Логотип Казан Утлары
Хикәя

Читләшкән

Матвей Пулоксовның йорты авыл кырыена, башка йортлардан бер читтәрәк зур чокыр буена салынган. Тау астында аның зур гына алма бакчасы, бакчада өсте камыш белән ябылган шалашы бар. Ишек алдында тәрәзә каршысында кәкре бер карама агачы үсеп утыра. Моны Матвейның әтисе утырткан булган. Агачның бер ботагы инде корып, ялангачланып калган. Тамырлары, арык ат кабыргалары шикелле, җирдән калкып торалар. Баскычта, карама ботаклары ышыгында, йортның хуҗасы Матвей, бөкрәеп, туку станына өрәңгедән суса ясап утыра. Ул үзе дә, әллә ничек, корыган агач ботагын хәтерләтә: бит тиресе урыны-урыны белән кубалакланган, аскы казнасы алга чыгып тора, күзләре, бер-берен эзләгәндәй, кылаебрак карыйлар. Кемдер ян капканы шакыды. Ишек алдындагы бозау чаклы йонлач эт, чылбырыннан тартылып, өрергә тотынды. Капканы тагын шакыдылар. Эт, арт аякларына басып, капкага таба ыргылып куйды. Хуҗа иренеп кенә капкага карап алды, утырган урыныннан кузгалмыйча, карлыкканрак тавыш белән: — Кем ул?—диде. Ә үзе авыз эченнән: «Ни хаҗәтләре калган инде? Берәр нәрсә сорарга килүчедер әле!» — дип өнәмичә сөйләнеп куйды. Капка келәсе чак-чок килеп шылтырый башлады. Хуҗа, теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалып, адымын санап атлагандай, акрын гына капкага таба китте. Капканы ачты. Салкын карашлы кечкенә күзләре капка шакучының кара күзләре белән очрашты. Пулоксов ят кешенең үткен карашына түзмәде, башын аска иде. Өнәмәгән тавыш белән: — Ни кирәк? — дип сорады. Килүче кеше, салкын каршылаганны бөтенләй сизмәгән дә кебек, тыныч кына: — Хуҗаны күрәсе иде,— диде. — Ә син кем буласың соң? — Пулоксов, күзләрен йөгертеп, кунакны баштанаяк капшап чыкты. — Яңа председателегез... Мине белмисез дәме әллә, Матвей Петрович? Евгений Федорович хуҗаны хәзер үк йомшап китәр, аның килүенә сөенгән булып, капкадан юл биреп, өйгә керергә чакырыр дип өметләнгән иде. Хуҗага яшерен генә күз салгалап: «Башкалар сөйләгәнчә булса, мине кунак итмәкче булыр әле... Үз авылдашларыннан качып М 90 яши торган, намуслары чиста булмаган кешеләр шулай итәләр бит. Урындагы начальствоны тизрәк кунакка чакырырга тырышалар. Андый- ларны беләм мин, күргәнем бар» дип уйлаган иде. Ләкин андый нәрсә Пулоксовның уена да килмәде ахры, хәтта ул һау-һаулап өреп торган этенә дә бер сүз кычкырмады, капкадан урамга чыгышлый: — Барыгызны да белеп бетермәссең... Сезнең агай-энеләр бездә күп булдылар инде,— дип чәнчеп әйтеп куйды. Евгений Федорович, тыштан берни сиздермичә, мондый хәтер калырдай сүзләрне дәшми генә тыңлап торды, ә эченнән: «Аның урынында башка берәү булса, телен тыебрак сөйләр иде, ә ул ачуны китерә тагын... Үзендә көч сизә, күрәсең!» дип уйлап куйды. Үзе таза койма белән әйләндереп алынган йорт эченә күз салгалый торды. Өйнең түбәсе, калын итеп, балчык катнаш салам белән ябылган, күптәй түгел генә япкан ахрысы әле: саламы яңа, сап-сары. Амбар, подвал, абзарлары бар икән. Ишек алды тап-такыр итеп себерелгән. Хуҗаның тәртип, чисталык яратканлыгы сизелеп тора. «Монда чыпчык та очып керә алмас» дигән уй чагылып китте председательнең күңеленнән. Пулоксов, сүзсез генә, капка төбендәге скәмьягә утырып, председательнең ниләр әйтәсен көтә башлады. — Ничек яшисең соң, Матвей Петрович? Председательнең болай ягымлы сорашуы Пулоксовка ни өчендер ошамады, үз кабыгына яшеренгән әкәм-төкәм шикелле, ул сагая калды. Күңеленнән: «Хәйләкәр, күрәсең... Йомшак җәеп, каты яткыра торган...» — дигән уй коры яшен кебек чагылып китте һәм ул, тагын да сагая төшеп, теләр-теләмәс кенә җавап бирде: — Башкалар шикелле, шулай әкрен генә...— диде. Бераз уйлап торганнан соң: — Ашыгырлык эш юк... Әкрен — барыр, тиз — арыр, дигәннәр бит,— дип өстәп куйды. — Нишләптер бер дә күзгә-башка күренмисең? Колхозга бернинди катнашың булмаган кеше шикелле, ялгыз яшисең, өең дә ятим кеше төсле бер читтә тора... Бай ятим булып...— дип өстәп куйды Евгений Федорович һәм Пулоксовның туп-туры күзенә карады. Пулоксов, тотыла язган карак шикелле, уңайсызланып, күзен читкә алды. Маңгаен җыерган килеш, сүзсез калды. Ниндидер бер яман нәрсә барлыгын сизенгән кебек, чынлап торып борчыла башлады. Чакырылмаган кунакның тел төбен аңларга тырышты. Юк, элекке председательләр аның янына болай килми торганнар иде. Болай төпченмиләр иде алар... — Авылыгызга килгәнемә айдан артык булды инде менә, Матвей Петрович, ә син мине танымыйсың да. Шулай ярыймыни инде? «Көлә бу!—дип ачу белән уйлап куйды Пулоксов.— һе, әллә кем дип белерсең, бик кирәкле кеше идең!» Күңеленә тагын бер ямьсез уй килеп, аны тәмам шиккә төшерде: «Әгәр дә бу безнекеләргә охшап китеп, эшне ныгытып кулына алса, ул чагында ничек булыр? Үзеңне аның янында ничегрәк тотарга икәнен уйларга кирәк. Соңыннан кыса башламагае». — Ишетүен ишеттем,— дип йомшаграк тавыш белән сүз башлады Пулоксов.— Сине... сезне диясем... сайлап куюлары яхшы булган. Безнең колхозда рәт-баш юк. Моңарчы юньле хуҗа булмады. Гел килде- китте, вакытлы кешеләр туры килде. Килгән берсе бераз тора да, туйганчы эчеп, артельне тарката иде. Акыллырагы исәнаман китеп котылды. Ә беришесеиә мужиклар түзеп килделәр-килделәр дә, түзәрлек- ләре калмагач, олактырдылар... Үзең озакка килдеңме соң? — Ошасам, бөтенләйгә. — Алайса, бәлки, колхозны аякка да бастырырсың... Башкалар 91 артельнең бөтен мөлкәтен аз-азлап ташып бетерделәр. Алар ташыганны без табыштырып өлгерә алмый идек. Председатель аңар: «Синдә табыштыңмыни?» димәкче иде дә, аның хәтерен калдырасы килмичә: — Җыелышка ник килмәдең соң? — дип кенә сорады. — Өйдә юк идем,— диде Пулоксов. — Кайда булдың соң? — Башка авылда. — Башка авылларда нишләп йөрисең соң? Хуҗа, йөзен җыерып: «Суд тикшерүчесенең гадәте» дип уйлап куйды һәм җавап бирәсе урында үзе сорады: — Ә үзең моңарчы кайда эшләдең соң? — Мин эшче. Ә менә хәзер, күрәсең, партия мине авыл хуҗалыгына эшкә җибәрде,— диде Евгений Федорович. Пулоксов елмайгандай итте, тик елмаю барып чыкмады, шулай да күңеллерәк тавыш белән әйтергә тырышып: — Алай икән...— дип куйды. Аннары уйга калды... — Шулай да синең башка авылларда ниләр эшләгәнеңне әйтәсең килми. — Нигә?.. Урлашып йөрмим мин анда... Кайбер балта эшләре эшлим... Тамагымны туйдырам. «Тамагын туйдыра! Ә үзе, сукыр тычкан кебек, биш елга җитәрлек иген хәзерләп куйган, диләр» дип ихтыярсыздан уйлап куйды Евгений Федорович һәм тәмәке төпчеген җиргә ташлап, итек борыны белән ышкыды. — Алайса син балта остасы? Яхшы! Безнең колхозга осталар бик кирәк. Балта осталары бригадасы оештырырга уйлыйбыз. Катнашырсыңмы? Пулоксов риза булмыйча башын селкеде. — Миннән рәт юк инде! Мин болай... эч пошканнан гына... налогны түләр өчен, башка шундый расходлар өчен генә эшләштергәлим. Эшсез тик утырасым килми. Колхозда эш күп чагында,— печән өстендә, урак җиткәч, — читкә чыгып булмый. Печәнне яки саламны кыр уртасында калдырып булмый бит. Ничек итеп әйткәндә ышандыргычрак һәм әйбәтрәк булыр икән дип уйлап торды да өстәп куйды: — Авырыйм мин... Инвалид дип әйтерлек. Күкрәгем кыса. — Бер үзеңә генә бүрәнә күтәрүе авырдыр бит, көч килүе бар. Бригадада җиңелрәк булыр,— диде председатель. — Ялганлыйлар!—дип куйды Пулоксов.— Бүрәнәне үзем генә күтәрмим мин. Эшләргә туры килгәндә икәүләп эшлибез без. Шулай диде дә ул йөткеренә башлады. Шактый озак йөткерде. Йөзе кызарып, муен тамырлары күкселләнеп бүртеп чыкты. Евгений Федорович аның юри «инвалид» икәнлеген күрсәтер өчен генә йөткергәнен сизеп торды. Сары чәчле, дүрт-биш яшьлек кыз, тәрәзәне ачып: — Әти, ашарга кер, әни сөтле токмач пешерде,— дип кычкырды. Председатель, башы белән тәрәзәгә таба ымлап: — Синекеме?—диде.— Картаерга иртәрәк түгелме әле сиңа, Матвей Петрович? Пулоксов председательгә елт кына карап алды, аның эчтән генә көлеп утыруын сизеп, тагын ачуы кузгалды. — һи, аларны да кешегә санасаң! Табын янында гына шәп эшли алар. Ипине кисеп кенә өлгерт. — Үзеңнең хезмәт көнең күпме соң? — дип сорады Евгений Федорович. — Инвалид булсам да, мәҗбүри минимумны гел тутырып киләм.— Пулоксов тагын «инвалид» сүзенә басым ясап әйтте һәм йөткеренергә җыенгач кына, ни өчендер йөткерми калды. 92 — Ә хатының? «Кара син, гел төпченүне генә белә бит», дип нервыланып уйлап кунды Пулоксов. ләкин тыштан тонык бер тавыш белән: — Ә йортта кем калыр? Килен шушы арада гына баласын имчәктән аерды. Аны да карарга кеше кирәк. Шуның өстеиә тагын бакча да бар...— диде. — Бакчагыз зурмы соң? — Башкаларныкы кебек үк... — Сездә төрле кешенеке төрлечә бит: егерме биш сотыйлысы да, кырык сотыйлысы да бар. Шнуровой кенәгәдә синеке күпме күрсәтелгән? — Булган кадәрлесе барысы да минеке!.. Курыкма, артыгын бирмәсләр. Яна председатель колхозда Матвей Петровичның бер килене генә эшләгәнен белә иде инде. Улы торф предприятиесендә кладовойчы булып эшли. Атасы йортыннан ул аерылып чыккан булып санала, ләкин ул бакча алу өчен генә аерылып чыккан: бакчалары янәшә генә. Алган уңышлары уртак. Бергә торалар, бер хуҗалык алып баралар. «Бакча турында сүз куерта башлады. Минем ул бакчалардан күпме доход алуымны белүе бар...— дип борчылып уйлап куйды Пулоксов.— Чакырып сыйларга кирәк үзен... Кирәк булып куюы бар. Каян кереп, кая чыкмаган! Бераз күңеле булсын». Шулай уйлап ул бераз тынычланган кебек булды һәм, кыюлана төшеп. председательгә турырак карарга тырышты. Агарыбрак калган, кыяк кебек юка иреннәрендә мыскыллап көлүме, елмаю билгесеме чагылып китте. — Килгәч-килгәч, әйдә өйгә керик инде, кунак булып кит,— диде хуҗа һәм тагын елмаерга тырышып карады. — Чакыруыгыздай баш тартып булмас инде,— диде председатель, ә үзе күңеленнән: «Карап карыйк, бу «мәҗбүри минимумны тутыручы* үзен ничек тотар икән» дип уйлады. «Кармакка каба бу» дип, сөенеп куйды Пулоксов. Өй эче җыйнак кына икән. Стеналар, сәкеләр, идән чип-чиста итеп юылган. Стена буенда, ике тәрәзә арасында, зур көзге басып тора, шуның ике ягына, пыялалы рамнар эченә, портретлар куелган. Бер рам уртасыннан кашларын җыерып, маңгай астыннан гына хуҗа үзе карап тора. Өстендәге солдат шинеле чүпрәк ремень белән чалыш итеп буып куелган, капчык шикелле килешсез булып кабарып тора иде. Аның белән янәшә ак алъяпкыч, калфак кигән симез битле солдат-повар басып төшкән иде. Пулоксов мич янында басып торган хатынына пышылдап кына нидер әйтте. Тар яңаклы чандыр хатын, юка иреннәре беләи хәйләле генә елмаеп, ике сүзнең берендә: «Евгений Федорович...» ди-ди, тиз генә кунакны каршы алу эшенә кереште. Нәүрәпкә төшеп, бер тәлинкә кып-кьтзыл помидор алып менде. Ул арада өстәлгә тозланган антоновкалар һәм, Евгений Федорович һич көтмәгәндә, тозланмаган алмалар да килде. Май аенда тап-таза алмалар! Хуҗа, кунакның уен сизгәндәй, беркадәр мактаныбрак: — Үз бакчам җимеше,— дип куйды.— Тау буе, буш җир, кәҗәләр генә йөри иде. Тукта әле, мәйтәм, алмагачлар, җиләк-җимеш утыртыйм, дидем... Идарәдә бөтен ягы оформить ителгән... Ул буш җирнең беркемгә кирәге юк, әрәм ята иде. Баштарак миңа да файдасы булмады: коры куаклары гына бар иде, ә шуларның һәр төбе исәбеннән налог түләп килдем. Аның каравы хәзер ярыйсы гына файда китерә, сүзем юк Дөресен әйтим,— табышлы нәрсә. Ләкин мәшәкате күп, теләсә кем алына торган эш түгел. Уңышны караклардан саклавы гына да нихәтле 93 мәшәкать! Хәер, дөресен әйтим, кайбер төннәрне этне чылбырыннан ычкындырып җибәргәлим. Бик шәп каравылчы! Пулоксов итне үзе кисәргә кереште, ә хатыны ул арада идән астыннан дымланып беткән бер кара шешә алып, сакланып кына өстәл уртасына китереп куйды. Хуҗа дәү рюмкаларга карасу-кызгылт настойка салды да: — Я, алайса... Тотып җибәрик!..—диде- — Бездәге тәртипләргә, ягъни безнец гадәтләргә өйрәнегез. Кабарга кирәк булса, бирәм! Пулоксов, кунакның эчкәнен көтеп тә тормыйча, башын арткарак ташлады да рюмканы авызына каплады, аннары тамак кырып, кипкән иреннәрен ялап куйды. Евгений Федорович үзенең гомумән эчмәвен әйтте. Пулоксов моңа эченнән көлеп кенә куйды: «Мине алдый алмассың син, башка берәүне алда. Башта сез барыгыз да шулай эчмәгән булып кыланасыз. Менә беренче рюмканы эч әле, аннары ничек чүмергәнеңне күрербез». Үзенә икенче рюмканы салды да боерганрак тавыш белән: — Ну, әйдә... Җирәнмә. Эчми торган председательләр юк ул. Ну, җибәрдек!— диде дә рюмканы авызына каплады. Хатыны: — Кешене ирексезләмә син, Матвей. Евгений Федорович, бәлки, чыннан да эчми торгандыр,— дип, ирен уңайсыз хәлдән коткарырга тырышты. Настойка пары Пулоксовның башына китте. Йөзе, муены кызарып чыкты, битендәге ак тимгелләр ныграк беленә башлады. Пулоксов, сүзсез калып мышныймышпый, ниндидер авыр уйларга бирелде. Ниһаять, хәтере калган, ачынган бер төс белән әйтеп куйды: — Ала-ай!.. Ихтыярыгыз, Евгений Федорович. Сезне ирексезләмим, курыкмагыз... — Заемга языласың килми икән дип ишеткән идем,— дип әйтеп куйды председатель. — Кем әйтте, языласы килми дип?! йөз сумга ризалык бирдем мин. Заемга язылу ирекле бит. Көчләп яздырырга ярамый. — Шул чаклы байлыгың була торып, йөз сумга гына язылу оят булмасмы соң? — Ә минем күпме байлыгым барын каян беләсең син? Амбарымны тикшереп карадыңмы яисә кесәмә кергәнең бармы? Минем күпме акчам барлыгын каян беләсең? Ярый, акчам булсын да дн. Кешенең анда ни эше бар? Минем ул бушлай килгән акча түгел, эшләп, уч төбемә сөял чыгарып алган акча. Менә мә, кара! — Шулай диде дә ул председательгә кулларын җәеп күрсәтте. — Шундый акча ул... Ә син, оят булмасмы, дисең! — Әйбәтләп кенә сөйләшик әле,— диде Евгений Федорович, тыныч тавыш белән. — Иртәгә иртән синең яныңа вәкил килер, башка кешеләр күпмегә язылса, син дә шулай языл. Әгәр яртысын, әйтик, башкалар шикелле ике йөз сумын, түләп үк куйсаң, бик яхшы булыр. Пулоксовның кашлары, маңгае җыерылды. Яңагында төерләр уйный башлады. Евгений Федорович, инде чыгын китәргә әзерләнеп, ишеккә җиткәч: — Балта осталары бригадасы хакында уйла әле син... Осталар бик кирәк безгә. Шушы арада зур төзү эшенә керешәбез,— диде. — Шәт, үзеңә йорт та салдырырсың әле? Мине ялларсың,— диде Пулоксов, ике төрле аңларлык итеп. — Кирәк булса, йорт та салдырырмын. Закон кушканның барысын да эшләтермен. Ә сиңа ябалак шикелле үз ояңда посып яшәмәскә киңәш итәм. Коллективка өйрән, колхоз файдасына эшлә... Оныта язганмын, сип кайсы бригадада әле? 94 Евгений Федорович аның бернинди бригадада да тормаганын белә иде инде. Пулоксов үзе өчен нинди эшне файдалырак дип тапса, шунда эшли иде. Яз көне чәчү вакытында ул ашлык ташучы, яисә шул ашлык янында төнге каравылчы булырга тырыша иде. Плугарьлыктан да баш тартмый. Тик җае килгәндә (ә моңарчы җае чыккалый иде) бергәләп ашлык чәлдереп булырдай тракторчыны гына сайлый иде. Пулоксов урып-җыю вакытына аеруча тырышып хәзерләнә иде. Ашлык көшелләре тирәсенә эләгү өчен ул бер-ике атна алдан ук, әлеге дымланган кара шешәне өстәлгә куеп, бригадирны җайлый башлый иде. һәм шуннан соң «яхшы күңелле» Матвей Петровичны ашлык үлчәп торучы яисә ашлыкны караклардан саклаучы төнге каравылчы итеп куялар иде. Бер төн эчендә ашлыкны көшелекөшеле белән югала дип тә сөйлиләр иде, ләкин ашлык үлчәнмәгән булгач, ничек бәйләнәсең? Тотылмаган кешене карак дип булмый бит. Зирәк акыллы Матвей Пулоксов колхозда биш ел кладовойчы булып эшләде. И, рәхәт тә булган иде соң ул чакларда! Хәзер менә Пулоксов шул вакытларны исенә төшерә дә эченнән сөенеп куя. Әйтәсе дә юк инде: элекке председательләр искиткеч шәп булганнар икән!.. Ә менә хәзер яңа председатель килде... Бусы элеккеләренә охшамаган, бер дә охшамаган!.. — Кайсы бригадада соң син, әйт әле? — дип кайтарып сорады председатель. Пулоксов: — /Мине гел җиңел эшкә генә кушалар иде. Авыр эштә минем тыным бетә,— диде дә юри йөткеренә башлады. Евгений Федорович, йөзенә чыккан ачуын яшермичә, Пулоксовка текәлебрәк карап алды һәм ишекне каты гына ябып чыгып китте. Ул тәрәзә турысыннан узганда, йорт хуҗасы һаман да тырышып-тырышып йөткеренеп азаплана иде әле. — Кара әле, /Матвей, яманга булмасын бу: сыеңны кабул итмәде бит,— диде хатыны, шиккә төшеп. — Итмәсә тагын! Бик кызу тотынмакчы. Абынып куймасын. Мужик холкын тиз генә җиңә алмас...— диде Пулоксов. Евгений Федорович председатель булып эшли башлаганнан сон, Матвей Пулоксовның эшләре кирегә- китте. Җылы урын эзләп кая гына тыкшынмасын — берсендә дә уңмады. Иске-москы җыярга керешмәкче булып карады. «Ни дисәң дә, файдалы нәрсә. Бераз эш хакы да бар. Аты үзеңнеке дип әйтерлек. Аннан, терлекләргә җитәрлек печән хәзерлисең, базарга берәр олау утынын да илтеп сатасың... Хатыннар чүпрәкчапракны үзләре китереп бирә, өйдә генә утырасың. Колхозда эшләп чиләнеп йөрисе булмый... Ирекле казак кебек яши бирәсең», дип уйлады ул. Әмма ул нияте барып чыкмады. Колхоздан юл эше мастеры булып китмәкче иде, Евгений Федорович аны ул эшкә дә җибәрмәде. — Алайса, бригададагы вак-төяк ремонт эшләренә мастер итеп куй соң,— диде Пулоксов, ачуы килеп. — Вак-төяк ремонт эше генә аз сиңа,— диде аңа председатель.— Тирәяк авылларда синең эшне бик мактыйлар: бик әйбәт йортлар саласың диләр. Әйдә, төзүчеләр бригадасына кереп, колхозда намус белән эшләп авторитетыңны күтәр. Ләкин Пулоксов, үзенең тыны кысылуын сылтау итеп, һаман да күрше авылларда эшли бирде. Күптән түгел генә аның сельпо түбәсендә калай сугып ятканын күрделәр, — ул түбә дә яба икән. Пулоксов әнә шулай түбә тукылдатып ятканда печән өсте җитте. Печән вакытын инде ул ычкындырмый: унынчы чүмәлә үзеңә бит! Кичен бригада җыелышы булып, печән чабарга чыгасы кешеләрне билгеләделәр. Матвейның хатыны төнлә ун чакрым артык җир йөреп, ирен чакырып кайтты. Яктырганда инде, Пулоксов, карама агачы ышыгындагы скәмьягә атланып, чалгы сугып утыра иде. — Ишеттеңме? Кайткан диләр тегене! Бар, печәнгә чыгарга чакыр,— диде Евгений Федорович, бригадир егеткә төртеп. — Чакырмасаң да беренче кеше булып килеп җитә ул. Печән чапканда аның артыннан җитешә алмыйлар. Каян килә торгандыр аңа шул хәтле дәрман,— диде* бригадир егет көлеп. Бригадирның сүзе дөрес булып чыкты. Евгений Федорович болынга төшкәндә Пулоксовны ерактан ук күреп алды. Пулоксов, үләнне күбрәк алдырырга тырышып, чалгысын бик зур селтәп, печән чабып ята иде. — Саулыклар ничек соң, Матвей Петрович?—дип сорады председатель. Пулоксовка аның бу соравы көлеп әйтелгән шикелле тоелды, шулай да тыштан сиздермәде. Тирләгән маңгаен күлмәк җиңе белән сөртеп: — Печәне дә соң, печәне, эх!.. Ефәкмени!.. Искиткеч шәп! — дигән булды. Председатель, аның сүзләрен ишетмәгән кебек, үз сүзен куәтләде: — Сәламәтлегең яхшыра төшкән, диләр. Печән беткәч, төзүчеләр бригадасына керерсең, бәлки? Матвей бер сүз дә дәшмәде, чалгысын селтәп, чабарга кереште. Бу хәлне күреп торган колхозчылар түзмәделәр, көлешеп куйдылар. — Төзүчеләр бригадасына да керер. Керми хәле юк. Быел аңар чәчү вакытында «эшләргә» бирмәделәр бит,— диде берсе. — Бакчасы да бер генә калды хәзер,— дип куйды икенчесе. Пулоксов бу сүзләрне ишетмәгәнгә салышты, ачудан чалгысын ныграк селтәп җибәргән иде, абынып китте. Чалгысы ташка бәрелгән тавыш ишетелде. X. Я х и н тәрҗемәсе.