Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАНДАГЫ РЕВОЛЮЦИОН ВАКЫЙГАЛАР ХРОНИКАСЫ


1917 елның 27 февралендә Россиядә февраль буржуаз-демократик революциясе җиңеп чыкты. Иске стиль белән 1 мартта телеграф бу хәбәрне Казанга да китереп җиткерде. Патша власте-ның бәреп төшерелүен Казан халкы зур күтәренкелек белән каршы алды. Төрле милләт кешеләреннән торган халык массасы, кызыл байраклар күтәреп, урамнарга чыкты, Петроград хезмәт ияләренең зур .иңүен котлады, бу җиңү сугышны бетерер. крестьянга җир, хезмәт иясенә азатлык китерер дип өметләнде.
Подпольедан чыккан Казан большевиклары массага революциянең асылын аңлаттылар, аларны буржуаз Вакытлы хөкүмәтнең вәгъдәләренә ышанмаска, алданмаска чакырдылар, бу хөкүмәтнең азатлык та, милли тигезлек тә, крестьяннарга җир дә бирергә сәләтле түгеллеген исбат иттеләр. 2 март көнне Петроградта Вакытлы хөкүмәт төзелү хәбәрен Казан буржуазиясе шатлык белән каршылады һәм аны законлы хөкүмәт дип таныды. Меньшевиклар, эсерлар массаларны революцион көрәштән тоткарлан калу өчен Эшче депутатлары советына сайлауларда активлык күрсәттеләр һәм Совет оешу белән җитәкче урыннарны яулап алдылар.
Шуңа да карамастан, эшчеләр сыйныфының басымы астында Казанда революцион чаралар үтәлә килде. Хезмәт ияләренең басымы астында Казан хәрби округы командующие генерал Сандецкийны урыныннан алу турында Совет махсус карар чыгарды. I мартта Казан гарнизонында запаста торган дүрт полкның барысы да баш күтәрде. Баш күтәрүнең сәбәбе — демократик фикерле полковник Григорьевны эш урыныннан алу булды. Баш күтәргән солдатлар аның урынына билгеләнгән полк командирын кулга алалар, округ командова- ниесе алдына Григорьевны кайтаруны сорап таләп куялар. Командование куркуга төшә һәм полковник Григорьевны эш урынына кайтара.
Бу кечкенә генә җиңү солдатларны ка-натландырып җибәрә, алардагы көрәшкә омтылышны, җиңеп чыгуга ышанычны ныгыта.
Шул ук көнне кичен баш күтәргән полк вәкилләре киңәшмә үткәрәләр. Киңәшмәдә округ командующие Сандецкийны, аның ярдәмчеләре Комаровны, Файдышны, Невинны кулга алуны таләп итеп бертавыш- тан карар чыгарыла.
Ләкин бу баш күтәрү реакцион командирларны куудан һәм яңа командирлар сайлаудан узмады. 7 мартта Казан заводларында, фабри-каларында сигез сәгатьлек эш көне урнаштыру башланды.
Февраль революциясеннән соң Казан гу-бернасында крестьяннар хәрәкәте активлашты. Лаеш, Спас, Чистай өязләрендәге крестьяннар җир өчен көрәшне аеруча киң җәелдереп җибәрделәр, алпавытларның җирләрен тартып алдылар, крестьян комитетлары төзеделәр. Бу крестьяннар хәрәкәте буржуазияне куркуга төшерде, һәм Вакытлы хөкүмәт 9 мартта Казан губернасындагы крестьяннар хәрәкәтенә карата махсус утырыш җыярга мәҗбүр булды.
Март аенда шулай ук Солдат депутатлары советы оешты һәм ул Эшче депутатлары советы белән кушылды (10—14 м арт). 2 1 мартта РСДРП(б) Үзәк Комитеты вәкиле В. А. Тихомирнов Казанга килде. Партия оешмаларын яңадан торгызу эше башланды. Казанда большевиклар партиясе оешмасын яңадан торгызу 26 мартта университетның 10 аудиториясендә үткәрелгән җыелышта тормышка ашырылды. 3 1 мартта РСДРП(б)ның Казан Комитеты органы «Рабочий» газетасының беренче саны чыкты. 5 апрельдә Казанда партиянең район оешмаларын төзү эше башланды, шәһәрнең аерым районнарына о^аваплы оештыручылар билгеләнде. 6 апрель дә Казан большевикларының гомуми эн^ыелышы булды. Җыелышта яңа сайланган район комитетлары да катнаштылар. Агымдагы хәлләр турындагы докладны В. А. Тихомирнов ясады. 7 апрельдә «Рабочий» газетасында Мөселман социалистик комитеты оештырылу турында хәбәр басылды.
Казан большевиклар партиясе оешмасында милли мәсьәлә зур урын алып тора иде. Партия Комитеты татар һәм башка милләт хезмәт ияләрен революцион көрәшкә тарту буенча өзлексез кайгыртып торды.
Күренекле татар большевиклары Камил Якцб, Якуб Чанышев, Мулланур Вахитов
91
һәм башкалар актив революцион эш алып бардылар. Мулланур Вахитов җитәкчеле- сендә оештырылган Мөселман социалистик комитеты татар хезмәт ияләрен революцион көрәшкә тарту буенча зур эш алып барды. Бу Комитетка РСДРП (б)ның Казан Комитеты даими ярдәм күрсәтеп торды.
Мөселман социалистик комитеты «Кызыл Байрак» исемле газета чыгаруны оештырды. Милли пролетариат һәм солдатлар арасында социалистик идеяләрне таратуда бу газетаның, роле зур булды.
18 апрельдә (I май) Казанда Беренче май бәйрәме уңае белән гаять зур демонстрация булды. Урамнар, мәйданнар кызыл байраклар, революцион лозунглар, плакатлар күтәргән демонстрантлар белән тулды.
2 майда Чистай эшчеләре Вакытлы хөкүмәткә каршы баш күтәрделәр. Май митингысына оцыйналган меңләгән эшчеләр шәһәр управасында эленгән патша порт-ретларын алалар һәм аларны урамнарга алып чыгып юк итәләр, шәһәр башлыгын. Вакытлы хөкүмәт комиссарын, полицей- скиларны, городовойны кулга алалар.
2 1—2 3 майда партиянең Икенче гомуми шәһәр конференциясе җыйнала. Конференциядә большевикларның Апрель конференциясе делегатлары доклады, Казан комитеты отчеты. Эшче, солдат һәм крестьян депутатлары советындагы большевиклар фракциясе отчеты, җирле идарәләргә сайлау алды кампаниясе мәсьәләсе, профсоюз хәрәкәте, татарлар арасында эш алып бару һәм башка мәсьәләләр тикшерелә.
Бу конференциянең хезмәт ияләре массасын меньшевиклар һәм эсерлар йогынтысыннан йолып алуда, Советта большевикларның күпчелек урын алулары өчен көрәштә роле зур булды. 4 июльдә «Хезмәтчел яшьләр союзы» .оештырылды.
Казан шәһәренең характерлы үзенчәлеге — анда студент һәм эшче яшьләрнең бик күп булуында. Революцион хәрәкәтнең үсешендә Казан университеты зур роль уйнады. 1917 елда университетта разночинец интеллигенциянең күп санлы вәкилләре укый иде. Алардан соңыннан шактый гына революцион эшлеклеләр күтәрелеп чыкты.
Университетта студентлар арасында гла- зовчыларның большевистик түгәрәге зур эш алып барды.
Шулай да бу түгәрәкнең эшче яшьләр белән бәйләнеше даими түгел иде. Эшче яшьләр берләшмәгән иде әле. Бу мәсьәләне тормышка ашыру эшен Ягодный бистәсендәге эшче яшьләр үз өстенә алдылар.
4 июльдә Алафузов театры бинасында булып узган эшче яшьләрнең гомуми җыелышында 150 кеше катнаша. Җыелышның председателе итеп Табейкин, секретаре итеп Ильин сайлана.
17 июльдә РСДРП(б)ның Казан гомуми шәһәр конференциясе Вакытлы хөкүмәтнең большевикларны эзәрлекләвенә каршы, протест резолюциясе кабул итә.
Июль көннәреннән соң Казандагы буржуаз Вакытлы хөкүмәт, илдәге башка урыннардагы кебек үк, большевикларга каршы походка чыкты. Массовый төстә большевикларны кулга алу, газеталарны ябу, большевистик оешмаларны җимерү башланды.
20 июльдә Казан почта станциясенең ямщиклары һәм грузчиклары эш ташладылар. Забастовка нәтиҗәсендә Казан шәһәрендә почта хәрәкәте бөтенләйгә тукталды. Эш ташлаучылар экономик таләпләр куйдылар.
2 3 июль. Фронтта үлем җәзасы кертүгә каршы Казан гарнизоны солдатлары арасында чуалыш.
Вакытлы хөкүмәтнең реакцион эчке һәм тышкы политикасы, сугышны «җиңгәнчегә кадәр» дәвам иттерүгә омтылуы рус җәм-гыятенең барлык прогрессив катламнары арасында ризасызлык тудырды. Бернинди эзәрлекләүләр дә, бернинди репрессия дә Вакытлы хөкүмәткә һәм сугышка каршы җәелгәннән-җәелә барган хәрәкәтне туктата алмады. 1917 елның 23 июлендә Казан гарнизонындагы 164 полкның 1 ротасы җыелышы Вакытлы хөкүмәткә каршы ачыктан-ачык көрәш формасының мисалы булып тора.
Җыелышта агымдагы хәлләр турында доклад тыңлана һәм резолюция кабул ителә.
Резолюция фронтта үлем җәзасы кертүгә каршы катгый рәвештә протест белдерә. Вакытлы хөкүмәтнең бу адымын контрре-волюцион дип саный. Властьның бөтенләе белән Эшче-солдат һәм крестьян депутатлары советына күчүен таләп итә.
Горур рәвештә протестларын белдергән солдатлардан Вакытлы хөкүмәтнең җирле администрациясе үч алуга керешә, революцион фикердәге күп кенә солдатларны кулга ала.
Бу кулга алу Казан губернасының хезмәт халкында һәм солдатлар арасында кискен ризасызлык тудыра. 94 пехота полкының сак командасы солдатлары моңа каршы протест белдерәләр.
26 июльдә көн урталарында 95 полкның 6 һәм 8 рота солдатлары бер төркемгә э^ыйналалар һәм, полк командирларын чакырып, үзләренә ни өчен икмәк бирелмәве турында аңлатма бирүен сорыйлар. Солдатлар командирга буйсынудан баш тарталар.
2 августта Алафузов карамагындагы фабрикалар һәм заводлар җәмгыятенең тире эшкәртү заводы эшчеләре забастовкасы башлана.
2 август — Шабановның кием тегү мастерскойлары эшчеләре забастовкасы. Анда 2450 кеше эш ташлый. Эшчеләр эш хакын күтәрүне таләп итәләр.
3 август — Пороховой заводы эшчеләре Вакытлы хөкүмәт комиссарын үзләренә җибәрмәүне таләп итәләр. Бу завод 1917 елда эшче сыйныфының революцион көрәшендә күренекле урынны алып тора. Вакытлы хөкүмәт эшчеләр хәрәкәтен йомшарту һәм продукциянең даими чыгып торуын тәэмин итү өчен анда үзенең
92
вәкилен җибәрергә кирәк дип таба. Вакытлы хөкүмәтнең бу карарының асылын заводтагы большевиклар һәм эшчеләр дөрес аңлыйлар. Эшчеләрнең гомуми җыелышы бу карарга каршы резолюция кабул итә. 8 август — Казан гарнизоны солдатлары митинглары һәм аларның офицерларга каршы чыгышлары.
Казанда 8 август көнне Бишенче Финляндия укчы бригадасының батарея бәйрәмендә солдатлар митингысы була. Митингта бер билгесез солдат большевистик речь белән чыга. Ул үзенең речендә ар- чияне демократлаштыруны, сугышны бетерүне таләп итә.
Шул ук көнне үлем батальоны казармалары районында Казан гарнизоны солдатларының икенче митингысы җыйнала. Митингта чыгыш ясаучы солдатларны Вакытлы хөкүмәт боерыкларына буйсынмаска чакыра. Солдатлар ораторны кулга алу өчен җибәрелгән офицерны төрткәләп кире озаталар, артыннан ташлар атып калалар. 9 август — «Рабочий? газетасын ябуга каршы массовый протестлар.
9 августта Хәрби министрлык управляющие Савинков Казан хәрби округы командующиена телеграф аркылы большевиклар органы булган «Рабочий? газетасын ябу турында Керенский приказын белдерә. Шул ук көнне бу приказ Вакытлы хөкүмәтнең Казандагы губерна комиссарына җиткерелә.
9 августта «Рабочий? газетасы ябыла.
Бу газетаны ябу белән Вакытлы хөкүмәт хезмәт ияләрен властьны үз кулларына алырга чакыручы большевикларның тавышын буарга теләде. Моңа каршы бөтен Казан губернасында протест дулкыны җәелде. Шул ук көнне митингка җыйналган «Поляр? фабрикасы эшчеләре «Рабочий» газетасын ябуга каршы резолюция кабул итәләр.
1 0—1 8 август — Казан гарнизоны солдатларының митинглары һәм чыгышлары. Икенче запас артиллерия бригадасының 1 һәм 2 дивизионы солдатлары, оешып ята торган яңа частьларның солдатлары һәм 95 пехота полкындагы кайбер роталардан вәкилләр катнашында беренче дивизион мәйданында 10 август көнне җыелыш җыйнала. Солдатлар власть, өлешчә кемгә буйсыну — гаскәр,гәр командующиенамы яки Эшче-солдат һәм крестьян депутатлары советынамы — мәсьәләләрен тикшерәләр.
«Солдат, эшче һәм крестьян депутатлары советын, солдатларның үз оешмасы буларак, якларга, революцион власть бердәм булсын өчен гаскәри комитетлар тирәсенә тупланырга, шул ук вакытта үзебездә гаскәри Советларга да һәм Солдат, эшче һәм крестьян депутатлары советына да митингларда, җыелышларда чын-чынлап эшләрлек эшлекле кешеләрне сайларга кирәк?. (ТАССРның Үзәк дәүләт архивы, ф. 366 с, арх. 35, 110 бит.) Шул ук көнне кичен 164 полкның солдатлары полк командирына 50 кешедән торган делегация җибәрәләр. Алар рота исеменнән, банкта каравылда торганда дисциплинаны бозган өчен гауптвахтага ябылырга тиеш булган унтер-офицерны бирмәүләрен белдерәләр.
Солдатларның революцион күтәрелешеннән куркып Казан хәрби округы штабы начальнигы 18 августта, Казан солдатлары арасындагы хәлне аңлатып, аларның җыелышларда, митингларда большевистик карарлар кабул итүен күрсәтеп, министрга телеграмма җибәрә.
Ләкин бу вакытта солдатлар арасында Вакытлы хөкүмәт һәм ул үткәргән политикадан ризасызлык үскәннән-үсә бара. Солдатлар бик еш митингларга о!дыйналалар, революцион речьләр сөйләнә, каршы килгән офицерларны коралсызландыралар, кулга алалар.
21 август — генерал Корнилов заговорына каршы Казан губернасы хезмәт ияләренең көрәшкә күтәрелүе.
Вакытлы хөкүмәт составына керә торган партияләр һәм төркемнәр тарафыннан хә-зерләнгән һәм рухландырылган генерал Корниловның контрреволюцион фетнәсе үзәктәге кебек үк Казан губернасы хезмәт ияләрендә дә зур ачу тудыра.
29 августта Эшче, солдат һәм крестьян депутатларының Казан советының гомуми җыелышы булды. Илдә бара торган вакыйгалар агышын тикшергәннән соң. җыелыш «Корнилов авантюрасы белән рәхимсез көрәшкә бөтен көчебезне аямаска сүз бирәбез? дип белдерә.
Сентябрь башында Эшче, солдат һәм крестьян депутатларының Казан советы халыкка, советлар тирәсенә тупланырга чакырып, өндәмә игълан итә. «Без сезнең ярдәмегез белән көчле, сезнең иптәшләрчә ярдәмегезгә ышанабыз, без һәрвакытта да халык интереслары сагында булырбыз, без сезнең белән — халыкның чын уллары белән кулны кулга тотынышып барырбыз. Без һичвакытта да электәге тормышка әйләнеп кайтуга юл куймабыз? — диелә өндәмәдә (Тат. АССРның Үзәк дәүләт музее, п. 39—25, № 101225).
Совет һәм Казан большевиклары чакыруына сҗавап итеп Казан шәһәре эшчеләре корниловщинага каршы нәфрәтле протестларын белдерәләр һәм контрреволюциягә каршы көрәшкә һәрвакыт әзер торуларын әйтәләр.
Эшчеләр тавышына кушылып Казан гарнизоны солдатлары да корниловщинага протест белдерәләр. Алар, гарнизон эуые- лышына җыелып, хәрби министрдан контр-революцион «офицерлар союзын? ябуны таләп итәләр. «Казан шәһәренең солдатлары һәм офицерларының гомуми җыелышы, — диелә хәрби министрга җибәргән телеграммада, — армиядә һәм флотта офицерлар союзын — контрреволюция оясын һәм хыянәтче Корниловның таянычын-- кичерүсез ябуны сорый?. (ЦГВА, № 366, оп. 1, д. 265, Л. 42).

1917 елның 7 сентябреннән Этче, солдат һәм крестьян депутатларының Казан советы ныклы рәвештә большевистик позициягә күчә.
Шушы көнне кичке сәгать 8 дә дворян җыелышы бинасында Эшче, солдат һәм крестьян депутатларының гомуми җыелышы җыйнала. Җыелышта власть мәсьәләсе тикшерелә һәм Петроградка демократик киңәшмәгә делегат сайлана.
Власть мәсьәләсендә большевиклар Советка 1917 елның 31 августында, Петроград Советындагы большевиклар фракциясе вәкилләре белән берлектә үткәрелгән РСДРП(б) Үзәк Комитетының киңәйтелгән утырышы кабул иткән резолюцияне, аз гына үзгәртүләр белән, тәкъдим итәләр. Бу резолюция текстында власть мәсьәләсендә һәртөрле икеләнүләр кичегүсез бетерелү, хыянәтчел чыгышларда ачыктан-ачык катнашкан кадетлар партиясе вәкилләрен властьтан алып ташлау, революцион пролетариат һәм крестьяннарның хәлиткеч властен төзү таләп ителә. Резолюция буенча бу властьның эшчәнлеге нигезендә демократик республиканы декретлаштыру, җиргә булган барлык хосусый милекне йолым түләүсез кичекми бетерү һәм аны учредительное собрание карарына чаклы крестьян комитетлары карамагына тапшыру, крестьян комитетларын инвентарь белән тәэмин итү, гомумдәүләт масштабында җитештерү һәм бүлү өстеннән эшче контроле кертү, промышленностьның иң әһәмиятле тармакларын национализацияләү, сугышучы халыкларга кичегүсез рәвештә демократик килешү тәкъдим итү һәм башка шундый әһәмиятле мәсьәләләр ятарга тиеш була.
Эшчеләр сыйныфына һәм аның оешмаларына каршы һәртөрле репрессияләрне туктату, фронтта үлем экрзасын кичегүсез бетерү һәм армиядә яңадан барлык демократик оешмалар өчен агитация иреген булдыру, армияне контрреволюцион командирлар составыннан арындыру, Россиядә яшәүче милләтләрнең хокукларын тормышка ашыру, беренче чиратта Финляндия һәм Украинаның таләпләрен канәгатьләндерү, Дәүләт Советын һәм Дәүләт думасын тарату, кичегүсез учредительное соб-рание чакыру мәсьәләләрен бу власть җи-тәкчелекне үз кулына алу белән үк дек-ретлаштырырга тиеш була.
Җыелышта большевиклардан тыш сул эсерлар һәм меньшевиклар да Советка үз резолюцияләрен тәкъдим итәләр.
Фикер алышулардан соң һәр өч резолюция тавышка куела һәм большевиклар резолюциясе зур күпчелек тавыш белән кабул ителә.
Җыелышта шулай ук икенче мәсьәлә буенча да, демократик киңәшмәгә делегат сайлауда да, большевиклар оциңүгә ирешәләр. Киңәшмәгә делегат итеп Рудов фамилияле эшче-болыиевик сайлана.
Бу җыелыштан соң Эшче, солдат һәм крестьян депутатларының Казан советы, революцион көчләрне берләштереп, дәүләт власте функцияләрен үз кулына ала.
12 сентябрьдә металлистларның «Берек» («Единение») Союзы Казан шәһәрендәге фабрика һәм завод хуҗалары җәмгыятеннән эшчеләр белән коллектив договорлар төзүне таләп итә. Ләкин фабрика һәм завод хуҗалары тәкъдим ителгән договордагы ике пунктны — эшкә алу һәм эштән чыгару мәсьәләләрен союз та-ләпләреннән чыгып хәл итүне, эшчеләргә хезмәт хакларын саклап елга бер айлык ял бирүне — кире кагалар. Моңа каршы Казандагы барлык фабрика һәм завод металлистлары эш ташлау белән җавап бирәләр. Металлистларга шәһәр электр станциясе һәм трамвай эшчеләре дә кушылалар. «Волжско-камская речь» газетасының язуына караганда (1917 ел, 6 октябрь, № 216), забастовка союзга оешкан 3000 металлистны, союзга кермәгән 7000 һәм алардан тыш 40 000 башка категория эшчеләрен үз эченә алган. Алафузов заводларындагы 500 металлистның эш ташлавы 12 мең башка категория эшчеләрнең эшен туктатырга мәҗбүр иткән.
Металлистлар забастовкасын Эшче, солдат һәм крестьян депутатларының Казан советындагы эшчеләр секциясе кайнар рәвештә яклый, эш ташлаучыларга ярдәмгә чакырып, барлык эшчеләргә мөрәҗәгать игълан итә. Казандагы эре предприятиеләрдәге эшчеләрнең барысы да эшләрен туктаталар һәм забастовкага кушылалар. Забастовка гомуми төс ала һәм 8 иче октябрьда эшчеләр җиңүгә ирешәләр.

94