Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУЛЛАНУР ВАХИТОВНЫҢ БЕР ХАТЫ ТУРЫНДА

Алдыбызда — еллар үтүдән саргая төшкән гади почта кәгазе. Аның дүрт бите дә матур, пөхтә хәрефләр белән язып тутырылган. Бу — күренекле революционер Л4улланур Вахитов кулы, аның язуы. Мулланур Вахитов аны Петербург политехник институтында укыганда әнисенә язып җибәргән. Әлегә кадәр билгеле булмаган бу хатны Мулланур Вахитовның туганнары — Нәфисә, Хаҗи Морат һәм Флера Казаковалар саклаганнар. Хатны табарга карт большевиклар Я. Чанышев һәм һ. Маликов иптәшләр ярдәм иттеләр. Хатта дата күрсәтелмәгән. П етер б у р гта укыган чагында М. Вахитов еш кына, хәтта аена берничә мәртәбә, тору урынын алыштырган. Бу хаттан без түбәндәге адресны укыйбыз: Выборг ягы, Саратов урамы, 20 йорт, 21 квартира. Мондый адрес студент М. Вахитовның шәхси эш кәгазьләре арасында да очрый. Ул биредә 1907 елда берникадәр вакыт яшәгән. Хат та 1907 елда язылган. Архивта М: Вахитовның политехник институтның экономика бүлеге деканы исеменә адресланган гаризасы да бар. Бу гариза 1907 елның 17 ноябренда язылган һәм М. Вахитов анда үзен, җитди авыруы сәбәпле, яңадан шул ук курста калдыруларын үтенгән. Гаризаның ахырында Выборг ягы, Саратов урамы, 20 йорт, 21 квартира дип куелган. Гаризага С. Петербург шәһәр санитар комиссиясе тарафыннан 1907 елның ноябренда бирелгән 19 нчы номерлы медицина белешмәсе дә теркәлгән. М. Вахитовның әлеге хаты да 1907 елның октябрь азакларында яисә ноябрь 25 Сәгъди Ислам Таһиров —М. Вахитов беләк бергә Казанның реальный училищесында укыган. башларында язылган булырга тиеш. Хатның өч бите Мулланурның әнисенә атап язылган. Әнисенә карата бик хөрмәтчән, бик игътибарлы булган Мулланур озак вакытлар хат яза алмыйча торуының сәбәбен аңлата. Хаттан студент Мулланурның ул елларда нинди кыен шартларда яшәвен дә күрергә мөмкин: аның пальтосы да юк, бүлмәсе дә «кызыгырлык түгел»: караңгы һәм салкын. Хатның дүртенче бите дусты Сәгъди Исламга 25 язылган. Аңарда Мулланур Сәгъди Исламга үзенең китаплары белән файдаланып торырга тәкъдим итә (М. Вахитовның бу вакытта инде шактый ук бай китапханәсе була). М. Вахитов дустыннан 11 иптәшенең һәм танышының адресларын сорый һәм аларга кайнар сәлам җибәрә. Бу 11 кеше арасыннан Казан реальный училищесында Вахитов белән бергә укыган һәм 1906 елны В. А. Тихом ириов белән политик сходкада катнашкан өчен училищедан куып чыгарылган С. Рахман- куловны күрсәтергә кирәк. Габитов- лар фамилиясе дә игътибарга лаеклы: Исмәгыйль Габитов заманында А X. Ямашсв белән Татаро-русская учительская школ ада бергә укыган һәм 1905—07 елларда революцион хәрәкәтләргә, тулай у;< Казанда беренче тапкыр татарча спектакль куюда актив катнашкан, большевик Н. Нәриманов белән хат алышкан кеше. Исемнәре күрсәтелгәннәр арасында М. Вахитовныц туганнары: Cail но вл ар, Исхак Казаков һәм Нәбиулла Вахитов бар. Бу хәл безне тагын да кызыксындыра төшә. Дусларыннан Гайшә Богданова — ул чагында гимназистка, соңрак укытучы (Бакуда һәм Тәтештә укыткан, якыннарының хатирәсе буенча, аннары ул Ленинградта врач булып эшләгән) . Хатта исеме телгә алынган студент Терегулов хәзер дә исән — ул танылган профессор Әбүбәкер ага Терегулов. Әхмәров дигән кеше шул елларда гимназиядә укыган крестьян малае Исмәгыйль Әхмәров булырга тиеш. Унбер кеше арасында приказчик Касыйм Долгов та бар. Бу факт ЛА. Вахитов хатта Сәгъдидән политик фикерләре белән үзенә якын торган кешеләрнең адресларын сорагандыр дигән фикер уята. Бәлки, Касыйм Долговны ул. үзенең Казандагы революцион түгәрәгенә дә тарткандыр. Иделбаев, ихтимал, Оренбург губернасы башкорты, Казан университетының юридик фа- кул ьтет ы ида у к ы га н Г а б дул л а Идел - баевтыр. Хат язылганда, Иделбаев Оренбург гимназиясендә укыган. Шулай итеп, ЛА. Вахитовныц дуслары һәм танышлары күп һәм алар төрле җирләрдә торганнар. Алар арасында казандылар да, пензалы- лар да, оренбурглылар да булган.