Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК БЕЛӘН БЕРГӘ


КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре иптәш Н. С. Хрущевның әдәбият, сәнгать мәсьәләләренә карата ясаган чыгышлары «Әдәбият һәм сәнгатьнең халык тормышы белән тыгыз бәйләнеше өчен» дип исемләнгән.
Бу — гаять мөһим документ. Ул язучыларны, композиторларны, ху-дожникларны, скульпторларны партия байрагын югары тотарга, коммунизм җәмгыятен төзүче халык белән бер адымнан атларга чакыра.
Әйе, бик дөрес әйтелгән, кем халык белән — ул һәркайчан партия белән; кем партия позицияләрендә нык тора — ул һәрвакыт халык белән бергә яши.
Коммунизм идеаллары өчен көрәшүче халык белән бергә, бер сафта, терсәккә терсәк куеп алга омтылу, коммунизм төзелешенең яңа югары-лыкларын яулап алу өчен халыкны көрәшкә күтәрерлек әсәр тудыру — бу бит художник өчен иң изге, иң мактаулы, иң илһамлы эш. Нәкъ менә шушы бурычлар яктылыгында социалистик реализмның гүзәл перспективалары бөтен тирәнлеге һәм ачыклыгы белән күз алдына баса.
Безнең социалистик җәмгыятебез кырык ел яши. Бу — озак дәвер түгел, ләкин шушы еллар эчендә безнең илебез, совет халыклары таң калырлык дәрәҗәдә алга киттеләр, яңардылар, үстеләр. Капитал коллыгыннан азат ителгән совет халыкларының иҗат мөмкинлекләре шулкадәр киң җәелде, хәзер моны безнең дошманнарыбыз да танырга мәҗбүр булдылар. Совет халыкларының героик хезмәте белән барлыкка килгән яңа шәһәрләрне, яңа предприятиеләрне, уку йортларын, культура-ял учакларын һәр адымда күрәсең, һәр җирдә тамырыннан үзгәргән яңалыкка очрыйсың.
Мин әле күптән түгел генә Магнитогорск шәһәрендә булдым. Котырып үсеп килә торган бу шәһәрне күп кенә карталардан табып булмый, чөнки ул яңа туган, яңа төзелеп ята торган шәһәр. Аның салына башлавына әле бары сигез ел. Хәзер инде аны көннәр буе йөрсәң дә әйләнеп чыга алмыйсың. Андагы яңа йортларны унарлап та, йөзәрләп тә санап булмый, анда бер үк вакытта берничә кварталда тоташтан яңа портлар салынып ята. Андагы төзелешне урамы-урамы белән генә санарга мөмкин. Ул — нефтьчеләр шәһәре. Анда нефть батырлары, илебезнең куәтен үстерүдә романтик ялкын белән, ярсулы дәрт белән эшләүчеләр торалар, ял итәләр, укыйлар, өйрәнәләр, тагын да киңрәк адымнар белән атлау өчен ашкынып яшиләр.
Мин Ромашкпиода 1948 елда девон нефтен беренче булып бәрә башлаган вышканы күрдем. Ул инде әнә ун елга якын көн саен дистәләрчә тонналар нефть биреп килә һәм хәзер дә үзенең «көчен» элеккечә саклый, аның тамырларыннан әле «көчле кан» ага! Җир астында яткан табигый байлык — илгә хезмәт итүгә куелган, илебезнең куәтен үстерүгә юнәлдерелгән. Ун ел элек кенә боларның берсе дә юк иде бит!
Ә соң кимчелекләр?—диюче булыр бәлки. Әйе, кимчелекләр дә бар. Яна шәһәр үсеп бара, йортлары әйбәт, юллар шома, ә менә яңгыр булса, тротуардан юлга чыгуы читен, пычрак, тайгак...
24
Без — художник буларак, тротуардан юлга чыкканда, пычрак суырып калган галошыбыз өчен кәеф кырып, бөек тезелешләрне, яңаны төзү белән илһамланып эшләгән төзүчеләрне һәм шул пычраклыкны булдырмау өчен яңа көч белән хезмәткә тотынган яшьләрне күрми узыйкмы? Бу — социалистик төзелешнең төп юнәлешен инкарь итү, аны танымау түгелме?
Әйе, нәкъ шулай! Әле бит кайберәүләр хәзер дә совет әдәбияты кыю рәвештә әнә шул пычраклыкны фаш итәргә тиеш дип карыйлар, тормышның караңгы якларын күбрәк күрсәтү белән халыкка ярдәм итәбез, дип уйлыйлар. Нинди тирән ялгышу бу!
Тормыш — шома гына булмый, аның кытыршылыклары, уңай белән янәшә яши торган тискәре яклары була. Ләкин художник халыкның иҗади көчен күрә белергә, уңай якларның үсү тенденциясен таный белергә тиеш! Социалистик реализм әсәре — ул төчеләнеп шапырыну да, кара буяу да түгел. Шлак ташланган өемнәрдән йөреп кенә, тормыштан төшеп калганны чүпләп алып кына — реалистик сәнгать тудыру мөмкин түгел. Яхшы әсәр, талантлы әсәр — ул һәрвакыт халыкның тарихи омтылышын. аның йөрәк сулышын тирәннән аңлау нәтиҗәсендә генә туа.
Иптәш Хрущев һәм партия безне тормышның төп агымыннан барырга чакыра, магистраль юлдан атларга өнди. Шул вакытта без халыкның бөек сыйфатларын, эшчәнлек колачын, бөек идеалларын, мораль югарылыгын барлык көченә һәм бай төрлелегендә күрсәтә алырбыз.
Иптәш Хрущев чыгышында иҗат союзларының рольләре турында бик ачык фикерләр әйтелгән һәм алдагы эшләрнең программасы күрсәтелгән. Мине — Россия федерациясендә яшәүче язучыны, татар язучысын — РСФСР Язучылары союзы оештыру турындагы фикер тирәннән дулкынландырды. Бу — күптән өлгергән мәсьәлә иде инде. Андый союзның булмавын без — автономияле республикаларда яшәүче язучылар һәм әдәби журнал работниклары — бик нык сизә идек... Безнең эшебез белән кызыксыну һәм ярдәм итү җитәрлек түгел иде. Хәзер бу гаделсезлеккә чик куела. Без РСФСР язучылары союзы төзелүне котлыйбыз һәм аның эшенә уңышлар телибез!