Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХНӘ ҺӘМ КАЛӘМ ОСТАСЫ


Гүзәл идеалларны алга сөргән, Ту-кай әйтмешли, «яктылыкка, нурга илткән» театрга хезмәт итүчеләрнең асыл сыйфатлары бер талантлылык белән генә чикләнми. Сәхнә хезмәте кебек бөек хезмәтне үтәү өчен талант белән бергә мәхәббәт — сәнгатькә мәхәббәт тә кирәк.
Кайчандыр, яшьлекләре таңында, исем-фамилияләрен үзгәртеп, бәддога төшүдән курыкмыйча, шамакай аты тагылудан хурланмыйча сәхнәгә аяк баскан һәм әле бүген дә театрда хезмәт итеп, халыкның хөрмәтен казанган сәхнә ветераннары мондый мәхәббәтнең гүзәллеген дә, көчен дә яхшы беләләр.
Татар театрының күренекле вә-килләреннән берсе Кәрим Тинчурин турындагы фикерләрне кәгазь битенә тезә башлауга башка әнә шундый уйлар килә.
Кәрим Тинчурин, чын мәгънә-сендә, театр өчен туып, тормышын театр тормышы белән бергә бәйләп, театр белән бергә яшәп, бергә иҗат итеп үсте һәм татар совет культура-сының күренекле бер эшлеклесе булу дәрәҗәсенә иреште.
Кәрим Тинчуринның театрга — «Сәйяр»га килүе Октябрь револю-циясенә кадәр үк булса да, театр эшлеклесе һәм талантлы драматург буларак идея-иҗади формалашуы совет театры елларына туры килә.
Бу, әлбәттә, яшь Кәримгә «Сәйяр» труппасының һәм замандашларының бернинди дә йогынтысы булмады дигән сүз түгел. Тинчуринның «Сәйяр»га Галиәсгар Камал киңәшен тынлап килүе генә дә күренекле бер хәл. 1905 ел революциясе чаткыларыннан кабынып, алдынгы демократик идеалларны пропаган-далаган «Сәйяр» труппасы һәм труп-паның ялкынлы теләктәшләре Габ-дулла Тукай, Галиәсгар Камал, Гафур Коләхметов, Хөсәен Ямашев кебек заманның алдынгы кешеләре белән якынлашу Тинчуринның иҗат биографяисе өчен аеруча әһәмиятле факт. Бу фактка һәм, гомумән, Кәрим Тинчуринның катлаулы да, кар-шылыклы да булган иҗат юлы турында киңрәк тукталуны башка мәкаләләргә калдырып, без юбилей уңае белән язылган бу мәкаләдә Тинчурин драматургиясенең кайбер үзенчәлекләренә тукталып узуны гына бурыч итеп алдык.
Татар драматурглары арасында Кәрим Тинчурин иң күп тамашачысы булган драматургларның берсе һәм күренеклесе. Моңа коры бер арифметик төшенчә итеп кенә карау хата булыр иде. Дөрес, Кәрим Тинчурин башка драматурглар белән чагыштырганда сан ягыннан күбрәк әсәр тудырган язучы. Аның әдәби мирасы 30 дан артык сәхнә әсәрләреннән, күп кенә хикәяләрдән һәм берничә повестьтай тора. Бу әсәрләр идея-художество ягыннан барысы да бер дәрәҗәдә түгел. Алар арасында үз вакытында ук уңышсызлыкка очраган «Зәңгәр палас», «Соңгы сәлам», «Хикмәтле доклад» кебек әсәрләр дә бар. Ләкии шунысы әһәмиятле: драматург Кәрим Тинчуринның чын иҗади йөзен билгеләүдә бу әсәрләр хәлиткеч урынны били алмыйлар.

103
К. Тинчурин драматургиясендә ко-медия жанры өстенлек итә. Аның чыи-чынлап классик1 комедия үрнәкләрендә язылган «Сакла, шартламасын!», «Йосыф-Зөләйха», «Американ» кебек комедияләре татар совет драматургиясенең гүзәл үрнәкләре булып кына калмыйча, Тинчурииның Бөек Октябрь революциясенең беренче елларыннан башланып киткән яңа иҗат юлын да билгелиләр.
Бу өч комедиясендә Кәрим Тин-чурин үзен татар буржуа-мещанна- рының психологияләрен тирән белүче итеп кенә түгел, ә драматург буларак, Мольер, Гоголь, Островский, Галнәсгар Камал кебек комедия ос-таларының бай традицияләрен уңышлы дәвамлаучы итеп тә күрсәтә.
Тинчурииның комедияләрендә ва-кыйгалар, нәкъ комедия жанры таләп иткәнчә, җанлы темпларда, бер- сеннән-берсе кызыклы бәйләнешләрдә ачылалар. Алай гына да түгел, драматург Тинчурин үзенең коме-дияләре өчен мөмкин кадәр кызыклы һәм оригиналь персонажларны сайлый һәм аларны, шулай ук, кызыклы вакыйгалар чолганышына куя. Мәсәлән, «Американ» комедиясен генә алып карыйк. Бу комедиядә төп персонажлар Октябрь революциясе тарафыннан себерелеп түгелгән буржуаз сыйныф калдыклары: элекке «җәмәгать хадиме» Муса, сәүдәгәр Габдуллаҗан, тарихчы Сәлим, полиция түрәсе Сәлимгәрәй, адвокат Шәехмирза, кунаклар алдында реве-ранс ясау белән үзен культуралы кыз итеп күрсәтергә теләүче Дилбәр туташ һәм мирза Насих Николаевичлар. Күренгәнчә, персонажлар, чынлап та, комедия өчен койган да куйган.
Драматург аларны нинди вакыйгалар чолганышында күрсәтә? Шаян совет студентлары тарафыннан Америка профессоры итеп киендереп җи-бәрелгән Булат-Сонны — «Амери- кан»ны кунак итү, аның алдында үз-ләренең шалтыравык ватанпәрвәр- лекләрен күрсәтү, аңа кызларын биреп, бергәләп Америкага сызу хыялында янып йөргән көннәрендә бара вакыйга. Шул рәвешчә, эчтәлеге һәм корылышы белән оста язылган бу әсәр мещанлык дөньясының көлкегә дучар булган Г абдуллаҗаннарын һәм аның ишләрен сатира камчысы белән камчылаучы үткен әсәргә әйләнә.
Тинчурин әсәрләренең озын гомерле булуы, төрле катлау тамашачы тарафыннан яратып каралуының сере нәрсәдә? Ии өчен, мәсәлән, татар театры сәхнәсендә кайбер әсәрләр сезоннан сезонга бик авырлык белән күчсәләр яки, күчә алмыйча, кыска гомерле булып калсалар, Тинчурин әсәрләре үзләренең яшәүчән- лекләре белән аерылып торалар? Бу сорауга төрлечә җавап биреп булыр иде. Ләкин бер әйбер бәхәссез: Тинчурин сәхнә әсәрен оста итеп төзи белә.
Әйтәсе фикерне тулырак аңлатыр өчен, без бу очракта язу урынына төзү сүзен алырга булдык. Бу чыннан да шулай бит! Драма әсәрләрен язу белән бергә төзи дә белергә кирәк. Драма әсәрләре, укудан бигрәк, сәхнәдә кую өчен язылалар. Драма әсәре (әдәби материал) һәрбер спектакльнең асылы булган кебек, драма әсәренең асылы — спектакль, ягъни иҗат фантазиясе ар-кылы тормыштан сәхнәгә күчерелгән бөтен бер вакыйга. Драматургия әдәбиятның иң катлаулы төре ул. М. Горький әйткәнчә, драматургиядә әдәби таланттан башка теләкләр бәрелешен тудыра белү сәләте дә ки-рәк. Ә мондый бәрелешнең нигезендә көрәш (хәрәкәт) ята, хәрәкәт аркылы характерлар ачыла, образлар тудырыла. Бу — драматургиянең төп законы.
Кәрим Тинчурин әнә шул законны яхшы үзләштергән, үз иҗатында оста куллана белгән драматург та һәм сәхнә кануннарын яхшы өйрәнгән режиссер да иде.
Җиңел формада, урыны-урыны белән хәтта мәзәк алымнарда язылган «Американ» комедиясе Тинчу- ринның зур иҗтимагый вакыйгалар планында язылган икенче бер әсәренә күпер булды. Бу — «Җилкәнсезләр».
«Җилкәнсезләр» (1925) «Американ» (1924) артыннан ук язылган булса да, Тинчурин иҗатының һәр ягыннан: әдәби осталык, характерлар тудыру ягыннан да, аннары те-
]06
маны бары тик дүрт стена эчендә барган көнкүреш белән генә чиклә-мичә, ә киңәйтеп, иҗтимагый вакый-галар планында алуы белән дә, ниһаять, вакыйгаларга карата язучының үз мөнәсәбәте ачыклануы һәм үткенләшүе ягыннан да алга таба зур сикереш ясавын күрсәткән әсәр.
Тинчурии бу әсәрендә, «Амери-кандагыча, нэпман Габдуллаҗан һәм аның даирәләренең вак мещанлык иллюзияләреннән көлү белән генә чикләнми. «Җилкәнсезләр»дә автор татар буржуазиясеннән, аның «милли төсен» тәшкил иткән шалтыравык Батырхан, Давыд, Ниязларыннан. тышкы кыяфәтләре белән абруйлы дин әһелләре, «милләт кадимнәре» булып кыйланып та, ә эчке яктан акча өчен һәртөрле кабахәтлекләр эшләүгә әзер торган Нуретдин, кара бай Мисбах хаҗи һәм шуның ишеләрдән ачы көлә, аларның ничек итеп империалистик сугыш елларында баеп калу теләкләрен, революциягә каршы дошманлык хәрәкәтләрен, ниһаять, ул типларның Советлар хөкүмәтенең беренче елларындагы хурлыклы хәлләрен ачып сала.
Көлү һәм фаш итү көче ягыннан «Җилкәнсезләр» Кәрим Тинчурин- ның башка әсәрләреннән бик нык аерылып тора һәм идея үткенлеге белән сатирага кадәр үсеп күтәрелә.
Шул ук вакытта «Җилкәнсезләр» комедиясе Тинчуринның совет театры сәхнәсендә эшләү елларында үсә барган талантын, әдәби осталыгын, гаҗәеп бай яңгыраешлы тел хәзинәсен дә күрсәткән бер әсәр.
Тинчурии «Җилкәнсезләр»дә пер-сонажларның характерларын барлык нечкәлекләре белән сурәтләү өчен аларны гел көрәштә, ызгышта, ягъни хәрәкәттә, Горький әйткән «теләкләр бәрелешендә» бирә. Әсәрдәге персонажлар телендә, вакыйгада, резонерлыкның чаткысын да күрмисең. Алар аңлашу өчен генә сөйләшмиләр, ә көрәшү өчен ызгышалар. Нәтиҗәдә диалоглар көрәше туа, характерлар ачыла, вакыйгалар" үсеп куера. Драматургия өчен хәлиткеч шартның берсе булган мондый көрәш әсәрнең темасын ачыклапдыра, идеясен үткенләндерә, аны чын мәгъиә- сендә художество әсәре ясый. Моның сатирик әсәрләр өчен әһәмияте аеруча зур. Бу фикерләребезне мәгълүм бер мисал аркылы күрсәтү өчен «Җилкәнсезләр»нең дүртенче күре-нешеннән бер өзек китерик.
Бу күренештә татар буржуазиясенең «мөселман комитеты» президиумы членнары революциягә каршы кораллы хәрәкәт башлау турында сүз алып баралар. Сүз күп, әмма акча юк. Акча кирәк. Бәхәс тә акча тирәсендә бара.
« — Миннән сукыр бер тиен юк, болай да бирә-бирә бет басты инде миие!»— дип ярсый кара бай Мисбах хаҗи...
«Нуретдин. Син, кем, хаҗи, бернәрсә булса, хәзер пузырьга керә башлыйсың, алай ярамый, сип бирмә, мин бирмим, кем бирер?
М и с б а х. Д^илләт бирсен.
Нуретдин. Син, мин — милләт бит инде.
М и с б а х. Алаймы, акча сораганда милләт, магазиннарны пичәтләгәндә имгәк!
Б а т ы р х а н. йөз еллар буена җыелган дәүләтләрегез тар-мар булсын дисәгез, акча бирмәгез...
М и с б а х. йөз еллардан бирле җыелган дәүләтем китте. Хур ите-лерлек кызым юк, яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган. Карчыгымны алалар икән, үпкәм юк, алсыннар.
Дилбәр. Милләтнең карт аталарына шундый тарихи вакыйгалар алдында мондый сүзләр сөйләү оят. Мең мәртәбә оят! Дөнья яралганнан бирле коллыкта, хурлыкта яшәгән без шәрык хатын-кызлары, бу көн җиткәч, намусыбызны аклап калыр өчен, актык тамчы капыбызгача көрәшеп корбан булырга хәзербез! Бер нәрсәбез жәл түгел!.. Менә сезгә энҗеле калфагым, менә сезгә ридикюлем (өстәлгә ташлый). Без бичара хатын-кызлардан тагын сезгә ни кирәк?.. Урамнарга чыгып сугышыгыз дисәгез, без хәзер! Үлегез дисәгез, үләргә дә хәзер! Бирегез корал, корал бирегез! Корал, корал, корал!., (һушыннан язган була.)...
(Култыклап алып чыгалар. Дилбәр калфагын, ридикюлен алып чыга.)...

107
Б а т ы р х а н. Әфәнделәр, күрдегезме бу каһәрман туташны, шуны күреп тә күңелләрегез йомшармадымы?.. Оят сезгә, оят! Шулай ук хатыннардан да түбән калдыгызмыни?.. Кая соң сездә бабагыз Чынгыз ханның гайрәте?!
Мисбах. Калфак бәреп кенә гайрәт күрсәтү сиңа кирәк булса, (кәләпүшен өстәлгә кат-кат бәреп) менә сезгә кәләпүшем, алыгыз, ал! Кил, зинһар, акча гына сорамагыз!., һе, корал, имеш, коралланасы килсә, тимер дружинага барсын... Ир-ат алдында кыз башы белән кәмит уйнамасын».
(К. Тинчурин. Сайланма әсәрләр. Таткнигоиздат, 1956 ел. 200—201 битләр).
Гаҗәп оста язылган сатирик күренеш бу! Бу күренештә, бер үк позициядә торып, бер үк теләкне яклаучы бер сыйныф көчләре ызгышалар. Бу ызгыш бик табигый, чөнки мәсьәләнең нигезендә акча ята. Шунысы характерлы: бу күренештә кара бай Мисбах хаҗи үзенең чын йөзен ачып кына калмыйча, теләктәшләренең дә асыл йөзләрен фаш итә. Монысы да табигый, чөнки әлеге дә баягы һаман бер нәрсә — акча (капитал) бугаздан ала.
Бу күренештә Тинчурин каләменең сатира көче, хәтта драмада техник функцияне үтәүче ремаркаларда да үзен сиздерә. Мәсәлән, Дилбәрнең «корал, корал, корал!» дип кычкырып авуына драматург «һуштан язган була» дигән ремарка бирә, ә инде «һуштан язган каһарман кыз»ны мәҗлестәгеләр култыклап алып чыга башлаганда, драматург бу һушсыз кызның калфак, ридикюлен алып чыгарга онытмавын да ремаркада бирә.
Бу ремаркаларны укыганда да, сәхнәдә караганда да рәхәтләнеп көләсең һәм Мисбах хаҗиның: «...Ир-ат алдында кыз башы белән кәмит уйнамасын» дигән сүзләрен ишеткәч, Дилбәрдәй «каһарманнардай һәм Мисбах хаҗи кебек карт төлкеләрдән укмашкан «Мөселман комитеты»ның ничаклы көлке хәлдә булуын күрәсең.
Кәрим Тинчурин әсәрләрен «саф» комедия я драма әсәрләре генә итеп карау мөмкин түгел. Аның нинди генә'формада язылган әсәрен алсаң да, юмор, сатира, драма, хәтта, водевиль элементларына кадәр табып була. Драматург алармы бик оста итеп, пьеса корылган нигез жанрны көчәйтүгә файдалана белә. Соңга табарак Тинчурин үзенең язу формасын җыр, музыка, фольклор үрнәкләре белән дә баеткач һәм төрләндергәч, тамашачы яратып караган музыкалы әсәрләр дә (мелодрамалар) иҗат итте.
Ел саен яңа пьеса, ә кайчагында елына икешәр, хәтта- өчәр пьеса язган Кәрим Тинчурин «Җилкәисез- ләр»дән соң бер-бер артлы ике мелодрама язды: «Ил» (1927) һәм «Зәңгәр шәл» (1928).
Бу әсәрләрнең икесе дә үз вакытында сәхнәләрдә зур уңыш белән бардылар, ә «Зәңгәр шәл» исә Татар дәүләт академия театрының 1955—56 ел сезонында яңартылып, бүгенге яңа буын тамашачы тарафыннан да җылы кабул ителде.
Әгәр дә без «Зәңгәр шәл» — Кәрим Тинчуринның тамашачы иң яратып караган әсәре дип билгеләсәк, бер дә ялгышмабыз.
Бу музыкаль әсәр Тинчурин иҗаты өчен тагы шул ягы белән дә ха-рактерлы: «Зәңгәр шәл»дә драматург белән композиторның бергә үрелгән иҗатлары гүзәл нәтиҗәне бирә. «Зәңгәр шәл»не Салих Сәйдә- шевнең моңга бай, шат һәм йөрәккә үтеп керә алган гүзәл музыкасыннан башка сәхнәдә яңгыравын күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Шуңа күрә дә тамашачылар «Зәңгәр шәл» спектаклен карарга да, тыңларга да йөриләр.
Кайчандыр, моннан егерме еллар элек, матбугатта бу ике әсәр турында Тинчуринның «... актуаль тематикадан читкә тартылуы» дигән ялгыш фикер әйтелгән иде. Мондый нигезсез фикер актуаль сүзенең мәгънәсен бик тар һәм берьяклы аңлаудан гына тууы мөмкин. «Зәңгәр шәл»иең актуальлеген бары тик бүген актуаль булып та, иртәгә ис-керә торган кампаниячелек мәсьәлә-ләре белән генә үлчәргә ярамый. Әдәбиятта да, сәнгатьтә дә, гомумән идеология өлкәсендә. актуальлек

мәсьәләсе ул кампаниячелек рамкасына гына сыймый һәм сыя да алмый.
Әгәр дә «Зәңгәр шәл» дә, «Ил» дә бүгенге яшь буынга ата-бабалары- ның нинди кыен шартлар эчендә яшәвен, ирек яклап, эксплуататорлар сыйныфына каршы алып барган көрәшләрен һәм дин әһелләренең бу көрәшне басар өчен, авыл хезмәт ияләрен коллыкта, томаналыкта тоту өчен алып барган эшләрен художество чаралары белән ачып күрсәтә икән, димәк, ул бүгенге көн өчен дә үзенең актуальлеген саклаган бер әсәр.
Шул рәвешчә, Кәрим Тинчурин- ныц әсәрдән әсәргә дәвам иткәя иҗади үсеше аның үз иҗатындагы ялгыш позицияләрдән арына барып, идея-политик яктан чыныга баруын да күрсәтә.
Бу уңай процессны без Кәрим Ти пчу р и н и ы ц сошI ал изм төзелеше уңышлары белән рухланып иҗат иткән «Кандыр буе» (1930), «Ударниклар бәйрәме» (1933), «Алар өчәү иде» (1935) һ. б. әсәрләрендә ачык күрәбез. Моны үз вакытында совет җәмәгатьчелеге һәм матбугат шулай итеп таныды да.