Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕВРОПА БУЙЛАП

Д. ФЕЛЬДМАН
Казан дәүләт университеты доценты


«Грузия» теплоходы Одесса портыннан 17 майда кузгалып китте. Аның пассажирлары — совет туристлары, илнең төрле шәһәрләреннән: Москвадан, Ленинградтан, Ташкенттан, Воркутадан, Киевтан, Магаданнан. Свердловскидан һәм башка урыннардан җыйналган инженерлар, врачлар, укытучылар, фән эшчеләре, артистлар, журналистлар — барлыгы /50 кеше иде. Мондый зур төркем туристларның Советлар Союзыннан чит илләргә бер юлы моңа кадәр беркайчан да чыгып киткәне юк иде әле. Сәяхәттә Казаннан ике кеше катнашты: берсе — Химия-технология институтының өлкән укытучысы А. Петрова, икенчесе — бу язмаларның авторы.
«Грузия» теплоходы — бик уңай корабль, ул 15 мең тоннадан артык йөк күтәрә, ә тизлеге аның — сәгатенә 15,5 миль. Шушы теплоходта без 9 мен 467 километр юл үтәргә тиеш идек.
Теплоход, Истамбулга барышлый, башта Болгария шәһәре Варна портына тукталды. Варна янында портны дулкыннардан саклау өчен корылган мол диңгезгә еракка ук чыккан. /Мол стенасына барельеф белән төшерелгән Георгий Димитров рәсеме әллә кайдан күренеп тора. Рәсемнең астына: «Ул үлмәде» дип язылган.
Варнада безне якты йөз белән каршы алдылар, без үзебезне чит илдә итеп хис итмәдек. Без Варнада аз гына тукталып тордык, шулай да анда балыклар тормышын өйрәнүче бик кызыклы фәнни институт белән танышырга вакыт таба алдык. Монда аквариумнар күп иде һәм алар- да Кара диңгез бассейнында очрый торган балыкларның барлык төре диярлек бар иде. Әллә ни зур булмаган бу курорт шәһәренең урамнарында без игътибарны җәлеп итә торган бер нәрсә күрдек: күп кенә магазиннар безнең илдәге шәһәрләрнең исеме белән аталган. Ә кайбер мәктәпләр һәм предприятиеләргә совет язучыларының исемнәре бирелгән. Мәсәлән, Н. Островский исемендәге сукырлар мәктәбе, Илья Эрен-бург исемендәге итек тегү мастерское һ. б. бар иде.
Иртәгесен безне Истамбул каршылады. Төркиянең элеккеге башкаласы булган бу шәһәр Босфор ярларына урнашкан, ул — Төркиянең сәүдә, промышленность, финанс һәм транспорт үзәге.
Истамбул урамнарында, бигрәк тә шәһәрнең үзәгендә, чит ил маркалы автомашиналар өзлексез узып тора. Кая карама — чит ил кешесе. Әледән-әле инглиз телендә сөйләшү ишетелә.
Чит ил капиталы Төркия хуҗалыгына бик зур зарар китергән, ул милли экономикага удар ясаган. Аның өстенә Төркия ике агрессив блокка— НАТОга һәм Багдад пактына катнаша. Чит ил капиталы басымы астында Төркиянең югары даирәләре алып бара торган милитаризм политикасы гади халык өстенә авыр йөк булып төшә. Истамбулның бистәлә
73
ренә якынрак барган саен, чиктән тыш фәкыйрь киенгән, ябык йөзле, авыру кешеләрне күбрәк очратасын.
Соңгы елларда Төркия шәһәрләрендәге гади халык бик нык бөлгенлеккә төшкән. Өстәвенә бирегә җир-сусыз калган авыл кешеләре килен тулган. Төркиядә җир эшкәртү — алпавытларның миллионлаган төрек крестьяннарын ярым феодаль эксплуатацияләвенә кайтып кала.
Истамбул— контрастлар шәһәре. Бу зур шәһәрнең хәтта үзәгендә дә яңа зур йортлар белән рәттән ярым җимерек яки бөтенләй җимерек йортларны күп очратырга мөмкин. Күп урамнары тар, тыгын.
Безгә биредә өч мәчет күрсәттеләр. 1557 елда төзелгән Сөләйман мәчете Төркиядәге иң яхшы архитектура корылмаларының берсе. Бу мәчет үзенең бик матур бизәкләре белән дә атаклы. 537 елда төзелгән Ая Суфия мәчете үзенең зурлыгы белән дөньяда өченче урынны алып тора. 1923 елда ул музейга әверелдерелгән. Мәчетнең эчендәге колонналар яшел һәм кызыл мәрмәрдән эшләнгән, югары дәрәҗәдә сәнгатьчә булган скульптуралар да күп. Ая Суфия мәчете — Византия сәнгатенең бик яхшы памятипгы. Шулай ук без алты манаралы зәңгәр мәчетне дә кызыксынып карадык.
Элекке Истамбулның иске стеналарын карап йөрү күптәнге тарихны искә төшерә. Ул стена 414 елны корылган. Төрек солтаннары торган сарайлар хәзер музейга әйләндерелгән. Бу музей фарфор коллекциясенә, аеруча кытай фарфорына бик бай. Шулай ук төрек солтаннарына килгән күп санлы бүләкләр, кораллар саклана торган зал һәм солтанның илчеләрне кабул итә торган залы игътибарны үзенә җәлеп итә — аларны зур кызыксыну белән карадык.
18 май көнне шәһәрнең үзәге булган Такси мәйданында без яз һәм чәчәкләр бәйрәмен күрдек. Төркем-төркем булып тезелгән, чәчәкләр бәп- ләме белән бизәлгән машиналарга матур-матур киемнәр кигән Истамбул кызлары утырган. Машиналар паркка юнәлделәр. Анда кичен күңел ачу, төрле бәйрәм уеннары булачак иде...
Истамбулдан без төнлә кузгалып киттек. Шәһәр өстендә ут белән ялтыратылган төрле рекламалар диңгездән бик ерактан ук күренә. Истамбул йортларының берсе өстенә урнаштырылган Америка доллары эмблемасы, хәзерге Төркиянең океан арты монополияләренә буйсынуын символлаштыргандай, башка рекламалар фонында аеруча ачык беленеп тора иде.
20 май көнне иртән «Грузия» Пирея портына килеп туктады. Грециянең башкаласы Афиныга биредән бары 8 генә километр.
Грециянең экономик хәле, НАТОда катнашучы башка илләрнеке кебек, үк, бик авыр. Күпчелек эшчеләр көчкә-көчкә генә көнен-көнгә ялгап баралар. Хезмәт хакы гаять түбән. Аның да 40 процентка кадәре фатир өчен түләүгә китә. Дөрес, Афины урамнарында, тротуарларга эшләнгән кафеларда яхшы киемле кешеләрне очратырга мөмкин. Бу кешеләр йомшак креслоларга утырганнар, кыйммәтле эчемлекләр эчәләр. Ләкин алар бу кафеларга шәһәр читендәге эшчеләр тора торган караңгы, пычрак, ярым җимерек тораклардан килмәгәннәр. Алар — шәһәр үзәгендә яши торган байлар, югары катлау кешеләре.
Афины — зур шәһәр, анда 1,5 млн. халык яши. Шәһәрдә матур биналар күп. Афины университеты һәм фәннәр академиясе биналары үзләренең матурлыклары белән гаять көчле тәэсир калдыра. Ләкин Афины кешеләре бу биналар белән генә горурланмыйлар. Аларның горурлыгы— борынгы заман памятниклары, бигрәк тә Акрополь. Акрополь калкулыкка урнашкан. Аннан Афины өсте гаять матур булып күренә. Пропилен, Канатсыз Җиңү' храмы, Парфенон, борынгы Грециянең башка корылмалары Афинының электәге бөеклеген һәм куәтен хәтерләтә. Ачык- сары төстәге мәрмәр колонналарның аксыл зәңгәр күк йөзе фонында искиткеч гүзәл бер гармония ясап торулары сөйләп бетергесез тәэсир
74
калдыра. Шушы гүзәллекне күреп, ирекссздән Грециянең хәзерге кызганыч хәлен исенә төшерсәң, шушындый бай тарихлы, шундый зур культуралы халыкның шундый түбән дәрәҗәгә, кызганыч ’ хәлгә төшүенә уңайсызланып, борчылып куясың. Хәзер бу халыктан хәтта аның биләмәсе булган Кипрны да таргыи алдылар, чит ил килмешәкләре Грециядә үзләре хуҗа булган кебек хакимлек итәләр.
Афиныдагы милли музей да—Грециянең горурлыгы. Бу музейга скульптураларның иң бай коллекциясе тупланган. Афины кешеләре теге яки бу скульптураның безнең эрага кадәр эшләнүенә басым ясап әйтергә яраталар.
Шәһәрне һәм музейларны карап бетергәннән соң, совет туристлары хөрмәтенә традицион аш мәҗлесе булды. Аннары без Афины урамнарында йөрдек, милли паркка бардык. Паркта субтропик үсемлекләр, матур күренешле урыннар бик күп.
Безне инде Конституция мәйданында автобуслар көтә иде. Бу мәйданның бер ягына Греция парламенты урнашкан. Парламент бинасының сул ягыннан киң аллея сузылып китә. Шунда апельсин агачлары үсеп утыра. Аллея буйлап барганда үзеңне гаять матур бакчада кебек хис итәсең, синең өстеңә асылынып төшкән агач ботакларында алтын төсендәге эре-эре җимешләр пешеп утыра.
Күп кенә греклар, безнең янга килеп, Советлар Союзындагы тормыш шартлары турында сораштылар. Саубуллашканда күбесе, истәлеккә дип. Ленин рәсеме төшерелгән значок биреп калдыруыбызны үтенделәр...
23 майның таңы беленеп кенә килә иде әле. Корабль Неаполь култыгына килеп керде. Гәрчә көн яңгырлы булса да, безнең алдыбызга Европаның иң матур шәһәрләреннән берсе булган Неаполь каласының гаҗәеп матур панорамасы килеп басты. Әдәбияттан һәм рәсемнәре буенча күптән таныш булган бу шәһәрне һәрберебезнең тизрәк карыйсы, аның матурлыгы белән якыннан хозурланасы килде. Ләкин без бу шәһәрдә ике көннән соң гына була алдык. Маршрут буенча нц элек Италиянең башкаласы Римда булырга тиеш идек. Безнең өчен махсус әзерләнгән поездга утырып көн урталарына таба Римның Термини вокзалына килеп җиттек. Бу вокзалның бинасы моннан җиде ел элек төзелгән. Үзенең мәһабәтлеге, төсләргә бай булуы, корылмаларның җиңеллеге белән ул туристларда тирән тәэсир калдыра. Ә Италиягә һәр ел саен 10—12 миллион турист килә. Әлбәттә, Италиягә килгән турист музейлар шәһәре булган Римны күрмичә китәме соң!
Без әллә ни зур булмаган Сан-Ремо отеленә тукталдык. Ресторанда безне иртәнге аш көтә иде. Без Италиядә 153 төрле итеп эшләнә торган макаронның бер төрен авыз иттек.
Рим — хәзерге заманның зур бер шәһәре. Борынгы Римнан калган колонналар, памятниклар анда адым саен. Программа буенча без, нигәдер, башта спорт шәһәрчеген карарга тиеш идек, һәм без яшькелт сулы тар гына Тибр елгасының аргы як ярына чыктык та шәһәр читенә юнәлдек. Юлда ярлылар яши торган бик күп җимерек алачыклар күрдек.
Спорт шәһәрчегенең нәкъ уртасына зур стадион эшләнгән. Бу стадион шуның белән әһәмиятле: анда тагын берничә елдан соң чираттагы олимпия хеннары булачак. Кайтыр юлда Пинчо паркындагы атаклы террасага тукталдык. Аннан бөтен Рим өсте күренә. Паркта моннан 90 ел элек, 1868 елда, эшләнгән су сәгатен күрдек, ләкин аның дөрес йөриме, юкмы икәнлеген тикшерә алмадык, чөнки сәгать ватылган —төзәтәләр иде.
Римда булып та Треви фонтаны янына тукталмаган туристлар бармы икән?! Бу фонтан үзенең гаять матурлыгы белән Римдагы бүтән фон-таннардан аерылып тора. Ләкин мәсьәлә аның матурлыгында гына да гүгел. Шундый сүз йөри: Треви фонтанына тәнкә ташласаң, син яңадан
75
Римга киләчәксең, имеш. Әлбәттә, башка туристлардан без дә үрнәк алдык. Ә кичләрен Рим малайлары, фонтан төбенә төшеп, төрле ил кешеләре ташлаган акчаларны җыялар икән...
«Испания» мәйданы яныннан узып киттек. Бу мәйдан безгә «Испания мәйданы кызы» дигән итальян фильмы аша яхшы таныш иде. Аннары, борынгы Римның хәзерге көйгә кадәр иң яхшы сакланган памятнигы— Пантеонга юнәлдек. Аның ныклыгына һәм пропорциональлегенә гаҗәпләндек. Пантеонның бер генә тәрәзәсе дә юк. Өстендә, бик югарыда, кое авызы кебек түгәрәк ачыклык күренә. Шул ачыклыктан бөтен Пантеон эченә көн яктысы кереп тора. Без анда атаклы Рафаэль каберен күрдек.
Шәһәрнең уртасында борынгы Римның иң зур бинасы булган амфитеатр Колизей калкып тора. Ул кичләрен көчле лампаларның нурлары белән яктыртыла. Шуңа күрә хәзер дә ул — гүзәл, мәһабәт. Безнең эраның беренче ун елларында төзелгән бу зур корылма элеккеге Рим империясенең куәтен күрсәтүче бер символны хәтерләтә.
Римда нртә йоклыйлар һәм бик иртә уяналар. Иртән торып урамга чыксаң, өсләренә зәңгәр форма кигән кешеләрнең тротуарлардан салмак кына чүп-чар себереп йөрүләрен күрәсең. Сәгать 7 дә үк Рим аякка баса. Эшчеләр эшкә ашыгалар, хатын-кызлар базарга йөгерә, исәпсез-хи- саисыз вак рестораннар—траторийлар ачыла.
Рим — Италиянең башкаласы гына түгел. Анда, Тибр елгасының уң як ярына, Ватикан урнашкан. Аның 0,4 квадрат километр биләмәсе, 1000 гә якын мөритләре бар. Халыкара католик чиркәвенең башлыгы — папа шунда тора. Ул Ватикан белән, аның кардиналлары, архиепископлары, епископлары, и у ци й л ары, м о и а х л арның һәм р ух а н ил а р н ы ң к үп санлы армиясе белән бернинди контрольсез идарә итә. Ватикан сараендагы папа резиденциясе һәм төрле католик учреждениеләр халыкка каршы булган политика алып баралар, социалистик илләрдә корткычлык эшләү өчен кадрлар хәзерлиләр.
Ләкин биредә шул ук вакытта дөньядагы иң бай музейларның берсе урнашкан.
Музейда экскурсияне без Ватикан китапханәсеннән башладык. Иң элек биредә борынгы кулъязма коллекцияләренең күплегенә игътибар иттек, Галилей, Мартин Лютер, Петрарка һәм башка бөек кешеләрнең автографларын күрдек. Шунда ук— 1300 елгы китап басу машинасы тора, 1529 елда төшерелгән географик карта эленгән.
Сикстин капелласында Микеланджело тарафыннан эшләнгән бизәкләр аеруча зур тәэсир калдырды. Папа үлгәннән соң кардиналлар Ватиканның яңа башлыгын сайлау өчен шушы залга җыелалар. Даһи Рафаэль тарафыннан бизәлгән бүлмәләрдәге рәсемнәрдән күзне аласы килми. Рафаэль рәсемнәре буенча эшләнгән гобеленнар (стена паласлары) галереясында «Яшь балаларны кыйнау» дигән атаклы картинаны күрдек. Аннары Ватикан сараеның ишек алдын карадык. Бельведер йортында Аполлон Бельведерский һәм Лаокоон кебек дөнья скульптурасы шедеврлары белән таныштык.
Ватикан территориясендә дөньядагы нң зур чиркәү, изге Петр соборы урнашкан. Собор алдында — мәйдан. Көн уртасында Ватикан сараендагы тәрәзәләрнең берсеннән папа мәйданга җыелган гыйбадәтчеләргә вәгазь укый. Тавыш көчәйткеч репродукторлар аның тавышын зур мәйданның һәр почмагына җиткерә. Бу соборда безгә иң ошаганы Микеланджело тарафыннан эшләнгән атаклы Пиета скульптурасы («Сагыш») булды.
Римның һәр җирендә, шәһәрнең хәзерге кварталлары арасында, әле кечкенә, әле зур атаусымак булып, борынгы тарихи памятниклар сибелгән: Рим форумы, Троян форумы һ. б. Италиянең башкаласында вакытыбызның күбрәк өлеше шуларны карап йөрүгә китте.
76
Италия хәзер авыр көннәр кичерә. Власть башында торган христиан демократларының Вашингтон белән тыгыз бәйләнештә алып барган по-литикалары илне кыен хәлгә төшерде. Хәзер *моида хөкүмәт кризисы. Италиядә үзебез йөргән җирләрдә америкалыларны күн очраттык без. Каприда һәм Соррентода алар итальяннарга караганда да күбрәк иде. Неапольдә безгә Төньяк Атлантика союзының Урта диңгез комаидова- ниесе биләгән йортларны күрсәттеләр. Үскәннән-үсә барган хәрби расходлар Италия экономикасын бик нык какшата. Шуңа күрә Италия хезмәт ияләренең тормыш, көнкүреш хәлләре түбән булуы очраклы түгел. Күпчелек эшчеләрнең айлык хезмәт хакы 18—20 көнгә генә тукланырга җитә.
Неапольнең матурлыгы күп кешегә билгеле. Ләкин биредә дә, үзәктән аз гына читкәрәк китсәң, коточкыч җимерек тораклар, зур хәерчелек күзгә ташлана, бу шәһәрнең матурлыгын күреп туган тәэсир шундук югала. Италия — җырга, музыкага бай ил, диләр. Анда кая карама, матур җыр ишетелә, диләр. Неаполитан җырлары бөтен дөньяга таралган. Ләкин без Италиядә бөтенләй дип әйтерлек җыр ишетмәдек. Италиядә җыр кайгысы түгел хәзер.
Каприда без пролетариатның бөек язучысы М. Горький торган йортны карарга теләдек. Ләкин безнең теләгебез тормышка ашмады. Бик матур урынга урнашкан шул кызыл йортта хәзер хосусый гостиница иде. Каприда, кызганычка каршы, Д4. Горькийга багышланган музей юк.
Неапольдән чыгып киткәндә, безнең автобусның шоферы юл өчен акча түләде. Көнбатыш Европа илләрендә юлда йөрү өчен акча түләү еш очрый. Соңыннан без мондый хәлне Антверпенда һәм башка урыннарда да очраттык.
Без, ут атып торган Везувий яныннан үтеп, борынгы Помпей шәһәренә килеп кердек. Безнең эраның 79 елында Везувий вулканы атканда күмелеп калган бу шәһәрнең күп кварталлары инде көлдән чистартылган. Казу эшләре әле дә дәвам итә. Анда яшәгән 25 мең кешедән 3 меңенең эзләре табылган инде. Башта музейны карыйбыз. Анда казу вакытында табылган бик күп әйберләр куелган. Су кайната торган казан, кастрюльләр, ашлык бөртекләре, борчак, йомырка кабыклары, икмәк, төрле инструментлар, алтыннан эшләнгән әйберләр, хәтта яшь тамызу өчен махсус эшләнгән шешәләр бар. Аннары без Помпейның тар урамнары буйлап йөрдек. Урам исемнәре бик характерлы — Патрицийлар урамы, Бәхет урамы, Ана бүре урамы һәм башкалар. Кайбер биналар хәзерге көнгә кадәр бик яхшы сакланган. Андый йортларның стенала-рында язулар, бизәкләр бар. Биналарның берсендә хәтта Помпейда уздырылган сайлау алды лозунгысын да күрдек.
Помпейны карап йөргәндә, без бер төркем итальян солдатлары белән очраштык. Советлар Союзыннан икәнебезне белгәч, алар безне күп төрле сораулар белән күмеп ташладылар, саубуллашканда безнең белән бергә фотога төштеләр.
Помпей ресторанында ашап утырганда, безнең янга музыкантлар килеп керде. Алар итальян җырларын һәм көйләрен башкардылар. Россиядән икәнебезне белгәч, безнең өчен махсус рус музыкасын яки җырын башкарырга исәпләделәр. Әмма, алар «Кара күзләр» дигән онытылып беткән романстан башка бер җыр да белмәделәр.
Италиянең атаклы курорт шәһәре Сорренто Помпейдан ерак түгел. Анда бик матур парклар, пляжлар бар. Соррентодан диңгез өсте искиткеч матур булып күренә. Бу шәһәрдә без берничә сәгать булып сәяхәтебезне дәвам иттек. 26 май көнне «Грузия» теплоходы Неапольдән Гаврга курс алды.
Өч көннән соң теплоход Гибралтар бугазына килеп җитте. Сул яктай Африка, уң яктан Испания ярлары күренеп тора. Җәй ае булуга һәм Африканың бик якын булуына карамастан, көннәр бик салкын иде. Җы-
77
.чырак кием алырга башлары җиткән пассажирлар рәхәтләнделәр. Гибралтар бугазында бик күп оча торган балыклар -күрдек. Бу балыклар кинәт кенә судан килеп чыгалар да, уннарча метр очып барганнан соң, яңадан чумалар, тирә-юньдә дельфиннар уйныйлар.
1 июньдә кичен Гаврга барып җиттек. Иртәгесен махсус поезд белән Парижга юнәлдек.
Вокзалдан ук, автобусларга утырып, шәһәрне карарга киттек. Автобус Париж алиһәсе соборы янына туктады. Без бу мәһабәт бинаны озак карап тордык. Гюго «Франциянең архитектура памятникларында француз халкының ирек сөючән рухы һәм таланты яши» дигән фикерне әйткән. Парижда моның дөреслегенә адым саен ышана барасың. Менә бу Париж алиһәсе соборының да һәр стенасы, һәр ташы әнә шуны исбатлый. Париж алиһәсе соборын Гюго: «Бу—Франция тарихының гына түгел, аның фән һән сәнгать тарихының да сәхифәсе» дип бәяләнгән. Соборда урта гасыр заманында ясалган гүзәл бизәкләрне күреп гаҗәпләнәсең.
Без соборда озак тормадык—анда гыйбадәт кылалар иде...
Тарихи урыннар буйлап барабыз, алар безгә күптән таныш кебек. Боларны без ишетеп яки укып беләбез, рәсемнәрдән һәм киноларда күргәнбез. Менә Латин кварталы, менә һәркайчаи студентлар белән ыгы- зыгы килеп торган Сеи-Мишель бульвары. Атаклы Сорбонна да ерак түгел. Пантеонга да килеп җитәбез. Аның колонналары өстендә: — «Бөек кешеләргә — аларның кадерен белә торган ватан» — дип язып куелган. Пантеонның подвалына төшәбез. Пантеон хезмәткәре һәр гробница янына туктала һәм, ачык итеп, анда күмелгән кешенең исемен әйтә. Бер-бер артлы безгә таныш булган исемнәрне ишетәбез: Вольтер, Руссо, Гюго, Золя, Жорес һәм башкалар.
Инвалидлар йортында безгә кызыл төстәге карель асылташыннан ясалган гробница күрсәттеләр. Анда берсе эченә берсе кат-кат урнаштырылган җиде табут бар. Иң эчкәрегесендә Иаполеон Бонапарт сөякләре саклана. Шунда ук аның улының кабере һәм байраклар галереясы. Кеше музее һәм Шайо сарае яныннан Эйфель башнясы күренә. Ул 1889 елда бөтендөнья күргәзмәсе уңае белән төзелгән. Биеклеге 300 метр. Башня хәзер телевизион тапшырулар өчен файдаланыла.
Булон урманында, Монмартрда булдык. Шәһәрдәге иң биек урын булган Сакре Корде мәйданчыгына мендек, аннан Париж панорамасы селән хозурландык.
Беренче көнне без Париж урамнары буйлап машиналарга утырып уннарча километр йөрдек. Кичен шәһәр күрергә җәяү генә чыктык. Парижның иң матур мәйданы булган Татулык мәйданыннан гүзәл бер күренеш ачылды: мәйданнан Елисей кыры проспекты башланып китә. Ул проспект йолдыз мәйданына барып терәлә. Татулык мәйданына якын гына Триумфаль капка тора. Ә капка астында — билгесез солдат кабере. Мисыр фиргавене Рамзес II гә багышлап эшләнгән борынгы таш багана һәм Триумфаль капка кичләрен прожекторлар белән яктыртыла. Аларның күренеше онытылмаслык тәэсир калдыра.
Парижда без өч көн тордык. Шул вакыт эчендә без, әлбәттә, дөньяда сәнгать әсәрләренең иң күп җыйналган урыннарның берсендә — Луврда да булдык. Леонардо да Винчи, Рафаэль, Рубенс, Веласкес картиналарын, француз рәсем һәм сынлы сәнгатенең бай коллекцияләрен, Венера Милосская, Ника Самофракийская скульптураларын, кызганычка каршы, бик тиз генә, өстән-өстән генә карап уздык. Вакыт бик аз иде. Без француз корольләренең элеккеге резиденциясендә — Версальдә дә булдык. Хәзер анда — музей. Зур сарайны, паркны, күп санлы фонтаннарны күрдек. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Версаль килешүенә кул куелган көзгеле залны аеруча игътибар белән карадык. Бүлмә эчендә бер өстәл тора. Бу өстәл өстендә килешү тексты яткан булган.
78
Парижда безнең вакыт бик тиз узды. Матур мәйданнарның, проспект-ларның, бульварларның һәм урамнарның күбесен юл уңаенда гына, автобус тәрәзәсеннән генә карый алдык, Сена елгасы буйлап ике сәгатькә якын катерда яр кырыйларын, күперләрне карап йөрдек. Беркөнне иртән мин «Париж карыны» дигән зур базарга барып кайттым. Бу базар Золя әсәрләре буенча укучыларга яхшы ук таныш.
Әлбәттә. Парижның һәр җире дә Елисей кырлары, Булон урманнары, Версаль сарайлары кебек матур, мәһабәт дип әйтеп булмый. Сент- Антуан бистәләрендә, эшче халык яши торган урыннарда урамнар тар, пычрак. Ләкин Париж пролетариатының куәтле революцион чыгышлары нәкъ менә шушы бистәләрдән күтәрелеп чыккан. Шәһәрнең мондый районнарында француз полициясенә әле дә тынгылык юк. Париж магазиннарының берсендәге витринада: «Сөйләшү шәп. ләкин сүзсез тору әйбәтрәк» дип язылган. Әмма, Париж кешеләре сүзсез торуны әйбәтсен- миләр. Франциянең идарә итүче даирәләре алып бара торган уңышсыз политикага каршы илдәге демократик көчләр үзләренең ачулы протестларын төрле формада белдереп торалар. Сена елгасы ярында стенадагы «Шпейдель алып ташлансын!», «Алжирдагы сугыш бетерелсен!» дип зур хәрефләр белән язылган лозунгларны полицейскийлар юкка гына бетерергә, юкка гына буяп чыгарга маташканнар. Без ул язуларны җиңел укыдык. Ә Сорбонна университетына керә торган ишек алдындагы па-нельгә «Лакост I — үтерүче. Җәзаларны хәзер үк бетерегез!» дип язылган.
Франция авыр экономик хәлдә һәм ул җитди политик кризис кичерә. Без Парижда чагында сенатор Мишель Дебре «Комба» газетасында: «Франциядә моннан 150 ел элек Директория банкротлыгыннан бирле охшашы булмаган финанс хәле туды. Дәүләт казнасы чын-чыплап бөтенләй бушады. Бюджетның дефициты ай саен артканнаи-арта һәм 1958 ел өчен прогноз — бик караңгы», дип язып чыкты.
Франциядә политик көрәшнең кискенлеге адым саен—хөкүмәт кри-зисының озакка сузылуында да (без Парижда вакытта Франциядә хөкүмәт кризисы иде), Америкага каршы һәр төрле формада күренә торган настроеииеләрдә, чыгышларда да һәм башка бик күп төрле күренешләрдә сизелә. Шәһәрдә полиция көн саен облавалар ясый — Алжир патриотларын эзлиләр.
Безгә беренче карашта әллә ни ис тә китмәслек кебек бер факт турында сөйләделәр. Парижда Америка сигаретлары 50 франк тора, ә француз сигаретлары —90 .франк. Шуңа карамастан, французлар Франция сигаретларын сатып алуны артыграк күрәләр. Ә бу — бөтен нәрсә чиктән тыш кыйммәт булган илдә эшләнә. Андагы кешеләр көч- хәл белән көнен-көнгә ялгап баралар.
Франциядә империалистик реакциягә каршы — күп тапкыр сыйнфый көрәшләрдә чыныккан француз пролетариаты бар. Аларның данлы революцион традицияләре бар. Хәзерге көндә Франциянең якты киләчәге өчен көрәшүчеләрнең бабалары Коммуна баррикадаларында кан койганнар. Без Пер-Лашез каберлегендә булдык, коммунарларны терәп аткан стена янына всиоклар куйдык. Стенага плита кадакланган һәм аңа: «1871 елның 21—28 маенда Коммуна өчен үлгәннәргә» дип язылган. Коммунарлар стенасыннан ерак түгел бер урында — Франциянең коммунист язучылары А. Барбюс, Җан Ришар Блок каберләре.
Без Париждан 4 июньдә киттек. Бу көнне Бурбон сарае бинасында Милли җыелыш бара иде. Аның көн тәртибендә — Франция хөкүмәте мәсьәләсе. Яңгыр сибәләп торуга карамастан, урам тулы халык иде. Күпләренең йөзләре уйчан. Иртәгесе көн аларга ни китерер?
Антверпен — Бельгиянең зур бер диңгез порты. Аңа безнең теплоход
I Лакост — Ги-Молле хөкүмәтендә Алжир эшләре буенча министр.
79
5 июньдә кич белән килеп туктады. Причалга бик күн каршы алучылар җыелган иде.
Биредә безне йортларның, бик тыгыз урнашуы гаҗәпләндерде. Алар бер-берсенә тоташтырып диярлек салынганнар. Ә шәһәрнең, урамнары бик чиста. Анда һәр җомга көнне тротуарларны җылы су белән юалар икән.
Антверпенда Бельгиянең, бөек художнигы Рубенс яшәгән. Рубенс йортында аның мастерскоен һәм ул үлгән бүлмәне карадык. Ишек алдында бакча шаулап утыра. Бакчада кедр агачы үсә. Аны Рубенс үзе утырткан. Шәһәрнең, уртасында Рубенска һәйкәл куелган. Аның, рәсемнәре Готический соборга урнаштырылган.
Бельгиянең башкаласы Брюссель шәһәренә барышлый зур төзү мәйданын күрдек. Монда киләсе елда Бөтендөнья күргәзмәсе булачак. 40 ил инде анда катнашырга ризалык белдергән. Бельгиягә күргәзмә вакытында 36 миллион кеше килер дип көтәләр. Ә бу илнең үзендә нибары 9 миллион халык яши...
Совет павильоны төзелеп ята торган урынга киләбез. Павильон алдына В. И. Ленинның монументаль скульптурасы куелачак. Күргәзмәнең уртасында бнк үзенчәлекле бер павильон төзелә. Зур-зур 9 шар ясалып, шулар үзара төрле инженер корылмалары белән тоташтырылачак. Барысы бергә алар тимер молекуласының, моделен күз алдына китерәчәк. Бу — Атомнум павильоны. Иң аскы шар төзелеп беткән инде. Бу шарның үзен генә күргән кеше дә модельнең никадәр зур һәм оригиналь булачагын күз алдына китерә ала.
Күргәзмә булачак мәйданда да, Брюссельдә дә һәр җирдә төзелеш бара. Бельгия күргәзмәгә хәзерләнә. Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк, меңләгән кешене үз эченә алган төзелеш эшчеләре армиясенең материаль хәле гаять авыр. Хезмәт хакы аз. Газеталарда без Бельгия эшчеләренең, хезмәт хакын арттыруны таләп итеп, забастовкалар игълан итүләре турында укыдык.
Брюссельдә биналарны ремонтлыйлар, шәһәрнең үзәгендә вертолетлар өчен аэропорт төзиләр. Шунда ук 700 машина сыешлы зур гараж булачак.
Бик матур архитектура ансамбле белән бизәлгән зур мәйдан янында Брюссель ратушасы урнашкан. Ратушаның бигрәк тә утырышлар залы матур. Аның стеналарына төрле рәсемнәр төшерелгән паласлар эленгән, түбәсе дә рәсемнәр белән бизәлгән. Туйлар үткәрелә торган залда мәхәббәт һәм канун образын сурәтли торган рәсемле стена паласы — гобелен эленгән.
Изге Гудула соборындагы бизәкләр Париж алиһәсе соборын хәтерләтә. Брюссель музеенда фламанд рәсем сәнгатенең иң яхшы үрнәкләрен күрдек. Рубенс, Ван-дейк картиналары залы аеруча зур тәэсир калдырды.
Король паркында Петр I гә һәйкәл урнаштырылган. Барыбыз бергә җыелышып, аның янында рәсемгә төштек.
Брюссельдә небоскреб та бар. Ләкин ул шәһәрне матурлап тормый. Бельгиянең үзенә хас милли үзенчәлекле корылмалар Брюссельгә ямь бирә. Хөкем сарае игътибарны аеруча үзенә җәлеп итә. Ул Брюссельнең үзәгенә салынган — элек, узган гасырда, Европада иң биек йорт булган.
6 июньдә, сәгать кичке 5 ләр тирәсендә, гостиницага кайтып барышлый, без киосктан газеталар сатып алдык. Ул инде 7 июнь числосы белән чыккан иде. Шунысы кызык, анда Брюссельгә Совет туристлары килүе турында хәбәр һәм аларның Король сарае янында часовойларның алышынуы күренешен фотога төшереп торуларын сурәтли торган фоторәсем бар иде. Ә бит без шәһәргә моннан берничә сәгать кенә элек килеп җиткән идек. Репортерларның өлгерлегенә гаҗәпләндек.

Яңадан Антверпенга кайтканда, Бельгиядәге кечкенә генә бер шә- ләргә — Малинга тукталдык. Автобустан төшәргә өлгермәдек, безнең янга элек партизан булган урта яшьләрдәге бер кеше килде һәм урта гасырларда салынган бу кызыклы шәһәрне күрсәтеп йөрүне үз өстенә алды. Шәһәр үзәгенә урнашкан Изге Ромбо соборына килдек. Бу собор үзенең кыңгыраулары белән игътибарга лаек. Андагы 49 кыңгырау бик күпләргә билгеле. Аларның иң кечкенәсенең авырлыгы —800 грамм, ә иң зурысының—8.884 килограмм. Кыңгырауларны көйләү өчен махсус агач бармаклы клавиатура бар. Совет туристлары хөрмәтенә кыңгырауларда рус музыкасы коиңерты бирделәр. Рус халык җырлары «Дубинушка», «Стенька Разин» һәм Римский-Корсаков әсәрләре уйналды. Бу концерт бездә искиткеч җылы тойгылар уятты.
Собор янындагы мәйданда безне Бельгия студентлары чолгап алды. Алар безнең күкрәкләргә «Совет-Бельгия дуслыгы» значоклары кададылар, Советлар Союзы турында күп сораулар бирделәр, конфетлар белән сыйладылар, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Бу кечкенә шәһәр бездә, гомумән, дулкынландыргыч тәэсир калдырды. А. Петрова белән икәү совет илчелеге сотруднигы аша кадерле якташыбыз, Советлар Союзы Герое. Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең шигырьләрен саклап калган бельгияле Андре Тиммерманска сәлам әйттек...
Икенче көнне, иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә Киль каналына җиттек. Алда — Балтик диңгезе һәм безнең соңгы туктау урыны — Хельсинки шәһәре.
10 июньдә Финляндиянең башкаласы — Хельсинки портына тукталдык. Хельсинки кешеләре безне ачык йөз белән каршы алдылар. Сәламләүләр, чәчәк бәйләмнәре бүләк итүләр, шатлыклы елмаюлар бик күп булды. Совет һәм Финляндия дуслыгы атмосферасы һәр җирдә сизелеп тора иде. Финнар белән очрашу, танышу причал янында ук башланды. Без финнар белән бергәләп биедек, җырладык, болар барысы да якын иптәшләрчә, туганнарча, үзара ихтирам белән башкарылды.
Без бер илдә дә Финляндиядәге кебек Парламент бинасын эченә кереп карый алмадык. Безгә анда бигрәк тә пленар утырышлар залы ошады. Тавышларны санар өчен залда автомат җайланма урнаштырылган.
Элек олимпия уеннары үткәрелгән стадионда булдык. Шәһәр урамнары буйлап йөрдек, милли паркка бардык, анда бик үзенчәлекле этнографик музейны карадык. Хәер, парк үзе үк музейны хәтерләтә. Бу паркка Финляндиянең төрле районнарыннан XVIII гасыр ахырында төзелгән корылмаларны китергәннәр. Паркка килеп керү белән үзеңне моннан 150 ел элек яшәгән финнар арасында, шул вакыттагы фин авылында итеп сизәсең.
Хельсинкида без шулай ук пролетариатның бөек юлбашчысы, дөньяда беренче тапкыр социалистик дәүләткә нигез салучы В. И. Ленин 1917 елда торган йортларны да күрдек.
Шулай итеп, без 26 көн эчендә җиде илдә, төрле халыклар арасында булдык. Аларның тарихы, гореф-гадәтләре, омтылышлары, көнкүрешләре белән якыннан таныштык. Сәяхәт безнең дөньяга карашыбызны баетты, дусларыбызны да, дошманнарыбызны да таныдык без анда. Әлбәттә, безнең чит илләрдә күргәннәребез бу сәяхәттә катнашкан һәр- беребезнең хәтерендә озак сакланыр. Шулай да туган илне, Ленинградны, Москваны, Казанны сагындык, туган халкыбызны, гаиләбезне, аналарыбызны, аталарыбызны, улларыбызны һәм кызларыбызны сагындык.
«Грузия» теплоходы туган ил ярларына якынлаша. Алда Ленин