Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕВОЛЮЦИЯ КАҺАРМАНЫ


Камера эченнән моңлы җыр тавышы ишетелде. Ул көчәйгәннән-көчәя барды, төрмәнең тар, озын, тын коридорына ургылып чыгып, бүтән камераларга да үтеп керде. Тоткыннар аны ишекләр янына җыелып, тын калып тыңладылар. Җыр украин телендә киң Днепр турында иде. Менә җыр тукталды. Беравыктан тагын яңа көч белән яңгырады. Монысы рус халык җыры иде.
— Молчать!..
Ләкин надзирательнең котырынып кычкыруы җырга тәэсир итмәде. Җыр тавышы хәтта калтыранмады да. Ул азатлыкны, очсыз-кырыйсыз Рус җирен искә төшереп салмак кына агылды, әйтерсең, дөньяда аны туктатырлык көч юк иде. Кинәт шалтырап ишек ачылды, итек дагалары таш идәнгә ышкылып тәнне чымырдата торган ямьсез тавыш чыгардылар. Җырчы тоткынны караңгы карцерга илтеп яптылар...
Ирекне, кояшны юксынып, иптәшләрен сагынып җырлаучы бу тоткын атаклы революционер Абрам Павлович Комлев иде. Төрмәдә ул беренче тапкыр гына түгел инде. Ә монысында режим аеруча каты. Тоткыннар белән очрашу фәкать иң якын туганнарына гына рөхсәт ителә. Аларга әйбер, ашамлык тапшыру да бик читен. Абрам Павловичның иптәшләре аңа беркадәр акча һәм кием-салым әзерлиләр. Ләкин шуны тапшыру өчен башта бүләкне Харьков губернасына җибәрергә туры килә. Комлевның андагы туганнары ул әйберләрне үзләренеке итеп тоткынга җибәрәләр.
Абрам Павловичның тавышы ягымлы, һәм ул еш кына җырларга ярата. Ул украин халык шагыйре Тарас Шевченконың җырларын аеруча моңлы итеп җырлый. Шулай ук рус халык көйләрен дә матур башкара. Ләкин Ярославль төрмәсендә җыр түгел, тәрәзә янына килергә, форточ- кадан карарга, политик тоткыннар белән стенага чиртеп сөйләшү кебек нәрсәләр дә бик нык тыела. Тәүлегенә берничә минутка төрмә ишек алдына чыкканда аларны аерым-аерым гына чыгаралар... Төрмә администрациясе политик тоткыннарның үзара сөйләтүләреннән һәм элемтә тотуларыннан коты оча.
Әнә шундый гаять авыр, кысынкы шартларда Комлев Ярославль төрмәсендә 9 ай ята. 1905 нче елда, ниһаять, аны төрмәдән чыгаралар. Яшь революционер Одессага килә, анда броненосец «Потемкин» матрослары күтәрелешеннән соң яңадан кулга алына һәм Олонецк губернасына сөргенгә җибәрелә. Амнистия була. Ул тагын иректә — революцион эшен дәвам иттерә.
Абрам Павлович аксап йөри. Шуңа күрә дә полиция һәм шымчылар
1 А. П. Комлевның тормыш иптәше А. М. Комлева истәлекләреннән файдаланып

күзеннән яшеренү аңа читен була. Ул бер урында озак яшәргә тырышмый. Шәһәрдән шәһәргә күченеп йөри...
Абрам Павлович Комлев 1879 нчы елның 30 нчы Октябренда Харьков губернасы Валковеков өязе Петропавел авылында элекке крепостной крестьян семьясында туган. Бик яшьли ятим калган. Аңа биш яшь дигәндә әнисе үлә. һәм ул сөяк туберкулезы белән авырый башлый. Атасы аны докторга күрсәтү, дәвалау урынына малайны төрле имче-томчыларга, монастырьларга йөртә, малай гомергә аксак, зәгыйфь булып кала. Аб- рамның балалык һәм яшьлек еллары гаять авыр шартларда үтә. Авылда мәктәп булмаганлыктан, аны әтисе үзе укырга, язарга өйрәтә, 12 яшь тулгач, авыл тегүчесенә өйрәнчек итеп бирә.- Әнә шулай итеп Абрам | тегүчелек һөнәрен үзләштереп кала. Ләкин өйрәнчек малай бик күп мыскыллаулар, җәберләүләр, кысулар кичерә, хәтта аңа еш кына исерек башлардан таяк та эләгә...
Абрам кече яшьтән үк китап ярата. Ул китап укудан гына тәм таба, кайгысын оныта. Мондый авыр шартларда бик күпләр эчкечелеккә биреләләр, исереп азга гына булса да дөнья мәшәкатьләреннән арынып, кайгыларын онытып торырга тырышалар. Абрамиы мондый язмыштан китаплар коткарып кала. Авылдан, семьядан бик иртә аерылган яшь егет революционерлар белән очраша башлый. 1903 нче елны инде ул Россия социал-демократлар партиясенә керә. Революцион эшкә чума.— Володя». Колесевский кушаматлары астында партия оешмалары тарафыннан үткәрелә торган җаваплы эшләрдә актив катнаша...
1906 нчы елда Абрам Павлович Комлев Казанга килә һәм шунда төпләнеп кала. Казанда ул Воскресенский урамындагы (хәзерге Чернышевский урамы) Бонарцевның тегү мастерскоена эшкә керә.
Мастерскойда көн буе авыр эш бара. Анда караңгы, тузан, тыгыз, һава начар... Ике дистәгә якын эшче-тегүчеләр кием тегәләр. Эшче куллар эштә, ә күзләр зәңгәр күзле, мөлаем йөзле егеткә текәлгәннәр. Абрам үзе эшли, үзе төрле хәл-әхвәлләр турында сөйли, аңлата. Тигезсезлек, ирексезлек турында, эшче-крестьянның авыр язмышы турында төшендерә. Кайвакыт мастерскойны авыр тынлык баса. Мондый вакытта Абрам, берәүнең дә соравын көтмичә, үзенә генә хас булган ягымлы тавыш белән җырлап ала. Башлары иелгән тегүчеләр бу җырларда көрәшкә омтылыш, алдагы көнгә өмет барлыгын тоялар. Бу исә алар- лың иелгән башларын күтәрергә ярдәм итә, дәрт бирә, ышаныч кертә, яна көч өсти...
Боиарцев мастерское тегүчеләре бердәм һәм революцион карашлы булалар. Шуңа күрә дә биредә тегүчеләрнең системалы рәвештә махсус түгәрәкләре эшли, мастерскойга еш кына большевиклар киләләр. Бу вакытларда, 1906 нчы елның азакларында, Комлев партия комитеты составында була, район оештыручысы буларак, трамвай, водопровод эшчеләре һәм тегүчеләр арасында зур пропаганда эшләре алып бара. ?<әрби оешмаларда да чыгышлар ясый.
Абрам Павловичның тормыш һәм көрәштәш иптәше Антонина Мар- тирьевна Комлева әле дә исән һәм ул Казанда яши. Аның әйтүенә караганда, «Абрам Павлович күркәм табигатьле, туры сүзле, саф йөрәкле булуы белән аерылып тора иде. Кешеләр белән эш итә, аларның йөрәгенә керә белә иде ул. Намуслы, эшче туганнарына һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә була һәм алар турында кайгыртучан иде...»
1907 нче елны яз иртә килә. 15 нче апрельдә инде кар эреп бетә, кояш яхшы ук кына җылыта башлый. 15 нче апрель — ял көне. Ә шимбә көн кич беренче җылы яңгыр явып үтә. Бу кичне Абрам Павлович партиянең шәһәр комитеты утырышында була. Утырыш Ново-комиссариат урамында (хәзерге Комлев урамы) үткәрелә.
Бу вакытта инде Тоня белән Абрам Павлович J5ep-6epceii күптән бе-ләләр. Шул иртә килгән язның җылы иртәсендә 15 нче апрель көнне ул
86

87
ашыга-ашыга, шатлана-шатлана Абрам Павлович квартирасына юнәлә. Алдан сөйләшенгәнчә, алар бүгенге якшәмбене урманда бергә үткәрергә булалар. Кулына матур чәчәкләр бәйләме тоткан (Комлев чәчәкләр ярата торган була) кызның йөрәге сикерә. Ул юлда сөйгән кешесе, егете белән үткәрелергә тиеш булган ял көнен күңеллерәк итеп уздырырга планнар корып бара. Яна гына бөреләнгән агач ботакларында иртә килгән язга шатланышып чыпчыклар чыркылдыйлар...
Менә кыз кызу-кызу ишек шакый. Ләкин җавап юк. Әкрен генә ишекме ачып Тоия өйгә керә. Бүлмә буш. Идәндә кәгазь кисәкләре, китаплар, кием-салымнар аунап ята. Ул куркуыннан чак кына егылып китми. Димәк, Абрам кулга алынган...
1907 нче елның 15 нче апрелендә Казанда бик күп тентүләр һәм кулга алулар була. Тентү вакытында Комлев квартирында 14 брошюра табыла. Казан жандарм полковнигы Калининның донесениесендә әйтелгәнчә, аларның «бер өлеше җинаятьчел, бер өлеше тенденциоз эчтәлекле» дип табыла.
Антонина шул ук көнне төрмәгә, Абрамны күрергә китә, һәр барганда диярлек кызның кулында азык-төлектән башка тагын Абрам Павлович ярата торган чәчәкләр букеты була. Төрмәдәгеләр китерелгән азыкны бергәләп ашыйлар... Ләкин яшьләргә иркенләп сөйләшергә мөмкинлек булмый. Алар сөйләшкәнне жандарм тыңлап тора һәхм ул еш кына:
— Темагызны үзгәртегез!—дип кисәтеп куя.
Кайвакыт алар төрмә надзирателе аша хат алышкалыйлар. Антонинада Абрам Павловичның күп кенә хатлары әле дә саклана.
Абрам Павловичның сөргенгә җибәреләчәген ишеткәч, Тоня аның белән бергә китәргә, сөргендә аның тормышын көченнән килгән кадәр җиңеләйтергә, үз язмышын аның белән бәйләргә дигән карарга килә. Яшьләр бу турыда сөйләшәләр, язышалар. Абрам Павлович үзенең бер хатында болай дип яза: «...Аннары, Тоня, шунысы да бар бит әле. Безне сөргендә көтә торган авырлыкларга, мәшәкатьләргә түзәрсеңме? Мин шундый корбаннарга лаекмы соң?.. Бу турыда ныклап уйла әле, кадер- лем. Мин үземнән бигрәк сине кызганам... Чөнки син бит минем тормышымда бердәнбер якты йолдыз. Минем зәгыйфьлегемә дә карамастан, син бит мине үзеңнең кайнар мәхәббәтең белән җылыттың, рухландырдың. Пичек инде мин шундый кешене семьясыннан аерып газапка алып китим... Хәзер төн. Тәрәзә төбендә утырам. Д4енә яктыра да башлады. Тынлык. Фәкать Казанкада бакаларның кычкыруы да, ерактан сандугач сайравы гына ишетелеп тора. Мин синең турыда һәм ирек турында уйлыйм. Икәү бергә тыңласак иде без сандугач сайравын!.. Эх, Тонечка, кайгырма син, мәңге болай булмас, ышан син, алда матур тормыш көтә безне. Мин ышанам—ул килер!..»
Абрамның хатлары кызның бергә китү турындагы уйларын көчәйтәләр генә.
14 нче июнь көнне губерна төрмәсе янына бик күп озатучылар җыела. Тоня Абрамга чәчәк букеты һәм барлык политик тоткыннар өчен акча бирә. Бу акча яшерен Кызыл Хач җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән. Ниһаять, зур төрмәнең тимер капкасы ачыла. Башта куллары һәм аяклары богауланган тоткыннар күренә. Озатучылар аларны кул болгап, чәчәкләр атып озаталар: «Сау булыгыз, иптәшләр!» — дип кычкырып калалар. Воскресенский урамыннан үткән чакта, Абрам Павловичны Бонарңев мастерское тегүчеләре ишек төбеннән һәм түбәдән яулыклар болгап озаталар...
Абрамны озаткач, Тоня да ерак, мәшәкатьле юлга чыгарга әзерләнә башлый һәм бер-ике айдан соң ул Устьсысольскида, Абрам Павлович янында була...
Кечкенә, ерак шәһәрдәге авыр сөрген еллары үтеп китә. 1909 нчы елнын май аенда алар Казанга кайталар. Абрам Павлович яңадан
88
Бонарцев мастерскоенда эшкә урнаша һәм үз һөнәренә, тегүчелеккә тотына. Ә Тонн типографиядә корректор булып эшли башлый.
Бу вакыт партия оешмалары таралган, күп кенә революционерлар төрмәләргә ябылган, сөргенгә җибәрелгән. Россиядә каты реакция хөкем сөрә. Ләкин куркусыз большевиклар революцион эшне дәвам иттерәләр. Абрам Павлович калган иптәшләрен таба. Аның квартирасында киңәшмәләр үткәрелә, аныц янына төрле «йомыш» белән килеп китүчеләр күбәя. Озакламый Нарымск сөргененнән Е. И. Зарныцин, Архангельск губернасында сөрген срогын тутырып Ю. М. Лапина кайталар. Шулай итеп, Казан большевикларының саны яңадан арта, эш җанлана башлый. Абрам Павлович бу авыр елларда, Казан партия оешмасы белән берлектә, партия эшен дәвам иттерә, эшчеләр, төрле һөнәрчеләр арасында революцион эш алып барырга да вакыт таба. Империалистик сугыш елларында Тоня хәрби госпитальдә фельдшер булып эшли. Комлев бу моменттан да оста файдалана. Ул дәваланып ятучы яралы солдатлардан хор түгәрәге оештыра. Әлбәттә, «хор» күз буяу өчен генә була, анда Абрам Павлович төрле политик темаларга беседалар үткәрә. Якын-тирәдә начальство күренсә, ул үзе башлап җырлап җибәрә. Яралы солдатлар аны үз туганнары кебек яраталар.
1917 нче елгы Февраль революциясеннән соң Комлев мастерскойдан китә, бөтенләе белән партия эшенә күчә, РСДРП Үзәк Комитетыннан килгән Тихомирновка Казанда большевистик оешманы торгызуда якыннан булыша. Шул ук елның мартында яңадан төзелгән комитет составына кертелә, Эшче һәм солдат депутатлары советына член булып сайлана, анда зур эш алып бара. Комлев революция елларында көрәшләрдә чыныккан, сыналган, зур тәҗрибәле революционер булып җитешә. Митингларда чыгышлар ясый, эшчеләргә Вакытлы хөкүмәтнең халык өчен бернәрсә дә бирмәячәген аңлата, пролетариат революциясен булдырырга, шуның өчен көрәшергә өнди, меньшевикларның, эсерларның йөзләрен фаш итә. Партия оешмасы кушуы буенча ул авылларга да баргалый. Чистай өязе авылларында крестьян җыеннарында чыгыш ясый, җир мәсьәләсен хәзер үк хәл кылырга, алпавытлардан җирләрне тартып алырга һәм чәчәргә чакыра.
Партиябез тарихында алтын хәрефләр белән язылып калынган Апрель конференциясенә Казан большевикларыннан А. Комлев һәм И. Волков делегат булып сайланалар. Бөек Ленинны күреп, аның даһиларча әйткән сүзләрен ишетеп рухланып кайткач, Комлев массаны социалистик революциягә хәзерләү буенча тагын да дәртләнебрәк эшкә •тума.
Бөек Октябрь таңы ата. Россия өстендә кызыл байраклар җилферди. Азатлык алган халык урамнарга, мәйданнарга агыла. Көчле җыр яңгырый:
Кирәкми, ташлыйбыз иске юлны, Кирәкми, яңа юл башлыйбыз. Яңа юл, якты юл, бер җәберсез, Тигез, рәхәт тора башлыйбыз.
17 нче елда Бөек Октябрь социалистик революциясе булу белән Комлев үзе яраткан, үзе оештыруда катнашкан профсоюз оешмасында җаваплы эшкә куела.
1918 нче ел керә, август җитә. Шушы ай башында Казан тирәсендә туп тавышлары, пулемет тыкылдаулары ишетелә башлый. Казанга ак бандалар якынлаша. Канлы көрәш башланып китә. Америка, Англия, Франция империалистлары һәхМ эчке контрреволюция яшь Совет илен юк итәргә ашыгалар. Казан куркыныч астында кала.
Алтынчы августта ак бандалар һәм чехлар Казанга килеп керәләр. Комлев качып өлгерә алмый. 7 нче август көнне алариың квартирына

берничә акгвардияче килеп керә. Күзләре ат карагыныкы кебек янып торган Антипин дигәне бүлмәне тикшерә һәм тупас тавыш белән:
— Комлев кайда? — дип сорый.
Абрам Павловичның хатыны, эшнең нәрсәдә икәнлеген сизеп, куркуга төшә, ләкин күп еллар буена революционер белән бергә яшәгән, бергә көрәшкән хатын югалып калмый:
— Ул өйдә юк, — ди.
— Кайда?..
— Белмим, чыгып киткән иде,—ди хатын.
Акгвардиячеләр өйдән чыгып китәләр. Ләкин капкага җиткәч, ниндидер бер хаин:
— Ул өске катта, әбиләрендәдер, — дип пышылдый.
Кабахәт хаиниың шул сүзе революционерның башына җитә. Абрам Павловичны җилтерәтеп алып чыгалар. Картларның ялынуы да, хатынның күз яшьләре дә ярдәм итми, Абрамны камчы белән кыйный-кыйиый алып китәләр. Бөтен кайгы-хәсрәтне бергә күтәргән, шатлыкны бергә кичергән Антонина Мартирьевна иреннән калмаска тырыша, күз яшьләренә манчылган хәлдә, ул Абрамга ташлана. Антипин кабурасыннан револьверын ала, Абрамга төзи:
— Югал!—ди ул Антонина Мартирьевнага карап, — югыйсә хәзер үк күз алдыңда иреңне атып үтерәчәкбез!
Хатын йортта егылып кала. Абрам Павловичны Гоголь урамында, элекке Набоков йортында ерткычларча үтерәләр...
Ул көннәрдә Казан дәһшәтле, авыр көннәр кичерә. Тентүләр, мәсхә-рәләүләр, атулар башланып китә. Бик күп кан һәм күз яше коела. Аклар үз кулларына эләккән большевиклардан, революционерлардан канлы үч алалар. Мулланур Вахитов, Петров һәм халыкның башка сөекле уллары ерткычларча үтерелә. Ләкин хакыйкать җиңә. Кызыл Армия Казанны азат итә. Халык дошманнары суд скамьясына утыртыла. Күренекле революционерны вакытсыз кабергә кертүче палач Антипин да качып котыла алмый...
Зур корбаннар биреп яулап алган Бөек революция таңы атуга 40 ел тулды. Халкыбыз бу бөек көнне, аның геройларын онытмый, аларны аягүрә басып, баш иеп искә ала:
«Туганнар, шәһитләр, корбан булдыгыз, Газиз ил өчен көрәшкәндә».
Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә хезмәт халкы яулап алган азатлык яши, һәм ул бу яуда һәлак булган каһарманнарның даны кебек мәңге яшәячәк!..

90