Логотип Казан Утлары
Повесть

УТЫЗ ӨЧ КӨН

«Утыз өч көн»—Кәрим Тинчуринның архивында сакланган, әлегәчә һичкайда басылмаган повесть.
Кәрим Тинчурин бу повестьта революция елларының катлаулы күренешләрен яшь язучы Сөләйман образы һәм аның башыннан узган вакыйгалар аша бик оланлы итеп сурәтли. Вак буржуаз демократик карашлы интеллигентның социалистик революциягә килү юлын язучы дөрес итеп, барлык каршылыклары һәм катлаулылыгы белән күрсәтә, аны кискен сыйнфый көрәш һәм социаль тетрәүләр ялкыны аша уздыра.
Сөләйман бүген бик соң гына уянды.
Аның уйлары җәйге күктәге ак болытлар төсле таркалганнар. Алар бер-берсенә охшасалар да, берән-сәрән булып торганлыктан, ул аларны бер ноктага җыя алмады. Кысыр болытларга охшаган кысыр уйларын бергә җыйнап, билгеле бер юнәлешкә әйдәүче көчле давылның кирәклеген ачык төшенде. Шулай кысыр уйларга тулган башын мендәрдән күтәрүгә, аның күзләре өстәл уртасында торган буш графинга төште. Матур язның якты кояшы шул буш графин эченә кереп урнашкан төсле булып күренде аңа.
Кечкенә рюмкаларда чагылган бик кечкенә кояшлар күз явын алып, ул аларны күрмәс өчен йөзен стенага борып, аркасы белән көнгә әйләнеп ятты.
Кояш нуры төшкән буш графин, рюмкалар, тәмәке төпчекләре, балык сөякләре, кичә төн буенча талашып утырган мәҗлестәшләренә аңарда тирән нәфрәт тойгылары тудырдылар.
Шул күңелсез уйларга өстәмә булып, большевикларны, эшчеләрне тапаган Оренбург казакларының канлы кылычлары турындагы хәбәрләр дә кушылгач, ул мендәренә йөзтүбән капланып, бу күңелсез уйлардан качарга теләде. Ләкин алар, сазлыктагы зәһәр озынборыннар төсле, тирә-юньнән камап, аның тынычлыгын боздылар.
Татар дөньясының либераль яшь язучыларының иң сулы дип үзен уйлап йөргән Сөләйман Тимербаев, сыйныфлар көрәше кызып барган тарихи бер чорда юлсыз калуына әрнеп, фикер, идея ягыннан бөтенләй аңа чит булган кешеләр белән кичә төн буенча эчеп утырды. Бу эшнең
КӘРИМ ТИНЧУРИН
УТЫЗ өч көн
Повесть
30
революция алдында зур җинаять икәнлеген аңлагаялыктан, үз-үзс алдында акланырга юллар эзләде. Дөрес, ул кичә Оренбург казакларының. ерткычлыкларына тирән нәфрәт белдереп кадәх күтәрде. Аның бу хадәхенә каршы Апанаев кияве поручик Әсфәндияров казакларны^ батырлыкларын мактап кадәх күтәрде. Мәтбәга хуҗасы Хәлил хәлфә, аларны килештерергә теләп, милләт исәнлегенә кадәх күтәрде. Калганнар үз исәнлекләренә эчтеләр.
Бу уйлар Сөләйманның йөрәген кысып, бәгырен сыкратты. Ул башын мендәр мамыклары арасына яшереп дөньядан качарга теләде. Йөрәге сикерде. Тыны кысылды. Су төбеннән һавага калыккан батучы төсле мендәрдән башын күтәреп, үпкәләре тулганчы һава сулап:
— Арка сөяксез, бәрәкәтсез, кысыр интеллигент!.. — дип, үзе дә сизмәстән кычкырып җибәрде.
Ул. сабантуе мәйданында таяк тартышырга хәзерләнгән батыр төсле, тезләрен кочаклап утырып:
— Кешеләр анда үләләр, үтерәләр, көрәшәләр, сугышалар. Ә мин?.. Кая сон. минем юлым?.. Кемнәр соң минем дусларым?.. Шул шарлатан поручиклармы? Милләтен. халкын, туган ссңелесен акча өчен сатарга хәзер торган ач күзле Хәлилләрме?.. Үләксә исенә очкан козгыннар төсле, аракы исенә ияреп йөрүче исерек баш Дәүлпләрме?.. Мин кем соң. мин кем?’.. — дип йодрыклары белән үз тезләрен дөмбәсләргә кереште.
Әле тупасланып җитмәгән аның яшь вөҗданы газапланды. Шул ямьсез уйлардан котылыр өчен, аның салкын тирән суга чумасы килде. Бер сирпелү белән байка одеялын идәнгә ыргытып, кроватьтан сикереп төшеп, башын умывальник краны астына тыкты. Көнчыгышыннан искән җил болытларны тараткан төсле, бакыр краннан аккан салкын су анын уйларын таратты. Чиста күлмәк киеп, чиста яка куеп, комод өстендә торган кырлы шешәдән чәчләренә одеколон агызды.
Тәмәке, спирт, балык исләренә тынчыган бүлмәдән качып саф һавага тизрәк чыгар өчен көзге алдына басып, ашыга-ашыга галстугын бәйләп торганда, ишек кактылар. Начар бәйләнгән галстугын кире чишә- чишә. ачулы тавыш белән:
— Керегез!..—диде. Галстук бәйләү белән мавыгып киткәнлектән, хәтта бүлмәгә кергән кешене дә сизмәде.
— Мөмкинме?!. —дигән саф, яшь кыз тавышы ишетелүгә, сискәнеп, бөтен гәүдәсе белән ишеккә таба борылды.
Ишек төбендә ал гөл төсле матур яшь кызның басып елмаеп торганын күргәч, егет бәйләнеп бетмәгән галстуктан кулларының ычкынганың да сизмәде.
— Рәхим итегез, туташ!..—дип, түргә урын күрсәткәндә, былчырак өстәл буйлап сибелгән исерек рюмкаларга күзе төште. Бу юлы рюмкалар ана шәрә тән басып торган бозык урам кызлары төсле күренгәнлектән, аның йөзе кызыл пион чәчәге төсенә керде.
Бүлмә уртасында ауган урындыкны күтәреп, аны өстәлгә таба арты белән куеп, сүзсез генә кулы белән ишарә ясап, кызга утырырга урын күрсәтте. Кыз урындыкка таба күчкән вакытта, ишек читендәге звонокка бармагы белән басып алды.
Матур кыз зур ыспайлык белән урындыкка утыргач, егеткә ихтирам күрсәтеп, нәзакәтле кыяфәт белән:
— Вакытсыз борчуым өчен гафу итегез!.. — диде.
Сөләйман, гади бу сүзләргә җавап таба алмыйча торганда тамагына гөмбагыш кабыгы ябышкандай булып, тырыша-тырыша тамак кырырга кереште. Бу уңайсыз хәлдән чыгар өчен, кесәсеннән яулыгын чыгарып иреннәрен сөртеп торганда, яулыгының былчыраклыгы күзенә бәрелүгә, ул аны күз ачып йомганчы, оста фокусчы төсле, чалбар
31 ,
кесәсенә яшереп куйды, һәм шул арада гомерендә беренче тапкыр күргән матур яшь кызны баштанаяк күзләре белән сөзеп алды.
Нәфис кечкенә ак салам эшләпә парикмахерның, кызган кыскычы тияргә өлгермәгән, үз алдына дулкынланып торган кара чәчләрнең, кыйгач кара кашларның матурлыкларын аеруча ачык күрсәтеп тора.
Зәвык белән тегелгән костюмның күкрәк турысыннан ак ефәк кофточка өстеннән сузылып төшкән кызыл галстук кызның күрекле йөзенә матур җитдилек биргән иде. Нечкә кара ефәк оеклар белән ыспай замш туфлиләр аның аяклары белән бергә үскән төсле килешеп, ягышып торалар. Кара лайка перчатка эчендә, тагы да нечкәрәк, тагы да кечкенәрәк, нәфисрәк булып күренгән аның сул кулында кечкенә генә сары күн саквояж. Утлы кара күзләренең ягымлы матурлыклары егетнең башын әйләндерде.
Хезмәтче хатын кереп:
— Сез шалтыраттыгызмы?—диде.
Сөләйман, матур кыз алдында оялган, уңайсызланган кыяфәт белән өстәлгә күрсәтеп:
— Шулармы тиз генә җыйнап алсагыз ла, — диде.
Үзе кызга борылып, гафу үтенгән йомшак тавыш белән:
-— Номер тормышы шулай инде. Иптәшләр киләләр, утыралар. Алар өчен менә хәзер кызарырга туры килә. Өйләнмәгән кешеләрнең тормышлары шулай инде. Ләкин мин гаепле түгел, — дип, бер-берсенә ябышмаган сүзләр тезмәсендә буталды. Үзе тудырган уңайсыз хәлдән чыгар өчен, урындык алып кызга каршы утырды. Ләкин моның белән уңайсыз хәл уңайланмады, киресенчә, уңайсызлык тирәнәя барган төсле тоелды аңа. Бу минутта аның башында бик күп төрле фикерләр сукыр чебеннәр туе төсле кайнашып торсалар да, ул алариың берсен дә тота алмады. Шулай сүз башлый алмыйча аптырап торганда, бу уңайсыз хәлдән аны кыз үзе коткарды.
Ул, бик күптәнге таныш кешегә мөрәҗәгать иткән төсле, гади тавыш һәм гади караш белән:
— Гафу итегез, мин сезгә галстугыгызны бәйләп бетерергә дә ирек бирмәдем булырга кирәк... — дип, мөлаем гына елмайды.
Бу елмаю Сөләйманның тәненә энә булып кадалды. Ул, урыныннан сикереп торып, ике кулы белән берьюлы галстугына ябышып, көзге алдына барып басты. Галстугын бәйләп, яңадан кайтып урындыкка утырганда, ул инде, йөкләнгән бер эшне үтәгәндәй, тынычлап һәм шактый батыр тавыш белән:
— Туташ, мине бик зур бер шөбһә борчый, — дип күзләрен кызның матур күзләренә текәде.
Кыз, «шөбһәнең» нигезен аңларга теләп, егетнең күзләре аркылы күз нурларын аның йөрәгенә үткәрергә теләде. Бу караш Сөләйманның киләбен тагы да чуалтты. Ул күзләрен кызның карашыннан качырып, чалбарына ябышкан мамыкларны чүпли-чүпли:
— Сез мине икенче кеше дип исәплисез булырга кирәк,—дип, базын- мыйча гына күзләрен тагын кызның күзләренә юнәлдерде.
— Сез мине кем днп исәплисез соң? — дип, кыз тагы да җентекләбрәк егетнең күзләренә карап алды.
— 1Мин сезне, хәзергә', дөньядагы иң матур кызларның берсе дип кенә исәпли алам.
— Комплиментыгыз өчен рәхмәт!.. — диюгә, кызның күзләрендә дә, кыяфәтендә дә тынычлык билгеләре күренде.
— Гәрчә сезне күрүем беренче тапкыр булса да, бәлки, исемегезне сорарга да рөхсәт итәрсез?
Сөләйманның соңгы сүзләре кызны уңайсыз хәлгә калдырды булса кирәк. Ул озын керфекләрен аска төшереп, саквояж тоткасы белән уйнын-уйпый:
32
— Сез тәмәке тартасызмы? — дип, матур керфекләрен егетнең күз алмаларына төзәде. Матур. шуның белән бергә үткен бу караш белән тәмәке мәсьәләсен Сөләйман бергә бәйли алмыйча аптырап:
— Тартам, бик тартам!.. — дип кесәләрен капшарга кереште. Аида бәрелде, монда сугылды, тәмәке табылмады. Ул уенчыгын җуйган бала төсле уңайсызланып, кыз алдына килеп:
— Гафу итегез, бетеп калган икән...—дип, күзләре белән эшләпәсен эзли башлады. Кыз саквояжын ача-ача:
— Ялгышмаганмын икән, — дип ак кәгазь тасмалар белән буйга һәм аркылыга уралган, өйдә тутырган йөз данәле папирос пачкасын Сөләйманга сузды.
Бу хәл егетне тәмам аптырашта калдырды. Ул бер кызга, бер кулындагы папирос пачкасына аптырап карап торганда, кыз бик гади тавыш белән:
— Кырык сум тора. Спекулянт малайлар урамда моннан бик күп начар папиросларның данәсен берәр сумнан саталар. Самосад махорканың да стаканы унбиш сум тора бит!..— дип, саквояжын ябып, бикләп алды.
Көтелмәгән бу хәлдән башында ачык бер фикер тудыра алмыйча, егет, сөт чүлмәген җиргә төшереп ваткан кыз бала төсле, миңрәп калды. Кыз Сөләйманны шул авыр хәлдән чыгарырга теләгән төсле урындыктан күтәрелеп, тагы бер елмаеп:
— Акчагыз булмаса, соңыннан да кереп алып чыгарга мөмкин булыр. Сез кай вакытларда өйдә буласыз? — диде.
Сөләйман тирән сулап, папирос төргәген өстәлгә куеп, яулыгы белән йөзен сөртә-сөртә:
— Сез кем соң?! Матур җенме, әллә күрекле фәрештәме?! — дип, өстәл почмагына сөялеп, кызга карап, Наполеон позасында калды. Кыз. егетнең позасын һәм пафослы сүзләрен яратмаганлыкны аңлатырга теләп:
— Мин тәмәке сатучы бер кыз. Җеннәр белән дә, фәрештәләр белән дә танышлыгым юк. һәм киләчәктә дә алар белән танышырга туры килмәс дип уйлыйм. Чын Кырым тәмәкесе, тартып карагыз. Без үзебез тутырабыз. Акчасына кайчан керергә рөхсәт итәрсез? Кырык сум, минемчә, кыйммәт түгел, — диде.
Сөләйманга кызның соңгы сүзләре ошамады. Кызның йөзендә шагыйранә серле елмаю көткәндә, акылга нигезләнгән бу сүзләр аңа, скрипка тавышына диссонанс керткән барабан тавышы төсле, урынсыз тоелды. Ул. Наполеон позасыннан гади үз кыяфәтенә кайтыр өчен, өстәлдәге тәмәке пачкасын ачып, берсүзсез папирос кабызды да кызга артык исе китмәгәнлекне күрсәтергә тырышып, тәмәке төтенен авызыннан йөзек- ләндереп чыгара-чыгара. борыны белән тәмәкенең сыйфатын тикшергән булды:
— Тәмәке зарарсыз, хәтта яхшы дип әйтергә дә була.
Кызга да егетнең бу хантамасы ошамады булырга кирәк. Ул егеткә туры карамас өчен күзләрен комод өстендәге кырлы шешәгә юнәлтеп:
* — Әлбәттә, беренче сорт түгел. Хакына күрә ярын инде шунда. Кырык сум үзе дә зур акча түгел хәзер, — диде.
Сөләйман, кызга тәмам якынлашып.
— Бу тәмәке өчен йөз сум түләргә дә мин хәзер!.. —диюгә, кыз, аиың бу сүзләренә сискәнеп, бер адымга егеттән читкә тайпылды. Сөләйман, күңелендә ике мәгънәле фикер юклыгын күрсәтергә теләп:
— Менә, рәхим итегез!.. — дип, кырыгышар сумлык өч керенканы кызга сузды.
Кыз:
— Мин спекулянт түгел,—дип, бер данә кырык сумлык керенканы жакет кесәсенә салып, калганнарын өстәлгә куеп, лайка перчаткалы

кулын егеткә сузды. Бу кулдагы җан җылылыгың лайка күне капласа да, ике яшь кулның бер-берсенә тоташуына Сөләйманның бөтен тәне буйлап ләззәтле калтырау йөгерде, йөрәге батыррак эшләп, тамырларында кан йөреше тизләнде. Ул үзендә кыюлык сизде. Гәрчә ул бу матур кызның тәмәке сатучы гади бер кыз икәнлегенә ышанмаса да, кызның хәзерге хәле, яшь канның гайрәте аңа батырлык биреп, егет кызның кулын «мәгънәле» итеп кысып, икенче кулы белән аны кочаклап алганын үзе дә сизмәде. Кыз, елан төсле ишелеп, аның култык астыннан үтеп:
— Ярамый, егет!.. — дип, яшен төсле, ишеккә юнәлде.
Сөләйман, кызга карата тупаслык эшләвен аңлап, акыл белән хис көрәше уртасында баскан җирендә хәрәкәтсез калырга тырышты. Тупаслыгы өчен кыздан гафу үтенергә теләсә дә, авызыннан бер сүз дә чыгара алмады. Кыз, ишек тоткасына тотынып, артык нәрсә булмаган төсле:
— Мин сезгә таты килеп чыгармын!—дип, бик матур итеп елмайды. Бу елмаю Сөләйманны җанландырды. Ул кызга таба омтылды. Ләкин кызның кул ишарәсе аны урталыкта туктатты. Кыз тагы елмайды. Бу юлы егет кызга якынлашырга кыймады. Кыз моны бик яхшы аңлады. Шуңа күрә ул ачык, саф, яшь тавыш белән:
— Тәмәке тартучы иптәшләрегезгә әйтеп куегыз. Безнең тәмәкедән дә яхшырак тәмәке бер җирдә дә юк!..—дип, нәфис кулын җиңелчә изәп, ишектән чыгып, күздән югалды.
Көтелмәгән бу күренештән егетнең мие кызды, башы шаулады. Яулыгы белән маңгаен сөртә-сөртә, бүлмә буйлап бераз йөргәннән соң, матур кыз калдырып киткән тәмәкеләрнең икенчесен кабызды. Тәмәке кызның үзе төсле үк нәфис, хуш исле иде.
П
Мөселман социалистлар комитетының утырышына Сөләйман кичегеп килде. Элегрәк ул комитетның эшләре белән нихәтле дәртләнеп янган булса, хәзер шул ук темп белән аңа салкынаюын сизә иде.
Башта бу комитет мөселман милли комитетына каршы көрәш алып барганда, ул аның көченә дә, эшенә дә ышана иде. Аның уңышларын ул үз уңышлары төсле итеп якын күрә иде. Мөселман милли комитеты бетерелгәч, мөселман социалистлар комитетының да эше шуның белән тәмам булган төсле тоелды аңа.
Советлар властен ныгытучы, эшче-крестьяннарның, гомумән, бөтен хезмәт ияләренең кайгыларын кайгыртучы бөтен Россия Коммунистлар партиясенең шәһәр комитеты бар. Шуңа күрә Сөләйман төрле партияләрдән һәм партиясез социалистлардан оештырылган мөселман социалистлар комитетларының тарихи бурычлары мөселман милли комитетларына каршы көрәштә чикләнә дип уйлый иде.
Мөселман милли комитетлары таратылганнан соң, илдә контрреволюция учаклары беткән, алар турында уйлау, сөйләп йөрү модадан чыккан эш кенә дип йөри иде.
Ләкин бүгенге утырышка куелган мәсьәләләр аны өр-яңа уйларга юнәлдерделәр. Мөселман милли комитетларыннан да көчлерәк, куркынычрак контрреволюцион хәрәкәтләр турында сүз барасын белгәч, утырышның азагына хәтле калырга булды.
Беренче сүзне Үзәк мөселман комиссариаты һәм хәрби коллегия вәкиле Нургали иптәш Вагыйзов алды.
Бу кеше үзе гаскәри булмаса да, аның торыш-килбәтендә, хәрәкәтләрендә, сөйләү өслүбендә гаскәриләргә хас булган бик күп уртак алымнарны күреп була иде. Ул шәм төсле туп-туры басып, берничә секунд тик торганнан соң, батыр тавыш белән:
— Иптәшләр, бик күп газаплар, каннар бәрабәренә көрәшеп алынган, йөзгә якын милләтләрнең хезмәт ияләрен үз кочагына алган социа-
•3. ГС. Ә.“ №9. 90

34
листик республикабыз зур вакыйгалар һәм шулай ук зур хәтәрләр алдында тора!.. — диюгә, мәҗлес давыл алдындагы төнге һава төсле тынып калды.
һәрвакыт җиңүләр, уңышлар турында гына канатландырып сөйләргә яратучы Вагыйзовның бу сүзләре Сөләйманга да бик нык тәэсир итте. Хәтта ул урындыгын да ораторга якынрак күчереп куйды.
Вагыйзов, гәүдәсен хәрәкәтләндермичә генә, күзләрен бүлмәдәге кешеләр өстендә йөртеп, сөйли башлады:
— Курск аркылы Ерак Көнчыгышка таба чехословакларның баштанаяк кораллы алтмыш эшелон гаскәрләре үтеп киткән дигән хәбәр бүген тиешле оешмалар тарафыннан расланды. Владивосток аркылы Франциягә үтәр өчен, алар бу маршрутны сайлаган булып безне ышандырырга телиләр. Ләкин бу хәрәкәтнең төбендә зур контрреволюцион серләр ятуы мөмкинлегеннән без имин түгелбез. Алар Себердәге Семенов бандалары белән кушылып, дөнья империалистларының ярдәме белән көчле йодрык булып, социалистик кызыл Себеребезне контрреволюция учагына әйләндерү куркынычы алдыбызга килеп басты. Бу эшелоннарны, Пензада туктатып, Архангельскига таба кайтарып җибәрергә дип безнең социалистик хөкүмәтебез тарафыннан боерык бирелгән булган. Менә шул боерыкны эшкә ашыру нәтиҗәсендә, чехословакларның хәйләле, контрреволюцион йөзләре ачылды. Алтмыш эшелон кораллы чехлар гаскәре, Советлар властеның боерыкларына каршы баш күтәреп, Самара өстенә киләләр. Россиядәге бөтен карагруһ, контрреволюцион һәм фетнәче эсерлар партиясенең шул реакцион чехословакларның кара байраклары астында яшеренүләре дә безнең алдыбызда хәзер ачыла бара. Кыскасы, Советларга дошман булган барлык контрреволюцион көчләр безгә каршы оешалар. Гражданнар сугышының революцион быргылары Советлар илендәге барлык намуслы хезмәт ияләрен дошманнарга каршы берегеп көрәшкә чакыралар. Шуның өчен безгә бүгеннән эшче-крестьяннарньш файдаларын күзәтүче, Советлар властеның җиңелмәвенә ышанучы намуслы хезмәт ияләреннән революцион мөселман дружиналары төзү чарасына керешергә кирәк. Бу мәсьәлә социалистик хәрби оешмалар белән аңлашылып эшләнәчәк. Шәһәребездәге һәрбер намуслы хезмәт иясе сугыш һөнәренә өйрәнергә тиеш. Дошманнар оешалар. Без аларны Октябрьда ничек тар-мар иткән булсак, киләчәктә дә шундый ук көч белән тар-мар итәргә тиешбез!..—дип сүзен бетерде.
Утырыштагы кешеләрнең күпчелеге, аякка калкып, ораторның фикер-ләренә кушылуларын белдереп, бик озак кул чаптылар.
Вагыйзовның утлы сүзләренә чыраен сытып читтә утырган, үзен татар-башкорт эсерлары лидерларының берсе дип йөртүче Байгилдиев алкышка катнашмады. Комитетның һәрбер утырышында, дилбегә озынлыгындагы нотыклар сөйләп тә, карарлар кабул иткәндә, күпчелекнең тавышына кушылмыйча, һәрвакыт аерылып үз фикерендә калучы бу кешенең алкышка катнашмавына бу юлы берәү дә артык әһәмият бирмәде. Татар либерал буржуа яшьләре арасында Байгилдиевнең даны бик зур иде. Ул бу данны зур эшләр аркасында түгел, киресенчә, вак эшләр, ваклык аркасында казанды. Уфа, Казан мещан семьяларының гайбәтләрен формалаштырып, аларга җәмәгатьчелек төсен бирергә тырышып, шулардай былчырак анекдотлар оештырырга тырышучы саламторхан иде ул. Октябрьга хәтле аның җәмәгать эшләре шул оятсыз анекдотлар белән бик нык бәйләнгән иде. Дөресен әйтергә кирәк, татар-башкорт мещан семьяларының гайбәтләрен анекдотлык дәрәҗәсенә күтәрүдә аның «хезмәте» бик зур булды. Шуның өчен кайбер эре буржуа семьялары аның белән ара бозарга теләмәделәр. Менә шул хәлләр, ни өчендер, аңа «социалистлык» мөһерен бастылар. Соңыннан чынлап та уң эсерларга кушылып китеп, үзенең пугач шартлатырлык гайрәте булма-

са да, «террор» турында лаф орырга бик ярата иде. Шуңа күрә якыннан белүчеләр аны «террорист-мухамор» дип йөртәләр иде.
Керенский дәверендә татар-башкорт эсерлары арасында зур гына роль уйнаган, Октябрь революциясеннән соң миңрәп калган шул Байгил- диев бүген дә гадәтенчә утырышны алып баручыдан сүз сорап-нитеп тормыйча нотык тотарга кереште.
— Җәмәгать!..—дип кычкыруга, үз тавышына үзе мавыгып, пауза ясап, күзләрен түшәмгә терәп, «зур» фикерләр уйлаган кыяфәттә калды. — Миллионер Садыйк хаҗины сез беләсез бит! Беләсез. Татар байлары арасында иң карагруһ, контр Әфләтун ул. Шулай да Совва Морозов түгел. Алла бозауларының берсе инде ул.
Менә шул Садыйк хаҗиның Гарифәбикә дигән бер килене бар. Шул хатын үз гомерендә өч иргә кияүгә чыккан булган. Ләкин утыз ел буенча тоташтан мамык түшәктә йокласа да, бер баласы да булмаган. Менә шул Гарифә җиңгинең мамык түшәкләре таланганнан соң, Совет власте аны алтмыш сигез яшьлек А1өбарәкҗан хәзрәт дигән кызыл муллага кияүгә бирә. Кичә шушы Гарифәбикә берьюлы игез бала тапкан. Хәзрәтнең комиссарлар белән дуслык зур булган диләр. Хәзрәткә шулар булышканнар булса кирәк, наяннар. Менә ул Совет абзац нишләтә!.. — дип халыкны көлдерергә тырышты. Ләкин аның бу тозсыз, зарарлы сүзләреннән көлүчеләр түгел, елмаючы да табылмады. Ул сүзендә дәва^м итте:
— Без буржуазияне, бер яктан, бетерергә тырышабыз, ә икенче яктан, утыз ел буенча бала таба алмаган бикәләргә берьюлы икешәр бала табарга мөмкинлекләр тудырабыз. Бу әле хәзер шулай. Социализм булгач, өмәләп, күмәкләп...—диюгә җыелышның секретаре Сәлимә иптәш урыныннан сикереп торып:
— Байгилдиевнең бу оятсызлыгына протест белдерәм. Фикерегез булса, эш турында, көн тәртибенә куелган мәсьәлә турында сөйләгез. Оятсыз анекдотларыгызны Печән базары өчен саклагыз!..—диюгә, җыелышның председателе һәм башкалар Сәлимәнең фикеренә кушылдылар.
Бу хәлгә Байгилдиев уңайсызланмады да, оялмады да. Гомумән, ул ояла белми иде. Ояла белмәүчеләр һәрвакыт үзләрен хаклы диеп белгәнлектән, ул Сәлимә иптәшнең һәхм башкаларның протестларына гаҗәпләнеп:
— Сәлимәдәге черегән буржуа гадәтләренең бетеп җитмәвен бүген тагы бер кат күрдек. Хәер, ул турыда әңгәмәне иркенрәк вакытка калдырам. Көн тәртибендәге төп мәсьәләгә кайтам, — дип тагын сөйләргә кереште.—Мин, егетләр, чехлар турында сөйләүче Вагыйзов иптәшнең төп фикерен аңлый алмадым. Ул чехларны коралсызландырырга кирәк, ди. Алар Себердә контрреволюция учагы кормакчы булалар, ди. Себер кайда да, чехлар кайда, егетләр. Изелгән милләтләрнең кулларыннан актык мылтыкларын тартып алу аларны изү булып чыкмасмы икән?.. Минемчә, чехларга караганда, латышларны коралсызландыру революция өчен файдалырак булыр иде. Чөнки алар патша Россиясенең ачуын бүгенге хөррият сөюче гражданнардан кайтаралар. Сез, «комиссар иптәшләр», бүген латышлардан, иртәгә мадьярлардан, берсекөнгә кытайлардан полклар төзеп, Россиянең ирекле гражданнарын кыр тавыклары хәленә калдырырга уйламыйсызмы икән? Шул латыш, мадьяр полклары артын-да фәләстин яһүдләре яшеренмиләрме икән? Бу хәлләр йөз елларча көтеп алынган революциянең йөзенә тап төшерү булып чыкмасмы икән? Минемчә, латышлар белән мадьярлардан курыкмаганда, чехлардан куркырлык бер эш тә юк.
Вагыйзов сөйләгән контрреволюция куркынычы әкият ул. Гомумән, ул үз күләгәсеннән курка торган кеше инде. Шулай булгач, үз күләгәсеннән үзе курыккан куян хәлендә калып, Европа алдында оятлы булмыйк, дим.

36
Революция халык кулында, халык гаскәре аны саклаячак. Суга алмаган зур күтәрер дигәндәй, безгә мөселман «кызыл» дружиналары төзеп маташуның бәясе — кәҗә бәясе. Ник дисәң, безнең татарларның руслардагы төсле капиталистлары да, чортлары, гуртлары да, муртлары да юк. Кеше бәйрәмендә киенүчеләр көлкегә генә калалар. Дөньяда урыс бетәсе түгел. Үзара чәкмәрә килә бирсеннәр шунда. Өч йөз ел буенча Романовлар богаулары астында изелгән, дүрт ел буенча сугышта җәфа чиккән һәм революция газапларыннан алҗыган халыкка бераз тын алырга бирергә кирәк. Юкса ул халыкның чуваш аты хәлендә калуы бар. Биш көн ашамыйча чыдар, алтынчысында үләр. Минемчә, халык өчен порох-пуля- га караганда, ипи, чәй-шикәр, ситса кирәгрәк түгелме икән? Сугышып, без түгел, Наполеон да хикмәт чыгара алмаган. Үзегез, бер яктан, сугыш бетсен дип кычкырасыз, икенче яктан, халыкны сугышка өндисез. Кемнәргә каршы сүгышмакчы буласыз соң сез, егетләр?!. Һавадагы чыпчык чехларга каршымы? Халыкка каршымы? Әллә революциягә каршымы?.. Яһүтләрнең дә акыллылары мондый төпсез сүзләрне сөйләмиләр,— диюгә, бүлмә эче, таяк тыккан умарта оясы төсле, гөж килде.
Вагыйзов шул жыелышта ук Байгилдиевне мөселман социалистлары комитеты әгъзалыгыннан чыгарырга дигән тәкъдим кертте. Аның бу тәкъ-дименә каршы кайбер эсерлар белән партиясез «социалистлар» каршы төштеләр. Шау-шу башланды. Байгилдиевне әгъзалыктан чыгару-чыгар- мау мәсьәләсе үзәк мәсьәләгә әверелеп, көн тәртибендә торган төп мәсьәләләр арткы планга чигерелде.
Җыелышның күпчелек өлеше Байгилдиевкә каты отпор биргәнлектән, ул җыелышны ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булды.
Сөләйманга Байгилдиевнең җыелыштагы чыгышы да, аны ташлап чыгып китүе дә бер дә ошамады. Аның турыдан-туры контрреволюцион фикерләре Сөләйманның күңелендә аңа тирән нәфрәт тудырдылар. Ләкин шул нәфрәтне формалаштырып, җыелыш каршында ачып салырлык сүзләр, дәлилләр таба алмаганлыктан, ул бу җәнҗалда үз тавышын ишеттерә алмады. Бу хәл аны борчыды. Ул үзен җәмәгатьчелек агымыннан читтә калып барган төсле хис итте.
Шуңа күрә җыелыш таралуга, ул, Вагыйзов янына килеп, гаепле кеше төсле күзләрен аска төшереп:
— Байгилдиевнең бүгенге фикерләре белән революцион татар интел-лигенциясенең күпчелек өлеше кушылмаганлыгын белдерәм...—диюгә үз сүзләреннән үзе кызарды. Вагыйзов, аңа белдерерлек итеп, ирония белән елмаеп:
— Нигә аны җыелышта әйтмәдегез! Кадетлар, уң эсерлар, меньшевиклар сезнең исемегездән үзләренең контрреволюцион фикерләрен үткәреп торганда, сезнең дәшмичә торуыгыз аларның фикерләренә кушылуыгызны күрсәтмиме соң?.. — диде.
Вагыйзовның туры сүзләре Сөләйманның йөрәгенә кадалгандай булып, ул да тавышын күтәреп:
— Без бервакытта да алар артыннан барачак түгелбез, — диде. Шуннан соң алар, парадныйдан чыгып, Кремльгә таба юнәлделәр. Вагыйзов берникадәр вакыт дәшми торганнан соң:
— Алар артыннан бармыйбыз, дисез, безгә кушылып җитмисез, кем соң сез? Әллә сез дә үзегезгә партиясезләр партиясе төзергә җыенасызмы?..— диде. — Аңлый алмыйм мин сезне. Сезне дигәнем — социалист булып килешеп йөргән интеллигентларны. Кешелек дөньясының иң алдынгы көчләренең йөрәкләрендә гасырлар буенча тәрбияләнгән бөек идеяләр тормышка ашырылган чорда, сез чулпыларын суга төшергән иркә кызлар төсле боегып йөрисез. Социалистик илебез тарихи зур вакыйгалар алдында торган чакта, сез, мунчаның кызу ләүкәсеннән чабынып төшкән картлар төсле, хәлсезлеккә сабышкансыз. Яна чорда яңа эшләр, яңа кешеләр арасында ут булып гөрләп яну урынына, сез, чи усак утыны
37
I ----------------------------------- ------------------------- ------------------------------------
II төсле пыскып, әче төтеннәрегез белән башкаларга уңайсызлыйсыз. Сезнең f тирәгездә җылынырга теләүче беркатлы кешеләрне җылыту урынына, сез
сөремегез белән аларны исертәсез генә. Сезнең бу пыскуыгыздан үзегез- ’ гә дә, дусларыгызга да тычкан күзе лампасы хәтле дә яктылык та, җы- ’ лылык та юк бит. Шәрык яшьләре алдына тарих үзе килеп басты.
Шәрыктан без шуидаен бер кояш чыгарырга тиешбез ки, аның яктысы белән...
Сөләйман:
— Шәрык бик еракта бит!..—дип, Вагыйзовның сүзен бүлдерде.
— Гарепкә караганда шәрык безнең өчен бик күп өлеш якын тора.
— Безнең өчен дигәнегез кем өчен, татарлар өченме?
— Революция өчен. Октябрь революциясе сыйныфлар көрәше теория-сендә яңа законнар ачты. Бу законнар беренче нәүбәттә шәрыкиы революция казанына әверелдерергә тиеш. Моның өчен гарепкә караганда шәрык илләрендә нигез ныграк. Сөләйман иптәш, мин сезнең белән икенче мәсьәләләр турында сөйләшмәкче идем. Сез матур әдәбият эшчесе. Үзегез беләсез, фән, матур әдәбият, матур сәнгатьләрнең үсүләре өчен моңарчы һичбер дәвердә күрелмәгән зур мөмкинлекләр ачылды.
Ә без һаман әле милли капитал кыргаякларының порнографияләре белән массаны сыйлыйбыз. Ә сез һаман әле утырыргамы, утырмаскамы дип икеләнеп, иске ватык каекларга атланып, дулкын эчендә, революция корабы тирәсендә әйләнеп йөрисез. Кораб сезне гомер буе көтмәс. Күрәсез, дулкыннар куера бара. Вакытында утыра алмасагыз, соңыннан агач ишкәкләр белән ишеп кенә аны куып җитә алмассыз.
Сөләйман:
— Нишләргә кушасыз соң сез миңа? — дип, Вагыйзовның йөзенә кү-тәрелеп туп-туры карады.
— Революцион темп белән эшләргә кирәк. Хикәяләр, романнар, пьесалар язарга кирәк. Темаларга аптырасагыз, үземә килегез, бер кочак төяп җибәрермен!.. — дип, көлеп, Сөләйманның җилкәсеннән сөеп какты. Соңыннан җитди тавыш белән:
— Укырга кирәк. Ленинны, Марксны, Энгельсны укырга кирәк. Аларны укымыйча, матур әдәбият, матур сәнгать, гомумән, идеология фронтында пролетариат өчен дә, шәрык ярлылары өчен дә файдалы әсәрләр тудыруы читен булыр. Лекция укырга теләмим мин сезгә. Шулай да, революция белән бергә бер адым белән барып, аның белән бергә, бертөсле сулыш алганда гына, аның теләкләренә җавап бирерлек зур әсәрләр тудырырга мөмкин булачак. Зур эшләр башкарган зур революция шундый ук зур әдәби әсәрләр дә көтә. Бу фикерләрне мин Мәскәүдә чакта юлбашчыларның үз авызларыннан ишеттем. Яхшы әсәрләр язсагыз, рус һәм шәрык халыкларының телләренә тәрҗемә кылдырып тараттыру турында чарасына керүне үз өстемә алам. Яхшы театр тудырсалар, Мәскәү, Петроград шикелле шәһәрләрдә барып-барып уйнарга мөмкин булган төсле, Истамбулга җибәреп уйнатып кайтарырга да мөмкинлекләр бар хәзер. Капиталистлар бездән хәерчеләр дип көлсәләр дә, без алар уйлаган төсле үк ярлылар түгел. Чын күңелдән, яхшылап эшләүчеләр өчен бөтен юллар ачык. Батырлык белән, намус белән эшләргә генә кирәк!.. — дип, Кремль капкасы төбендә туктап, Сөләйманга кулын бирде. — Сезгә кереп йөрергә минем вакытым юк. Үзегез шулай юл туры килгәндә кергәләп йөрегез. Соңгы вакытларда мөселман социалистлар комитетының утырышларында да сирәк күренәсез. Әллә инде җыйнаулап контрреволюция оештырып йөрисез шунда... — дип, көлеп, Кремльгә кереп китте.
Вагыйзовның бүгенге сүзләре Сөләйман өчен яңа түгел иде. Шулай да ул үзенең көчсезлегенә борчылды. «Алар мине зур талант иясе дип уйлыйлар булырга кирәк. Ләкин ялгышалар, бик нык ялгышалар!..» дип, Кремль капкасыннан борылып, Воскресенский урамы буйлап, Вагыйзов-
38
лып кнкәше буенча, университетның көтепхаиәсеннән китаплар алырга дип китте. Юлда офицерлар «кафе»сенә кереп, танышларын очрать^Ч!, көтепханәне дә, китапларны да бөтенләйгә исеннән чыгарды. j
1
Ш !
Сөләйман шәһәрнең зур урамнарын, бакчаларын айкап тәмәке сатучы кызны эзләп йөргәндә, газета сатучы малайларның әче тавыш белән:
— Ашыгыч телеграмма, чехлар Самара шәһәрен алганнар!.. — дип кычкырган авазлары аның колагында исерек поручик Әсфәндияровның тавышы булып яңгырады. Погонсыз офицерлар, дуадак казлар төсле урамнарда, ябылган магазиннары тирәсендә эшсез йөрүче байлар телеграмманы укып, пөхтәләп төреп, кесәләренә салып, елмая-елмая каядыр ашыктылар. Эшчеләр, гади солдат шинельләре кигән кешеләр телеграмманы укып, ертып җиргә ташладылар.
Сөләйманның телеграмманы укып чыкканнан соң кесәсенә салырга да, ертып җиргә ташларга да белмичә аптырап калуы ачуын китерде. Бу шомлы хәбәр берәүләргә шатлык, икенче берәүләргә кайгы китергәнен ачык белсә дә, аның тәмәкече кызны оныттырырлык та үзендә тәэсир калдыра алмавына ул чын-чыннан пошынды. Гәрчә шәһәрдә Советлар власте хөкем сөрсә дә, бу телеграмманың кем тарафыннан чыгарылганы билгеле түгел иде. Шулай да телеграмманы сатучы малайларның тавышлары зур шәһәрнең бөтен почмакларында яңгырады.
Шикәр капчыклары сала торган сары кәгазьгә начар буяу белән басылган бу телеграмма шәһәрнең астын өскә китерде. Кайсыбер офицерлар сары погоннарын җилкәләренә сылап, байбәтчәләр, бай кызлары кие- нешеп-бизәнешеп урамнарга чыгып, шау килеп, ачыктан-ачык шатлыкларын белдерделәр. Аякларына итек, ертык штиблет, киез итек кигән, малахай бүрекле, картузлы, кепкалы, кәләпүшле кешеләр җилкәләренә винтовка күтәреп мостовой уртасыннан ашыга-ашыга үткәндә, тротуардагы киенгән халыкның мыскыл итеп:
— «Гвардия үтә, гвардия үтә!..» — дип, сызгырып, көлеп калуларына Сөләйманның ачуы килсә дә, ул аны башкаларга белдерергә теләмәде.
Тротуарларда эшсез, тамаша кылучы. Англия триколарына киенгән кешеләргә караганда, йөзләре корымга буялган, җилкәләренә винтовкалар күтәргән сәләмә кызыл гвардеецлар аңа бу юлы мәһабәтрәк тә, эчтәлеклерәк тә булып күренделәр. Чөнки ул аларның күзләрендә ышану, дәрт, гайрәт һәм ачу утлары ялтыраганны күрә алды. Шул сәләмә киемнәр астында билгеле бер максат һәм тирән идеяләр белән типкән йөрәкләрнең көчен хис итә алды. Зур урамның башында яшел түбәле, кырпу бүрекле, кара гимнастеркалар кигән Вагыйзовның отряды күренүгә, кәеф- сафа кылып йөргән көяз егетләрнең, Париж ефәкләренә төренгән кызларның пудралы йөзләренә ачу чыккач, Сөләйманның кәефе килде. Ләкин бу кәеф килү сыйнфый нигезгә нигезләнгән ачу да, шатлык та түгел иде. Ул революциягә хәтле үк үзләренә үзләре сокланып йөрүче тук байбәтчәләрнең ачуларын китерергә, алардан мыскыл итеп көләргә ярата иде.
Яшел түбәле бүрекләр кигән отряд алдыннан атка атланып Вагыйзов үтеп китүгә, тротуардагы киенгән халык бертавыштан:
— Генерал үтә, генерал үтә!—дип, шаркылдап көлештеләр.
Каешланып каткан иске кәләпүш кигән бер карт эшче чыдый алмады, көлүчеләр алдына туктап:
— Кемнән көләсез!.. — диюгә, берьюлы ике кыз култыклаган, боры-нындагы кутырына пластырь ябыштырган байбәтчә, кызлар алдында җи-тезлеген күрсәтергә теләп:
— Корчаңгы атка атланган бетле генералыгыз үтеп китте ич. Hnrai
39
честь бирмәдең!..— диде. Кызлар урамны яңгыратып шаркылдашып кө-лештеләр. Карт эшче сүз көрәштерергә хурланып:
— Тфү!.. Шарлатан буржуй көчеге!..—дип, кутырлы борынлы егетнең йөзенә төкереп үтеп китте. Шул тамашаны күреп торган Сөләйман, кул чабып, урамны яңгыратып рәхәтләнеп көлде.
Кутырлы борынлы егет белән пудралы йөзле кызлар халык арасына кереп югалдылар.
Беренче социалистик татар полкы урамны яңгыратып татарча җырлап узганда, рус офицерлары:
— Тари, барый, гололобый, кая барасым, лопоухий, шурум, бу- рум!..—дип, кычкырып мыскыллап көлеп калдылар. Татар офицерлары сүзсез генә елмайдылар.
Сары кәгазьгә басылган бу телеграмма, көньягыннан искән давыл Иделне дулкынландырган төсле, шәһәрне дулкынландырды. Кыска койрыклы атларга ҺӘХМ мотоциклларга атланган гаскәриләрнең берсе килеп, берсе китеп торганлыктан, шәрык фронт штабы каршысында бүген аеруча хәрәкәт көчле күренде. Ломовой арбаларына салынган пулеметларны, утын төсле әрдәнәләп төялгән винтовкаларны каядыр күчерәләр.
Шәһәрнең комиссарлары, җаваплы эшчеләре атларга атланып һәм пролеткаларда штаб, Кремль һәм Губком арасында чабып йөриләр. Бу хәлләр телеграмма китергән хәбәрнең җитдилеген һәм шомлылыгын күрсәтәләр иде.
Вокзал ягына таба Гостиный двор урамы почмагыннан борылып, бер рота гаскәр штаб каршысына туктауга, урамнардагы халык шунда таба йөгерде.
Бу тамаша белән Сөләйман да кызыксынды. Халык арасыннан берәү көчле, көр тавыш белән:
— Яшәсен латыш полкы! Яшәсен Кызыл Армия! Яшәсен революция! — дип кычкырганнан соң гына, Сөләйман бу ротаның 5 нче зәмгәл, укчы латыш полкы ротасы икәнлеген төшенде.
һәрбер армеецы карчыга төсле батыраеп торган, дисциплиналы латыш полкының бу күренеше тротуардагы погонсыз офицерларга, киенгән халыкларга бик начар тәэсир итте булса кирәк. Алар, кандалалар ярыкларга сыенган төсле, берәм-берәм тар тыкрыкларга кереп югала башладылар.
Шәһәрдәге серле бу хәрәкәт Сөләйманның да йөрәген беркадәр хәрәкәткә китерде. Аның да кыска койрыклы атка яисә мотоциклга атланып яшерен пакетлар, приказлар, фәрманнар йөртәсе килде. Эченнән хәтта латыш полкы сафында да үзен күрсәтәсе килде. Ләкин ул моны билгеле бер идеягә хезмәт итәр өчен түгел, бәлки тәмәке сатучы кызга үзен шул хәлдә күрсәтәсе килүдән генә иде. Шуңа күрә аның күзләре латыш полкы сафына юнәлгән булсалар да, ә күңеле белән һаман кызны эзләде. Шулай итеп, ул шәһәр урамнарын кыдырып, тәмәкече матур кызны очрата алмыйча номерына кайтып, штиблетларын салмыйча гына кроватена ауды. Аның бер атнадан бирле кулына каләм алганы юк. Ул карт эшченең кутырлы борынлы байбәтчәнең йөзенә төкерүе тәэсире белән хикәя •язарга уйлады. Урыныннан сикереп торып, звонокка басып, самовар китерергә кушты. Үзе өзлексез тәмәке пыскытып, бүлмә буйлап арлы-бирле йөреп, язылачак хикәянең планын төзергә кереште. Кергән самовар -сүнеп, суынып беткәнче идәндәге паркет шакмакларын санап йөргәннән соң гына, кәгазь алып хикәянең планын яза башлауга, ишектән Хәлил кереп сәлам бирде.
Сөләйман, ялган акчалар ясаучы акча калыбын яшергән төсле, языла юашланган хикәя планын мендәр астына яшерде.
Хәлил, бер бутылка коньякны өстәлгә утыртып:
Дүрт йолдыз булыр бу. Кая, самоварыңны яңартырга куш!..— дип,
40
звонокка басып, пальтосын салып чөйгә элде. Өстәл уртасында городовой төсле баскан коньякка карап, аптырап торган Сөләйманны кочаклан:
— Милләт өчен дә, мәдәният өчен дә шатлык зур, Сөләйман туган. Эшләр болай барса, өч-дүрт елдан беренче томыңны үз матбагамда бастырып, яшел коленкор белән тышлап таратам, алла боерса!.. — дип, юк корсагын киереп, аны учлары белән сыйпый-сыйпый, диванга кырып ятып, чалбар кесәсеннән нәрсәдер эзләргә кереште.
Озак кына шулай казынганнан соң:
— Моны күрәсеңме?.. — дип, чалбар кесәсеннән чыккан лимонны биш бармагына утыртып уйнатты. Им-томчы карчыкның бите төсле саргаеп бөрешкән лимонны коньяк шешәсе белән янәшә куеп, озын бармагы белән аңа таба төртә-төртә: — Бу бит хәзер комиссарларга да тәтеми. Чын дуслык кадерле нәрсәләрне уртаклашканда гына беленә ул, туган. Коньяк һәм лимон... — дип, сүзен бетермичә, жилет кесәсеннән кәгазьгә төргән нәрсәсен чыгарып сүтә-сүтә: —Дүрт йолдызның беренче шарты — шикәрле лимон. Икенче шарты — акыллы, күңелле гәп. Өченче шарты — хуш исле кайнар чәй!.. — дип сөйләнә-сөйләнә, сәгать кесәсеннән сәдәф саплы бораулы пәке чыгарып, «коньяк бутылкасының башын саклык белән борауларга кереште. Шул ук вакытта самовар яңартып кертүче хезмәтчегә дүрт рюмка китерергә кушты. Хәлилнең бу эшенә Сөләйманның эче пошса да, ул аны белгертмәде. Хәлил шартлатып пробканы чыгарып, бутылканың авызын борынына якын китереп, кояшта җылынган песи* төсле, күзләрен кысып, озак итеп иснәгәннән соң:
— Шустов байның мирасын бетерә алмыйча ук, үзләре бетәрләр ахры, — дип, ачык авызлы бутылканы үз урынына утыртты.
Сөләйман йокыдан уянган төсле сискәнеп:
— Кемнәр ул бетүчеләр?!—дип, күзләрен Хәлилнең күзләренә текәде.
Хәлил, аның бу гаҗәпләнүенә игътибар итмәгәнлеген аңлатырга ты-рышып. сәдәф саплы пәкесен кире сәгать кесәсенә сала-сала:
— Бүгенге ашыгыч телеграмманы укыдыңмы? — дип, диванга киерелеп сөялеп, Сөләйманның җавабын көтеп калды. Сөләйман аңа җавап кайтармыйча, урыныннан торып, комод өстендәге кырлы шешәдән башына одеколон агызды. Хәлил тавышын шактый күтәреп:
— Шатлыклы телеграмманы укыдыңмы дим?.. — диде.
Сөләйман ана борылмыйча гына:
— Укыдым. Ләкин... ләкин шатланмадым, — дип, кулындагы кырлы одеколон шешәсен комод өстенә ачу белән утыртты.
Хәлил электәге төсле үк тыныч тавыш белән, каурый каләм белән теш казый-казый:
— Йортсыз-җирсез бер сәләмә эшчедән яисә тормышын күпер башына баглаган яланаяклы исәр-зимагордан бу җавапны ишетсәм, һич гаҗәпләнмәс идем. Әмма алдагы бәхетле көннәрдә милләткә томнар бирерлек яшь язучыдан мондый җавап ишетермен дип монда килгәндә уйламаган идем. Ихлас шулай, Сөләйман туган,— диде һәм рюмкаларга коньяк сала-сала:—Дөрес, большевиклар арасында да юньле егетләр бар иде. Ләкин кораб батканда яманнарга да, яхшыларга да бер язмыш. Батып барган корабны коткарырга тырышу яңа корбаннар гына арттырачак!..— дип, кулына рюмка тотып, Сөләйман каршысына килде:—Тот, туган,, каралган күңелләрне яктырта торган йолдызлар бит болар.
Сөләйман, комодка таянып, башын кулларына куеп:
— Бүген эчәргә дәртем юк, — диде.
— Моның бер генә йолдызын бушатсаң да, күңелеңдә Гомәр Хәйям кояшы туачак. Тот, кәҗәләнмә!
— Чынлап эчә алмыйм.
— Шатлыктан бит, туган, шатлыктан... — диюгә, Сөләйман тураеп. Хәлилнең соңгы сүзләренә үзенең нәфрәтен белдерергә теләп, өстәл катына барып басты:
41
— Мин кайгыдан гына эчә алам!.. Анда да рюмкадан түгел. Менә шулай!.. — дип, ярты стакан коньякны авызына каплады. Хәлил бер Сөләйманга, бер коньяк шешәсенә карап: «кәҗә өйгә керсә, түргә менә» дип эченнән уйлап, сүзсез генә рюмкасын авызына каплап, теленә шикәрле лимон кисәген куйды.
Ата күркә төсле кабарынып, кызарынып, поручик Әсфәндияров, бүлмәгә керүгә, Хәлилне өстәл артыннан өстерәп чыгарып, кочаклап кат-кат үбәргә кереште. Тавышыннан да, хәрәкәтләреннән дә аның шактый исерек икәнлеге күренде. Ул, Хәлилнең арык озын гәүдәсен яңадан күкрәгенә кысып:
— Яшибез, туган, яшибез!.. Самардан чыккан безнең кояшыбыз боль-шевиклар кояшын Мәскәү елгасына батырачак. Безгә дип казылган кабергә үзләрен, үзләрен!..—дип, большевиклар адресына иң әшәке, оятсыз сүгенүләр җибәрә башлады. Сөләйман чыдамады:
— Поручик әфәнде, үз өегездә теләгәнчә сүгенергә дә, акырырга да иреклесез. Минем бүлмәм кабак та түгел, контрреволюционерлар штабы да түгел! —дип, бүлмә буйлап гасаби адымнар белән йөреп китте. Поручик көтелмәгән бу кисәтүгә гаҗәпләнеп, күзләрен акайтып, йодрыкларын йомарлап торганда, Хәлил аңа бер кулы белән коньяк, икенче кулы белән шикәрле лимон кисәге сузды. Әсфәндияров буш рюмканы өстәлгә куеп, шикәрле лимон кисәген суыра-суыра:
— Ике айдан, күп булса дүрт айдан, биш айдан Россиядә большевикларны ике генә урында күрергә мөмкин булыр. Төрмәләрдә һәм зверинецларда. Төрмәләрдә һәм зверинецларда! Ха-ха-ха!..—дип көлде.
Хәлил, аркасы белән аларга таба утырган Сөләйманга ымлап күрсәтүгә, поручик шәм төсле тураеп, ярсып, погонсыз кителенең төймәләрен ычкындырды:
— Курыкмыйм. Берсеннән дә курыкмыйм!.. Яһүт Шейнкманнан да, латыш Лацистан да, татар малае Вагыйзовтан да — берсеннән дә курыкмыйм. Хәзер алар бездән курыксыннар, һәм без куркытырбыз. Шундый итеп куркытырбыз, җиде буыннарына барып җитәрбез. Олькинецкий дигәннәре чәнчелде... Калганнары да чәнчелер!..
Хёлил, Әсфәндияров кычкырган арада, ишекне ачып коридорны карап кайта-кайта:
— Җитәр, туган, җитәр!.. Тыңлап торулары бар, — диде.
Поручик Әсфәндияров, череп барган тешләрен ыржайтып, кулы белән Сөләйманга таба күрсәтеп:
— Тыңласыннар!.. Чекасыннан да, чортыннан да курыкмыйм мин хәзер!.. Аларның кайгылары монда түгел. Аларның асларына хәзер шун- даен итеп су үткән, йомраннар төсле башларын кая качырырга белмиләр. Ә большевик татар малайларына ун винтовка, йөз патрон. Пиф, паф!.. Без алариы Болакның иң сасы җиренә күмеп, каберләре өстенә алпавытларны талаучы крестьяннарның үзләреннән соң ятим калган кәкре тәртәләрен кадап куярбыз... Ха-ха-ха!..— дип, бүлмәне күтәреп көлә башлады
Сөләйман поручикның бу оятсызлыгына, бу алҗаклыгыиа чыдый алмады. Урыныннан сикереп торып, урындыгын читкә ыргытып, зәһәрләнеп, каты тавыш белән:
— Поручик! Хәзер шул минут чыгып китегез моннан!.. — дип, позада калып, бармагы белән ишеккә таба күрсәтте.
Поручик, йөзенә зәһәр елмаю чыгарып, Сөләйманның каршысыиа басып:
— Кабатлагыз, я тагы бер кат кабатлагыз!.. — дип, манжетларының, запонкаларын ычкындырырга кереште.
Хәлил, аларның урталарына кереп, курыккан тавыш белән:
— Сез ни эшлисез? Ярамый, туганнар, ярамый!.. — диде.
Поручик, Хәлилне читкә этәреп:
42
л мине. рус гаскәрләренең Георгий кресты алган офицерын хурлады. Мин бүгеннән соц большевиклар кулында кол түгел. Мин офицер!..— дип гайрәт чәчә башлады.
Хәлил, алар тирәсендә ялагайланып:
— Ярый ла, ярый инде. Сөләйман әфәнде дә большевик түгел бит, — дип шаулашып торганда, ишектән Байгилдиев белән Дәүли килеп керделәр.^
Байгилдиев, эшләпәсен чөйгә таккан арада, күзен өстәл өстендә йөртеп алды. Поручик шуны сизгән төсле, Байгилдневнең җилкәләреннән тотып, күзләренә балык күзләре төсле җансыз күзләрен терәп:
— Эчәсең киләме? — диде.
— Бүген сыеңны кага алмамдыр ахры, — диде Байгилдиев.
Әсфәндияров ата күркә кебек биегән төсле бер урында таптанып:
— «Бүген» шул, «бүген!..» «Бүген» өчен дә, иртәгәге өчен дә эчәргә мөмкин!.. —дип, Дәүлинең якасына ябышып: —Дәүли дус, синең дә эчәсең киләдер, ә?..—дип Дәүлине дерелдәтергә кереште. Дәүли ялагайланып, үпкәләгән булып:
— Чү әле, полковник, нишләттең? Күлмәкнең төймәсен өздең ләбаса, — диде.
Әсфәндияров, Дәүлинең ай-ваена карамастан, аны дерелдәтеп:
— Эчәсең килсә, хәзер шул минут, җир астыннан булса да, бер чирек спирт табып кайт. Менә сиңа акча, живввво!.. — дип, "иңсәсеннән төртеп ишектән чыгарып җибәрде. Ишектән борылуга кителен салып, Сөләйман өстенә кроватька ташлады:
— Бүген эчәбез!.. Шатлыктан эчәбез!.. Бер атнадан, күп булса ике атнадан поручик Әсфәндияров — полковник, бәлки чынлап та полковник булыр? Ә бүген ул әле погонсыз поручик кына. Шуңа күрә ул сезнең белән бергә утырырга үзенә рөхсәт итә. Иртәгә ул штабс-капитан, подполковник та, ә бәлки полковник. Большевик көчекләрен пиф, паф! Ха- ха-ха!..
Байгилдиев, бутылка төбендә калган коньякны рюмкага сала-сала, Хәлилгә күз кысып:
— Ир ирне, күркә җилне саклый дигәндәй, каената белән кияүнең калыплары бер күренә, — диде.
Әсфәндияров:
— Әй син, эсер көчеге, нинди калып турында лыгырдыйсың?..—дип, кан баскан күзләрен Байгилдиевкә текәде.
— Чиләгенә күрә капкачы дигән сүз була, — дип йомшак тавыш белән җавап бирде Байгилдиев.
— Чиләк начар түгел. Капкач та первый сорт, — дип, Хәлил ялагайланып сүз кыстырды. Шул ук вакытта Байгилдиевкә шикәрле лимон кисәге каптырды. Байгилдиев, лимон кисәген суыра-суыра коньякның маркасын карап, үзенә тагы бер рюмка салды.
Хәлил шул арада Сөләйман яткан кроватька ымлап күрсәтте.
Әсфәндияров, йодрыгы белән өстәлгә сугып:
— Зурракларыннан да курыкмыйм мин хәзер. Асларына су кергән, су!..—дип, бүлмәне күтәреп көлде.
Байгилдиев, урыныннан торып, Сөләйман катына барды:
— Нихәл син, туган, авырыйсыңмы әллә?..
Аны торгызырга теләде. Сөләйман сүз дә кайтармады, урыныннан да тормады. Байгилдиев белән Хәлил, Сөләйман яткан урынга ымлап, поручикка саграк булуны аңлаттылар.
Әсфәндияров тавышын йомшартып:
— Сөләйман әфәнде талант ул. Чын талант, — диде. — Мин юри генә аның ачуын китерергә уйлаган идем... Булдырып булмады. Тәки ачуландыра алмадым бит үзен. Я, Байгилдиев, сездә ниләр бар?
Байгилдиев, күзе белән Сөләйманны күрсәтеп, яшерен тавыш белән:
43
— Заложниклар җыйнарга чамалыйлар. Штабтагы ышанычлы кешедән чыккан хәбәр. Ничек тә, кичне монда үткәрергә кирәк булыр, — дип, кире өстәл катына кайтып, шешәдәге актык тамчыларны рюмкасына агызды. — Карбыз орлыгы турындагы хикмәтие ишеттегезме әле сез? — дип, коньякның актык тамчыларын эчеп җибәрде.
— Нинди карбыз орлыгы тагы?.. — дип, Хәлил колакларын торгызды.
Байгилдиев, бик зур вакыйга сөйләргә хәзерләнгән төсле, диванга .киерелеп утырып:
— Сез мөселман социалистлар комитеты тирәсендә кыршылып йөрүче Сәлимә дигән хатынны беләсезме?—диде.
— Теге Шакир учитель хатынын әйтәсеңме? — диде Хәлил.
— Шул үзе.
— Ни булган, әллә дөмеккәнме?.. — дип, Хәлил чандыр озын муенын Байгилдиевкә таба сузды.
— Шул Сәлимә үткән ел карбыз ашаган вакытта ялгыш берничә данә карбыз орлыгы йотып җибәргән булган. Шул орлыкларның берсе Сәлимәнең социалистлар комитеты белән Губком арасында йөгереп йөрүе аркасында, кирәкмәгәнгә артык селкенүдән, эчәгеләр буенча сәяхәт кыла- кыла адашып, балалык урынына барып төшкән. Биш ел буенча балага узмаган әлеге Сәлимәнең эче кинәт үсә башлый. Ире Шакир учитель шатлыктан башта мөселман социалистлар комитетына әгъза булып языла, соңыннан Коммунистлар партиясенә дә кереп китә. Көннәр үтә, Сәлимәнең эче үсә дә үсә. Ир белән хатын һәркөи собраниедән кайтуга туачак балага исем эзли башлыйлар. Ир бала булса, «Кызыл байрак», кыз бала булса, «Кызыл гөл» дип исем дә сайлап куялар. Тугыз ай тула — бала юк. Ун ай үтә — бала юк. Ә эч үсә дә үсә. Шуны да әйтергә кирәк, Сәлимә ул чакларда һәрбер эчкәндә яртышар чиләк су эчә торган булган. Унбер ай дигәндә, операция ясарга туры килә. Әлеге мөселман социалистлары комитеты тирәсендә кыршылып йөргән Сәлимә «иптәшнең» эченнән бала урынына унике кадак авырлыгында ямь-яшел карбыз килеп чыга!..
Хәлил белән Әсфәндияров бүлмәне күтәреп көлгән вакытта, Сөләйман кроватьтан сикереп торып, пиджагын киеп, бүлмәдән чыгарга хәзерләнә башлады. Бу хәлне күреп, Хәлил аның янына барып:
— Сөләйман туган, бу ни эшең? Дусларны ташлап китәләрмени?.. — .диде. Сөләйман, кроватьтан төшкән погонсыз кительне аягы белән идән уртасына этәреп:
— һава җитми миңа, һава җитми. Буасыз сез мине! — диюгә ишектән мышнап Дәүли килеп керде, ике полштоф сыешлы калай сөт савытын доң итеп өстәлгә утыртты. Кесәләреннән ипи кисәкләре, кыярлар, суган башлары чыгарып өстәл уртасына турап куйды. Байгилдиев, калай сөт савытын ачып иснәгәннән соң, бөеренә таянып «Уел»ны җырларга кереште. Сөләйман, өстәлгә аркасы белән, тәрәзә төбенә барып утырды. Әсфәндияров бер кулын артка, икенчесен күкрәгенә куеп, Наполеон позасында калып, авызы белән барабан каккан тавышлар чыгарып азапланды. Суганнар, кыярлар туралды. Сөләйманнан башкалар түгәрәк өстәл тирәсенә утырышып, һәркайсы үзенә закускалар әзерли башладылар. Хәлил, култыклап алып килеп, Сөләйманны үз янына утыртты. Мәҗлес түгәрәкләнде. Тавышсыз-тынсыз, татулыкта эчү башланды.
Беренче тост, Хәлил тәкъдиме буенча, аракының иясе Әсфәндияров исәнлегенә күтәрелде. Поручик аякка калкып, рюмкасының нечкә биленнән ыспайлап тотып, мәһабәт поза һәм мәһабәт тавыш белән:
— Әфәнделәр, мин бу тостны данлы рус хандай гаскәренең намуслы офицерлары белән батыр чех гаскәрләрен берләштергән бөек идея шәрә- «фенә күтәрәм!.. — диде.
Ул тагын нидер әйтмәкче булды. Башкалар аның сүзен көтмичә эчеп .җибәрделәр. Шуңа күрә ул сүзсез генә Хәлил белән чәкәштереп, ипи ка
44
тысын иснәп, авызына ярты кыяр тыкты. Хәлил буш рюмкаларны алдына тезеп, ал арга спирт тутыра-тутыра:
— Әфәнделәр, туганнар, дин кардәшләр! Бүгенге шатлык — алдагы зур шатлыкларның карлыгачы гына әле. Милләтебезнең тәрәкъкые, мәдә-ниятебезнең үсүе, газиз динебезнең абруе, батыр Чингиз әуладыиың яңадан бер кат җир йөзенә хуҗа булулары өчен кадәх күтәрергә рөхсәт итегез!.. Яшәсен милли байлык һәм тәрәкькый!..— дип, рюмкасын кече теленә хәтле кертеп каплады.
Дәүли калай сөт савытын үз алдына алып:
— Нәүбәт миңа да җитте бугай, — диде. — Әгәр дә сез дөньядагы иң зур идеал өчен кадәх күтәрергә теләсәгез, рюмкаларыгызны кулларыгызга алыгыз!.. Алыгыз да минем исәнлегемә эчегез!.. Чөнки дөньяда «мин»нән зуррак идеянең дә, идеалның бүгенгә хәтле очраганы юк әле. Офицер әфәнде белән Хәлил хәлфәнең сөйләгән сүзләре — әкият, пүч- тәк. Ник дисәң, дөньядагы миндәй генә хөкүмәт төзелеше, миндәй генә идарә системасы булмасын, барысы да безнең ишеләр башына имгәк. Аллага шөкер, дурак Николаен да күрдек. Психопат, сүз тегермәне Ке- ренскийның да тәмен татыдык. Большевикларның да майсыз буткалары туйдырды. Чехлары да шул булыр. Хәер, Николай үзе идиот булса да, бер ягы белән безгә ярый иде. Аракысы шәп иде. Безгә хөррият белән аракыны берләштергән закон кирәк. Калганы пүчтәк. Аракысыз, селед-касыз хөрриятнең бәясе, Байгилдиев әйтмешли, кәҗә бәясе.
— Булыр, аракы да булыр, селедка да булыр. Аның өчен башта большевикларны бетерергә кирәк. Его величество Николай Николаевич Романов тәхеткә утырса, бер ай буена сый-хөрмәт миннән. Ул чагында аракыны чиләкләп, мичкәләп, селедканы вагонлап, кыярны баржалап тарттырыр идек,—диде поручик.
— Дөньяны дураклар кулыннан коткарыр өчен бер генә юл бар. Ваба, чума, үлем, кабер!.. Иң кимендә, дөньядагы кешеләрнең дүрттән өч өлешен үтереп бетерергә кирәк. Бер бала тапкан хатыннарга бер штраф, ике бала тапканнарга ике штраф, өч бала табучыларга төрмә, дүртне табучыларны катор җибәрергә кирәк. Зурларның дүрттән өч өлешен үтереп, җирне тиресләргә кирәк. Бу зур эшне пуля, кылыч белән генә булдырып булмый. Аның өчен җир йөзенең бөтен почмакларында ваба, чума микроблары үрчетә торган лабораторияләр оештырырга кирәк
Дәүлинең соңгы сүзләрен тыңлаучылар булмады. Ул үз алдына мыгырдап утырды.
Сөләйман, стаканы тулганчы аракы салып, аны алдына куйды. Галстугы, якасы аны буып торганлыктан, ул алариы тизлек белән идәнгә ташлап, күкрәге тулганчы сулыш алып:
— Миңа сүз бирегез, миңа!.. — дип кычкырды.
Хәлил, тамадалыкны үз өстенә алып:
— Сүз Сөләйман әфәндегә!.. — диде.
Сөләйман басып, ике кулы белән өстәлгә терәлеп, салмак, ләкин кискен тавыш белән сөйли башлады:
— Әфәнделәр, безнең... безнең дигәнем — менә монда утыручыларның һәм аларның иярченнәренең, кешеләр турында, кешеләрнең язмышлары, бәхетләре, газаплары турында сөйләргә хаклары юк. Хакыбыз юк!.. Чөнки без паразитлар. Ә паразитларның кем җилкәсендә яшәүләрен сез бик яхшы беләсез. Димәк, паразитларның дөнья хәлләре, дөнья вакыйгалары, бигрәк тә үз көче белән көн итүче кешеләр турында сөйләргә аларның хаклары юк. Ягъни безнең хакыбыз юк. Кешеләр һәм аларның бәхетләре, шатлыклары өчен көрәшүче яшь сыйныф көрәш мәйданына чыкты. Ул яшь, ул батыр. Ул гына, фәкать ул гына сөйләргә дә, яшәргә дә тиеш!.. Ә без, без барыбыз да бетәргә тиешбез. Һәм без бетәрбез. Безнең көннәр санаулы. Безнең бүген шушы өстәл артында утыруы-
45
• быз — үзебезгә үзебез кабер казу дигәи эш. Без барыбыз да шушы ачы фаҗиганың куркынычлы нәтиҗәсеннән куркып, берничә минутка гына
• булса да, аңардан котылыр өчен азмы-күпме калган калдык кешелек хисләребезне, аракының зәһәре белән агулап, шуннан юаныч табарга тырышабыз.
Мин безне һәм безнең ишеләрне җир йөзеннән себереп түгәр өчен көрәш мәйданына чыккан яшь, батыр сыйныфның тизрәк җиңүе һәм тизрәк теләкләренә ирешүе өчен шушы стаканны күтәрәм!..
Әсфәндияровның зәһәре йөзепә чыгып, муены помидор төсенә керде. Ул нечкә билле, аракыга тулган рюмкасын идәнгә күтәреп бәреп:
— Мөнафикъ, халуй!.. — дип, өстәлдәге бердәнбер туралмыйча калган суганны Сөләйманга җибәрде. Суган аның колагы төбеннән сызгырып үтеп, стенадагы брага тиеп, тюльпан чәлтерәп идәнгә коелды. Электр лампочкасы, төбе белән бергә кубып, идәнгә төшеп шартлады. Көтелмәгән бу хәлдәй бүлмә берничә секундка тынып калды. Нәкъ шул вакыт ишек кактылар.
Поручик агарынды. Хәлил өстәлдәге рюмкаларны, ашъяулык чите белән каплап, аракылы калай сөт савытын өстәл астына күренерлек итеп куеп, ишеккә барып, ялагай тавыш белән:
— Рәхим итегез!.. — дип, ишекне ачты.
Ишектән ярым караңгы бүлмәгә кояш нуры кергәндәй ачык, шат, матур йөзле тәмәке сатучы кыз килеп керде. Матур яшь кызны күрүгә, Хәлил белән Әсфәндияров, башкаларга ишеттерерлек итеп, иркенләп сулап куйдылар. Сөләйман кызга каршы барып, аның нәфис, матур кулларын үз кулларына алып, сагынган һәм ялварган тавыш белән:
— Нигә сез шундый чакта килдегез?.. Нигә килдегез?.. Мин сезне ипчә көннәр буенча урамнарда, бакчаларда эзләп йөрдем. Мин бүген, күрәсез, исерек. Бик исерек. Без барыбыз да исерекләр. Мин кайгыдан исерек, ә алар шатлыктан исерек... Минем бүлмәм кабак бүген. Хәер, һәркөн диярлек шул хәл... — дип, кулларын кызның кулларыннан ычкындырып, хәлсезләнеп урындыкка авып, үз алдына туктаусыз нәрсәдер мыгырдады.
Бүлмәгә керүгә кызның күзләре идәндә аунаган погонсыз офицер кителенә төшкәнлектән, ул Сөләйманның үз алдына мыгырдавына артык игътибар итмәде. Күзләрен погонсыз кительдән еракка җибәрмәскә тырышты. Кыз саквояжыннан бер пачка тәмәке чыгарып:
— Гражданнар, яхшы Кырым тәмәкеләре тартырга теләүчеләрегез бармы?.. Баһа арзан, мал яхшы!..—дип, пачканы алга сузды.
Хәлил, күзләрен майландырып, Байгилдиевнең колагына борылып:
— Мал зарарсыз күренә!.. — диюгә, Байгилдиев, тәрәзәгә таба китеп, кызга арты белән борылды.
Поручик идән уртасында аунаган кителен күтәреп, гусар офицерлары төсле аны яртылаш җилкәсе аркылы салындырып, көчле куллары белән кызның җилкәләрен каптырып, кызның матур күзләренә үзенең оятсыз күзләрен текте. Кыз, ыспайлык белән аның кулларыннан ычкынып, ел- мая-елмая:
— Өйдә тутырган чын Кырым тәмәкесе, хакы да арзан!.. — дип, тәмәке пачкасын поручикка сузды.
Поручик тәмәкене алып, өстәл өстенә сибеп җибәрде һәм чалбар кесәсеннән модный портмоне чыгарып, кызга баштанаяк озак карап торганнан соң:
— Сатулашыйммы, әллә сатулашмый гынамы?.. — дип, бармагы белән кызның ияк астына төртте.
— Беззапрос, кырык сум, — диде кыз.
— Ал!..—Акчаны биргәндә, кызның кулыннан кысып алып, көч белән читкәрәк алып китеп, яшерен һәм былчырак тавыш белән:
— Үзеңә күпме? — диде.
46
Кыз бер сирпелү белән аның кулыннан ычкынып, Сөләйман катынз килеп:
— Мин сезгә икенче вакыт килермен... — дип, ашыгып ишектән чыгып китте.
Сөләйман, кызга нәрсәдер әйтмәкче булып, ишеккә хәтле килде һәм- ишек яңагына сөялеп, куллары белән йөзен каплап:
— Оят, оят!.. — дип ыңгырашты.
Хәлил, ашъяулык почмагын рюмкалар өстеннән кайтарып, калай сөт савытыннан ашыкмыйча гына рюмкаларга спирт коя башлады. Байгил- диев өстәл катына килеп, шикле тавыш белән:
— Ниндәй кыз ул?..—дип, Хәлилгә күзләрен терәде.
Хәлил башы белән Сөләйманга таба изәп:
— Мәгъшукасы булырга кирәк. Күрәсең ич, суга төшкән тавык төсле җебеп калды, —диде.
— Мәгъшукасымы икән?.. Эзгә басмасыннар, — дип, Байгилдиев тагы тәрәзәгә таба юнәлде. Хәлил аның янына барып, тавышын Сөләйманнан яшереп:
— Тынычлап утырырга мөмкин. Саклык чаралары күрелгән,—диде. Байгилдиев:
— Тәҗрибәле, тәдбирле кеше син, Хәлил туган. Чын-чыннаи милләт атасы булырга лаек кеше. Яңабаштан эчә башларга дисеңме?—дип, өстәлгә таба китте.
Поручик, тәмәке сатучы кыз чыгып китүгә миңгерәп калып, урындыкка утырып, бераз йокымсырап утырганнан соң, урыныннан сикереп торып:
— Эчәбез!.. Яңабаштан, таң атканчы эчәбез!.. Дәүли, бар, яңадан бер савыт китер, живввво! — дип, җилкәсеннән погонсыз кителен комод өстенә ыргытты. Комод өстендәге сырлы одеколон шешәсе шаулап идәнгә төште. Шул арада ишек ачылып китеп, кара сакаллы баш:
— Янгын бар, янгын!..—диде һәм шул минутта ук юкка да чыкты.
Хәлил, урыныннан сикереп торып:
— Киттек, егетләр!.. — диюгә, барысы алдан сүз беркетеп куйган төсле, Сөләйман белән күрешеп-нитеп тормыйча, ишектән ашыгып чыгып киттеләр. Сөләйманның спирт пары белән томаланган башы бу хәлне күрүгә ачылып киткәндәй булды. Ул одеколон шешәсен идәннән табып, башын одеколон белән чылатмакчы булды. Ләкин шешәдә бер тамчы да одеколон калмаган иде. Өстәлне җыйнарга кушарга дип звонок кендеген басуга, ишектән кораллы ике кеше килеп керделәр. Сөләйман аларны күрүгә бөтенләй айныды...
IV
Печән базарының татар буржуа җәмәгатьчелеге дөньясында зур дан тотуының бик күп тарихи сәбәпләре бар. Ул бу данны тире-ярылары,, комганнары, кәләпүшләре, читек-кәвешләре белән генә казанмады. Ул аны сәүдә капиталы нигезләнгән еллардан башлап, татар буржуа җәмә-гатьчелегенең парламент ролен уйнап алды. Бу базар чын мәгънәсе белән татар буржуа җәмәгатьчелегенең сәяси һавасын алдан белдереп торучы сизгер барометр иде. Кичә булган хәлләргә нәтиҗә ясау белән бергә, иртәгә, бер атнадан, бер айдан булачак сәяси вакыйгаларга үзенең диагнозын куеп, үз тәбгасын сизгерлеккә өйрәтүче урын иде. Большевизмга каршы булган барлык группалар бу базарның фикерләре белән, бик ныклап исәпләштеләр.
Мәсәлән, Лондон парламенты кулуарларындагы киңәшмәләрнең Англия өчен тәэсирләре нихәтле булса, татар шәһәр буржуазиясе өчен. Печән базары фикеренең дә әһәмияте шулай зур иде.
47
Шуңа күрә хәтта кайсыбер татар буржуа язучылары татар халкының киләчәк язмышларын да әнә шул базарга бәйләргә тырыштылар. Печән базары беткән тәкъдирдә, татар халкының да җир йөзеннән бетү куркынычы барлыгын буржуазиянең исенә төшереп, милләтнең корама чаршавына бөркәнеп, шәрык фашизмына нигез салырга теләгән фикерләрен «ихтираз»ларында күрсәтергә тырыштылар. Шуның белән үзләренә Печән базары каршында «гомерлек дан» казандылар.
Губком органы «Эш» газетасының редакторы чакыруы буенча редакциягә барганда, Сөләйманга әнә шул базар аркылы үтәргә туры килде.
Чехлар тарафыннан Самара шәһәре алынган дигән хәбәрләр таралганнан соң, татар буржуазиясе, кандалалар төсле ярыкларыннан чыгып, әлеге Печән базарының мәйданына җыйналганнар. Сату эшләре сүрәнләнгән булса да, базар ярминкә төсле шау-гөр килеп тора.
Мәчет астындагы буш ларекның прилавкасы өстенә кунаклаган мәшһүр погромчы Мөхәммәтҗан хафиз чехларның чеп-чи кяферләр булмаулары турында халыкка вәгазь сөйләп тора. Базар мәйданын тутырган шәһәрнең иске буржуазиясе, хәзерге спекулянтлары, либерал интеллигенциясе төркем-төркем булып большевикларны, Советны сүгәләр. Чехларны, Хәрби шураны, Алаш урданы, Украина радасын, бал белән чәй эчкән төсле, иреннәрен чәпелдәтә-чәпелдәтә мактыйлар.
Сөләйманның, Алаш урда белән Украина радасы турында хәбәре аз булганлыктан, базар халкы авызыннан аңа бу турыда өр-яңа хәбәрләр ишетергә туры килде.
Бишенче елларда Печән базарыннан көлеп, аны сүгеп йөргән эсер Тукмаковның бүген базар халкы белән елмая-елмая ялагайланып сөйләшеп торуы Сөләйманны бик гаҗәпләндерде. Тукмаковның базар түбәнлегенә төшүенең сәбәпләрен уйлап бара торгач, редакция капкасы төбендә иске танышы Сәетзадә белән очрашып, аңа карап аптырап калды. Аның татлы кузак төсле кибеп каткан йөзенә карап бераз торганнан соң:
— Сәет абый, авырдыңмы әллә? — диде.
Сәетзадә теләр-теләмәс кенә:
— Нигә?—дип, кесәләреннән нәрсәдер эзли башлады.
— Бик ябыккансың!..—дип, Сөләйман тавышына кызгану ноталары кертергә тырышты.
Сәетзадә бер дә исе китмичә генә:
— Кайчан симергәнем бар соң минем? Тәмәкең бармы? — диде.
Сөләйман танышы турында башлаган күңелсез сүзләрне адаштырыр өчен, күн портсигарын аңа сузып:
— Син кая эшлисең әле?—дип сорады.
— Судта... — дип, Сәетзадә папиросны авызының почмагына кыстырды. Сөләйман үзе дә папирос кабыза-кабыза:
— Укытучылык эшен ташладыңмыни? — диде.
— Революция, туган. Кая куйсалар, шунда эшләргә туры килә. Ун ел укыттым. Шунда бит инде барлы-юклы майлар сызып бетте. Син бу тәмәкене каян аласың? Мондый тәмәкене күрмәгәнгә әллә өч ел булгандыр.
Сәетзадәнең тәмәке турындагы сүзләре язгы ташкын төсле сөйкемле, матур күзләрне Сөләйманның алдына' китереп бастырды.- Ул ике бармагы арасына кыстырган папиростан чыккан төтенгә карап, тирән итеп сулап куйды.
— Иясен, иясен син күрсәң!.. — дип, сүзен әйтеп бетерә алмыйча уңайсызланып кызарды. Чөнки барлык тишек-ярыклардан контрреволюция борынын күрсәтеп торган бервакытта «гыйшык» белән мавыгып йөрү, бер яктан, балалык, икенче яктан, ахмаклык булып тоелды аңа. Шуңа күрә ул башлаган сүзен адаштырыр өчен, сүз урынына сүз булсын дигәндәй:
48
— Папкалар кыстырып спи каян болан?.. — дип, янып торган тәмәкесе белән танышының култык астына ымлап күрсәтте.
— Суд карары буенча бер буржуйның өенә опнська барган идек. Тәрәзә капкачларын тыштан каплап, үзләре эчтә бикләнеп утыралар. Капкалары, коймалары Җаталҗә крепосте төсле, якын барырлык түгел. Самараны чехлар алганнан бирле, суд карарларын эшкә ашыру эшләре читенләшеп китте. Ярый, туган, исән бул. Үзең безгә барып утыр. Кичләрен сәгать унбердән соң өйдә булам... — дип, папкаларын култык астына кысып, нечкә сынын алга сузып, нечкә озын аякларын сыгылдырып, челән йөреше белән йөреп китте.
Сөләйманның Сәетзадә белән танышлыгы мәдрәсәдән бирле килә. Тамагы бервакытта кара ипигә дә туймаганлыктан, аны мәдрәсәдә «кү- тәрәмзадә» дип йөртәләр иде. Ул, ачлыкка, ярлылыкка карамастан, башта бер танышы — учительский школа шәкертеннән русча укырга- язарга өйрәнеп, соңыннан үзе дә учительский школага кереп, аны бетереп, учитель булды. Учительлек гомерендә .муллалар доносы буенча өч тапкыр кулга алынып, учительлек хокукыннан да мәхрүм ителгән бер кеше иде. Урамда эшсез калгач, ул, «мөхәррирлек» кәсебенә керешеп карап, берничә хикәя һәм «Бичара Бибиҗиһан» дигән бер пьеса язды, ләкин бастырып таратучы булмагач, үз исәбенә бастырып, актык на- кидкасыннан да колак какты. Бөек Октябрьдан соң, җаиы-тәие белән бирелеп, революциягә бик зур файда китерәм дип ышанып эшләүче советчыл, намуслы интеллигентларның берсе иде. Чуар йөрәкле Сөләйман эшчәнлеге өчен Сәетзадәне ярата, хәтта ихтирам да итә иде.
Редакторны очрата алмыйча кире номерына кайтып барганда, Сөләйманны юлда Тәзкирә апа туктатып:
— Сөләйман, нигә син безне оныттың? Бүген кич сәгать сигездән дә калмыйча безгә кил. Дус-иш җыелып, иске заманнарны искә төшереп сөйләшеп утырырбыз. Компания җыелса, «санап» алырга да мөмкин булыр. Синең әле безнең атлас карталарыбызны да күргәнең юктыр. Искиткеч карталар. Заграницада эшләнгән. Заграница дигәннән, чехлар Семберне алганнар, имеш, дөресме икән шул хәбәр?—диде.
Сөләйман:
— Ишеткәнем юк, — дип, үз юлына кнтмәкче булды. Тәзкирә апа аны җиңеннән тартып туктатып тагын сөйләп китте:
— Дөрес. Чехлар Семберне алганнар. Менә хәзер генә бик ышанычлы җирдән ишеттем. Болай булса, атна-ун көннән Казан да китәчәк, ди. Син тагы комиссарларга ычкындыра күрмә. Сине үз күреп кенә әйтүем. Кичә Че^а унике офицерны аткан, ди. Илаһым, тизрәк бетсен революциясе. Франциядәге төсле сузылса, харап бит. Бүген төнлә Низам байның кладовоеннан егерме йөк кызыл мал төяп алып киткәннәр. Минемчә, революция генә түгел, талау, башбаштаклык бу. Бичара Низам бай, кладовоеның стенасына эчке яктан яңадан бер стена ясап, аралыкка малларын яшергән булган. Эт таба алмас жирдән тапканнар бит. Я, кичкә безгә киләсеңме, юкмы? Кырт кисеп әйт.
— Әлегә бер сүз дә әйтә алмыйм, Тәзкирә апа.
— Мин сиңа килергә кушам. Килсәң, үкенмәссең. Шәһәрне чехлар алуы бар дигәндәй, сиңа кыргыйланып читтә йөрергә ярамый. Килсәң, бик кызыклы бер вакыйга сөйләрмен үзеңә. Белсәң, шундый кызыклы вакыйга, — хикәя генә түгел, роман язарга мөмкин булыр. Моңарчы дөнья әдәбиятында булмаган яңа сюжет. Мопассан исән булса, ул сюжетка дүрт томлы роман язар иде. Әгәр кичкә килмәсәң, ул сюжетны Вербицкаяга яисә Гаязга җибәрәм. Пәрәмәч бездән, макабелие һәркем үзе китерә. Кил, яме!..—дип, ефәк шәленең читен уң кулы белән сул як җилкәсенә ыспайлап ташлап, асфальт юлдан дагалы бия барган төсле, француз үкчәләрен тротуар ташларына бәрә-бәрә тулы савырла-рын калтыратып, чайкалып китте.

Тәзкирә апа Октябрь революциясенә хәтле шәһәрнең тәрәкъкый пәр- вәр ханымнары арасында иң күренеклесе иде. Аның фатирының ишекләре төрле катлау татар интеллигенциясенә һәрвакыт ачык булганлыктан, аның чакыруын Сөләйманның кире кагасы килмәде.
Җәйге төи шәһәр өстенә соры канатларын салуга, ул, чиста яка, манжетлар куеп, кесәсенә чиста яулык салып, номердан чыгып китте.
Шәһәр өстендә, бердән, куе болытлар сарылып торганлыктан, икенчедән, урам фонарьлары янмаганлыктаи, тәрәзәләрдән төшкән яктылыклар гына урамны яктырта алмадылар. Тротуарлар үтә караңгы булганга, ул казылып эштән чыккан чокыр-чакырлы мостовой уртасыннан, ташларга сөрлегә-сөрлегә, шәһәрнең татарлар тора торган ягына таба китте. Кабан күле авызында йозак төсле булып торган киң күперне кичеп, электр станциясе каршысыннан үтеп барганда, караңгыдан «Тукта!» дигән каты тавыш ишетелде. ,Шул ук вакытта җилкәләренә винтовкалар аскан өч кеше, аның алдына туктап, документ сорадылар.
Мөселман социалистлары комитеты билеты белән мәгариф бүлеге тарафыннан бирелгән удостоверениеие Сөләйман ашыга-ашыга кесәсеннән чыгарып, өстенә майланган блуза кигән винтовкалы кешегә таба сузды. Майланган блуза кигән кеше документларны укыр өчен электростанция тәрәзәсенә таба яктылык эзләп китте. Винтовкалы калган ике кеше Сөләйманның ике ягына басып калдылар. Тәрәзә яктысында документлар укучы блузалы кеше кире кайтып:
— Сөләйман иптәш, бу кара төндә нишләп бу тирәдә йөрисез? — дип, документларын кире кайтарды.
' Сөләйман үз нәүбәтендә карт наборщикның төнлә винтовкалар асып йөрүенә гаҗәпләнеп:
— Нәби агай, бу вакытта винтовкалар асып нишләп йөрисез бо- лай? — дип сорады.
— Шәһәрне саклыйбыз, — диде Нәби.
— Кемнәрдән?
— Контрлар белән караклардан.
— Нигә, әллә хәвеф-хәтәр бармы?
— Дошманнарның ниятләрен белмәссең. Сиңа да мондый вакытта, йокы калдырып, урамда йөрергә киңәш бирмәс идем. Ярый ла безгә очрадың, — дип, Нәби аңа кисәтмә ясап алды.
Сөләйман акланырга теләп:
— Мин бит бер иптәшкә йомыш белән генә, — диде.
— йомыш белән? Ниндәй йомыш белән, кемгә?..—дип, Нәби Сөләйманнан шикләнүен яшерә алмады.
— Газета редакторы Хәйри иптәшкә, — диюгә, Сөләйман үз ялганыннан үзе, бер яктан, оялып, икенче яктан, куркып куйды. Йөзе, парикмахер кайнар компресс куйган вакыттагы төсле, кайнарланып китте.
Нәби, газета редакторы Хәйри исемен ишетүгә, тынычланып:
— Юкса бу вакытта урамнарда эшсез кыршылып йөрүе синең кебек егетләргә килешми дә, ярамый да, — диде. Шуннан патруль үз юлына, Сөләйман үз юлына аерылышып киттеләр.
Нәбинең бу күренеше Сөләйманга бик нык тәэсир итте. Ул бүген иртә белән, Нәби белән типографиядә очрашып, аның эшчәнлегенә карап исе киткән иде. Чәчләренә чал кергән Нәбинең көнозын станогы артында эшләп тә төнлә шәһәрне контрлар белән караклардан саклап йөрүе аңа коры батырлык булып кына күренмәделәр. Карт наборщикның үз сыйныфына чиксез мәхәббәтен, ышанган идеясенә чын күңелдән бирелүен, эшчеләрнең каннары бәрабәренә көрәшеп алынган революциягә булган тирән хөрмәтен күрсәткән бик зур эш булып күренде. Сөләйман большевик наборщик алдында, арслаи янында торган ләпкә көчек төсле, кечкенә һәм зәгыйфь итеп хис итте үзен. Берәүләр, сәламәтлекләре өчен зарур булган йокыларыннан да аерылып, революцияне
4. ,с. Ә.“ № 9. zjg

50
контрлар белән караклардан төннәр буенча саклап торалар. Берәүләр, вакытларын ничек уздырырга белмичә, кызык эзләп, чебеннәр төсле өйдән өйгә ачык тәрәзәләрдән кереп йөриләр. Берәүләргә революция тормыш китерә, берәүләргә ул кабер хәзерли. Кайберәүләргә ул модный галстук төсле бизәнү билгесе генә булып күренә. Революция тудырган яңа дөньяны, яңа тормышны төзүчеләр арасында Нәбиләр күпме икән?.. Мин дә бит контр да, карак та түгел. Шулай да мин Нәби түгел. Нигә соң мин Нәби түгел?..—дигән фикерләр, сазлыктагы озынборыннар төсле, аның вөҗданын камап алдылар. Кара болытлар сарылган караңгы урамда туган бу фикерләр аның тормышын кояш булып яктыртырлармы?.. Әллә алар аны һәлакәткә илтерләрме?.. — дигән уйлар белән ул парадный ишегендәге звонокка басты...
Сөләйман килеп кергәндә карта уены башланган иде инде. Тәзкирә апа. карталар аралаштыра-аралаштыра, фамильяр тон белән:
— Әйдә, Сөләйман. Киләсе банкага син дә катнашырсың. Урындык алып якынрак утыр. Банкада мең дә бер йөз сум, — дип, атлас карталарны осталык һәм ыспайлык белән таратырга кереште.
Сөләйман читкә, калын атлас белән тышланган кәнәфигә утырып, балта ассаң, балта торырлык куе тәмәке төтене аркылы түгәрәк өстәл тирәсендә карта уйнап утырган кешеләргә күзен төшерде.
Уенның тәмен белеп уйнаучыларның берсе төлкегә охшашлы озынча чандыр йөзле, озын борынлы хәрчәүнәче Мөбәрәкша иде.
Казаки төймәләрен ычкындырып подтяжкасын күрсәтергә тырышучы итче Фәтхулланың бүген ни өчендер тавышы-тыны артык ишетелми.
Көлгәндә иләк хәтле авызын мөмкин хәтле зуррак ачып, тоташ пла- тиннан эшләнгән теш казналарын күрсәтергә тырышучы атаклы спекулянт Шәрипов белән Николай заманында пристав помощнигы булып хезмәт иткән Боголюбовны өстәл артында күрүгә, Сөләйманның аркасына салкын су койган төсле булды.
Пирог башлы, тар маңгайлы, үгез муенлы, тычкан күзләре төсле күзләрен ялтыратып, минут саен банкадагы акчаларны санап торучы казылыкчы Хәйрулланың күренүе дә мәҗлескә яшерен притон төсе бирә иде.
Фабрикалары национализовать ителгәч, шәһәргә качып килгән фаб-рикант Бәхтияровның папирос пыскытып мышнавыннан башка тавышы авызыннан да, борыныннан да чыкмады.
Үз гомерендә берничә мәкаләдән башка нәрсә яза алмавына карамастан, үзен татарның мәшһүр язучысы дип йөрүче Байталов, бер ялгызы ике урындыкка утырып, карта өләшүче Тәзкирә апа адресына берсеннән-берсе мәгънәсез, тозсыз комплиментлар әйтеп утыра. Пиджагының җиңнәре өстәлгә ышкылып тузмасын өчен, ул аларны терсәккә хәтле сызганып, фил аяклары юанлыгындагы беләкләрен өстәлгә салып, вәкарь белән бәхет карталарын көтеп тора.
Калганнарын Сөләйман танымады.
Платин авызлы спекулянт банканы сугып алгач, Тәзкирә апа, кызарынып. бүртенеп, шактый ук оятсыз һәм каты сүзләр белән спекулянтны тиргәргә кереште.
Уен кызганнан-кыза барды. Уен кызган саен, читтә кәнәфидә утырган Сөләйманның барлыгы онытыла барды.
Итектән ашыгып чабып кергән Тукмаков тәмәке төтене арасыннан кемнедер эзләде. Ул керүгә, карта өстәле берничә вакытка «эштәй» туктап тынып калды.
Бишенче елларда социалист булып киселеп йөргән, демагоглыгы белән шөһрәт тапкан Тукмаков, куллары белән түгәрәк өстәлнең бер
4* 51
читенә терәлеп, күзләрен өстәл тирәсендәге кешеләр өстендә йөрткәннән соц:
— Җәмәгать!.. Тагы бер сөенеч!.. Екатеринбург явыз большевиклар кулыннан алынган! — диде.
Өстәл тирәсендәге халык аягүрә торып, бик озак ура кычкырып, кул чаптылар. Тукмаков тагы канатлана төшеп:
— Җәмәгать!.. Тарихи көннәр, көннәр генә түгел, тарихи сәгатьләр килеп җитте. Самара, Сембер, Буа, Хвалын, Екатеринбург шәһәрләренең большевиклар кулыннан китүләре Россиядә Советлар властеның язмышы тиз көннән хәл ителүен күрсәткән көчле фактлар алар, — диде. — Безнең өчен шатлыклы булган бу хәл шушы көннәрдә рус, татар, яһүт, латыш большевик малайларының җеназаларын күтәрәчәк. Кыскасы, большевизмның муенына кәфене уралды. Тирән итеп кабер казыйсы гына калды. Шушындый тарихи вакытта, тарихи сәгатьләрдә безгә дә йоклап калырга ярамый. Бабабыз Чынгыздан мирас булып калган газиз, милли илебезнең ак-пакъ тәне буйлап, кортлар булып үрмәләүче большевизмны бетерешергә милләтне актив рәвештә катнаштырырга кирәк. Шул чагында гына безгә милли азатлык, милли тигезлек биреләчәк!..— Ул, пауза ясап, ялагайланып елмайган йөзен фабрикант Бәх- тияровка таба борып:
— Госман әфәнде, фабрикаларыгызны яңадан үзегезгә кайтулары белән сезне тәбрик итәргә рөхсәт итегез!.. — дип, фабрикантка кулын сузды. Тәзкирә апа белән Сөләйманнан башкалар барысы да кул чаптылар. Тәзкирә апа, күз очын Сөләйманга төшереп:
— Бу чехлар дигәннәрегез монархия алып килсәләр, нишләрбез икән? — диде.
Тукмаков чишелмәгән бик зур мәсьәләне чишәргә теләгән кыяфәт белән:
— Ул турыда күңелегезне тыныч тотыгыз. Ни булса да, большевизмнан начаррак булмас, — дип, фабрикантка борылып, ялагайланып, тагы бер кат елмайды.
— Мин, әфәнделәр, монархия кайтыр дип куркам. Чөнки Керенский: «большевизм монархиягә юл арчый» дигән иде.
Тәзкирә апаның сүзләренә моңарчы сүзсез мышнап торган фабрикант Бәхтияров, берничә минутка мышнавыннан туктап:
— Монархия булса ни. Мәсәлән, Англиядәге төсле булса, безгә — мөселманнарга артыгы кирәк тә түгел, — диде.
— Алай ук түгел шул, фабрикант әфәнде. Безгә, әлбәттә, республика кирәк!.. — дип, Тәзкирә апа Сөләйманга каш сикертеп алды.
Фабрикант:
— Большевиклардан башка булса, без хәзерге республикага да бик үк каршы түгел, — дип, итче Хәйруллага карап, мышнап алды. Итче Хәйрулла, фабрикант тарафыннан күрсәтелгән бу илтифатын җавапсыз калдырмас өчен, Бәхтияровның күңеленә ягымлы сүз әйтергә теләп:
— Әмма ләкин большевикларның бер данәсен дә җир йөзендә исән калдырмаска! —диде.
— Юк, без аларның берничә данәсен яшь буынга гыйбрәт булсын өчен музеханәгә куяр өчен калдырырбыз.
Байталовның бу сүзләрен мәҗлес бик яратып, Тәзкирә апа белән Сөләйманнан башкалар бот чабып, бүлмәне күтәреп көлештеләр. ТТТун- нан соң казылыкчы Хәйрулла, платин авызлы спекулянт, электәге пристав помощнигы Боголюбов һәм башкалар большевикларны кимсеткән былчырак хурлау сүзләре белән мәҗлеснең тулмаган җирен тутырдылар.
Сөләйманның сүзгә катнашмыйча почмакта дәшмичә утыруына Тәзкирә апаның эче пошты. Мәҗлеснең фәкать карта уены мәҗлесе икәнлеген Сөләйман алдында күрсәтергә тырышып:
52
тро вечера мудренее. I In булса да, хәере белән булсын. Банка тотарга синец нәүбәт. — дип, атлас карталарны Байталов алдына куйды. Банталов кесәсеннән сары, яшел керенкалар чыгарып, пенснесен рәтләп, бик озаклап кат-кат санаганнан соң, акчаларны өстәл уртасына салып:
— Чехлар бәхетенә куям!.. — дип, карталарны таратырга кереште.
Сөләйман, өстәл катына килеп:
— Миңа да катнашырга мөмкннме? — диюгә, Тәзкирә апа үз янына урын күрсәтеп:
— Әйдә, үз яныма утыр. Теләсәң, бер котелга уйныйк, — диде.
Сөләйман яулыгы белән йөзен сөртеп:
— Уенга түгел, сүзгә катнашырга мөмкннме?—дип сорады.
Тәзкирә апа борчылып:
— Тагы сүз!.. — диде. Сөләйманны күрүгә, Тукмаков, аптырап калып, күзләрен фабрикант, Тәзкирә апа, Сөләйман арасында йөртә башлады. Башкалар тынып калдылар.
Сөләйман, кулъяулыгын чалбар кесәсенә тыга-тыга:
— Минем әйтергә теләгәнем шул: үлгән арсланиы тычканнар да кимерә. Ләкин арслан исән бит әле, әфәнделәр. Үләргә түгел, авырырга да җыйналмый әле. Яшь, көчле арслан ул. Тычканнарның, күселәрнең бәйрәмгә хәзерләнүләре иртәрәк түгелме икән? Бу — бер. Икенчедән, чын батырлар дошманнарының батырлыкларын бервакытта да киметмиләр. Ялган ялалар ябып, кимсетү, хурлау, сүгенү — көч белән ала алмаганны үч белән алырга тырышучы куркаклар эше ул. Арслан бервакытта да юлбасар белән күсегә бер күз белән карамый. Сукыр тычканга карт песи дә арслан булып күренә, — диде.
Сөләйманның бу сүзләре Тәзкирә апаны куркытты. Ул кулындагы карталарын алдына куеп:
— Ниндәй арслан, ниндәй күсе, ниндәй песи, каян килгән сукыр тычкан тагы?!.—диюгә, түгәрәк өстәл тирән тынлыкка чумды. Бу тынлык Тәзкирә апаны бөтенләйгә каушатты. Ул, бердән, шомлы тынлыкны бозар өчен, икенчедән, күңелсез нәтиҗәләр тууыннан куркып, урыннан сикереп торды:
— Әфәнделәр, өйнең хуҗасы булуым сыйфаты белән дуслар мәҗлесен сәяси митингка әверелдерергә рөхсәт итмим. Күңел ачасыгыз килсә, алдыгызда карталар, уйнагыз. Сәясәт турында башка җирдә сөйләшерсез!..
Бу сүзләрнең туп-туры үзенә карата әйтелгәнен Сөләйман бик ачык сизенде. Тукмаков, Сөләйманга мыскыллы күз белән бераз карап торганнан соң, фабрикант Бәхтияровиы читкә алып китте. Алар караңгы почмакка утырып, бер-берсенең авызларына керерлек булып, яшерен рәвештә серләшә башладылар. Башкалар, Сөләйманга мөмкин хәтле сансызлык күрсәтергә тырышып, карта уйнарга керештеләр.
— Тәзкирә апа, миңа китәргә рөхсәт итегез, — дип, Сөләйман кулын сузуга, Тәзкирә апаның ире, урыныннан сикереп торып, стена сәгатенә бармагы белән күрсәтеп:
— Сөләйман әфәнде, акылыгыздамы сез?!..—диде. — Төнге сәгать икедә урамга чыгарга ярыймы хәзер? Шәһәр бүгеннән башлап военный положениедә икәнлеген исегездән чыгардыгызмы әллә? Патрульләргә эләксәгез, шаукымының безгә дә тиюе бар бит.
Сөләйман түгәрәк өстәл тирәсендәге кешеләрнең ачуларын китерер өчен, сүзләренә аеруча басым ясап:
— Борчылмагыз, минем документларым ышанычлы, — дип, берсе белән дә күрешмичә чыгып китте.
Сөләйман чыгып китүгә, карта уены тукталды. Тукмаков, түгәрәк өстәл катына килеп, йөзен зәһәрләндереп:
53
-- «Ит үзлегеннән кортлый» дигәннәр бабайлар. Менә бу малай шул .кортларның берсе инде, — диде.
Байталов, башкаларга сиздермичә генә өстәл уртасындагы акчаларны учлап кесәсенә сала-сала:
— Газиз милләтебезне большевиклар кортлатты. Дәү мордарларын чәнчелдерсәк, аларга ияргән иярченнәрне аулавы чүп тә булмас иде, — дип сөйләнеп куйды.
Казылыкчы Хәйрулла, күсе күзләрен уйната-уйната:
— Әгәр дә шулармы үз кулым белән бугазламасам, газиз иманым кяфер булсын!—диде. Тукмаковка борылып:
— Әмер сездән, калганы бездән!.. — дип, аучы эте төсле, фабрикантның күзләренә карады.
Фабрикант Бәхтияров, яңа гына көтүдән кайткан сыер төсле, мыш- ный-мышный, казылыкчының икмәк миче хәтле киң аркасыннан сөя-сөя:
— Безнең Хәйрулла булдырам дисә, булдыра торган егет. Пәһлеван ул безнең Хәйрулла!.. Хәзрәти Гали ул безнең Хәйрулла!.. — дип мактап алды.
Байталов өстәлдән алып үз кесәсенә салган акчаларның эзен яшерер өчен, урыныннан торып, фабрикант янына барды һәм ялагайланып:^
— Татар угылы, татар ул безнең Хәйрулла! Чынгыз баласы ул без- нең Хәйрулла!..—диде.
Тукмаков, сүздән туктарга ишарә ясап:
— Әфәнделәр, бу мөнафикъ малай большевиклар ягыннан шымчы булып килгән булса?!.—диюгә, урамда бер-бер артлы ике тапкыр мылтык шартлады.
Тәзкирә апаның ире, яшен тизлеге белән урыныннан сикереп торып, утларны сүндерде. Бүлмәдәге кешеләр караңгыда, сукыр тычканнар төсле, тавышсыз-тынсыз, ишектән йортка чыгып, төрле почмакларга яшеренделәр.
V
Сәгать төнге икене сукты.
Мөселман коммунистларының утырышы әле һаман дәвам итә.
Вагыйзов кызып, папахасын өстәлгә бәреп, шәһәрдәге атаклы татар контрреволюционерларының барысын да кулга алу турында тәкъдим кертте. Үзен милли тайпылышлары белән танытып килгән, хәзер генә Мәскәүдән кайткан Сәфәрҗаиов Вагыйзовның тәкъдименә каршы беренче булып чыкты. Ул сәхнәдә уйнаучы артистларча тирән жестлар ясап, кереш сүзе урынына декламация укыганнан соң болан диде:
— Революция өчен мөселман контрреволюционерлары куркыныч түгел. Чынлап уйлаганда мөселманнар арасында чын мәгънәсе белән контрреволюция хәрәкәтенең булуы да мөмкин түгел. Чөнки без изелгән милләт. Изелгән милләтләр арасында революциянең хәзерге чорында контрревоюция хәрәкәтләренең тирәнәюе мөмкин түгел.
Вагыйзов, йөрәгенә чыдаша алмыйча, кулындагы карандаш белән өстәл читенә бәрә-бәрә сөйләп китте:
— Болак арты коитрреволюциясен кемнәр тудырды? Украина радасы белән Алаш-урда арасындагы контрреволюцион багланыш кемнәр арасында барды? Татар контрреволюционерлары арасында, Төркестан үзбәкләре, Кырым татарлары һәм башкортлар арасында киләпләнгән контрреволюция җепләренең башы, һичшиксез, татар контрреволюционерлары кулында. Милләт мәҗлесенең карарларын яхшылап укып чыгарга кирәк сиңа. Исәрев, Тукмаков, Мәсгуди, Вахидиләр һәм шуның ише башка сволочьлар кемнәрнең этләре?.. ' Алар, карагруһ Милюков арбасына җигелеп, Николай Николаевичны тәхеткә өстерәүче этләр, түгелме? Мәскәү совещаниесендә генерал Корниловның кулына дикта
54
торлык күсәге тоттыручылар бит алар. Алар, Россиядәге бөтен милләтләрнең контрреволюцион көчләрен берләштереп, большевизмга каршы көчле һөҗүм хәзерлиләр. Без үз арабыздагы шул контрреволюцион этләрне авызлыкларга тиешлебез. Бөек революциянең тантанасы бездән шуны сорый.
Сәфәрҗанов, чын «лидер»ларча, мөмкин хәтле тавышына чынлык, салкын канлылык кертергә тырышып:
— Культура көчләрен, уйламыйча, тирәнтен тикшермичә, уңга-сулга тарту мөселман Коммунистлар партиясенең тактикасын аңламаудан туган бер хаталык булыр иде. Шуның белән бергә берничә дистә елларга алга таба карый белергә дә кирәк. Син Исәревләр, Тукмаковлар дисең. Дөрес, алар бүген большевиклар түгел. Өстән караганда алар безнең идеяләргә каршы көрәшкәй төсле күренәләр. Ни генә булмасын, алар культура көчләре. Алар киләчәктә дә безнең өчен файдалы чимал,— диде.
— Алар пешеп җиткән контрреволюционерлар!..— дип, Вагыйзов реплика кыстырды.
Сәфәрҗанов, тавышын күтәрмичә генә, акылсыз фикерләрен акыл- лаидырырга тырышып:
— Ярый, синеңчә булсын, ди. Ләкин бит алар бүген контрреволюцио-нерлар булсалар, иртәгә аларның чын күңелдән советчыл булулары да мөмкин. — диде.
— Иртәгә алар чехлар, Семеновлар, Фортунатовлар белән берләшеп, революцион эшчеләрне дар агачларына асар өчен бүген бау хәзерләп торалар. Мин Исәрев. Тукмаков һәм шуның ише барлык татар контрре- волюционерларын бүгеннән калдырмыйча кулга алынулары турында керткән тәкъдимне тормышка ашырырга сорыйм. Дошман бусага төбендә торган чакта, аларның агентлары белән конфетланып тору бу үзе контрреволюция тегермәненә су кою була бит, иптәшләр! — дип, Вагыйзов. кызып, урыныннан торып, бүлмә буйлап йөреп китте.
Сәфәрҗанов моңарчы утырып сөйләшкән булса да, Вагыйзовның соңгы сүзләреннән соң аякка басып, бөтен көче белән үзен кулга алырга тырышып:
— Иптәшләр, —диде.— шушындый тарихи моментта, Вагыйзов иптәш үзе әйткәнчә, дошман бусага төбендә торган чакта, ашыгып, акылсыз тәдбирләр куллану — бу контрреволюция файдасына хезмәт итү булыр иде. Бу пунктта мин Вагыйзов-иптәш белән тулысынча кушылам. Ләкин шушындый җаваплы, тарихи моментта, барлы-юклы интеллигенция көчләребезне кулга алу — бу дорфа тәдбирсезлек булыр иде.
— Интеллигенцияне түгел, контрреволюционерларны кулга алабыз!..— дип, Вагыйзов тагы бер реплика кыстырды.
— Син кулга алырга тәкъдим иткән кешеләр арасында татар интел-лигенциясенең лидерлары да бар бит!.. — диде Сәфәрҗанов һәм сүзләренең тәэсирен башкаларның йөзләрендә укырга теләп, күзләрен өстәл тирәсендә йөртеп алды.
— Авантюрист, шарлатаннар лидер була алмыйлар!..— дип Вагыйзов тәмәке төтененә капланган бүлмәнең караңгы почмагыннан кычкырды.
Сәфәрҗанов, артист озын монологның соңгы сүзләренә басым ясаган төсле, ясалма темпераментын бер ноктага җыйнап, тавышын күтәреп, һич кирәкмәскә мәгънә ягыннан сыек булган сүзләренә басымнар ясыи- ясый:
Әгәр дә без Вагыйзов иптәшнең хәзерге тәкъдимен тормышка ашырсак, әгәр дә без аның фикерләренә бертавыштан кушылсак, әгәр дә без контрреволюционерлар дип гаепсез татарларны кулга алсак, шушындый тарихи әһәмияте булган җаваплы моментта, татар массасын үзебезгә каршы күтәрү белән революция алдында тарихи җинаять эшләгән булырбыз. Безгә бөтен көчне великорус шовинистларына каршы куеп, көрәшне шул якка юнәлдерергә кирәк. Шуның белән бергә бөтен.
55
Туран революционерлары, интеллигенцияләре белән мөнәсәбәтне көчәйтергә кирәк! — дип соцгы декламациясен башкарды.
Вагыйзов, болыт арасыннан чыккай ай төсле, төтен арасыннан чыгып, өстәлгә якын килде:
— Бу тәкъдимнәргә мин каршы!.. Каршы гына да түгел, хәтта протестымны белдерәм. Мин бу мәсьәләне Губкомга күчерергә тиеш табам һәм шуның белән утырышны ябарга кирәк саныйм!..—дип Вагыйзов сөйләп торганда, кораллы ике эшче Сөләйманны утырыш барган бүлмәгә алып керделәр. Вагыйзов белән Сәфәрҗанов тәкъдимнәре турында соцгы сүзне Крестовников заводының эшчесе Хәлилов иптәш алды.
VI
Чехлар флагы астында контрреволюция көчләре шәһәргә якынлашкан саен, Сөләйманның күңелендәге икеләнү хисләренә каршы көрәш көчәя барды. «Ике урындыкка утырган, берсеннән дә мәхрүм калган» дигән мәкаль аның исенә еш-еш төшә башлады. Ул — контрреволюциянең көчәюенә бөтен күңеле белән каршы иде. Ул — Советлар властен йөрәге белән якын күрә. Ләкин аның яшәве, ныгуы, үсүе өчен наборщик Нәби шикелле бөтен барлыгын бирә алмый. Дөресрәге, булдыра алмый. Ул — контрреволюциям йөрәге белән каршы. Ләкин аны бөтен каны, җаны белән дошман күрә алмый. Ул — татар большевикларын якын, дус күрә. Татар контрреволюционерларын яратмый. Ләкин аларга каршы рәхимсез көрәш алып бару түгел, хәтта алар белән бер мәҗлестә очрашудан да чирканмый. Ул һәр җирдә, һәр урында сүз белән Советлар властен якларга хәзер тора. Ләкин Советларны җимерүгә омтылучы-ларга каршы эш белән бертөрле дә отпор бирә алмый. Аны урталыкта калдырган чынбарлыктан котыла алмавына аның эче поша, ачуы килә. Ул наборщик Нәби төсле бөтен барлыгын бер идея өчен багышларга бик кызыга һәм, шул дәрәҗәгә ирешә алса, үзен бәхетле кеше дип тә санар иде төсле. Хәтта йөрәге белән ышанган шул идея өчен көрәштә һәлак булуына да кайгырмас төсле. Ләкин нык нигезләнгән нык бер идеянең юклыгы аның фикерләрен, стена сәгатенең теле төсле, бер үлчәү белән урталыкта уңга, сулга чайкатып тора.
Акылы саф, нервлары нык, сәламәт аңлы кешегә механик рәвештә болай чайкалып тору бик авыр.. Менә шул авырлыктай котылыр өчен, акылны читкә куеп, коры йөрәк көче, инстинкт белән генә юл эзләве тагы да авыррак, тагы да эч пошыргычрак хәл.
Аерым кешеләрнең кәефләре белән революциянең исәпләшмәвен Сөләйман бик яхшы аңлый. Ләкин аңлый гына шул. Мәсәлән, кара урманда адашкан кешенең юл табуы өчен көньякка яисә төньякка барырга кирәклеген аңлау гына җитми. Котылыр өчен хәрәкәт кирәк. Котылу чарасына керү кирәк.
Сөләйман хәзер үзен әнә шул адашкан аңлы кеше төсле хис итә. Дөрес, ул турылык, дөреслек Советлар ягында икәнлеген аңлый. Ләкин бөтен җаны-тәие белән шул юлга кереп китүнең чарасына әле һаман керешә алмый. Л1оңа ул үзенең арка сөяксез интеллигентлыгы уңайсызлый дип уйлый. Менә шундый уйлар белән ул, «офицерлар кафесе»на килеп кереп, кофе сорады. Бу «кафе»ны ирләре Советларга хезмәткә керергә гарьләнгән, саботаж офицерларның хатыннары ачканнар иде. Монда кухняда да, кофе ташып йөрүчеләр дә, прилавка артында утыручылар да — барысы да офицер хатыннары иде. Бу «кафе»ны аеруча яшьрәк спекулянтлар яраталар. Чөнки асыл, ефәк күлмәкләр кигән, алларына кружевалы кечкенә алъяпкычлар япкан көяз яшь офицер хатыннары баерак спекулянтлар белән аеруча нәзакәт һәм осталык белән чытлыклана беләләр иде. Шәһәр интеллигенциясе каршында да бу «кафе»ның даны бар иде. Сөләйман бу «кафе»ны еш кына зиярәт иткән
.56
лектән, аңа мондагы барлык гореф-гадәт таныш иде. Ләкин бүген аңа бу «кафе» бөтенләй ят тоелды. Гадәттә бнш минут эчендә бирелә торган кофе бүген ярты сәгать көткәннән соң да килмәде. Бу турыда ул заказ алган офицер хатынының исенә берничә кат төшерсә дә/ нәтиҗә күренмәде. Алар прилавка тирәсендә тыз-быз килеп, күтәренке рух белән үзара колактан-колакка ниндидер яшерен серләр турында сөйләшәләр. Урамнан кергән ниндидер ирләрнең, һичбер тәкәллефсез, кухня ягына үтеп китүләре дә бүген Сөләйманны гаҗәпләндерде. Моңарчы «кафе»да хезмәт итүчеләр арасында бер ир заты күренмәсә дә, бүген прилавка артындагы ике хатын янында бер нр кеше дә бар иде. Урамнан кергән ирләргә прилавка артындагы ир кеше сүзсез генә ишарәләр ясап, алар- ны кире чыгарып җибәрә, яисә кухня ягына озатып куя. Серле бу хәл Сөләйманның башына төрле уйлар салды.
Көтә торгач, матур сынлы, зур зәңгәр күзле, казна биясе төсле ыспай, таза хатын чите кителгән стакан белән кофе китереп, Сөләйманның алдына тупас кына итеп куйды. Бу тупаслык Сөләйманның кәефен бозды. Ул. тупаслыкка каршы тупаслык белән җавап бирер өчен офицер хатынын өстәл катына чакырып китереп, стаканның китеген күрсәтте. Офицер хатыны йөзен чытып, карындагы туң май төсле тулы, шома, ак җилкәләрен уйнатып:
— Сез чын хрустальне танымыйсыз икән!..—дип, Сөләйманга караганда китек стаканга зуррак хөрмәт күрсәтеп, борылып китте. Офицер хатынының бу кыланышына Сөләйманның чын-чыннан ачуы килде. Ул, бу ачуны акча түләгәндә кайтарырга план корып торганда, ишектә тәмәке сатучы кыз күренде. Сөләйман урыныннан сикереп торып, аңа каршы барып, бер елдан бирле очрата алмаган сөйгән кызын очраткан төсле куанып, аны үз өстәленә чакырды. Кыз, бер дә назланмыйча, сырланмыйча аның өстәленә узып, Сөләйман белән сөйләшкән булып, матур күзләрен «кафе»ның бөтен почмакларында йөртә башлады. Шул арада ишектән күк күзлек кигән, урта буйлы, киң җилкәле берәү кереп, туп- туры прилавка каршысына үтте. Прилавка артында басып торган ир кеше аңа каршы килеп, иреннәрен селкетте. Күк күзлекле кеше Сөләйманнар утырган өстәлгә арты белән утырып, кесәсеннән газета чыгарып укырга кереште. Кыз сары саквояжыннан тәмәке пачкасы чыгарып, Сөләйманга бер сүз әйтмичә, күк күзлекле кешенең каршысына барып басып, тәмәкесен аңа тәкъдим итте. Күк күзлекле кеше, йөзен газета белән каплап, кыздан борылды. Кыз ул борылган якка чыгып, икенче кешеләргә тәмәкеләр сатып ишектән чыгып барганда, Сөләйманга да үз артыннан чыгарга дип ишарә ясады.
Сөләйман эчеп бетерә алмаган кофе өчен зәңгәр күзле офицер хатынына ашыга-ашыга акча түләп урамга чыкты. Кыз акрын адымнар белән крепостька таба бара иде.
Сөләйман аны куып җитеп:
— Кая болай ашыгасыз, туташ?—дип сорады.
— Тәмәкеләремне сатып бетердем. Өйгә тәмәке алырга кайтам,— дип, кыз юлында дәвам итте. Сөләйман сүз урынына сүз булсын дигәндәй:
— Сез бу якларда торасызмыни?—диде.
— Юк. Крепость тирәсендә бераз әйләнеп купальняга төшеп су кер- мәкче булам. Бик бөркү. Сез су керергә яратасызмы?
— Яратам. Ләкин гадәтләнгәнем юк.
— Мин һәр көн ике тапкыр купальняга төшеп су керәм. Бер гадәтләнгәч, өстә бурыч булып торгандай була икән, — дип, Сөләйманга карап елмайды.
Купальняга хәтле аларның сүзләре, Төркестан плавының дөгеләре төсле, бер-берләренә ябыша алмадылар, һич көтелмәгәндә кыз кинәт:
57
— Сез офицер дусыгыз белән бозылыштыгызмы әллә? — дип сорады.
— Нинди офицер дусым белән?—дип, Сөләйман аптырап калды.
— Бер көннәрдә әле сезнең номерыгызда миннән папирос сатып алган офицер дусыгыз.
— Әсфәидияровны әйтәсезме?
— Мин аның фамилиясен белмим. Эчәргә бик ярата бугай ул.
— Офицерларның эчәргә яратмаганы буламыни?
— Аның кыяфәте сөйкемле генә. Табигате ничек икән? Өйләнгәнме ул?
Сөләйманга кызның поручик Әсфәндияров турында сорашулары ошамады. Аның күңеле көнләшүгә охшашлы хисләргә тулып киткәндәй булды. Шуңа күрә ул үзе дә сизмәстән үпкәләгән тавыш белән:
— Хатын-кыз офицер дигәндә үлә инде. Революция дә төзәтә алмас ахры сезне, — диде.
— Революция үз урынында, йөрәктәге хисләр үз урынында... — дип, кыз чыңлап торган саф тавышын яңгыратып, кычкырып көлеп җибәрде.
Бу көлү, никадәр матур булса да, Сөләйманга ошамады. Кыз шуны сизде булырга кирәк. Матур күзләренең читләре белән сөйкемле карап:
— Өйләнгәнме соң, нигә әйтмисез? — диде.
— Кем?!—дип, Сөләйман күзләрен кызга акайтты.
— Офицер дусыгыз.
— Өйләнгән.
— Хатыны матурмы?
— Күргәнем юк.
— Гаҗәп!.. Дусыгызның хатынын күргәнегез юкмы?!
— Каян килеп ул минем дусым булсын?.. — дип, Сөләйман иреннәрен турсайтты.
— Дус булмагач, нигә соң ул сезнең номерга йөри?
— Аракы эчәргә... — дип, бу турыда сүзне бетерер өчен, Сөләйман кырт кисте.
— Эчке мәҗлесләре кешеләрне дуслаштыра, диләр бит.
— Сугыштыра дисәгез, дөресрәк булыр. Ул мәҗлесләр миндә нәфрәттән башка нәрсә тудырмыйлар.
— Кайда эшли ул?
— Кем кайда эшли?
— Дусыгыз Әсфәндияров кайда эшли?
— Сабоуда.
— Гаҗәп!.. Беренче тапкыр ишетәм. Нинди учреждение соң ул?
— Саботажниклар управлениесе... — дип, Сөләйман, җим тапкан әтәч тавык чакырган төсле, кыткылдап алды.
— Мин чынлап сорыйм, — диде кыз.
— Беркайда да эшләми. Башка контрлар төсле үк, саботаж тегермәне корып йөри.
— Кызганыч, — дип, кыз сулап алды.
— Тапкансыз кызганырлык кеше. Минем кулымда власть булса, мин ул контр этләрнең җыенысын таш капчыкка тутырыр идем.
— Ай-яй-яй-яй!.. Бигрәк каты күңелле кеше икәнсез!..—диюгә, кызның матур йөзе тагы да яктырып, матураеп киткән төсле булды.
— Минем төсле йомшак күңелле кешеләрне бик аз очратырга мөмкин.
— Хәзер инде аңладым, талашкансыз икән.
— һич.
— Ә ни өчен соң «кафе»да бер-берегезгә аркаларыгызны күрсәтеп утырдыгыз?
— Кайчан?!
— Бүген. Менә хәзер генә.
— Әсфәндияров бүген бөтенләй «кафе»га да кермәде.
58
— Сез моны кемгә әйтәсез?
— Сезгә әйтәм, сезгә.
Хәер, минем кешеләрнең күзләренә караганда, үз күзләремә артыграк ышана торган гадәтем бар. Бәлки, ул начар гадәттер. Ләкин күзләрем миңа моңарчы хыянәт иткәннәре юк әле.
— Сезнең үкенечкә каршы, алар бүген сезгә хыянәт иткәннәр.
Кыз. озын керфекләрен аска төшереп, көрсенеп:
Ул бүген миннән тәмәке дә сатып алмады. Ә мин аңа дигән пачканы ефәк тасма белән ураган идем. Минем бу сүзләрне сез аңа ирештерә. күрмәгез тагы!.. — диде.
- Бик кирәге бар. Мин, аның алчак йөзен күрмәс өчен, урамга чыкмаска да риза.
— Сезгә түгел, миңа да ул бүген йөзен күрсәтмәде, газета белән каплап, борылып утырды, юньсез.
— Сез «кафе»га кергән күк күзлекле кешене Әсфәндияров дип саташ-тырасыз булырга кирәк.
— Офицер хатыннарына карый-карый, сезнең үзегезнең күзләрегез дусларыгызны күрә алмас булган!..—дип, кыз үпкәләгән булып, кулындагы яфраклы юкә ботагын җиңел генә итеп Сөләйманга ташлады. Сөләйман яфраклы ботакны һавада тотып алып, үзе дә сизмәстән борынына китереп, чәчәк иснәгән төсле иснәп алды. Бу чагында алар купальня кассасы янында нәүбәткә басканнар иде инде. Кыз, матур күзләрен Сөләйманга күтәреп, елмаеп:
— Сез дә су керәсезме? — диде.
Сөләйман сүзсез генә башын иеп, елмаеп җавап кайтарды. Кыз хатын-кызлар ягына, егет ирләр ягына купальняга кереп киттеләр.
Кызның соңгы елмаюы Сөләйманның күңелендә Әсфәндияров турындагы кызга булган бөтен үпкәләрне оныттырды. Бу елмаю, яңгырдан соң чыккан җәйге кояш төсле, егетнең күңелен яктыртып, җанын җылытты.
Егет тиз-тиз чишенеп, Казанканың салкын, каты суына бер чумды. Тәне кипкәнне дә көтмичә киенеп, купальнядан чыгып, чалкан яткан көймәнең корсагына утырып, хатын-кызлар ягыннан кызның чыкканын көтә башлады. Ун минут, егерме минут үтте, кыз чыкмады. Өченче папирос та янып бетте, кыз күренмәде.
Егет кызга да, үзенә дә ачуланып, кармак бавын суда өзеп калдырган бала төсле, күңелсезләнеп, крепостька таба менеп китте.
Музей каршында тротуарга якын ук килеп пролетка туктауга, «Сөләйман иптәш!» дигән тавыш ишетелде. Сөләйман пролеткада утырган Вагыйзовның аны кулы белән изәп пролеткага чакырганын күрде. Алар, утыргычлардагы күннәре туналган пролеткага утырып, крепость капкасыннан кереп киттеләр.
Үз бүлмәсенә барып җиткәнче, билләренә наганнар кыстырган әллә ничә кеше Вагыйзовны туктатып, култыклап читкә алып китеп, нәрсә турындадыр яшерен серләштеләр. Бу кешеләрнең чырайлары сулган булса да, күзләрендә җитди яктылык янып тора иде. Электәге губернатор сарае, сугыш вакытындагы армия штабы төсле, кайнап тора. Билләренә наганнар аскан төрле яшьтәге, төрле киемдәге кешеләр җитди кыяфәтләр белән бер этаждан икенче этажга, бер бүлмәдән икенче бүлмәгә ашыга-ашыга күчеп йөриләр, бу кешеләрнең ниндидер бик зур эшкә хәзерләнгәнлекләрен алариың йөзләреннән аңлавы авыр түгел иде. Вагыйзов бер бүлмәнең ишеге каршында туктауга, шул тирәдә басып торган кешеләр урап алып, һәрберсе аның артыннан бүлмәгә керергә ашыктылар. Ул, бүлмәнең ишеген яртылаш ачып:
— Иптәшләр, биш кенә минутка сабыр итегез!.. — дип, Сөләйманны үзеннән алда кертеп, бүлмәнең ишеген ябып куйды. Ул, бүлмәгә керүгә, портфелен язу өстәленә ташлап, зур күн креслога утырды, бик зур язу
59
өстәле артыннан аның башы гына күренеп калды. Зиннәтле язу өстәле каршысына куелган озын агач скамьяга Сөләйман рөхсәтсез үзе утырды.
Вагыйзов, пролеткада башланган сүзләргә нокта куйган төсле, конкрет мәсьәләгә күчеп:
— Сөләйман иптәш, намуслы культура көчләренә мохтаҗлыгыбыз бик зур, — диде. — Татар интеллигенциясенең теләкләрен мин һаман аңлый алмыйм әле. Нәрсә кирәк, кем кирәк аларга?.. Нәрсә көтәләр алар?.. Гәрчә Казанга кайтуыма берничә генә атна булса да, татар интеллигенциясе арасында Исәревләрнең контрреволюцион бармакларының уйнавын күрә алдым. Яшерен-батырыны юк. Чехлар Казанны, Нижкий Новгородны алырга чамалыйлар. Хәер, монда чехлар фирма гына. Алар тирәсенә Россиянең бөтен карагруһ контрреволюцион көчләре оешалар. Чехлар Казанга һөҗүм иткән тәкъдирдә, шәһәр эчендәге контрларның безгә сырттан һөҗүм итүләрендә һичбер шөбһә юк. Соңгы вакыттагы хәлләр моны ачык күрсәтәләр. Мәсәлән, бер көннәрдәге Тәзкирә апа өендәге карта уены — ул карта санау гына түгел. Ул татар контрреволюцион көчләрен сырттан һөҗүм итәргә хәзерләүче кечкенә генә булса да штаб. Ул штабларның зурраклары барлыгын да беләбез без. Вакытның шундый мөһим, җаваплы чагында яшь культура көчләренең эшсез, офицерлар «кафе»сында вакыт үткәрүләре үзе генә дә контрреволюция тегермәненә су кою булып чыкмыймы соң?.. Мондый хәлләрне сәяси телдә без «саботаж» дип йөртәбез. Мин сезнең эшчеләр сыйныфына хыянәт итмәвегезгә ышанам. Сез яшь язучы, илдә баш күтәргән контрреволюциягә каршы әче фельетоннарның, үткен хикәяләрнең бик кирәк чаклары. Сезнең каләмегездән чыккан уклар дошманнарның йөрәкләренә кадалырлык үткен булырга тиешләр. Сез хәзер редакциягә барып эшкә керешегез. Төшендегезме? Бүген үк.
Ул сөйләгән вакытта алдында яткан кәгазь кисәгенә нәрсәдер яза да барды. Шул ук вакытта телефон аркылы соралган сорауларга да кыска, конкрет җаваплар биреп торды.
Вагыйзовның гади, туры сүзләре Сөләйманның күңелен дулкынлан-дырдылар. Ул үзен саботажниклар төркеменнән аерырга теләп:
— Минем эшсез йөрүемә өч тәүлек тә тулганы юк әле. Мин мәгариф бүлегендә үткән елдан бирле өзлексез эшләп килдем, — диде.
— Ни өчен хәзер эшләмисез? — дип, Вагыйзов якты, үткен күзләрен Сөләйманның йөзенә юнәлдерде.
— Әдәбият мәсьәләләренә якынрак торган урыннарда эшләргә теләвем өчен генә мәгариф бүлегеннән киткән идем. Редакциягә барып сөйләшергә дә туры килер болай булгач.
— Салмак темпны революция яратмый. Көннәр түгел, сәгатьләр кыйммәт хәзер. Контрлар йогынтысыннан культура көчләрен саклап калу мәсьәләсе җиңел эш түгел. Эшчеләр сыйныфы белән бергә-бергә бер сафта баруның зурлыгы турында һәм революцияне саклап калу юлында көрәшү һәрбер намуслы совет гражданы алдында шәрәфле, җаваплы бурыч булып торуы турында турыдан-туры ачык итеп язарга кирәк. Минем үземнең язарга осталык юк. Материал күп. 1Минем яныма килеп-китеп йөрегез. Бергә-бергә киңәшеп эшләү яхшы була!.. — диюгә, урыныннан торып ишектән кергән озынча буйлы, кара чәчле, акыллы йөзле егеткә таба ишарә ясап:
— Танышыгыз, бу Шейнкман иптәш була. Яшь татар язучысы Сөләйман Тимербаев иптәш!—диде.
Шейнкман, илтифат белән Сөләйманга кулын бирә-бирә:
— Безгә үткен каләмле язучылар бик кирәк. Сез хәзер кайда эшлисез? — диде.
— Татар газетасы редакциясенә җибәрәм мин аны, — дип Сөләйман өчен Вагыйзов җавап бирде. Шул ук вакытта бая сөйләшкән арада язган кәгазь кисәген Сөләйманга сузды.
60
Сөләйманның Вагыйзов белән күзгә күз карап, үзе турында да, гомуми мәсьәлә турында да сөйләшергә теләге зур булса да, үзенә таба сузылган язу кисәге чыгып китәргә ишарә икәнлеген аңлап, кул биреп, комиссарның икесе белән дә күрешеп чыгып китте. Ул Шейнкманньш шәһәрнең иң зур комиссарларыннан берсе икәнлеген ишетеп белсә дә, үзен күреп танымый иде. Зур дәрәҗәле түрәләргә эчендә кинә саклауга гадәтләнгән Сөләйманга Шейнкманның кыяфәте дә, кыланышлары да, сүзләр.е дә бик ошадылар. Вагыйзов белән сөйләшүе, Шейнкман белән танышуның шатлыгы бу минутта тәмәке сатучы кызны да оныттырдылар хәтта.
Крепость капкасыннан чыкканда, киемнәре, йөзләре тузанга күмелгән кораллы кызыл гвардия отряды, «Варшавянка» җырлап, крепостька килеп керде. Вокзал ягыннан мылтык тавышлары ишетелде.
Сөләйманны редакциядә ачык йөз белән каршы алдылар. Редактор аеруча аңа игътибар күрсәтте. Сөләйман газета өчен дүрт көн эчендә хикәя язарга сүз биреп номерына таба кайтып килгәндә, юлда аңа Хәлил очрады. Сөйләшеп бара торгач. Бакыр бабай бакчасына керделәр. Алар суы кипкән фонтанга каршы карт агач астындагы күләгәле скамьяга утыруга, Хәлил таягы белән фонтанга төртеп:
— Моны да кортканнар. Бу ииндәй халык болар, җимерәләр дә торалар. Кара инде бу бакчага, әйтерсең лә, чума белән зәһәрләнгән. Бездән башка бер җан иясе юк. Ә бит теге вакытларда халык сыешмый иде монда, — диде.
— Юк өчен баш ватасыз, Хәлил әфәнде, — дип, Сөләйман тәмәкесен кабызды.
— Сөләйман туган, инансаң әгәр, соңгы көннәрдә мин синең турыңда баш ватам.
Сөләйман:
— Минем турымда?!. — дип, гаҗәпләнгән күзләрен Хәлилгә таба күтәрде.
— Дөресе, синең иҗат эшләрең турында. Мин сиңа дусларча бер тәкъдим ясамакчы булам. Ләкин синең сер сакларга кодрәтең ничегрәк икән?
— Сынап караганым юк!.. — дип, Сөләйман, тартып бетермәгән папиросын җиргә ташлап, урыныннан торды. Хәлил аның җиңеннән тартып:
— Утыр әле, — диде.’—Синең киләчәгең өчен кайгырткан булам бит үземчә, алла бәндәсе. Сырланмыйча гына әйткәндә, милли әдәбиятыбызның киләчәге мине бик борчый. Большевиклар көзгә хәтле җир йөзеннән, алла боерса, юк ителәчәкләр. Аның галәмәтләре хәзер үк күренеп тора. Безнең өметле дип исәпләнгән яшь язучыларыбызиың байтагы коммунизм, большевизм, шайтанизм корымнарына буялдылар. Аларның исән калганнарын да милли әдәбият тирәсенә җибәрүе кыен булыр. Күбесенең Бәйнәлмиләл җырлап корбан булуларында да шик- шөбһә юк. Большевикларны бетергәннән соң, хосусый милеккә дә, милли капиталга да, милли әдәбиятка да киң юллар ачылачак. Синең белән сөйләшергә теләгәнем әнә шул турыда иде. Мин синнән хәзердән үк киләчәк ун ел эчендә язылачак бөтен әсәрләреңнең бастыру хакларын сатып алмакчы булам. Әгәр дә бәясенә килешә алсак, хәзердән үк бераз аванс та бирергә мөмкин булыр. Әлбәттә, рәсми договор нигезендә. Хәер, ул турыларын минем таныш нотариусым эшләп бирер. Ә күрәсең, сине хәтта договор кәгазе язып та мәшәкатьлисем килми. Әзергә хәзер булып кул куйсаң, шул җитә. Дөньялар чәкмәрә килеп буталган чакта большевиклар тирәсендә чуалу хәерле нәтиҗәләр тудырмаячак. Сезгә, берәр тыныч җиргә китеп, дөнья ваклыкларыннан кул селкеп, иҗат эшенә бирелүдән дә хәерлесе булмас.
Бу чагында Хәлил Сөләйманга муенына уралырга хәзерләнгән елан төсле булып күренде. Аның күңелен курку катыш нәфрәт тойгылары чолгап алды. Җанҗалсыз гына аерылу юлын уйлап:
61
— Кирәкми, кирәкми!.. Бернәрсә дә миңа кирәкми!—диде. Хәлилнең йөзен күрмәс өчен, аңарга арты белән борылды.
— Аңламыйм!.. Нәрсә кирәкми?
— Язылмаган әсәрләр өчен аванслар алып башымны да, тормышымны бәйлисем килми. Шуның өстенә большевикларның яшәүләренә мин бик нык ышанам.
— Иртәгә шушы имән агачы алма бирер дисәләр, бәлки, ышаныр да идем. Әгәр дә инде бер елдан Россиядә бер большевик исән кала дисәләр, анысына, гафу итегез, ышана алмас идем. Күн тужурка киеп, наган тагып, чәч туздырып юынмыйча йөрү белән генә мәмләкәт корып булмый бит, Сөләйман туган. Дөньядагы барлык нәрсәләрнең нигезендә экономика дигән бер нәрсә тора. Әнә ул каһәр һичбер нәрсә белән дә исәпләшми. Агитациягә дә алданмый бит, явыз. Большевизмның башын әнә шул бетерәчәк. Тугыз ай эчендә большевиклар Россияне ниндәй хәлгә төшерделәр. Әгәр алар тугыз ел торсалар, җир өстендә балчыкка хәтле, кара туфрак та калмаячак бит. Европа, Америка мәдәнияте бу вәхшәткә тыныч кан белән карап тик торыр дип беләсезмени? Иртәгә туачак көнгә ышанган төсле, бик тиз арада большевизмның бетүенә дә мин шулай ук ышанам. Мин генә түгел, тарих һәм дөнья хәлләре турында ак белән караны аера белүче һәрбер саф акыл иясе шулай ышана. Дөньяга гайре табигый рәвештә туган ул баланың кабере казылган, кәфене тегелгән. Революцияләрнең язмышларын тарих буенча да без бик яхшы аңлый алабыз. Мәсәлән, Англиядә, Германиядә, Франциядә булып узган революцияләрне алсак, саташкан Париж коммунарларының язмышлары ни белән бетте. Дөнья шулай корылган инде ул. Арсланнарның яшәүләре өчен бозауларның, сарыкларның, кыр кәҗәләренең яшәүләре кирәк. Бозау итен ашау белән генә арслан сыерга әверелмәгән төсле, кухаркалардан да министрлар ясап булмас. Ә большевиклар бозауларга, кәҗә бәрәннәренә арсланнар итен ашатып, аларны арслан итәргә телиләр. Моның төпсез мохал, утопия икәнлеген һәрбер сәламәт акыл иясе аңлый бит.
Сөләйман, Хәлилнең сүзләрен тыңлап торганда, Вагыйзов әйткән контрреволюция көчләренең никадәр хәтәр һәм куркыныч икәнлекләрен ачык аңлады. Саф күңелле эшчеләрнең, большевикларның бу кадәр мәкерле, кара эчле, хәйләкәр контрларны җиңә алулары турында Сөләйман беркадәр шөбһәләнә дә башлады. Шулай да ул, тормышта нинди генә авырлыкларга очраса да, Хәлилләр ягында калмаска Бакыр бабай бакчасында сусыз фонтан каршысында үзенә-үзе сүз бирде. Ул Хәлилнең йөрәгенә тоз салу уе белән:
— Мин сезнең белән ун елга түгел, бер көнгә дә договор ясамаячакмын. Мин, үзегез әйтмешли, иртәгәге көнгә ышанган төсле, большевикларның җиңүләренә һәм хезмәт ияләре өчен моңарчы җир йөзендә ошашы булмаган матур тормыш төзүләренә ышанам. Хәтта мин большевиклар төзеячәк социализмга да ышанам, — диде.
Хәлил, авызын мөмкин хәтле ямьсезләндереп, елмайган булып:
— Германия яһүдие Маркс әкиятенә ышанасызмы?!.—диюгә, Сөләйман аның сүзен бүлдереп, булдыра алган хәтле ачык һәм каты тавыш белән:
— Әйе. Мин Маркс күрсәткән юл белән баручы большевикларга һәм алар төзеячәк социализмга ышанам, — дип, тагы бер тәмәке кабызды. Ләкин эченнән ул большевикларга да, аларның социализмнарына да бөтенләй үк ышанып җитми иде әле. Хәлилнең оятсыз алҗаклыгы, хәйләкәр, явыз контрлыгы аның теленнән бу сүзләрнең чыгуына сәбәп булды. Сүзләренең Хәлилгә яшен уты төсле каты тәэсир итүләрен күргәч, тагы да ныграк аның ачуын китерергә теләп:
— Мин большевиклар белән договор ясадым. Мин аларга дүрт көн эчендә берничә хикәямне тапшырачакмын. Газетада басылып чыгар,
62
укырсыз. Бәлки, хәзер генә сөйләгән сүзләргә дә ул хикәядә бераз урын бирергә туры килер. Җанлы сүзләр укучыга тизрәк ирешүчән булалар...— дип, Хәлилгә карап, усалланып елмайды. Хәлилнең йөзе ачудан күгәрде. Аның азау тешләрен кысканлыгы чандыр иякләрендә ачык булып күренделәр. Ул, йөрәген кимергән контрлык күсесен Сөләйман күзеннән яшерер өчен, булдыра алган хәтле йөзенә тынычлык чыгарырга тырышып:
— Ышанмыйм һәм ышанмаячакмын, - - дип, таягы белән аяк астындагы комда билгесез сызыклар сызарга кереште.
Сөләйман газета идарәсе тарафыннан бүген генә бирелгән удосто- верениене күкрәк кесәсеннән чыгарып, Хәлилнең күзләре алдында уйнатып алды. Хәлил зур печать басылган кәгазьне кат-кат укыганнан соң:
— һичшиксез, сез акылыгыздан язгансыз. Самарада, Екатеринбургта, Хвалында, Себердә, хәтта Буада чехлар патшалык иткән чакта, мондый ахмаклыкны эшләү өчен шыр тиле, дивана, мәжшүн, исәр булырга кирәк. Сезнең урында башка берәү булса, әйдә, барсын җаны җәһәннәмгә дияр идем. Аңлагыз, Сөләйман туган. Мин сезнең талантыгызны кызганам. Сез бит газиз милләтебез өчен бик күп эшләр эшли алырлык яшь милли көч. Акылыгызга килегез. Атнага бер тапкыр йөзләрен юа алмаган шакшы сәләмәләр белән ниидәй уртак фикерегез, я булмаса эшегез булырга мөмкин. Турысын гына әйткәндә, Сөләйман туган, шул сәләмә большевиклар белән бергә атылуыгызны күрәсем килми, — диде.
— һәм күрергә дә туры килмәс сезгә!.. — дип, Сөләйман, ачуланып урыныннан торып, сул як сукмак буйлап бакчаның ишегенә таба юнәлде. Хәлил, аның артыннан ияреп, ләнкә эт төсле ялынган тавыш белән:
— Сөләйман туган, дусларча сөйләнгән сүзләрнең сездән чыкмавына ышанырга мөмкиндер бит?.. — диде.
— Сүздәмени эш!—дип, Сөләйман кыргый гына җавап кайтарды.
Хәлил, ясалма рәвештә җанланган, елмайган булып:
— Дөрес, бик дөрес. Чын хәкимнәрчә әйттегез,—диде.—«Тел сөяксез» дигәннәр бит бабайлар. Мин бит юри генә сезнең җәяне тартып карадым. Рәхмәт, чын-чын революционер икәнсез, афәрин. Мин төптә үзем дә большевикларга каршы түгел. Милләт ноктасыннан караганда да. большевиклар төзегән Советлар идарәсе канечкеч патша идарәсенә караганда күктән иңгән хәзинә инде. Мин сезнең намусыгызга һәм вөҗданыгызга ышанам, Сөләйман туган. Башлаган эшегездә уңышлар телим!.. — дип, Сөләйманга кулын сузды. Сөләйман Хәлилгә кулын бирмичә генә:
— Хушыгыз!.. — дип, кинәт артка борылып икенче якка китте. Сөләйман, номерына кайтып, башын умывальник краны астына куйды. Ул хикәя язылып беткәнче бүлмәсеннән чыкмаска карар бирде. Язу өстәленә барып кара савытын карады. Карасы кибеп беткәнлектән, анда үлгән ике чебеннән башка нәрсә күренмәде. Карандашын кулына алды. Аның да очы сынган иде. Звонок тавышына килгән хезмәтче хатынга буш кара савыты тоттырып, конторадан кара салып китерергә кушты. Үзе карандашын очларга кереште. Ишек кагылды. Бусагада тәмәке сатучы кыз күренде. Бу юлы кызның күренүе башка вакытлардагы төсле егетне шатландырмады. Бу хәлне кыз да сизде булырга кирәк. Шуңа күрә ул, түргә таба узмыйча гына:
— ?афу итегез, мин бер генә минутка, — диде.
Егет:
— Рәхим итегез, үтегез, утырыгыз! — дип, кызга урын күрсәтә-күр- сәтә: — Бүген Казанкага су керергә төшмәдегезмени?—дип зәһәр елмайды.
— Иртә белән төшкән идем, — дип, кыз аның чәнечкеләрен сизмәмешкә салынды.
— Сез суда бик озак торасыз икән ләбаса.
63
Кыз, уңайсызланып, кызарып:
— Гафу итегез, кичә мин бөтенләй су кермәдем, — диде.
Егет тагы елмайды. Кыз гөнаһсыз саф, матур күзләрен аңа юнәлдереп:
— Чынлап, кичә су кермәдем. Купальня эчендә бик зур нәүбәт иде. Көтәсем килмәде. Сез кердегезме? — диде.
Сөләйман:
— Ирләр ягында «нәүбәт» булмый бит.—дип тагы кызга чәнечте- реп алды.
— Бүген су керергә уегыз юкмы?
— Юк. Мин хәзер эшкә утырам.
— Белергә мөмкинме, нинди эшкә?
— Редакция соравы буенча сәяси темага хикәя язарга утырам, — дип, кыз алдында кәпрәеп алды.
Тәмәкече кыз, күзләрен зур итеп ачып, гаҗәпләнгән булып:
— Сез язучымыни?!—диде.
— Шулай дигән булалар. Үзем әле язучылыгыма ышанып җиткәнем юк.
— Талантыгыз бармы соң?
— Башкалар бераз бар диләр. Ләкин үзем сизмим.
— Басылган әсәрләрегез бармы?
— Бар.
— Халык яратып укыймы соң?
— Анысын әйтә алмыйм.
— Үзегез язган әсәрләрегезне яратасызмы соң?
— Басылып чыкканчы яратам. Басылып чыккач оялам.
— Нәрсәләр язасыз?
Вак хикәяләр.
— Роман язып караганыгыз юкмы?
— Юк.
— Кемнәрне укыйсыз?
— Кулга төшкәннәрне.
— Көнбатыш язучыларыннан кемнәрне укыйсыз?
— Дон-Кихотны.
— Ийе, Сервантес зур язучы, — дип, кыз төзәтеп куйды.
Сөләйман үзенең наданлыгын сизде. Кыз, үзенең төзәтмәсен капларга теләп:
— Бальзакны укыганыгыз бармы?..—диюгә, Сөләйман, бу юлы ал-датмаска теләп, бераз уйлап торганнан соң:
— Сервантесның андый китабын ишеткәнем юк... — диде.
— Рус классикларыннан кемнәрне укыйсыз?
— Чеховны яратам мин.
— Герценны укыганыгыз бармы? —дигәч, Сөләйман эшләрнең тирәнгә баруын сизеп:
— Тәмәкегез бармы?—дип, бу темага сүзне бетерергә теләгәнлеген кызга ачык һәм беркадәр дорфа рәвештә аңлатты.
Кыз:
— Миндә булмыймы соң, — дип, сары саквояждан йөзлек пачканы чыгарып, Сөләйманга бирде: — Монысы икенче тәмәке. Яратырсызмы икән?
— Минем өчен барыбер. Төтене чыкса канәгать, — дип, Сөләйман кырык сумлык керенканы кызга сузды.
Кыз, кесәсеннән пакет чыгарып:
— Шушы хатны дусыгыз поручик Әсфәндияровка тапшыра алмассызмы? — диде.
Сөләйман, үпкәләп, бер сүз эндәшмичә, борылып читкә китте. Кыз, аның янына ук барып, үтенгән тавыш белән:

— Минем өчен, бәлки, авырсынмассыз, — диде.
— Гафу итегез, мин почтальон да, яучы да түгел, — диде Сөләйман шактый каты тавыш белән.
— Бу хатны аңа мин язган дип уйлыйсыз булыр.
— Хикәям турында гына уйлыйм мин хәзер.
Кыз Сөләйманның аңа чыгып китәргә кушканын аңламаганга салышып:
— Әманәт хат бу. Бер яшь кыз поручикка шашынып гашыйк булган. — диде.
— Булса соң?
— Адресын белми.
— Мин адресный столмыни?
— Миннән үтенгән иде. Ә мин сездән үтенәм.
— Ә мин бу турыда сүзне бетерүне үтенәм.
— Кая тора соң ул?
— Мин адресный стол түгел дип бер әйттем бугай.
Кыз:
— Гафу итегез. Ачуланмагыз!.. — дип, егетнең җилкәсенә кулын куйды: — Булмаса, торган җирен генә әйтегез!..
Сөләйман, җилкәсендә матур кызның нәфис кулы ятканын сизгәч, бераз йомшарды:
— Каенаталарында булырга кирәк.
— Каенаталары кая тора?
— Татар ягында каядыр торалар шунда.
— Кичә ул сезгә кермәдеме?
— Бер атнадан бирле күргәнем юк мин аны.
— Ә кичә «кафе»да?
— Аны сез әйтәсез бит.
— Әйе, күк күзлек аңа килешә.
— Күкне түгел, ак күзлек тә кими ул.
Кыз:
— йөрәге акка күрә зәңгәрләрне сайлаганмыни?..—дип көлгән арада. хезмәтче хатын, кара савытын язу өстәленә куеп, кызга күз читләрен төшереп, чыгып китте, тәмәке сатучы кыз да урыныннан торып:
— Борчуым өчен гафу итүегезне үтенәм. Бичара кызыйга «гыйшык» хатын кире кайтарып бирергә туры килер ахры, — диде.
— Туры әйтүем өчен ачуланмагыз. Бик юк эшкә керешкәнсез.
Кызның күзләрендә утлар кабынды:
— Ничек юк эшкә?!.—дип, Сөләйманга туп-туры карады.
Сөләйман каты әйтүенә уңайсызланса да, ныклык күрсәтергә теләп:
— Егетләр белән кызлар арасында хатлар йөртүнең нәтиҗәсе бик начар була бит. Ул гашыйк кыз сөйгәнен кирәк чагында сездән башка да рәхәтләнеп таба алыр, — диде.
— Таба алмас дип шикләнәм шул. Офицерларның гыйшыктан зуррак эшләре дә хәзер күп, диләр,—дип, «серле» елмаю белән елмаеп, кыз чыгып китте. Бу елмаю Сөләйманның күңелендә уңайсыз, авыр хис калдырды. Ул, кәгазь табакларын пөхтәләп, берсе өстенә берсен куеп, кулына каләм алып, үзе дә сизмәстән хикәя язу урынына, кәгазьдә куян сурәте ясарга кереште.
(Дәвамы бар)