Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТОРМЫШ БЕЛӘН ТАНЫШУ

Имәнбаш авылына җитәрәк күзгә ташланган нәрсә шул: урман ягында, авылдан ярты километр чамасы җирдә, ерактан, кипмәс борын өеп куелган печән кибәнедәй бүрекләнеп күренгән зур карт имән үсә. Авыл картлары әйтүенчә, — дөрестерме, ялгандырмы,— ул имәнне моннан йөз еллар элек бер көтүче утырткан, имеш. Авылның исеме дә шул имәннән киткән, диләр. Аннан килеп тагын, Имәнбаш элегрәк Имәнбаш булмаган, ә Яланбаш дип аталган, диләр. Бәлки, алдан-арттан кырыкмаса кырык терәү куелган, берсе алга ауган, икенчесе янга кыйшайган йортларның түбәләре салам белән генә ябылып, анысы да булса ун еллар буена яңартылмаганга күрә, җил туздырып коелып беткәнгә, шундый хәерче исем биргәннәрдер? Кем белә. Узган эшкә салават. Хәзер инде Имәнбаш урамнары киң, йортлары яңа, икесен такта белән япкан булса, өченчесе калай түбәле. Торган йортын түгел, терлек абзарын да салам белән япмыйлар. Җил тегермәннәрен сүтеп якканга биш былтыр инде, су тегермәне ел әйләнәсе эшләп тора. Кызлар аулак өй эзләп йөрми, егетләр кайсы мунчадан төтен чыкканын күзәтми. Авыл уртасында таш нигезле, бер ярым катлы клуб бинасы бар. Кич җиттеме, яшьләр шунда җыела. Аңа каршы алты почмаклы, тирәли рәшәткә белән чорнап алынган йорт — колхоз идарәсе. Кырый урамда такта белән җыелган ике катлы бина — урта мәктәп. Җыеп кына әйткәндә, Имәнбаш яман атын сатарлык авыл түгел. Хәсән, завод яшьләре белән бергәләп, әнә шул авылда ике ел рәттән урып-җыю эшләрендә булып кайтты. Яшерен-батырын түгел, шеф колхозга — Имәнбашка барырга дигәч тә, ул ялга кайтырга җыенган кунак егете кебек, сөенә-куана китә торган иде. Шулай булмый хәле дә юк. Имәнбаштан киткәненә әле унбер-унике генә ел булса да, туган-үскән яклар сагындыра бит. Үзе инде ул хәзер мыек үстергән егет, ә авыл халкы аны һаман да онытмый әле, элеккечә: — Озын Садыйк малае, — дип кенә йөртә. Әтисе мәрхүм исән чагында: — Бабаң иген иккән, мин аңардан мирас калган сука белән җир актардым. Син дә, улым, авылны ташлама, шушы нигездә тамыр җәй,— ди торган иде. Әтисенең васыять-үтенечен тота алмады Хәсән. Сугыш беткәннең икенче елында әнисе аны Казанга алып китте. Киткән чагында каралты-кураны сатып, нигезне җимереп калдырды. Кайтам И 59 дисәң дә, сыеныр почмак булмаслык итте. Әле дә булса, Шәрәтән Шәрәфидән йөз сум акча аласым калды, дип сөрән сала. Яше утыздан узган булса да, әле каны кайнап, күңеле уйнаклап торгангадыр инде, шәһәргә килгәч тә, улы белән киңәшеп тә тормады, үзенә пар табып, китек тормышын бөтен итеп куйды. Хәсән заводка эшкә керде, «мәһабәтле, кулай кеше» — үги әтисе белән бер бусага таптап йөри алмасын сизеп, тулай торакка күчте. Үз тормышын үзе киртәли башлады ул. Үзе цехта эшләде, күңеле Имәнбаш авылында булды. Авыл җирендә туган егет, авыл табигатенең тылсымлы хасыятен, ямен күрә белә, көннәр буе кырда, рәхимсез кыздырган кояш астында тирләп-пешеп эшләүдән үзенә ләззәт таба иде ул. Беренче шәпкә, үзен ятим тоеп, туган авылына кайтып яшәүдән дә мәхрүм булуына күңеле өзгәләнде. Соңыннан, шәһәр тормышына ияләнгәч, йөрәк сызлавы басылды. Колхоз рәисе Мө- нәвнр, мәзәген-чынын бергә кушып: — Кайт, Хәсән, шәһәр тузанына булыгып йөрмә. Өйләним дисәң, кыз табарбыз, калай түбәле йорт салып бирербез, — дисә дә, инде авыл белән алыш-биреше югын белдереп: — Кыстама да, кодалама да, Мөнәвир абый. Әле анда, әле монда оя эзләргә күке түгел бит мин, — диде. Ә шулай да авыл сагындыра. Авылга кайту — аңа бәйрәм була. Анда кайтса, йөрәкне тырнап торган сызлану басыла, күңел ачылып китә. Бер дә көтмәгәндә генә рәнҗетеп куйган тормыш елмаеп җибәрә. Хәсән әле эшләп армаган, йөреп ялыкмаган, тормышның әчесен дә татлы тоеп яшәр чагы. Бәлки, шуңа күрәдер, рухы канатын сәлперәйтмәде. Имәнбашка кайткач, эштән соң балыкка йөрергә дә, җиләккә дигән булып, кызларны ияртеп урманга китәргә дә иренмәде. Сер итеп кенә әйткәндә, бер кичтә икешәр кыз белән танышып, өченчесен озата барырга да җай тапты Хәсән. Әмма ләкин, яшьлек дуамаллыгы белән юләрсенебрәк ике сүзнең берендә мәзәк сөйләп йөрсә дә, дөньясына кул селтәгән ваемсыз егет түгел иде ул. Эш дигәндә җимертеп эшләде. Егет булса да, кеше мәслихәтенә колак салып кына йөрер яшьтән узган, акыл әрҗәсе ныгыган иде инде. Яшьтән үк канат астыннан чыккан булса да, юлдан язмаган, сәбәпсез- дән арты белән киртә җимерү гадәте юк иде аның. ...Быел Имәнбашка Габсаттар абзый белән бергәләп китәргә дигәч, сөмсере коелды. Авылыннан җаны бизгәнгә түгел, билгеле. Габсаттар абзан белән китәрсең, дигәнгә. Аның машина йөртүендә, ничек эшләвендә Габсаттар абзыйның дәхеле булмаса да, Хәсән бу хәлгә битараф карамады. Габсаттар абзый — егерме ел машина йөртеп, бу эштә хәерче шикәредәй шомарып беткән шофер. Шулай да ерак юлга, шундый җаваплы эшкә аңа ышанып чыгарга җан тартмый иде. Моның сере бар, билгеле. Хәсән завком рәисенә: — Иптәш Федянин, инәлеп сорыйм: мине Габсаттар абзыйга такмагыз. Башаягы бер казан, серебез килмәс. Җибәрсәгез, үзем генә, я башка берәү белән китәм, — дип чәпчегән иде. Ул дигәнчә барып чыкмады. Федянин: — Боерык белән танышмы? Шулай. Син инде, туганым, койрыкны сыртка салма! —дип ачулы төксәреп кенә сүз йөрткәч, Хәсән бәхәс куертып тормады. * $ * ...Ул гаражга кергәндә, Габсаттар абзый, астына сырма җәеп, чалкан яткан көе, машинаның арт күперен тикшерә иде. «Өр-яңа машинаны тикшергән булып, нәрсә казына инде бу томана!» — дип, күңеленнән аны хурлап алды Хәсән. Ул, «гадәт буенча гына», үз машинасын тирәли әй 60 ләнеп чыкты. Аккумуляторларны караган булды һәм сүлпән тавыш белән: — Иртәгә таң беленгәч тә чыгабызмы?—дип сорау бирде. Габсаттар абзый машина астыннан чыкты, Хәсәнгә кинә караш атып, сырмасын каккалады. Аннары гына сүзгә килеп: — Көненә карарбыз, — диде. — Иртәгә көн аяз булачак. — Отчет алдыңмыни? — Радиодан әйттеләр. Хәсән кырыс хәрәкәт белән кепкасының козырегыннан тартып куйды һәм теш арасыннан гына чөңгереп төкерде дә гараждан чыгып китте. Габсаттар абзый, куе кашларын сикерткәләп, аны карашы белән озатып калды. 2 Кояш рәхимсез көйдерә. Юлы да бераз ватылган — артык кызулап булмый. Шулай да йөрүе күңелле. Кабина тәрәзәләре ачык, йөзгә җиләс һава өрә. Барасың, әле печән кибәннәре арасыннан, болын юлыннан узасың, әле шәрәләнеп калган кырлар буйлап чабасың, төрле авыллар аркылы чыгасың. Уңга карасаң — бик еракта кояш нурында көмешләнеп Идел суы җемелди; сулга борылсаң — офыкта зәңгәрләнеп урман күренә: алга баксаң — аксыл зәңгәр рәшә ябылдыгына төренгән авыллар, анда-санда вак агачлыклар күзгә ташлана. Шундый матур, иркен, күңелле. Хәер, кемгә ничек... Төш вакытларында, зур гына бер авылда ашханәгә керделәр. Габсаттар абзый, өстәл янына килеп утыргач та, тузгак чәчле башын угалап: — Каһәр суккан юл! Ерганак та сикәлтә. Кабина түбәсен тишеп чыга яздым, — дип зәһәрләнеп алды. Ашханәдә халык күп түгел иде. Ишек буендагы озын өстәл янында ике түтәй өфелди-өфелди чәй эчә. Ашханә түрендә, ике өстәлне бер итеп зур табын җыйганнар да, җиде-сигез егет сыра чөмерә. Буфет янында ак алъяпкыч япкан, аксыл, тулымса йөзле яшь кенә кыз басып тора. Биш-ун минут утыргач та, якын килүче, «Ни телисез?» диюче булмады. — Бу ни хәл бу? — дип, ашханә мөдирен «пешекләп килергә» киткән Габсаттар абзыйның өстәл янына әйләнеп килгәндә каш-күз җимерелгән, авыз турсайган иде. Башта-буфетка барып талон сатып алырга, аннары коштабак күтәреп кухня тәрәзәсенә барырга, ягъни мәсәлән, үз тегермәнеңә үзең ашлык әзерләргә кирәк икән. — Үз акчама сунарчы хәерчесе кебек, теләнеп ашаргамы? Үз сынхөрмәтебездән авыз итик тә, ычкыныйк бу каһәр суккан җирдән! — дип пыр тузды Габсаттар абзый һәм, Хәсән урыныннан кузгалганны да көтмәде, җилләнеп чыгып та китте. 3 Имәнбашка алар кояш баер алдыннан гына барып җиттеләр. Габсаттар абзый колхозның алма бакчалары яныннан тузанлатып узды да елга буена, су алыр өчен ясалган өч такталы басма янында туктады. Машиналарны юарга кирәк иде. — Ике-өч елдан менә дигән бакча булыр!—дип сокланып әйтә куйды Хәсән, бакча ягына ишарәләп. — Булыр, булыр... тот чиләгеңне, алма коела! —дип мыскыллы гына әйтеп куйды Габсаттар абзый һәм арт көпчәккә бер чиләк су орды да 61 фикерен ачыклап өстәде:—Җәен кәҗә, кышын куян тунаса, киләсе язга сирәгәер, шәт. Күрәсең, бер ягына читән дә үрмәгәннәр. — Тунамас, Габсаттар абзый. — Синнән сорар... Өстәрәк, кызыл балчыклы текә яр астында колхоз буасы. Яшелчә бакчасына каршы ярга, сөзәк урынга, кыр саклау каланчасы рәвешендә вышка да ясап куйганнар. Узган ел килгәндә юк иде әле ул. Вышканың беренче сәндерәсендә балачага кайнаша. Алар бер-бер артлы суга сикерәләр, чыр-чу килеп, бөтен инеш буен яңгыраталар. Габсаттар абзый, аларга карап баш какты, елмаеп куйды. Аннары авызын чалышайтып: —Тфү, дөньясы! Суы тубыктан, вышка ясамак булганнар. Бер-ике юеш борынның муены астына килсә, башлары судтан кайтмас... чикерткәләр! — диде. Хәсән күлмәк-чалбарын салып ташлаган да яр буенда «юл тузанын юып» тора икән. Габсаттар абзый бу хәлне күреп, «чикерткәләрне» онытты, канәгатьсезлек белән: —- Менә сиңа мә! Курорт... кай арада өлгерә кеше,—дип мыгырданды. —Хәзер чыгам, — диде Хәсән, аның сөйләнүен ишетеп. Ә үзе ахылдый уфылдый чупырдап алды да суга сикерде. Габсаттар абзый үзе дә бер чумып чыгарга исәп итеп тора иде. Хәсән турында гаеп сүз әйткәч, үз юлына үзе киртә коруына кәефе китте, елга буена төшмәде. —Әйдәсә, тиз бул! Фатирда юынырбыз!—дип түземсезләнеп чакырды ул Хәсәнне. * * Мөнәвир Газизов, алар киләсен белеп, көтеп торган икән. Ал арны юлга чыгып каршы алды да фатирга озатты. Фатир хуҗасы, үзе бөршәя башлаган әби карчык булса да, эшләп ялыкмас, йөреп армас җан икән. Габсаттар абзый: —А4өиәвир сезгә җибәрде. Түргә узыйкмы? — дип сорагач та, бар җеп очларын бер йомгакка чорнап: — Нурдидәбкәй диләр мине. Чишенегез. Юынам дисәгез — инеш өч адым, бакча башында. Ял итәргә булсагыз — печәнлектә дә урын бар, өйалдыңда да сәке зур, әнә түрдәге карават та буш, — диде дә, чиләк- көяптәсен беләгенә асып, суга китеп барды. Ятар корсакка сөт-катык та ярар, дип торганнар иде. Нурдидәбкәй яңа кәбестә турап аш та пешергән икән. Ашның ите дә бар, борыч-суга- ны да таман гына иде. Хәсәнгә бик ошады аш. Габсаттар абзый исә, тутый кош койрыгына охшашлырак саргылт-кызыл мыекларын уйнаклатып, әйтә куйды: — Монда да шул икән, заводтагы кебек, әчегән кәбестә... Тфү, дөньясы! Хәсән аны мәзәк сөйли дип белгән иде. Юк икән. Чырае сытык күренә. Ул, ни әйтергә белмәгәч, ашына ярты кашык тоз сипте. — Яңа кәбестә төче була икән, — дигән булды. Габсаттар абзый, дәшми-тынмый гына, мыекларын сыпырды. Чәй эчтеләр, болдырга чыгып тәмәке көйрәттеләр дә ятарга җыендылар. Мөнәвир иртән бик соңламаска кушкан иде. Габсаттар абзый, кая баш төртергә җайлырак икән дип, өйдән чоланга, аннан янә өйгә узып, ястык-мендәрләрне каккалап йөри торгач, ахырында кул селтәп печәнлеккә үрмәләде. Ул менгәндә Хәсән икенче ягына әйләнеп яткан иде инде. 62 Ашыксаң ашык, үкчәң җиргә тимәсен, дигән булып, салган ашны да көтмичә, чәй эчеп кенә, таңнан торып куалаганнар иде. Алар барып җиткәндә, ындыр табагы ду килә иде инде. /Мөнәвнр дә барып җиткән. Габ- саттар абзый, аның белән исәнләшкәч: — Сине дә корсак баса башлаган, капчык ташытырга, маеңны бераз коярга иде синең, — дип, мәзәк итеп төрттереп куйды. — Вакыты белән ташыштырабыз, Габсаттар абзый, сырт сөяген кызганмыйбыз, — диде Мөнәвнр аңа каршы. Аннары, зур гына көшелне күрсәтеп: — Иң корысы, иң чистасы. Шуны җибәрик, — диде. Габсаттар абзый машинасын көшелгә арты белән куйды. — /Мөнәвир, аң бул, бүгенгә ун машиналык ашлык әзер булсын. Без көтеп торырга яратмыйбыз, — дип кисәтте ул колхоз рәисен. — Безнекеләр дүрттән артык әйләнә алмыйлар иде. Шәп булыр. Алайса, активны бирегә куам,— дип куанулы сөйләнде Мөнәвнр һәм каядыр китеп тә барды. Габсаттар абзый: — Шәп булыр, шәп, — дия-дия кабинага кереп утырды. Аннары: — Бушлай эшләүчеләр үзләре шулай кызулагач, шәп булмый хәле юк,— дип сөйләнеп куйды. Ул кабина тәрәзәсеннән сузыла төшеп Хәсәнгә күз салды. Егетнең авызы колагына җиткән. /Машинага ашлык төяүче кызлар белән мәзәк әйтешә. — Хәсән! Кил әле... — Ни бар, Габсаттар абзый? — Аякларың оемаганмы? Ә-әнә, теге амбарлар тирәсен әйләнеп кил әле. Кулга ябышыр нәрсә күзеңә чалынмасмы... Хәсән — кушкан җиргә йөгерде, биш минут дигәндә кире кайтты. — Түбәлек тактадан гайре әйбер юк. — Күпме? — Ике машина чамасы. — Алайса йолкырга була... ...Олы юл, таш җәелгән булмаса да, уракка төшкәннән бирле көне- төне машиналар йөреп торганга, таба кебек шоп-шома, тип-тигез иде. Өченче рейстан кайтканда, Габсаттар абзый, машинасын юл уртасында туктатып, шактый вакыт уйланып утырды. Аннары кабинадан чыкты, комбинезон җиңе белән тирләгән йөзен сөртә-сөртә: — Никадәр ризык әрәмгә түгелә. Күзләре чыккан халык! Тфү, дөньясы!— дип, юлда ашлык түгеп йөрүчеләрне каһәрләде. Шул вакыт юл борылышыннан бодай төягән машина килеп чыкты. —Ник юлны бүләсез? Ниегез югалды? — дип ачулы кычкырды машина йөртүче. — Сине сагындык! Ник кузовыңны рәтләмәдең? Дәүләткә илтергәме, әллә карга туйдырырга дип чыктыңмы?!—дип ачулы җавап бирде аңа Габсаттар абзый. Машина йөртүче аңа каш астыннан сөзеп кенә карады да: _ Каян килгән инспектор! Сәлам, абзый! Бабаң утырмага килсен!— дип, кузгалып та китте. _ Утыртырмын әле мин сине, томана! Хәсән, машина номерын оныттырма, яме! 63 Юлдан чыгырыннан чыгып кайткан Габсаттар Мөнәвирне дә селкеп салды. Тегесе акланырга теләп: — Олы юлдан кем йөрмәс, кем түкмәс, — дигән иде. Габсаттар абзый тәмам шашынып: — Телеңә тәпән! Күршеңдә эшең юк, янәсе,— диде. Ул сул кулын бөеренә куйды, күзеңә керәм дигәндәй, башын алга сузып, Мөнәвиргә астай өскә карады. Колхоз рәисе елмаеп торганын күргәч, тагын да кайнарлана төште. Уң кулы белән әйләнә-тирәгә ишарәләде. — Болары да әтиеңнән мирас калмаган. Халык хәзинәсе. Әтиең, мәрхүм, хәтерем ялгышмаса, Миргазиз, өч дисәтинә җирдә чокынып бөкрәйде. Ә сине менә ничәмә мең гектарга хуҗа итеп куйганнар. Ахырда, Габсаттар абзый аңа теге машина номерын әйтте, районга хәбәр итәргә кушты. — Безгә тазарак торыпшалар бирергә әйтеп калдыр. Көн салынып тора... яңгыр яумагае, — диде ул аннары, Мөнәвир авылга кайтып киткәндә. 5 Кичен, күз бәйләнер вакытларда, яңгыр тамгалап узды. Соңгы, алтынчы рейстан әйләнеп кайта алмадылар — соңга калынган иде. Ашлык тапшыру пунктында кунарга калдылар. Габсаттар абзый буфетка кереп тамак ялгап чыкты да Хәсәнгә: — Сәгать берләрдә уятырсың, — дип, кабинасына кереп бикләнде, йокларга ятты. Хәсән, ике машина тирәли әйләнгәләп, эше юктан аяк астында очраган шакмаклар, ташларны типкәләп, озак йөрде. Инде ашлык ташучыларның да киләсе килеп, китәсе китеп беткән. Казаннан соңгы пароход килеп киткәнгә әллә кайчан инде. Тын. Күңелсез. Сөйләшер кеше дә юк. Анализлар кабул итү конторасының баскычында бер апай утыра иде. Хәсән шул якка атлады. Төи җиләс, салкынча. Идел ягыннан дымлы һава йөзгә бәрә. Апай, шәһәрдән килүче булса кирәк, җиңелчә киенгән. Урамда калган песи .баласы кебек бөрешеп кенә, башын иеп утыра иде. — Сез кемне көтәсез, апай? — дип кызыксынды Хәсән. — «Авангард»тан машина киләсе иде. Күренми әле, килмәве булды ахры, — диде апай күңелсез генә, һәм шуннан, җылы табарга теләгәндәй, пәрәвез шәлен берьяк битенә каплады. — Сез тарсынмасагыз, минем янга, кабинага кереп утырыгыз,— дип кыюсыз гына тәкъдим итте аңа Хәсән. Апай, шуны гына көтеп утырган диярсең, җанланып китте. Тиз генә торып, чемоданнарына сузылды. — Менә рәхмәт, энем! Икәү күңеллерәк тә булыр. Әнә теге машинамы? ’ * — Шул, — диде Хәсән. Аның бер чемоданын алып, шырпы тартмасы сикерткәндәй, җиңел генә итеп иңбашына чөерде. Апай сүзгә оста хатын булып чыкты. Әле мәзәк сөйли, әле зарланып ала, мактанып та куя — тыңла гына. Сүз белән мавыгып, таң атканын сизми дә калдылар. Үзе Мәдинә исемле икән. Иптәше Харис янына килгән. Анысы моннан өч ел элек әлеге «Авангард»ны авангардта килерлек колхоз итү уе белән рәис булып киткән. Мәдинә исә, авыл җиренә барып абзар-кура тирәсендә тирес исенә сөрсеп йөрисе, шәһәрдәге паркет идәнле, газлы- ванналы фатирын калдырасы килмичә, иптәше белән бергә китмәгән. 64 Менә хәзер, иптәше авылда икенче куыш укмаштырып, җиргә ябышып калгач, аны ялгыз калдырырга теләмәгән, киләсе иткән. Харисы шәһәргә улын һәм йорт әйберләрен алып килергә кайтасы, ә Мәдинә ул утырып килгән машинада «Авангард»ка китәргә тиеш булган икән. — Я машиналары ватылгандыр, я үзен районга чакыртканнардыр. Юкса, үзе дүртенче дистәне түгәрәкләп чыкса да, ул әле мин дигәндә сүзенә хуҗа, — дип фикерен җөпләде Мәдинә, елмаеп. «Авангард»тан яктыра башлагач кына килеп җиттеләр. Мәдинә апай, әле иптәше кнлгәнен-килмәгәнен белмәсә дә, машина номерын күреп: — Әйтәм бит! Безнең машина, — дип, куанулы ашыгып, чемоданнарына ябышты. — Рәхмәт, энекәш! — дип Хәсән белән саубуллашты да китеп барды. Инде бераз киткәч борылып: — Кунакка кил. Кыстыбый пешерермен. Шәһәр егетенә авыл ашы тансык була ул, — дип кычкырды. Китергән ашлыкны тапшырып, кайтырга чыгар алдыннан Габсаттар абзый Хәсәннең машинасын тикшерергә тотынды. Моторны да карады, стартерын, карбюраторын да, шәмнәрен дә тикшереп чыкты, тәгәрмәчләргә типкәләп алды, радиаторына да күз салды. Кузовның бер ягында аз гына тырналган, буявы сыдырылган урын бар икән. Шуны күреп вәгазь укырга кереште: — Чәүкә йомыркасы, бөдрәңне кисеп пумала ясарга! Алдыңа-артыңа карап кына йөрергә ярамаган... Жеклерың да, җил капка урынына,-төбенә кадәр ачык йөри ахры. Тау төшкәндә, тигез урыннарда холостой ход бир. Чамасыз куалама, машина ул тимер булса да озакка чыдамый, ватыла. Хәсән күңеленнән: «Тырнак астыннан кер эзли», — дип уйлап алды. Ләкин Габсаттар абзасын сабыр гына тыңлады. — Ярар, Габсаттар абзый,— дип килешүчәнлек белдерде. Дөресен әйткәндә, каршы дәшәргә, синең эшең юк дип әрләшергә урыны юк. Дөрес киңәш бит. 6 Габсаттар абзый мөстәкыйль кеше икән. Үзе тәкъдим ясый, үзе тавышка куя, үзе кул күтәреп, үзе карар чыгара. Уена бер нәрсә килсә, бүтәннәрнең ни әйткәннәренә төкерми дә, үз дигәненчә эшли дә куя икән. Бүген әле, кояш офыктан тәртә буе югарыда торганда, Мөнәвирне күреп: — Бүгенгә, амин! Якты вакытта үз эшемне башкарыйм. Рөхсәтме? Рөхсәт дими ни әйтерсең? Хуш! — диде дә фатирга ашыкты. Баш кая — койрык шунда, билгеле. Аңардан калышмады, Хәсән дә авылга куалады. Кайтып җитүенә урамга ашыкты ул. Эш юктан урамнар әйләнеп, клубка кереп чыгарга булды. Ләкин юлы уңмады. Ындырдан кай ара кайтып җиткәндер, Мөнәвир очрады. — Бәла, авылдаш! Машинабыз киртләч сазлыгында калды. Шоферы, мәхлук, кызмача булган. Шелтә бирдем дә эшеннән алдым. Инде шоферсыз да калдык... Ни, авырсынмасаң, алып кайтыйк шуны, ә? — Билгеле, алып кайтабыз,— дип көр күңел белән ризалык белдерде Хәсән. .С. Ә-. № 12. 65 Машинага торф төягәннәр икән. Юлдан ычкынып, арты белән тирбәнчек түмгәкләр арасына шуып төшкән. Биек кыяк үләннәр, сары чәчәкле утлыкай үләннәре арасыннан машинаның кузовы гына күренеп тора иде. — Чыгарып булырмы? Бәлки, сөйрәтербез?—дип өметсезләнеп әйтә куйды бер бабай. Хәсән дәшмәде. Узган ел утынга барганда, урман юлында пычракка баткач, Габсаттар абзасы ничек итеп машинасын үзенә үзен сөйрәтеп чыгарганын исенә төшерде. «Серен беләбез аның», — дип куйды ул үз- үзенә. Аннары иелә төшеп машина астына күз салды. — Мөнәвир абый, бастырык юанлыгы, биш-алты метрлы агач кирәк. Чылбыры бар бугай. Көпчәкләр астына коры куак тутырдылар. Хәсән бер як арт көпчәкләр арасына бастырык юанлыгы колга тыгып, аның алгы башыннан •көпчәк тәлинкәсенә чылбыр тарттырып куйды. Озак кайнашмадылар. «Раз-два, взяли», — дип өч-дүрт тапкыр дәрт биреп кылкыну җитә калды. Машина, койрыгыннан тотканга юләрсенгән кәҗәдәй, бер-ике тапкыр төчкерде дә юлга чыкты. Унбиш-егерме кешедән берсенең дә баткан машинаны бу рәвештә җиңел генә чыгаруын күргәне юк иде ахры. Гаҗәпләнделәр. — Вәт егет, ә!.. — Садыйк мәрхүм эшкә оста иде, бусы да... — Карачы, Мөнәвир, кодалап кара, үзебездә калмасмы? — Кырык сөйләште инде. Күнми ич,— дип төрлесе төрлечә сөйләнеп алдылар. Хәсән кайтып кергәндә, Габсаттар абзый, машинасының кузовына тагын бер рәт такта беркетеп, кузовын биекләндереп азаплана иде. — Юлың уңмадымыни?—диде ул Хәсәнне күреп. Хәсән үз эшенә канәгать булып, дәртсенеп кайтып кергән иде. Ни булганын, сүзгә бирелеп, булмаганын да өстәп сөйләде. Габсаттар абзый аны күзләрен туктаусыз сирпеп, эшеннән туктап тыңлап торды. Тыңлады да: — Чиста кулъяулыгың бармы? Күзгә такта ярмасы керде, айкап чыгар әле шуны, — диде. Күзеннән такта ярмасын алгач, тамак кырып куйды: — Мөнәвиргә алып кайттыңмы? Күпме бирде соң, яртылык булдымы?— дип ирония белән генә сорау бирде ул. һәм, акча эшли беләсең киде, дигән кыяфәт белән баш кагып, яңадан эшенә кереште. Хәсән кызарынды-бүртенде: — Ничек инде яртылык? Габсаттар абзый, сөйләшеп торырга теләге югын сиздереп, аңа иңсә аркылы гына карады да тыңкыш тавыш белән: — Аңламый, имеш! Тфү, дөньясы!—дип мыгырданды. Хәсән ачуыннан яшелле-зәңгәрле булды, аңа яман сүз әйтүдән үзен чак кына тыеп, өйгә кереп китте. Әйберләрен төреп-нитеп тормады, җыеп култык астына кыстырды да. капка бәреп урамга чыкты... Мөнәвир, эшен бетереп, өйләренә китәргә җыена иде. Хәсәнне күреп аптырап калды. — Ни булды? — Китәм!—дип өзеп әйтте Хәсән. — Казангамы? — дип аңламыйчарак сорау бирде Мөнәвир. — Ә мин әле, бу кайтуың соңгы кайту булыр, биредә калырсың, дип уйлаган идем. Ах, егет, егет... — Фатирдан китәм, — дип ачыклады Хәсән, һәм үз хәбәренә үзе сәерсенгәнсыман итеп сөйләп китте: — Беләсеңме, Мөнәвир абый, мине акча эшләп йөргән, торф өчен синнән яртылык алган, ди. 66 Мөнәвир сызгырып куйды, суза төшеп: — Менә сиңа эш-лә-әр! — диде. Аннары, Хәсәннең иңбашына кул салып: — Икенче фатир дисеңме? Бәлки, шунда гына калырсың... килешерсез. — дип киңәш итте. — Юк инде... Мөнәвир, нишләргә соң инде дигән кыяфәт белән, чигәсен кашыды. — Кеше белән тыныша алмау начар, билгеле... — Тынышыр! Кай яктан килеп төртим икән дип кенә тора. — Бергә эшләгәч, уй бер булырга тиеш. Кешенең нинди чагы булмый... — Билгеле,— диде Хәсән, аның фикерен раслап,— киңәш уртак булырга тиеш. Мөнәвир, аның соңгы сүзләрен ишетмәгәнсыман, үз фикерен куәтләде: — Син миңа орынма, мин үзем дә мыек үстереп туган, диючеләрнең колакларын борыр идем мин. Дөньяда син генә түгел, күршеңә күсәк күрсәтмә, мәхлукъ! дияр идем. Хәсән көлеп җибәрде: — Ул сиңа әйләнеп тә карамый! — Андыйлар да очрый... Мөнәвир, уйчанланып, беравык сүзсез торды. Аннары ишекле-түрле әйләнеп килде дә көрсенеп алды, үз-үзенә сөйләнгәндәй, әкрен тавыш белән дәвам итте: — Кешене тануы җиңел түгел... Эт эчәгесе карар күзгә матур чәчәк ата, ә кешегә күпме мәшәкать! Кычыткан әнә, узганда-барганда кулны каклый, ә үзе файдалы, витаминга бай үлән. Тәмәке — никотин, агу... Никотин производствосы азык промышленностеның бер тармагы... лимон кислотасы бирә. Әйе... чуар нәрсә — тормыш. Кешене тануы тагын да читенрәк. Хәсән аны ничек аңларга да белми тыңлап торды. Мөнәвир, үзенең хискә бирелеп артыграк сөйләнүенә гафу үтенгәнсыман, елмаеп куйды. — Әйдә, алайса безгә. Иртәнчәк икенче бригадага, Такталачыкка китәрсең алайса. Хәзер соң инде, бригадир кайтып китте. 7 Кичке аштан соң Мөнәвир тагын каядыр чыгып китте. Аның кайчан кайтып ятканын Хәсән ишетмәде дә. Иртән кояш чыкканчы торып, бит-кул юдылар, яңа бодай кабартмасы белән каймак салып кына сөзмә катык ашадылар да идарәгә киттеләр. Икенче бригада бригадиры Рәхим, — кара тутлы, урта яшьләрдәге кеше, — каравылчы Сәлимулла бабай белән гәпләшеп утыра иде. Мөнә- вирне күргәч, икесе бердән баш кагып, аның белән исәнләштеләр. Ләкин сүзләрен бүлмәделәр. Алар инде күптән сөйләшеп утыралар иде булса кирәк. Рәхим, бу хакта тел тибрәтүе дә җирәнгеч дигәнсыман, кул селтәп: — Син уйлап кара, Сәлимулла бабай: бер туган әтисе бит ул аңа! Хатыны рәтле нәрсә булса, шайтан орсын иде үзен, анысы да бит аның ерык итәкле юбка киеп, куна тактасыдай шома арт санын боргалап, урам сасытучы бер маймыл, — диде ул. һәм үрмә сабы белән итек кунычына шапылдатып куйды да фикерен җөпләп өстәде: — Асарга кирәк андыйларны! Закон юк менә... — Әйтмә дә кем, Рәхимҗан, анадан ала да туа, кола да туа, дигәндәй, сугышта үлгән улы, мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын, әтисе дип үлеп торае. Болар соң, бер өйгә ике ишек булса да, биш бүлмәнең берен кызганалармы икәнни? 5* 67 Артык кашык, дип чәрелди икән теге маймылы. Ә инде улы әйт- кәй: син яшисен яшәгән инде, әти, рәнҗемә, ике якка кул суза алмыйм, дигән. Бимазалап йөрмә, янәсе. Бәхетләре инде, Нәфига карчык исән түгел. Бимазалар иде ул Бер ялгызыңа, тормышың мул булса да, бик читен. Үзе дә әйтә: ашымның тәме, эшемнең яме юк, ди. Дөресен дә дөрес инде, Сәлимулла бабай. Килгәннән бирле күзәткәләп йөрим — тилебәрән орлыгы ашаган сарык тәкәсе кебек, кая барып бәрелергә, кемне килеп сөзәргә белми, ярсынып йөри. Элек сабыр гына кеше иде. Сугышта бергә йөрдек бит без аның белән. Танырлыгы калмаган. «Улым куып чыгарганга биш ел. Кунар ботак таба алмаган чыпчык кебек чыркылдап йөрим; булмаган җирем, эшләмәгән урыным калмады. Бер җирдә дә күңел биреп эшли алмыйм», ди. Кичә төне буе сөйләшеп утырдык. Куанычыннан яртыны куйды. Элек аракының исен дә сөйми иде... — Ул кем, Рәхимҗан, аның сыңары адәм хурына калсаң, биш елда гына түгел, биш көндә чәчеңә ак төшәр, дивана булырсың... Әле ничек соң, хәзер эшләгән җиреннән дә китәргә җыенмыймы? — Үзебезгә чакырдым, йортым иркен, эш җитәрлек... Юкса бөтенләй тезгенсезләнүе бар. — Ризамы? — Башта икеләнеп торган иде. Мөнәвир дә сүз кушты. Бер машинабыз да шоферсыз калды. Озакламый тагын икәү кайтачак. Башыңны ташка орырсыңмы? Шул хакта әйткәч күнде инде, башкача риза булмый иде. — Бик мәслихәт эш, кем Рәхимҗан. Карт дигәч тә әле, алтмышка җитмәгән, җае белән, янәдән башлы-күзле итеп тә куярбыз үзен... Рәхим урыныннан торды, үрмәсен итек кунычына тыгып куйды да Хәсәнгә күз салды. — Безнең бригадага барачак егет шушымы инде, Мөнәвир?—дип сорау бирде. Колхоз рәисе баш какты. Рәхим: — Син сабыр ит, Хәсән, мин хәзер әйләнеп кайтам. Чәчүлек ташырбыз, — диде дә ашыгып ишеккә юнәлде. Аның артыннан ук: — һай, дөнья хәлләре, — дип зарлана-ачулана Сәлимулла бабай да чыгып китте. Хәсән тәрәзәдән авыл урамын күзәтеп утыра. Әнә Сәлимулла бабай югары урамга менеп китте. Рәхим атлый-йөгерә амбарлар ягына ашыгз. Каршы йорт коймасына зур кикрикле, кызгылт кара әтәч сикереп менде. Канатларын җилпеп, карлыккан тавыш белән кычкырып җибәрде. — Мөнәвир абый! Кем турында сөйләде ул? — дип сорау бирде Хәсән тәрәзәдән күзен алып. Рәис нидер язып утыра иде. Ручкасын куеп, күзлеген салды да Хәсәнгә текәлде. — Кем? — Рәхим абый. — Белмисеңмени? — Юк. — Габсаттар абзый турында. — Габсаттар абзый?.. Хәсән кызарынды. Тукта, ничек килеп чыга соң әле? Димәк... күршесенә күсәк күтәрүче... Хәсән үзе? Томана дигәне, әнә күрәсең, кеше авыр хәлгә калганда үз хәсрәтен дә оныткан... Ә^Хәсән?.. ■— Мин киттем, Мөнәвир абый, — диде Хәсән гаепле тавыш белән. ■— Рәхим абыең килеп җитсен инде... — Юк, мин теге фатирдан төшмим... — Үз ихтыярың... Габсаттар абзый машинасына бензин салып тора икән. Хәсән, аның белән исәнләшергә булып авызын ачкан иде, ачык авыз белән катып калды. Аның машинасының кузовына да бер рәт такта беркетелгән иде. Габсаттар абзый эше, билгеле. — Рәхмәт, Габсаттар абзый! Син мине ачуланма инде, юкка күсәк күтәрдем... Габсаттар абзый елмаеп куйды. — Тормыш ул, Хәсән, шундый четерек нәрсә инде, төрле хәлләр була... Шулай диде дә беравык уйланып торды, баш селкеп көрсенеп алды. — Моннан ары сине рәнҗетер кеше булмас инде, заводка кайтмыйм, биредә калам. Мөнәвир иртәнге пароход белән Казанга китә, рөхсәт алырга. ... Якындагы урман өстенә кояш күтәрелде. Иртәнге табигать нурланып, яктырып китте — яңа көн тууына куанып елмайгандай тоелды