Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

САЛИХ БАТТАЛ
МӘСКӘҮ— КАЛИНИНГРАД
Юл сызмалары
Башын куеп меңнәр
Кенигсбергцы Калининград иткәч,
мин инде
Кырын ятып барам. Йомшак вагон, Командировкалар бирелде.
Әйе, хәзер заманалар башка.
Ләкин шул ук рельсы яткан җир! Уйларымны куа проводник кыз:
— Чәй өлгерде, иптәш пассажир!
Украин шикәре, грузин чәе —
Казан пассажиры алдында.
Нинди сые, нинди хөрмәте бар — Ул алдыма куйган барын да. Төрле-төрле ризык төргәкләрен Акрын гына сүтәм иренеп.
Ә бит җен хезмәтен үтәдек без Ул чак, туңган ипи кимереп!
Беркайчан да кайгыртмадык бит без Муен юанайту хакында;
Ул нечкәргән саен, безнең башлар Ныграк утырып калды акылга. Хәзер отчет сорыйм үз-үземнән: Ул елларның онытып нужасын, Муен юанайтыр хәлгә җитеп Юләрәйдемени бу башым?
— Ю-у-у-к!—дип паровоздан җавап килә, Тагын үкерә парлар трубасы, Кабатлана гүя атакага
Күтәрелгән взвод «Ура!»сы.
Май басмасын шигърең мускулын тик, Шул куркыныч менә шагыйрьгә! — Шулай бергә җырлап барыр иде Исән булса Фатих Кәрим дә.
70
РОБЕРТ ӘХЛ1ӘТҖЛН0В

КОММУНАРЛАР КАЙТА
Данлы Җитмеш Бердә
Иске дөнья
Азатлыкны туптан аттырды.
Үч иткәндәй аңа,
Шул атудан
Төн килмәде, —
Дөнья яктырды.
Юк, тьерлар йозак бул алмады Капкасына кырыс тарихның: Коммунарлар кайта...
Сыйдыра алмый
Урамнары гына Парижның.
Нәфрәт килә, данлы коммунарлар йодрыгына ныклы төйнәлеп...
Үлмәделәр алар, Хәл алдылар Стенага, гүя, сөялеп.
ҖИДЕГӘН ЙОЛДЫЗ
Чатнама кыш. Кошлар егылып төшә Очкан килеш. Күздә яшь туңа...
Җидегән йолдыз күктә балкый иде, Карый идек икәү без шуңа.
Бер сыныкны унга бүлеп капкан Ул елларның истә газабы.
Өермәле, утлы ул елларның
Булмас кебек иде азагы.
Белмәгәнмен ана йөрәген мин Тагын әле ниләр телгәнен.
Белмәгәнмен ул чак йолдызларның Кан дәрьясы җирдә күргәнен.
Бухенвальдта җәллад кеше туный, Освенцимда — таудай корбаннар!

Сулыш сорап, ачы ыңгырашып, Тетрәгәндә җанлы курганнар,
Җидегән йолдыз, елап, йөзен чытып, Болытларга качкан моңаеп.
Яшен сөртеп, анам барын күктән Укыгандыр ул чак, мөгаен.
«Җиде балам—җиде җирдә», диеп, Төннәренә җиде әйткәндер.
Тәрәзәгә килеп җилләр чиртсә, Чыга иде йөгереп: «Әткәңдер».
Күзләренең керсез яктылыгы Йолдызлардан, бәлки, иңгәндер. Җидегән йолдыз кебек бергә итеп, Хыялында безне күргәндер, —
Ул сер булып калды...
Ә чәчләре
Сизелмичә һаман агара.
Элеккечә сабыр,
элеккечә
Күзләрендә сагыш яңара.
Нигә шулай соң син, газиз ана? Туйгансыңдыр элек елап та?.. Җавабыдай аның җем-җем итеп, Җидегән йолдыз яна еракта...

72