Логотип Казан Утлары
Драма

Гө л ч ә ч ә к

 4 пәрдәдә, 6 картинада Вакыйга безнең көннәрдә Кама ярындагы бер лесхозда һәм больницада бара.

КАТНАШАЛАР:

рач. 1 шер. (рург. .җамалның улы, лесничии. исе лесхоз директоры. ң сеңелесе, район больницасында повар, караучы. БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ БЕРЕНЧЕ КАРТИНА Илшатлар квартирасы. Тәрәзәгә яңгыр тамчылары бәрелә. Өй янындагы әле яфрак ярырга өлгермәгән агачның ботаклары җилдән шаулыйлар. Пәрдә күтәрелгәндә Суфьян, Илшат, Гыймади кызу бәхәстән соң тынып калганнар. Сөмбел диванда чигү чигеп утыра. Суфьян (тынлыкны бозып). Шуны аңла, Гыймади абзый: Иделнең, бу ярлары кайчандыр очына карасаң, башыңнан эшләпәң төшәрлек наратлар белән капланган булган. Ә хәзер нәрсә? Ул җирләргә иген дә* чәчеп булмый, ә ермаклар елдан-ел зураялар, тирәнәяләр, табигатьнең, ямен җибәрәләр, комачаулыйлар. Гыймади. Әй, энем, ул тауга син килгәнче коточкыч тырышлык белән 20 мең төп нарат үсентесе утыртып караган идек инде. 20 меңе район үзәгендәге кәҗәләргә 20 көнгә дә җитмәде. Кәҗәдән котылган бә- хетлеләрен үлән томалап тончыктырды. Дәүләтнең 16 мең сумын суга салдык... Сөмбел. Бу «батырлыгыгыз» өчен сезне нәрсә белән бүләкләделәр соң, Гыймади абзый? Гыймади. Бүләк... Көтеп тор. Мине объездчиклыктан алдылар, гади лесник иттеләр. Ә директорның башта партбилетын алдылар, соңыннан үзен эшеннән алдылар. Ул тауда, кычкырып еласаң да, агач үсәчәк г түгел. . Суфьяи. Үсәр, Гыймади абзый, тырышлык кирәк. В а с ү Д? Г ө И Л Lu ХәсбиАСуфьян Ci Сөмбел — С Г ы й м а д и — э 4 Г ы й м а д и. Күрербез. С у ф ь я п. Күрәсе юк. Кешеләр Алтайга барып чирәм күтәрәләр, ә безнең борын астыбызда ике йөз гектар җир әрәм ята... Син ни дисец, Илшат? И л ш а т. Баштагы фикеремдә калам. Кар эреп бетү беләи утыртырга кирәк. Суфьян. Шулай. Быел тәҗрибә рәвешендә егерме гектар утыртабыз. Райком һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тора. Г ы й м а д и. Әүвәл райондагы барлык кәҗәләрне суеп бетерү турында райбашкармадан карар чыгартыгыз, бу бер, икенчедән... Суфьян. Урман утыртуны сип кирәксез эш дип саныйсыңмыни? Илшат. Акыллы кеше урманны кирәксез димәс. Г ы й м а д и. Рәхмәт, энем, син әйтмәсәң, тәки юләр икәнемне белми үлә идем. Суфьян. Гыймади абзый, иртәгә үз участогыңны теге яшь егеткә тапшырырсың. Тәҗрибәң зур, син үсентеләр участогын алырсың. Г ы й м а д и. Мин?! Озаккамы? Суфьян. Ничек инде «озаккамы»? Үсентеләр агач булганчы. Г ы йм а д и. Ай, юк, энем, булмый. Алар кайчан үсәрләр әле, кайчан агач булырлар. Бәлки мин аларны бөтенләй күрә алмый үлеп китәрмен. Мин, энекәшкәем, бала-чага түгел. Кешечәрәк тормыш итәсем дә . килә бит... Сөмбел. Гыймади абый, лесниклар өчен һәр ботакта ярты литр асылынып тора, диләр. Шул сүз дөресме? Г ы й м а д и. Сүз югыннан сүз булсын, ата казың күкәй саламы, дигәндәй, монда литрның ни катнашы бар? Сөмбел. Болай гына, үсентеләрнең ботаклары ярты литрларны күтәреп тора алмаслар дип кенә әйтүем. Гыймади. Телең — бисмилласыз да туярлык, билләһи. Ярар. Миннән булсын яхшылык. Директорның фәрманына баш-аягым беләи буйсынам— үсентеләр участогына күчәм. Мин бит, Суфьян энем... йорт салырга уйлаган идем. С у ф ь я н. Яхшы эш. Г ы й м а д и. Яхшысын яхшы да... Ни бит... Әйе, шул инде... Суфьян. Агач кирәкмени? Гыймади. Кирәк шул... Эшнең дә муен сыйдыра торганын тактыгыз, мин әйтәм, шулай булгач... Суфьян. Күпме кирәк? Гыймади. Күпме дип... Илшат энем, бер йортка сиксән фестметр җитеп үк бетәрме икән? Илшат. Ничә йортка? Г ыймади. Ничә дип... аның стенасы, түбәсе, түшәме, идәне, тәрәзәсе, ишеге... Суфьян. Егермегә яз. Бирербез. Гыймад и. Рәхмәт, иптәш директор. Үзеңне беренче күрү белән: «Кеше булырга тиеш бу»,—дип күңелем келт итеп киткән иде... Минем күңел ул!.. Тыныч бул, синең кебек җитәкчеләр булганда урманы да үсәр. Үстерербез. Булдырырбыз. Кара әле, әгәр ни, мин әйтәм, егерме фестметр гына җитмәсә?.. С у ф ь я и. Эшлә генә, Гыймади абзый. Гыймади (Илшатка). Бер генә сүз кыстырсаң да егерме биш итеп бирә иде. Рәхмәт... Ярый, хушыгыз. Яктыда юл ала торыйм. Кухнядан Хәсбиҗамал чыга. Хәсбиҗамал. Гыймади, коймагым өлгерде, әйдәгез, балалар, самовар өстәлдә. 5 Г ы й м а д и. Коймаклар ашап ятарга, без чакырып килгән кунак түгел. Хәсбиҗамал. Чакырмаган кунакны сыйлавы җиңелрәк. Илшат. Өлгергән ашны калдырып китсәң, үпкәлим, Гыймади абзый. Г ы й м а д и. Зинһар үпкәләмә. Бик ашыгам. Сөмбел, атка су эчерәсе иде... Сөмбел. Чиләге кое янында, казыкка элгән булыр. Г ы й м а д и. һе... Ярар. Хушыгыз. (Китә.) Хәсбиҗамал. Коймак суына, балалар. С у ф ь я н. Өйдә хатын-кыз заты булмагач, мич ашын күптән күргән юк иде. (Сөмбелгә елмаеп карый.) Хәсби җ а м а л. Сеңелең соң? Абыеңны бер дә сыйламыйсыңмы әллә, Сөмбел кызым? Сөмбел. Сәлимә апаны сагыныбрак көтсен дим. Суфьян. Сеңелләргә калган көн—караңгы төн. Суфьян, Илшат кухняга чыгалар. Хәсби җ а м а л. Әйдә, кызым. С ө м б.е л. Мин соңыннан... Хәсбиҗамал. Ярар алайса, башта егетләрне сыйлыйм, ә аннан соң без — ике кыз... Кухняга чыга, яшеренеп кенә Г ы й м а д и керә. Г ы й м а д п. Озатырга да чыкмыйсыңмыни инде, Сөмбел? Сөмбел. Озаткач, каршы да аласы була бит. Г ыймади. Мин каршы алырлык кеше түгелмени? Сөмбел. Алай ук димим дә... Әллә шул гомердән бирле китми тордың? Г ы й м а д и. Сине көттем. Сөмбел. Аякларың туңып беткәндер. Г ы й м а д и. Аяк нәрсә ул? Йөрәк туңа. Аны җылытучы юк. Сөмбел. Чәчләрең... коела башлаган. Г ы й м а д и. Тагын бер ел борынымнан сөйрәсәң, бер бөртеге дә калмас әле. Кырыктан үтсәң, кадерең бетә. Яратам дисәң дә ышанмыйлар. Сөмбел. Ярканат күңеле төн көтә, сандугач күңеле таң көтә, ди. Хәсбиҗамал апаның гөлләре... Гыймади. Нигә гөл булмадым икән, мине дә чәчләремнән сыйпар идең. Сөмбел. Гөлиеңдә йөрәгеңә якынын гына иркәлисең. Г ы й м а д п. Сөмбел, миләш, газаплама. Байлыгым гына да кырык меңлек. Чык миңа. Сөмбел. Төи күңелсез килә, яңгыр, җил... Гыймади. Миләш, бер генә сүз әйт: я чыгам, я юк. Чыгам диген. Кулларыңны гына үбим инде. Сөмбел. Бер үпкәнне икенче үбү кызык булмас. Киләчәккә калсын. Г ы й м а д и. Китәм бит, әйт инде. Сөмбел. Таң көтәм. Язмыш... Кем белә, бәлки сиңа чыгармын. Г ы й м а д п. Кайчан?.. Сөмбел. Май җитсен әле. Җылы яктан кошлар кайтсын. Г ы й м а д и. Шома да соң үзең, кабыгын салдырган юкә кебек. Ну, кулыма бер эләктерсәм... Сөмбел. Тын да ала алмаслык итеп кысар идеңме? Г ы й м а д и. Юк, күтәреп кенә йөртермен, өрмичә урынга да утыртмам. Сөмбел. Мин дә сине өреп озатыр идем, өреп каршы алыр идем. Шулай бит? 6 Гыймади. Бик дөрес, миләш, нәкъ шулай... (Аңына килеп.) Ә?- Ничек дидең әле син? Әйе, әйе, әйбәт торыр идек. Сөмбел, озат әле. Сөмбел. Бүген юк... Хәсбиҗамал кухнядан чыга. Хәсбиҗамал. Гыймади, китмәгәнсең ләбаса, әйдә чәйгә. Г ыймади (Сөмбелгә). Уйла әле: кырык мең, яңа йорт, башы калай белән ябылачак. Г ы й м а д и китә. Хәсбиҗамал. Ни булган? Кемнең башы калай белән ябылачак?. Сөмбел. Бер егет бер кызга өйләнә икән. Бирнәгә кырык мең акча, калай түбәле йорт бирә, ди. Хәсбиҗамал. Алай булгач, егете бер тиенлек тә түгелдер. Кызга ул кадәр мәһәр бирмәс иде. Сөмбел. Егетнең яше 40 тан узган, ди. Хәсбиҗамал. Кырык яшьлек егеткә ризалык биргән кызын да әйтер идем... С ө м б е л. Юк. Кыз ризалык бирмәгән әле. Хәсбиҗамал. Акылы булган. Сөмбел. Син шулай уйлыйсыңмы? X ә с б и җ а м а л. Әйе. Чигүең... күзләреңнең явын алырлык. Инәң генә түгел, кулларың да көмеш икән. Кайлардан уйлап чыгарасың? Сөмбел. Уйлап чыгармыйм, Хәсбиҗамал апа, йөрәк серләремне чигәм. Хәсбиҗамал. Күбәләге шундый сылу чәчәккә кунмыйча очып китә, ә? Юләр күбәләктер ул. С ө м б е л. Кайвакытта акыллы күбәләкләр дә матур чәчәкләрне күрми үтәләр икән шул... Алар китәләр, ә чәчәк, мескенкәем, сула, саргая... Хәсбиҗамал, йөзең кояш, буең тал-чыбыктай, саргая гына күрмә. Сөмбел. Син бик бәхетле бит, Хәсбиҗамал апа. X ә с б и җ а м а л. Нигә алай дисең, кызым? Сөмбел. Илшатың... Кулыннан ни теләсә, шул килә. Кичә менә бу карточка рамын ясавын карап тордым... Хәсбиҗамал. Киләчәктә дә бәхете була күрсен инде. Сөмбел. Бу рамны сатмасмы икән ул? Акчасыннан тормас идем. Хәсбиҗамал. Сатамы соң, Гөлчәчәккә бүләккә бит ул. Сөмбел. Бүләккә? Араларында дуслык дигәне дә бармы әллә? Хәсбиҗамал. Бар, кызым, бар. Сөм бел. Гөлчәчәкне әйтәм, үзе дус булып йөри, үзе серен яшергән. Ә Илшат ннчек соң... күңеле бар шикеллеме? X ә с б и җ а м а л. Булмыйни, берсе өчен икенчесе үләргә әзер торалар... Сөмбел. Ә үзең? Хәсбиҗамал. Үзең дип, Гөлчәчәкне яратмаган кешенең эчендә җаны булмас. Сөмбел. Әйе, аны һәркем ярата... Хәсбиҗамал (өстәлне рәтли, капкачлы көзге алып). Синең көзгең түгелме, кызым? Сөмбел. Минеке. (Көзгене ача, капкачындагы рәсемгә карый.) Их, Фәйзи... Хәсбиҗамал. Кем белән сөйләшәсең? Сөмбел. Ирем белән. Хәсбиҗамал. Үлеме фаҗигале булган икән. Сөмбел. Яз иде. Идел өсте тулып боз ага. Аның белән икебез яр кетенә басып, күбекләнгән суның кайнап акканын сокланып карап тора 7 быз. Шул вакыт кемдер: «Иделнең аръягында юлчылар бар, үзләрен бире якка алып чыгучыга ике йөз сум бирәләр», — диде. Башкалар курыктылар, ә ул тәвәккәлләде. Акчаның кадерен белә иде. Көймәсенә • утырып кереп китте. Идел уртасына җиткәнче мин аны күреп тордым. Ул уртага җитү белән Идел өстен бозлар каплап алдылар. Тау кадәр бозлар иде алар. Әйтерсең, аның уртага җитүен юри көтеп торганнар. Актылар да актылар. Аны мәңгегә үзләре белән алып киттеләр. Мине тол иттеләр. Хәсбиҗамал. Башны ташка бәреп булмый Үлгән артыннан үләр хәл юк. Күңелеңә ошаганы чыгар әле. Сөмбел. Минем күңелемә ошау беләкмени?.. Хәсбиҗамал. Әллә бар? Сөмбел. Бар, Хәсбиҗамал апа, бар. Ул мине ошатмый. Хәсбиҗамал. Синең кебек алтын кулны да ошатмагач — бигрәк мәнсез нәрсә икән. Сөмбел. Мин гаепле. Үзем... Хәсбиҗамал апа, син мине сөя алыр идеңме? Хәсбиҗамал. Авызыңнан җил алсын, мин карчык кеше бит. Сөмбел. Башка нәрсә әйтергә теләгән идем дә... Кухнядан Илшат чыга, боек. Илшат. Әнкәй, син Суфьянны варенье белән сыйламакчы идең... X ө с и и җ а м а л. Әй-й... (Ашыгып кухняга чыга.) Илшат (тәрәзә яңагына сөялә). Һавасы... Яз килде, ә көй — нәкъ көз... Сөмбел. Хәтерлисеңме, Илшат, шушындый ук яңгырда, кичкә каршы гөмбәгә баргач, адашкан идек. Мин чыландым, туйдым, калтырана башладым. Син миңа костюмыңны кидердең, үзең күлмәкчән генә калдың. Мин еладым да ахры... Илшат. Күзеңнән яшь чыкты, шулай да еламадың. Сөмбел. Ә җиләккә барганыбыз исеңдәме? Бөтен җиләгеңне миңа салып җибәрдең. Җәй. Кояш. Күбәләкләр. Көн буе йөгердек, уйнадык, көлдек. Илшат. Барысы да исемдә. Сөмбел. Шушы фуражкаңны киеп беренче мәртәбә Казанга укырга киткәнең әле дә күз алдымда. Син пароход борынында, мин — пристаньда. Аяк очларыма басып үреләүрелә сиңа яулык болгыйм. Кулымда — яулык, күземдә — яшь. Илшат. Хәтерлим. Сөмбел. Ә мин ул чакларны беркайчан да оныта алмам. Күңелле минутлар, кире кайтмас минутлар. Ул көннәрдә үзем өчен мондый айсыз- йолдызсыз төннең булачагын күз алдыма да китерми идем. Илшат. Үзең гаепле бит, Сөмбел. Сөмбел. Гаепле шул. Гафу үтенсәм дә соң инде... Бүген сездән китәм. Илшат. Отпускың тулмады бит әле. Сөмбел. Барыбер китәргә туры киләчәк. Туганыгыз да түгел мин сезнең, кардәшегез дә. Гади дуслар гына шул без. Яхшы хөрмәтегез өчен рәхмәт. Илшат. Гаепләп китмә, Сөмбел. Сөмбел. Юк. Киткәнче миңа гармоненда бер генә көй уйна әле, «Сибелә чәчәк»не... Илшат. Кәефем начар, Сөмбел. Сөмбел. Менә гармонең, зинһар... Илшат. «Сибелә чәчәк»... Үзем дә яратам ул көйне. (Уйный.) Сөмбел (эуырлый): 8 Гөлбакчаларга керәмсең, Гөлчәчәкләр өзәмсең. Өзелгән гөл чәчәге күк, Аерылдык без, сизәмсең. Сибелә чәчәк җилләр искәндә, Өзелә үзәк исләремә төшкәндә... Илшат, уйнама, кирәкми. II л ш а т. Елыйсың түгелме? Сөмбел. Әйе. Елыйм... Әйт әле, тормыш өчен мәхәббәт кенә җитәме? Илшат. Юк, тормыш өчен мәхәббәт кенә җитмәс кебек, ләкин мәхәббәт булса, җитмәгәннәрнең һәммәсен дә табарга мөмкин. Сөмбел. Әйе. Мәхәббәт булса... Син бик бәхетле. Ил шат. Син... бәхетсезмени? Сөмбел. Минем өчен туачак көн дә шушы төн кебек үк юеш, салкын, караңгы булыр шикелле. I I л ш а т. Син сәламәт, яшь... С ө м б е л. Кемгә кирәк соң алар? Илшат. Сындыра күрмә, Гөлчәчәк утырткан гөл ул. Сөмбел. Гөл һәм чәчәк, ә мин чәчәк түгел инде... Сиңа ни булды? Йөзең акшарлаган кебек. Илшат. Сиздермәскә тырышкан идем дә, авырыйм, дускай, эчем... Өченче мәртәбәсе инде. Сөмбел. Нишләргә соң? Галстугың... буып тормасын әле. Бу йорт урман эчендә түгел, авылда булса иде, кешеләрдән киңәш сорар идек... И л ш а т. Борчылма, үтәр. Сөмбел. Сиңа хәзер үк больницага китәргә кирәк. И л ш а т. Юл юк. Карлы яңгырдан соң ермакта су арткан, шаулап, актарылып ага. Атым кермәде. Йөзеп чыгарга уйлаган идем дә, авыру килеш көчем җитмәс дидем. (Тыңлап.) Ат белән киләләр бит... Ул!.. Сөмбел (тәрәзәгә килә, тыңлый). Җил елый да тәрәзәгә яңгыр чиертә. Мондый төндә кем йөрсен... (Телефонда.) Станция, больницаны... Буш түгел... Бушатыгыз... Мәскәүдән корреспондент... тиз, тиз... И л ш а т. Дөресен сөйлә. Сөмбел. Гөнаһсын үзем күтәрермен. (Трубкага.) Хәзер үк хирургны, Гөлчәчәк Чигвинцеваны чакырыгыз. Беренче участокта лесничий Илшат Сәфәргалин бик авыр хәлдә. И л ш а т. Кешеләрне борчыма, барыбер ермакны кичә алмаячаклар. Сөмбел. Хәзер үк машина белән чыгабыз, диделәр. Ара өч кенә километр бит. Ә ермакка кадәр ат белән аларга каршы барырбыз. (Кухняга килеп.) Абый, чык әле. (Суфьян чыга.) Илшат авырый, атны җигәргә кирәк. Суфьян. Шаярма. Безнең авырырга вакытыбыз юк. Илшат. Авырыйм, Суфьян. Суфьян (Сөмбелгә). Моңа кадәр нәрсә карап тордың? (Китә.) Сөмбел. Абый атны бик тиз җигә ул. Борчылма, бергә булсак ермакны гына түгел, диңгезен кичәрбез. Безгә бу дөньяда берни дә каршы тора алмас. (Эндәшеп.) Хәсбиҗамал апа, Хәсбиҗамал апа... Хәсбиҗамал кухнядан чыга. Хәсбиҗамал. Ни булды, кызым? С ө м б е л. Без хәзер үк районга китәбез. Хәсбиҗамал. Төнлә? Карлы яңгыр астында? Юк, юк... Сөмбел. Илшат авырый, аңа ашыгыч ярдәм кирәк. Илшат. Алай димә, Сөмбел... Хәсбиҗамал. Моңа кадәр иигә бер сүз дә әйтмәдең, балакаем? Башым әйләнгәндәй булып китте. 9- Сөм бел. Борчылма, Хәсбиҗамал апа, Илшатта бик җиңел уза торган авыру. Киемнәрен әзерлә. Хәсбиҗамал. Ай алла... (Чыга.) Суфьян керә. Суфьян. Сеңелем, арбага печән сал... Сөмбел. Хәзер. (Чыга.) С у ф ь я и. Хәлең ничек? Илшат. Начар, дускай... С у ф ь я н. Хәзер... (Чыга.) Пауза. Гөлчәчәк керә. Өстендә юка резинадан эшләнгән ак төстәге җиңсез плащ, башында юк, чәчләре юеш. Гөлчәчәк. Илшат, бәгырем... Илшат. Гөлчәчәк... Гөлчәчәк. Яңадан сукыр эчәкме?.. Илшат. Әйе. Гөлчәчәк. Әй, Илшат, кышын ук әйттем, тыңламадың. Илшат. Вакыт булмады, Гөлчәчәк. Гөлчәчәк. Өченче мәртәбәсе бит... И л ш а т. Әйе. Гөлчәчәк. Хәсбиҗамал апа... Хәсби җ а м а л керә. Безгә хәзер үк больницага китәргә кирәк. Илшатны киендер. Тиз бул. Хәсби җ а м а л. Әллә хәле бик яманмы, ходаем? Г өл чәчәк. Никадәр тиз китсәк, шулкадәр яхшырак булыр. X ә с б и җ а м ал, Илшат китәләр. Суфьян керә. Атлар әзерме? С у ф ь я н. Әзер. Илшат ничек?.. Гөлчәчәк. Аның язмышы минутлар кулында, чыбыркыңны онытма. Ярты сәгатьтә я больницага барып җитәбез, я... Сөмбел керә. Сөмбел. Гөлчәчәк?!. Өстең манма су. Гөлчәчәк. Ермакны йөзеп чыктым.. Машина теге якта калды. Сөмбел. Киемеңне алмаштыр. Г ө л ч ә ч ә к. Шәл бир, үземнеке ермакны кичкәндә агып китте, башым туңа шикелле. Сөмбел. Күлмәк тә бирәм. Гөлчәчәк (шәлне тиз-тиз урап). Кирәкми, кием алмашырлык вакыт юк. (Илшат бүлмәсенә китеп.) Илшат, тизрәк, зинһар тизрәк... Пәрдә ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ ИКЕНЧЕ КАРТИНА Алгы планның бер ягында медицина эшчеләре өчен салынган йортның бер өлеше—Гөлчәчәкләр торагы. Икенче якта больница корпусларының берсе: ишек һәм икс тәвәчәсе тамашачыларга яхшы күренә. Арткы планда Идел. Урмансыз текә ярлар. Яз. Иртән. Василий Иваныч физзарядка ясый. Васил и й Иваныч. Бер, ике, өч... Өйдән юан гәүдәле Дарья Андреевна чыга. Кил әле, анакаем, бергәләп... Бер... Бөгел инде, бөгел... Дарья Андреевна. Соң инде, атакаем. Агачны нечкәрәк вакытта, яшь вакытта бөгәргә кирәк. 10 Васили й И в а и ы ч. Без картмыни? Юк-к... Әле кичә генә өйләнештек ич. (Икесе дә көләләр.) Дарья Андреевна. Көлешеп кызыбызны уяттык бугай... Васили й Иван ы ч (пытылдап). Бөтенләй хәтеремнән чыгарганмын. Уянгандыр... (Тәрәзәгә юнәләләр. Җыр ишетеп тукталалар.) Г ө л ч ә ч ә к (якыная-якыная). Яз иртәсе чыкка коенган, Көмеш тама бөдрә каеннан, Кошлар моңы күмгән дөньяны. Кояшкаем, алтын кояшкаем, Битләреннән үбеп, иркәләп, Уят инде, уят син аны. Тау башлары чәчәк киенгән, Күбәләкләр чыккан өеннән, Юкәләрдән тоям бал тәмен. Сөенеп көтеп алган яз ае, Саулык китер асыл ярыма, Ул да күрсен, күрсен яз ямен. В а с и л п й Иван ы ч. Бу биг ул — кызыбыз Гөлчәчәк. Кичә генә кисәттем бит, анакаем: сәгать җидесез, дидем, урыныңнан кузгаласы булма, дидем. Ә ул?.. Бу — мин кушканны эшләмәү, тәртипкә буйсынмау, бу... Ачуланам, ачуланам. Дарья Андреевна. Ярар инде, атакаем... Василий И в а н ы ч. Ачуланам, ачуланам. Кайтып күземә генә күренсен. Дарья Андреевна. Илшат өчен бик борчылган көннәре... Үзе дә авыру. Василий Иваны ч. Борчулы чагында, авыру вакытында тәртип бозган өчен тагын да ныграк ачуланам, бөтенләй тиргәп ташлыйм. Гөлчәчәк керә. Кулында ике бәйләм кыр чәчәге. Гөлчәчәк. Хәерле иртә, әткәем. (Үбә.) Хәерле иртә, әнкәем... Мин кыр чәчәкләре җыйдым. Дарья Андреевна. Өсләрендәге чык тамчылары да шул килеш. Гөлчәчәк. Бу бәйләмен вазага утыртып, әткәйнең эш өстәленә куйыйк. Мә, әнкәем. Василий Иваныч. Тукта, анакаем, чәчәкләрен дә алырсың, әмма башта ачуланырга кирәк. Дарья Андреевна. Я хода... Василий Иваныч. Безнең кызыбыз тәүлегенә кимендә җиде сәгать йокларга тиеш, хәзер бигрәк тә. Дарья Андреевна. Кимендә җиде сәгать йокла, кызым. Василий Иваныч. Менә, менә... Салкын һава аңа зарарлы. Дарья Андреевна. Салкында йөрмә, кызым. Василий Иваныч. Менә, менә, анакаем, ачулан. Хирург бөтен районыбызга бер, аның кулына карап торучылар йөзләп. Безнең кызыбыз үзен сакларга тиеш. Дарья Андреевна. Үзеңне сакла, кызым. Василий Иваныч. Менә, менә, анакаем, катырак... Дарья Андреевна. Моннан да каты ачулануның булуы мөм- кинмени, атакаем. Василий Иваныч. Үзем ачуланам: саксызлыгың аркасында салкын тидердең, балакаем. Ярый ла җиңел генә үтеп китсә... Дарья Андреевна. Безнең өчен кичерә алмаслык кайгы булса... Ай, кызым... 11 Гөлчәчәк. Әткәем, әнкәем, мин үз хәлемне ул кадәр куркыныч дип исәпләмим. Василий Иваныч. Куркыныч булмаса, сүз дә алып бармас идем, кызым. Сйнең бөтенләйгә күзсез калуың мөмкин. Лещук тәҗрибәле врач — белеп сөйли... Дарья Андреевна (сүзне икенчегә борырга теләп). Атасы, юынырга кирәк сиңа, хәзер су чыгарам. Гөлчәчәк. Үзем, әнкәй... (Өйгә керә.) Дарья Андреевна. Авыру килеш нигә эш кушасың аңа? Василий Иваныч. Үзең бит, анакаем... Дарья Андреевна. Бигрәк мәрхәмәтсез кеше инде син, атакаем, бигрәк каты ачуландың. Ике яшеннән тәрбияләп үстердек, тиргәр өченмени? Василий И в а и ы ч. Нервлар бит... Аңлыйсыңмы? Әгәр ул күзсез калса? Үлүе дә... Дарья Андреевна. Я хода, ул көннәрне күрмәсәк иде. Василий Иваныч (Гөлчәчәкнең аяк тавышларын ишетеп). Я, бетте, анакаем, бетте. Күрсә — борчылыр. Икесе дә күз яшьләрен сөртәләр. Г өлчәчәк су алып чыга. Василий Иваныч суны Гөлчәчәктән алырга тели. Бир әле, кызым... Гөлчәчәк (үз сүзлелек белән, үтенеп). Әткәем, үзем... (Су сала.) Сүзеңне тыңламыйча тауга менүем өчен гафу ит, әткәем, гаеп миндә. Василий Иваныч. Менә, менә, анакаем, кызыбыз үз хатасын аңлады бит. Сөенеп гафу итәм, балакаем.. Теге көнне нигә ермакны йөзеп чыктың? Безнең шофер балтасыз йөрми, озын гына наратны ермакка аркылы аударасы иде дә — нарат өстеннән генә... Булмый икән, кире борылып кайтырга иде. Дарья Андреевна. Сөйләмәсәнә, атакаем, кырык ел эшләп үзеңнең дә борылып кайтканың юк. Василий Иваныч. Әкәмәт тә кеше инде син, анакаем. Юлыннан борыла торган кеше врач була аламыни. Гөлчәчәк. Балта белән нарат аударып вакыт уздырсак, Илшатка ярдәмгә кичегә идем. Василий Иваныч. Ничек? Ничек?.. Дөрес әйттең, медик син, балакаем, медик!.. Тик авыруың... Хәзер Лещук белән тагын бер мәртәбә киңәшәм. Гөлчәчәк. Яхшы. Василий Иваныч (сәгатенә карый)- Анакаем, нәкъ иртәнге аш вакыты, ә син бер сүз дә эндәшмисең. Дарья Андреевна. Табын хәзер дип күптән әйттем ич... Василий Иваныч. Син әйтергә генә уйлагансыңдыр, анакаем... Василий Иваныч, Дарья Андреевна өйгә керәләр. Гөлчәчәк озак уйлап тора. Г өлчәчәк. Казанга китәргә кирәк... (Кыр чәчәкләренең икенче бәйләмен ала. Палатка тәрәзәсенә килә. Шакый.) Илшат... (Җавап юк.) Илшат тау өстеннән төшә. Авырулар киеменнән. Таягын яшерә. Гөлчәчәк тәрәзәне ача, үрелеп эчкә карый. Илшат... Илшат. Әү, Гөлчәчәк... Хәерле иртә. Гөлчәчәк. Сиңа да шулай ук. Кайда булдың? Илшат. Әнә... скамьяда... Ял иттем. Гөлчәчәк. Мин әле генә аннан уздым. Скамья буш иде. Аякларың нишләп чыланды? Илшат. Алар... чыланмады... иртәнге чыкка гына буялды. Гөлчәчәк. Нинди чык? Кайда булдың? 12 Илшат. Мин... тауга мендем. (Маңгаендагы тирен сөртә.) Г ө л чәчә к. Алыгыз таягыгызны. Илшат (үз-үзенә). Аякны да күргән, таякны да. (Ала.) Г ө л ч ә ч ә к. Палатагызга! Илшат. Мин бөтенләй сәламәт, Гөлчәчәк. Таяксыз да йөри алам, теләсәң биеп тә күрсәтәм... Гөлчәчәк (туктатып)- Авыру иптәш, больница — цирк, ә сез — артист түгел. Илшат. Больница ял йорты, ә мин ял итүче түгел. Бүген чыгармыйсыз икән, иртәгә үзем рөхсәтсез китәчәкмен. Гөлчәчәк. Ихтыярыгыз. Тик шуны онытмагыз, медицинаның көче чикләнгән. Врачларның авыруларны коткара алмаган чаклары да була. Илшат. Гөлчәчәк... Гөлчәчәк. Биредә Гөлчәчәк юк. Сез хирург Чигвинцева белән сөйләшәсез, авыру иптәш, койкага. Хәзер үк. Китегез. Илшат палатага юнәлә. Ишеккә җитә. Син ачуланма. Мин кешеләр язмышына тыныч кына карый алмыйм. Ә синекенә бигрәк тә. Илшат. Аңлыйм. Тик йөрәк түзми. Тауда кояш, кешеләр! Эшлиләр! Суфьян ялгызы өлгерми, ә Гыймади абый һаман килмәгән. Ярдәм кирәк анда. Гөлчәчәк. Үзеңне харап итүең бар. Тагын биш көн... Түзәрсең бит? И л ш а т. Тырышырмын, ләкин... Гөлчәчәк. Бүген мин дә тауга мендем. Озак итеп Иделгә карадым. Беләсеңме, күз алдыма нәрсәләр килде. Идел бик киң булып, безнең таулардан Миизәлә тавына кадәр җәелгән, диңгез булган. Диңгез өстендә аккош-пароходлар каңгылдашалар, үзйөрешле баржалар бер- берсенә сәлам биреп узалар. Моторлы көймәләр дулкын кисеп очалар. Ә бу таулар урман белән капланган. Алар арасында син әйткән ял йортлары, курортлар, пионер лагерьлары. Шат көлүләр. Күңелле җыр. йөрәкне җилкетә торган музыка. Ә кояш шундый якты, шундый якты, әйтерсең, җирдәге бәхеттән ул да сөенә, шатлана... Без аны үз күзләребез белән күрергә тиеш. И л ш а т. Син киләчәкне матур әкият итеп сөйләдең. Күрербез. Г ө л ч ә ч ә к. Үзеңне сакла. Урынсыз тәвәккәллек үзеңә дә, дусларыңа да бары тик кайгы гына китерәчәк. Илшат (чәчәкнең касә яфракларын парлап өзеп). Сөя, сөйми, сөя, сөйми... Сөя! Гөлчәчәк. Әлбәттә. Я әле, үзең сөясеңме икән... Сөя, сөйми, сөя, сөйми... Сөя! Илшат. Их, Гөлчәчәк... Алланып чыга кояш, Нурлана Идел өсте. Нурлана, матурлана, Иркәмнең йөзе төсле. Син булганга дөнья ямьле, Сөярмен, бәгырем, мәңге, мәңге. Гөлчәчәк. Нурланып чыга кояш, Сандугачлар тирәктә. Сандугачлар тирәктә, Ә син минем йөрәктә. Син булганга дөнья ямьле, Сөячәкмен мәңге, мәңге. Бергә. Бергә булсак, дөнья ямьле, Сөеп яшик мәңге, мәңге. 13 Гөлчәчәк. Менә сиңа чәчәкләр. Илшат. Гөлчәчәк... Гөлчәчәк. Әйдә безгә иртәнге ашка. Илшат. Юк. Чәчәкләрне суга куйыйм. Шиңмәсеннәр. Палатага керә. Гөлчәчәк өйгә керә. Җырлап Сөмбел якынлаша. Сөмбел. Гөлләр матурлана чәчәкләнсә. Күгәрченнәр гөрли пар булса. Тынычланыр иде тынмас йөрәк, Үз дигәнем үземә яр булса. Керә, пөхтә киенгән. Чәчләренә чәчәк кыстырган, иңендә көянтә-чиләк. Туктала, палатага карап, кушымтаны җырлый. Кушымта: Ах, сөюемне сизмисең лә, Януымны күрмисең шул, Хәлләремне белмисең бит, Таң нурым, йолдызым. Мин һаман ялгызым. Бер үзем. Китә башлый. Палатадан Илшат чыга. Илшат. Кем җырлады? (Сөмбелне күрә.) Сөмбел, Сөмбел... Син җырладыңмы? Сөмбел. Мин... Болай гына. Илшат, йөрәккә үтәрлек итеп җырлавыңны беренче мәртәбә ишеттем. Сөмбел. Ишеткәч... рәхмәт инде. Илшат. Нигә алай дисең? Сөмбел. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә... Чишмәгә баруым, үсенте утыртучылар су сорадылар... Илшат. Эшкә киемнәреңнең бик кыйммәтлеләрен кигәнсең. Сөмбел. Башка ни шатлыгым бар? Илшат. Без әле яши дә башламадык, үкенергә иртәрәк. Сөмбел. Киресенчә, соң инде, соң, Илшат. Илшат. Сөмбел. Менә нәрсә... Табигать сине сокланырлык сылу итеп яраткан, хезмәтеңне мактамаган кеше юк. Бәхетең киләчәк, бәлки ул килеп тә җиткәндер, күрми генә торасыңдыр. Минем башканы сөюем сине дөнья шатлыгыннан мәхрүм итмәсен иде. Югыйсә миңа да авыр, сиңа да... Гыймади абый килмәдеме? Сөмбел. Юк әле. Илшат. Суфьяига читен. Мине Гөлчәчәк чыгармый. Ачуланыштык та инде. Сөмбел. Ачуланыштыгыз?.. Кирәкмәс иде. Сезнен яратышуны мин кар кебек ак, чишмә суы кебек чиста, чәчәк кебек хуш исле итеп күз алдыма китерәм. Сезнең мәхәббәтне хәсрәтнең иң әчесе дә, газапның иң авыры да сүндерә алмый. Шулай уйлыйм, беләм: шулай булачак та ул. Тик... Гөлчәчәкнең авыруы гына менә... Илшат. Авыруы? Нинди авыруы? Сөмбел. Ермакны йөзеп чыкканда салкын тидергән ич. Илшат. Алдыйсың. Сөмбел. Мин гомеремдә бер генә алдадым: сиңа биргән вәгъдәмдә тормадым. Илшат. Син... син арабызны бозарга теләп юри сөйлисең. Сөмбел. Минем хакта шулкадәр начар фикердә булырсың дип көтмәгән идем... (Китә башлый.) Илшат. Тукта... Дөресмени? 14 Сөмбел. Гөлчәчәккә бәлки Кырым яки Кавказга курортка китәргәдер. Акча кирәк булса, җитмәсә, мин бирә алам. Гөлчәчәк синең өчен барысын да эшләде, хәзер синең чират. Илшат. Ул үзе бер сүз дә әйтмәде. Юк... ышанмыйм. Г ы й м а д и керә. Гыймади (кул биреп). Егет кеше аптырамый, мин әйтәм, Гөлчәчәге чирләгәч, Сөмбел белән. Сөмбел дә чирләсә, безнең сары чәчле бухгалтерыбыз Мария янына китә ул, ул да сиңа гашыйк икән бит, әкәмәт. Ә Гыймадииы Сәриядән башка беркем дә яратмый, ә Сәриягә, шайтан алгыры, яшьнең илле сигезенчесе үрмәли башлаган. Карап-карап торам да, тагын бер карап куям. Бүлниснең буйлы халатын кигәч, чын сырхауга охшап киттең син. И л ш а т. Бу халатны хәзер үк сөенеп салып ташлар идем... Теләсәң,, син кияр идең... (Палатага керә.) Гыймади. Эшләмичә бүлнис икмәгем авыз тутырып бушлай ашау зарар итмәс иде дә, минем монда Гөлчәчәкләрем юк шул. Сөмбел. Иллә, Гыймади абый, балык кылчыгы шикелле син. Г ы й м а ди. Мин күз төбәгән кызга кул сузмасын. Кодрәтеннән килсә, дөньядагы бөтен чибәрләрне үзенә алыр иде, комсыз. Сөмбел. Сиңа вәгъдә биргәнем юк шикелле. Г ы й м а д и. Сөмбел, миләш, мине шул Илшаттан да ким күрәсеңмени? Үз бәхетеңне үзең киртәләмә. Минем кемлегемне беләсеңме? Сөмбел. «Галиябану» пьесасын тыңлаганың бар ахры? Г ыйм ади. Тыңлау гынамы соң, яшьрәк чакта Исмагыйль ролен үзем уйнадым. Сөмбел. Әйтәм, сүзләрен беләсең. Гыймади. Сине сүземнең ихласлыгына инандыру өчен нишләргә инде... Сәриягә өйләнеп адәм көлкесенә калдырам үзеңне. Көлмә, кояштыр менә. С ө м б е л. Сәрияң карт. Озак яшәмәс. Сиңа Сәриядән соң гына чыгармын булмаса. Г ы й м а д и. Сөмбел, бәгырем, табаныңның туфрагы булыйм. Сөмбел. Гыймади абый, кулың белән кагылма. Г ы й м а д и. Өем, күтәргәч, хан сараедай булачак. Шуңа синең байлыкны да кушсак... Их, мин әйтәм, үзеңне биетеп кенә яшәр идем. Сөмбел. Үткен дә син, пычак сырты кебек. Болай итик: мин уйнармын, ә син биерсең, минем көйгә. Шуңа риза булсаң, әйдә, чык миңа. Г ы й м ади. Ничек, ничек? Мин сиңа чыгарга тиешме? Сөмбел. Булса шулай гына була ала. Г ы й м ади. Миннән булсын изгелек. Риза. Әмма вә ләкин сберкасса кенәгәң минем исемдә кала. Сөмбел. Юк, минем исемдә кала. Таң көтәм, Гыймади абый. (Көлеп.) Яратсаң бар әле, чишмәдән су алып кил. Гыймади. Су? Сөмбел. Әйе. Ирләр өчен эш инде дә... Гыймади. Эш? Минем кебек егеткәме? (Суга китә.) Сөмбел. Теләмәгән ашың һәрвакыт каршында булыр ди... Илшат!.. Беләм, яшьлек узар, чибәрлек тә бетәр... йөзгә сары төшәр, чәчләр дә агарыр, ә сиңа булган мәхәббәт соңгы көнгәчә үзгәрмәс, һаман ялкынлы, яшь калыр. Их... (Йөзен куллары белән каплый. Суфьян керә.) Суфьян (хәрәкәтсез торган Сөмбелгә карап). Әллә йокладыңмы,, сеңелем? Сөмбел. Мин... Әйе, йокымсырап киткәнмен... Суфьян. Күзләрең... Кайт, ял ит дип әйттем бит инде мии сиңа. Сөмбел. Сезгә булышасым килә. 15 Суфьяи. Тәүлегенә дүрт сәгать йоклапмы? Аяктан егылуың мөмкин. Больница ашханәсендә ни җитте кеше повар булып эшли алмый. Үз урыныңда син шулай ук кирәкле кеше. Кайт. Сөмбел. Юк... Булышкан өчен печән бирелә дидегез ич, ә минем- сыерым бар. Суфьян. Печәнең булыр, чабарга үзем булышырмын. Сөмбел. Мин сәламәт кеше, үзем табарга, үзем чабарга тиеш... Аннан соң кешенең гүзәллеген битенә карап түгел, эшенә карап билгелиләр. Ямьсез буласым килми минем, абый. Г ы и м а ди су алып кайта. Суфьянны күрми. Г ы й м а д и. Әйткән сүз — аткан ук. Менә су. Сөмбел. Рәхмәт, Гыймади абый. (Чиләкләрен алып китә.) Г ы й м а д и. Сөмбел, тукта әле, тукта... Суфьяи (ачу белән). Иптәш лесник... Гыймад и. Хәерле иртә, иптәш директор. Суфьяи. Нинди иртә? 8 тула. 6 га дидем бит. Гыймади. Советский Конституцияне боза алмыйм, энем, бездәй- ләргә эшне тугызда башларга дигән, минут ярым иртәрәк тә килгәнмен әле. Суфьяи. Кыш буе ял итәбез бит... Болай булмый, Гыймади абый, булмый... Гыймади. Булмаслыгын теге чакта ук әйттем, энем. Ора алмаган — олы күсәк күтәргән, ди. Нигә кирәк иде бу утырту. Өлкән кешенең сүзен тыңлыйсың килмәде. Суфьян. «Прикамец» колхозы председателен күрдеңме? Гыймади. Пыр туздым, кычкырдым. Суфьян. Кычкырмаска иде. Г ы й м а д и. Ул беткән баш кычкырып та аңламады әле, энем. Америка фашистлары белән дә куркытып карадым үзен, берни булмагандай, мыегын бөтереп тик утыра. Мыегы мыек булса икән. Дүрт йоны бар: икесе бу якта, икесе бу якта. Суфьяи. Кешеләр җибәрәм дип әйттеме соң? Гыймади. Шул дүрт йонын бик озак бөтереп торды-торды да — бер сүз дә әйтмәде. Суфьяи. Китерелгән үсентеләр утыртылмыйча кибеп яталар. Хәлебезнең бик җитди икәнлеген аңлата алмагансың. Гыймад и. Ничек инде... Аңа аңлата торгач, хәтта үзем дә аңладым, ә ул... Суфьян. Көрәкләр алып килдеңме? Гыймад и. Син кушкач, алып киләбез инде аны. Арбада, күрсәтимме? С у ф ь я н. Сапланганмы алар? Гыймад и. Сапларга икәнен әйтмәдең бит, энем. Суфьян. Хәзер үк сапла. Тиз, аңладыңмы? Гыймади. Аңламаска, минем мыегым теге председательнеке кебек дүрт кенә йонлы түгел. Кара әле, иптәш директор, иртәгәдән ун көнгә генә ял бир әле миңа, өемне күтәрәсе бар иде. Суфьян. Хәзер булмый. Утырту беткәч, Гыймади абый. (Василий Иваныяларга керә.) Гыймади. Утырту беткәч... Урак өстендә осталар ике меңнән артык каерачаклар... Каһәр суккан тау, ут төртеп тә яндырып булмый бит узен. Бәхеткә җиңел генә бер чир эләксен иде ичмасам. Ярар, җибәрмә- сәң — үзем китәм... Китәм... (Китә.) Өйдән Василин Иваныч, Суфьян чыгалар. Василий Иваныч. Зур эш башладыгыз, кирәкле эш, уңыш телим, атакаем. 16 Суфьян. Тик шунысы җайсыз: Илшат монда, ә Гыймади абыйның, үзенең артыннан карарга биш кеше кирәк. Күрше колхозга барасым бар, тагын бер трактор вәгъдә иткәннәр иде. Илшатны чыгарырга мөмкин булмасмы? Карап кына йөрер иде. Васили й И в а и ы ч. Ул авыруга операцияне Гөлчәчәк ясады, ягъни аның сәламәтлеге өчен Гөлчәчәк җавап бирә. Гөлчәчәк белән сөйләшегез. Әйе, тәртибе шулай инде аның. Гафу итегез, эшкә ашыгам. (Больницага керә,) С у ф ь я н. Гөлчәчәк рөхсәт итми шул... Кичә дә сөйләштек... (Илшатның тәрәзәсен ача.) Илшат! И л ш а т. Хәерле көн. Василий Иваныч белән сөйләшмәдеңме? С у ф ь я н. Сөйләшмәдем. Кирәкми дә. Тәмам сәламәтләнеп җитмичә тауда күренәсе булма. I I л ш а т. Суфьян... Суфьян. Биш көнгә алдан чыгып, яңадан биш айга койкага ятуыңны теләмим. Менә шул. Тәрәзәңне яптык. (Яба. Тирән сулый, китә.) Г ы й м а д и. Ай... (Керә.) Ярдәм итегез... Өйдән Дарья Андреевна, Гөлчәчәк чыгалар. Дарья Андреевна. Нәрсә булды, атакаем. Гыймади. Аягыма чаптым... Сөенеп кенә көрәк саплаганда... Гөлчәчәк. Больницага, әнкәй... Г ы й м а д и (ишектә очраган Илшатка). Үләм. Дарья Андреевна, Гыймади больницага керәләр. И л ш а т. Нәрсә булды? Г ө л ч ә ч ә к. Аягына чапкан, зарарлы түгел, шулай да ун көнсез эшкә килә алмас. Илшат. Суфьян ялгыз калды... Гөлчәчәк (тәрәзәне ачып). Зоя, Илшат Сәфәргалинга киемнәрен бирегез. Әйе. Ул чыга. Илшат. Рәхмәт, Гөлчәчәк. Г өл чәчәк. Мондый рөхсәт өчен мине хөкем итәргә кирәк... Ярый инде. Бар. Киен. Мине күрми китмә. Сүзем бар. Илшат. Яхшы. Палатага керә. Василий Иваныч больницадан чыга. Василий Иваныч (уйга талган Гөлчәчәккә). Кызым... Г ө л ч ә ч ә к. Әү, әткәем. Васил и й Иваны ч. Китәргә кирәк сиңа. Казанга. Лещук та куша, мин дә. Г ө л ч ә ч ә к. Беләм, әткәй, әйберләрем әзер, ундагы пароход белән китәм. Василий Иваныч. Шоферга эндәшим әле... Гыймад и чыга. Сезгә монда калырга да мөмкин иде, атакаем. Гыймади. Юк, юк... Монда бушлай икмәк ашарга... Дәүләткә файда булсын, өемә кайтам. Василий Иваныч, Гыймади китәләр. Илшат чыга. Илшат. Булдым да... (Тирән сулап.) Яңадан тауга, биеккә очам. Гөлчәчәк. Ә мин Идел буенча түбәнгә китәм. Казанга. Илшат. Нишләп? Гөлчәчәк. Авырыйм мин, Илшат... Ермакны йөзеп чыкканда бозлы су... Илшат. Ермак... Минем өчен... Гөлчәчәк. Суга мин үзем сикердем. Кирәк икән, киләчәктә дә ике уйлап тормам. Илшат. Кай җирең авырта соң? Г өл чәчәк. Гади генә әйткәндә, күзсез калуым мөмкин. Бик кечкенә вакытымда уйнап арыгач, көзен туңган җир өстенә ятып йоклаганмын. Өстемә кар яуган. Ике сәгатьләп үткән. Ә башым ялангач булган. Шул вакыттан башлап язмыш минем күзләремне эзәрлекли. Син борчылма. Идел диңгез булгач, бергәләп пароходлар карыйсыбыз бар бит әле. Яз артыннан яз киләчәк, күбәләкләр, шомырт чәчәкләре... Юк. Күземне бирмәм. Алар миңа бик кирәк. Сине күрү өчен кирәк алар. Әткәй белән әнкәй бик борчылырлар инде. Буш минутларыңда алар янына кер, юат, өметләндер аларны. Ялынып сорыйм, үзеңне сакла. Авыру хәлемдә бә- хетсезлеккә очравыңны ишетсәм, миңа бик читен булыр. Аннан, хат яз. Еш яз. Бик көтәрмен. Язарсың бит? Илшат. Язармын, Гөлчәчәк. Гөлчәчәк. Озак кайтмасам, онытмассыңмы? Илшат. Сине онытырга мөмкинмени. Гөлчәчәк. Башка сүзем юк шикелле... Я» хуш... (Кул бирә.) Илшат. Күрешкәнче. Гөлчәчәк. Я, бар... Илшат китә, кыз ялгыз, кул болгый. Пәрдә ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ ӨЧЕНЧЕ КАРТИНА Шул ук декорация. Кич булып килә. Сәхнә буш. Алдан Суфьян, аның артыннан Г ы й м а д и керә. Суфьян. Эш вакытында сыраханәдә утырырга ни хакыгыз бар? Гыймад и (аксый-аксый). Менә тагын. Үзең куштың бит. Үсентеләрне киртә белән әйләндерергә эшчеләр тап дидең. Суфьян. Эшчене бер кулыңа сыра, икенчесенә йөз грамм тотып сыраханәдә эзлиләрмени? Г ы й м а д и. Безгә кирәкле кешеләрнең кәттәләре шунда инде, энем. Алар белән ни теләсәң шуны эшләп була. Суфьян. Соңгы кисәтү белән шелтә. Ике көннән участок киртәлән- мәсә, үсенте очларын поши белән кәҗә ашап бетерсә—өеңне сатып түләрсең. Үзем тапкан мал түгел, кешенеке жәл түгел дип йөрмә. Гыймад и. Өркетмә, энем, бармак буе үсентеңне бәйдәге эт шикелле саклап ятарга... Иртәгә үк үзем китәм. Суфьян. Гариза яз. (Тауга менеп китә.) Г ы й м а д и. Печән өстендәге эт. Җилле көйне башына агач ботагы да төшмәде бит ичмасам. Урманнарыннан малыма җитәрлек печәннәрен ташыйм да дүрт-биш көнгә ял ала алсам... Лейка тотып Дарья Андреевна чыга. Исәнмесез. Дарья Андреевна. Бик исән, атакаем, рәхмәт. (Чәчәкләргә су сибә.) Г ы й м а д и. Гөлләрегез котырган гына, әкәмәт, әлә-лә-лә... Дарья Андреевна. Кызыбыз Гөлчәчәк утырткан иде шул аларны... Кулына телеграмма тотып Василий Иваныч керә. Василий И в а н ы ч. Дарья Андреевна, анакаем, кызыбыз кайта, Гөлчәчәк! Телеграмма. 2. .с. ә-. № ю. 17 18 Дарья Андреевна. Атакаем... (Яшен тыя алмый.) Васили й И в а и ы ч. Я инде, я... Дарья Андреевна. Болай булгач еласам да, көлсәм дә урынлы... Телеграммасын укы. Васи л и й И в а н ы ч. «Мине Калинин исемендәге пароходтан кичке 5 тә көтегез. Үбәм. Гөлчәчәк». Дарья А н д р е е в н а. Хәзер сәгать ничә? Г ы й м а д и. 20 минуттан биш. Васи л и й И в а н ы ч. Дөрес, атакаем. Анакаем, чәеңне кара, мин хәзер машина белән... Дарья Андреевна. Үзең бүген китмәссең инде, Казанга, киңәшмәгә дим. Васили й Иван ы ч. Киңәшмә бик мөһим. Китәм. Кызымны күргәч... Бар, анакаем... Дарья Андреевна өйгә керә. Гыймади (китәргә ашыккан Василий Иванычка). Василий Иваныч, бәләкәй генә йомышым бар иде. Василий Иваныч. Тыңлыйм, атакаем, тыңлыйм... Г ы й м а д и. Кулың бер генә тиде, тәки аягыма бастым бит менә, сезгә рәхмәт укып бетерә алмыйм. Васили й И в а н ы ч. Илтифатыгыз өчен рәхмәт, атакаем. Г ы й м а д н. Аягым чын аяк булды бит. Васили й Иваныч. Хуш. Соң сез нәрсә телисез? Г ыймади. Шулай да йөргән чакта сызлый, шайтан, күздән тубал чаклы утлар чәчри менә. Васили й Иваныч. Бик ашыгам, атакаем, зинһар йомышыгызны тизрәк әйтегез. Г ы й м а д и. Өч-дүрт көнгә генә справка бирсәңче... Васили й Иваныч. Гафу итегез, ул юлга бара алмыйм. Юк, юкГ ы й м а д и. Әйтергә онытып торам икән: сиңа атказанган исеме бирәбез бит. Василий Иваныч. Ялган справка биреп, яман’ат казанасым килми, атакаем. Г ы й м а д и. Василий Иваныч... Васили й Иван ы ч. Юк, юк. Г ы й м а д и. Менә бит, менә... (Йөреп күрсәтә.) Василий Иваныч. Сез сәламәт, Гыймади Саттарыч, ә сәламәт кеше эшләргә тиеш. Тәртибе шулай инде аның, хушыгыз. (Китә.) Г ы й м а д и. Үзем юләр. Ярага сабын суы сөртсәң, ай буе төзәлмәгәнен белә торып... (Күреп.) Сөмбел, Сөмбел, килеп кит әле. Сөмбел керә. Поварлар киеменнән. Сөмбел. Нинди йомышың төште тагын, вакытым тар. Г ы й м а д и. Үз йомышым түгел инде, синең өчен җан-фәрман тырышып йөрим менә. С ө м б ел. Я, я, кыскарак. Г ы й м а д и. Эшләгәнең өчен язу. Мә. Шуның белән печән алырсың. Сөмбел. Ни өчен 10 центнер яздың? Гыймад и. Кеше-фәлән күргәнче елт кына кесәңә сал да куй. Сөмбел. Бүгенгә кадәр алдашып яшәмәдем, биш центнерлык эшләдем, бишне яз да эшең бетте. Гыймади. Әкрен... (Язуны тәзәтеп.) Яраң нишли дип тә сорамыйсың ичмасам... Сөмбел. Яраң ярыйсы эшләде. Өеңне хәзер өлгертеп, ике мең от- гың, госстрахтан 500... 2* 19 Гыймади. Ай, тел үзендә... Я, туй кайчан? Уйладыңмы? Сөмбел. Бер дә вакыт булмады шул уйларга. Гыймади. Сәриягә әйләнәм... (Ачу белән.) Хан сараедай өй. Кассада ун мең. Тагын сиңа ни кирәк? Сөмбел. Байлык үземдә дә җитәрлек. Кичә генә өч процентлы заемга 25 мең оттым. Гыймади. Әйтәм Илшат та синең арттан... Акча исен сизгән икән. Сөмбел. Илшатның андыйга исе китми. Гыймад и. Бездән дә пар килгәне юк инде аның. (Кулын биреп.) Мә, мә, җылылай тот... Сөмбел. Сәриягә өйләнәм дидең ич... Г ы й м а ди. Юк ла, аның... авызы да зур, тешләре дә кортлаган... Сөмбел. Ул 25 мең дә отмаган, шулаймы? Г ы й м а ди. Кич пристаньга төшәсеңме? Сөмбел. Әйе, Василий Иванычны озатырга. Г ы й м а д и. Мин дә төшәм. Сөмбел. Вакыт уздырып, итек туздырып йөрмә. Кил әле, якынрак кил... Бу сәдәбең бер генә җепкә эләгеп тора икән. (Сәдәпне Гыймади кулына салып.) Тагып кил. Сәрияң яратмас... Г ы й м а д и. Көл инде, көл... Сөмбел. Кара әле, шомыртның теге тәлгәше каралып пешеп тә өлгергән... (Буе щитми.) Г ы й м а д и. Үзем... (Сикереп карый, буе оуитми.) Сөмбел. Синнән дә булмый икән. Г ы й м а д и. Була. Бас минем өскә. (Тезләнеп кулларына таяна.) Сөмбел. Сынап карыйк, ышанычлы кешеме икән син. (Баса, шомырт өзә.) Гыймади. 25 мең оттым дип чын әйттеңме, Сөмбел? Сөмбел. Чын әйттем... Ай, егасың. Төен тотып Хәсбиҗамал керә. Гыймади. Ә ни... Илшатың тегендә, Хәсбиҗамалттәй, тауда, өстә. Хәсбиҗамал. Ә син нишләп аска төштең? Сөмбел. Мә, Гыймади абый, кушкан шомыртларыңны өздем. (Бирә.) Минем янга да кер, Хәсбиҗамалттәй, чәй белән сыйлармын, лимоным да бар... (Китә.) Г ы й м а д и. Пешмәгән бит бу шомыртлар... Хәсбиҗамал. Шулай инде, Гыймади, малына күрә азыгы... Гыймади. Пристанена төшкәнче, тавына тагын менәргә кирәк. (Тауга менә.) Өйдән Дарья Андреевна чыга. Дарья Андреевна. Анакаем, исәнмесез, исәнмесез. Хәсбиҗамал. Бик сау, бик сау, Дәрҗия Андреевна. Дарья Андреевна. Хәзер самоварым кайнап чыга, әйдәгез әле. Хәсбиҗамал. Әүвәл Илшатымны күрим дигән идем, ике көн инде өйдә булганы юк, шуңа борчылып килүем. Ул сездә түгелдер бит? Дарья Андреевна. Юк. Гөлчәчәк киткәннән соң ул безне тәмам онытты... Хәсбиҗамал. Менә агай... Дарья Андреевна. Кичә дә, өченче көн дә Илшатны көндезге чәйгә чакырган идек, кермәде, Сөмбелләрдә генә тамак ялгап чыкты... Хәсбиҗамал. Менә бит, менә... Эше күптер. Дарья Андреевна. Шулай ахры, башка эшләре күбәебрәк китте. Рәтләнер әле, әйдә. 20 Хәсбиҗамал. Берүк рәтләнә генә күрсен инде... Күңелемә сездән дә якын туганым юк, ихлас күңелләремнән әйтәм менә... Машина килеп туктаган тавыш. Дарья Андреевна. Кайттылар. Кызым кайтты. Балакаем кайтты... В а с и л и й И в а н ы ч белән Г ө л ч ә ч ә к керәләр. Кызым, күз нурым! Үбешеп күрешәләр. Тукта, тагын бер карыйм әле, сине күрер көнебез дә бар икән. Кочаклашалар. Гөлчәчәк. Хәсбиҗамал апа... Хәсбиҗамал (ике кулын сузып). Бик сагынган идем, төшләремдә күрә идем, матуркаем, исән генә кайткансың икән, матурланып кайткансың икән. Василий Иваны ч. Әкрен, анакайларым, әкрен, яңадан чирләтә күрмәгез, хе-хе... Гөлчәчәк. Анысы булмасын иде инде, әткәй. Дарья Андреевна. Нәрсә без монда тукталып калдык соң. Өйгә рәхим итегез әле, кунак кеше. X ә с б и җа м а л. Хәзер, хәзер... (Карап.) Күренми. Җәһәт кенә тауга менеп сөенчесен алып төшим әле... (Китә.) Гөлчәчәк юынырга хәзерләнә. Василий Иваны ч чемоданны алып өнгә керә. Гөлчәчәк. Идел өсте... Ул сиңа да шулай бик якты булып күренәме, әнкәй? Дарья Андреевна. Хәзер инде бик якты булып күренә, кызым. Гөлчәчәк. Шомырт... Гөлләрем... Туган туфрагым чәчәккә бизәнгән, дөнья мине гөлләр белән каршылый. Сандугач... Пароход... Их, әнкәй, барын да үз күзләрем белән күрәм... Ә бик курыккан идем... Тау... Суфьян абый сәламәтме? Дарья Андреевна. Яшен ташы кебек. Г ө л ч ә ч ә к. Алай икән. Ә... Илшат? Д а р ья Андреевна. Улмы... Ул да бик әйбәт. (Сөлгеләрне алып өйгә керә.) Гөлчәчәк. Таныш сукмак... Ул йөргән сукмак. (Җырлый.) Тукта, җилкәй, сиңа сүзем бар, Егетемне үбеп, кочып ал. Җилдән җитез булып килсен ул, Шатлыгыннан балкып бирсен кул. Аерылганга шактый гомер, Сагынды күңел. Якын итсәң, Янып сөйсәң, Сагынмый мөмкин түгел. Сандугачкай, бүләм җырыңны, Зинһар тыңласана сүземне. Әйтче минем кара кашыма: Очып килсен иде каршыма. Аерылганга шактый гомер, Сагынды күңел. Якын итсәң, Янсаң, көйсәң, Сагынмый мөмкин түгел. Таудан төшкән Хәсбиҗамал Гөлчәчәккә сиздермичә генә өйгә уза. Соңрак төшкән у Илшат тукталып кала. 21 Илшат (э^ыр тәмамлангач). Гөлчәчәк.., Гөлчәчәк. Илшат, Илшат!.. (Ике кулын сузып егеткә бара.) Илшат (уң кулын биреп). Сәлам, Гөлчәчәк. Гөлчәчәк (Илшатның кулын э/дибәрмичә). Сәлам. (Шаярып.) Ә мин кочакларсың дип көткән идем... Тузган чәч. (Култыклый.) Сагындым да соң үзеңне. Шушы таныш таулар, син йөргән сукмаклар кайчан күренер дип, пароходтан карый-карый күзләрем талчыкты. Соңгы хатымны алгансыңдыр бит? Илшат. Алдым, тик сине каршыларга кичектем. Гөлчәчәк. Ә мин... ачуланмыйм! ҮзехМ утырткан гөлләремнең иң гүзәл чәчәге — сиңа..-. Мә. Илшат. Рәхмәт... Ябыккансың дип әйтимме... Гөлчәчәк. Әйе. Зарар юк, бер айдан үзең дә танымаслык булып тазарырмын. Илшат. Казанга баруның файдасы булдымы соң? Гөлчәчәк. Бик булды, Илшат. Профессор тагын унбиш көнгә калырга дигән иде дә... Онытканмын, миндә профессорның әткәйгә хаты. Конвертны да ябыштырмый бирде, үзең дә укы дигән була. Л1ә, син дә укы. Илшат. Кирәкми, кеше хатын... Гөлчәчәк. Укы. Илшат. Юк. Гөлчәчәк. Үзем укыйм алайса, тыңла. «Хөрмәтле Василий Иваныч һәм Дарья Андреевна! Сезне кызыгыз Галечкаиың сәламәтләнүе белән тәбрик итәм, шатлыгыгызны чын күңелдән уртаклашам. Ләкин шуны кисәтергә дә үземне бурычлы саныйм: тәмам сәламәтләнеп җиткәнче Галя салкыннан бик сакланырга тиеш, тирән борчылулар да аның сәламәтлегенә начар йогынты ясаячаклар, моның исә — шактый һәм җитди күңелсезлекләр китерүе мөмкин...» Илшат. Җитди күңелсезлек?! Гөлчәчәк. Әй, хе-хе... Мине күзсез калыр дип курка... Илшат. Бу — мөмкинмени? Гөлчәчәк. Бу бит сәламәтләнеп җиткәнче генә.. Илшат. Анысы шулай... Тик тормыш булгач... Борчылырга да туры килер... Г өл чәчәк. Профессорга шулай дидем: мине анда борчырдай кеше юк. Ул әйтә: ә Илшат? Илшат. Минем исемне каян белә ул? Гөлчәчәк. Аңымны югалткан чакларда исемеңне әйтеп ярдәмгә чакырганмын сине. Минем белән бер палатада ятучылар һәммәсе дә синең исемеңне беләләр. Хәтта профессор да... Бер айсыз эшкә тотынырга кушмадылар, вакыт-вакыт башым да әйләнеп китә, кулларым да калтырый. Әткәй, санаторийга барырга кирәк, ди. Син ничек уйлыйсың, Илшат? Илшат. Әлбәттә, барырга кирәк. Барырга. Гөлчәчәк. Күңелсезләнеп киттең кебек. Курыкма. Син ярата тор- iai-i чикләвекләр алып кайткан идем бит. Хәзер чемоданны актарам. Илшат. Кирәкми. Гөлчәчәк. Кирәк, кирәк. (Өйгә керә.) Илшат. Иртәме, соңмы — ул сукыраячак... (Озын пауза.) Аны да, үземне дә газаплаганчы — бүген үк... Әле соң түгел. Сөмбел судан кайта. Сөмбел... Сөмбел. Нигә? Мин. Син әллә ничек карыйсың. (Китәргә тели.) Илшат. Китмә. Кич пристаньга төш. Сүз бар. Сөмбел. Хәзер әйт. 22 Илшат. Зур сүз ул. Вакыт иркенрәк кирәк. Сөмбел. Элекке сөйләшүләр өчен дә абый тиргәде әле. Илшат. Мин сине пристаньда көтәм. Пристаньда. Көтәм. Килмәсән өегезгә барам. Сөмбел. Юк. юк. Өйдә абый... Яхшы... Риза, пристаньда. Өйдән Г ә л ч ә ч ә к чыга. Ах, Гөлчәчәк, дустым. (Күрешәләр.) Гөлчәчәк. Сагындым үзеңне... Хәлләрең ничек? Сөмбел. Миндә нинди хәлләр булсын инде, весело — таң ата да кич була... Үзең? Гөлчәчәк. Әйбәт. Кайткач менә тагын да яхшырак булып китте, яшьтән сулап үскән һава — җанга рәхәт. Сөмбел. Сөйләшегез. (Өйгә керә.) Г өл чәчәк- Менә чикләвекләр... Хәзер табын әзер була... Илшат. Гафу ит... Мин... сездә кала алмыйм. Гөлчәчәк. Нишләп? Илшат. Лесхозга кереп чыгасым да бар... Гөлчәчәк. Сип... әллә ничек бүген, минем Илшатыма охшамагансың. Илшат. Анда мине Суфьян көтә... Гөлчәчәк. Аңа телефон аша үзем шалтыратам. «Аш ашатмыйча, әтине озатмыйча, Илшатны җибәрмим», — дим. И л ш а т. Тукта әле. Алай яхшы түгел... Миңа китәргә кирәк, Гөлчәчәк. Г ө л ч ә ч ә к. Китәм дисең икән, әлбәттә, китә аласың. Күрешүебез күңеллерәк булыр дип сөенеп кайткан идем мин. И л ш а т. Я инде, җайсызрак әйттем. Калам, китмим. Г ө л ч ә ч ә к. Китмисең, китмисең... Илшат. Ун минуттан лесхозда киңәшмә башлана, бик мөһим мәсьәләләр каралачак... Гөлчәчәк. Киңәшмәмени?.. Бар, Илшат. Мин белмәдем бит... (Илшат кесәсенә чикләвекләр тутыра.) Киңәшмәдән соң кил, әнкәй белән тугызга кадәр көтәрбез. Илшат. Ярый. Үзең беркая да чыкма... Сәламәтлегең тәмам ныгып җитсен әле. Г ө л ч ә ч ә к. Яхшы. Хәерле юл. Илшат. Хуш. Тыныч йокы. Илшат кнтә. Гөлчәчәк. Кичекмәсә генә ярар иде... Суфьян таудан төшә. Суфьян. Сәлам. Г ө л ч ә ч ә к. Суфьян абый... С у ф ь я и. Каршыларга кичексәм дә, хәлеңне белеп чыгыйм дип төштем. Г ө л ч әч ә к. Рәхмәт. Суфьян. Сәламәтлегең? Гөлчәчәк. Яхшыга таба. Суфьян. Әйбәт. Картлар әйтмешли, саулык —’ иң зур байлык. Без дә утыртып бетердек, үсәләр. Гө л ч ә ч ә к. Үссеннәр. Сезгә шатлык алып кайттым бит. Суфьян. 11әрсә ул? Гөлчәчәк. Я, үзегез белегез... Кәләшегездән хат. Менә. С у ф ь я н. Үзе кайчан кайта соң? Гөлчәчәк. Экзаменнар бетү белән. Унбишләрендә. Каршы алырга төшсен, югыйсә үпкәләрмен, диде. (Көлә.) 23 С у ф ь я и. Телеграммасы гына булсын, очып төшәбез. (Хатны карый.) Әһә, ике фәннән бишле эләктергән. Тырыш, тырыш, акыллым... Гөлчәчәк (борчылып). Суфьян абый, киңәшмәгә кичегәсез ич. Илшат күптән йөгерде... Суфьян. Киңәшмә?! Миңа әйтүче булмады. Гөлчәчәк. Лесхозда киңәшмә бит. ■С у ф ь я н. Директор буларак әйтәм, лесхозда бернинди дә киңәшмә юк. Гөлчәчәк. Димәк... Илшат алдаган? С у ф ь я н. Илшат?.. Юк, юк... Булырга тиеш иде ул, кичектердем мин аны... Иртәгә калдырдым. Илшатны кисәтергә онытканмын, минем гаеп... Аның белән күптән танышлармы сез? Гөлчәчәк. Бишенче ел. Без аның белән кызык кына очраштык. Казанда, укыган чакта, һаман да шушы инде... күзләрем авырта башлады. Врачлар китапка карарга рөхсәт итмәделәр. Күзләремне марля белән бәйләделәр дә — койкага. Таныш малайларның күбесе: «Гөлчәчәк сукырая», — дип курыктылар. Оныттылар. Күңелсез хәбәрне әниләргә белдерергә кыюлыгым җитмәде. Шулай бер кичне: «Күзсез калганчы — үлсәм иде», — дип простыня астында үксеп ята идем. Әнә шул вакытта: «Хәлең ничек, якташ?» — дип, яныма беренче булып ул килде. Иптәш кызларымның конспектларын ала да минем яныма клиникага килә. Ул укый — мин тыңлыйм. Төнге уникеләргә кадәр укый, мине юата, өметләндерә, шаяра, көлә. Шуннан дуслашып та киттек инде... Суфьян абый, ул лесхоздан борылыр, бирегә килер... Килер бит? С у ф ь я н. Кеше өчен җавап бирүе кыенрак шул, Гөлчәчәк. Гөлчәчәк. Килер. Хәзер әнә ул борылмадан күренер. Гөлчәчәк көтә, җил аның шәл чуклары белән уйный. Суфьян көрсенеп куя. Пәрдә ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ ДҮРТЕНЧЕ КАРТИНА Идел буе. Арткы планда кичке шәфәкътән кызыл төскә кергән сү өсте. Алгы планда пассажирларга пароход көткән вакытларда ял итү өчен эшләнгән бакча. Өстәл. Урындыклар. Пәрдә күтәрелгәндә, Г ы й м а д и ялгыз. Кулында зур букет. Салам эшләпә кигән, зур чуар галстуктан. Гыймад и (карап). Юк. Күренми. (Сәгатенә карап.) Моңарчы өй алды түбәсен ябып бетергән була идем. Хәер, зарар юк. Риза булса 40 мең бит, 40 мең. Кассага салырмын ул 40 меңне. Ел саен 2 мең сум процент, Гыймади абзаца, хе-хе. (Күреп.) Килә. (Агачка ышыклана.) Сөмбел керә. Сөмбел (каранып). Үзе көтәрмен диде. Пристаньда дип кабатлап әйтте... Г ыймади (агачлар артыннан). Айт... (Йөзен букеты белән каплап Сөмбелгә якынлаша.) Сөмбел. Кем бу? Г ый м а д и. Сезнең каршыгызда тезләнеп тору дәрәҗәсенә ирешүемне — үзем өчен тау кадәр бәхет саныйм. Чыдый алмаслык мәхәббәтемнең җанлы шаһиты итеп иртән генә өзелгән чәчәкләрне сукмагыңа салам. Сөмбел. Урындык тәкъдим итсәң иде ичмасам. Гыймади. Була гына. Менә. Җаның теләгәнен рәхим ит. Я, исәнме? 24 Сөмбел. Исән булмасам килә алыр идеммени? Г ы й м а д и. 25 мең заемын, ни хәлдә? Сөмбел. Кая китсен лә ул. Г ы й м а д и. Алай димә. Менә мин кичә генә 2 сум 23 тиен көмеш түләп муштук алдым — ә бүген юк. Югалган. Төшкән дә калган, мөртәт. 1\ыяр ашыйсыңмы, ямьяшелен алып ки ләм. Сөмбел. Кирәкми. Г ы й м а д и. Алайса помидор алам. С ө м б е л. Кирәкми, миңа бер әйбер дә кирәкми. Г ы й м а ди. Ярар алайса. Менә, конфет... Сөмбел. Гыймади абый, җаныма тимә... Г ы й м а д и. Бетте, бетте, менә көнбагыш кына бирәм, кесәңне тот... Сөмбел. Гыймади абый, җаным... Г ы й м а д и. Ай, рәхмәт. Шул сүзең өчен бер кочаклыйм әле үзеңне, җаным. Сөмбел. Нишлисең? Г ы й м а д и. Тәртәң зирек, хәзер генә җаным дидең бит, җаным. Сөмбел. Зинһар йөдәтмә. Г ы й м ад и. Чыкмыйм дисеңмени инде? Сөмбел. Чыксам да бүген түгел. Г ы й м а д и. Кайчан соң? Сөмбел. Бәлки соңрак, бәлки... Г ы йм а д и. Син дә инде. Кышын: «Май җитсен, кошлар җылы яктан кайтсын», — дидең. Кошлар да кайтты, мае да үтте — ә мин һаман тол буйдак, ата каз кебек ялгызым. Сөмбел. Идел өсте... Г ы й м ад и. Кып-кызыл, аяктагы чолгау шикелле. С ө м б е л. Җиле салкын. Г ы й м а д и. Ялгыз булганга ул. Күп уйлама, гомергә ир чырае күрмәссең. Күзеңне йом да — риза диген, шул минутта ук ирле буласың да куясың. Я инде, миләш, я... Илшат керә. Илшат. Сөмбел... Г ыймади. Таракан, иң тәмле җиренә җиткәндә генә... Энем, ни... бар әле, әнә тегеннән генә әйләнеп кил. , И л ш а т. Мин нәкъ шуннан әйләнеп килдем. Хәзер синең чират. (Утыра.) Гыймад и. Минем урындыкны алдың бит, тор әле, үземә кирәк. Симердең, энем, урындыкларны шыгырдатасың. Сөмбел. Гыймади абый, ачуланышма. Г ы й м а д и. Ай, Сөмбел, күземә бер генә карадың, йөрәк мең тапкыр сикерде. Сөмбел. Хе-хе, Илшат, мин Гыймади абыйга вәгъдә бирдем... Илшат. Байлыгы бар... Сөмбел. Бу начар түгел, минемчә. Байлык акыллы кешеләрдә була. Гыймади. Тач дөрес. Илшат. Тиңнәрме икән сез? Сөмбел. Сөйгәнең үзеңнән ким булса гына үзеңә тиң була. Гыймад и. Ишетәсең килсә — ишет, менәтерә... Сөмбел. Гыймади абый, бер бутылка шампанский, капкаларга иң кыйммәтле ашамлык алып кил. Гыймади. Була гына. (Кычкырып.) Әй, сатучы, япма әле, хаты» ашарга сорый. (Китә.) Илшат. Нигә ашамлыклар? 25 Сөмбел. Чират торып вакыты күбрәк узсын. Илшат. Беренче хатынын да бүрәнә күтәртеп имгәткән диделәр. Шуннан үлгән дә, ди, ул мескен. Моңа чыксаң, күзеңнән яшь тамып кына торачак. Сөмбел. Тамса соң, минем күз яшьләрем кемгә газиз? Гыймади- гамы? Илшат. Башкага. Сөмбел. Башка мине яратмый. Илшат. Дөньяда сине ярата алмаган кеше бармыни? Сөмбел. Бар. Ул — син. Ачуланып әйтмим. Егет кеше, билгеле, үз бәхетен кыз белән таба, ә тол хатын белән түгел. Илшат. Сөмбел... Сөмбел. Ярсытма мине, йөрәкнең йөгәне юк, юләрлек эшләвем ихтимал. Ә мин моны теләмим, юк. Үз бәхетеңне югалткач, ни өчен баш- каныкыи бозарга. Илшат. Бозмыйсың. Сөмбел. Бозам... Гөлчәчәкнекен... Ни әйтергә теләгәнеңне беләм... Ничек кеше күзенә күренербез. Абыйның да хәтере калыр, гомер буена, гафу итмәс. Илшат. Кеше хәтереннән куркып гомер буена Сак-Сок булырга тиешмени соң без. Үзеңә дә авыр, яратасың бит. Сөмбел. Яратмасам сөйләшеп тә тормас идем. Илшат. Сөмбел! Сөмбел. Ничек Гөлчәчәкнең күзенә күренербез. Илшат. Берсутка күчик. Сөмбел. Качарга?! Илшат. Вакыт узар, бу минутлар еракта калырлар, онытылырлар... Мин сине бик яратырмын, күз карам кебек саклармын. Болан йөрү Гөлчәчәккә дә, сиңа да, миңа да авыр. Сузмаска, бүген үк кисәсен кисәргә, ялгыйсын ялгарга кирәк. Сөмбел. Аңлыйм, ләкин... Илшат. Чәчләрең ефәк кебек йомшак. (Үбә.) Сөмбел (җилкәсе белән торган хәлдә). Болай булгач, син Гөлчәчәк белән аңлашырга тиеш. Бүген үк. Хәзер үк. Ул рөхсәт итсә — мин риза, рөхсәт итмәсә — юк. (Сузып, пароход кычкырта.) Әнә алар Василий Иванычны озатырга килеп тә җиттеләр. Абый, чемоданыңны үзем... Суфьян белән Хәсбиҗамал керәләр. Суфьян. Без билетка дип ашыгып кнлгән идек тә, менә акчалар, Казанга, берне, йөгер. Сөмбел китә. Илшат. Утыр, әни. Хәсбиҗамал. Син дә монда икәнсең, улым. Суфьян (блокнот битенә яза-яза). Әллә кайдан ук күрдем мин аларны. Сөмбел белән икесен... Сезнең гадәткә туры киләме икән бу эш, Хәсбиҗамал апа, әллә безнекенәме? Хәсбиҗамал. Юк, Суфьян улым, безнең китапка да сыймый бу эш, сезнекенә дә. С у ф ь я н. Карчыгыма дип Василий Иванычка хат та биргән идем, тагын бер сүзем онытылган. Хәсбиҗамал. Җәмәгатең кем булырга укый соң, улым? С у ф ь я и. Быел укытучы булып кайта инде, Хәсбиҗамал апа. Хәсбиҗамал. Бик әйбәт, бик рәхмәт. Кечкенәләр юкмы әле? Суфьян. Нинди кечкенәләр? Хәсбиҗамал. Балалар дим. 26 Суфьян. Ә-ә, аны әйтәсең икән, Хәсбиҗамал апа. Әле безнең бергә тора башлаган да юк бит. Ул укуын тәмамлагач туй итәбез дип торабыз менә. Хәсбиҗамал. Алай икән, син бөтенләй өйләнмәгән егет икәнсең ләбаса. Бер дә кызлар белән шаярмагач, мин сине күптән никахланган кеше дип торам тагып. Суфьян. Үзегез ничек әйтәсез әле? Вәгъдә — иман дисезме? Вәгъдәләшкән кызың булгач, андый эшләр ярамый бит ул. Хәсбиҗамал (Илшатка). Әнә бит... (Суфьянга.) Тәүфыйклы бала икәнсең, акыллы бала икәнсең. Суфьян. Билет... Китә. II л ш ат белән Хәсбиҗамал уңайсызланып торалар. Илшат. Әллә пичек әле... Аңламыйм. Авыр да. Хәсбиҗамал. Авырлык, урталай бүлсәң, җиңелрәк була. Сөйлә. II л ш а т. Әни, әйт әле... Булмый. Хәсбиҗамал. Без капчыкта ятмый. Ни өчен Гөлчәчәкне каршыларга төшмәдең? Илшат. Эшем күп иде. Хәсбиҗамал. Ни өчен Василий Иванычны озатырга калмадың? Илшат. Кәефем начар иде. Хәсбиҗамал. Ни өчен Гөлчәчәкне: «Киңәшмә була», — дип алдадың? И л ш а т. Әйе... Алдадым. X ә с б и җ а м а л. Сөмбел өченме? И л ш а т. Сөмбел белән күрешү өчен. Хәсбиҗамал. Димәк... тиенгә әйләндең? Бер ботактан икенчесенә сикерәсең? Туграк чикләвек эзлисең. Кайбер чикләвекнең кабыгы әйбәт булса да — эче буш була. Илшат. Әни, аңла: иртәме, соңмы — Гөлчәчәк сукыраячак. Хәсбиҗамал. Автомашина алам дип җыйган акчаң бар бит — курортына җибәр, санаториенә, дәвала. И л ш а т. Аны ул гына коткара алмый, әнкәй. Хәсбиҗамал. Бездәге докторлар кешегә җан гына куймыйлар. Илшат. Бу мәсьәләне үземчә хәл итәргә рөхсәт итче. Хәсбиҗамал. Үзеңчә хәл итәргә? Юк. Кешеләрчә хәл ит син. И л ш а т. Әнкәй... Хәсбиҗамал. Җитте. Теге төнне Гөлчәчәк килеп өлгермәсә, бүген менә бу Иделне күрә алыр идеңме? һич югында шунысын хәтереңнән чыгарма. Атаң мәрхүмне «Ай безнең бригадирыбыз, Сәфәргали!» — дип кем генә исенә алмый. Үзе турында түгел, кешеләре турында уйлады шул ул. Кешеләргә, хәтта юньсезенә дә, бары тик яхшылык кына эшләде ул. Сине алдына утыртып сөйгәндә дә: «Улым үземә охшаган», — дип мине куандыра иде. Минем кебек булыр ди торган иде... Бүген өйгә кайт. Синең белән сөйләшәсем килә. Бик соңга калсаң да кайт, йокламам, көтәрмен. Чемодан күтәреп Гөлчәчәк, Дарья Андреевна, Василий Иваныч керәләр. Гөлчәчәк. Илшат... Илшат- Хәерле кич, Гөлчәчәк... Хәерле кич, Василий Иваныч. Хәерле кич, Дарья Андреевна. Василий Иваныч. Рәхмәт, атакаем. Пароход озак торамы икән? Илшат. Белмим. Гөлчәчәк. Хәзер белеп киләбез... Әйдә, Хәсбиҗамал апа, безнең белән. 27 Хәсбиҗамал, Илшат, Гөлчәчәк китәләр. Василий Иваны ч. Анакаем, баш врач һәм больницаның мөдире буларак тагын бер мәртәбә кисәтәм: нинди генә авыру китерсәләр дә — Гөлчәчәккә операция ясарга рөхсәг юк. Авыруны ЛАинзәләгә озатыгыз. Дарья Андреевна. Атакаем, син моны бишенче тапкыр кабатлыйсың. Васи л и й Иван ы ч. Кызыбызның хәле җитди булып кала, шуны аңла, анакаем. Операциягә үзе тотына күрмәсен. Аңладыңмы? Дарья Андреевна. Бик нык аңладым. Василий Иваныч. Аңласаң, блокнотыңа да язып куй. Дарья Андреев и а. Ярар инде. Василий Иваныч. Ярамый, ярамый. Менә карандаш. (Дарья Андреевна яза.) Казанга баргач, Аполлон Наумович белән ачуланышам, ачуланышам... Дарья Андреевна. Кызыбыз: «Кайтам, кайтам», — дип көн саен йөдәткәч, түзмәгәндер инде. Василий Иваныч. Медик түзәргә тиеш, түзәргә тиеш. Яздыңмы? (Карый.) Тышкы кесәңә сал, кул тыккан саен исенә төшәрлек булсын. Суфьян керә. Беренче гудок. С у ф ь я н. Рәхим итегез. Билет. Василий Иваныч. Пароходтан тауны карап узам әле. Башка елны сары ком иде, быел инде анда яшел тасмалар күренергә тиеш. Суфьян. Анда әле кечкенә. Василий Иваныч. Зур эш кечкенәдән башлана. Онытма. Д1ак- таулы хезмәт башладыгыз... Икенче гудок. Дарья Андреевна. Икенче гудок. Васил.ий Иваныч. Кычкырсын, кычкырсын. Беркая да китә алмас. Билеты кесәдә, хехе-хе... (Китәләр.) Г ы н м а д и керә. Шампанский тоткан. Гыймад и. Сөмбел-Сөмбел дип йөри торгач, чиратта кысып үтерерләр әле. «Башта пассажирларга сатам», дип җанны чыгарды, күгәргән чәч. Ашарга да диде бит әле ул. (Өченче гудок.) Сөмбел... ялгызы гына тора икән. Кая куярга соң? Менә... (Бутылканы комга күмә.) Штурманның «Отдать носовую!» дигән тавышы яңгырый. Ыгы-зыгы эченнән: «Хәерле юл, Василий Иваныч», «Хәерле юл, атакаем», «Тыныч бул, әткәй», — дигән тавышлар ишетелә. Хуш, хуш, кайта алмый бөтенләйгә шунда калсаң да үпкә юк, справка бирмәдең. Тагын иллелекне ватарга туры килә икән... (Китә.) Сөмбел белән Суфьян керәләр. Сөмбел. Абый, мин аны апа диярменме икән, әллә җиңгиме? Суфьян. Кемне әйтәсең? Сөмбел. Кемне булсын, Сәлимә апаны инде, хәләл җефетеңне. Суфьян. Ничек әйтсәң дә Сәлимә үпкәләмәс. Сөмбел. Абый... Син Сәлимә апаны бик яратасың бит, әйеме? Суфьян. Я, шуннан? Сөмбел. Сәлимә апа белән бергә булсагыз, тагын да күңеллерәк булыр бит, әйеме? Суфьян, Безгә генә түгел, үзеңә дә күңеллерәк булыр әле. Сөмбел. Абый, мин синнән бернәрсә сорасам, ачуланмассыңмы? Суфьян. Сора, сора. 28 Сөмбел. Менә яратышу... яраткан кешен, өчен... Әй лә икенче вакытта. Оялам. Бүгенгә калсын. С у ф ь я н. Ярын, калып торсын... Хәзер мин синнән бернәрсә сорап карыйм әле. Гөлчәчәкне дус күрәсеңме? Сөмбел. Гөлчәчәкне? Аннан да яхшы кеше юк. Иң якын дустым ул. Бу соравың ни өчен? С у ф ь я н. Болай... кызыксынып кына. Кичә мин эштән кайтып килгәндә Илшатның бездән бик ашыгып чыгып барганын күреп калдым. Миндә йомышы булдымы икән әллә?.. Сиңа әйтмәдеме? Сөмбел. Юк... Ә ни... Әйтте: «Суфьяи өйдә юкмы?» — дип сорады. Суфьян. Тагын? Сөмбел. Тагын... Башка берни дә әйтмәде. Ул бик тиз чыгып китте. Суфьян. Димәк, бер сүз дә әйтмәде? Бәлки оныткансыңдыр? Ихтимал ул башка кеше турында ни дә булса әйткәндер. Сөмбел. Хәтерләмим... Әйтмәде. Юк. Абый, нигә миңа шулай карыйсың? Суфьян. Шулай карап та таный алмыйм әле мин сине. Үзгәрдең, сеңелем, бик нык үзгәрдең. Сөмбел. Мин?! Үзең әллә нинди аңлаешсыз сораулар биргәч... Суфьян. Ялгызым гына җавап таба алмаган сораулар ул. Бәлки син җавап табарсың? Сөмбел. Абый... Райком секретаре янына кереп чыгасым бар дигән идең, кичекмисеңме? Суфьян. Мин синең белән сөйләшергә кичегермен дип куркам. Менә без, Сәлимә белән, өч елдан бирле танышлар. Вәгъдә куештык. Ул унбиш көннән кайта. Туебыз булырга тиеш. Сөмбел. Мин моны беләм ич. Хәзерләнеп тә торам. Бик әйбәт туй итәрбез... Суфьян. Ул кайтуга мин икенче берәүгә өйләнеп куйсам? Сөмбел. Акылыңдамы син, абый? Су ф ь я н. Я, өйләнимме? Сөмбел. Кирәкми, абый, алай эшләмә. Сине Сәлимә апа кадәр беркем дә ярата алмый, өч ел буена хыянәтсез ул сине көтте, ә син... Өйләнәсең икән, бу синең тарафтан бик зур начарлык булачак. Суфьян. Начарлык булачакмы? Сөмбел. Ә башкача ничек? Суфьян. Менә бит, үзең начар икәнен дә анлыйсың, ә үзең Гөлчәчәк арасына керәсең? Ни өчен иң якын дустыңның авыруыннан явызларча файдаланасың? Сөмбел. Мин яратам... Илшатны. С у ф ь я н. Дөрес түгел. Яратмыйсың син аны. Яратсаң, вәгъдәгез була торып, Фәйзигә чыкмас идең. Сөмбел. Әйе, берничек тә төзәтеп булмый торган хата. Яшьлек юләрлеге белән эшләнде... Аны яратып тормадым. Яхшы күңелле кеше, ләкин җанга ят иде ул. Суфьян. Хәтерем ялгышмаса, син Фәйзине иртән урыннан да кочаклап кына торгыза идең. Сөмбел. Мин аны никадәр иркәләсәм, ул да мине шулай ук иркәләр, арабызда чын мәхәббәт уты кабынып китәр дип өметләнә идем. Ләкин ут кабынмады. Ә Илшатка булган яшьлек хисләре тирәнәйгәннән- тирәнәеп йөрәккә тамыр җибәрә бардылар. Суфьян. Илшатка биргән вәгъдәңдә торырга иде. Сөмбел. Илшат мәктәп тәмамлагач мине тиң итмәс дип уйладым. Ә хәзер... ул мине яңадан ярата. /Менә шул... Суфьяи. Ә Гөлчәчәк? 29 Сөмбел. Абый җаным, үз бәхетем өчен үзем көрәшергә хакым юкмыни соң минем? Суфьян. Юк. Биргән вәгъдәңдә тормадың, әнә шул үзе генә дә сиңа һичнинди хокук бирми. Гөлчәчәк синнән көчлерәк ярата. Үтенәм. сорыйм, кушам: бу уенны туктат! Югыйсә иртәгә үк бөтен районны үзеңә каршы бастырам. Гөлчәчәккә булган бу хыянәтеңне мин бер кайчан да гафу итәчәк түгел. (Китә.) Сөмбел тирән уйда. Сөмбел. Нишләргә? (Йөзен куллары белән каплый.) Илшат керә. Илшат. Сөмбел, Сөмбел... Сөмбел (Илшатның кулларын әкрен генә читкә этә). Гөлчәчәк белән сөйләштеңме? Аңлаштыңмы? Илшат. Иртәгә ул аңлашмыйча да аңлар... Язылышкач. Сөмбел. Качып-посып туй итәргә теләмим, һәммәсе дә ачык, аңлаешлы булсын. Г өлчәчәкнең җырлап якынайганы ишетелә. Г ө л ч ә ч ә к. Сагынып кайттым синең яныңа, Ал чәчәкләр тотып кулыма: Күзләремне текәп күзеңә, Серем сөйләрмен дип үзеңә. Аерылганга күп тә түгел, Сагынды күңел. Якын итсәң, Янсаң, көйсәң, Сагынмый мөмкин түгел. Сөмбел. Үзе килә. Илшат. Әйе. Үзе... Гөлчәчәк... Таныш адымнар... һәрвакыт елмаеп торган кара күзләр... Сөмбел. Илшат, кирәкми, чакырма, мин һәммәсен дә аңладым. Илшат. Китмә. Кинәт кенә бик авыр бит, Сөмбел. Чәчәк касәсендәге чык бөртегедәй ул саф кыздан бары тик яхшылык кына күрдем мин. (Кискен карарга килеп эндәшә.) Гөлчәчәк.. Сөмбел китә. Гөлчәчәк (йөгереп диярлек керә). Илшат... Пристаньда тагын ялгызымны калдырып киткәнсең, их син... (Чәченнән тарта.) Ә мин әткәйне пароход күздән югалганчы озаттым. Әниләр кайтып киттеләр... Илшат. Мине гафу ит, Гөлчәчәк. Гөлчәчәк. Итәм, итәм. Гаеп Суфьянда. Ул сиңа киңәшмәнең кичектерелүен әйтергә оныткан. Шулай бит? Илшат. Мин... Гөлчәчәк. Кара әле, ялгыз акчарлак. Акчарлакларның да ялгызын гына күрү күңелле түгел. Ә без — ялгыз түгел, без — икәү, без — дуслар. (Суга чуер таш ата.) Чуер батты, без батмабыз. Илшат, син... Илшат. Мине дус итәсеңме? Гөлчәчәк. Сорамыйча белми, янәсе. Илшат. Киңәш бир: өйләнимме? Гөлчәчәк (оялып). Белмим шул. Илшат. Әйт инде. Г ө л ч ә ч ә к. Сәламәтлегем ныгып җиткәнче бу сорауны калдырып торыйк, яме? Я диген инде. Илшат. Куй әле шул ташларны. Гөлчәчәк, туй булырга тиешме? 30 I ө л ч ә ч ә к. I иеш инде, тиеш. Авыру кешеие кызганмыйсың да, усал. Илшат. Без иртәгә язылышабыз. Гөлчәчәк. Ах, син... Язылышырга кызның да ризалыгы кирәк бит. И л ш а т. Кыз риза. Г ө л ч ә ч ә к. Юк, юк, андый сүз әйтелмәде дә, ишетелмәде дә. Илшат. Хәзер ишетелер. (Эндәшеп.) Сөмбел, кил әле... Сөмбел керә. Кайгымны һәрвакытта беренче булып син уртаклаштың, Гөлчәчәк. Шатлыгымны да беренче булып син бүлеш. Сөмбел минем иптәшем булачак. Гөлчәчәк. Сөмбел?! Иптәшең?! Сез шаяртасыз гына, шулай бит, Илшат, шаяртасыз гына бит? Илшат. Юк. Г ө л ч ә ч ә к. Юк?! (Сөмбелгә карый.) Сөмбел. Минем киләчәгем синең кулда, Гөлчәчәк. Әгәр син безгә үпкәләмәсәң, киләчәктә дә бозык кешеләр дип, безгә нәфрәт белән кара- масаң, мин Илшатка гомерлек иптәш булыр идем. Синең бер сүзең безне аера да ала, кавыштыра да. Теләгәнеңне сайла. Мин комачауламыйм, (Китә.) Г өл чәчәк. Ай... (Чак егылмый кала. Утыра.) Илшат. Нәрсә булды? Г ө л ч ә ч ә к. Берни дә юк. Башым әйләнеп китте. Рәхмәт сезгә. Теләгегезне яшермичә әйтүегез өчен рәхмәт. Ачуланмыйм, Илшат. Без икебез дә ирекле. Сөмбелне сайлагансың икән — бик яхшы. Мин шат. (Эндәшеп.) Сөмбел, кил... Сөмбел керә. Сез... икегез дә сәламәт, йөзләрегез дә сезнең җил исү белән өзелеп төшәчәк каен яфрагыдай сары түгел. Котлыйм. Сәламәт яшәгез... Бәхетле яшәгез... Хушыгыз. С ө м б е л. Озатыйк. Г өл чәчәк (күз яшен көчкә генә тыеп). Минем бүген ялгызым гына буласым килә. (Китә.) Г ы й м а д н керә. Кәгазьгә төрелгән ашамлыклар һәм тагын бер бутылка эчемлек тоткан. Кызмача. Г ы й м а д и. Икене алдым, Сөмбел җаным. Башта акчама карап тордым, аннан кыюлык керсен өчен бер сгакан салдым. Аракының беренче стаканы гына акчага бит аның. Калганы бушлай... Болары бушлай, хе-ха... Монысын хәзер сытабыз. (Комга күмгән бутылканы алып.) Ә монысының җанын язылышканнан соң алабыз, җаным. Елмай әле... С ө м б е л. Гыймади абый... Гыймади (Сөмбелне тыңламыйча, бутылканы, ача-ача). Илшат дус, өйләнү дигән оҗмах минутлары кеше гомерендә бер генә була, ә Гыймадига ике килде, ике! Сөмбел хәзер чыпчык була инде, Илшат дус, колак төбендә чыркылдап торырга. Сөмбел. Акчаңны әрәм иткәнсең. Г ы й м а д и. Сиксән сум? Синең өчен? Үз бәяңне үзең белмисең икән. Мин хатынкызны бер тиенгә дә тормый дип уйлый идем. Арада аның синең кебек кырык меңлекләре дә бар икән. Кырык меңлек бит син. Плә- мәннәй ике бия бәясе... Нигә миңа болай карап торасыз? Гыймади акылдан язган дип уйлыйсызмы? Иртәгәдән башлап Гыймади абзагыз- дан да акыллырак кеше булмаячак! Вәт! Градусы кимегәнче тотыйк әле. Туй өчен. 31 Сөмбел. Минем туй, Гыймади абый, Илшат белән булачак. Г ы й м а д и. Нәрсә син... Кулдан стаканны төшерттерерсең. Илшат. Шулай. (Сөмбел белән янәшә баса.) Гыймади. Ничек инде бу? Көянтәне миңа күтәрттең, расходны миннән чыгардың, үзең Илшатка? Юк-к, мин риза түгел. Сөмбел. Тормышымны синең белән бәйләсәм, уи-унбиш елдан яңадан тол калыр идем. Г ы й м а д и. Тол калсаң да өйле каласың. Андый хан сараең булганда унҗиде яшьлек егет йортка керә сиңа, кояштыр, җаным... Илшат. Кайт, ял ит, Гыймади абый. Г ыймади. Илшат, туганым, бәхетсез бер карт кешенең соңгы сөенечен талап алма. Кызган. Жәллә. Кардәшем булырсың. Кунакка чакырырмын. Сөйләшеп утырырсыз, мин комачауламам... Миңа Сөмбел кирәк, бик кирәк, язылышуы гына минем белән булсын. Илшат. Кайтып кит. Г ыймади. Ах син, елан. Гөлчәчәкне үтильгә тапшырдың да, хәзер Сөмбелгә? Әйт, монысын кайчан үтильгә тапшырасың?.. Сугышабызмы әллә? Илшат. Юләр. Гыймади. Менә таяк. Таяктан тартып мине торгыза алдыңмы — кыз сиңа. Сөмбел. Кирәкмәс, Илшат. (Китә башлыйлар.) Г ы й м а д и. Ах, кияү... Шүрләде, кара, кара, артыннан ком сибелеп бара. Илшат (кире килеп). Утыр әле. С ө м бел. Кирәкмәс иде. Илшат белән Г ы й м а д и тартышалар, озак көрәштән соң Илшат җиңә. Г ы й м а д и. Тәки торгыздың бит, хе-хе-хе... Үзең берни дә сизмәдеңме? Илшат. Кит. Г ы й м а д и. Безнең арада берни дә булмады. Булганнары су белән акты да китте, хе-хе-хе... (Китә.) Сөмбел (агарынган Илшатка). Ни булды, Илшат? Илшат. Ярадан кан бәреп чыкты. Сөмбел. Димәк, больницага? Илшат. Яңадан Гөлчәчәк янына? Юк... Сөмбел. Илшат... Илшат. Хәзер өйгә, иртәгә күз күрер... Атым әнә анда бәйләгән... Атымны... Сөмбел. Хәзер. (Китә.) Илшат. Ай... (Сыгылып төшә.) tT ә р д ә ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ БИШЕНЧЕ КАРТИНА Икенче картина декорациясе. Кояш чыгып килә. Агач яфракларында, үләннәрдә чык тамчылары яналар. Дөньяны иртәнге кошлар җыры күмгән. Больницадан Дарья Андреевна чыга, ак халаттан. Юлга карый. Тирән сулый. Дарья Андреевна. Таң атты... Ә аның пристаньнан әле дә кайтып җиткәне юк... Әллә дус кызларының берсенә кереп йокладымы икән?.. Их, дежур көнем булмаса... Акрын гына Гөлчәчәк керә. 32 Гөлчэчә к. Хәерле иртә, әнкәй. Дарья Андреевна. Кызым... Йөзең ап-ак... Г ө л ч ә ч ә к. Мин төн буена керфек какмадым. Дарья Андреевна. Я хода. Бер-бер бәхетсезлек бармы әллә? Гөлчәчәк. Илшат Сөмбелгә өйләнә. Бары шул гына. Дарья Андреевна. Анакаем, ышанмыйм. Мөмкин түгел. Гафу үтенеп Илшат бүген үк үзе киләчәк. Г ө л ч ә ч ә к. Кирәкми. Килмәсен. Моннан соң мин аны күрергә теләмим. Дарья Андреевна. Иреннәрең күгәргән... Г ө л ч ә ч ә к. Идел .буенда утырдым. Таш өстендә. Ялгызым бит, туңганмындыр. Дарья Андреевна. Чәй куйыйм. Гөлчәчәк. Эчә алмам. Дарья Андреевна. Балакаем, зинһар борчылма. Г өл чәчәк. Мондый хәлләргә борчылмыйча ничек түзәргә соң, әнкәй? Агач яфракларына карыйм, чәчәкләргә карыйм — алар саф, чиста. Ә кешеләр нигә чәчәк кебек саф түгел, ни өчен алар эчкерле, ни өчен кешеләр бер-берен кимсетүне чүпкә дә исәпләмиләр? Борчылам, әнкәй, бик борчылам. Елыйсым килә минем. (Башын әнисенең иңенә куеп үкси.) Дарья Андреевна. Балакаем, артык борчылу сәламәтлегең өчен куркыныч. Гөлчәчәк. Начар врачлар без, тәнгә генә операция ясый алабыз, ә акылга — юк. Дарья Андреевна. Акылга операцияне тормыш ясый. Өйгә кер. Ял ит. Гөлчәчәк. Яхшы... (Чәчәкләре янында туктап.) Җир-әнкәнең шифалы туфрагына сибелгән өметләрем... Чәчәк аттыгыз, кем өчен?.. Дарья Андреевна. Син нәрсә, балакаем? Гөлчәчәк. Тауга, атам каберенә рөхсәт ит, әнкәй... Ун гына минутка. Дарья Андреевна. Яхшы. Гөлчәчәк китә. Ашыгып Суфьян керә. Суфьян. Исәнмесез, Дарья Андреевна. Дежурный сезме? Дарья Андреевна. Мин, атакаем. Суфьян. Авыру алып килдем, хәле бик җитди. Дарья Андреевна. Кайда соң ул? Суфьян. Машинада. Дарья Андреевна. Тизрәк кертегез. Суфьян. Носилка кирәк. Дарья Андреевна. Әйдәгез, бирәм. Больницага кереп бер сестра белән носилка алып чыгалар. Суфьян, сестра китәләр. Дарья Андреевна халат сәдәпләрен эләктерә. Сестра белән Суфьяа носилкага салып Илшатны алып керәләр. Арттан Хәсбиҗамал керә. Илшат. Тукта! Туктагыз! (Таләп итеп.) Туктагыз дим!.. (Носилкс- кы куялар.) Дарья Андреевна. Илшат?! Илшат. Әйе... Мин, Дарья Андреевна... Суфьян, Сөмбел белән сөйләшәсем килә... Дарья Андреевна. Таня, Сөмбел ашханәдә. Тиз булыгыз. Сестра китә. Кай җирегез авырта? Хәсбиҗамал (күз яшен сөртеп). Ярасы ачылган. Зинһар- Дарья Андреевна. Анакаем, Гөлчәчәкне чакырыгыз, ул әнә анда... Хәсбиҗамал. Беләм. (Китә.) Дарья Андреевна. Бик авыртамы, атакаем? Илшат. Юк. Йокым гына килә. Дарья Андреевна (больница ишеген ачып). Соня, камфара... Авыруны кабул итәргә хәзерләнегез. (Суфьянны читкә алып.) Аның хәле кыл өстендә. Хәзер үк Минзәләгә озатырга кирәк. Катерга чабыгыз. Бу якта булса, җибәрми торыгыз. Тизрәк. Суфьян китә. Сөмбел белән сестра керәләр. Таня, перевязка өчен материаллар әзерләргә кирәк. Сестра больницага керә. (Сөмбелгә.) Бер минут сезгә, артыгы мөмкин түгел. (Больницага керә.) Сөмбел (Илшатка ташланып). Илшат, бәгырем... (Елый.) Илшат. Елама. Сөмбел. Бетте. Еламыйм... Мин куркам. Гөлчәчәк операция дигән булып сине бөтенләй... Кеше эчендәгесен белеп булмый бит. Илшат. Мин үземне Казанга җибәрүләрен үтенәчәкмен, яки Минзәләгә... Сөмбел. Мин дә синең белән, Илшат, ни күрсәк тә бергә. Илшат. Эшеңне ташлама. Рөхсәтем юк. Кирәк булсаң, үзем чакыртырмын. Сөмбел. Минутында очып килермен. И, Илшат... Илшат. Яратсаң, елап озатма. Кирәкми күз яше... Менә шулай. Хәсбиҗамал белән Гөлчәчәк керәләр, Гөлчәчәк. Исәнмесез. Илшат. Исәнмесез, иптәш хирург. Гөлчәчәк Илшатның кулыннан тотып йөрәк тибешен саный. Хәсбиҗамал. Гөлчәчәк, балакаем... Илшат. Әнкәй, кирәкми. Үләргә икән — еламыйча үләргә. Гөлчәчәк. Улыгызның хәле сез уйлаганча ук өметсез түгел, Хәсбиҗамал апа. Безгә кертегез. Чәй куегыз. Хәсбиҗамал. Хәзер, балакаем. (Китә.) Гөлчәчәк. Сезгә яңадан ашыгыч операция кирәк. Илшат. Операцияне үзегез ясарга җыенасызмы әллә? Г ө л ч ә ч ә к. Нигә алай дисез? Илшат. Сезнең пычак астында ятарга теләмим. Операциягә минем ризалыгымнан башка тотынасыз икән, өстәлдән үземне-үзем ташлаячакмын. Гөлчәчәк. Нинди гаебем өчен миңа ышанмыйсыз? Нинди начарлык эшләгәнем бар? Илшат. Ялгыш аңладыгыз. Сез үзегез авыру. Операциянең уңышсыз чыгуы мөмкин. Мин үләм икән — анысы кечкенә нәрсә, сезне гаепләрләр. Гөлчәчәк. Бик теләсәм дә, мин операция ясарлык хәлдә түгел. Больницадан Дарья Андреевна белән сестра чыгалар. Илшат (саташа). Үсентеләрне үлән томалый... Суфьян, Суфьян... Г ө л ч ә ч ә к. Ул аңын югалтты. Әнкәй, хәзер алып керегез. Укол бирегез. Канының группасын билгеләгез, тиз. Сестра белән Дарья Андреевна Илшатны больницага алып керәләр. Ашыгып Хәсбиҗамал керә. Хәсбиҗамал. Я, балакаем, хәле ничек? Әллә... Зинһар, кызым... (Елый.) з. ,с. ә.- № ю. 33 34 Гөлчәчәк. Аңлыйм, кайнар күз яшен бик аңлыйм мин. Мөмкин булганнарның һәммәсе эшләнер. Чәй... Хәсбиҗамал. Балам яныннан китәсем килми шул. Бердәнберем бит... Гөлчәчәк. Борчылмагыз. Кирәк булганда үзем чакырырмын. Самовар ташымасын. Хәсбиҗамал китә. Сөмбел. Илшатны Мпнзәләгә озатырга кирәк. Суфьян кайта. Абый, катер бу яктамы? Суфьян. Юк. Тракторлар өчен ягулык алырга Чаллыга киткән. Гөлчәчәк, әллә көймә белән чыгарабызмы? Сөмбел. Иң яхшы ишкәкчеләрне ялларбыз. 100 сум түләрмен, 500 сумын да кызганмам. Гөлчәчәк, тизрәк җибәрик. (Гөлчәчәк эндәш- ми.) Нигә эндәшмисез, иптәш хирург? Г өл чәчәк. Укол бирелгән. Ярасын бәйлиләр. Канының группасын билгелиләр. Минзәлә... Иделне көймә белән кичү өчен бер сәгать, теге ягы ике сәгать — өч сәгать... Ул барып җитә алмаячак. Сөмбел. Дөрес түгел. Барып җитәчәк. Гөлчәчәк. Җитсә дә соң булачак. Сөмбел. Их, Гөлчәчәк... Беләм бит, тел төбеңне аңлыйм. Суфьян. Нәрсә аңлыйсың? Сөмбел. Илшатны монда калдырып бетерергә телиләр... Суфьян. Ахмак... Г ө л ч ә ч ә к. Мин үтерүче түгел, Сөмбел. Мин кешеләрне үлемнән коткару өчен куелган дәүләт вәкиле — хирург. Сөмбел. Коткаручы икәнеңне эшең белән исбат ит син. Г ө л ч ә ч ә к. Мөмкинлегем бар вакытта исбат итә идем, ә хәзер башым әйләнә, менә бит, кулларым ничек калтырый. Сөмбел. Баш әйләнә, кул калтырый, имеш. Әйткәч-әйткәч, татарча итеп әйт инде: миннән ярдәм көтмәгез, диген. Суфьян. Телеңне тый. Г өл чәчәк. Их, Сөмбел... Кемнең кем икәне кайгы килгәндә беленә шул. Дарья Андреевна чыга. Дарья Андреевна. Кызым, менә анализ: авыруның каны I А. йөрәк тибеше көчсезләнгәннән-көчсезләнә бара. Г ө л ч ә ч ә к. 250 кубик кан бирегез. Дарья Андреевна. Бик бирер идек тә, бу группа кан запасы ни бары 50 кубик кына. Гөлчәчәк. Ә безгә 250 кирәк. Әнкәй, булганын бирә торыгыз. Дарья Андреевна. Яхшы. (Больницага керә.) Г ө л ч ә ч ә к. Нишләргә, Суфьян? Минзәләгә җибәрсәк — барып җитә алмаячак. Монда калдырсак — хирург юк. Илшатны бары ашыгыч операция генә коткара ала. Суфьян. Операцияне син ясарсың, Гөлчәчәк. Сөмбел. Юк, юк, абый, операцияне Гөлчәчәк ясамаячак. Суфьян. Үзең ясарсыңмыни? Рәхим ит. Гөлчәчәк. Операциягә кадәр безгә кан кирәк. (Хәтерләп.) Сөмбел, синең каның I А түгелме сон? Сөмбел. Әйе, I А. Гөлчәчәк. Илшат синең ярдәмеңә мохтаҗ, булыш аңа. Суфьян. Сеңелем, нигә эндәшмисең? Әллә... Сөмбел. Яхшы. Мин канымны бирермен. Гөлчәчәк. Рәхмәт. : з* 35 Сөмбел. Кухняга барып килим — эндәшерсез. (Китә.) Дарья Андреевна больницадан чыга, Дарья Андреевна. Кан бирелде, кызым. Г ө л ч ә ч ә к. Йөрәк? Дарья Андреевна. Начар. Гөлчәчәк. Операция бүлмәсен ачарга куш, әнкәй. Дарья Андреевна. Ачарга? Ә операцияне кем ясар? Суфьян. Гөлчәчәк. Дарья Андреевна. Сез нәрсә, атакаем? Гөлчәчәк. Әйе, әнкәй, мин ясармын. Дарья Андреевна. Син?!. Мин — анаң. Атаң Василий Иваныч Чигвинцев боерыгын кабатлыйм: ай ярымсыз сиңа эшкә тотынырга рөхсәт юк. Гөлчәчәк. Әнкәем... Дарья Андреевна. Кичә, Казанга киткәндә, әтиеңнең эшләргә рөхсәт итмәвен үзең ишеттең бит. Гөлчәчәк. Беләм, ләкин... Дарья Андреевна. Синең гаебең аркасында Хәсбиҗамал Ха- санованың ялгыз калуы мөмкин. Гөлчәчәк. Әйе... Ләкин коткаруым да мөмкин бит. Суфьян. Кызыгызга рөхсәт итегез инде, Дарья Андреевна. Дарья Андреевна. Булдыра алмыйм, атакаем. Уңышсыз чыккан операция өчен хирург хөкем алдында җавап бирә. Суфьян. Без бергәләп җавап бирербез. Зинһар рөхсәт итегез. Дарья Андреевна. Авыруны ДАинзәләгә озатыйк. Бу безнең бердәнбер мөмкинлегебез. Гөлчәчәк. Авыруны бу хәлендә юлга чыгару — белә торып аны үлем кочагына ташлау дигән сүз. Моны яхшы аңлыйсың бит син, әнкәй. Суфьян. Дарья Андреевна, үтенәм сездән... Дарья Андреевна. Мине ирексезләмәгез, атакаем. Гөлчәчәк бүген төн буена Идел ярында салкын җилдә утырган, өстәвенә — борчылу... Сез тагын операция дисез. Күзләреңне югалтуың мөмкин, кызым. Гөлчәчәк. Мөмкин генә түгел, бу операциядән соң мин шаять сукыраермын... (Тирә-якка карап.) Күзләр... Кеше үлем белән тартышканда, үз күзләрең турында уйларга мөмкинмени, әнкәй? Юк! Мине алай өйрәтмәделәр. Әнкәем, ач. Дарья Андреевна. Булдыра алмыйм. (Китә башлый.) Гөлчәчәк (бәхәсләшмәслек итеп). Әнкәй, әткәй югында больницада эш мин кушканча эшләнә. Хәзер үк операционныйны ачыгыз, сестраларны чакырыгыз, авыруны кабул итәргә әзерләнсеннәр. Дарья Андреевна. Кызым... Г ө л ч ә ч ә к. Әйтелгәннәрне үтәгез, иптәш дежурный. Дарья Андреевна. Хәерлегә генә булсын, балакаем. (Китә.) Гөлчәчәк. Эшемнең уңышсыз чыгуы бик мөмкин, Суфьян. Суфьян. Нинди генә авырлык килсә дә — уртак, Гөлчәчәк. Уйларың, хисләрең саф — эшең дә уңышлы булыр. Бар. Гөлчәчәк. Сөмбел әзер торсын. (Больницага керә.) Суфьян. Гүзәл кеше!.. Әкрен генә Сөмбел керә. Нәрсә уйлыйсың, сеңелем? Сөмбел. Бер кино хәтеремә төште: анда фашистлар балаларның канын алалар, ә балалар үләләр. Суфьян. Каян килә сиңа мондый чүп уйлар?, Гөлчәчәк дошман түгел. 36 Сөмбел. Гөлчәчәкнең йөрәгендә нәрсә барын син белмисең бит, абый. Мин аның сөйгән егетен тартып алдым... Ул да кеше ич... Суфьян. Гөлчәчәкне үз аршының белән үлчәмә. С ө м б е л. Абый, Ваня абыйны кара әле. Ул мескен ни өчен бер якка кыйшаеп йөри? С у ф ь я н. Әйтүенә караганда — яшь чагында ясалган уңышсыз опе- раңиядән. Ә кешеләр, туганда ук шулай зәгыйфь иде, диләр. Мин машинаны кайтарып җибәрим әле. (Китә.) Сөмбел. Әгәр операция уңышсыз чыкса? Илшат карарга кызганыч булып калса? Нигә һаман күз алдыннан китми инде ул гарип. Дарья Андреевна больницадан чыга. Дарья Андреевна. Сез әзерме, анакаем? Сөмбел. Әйе... Дарья Андреевна, Илшатның бу операциядән соң төзек, сәламәт булып калуына ышанасызмы? Дарья Андреевна. Ихтимал... Сөмбел. Бәлки ул Ваня абый кебек үк гарип калыр? Дарья Андреевна. Иван кебек сәламәт калса, бик шатланыр идек тә... Керегез. (Китә.) Сөмбел. Гөлчәчәк — оста хирург. Әгәр кан алу сылтавы белән мине авыруга сабыштырса, бума чире итеп калдырса? Авыру хатынга Илшатның борылып та карыйсы юк, Гөлчәчәкне дә авыру булганы өчен ташлады бит, мине дә ташлар: яңадан Гөлчәчәк белән китәр, аңа өйләнер. Ә мин чирле килеш ялгызым саргаермын. Алар бәхетле булырлар, мин — бәхетсез. Алар көннәрен шатлык белән көлешеп үткәрерләр, мин кайгы белән, елап, үкенеп... Кешене кызганам дип, үземнең кызганыч хәлгә калуым мөмкин. Юк, минем яшисем килә, яшисем, бирмим, кирәкми... Г өл чәчәк чыга, халаттан. Г әлчәчәк. Сөмбел, рәхим итегез. Сөмбел. Бик гафу үтенәм, булмый. Г әлчәчәк. Нәрсә булмый? Сөмбел. Мин кан бирә алмыйм. Гөлчәчәк. Сөмбел, синең бу сүзең — аның өчен үлем. Зинһар, бик үтенәм. Сөмбел. Мөмкинлегем юк. Г әлчәчәк. Аңыңа кил, теләсәң — тезләнәм. Сөмбел. Үзем авырыйм. Гөлчәчәк. Нишлисең? Таня, кислород... Ул бит хәзер өстәлдә. (Чыгып барган Сөмбелгә.) Сөмбел, үлә бит, үлә... Сөмбел. Мин үзем дә бик авыр хәлдә. (Китә.) Гөлчәчәк. Сөмбел, Сөмбел... (Башы әйләнүдән чайкалып китә.) Ай... Суфьян, Суфьян, Суфьян... Суфьян керә. Суфьян. Нәрсә булды? Гөлчәчәк Сөмбел канын бирергә теләми. Китте... Суфьян. Китте?! (Сөмбел артыннан китә.) Дарья Андреевна больницадан чыга, Дарья Андреевна. Сине көтәбез, кызым. Гөлчәчәк (сәгатенә карап). Хәзер, әнкәй, хәзер. • « Дарья Андреевна больницага керә. Суфьян керә. Суфьян. Тапмадым. 'Гөлчәчәк. Нишләргә? Суфьян. Үз канымны бирәм, теләгән кадәр ал, Гөлчәчәк. 37 Гөлчәчәк (Суфьянга чишенергә булышып). Тизрәк, тизрәк. Суфьян. Киттек. Гөлчәчәк (ишеккә оуиткәч). Каныгыз I А мы? Суфьян. II Б. Гөлчәчәк. II Б? Ярамый бит. Суфьян. Сөмбел кая качты соң? (Китә.) Дарья Андреевна больницадан чыга. Дарья Андреевна. Иптәш хирург, сез нишлисез, нишлисез? Бу бит җинаять. Гөлчәчәк. Әнкәй, тынычлык, тынычлык... Дарья Андреевна. Шушындый вакытта тыныч булырга мөм- кинмени? Гөлчәчәк. Бу минутта мөмкин булмаганны да эшләргә тиешбез, әнкәй. (Больницага керәләр.) Суфьян керә. Суфьян. Юк. Буып ыргытырга... Дарья Андреевна больницадан чыга. Дарья Андреевна. Операционныйга мине дә кертмәде. Нәрсә уйлады ул? С у ф ь я и. һәрхәлдә начарлык түгелдер. Дарья Андреевна. Безгә кереп булса да ял итәргә иде сезгә. Суфьян. Ял кайгысы калмады әле, Дарья Андреевна. Илшатны әй- тәм, бик яхшы лесничий иде. Дарья Андреевна. Гөлчәчәкне кимсетте ул. Аның күңеле бо- лай да китек бит. Суфьян. Илшаттан мондый начарлыкны үзем дә көтмәгән идем. Бернәрсә сорасам ачуланмассызмы, Дарья Андреевна? Дарья Андреевна. Сорагыз, атакаем. Суфьян. Ни өчен кызыгызга Гөлчәчәк исеме куштыгыз? Рус халкына хас исем түгел дип әйтимме? Дарья Андреевна. Бу хәл моннан 20 ел элек булды. Безгә пароходтай ике яшьлек кыз баласы белән бер авыру ата туктады. Атаны койкага салдык. Кызы безнең балалар белән бергә уйнап йөрде. Бик мөлаем кара күзләр иде ул кызчыкта. Хәзер Алтайда эшли торган Сережа исемле улыбыз бала чагында аннан башка ашарга да утырмый иде. Авыру атаның сүзләреннән без шуны аңладык. Кызчыкның анасы ирен дә, баласын да калдырып башкага тормышка чыккан. «Баланы үзең белән ал», — дип, ата анага озак ялынган. Чөнки бала күкрәктән аерылмаган булган. Яңа гына төзегән семья бәхетен баланың бозуы мөмкин дип, ана үз баласыннан баш тарткан. Алмаган. Атаны ике атнадан соң күмдек. Аның үтенүе буенча, ул калдырган адрес белән анага хат салдык. Баланы үз янына алырга мөмкин икәнлеген әйттек. Ләкин ана безгә язган җавабында кызчыкны үксезләр йортына тапшыруны үтенгән иде. Егерме ел элек кенә нинди начар кешеләр бар иде дөньяда! Василий Иваныч белән киңәштек тә тиешле органнарның рөхсәте белән баланы үзебездә калдырдык. Суфьян. Димәк, шул нәни кызчык Гөлчәчәк була. Дарья Андреевна. Әйе. Суфьян. Сез эшләгән яхшылыкларның исәбе юк. Үзегез сөйләмә- сәгез, Гөлчәчәкнең башка кеше баласы булуына һич тә ышанмас идем. Гафу итегез, Гөлчәчәк үз ата-анасын исенә төшерәме соң? Дарья Андреевна. Әнисен теленә дә алмый, ә әтисен сагына. Бик еш аның каберенә бара, чәчәкләр куя, кабер туфрагына карап, сәгатьләр буе уйга тала... Кереп чыгыйм әле. (Больницага керә.) 38 Г ы й м а д н керә. Гыймад и. Ашыгып таң тишегеннән килдем. Илшатның хәле яман икән... Суфьян. Син, син... Г ы й м а д и. Үзе тартышыйк диде бит. Мин әйтәм, терелсә дә өч- дүрт айсыз адәм рәтенә кермәс. Аның урынына кеше эзләп сиңа баш ватарга туры килә. Шуңа кайгырып килдем... Чыннан да, иптәш директор, Илшат урынына кемне куярсың икән? Суфьян. Бу хакта бернәрсә дә уйлаганым юк әле. Г ыймади. Булмаса, үзем генә эшләп торыйм, энем. Авыр эш инде дә... Миңа килгән зыян икән... Хөкүмәтнең алтын бәрабәренә торган шундый урманын хуҗасыз калдырып булмый бит. Суфьян. Лесник булып та куандырмадың. Г ыймади. Анда акчасы да аз иде бит. Монда... Умырттырып эшләрмен, кояштыр. Суфьян. Мәет булса — козгынга шатлык ди... Г ы й м а д и. Иптәш директор... Суфьян. Тукта! Г ы й м а д и. Бетте, бетте. Соңыннан, яме? X ә с б и ж. а м ал керә. Хәсбиҗамал. Чәй әзер... Ничек, Суфьян улым? Суфьян. Кил әле, Хәсбиҗамал апа, утыр. Хәсбиҗамал. Йөрәгемне телгәләмә. Ни булса да әйт. Дарья Андреевна больницадан чыга, һәммәсе дә аңа сораулы караш ташлыйлар. Дарья Андреевна. Хәзергә... билгесез. Озын пауза. Ишек ачыла. Гөлчәчәк чыга. Арыган. Агарынган. Япкан ишегенә аркасы белән сөялеп тукталып кала. Калпагын, перчаткаларын сала, һәммәсе дэ Гөлчәчәккә текәлеп, аның сүзен көтәләр. Ул хәрәкәтсез. Кызым, я, ничек? Хәсбиҗамал. Балакаем... Гөлчәчәк. Улыгыз, Хәсбиҗамал апа... Яшиячәк... Дарья А н д р е е в н а. Ә кан? Гөлчәчәк. Анысын да үзем бирдем, әнкәй... әнкәй, башым әйләнә минем... (Кулларын сузып кире якка китә.) Дарья Андреевна. Балам, мин монда. Гөлчәчәк. Әнкәем... Күзләрем... күрми минем... (Хәлсезләнеп Дарья Андреевна кочагына егыла.) Пәрдә ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ АЛТЫНЧЫ КАРТИНА Шул ук декорация. Җәйге кояшлы көн. Җилсез. Пәрдә күтәрелгәндә сәхнә буш. Бераздан’култыклашып больницадан Василий Иваныч белән Гөлчәчәк чыгалар. Василий Иваныч эш киеменнән, Гөлчәчәкнең күзендә битен каплап алган зур кара күзлекләр, авырулар киеменнән. Василий Иваны ч. Утыр әле, анакаем. Гөлчәчәк. Әткәй, мин... күрәм. Василий И в а н ы ч. Бу икебез өчен дә зур шатлык, балакаем. Я, күзлекне сал әле. Гөлчәчәк (күзлекне сала. Йотлыгып тирә-якка карый, аның йөзе яктырганнаняктыра бара). Мин дөньяны ничектер яңача итеп, яктырак итеп күрәм, әткәй... 39 Василий Иваныч (газета биреп). Менә бу җирен генә укып кара әле. Гөлчәчәк (укый). «Талантлы яшь хирург Гөлчәчәк Чигвинцева мине яңадан тормышка кайтарды. Шуның өчен мин аңа газета аша рәхмәтемне белдерәм. Пенсионер Карпов». Василий И в а и ы ч. Талантлы дигәнме? Мин сиңа ничә мәртәбә әйттем, балакаем. Син талант иясе. Соңгы операцияң үзе бер могҗиза. Мондый алымга йөрәге алтын кешеләр генә кыюлык итәләр. Котлыйм. Күзләрең белән. (Үбә.) Гөлчәчәк. Рәхмәт, әткәй. Кара әле, Иделдә мондый пароходның бөтенләй күренгәне юк иде... Василий Иваныч. Бу, балакаем, Зур Идел өчен эшләнгән яңа пароход булырга тиеш. Гөлчәчәк. Әткәем, пароход узып киткәндә, ничектер, күңел күтәрелеп китә. Нигә икән ул? Василий Иваныч. Тормыш ямьле булганга, кызым. Революциягә кадәр әнә шул пароходлар гына да дистәләгән авырулар ташлап китәләр иде. Тирә-як авыллардан килүчеләрне әйтәсе дә юк инде. Бер ялгызым көнгә йөзәр кеше кабул итәм. Кешеләр чират көтеп икешәр тәүлек куналар иде. Менә ул чакта пароходлары да ямьсез, тормышын да күрәсе килми иде. Бүген мин нибары җиде кеше кабул иттем, аның да берсе симулянт. Артта машина килеп туктаган тавыш. Г ө л ч ә ч ә к. «Москвич». Кемнеке икән? Василий Иваныч. Сөмбелнеке. Син авырып ятканда алды. Гөлчәчәк. Мин үз киемнәремне киям, әткәй. Василий И в а и ы ч. Яхшы. Гөлчәчәк китә. Сөмбел керә. Яшелчә тутырган сеткалар күтәргән. Сөмбел. Сез кушкан әйберләрне алып кайттым, Василий Иваныч. Василий Иваныч. Ни өчен бик аз, анакаем. Сөмбел. Кыйммәт бит, акча кызгандым. Василий Иваныч. Кызгандыгыз, анакаем? Кешеләрдән, авырулардан кызгандыгыз? Дәүләт кызганмаган, ә сез?! Хәзер үк базарга яңадан төшегез. Сөмбел. Яхшы. Василий Иваныч, завхоз көндезге ашка кош ите бирмәде. Василий Иваныч. Завхоз? Бирмәде?! Үз тавыгын суярга кирәк аның, әйе, үз тавыгын. Гөлчәчәк чыга, үз киемнәреннән. Гөлчәчәк. Әткәй, син кая? Василий Иваныч. Ачуланырга, кызым, ачуланырга. Ишетәсеңме син, кош ите кызганалар. Авырулардан. Гөлчәчәк. Әткәй, миңа кечкенә бер эш куш әле. Василий Иваныч. Их син, балакаем, хе-хе... (Китә.) Сөмбел (китә башлаган Гөлчәчәккә). Гөлчәчәк, сәламәтләнүегез белән котлыйм. Гөлчәчәк. Рәхмәт. Сөмбел. Мин... Агачлар да чәчәкләрен коеп бетерделәр. Гөлчәчәк. Чәчәкләрен койсалар, аларның орлыклары кала, җимешләре пешәчәк. Сөмбел. Әйе, әйе... Сез утырткан гөлләр чәчәк тә аталар, орлыклары да кала. Илшатка ясаган операциягез турында бөтен район шаулый. Үз тормышыңны куркыныч астына куеп, кешегә тормыш бүләк итү чыннан да зур данга лаеклы. 40 Г өлчәчәк. Л1ица дан түгел, кешенең тормышын саклап калу кирәк иде. Намусы булган һәр кеше минем урынымда шулай эшләмәс идемени? Сөмбел. Кичерегез мине... Барысы өчен дә... Гөлчәчәк. Илшат янына кермисез икән. Сөмбел. Күзенә күренергә оялам. Гөлчәчәк. Ояласыз? Кешенең тиешле урында ояла белүе начар сыйфат түгел... Илшат күренә. Гөлчәчәк аның белән очрашмас өчен китә. Илшат (күтәрелеп карамыйча гына). Исәнмесез. Сөмбел. Илшат... Исәнме... Миңа хәтерең калганын аңлыйм. Мин гаепле. Гафу үтенмим. Үтенсәм дә гафу итәргә тиеш түгел син... Илшат, төкер, йөземә төкер. Илшат. Үз йөзегезгә үзегез төкердегез. Артыгы кирәкми. Сөмбел. Бәлки соңгы сүземне тыңларсыз. Сез мине кечкенәдән яраттыгыз, мин дә шулай ук. Ирем үлгәннән соң бу ярату яңа көч белән дөрләп китте. Сез миңа яңадан игътибар итә башладыгыз. Җырларымны йотылып тыңладыгыз, кешеләр арасында өлгеррәк эшләвемә куандыгыз. Шуңа күрә мин коштан иртәрәк уянам, йөгерә-йөгерә эшлим, кечкенә уңышка ирешкән саен, каршыгызда матурлыгым арта дип сабыйларча куанам. Ул көннәр минем өчен иң бәхетле, иң изге минутлар иде. (Тезләнергә оуитешеп чиксез үкенү белән.) Илшат, бәгырем, йөрәгеңдә миңа булган нәфрәтеңне яхшылыгым белән җиңәрмен, сине бәхетле итү өчен, кирәк булса, үрмәләп, шуышып йөрермен. Илшат. Миңа яхшылык эшләргә ниятегез булгач, бугазымнан үл эм буганда ни өчен каныгызны кызгандыгыз? Ни өчен 45 көн буена палатага кереп «Хәлең ничек?» — дип бер генә мәртәбә дә сорамадыгыз? Юк, сез яхшылык эшләргә сәләтле кеше түгел. Сөмбел. Канымны кызганмадым мин, Гөлчәчәкнең үч алуыннан курыктым. Илшат. Гөлчәчәк андый ваклыклардан ерак ул. һәммәбез дә Гөлчәчәк кебек булсак, күптән инде коммунизмда яшәр идек. Миңа дару эчәргә вакыт. Сөмбел. Илшат... Илшат. Йөзегезне күрәсем килми. Сөмбел. Гыймадига чыгам... И л ш а т. Сез ирекле... Сөмбел (үзен кызгандырырга теләп). Эчәм, юлдан чыгам. Илшат. Ихтыярыгыз. (Китә.) Сөмбел (шактый вакыт тавышсыз гына елаганнан соң). Чыгам, Гыймадига чыгам... Бу адымым эшләгән җинаятьләрем өчен миңа бирелгән җәза булсын. Г ы й м а д и керә. Гыймад и. Саумы, Сөмбел? Бу арада күргәнем юк иде үзеңне, тәмам шиңгәнсең бит, тотарлык та рәтең калмаган. Сөм бел. Кил әле, яныма утыр... Якынрак утыр. Г ы й м а д и. Нәрсә син... Әллә саташасыңмы? Сөмбел. Әйе, саташам, ләкин курыкма, бу — синең файдага. Мине яратасыңмы? Г ыймади. Синеме? Башка суккан шикелле булды бу соравың. Сөмбел. Сузмыйча гына әйт. Яратасыңмы, юкмы? Г ы й м а д и. Тагын берәр тозак корырга чамалыйсыңдыр әле, елан. Сөмбел. Мин елан түгел. Сиңа тормышка чыгам. Г ыймади. Алдыйсың. 41 Сөмбел. Меиә минем меңнәрем, бүгеннән аларга син хуҗа. (Сберкасса книжкасын бирә.) Гыймади (карап). 40 мең! Печәте дә бар, кул да куйганнар... Сөмбел. Машинага утыр, язылышырга барабыз. Гыймади. Язылышырга... Хәзер үкме? Сөмбел. Хәзер үк! Гыймади. Сөмбел, кара әле, ни бит... бер-ике ел гына сабыр ит* инде, ә? Сөмбел. Ни өчен? Гыймади. Сәрия белән никахланган булган идем. Өе-сыеры белән бөтен бирнәсе унҗиде меңлек кенә булды. Бер дә исең китмәсен, карт бит инде ул, ике елдан артык яшәмәс, үләр. Сөмбел. Аерылышыгыз. Гыймади. Ай, юк, булмый. Сиңа ышанып хатын аерсаң — унҗиде меңнән дә колак кагарсың. (Сөмбел книжкасын ала.) Ике генә ел... Ике генә, кояштыр, дим, көт инде. Сөмбел. Анысы булмый. Гыймади. Булмый дип кая барырсың? Бу холкың белән миннән, башка кемгә ярарсың? Сөмбел. Борчылма, абый, меңнәре булса, Гыймадилары табылыр. Гыймади. Белмим шул, Лондонга я Парижга гына китмәсәң... Кара әле: туп-туры Ныо-Иоркка оч. Анда, акчасы булса, убырлы карчыкларга да кияү табыла икән. Ә бездә... миннән башка кеше табылмас, мөгаен... Сөмбел. Рәхмәт! (Китә.) Гыймади. Ашыгып өйләндем. Ашыккан ашка төшкән дип белми әйтмиләр шул. Суфьян керә. О-о, иптәш директор, бүген күрешкән дә юк, исәнмесез. Бу тирәгә йомыш төштеме әллә? С у ф ь я и. Илшатның хәлен белергә дип килүем. Г ы й м а д и. Илшат урынына лесничий ит дигән гаризама кул куй- магансыңдыр әле? С у ф ь я н. Юк. Гыймад и. Куеп җибәр инде алайса. Карандашын да үзем бирәм менә. С у ф ь я и. Илшат үз урынында үзе эшләячәк. Син иске урыныңда каласың. Гыймади. Алайса булмый инде, энем. Беренче числадан миңа расчет бир. Яңа эшкә күчәм. Суфьян. Нинди яңа эш? Гыймад и. Район ашханәсенә помой ташучы булып керәм. Суфьян. Помойны синнән башка да ташырлар, урманда калырсың. Гыймади. Помойда калам. Ичмасам бер өч дуңгыз симертермен, кимендә 7—8 мең. Суфьян. Акча өчен генә эшлисеңмени соң син? Гыймади. Менә әкәмәт, ә син нәрсә өчен тырышасың? Суфьян. Кешеләр өчен, аларның бәхете өчен. Гыймад и. Бәхет?.. Нәрсә соң ул бәхетле булу? Суфьян. Бәхетле булу — кешеләр ихтирамына лаеклы булу дигән сүз. Кешеләр ихтирам итәләр икән, димәк, син бәхетле: ихтирам итмиләр икән, димәк, бәхетсез. Әйт әле, шушы сәламәтлегең белән помой ташып йөрсәң, сине кем ихтирам итәр. Гыймади. Бәхет ул, энекәем, үзең теләгәнчә яшәү. Урманга син килгәнче мин бәхетле идем — үзем теләгәнчә яшәдем. Син килгәч, синеңчә яшәргә кирәк була башлады — бәхетем бетте. Шуңа күрә китәм. дә. (Китәргә бара.) 42 Кулына төен тоткан Хәсбиҗамал очрый. Г ы й м а д и. Сәламәтме, Хәсбиҗамал апа? Хәсбиҗамал. Син кем? Г ы й м а д и. Гыймади ич. Хәсбиҗамал. Күзләрем начарланды. Кайбер кешеләрне танымыйм. (Больницага керә.) Гыймади. Кара, кара, бөтәшкән карчыгына кадәр, тфү... (Китә.) Тау ягыннан Илшат белән Суфьян сөйләшә-сөйләшә керәләр. Илшат, йөрәгем яна, үземне кая куярга белмим. Тауга менеп төшик әле. Шатлыгым да, өметем дә, мәхәббәтем дә шул үсентеләр генә хәзер. Суфьян. Менмичә дә күренәләр бит. Тигез рәтләр булып кояшка карап ничек көлеп утыралар әнә. Их, йөз елдан соң йокыдан уянып, шушы ярларны, шушы ярларда яшәгән кешеләрне күрсәң иде. Безнең балаларыбыз, аларның балалары без — бабаларының хезмәтләрен искә алырлармы икән? Әллә алар арасында да гарип кешеләр булырмы икән? Илшат. Юк. Алар яшәгән дәвердә Гыймадилар да булмас... Суфьян. Әйе. Үпкәләмә,Илшат, сине дә мин кеше дип йөргән идем, ә син лесничий гына булып чыктың. (Күрсәтеп.) Сиңа ял йортына путевка. Илшат. Беркая да бармыйм. Моннан чыгу белән урманыма. Суфьян. Ял иткәч. Путевкаңның менә бу җирен Василий Иваныч- тан тутыртам да... Илшат. Ул анда юк. Суфьян. Ул булмаса, Гөлчәчәк бардыр... (Больницага керә.) Илшат (кабатлап). Гөлчәчәк... Сибелә чәчәк җилләр искәндә, Өзелә үзәгем исләремә төшкәндә ... X ә с б и җ а мал больницадан чыга. Хәсбиҗамал. Улым... Илшат. Әнкәй, нигә һәркөине мәшәкатьләнеп килеп йөрисең? Хәсбиҗамал. Пәрәмәч пешердем дә — сиңа ашатасым килде. Илшат. Рәхмәт, әнкәй... Чәчләреңнең аклары тагын да күбәйгән... Хәсбиҗамал. Шулайрак булды шул, улым. Борчылырга туры килде. Гөлчәчәккә иткән хыянәтең өчен бөтен кеше исемеңне каһәр белән телгә ала. Аның анасы менә шушы була инде дип, миңа бармак белән төртәләр, гүя йөрәгемне чәнчәләр... (Елый.) Рәхәт күрсен, рәхәт күрсәтсен дип үстергән идем дә бит... Аша, улым, аша, тагын да тәмлерәкләрен пешереп китерермен... Илшат. Әнкәй... Син боларны няняга бир, тумбочка өстенә куйсын. X ә с б и җ а м а л. Ярар, балакаем, ярар. (Китә.) Илшат тирән уйда. Г өл чәчәк керә. Илшат. Хәерле көн, Гөлчәчәк. Гөлчәчәк. Рәхмәт. Илшат. Сезне сәламәт күрү минем өчен бик зур шатлык. Гөлчәчәк. Язмыш бу юлы да мине күзсез калдырырга батырчылык итмәде. Илшат. Ул батырчылык иткән булса, мин сезгә үз күзләремне бүләк иткән булыр идем... Гөлчәчәк. Рәхмәт. Илшат. /Мина тагын озак ятаргамы икән? Гөлчәчәк. Әти, бүген кич китә аласыз, диде. Илшат ботак сындыра. Сындырмагыз... Үссен. Илшат. Ул үсәр... Бүген кич китәргә... Ә аннан? Гөлчәчәк. Ә аннан бер ай да үтмәс, сез элекке кебек үк матур һәм таза булырсыз. Сездә көч тә зур, сәләт тә бар. Бездән киткәч, бик зур кыенлыклар белән генә коткарылган тормышыгызның минутларын юкка әрәм итмәссез дип ышанам. Киләчәктә сезнең хакта бары тик күңелле хәбәрләр генә ишетермен дип өметләнәм. Сәламәтләнүегезгә чын күңелемнән шатланам. Бәлки без артык күрешмәбез. Эшегездә уңыш телим. Хушыгыз. Илшат. Юк, юк, безгә күрешми ярамый. Аңлашырга кирәк. Гөлчәчәк. Мин сезне бик яхшы аңладым. Сез дә мине аңлагансыздыр дип уйлыйм. Илшат. Кичермәссезмени, Гөлчәчәк? Гөлчәчәк. Яхшылыгыгызны онытмам. Ләкин... хыянәтегез дә гомерем буена хәтеремдә сакланыр. Йөрәк ярасы — мәңгелек ул. Илшат. Гафу итегез. Гөлчәчәк. Гүзәл заманда яшибез. Башкалар өчен үз тормышларын корбан итәргә әзер торган олы йөрәкле кешеләр заманы бу. Үксезләрне үз балалары кебек үк хөрмәтләүче кешеләр заманы. Ләкин безнең арада әшәке йөрәкләрен нәфнс киемгә яшереп йөрүче вөҗдансыз кешеләр дә бар. Бар алар, әле дә бар. Алар безгә кычкыралар — без гафу итәбез, сүгенәләр — гафу итәбез, өйләнешкәннән соң башкалар артыннан сөйрәләләр, иң изге хисләребезне пычракка таптыйлар, бездән көләләр, безне мыскыл итәләр — ә без елыйбыз да тагын гафу итәбез. Гафу иткән саен алар авызлыксызлана бара, хәтта кайбер аналар үз бәхетләрен бозмас өчен үзләре тудырган балаларыннан күкрәк сөтен кызганалар. «Әнием, бәгырем!» дип анасын муеныннан кочаклаган сабыйны караңгы төндә салкын койкада ялгыз калдырып качалар. Эт тә үз баласын ташламый бит, ә кешеләр, кешеләр... Җитәр! Җитәр инде, явызлыкны җиңел генә гафу итәргә, һәр җинаять—сабый күзеннән тамган яшьме ул яки гаепсезгә мыскылланган йөрәкме ул — барыбер, гадел һәм мәрхәмәтсез җәзага тартылсын. Бик үтенәм, мине яратсагыз, әйткәннәремне хәтерегездә тотыгыз: гаепне җәзасыз гафу, итмәгез. Бу минем өчен сезнең тарафтан эшләнгән яхшылЫк булыр. Хушыгыз. Бөтенләйгә... Больницадан ашыгып Дарья Андреевна чыга. Дарья Андреевна. Кызым, юлда ниндидер бер исерек шофер машинасын аударган. Утырып баручылар арасында яраланучылар бар, диләр. Биредә бер авыруның хәле кискенләшеп китте. Әтиең, авария урынына син барырга теләмәсме икән, ди. Гөлчәчәк. Барам, әнкәй. Әйберләрне әзерлә. Дарья Андреевна китә. Ул шофер да башта әз генә эчкәндер, шуңа күрә аны гафу итеп килгәннәрдер, ә бүген ул кешеләрне имгәтә. Тагын яңа гарипләр. Больницадан Суфьян, Хәсбиҗамал һәм плащ белән санитарлар сумкасы күтәргән Дарья Андреевна чьи алар. Автомашина гудогы. Суфьян. Ашыгыч ярдәм машинасы? Гөлчәчәк. Юлда бәхетсезлек... Суфьян. Яңгыр килә, тауны гына менә алсагыз. Гөлчәчәк (тамашачыларга борылып). Борчылмагыз, менәрбез. Безгә менмичә ярамый. (Кул болгап.) Хәзергә... •Суфьян белән Дарья Андреевна аны озата чыгалар. Сәхнәдә Хәсбиҗамал белән Илшат. Күк күкри. Музыка «Сибелә чәчәк»нең кушымчасын уйный. Пәрдә