать эшчәнлеге итеп татарча газета чыгаруны сайлый. Матбугат эшләре комитетына ул «Бәхрельәхбәр» («Хәбәрләр диңгезе») дигән татарча газета чыгарырга рөхсәт сорап яза һәм аның программасын күрсәтә. Көнчыгышның капкасында яшәүче татар халкын Европа культурасына якынлаштыру, шуның белән Көнбатыш һәм Көнчыгыш арасындагы сәүдә элемтәсен ныгыту, сәүдә эшчәилегенә киң юл ачу теләген ул газетаның төп юнәлеше итеп куя. Әмма Матбугат комитетының башында торучы патша чиновнигы Мусии-Пушкии бу тәкъдимне катгый рәвештә кире кага. Аннан соң татарның үз эченнән чыккан кешеләр шушы юлда күпме омтылышлар ясап карыйлар. 1886 нчы елда татарның мәгърифәтчесе Каюм Насыйри «Таң йолдызы» дигән газета чыгаруны сорап прошение бирә, һәм ул нәтиҗәсез кала. Газета урынына аңа" үзенең «гөррәлек»ләреи (календарьларын) чыгару белән канәгатьләнергә туры килә. Аннан язучы Габдрахмаи Ильясов шул ук исемдә газета чыгаруны юллап йөри һәм ул да уңышсызлык белән очлана. Учительская школапың башлыгы Шаһбазгәрәй Әхмәров та бу юлда чәбәләнеп карый, әмма «газета чыгару патша хезмәтендәге кешеләрнең эше түгел» дип шелтә ала. 1903 елда татар укымышлысы Һади Максуди газета чыгарырга рөхсәт сорагач, «Карагыз әле, сезнең динегезгә тимиләр бит, нигә сезгә газета?» дип гаҗәпләнәләр һәм «Газетасыз тыныч кына тора бирегез!» дип кайтаралар. Бу— 1905 елга хәтле булган маҗаралар. Беренче рус революциясе халыкларга милли азатлыктан азмы-күпме өлеш чыгара. Татарлар «Таң», «Дөнья», «Хөррият» дигән газеталар чыгаруны берәм-берәм сорап баралар, ләкин шуннан соң да теләкләренә ирешә алмыйлар. Газетасызлык халыкның укыйяза белә торган өлешен төрек телләрендә чыга торган «Тәрҗеман», «Хәят» газеталарын алырга һәм, аларның телләрен көч-хәл белән аңлап, укырга мәҗбүр итә. Шулар өстенә муллалар һәм хәлфәләр Гарәбстаннан «Та- раблыс», Төркнядән «Икъдам» газеталары алдыралар. Ләкин аларның татар дигән халыкта һәм аның тарихи язмышында ни эшләре бар да, бу татар өчен үги газеталар аның тормышына нәрсә бирә алалар? Татар газетасының тарихы үзе генә дә гаять катлаулы һәм гыйбрәтле эпопея булып тора һәм ул үзенең романчысын һәм художнигын көтә. Менә нәрсә ул татар газетасы! һәм менә шул «татар газетасы» дигән идеал хәзер тормышка ашарга тора! 2 Габдулланың мәдрәсәгә алып кайткан «газета сөенчесе» шәкертләр арасында ул көткән дәрәҗәдә дәртләнү тудырмады. Шәкертләрнең җәйге «тәгътилгә» таралган чагы булып, калган берничә шәкерт һәм хәлфә арасында Габдулланың иң якын фикердәшләре Ярулла Моратов та, Иргали дә, Хәйрулла да юк иде. Сираҗетдин Билюков әлегә монда булса да, мәдрәсәдә булып үткән тентүдә аның сандыгыннан чүпрәккә төрелгән пәке табылып, шуның өчен «корал яшереп саклаучы» рәвешендә участокка чакыртылуы һәм анда бер кич кунып чыгуы аны әңгәмәләрнең берсенә дә катнашмый, кыюрак сүзләр чыкса, аннан читләшергә тырышучы куркак ясаган иде. Шуңа күрә Габдулланың сөенчесен ул дәшми генә каршы алды. Тик бер паспорты булмау аркасында китә алмый калган нугай шәкерте: — Сугыш бетүгә түгел микән, әй? — дип җанланып куйды. Мыек Вафа бик белдекле кыяфәт белән кычкырып көлде. — Сафсата! Сугышлар гәзит чыгарып кына бетә торган булса, урысның әнә әллә ничә газетасы кайчаннан бирле чыгып ята, — диде ул һәм сүзен хуплатыр өчен күз кыры белән генә Габдуллага карап алды. Ләкин Габдулланың көлмәвен күреп, ул да йөзенә җитди төс бирә төште һәм нәтиҗә ясап куйды: — Әйе, мәдәни милләтләр гәзитәле булырга тиеш. Мич арасыннан нәзек кенә ачы тавыш килде: — Бидгать! Бидгать! 1 Сәләфләр 2 гәҗитсез дә яшәгәннәр! Бу — Сәлүк суфый тавышы. — Эх, суфый абзый! — диде Габдулла. —Сәләфләр чалбарсыз да яшәгәннәр. Ь1штан бауларын салындырып, бер кат эчке ыштан белән йөрү заманнары узды инде хәзер... Шәкертләр көлештеләр. — Бидгать, бидгать! — дип суфый үз сүзендә торды. Мыек Вафа аңа төшендерергә алынды: — Нишләп «бидгать»? Аның сәүдәгә файдасы бар. Ә сәүдәне пәйгамбәребез үзенең өммәте өчен кирәкле эш дип тапкан. Суфый бирешмәде: 1 Бидгать — яңа булуы белән дингә каршы килә торган эш. 2Сәләфләр — борынгы дин башлыклары. 16 16 «С. ә.- № 12. 33 34 — Мөселман гәҗитсез дә сәүдә иткән, әлхәмделилла! Бер дә кафер- дән артта калмаган. Бик һиммәтле байларыбыз бар, алла гомерләрен бирсен! — Билюк, син нигә дәшми торасыц, әллә син дә суфый кебек газетага каршымы? — дип сорады Габдулла. Күпме генә дәшмәскә, катнашмаска тырышмасын, Сираҗи Габдулланың төбәп соравына җавап бирми булдыра алмады: — Газетабыз булса, безне юк-бар өчен якабыздан тотып полициягә өстерәмәсләр иде бәлкем,—диде ул, һәм хаклы рәвештә аның бу сүзендә ачыну сизелде. Шулай да Габдулла мондый зур сөенечне болай гына бүлешү белән канәгать калмады. Ул, утырып, Гурьевка, иптәше Яруллага хат язды. «Менә Ярулла сөенер инде! Ул моның белән минем кебек үк җенләнеп йөрүче бит!» — дип уймады ул. Чыгып хатны почта тартмасына салгач, ул мәдрәсәгә кайтасы килми туктап уйланып торды: тагын кем белән бүлешә ала ул бу сөенечне? — Адаш! — диде ул исенә төшеп һәм шундук Гайниягә17 Габдулла Хәйруллин янына барырга булды. Гадәттә ул адашы белән бергә таш мунчага йөри һәм моның өчен бүген бик уңайлы көн иде. Шуңа күрә ул юылган күлмәк-ыштан алып чыгар өчен иң элек Газизә апаларына китте. Җизнинең өйдә вакыты туры килде. «Гәҗит» чыгу һәм анда Габдулланың язучы булуы хәбәрен ул үзенчә аңлады: — Ярар. Соң ничек сатасыз инде аны? Берәмләпме, уптаваймы? Табышны ничек бүләсез? — Ул турыда башка да килгәне юк, җизни, белмим, — диде Габдулла һәм аның соравын мәзәксетеп кычкырып көлде. Җизни кеше аптырап калды: — Ничек «белмисең»! Туктале, ә соң алай булгач ниемә, пычагымамы ул эшкә тотынырга? Беткәнмени бүтән табышлырак эш? — Яле, чәй эчәргә бир кешегә! —дип бүлде аны Газизә һәм, иренең әңгәмәсе Габдуллага ошамаячагын алдан ук сизеп, сүзне бөтенләй икенчегә борып җибәрде: — Кушлавычның Бәдри абзый әнә җизнәцие күргән. Габдулла бик дәү кеше булып китге ахры, Бәдри абзыен бөтенләй онытты, килеп тә чыкмый, дип сөйләп торган. — Әйе, әйе, яхшы түгел,—диде җизни кеше, — олы кешенең хәтерен сакларга кирәк, кайниш! Кереп чык син үзләренә. Аның балалары синең кордашларың икән ләбаса, күрешерсез, буйларыгызны үлчәшерсез... Габдулла керергә вәгъдә бирде һәм, чәй эчеп беткәч, юылган киемнәрен төреп, Гайния мәдрәсәсенә китте. Адашын ул мәдрәсәгә җитәрәк урамда очратты һәм турыдан-туры: — Газета чыгарабыз бит, син ишеттеңме әле?—дип сорады. Адашының беренче ишетүе икән, ул бик кызыксынып, «Кайчан?» дип сорашып алып китте. — Әйдә, җыен мунчага, юлда сөйләрмен,—диде Габдулла. Хәйруллин мәдрәсәгә кереп китте һәм бераздан төргәк күтәреп чыкты. Юлда барганда Габдулла Кәбир әфәндедән ишеткәннең һәммәсен әйтте һәм булачак газетаның тоткан юлын һәм анда катнашырга тиеш кешеләрне үзе ничек күз алдына китерә, шулай сөйләп бирде. Аның бу үзен оныту дәрәҗәсенә җитеп, булачак газета белән хыяллануына адашы көнләп куйды. — Әкәләле имән ауган алайса сиңа! 17 Уральскида икенче мәдрәсә, Гайнетдин карый мәдрәсәсе. 35 — О сиңа?—дип, гаҗәпләнүеннән хәтта тукталып, Габдулла адашының күзләренә карады. — Миңа ул бик зур сөенеч, адаш, әмма мин бит, үзен, беләсең, әдип түгел... — Ә син мине Толстой дип беләсеңме? Сөйләдең суз. Безнең икебезнең дә йөрәк бар, беләсеңме? Без катып калган пурки 18 түгел, бу үзе дә җитеп тора башлап җибәрү өчен. — Минем юллыкка төннек тыгылган кебек, адаш, мин ничек сулыш алырга белмим бу мәдрәсәдә... Нәрсә булса да эшләргә кирәк миңа... Кеше кебек яшисем килә минем дә... Кемнәрдер миңа галимлекнең бердәнбер чишмәсе дип, корьән ятлаттылар, күпме елларым, айларым, кыйммәтле көннәрем һәм сәгатьләрехМ китте минем аңа... Әмма нәрсәгә ярады? Бер көн тәравихта 19 остазым Гайнетдин карыйның корьән хәтмен тыңлап тордым, мала-а-ай! Тисә тиенгә, тимәсә ботакка—элдертә генә! Парә- ләп-парәләп20 төшереп калдыра! Тыңлап утыручы кара мужикларның, күзен буа. Я ул коръәнне баштанаяк ятламаган, я ул, белмим нәрсә!.. — Ә менә син бер парәсен дә калдырмый укып чыксаң, мужикларга нәрсә? Юк, адаш, пуркилек җитте! Татарның матбугатын тудырабыз, әдәбиятын, театрын... Менә нәрсә кирәк хәзер! — Эх, мин сиңа үземнең соңгы көннәрне уйлап йөргән бер хыялымны сөйлим әле... Ләкин ул сөйли алмады, мунчага килеп җиттеләр. Бүленгән сүз мунчада дәвам итте. — Беләсеңме, нишлибез, адаш?—диде кайнар су салган таз эчендә мунчаласын сабынлый-сабыплый Хәйруллии. — Татарның иң бөек мөхәррирләренә хатлар язабыз, аларны газетада катнашырга чакырабыз. Безнең Җаекны пишкадәмнәр белән кара сәүдәгәрләр оясы димәсеннәр! Татарның бер мәдәни учагы булып китсен Җаек! Кара татарларның оясын туздырабыз! Аннан соң без татарча театр мәсьәләсен чишеп җибәрә алабыз бит!.. Безгә берәү дә комачаулый алмый аннан соң!.. Ул агач кисмәкне тутырып кайнар су салды да ләүкә янына килеп, суны мунчаның ташына сипте. Мунча ташы ачулы тавыш белән чыжлап китте һәм ләүкәгә ажгырып торган пар китереп бәрде. Аннан ул бер карттан чабына-чабына яфраклары коелып беткән себерке сорап алды һәм: — Адаш, менеп ят ләүкәгә, каезлыйм әле сөенчегә кабыргаңны! — Диде. Габдулла ләүкәгә менеп ятты. — Ләкин син беркөнге кебек кыйнап ташлама, чама беләнрәк! — дип үтенде ул адашыннан. — Менә мин сиңа хыялланып йөргән бер нәрсә турында әйткән идемме? Менә шул инде ул — татарның үз театры!—диде Хәйруллии һәм себеркене кайнар суга тыгып алып, Габдулланың сыртына «чаж!» берне! — Әлләлләллә!—дип үрсәләнеп куйды Габдулла. — Чама беләнрәк, дус кеше, чама беләнрәк! Татар театры ул минем дә хыял, адаш! Аның әһелләре дә бар бит бездә: Нәүширванов, аннан соң теге Әчтерхан шәкерте, кем әле үзе? Тавыш дисеңме үзендә, буй-сын дисеңме! — Ирләрне табып була, хатын-кыз кирәк иде менә! Сыртыңны әйләнеп ят. менә шулай! — Хатын-кыз артисткаларны бездә тудырасы бар әле, син бик алга сикерәсең! Аларның туганын көтеп торып булмый, адаш, башлап җибәрергә кирәк башта, аннал ул үзлегеннән туа... Җилкә тамырынарак, Җилкә тамырынарак, шулай, менә рәхмәт! 18 Карт шәкерт. Тә р а в и х — ураза аенда укыла торган жәмәгать намазы. 20 П а р ә — корьәндәге бүлекләр. 36 — Мин дә аларны көтеп тору ягында түгел. Хәтта башлап җибәрер өчен мин театр китабын да сайлап куйдым инде. Беләсеңме нәрсә? «Гыйшык бәласе»! Ә? — Безгә аның белән генә чикләнеп калырга ярамый, әдәбият ахшамнары да ясарга кирәк... — Әйе, әйе, әдәбият, театр, милли моң сөючеләр җәмгыяте төзеп җибәрә алабыз бит без! — Җитте, җитте! — Кая җитсен, без әле шуның өстенә үзебезнең музыкантларыбызны туплый алабыз... — Юк, мин әйтәм, чабыну җитте. Җибәр, җибәр мине, зобани! Кыйнап үтерәсең! Театр белән дәртләнеп киттем дигәч тә... Габдулла ах! ух! итеп ләүкәдән төште. — Ә мине кем чаба соң? Ул рәхәтләнеп чабынып төште дә вәссәлам! Ә мине кем чаба? — Үзең, үзең! Тукта, сабыр ит алай булгач! Бераз тын алыйм. Уф! Зобани син! Габдулла арык кына аяк-кулларыи җәеп идәнгә чалкан ятты һәм еш-еш сулыш алды. Хәйруллин ләүкәдә чабына-чабына үз фикерен дәвам иттерде: — Юк, пң элек уен кораллары турында уйларга кирәк. Бездә бит әле скрипкачы бар... — Зобани син, зобани!—дип ыңгырашты Габдулла, адашы үзенекен сөйләде: — Гармун табып була, гармун... Минем бер бик оста гармунчы дус бар. Кызу җитми монда, адаш, өстәп җибәр әле парны! Габдулла, торып, пар өстәп җибәрде. — Гармун тупас ул, курай кирәк, курай... Уф!.. Бу газетада милли музыка, милли моң бүлеге ачып җибәрербез! Газета гына булсын! Газета булса, без аның аша моңарчы дөньяга чыгарга куркып, яшеренеп яткан талантларны өстерәп чыгарырбыз! Газета булса, музыкасы да булыр, артисткасы да булыр, белдеңме шуны?.. Уф, бөтенләй хәлне алдың син! Әнә шул милли көчләрнең мәйданга чыгуына юлны буып ята торган .кара көчләрнең оясын туздырырга кирәк иң элек!.. Алар мунчадан өйгә, әйтерсең, бөтен шикләрен, икеләнүләрен, шәкерт куркаклыгын һәм ваклыгын — барысын да өсләреннән юып төшереп кайттылар! 3 Кәбир әфәнде «Уралец»ның наширләре белән контракт төзешеп, газетаны һәм аның нәшриятын бөтен заказлары белән берлектә үз кулына алды. Габдулла өчен йөз сум түләп, ул аны да пайга кертте. Чердынцев шулай ук пайга кереп, Кәбир әфәндегә газетаны һәм нәшриятны күтәрешүгә булышу вәгъдәсе биреп, редакторлыкта калды. 23 июньдә газетаның 118 номеры инде адвокат Логашкин наширлегендә түгел, Кәбир әфәнде наширлегендә чыкты. Яна нашир басмаханәнең җиһазын һәм җегәрлегеи күрсәткән һәм яна акционер җәмгыяте членнарының өч-дүрт имзасы белән беркетелгән рәсми кәгазьне Питерга, Матбугат комитетына җибәрде, — ягъни, менә алайса сез сораган техник база! Инде хәзер аннан соңгы хәлиткеч рөхсәтнең килеп төшүен көтәсе калды. Ә аңынчы Уральскидагы татар тормышы «Уралец»та рус телендә чагыла башлады. Мәсәлән, Мәскәүдә җыелачак земство кешеләре съездында кыргызлардан Краузе (?) дигән кешенең сайлануын күрсәтеп, татарлардан берәүнең дә сайланмавын зур тарихи хата итеп күрсәткән хәбәр басылып чыкты һәм ул шундый сүзләр беләи тәмамланган иде: «Мөселманнар! Азатлык хәрәкәте сафларында 37 хәзер сезгә дә кузгалыр вакыт килеп җитте!» Әхмәтҗан Аптюшев дигән берәү газетада башка халыклардан үрнәк алып «Мөселманнар берлеге» оештыруны тәкъдим итеп чыкты һәм аиы гыйльми нигезгә салырга тырышып: «Атомнардан өлешчәләр хасил булып, алар җисем тәшкил итәләр» дип язды. Болар, күрәсең, сүз булып кына калмады, татарларның җыелыш ясарга хәзерлекләре турындагы хәбәр шул ук «Уралец»та басылды. Бердәнбер җыелырлык урый итеп татарлар Сөбхан хаҗиның ресторанын сораганнар икән, ләкин газета хәбәре буенча, хаҗи: «Бу сәүдә урыны, җыелышып гауга күтәрә торган урын түгел» дип, аларны кире каккан. Ләкин мөселманнар өмет өзмиләр, яңа урын эзлиләр, ораторлар да билгеләнгән: казак Каратаев, татарлардан Коләхметов, Аптюшев... Нинди генә булмасыннар, бу хәбәрләр Уральск татарлары арасында да ниндидер хәрәкәт барганлыкны һәм аның газета битләрендә үзенең чагылышын табарга тырышуын күрсәтә иде. Кәбир әфәнде хуҗалык һәм мөдирлек эшләрен Чердынцевка тапшырып, үзе татарча хәрефләр һәм хәреф җыючылар алып кайтыр өчен Казанга китеп барды. Алдан сөйләшү буенча Габдулла «Уралең» басыла торган Симаков типографиясендә өйрәнчек булып эшли башлады. Өр-яңа дөньяга кереп чумгандай итеп тойды Габдулла үзен! Җансыз, төссез, хәрәкәтсез, ярым йоклап яши торган мәдрәсә урынына аның күз алдына эш белән кайнап, гөрләп тора торган карханә килеп басты. Бер шәкертне генә түгел, «дүрт ягыгыз кыйбла» дип бөтен шәкертне таратып җибәр дә, мәдрәсәнең ишеген кадаклап куй, тормышка моннан бер тиенлек тә зарар килмәячәк. Ә монда кешеләр үзләре, әйтерсең, бөек тормыш машинасының кирәкле өлешләре һәм шөрепләре! Менә шуннан берсен алып ташлап кара, бөек тормыш машинасы бозылачак, көпчәкләре берәм-берәм әйләнүдән туктаячаклар гүя! Мондагы күмәклекне Габдулла менә шулай тойды. Мәдрәсәдә аның башына төйгечләп тутырылган «Бу дөнья кафирә җәннәт, улыптыр мөэ- минә зиндан» дигән «хакыйкать»тән дә монда берни дә калмады. «Ка- фер», «дин дошманы» дип мигә сеңгән рус кешеләре Габдулланы монда гади кешеләр арасында була торган беркатлылык белән читсенми-нитми каршы алдылар. Әйтерсең, Габдулла алар өчен чит милләт түгел, әйтерсең, борынгы тарихи чарпылышлар бер дә булмаган, булса да, аларның анда эшләре юк! Типография бер башы белән Михайловский урам чатына чыга торган зур гына ике катлы йортның уң канатында, аскы катта, тәрәзәләренә кояш төшми торган тәбәнәк кенә бүлмәләрдә урнашкан иде. Габдулланы тыкрык як тәрәзәсе янындагы кассада хәреф җыеп торучы сары гына рус малае янына китереп куйдылар. — Саша, менә сиңа иптәш, син аңа кассаны күрсәт, хәрефләр белән таныштыр. Аннан зур кегельләрдән хәреф җыярсыз... Габдулла белән Саша берьюлы гына бер-берсенә ияләшеп китә алмадылар. Буйга артык зур аерма булмаса да, үзен тотышы, күз карашлары һәм хәрәкәтләре белән үзеннән олырак Габдулла алдында Саша бераз каушап калды: үзеңнән олыны ничек өйрәтәсең?! —- Менә бу унынчы кегель... Без аны шпон белән җыябыз... Ә бу — шпонсыз... «Кегеле нәрсә дә, шпоны нәрсә инде моның?» — дип уйланды Габдулла һәм әллә үзенең төшенмәвенә, әллә Сашаның төшендереп бирә белмәвенә ачуы килде, ул: — Ә нәрсә соң ул кегель? —дии сорамый булдыра алмады. Саша да аптырап калды: «Чынлап та белмиме, әллә белеп тә белмәгәнгә салышамы? Юк, бу мине малайсыта ахры...» 38 Өйрәтүдә тәҗрибәсе булмаган Саша белән бик күпне берьюлы беләсе килгән Габдулла арасында ниндидер үзара ышанычсызлык туып өлгерде. Саша тагын берничә аңлатма бирде дә: — Менә шул инде, аңламыйсызмыни?—диде һәм өйрәтүдән туктап, дәшми генә хәреф җыярга тотынды. Габдулла аның эшләгәнен карап торды һәм үзен моның янында эшлексез, артык бер кеше итеп тоя башлады. Ул арада булмады, эчке бүлмәдән кечкенә кыңгырау тавышы ишетелде. Саша шундук эшен ташлап, тышкы ишеккә таба йөгерде. Башка кассалар алдында хәреф җыючылар да урыннарыннан кузгалдылар һәм алъяпкычларына кулларын сөртәсөртә ишеккә таба юнәлделәр. Габдулла бу күренешкә карап, нишләргә, кая барырга белми аптырап торганда, Саша яңадан йөгереп килде һәм Габдулланың җиңеннән тартып: — Әйдәгез, әбәткә звонок булды, — дип кисәтте. Габдулла аның белән урамга чыкты. — Менә монда, янәшә, крендель пешерәләр, — диде аңа Саша,— без һәр әбәтне шунда кереп кайнар крендель алып чыгабыз. Кибеттән алсаң, аның берсе ике тиен, монда крендельчеләр үзләре аны алъяпкыч астыннан бер тиенгә чыгарып бирәләр, билләһи! Алар типография белән янәшә йортның ишек алдына керделәр. Пекарня тотучы Елифанов йорты шушы иде. Монда да әбәт вакыты иде, күрәсең, төрле җиргә ташланган, камырга катып беткән озынча тартмалар, су мичкәләре белән тулы ишек алдында крендельчеләр чыгып бүрәнә өстенә утырганнар һәм «кинәт бөккәнне» авызларына кабып, шуны төпчегенә хәтле бик ләззәтләнеп суыра-суыра, тәмәке тарталар иде. Аларның изүләре чишелгән, онга һәм камырга буялган алъяпкычлары хәреф җыючыларныкыннан аз гына аграк һәм чистарак иде. Сашаның алар белән танышлыгы ныгып өлгергән булырга кирәк, аны күрү белән алар: «А, Саша, почем пуд сажи?», дип көлештеләр. Саша да аптырап тормады: «Акча бездән, товар сездән», диде һәм кулын кулга йомарлап, тезенә сугып күрсәтте. Гаҗәп: аның йомарланган кулы эчендә нәрсәдер зыңлап куйды, — әйтерсең, учы тулы акча! — Китер акчаңны!—диде, тәрәзәгә карап алып, крендельчеләрнең берсе. Саша учындагы бердәнбер бер тиенне сиздерми генә аңа төртте. Теге акчаны алып чалбар кесәсенә тыкты да эчкә кереп китте. Озак та үтмәде, ул аннан кире чыкты һәм Сашага терәлеп, алъяпкыч астыннан аның кулына сиздерми генә крендель тоттырды. Саша, түземсезләнеп, крендельне тешләп алды. — Тик монда ашама! — дип кисәтте аны крендельче, тирә-якка карап алып. Габдулла белән Саша урамга чыктылар. Саша аңа крендельнең яртысын сындырып бирде. Габдулла алырга теләмәгән иде, Саша аңа көчләп тоттырды: — Ал, ал, икенче тапкыр син миңа сындырып бирерсең! Бүленеп ашалган крендель Габдулла белән Сашаны бер-берсенә боҗра белән бәйләнгәндәй бәйләп алып китте. Шул арада Габдулла Сашаның типографиядә инде елдан артык эшләвен, әтисе бик аз таба торган итекче икәнен, өйдә дүрт бала булып, моның алар арасында ип өлкәне булуын белеп алды. Габдулла да Сашаның соравын канәгатьләндереп, аңа үзе турында кыскача гына сөйләп бирде. Әңгәмәгә нәтиҗә ясагансыман, Саша’Габдулланы юата торган сүзләр әйтүне тиеш тапты. — Пустяк! Өйрәнерсең әле! Мин дә бирегә кергәндә верстатканы кай ягыннан тотарга белми идем. Ә хәзер телеграммаларны баштанаяк үзем җыям һәм үзем җыйган телеграммаларны, басылып чыккач, үзем чыгарып сатам, -дип мактанып алды ул. Шуннан соң алар басмаханәгә бер-берсеиә ят кеше булып түгел, күптәнге иптәшләр булып керделәр. Өйрәтү һәм өйрәнү бөтенләй икенче 39 төс алды. Дөресрәге, берәү дә өйрәтмәде, берәү дә өйрәнмәде, бәлки ике иптәш бер касса алдында ниндидер эш белән кайнаша, бер-берсенә бу- |ыша башладылар. Габдулланың мәдрәсәдәге зирәклеге монда да ярдәм итте. Бер атна эчендә ул касса белән танышып алды, куллары хәрефтән хәрефкә җәһәтрәк күчеп йөри башладылар. Шуннан соң ул телеграммаларның эре кегель белән җыела торган башларын акрынлап җыя да башлады. Саша үзе корпус һәм петит белән телеграммаларның төп текстын җыя, корректордан соң иаборны төзәтә һәм Габдулла алдында үзенен хәреф җыю осталыгына, тәҗрибәле наборщик булып баруына басым ясап, матбага эшчеләре тормышыннан булган хәлләрне һәм анекдотларны сөйли иде. — Син беләсеңме, — диде ул бер көн Габдуллага сер итеп кенә,— бездә бит бер наборщик белән бер корректорны алып киттеләр, билләһи! — Кая? — Саратовка, төрмәгә. Ни өчен дип сора. Телеграмма басылып чыга, тиражы сатылып бетә, иеме, ә анда коточкыч хәреф хатасы. Менә син «главнокомандующий» дигән сүзне җыйдыңмы? Укып чык әле, дөрес җыелганмы? Габдулла җыелган сүзне кирегә таба уңнан сулга укып чыга: хәрефләр урынында. Саша тота да бер хәрефне алып ташлый һәм аны укырга куша. Габдулла укый һәм аптырап китә. — Чынмы? Шул көе басылганмы? — Менә сиңа «чынмы?» — ди, аны иптәшләрчә үртәп Саша һәм алып ташланган хәрефне тизрәк урынына яңадан тыгып куя. — Ә главнокомандующий бездә кем? Генерал Куропаткин, белдеңме? Габдулла бу коточкыч хатаны күз алдына китерә алмый бераз башын чайкап тора. Саша дәвам итә: — Бер хәреф кешенең башына җитә, белдеңме? Ә бәлки монда наборщик та, корректор да гаепле түгел, метранпаж гаепледер? Ә бит әле аны бөтенесеннән соң цензура карый, һәркайсының ялгышуы мөмкин... Габдулла уйга калды. Бер-ике минут эчендә аның башыннан әллә ниләр кичте. Ниһаять, ул бер нәтиҗәгә килеп: — Ә син моны ялгыш, дип уйлыйсыңмы?—дип сорады. — Ә син нәрсә, юри. дип уйлыйсың? Ташла! Бездә дә аны юри дип уйлаучылар булды. Ну хәзер берәү дә алай дими. Мин дә аны юри дип уйлаган идем хәтта. Ләкин Акимыч әйтә: бу — юри түгел, бик күңелсез ялгышу бу, ди. Ул белә инде. Аның шушы эштә күзе чыккан. Билләһи! Аннан ул Габдулланы үтә кызыксындырган тагы бер нәрсә әйтте: — Ә син беләсеңме, шул опечаткадан соң телеграмма җитми башлады. [Элек мин көненә егерме биш телеграмманы көч-хәл белән сатып бетерә торган идем. Шуннан соң илле дә җитми башлады. Кулдан йолкып дигәндәй тартып алалар. Габдулла Сашаны күзләре белән йотардай булып, гаҗәпләнеп, аңа текәлде: — Әйе, әйе? Ягъни, тагын шундый хәреф хатасы юкмы? ■ Әйе. Халык опечатканы ярата, кызык бит! Ә менә хәзер телеграмма тагын аз үтә башлады... 4 Алар дуслашып киттеләр. Чаганга су керергә, балык тотарга бергә йөри башладылар. Ә бер көнне Саша Габдулланы ипподромга ат чабышларын карарга алып китте. — Акча юк бит,—дип, Габдулла бармаска уйлаган иде, Саша аны күндерде: 40 — Бер тиен дә кирәкми. Ипподром янында бер урынны беләм мин. Аны Пугачау вакытында крепость булган диләр. Тау кебек урын. Менә шуның өстеннән бөтен ипподром, эченә кермичә дә, күренеп тора... Вокзал юлыннан уңга борылып, ниндидер складлар һәм казарма кебек бер катлы шыксыз озын йортлар артына чыккач, соры агач койма белән әйләндереп алынган ипподром күренде. Саша Габдулланы койма алдындагы биеклекләрнең берсенә алып менеп китте. Халык белми сөйләмәс, бәлки бу чынлап та кайчандыр, ниндидер яу вакытында өелгән крепость хезмәтен үтәгәндер, ләкин заманнар үтү белән ишеләишелә бу табигый калкулыкка әйләнгән һәм өстен песи борчагы үләне баскан иде. — Ә син Пугачауның йортын күргәнең бармы?—дип сорады Габдулла Сашадан. — Собор мәйданындагы йортны әйтәсеңме? Тыштан гына. !Эченә кергәнем юк... Киләсе якшәмбене алар шунда барырга булдылар. Габдулла ул йорт турында кайчандыр хәлфәсе Әхмәтша Сираҗетдииов сөйләгәнне Сашага сөйләп бирергә вәгъдә итте. Калкуга менеп, алар ипподромның эчен карарга тотындылар. Авылда сабан туйларын күреп өйрәнгән Габдулла бу бәйгенең мәгънәсен башта төшенми торды. Нәрсә бу? Бер-берсеннән югарырак менгезеп, баскычлап беркетелгән такталар өстендә кешеләр тезелеп утыралар. Картузлар, сала^м эшләпәләр, котелоклар, хатын-кыз эшләпәләре, яулыклар, алар өстендә ара-тирә ак һәм кызыл зонтлар хәрәкәткә килеп, әрле- бирле чайкалып торалар. Кешеләр алдында ике тәгәрмәчле купшы арбаларга җигелгән яхшы атлар кучерларының ихтыярына буйсынып, әле бер якка, әле икенче якка салмак кына йөренгәлиләр һәм юртаклыйлар. Ә чабышкы атлар кайда? Кайда булсын, менә шушы арбаларга җигелгән атлар чабышкы атлар инде. Менә тимер белән ниндидер тимергә суктылар. Бу «Ярышка хәзерләнергә!» дигән кисәтү чаңы. Менә* җигүле атлар икешәр-икешәр булып тезелә башладылар. Тамашачылар арасында кызу-кызу әңгәмә башланды. Нинди ат, кем аты белән ярыша, үткән ярышта кайсы ат алга чыккан иде, хәзер кайсы алдан чыгачак һәм башкалар. Бу тынгысыз көтү кешеләрдән бигрәк атларның үзләрендә сизелеп тора. Зифа аргамаклар урыннарында тыныч кына басып тора алмый бииләр, иякләре белән күкрәкләренә кагып-кагып куялар. Менә тагын бер чаң сугылды. Атлар дәррәү урыннарыннан кузгалып юл алдыра башладылар. Ярыш башланды. Аннан соң Габдулла, ипподромны күзәтүдән туктап, атлар белән мавыгып китте. Ике-өч минуттан инде ул үзе, басып торган җирен онытып, үрсәләнә, Сашаның җиңеннән тарткалый. — Кара, кара, ак яллы аргамак алдыра бит, алдыра бит, ах, ах! Селтәп ал берне, селтәп ал! Әнә шулай, их малкай!—дип түземсезләнә, сөйләнә иде. Вакыт табу белән алар монда тагын һәм тагыи килделәр. Габдулла бик күп атларны танып, белеп алды. Аларныңбу бәйгедә ничек чабачагы турында үзе кебек тамашачылар белән сүз көрәштерде. Аннан соң үзе яраткан һәм һәрвакыт алга чыгарасы килгән атның җиңелүеннән соң ул кинәт күңелсезләнеп тынып калды. Җиңелгән ат ниндидер дала аргамагы булып, җиңгәне ат заводы хуҗасы Овчинниковныкы булып чыкты. Шуннан соң ул ипподромга йөрүдән туктады.’Саша аңа бер көнне: — Абдулла, бүген теге йолдыз-кашка белән күк аргамак ярыша, барабызмы?— дип сорагач, ул «юк!» дип башын гына селекте. — Кызык бит, Абдулла, кайсы узар?—дип, Саша кыставында дәвам итте. — Хуҗаларының кайсында акча күбрәк, шул узар, —дип җавап бирде Габдулла һәм башка бер сүз дә дәшмәде. 41 Габдулланың Сашаны гаҗәпләндерә һәм уйга калдыра торган сүзләре һәм фикерләре моның белән генә чикләнмәде. Алар алдай вәгъдәләшү буенча бер көнне Пугачау торган йортка барып чыктылар. Собор мәйданына барган чакта сул якта кала торган Большая һәги Стремянная урамнары чатында иде бу бер катлы агач йорт. Аның ярым җимерек коймалы ишек алдында аркылыга-буйга ике бау тартылган һәм анда юып эленгән чүпрәк-чапрак асылынып тора иде. Габдулла белән Саша йортка керделәр. Иске сарпин яулыгын бер катлап ияк астыннан бәйләгән ябык кына, басынкы гына татар хатыны болдыр алдына аударылгаи кизәкне бер читкә тезеп өеп тора иде. — Син бездән курыкма, җиңги, без шәкерт кешеләр, — диде Габдулла һәм хәләхвәл сорашып өйгә керә торган баскычның бер читенә килеп утырды. Хуҗа өйдә юк, караңгыдан караңгыга чаклы диярлек шәһәр читендә эчәк заводында эшли икән. — Бу йортмы? Кем белә инде аның кемнеке икәнен? Ямәлкә патша торган йорт, дип әйтәләр әйтүен. «Патша торган йорт» дип көлеп әйтә торгандыр инде. Югыйсә монда хәерче торырга да теләмәс. — Нигә, бик начармыни? — Бу йортта торган кешеләрнең башы хәерчелектән чыкмаган инде. Мичләре төтен кайтара, кышларын торырлык түгел, суык... Җитмәсә тагын... Хатын туктап калды һәм яңадан кизәк өяргә тотынды. — Нәрсә, нәрсә дидегез?—дип кызыксынды Габдулла. —Сез «җитмәсә тагы» дидегез? —- Җитмәсә, мин әйтәм, әллә нинди тавышлар килә... — Каян, нинди тавыш? — Менә шуннан, идән астыннан... Кемдер акрын гына елагансыман, ыңгырашкансыман... Саша гаҗәпләнеп Габдуллага карады. Габдулла дәшми бераз уйлап торды, ышануы кыен, әмма риваять буларак моның төбендә бик кызык бер вакыйга ятырга тиеш... Кешеләр тикмәгә сөйләмәс. — Ирегез ни ди соң ул тавышлар турында? — Ни дисен. Ул берни дә әйтә алмый. Тик әнә Моратша абзый килеп сөйләп киткәне бар. Имеш, монда патша хатыны Устинья торган... Шул Ямәлкә хатыны булып чыга инде... Пугачауны солдатлар Петербургка алып китеп аскач, бик күп кеше елаган имеш. Бик күп кеше шушы йортка килеп, аның эченә кереп, бер сүз дәшми елап утырганнар, бәетләр әйткәннәр имеш... —- Шуннан, шуннан? — Шул! — Ә кем ул Моратша абзый? — Нугай. Урал казагы булып хезмәт иткән кеше. Безгә кардәш тия... Кайтып барганда, Габдулла үзенең фикерен Сашага да әйтте: — Күрдеңме? Халык түккән яшь бервакытта да онытылмый... Ул һаман үзен кешеләрнең исенә төшереп, әледән-әле иңрәп тора... Габдулланы хәреф җыярга өйрәтүче Саша, шулай итеп, үзе әкрен- әкрен Габдулладан тормыш серләрен өйрәнә башлады һәм бу аны Габдуллага бик нык бәйләде. Габдулла бер көн аңа үзенең иске китапларыннан берсен, Некрасовның калын гына кызыл катыргы тышлы китабын алып килде. Анда алар иң элек хәреф җыючылар турында язылган бер шигырьне бергәләп укыдылар. ... Наборщик безответный, Красив, как трубочист... Кто выдумал газетный Бесчеловечный лист... Бу юлларны укыгач, Саша: 42 — Нинди дөрес язган, Абдулла, ә? Үзе хәреф җыючы булып эшләгәндер ул? — дип гаҗәпсенде. — Юк, ул шагыйрь булган, ә шагыйрь ул барын да белергә тиеш, — тиде Габдулла, әйтерсең, Сашага төбәп түгел, үз алдына уйланып. Саша, гомумән, аның сүзләрендә һәм күз карашларында ниндидер көтү, нәрсәнедер аңлатып, нәрсәгәдер әзер булып тору сизә иде. Әйтерсең, ул сүзләре һәм хәрәкәтләре белән: «Монысы аның болай гына әле. менә күрерсең әле алда ниләр булырын!» дигән мәгънәне аңлаталар иде. Бу мәгънәне Саша аеруча Некрасовның икенче бер шигырен укыган чакта сизде. — Тукта, менә мин сиңа Некрасовның икенче бер шигырен укып күрсәтим, менә шуннан соң әйтерсең!.. Битләрне ашыга-ашыга эзләп, аны тизрәк табып, тизрәк укырга ашыгып актарды ул шунда китапны. Аның инде ул шигырьне бер генә тапкыр укымаганлыгы, шигырьнең аңарда тирән эз калдырганлыгы күренеп гора иде. Ниһаять, ул аны тапты һәм тирә-якка каранып алды. — Юк, бу андый-мондый шигырь түгел, моны иркенләп укый торган урын кирәк,—дип. ул Сашаны ишек алдына, ниндидер тавык кетәклекләре артына, аулакка алып китте. Анда алар буш әрҗәләр өстенә утырдылар, һәм Габдулла укый башлады. Бу — Некрасовның, балалык чагып исенә төшереп, дулкынланып, күз яшьләре белән язган шигыре иде. Бу төнне мин бичара анамның Каберенә салып башымны, Үксспүксеп килде елыйсым,— дигән юлларны укыганда Габдулланың тавышы өзелеп-өзелеп куйды, күзләренә тулышкан яшь аңа укырга комачаулады. Кем белә, бәлки бу юллар аны Кырлайга, Кушлавычка. Яна бистәгә алып киткәндер, үксезлекнең бөтен ачысын татыган Габдулланың күңелендә әрнүле сагынулар уяткандыр... ләкин шулай да ул Сашага сер бирәсе килми, дулкынлануын яшерергә, тавышын ирләрчә көр чыгарырга тырышты. Менә ул әнисенең рухына эндәшеп әйткән юлларга килеп җитте: От ликующих, праздно болтающих, Обагряющих руки в крови. Уведи меня в стан погибающих За великое дело любви!.. Шушы җирдә Габдулланың тамагына бик авыр төер килеп тыгылды, һәм ул туктап калды... 5 Бу укулар һәм әңгәмәләр тора-бара олы кешеләр тарафыннан да сизелми кала алмадылар. Леонид Саввич дигән наборщик үзенең шәкерте Саша Гладышевның кассасы астыннан кызыл катыргы тышлы китапны тартып чыгарды. — Моны кем укый? — дип сорады ул. Аның сорау рәвешеннән Саша әңгәмәнең бик күңелле булмаячагын сизеп алды/ Өйрәнчекләрнең эш вакытында һәм эш урынында башка нәрсә белән мавыгуын башка мастерлар кебек үк Леонид Саввич та яратмый иде. — Без аны эш вакытында укымыйбыз, Леонид Саввич! — дип Саша акланырга тырышты. — Кем ул — «без»? — Без аны бергә укыйбыз,—дип Габдулла сүзгә катнашты. 43 — А, сип минем шәкертнең шәкерте!—диде аңа карап һәм уенын- чыныи бергә кушып Леонид Саввич. — Профессиональ кардәшлек ягыннан син минем оныгым буласың, димәк... Габдулланың вакытында сүзгә катнашуы җитди төс ала язган әңгәмәне бераз йомшатып җибәрде. Нигә дисәң, Леонид Саввич Габдулланың жалуньясыз гына өйрәнеп йөрүче икәнен белә һәм аңа кычкырырга хакы юк икәнен дә төшенә иде. — Сез икегез укыйсыз, значит? Ярый алайса, мин сезгә бер сорау бирим... Леонид Саввич таләпчән мастердан сүз көрәштерергә яратучы философка әверелеп китте. Шуның өстенә ул бүген шактый кызмача һәм андый вакытны үзенең аек вакыттагы дәшмәүчәнлегенең һәм күп сүзләрне йотып калдыручанлыгының ачуын чыгармый калмый иде. — Ә сез уйлыйсыз, мин ул китапны укымаган? Ялгышасыз! Мин ул китапны укып чыкканнан соң аның катыргысын куптарып, шул катыргының эчен актарып, шундагы борынгы кулъязмаларга хәтле укып чыккай, беләсегез килсә! Мин Некрасовның ак өстенә кара белән язган юлларын гына түгел, ике юл арасындагы күренми торган сүзләрне күреп укыган, белдеңме шуны? Ә сез ул китапны алай укый белмисез... Кылт итеп Габдулланың исенә Гыймадиның «Әбүгалисииа» китабын нәкъ менә шулай, әллә нинди мәгънәләр чыгара-чыгара укырга тырышуы килеп төште. Леонид Саввичның итләч маңгаен кисеп кергән ике аркылы тирән-тирән җыерчык, яңак сөякләре чыгып тора торган битнең уртасындагы тукмак борын, тәртипсез чуалып үскән сирәк кенә аксыл сары мыек шулай ук аңа Гыймади белән ниндидер уртаклык биреп тора иле. — Ә китапны аны укый белергә кирәк. Алыгыз сез менә мине. Әгәр лә мин китапны укый белмәсәм, мин бу дөньяның көчлеләре авызына карап, аларның авызыннан нәрсә чыгасын көтеп кенә тора торган түбән, пис, куркак җанлы бер кол булыр идем. Ә мин колмы? Кем миңа кол дип әйтә ала? Я? Ул Сашага, аннан Габдуллага, аннан берәм-берәм бүлмәдәге башка кешеләргә сөзеп карап чыкты. Аннан соң үзенә-үзе җавап биреп, бармагын борын алдында әрлебирле селти-селти: — Шалишь!—дип куйды да дәвам итте: — Әйе, мин суык аяк. Минем ертык ботинкам да юк. Өстемә кигәнем бер күлмәк. Кышын мин хатынымның иске сырмасын киеп, аягыма опорка өстерәп йөрим. Ләкин мин табигатьнең патшасы! (Ул бу урында тавышын күтәреп куйды.) Төкереп тә бирмим мин сезнең мал һәм власть белән көчле кешеләрегезгә! Төкереп тә! Белдеңме шуны? Мин алардан өстен! Мин — хөр, мин бөтенесеннән бай! Минем дөнья байлыгы белән үлчәнми торган байлыгым бар. Минем хөрлек! Бәйсезлек! Горурлык! Ә?! Дәшмисез? Дәшмисез шул. Миңа җавап бирергә кулыгыздан килә торган кешеләр булсагыз, мин сезгә Некрасов та әйтеп бирә алмаган бер сүзне әйтеп бирер идем. Күрше кассада эшләүче ач яңаклы, калын сары мыеклы Акимыч аны бүлде: — Савич, карале, шаулама әле син ул хәтле, тынычлана төш! Я көтелмәгән кунак китереп кертерсең... Заманны беләсең бит. Редакторда әнә ниндидер хәрби кеше утыра бугай... — Утырса ни, утырсын! Килеп керсә ни, керсен! Әллә мин куркаммы алардан? Куып чыгарсыннар, ачтан үләргә минем өчен кайда да •барыбер... — Сине куа алмыйлар алар, Саввич, син алтын куллы кеше бит. Ләкин син хәзергә шауламый тор. Синең куллар әле безгә кирәк булачак. Рабочий класска... Рабочий класс! һыммм!..—диде елмаерга тырышкансыман авызын кыйшайтып Саввич. — Ул сезнең бик матур хыял гына бит! Ә мин хыялны яратмыйм... 44 — Ярый, ярып, яратма, кирәкми,—диде аиы тынычлап Акимыч.— Син кайтып йокла, Саввич! Без синец белән соңыннан сөйләшербез... — Бир миңа бер чәкүшкәлек! Мин сиңа Некрасов әйтмәгән бер фикерне әйтеп бирәм... — Миндә ярты чәкүшкәлек тә юк, Саввич, булса да, мнн аны сиңа бирмәс идем... — Ә үзең, рабочий класс, дисең! Ха!! Ул, урыныннан торып, кассадан кассага йөреп китте: — Биш тиен генә! Өч тиен генә!.. Кемнәндер ул ничә тиендер вак алганнан соң, рәхмәт-фәлән әйтмәс- тән, таш идәнгә ялан аякларының бөтен табаны белән тач-тач басып, эре-эре адымнар белән басмаханәдән чыгып китте. Ул чыгып киткәч, бүлмә тынлыкка чумды. Берәү дә бер сүз әйтмәс- тән үз зше белән мавыкты. Акимыч әкрен генә егетләр янына килде һәм Сашага эндәште: — Герой синең учитель! Берәүне дә белми, берәүне дә танымый, аннан көчле, аннан өстен кеше юк, пырх, пырх! и вәссәлам! Ну, ннчек, эшләр кай таба? Абдулны касса белән дуслаштырдыңмы инде? Кая әле! Ул, җавапны көтеп тормастан, Габдулла алдындагы дүрткелләп җыелган һәм соры җеп белән бәйләгән наборны алып әйләндереп карады. — Кысыбрак бәйләргә кирәк! Тигез җыелган, шпоннар да дөрес куелган. Ну вот. Болан булгач, Тукаевтан могарыч! Шаярып әйтәм, шаярып! Киресенчә, хәзер сез үзегез хезмәт хакы сорый аласыз, Тукаев! Редакторның колагына төшерергә кирәк... Габдулла моңа ни диптер җавап кайтармакчы иде, өлгермәде, Акимыч дәвам итте: — Мин сезне күзәтеп кпләм, дуслар! Яхшы иптәшләр сез. Менә нәрсә әйтәсем килә сезгә: авылда кайнаганың хатыны авырган, минем бикәч шунда китте, миндә хәзер аулак өй. Бүген кич килеп чыгыгыз әле, чәй эчәрбез, дөнья хәлләрен сөйләшербез! 6 Билгеләнгән вакытка кич белән егетләр Акимычиың өенә килеп чыктылар. Бу — пристань ягындагы бер тыкрыкта ишек алдының түрендә чөңкәеп утыра торган кечкенә агач өй иде. Чоланлы ишек алдын үтеп, алар эчкә керделәр. Тәбәнәк кенә түшәмле, ике тәрәзәле кечкенә бүлмә болар кергәч тагы да кечерәеп калды. Моны үзе дә сизгәндәй, Акимыч: — Утырышыгыз тизрәк, утыргач өй иркенәеп китә ул,—дип көлдерде. Егетләр өсте җәелмәгән, әмма кырылып, сап-сары итеп юылган өстәл артына кереп, озынча скәмьягә янәшә утырдылар. Акимыч, кайнатып куйган чәен хәзерли-хәзерли, егетләр белән сөйләшеп алып китте: — Мин сезнең эзегезгә бастым бит, егетләр! Егетләр сорау кыяфәте белән аның күзләренә карадылар. — Сез...—диде дә Акимыч тукталып калды һәм егетләр өчен зарыктыргыч бер кечкенә тыныш ясап алганнан соң дәвам итте: — Сез революционерлар икән ләбаса! Юк, юк, курыкмагыз, революционерлар түгел, бәлки аларга, революционерларга, мәхәббәт тотып йөри торган кешеләр... Өстенә бастыммы? Саша һәм Габдулла бер-берсенә каранып алдылар. — Шүрләттемме? — дип сорады Акимыч. Саша аның йөзендәге хәйләкәр елмаюны күреп: — Юк, без шүрләмәдек!—дип акланырга ашыкты. Габдулла да аны дөресләп куйды. — Юктыр инде!.. Уен эшмени? Үзегез революционерлар, ә үзегез конспирация саклый белмисез. «Революционерларны күрсәң иде, алар 45 белән күзгә-күз карап сөйләшсәң иде» дип кемнәр анда кетәклек артында сөйләшеп утырды бер көнне? Сез түгелме? Ә шунда әрҗәләр артында, тәмәке тарта-тарта, мин сезне тыңлап тордым. Сиздегезме шуны? Акимычның үз итеп шаярып сөйләвен аңлап алгач, егетләр иркен сулыш алдылар. — Ул Некрасовның шигырен укудан башланды, Акимыч! — Беләм инде, беләм, Некрасов гаепле монда. Ничек әле? Уведи меня в стан погибающих За великое дело любви... Сез аны икегез дә еш кына авыз эченнән шыңшып җырлап йөрисез. Тик берегез аны Стенька Разин көенә, икенчегез ниндидер татар көенә салып җырлый, белмиммени? — Конспирация ничек була соң ул, Акимыч, без белмибез бит аны,— дип кызыксынды Габдулла. Ул инде бу өйдә үзен үз кеше итеп тоя иде. Сашаның да конспирациянең нәрсә икәнен беләсе килде. — Ә мин аны каян белим?—диде Акимыч.—-Эчегез әле, чәйләрегезне суытмагыз, авызыгызны да пешермәгез! Менә алайса сезгә конспирациядән беренче сабак... Акимыч әкрен генә кеткелдәп көлеп куйды. Егетләр дә көлештеләр. Аннан соң ул шебердәтеп чәен бер-ике рәт йотып куйды да: — Саша, карале, син телеграмма сатмыйсыңмыни инде хәзер? — дип сорады. — Юк, — диде Саша. — Нигә? — Сатылмый. — Аңлашыла. Безнең юкәгач генералларның бертуктаусыз чигенүләре турында укуның берәүгә дә кызыгы юк хәзер... — Кибетчеләр генә укып торырга алалар алуын да... — Укып торырга? Анысы ничек тагын? — Укып чыга да кире бирә. Шуның өчен бер тиен. — Әһә! Әһә!—диде бик кызыксынып Акимыч. — Ә ике тиен кесәдә кала. Я, я! Ә син басып торасың аның укып бетергәнен көтеп? — Әйе. Әле аның янына күрше кибетчеләр җыела, алар да укый. Аннан сугыш турында сүз көрәштерү китә... — Димәк, анысы гына аз, алар шул бер тиенлек пайны берничә капкорсак үзара күтәрәләр. Купецлар шәп! Алар әле шулай итеп синең хисапка ташпулат салдырырлар. Егетләр көлешеп куйдылар. — Я, я, нәрсә сөйлиләр соң чигенү турында? Нибучь, «япошканы бүрек белән бәреп егабыз!» дигән шапырыну беткәндер инде хәзер? — Бар да студентларны сүгәләр. Имеш, бөтенесенә алар гаепле. Имеш, аларны япошка сатып алган, тукмарга кирәк аларны, студентларны! Габдулланың исенә килеп төште: Гобәйдуллиннар приказчигы Нәҗип Нигъмәтуллин бер көн Габдулла янына килеп бер хат укытты. Үзенең укуы начар булу сәбәпле, ул язу-сызу эшләре белән еш кына Габдуллага мөрәҗәгать иткәли иде. Хатта рус телендә шул сүзләр язылган иде: «Православный христианнар! Ватаныбыз куркыныч астында. Без үзебезнең атабыз падиша хәзрәтләрен аның дошманнарыннан сакларга тиешбез, шуңа күрә 15 нче апрельгә кадәр бөтен студентларны, берсендә калдырмый, үтереп бетерик, өлгермәсәк, пасханың өченче көнендә». Имзасыз-иисез бу хат почта белән бөтен приказчикларга таратылган һәм бер нөсхәсе ничектер Нигъмәтуллинга да килеп эләккән. Шул вакыйганы Габдулла менә хәзер сөйләп бирде. — Гаҗәп түгел, — диде җитди чырай белән Акимыч, — әнә аларның рәсми газеталары нәрсә яза. Имеш, эшчеләр ни өчен эш ташлыйлар? 46 Чөнки аларга эш хакын японнар түли. Менә нинди пычрак ялага хәцле барып җитә аларның телләре! Әй, кадалып китсеннәр лә ул әшәке җаннар! Китерегез әле чынаякларыгызны! Ул тагын берәр чынаяк чәй ясап чыкты. Акимыч егетләрнең китүен ашыктырмый, иркенләп, алар белән бертигез дәрәҗәдәге иптәш кебек сөйләшеп утыра, шулай булгач, егетләргә кая ашыгырга? Алар, әниләре янында утырган балалар кебек кинәнешеп, җилкәләрен якалары эченә җыя төшеп, кулларын тез араларына яшереп, утыра бирделәр. Тәрәзәләрдә кызарып балкыган шәфәкъ әкрен генә сүрелде. Акимыч асылмалы лампасын кабызды. Шуннан соң ул яңа гына исенә төшкән эшсыман итеп: — Ә шундый ук телеграмма кебек әйбер миндә дә бар бит. Карале, мин аны сезгә дә күрсәтим әле, — диде һәм чыгып китте. Бераздан ул чит-читләре дүрткелләп типтигез киселгән һәм барысын бергә аркылы- торкылы калын җеп белән бәйләгән кәгазьләр төргәген алып керде. — Менә ул телеграммалар, — диде ул, төргәкне сүтеп, һәм аннан кәгазьләрнең ике данәсен алып Сашага һәм Габдуллага тоттырды. Бу — бик төгәл итеп ике баганага җыелган өндәмә булып чыкты. Аның кайбер сүзләре һәм җөмләләре калын кара хәрефләр белән аерылып куелган һәм анда русча шундый сүзләр язылган иде: «Самодержавиегә үлем!», «Яшәсен революция!», «Яшәсен пролетариат — революциянең алдынгы сугышчысы!» Габдулланың исенә кайчандыр теге Казаннан, Крестовников заводыннан килгән Сәфәревнен. бумажнигында ята-ята бөкләнеп, тузып беткән прокламация кисәкчәсе килеп төште һәм ул тетрәнеп куйды. Ләкин бу тетрәнү куркып, каушап калудан түгел, бәлки ниндидер бөек сергә якынаюдан, үзеңне шул серне бүлешүче итеп тоюдан килеп туган тетрәнү иде. — Бу — прокламация? — дип сорады Габдулла һәм Акимычка карады. Аның эчке дулкынлануы йөзенә чыккан, яңаклары кызарып янып тора, күзләрендә гаҗәпләнү катыш ниндидер хәйләкәр чаялык очкынлана иде. — Әйе, прокламация,—диде Акимыч һәм Габдулланың күзләренә туры карап сорау бирде: — Күргәнегез бар идеме әллә? Габдулла әлеге Сәфәрев күрсәткән прокламация турында әйтте. Габдулла аның хәзер шушындый эшләр белән Уральск төрмәсендә утыруын белә, шуңа күрә ул Акимычның күзләренә сынап карады: бу исем аца таныш түгелме? — Сәфәрев? — дип сорады Акимыч һәм бер сүз дә әйтмәде: әллә ул аны белми, әллә белеп тә белгәнен әйтәсе килми иде. Сашаның прокламацияне беренче тапкыр күрүе иде. Ул әле аны аңлап бетермәгән, һаман аңардан күзен алмый карап тора, кайбер сүзләрен авыз эченнән кабат-кабат тапкырлый иде. — Сашага ошамады ахры,—диде, Габдуллага күз кысып алып. Акимыч. Шунда гына Саша Акимычка күтәрелеп карады һәм гаепле генә елмаеп куйды. — Аңлыйм, аңлыйм, бу синең өчен бик яңа эш, бик... — Юк, — диде Саша, исенә килеп һәм төзәтенеп, — мин аны... ишеткәнем бар. Минем әти аның урамда ябыштырылганын укыган. Аннан соң шуның өчен бик күп студентларны арестовать иткәннәр... — Күрдегезме? Бу — уен эш түгел, егетләр!—диде тегеләрнең күзләренә җитди карап Акимыч.—Мин дә менә моны табып алдым, хәзер инде аптырап торам, нишләтергә моны? Менә сезне киңәшкә чакырдым. ' Ул чынлап та аптыраган кеше кебек күзләрен челт-челт йомгалый иде. Ләкин барыбер егетләр аның күзләрендә баягы хәйләкәр очкынны сизеп алдылар. 47 — Ябыштырып чыгарга! — диде Габдулла, тавышын акрынайтып, һәм йөрәгенең гадәттәгедән катырак тибә башлавын сизде: нәрсә әйтер .мона каршы Акимыч? Әллә әйтте, әллә күзе белән генә ишарә итте Акимыч. Ләкин егетләр аны төшенделәр: ул Габдулланың фикерен дөресләде. Габдулланың күзеннән яшь атылып чыга язды, — ул бәхетле иде: Акимычның соравына ул аптырап калмады, шундук җавабын тапты бит. Ә бәлки менә ябыштырып чыгу эше дә аңа тапшырылыр? Мәдрәсәдә инде хәлфәләр кебек сөйләшә башлаган Габдулла монда. Акимыч алдында, үзен яңадан дәрес алып утыра торган шәкерт итеп хис итте. Шулай икән ул: син үзеңне инде тормышта тәҗрибә күргән, олыгайган кеше итеп тоя башлыйсың, ә тормыш тота да синең алга яна сынау китереп куя, син аның алдында яңадан кечерәеп каласың! — Ләкин эш моның белән генә бетми, — диде Акимыч, һәм бу сүзе белән ул Сашаны аптырау эчендә калдырды. «Тагын нәрсә соң, нәрсә соң?» дип ашыга-ашыга уйлый башлады ул. Аның бу юлы үз сүзен иптәшеннән — Габдулладан элек әйтәсе килә иде. Ләкин аның бәхетенә каршы, монда Габдулла да җавап таба алмады. Алар өчен җавапны Акимыч үзе бирде: — Менә мин сезгә: «Чәй дә суынмасын, авызыңны да пешермә!» дип әйттемме? Менә шул кирәк булды хәзер. Ябыштыру гына җитми, тотылмаска да кирәк. Габдулла да, Саша да бу фикерне берьюлы эләктереп алдылар һәм ашыга-ашыга, бер-берсен бүлә-бүлә аны үстерергә керештеләр. — Әйе, әйе, тотылмаска, тотылганда да, боларны кайдан, кемнән алганны әйтмәскә! Куркытсалар да, китереп суксалар да, хәтта үтерсәләр дә, — диде кызуланып Габдулла. — Юк, монда башта ук тотылмаска!—дип аңа каршы төште Саша. — Дөрес,—диде үзенең шәкертләрен соклана-соклана күзәтеп һәм елмаеп Акимыч. — Ничек кенә булмасын, бер нәрсәне онытмаска: бу эшне сезгә Бөек Пролетариат әфәнде тапшырган, ягъни «пролетариат» дигән иң дәү хуҗа! Акимыч аларга листовкаларны тигезләп бүлеп бирде һәм әйтте: — Боларны без ябыштырмабыз... Егетләр аңа сорау кыяфәте белән карадылар. — Бу әле сезгә авыррак булыр. Мин сезгә җиңелрәк эш тәкъдим итәм. Иртәгә иртүк сез, кармаклар алып, Әнисим күленә балыкка барырсыз. Габдулла сагаеп калды. «Безне шаяртмыйлармы?» дигән коточкыч шик аның йөрәген тетрәтеп үтте. «Балыкка барырсыз, сезгә, малай-салайга, тагын листовка ябыштырып йөрергә?» дн түгелме соң бу?! Акимыч, аеруча җитди сүз сөйләгәндәге гадәтенчә, кайгыртучан күзләрен чет-чет йомгалап, дәвам итте: — Аида сез бик күп балыкчыларны күрерсез. Аларның күпчелеге безнең халык, слесарьлар, итекчеләр, гомумән эшчеләр... Ләкин алар арасында читләр дә булыр... Күзне ачып йөрергә кирәк... Габдулланың башына йөгергән каны әкрен-әкрен үз урынына кайта башлады. Акимыч листовкаларны ничек итеп шул балыкчыларга сиздерми генә куеп китүнең юлларын һәм кагыйдәләрен егетләргә сөйләп бирде. Икенче көнне иртә белән ике иптәш Чаган күпере башында очраштылар. Икесе дә, сөйләшеп куйганча, кармак чыбыклары, калай тартмалар тотканнар, — карап тормакка үҗәт балыкчылар! 48 Өндәмәләрнең бер өлешен алар изүләренә тыкканнар да билләрен тыгызлап каеш белән буганнар, ә бер өлешен калай тартмаларга салып, аны икмәк һәм бәрәңге белән каплап куйганнар иде. Гадәттән тыш йомыш белән каударланган ике дус бүген бөтенләй диярлек йокламадылар. Төне буе икесе ике урында алар Әнисим күле буендагы балыкчыдыр белән ничек очратачакларын, аларга кәгазьләрне ничек-ничек куеп китәчәкләрен, алар аны алып нишләячәкләрен күз алларына китереп яттылар. Ләкин бу йокысызлык турында ике дус бер-берсенә ләм-мим берни әйтмәделәр. Бер-берсе белән көннәр буе бертуктамый сөйләшергә һәм серләшергә әзер бу ике егет бүген дәшмиләр, икесе дә үзенең җаваплы- лыгы һәм мактаулылыгы белән гадәттән тыш булган йөкләмәне үтәү турында гына тирән уйга чумып баралар иде. "Әнисим күленә җитә- рәк кенә алар планны һәм юлны ачыклар өчен аз гына сөйләшеп алдылар. Иң элек алар, күлгә җитәрәк, балык чиртә торганрак урынны эзләгән булып, икесе ике якка аерылып китәчәкләр һәм күл тирәсен әйләнеп чыкканнан соң, Чаган ягындагы куаклыкта очрашачаклар. Әнисим күленең зур ярым түгәрәге тирәсендә тегендә дә, монда да бөтен тирәягын онытып, үзенең калкавычына гына карап тынган балыкчылар сихерләнгән кебек кузгалмый тып-тын утыралар. Алдан сөйләшеп куйгансыман, алар бер-берсенә дәшмиләр. Әйтерсең, бер генә дөнья сүзе аларның бу гыйбадәткә ошаган тынып утыруларының изгелеген бозачак, яки ялгыш ычкындырылган бер сүз яулап алынган искиткеч байлыкны, әкияттәге кебек, эһ! дигәнче юкка чыгарачак! Әле юньләп күтәрелеп җитмәгән томан күл өстендә сыек кына төтен булып тулганып тора һәм суның соргылт тигезлеге өстендә калкавычлар йокымсырап әкрен генә тирбәләләр. Алар вакыт-вакыт сискәнгән кебек тетрәнеп куялар һәм бу аларның хуҗаларын да сискәндереп кузгатып куя. Менә кемдер тегендә ялтыратып бер чабакны күтәреп алып ярга салды. Моны бөтенесе күрделәр. Ләкин берәү дә моңа ни сүз, ни хәрәкәт белән үзләренең мөнәсәбәтләрен күрсәтмәделәр. Ләкин һәркем үзенчә уйлап алды. Берәүләр: «Әһә, бүген балык йокламый икән, мина да кабар» дип, икенче берәүләр: «Эх, теге кемнең бәхете!» дип, өченчеләр: «Янымда ул утырмаган булса, миңа кабар иде» дип, көнләшеп... Әнә теге таллык янында берәүнең калкавычын алып китте. Балыкчы чыбыгын бер якка тартты, аны күтәреп чыгарды: ах шайтан, капмаган, җимне эләктереп качкан! Тоту да, алдану да монда тирән эз калдырмый, үтә бирә, аларнын һәр икесе бер үк рәхәт дулкынлануның төрле ягы булып кына чагылып үтәләр. Бәхетле балыкчылар! Алар үзләренең алдындагын гына беләләр. Артларында ник шунда дөньяң җимерелеп ятмый! Шуңа күрә аларның артына листовканы сиздерми генә куеп китү бернәрсә дә түгел,.. Алар төрлесе төрлечә киенеп, төренеп утырганнар. Бер төрлесе пин- жәк, бер төрлесе бишмәт яки йоны коелып бетә язган тун кигән, берәүсе хәтта җилкәсенә хатын-кызның йон шәлен салып утырган, кайгыртучан хатыны иренең су янында иртәнге салкынчада суык тидерүеннән курыккандыр инде. Әмма алар бөтенесе диярлек хезмәт кешеләре, эшчеләр, һөнәрчеләр... Ыспайрак киенгән приказчиклар да, чиновниклар да бар монда барлыкка, әмма алар күп түгел. Шулай да бу хәл малайларга, Акимыч әйткәнчә, сак кыланырга, күзне ачып йөрергә куша... Саша бер маҗарага тап була язды. Ул ниндидер бер иске генә киемле кеше артына килеп, кәгазьне куйыйм дигәндә генә теге әйләнеп карамасынмы! Ни күзең белән күрәсең, теге зур базар чатында сабын кибете тотучы Мохов! Ул һәрвакыт Сашадан телеграмманы я сатып ала, я укып торырга ала. — Нәрсә, телеграммамы? — дип сорап куйды Мохов. Саша аңа «телеграмма» дип әйтә алмады. Әйтсә бит, теге: «Кая, бир әле укып торырга!» дип сорап алуы ихтимал. «Телеграмма түгел», —дип тә әйтә алмый, бу шик тудырачак. Сашка ни әйтергә белми аптырап калган иде инде, ләкин тегенең акча эзләп, кесәсендә казына, капшана башлавын күрү белән, ул да хәйләсен табып өлгерде: — Ярый, сез акчагызны эзли торыгыз, мин әйләнеп килермен, — диде дә тиз-тиз генә аның яныннан китеп тә барды... Кирәк кадәр вакыт үткәч, егетләр Чаган янындагы куаклыкта очраштылар һәм, кызыксынуның чигенә җитеп, күзләрен киереп ачкан килеш балыкчыларны күзәтергә тотындылар. — Укыйлар! Билләһи, укыйлар!—диде тантана белән Саша һәм Габдулланың җиңеннән тартып куйды. — Укыйлар! — диде Габдулла, шатлыклы дулкынлану белән тамагына тыгылган төерне йота алмау аркасында ул бу сүзләрне пышылдап кына әйтә алды. Аның күзләре яшь белән дымланып көлеп торалар иде. Балыкчылар листовкаларны чынлап та укыйлар, ә укымаганнары аларны сак кына кесәләренә тыгалар һәм кеше күзәтмиме дип, тирә- якка караналар иде. Бер листовканы җил суга очырып төшергән икән, кемдер аны кармак сабы белән тотарга азапланып тора иде... Егетләр шәһәргә арып, шулай булуга карамастан, үзләрен гаять дәрәҗәдә бәхетле хис итеп кайтып керделәр. Алдан сөйләшеп кую буенча кичен алар Акимыч белән яңадан очраштылар. Икесе дә күл буенда булган хәлләрнең бөтенесен аңа сөйләп бирделәр. Саша үзенең Мохов белән очрашуын турыдан-туры, берни яшерми сөйләп бирде. Акимыч моның өчен ачуланыр дип уйлаган иде ул. Карт мастер кычкырып көлде генә. — Күз алдыма китерәм! Өч тиен түләп алган нәрсәсе телеграмма түгел, прокламация икәнен күргәч, күзләре акаер иде карунның! Ахчуын- нан шартларга җитешер иде! Саубуллашканда ул егетләрнең кулларын кысты һәм әйтте: — Сез сугышның беренче чиркәичеген алдыгыз. Тәбрик итәм! Яшь революционерлар сез хәзер, һәм сезгә таянырга була. «Революционер» дигән сүз Габдулла өчен артык дәрәҗәдә зур, артык- дәрәҗәдә мөкатдәс сүз иде. Шуңа күрә Акимычның аны «революционер» дип атавы тагын аның нечкә җиренә килеп кагылды: «Әле сез бу эшегезне революционерлык дип уйлый торгансыздыр, уйласагыз уйлый бирегез инде!» — дигән төсле тоелды бу аңа. Шуңа күрә ул ярым чын, ярым көлеп, ләкин үпкәсен яшерми, әйтә куйды: — Степан Акимыч, сез каян беләсез, бәлки без дә шулай бервакыт революциянең бер җиренә ярап куярбыз... Акимыч башта, аңламыйчарак, Габдуллага карап торды, аннан эшнең нәрсәдә икәнен төшенеп: — Син мине уйнап сөйли бу дип аңлагансың ахры. Юк, мин андый мәсьәләдә уйнап сөйләүне яратмыйм, брат! — диде һәм кулын Габдулланың җилкәсенә салып, аны җилтерәтеп куйды. — Кешеләр артына кәгазь ташлап йөгерү дә булса революционерлык! — дип кызарыныбрак көлде Габдулла. Ул инде Акимычның шаярып сөйләмәвен сизгән иде. Акимыч аңа кайгыртучан күзләрен чет-чет йом- галап карап торды да әйтте: — Ә сезнең Уралда коенганыгыз бармы? — Булмыймы соң! —- Зур елгамы? — Зур елга... — Каты агамы? — Каршы йөзү кыен, агыза... — Ә менә ул чыккан җирендә күзгә күренер-күренмәс кенә чишмә булып агып чыга. Белдеңме? дигәнсыман, берничә кат башын чайкады һәм алдында яткан ачылган конвертны алып, дәшми генә Габдуллага сузды. Габдулла укырга тотынды: — «122 нче Дальневосточный полкның рядовое Нәгыймҗан Дәүләт- җанов шушы елның 13 нче көнендә хәрби лазаретта...» Габдулла язуның соңын һәм имзаларын укып тормады, кәгазь тоткан кулын тезләренә төшерде һәм башкалар белән берлектә тынлыкка чумды. Сугыш тукталу турындагы хәбәрне ул әйтмәде. Боларга ул хәбәрнең кирәге юк иде инде...