Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

РУМЫНИЯ ЯЗУЧЫСЫ ҺАЙДУ ДЕЗЕ БЕЛӘН ОЧРАШУ И ноябрьда Татарстан язучылары союзы идарәсендә язучылар Румыния Халык Республикасының Венгер автономияле өлкәсеннән килгән делегация членнарыннан Тыргу-Муреш шәһәре советы председателе Иштван Варганчик һәм «Игаз Со» («Хак сүз») журналының редакторы һайду Дезе белән очраштылар, һайду Дезе татар язучыларына фашизмнан азат ителгән Румыниядәге венгр әдәбиятының үсеше, венгрларның татар әдәбияты белән кызыксынулары, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Г. Бәширов кебек күренекле татар азучыларының әсәрләрен үз ана телләрендә яратып укулары турында сөйләде һәм Румыниядә венгр телендә басылган китапларны бүләк итте. Алар арасында Муса Җәлилнең венгр теленә тәржемә ителгән шигырьләр китабы да бар. Татар язучылары союзы идарәсе председателе Аф’зал Шамов кунакларны татар ‘Дәбиятының үсеше һәм татар язучылары белән таныштырды, аларга татар язучылары китапларын бүләк итте. Дусларча жылы рухта барган бу очрашу вакытында Татарстан һәм Румыния язучылары арасындагы иҗади дуслыкны тагын да ныгыту, ике илдә чыккан иң яхшы әсәрләрне тәржемә итү турында әңгәмә булды. \у «МОАБИТ ДӘФТӘРЕ» ЛАТЫШ ТЕЛЕНДӘ Күптән түгел Латвия дәүләт нәшрияты Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» исемле шигырьләр җыентыгын латыш телендә бастырып чыгарды. Җыентыкны тәржемә итүдә Латвиянең өлкән шагыйрь һәм тәрҗемә- челәреннән Андрис Веян, Янис Лусис, Арвид Скабле, Мнрдза Кемне, Андрей Бало- дис һ. б.лар катнашкан. Җыентыкның кереш сүзен Андрис Веян ӘДӘБИ ҖОМГАДА Герой шагыйрь Муса Җәлилнең кжаты һәм көрәш юлы турында зур әсәр өстендә эшли башлаган шагыйрь Шәйхи Маннур күптән түгел Германия Демократик Республикасында булып кайткан иде. 24 октябрьдә Г. Тукай исемендәге клубта язучылар, матбугат эшчеләре һәм укучылар белән булган очрашуында Ш. Маннур юл тәэсирләрен уртаклашты. 14 ноябрьдә Тукай исемендәге клубта «Иделдә давыл» романы авторы Алексей Иванович Салминныц китап укучылар белән очрашуы булды. Казан педагогия институтының өлкән укытучысы С. Н. Никольский үзенең кереш сүзендә* язучының иҗаты һәм әдәби осталыгы турында сөйләде. А. Салмин «Иделдә давыл» романының яңа язылып ята торган өченче кисәгеннән өзекләр укыды. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Проза секциясенең 3 ноябрьдә үткәрелгән утырышында яшь язучы М. Шәрифул- линның «Җиңелмәс көч» исемле яңа повесте тикшерелде. Повесть буенча фикер алышуда катнашкан Ф. Хөсни, И. Гази, Г. Кашшаф, А. Расих, Н. Фәттах иптәшләр, әсәрнең уңай ягы итеп, беренче өлеше кызыксынып укылуын, темасы җитдилеген, теле гади һәм саф булуын әйтеп үттеләр. Шуның белән бергә повестьның җитешсез яклары да: геройларның эчке дөньясы ачылып җиткерелмәве, композицион төгәлсезлеклә- ре күрсәтелде, яшь авторга повесть өстендә тагы да ныклап эшләү өчен киңәшләр бирелде.