Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЙОМГАКЛАР ҺӘМ БУРЫЧЛАР


1957 елның май ае безнең хәтере-бездә бик озак сакланыр. Бу айда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы зур уңыш белән үтте һәм СССР язучылары союзының III пленумы булып узды. Бу ике зур вакыйга арасында эчке бәйләнеш бар. III пленум карарлары яктылыгында без татар совет әдәбиятының һәм сәнгатенең ун көн буена Мәскәүне шаулаткан, тавышы бөтен илгә яңгыраган уңышларының нигезләрен ачыграк, тулырак күрәбез. Икенче яктан, Мәскәүдә булып узган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы пленумда якланган төп мәсьәләләрнең — совет әдәбиятының партиялелек принцибының какшамаслыгы, социалистик реализмның яшәүчәнлеге дөрес икәнен тагын бер тапкыр күрсәткән гүзәл мисал булды. Безнең Мәскәүгә, иң таләпчән һәм иң игътибарлы тамашачы, укучы алдына алып барган иң яхшы әсәрләребез язучылар, художниклар, композиторлар һәм актерлар тарафыннан, партиянең өзлексез кайгыртып торуы, аның җитәкчелеге астында, социалистик реализм методы нигезендә тудырылганнар иде.
Декадабыз шаулап барган көннәрдә без, табигый, бик нык дулкынланып яшәдек, мактау сүзләре күп ишеткәнгә хискә бирелеп киткән чакларыбыз да булгалады. Әмма хәзер, декада узып киткәч, без, мөмкин кадәр салкынрак канлы булып, шушы зур вакыйгадан дөрес нәтиҗә ясарга, киләчәккә дөрес юл сызарга тиешбез. Әдәбиятыбызның
II Татарстан азучыларының гомуми жыелышыида сөйләнгән «Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы һәм СССР язучылары союзының III пленумы йомгаклары» исемле докладтан кыскартып алынды. Ред.
киләчәк уңышы нәкъ менә шуңа бәй-ләнгән.
Бик күңелле бер хәл. Мәскәүдә татар язучыларын берәү дә, хәтта читләтеп тә, тыйнаксызлыкта, масаюда гаепләмәде. Киресенчә, безгә артык тыйнак булып кыланасыз дип әйтүчеләр булды. Монысы инде йөз мактаудан артык.
Мәскәү язучылары безнең белән сөйләшкәндә, кунак хәтере дип. бушка мактау сүзләре чәчүдән ерак тордылар. ДАоның өчен без аларга бары тик рәхмәт кенә әйтә алабыз. Алар безнең яхшы якларыбызны күрсәтү белән бергә чын дуслар гына әйтә ала торган турылык белән кимчелекләребезне дә тәнкыйть иттеләр.
Татар әдәбияты турында берта- выштан әйтелгән гомуми фикер бер булды: татар совет әдәбияты җитлеккән әдәбият, ул хәзерге заманның иң катлаулы әдәби проблемаларын хәл итәргә сәләтле, күп милләтле совет әдәбиятында аның үзенең тоткан зур урыны бар, татар язучылары, шагыйрьләре, драматурглары һәм тәнкыйтьчеләре бернинди ташламага мохтаҗ түгел, әдәбият мәсьәләләрендә алар белән тиң булып сөйләшергә генә мөмкин, диделәр.
Үз чиратыбызда без рус язучыла- рыпнан, шулай ук тугандаш халык-ларның иң яхшы язучыларыннан
95
һәрвакыт өйрәнеп торуыбызны әйттек, ләкин без иярүчеләр түгел, дидек, чөнки иң гүзәл үрнәкләргә иярү дә чын сәнгатьне тудыра алмый. Тик чын милли, чын халыкчан әсәрләр генә интернациональ була ала. Бу күптәнге һәм мәңге үлмәс бер хакыйкать.
Декада көннәрендә без үзенең та-мырлары белән гасырларга киткән әдәбиятыбызның көчен башкаларга күрсәтү белән бергә үзебез дә ныграк тоеп кайттык. Әдәбиятыбызның борын-борыннан килә торган бик матур традицияләрен ачыграк күрдек. Бу матур традицияләр— һәрвакыт, һәр заман халык белән бергә булу, аның язмышы белән яшәү, аның уй- теләкләреи, өмет-хыялларын чагыл-дыру татар әдәбиятының иң яхшы әсәрләрендә кызыл җеп булып сузылып киләләр.
Шушындый әдәбиятка бернинди җил-давыллар да куркыныч түгел, ул карт имән төсле нык тора. Шушындый әдәбият декададан соң ук, у ңы шл а р ы б ыз га яудыр ы л га н көч л е алкышлар тынар-тыимас ук, тагын да зуррак уңышларга ирешергә комачаулый торган кимчелекләре турында ачыктан-ачык, партиячә тугрылык белән сөйләшүдән курыкмый.
Үсү кимчелекләре, тормыш бары-шында килеп туа торган кимчелекләр бездә, әлбәттә, бар. Татар совет әдәбияты җил-давыллар булмый торган ниндидер бер тын утрауда яшәми. Татар әдәбияты, күп милләтле совет әдәбиятының бер кисәге буларак, зур һәхм шау-шулы дөньяда, һәртөрле кара көчләргә, идеологии дошманнарыбыз котырынып алып барган атакаларга каршы көчле көрәш дөньясында яши. Менә шуңа күрә дә татар язучылары Ш пленумның идея буенча һөҗүмле характерда баруын зур канәгатьләнү белән билгеләп үттеләр, В. Ду- дннцев, А. Яшин, С. Кирсанов һәм башка кайбер язучыларның әсәрләрендә күренеп киткән әдәбияттагы черек скептицизмга каршы юнәлдерелгән принципиаль тәнкыйтьне яклап чыктылар.
Өченче пленум, башка пленумнар белән чагыштырганда, аеруча кискен төстә, партиялек билгесе астында, совет әдәбиятының язмышы турында партиянең чиксез кайгыр- тучанлык билгесе астында узды. Пленумның барышы Коммунистлар партиясе тәрбияләп үстергән совет әдәбиятының чын халык әдәбияты булуын, ә совет язучыларының партиябезнең турыл ыкл ы бул ышчысы булуларын бик ачык күрсәтте.
Бу пленумның тагын бер үзенчәлеге шунда — пленум башланыр алдыннан һәм пленум беткәч Үзәк Комитет җитәкчеләре байтак кына язучылар белән очраштылар. Ул очрашуда әдәбият мәсьәләләре буенча, илебезнең хәзерге тормышы һәм Совет хөкүмәтенең политикасы турында зур әңгәмәләр була. Татар декадасына катнашкан язучыларны да, Үзәк Комитетка чакырып, иптәш Н. Хрущевның чыгышы белән таныштырдылар.
Ка й бер мәскәүле язу ч ыл арның, социалистик реализм позицияләреннән читкә тайпылып, ревизия, нигилизм тенденцияләрен күтәреп чыккан һәм шуның өчен пленумда хаклы рәвештә тәнкыйть уты астына алынган әсәрләре, бигрәк тә В. Ду- динцевның «Не хлебом единым» романы татар язучылары арасында да үз вакытында телгә алынган иде. Турысын әйтергә кирәк, безнең коллектив бу романның халыкка каршы юнәлдерелгән асылын дөрес аң-лап, аны кискен рәвештә кире кагып, үзенең идея ягыннан җитлеккәнлеген күрсәтте. Романны яклап бары тик бер-нке генә кеше сүз әйтте.
Ләкин хикмәт В. Дудинцевта гына түгел. Мәсьәлә киңрәк һәм катлау-лырак.
Билгеле булганча, партиянең XX съездында безнең тормышта булып үткән, шәхес культы тудырган кайбер бозулар, кимчелекләр тәнкыйть ителгәннән соң, совет әдәбиятында, шул җөмләдән татар совет әдәбиятында да, критик башлангыч көчәеп китте. Бу табигый хәл иде. Ләкин тора-бара кайбер язучылар чаманы югалта башладылар, социалистик реализм методы таләпләрен, партия күрсәтмәләрен истән чыгарып җибәрделәр. Әле күптән түгел генә барысын алсу төстә күрсәтеп килгән ул язучылар, тормыш күре-

иешләренең катлаулылыгы алдында нишләргә белмичә аптырап калып, икенче чиккә ташландылар һәм барлык ямьсез, кара күренешләрне алгы планга чыгарып, менә ул тормыш дөреслеге! дип кычкыра башладылар. XX съездга кадәр совет язучыларының әсәрләрендә булган барлык якты якларны, дөрес түгел дип, бәхәс итәргә керештеләр.
Бу бигрәк тә «Мәскәү альманахы» тирәсенә тупланган бер төркем рус язучылары арасында көчле булды. Шаукым бездә дә булды. Мәсәлән, тәнкыйтьче И. Нуруллин әле Сталин исән чакта ук, туган ягын мактап, аның уңышлары өчен куанып шигырьләр язган шагыйрь Сиб- гат Хәкимне чын күңелдән эш итмәүдә гаепләп чыкты, аны «тормыш чынлыгын», ягъни кимчелекләрне күбрәк күрсәтеп шигырьләр язарга чакырды. Билгеле, С. Хәким бу юлга басмады, әмма шушындый чакыруларга колак салучылар да булга- лады. Бигрәк тә, кайбер яшь язучыларның әсәрләрендә безнең тормышның реаль картинасы дөрес күрсәтелмәде, аерым агачлар урманны каплады, аерым кисәкне тәшкил иткән нәрсәләр бер бөтен итеп тәкъдим ителде.
Тормышта әле бер нәрсә дә күр-мәгән, бер эш эшләмәгән, рәтләп мыек та чыгарып өлгермәгән яп- яшь язучының, скептиклар позасына басып, иң кара буяулар белән безнең җитәкче работникларны — партия һәм совет оешмалары җитәкчеләрен тырышып-тырышып «фаш итүендә» дөреслектән бигрәк ниндидер ямьсез бер тыйнаксызлык күзгә бәрелә иде. Андый язучыларның әсәрләрендә чын нәфрәт тә, чын кайгыр- тучанлык та юк, киресенчә, кимчелекләргә шатлану гына бар. Тормышны шушылай бер генә яклы күрүче язучыларның «тырышуы» аркасында әдәбиятта хәтта совет «түрәсенең» гомумиләштерелгән образы сөйрәлә башлады. Кайбер әсәрләрдә ул «түрә» министр була, кайберлә- рендә — партия һәм совет учреждениесе җитәкчесе, Әнвәр Давыдов шигырендә ул колхоз председателе:
Менә «Ялкау бояр» Ашый, эчә, бүртенә. Тора да рәхәтләнеп сыйпый эчен.
«Болай булгач, моннан соң колхоз председательләрен дә, башка зур җитәкчеләрне дә тәнкыйтьләргә ярамый булып чыга түгелме?» дип сораулары мөмкин.
Беренче карашта бу сорау бик гади кебек, җавабы да ачык шикелле. Әмма мәсьәләгә җитди килгәндә, бу сорауга социалистик реализм әдәбиятының асыл табигатен яхшылап төшенмичә җавап бирергә мөмкин түгел. Социалистик реализм әдәбиятының асыл табигате нәрсәдә соң? В. И. Ленин Винниченко дигән язучының романнары уңае белән Инесса Армандка язган бер хатында болай дип яза: «По одиночке бывает, конечно, в жизни все то из «ужасов», что описывает Винниченко. Но соединить их вместе и таким образом — значит, малевать ужасы, пужать и свое воображение и читателя, «забивать» себя и его».
В. И. Ленинның бу сүзләрендә социалистик реализм методының иң төп сыйфатлары ачып салынган. Социалистик реализм методы язучыга тормыш фактларын яхшылап сайлап алырга, сайлап алгач, алар- ны гомумиләштерергә һәм аларның мәгънәләрен марксизм-ленинизм күзлегеннән чыгып аңлатырга куша. Социалистик реализм методы әдәби әсәрләрнең партияле булуын таләп итә, чөнки партиясез әдәбият дөньяда юк һәм була да алмый.
Болар совет язучыларына күптән мәгълүм нәрсәләр. Шулай да кайбер иптәшләр, ни өчендер, бу хакыйкатьне кайчакта онытып җибәрәләр. Безнең язучылар арасында да андый хәлләр булды.
1956 елның май аенда булып узган бер зур җыелышта язучы Ә. Еники, шактый буталчык чыгыш ясап, совет язучысы өчен ниндидер бүтән бер юл кирәк дип сүз кузгатты. Ул А. П. Чеховның түбәндәге сүзләрен китерде: «Язучы булыр өчен бер талант, хезмәт, тырышлык кына җитми, чын язучы булыр өчен үзеңдә хөрлек тойгысы («чувство личной свободы») булдырырга кирәк. Яңарак кына мин шуны аңладым»1.
Менә шушы цитатаны китергәч,. 1 Ә. Еники тәрҗемәсе. Г. Ә.
Ә. Еники совет язучыларын да үз-ләрендә хөрлек тойгысы булдырырга чакырды.
Моннан ике нәрсә аңларга мөмкин иде: 1) Совет язучыларының, янәсе, шәхес культы заманында хөрлеге булмаган, алар «югарыдан» кушу буенча гына язганнар, 2) Чехов заманы белән безнең заман икесе бер икән.
Дөресме соң бу? Карап карыйк.
Совет язучылары «югарыдан» күрсәткәнчә генә язалар дип лыгыр-даулар әллә кайчаннан килә. Андый лыгырдаучыларга М. Шолохов язу: чыларның Икенче съездында бик матур итеп җавап биргән иде. Монда ул сүзләрне яңадан кабатлау кирәк түгел. Монда уйламый әйтелгән сүзләрдән килеп чыга торган бу ялгыш фикерне Ә. Еникинең үз иҗаты аударып ташлавын әйтеп узу урынлырак булыр, йөрәк җылысы белән сугарылган «Рәхмәт, иптәшләр» повестен Ә. Еники «югарыдан кушу» буенча, «мәҗбүр итү» буенча язган дип кем әйтә алыр икән?’ Бары тик дошманнарның гына әйтүе мөмкин. Мәҗбүр итү буенча җан-сыз әйбернең генә язылуы мөмкин. Сәнгать әсәре — җанлы әсәр, аны ирексезләп иҗат иттереп булмый.
Иҗат хөрлегенә килгәндә, мәгълүм булганча, бу бәхәс шулай ук яңа түгел. Бу бәхәс әле социалистик революциягә хәтле үк, В. И. Ленин буржуазиянең «хөрлек» турындагы сүзләренең ялганлыгын, икейөзлелеген фаш итеп, чын иҗат хөрлеге социализмда гына булачагын әйткән көнне үк башланган иде. Буржуазиянең хәзерге ялчылары, совет әдәбиятына һәм совет язучыларына яла ягып, шушы искереп беткән картаны әледәи-әле тартып чыгаралар да чөеп җибәрәләр.
Чехов нәрсәдән хөр булырга теләгән? Ул политик изелүдән, ялган һәм икейөзле әхлактан, кешене мыскыллый торган материаль бәй- лелектән, хөкем сөрүче түрәләрнең зәвыкларына ярашырга мәҗбүр ителүдән хөр. булырга теләгән. Самодержавие кысынкылыгында тыны беткән Чехов үзенең бөтен бай талантын халыкка хезмәткә бирү мөмкин булсын өчен хөрлек турында хыялланган. Совет язучысы ул турыда хыялланамы? Юк, чөнки аңа халыкка хезмәт итү өчен бөтен мөмкинлекләр бирелгән. Бу аерманы Ә. Еники ничек күрмәгәндер — һич тә аңлап булмый.
Шушы хөрлек тойгысы булды-рылганнан соң, дип дәвам итә Ә. Еники, «хәтта партиянең әдәбият һәм сәнгать турындагы карарларын да язучылар өчен мәҗбүри нәрсә дип түгел, ә акыллы киңәш итеп кабул итәр идем».
Беренчедән, киңәш — киңәш ул, аңа колак салырга мөмкин, колак салмаска мөмкин. «Кеше акылын тыңла, үз акылың белән яшә», дип тикмәгә генә әйтмиләр. Аннары, киңәш кайда, кайчан карар төсендә бирелә? Партия карарлары — алар акыллы киңәш кенә түгел, алар тормышка ашырылу өчен бирелә торган күрсәтмәләр. Партия күр-сәтмәләре. совет әдәбияты тарихының бөтен барышында һәрвакыт уңай роль уйнап килделәр. Бу күрсәтмәләрне әледән-әле биреп килүе өчен совет язучылары партиягә рәхмәттән башка бернәрсә дә әйтә алмыйлар.
Әдәбиятта Ленин күрсәтеп биргән партиялелек принцибын инкарь итү, әдәбиятны партия йогынтысы астыннан чыгарырга маташу безнең әдәбиятыбызга бары тик зарар гына китерә ала. Шуңа күрә андый фактларга без күз йомып кала алмыйбыз.
Әдәбият идея көрәшендә чиксез зур корал ул. «Сез әдәби сәнгать дисез, әдәби техника дисез, мин бо- ларның һәммәсенә капитал коллыгында изелгән дөньяның, хезмәт массасының азатлыгы өчен пролетариат диктатурасы аша коммунизмга бару өчен көрәш фронтының бер коралы, аерымрак бер коралы дип карыйм», дип язды Г. Ибраһимов Башкорт педагогия институты студентларына җибәргән бер хатында. «Безнең көннәр», «Кызыл чәчәкләр», «Тирән тамырлар» романнарының авторы үзенең иҗатына әнә шулай караган. Бу юллар моннан байтак еллар элек язылганнар, әмма алар бүген дә бик актуаль, алар теләпме, теләмичәме безнең әдәбиятны пар
7. .с. ә.- № 9.
97

98
тия йогынтысы астыннан чыгарырга м ата шу ч ыл арның ку л л а р ын а би к нык сугалар.
«Мин гомеремнең ахырына үз нә-селен белми торган Иван булып килергә теләмим, — дип язды рус халкының атаклы язучысы Лидия Сей- фуллина. — Минем эчке «минем», тормышымда эшләгән бөтен эшем Коммунистлар партиясе белән бәйләнгән».
Үзе партиясез булып та, иҗаты искиткеч гүзәл партиялелек рухы белән сугарылган бу олы язучының кадерле сүзләренә барыннан да элек безнең яшь язучылар колак салырга тиеш, чөнки әдәбиятның киләчәге алар кулында. Бары тик шушы бердәнбер дөрес юл белән барганда гына, ягъни иҗатыңны марксизм-ленинизм идеяләре белән аерылгысыз итеп бәйләп барганда гына тирән эчтәлекле, югары идеяле әсәрләр тудырырга мөмкин.
Менә шуңа күрә дә 111 пленум со-вет язучыларын киләчәктә дә әдә-биятыбызның партиялелеген, аның иң кадерле нәрсәсе — социалистик реализм методын күз карасы кебек сакларга чакырды.
Соңгы вакытларда идея сугышы активлашып китү сәбәпле, буржуаз язучылар социалистик реализмга аеруча һөҗүм итә башладылар. Кайбер халык демократиясе илләрендә дә социалистик реализмны яманлаучылар табылды. Алар социалистик реализм методы язучыларның иркенлеген чикли, аларның индивидуальлеген үтерә, аларның әсәрләрен төссезләндерә, әдәбиятның милли үзенчәлеген бетерә, дип сафсата са-талар.
Бу гаепләүләрдә аз гына булса да дөреслек бармы соң? Мисалга бөтен совет әдәбиятын түге<т, аның бер өлеше булган татар совет әдәбиятын гына алып карыйк. Мәгълүм ки, Г. Ибраһимов үзенең «Казакъ кызы» исемле мәшһүр повестен һәм «Еззнең көннәр» романын революциягә хәтле ук яза. Ләкин ул алар- ны беркайда да бастыра алмый, чөнки буржуаз нәшриятчылар аның бу әсәрләрендәге азатлык рухын яратып бетермиләр Һәм язучының иркенлеген тыялар. Ә Совет власте елларында Г. Ибраһимовныц әсәрләре кат-кат басылып киләләр.
Безнең идея дошманнарыбыз со-циалистик реализм язучының инди-видуальлеген үтерә, диләр. Әгәр бу фикер дөрес булса, без Кави Нәҗми әсәрләрен Мирсәй Әмир әсәрләреннән аера алмас идек, Фатих Хөсни белән Әмирхан Еники аларга охшатып язарлар иде. Хәлбуки, бу язучыларның һәрберсенең үзенә генә хас үз йөзе бар, аларның каләмнәре бер-берсенә һич тә охшамаганнар. Шулай ук ике зур язучы — Ибраһим Гази белән Афзал Шамов та, каләм осталары буларак, башкаларга һәм бер-берсеиә һич тә охшамаганнар. Яки ике зур драматургыбыз—Таҗи Гыйззәт белән Нәкый Исәнбәтне алыйк. Икесе дә драматургиянең атаклы мастерлары. Әмма язу алымнары бөтенләй башка. Әгәр сез Һади Такташның бер строфасын укып чыгасыз икән, аның кем юллары икәнен- китапның тышлыгына карамыйча да әйтә аласыз. Такташ тавышы безнең поэзиядә үзенә бер урын алып тора. Укучы Муса Җәлил шигырьләрен Фатих Кәрим шигырьләре белән дә, Сибгат Хәким шигырьләре белән дә бутамый. Салих Баттал югарыда саналган шагыйрьләргә охшатып яза дип кем әйтә ала? Әнвәр Давыдов, Гали Хуҗи, Мөхәммәт Садри кебек ша- гыйрьләребезнең дә үз аһәңнәре бар. Ә алар барысы да социалистик реализм методы белән язалар. Димәк, социалистик реализм язучыларның индивидуальлеген үтерми, киресенчә, аларның һәрберсенең үз тавышы белән язүыи таләп итә. Бу нәрсә совет әдәбиятының табигатеннән дә килеп чыга. Совет әдбиятыиың төп бурычы — халыкка хезмәт итү. Ә халыкка хезмәт итү кебек зур максат белән эш итүче язучыга язу формаларын һәм чараларын ирекле рәвештә сайлап алу кирәк.
Кызганычка каршы, безнең әдәби тәнкыйтебез бу мәсьәлә белән бөтенләй диярлек кызыксынмый. Әгәр язучыларның индивидуальлеген өй-рәнеп мәкаләләр, монографияләр язылса, без әдәбиятыбызның яңа, искиткеч бер байлыгын күрер идек.
99
Бу эш тәнкыйтьчеләрнең алдагы ки-чектерелмәс бурычы дип уйлыйм.
Милли үзенчәлек мәсьәләсенә килгәндә, Мәскәүдә булып узган декада татар әдәбиятының, һәм сәнгатенең никадәр үзенчәлекле булуын бик ачык күрсәтте.
«Сезнең язучыларыгыз һәм театр-ларыгыз халкыгызны күрсәтә белә. Без татар халкы турында күп нәрсә белдек. Батыр һәм хезмәт ярату- чан татар халкы турында безнең карашыбыз киңәйде». Декада көннәрендә без шуңа охшашлы сүзләрне рус иптәшләребездән дә, тугандаш халыклар вәкилләреннән дә байтак ишеттек. Сәнгатьнең милли үзенчәлеге нәкъ менә шунда күренә дә бит. Сәнгатьтә милли үзенчәлек милли киемнәр аркылы түгел, бәлки халыкның характерын, фикер сөрешен, психикасын сурәтләү юлы белән бирелә. Әлбәттә, теге яки бу- халыкның характеры, фикер сөреше, психикасы үзгәрми торган, катып калган бернәрсә түгел. Яңа тормыш төзү процессында ул үзгәреп тора, яңа сыйфатка керә. Боларның барысын да күрү, аннары иҗатыңда чагылдыру — язучыларның эше.
Җыеп әйткәндә, социалистик реа-лизмны яманларга тырышучыларның фикерләрендә дөреслекнең әсәре дә юк. Алар акны кара дип әйтүдән узмыйлар. Шуңа күрә алар- ның коткылары безне дөрес юлдан яздырмаска тиеш. Без социалистик реализмны заман сынавын үткән бердәнбер дөрес метод дип саный- : без. Бу турыда һичкем белән бәхәс- : кә кермибез.
Әлбәттә, безнең кимчелекләребез дә күп, аннан-моннаи әвәләнгән, ярым-йорты әсәрләр дә, кызганычка каршы, матбугатта чыккалый әле. Ләкин монда социалистик реализм методы түгел, ә шул методны яхшылап үзләштереп бетерә алмаган, талант көчләре җитмәгән аерым
• язучылар гаепле. Бу инде бөтенләй башка мәсьәлә.
? Канчакта безнең яхшы әсәрләребездә дә теге яки бу кимчелекләр
• була. Ибраһим Газиның «Гади ке- $ шеләр» романы — соңгы еллардагы : татар әдәбиятында күренекле әсәр.
/Мәскәүдәге тикшерү вакытында да ул зур кызыксыну тудырды. Бу романда Татарстанның көинән-көн үсә барган нефть промышленносте эшчеләренең тормышы шактый тулы чагылдырылган, язучы совет кеше-ләренең хезмәткә булган кайнар мәхәббәтен күрсәткән, онытылмый торган образлар тудырган, диделәр. Без дә бу фикерләр белән килешәбез. Әмма роман кимчелекләрдән дә азат түгел. Романның төп кимчелеге, минем карашымча, менә нәрсәдә: бу романда художество әсәрен вакытсыз искерүдән, тормыштан артта калудан саклый торган алга омтылыш җитәрлек түгел.
Тормыштан артта калу дип әйткәндә мин техниканы күз алдымда тотмыйм. Роман геройларын дулкынландырган техник проблемалар, билгеле, теге яки бу күләмдә китап дөньяга чыгар-чыкмас ук искерүе яки тормыш тарафыннан бөтенләй алып ташлануы мөмкин. Ләкин моның өчен язучыны берәү дә гаепләмәячәк. Әмма, әйтик, Мансур Габп- товның образы ничек бирелгән, аңарда яңа совет кешесенең сыйфатлары ничек күрсәтелгән — бу турыда укучы язучыдан, әлбәттә, сораячак. Нәкъ менә шушы үзәк образда, минемчә, югарыда әйтелгән алга омтылыш җитәрлек түгел. Габитовның үзен аңларга, аның эшләгән эшләрен аңлатырга мөмкин. Романны укып барганда укучы күңелендә Габитов- ка хөрмәт туа, әмма Габитовка охшарга тырышу, аның кебек булырга тырышу теләге укучы куңелендә тумый. И. Гази, әллә инде героем романтик булып китәр дип курыккангамы, әллә бик яхшы уңай герой тудырудан саклангангамы, Габитовның һаман чабуыннан тартып тора, аңа аз гына да югары күтәрелергә ирек бирми, аны артык гади итә. Ләкин ни өчен без геройларыбыз- ның романтик булуларыннан куркырга тиешбез? Укучы яшьләр үрнәк алырлык чын уңай геройларны тудырудан пик качарга кирәк?!
И. Гази нефтьчеләрнең хезмәтен тасвирлауга әсәрендә зур урын бирә. Хезмәт, мәгълүм булганча, мәңгелек категорияләрнең берсе. Хезмәт поэзиясен матур итеп тасвир
100
лаган әсәр беркайчан да искермәячәк. И. Гази романында буровойчыларның хезмәт поэзиясен күрсәткән бик матур сәхифәләр бар. Ләкин күп урыннарда бу поэзия тоныклана яки бөтенләй сизелми башлый.
Нәрсәдән килә бу? Авыл кешелә-ренең хезмәтен матур итеп тасвирлауда безнең шактый зур тәҗрибәбез һәм уңышларыбыз бар, ләкин промышленность эшчеләренең, аерым алганда безнең өчен бөтенләй яңа булган нефть эшчеләренең, хезмәтен тасвирлауда безнең тәҗрибәбез хәзергә бик аз әле. Шәйхи Маннурның поэмасы, Абдулла Әхмәтнең ике пьесасы, беркадәр шигырьләр һәм берничә очерк — хәзергә бу өлкәдә безнең бөтен байлыгыбыз шул.
Язучылар нефтьчеләр алдында, эшчеләр алдында да гомумән зур бу-рычлы. Якын арада без бу бурычны түләргә тиешбез.
Ничек, нинди юллар белән? Эш-челәрнең, нефтьчеләрнең тормышла-рын тирәнтен өйрәнеп, алар арасында озак вакытлар яшәү белән. Очраганда бер барып кайту белән генә андагы зур тормышны, шул зур тормышның зур хакыйкатен күреп бетереп булмый. Ә ярым хакыйкать белән генә социалистик реализм әсәрләре яши алмыйлар.
Шагыйрь П. Антокольский, С. Хә-кимнең «Суд залыннан» дигән ши-гырьләре турында сөйләгәндә, сән-гатьтә олы хакыйкать һәм бәләкәй хакыйкать бар дип әйтте. «Фәрхинур» шигырендә С. Хәким олы хакыйкатьне күрсәткән, диде.
Ләкин бездә бәләкәй хакыйкать белән генә яшәүче әсәрләр дә аз түгел. Әдәбиятны күзәтеп баручылар соңгы вакытта безнең әдәбият мәйданында вак темалар тамыр җәя башлавын һичшиксез күргәннәрдер. Бүгенге көннең зур, үткен мәсьәләләрен читләтеп үткән хикәяләр, шигырьләр әлдән-әле басылып торалар. Шулариың характерлысы итеп Ф. Хөснинең «Чыбыркы» исемле хи-кәясен күрсәтергә мөмкин. Бу хикәядә вакыйгалар да, авторның әйтергә теләгән фикере дә шушы чыбыркы тирәсеннән әлләни ерак китмиләр. Бу хикәянең моннан 40 ел элек тә, 40 ел соң да язылуы мөмкин. Аңарда заман тойгысы юк.
Яки менә М. Кәримовның «Фа- җпгалы сабак» исемле хикәясен алыйк. Хикәянең әйтергә теләгән фикере: аракы эчмәгез, аракы бә- хетсезлеккә илтә. Кайчандыр Каюм Насыйри шушындый темаларга календарь бите күләмендәге новеллалар яза торган булган. Яшь язучы хикәясен бер табакка сузган, әмма бер генә яңа сүз дә әйтмәгән.
«Совет әдәбияты» журналының декадага багышлап чыгарылган 5 иче санындагы шигырьләргә күз ташлыйк. Андагы шигырьләрнең күбесе интим характердагы шигырьләр. Аларны аерым-аерым укыганда ярыйсы гына кебек тоела. Ләкин бер-бер артлы укый башласаң, күңелдә канәгатьсезлек тойгысы туа башлый. Чыннан да, Ә. Да-выдовның «Тал», X. Камалның «Күзләреңдә синең зәңгәр моң», Ш. Галиевнең «Аңа» исемле шигырьләрен бер-бер артлы укып карагыз әле. Сезнең күңелегез моңлана башлар, сез нәрсәдәндер канәгатьсезлек сизәрсез. Шулар өстенә шул ук журналда, ләкин башка санда басылган И. Юзеевның «Кайтмый» шигырен укыгыз:
Җилләр ИСӘ,
Җилләр иссә, Каен сыкрый җилләр искәндә... Искә төшә. Искә төшсә, Ана елый исенә төшкәндә... Ә ул кайтмый...
Монда инде бөтен нәрсә кешенең күзеннән яшь чыгартырга юнәлде-релгән.
Мондый шигырьләр күбәеп кит-кәндә, безнең поэзиябезнең иң яхшы ягы — гражданлык пафосы, олы па-триотик хисләрне җырлавы һәм шул зур хисләр белән януы тоныклана башлый. Чүп үләне игенне баскандай була. Чыннан да,' әгәр берәр кеше безнең 1956 елда журналда басылып чыккан шигырьләрдән рес- лубликабызның чын йөзен күз алдына китерергә, халкыбызның нинди зур теләкләр белән яшәп, нинди зур эшләр башкаруын белергә теләсә, ул кеше бик кыен хәлдә калыр иде.
101
Соңгы елларда бездә Муса Җәлилгә багышланган байтак кына әсәрләр дөньяга чыкты. Бу бик күңелле нәрсә. Ләкин жанр ягыннан алмаганда, ул әсәрләр бер-берсен- иәи нәрсә белән аерылалар? Муса Җәлилнең героик образын ачар өчен безнең язучылар, шагыйрьләр, драматурглар нинди яңа формалар тапканнар?
Кызганычка каршы, бу әсәрләр бер-берсеинәи форма ягыннан аз аерылалар, алар барысы да бер принцип буенча — шагыйрьнең биографиясе буенча баралар, мәгълүм булган фактлардан аз гына да читкә чыкмыйлар.
Муса Җәлил турындагы әсәрләрнең авторлары Муса Җәлилгә караган гаять зур һәм катлаулы материалны яхшылап өйрәнмичә, иҗат лабораторияләре аркылы яхшылап үткәрмичә язарга утырганнар, дисәк һич тә яман булмас. Кайберәүләр, бәлки, тема бик актуаль булганга, башкалардан соңга калудан курыкканга ашыкканнардыр. Ләкин ничек кенә булмасын, батырлык һәм драматизм белән тулы тормыш материа-лы үзенең тулы художество гәүдәлә-нешен тапмый калган, Мусаның образы тиешенчә ачылмаган.
Кем соң Муса Җәлил? Аның зурлыгы нәрсәдә?
Муса Җәлил үз халкының, Ком-мунистлар партиясенең чын улы. Татар халкын, Коммунистлар партиясенең бөек тәрбияви ролен киң итеп күрсәтмичә Муса Җәлил образын ахыргача ачарга мөмкин түгел. Безнең халкыбызның иң яхшы сыйфатлары — аның кыю ихтыяры, куркусызлыгы, көрәштәге һәм хезмәттәге батырлыгы коммунист Муса Җәлил йөзендә бергә туплана. Мусаның батырлыгы халык йөрәгендә. Икенче яктан, Муса Җәлил — шагыйрь. Аны татар совет әдәбиятыннан һич тә аерып алып булмый. Аның иҗаты буш урында үсмәде. Татар совет әдәбиятында булган бөтен гүзәл сыйфатлар ■ Муса Җәлил-нең «/Моабит дәфтәрләре»ндә якты факел булып янып китә. Татар совет әдәбияты бүлм аса, «Моабит дәфтәрләре» дә булмас иде!
Менә шуңа күрә дә Муса Җәлилнең шәхесе зур шәхес булып, халык язмышы белән тыгыз үрелгән шәхес булып үсеп китә. Сәнгатьтә дә герой шагыйрьнең образы шулай яңгырарга тиеш.
Декада йомгаклары уңае белән» бүтән кайбер нәрсәләргә дә туктап китәргә кирәк.
Декада вакытында безнең театр сәхнәләрендә Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», «Зифа», Т. Гыйззәтнең «Шомлы көннәр» һәм «Башмагым», М. Әмирнең «Миңлекамал», К. Тин- чуриниың «Зәңгәр шәл», М. Фәйзинең «Галиябану», Р. Ишморатның «Үлмәс җыр», Ю. Әминевныц «Язылмаган законнар» исемле пьесалары зур уңыш белән бардылар. Бу безнең өчен бик күңелле иде. Әмма без шулай ук бу пьесаларның күбесе моннан байтак еллар элек язылганын да беләбез. Безнең драматурглар бүгенге көн турында соңгы вакытта язылган бер генә яхшы пьесаны да Академия театрына тәкъдим итә алмадылар. Ә театр иске пьесалар исәбенә генә яши алмый, бүгенге көн пьесасы аңа һава кебек кирәк. Тиздән Октябрьның кырык еллыгы. Академия театры нинди яңа пьеса куеп ул олы бәйрәмне каршы алыр? Хәзергә аның портфелендә бер генә дә яңа пьеса юк диләр. Бу хәвефле хәл барлык драматургларны һәм язучылар союзын бик нык борчырга тиеш.
Балалар әдәбиятын тикшергән ча-гында, безгә шулай ук шактый нык кызарырга туры килде. Дөрес, без кайбер Мәскәү язучыларыпың татар балалар язучылары балаларга бернинди дә яхшы әсәрләр бирмәделәр, алар Гайдарның традициясен оныттылар, дигән фикерләре белән тулысымча килешә алмадык. Безиен балалар өчен язылган әсәрләребез бар. Мәрхүм Бари Рәхмәтнең шигырьләре, Г. Гобәйнең аерым повестьлары, Җ. Тәрҗеманов, А. Әхмәт, Ә. Бикчәнтәева, Л. Ихсанова һәм башкаларның китаплары чыкты. Ләкин бу бик аз һәм балаларның үскәннән-үсә барган теләкләрен канәгатьләндерә алмый. Безнең балалар әдәбияты әдәбиятның гомуми үсешеннән артта калып бара. Хәзергә әле без татар балалар язучысының фәлән әсәре балаларның кулыннан төшми торган китап булды дип әйтә алмыйбыз.
Татарстан язучылары союзында балалар әдәбияты күз артында тора, аз санлы балалар әдәбияты секциясе үз казанында кайный дип әйтүләрдә, билгеле, дөреслек бар иде. Правление бу турыда ныклап уйларга һәм чараларын күрергә тиеш булачак.
102
СССР Язучылары союзы секре-тариаты декада йомгаклары уңае белән кабул ителгән карарында татарча яшьләр журналы һәм «Яшь ленинчы» исемле пионерлар газетасын яңадан чыгарырга дигән тәкъдимебезне кирәк дип тапты. Яңа газета, яңа журнал безнең балалар әдәбиятына, билгеле, җанлылык кертәчәк. Ләкин бу мәсьәләнең бер ягы гына. Иң мөһиме— язучылар. Укучы балалар Г. Гобәйдән, А. Әхмәттән, Ә. Бикчәнтәевадан, Л. Ихсановадан һәм башкалардан яңа, яхшы әсәрләрегезне безгә кайчан бүләк итәсез, дип сорарга хаклылар. Чөнки бу өлкә өчен иң элек балалар язучылары җавап бирә.
Әлбәттә, балалар әдәбиятының торышы өчен җаваплылыкны бүтән язучылардан да төшереп булмый. Г. Ибраһпмов, һ. Такташ, Ф. Кәрим, М. Җәлил, К. Нәҗми балалар өчен гел язып торганнар. Ни өчен Г. Бә- широв, Ә. Еникеев. Ф. Хөсни, И. Гази, М. Әмир. А. Шамов, Ш. Маннур, С. Хәким, Ә. Фәйзи, С. Баттал һәм башкалар балалар өчен язмаска тиешләр? Аларның кайберләре заманында балалар өчен яхшы-ях- шы әсәрләр биргән кешеләр. Соңгы елларда балалар өчен актив яза башлаган өлкән язучыбыз Н. Исән-бәттән үрнәк алып, бу язучылар да шул өлкәдә каләмнәрен тибрәтә башласалар, безнең балалар әдәбияты шактый алга китәр иде.
Прозаны һәм поэзияне тикшерүгә багышланган утырышлар бик җанлы үтте. «Татар поэзиясе анто- югиясе»нең дөньяга чыгуы Мәскәү шагыйрьләре каршында безнең поэ-зияне бермә-бер үстереп җибәрде.
Безнең поэтик талантларның күплеге һәм татар поэзиясенең форма төрлелеге турында алар сокланып сөйләделәр. Кызганычка каршы, прозабызның үткәнен декада вакытында без тиешенчә күрсәтә алмадык. Декадага 3. Бигиевныц да, 3. Һадиның да, Ф. Әмирханның да әсәрләре басылып чыкмады. Алар- дан элегрәк язган прозаиклар турында әйтеп тә тормыйбыз инде.
Мәскәүдә безне әдәби мирасыбызга тиешенчә игътибарлы булмауда гаепләделәр. Моны танырга кирәк. Әмма бу эштә ашыгу ярамый. Үткәннән бары тик прогрессив һәм кыйммәтле әйберләрне генә сайлап алырга кирәк, тоташ агым позициясенә басудан бик нык сакланырга кирәк. Бу зур һәм гаять катлаулы эш иң элек әдәбият белгечләре өстенә төшә. Ләкин әдәбият җәмәгатьчелегенең даими булыш-лыгыннан башка гасырлар буенча тупланган бу зур хәзинәне күтәрү аларга үзләренә генә кыен булачак.
Тикшерүләрдә безнең тәнкыйть-челәрнең әсәрләре—Г. Халитның Тукай турындагы хезмәте, Р. Бикмө- хәммәтовның Муса Җәлил турындагы китабы, X. Хәйринең татар совет әдәбияты турындагы очерклары зур кызыксыну тудырдылар. Шул әсәрләр өстенә без Г. Кашшаф, X. Госман, И. Нуруллин китапларын да декадага алып бара алган булсак, безнең әдәби тәнкыйтебез тагын да уңайрак бәя алган булыр иде. Әмма тәнкыйтьчеләрне төп мәсьәләдә гаепләделәр. Алар әле һаман да татар совет әдәбиятының төп проб-лемалары белән аз кызыксыналар, язучыларны бүгенге заман кешеләре турында югары художестволы яңа әсәрләр язарга өндәмиләр. Алар әдәби вакыйгаларның алдыннан түгел, артыннан баралар. Хәлбуки, тәнкыйтьнең бурычы алдан бару, юл күрсәтү.
Декаданың янә бер уңай ягы шунда булды, анда олы язучылар белән беррәттән яшь язучылар да катнаштылар. Язучылар союзында Р. Төхфәтуллиниың хикәяләре, X. Ка-малның шигырьләре тикшерелде. Сәхнәләрдә Ю. Әминевпың «Языл

маган законнар» исемле пьесасы, X. Вахит либреттосы буенча язылган «Самат» операсы барды. Татар әдәбиятына яшь көчләрнең туктаусыз килеп торуы гомумән күрсәтелеп үтелде. Киләчәктә бу яхшы традицияне һәрьяклап үстерә торырга кирәк.
Декада безнең әдәбиятыбыз тари-хында мәгълүм бер баскыч булып калды. Хәзер татар язучылары үз-ләренең адымнарын шул баскычтан санап, алга, югарыга барырга, гүзәл художестволы, тирән эчтәлекле яна әсәрләр тудырырга тиешләр. Бу безнең төп бурычыбыз.
Без хәзер үзебездә яңа көч, яңа энергия, яшьлек дәрте сизәбез, йө-рәкләребездә кайнаган шушы бетмәс-төкәнмәс дәртне иң изге эшкә — халыкка югары партиялелек рухы белән сугарылган яңа әсәрләр тудыруга бирик.
III пленум һәм декада йомгакла-рыннан бердәнбер дөрес нәтиж.ә, ки-ләчәккә якты юл — шул.

104