Логотип Казан Утлары
Очерк

КҮРГӘЗМӘ ТУРЫНДА УЙЛАР

Быелгы көз бик сәер килде: көннәр сентябрьдә дә һәм октябрьда да күбесенчә аяз торды, һаваның температурасы төшмәде генә түгел, хәтта ул республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында — Бөгелмә, Азнакай, Тымытык якларында аерым көннәрдә утыз градуска кадәр күтәрелде, һәм көннәрдән беркөнне радио аркылы һавалар бюросы мондый хәлнең соңгы җитмеш биш ел эчендә бөтенләй булмаганлыгын хәбәр итте. Кешеләр аптырап калдылар. Аптырамаслык та түгел иде: урманнар озак вакытлар яфракларын коймадылар, үләннәр тиз генә саргаймадылар, гадәттә көзнең беренче айлары башлану белән көньякка юл тота торган кошлар китәргә ашыкмадылар, җәнлекләр ояларына кереп кышкы йокыга талу урынына һаман үзләренчә йөри бирделәр, бакчалар икенче тапкыр чәчәк аттылар, җиләкләр, гәрчә җимеш бир- мәсәләр дә, яңадан бөреләнделәр, уҗымнар көпшәләнә башладылар, һәм финологлар сентябрьнең өченче ун көнлегендә инде илледән артык һәртөрле үсемлекләрнең яңадан чәчәккә йомарланулары, сыерчыкларның яңадан ояларына кайтып, нәкъ яз көнге кебек сайрарга керешүләре турында матбугатка язып чыктылар. Ниһаять, ноябрь керде. Ләкин кар да һаман күренмәде, елгалар да һаман катмады, көннәр дә һаман җылы торды, хәтта төннәрен дә суытмады. Гадәттә терлекләрнең абзарга керүенең күп еллар буе сыналган уртача срогы 23 октябрь булса, быел бу срок бер айга диярлек соңга калды. Ә менә торналар*- ның китүе исә моннан да күбрәккә соңарды. Әллә ничек булды: җәйнең гүяки китәсе килмәде, аның бу теләген гүяки белгән һәм уртаклашырга теләгән кебек көз дә килергә ашыкмады. Быелгы көзнең шундый үзенчәлекләренә тагын бер яңалык өстәлде: Октябрьның беренче яртысында дөньяда беренче тапкыр буларак, җирнең ясалма юлдашы күккә күтәрелде, ягъни галәмгә якты бер йолдыз өстәлде. Моны күккә җир бүләк итте. Киләчәктә табигатьнең бик күп серләрен ачуда фән дөньясына зур ярдәм итәчәк бу йолдызны бөтен җир шары шатлык-куаныч белән каршы алды, һәм җирнең беренче ясалма юлдашын җибәрүгә бер ай вакыт үтмәде, һавага икенче ясалма юлдаш күтәрелде. Беренчесенә караганда шактый катлаулырак приборлар белән җиһазланды- рылган бу икенче юлдаш та Советлар Союзы территориясеннән җибәрелде. Әйе, быел көз менә шулай бик кызыклы үзенчәлекләр белән килде. Ләкин көзнең генә түгел, җәйнең дә шактый күп үзенчәлекләре булды. Бу үзенчәлекләр колхоз, совхоз кырларында һәм МТС усадьбаларында чагылган кебек, район һәм республика авыл хуҗалыгы күргәзмәләрендә дә бик нык чагылды. Без биредә Казанда оештырылган республика авыл хуҗалыгы һәм промышленность күргәзмәсенә тукталып үтәргә телибез. Менә Казанның бер читенә, Столбище ягына китә торган олы шоссе юл буендагы ипподромга янәшә 77 генә зур бер мәйданга республика авыл хуҗалыгы күргәзмәсе урнашкан. Аның зур-зур капкалары алдына бер-бер артлы автобуслар һәм җиңел автомобильләр килеп туктыйлар. Бирегә көй саен меңнәрчә кешеләр киләләр, һәм алар, менә шушы капкалардай кереп, бик күп төрле натураль экспонатлар куелган павильоннарга, сыерлары мөгрәп торган терлекчелек фермаларына, тавыклары кытаклап торган кошчылык биналарына, куәтле машиналар куелган мәйданнарга, яшь алмагачлар сатыла торган бакчаларга, нефть промышленностен чагылдырган буровойларга таба таралалар. Болардаи башка, күргәзмәдә экскурсантларга культура-көнкүреш хезмәте күрсәтү өчен кино, лекторий, почта бүлеге, магазин, чәйханә һ. б. бар. Ярый, без бу биналарга кергәнгә кадәр күргәзмәнең павильоннарына юл алыйк. Менә без промышленность павильонында. Биредә Совет власте елларында Татарстанда барлыкка килгән искиткеч зур үзгәрешләр чагылдырылган. Республика промышленностеның 1956 елда биргән продукциясе күләмен революциягә кадәрге еллар белән чагыштырсаң, таңга каласың. Мәсәлән, элекке Казан губернасының 1913 елда 'биргән продукциясенә чагыштырганда ул йөз тапкырдан да артып китә. Элекке Казан губернасында ел ярым эчендә эшләп чыгарылган электр энергиясе хәзер республикабызда бер көндә эшләп чыгарыла. Элек электрның нәрсә икәнен белмәгән йөзләрчә авылларда хәзер никадәр электр лампалары яна, электр көче белән никадәр машиналар әйләнә! Ә «Нефть» павильонына керсәң! Бу бит патша заманында Казан губернасында бөтенләй булмаган яңа тармак, һәм аның киләчәге никадәр бай! Иске зур нефть районнарыннан саналган Баку һәм Грозный- ны Татарстан әллә кайчан узып китте бит инде. Промышленностьнең, беренче чиратта авыр индустриялең, бик кызу темплар белән үсүе нәтиҗәсендә авылга көчле техника агылды. Соңгы биш елда гына да Татарстанга кайтарылган машиналар санын хәтерләп карагыз: 5 меңнән артык трактор! 1500 комбайн! Ә виндроуэр, лафет, җыйгыч һәм башка тагылма машиналарның саны унар меңнәр белән санала. Болар бит, соңгы биш елда гына алынган машиналар. Ә элекке елларда кайтарылганнарын хәтергә алсаң! Революциягә кадәр крестьянның игенчелек коралы агач сукадан, тимер тешле агач тырмадан, юкәдән яки саламнан үрелгән чәчү тубалыннан, бер учма иген кистереп ала торган кул урагыннан, имән тәпәч тагылган агач чабагачтан гыйбарәт иде. Аның ашлык чистарту машинасы җил иде. Ә хәзер аңа ярдәмгә нинди генә машиналар килмәде! Тракторлар, комбайннар, катлаулы сугу машиналары, триерлар, зерно- пультлар, күчмә сушилкалар, автомобильләр, экскаваторлар, бульдозерлар, пилорамалар, кибән салгычлар, силос турагычлар, сүс талкыгычлар, культиваторлар, лущнльииклар, яңгыр яудыру установкалары, инкубаторлар, термостатлар һ. б. Хәзер бит авыл хуҗалыгында йөзгә якын эш төре МТСлар ярдәмендә машиналар белән башкарыла. Мәсәлән, хәзер җир сөрү эше 99, чәчү— 95, бөртекле ашлыкларны урып- җыю, бәрәңге утырту һәм кукуруз чәчү эшләре 90 процентка механи- калаштырылды. Республикабызда 115 машина-трактор станциясе бар. Алар тракторлар белән эшләүнең еллык планын быел октябрь башына ук инде арттырып үтәделәр. Быел һәрбер трактор белән уртача ялгаппя 478 гектар җир эшкәртелде. Ә алдынгы МТСлардаи Кәкре Елга, Чистай, Актаныш, Бөгелмә, Әт- нә, Буа һ. б. һәрбер трактор белән 500 гектардан артык җир эшкәртүгә ирештеләр. Әле кайчан гына без бәрәңгене сука астына кул белән утырта идек тә, көз көне бәрәңге өлгергәч, аны сука артыннан кул белән чүпләп Сора идек. Ә хәзер бәрәңге машина белән утыртыла һәм машина белән җыеп алына. Әле кайчан гына без, көнбагышны кул белән утыртып, көз көне аның башын кул белән ки- 78 сен җыя идек. Ә хәзер ул махсус машина белән чәчелә һәм махсус комбайн белән җыеп алына. Яки силос салу эшен мисалга китереп үтик. Әле моннан ике генә ел элек колхоз һәм совхозларда силос культураларын башнялар һәм траншея- лар янына ташып турыйлар иде. Ә хәзер силос культураларын шунда үсеп утырган урынында җыеп алып, бер үк вакытта шунда ук турап һәм туралган массаны автомашиналарга төяп, башняларга озата торган комбайннар эшли. Бик характерлы тагын бер мисал китерик. Чүп утау авыл хуҗалыгының. бик күп кул көче куюны таләп итә торган, иң кыен эшләренең берсе. Күз алдыгызга китерегез, элек һәрбер чүп үләнен йолку өчен бил бөгәргә, үрелергә кирәк иде. Ә хәзер бу кыен эш, бердән, азайганнан* азая бара, чөнки кырларны эшкәртү яхшырган саен яхшыра. Икенчедән, колхозчы крестьяннарга бу кыен эштә дә техника ярдәмгә килә. Хәзер инде нинди дә булса сәбәп аркасында игенне чүп баскан икән, аны кул белән түгел, ә самолет ярдәмендә химик препаратлар сиптереп утыйлар. Кыска гына итеп әйткәндә, самолеттагы җайланмага тиешле химик препарат тутырыла. Аннары самолет бу препаратны чүп үләннәре баскан иген басуы өстенә сибеп чыга. Бу препаратның үзенчәлеге шунда: аның культуралы үсемлекләргә, ягъни игеннәргә бернинди дә зыяны юк, ә менә чүп үләннәренә карата аның тәэсире бөтенләй башкача, ул аларны һәлак итә. Бу препаратны сиптереп берничә сәгать үтүгә чүп үләннәре саргаеп шиңеп төшәләр, ә игеннәр исә бернинди үзгәрешсез элекке хәлләрендә калалар. Моны агрономия телендә химик утау диләр, һәм бу ысул белән унбиш-егерме гектар игеннең чүп үләннәрен утап чыгу өчен сәгать ярымике сәгать вакыт җитә. Әйе, менә бит, нинди заман килде! Кешеләр түгел, ә самолет утауга чыга. Революциягә кадәр безнең җиребез тирестән башка бернинди ашлама күрмәде. Хәзер исә колхоз кырларына җирле һәм органик ашламалардан тыш, ничә төрле минераль, бактериаль һәм химик ашламалар кертелә. Аммиак селитрасы, нитрагин, азотоген, суперфосфат, сульфат аммония, фосфорит оны, хлористый калий һәм башкалар, һәм башкалар. Революциягә кадәр авылда боларның исемнәрен дә белмиләр иде бит. Ә агротехника һәм зоотехника фәне казанышлары практикага нинди темплар белән керә бара! Орлыкларны яровойлаштыру, аларны аркылыгабуйга чәчү, ясалма серкәләндерү, химик утау үткәрү, өстәмә тукландыру, аеры урып- җыю, терлекләрне көтүдә электр белән йөртү, аларны токымара аталандыру, ясалма орлыкландыру, бонитировка үткәрү, яшелчәләрне җәй көне генә түгел, ә теплицаларда кыш көне дә үстерү, бер төрле җимеш агачына икенче төрле җимеш агачлары ялгау, ясалма күлләрдә үрчетү өчен ерак җирләрдән самолет белән тере балыклар кайтару, бал кортларын тартмаларга салып почта аркылы күчереп йөртү, сарыкларның йонын кайчы белән түгел, ә машина белән кыркып алу, сыерларны кул белән түгел, ә махсус аппаратлар белән саву һәм башкалар. Агротехника һәм зоотехниканың бу яңа алымнарын санап кына бетерерлек түгел. Болардан тыш, безнең республикабызның колхозларында революциядән соңгы чорда чәчелә башлаган һәм элекке Казан губернасы территориясе өчен бөтенләй ят булган яңа техник культуралар: кукуруз, шикәр чөгендере һәм люпин, эспарцет, люцерна кебек бик күп төрле күпьеллык һәм берьеллык үләннәрне алып карагыз! Бу яңа культуралар үзләре белән бергә агрономиянең яңа алымнарын, прогрессив ысулларын алып килделәр. Менә шушы яңа агрономия һәм зоотехника фәне республикада бу вакытка кадәр ишетелмәгән яңа профессия кешеләре тудырдьк Болар — тракторчылар һәм комоайн- чылар, мотористлар һәм механиклар, яровизаторлар һәм апробатор- лар, селекционерлар һәм энтомологлар, шоферлар һәм монтерлар, 79 радистлар һәм телефонистлар һәм башкалар, һәм башкалар. Алдынгы агрозоотехника фәнен һәм куәтле машина техникасын куллану республикабызның авыл хуҗалыгын тамырыннан үзгәртте һәм аның һәртөрле продуктлар җитештерүен елдаи-ел арттыра баруын тәэмин итте. Мәсәлән, 1956 елда республикабызда бөртекле ашлык җитештерү, 1950 елга чагыштырганда, 10 процентка, ит һәм сөт җитештерү — 2,5 тапкырга диярлек артык булды. Күргәзмәдә игенчелек һәм терлекчелек, яшелчәчелек һәм бакчачылык алдынгыларына күп урын бирелгән. Бу кыска язмаларда аларпың бөтенесенә дә тукталып үтү мөмкин түгел, һәм мәкаләне язуда бу нәрсә максат итеп тә куелмады. Ләкин биредә авыл хуҗалыгының бик файдалы бер тармагы белән дан казанган «Дружба» колхозы турында күңел, ничектер, озаграк тукталырга тели. Менә без «Дружба» колхозы үстергән алмалар каршына килеп бастык, һәрберсе үзенә бер төрле төстә, үзенә бер төрле формада һәм зурлыкта булган, алсу, кызыл алмаларга карап хәйран калып торганда, бу колхозда булган чаклар искә төште. Бүгенгедәй хәтеремдә, без өлкә газеталары редакциясенең берсендә эшләүче бер иптәш белән моннан берничә ел гына элек май ахырларында кичләтеп кенә Минзә- ләгә килеп кердек. Ниятебез җилә к - җи м е ш бакчачылыгы турында тәҗрибәләр белән танышу иде. Икенче көнне район оешмаларының тәкъдиме буенча «Дружба» колхозына киттек. Ул көннәр алмагачларның ап-ак чәчкәдә утырган чаклары иде. Гаҗәп матур күренеш иде: бөтен бакчаның өсте гүяки күпереп торган йомшак мамык белән капланган, агач төпләренә гүяки зур канатлы ак күбәләкләр төшеп кунаклаган, ботак очларыннан әледәиәле җиргә коелып торган бу «күбәләкләргә» басып йөрергә кыймыйсың... Без бер агач төбенә плащ җәеп утырдык та, сүзсез калдык. Бераздан безнең яныбызга бер агай килде. Аягына кыска кунычлы күн итек, өстенә ак сәдәпле кара сатин күлмәк, аның өстеннән соргылт пиджак, башына юка гына кепка кигән, ак чәчле, бик чиста итеп кырылган ак мыеклы, озынча яңаклы, күз кырыйлары җыерчыклана башлаган бу агайга инде алтмыш яшьләр бирергә мөмкин иде. — Михаил Васильевич Костин,— дип үзе белән таныштырды ул безне. Без аңа кайдан килгәнебезне әйттек. — Аптыраган идем аны, бу вакытта кемнәр килде икән дип... Аның болай әйтүенә төшенми тордык һәм: — Нишләп алай дисез? — дип сорадык. — Безгә гадәттә алма өлгергәч кенә киләләр. Районнан да, Казаннан да агылып кына торалар. Ә сез алма өлгергәнче килергә булгансыз. Шуңа гаҗәпләндем. Со ңы н н а и а ңл а вы бы зч а, ка ртн ы ң болай әйтүе кайбер бакчачы белгечләрне тешләве булып чыкты. Сөйләшә торгач, чыннан да, карт әйткәнчә, күп кенә белгечләрнең бу колхозга алма пешкән вакытларда гына килүләре, яз һәм җәй айларында бик сирәк; күренүләре мәгълүм булды. Ул чакта карт үзенең ялгызлыгыннан, кайбер мәсьәләләрдә аптырап калуыннан, агрономнарның исә бакчачылыкка күңел салмауларыниан зарланды. Аннары: — Алай да, эшебез бик үк начар түгел, — дип алма бакчасының күләме, аның уңыш бирүе турында безне кайбер мәгълүматлар белән таныштырды. Михаил Васильевич Костин аганың әйтүе буенча, ул чакларда «Дружба» колхозы ел саен уртача 400 пот чамасы алма уңышы ала иде. Күп кенә җирле сортлардан тыш, Мичурин сортлы берничә төр алмагачлар утыртылган иде. Ул сүз арасында аларның әле яфракларын, әле ботакларын тотып, безгә бу сортларның исемнәрен атады: — Пепень-шафранная, Бельфлеркитайка, Рапет-бергамотный, Антоновка-шафранная... 80 Бу, моннан дүрт-биш ел элек булган сөйләшү иде. Күргәзмәдә быел без бу бакчачы карт белән яңадан очраштык һәм бакчаның торышы турында кабат сораштык. Ул жиләк-жимеш бакчасын ничек тәрбияләве турында күп кенә агротехника мәсьәләләренә кагылганнан соң: — Инде сезне 1957 елда безнең күпме алма уңышы алуыбыз кызыксындыра торгандыр. Анысына килгәндә эшләр болан тора, — дип стендка куелган язма материалларга төртеп күрсәтте. Бары берничә генә ел үткән. Ә шушы кыска гына вакытта никадәр зур үзгәрешләр, никадәр зур уңышлар! Җимеш бирә башлаган 20 гектар алманың һәрбер гектарыннан быел уртача 107 шәр центнер, ә барлыгы 2140 центнер, икенче төрле итеп әйткәндә, 1300 поттан артык уңыш алынган. Колхозга алма сатудан килгән доход 1 миллион 800 мең сум исәпләнә. Биредә һәрбер гектар алмагач колхозга 70—80 мең сум доход китерә. Бакчачылыктан ел саен бик зур доход алу колхозга терлекләр өчен типовой биналар төзәргә, сугару корылмалары булдырырга, электр кертергә, автомашиналар һәм башка бик күп һәр төрле җиһазлар сатып алырга мөмкинлек биргән. Колхозчыларның хезмәт көннәренә акча бүлеп бирү, шулай ук, елдан ел арта бара. Быел артель членнары натуралата күп кенә продуктлар алу белән бергә, һәрбер хезмәт көненә 15 сумнан артык акча алалар. Икенче төрле итеп әйткәндә, быел биредә һәрбер колхозчының айлык акчалата доходы — уртача 1000 сум. Күргәзмәдә бик зур игътибарга лаеклы алдынгы колхозлар һәм совхозлар, МТСлар күрсәтелә. Караучылар бу хуҗалыкларның экспонатларына сокланып туя алмыйлар. Инде көн кичкә таба авыша башлый. Ләкин кешеләрнең күргәзмә территориясен тиз генә калдырып китәселәре килми. Алар павильоннардан павильоннарга йөри бирәләр. Ниһаять, көн кичкә авыша, жир өстенә акрын гына караңгылык иңә башлый. Күргәзмәнең павильоннарында һәм һәртөрле биналарында, шулай ук ачык мәйданнарында кинәт электр нурлары балкый. Экспонатлар шушы аксылсаргылт нурлар белән өретеләләр. Күргәзмә ут яктысында, ничектер, яңадан жанланып китә, экскурсантлар, кулларына блокнот һәм карандаш алып, аерым стендлар алдына килеп басалар. Ә стендларда һәртөрле диаграммалар, һәртөрле күрсәткечләр, фоторәсемнәр һ. б. Бу стендларда үзләренең эшләреннән үрнәк алырлык бик күп алдынгы кешеләр туп-туры сиңа карап торалар. Менә инде күргәзмә капкаларының ябылу вакытлары җитә, бербер артлы электр лампочкалары сүнә, павильоннарда яктылыклар кими. Ниһаять, кешеләр күргәзмәне калдыралар. Зур капкалардан чыгып, автобуска утыргач, күргәзмәдә күргәннәр яңадан күз алдына килеп баса һәм менә шуларны хәтерләп бик тирән уйларга чумасың. Ни чаклы бай техника, ни кадәр күп һәм кызыклы тәҗрибәләр! Шуларны күрә алу үзе нинди зур бәхет! һәм күңел биредә син күргәннәрне башкаларның да күрүләрен, бу бай тәҗрибәләр белән аларның да танышуларын тели. Ләкин шунсы гаҗәп: менә шул бай тәҗрибәләрне популярлаштыру җитәрлек түгел. Мәсәлән, без күргәзмәнең павильоннарында булсын яки аның территориясендәге китап киоскларында булсын, күргәзмәгә катнашучыларның тәҗрибәләре яктыртылган бер генә диярлек брошюра да очрата алмадык. Бу бик гаҗәп хәл. Ә бит мондый брошюраларның кирәклеге атлаган саен бик нык сизелә. Чөнки экспонатлар турындагы кыска-кыска гына язмалар караучыларны канәгатьләндерә алмыйлар. Аларның бу яки теге прогрессив методлар белән якыннанрак танышасылары килә. Алыйк терлекләрне электр белән көтү мәсьәләсен. Әгәр бу турыда колхоз төзелеше чорына кадәр сүз башласаң, кем дә булса ышаныр иде микән? Ә хәзер бу сәер эш безнең күз алдыбызда. Моны күрү өчен еракка баруның кирәге юк. Мәсәлән, Юдино районы, «Авангард» колхозында быел сыерларны көтүдә йөртү эшен электр көче белән идарә иттеләр, икенче төрле итеп әйткәндә, анда терлекләрне электр белән көтүне (электропасть- б а) кул л а н д ы л а р. Шул ук райондагы инкубаторкошчылык станциясендә быел яшь әтәчләрне махсус машина белән ашатып симертү ысулын практикага керттеләр. Кошларны үз ирекләре белән чукып ашауга караганда күбрәк ашарга һәм шуның аркасында тизрәк симерүгә мәҗбүр итүгә нигезләнгән бу методны куллану аркасында анда уннарча центнер кош ите җитештерделәр. Хәзерге вакытта барлык бөртекле ашлыклар да комбайннар белән урып җыелалар. Моңа тик борчак белән ясмык кына бирелми. Болар җиргә ятып үсә торган культуралар булганлыктан, аларга комбайн керә алмый. Ләкин селекционерлар борчак белән ясмыкны да комбайнга буйсындыру юлларын эзлиләр, мәсәлән, соңгы вакытта шул ният белән борчакны икенче бер культурага ияреп, ягъни җиргә ятып үсү урынына югарыга карап үсәргә мәҗбүр итү буенча республика авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә бик кызыклы сынаулар үткәрелә. Дөрес, борчак әле хәзергә моңа буйсынырга теләми, ул әле һаман җиргә ятып үсү ягын каера. Ләкин, һич шик юк ки, күп тә үтмәс, борчак кешенең теләгенә буйсыначаң һәм аны комбайн белән урып-җыярга мөмкин булачак. Күрәсез, искиткеч бай һәм га- н;әп мавыктыргыч тәҗрибәләр! Болар белән кемнәр генә кызыксынмый, боларны кемнәр генә тирәнтен өйрәнергә теләми! Ә нигә менә шундый прогрессив методлар турында күп тиражлы популяр брошюралар бастырып чыгармаска һәм нигә шуларны күргәзмәдә сатуны оештырмаска. Безнең фикеребезчә, мондый брошюраларны, китапларны, алдынгыларның үзләреннән яздырып бастырып тарату авыл хуҗалыгыбызны тагын да үстерүгә бик зур булышлык итәр иде. Үкенечкә каршы, алдынгы алымнарны пропагандалауның бу формасына ни өчендер әле һаман кирәгенчә игътибар бирелми. Күргәзмәгә катнашучыларның тәҗрибәләрен пропагандалау гомумән начар оештырылу белән бергә, күргәзмәнең үзе турында да бернинди дә диярлек пропаганда эше алып барылмый. Мәсәлән, шәһәребезнең бер читендә бик зур мәйданны биләп торган бу күргәзмә икенче ел эшли инде. Ә менә күп кенә кешеләр аның кайда урнашканлыгын да, ә кайберәүләр исә хәтта барлыгын да белмиләр. Шәһәр урамнарында, вокзалларда, елга портларында бик күп төрле рекламалар күрергә мөмкин. Мәсәлән, Казан вокзалына килеп төшү белән сезнең күзегезгә дәүләт музеенең рекламасы чагыла. Анда музейгә ничәнче трамвай яки ничәнче автобус белән һәм нинди маршрут буенча барырга кирәклек күрсәтелгән, һәм бу бик яхшы эш. Ә менә сез, бөтен шәһәрне йөреп чыксагыз да, республика авыл хуҗалыгы күргәзмәсе турында бер урында да, бер генә белдерү дә күрә алмассыз. Татарстан АССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы шушындый файдалы күргәзмәне оештыра алган. Ләкин андагы уңышларны пропагандалауга ул, ничектер, кирәгенчә игътибар биреп җиткермәгән. 1958 елда мәсьәләнең менә бу ягын бик нык хәтердә тотарга кирәк булыр.