Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШЕЛ БОЛЫН ХӘТЕРЛӘТТЕ.

.. ^ткәм шушы уйсулыкта Тирләп печән чапкан иде. Хуш исле гөлләр өстенә Ял итәргә яткан иде... Тирән уйга баткан иде. Дәртләнеп көтеп торганда Ямьле алан җыеннарын, Йөрәге белән сизгәндер Чиктә болыт куерганын. Чалгысын ташлап бер читкә, Назлы чәчәкләрне сөйде. Болын чәчәкләрен аның Соңгы иркәләве иде... Иртәгесен хәбәр килде. Өйдән чыгып киткән чакта Күзендә яшь мөлдерәде. Китте... Чапкан печәннәре Кибәргә дә өлгермәде. Төннәремдә йокламыйча Үткәрәм июнь айларын. Күңелем тула агайларның Ишетсәм чалгы кайравын. Чалгы тавышы — моңлы тавыш, Тыңлыйсың да юанасың. ... Чәчәкләрне сискәндереп, Кылыч кына чыңламасын, Кылыч кына чыңламасын. 4. „С. Ә.- № 10. ӘЛМӘТНЕ КҮРГӘЧ аныш түгел җирләр үзенә тартып,. Җилкендереп тора гадәттә. Чынын сөйлим: Шушы яшькә җитеп, Булганым юк иде Әлмәттә. Үсә икән, гөрләп үсә икән, Үсә көндез, үсә төннәрен. Юлларына җәйгән ташларының Кайнарлыгын тоя йөрәгем. Нефть исе аңкый үзәнендә Чәчәк исе белән аралаш. Куанычым ташый төннәрендә Тауларына менеп карагач. ... Нефтьчеләр, каян килсәләр дә, Үз итәләр шушы тирәне... Сагыныптырмы, кара чәчле егет Туган ягын мактап сөйләде: — Баку матур, — диде. — Бер күрүдә- Җаннарыңны, — диде, — эретер. Юкка мактамыйдыр: Бик матурдыр, Бик матурдыр, Әлмәт кебектер