Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬ НИЧЕК ТУА?

Бу 1943 елның июль ае иде. Шагыйрь булып түгел, ул чакта ни өчендер синең шагыйрь булуың бөтенләй истән чыккан, ә взвод командиры сыйфатында миңа- атаклы Курск дугасында барган сугышларда башыннан ахырына кадәр катнашырга туры килде. Сугышта сине чиксез куандырган нәрсә — ул үзеңне дошманыңнан күп өстен, күп көчле хис итү. Син аннан техникаң белән генә түгел, мораль яктан да иң изге теләкләрне, идеяләрне тормышка ашыручы совет кешесе буларак буй җитмәс дәрәҗәдә югары торасың. Шул әйбәт сыйфатларны синдә Совет Ватаны тәрбияләгән. Моңа хәтле кайдадыр тирәндә яшеренеп, тынып яткан ниндидер билгесез хисләр тәмле дә, газиз дә булып әкрен-әкрен куералар, тыгызланалар, күтәреләләр. Бу хисләрнең тамырлары еракта, бик еракта. Алар- да артта калган балачак моңсулыгы да, туган ягыңның кичке эңгере дә тирбәлә... Бу, бәлки, илеңнең шушындый авыр көннәр кичергән чакларында гына туа торган кадерле, олы хисләрдер? Белмим. Ләкин мин алар- ның бөтен матурлыгын менә шунда күрдем, алариың башка берни белән дә алыштыргысыз, күңелемә якын икәнлеген беренче тапкыр менә шунда татыдым. Июль ае — Курск дугасында сугышның иң кискен чагы. Шундый ыгызыгы вакытында дивизия политотделыннан алгы сызыкка фотограф килеп чыкты. Фотографка монда ни калган, аңа ни җитмәгән, ут эчендә, үлем арасында ул нишләп йөри тагы? Аның да үз эше бар. Көттерми торган, менә хәзер эшләнергә тиешле зур, мактаулы эше бар. Ул Коммунистлар партиясе сафына кергән сугышчыларның рәсемнәрен төшерергә тиеш иде. Без аңа тынычрак, җайлырак урын эзләштек. Каян килгән ди монда тынычрак төш! Менә телисең икән бердәнбер әйбәт урый — снаряд казыган тирән чокыр: рәхим ит, урнаш, фотоаппаратыңны ничек тә рәтлә, җайла. Бераздан инде без барыбыз да ул чокырдан елмаешып күтәрелдек. Тормышның олы юлы әнә шул әремнәренә хәтле көйгән кырларның чокырларыннан башланып китте. Чокырда яктылык аз булганга күрә ахры безнең карточкаларыбыз да бик тонык иде. Ләкин аның каравы күңелләрдә безнең никадәр якты, нихәтле җылы, ничаклы шатлык! Шушы тонык рәсем минем партбилетымда озак еллар йөрде. Дөресен әйтим: билет алыштырганда ул рәсемемнән аерылуы ифрат кыен булды миңа. Гомеремнең шул давыл- лыдәһшәтле елларындагы кабатланмас бер матур өлеше аның белән каядыр бергә китте кебек... Зарыктырган сугыш та бетте. Ил үзе дә, аның солдатлары да сугышта алган каты яраларын төзәтергә керештеләр. 1948 елны дәваланырга дип мин дә Кавказга барырга җыендым. Мине яңадан тетрәткән нәрсә шул булды: мин Кавказга Орел — Курск — Белгород — Харьков тимер юлы буйлап, нәкъ үзем сугышын йөргән кырлар аша уздым. Монда миңа күп нәрсә, бик күп нәрсә таныш: үзәннәр дә, ике яклап сузылБ 105 ган ап-ак йортлы авыллар, снарядлар актарган тау тишекләре, тау битендә биектә күпне күреп утырган өчен үзенә дә шактый эләккән зур соры чиркәү, тимер юл читләрендәге куаклыклар... Менә шул хәзер инде бераз серлерәк тә булып күренгән куаклыклар артыннан бергә хезмәт иткән дусларым — солдатларым каршыма чыгып килер кебек тоелды. Аларның төсләрен, буйсыннарын, үзләрен тотышларын күз алдыма китердем, аларны сагындым. Бөтен үткәнем кабат терелде. Вагон тәрәзәсеннән кергән таныш җил күңелемнең әллә кайсы төшенә кагылды, күңел тулды, карадым, аерыла алмый бөтен нәрсәгә йотылып карадым. Л4енә шунда минем әрни-әрни язасым килде. Күңелемдә минем бар да өлгергән, бар да әзер, күңелем ул хисләрне кемнәргәдер әйтергә, ярсый-ярсый сөйләргә тели иде. йокы да, тыныч ял да очты. Кавказдан кайтуым белән мин үземнең туган авылыма киттем һәм «Курск дугасы» исемле шигыремне яздым. Бу шигырь кырык өченче елларда ук Курск тирәсендә башланып та, биш елдан соң Казан артындагы бер авылда чия бакчасы эчендәге ак мунчада язылып бетәр дип кем үз башына китергән? Шигырь дигәнең дә бик кызык, әмма кешеләр тагын да кызыграк, мин шигырьдән битәр кешеләргә, күзгә бәрелергә яратмый торган кешеләргә гашыйкмын. Менә шундыйларның берсе минем авылдашым Сә- ләхи. Сәләхи — крестьян малае. Мин аның егет чагын аерата әйбәт хәтерлим, ул гармоньчы да иде. Эштән соң ул капка төбенә чыга, бармаклары аның гармонь телләрен капшый, нәрсәдер эзли, гармонена ул бөтенләй игътибар да итми кебек, яшькелт-дым су күзләре каядыр басуга текәлгән. Күрше кызы Хәдичәне ярата .иде ул. Ә Хәдичә нигәдер аны ялгыз калдырып Оренбургка китеп барды. Өзелеп бетмәгән өметне, бәлки, тагын бер тапкыр сынап карау өченмедер берничә айдан Сәләхи дә шул якка юл тотты. Берсе — авылның бер дигән кызы, берсе — авылның бер дигән егете. Мин һәрвакыт аларның бергә кушылуларын тели идем. Ләкин Сәләхи ике-өч елдан соң авылга кире борылды, үзе генә борылды. Күңел үз урынына бераз утыра, яшьлек дәрте бераз сүрелә төшкәч, ул күрше авыл кызына өйләнде. Ул шаукымлы туйлар ясап тормады. Июнь печәннәре билгә җиткән вакытта ул болыннар, үзәнлекләр буйлап, икәүдәникәү генә сөйләшеп, сөйгән кызын ындыр ягыннан гына өенә алып кайтты. Шулай тора башладылар. Шактый еллар үзгач, мин аның белән туган авылымның урамында түгел, Ватан сугышы кырларында. Ржев читендәге сугышларда очраштым. Ул — сугышның ни икәнен үзе татыган, контузия алган солдат. Фронтта хатларны бергәләп укырга яраталар: кайгы булса да, шатлык булса да — уртак. Сәләхи хатларны ычкынып китмәгәе дип куркып, ике кулына да тотып укый. Өендә аның дүрт баласы бар. Дүртесе дә кызлар. Хатта аларның һәркайсының исемнәре саналган. Ул сиңа, хаттан күзен алмыйча, балаларының берәм- берәм исемнәрен әйтеп чыга. Ләкин шунысы үкенечле: хатны кесәсенә салу белән инде аларның исемнәрен хәтерләми иде. Бу хәлдән соң безнең күңелләргә аңлатып бирүе кыен булган фронт моңсулыгы урнаша иде. Фронтта адым саен балаңның исемен кабатлау үзе ни тора! Сәләхигә балаларын күрергә насыйп булмады... Менә авылда аның кайчандыр үзе салган йорты, сары буяуга буялган капкасы бар: өендә — күптән инде буйга җиткән, үзе кебек яшькелт-дымсу күзле кызлары бар. Стенада кызларының рәсемнәре тора. Ә үзенең рәсеме нигәдер бөтенләй күренми. Мин моңа гаҗәпләнмим: гади хезмәт кешеләре үзләре белән мавыгырга яратмыйлар, тормышның вак-төягенә вакытлары да калмый... Бүтәннәрдән әллә ни аерылып та тормый, рәсеме дә юк, үзе һаман йөрәктә. Син үзсцчә, ыгы-зыгы килеп, бик зур эшләр эшләп йөргән буласың, ә ул шуларның барысын икс якка ерып ташлый да уйларыңның иң уртасына кереп баса, нишләтәсең аны, ягымлы, якын, бернәрсә дә синнән таләп итми... Яши бит, яши.. 106 Балаларын сүзсез генә тирән итеп сагына, ярата белгән намуслы, турылыклы солдатның тормыш турында әйтеп бетермәгән якты уйларын шигырьдә сөйләсе килә. Күңел аны үзендә шулай озак яшәтә икән, бу инде юкка түгел, бәлки шул сары капкалы йортны искә төшереп, хәтерләтеп торган берәр җыр туар? Шигырь синең йөрәгеңә, үзең дә сизмәстән, төрле юллар белән килеп керә. Туган ягыңа кайткач сине беренче очраткан кеше дә сүзне: «Чыпчык та үз чытырманым, — ди икән» дип башлап китә. Янәсе, кешегә генә түгел, хәтта чыпчыкка да үз оясы якын. Минем тугай як — Казан арты яшьтән үк монда халык шагыйре Габдулла Тукайның эзләрен күреп, аның «Шүрәле», «Су анасы» әкиятләрен тыңлап үскәнгәме, аерата матур, аерата сихерле. Шуның өстенә бу тирәдә татар авыллары мари авылларының аркасына арканы терәп утырганнар. Элек-электән алар белән аралашудан туган бу якның үзенә генә хас гадәтләре бар. Мари ягы — урманлы як. Татар агае урманга мари авыллары аша уза. Юл бит: көзге яңгырлары, кышкы ачы суыклары, адаштыргыч бураннары була. Юлчы төннең нинди генә вакытында тәрәзә какмасын, атын куярга, үзенә кунып чыгарга җылы урынын таба. Бу — күптән килә торган, тартынусыз, олы дуслык. Безнең нәселдә барысы да балта осталары. Әтием революциягә кадәрле үк, үзенең яңа өйләнгән елында үзе шикелле әле генә туй уздырып расходланган марига йорт салып биргән. Соңыннан әтием яшь киленне— минем әниемне ияртеп өй котларга барган: марига пар мисыр күгәрчене бүләк иткәннәр. Пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп тигез, матур тормыш итегез, дигәннәр алар. Шуның өстенә әти аласы акчасын бер дә ашыктырмаган, мари юкә сатып, җае чыккан саен түли килгән. Моңа инде хәзер, бәлки, илле еллар чамасыдыр. Минем әтиемнең һәм белеш мариның вафат булуына да шактый вакыт узды, ләкин бу ике семья һаман йөрешә, бу ике тол бергә килсә, эч серләрен тәмам ачып бетермичә тиз генә аерылып китәр димә... Мари ягы — урманлы як. Анда яңгыр күбрәк ява. 1921 елгы ачлыкта без шул мари авылларына сыендык. Шактый бәрәңге ташыдык без ул яктан. Ә бәрәңге булса — ничек тә җан асрап була иде. Ачлык еллар... Өйдә ашарга бер нәрсә дә юк. Әти марига йорт эшли. Балта осталары, көнгә кимендә ике тапкыр ашату хуҗадан, дип алдан ук сөйләшеп куялар. Ул вакытта тамак ялына эшләтсәләр дә бик рәхмәт инде. Әти аратирә үзе белән мине дә алып баргалый. Алар эшли, мин йомычкалар арасында уйнап утырам. Алар көндезге чәйгә керә, мин — ишек алдында калам, мин бит эшкә ярамыйм, мине кем чакырсын. Андый кытлык елны һәр телем исәптә. Шуңа күрәдер инде әти чәй янына чакырырга кыймаган, ә хуҗалар, бәлки, онытканнардыр, бәлки... Әмма әти тышта малае барын онытмаган. Онытса, ул миңа тәбикмәк алып чыгып бирмәс иде. Эх, ул кайнар арыш тәбикмәге, ансат кына килеп кермәгән икән ул минем кулга. Ул тәбикмәк турындагы вакыйганы инде зурайгач, соңыннан гына әти белән бергә эшләгән балта осталарыннан ишеттем мин. Әти шулай чәй эчкәндә йорт хуҗасы читкә киткән арада яңа табадан төшкән кайнар тәбикмәкне такыр башына каплый да өстеннән тиз генә иске бүреген кия һәм минем янга йөгерә. Ул вакытта әти ничектер түзә, сиздерми. Әмма эштән бушап, балта осталары бергә җыелгач, елый, ачлыкның бөтен газабын тоеп, шушы хәлгә төшүеннән гарьләнеп, кимсенеп елый... Төрле чак булгандыр. Шулай да туган ягыма мин авыр сүз әйтеп бервакытта да тел тидермәм. Минем барлык якты уйларымның җирлеге шунда, язган вакытта әнә шул җирне, шул туфракны сизеп, тоеп торсаң нинди рәхәт. Моннан киткәндә сине озатырга килгән олы яшьтәге берәр ил агасының: «Күрмәсәм, улым, бәхил бул» дип эндәшүе дә җайга күпме шигъри моң сала. Бу бит бары туган якта гына әйтелә торган, аерылу белән бәйләнгән кадерле сүзләр, ул сүзләр юлда яңа дан, үрләр менгәч борылып караган саен тагын-тагын күңелдә кабатлана: «Күрмәсәм, улым, бәхил бул!» Менә яз гына, үзе шигырьгә сорап тора, бу аның иң кирәкле беренче юлы. Шигырь синең йөрәгеңә төрле юллар белән килеп керә. Бервакыт шулай мине судка халык утырышчысы итеп сайлап куйдылар. Партия оешмасы секретаре миңа: «Әйдә, судка йөре, син бик йомшак күңелле кеше, бераз ныгый төшәрсең», диде. Минем әллә ни теләгем булмады, чөнки мин кечкенәдән суд кебек нәрсәләрне яратмый идем. Баштарак бер юл да яза алмадым. Йөрдем, күбрәк тыңладым, судны узып сүз әйтмәдем. Әмма минем битарафлык озакка сузылмады. Юк, читтә калу мөмкин түгел икән. Тигез, пар килгән, шатлыгыи-кайгысыи бергә кичереп, тормышның матурлыгын сизеп, гомерләрен кадерле уздырган, син кызыгырлык итеп тора белгән семьялар безнең илдә көинән-көн күбәя бара. Алар мәхәббәтнең вак булуыннан куркалар. Мәхәббәтең вак булмаса, тормыш кыенлыклары да куркыныч түгел икән! Еш кына ләкин безнең семьяда бар да инде ал да гөл дип сөйләнүчеләрне ишетәсең. Очраклы рәвештә өйләнеп, берни дә булмаган кебек, ае тулганда аерылырга килгән яшь- җилкенчәкләр азмы әле бездә? Бергә узган юллары, бергә уртаклашкан уйлары, бергәләп борчылган газаплары юк. Бөтен белгән сүзләре шул: «Характерларыбыз белән килешмәдек», имеш... Монда кешеләр барысы да ачык сөйлиләр, бернәрсәне дә яшермиләр, елыйлар, әрниләр, нәфрәтләнәләр. — ...Төнлә уянып бала юаттым мин. Ә син күтәрелеп тә карамадың... Син киткәннән соң бала сөйләшә башлады, килеп бер генә мәртәбә ничек сөйләгәнен тыңлаганың бармы? Бер генә алма да алып бирмәдең. Ярты конфет та... Менә мондый саф күңелдән чыккан, әрнеп әйтелгән үпкә сүзләренә ничек колак салмыйсың да ничек итеп үз мөнәсәбәтеңне белдермисең. Безнең кешеләрнең мәхәббәттәге эчкерсезлеген, бер-берсеиә турылыгын, дуслыгын җырлау белән бергә безнең олы җаныбызны талкый, кимсетә, түбәнәйтә торган, безнең әхлакка ят гадәтләрне шагыйрьнең борчулы сүзе белән көйдерергә . кирәк. Юк, мин суд залына йөргәнем өчен бер дә үкенмим. Кешеләрне күбрәк яраткан саен, кимчелекләре өчен ныграк әрнисең, тормышны күбрәк яраткан саен, ныграк көрәшәсең, матурлыгын тулырак расларга тырышасың. Мондый вакытта шигырь синең белән гел бергә була, синнән бер адым да артка калмый