Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ПЕЧӘНЧЕ Мин ул чакта әле тумаганмын, Мин карадым аны музейдә. Ил күгендә аткан Разлив таңын Тасвирладым шулай күңелдә. Таң, таң ата. Болыт йоклап ята. Таңнан торып шалаш алдында Учак ягып берәү чәй кайната, Чалгы ята аның янында. Ә печәнче каен төпсәсенә Дәфтәрләрен җәеп салган да, Юка пальто ябып иңсәсенә Язып утыра. Ерак таңнарга Үтеп кергән аның күңел күзе. Чәйнегендә чәе суына. Ә дәфтәргә бөек уйлар тезеп Юл артыннан юллар сызыла. Таң тарала. Учак сүнеп кала. Тыгыз юллар белән бизәлгән Дәфтәр языла, әле шундый юллар Беркемнең дә башына килмәгән. Таңга карап гөлләр баш калкыта, Чык суларын эчә камыллар. Ә кайдадыр ерак, бик еракта Таң нурында яна авыллар. Чикерткәләр җыеп канатларын йоклый әле печән төбендә. Көнбатыштан герман тупларының Гөрселдәве килми бу җиргә. Дөнья кайный. Миллион халык кырыла. Михнәт баскан шәһәр, авылны. Ал чәчәкләр генә киң болында Белми үсә сагыш, кайгыны... Ә-печәнче яза. Йөзе җитди. Ихтыяры эшкә омтылган. Киң маңгаен бизәп ил кайгысы Җыерчыклар булып утырган. Ул дөньяга килгән бетерер өчен Хөкем сөргән золым, җәберне. Аягына кигән шиблетенең Шнурына чаклы кадерле. Скульптор аның гигант сынын Бронзадан коеп сөенер. Менә бит ул, дөиья зарыгып көткән, - Халык бәхете өчен янып үткән Кабатланмый торган бер гомер! Торыр да ул хәзер, өстен кагар, (Ак кәгазе әллә беткәнме?) Чалгысының йөзен капшап карар, Чабып китәр төсле печәнне... Мин күрмәдем аны исән көе, Рәсемнәрен карап музейдә, Тере итеп бөек печәнчене Тасвирладым шулай күңелдә. КОММУНИСТ МУЛЛАНУР Мулланур Вахитовка багышлыйм. Ирек нурын чәчеп ал таң яныр, Ирек алган дөнья нурланыр. Ил күркесе булып мәңге калыр Яшь коммунист Мулланур. Кем йөрәге ялкынланып янган — Ил җырында яңгырап шул калыр. Дошманнарга каршы кыю барган Яшь коммунист Мулланур. Кем кулына кызыл байрак алган — Көрәшләрдә алдан шул барыр, Халык бәхете өчен башын салган Яшь коммунист Мулланур. Бәйрәм җиткән саен ил сөенеп Ал байраклар белән уралыр. Колоннада байрак йөртә кебек Яшь коммунист Мулланур. ХӘСӘН ТУФАН ТИТАННАР Табигатькә, тәңрегә каршып Азатлыкка омтылган идең: Хыялыңда Геркулесны син, Прометейне тудырган идең. Бу титаннар Ничә мең еллар Тик легендар хыяллар иде. Алар бүген — күрче, кешелек,— Синең реаль титаннар инде. Геркулесың булып Русияң Коткарышты бәйле титанны — Ничә мең ел богауда яткан Прометеең булган Кытайны! Бирелер дошман, Иелер табигать, Хәтәр түгел, дәвам иткән юл: Кешелекнең алгы сафында Ике титан килә кулга-кул.