Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР» РОМАНЫНЫҢ КАЙБЕР ИДЕЯ-ХУДОЖЕСТВО ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Галимҗан Ибраһимов—татар совет әдәбиятының формалашуына көчле йогынты ясаган бөек сүз остасы. Ул татар прозасына киң сулыш бирде, рух һәм дәрт кертте, аны романтик пафос белән сугарды. Г. Ибраһимов кыска хикәяләр остасы да, атаклы романист та. Татар әдәбиятына ул алып килгән идея- тематик яңалык, әдипнең үзенчәлекле теле һәм стиле, гаять бай сурәтләү чаралары аның кыска хикәяләрендә дә, зур күләмле әсәрләрендә дә ачык күренә. Шуңа күрә язучының әдәби осталыгын өйрәнү, образлар иҗат итүдә ул кулланган чараларны ачыклау файдалы эш булып тора. Г. Ибраһимовның Октябрьгә кадәр иҗат чорында ук язылган «Яшь йөрәкләр» романы да бу яктай гаять кызыклы. Романның нигезендә прогрессив шәхес белән татар халкының шул чордагы иҗтимагый-политик строе арасындагы каршылык проблемасы ята. Бу проблема әсәрдә барыннан да бигрәк Җәләш мулла белән аның улы Зыя арасындагы мөнәсәбәтләрдә гәүдәләнгән. Җәләш мулла — җимерелеп баручы феодаль хуҗалыкка корылган, ислам идеологиясенә һәм шәригать кануннарына нигезләнгән патриархаль гаилә хуҗасын һәм ярлы халык җилкәсендә яшәүче руханилар катлавының бер вәкилен чагылдыручы әдәби тип. Әсәрнең башыннан ахырына кадәр дәвам иткән бу образның эш һәм хәрәкәтләренең нигезендә Җәләшнең шөһрәт сөю сыйфаты ята. Зыя Җәләш муллага һәм аның яшәгән мохитенә каршы куелган. Аның төп максаты, яшәү идеалы — халыкка хезмәт итү, аны газаплы тормыштан коткару, милли һәм социаль азатлыкка чыгару. Үзенең табигате белән музыкаль җанлы кеше булганлыктан, ул халыкны азатлыкка чыгаручы көчне дә музыкада күрә, милли музыканы халык күңелендә азатлык өчен көрәш утын кабызырлык көч итеп саный. Зыя — эчке конфликтлы образ. Үзенең музыкаль йөрәген халыкка аңлатып бирә алмау аның эчке конфликтын китереп чыгара. Бу —табигый талант белән социаль тәрбия арасындагы каршылыкның чагылышы. Чөнки табигый таланты булган Зыяга музыкаль тәрбия бирелмәгән, ул вакыттагы татар тормышында андый тәрбияне бирерлек шартлар юк. Эчке конфликт Зыяны әсәрнең буен- нан-буеиа озатып бара һәм аның иҗтимагый трагедиясен тагын да тирәнәйтә. Әсәрдә табигый талантка ия булган прогрессив шәхеснең рухи ихтыяҗлары белән патриархаль татар дөньясы арасындагы каршылык сурәтләнгән. Ләкин Зыяның табигый рухи ихтыяҗлары татар дөньясы рамкалары белән генә дә чикләнеп калмый. Ул читләтелгән рәвештә булса да патша самодержавиесенең дәүләт тәртипләре, буржуаз җәмгыятьнең социаль законнары белән дә каршылыкка керә. Әсәрдә татар тормышындагы феодаллылыкның, патриархаль йомыклыкның һәм ислам диненең әхлак нормаларының конкрет гәүдәләнеше булган Җәләш принциплары Зыя Г з. „С. Ә". № 10. 113 114 шәхесе алдында җиңелеп кала. Ләкин Зыяның солдатка алынуы бер үк вакытта буржуаз җәмгыятьнең пҗ- тнмагыйполитик тәртипләре алдында шәхеснең каршы тора алмавын да күрсәтә. Чөнки шәхес «зур дөнья» белән конфликтта. Патриархаль татар дөньясының богауларыннан ычкынган шәхеснең рухи ихтыяҗларына яшәп килүче политик строй үзенең богавын сала. Иҗтимагый-прак- тик эшчәнлеккә сәләтсез булган прогрессив шәхес белән реаль тормыш арасындагы каршылык ул социаль тәртипләр хөкем сөргән вакытта геройның иҗтимагый трагедиясенә әверелә. Романда Зыяның иҗтимагый трагедиясе аның социаль трагедиясе нәтиҗәсендә тагын да көчәя, катлаулана. Уңай герой үзенең социаль хәленнән, яшәгән мохитеннән канәгать түгел. Аның табигый рухи ихтыяҗлары гомумән патриархаль татар тормышының йомыклыгы белән генә түгел, тәрбияләнгән гаиләсенең социаль чикләнгәнлеге белән дә кискен каршылыкта. Автор уңай геройның социаль тәрбиясен, яшәгән мохитенең социаль йомыклыгын тәнкыйтьли, ул тормышның әхлак нормаларын фаш итә. Ләкин Зыя үзенең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен эзлекле рәвештә көрәшерлек шәхесме соң? Зыяның прогрессив теләкләр белән иҗтимагыйполитик тормыш арасындагы каршылыкны чишә алырг лык герой түгеллеге, хәтта үзенең социаль мохитенең чикләнгәнлегеннән котыла алырлык шәхес булмавы әсәрнең башында ук күренә. Чөнки, автор сурәтләвенчә, Зыя үзенең табигате белән үк бер яклы кеше итеп яратылган. Ул актив иҗтимагый эшчәнлеккә сәләтсез, тормышның гаделсезлеген күреп, пассив газап чигүче герой гына. Зыяның характерындагы чикләнгәнлек, аның сыйнфый тәрбиясе шәхеснең социаль трагедиясен китереп чыгара. Зыя әсәрдә рухи тормыш белән генә яши торган шәхес итеп сурәтләнә аның реаль тормышы бөтенләй диярлек күренми. Ә уңай геройның иҗтима- гый-файдалы эшчәнлеге турында сөйләргә дә туры килми. Автор уңай герой итеп иҗтимагый-практик эш- чәнлектән бөтенләй диярлек мәхрүм булган шәхесне алган. Ул гадел булмаган реаль тормышка каршы идеалистик характерда көрәшүче итеп алынган. Үзенең таләпләре белән прогрессив булуга карамастан, геройның көчсезлеге әнә шуннан килеп чыга да. Зыя халыкны газаплы тормыштан азат итү турында хыяллана. Ләкин ул халыкны белми, үзенең сыйнфый хәле һәм социаль тәрбиясе белән аннан аерылган, хәтта халык тормышына читләтеп карый. Үз нәүбәтендә халыкның да Зыяны аңлавы, аның, теләкләрен яклавы мөмкин түгел. Ярлы халык Зыяга карата кире мөнәсәбәттә. Аларда Зыялар катлавына сыйнфый нәфрәт бар. Зыяның социаль йомыклыгына, аның гаиләсенә авылдагы ярлы халыкның карашын автор үзе тулысыича уртаклаша. Уңай геройның социаль трагедиясе — аның, халыкның авыр тормышын җиңеләйтү турында гомер буе хыялланып йөреп тә, сыйнфый хәле белән халыктан аерылган булуында, социаль мохите белән үзенең мөнәсәбәтен өзә алмавында һәм халык тарафыннан кире кагылуында. Әсәрнең уңай герое итеп мондый социаль трагедия эчендә җәфа чиккән шәхесне алуында язучының уңай идеалларының конкрет формалашып җитмәве чагылды. Ләкин тормыш чынлыгына гадел булуы - аркасында автор Зыяның социаль чикләнгәнлеген күрсәтми кала да алмады. Романтик геройның иҗтимагый трагедиясе аның мәхәббәт трагедиясе белән бергә үрелеп бара. Уңай геройның практик тормыш өчен сәләтле булмавы, аның романтиклыгы мәхәббәтендә тагын да ачыграк күренә. Әсәрдә Зыя белән Мәрьям арасындагы мәхәббәт яшьләр йөрәгенә салынган табигый бер куәт итеп сурәтләнгән. Бу аларның мәхәббәтенә каршы килгән социаль тормыш законнарының гаделсезлеген, табигый булмавын тагын да калкурак итеп күрсәтү өчен шулай эшләнә. Зыя белән Мәрьям арасындагы мәхәббәт патриархаль тормыш тәртипләренә, ислам диненең шәригать кануннарына, хәтта буржуазия җәмгыятенең әхлак нормаларына каршы 115 юнәлдерелгән. Ул шәхес азатлыгын, аның табигый хисләренең иренлелеген яклый. Ләкин бу мәхәббәт үзенең хакын, социаль тормышта урынын яуларлык көчкә ия түгел. Ул гомумән реаль тормышны танып җиткермәгән, аннан өстен торган мәхәббәт. Газап чиккән яшь йөрәккә мәхәббәт трагедиясен кичерү авыр була. Ул үлә. Үзенең табигый рухи ихты- ■ яҗлары ягыннан прогрессив булган, ләкин яшәгән мохите, иҗтимагый-по- литик тормыш белән конфликтка кереп җәфа чиккән, шуның өстеиә, халык азатлыгы турында хыялланып та, халыктан аерылган, иҗтимагый1 практик эшчәнлеккә сәләтсез романтик шәхес патриархаль татар дөньясы һәм капиталистик чынбарлык һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак була. Зыя образында без прогрессив шәхес белән иҗтимагый тормыш арасындагы каршылыкның бер төрле чишелешен күрдек. Ә Сабир образында ул бераз башкача хәл ителгән. Зыя шикелле үк, Сабир да Җә- ләшнең карашлары белән риза тү- . гел, ул да әтисе күрсәткән «идеаль юлдан» барырга теләми, аның идеалларын кабул итми. Сабир да шәригать кануннарына, патриархаль тор- I мыш нигезләренә, Җәләш гаиләсенең социаль йомыклыгына каршы чыга, i Шунысы әһәмиятле, патриархаль Tai’тар тормышын, аның әхлак нормаларын инкарь итүдә, Җәләшнең идеалларын һәм тормыш принципларын кире кагуда алар Зыя белән бергә баралар. Ләкин Сабириың ул тормышка каршы көрәше башкача, аның яшәү идеалы бүтән төрле. Идеал мәсьәләсендә ул Зыядан принципиаль рәвештә аерыла. Ул халык язмышы турында борчылмый, аны газаплы тормыштан коткару турында да уйламый. Аңа бары шәхси азатлык, рухи тынычлык кирәк. Ләкин ул шәхси азатлыкның халык азатлыгы аркылы, социаль азатлык аркылы гына килә- . чәген аңларлык хәлдә түгел. Сабир шәхес белән социаль тормыш арасында туган конфликтны үзенчә хәл итә. Ул, шәһәрне ташлап, караңгы бер авылга, «мужик арасына» китәргә карар кыла. Шәһәр тормышыннан бизенгән шәхес үзенә рухи тынычлыкны, шәхси ирекне бер колач җиргә һәм үз аты белән сабанына хуҗа булуда күрә. Халыктан аерылган булуы, чорның иҗтимагый ихтыяҗларын аңламавы аркасында Зыяга иҗтимагый-прак- тик эшчәнлеккә күчү мөмкин булмый. Ә Сабир практик эш кешесе, әмма аның эшчәнлегенец халык азатлыгы өчен иҗтимагый файдасы юк. Ул аның шәхси иминлеге өчен генә кирәк. Укучының симпатиясе, һичшиксез, бу геройларның беренчесе ягында. Чөнки анда югары идеал бар, иҗти- магый-файдалы максат бар, шуңа омтылыш бар. Аларда изелгән халыкны ирекле тормышка чыгаруның, юлларын эзләнү бар. Шуңа күрә, язучы үзе дә бу образны, аның күп якларын тәнкыйть итүгә карамастан, яратып иҗат иткән, аңа әсәрнең үзәгендә урын биргән. Ә Сабирга язучының симпатиясе күренми. Аның әсәрдә тоткан урыны да бик аз. Романтик герой һәлак булып, Җәләш урынында Сабирның утырып калуыннан чыгып, кайбер тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият белгечләре, язучы Сабир образын идеаллаштырган, дигән фикерне алга сөрделәр. Мәсәлән, Г. Нигъмәти шундый . карашта торды. Ләкин мондый карашлар әсәрнең үзеннән чыккан әдәби-эстетик мәгънәгә туры килми. «Яшь йөрәкләр» романы трагик герой Зыя образы белән 1905 елгы революциядән соңгы патриархаль татар дөньясын фаш итә, ләкин шулай ук буржуаз җәмгыятьне дә идеаллаштырмый^ бәлки аның социаль нигезләрен какшата, әхлак нормаларын кире кага, ул тормышның да гаделсезлеген раслый. Аның идея-әдәби кыйммәте әнә шунда. «Яшь йөрәкләр» — Г. Ибраһимов- ның романтизм дәверен кичереп, реалистик иҗат принципларына күчүен күрсәткән әсәр. Язучының «Диңгездә», «Сөю — сәгадәт», «Уты сүнгән җәһәннәм» хикәяләрендә чагылган романтизмы «Яшь йөрәкләр»дә дәвам итсә дә, җитди үзгәрешләргә дучар була. Бу үзгәрешләр иҗат методының әһәмиятле проблемасы бул- 116 тан характер проблемасында, образларны иҗат итүдә кулланган художество алымнарында ачык күренә. Ул хикәяләрдә романтик шәхеснең эчке кичерешләре, рухи дөньясы гына сурәтләнә торган иде. Дөрес, «Яшь мөрәкләр»дә дә геройларның эчке кичерешләрен ачуга, аларның рухи дөньясын тирән сурәтләүгә зур әһәмият бирелгән. Ләкин романда геройлар практик тормышта тасвирланган. Г. Ибраһимовның «Яшь йөрәкләргә чагылган иҗат принципларындагы төп үзгәреш тә шуннан гыйбарәт. Бу хәл язучыны образлар иҗат итүдә яңа алымнар эзләнүгә китергән. «Яшь йөрәкләр»дә баштагы хикәяләрдә очрамаган портрет, геройларның үз сөйләме, хәрәкәтне сурәтләү һәм психологик анализның төрле алымнары барлыкка килә. Әсәрдә геройларның тәрбияләнгән социаль шартларын, яшәгән мохитен сурәтләүгә зур урын бирелә. Язучы төп образларның типик һәм индивидуаль сыйфатларының органик берлегенә ирешә. Кыскасы, «Яшь йөрәкләр» романында романтизмның сурәтләү чаралары белән сугарылган реалистик иҗат методы өстенлек итә башлый. «Яшь йөрәкләр» әсәре үзенең жанры ягыннан социаль-психологик роман. Анда иҗтимагый әһәмиятле социаль проблема геройларның психологик кичерешләре аркылы сурәтләнгән. Г. Ибраһимов татар әдәбиятында беренче социаль-психологик роман иҗат итүче әдип булды. Язучының роман жанрына күчүе революцион күтәрелеш елларында матур әдәбият алдында торган бурычларның зурлыгы һәм әдипнең үзенең художество осталыгы үсүе белән аңлатыла иде. Роман иҗат итү өлкәсендә беренче тәҗрибәләрне туплаганда Г. Ибраһимов бөек рус классикларына мөрәҗәгать итте. Аларның Г. Ибраһимов иҗатына булган бәрәкәтле йогынтысы «Яшь йөрәк- ләр»дә ачык күренә. Мәсәлән, Г. Ибраһимовның прогрессив шәхес белән социаль тормыш арасындагы каршылык проблемасын үзенең яшәгән социаль тормышыннан канәгать булмаган, ләкин актив иҗтимагый-прак- тик эшчәнлеккә дә сәләтсез герой образы аркылы куюында И. С. Тургеневның социаль романнарының йогынтысы зур. Төп геройның эчке конфликтлы булуында да Тургенев романнары белән уртаклык бар. Шулай ук әдипнең геройларның уйларын һәм тойгыларын тасвирлау юлы белән сурәтләү алымы И. С. Тургеневның әдәби алымнарын хәтерләтсә, психологик анализ чаралары, күңел монологы, психологик портрет, моно- лог-хат, төшләр һ. б. белән Г. Ибраһимов Л. Н. Толстойга охшый. «Яшь йөрәкләр» романын җентекләп өйрәнү Г. Ибраһимовның иҗат принципларында И. С. Тургенев белән Л. И. Толстой алымнарының йогынтысы зур булуын күрсәтә. Сүз, әлбәттә, аларны механик күчерү хакында түгел, бәлки иҗади рәвештә үзләштерү, үз талантының мөмкинлекләреннән чыгып, аларның казанышларын татар прозасында куллану турында бара. Әсәрдә иң зур урынны геройлар катнашкан вакыйгалар яки аларның биографияләре турында авторның үз сөйләме алып тора. Г. Ибраһимовка геройларның үткән тормышын аларның үзләренең искә төшерүләре, хәтердән үткәрүләре аша түгел, бәлки, ул вакыйгаларга чигенеш ясап, аларны авторның хикәя кылуы юлы белән сурәтләү хас. «Яшь йөрәкләр» романында геройның характер үзенчәлекләрен аның хәрәкәтләрен сурәтләү аркылы ачуга байтак урын бирелгән. Ләкин бу алым образларның характерына карап төрле урында төрле дәрәҗәдә кулланыла. Шулай да геройларның эшен, .хәрәкәтләрен сурәтләү аркылы характерларны ачу алымының «Яшь йөрәкләр»дә Г. Ибраһимовның башка романнарына караганда («Безнең көннәр», «Тирән тамырлар») азрак кулланылуы күзгә ташлана. Бу әсәрнең психологик характерда булуыннан килә, күрәсең. Ә психологик анализда Г. Ибраһимов художество чараларының башка төрләреннән файдалана. Геройларның эш һәм хәрәкәтләрен сурәтләү еш кына бу хәрәкәтләргә һәм геройның ул моменттагы рухи хәленә язучының аңлатма бирүе бе 117 лән аралашып бара. Язучы шушы юл белән образның әһәмиятле бер характер сызыгын ачыклый. Ләкин мондый алым әсәрдә сирәк очрый, һәм аның әдәби йөкләмәсе дә башка әдәби чараларга караганда кимрәк. Бу алым автор позициясе белән бәйләнгән. Чөнки аңлатма бирүдә, гадәттә, сурәтләнгән вакыйгага яки геройның хәрәкәтләренә авторның ту- рыдан-туры үз мөнәсәбәте белдерелә. Образлар иҗат итүдә әсәрдә еш очраган художество алымнарының берсе — геройларның уйларын һәм тойгыларын тасвирлау юлы белән сурәтләү. Ул романның башыннан ахырына кадәр башка әдәби чаралар белән нәүбәтләшеп бара. Бу алым әсәрдә актив кулланылган. Ләкин ул да төрле образда төрле дәрәҗәдә очрый. Мәсәлән, аның Җәләш, Зөләйха, Фатыйма образларын иҗат итүдә күбрәк, ә Зыя белән Мәрьям характерларын ачуда азрак, ә Сабир турында сөйләгәндә бөтенләй кулланылмавы мәгълүм. Мондый алым гадәттә геройларның сөйләм характеристикасы, хәрәкәтне сурәтләү, аңлатма бирү һәм башка чаралар белән үрелеп бара. Бу художество алымы белән геройның рухи дөньясына мөнәсәбәте аркылы язучының образга карашы да әйтелә. Мәсәлән, Мәрьям белән Зыяның уйларын һәм тойгыларын авылның ярлы халкына мөнәсәбәтле рәвештә тасвирлаганда авторның ирониясе сизелеп тора (317 бит). Язучының геройның рухи хәлен аның белән килешеп сурәтләгән урыннар да еш очрый. Характерлар иҗат итүдә художество чарасы буларак портретның роле зур. Портрет бирүдә Г. Ибраһимов . И. С. Тургенев белән Л. Н. Толстой ' алымнарыннан иҗади файдаланган. Геройларның психологик портретын * иҗат итүдә, аларның тышкы кыяфә- ' тен эчке дөньялары белән тыгыз бәй- ‘ ләп сурәтләүдә Г. Ибраһимов ( Л. Толстой традицияләрен дәвам иттерә. Ләкин Ибраһимовта психологик портретка караганда статик портрет • ешрак очрый. Мәсәлән, укучы әсәр- ’ нең башында ук Зыя, Сабир, Җәләшләрнең портретлары белән таныштырыла. Язучы аларның портретын тасвирлап бирә, ә геройларның' эчке дөньясының портретта чагылышын сурәтләп күрсәтми. Монда геройларның портрет сызыклары эш һәм хәрәкәт процессында күрсәтеп бирелми. Андый 26 Өземтәләр язучының 1957 елда чыккай «Сайланма әсәрүләренең беренче томы буенча китерелә. портретта гадәттә герой психикасының аерым бер вакыттагы конкрет чагылышы түгел, ә характерның даими бер сыйфаты әйтелә. Бу сыйфат, гадәттә, портретның әһәмиятле бер деталендә чагылган. Мәсәлән, Җәләш, Сабир, Зыя һәм Мәрьям характерларының төп сыйфаты аларның күз карашында ча- гылдырылып сурәтләнгән. «Аның күксу соры күзләре һәрвакыт һәрнәрсәгә югарыдан һәм мәртәбә белән карарга яраталар»26 (241 б.) Автор моның белән Җәләш холкының төп үзенчәлеген — аның шөһрәт сөючәнлеген күрсәтергә тели. Ә Са- бирның «күзләре дә куәт вә җиңелмәслек белән карыйлар» (270 бит). Бу шулай ук Сабир характерының төп хасиятенә ишарә. Зыяның йомшак табигатьле, музыкаль йөрәкле булуын аның күзләре әйтеп тора: «Төз вә нечкә каш астындагы күк төсле күзләре бөтен дөньяга көлеп, яратып карыйлар» (272 бит). Ә Мәрьямнең «зур кара күзләре» «сер, илаһият, нур вә ялкын илә тулган» (325 бит). «Яшь йөрәкләр»дә портретны бары тик психологик портрет детальләре аркылы биреп иҗат итүнең мисаллары да бар. Мәсәлән, Зөләйханың статик портреты бер җирдә дә бирелмәгән. Психологик портрет детальләре җыелмасы аның психологик портретын тәшкил итә (230,432, 434 бит). Ул Зыя язмышына бәйләнешле рәвештә Зөләйханың эчке кичерешләрен ачып бирә. Образлар иҗат иткәндә Г. Ибраһимов геройларның характерларын үзләреннән ачтыруга да игътибар иткән. Монда аларның үз сөйләме киң файдаланыла. Бу татар прозасында Муса Акъегет һәм Заһир Бигиев романнарыннан ук килгән алым. Сөйләм характеристикасы әсәрдә эш һәм хәрәкәтләр белән турыдан-туры бәйләнгән образларны иҗат итүдә актив 118 кулланыла, ә рухи дөнья белән яшәүче геройларның характерын ачуда ул чагыштырмача сирәк очрый. Аның иң калку чагылган урыны — Җә- ләш мулла һәм Зөләйха образлары. Бу алымның образларны индивидуальләштерүдә зур роль уйнавын барыннан да бигрәк әнә туларның мисалында күрергә мөмкин. Җәләш характерының төп сыйфаты аның үзенең сүзләрендә бик калку чагылган. Әсәрдә аның сүзләре дә һәрвакыт үзе турында, үзенең башкалардан югары булуы турында. Берәр кеше белән әңгәмәгә катнашса, Җәләш мулланың үзе дә сизмәстән зурлык һәвәсе, ягъни табигатендәге төп сыйфат алгы планга калкып чыга һәм аны мактандырырга тотына. Җәләш - нең эгоист табигате, шөһрәт сөкәчәнлек сыйфаты, һәр җирдә үзен күрсәтергә тырышучанлык һәвәсе аның сөйләү тонында, ике сүзнең берендә очраган «мии»нәрендә үк чагылган: «— Мин, ди, укытам, дөнья күр- сәтәм; сезнең өчен чал сакалымны селкетеп, әллә кайларга керәм, күре- нәм... Дөньяда һичкем һичбер заманда кылмаганны мин кылам... Ә сез, этләр, бөтен мәҗлес алдында шул Сафа мулланың маңка малайларына каршы авыз йомып утырасыз. Сез, адәм булсагыз, атагыздан гыйбрәт алыр идегез... Менә мин — кем? Мине кем болай ясаган? Мине кем мөфтиләр каршында таныткан?..» (258 бит). Җәләш сөйләменең әнә шундый тонында язучы тарафыннан салынган ирония дә яшеренгән. Ике сүзнең берендә мин-минлек чәчү, буш куык очыру, мактану укучының акылына җитди тәэсирен югалта һәм геройның үз авызыннан әйтелгән ирониягә әверелә. Ул геройның үз-үзен тәнкыйтьли, эчтән фаш итә торган бер көч булып китә. Улларына багланган өметләре һәм теләкләре бер-бер артлы җимерелә барган саен Җәләш мулланың буш куык холкы да бераз үзгәрә төшә. Аның мактанчыклыгы, масаючанлы- гы, үз-үзеннән канәгатьлелек сыйфатлары кырыслыкка, нервлануга алмашына бара. Герой характерындагы бу үзгәреш аның сүзләрендә дә чагылган. Әсәрнең ахырына таба, үзенең улларыннан колак каккач, аның сөйләме азая, күп сүзле, мактанчык Җәләш ачулы бер кешегә әверелеп кала. Аның ара-тирә очраган сүзләре дә бик кыска, кырт киселгән, кырыс җөмләләрдән гыйбарәт. Зөләйха абыстайның бала җанлы йомшак табигате, шул ук вакытта социаль вә дини чикләнгәнлеге аның сүзләрендә чагылган. Улының солдатка каралуына борчылулары, күз яшьләре, аһ-зарлары аның сөйләм тонында ачык күренә. Улын солдаттан калдыруда ярдәм итүне сорап, күңеленнән илаһи көчләргә мөрәҗәгать итүе аның җөмләләренең ходай, илаһым, коръән, язмыш һ. б. шуның кебек сүзләр белән чуарлануына китергән. «Яшь йөрәкләр» романында геройларның эчке дөньясын, аларның психологик кичерешләрен ачуда күңел монологының роле зур. Күңел монологлары татар әдәбиятында «Яшь йөрәкләр»гә кадәр күренгәне юк иде әле. Художество чарасы буларак аны беренче тапкыр Г. Ибраһимов кертә. Бу әдәби алымны куллануы белән Г. Ибраһимов И. С. Тургеневка тү- гел, ә Л. Н. Толстойга якынрак тора. Чөнки Тургенев укучыны геройларның эчке дөньясына алып керми, аның романнарында геройларның психологиясе персонажларның хәрәкәтләре, сүзләре һәм портретлары аркылы ачыла. Ә Л. Н. Толстой геройларның психологик кичерешләрен бөтен нечкәлеге белән турыдан- туры сурәтли. Монда күңел монологлары актив кулланыла. Г. Ибраһимов геройларның рухи дөньясын күңел монологлары алымы белән ачуда Л. Н. Толстойдан өйрәнгән. Күңел монологлары романда барыннан да бигрәк Зыя белән Мәрьям образларын иҗат итүдә кулланылган. Бу табигый дә. Чөнки алар күбрәк хис, тойгы, психологик кичерешләр, үзләренең эчке дөньясы белән яши торган шәхесләр. Шуның өстенә алар әсәрнең идея-эстетик мәгънәсен ача торган үзәк образлар да. Аларның уйлары һәм тойгылары аша еш кына авторның үзенең уңай идеаллары әйтелә. Башка образларда бу алым сирәк очрый. Күңел монологының әсәрдә берничә әдәби йөкләмәсе бар: ул геройның 119 рухи хәлендәге иң киеренке чакны характерлау өчен кулланыла. Мәсәлән, V бүлекнең 7 главасындагы Зыя монологы (416 бит). Күңел монологы аркылы авторның үз карашлары укучыга калку итеп җиткерелергә мөмкин. Мисалга Зыяның шул ук монологын алырга була. Шушы юлларда әсәрнең төп проблемасы басым ясап әйтелгән. Күңел монологлары геройларның характерындагы кискен үзгәрешләрне, шуның нәтиҗәсендә туган психологик кичерешләрне аңлату өчен дә кулланыла. Мәсәлән, Сабирның «юлдан язуын» ишеткәч, Җәләш мулла психологиясендәге үзгәреш геройның кыска күңел монологы аркылы күрсәтелә (263 б.). Моңа мисаллар Зыя, Зөләйха монологларында да табыла. Г. Ибраһимов геройлары аеруча авыр хәлләргә калган, җитди сынаулар алдына куелган вакытта күңел монологына мөрәҗәгать итүчән булалар. Андый вакытта геройларның психологиясе, эчке дөньясы гадәттәгегә караганда тулырак, тирәнрәк ачылучап. Шуңа күрә андый монологларның характерларны аныклауда әһәмияте аеруча зур. Мәсәлән, Мәрьямнең хат язар алдыннан булган күңел монологы (419 бит). һәр геройның күңел монологында образның үзенә генә хас булган специфик сөйләү стиле үзенчәлекләре чагыла. Алар образны индивидуальләштерү чарасын үтиләр. Ә геройның күңел монологында әйтелгән фикерләрне язучы үзе уртаклашкан вакытта бу үзенчәлекләр бетә диярлек. Андый чакта образның индивидуальлеге дә кими (мәсәлән, Зыя монологлары). Г. Ибраһимов кире образларны характерлау өчен күңел монологларын сирәк кулланган. Фәхри образын иҗат итүдә ул, мәсәлән, бөтенләй юк. Әсәрдә Фәхринең эчке дөньясы бөтенләй күрсәтелми. Кире геройны рухи тормыштан мәхрүм итүендә үк авторның аны каты тәнкыйтьләве аңлашыла. Әсәрдә геройларның характерларын ачу өчен аларның төшләре дә сурәтләнгән. Күңел монологлары шикелле, төшләр дә шәхеснең эчке дөньясын тирәнрәк ачарга ярдәм итә. Романда геройларның билгеле-бер психологик хәлен калку итеп күрсәтә торган төшләр еш очрый. Алар кешенең тормышында яңа гына булып үткән нинди дә булса бер вакыйганы, шул вакыйганың геройның психологиясенә ясаган тәэсирен аңлаталар. Төшләр геройларның зур сынау, берәр хәлиткеч вакыйга алдыннан булган психологик кичерешләрен күрсәтү өчен дә кулланыла. Мондый очракта төш геройның рухи дөньясын ачып кына калмый, ул вакыйганың нинди юнәлештә үсәчәген дә хәбәр итә. Мәсәлән, Мәрьямнең Зыя солдатка китәр алдыннан күргән төше. Төшләр язучының үзе тарафыннан яки герой авызыннан сөйләтеп сурәтләнә. Мәсәлән, Зөләйханың Зыя кайтасы кичтә күргән төше аның үз авызыннан хәбәр ителә. Ә романның беренче бүлегендәге Мәрьям төше процесста сурәтләнгән. Бу мисалда «Яшь йөрәкләр»дә төшләрнең ике төрле функциясе аеруча ачык күренә. Ул төш, бердән, Мәрьямнең рухи кичерешләрен укучыга җиткерү чарасын үти. Аның алдан күрүчәнлек, пәйгамбәрлек итүдән гыйбарәт булган икенче бер зур йөкләмәсе дә бар. Мәрьямнең бу төше ике өлештән тора: аның берсен символик, икенчесен реалистик төш дип атарга мөмкин. Бу ике төштә романда сурәтләнәчәк вакыйгаларның барысы да кыс- кача әйтеп бирелә. Әсәрдә сурәтләнәчәк вакыйгаларның нинди юнәлештә үсәчәген алдан әйтеп бирә торган төшләрне Пушкин әсәрләрендә («Евгений Онегин»да Татьянаның, «Борис Годунов»та Григорийның төшләре) очратырга мөмкин. Ә «Капитан кызы»ндагы Гринев төше аеруча кызыклы. Әле романның башында ук Гриневның буранда күргән төшендә әсәрдә сурәтләнәчәк вакыйгаларның төп юнәлеше әйтеп бирелә (Гринев белән Пугачев арасында булачак мөнәсәбәтләр). Л. Н. Толстойның «Анна Каренина»сында Аннаның беренче төшендә шулай ук героиняның язмышына ишарә ясала. «Яшь йө- рәкләр»дәге Мәрьям төше дә нәкъ шуңа охшый. Бу төшнең реалистик җирлеге бар. Чөнки Мәрьямнең ул көннәрдә гел шундый уйлар, психо- логик кичерешләр эчендә генә яшәве мәгълүм. Ике арага Фәхринең килеп керүе дә бер дә гаҗәп түгел. Чөнки Мәрьямне борчыган нәрсә Фәхринең булуы, аңа кияүгә бирү куркынычының барлыгы. Мәрьям әнә шундый шөбһәләр эчендә көн үткәрә. Шулар- ның төштә реаль вакыйгалар рәвешендә күрсәтелүе бик табигый. Бу художество алымы буларак та аклана. Ул героиняның рухи дөньясын ифрат оста һәм төгәл ачып бирә. Ләкин Мәрьям төшенең беренче өлеше бөтенләй башка характерда. Аны реалистик төш дип әйтеп булмый. Чөнки аның геройның рухи дөньясында, психологиясендә реаль җирлеге. нигезе юк. Ул символик төш. Ул геройның рухи дөньясын ачарга ярдәм итми, шуңа күрә художество алымы буларак та үзен акламыйРоманда табигать күренешләрен сурәтләү аркылы геройларның эчке кичерешләрен ачу алымы да файдаланыла. Г. Ибраһимов әсәрләрендә пейзаж геройларның психологик кичерешләрен чагылдырып, аларның рухи дөньясын тагын да тулыландырып кына калмый, бәлки геройларның язмышына һәм вакыйгаларга язучы тарафыннан бирелгән әхла- кыйфәлсәфи комментарий рәвешендә дә килә. Мәсәлән, «Яшь йөрәкләр» эпилогындагы пейзаж нәкъ шундый. Монда пейзаж Зыяның якыннарының эчке кичерешләре һәм авторның үзенең фәлсәфи уйланулары белән аралаштырып сурәтләнә. Бу пейзажда язучының кайгысы сизелеп тора. Ул кайгы Ибраһимовның Зыя кебек талантлы шәхесләрне һәлак итә торган социаль тормыштан ризасызлыгын чагылдыра иде. Бу пейзажда шул вакытның социаль тормышына читләтелгән протест яңгырый. Ул И. С. Тургеневның «Аталар һәм балалар» романының эпилогындагы авыл зиратын күрсәткән пейзажны хәтерләтә. Гомумән, «Яшь йөрәкләр» белән «Аталар һәм балалар» романнары арасында идея һәм мәгънә ягыннан да, әдәби сурәтләү җәһәтеннән дә аваздаш урыннар байтак. «Яшь йөрәкләр»дә табигать күренешләрен геройның эчке кичерешләренә капма-каршы куеп сурәтләү алымы да еш очрый. Мәсәлән, май аеның матур табигате, табигать дөньясындагы гармониялелек Мәрьямнең рухи дөньясында кичергән авыр газапларына контраст итеп тасвирлана. Табигать күренешләре турыдан- туры геройның эчке кичерешләренә., аның рухи дөньясына бәйләнмичә тасвирланган урыннар да бар. Мондый чакта табигать дөньясының эпик картинасы бирелә. Мәсәлән, IV—V бүлекләрнең 1 главалары. Ләкин ул очракта да пейзаж геройларның психологик кичерешләрен ачарга ярдәм итә. Г. Ибраһимовның татар прозасы өлкәсендәге зур бер хезмәте пейзажга тулы хокук бирүендә булды. «Яшь йөрәкләр»нең IV бүлегенең 1 глава- сыида бирелгән пейзаж татар прозасында пейзажның классик үрнәге. «Яшь йөрәкләр»дә образлар иҗат итүдә кулланылган художество алымнарының кайбер әһәмиятлеләре шулар. «Яшь йөрәкләр» романы 1912 елның маенда язылып бетә һәм 1913 елның башында ук басылып чыга. Аның чыгуы татар әдәбиятында зур вакыйга була. Роман демократик җәмәгатьчелек тарафыннан алкышлап каршы алына. Ул тиз вакыт эчендә татар әдәбиятында күренекле урынны били. Татар әдәбиятының киләчәген шушы әсәрнең авторы Г. Ибраһимов исеме белән бәйләп карау бер дә юкка гына булмый. Романга бирелгән югары бәя нәрсә белән аңлатыла иде соң? Бу барыннан да элек әсәрдә куелган проблеманың зурлыгы һәм актуальлеге, аның демократик татар җәмәгатьчелеген борчыган булуы белән аңлатыла. «Яшь йөрәкләр» романының зур популярлык казануының тагын бер сәбәбе — әсәрнең художество эшләнеше ягыннан югары булуында. Ул роман, Ф. Әмирхан, Ш. Камал әсәрләре белән беррәттән, татар прозасында рационализмга, ди- дактизмга һәм натурализмга көчле удар ясады, чын реализмны һәм югары художестволылыкны раслады.