Логотип Казан Утлары
Публицистика

РСФСР ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ УЧРЕДИТЕЛЬНЫЙ СЪЕЗДЫ

Шушы елның 7—13 декабрендә Мәскәүдә РСФСР язучыларының Беренче учредительный съезды булып үтте. Бу съездга Россия Федерациясенең автономияле республикаларыннан, крайларыннан һәм өлкәләреннән 36 милли әдәбиятның 411 вәкиле катнашты. Кремльнең Зур дворецы залында партиябезнең һәм хөкүмәтебезнең җитәкчеләре катнашында ачылган бу съездны Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының РСФСР бюросы исеменнән КПСС ҮК Президиумы членлыгына кандидат, КПСС ҮК секретаре П. Н. Поспелов котлады. Съезд РСФСР язучылары союзын Оештыру комитеты председателе Л. С. Соболевның «Әдәбият һәм безнең заман» дигән тирән эчтәлекле докладын тыңлады. Доклад буенча фикер алышуларга 89 язучы (Татарстаннан А. Шамов һәм Ф. Хөсни) катнашты. Съездның 12 декабрьдәге соңгы утырышында РСФСР язучылары союзы идарәсе, ревизия комиссиясе һәм совет язучыларының Өченче бөтенсоюз съездына делегатлар сайланды (Татарстаннан РСФСР язучылары союзы идарәсенә Гомәр Бәширов, Нәкый Исәнбәт, Афзал Шамов, ревизия комиссиясенә Г. Әпсәләмов сайланды). РСФСР язучылары союзы идарәсенең председателе итеп Л. С. Соболев, ә идарәнең бюро члены итеп Татарстаннан Гомәр Бәширов сайланды. Съезд Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетына хат һәм Л. С. Соболев доклады буенча резолюция кабул итте. РСФСР СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ СЪЕЗДЫНА Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының РСФСР бюросы Россия Федерациясе совет язучыларының Беренче съездын һәм аның аркылы республиканың барлык язучыларын чын күңелдән тәбрик итә. Россия Федерациясе язучылары союзы — бөек совет әдәбиятының иң зур иҗади отряды. Партиялелек, халыкчанлык һәм социалистик реализм принципларына турылыклы булган республика язучылары күп кенә талантлы китаплар иҗат иттеләр һәм бу китаплар хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүдә зур роль уйнадылар. Россия Федерациясе язучыларының иң яхшы әсәрләре һәрвакыт тормыш белән нык бәйләнгән һәм хәзерге заман пафосы белән сугарылган булдылар, халыкның уйларын һәм өметләрен гәүдәләндерделәр, дәүләтебез үткән тарихи юлны дөрес һәм талантлы чагылдырдылар. РСФСР язучылары бөек рус әдәбияты традицияләрен уңышлы үстерәләр, илебезнең барлык башка халыклары әдәбиятлары ирешкән иң яхшы иҗади казанышлардан нәтиҗәле файдаланалар. Рус совет әдәбияты барлык социалистик милләтләр әдәбиятларының үсешенә уңай йогынты ясады һәм ясый. Совет власте елларында автономияле республикалар язучыларының иҗаты үсте һәм ныгыды. Октябрь революциясенә» кадәр әлифбалары булмаган халыкларның да матур әдәбияты үсте. Болар барысы да — Коммунистлар партиясенең халыклар дуслыгын ныгытуга, халык тормышының материаль һәм культура дәрәҗәсен туктаусыз күтәрүгә юнәлдерелгән ленинчыл милли политикасының нәтиҗәсе. Россия Федерациясе язучылары съезды данлы көннәрдә җыелды. Совет халкы гаять зур рухлану белән партиябезнең XXI съездына хәзерләнә. Бу съезд илебезнең коммунистик җәмгыятьне киң төзү чорына керүен билгеләячәк. Халык хуҗалыгын үстерүнең җиде еллык планы бөтен Советлар Союзында, шул исәптән Россия Федерациясендә дә җитештерү көчләрен тиңдәшсез үстерүне һәм шул нигездә хезмәт ияләренең тормыш дәрәҗәсен һәм культурасын тиз күтәрүне күздә тота. Идел буенда һәм Кубаньда, Уралда һәм Себердә яңа промышленность районнары үсә. Республиканың гигант табигый байлыклары бөтен илебезнең экономикасын тагын да күтәрү өчен файдаланылачак. Республиканың авыл хуҗалыгы тагын да куәтлерәк темп белән үсәчәк. Совет кешеләренең үсә бара торган материаль һәм культура ихтыяҗларын тагын да тулырак канәгатьләндерү өчен кирәкле шартлар тудырыла. Россия Федерациясе язучылары бу бөек иҗади процесста актив роль уйнарга тиешләр. Халык белән бергә атлау, коммунизм төзүнең бөек бурычлары тантанасы өчен аның көрәшен тагын да тулырак яктырту, яңа кеше — коммунистик җәмгыять кешесен тәрбияләүдә актив катнашу сүз осталарының мактаулы бурычы. Совет әдәбияты халыкның төп интересларын гәүдәләндерүче Коммунистлар партиясе политикасының тантанасы өчен көрәштә үсте һәм чыныкты. Совет язучылары ревизионистларның әдәбиятта ленинчыл принципларның — идеялелек, партиялелек, халыкчанлык һәм социалистик реализм принципларының нәтнҗәлелеген шик астына куярга маташуларына тиешле отпор бирделәр. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының РСФСР бюросы Россия Федерациясе язучыларының совет әдәбиятының идея сафлыгы өчен киләчәктә дә актив көрәшәчәкләренә, ревизионизмның барлык төрләренә карата, буржуаз идеологиянең барлык күренешләренә карата килешмәүчәнлек күрсәтәчәкләренә ышаныч белдерә. Кадерле язучы иптәшләр! Сезнең съездыгыз Россия Федерациясе язучылары союзын төзү эшен төгәлләячәк. Идея-иҗат мәсьәләләре, язучылар коллективын принципиаль нигездә партия эшенә, халык эшенә хезмәт итүгә тагын да туплау РСФСР язучылары союзының игътибар үзәгендә булырга тиеш. РСФСР язучылары союзы тормышны нәтиҗәле итеп һәм тиешенчә өйрәнүдә, идея ягыннан ышануны ныгытуда, язучылык осталыгын камилләштерүдә, халыкны коммунизм төзү өчен көрәшкә күтәрерлек әсәрләр иҗат итүдә язучыларга ярдәм күрсәтергә тиеш. Язучылар оешмаларында чын иҗади шартлар тудырылырга, җитәкчелектә коллективлык, принципиаль тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть булдырылырга, группа тенденцияләре калдыкларын бетерү, әдәби эштә иптәшләрчә ярдәмләшү һәм булышлык күрсәтү тәэмин ителергә тиеш. РСФСР язучылары союзы урыннарда яңа язучы көчләрне үстерүгә, талантлы яшь язучыларны тәрбияләүгә һәм аларга булышуга аеруча игътибар бирергә тиеш. РСФСР совет язучыларының Беренче съезды эшенә уңышлар телибез. Язучы иптәшләр, үзегезнең сафларыгызны—коммунизм өчен көрәштә партиянең турылыклы ярдәмчеләре сафларын ныгытыгыз! Россия Федерациясе язучыларының, Советлар Союзындагы башка тугандаш халыклар язучылары белән берлектә, социалистик реализм байрагын .киләчәктә дә югары тотып барачакларына, коммунизм җәмгыяте төзүче совет халкының бөек эшләренә лаеклы яңа әсәрләр иҗат итәчәкләренә нык ышаныч белдерәбез. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының РСФСР бюросы.