Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТОРМЫШ

Рәхмәт сиңа, шаулы балачак, Мин баскач та туган туфракка, Кире кайттың миңа; пышылдап Сөйли башладың сер колакка: «Йөгер тизрәк, йөгер мәктәпкә, Күптән җыелдылар барсы да, Зур мәсьәлә бүген отрядта: Төнлә — постка, колхоз басуына! Шаулыйлардыр анда дусларың Тәкатьсезләр көтеп торуга». Какмадым да юллар тузанын, Ашыктым мин шушы чакыруга. Ах, алдандым ахры, алдандым! Ник тыңладым серле тавышны? Эзләсәм дә таба алмадым Еракларда калган танышны. Кайда минем зәңгәр блуза, Кызыл галстуклы яшьтәшләр? Колхоз атын саклый белүдә Тиңдәше юк чая иптәшләр? Габдрахман, кара күзкәем, Әгълә — сөяксез тел иясе, Таҗетдин — мәңге чуар йөзкәем, Ничек сезгә «Сәлам!» диясе? Җыры белән җавап кайтармый Җырларымның дусы Сәгыйть тә. Кайда йөри икән ул армый, Хәбәрен дә язмый гәзиткә. Йөрәгемнең сагыш авазы Тышка чыкты, ахры, яндырып. Кемнеңдер бер моңлы җавабы Ишетелде, таңга калдырып: «Өзгәләнмә юкка, шагыйрем, Дуслар синең юкка чыкмады. Тик авылның чиге хәзер киң, Чикли алмый хәзер Сок аны. 45 Бодай шаулый Днепр буенда, Шунда кабер бар җир куенында. Шаулый Карелия урманы. Кабер өсте — үлән юрганы. Берлин мәйданында каберлек. Чәчәк ташып, халык кадерли. Ә күкләрдә йөзә болытлар, Тракторлар йөри кырларда, Ил буена чаба поездлар, Машиналар ашыга юлларда. Ташып тора халык шәһәрдә. Авылларда утлар яктыра. Бу— тормыш бу. Дуслар кабердән, Тормыш шавына кушылып һәр җирдә, Безне дәртле эшкә чакыра!» Бу хыялый җавап иясен Эзләп күтәрсәм мин йөземне, Басып тора — я кем диярсең — Мәһабәт ир — мәктәп мөдире. Модный костюм. Бар да урынында. Ничек үткәннәрне сагынма. Штансыз дус Хәйри урынына, Хәйри иптәш тора алдымда. — Их, алданып килдем ахыры, Табалмассың узган гомерне. Мәктәбем дә монда каңгыра, Кабызучы юк сүнгән күмерне. — Мәгълүм түгелмени сиңа да, Мәктәп хәзер яңа бинада. Әйдә киттек! Матур капкадан Барып керү булды зур йортка, Рәхәтләнеп чумдым яңадан Кызыл галстуклы тормышка. ...Без унаулап идек. Ә монда Күпме алар сафка тезелгән! Балачагыбыз еллар куенында Йөзгә тапкырланып терелгән. Без әз идек, ләкин чая идек, Җырлап узып дошман турыннан, Колхоз кырына сакка чыга идек, Чыккан кебек сугыш кырына. Күпме монда бездән чаялар. Бүген алар бара арышка. Кем ышанмас, очар дип алар Еллар узу белән Марска! Алар төзеп бетерер бинаны. Абыйларыбыз аны башлады. Минем яшьтәшләрнең ал каны Беректерде аның ташларын. Отряд сафта. Күктә болытлар. Тракторлар йөри кырларда. Ил буенча чаба поездлар, Машиналар ашыга юлларда. Ташып тора халык шәһәрдә. Авылларда утлар яктыра. Дуслар ята ерак кабердә. Бу — тормыш бу. Тормыш чакыра. ... Рәхмәт сиңа, шаулы балачак, Мин баскач та туган туфракка, Кайттың да син кире, пышылдап Күпме сер сөйләдең колакка.