Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәби күзәтү

ХАЛЫК БЕЛӘН БЕРГӘ Илебездә моннан 40 ел элек Октябрь ре' волюциясенең җиңеп чыгуы яңа, эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли булган әдәбиятыбыз һәм сәнгатебезнең үсеше өчен киң юл ачты. Ләкин әдәбиятның һәм сәнгатьнең формалашуы, үсеше процессы буржуаз идеология белән кискен көрәштә барды. Буржуаз идеология әдәбиятны һәм сәнгатьне халыктан аерырга маташты. «Сәнгать — сәнгать өчен» дигән яман аты чыккан зарарлы теорияне алга сөрде. Буржуаз агымнарга, төрле «изм»- нарга каршы көрәштә совет әдәбиятына Коммунистлар партиясе һәрвакыт ныклы, дөрес юнәлеш биреп торды. Партия язучыларны, сәнгать работникларын үз әсәрләрендә халыкның кайнап торган тормышын, аның көн күрешен, омтылышларын чагылдырырга, шуның белән халык тормышына актив йогынты ясарга, аның бәхетле киләчәге өчен көрәштә актив роль уйнарга өйрәтеп килде һәм килә. Совет әдәбиятының һәм сәнгатенең 40 еллык тарихы — халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәге булып тора. Узган елның ноябрь ае ахырында Га- лиисгар Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт академия театры бинасында үткәрелгән әдәбият һәм сәнгать работникларының җыелышы әнә шул мәсьәлә — әдәбиятның һәм сәнгатьнең халык тормышына якынлыгы мәсьәләсенә багышланды. 'Җыелышка катнашучылар өч доклад һәм күп кенә чыгышлар тыңладылар. Җыелышны КПССның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре С. Батыев ачты. Ул беренче доклад өчен сүзне Татарстан язучылары союзы председателе Г. Бәшировка бирде. Коммунистлар партиясе совет кешеләренең рухи байлыклары үсеше турында һәрвакыт кайгыртып килә, — диде докладчы,— бүген ул әдәбият һәм сәнгать интеллигенциясен халыкны тәрбияләүдә партиягә тагын да зуррак ярдәм күрсәтергә чакыра. Халык тормышын өйрәнмичә, белмичә торып җәмгыятебезнең әйдәүче көчен аңлап булмый. Бу нәрсә безнең алга шундый таләпне куя — без халык белән бәйләнешне тагы да көчәйтергә тиешбез һәл чынбарлыкны дөрес сурәтләүдә, совет кешеләренең фидакарь тормышын ачык художество образларында тасвирлауда осталык үрнәкләре бирергә тиешбез. Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы халкыбыз тормышында зур вакыйга булды. Ул Коммунистлар партиясе үткәрә торган ленинчыл милли политиканың тантанасын күрсәтте. Декадага хәзерлек вакытында йөздән артык матур әдәбият китаплары басылып чыкты. Бу басмаларның иң әһәмиятлесе — «Татар поэзиясе антологиясе». Антология татар әдәбиятының бай мирасын һәм традициясен бөтен катлаулы тармаклары белән диярлек күрсәтте. Октябрьның 40 еллыгына татар әдәбияты зур уңышлар белән килде диярлек безнең дәлилләребез күп. Безнең әдәбиятыбыз Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Муса 'Җәлил, кебек зур талантларны барлыкка китерде. Октябрьның кырык еллыгына язучыларыбызның шактый өлеше үзләренең зур күләмле әсәрләрен тәмамладылар. Г. Әпсәләмов эшчеләр сыйныфы турында зур роман язды, Н. Дәүли фашист тоткынлыгында совет кешеләренең батырлыгын чагылдырган повестен бастырып чыгарды. Ф. Хөсни, Л. Ихсанова, С. Хәким, Ә. Ерикәй, 3. Нури, И. Юзеев, X. Камалов, Г. Афзал һәм башкалар яңа әсәрләрен тәмамладылар. Ләкин без бу уңышлар белән тынычланырга тиеш түгелбез. Безгә киләчәктә дә әдәби мирасыбызны туктаусыз үстерергә, алдынгы рус һәм тугандаш халыклар әдәбияты вәкилләреннән даими рәвештә өйрәнергә, язу осталыгыбызны үстерергә кирәк. Бездә әле хәл ителмәгән мәсьәләләр дә шактый. Без хәзерге заман геройларының 123 халкыбыз горурлана алырлык образларын тудырганыбыз юк. Татарстанның көньяккөнчыгышында зур темп белой нефть промышленносте үсеп чыкты, эшчеләр сыйныфының яңа отряды барлыкка килде. Без аңа карата романнар, пьесалар яздык, яңа җырлар иҗат иттек, ләкин нефтьче образын тулы канлы итеп тудырганыбыз юк. Укучы коммунистның, совет интеллигентының көчле образын күрергә тели. Әдәбиятчыларыбыз тормышка актив үтеп керергә, яңа дөнья төзү картиналарын җанлы итеп, онытылмаслык итеп сурәтләргә тиешләр. Кызганычка каршы, безнең күп пьесаларыбызда бүлмә хисләре генә сурәтләнә, тормышның зур, киң колачлы проблемалары күтәрелми. Мондый вак темаларга гына язу шундый әсәрләрне сәхнәдә уйнаучы талантлы артистларга да йогынты ясый. Поэзиядә хезмәткә дан авырлаучы сугышчан шигырьләр, интернациональ темага язылган әсәрләр аз. Күп шагыйрьләр тормышны белмиләр һәм шуңа күрә алар- ның хәзерге көн өчен әһәмиятле зур темаларны эшкәртергә кыюлыклары җитми. Икенче доклад өчен сүз алган композитор Җ. Фәйзи Татарстанда музыкаль культураның үсеше турында сөйләде. Сугыштан соңгы елларда Ватаныбызның куәтен тасвирлаучы күп кенә зур полотнолы музыка әсәрләре барлыкка килде. Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы татар сәнгатенең уңышын демонстрацияләде. Декададан соң Ә. Бакиров «Алтын тарак» балетын, М. Мозаффаров үзенең кантатасын тәмамлады. Хәзерге вакытта безнең иҗади оешма Россия федерациясендә алдынгы урыннарның берсен алып тора. Без, Татарстан композиторлары, үз иҗатыбызда заманыбызның иң яхшы омтылышларын чагылдырырга тырышабыз. Ләкин безнең тарафтан иҗат ителгән әсәрләрнең барысы да югары таләпләргә җавап бирә ала дип әйтеп булмый әле. Үткән юлыбызга әйләнеп карасак, горурлык хисе белән бер үк вакытта үз эшчәнлегебез белән канәгатьсезләнү хисен дә кичерәбез. Безнең авторларның әсәрләре барысы да халык йөрәгенә кереп урнашты дип әйтә алмыйбыз әле. Бездә хәзерге көнгә кадәр тулы канлы симфоник әсәрләр юк, камерный музыка хәзерге таләпләрдән артта кала, хор культурасы зәгыйфь үсә. Соңгы вакытларда безнең музыка белгечләре үз эшчәнлекләрен шактый җанландырдылар: «Салих Сәйдәшев», «Совет Татарстаны композиторлары» һәм башка исемдә китаплар басылып чыкты. Шулай да музыка белгечләре әле музыка сәнгатен тиешле дәрәҗәдә пропагандаламыйлар, районнарга сирәк чыгалар. Музыкаль фольклорны җыйнау, аны өйрәнү, эшкәртү эшләре дә канәгатьләнерлек түгел. Казанда хәзер хәтта музыкаль фольклор кабинеты да юк. Ә ул кабинет элегрәк бар иде. Безнең коллективта иҗади дискуссияләр аз оештырыла, художество интеллигенциясенең бүтән өлкәләрендә эшләүчеләр белән очрашулар бөтенләй оештырылмый Без, композиторлар, рәссамнар, язучылар, артистлар, асылда, берберебезне белмибез. Яшь буын яхшы, чын музыка әсәрләре тыңларга тели. Ләкин без аның теләген канәгатьләндерә алмыйбыз — бездә симфоник оркестр юк. Шуңа күрә композиторлар тыңлаучылар белән иҗади аралаша алмый. Шулай ук Казанда музыкаль комедия театрын булдыру мәсьәләсең дә көн тәртибенә куярга вакыт... Өченче докладчы Харис Якупов түбәндәге әһәмиятле мәсьәләләр турында сөйләде. Безнең рәссамнарыбыз соңгы елларда катлаулы тематик әсәрләргә зур игътибар бирә башладылар. Аларның әсәрләрендә колхоз крестьяннарының һәм эшчеләрнең хезмәт күренешләрен сурәтләү торган саен зуррак урын ала бара. Бүгенге көн кешеләре типик характерларын чагылдыруда шактый зур уңышлар бар. Л. Фәттахов зур тематик әсәрләр өстендә аеруча уңышлы эш алып бара. Аның «Ашлык өлгерде», «Яшьлек», «Кыр лабораториясе», «Сабан туе» исемле хезмәтләре Бөтенсоюз художество күргәзмәсенә куелды. Фәттахов үз әсәрләренә кирәк булган материалны турыдантуры халык тормышының fa эченнән ала. Ул еш кына авылларга, колхозларга бара, халыкның тормышын өйрәнә. Усманов, Семенов, Бур- лай, Липкинд һәм башка күп кенә рәссамнарны индустриаль тематика кызыксындыра. Алар производство эшчеләре. Татары стан нефтьчеләре тормышын өйрәнәләр. Усмановның «Татарстан нефтьчеләренең иртәсе», «Нефть промыселларында» һәм башка әсәрләре, Семенов белән Липкинд- ның «Нефтьчеләр- дуслыгы» полотносы, Бурлайның «Нефть разведчиклары» исемле 124 соңгы полотносы республикабызның нефть районнарында тупланган материалларга нигезләнеп язылдылар. Кызганычка каршы, кайбер рәссамнар чынбарлыктан качалар, күбрәк өйдә утырырга яраталар. Менә шуңа күрә аларның әсәрләрендә фальшь сизелә. Мондыйларга мисал итеп, бертуган Радионовларны, яшь рәссам Поповны һәм кайбер скульпторларны күрсәтергә була. Ләкин уңышлы әсәр язу өчен урыннарга бару гына, халык арасында гастролер булып күзәтеп йөрү генә җитми, кешеләрне, мохитне тирәнтен өйрәнергә кирәк. Рәссам Ротницкий чирәм җирләрдә булды һәм, шунда җыйган материалына нигезләп, «Эштән соң* дигән әсәрен язды. Ләкин әсәр уртакул дәрәҗәдә. Ул караучыны дулкынландырмый. Димәк, Ротницкий чирәм җирләрне эшкәртүче батыр яшьләрнең героик омтылышлары белән дулкынлана алмаган, алар тормышын тирәнтен өйрәнмәгән. Усмановның «Гыймазов бригадасыз әсәрендә дә коры фотография элементлары шактый, анда персонажларга тирән характеристика юк. Семенов һәм Липкинд полотносында да — шундый ук җитешсезлек- ләр. Әсәрнең төп герое — хәзерге заманның хезмәт кешесе өстән генә, схематик сурәтләнгән. Мондый рәсемнәрне шактый гына санарга мөмкин. Үз әсәрләрендә тормышта әле яшәп килгән төрле кимчелекләрне, авыру күренешләрне фаш итү, шушы кимчелекләрне, капитализм калдыкларын бетерү өчен көрәшүче яңа тип кешеләрне, кешелек дәрәҗәсенең бөтен югарылыгына ия булган уңай образларны сурәтләү — партия тарафыннан сәнгать работниклары алдына куелган бурыч. Безнең республикабыз рәссамнары партия куйган бу бурычны үтәүдә шактый зур эш алып баралар. Л. Фәттаховның «Утырышлашканнар >, «Яла ягуз, Җ. Булатның «Курыктызсы, Радионовның «Кечкенә тәртип бозучыларлы һәм башка сатирик жанрга караган әсәрләр бу өлкәдә эшләнгән эшне күрсәтәләр. Ләкин, шуны да әйтергә кирәк, сатирик жанрга караган күп кенә әсәрләрдә төрле ваклыкларда натуралистик казынулар шактый урын алып тора. Бу нәрсә сәнгатьне идеясезлеккә, примитивлыкка этәрә. Безгә җиңел үлчәүле, вак, тиз онытыла торган сатира түгел, зур художество көченә ия булган үткен сатира кирәк. Максимов, Сокольский, Лывин, Старостин, Рахманкулов, Нурмөхәммәтов һәм башка рәссамнарның пейзаж күренешләрен сурәтләгән әсәрләре республикабыздагы характерлы табигатьне, аның матурлыгын шактый тулы чагылдыралар. Шулай да рәссамнарыбызның пейзаж картиналарында рус һәм совет реалистик пейзаж әсәрләренә хас булган хисләрнең тирәнлеге, чынбарлыкны сурәтләү киңлеге эцитешми. Таткнигоиздат чыгара торган китапларның оформлениесендә дә шактый кимчелекләр очрый. Бу кимчелекләр бигрәк тә балалар өчен чыга торган китапларның оформлениесенә, андагы рәсемнәргә карый. Алар, гадәттә, түбән сыйфатлы итеп эшләнәләр. Политик плакат чыгару өлкәсендә бездә җитешсезлекләр аеруча күп. Плакат революциянең беренче көннәреннән үк политик агитациянең иң аңлаешлы тармагы булды, рәсем сәнгатенең иң массовый төре булды. Сәнгатьнең бу сугышчан тармагына соңгы елларда игътибар бөтенләй кимеде... Соңгы елларда Казанда В. И. Ленинга ике һәйкәл куелды, халык шагыйре Г. Тукайга Кушлавычта һәм Кырлайда һәйкәл ачылды, тиздән республикабызның башкаласында Тукайга зур капиталь монумент урнаштырылачак. Аны Ахун белән Кербель эшләде. Шәһәребезнең Ленин районында, культура һәм ял паркында галимнәргә бюстлар галлереясы урнаштырыла. Алар скульпторлардан Новоселов, Симбиров һәм Васильевлар тарафыннан эшләнә. Болар — скульптура өлкәсендә безнең уңышларыбыз. Ләкин җәмәгатьчелегебез, республикабызның культура органнары хәзерге көнгә кадәр Казанда каһарман якташыбыз Муса Җәлилгә монументаль һәйкәл ачу турында уйламыйлар. Гомумән алганда, бездә скульптура өлкәсендә уңышларыбыз бик аз. Казанда скульптура буенча югары профессиональ осталыкка ия булган мастерлар да, алар өчен элементар шартлар да юк. Хезмәт ияләре арасында сынлы сәнгатьне пропагандалау һәм популярлаштыру максаты белән Татарстан художниклары союзы һәр елны рәссамнарыбызның әсәрләреннән күргәзмәләр оештыра. Бу күргәзмәләр Казанда гына түгел, районнарда да күрсәтелә. Ләкин бу күргәзмәләр турында, сынлы сәнгать әсәрләре турында мәкаләләр, рәссамнарыбызның аерым яхшы әсәрләренең фоторепродукцияләре бик аз басыла. Алардан тыш, Казанда сынлы сән- 125 гать әсәрләрен урнаштыру өчен тиешле шартларны да тудыру турында уйларга бик вакыт. Татарстан җәмәгатьчелеге «Татарстан сәнгате» дигән махсус журнал чыгару мәсьәләсен көн тәртибенә куйсын иде. Бу журнал халыкны, яшьләребезне, эстетик тәрбияләүдә зур роль уйнар иде. Хәзерге яшьләребез сәнгать турында культуралы кешегә кирәкле булган элементар аңлатмалар белән дә таныш түгелләр, алар, гомумән, сәнгать әсәрләрен укый алмыйлар. Аннары, бездә Татарстанда чигү-бизәү сәнгате буенча халык иҗатына игътибар җитәрлек түгел. Утызынчы елларга кадәр республикада чигүбизәү сәнгатенә караган әйберләр җитештерү буенча ярым кустарь мастерскойлар бар иде. Алар эшләп чыгарган әйберләр халык арасында киң кулланыла иде. Ләкин хәзерге көндә сәнгатьнең бу милли тармагы бөтенләй онытылды дип әйтерлек. Аны үстерү, аңа чын-чынлап юнәлеш бирү мәсьәләсенә игътибар ителми. Докладлардан соң рәссам Л. Фәттахов. язучы Ян Винецкий, КПСС Татарстан Өлкә Комитетының бүлек мөдире К. Фасеев, шагыйрь Шәйхи Маннур, СССР ның халык артисты Якушенко — барлыгы уннан артык кеше чыгыш ясады. Л. Фәттахов язучылар, композиторлар, рәссамнар, театр работниклары арасында үзара бәйләнеш, дуслык булмауны тәнкыйтьләде. Алар үзләренең иҗат o/fимешләрен үзара тикшерә алмыйлар, чөнки мондый үзара очрашулар үткәрү өчен Казанда урын юк, «Культура работниклары йорты» булдыру мәсьәләсен тормышка ашырырга күптән вакыт... Язучыларның әсәрләрен укучыга җиткерү өчен матбугат җитешми. Газеталарда әдәби әсәрләргә урын аз бирелә. Татарстанда әдәби газета чыгаруны тормышка ашырырга кирәк. Ул газета әдәбият тормышын, әдәби түгәрәкләрдә эшләнгән эшләрне, сәнгать яңалыкларын яктыртып барыр иде. Моны тормышка ашыру эше озакка сузылырга мөмкин. Шуңа күрә, кичекмәстән, республика газеталарының һәр якшәмбедә чыккан саннарын өстәмә әдәби бит белән чыгарырга кирәк. Бу—халык белән сөйләшү трибунасы булыр иде. Язучы Я. Винецкий чыгышында әнә шундый мәсьәләләр күтәрде. КПСС Өлкә Комитетының бүлек мөдире К. Фасеев әдәбиятта һәм сәнгатьтә булган уңышларны Һәм кимчелекләрне күрсәтте. Соңгы елларда әһәмиятле зур күләмле әсәрләр басылып чыкмады диярлек. Рәссамнарда да активлык күренми. Аеруча скульпторлар сүрән иҗат итәләр. Республикадагы әһәмиятле күренешләрне, вакыйгаларны чагылдырган әсәрләр язылмый, язылганнарның да күбесендә кабатланган образлар, бер төрле ситуацияләр сурәтләнә. Чыгыш ясаучы, аерым әсәрләрдәге кимчелекләргә тукталып, Нәби Дәү линең «Юлда» исемле китабына, Р. Төхфәтул- линның «Авылдашым Нәби» повестена карата үзенең тәнкыйть фикерләрен белдерде. Качалов исемендәге Зур драма театры рәссамы Гельмс «Чаян» журналындагы рәсемнәр һәм алардагы кимчелекләр, спектакльләрнең декорацияләре турында, декорацияләрнең тамашачыларда эстетик зәвык тәрбияләүдәге роле турында сөйләде. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы каршындагы тел, әдәбият һәм тарих институты гыйльми эшчесе X. Мө- хәммәтов әдәби мираска һәм памятник- ларга мөнәсәбәт мәсьәләләренә тукталды, борынгы татар памятникларын бастырып чыгару өчен шрифт юклыгын әйтте. Качалов исемендәге Зур драма театрының баш режиссеры Ә. Бәйбутов театрлар белән тамашачылар, халык арасында бәйләнеш турында сөйләде. Театрлар нефть һәм авыл хуҗалыгы районнарында аз булалар, сәнгать работниклары халык тормышын җитәрлек өйрәнмиләр. Аннары ул Татарстан драматургларының хәзерге заманның уңай кешесе, хезмәт кешесе турында әһәмиятле, югары художестволы драма әсәрләре тудырмауларын тәнкыйтьләде, театрларның эчке тормышындагы кимчелекләрне, актерларга таләпнең җитәрлек булмавын күрсәтте. Татар дәүләт академия театры режиссеры Ш. Сарымсаков күп кенә драма әсәрләренең халыкның үскәннән-үсә бара торган тормышындагы әһәмиятле вакыйгаларны сурәтләмәве, драматургларның халык тормышы белән тирәнтен кызыксынмавы, аларның еш кына очракта конкрет тормыш күренешләре белән таныш булмаулары турында сөйләде. Аннары ул кадрлар мәсьәләсенә — артистлар коллективын яшь артистлар белән тулыландыру эшенең игътибардан читтә кала баруына кагылды. Сарымсаковтан соң сүз алган СССР халык артисты Н. И. Якушенко яшьләрдә 126 эстетик зәвык тәрбияләү. халык арасында, яшьләр арасында сәнгать әсәрләрен тиешле югарылыкта пропагандалау мәсьәләләре турында сөйләде. Ш. Маннур җыелышка. катнашучыларның игътибарын мәктәпләрдә тел, әдәбият укыту программаларының чиктән тыш дәрәҗәдә кысан булуына юнәлдерде. Бу программалар нигезендә укучы балаларда әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, аның үзенчәлекләрен өйрәтү мөмкин түгел. Татар орфографиясендәге төгәлсезлекләр дә хәзерге көнгә кадәр әле хәл ителгәне юк. Чыгышы соңында Ш. Маннур Казанда әдәбият һәм сәнгать работникларына иәцади мәсьәләләрне хәл итү, үзара очра- шу өчен махсус урын булдыру буенча аңа кадәр чыгыш ясаучыларның фикерләрен куәтләде. Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрының баш режиссеры Нияз Даутов опера әсәрләрен татар хезмәт ияләре арасында пропагандалау һәм популярлаштыру эшенә киң колач бирүгә чакырды, бу өлкәдәге кимчелекләрне тәнкыйтьләде. Җыелышта, алардан тыш, ТАССРның культура министры иптәш X. Рәхмәтуллин һәм КПССның Өлкә Комитеты секретаре иптәш С. Игнатьев һ. б. чыгыш ясадылар. ЯШЬЛӘР СЕМИНАРЫ Татарстан Язучылар союзында 9 декабрьдан 14 декабрьга кадәр яшь һәм башлап язучыларның чираттагы иҗат семинары булып үтте. Биш көн буена дәвам иткән семинарда яшь прозаиклардан, шагыйрьләрдән, драматурглардан 29 кеше катнашты. Семинар 9 декабрьда язучы Г. Әпсәлә- мовның доклады белән башланып китте. Докладтан соң әдәби осталык мәсьәләләре буенча Ф. Хөсни, Г. Юсупов һәм С. Хәким иптәшләр чыгыш ясадылар. Язучы Ф. Хөсни үзенең чыгышында кыска хикәя жанры турында сүз алып барды. Ул мондый хикәяләрнең әһәмише. кирәклеге һәм укучылар тарафыннан көтеп алынуы турында сөйләде. Ләкин бу жанр соңгы елларда артта калды, кайчандыр матур-матур хикәяләр биргән өлкән язучылар хәзер бу жанрдан читләштеләр. Татар дәүләт Академия театры режиссеры Г. Юсупов театр сәнгатенең халыкның эстетик зәвыкларын тәрбияләүдәге роле, шагыйрь С. Хәким поэзия әсәрләре арасында үзенә аерым урын алып торган җыр жанрының үзенчәлекләре турында сөйләделәр. 10 декабръдан башлап, поэзия һәм драматургия секцияләре эшкә кереште. Проза секциясе эшне Әтнә районы газетасы сотруднигы Ә. Фазылҗановның «Ревизия» исемле хикәясе белән танышудан башлап җибәрде. Авторга зуррак проблемалар күтәрү турында уйланырга һәм әдәби осталыгын үстерергә кирәклек турында әйтелде. Аннан соң Казан художество училищесы студенты М. Шәрифуллиннең хикәяләре турында сүз булды. Шәрифуллиннең хикәяләре матбугат битләрендә еш күренә. Ләкин ул үзүзен кабатлый. Хикәядәге проблемалар сай, вакыйгаларда тормышчанлык җитешми. Секциядә Ф. Мостафин һәм Ш. Бикчу- рин иптәшләрнең очерклары тикшерелде. Авторларның икесендә дә бер үк кимчелек күзгә ташлана: очеркларда сүз күбрәк машиналар, техника турында барып, геройлар һәм аларның эчке дөньялары икенче планга калдырыла. Шулай ук Б. Камалов повесте белән М. Хөсәенов хикәяләренең уңышлы һәм кимчелекле яклары күрсәтелде. Шагыйрьләр секциясендә Ә. Баянов- ның «Ташлы сукмаклар» поэмасы укылды. Әлмәт шәһәре әдәбият-иҗат түгәрәге членнары семинарга нефтьчеләр турындагы поэзия әсәрләре алып килгәннәр. Мәсәлән, яшь токарь И. Әхсәнов шигырьләре тирән хисле, поэтик образлы булулары белән аерылып торалар. Укытучы Э. Мөэ- минова һәм төзү оешмаларында эшләүче К. Булатованың шигырьләре дә уңышлы гына. Семинарда алардан тыш Н. Мадъяров, М. Миншин, Р. Гарипов һәм Г. Зәйнаше- валарның шигырьләре тикшерелде. Драма секциясендә Г. Зәйнашеваның «Рамай» исемле дүрт пәрдәлек драмасына, Ш. Рәкыйповның «Зөһрә» исемле пьесасына карата фикер алышулар булды. 10 декабрьда М. Горький музеенда рус яшь язучылар семинары башланды. «Әдәбият алдында торган бурычлар» дигән темага Казан дәүләт университеты укытучысы Л. Юдкевич доклад ясады. Язучы А. Салмин үзенең иҗат тәҗрибәсен уртаклашты. .1 Башлап язучы, И. Лисин хикәяләре, А. Титаев, В. Скорбилин һәм Д. Матвеев иптәшләрнең шигырьләре укып тикшерелде. Дшь язучыларның әсәрләрен тикшерүдә Ә. Еники, Г. Әпсәләмов, А. Расих, X. Госман, С. Сабиров, А. Әхмәт, А. Шамуков, Ш. Мөдәррис, С. Баттал, 3. Нури, Ә. Исхак, Г. Хуҗи, Ә. Юныс, Г. Паушкин, Г. Ахунов, Н. Гыйззәтуллин һ. б. иптәшләр катнашты. Өлкән язучылар башлап язучыларга квалификацияле киңәшләр бирделәр. Семинарда катнашучылар музейларда, театрларда булдылар. ЯЗУЧЫ Р. н. КИМ 20 декабрьда Татарстан язучыларының Габдулла Тукай исемендәге клубында Москва язучылар оешмасы члены Роман Николаевич Ким чыгыш ясады. Укучылар Р. Н. Кимны «Сунчонда табылган дәфтәр» һәм «Хиросима кызы» исемле әсәрләре аша беләләр. Ул милләте буенча кореялы, күп еллар Чекада эшләгән. Р. Н. Ким соңгы вакытта «Яшерен сугыш» дигән маҗаралы ЯЗУЧ ы 13 январьда Татарстан Язучылар союзының Габдулла Тукай исемендәге клубында күренекле татар совет язучысы Ф. Бур- нашның тууына 60 яшь тулуга багышланган кичә үткәрелде. Язучының тормыш юлы, иҗаты һәм җәмәгать эшчәнлеге турында Б. Гыйззәт доклад ясады. Язучылардан Н. Исәнбәт, Ә. Фәйзи, артистлардан X. Сәлимҗанов иптәшләр ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Тәнкыйтьчеләр секциясендә 15 январьда отчет-сайлау җыелышы булды. Тәнкыйтьчеләр секциясе бюросының эше турында отчет докладын Гали Халит ясады. Докладчы язучыларның шушы елның май азагында үткәреләчәк III съездына хәзерлек мәсьәләсенең хәзерге көндә төп бурыч булып торуын, бу уңай белән иҗат активлыгын арттырырга, төрле иҗат мәсьәләләре, проблемалары күтәрергә кирәклеген әйтте. Доклад буенча фикер алышуларда катнашкан X. Хисмәтуллин, Г. Кашшаф, X. Хәйри, Н, Гыйззәтуллин, II. Нуруллин, Н. Юзеев иптәшләр тәнкыйтьнең бүгенге көн таләпләреннән артта калуын күрсәттеләр, бигрәк тә балалар әдәбияты, драма әсәрләренә һәм ниһаять тәнкыйтьчеләрнең уз әсәрләренә дә тәнкыйтьнең булмавын әйттеләр. БЕЛӘН ОЧРАШУ әсәрен яза. Ул үзенең чыгышында яңа әсәре өстендә ничек эшләве, аңа материаллар туплавы, Бөек Ватан сугышы елларында дошман разведкасының эше һәм, гомумән, чит ил разведкасының эше турында кызыклы эпизодлар сөйләде. Бу очрашуга язучылар, журналистлап, эшчеләр, укытучылар һәм студентлар катнашты. ЮБИЛЕЕ Ф. Бурнаш турында истәлекләр белән чыктылар. Кичәнең икенче бүлегендә У. Альмеев, М. Булатова, И. Бурнашева, Е. Соколова һ. б. катнашында Ф. Бурнашка багышланган зур концерт бирелде. Юбилей уңае белән Ф. Бурнашның тормыш юлы һәм әдәби эшчәнлеген чагылдырган бай күргәзмә оештырылды