Логотип Казан Утлары
Шигърият

МОРДВА ӘДӘБИЯТЫ

Бөек Октябрь социалистик революциясе гасырлар буена изелү астында яшәп килгән мордва халкын якты тормышка чыгарды. Хезмәт ияләренең балалары үз телләрендә белем ала башладылар. Мордва халкыныц һәр ике телендә дә (мордва-мукшы, мордваэрзя) иҗат итүче язучылар үсеп чыкты. Мордва язучыларыныц беренче әсәрләре «Якстере сокця» («Кызыл сукачы»), «Од веле» («Яңа авыл»), «Од эрямо» («Яңа тормыш») газеталарында басылып бардылар. Социалистик тормыш шартларында мордва халкыныц культурасы һәм әдәбияты чагыштыргысыз үсте. Әдәбиятта зур күләмле әсәрләрдән күп кенә поэмалар, драмалар, повесть һәм романнар барлыкка килде. Аларда мордва халкының якты киләчәккә омтылышы, социалистик тормыштагы әһәмиятле этаплар үзенең чагылышын тапты. М. Безбородовның «Чынга әверелгән әкият» поэмасы, Т. Раптановның «Чихан тавы итәгендә» романы, П. Кирилловның «Литова» исемле тарихи драмасы әнә шундый әсәрләр рәтенә керәләр. Бөек Ватан сугышы һәм. сугыштан соңгы елларда мордва язучыларыныц «Сугыш еллары буйлап» (П. Кириллов), «Тормыш турында җыр» (Артур Маро), «Таҗ» (С. Вечканов) китаплары, А. Мартынов, А Малькин, И. Кривошеевныц поэмалары басылып чыкты. Соңгы елларда язылган әсәрләрдән А. Лукьяновның «Герой ана», С. Веч~ кановның «Концерт», Н. Эркайныц «Солдатның кайтуы» исемле поэмалары, Т. Кирдяшкинның «Киң мукшы» әсәре, А. Лукьяновның «Комсомол билеты» пьесасы үзләренең художество эшләнешләре белән дә, чынбарлыкны сурәтләү киңлекләре белән дә мордва әдәбиятында лаеклы урынны, алдылар. Без журналның бу санында укучыларга мордва язучыларыныц кайбер әсәрләреннән үрнәкләр тәкъдим итәбез. АЛЕКСАНДР МАРТЫНОВ. ТУРГАЙ Зәңгәр күктә бер яңгырау: Чыңгылдый алтын кыңгырау. Шатланып җырлый ул шуңар: Уңышка бай безнең кырлар. Шатланасың син дә карап: Ничек күккә аша сайрап! Һ.әм көтәсең күзең кысып: Төшеп килә! Менә кызык! Чиксез арыш кыштырдый тирмәдә; Күксел урман — аның артында. Борылмалы сукмак кинәт кенә Юкка чыкты аяк астымда. Очып чыгып аяк астымнан ук Пырхылдады симез бытбылдык. Күк чалт аяз. Анда табалмассың Хәтта кыйпылчыктай бер болыт. Комбайннар бара арыш урып, Күпме көч һәм шатлык барында! Ташла караш шушы күренешкә — Бар ил баскан синең каршыңа! СЕРГЕЙ ПРОНИН ХАТ //ләфәкъ батты авыл читендә. Салкын төште. Җиңел сулаулар. Шатлык яше ана күзендә: Алтайдан хат. Сөенә шуңарга. Күкрәгенә кыса хатны ул. Кыштырдаудан сизә йөрәге: Сахра исен алып кайтты ул, Хатта — кызының йөргән җирләре. Күрсәтә хат барын балкытып, Ерак түгел, менә якында Ята сахра җәйрәп, ялт итеп, Кылган шаулый кызының хатында. Уңай түгел анда торырга; Җайланмаган ул як яшәргә. Җил астына, өйләр урнына Палаткалар корыла яшьләргә. Ана ташлый җылы карашын һәм башкалар белән бергә ул Күрә үзенең йөрәк парәсен — Сары чәчле кызын күрә ул. Ничек иде туган авылында — һаман шундый булып күренә. Шулай ук сер бирмәс ул анда, Алдан узар тормыш түренә. Күңеле шуны тели ананың: Хәзер туктап шушы урында Язучылар язсын романын Менә аның кызы турында. С. Баттал тәрҗемәләре.