Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЙӨРИК ҺӘМ КҮРИК


Күптән түгел очрашып бер иптәш белән сөйләшкәндә, без түбәндәгечәрәк репликалар әйтештек:
— Язучыларның иҗат планнарында Бөек Ватан сугышы темасына әсәрләр шактый күп икән. Бу бик куанычлы хәл!
— Бүгенге промышленность эшчеләре һәм бүгенге авыл хуҗалыгы тормышын чагылдырган китаплар аз языла, ә сез хәл куанычлы дисез.
27
-- Әйе, шулай дим, һәм мин ялгышмыйм шикелле. Чөнки Ватан сугышы турында әсәрләрне сугышның авыр юлларында солдат булып биш с,1 буена үзләре йөргән иптәшләр язалар. Ул тормыш яхшы өйрәнелде,— димәк, яхшы китаплар көтеп була...
Минемчә, без икебез дә хаклы идек. Ватан сугышы темасына да, бүгенге көннең хезмәт героикасын күрсәтеп тә әсәрләр язарга кирәк һәм язарга мөмкин. Теләсәң кайсы теманы сайла! Өйрәним дисәң, материал да, геройларның уңайлары да, тискәреләре дә җитәрлек. һәр теманың үз кыенлыклары һәм кичерешләре, үз чире һәм үз дарулары, җиңүгә ирешкәндә куанулары һәм уңышсызлыкка очраганда борчылулары бар. Ләкин язучының шулар турында материалны белмичә һәм тирән кичермичә, өстән-өстән генә йөгертеп, «теләсә ничек кенә» язарга хакы юк. Бүгенге көннең культуралы һәм таләпчән укучысы үзен ышандыра һәм дулкынландыра торган, күңелле кузгата һәм уйландыра алган яңа китапларны гына үзенең «тормыш дәреслеге» дип кабул итә. Тормыш дәресләрен үзләре яхшы өйрәнгән авторларның яхшы әсәрләре генә шундый «дәреслек» булдылар һәм булалар.
Бу сүзләрне язгаида, сугышның авыр юлларында солдат булып биш ел буена үзләре йөргән иптәшләребез турында да. һәм хәзерге нефть вышкаларының баш әйләндергеч биеклегенә тез буыннарын калтырата - калтырата үзләре менгән каләмдәшләр турында да куанып уйламаска һич мөмкин түгел. Язучы Ибраһим Гази үзенең «гади кешеләр»е вышкасы янында бик күп сменалар үткәргәне кебек үк, Габдрахман Әпсә- ЛӘМОЕНЫҢ да «Алтын йолдыз»лы булачак герое белән бергә окопларда бик күп ятканлыгы билгеле. Ә Л\ирсәй Әмир иптәш үзенең Ялантау кешеләре белән ипчәмә еллар бергә булды да, «авыл өстендәге йолдызларны» ачык күрү өчен, Фатих Хөсни МТС усадьбалары һәм тирән сызылган буразналар буйлап күпме чакрымнар узды!
«Җир-әнкәнең сылу кызы» да һәм колхоз фермасы кызлары да, ГЭС төзүче яшьләр дә һәм авыл «картлары да безнең күп кенә язучыла- рыбызиы үзләренә гашыйк иттеләр, кар һәм тузан бураннарына, җилләргә һәм давылларга карамастан, үз яннарында яки үз артларыннан аларны бик күп йөрттеләр. Нәтиҗәдә китап битләренә җанлы һәм кешелекле геройлар керде, укучыга тормышның чын хакыйкате күрсәтелде — һәм андый әсәрләрнең кадере дә, кыйммәте дә зур.
Бүген, язучының тормыш белән бәйләнешеп тагын да үстерү турында сүз барганда, бер дә икеләнмичә һәм тирән ышаныч белән шуны әйтәсе килә: язучы аягы фабрика һәм завод цехлары бусагасын да кыюрак атлан узар әле, ул республикабызның кырлары һәм урманнарында да (вышка урманнары да керә!) күбрәк булыр, яңа диңгез дулкыннары да аны куркытмас, вузларда һәм мәктәпләрдә дә аны ешрак күрерләр...
һичшиксез шулай булыр бу! Чөнки партиябез безгә хәзерге әдәбиятның үсешендә төп юнәлеш шундый дип аңлата, язучыларны халык тормышы белән иң тыгыз бәйләнештә булырга, художество әсәрләрендә безнең бай һәм күпкырлы социалистик тормышны, совет кешесенең яңаны тудырган бөек эшчәилеген, аның омтылышларын һәм максатлары ачыклыгын, аның югары мораль сыйфатларын тагын да яхшырак һәм ачыграк күрсәтергә чакыра.
Халык тормышы материалы язучыны һәр адымда көтә. Ләкин ул материал, Горький әйткәнчә, вакыт төшенчәсе белән исәпләгәндә дә. урын- җир төшенчәсе буларак та һаман да күченеп һәм үзгәреп тора, «ул материалның артыннан йөрергә, аны туктаусыз күзәтеп торырга кирәк, һәм бу яктан караганда язучы хезмәте галим хезмәтеннән бик күп тынгысыз...»
Бу уңай белән безне тормышка якынайта торган практик эшләр буенча да кайбер теләкләрне уртаклашу урынлы булыр шикелле.

Язучыларның эшче районнарга һәм предприятиеләргә төпләнеп то' рырга, шунда эшләргә һәм иҗат итәргә китүчеләре бар. Гариф Ахунов иптәш, мәсәлән, күптән түгел Әлмәткә күченде. Туктаров, Төхфәтуллин. Кальметон, Маликовлар шулап ук эшчеләр арасында яшәп иҗат итәләр- Ыефтьчеләр янына китәргә Салих Баттал белән Зыя Мансур да теләк белдерде. Әлмәттә зур әдәби берләшмә яки Язучылар союзының бүлекчәсен оештырырга инде бик мөмкин. Ләкин күченгән язучыларга тормыш-көнкүреш шартлары тудыру бик кыен һәм озак хәл ителә әле. Язучыларның бу инициативасына җирле оешмаларның игътибары мөмкин кадәр тизрәк юнәлдерелсен иде.
Иҗат командировкаларының да эшлеклерәк һәм нәтиҗәлерәк булуына ирешәсе бар. Моның өчен, минемчә, язучының иҗат отчетларын тын- лауны практикага кертергә кирәк. Юкса еш кына шулай да булгалый: командировка кәгазе алына, берәр җиргә тиз генә чыгып кереп «килде һәм «китте» тамгасы куйдырыла һәм шуның белән эш бетә. Вәгъдә ителеп тә яктыртылмыйча калган темалар һәм язылмыйча калган әсәрләрнең күбесе—шундый «командировкалар» нәтиҗәсе бит!
Аннары, командировкалар җилкәсенә салынырга тырышулар гомумән артык күбәйде шикелле. Ни өчен, мәсәлән, һәр язучы Казан шәһәрендәге бер завод яки фабриканың, бер төзелешнең яки вузның шефы булмый да шул коллективка еш йөреп, аның кешеләре белән аралашмый? Моныи өчен командировка түгел, теләк кенә кирәк.
Пропаганда бюросы оештырган әдәби кичәләр һәм очрашуларны да клубларга «бикләнеп кенә» эшләмәскә, ә завод цехларына, төзелеш мәйданнарына, МТС мастерскойларына һәм колхоз басуларына барып үткәрергә мөмкин. Трибунага бер-бер артлы менеп, берәр шигырь укып төшү өчен генә очрашуга йөрмисе иде. Иң яхшысы—хезмәт кешесен аның эшендә күреп сөйләшү, халыкны борчыган һәм дулкынландырган нәрсәләр турында фикерләрне янәшә утырып уртаклашу булачак.