Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАЛАНТЛЫ ДРАМАТУРГ


Кәрим Тинчурин оста драматург, әдип булу белән бергә, талантлы ре-жиссер да, артист та, педагог та, публицист та һәм яхшы оештыру- чы-администратор да иде.
Ул утыз елга якын дәвам иткән иҗат эшчәнлеге чорында татар театры тамашачыларының тирән мәхәббәтен казанган күп санлы пьесалар язды. Артист буларак тамашачыларның хәтерендә озак еллар сакланырлык, чын мәгънәсендә җанлы, тормышчан образлар иҗат итте һәм режиссер буларак театр тарихында тирән эз калдырырлык яхшы спектакльләр тудырды. Революциянең беренче елларында, партия һәм дәүләтебез тапшыруы буенча дәүләт труппалары оештырып аңа җитәкчелек итте. Бүген, зур уңышларга ирешкән татар театрының үсешендә Кәрим Тинчурин иң күренекле урыннарның берсен алып тора. Бигрәк тә аның Галиәсгар Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт академия театрын үстерү эшендә күрсәткән хезмәте зур. Егерменче, утызынчы елларда театрның репер-туарында пц төп урынны Тинчурин пьесалары — «Американ», «Сакла, шартламасын», «Казан сөлгесе», «Нәни абый», «Җилкәнсезләр», «Зәңгәр шәл», «Ил», «Кандыр буе», «Алар өчәү иде» әсәрләре алып тордылар. Тамашачы бу спектакльләрне яратып карады һәм алар нигездә театрның иҗат йөзен билгеләделәр. Бу пьесаларны безнең тамашачылар әле дә яраталар, Татар дәүләт академия театрының соңгы ел репертуарында да Кәрим Тинчурин әсәрләре зур урып алып торалар.
Ни өчен шулай? Бу уңышларның сере нәрсәдә? Моны яхшылап аңлау, өйрәнү, әлбәттә, безнең бүгенге чор драматургиясен үстерүгә дә нык ярдәм итәчәк.
Ачык әйтергә кирәк, соңгы елларда язылган безнең күп кенә пьесаларыбыз, гәрчә тематика ягыннан бик актуаль һәм бик кирәкле булсалар да, тамашачыларның мәхәббәтен казана алмыйлар: бик тиз репертуардан төшеп калалар. Ә менә моннан утыз еллар элек язылган Тинчурин пьесалары һаман яши, тамашачылар бу әсәрләрне яратып карыйлар. Татар дәүләт академия театрында бара торган «Зәңгәр шәл» спектакльләренә билет җитми.
«Зәңгәр шәл» тамашачыларны кай ягы белән шулай үзенә тарта соң? Ни өчен ул шулай утыз елдан артык репертуардан төшми? Кайбер иптәшләр моны «Зәңгәр шәл»нең музыкаль әсәр булуы, җыр һәм биюләр белән баруыннан килә дип аңлаталар. Дөрес, халык моңы белән үрелеп үскән зур талант Сәйдәшев музыкасы Тинчуриниың пьесаларын җа ил a 11 ды руд a, алар 11 ы ң эчтәлеген тагын да тулыландыру, баету, гомумән, әсәр эченә салынган уй һәм хисләрне халык күңеленә тагын да якынлаштыра төшүдә зур ярдәм итә. Бу — факт. Тик шулай да уңышның төп сере музыкада гына түгел, ә башкада.
Иң беренчедән, әсәрнең эчтәлеге тирән фикер һәм хисләргә бай булу-ында. Кешеләр язмышын, халык яз-мышын тулы һәм дөрес, тамашачыны ышандырырлык, уйландырырлык, аңа тормыш сабагы бирә алыр-
110
лык итеп гәүдәләндерүендә. «Зәңгәр шәл»дә безне, барыннан да элек, Мәйсәрә белән Булат язмышы, явыз түрәләр һәм патшаның җәбер-золы- мына чыдый алмыйча, кара урманнарда качкын булып яшәргә дучар ителгән, саф күңелле, кыю йөрәкле кешеләр — Шәйхи бабай, Питрәи, Мишкалар язмышы кызыксындыра. Без бу авыр язмышка дучар ителгән кешеләрнең үз хокукларын даулап кыю көрәш алып баруларын күрен сокланабыз, горурланабыз, шатланабыз. Иске тормышның, патша хөкүмәтенең терәге булып хезмәт иткән дин башлыгы ишанны, аның мөрид- ләре — Җиһаншалар, Байгураларны күреп чирканабыз. Шул ишанның ялганына ышанган кешеләрне — картлар, карчыкларны күреп әрнибез, борчылабыз, кайгырабыз. «Зәңгәр шәл» спектакле Октябрь революциясенә кадәр булган татар авылы тормышын, аның кешеләре язмышын җанлы итеп күз алдыбызга китереп бастыра. Пьесаның әйтергә теләгән фикере тирән, ачык, һәм бу—әсәрне уңышлы иткән төп сәбәпнең берсе. Ләкин эш анда гына да түгел. Әсәрнең тирән эчтәлекле булуы, фикергә һәм хисләргә дә бай булуы мөмкин. Әйтергә теләгән фикере дә ачык булуы мөмкин, ләкин әле болар үзләре генә пьесаның сәхнәдә озак яшәвен тәэмин итә алмыйлар. Сәхнә әсәренең гомерле булуы өчен, аның сәхнә, театр законнарына буйсынган булуы кирәк. Театрның төп бер законы бар: сәхнә әсәре җанлы, хәрәкәтчән, кызыклы булырга тиеш. Шулай ук кискен конфликт, кызыклы һәм мавыктыргыч сюжет булу сәхнә әсәре өчен төп шартларның берсе.
Кәрим Тинчурии бу законнарның барын да белеп, аңлап эш итә. Аның әсәрләре нинди генә тормыштан алынмасын, нинди генә темага язылмасын, алар тамашачыны тирән дулкынландырырлык, мавыктыргыч һәм кызыклы булалар.
Әгәр «Ил» мелодрамасында Зифа-бану, Касимхан, Туктамыш бабай, Миңлебай һәм Шәкәләрпең Гаделгәрәй мирза, Бикә, Җантимерләргә каршы көрәшләре һәм бу көрәшнең нәрсә белән бетәчәге кызыксындырса, «Казан сөлгесе» комедиясендә мәзин кызы Сәрбп белән Казан шәкерте арасындагы мавыктыргыч мг- җара кызыксындыра. Җанлы, кызыклы бөтен бер вакыйга, хәрәкәткә (действиегә), конфликтка корылган мавыктыргыч сюжеттан башка пьеса уңышлы була алмый. Кәрим Тинчу- рин исә нәкъ инде менә шундый сюжет мастеры.
Ләкин әле тамашачының игътибарын үзенә тарта торган сюжет кына да әсәрнең уңышын хәл итми. Моның өстенә әле, дөресрәге, сюжет белән беррәттәи үк тормышчан, җанлы образлар — характерлар да кирәк. Вакыйгалар үзләреннән-үзләре генә тумыйлар, үсмиләр. Аларны төрле характерларга ия булган кешеләр тудыра. Тормышта очрый торган төрле характерларны, социаль типларны тулы һәм дөрес итеп, җанлы итеп гәүдәләндерүдән башка драма әсәре уңышлы була алмый. Кәрим Тинчу- рин исә сәхнә характерлары иҗат итү остасы. Ул аларны тормыштан ала, гомумиләштерә. «Беренче чә- чәкләр»дәге Хәмит, Кыям, Хәкимҗан, Сара, Сатирә, «Американ»дагы Искәндәр, Муса, Шәймирза, Дилбәр. «Җилкәнсезләр» комедиясендәге Ба- тырхан, Мисбах хаҗи, Рокыя, Фәттах, «Кандыр буе»ндагы Акбирдин. Үтәш бабай, Минһаҗ, Гөләндәм, «Алар өчәү иде» дәге Гөлшат, Сүнмәс, Равил, Зарҗан һәм Тинчурин- ның башка пьесаларындагы дистәләрчә характерлар искиткеч зур осталык белән язылганнар, «Зәңгәр шәл»дәге ишан хәзрәтне күз алдыгызга китерегез. Аның һәрбер хәрәкәте, эшләгән эше, барлык йөреш- торышы, сөйләгән сүзе нәкъ борынгы дин әһелләренә, карагруһ муллалар, ишаннарга гына хас булган бер дөнья. Бу образ бөтен барлыгы бе-лән үзенчәлекле, ул бары тик үзенә генә хас сүзләр сөйли. «Җилкәнсез- ләр»дәге Мисбах хаҗи да, Батырхан образы да шундый зур осталык белән язылганнар.
Гомумән һәрбер язучы телгә, сүз-ләргә бай булырга тиеш. Шагыйрьгә, прозаикка сүз байлыгы ничек кирәк булса, драматургка ул әле тагын да күбрәк кирәк. Пьеса теле җыйнакта, үткен дә, тирән мәгънәле дә, музыкаль дә, образлы да булырга тиеш.
111
Шуның өстенә һәрбер персонажның үз характерына хас теле булу да шарт. Кәрим Тинчурин пьесаларының күпчелеге нәкъ әнә шундый үткен тел белән язылганнар. Алар артистларга уйнау өчен дә җиңелләр, тирән мәгънәлеләр дә, җыйнак һәм үткеннәр дә. Бигрәк тә һәр геройның үзенә хас сүзләр төзелеше бар. Менә «Җилкәнсезләр» комедиясенең өченче картинасыннан бер өзек. Вакыйга мөселман комитеты канцеляриясендә бара. Сәхнәдә Мисбах хаҗи, Нуретдин бай, милләт хадиме Батырхан һәм башкалар. Давыт йөгереп кереп хәбәр итә:
Давыт. Беттек, җәмәгать, беттек!
Хәзрәт. Ярабби әльәман, ярабби әльәман!
Барысы. Ни бар соң, ии булган?!
Давыт. Югары урамда бөтен ки-бетләрне печатьләп киләләр!
Барысы. Ә-ә-ә?!
Д а в ы т.Түбән базарны патрульләр чолгап алган!!
Барые ы. Сөбханалла, машалла!
Давыт. Урам башларында пуле-метлар!
Барысы. Ләхәүлә, ләхәүлә... (Куркыналар, хәрәкәт).
М исбах. (Батырханга җикеренеп). Ишетәсеңме, правасыз атбакат, тол пистун. Кая милләтең, кая итти- факың, кая хәрби шураң? Анда безнең кибетләрне талыйлар бит!.. (Ну-ретдингә) Син кызыңа кияү эзләп шул шалтыравыкны безнең арага тыктың! (Батырханга) Кибетебезне талатыр өчен җиде ай буена бездән акча җыйдыгызмыни! Буш куык, шалтыравык! (Нуретдингә) Тайга карап азган ат, син нәрсә карадың, тол дүдәк!..
Нуретдин. Җикеренмә миңа, юләр балык, юка баш.
Б а т ы р х а н. Әфәнделәр, сабыр, үпкәләшә торган чак түгел, холык-сызланмагыз, сабыр! Бөтенләйгә өметегезне өзмәгез, бу эшләр вакытлы гына...
Мисбах. Малым, дәүләтем та-ралганнан соң аның мәңге булмавыннан миңа ни файда!
Батырхан. Мал бетсә табылыр. Җанны саклап калырга кирәк.
М и с б а х. Мал булмагач, хәерче җан ни эшкә миңа? Кая, бирегез балта, бирегез күсәк, мылтык бирегез, дин юлында шәһит китәм, чукындырып шәһит китәм (Шашынып кешеләргә, урындыкларга бәйләнә.)
Хәзрәт. Сабыр, хаҗи, сабыр, тынычланыгыз, утырыгыз. (Утыры-шалар.)
Мисбәх (елап). Ай, малларым, җан кисәкләрем, малларым!
(Кәрим Тинчурин. Сайланма әсәрләр. 1956 елгы басма. 193 бит.)
Менә бу өзектә никадәр җанлы, тормышчан хәрәкәт һәм тирән мәгънә. Характерларда үзләренә хас сүзләр. Бигрәк тә бу өзектә Мисбах хаҗи образы тулы гәүдәләнә. Ул безнең күз алдыбызга бөтен комсызлыгы белән килеп баса. «Мал булмагач, хәерче җан ии эшкә миңа!» дигән бер кечкенә генә җөмлә аның комсыз характерын тулысынча ачып бирә. Игътибар итегез, геройларның сүзләре кыска, җыйнак, темпераментлы, артистны үзеннән-үзе хәрәкәт итәргә, физик хәрәкәт ясап ни-дер эшләргә чакырып тора. Шуның өчен мондый әсәрне уйнавы да җиңел, аларны тамашачы да яратып, кызыксынып карый. Әгәр геройлар үзара сөйләшеп, озын-озын җөмләләр белән акыл сатып кына утырсалар, гәрчә алар никадәр акыллы сүзләр сөйләсәләр дә, тамашачыларга аны тыңлавы авыр булыр иде. Тинчурин сүз уйнатырга, сүзләргә ике мәгънә бирергә, сүз һәм җөмләләрнең ритмлы, рифмалы, кызыклы булуларын ярата. Ул сүзләрдән, сүзләр белән бергә туган хәрәкәтләрдән кызык, мәзәк эзли, ничек кенә булса да тамашачыларга күңелсез булмасын өчен кайгырта. Менә, хмәсәлән, «Кандыр буе» пьесасыннан кечкенә бер өзек.
Әмәк белән Шәмәк керәләр.
Ә мә к (дәвам итеп). Район Әхмәтша сизеп алып...
Ш ә м ә к. Эзләренә басып...
Ә м ә к. Шап!
Ш әмәк. Чү әле, ӘхМәк!
Ә м ә к. Болгатма әле, Шәмәк.
Ш ә м ә к. Шул, шап-шоп!
Ә м ә к. Шатырмаи.
Ш ә м ә к. Каптырган.
112
Әмәк. Бер кибет тулырлык мал, хәзинә чыккан.
Ш ә м ә к. Ике төлке тун.
Ә м ә к. Илле пот ак он.
Ш ә м ә к. Күлмәк-ыштан, ястык, юрган... һ. дб. (1\. Тинчурин. Сайланма әсәрләр. 398 бит. 1956, Таткни- гоиздат.)
Күрәсез, сүзләр үзләреннән үзләре уйнап торалар. Алар жыр шикелле ритмлы, рифмалы, музыкаль, жан- лы. Әмәк белән Шәмәк кызыклы ха-рактерлар. Сүзләре дә үзләре кебек үк кызыклы.
Кәрим Тинчурин драматург буларак та, режиссер һәм артист буларак та театрның күңелле тамаша урыны булуын ярата. Пьесада алынган вакыйганың төзелешендә дә, алынган характерларда да, сәхнәдә әйтелгән сүзләр һәм эшләнгән хәрәкәтләрдә дә тамашачының игътибарын үзенә тартырлык, аны дулкынландырырлык бер кызык эзли. Сәхнәдән әйтелә торган фикернең, әсәрнең идеясен коры риторик сүзләр аша түгел, ә театр-сәхнә чаралары белән житкерелүне яклый. Аның пьесаларының гомерле булуының төп сәбәбе дә әнә шунда.
Ләкин әле Тинчурин драматургия-сенең халкыбыз каршында зур уңыш казануының сәбәпләре югарыда күр-сәтелгән моментлар белән генә дә чикләнмиләр. Аның пьесаларын та-машачыларны яраттыра торган тагын бер зур сәбәп бар. Ул милли колорит. Тинчурин — татар драматургы. Әсәрләрен татар театры өчен, татар тамашачылары өчен яза. Әйтергә теләгән фикерләре, демократизм, социализм идеяләрен пропагандалау өчен кирәк булган материалны татар халкы тормышыннан алып, аларга якын һәм аңлаешлы формалар аша чагылдыра. Шуңа күрә дә ул үз пьесаларында тамашачылар йөрәген дулкынландырырлык халык җырларын, такмак һәм әйтемнәрен аеруча күп куллана. Алай гына да түгел, Тинчурин пьесаларында без бары тик татарлар арасында гына очравы мөмкин булган хәлләрне һәм кешеләрне (Хәмит, суфи, ишан, Мисбах хаҗи, Нуретдин бай, Дилбәр, Туктамыш бабай, Айтуган һ. б.) күрәбез. Ерак үткәндәге" тормышны чагылдырган әсәрләрдә генә түгел, бүгенге көн совет чынбарлыгын чагыл-дырган пьесаларда да бу шулай. Мәсәлән, колхоз авылы тормышыннан язылган «Капдыр буе» пьесасын алыйк. Беренчедән, әсәрдәге куп геройлар — Акбирдин, Гөләндәм, Үтәш бабай, Минһаҗ, Балан Сафа, Әмәк белән Шәмәк һәм башкалар үзенчәлекле татар типлары. Бу алар- ның барлык хәрәкәтләрендә, йөреш- торышларыпда, сөйләшүләрендә си-зелә.
Гали (яңа килгән колхоз пред-седателенә ишарә итеп). Капкай җиреннән өзеп алам сортка охшый. Ут шикелле ялт-йолт килә.
М и и һ а ж. Гәрәчи дисәңче.
Үтәш. Уңган, булган егеткә охшый.
М и н һ а ж. Яңа атның көче сабанда күренә, Үтәш бабай.
Г а л и. Һилал иптәш белән аралары чамалырак ди, чынмы икән?
М и н һ а ж. Балта белән агач арасына бармак тыгарга картлар кушмаганнар. Иш-ише белән, ише җимеше белән, дигәндәй. Икесе дә партиец, икесе дә председатель. Берсенә без гражданнар, икенчесенә членнар. Труддинеңне исәплә дә тор инде. Башкасы безнең эш түгел.
Үтәш бабай. Кем, Минһаҗетдин энем, кайрысында кипкән агач чатнамый ул. Син кайры каезлап маташма, энем, яме! Я булса, менә шул.
(К- Тинчурин. Сайланма әсәрләр, 394 бит.)
Зур осталык белән язылган бу кечкенә өзектә без геройларның ин-дивидуаль характерларын да күрәбез һәм аларның колхоз авылындагы татар крестьяннарына хас булган сөйләшүләрен дә ишетәбез. Бу эпизодта бөтен әсәргә хас булган милли үзенчәлек, милли колорит ярылып ята. Әсәрдәге кием-салым, декорация, шулай ук геройларның сәхнәдәге хәрәкәтләрен һәм сөйләшү ин-тонацияләрен дә искә алсак, социа-листик эчтәлекле милли формалы спектакль күрәбез. Тамашачылар сәнгать осталарыннан нәкъ әиә шуны таләп итәләр дә. Кәрим Тинчурин партия һәм дәүләтебез, халкыбыз

таләп иткән әнә шундый театр сәнгате өчен көрәшүче зур талантларның берсе иде.
Өч дистәдән артык гомергә сузылган иҗат эшчәнлеге чорында Кәрим Тинчурин утызга якын пьеса, күп санда хикәяләр-новеллалар һәм гражданнар сугышы чорын чагылдырган «Утыз өч көн» исемле зур күләмле повесть язды. Артист буларак уннарча роль иҗат итте, режиссер буларак уннарча пьеса сәхнәгә куйды. Совет хөкүмәте урнашкач, төрле елларда, төрле театрларда баш режиссер, художество эшләре җитәкчесе булып эшләде. Педагог буларак татар совет театры өчен яшь кадрлар тәрбия итү эшен алып барды, театрның үсешенә бәйләнгән публицистик мәкаләләр язды. Үз иҗатына карата Тинчурин зур та-ләпчәнлек күрсәтә һәм язган пьесаның художество ягыннан өлгереп, эшләнеп җиткәненә тәмам ышанмый торып, дөньяга чыгармый иде. Сәхнәдә күп мәртәбәләр уйналып, тамашачылар тарафыннан билгеле бер сынау үткәннең соңында гына бастырып чыгарырга мөмкин дип исәпли иде.
1935 елны Татиздат тарафыннан басылып чыккан пьесалар җыентыгына язган кереш сүзендә Тинчурин болай ди:
«һәрбер сәнгать әсәре үзе өстендә кат-кат җентекләп эшләүне сорый. Драма жанры матур әдәбиятның иң катлаулы бер тармагы булганга күрә, ул, авторның әсәр өстендә бик нык эшләвеи, сәхнә сәнгатенең специфик якларын нык үзләштереп эш итүен таләп итә. Шуңа драматург алдында әсәр өстендә җентекләп эшләү мәсьәләсе тагын да үткенрәк тора. Сәхнә әсәрләре ни хәтле озак һәм күп сәхнәдә уйналсалар, шул хәтле алариың кимчелекләре авторга ачыграк күренә башлый. Менә шул кимчелекләрне күрү һәм алар- ны бетерү өчен вакыт кирәк. Әсәрнең фикер һәм сәнгать тирәнлегенә авторның үзенең ышанып җитүе кирәк. Менә шул сәбәпләр аркасында бу җыентыкка кергән кайбер пьеса-ларымны моңарчы матбугатка чыга-рырга тиеш тапмаган идем...»
Драма әсәре сәхнәгә куелган ча-гында аның нык үзгәрүе, режиссерлар, артистлар фикерен, ниһаять, та-машачылар фикерен тыңлаганның соңында драматургның үз пьесасын күп кенә төзәтүе, тулыландыруы бу табигый хәл. Ләкин Тинчурин бу эшкә артык зур җаваплылык белән карый һәм зур уңыш белән куелып үткән, халыкның мәхәббәтен казанып өлгергән пьесаларын да җентекләп карап чыкканның соңында гына бастырып чыгарырга тиеш таба иде. Шуңа күрә ул үзенең 1913—1914 нче елларда ук язган «Беренче чәчәкләр» драмасын да бары тик 1935 нче елны гына бастырып чыгарды. «Зәңгәр шәл», «Ил» пьесалары да беренче тапкыр шул елны гына басылдылар. Дөрестән дә, бу әсәрләр китап булып басылып чыкканчы, еллар буе сәхнәдә куела-куела күп кенә эшләнгәннәр, тулыландырылганнар, кайбер урыннарда кыскартылганнар, сәхнә әсәре булу ягыннан күп кенә камилләшкәннәр иде.
Әле иҗат тәҗрибәсе артык зур булмаган чорда ук язылган булса да «Беренче чәчәкләр» пьесасы Кәрим Тинчуринның, шулай ук татар драматургиясенең, иң күренекле әсәрләренең берсе дияр идем мин. Бу әсәрдә, Тинчуринга хас булган осталык белән татар иҗтимагый тормышындагы үзгәреш, алдынгы татар яшьләренең яңалыкка, яктылыкка, халык бәхете өчен көрәшкә омтылулары күрсәтелә.
Кәрим Тинчурин драматургиясенең бер характерлы ягы шунда: аның пьесалары, кайчан да булса моны берәр театр куяр әле, я бул- маса, китап булып басылып чыгар да укучылар аны, хикәяләрне, романнарны укыган шикелле үк укырлар, дип түгел, ә, беренче нәүбәттә, сәхнәне, дөресрәге, аның үзе эшләгән театр сәхнәсен күздә тотып язылдылар. Революциягә кадәр Тинчурин «Сәйяр труппасы»нда эшләде һәм ул чорда үз пьесаларын «Сәйяр» өчен язды. Совет хөкүмәте чорларында шул «Сәйяр труппасы» нигезендә төзелгән Татар дәүләт акаде-мия театрында эшләде һәм шул
8. ВС. Ә.я № 9
113

114
театр эчен язды. Театр коллективының, җитәкче органнарының пьесалар сорап әледән-әле мөрәҗәгать птеп торулары аның иҗат активлыгына зур этәргеч булдылар. Күп очракта у;к баш рольләрне нинди артистлар уйнарга тиеш икәнен күздә тотып, ал арның иҗат мөмкинлекләреннән, иҗат үзенчәлекләреннән чыгып язды.
Кәрим Тинчурин талантлы әдип, драматург һәм актив җәмәгать эш- леклесе булу белән бергә гаять мөлаем табигатьле, олы җанлы, саф вөҗданлы кеше иде. Ул кешеләрне ярата, аларга ышана, аларда күбрәк яхшы сыйфатларны күрә һәм мөмкин кадәр кешеләргә нинди дә булса яхшылык эшләргә тырыша иде. Әдәбият һәм театр өлкәсендә бөтен сәләтен биреп эшләүне ул кешеләргә яхшылык итү өчен, аң-бе- лем. яктылык алып килү өчен, халыкка хезмәт итү өчен кирәк дип карады. Ул халык белән, ил белән бергә яшәде, халык шатланса шат-ланды, ил кайгырса ул да кайгырды. Дөреслек өчен шуны да әйтергә кирәк. революциягә кадәр, иҗатының беренче елларында, аңарда иҗтимагый аң уянган беренче чорда, бик табигый хәл буларак, халыкка хезмәт итүне ул милләткә хезмәт итү дип аңлый иде. Аның кайбер әсәрләрендә («Шомлы адым», «Сонгы сәлам») милләтчелек сөреме дә булды. Капитализм җәмгыятен, иске дөньяны төбе-тамыры белән җимереп, илебезгә яңа тормыш алып килгән социалистик революцияне башта ул бераз икеләнебрәк тә кабул итте. Тинчуринның бу чордагы дөньяга карашлары, нишләргә белмичә аптырап калуы, зур эчке кичерешләр үткәрүе аның «Утыз өч көн» исемле автобиографик повестенда да яхшы чагыла. Ләкин аның бу икеләнүе озакка бармый. 1918 нче елның икенче яртысында ук ул инде: «Минем юлым Коммунистлар партиясе белән бергә» дигән ныклы карарга килә һәм үзенең бөтен ижат эшчәи- леген, гомерен Совет җәмгыятен төзергә, аны ныгытуга багышлый. «Американ», «Йосыф белән Зөләйха» һәм татар совет драматургиясенең классик әсәрләреннән берсе булып исәпләнгән «Җилкәнсезләр» комедиясе дә татар буржуаз милләтчеләренең йөзләрен, аларның революциягә каршы, совет дәүләтенә, большевикларга каршы алып барган көрәшләрен зур осталык белән фаш итә. Тарих чүплегенә чыгарып ташланган бу «салам-торхан батырлар-дай» әче итеп көлә. Тинчурин ке-шеләрне ярата иде. Ләкин сыйнфый көрәш логикасын яхшы аңлый, дуска дус, дошманга дошман итеп карый белә иде. Ул турылыкны, дөреслекне яратты. Беркайчан да берәү алдында да ялагайланмады. «Алар өчәү иде» комедиясендәге профессор әйткәнчә:
«Платон минем өчен кадерле кеше, ләкин хакыйкать миңа тагын да ка-дерлерәк» — дигән принциптан чыгып яшәде.
Тинчурин белән бергә эшләү кү-ңелле, кызыклы, рәхәт... Ул беркайчан да ачулана, кычкыра белми. Ә бит театр эше бик киеренке эш. Анда әз-мәз нервланып, кычкырынып, дулап та аласы килгән чаклар була. Бигрәк тә режиссер булган кешегә шулай. Ә Кәрим абыйның бик ачуы килгәндә дә кычкырына торган гадәте юк. Ачуы килсә, ул канатларын җилпегән каз шикелле ике кулын җәеп кагыиа-кагына башын селкен тик тора. — Я инде, нишләттең инде! — дип ачуын китергән кешенең күзләренә карый. Кайчакта телен шартлатып, куллары белән ботына сугып ала да алпан-тилпән килеп бүлмә буйлап бер-ике әйләнеп килә. Шуның белән ачуы басыла..Шуннан соң берни дә булмаган шикелле эшен дәвам итә башлый, һәм ул эшне, бигрәк тә режиссерлык эшен уен-көлке белән, күңелле итеп алып бара.
Эшкә һәрвакыт матур, пөхтә һәм чиста киенеп йөри. Аныц кигән кием-нәре үзенә бик килешеп торалар. Болай да көләч һәм мөлаем йөзенә тагын да мөлаемлык өстиләр.
Кыскасы, Кәрим Тинчурин иҗа-тында да һәм шәхси тормышында да

башкаларга үрнәк булырлык итеп, киң күңел белән, намус белән матур итеп яшәде.
Гомер юлында шундый кешеләр очрый, алар беренче күрүдән үк сине үзләренә тарталар, зур талантлары белән генә түгел, тирән акыллары, ягымлылыклары, олы җанлы кеше булулары белән синең күңелеңне үзләренә караталар. Син аларны хөрмәт итәсең, ничектер аларга якынлашасың, алар белән дуслашасың килә һәм андый кешеләр белән иптәш булуны үзең әчеп зур бәхет һәм горурлык итеп саныйсың.
Кәрим Тиичурин нәкъ әнә шундый кешеләрнең берсе иде. Шуңа күрә дә без аны бүген сагынып искә алабыз.