Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬНЕҢ ХАЛЫК ТОРМЫШЫ БЕЛӘН ТЫГЫЗ БӘЙЛӘНЕШЕ ӨЧЕН

Н. ХРУЩЕВ


Коммунистлар партиясе, В. И. Ленинның әдәбият һәм сәнгать коммунизм өчен бөтен халык көрәшенең состав өлеше ул, дигән күрсәтмәләрен кулланып, язучыларның, художникларның, скульпторларның, композиторларның, совет культурасының барлык эшлеклеләренең эшчәнлегенә, безнең күп милләтле совет социалистик культурабызның чәчәк атуына һәрвакыт зур әһәмият биреп килде һәм әһәмият бирә.
Совет әдәбияты һәм сәнгате халыкның тормышына, аның коммунизм эше өчен көрәшенә бәйләнгән булулары белән көчлеләр. КПССның XX съездында, әдәбият һәм сәнгатебезнең эшлеклеләре — яңа җәмгыять төзүнең һәм хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләүнең бөек бурычларын тормышка ашыруда Коммунистлар партиясенең турылыклы ярдәмчеләре, дип күрсәтелде.
Әдәбиятны һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләрен илебезнең экономика- сын һәм культурасын тагын да күтәрү өчен, коммунистик җәмгыять төзү өчен көрәштә партиябез һәм совет халкы хәл итә торган мөһим бурычлардан аерып карарга ярамый.
I
КПССның XX съезды, билгеле булганча, промышленностьны, авыл хуҗалыгын үстерү, культура төзелеше, халыкның көнкүреш дәрәҗәсен күтәрү өлкәсендә зур бурычлар куйды. Съезддай соң аз гына вакыт үтүгә карамастан, съезд билгеләнгән бурычларны тормышка ашыруда бу чор эчендә ирешелгән уңышлар чыннан да бик зур. Илебезнең промышленносте алтынчы бишьеллык заданиеләрен уңышлы үти. Күп кенә буржуаз политиклар, совет промышленностеның үсеш темпы, совет үрнәгенең бөтендөнья хезмәт ияләренә йогынты ясау көче безне куркыта, дип ачыктан-ачык сөйлиләр. Ә безнең үрнәк барлык илләрнең хезмәт ияләре аңына ничек ышандырырлык йогынты ясаганлыкны без сезнең белән яхшы беләбез.
СССР Верховный Советының күптән түгел булып үткән сессиясе промышленность һәм төзелеш җитәкчелек итүне үзгәртеп кору турындагы мәсьәләне тикшерде. Бу сессиядә, Совет власте елларында илебездә промышленность продукциясе күләме 30 тапкырдан күбрәк, ә машиналар төзелеше һәм металл эшкәртү 180 тапкыр артты, электр энергиясе эшләп чыгару 100 тапкыр диярлек артты, дип күрсәтелде.
1957 елның 13 маенда КПСС Үзәк Комитетында язучылар киңәшмәсендә. 1957 елның 19 маенда язучыларны, художникларны, скульпторларны һәм композиторларны кабул итүдә, 1957 елның июлендә партия активында ясаган чыгышларның кыскартылган тексты.
4
Бу саннар илебезнең. Ленин күрсәткән юлдан барып, куәтле социалистик державага әверелгән булуын бик ачык күрсәтәләр. Хәзер промышленность һәм төзелеш белән идарә итүне үзгәртеп кору тормышка ашырыла. Советлар Союзы экономикасының, киләчәктәге үсеше өчен монып гаять зур әһәмияте бар.
Промышленность белән идарә итүнең төп үзәген урыннарга күчерү хуҗалык белән конкретрак һәм оперативрак җитәкчелек итәргә, массаларның инициативасын тагын да үстерергә, җирле органнарның ролен һәм җаваплылыгын күтәрергә мөмкинлек бирә. Хәзер предприятиеләрнең һәм төзелешләрнең эшләренә кагылышлы мәсьәләләр министрлыкларда һәм главкаларда түгел, бәлки турыдан-туры урында, экономик районда хәл ителәчәк.
Мин уйлыйм, бәлки, бу мәсьәләдә барлык кеше Дә минем белән килешеп бетми торгандыр. Берәүләр бу хакта турыдан-туры әйтерләр, ә башкаларның дәшми калулары да мөмкин. Монысы инде алар эше. Мин шуны хәтергә төшерергә тиешмен: Коммунистлар партиясе һәм хөкүмәтебез чирәм җирләрне үзләштерү мәсьәләсен хәл иткәндә дә бу эшнең әһәмиятен шулай ук барлык кеше дә аңлап бетермәгән иде. Промышленность белән идарә итүне үзгәртеп корганда да шулай булды. Кайберәүләр бу эшкә каршы чыктылар. Биредә искелеккә ябышып яту күренде. Элеккеге уңайлы, аңа күнегелгән иде, ә искергән, таушалган нәрсәләрне ватарга кирәк. Без искечә яши алмыйбыз, без алга барырга тиешбез.
Әгәр чирәм һәм яткын җирләрне үзләштерү нәтиҗәсендә совет халкы зур уңышларга ирешкән икән, промышленностебызның эшен яхшырту өлкәсендә Коммунистлар партиясе үткәргән чаралар тагын да зуррак нәтиҗәләр бирәчәк. Без тормышка ашыра торган эш — хуҗалык белән идарә итүне үзгәртеп кору эше — совет халкына материаль файда китерү белән генә чикләнмәячәк. Ул шулай ук культураның яңа үсешенә дә китерәчәк, чөнки культура көчләре тигезрәк бүленәчәк, экономик район үзәкләре, культура үзәкләре буларак, тагын да тизрәк үсәчәкләр.
Промышленность һәм төзелеш белән идарә итүне үзгәртеп кору ту-рындагы доклад тезислары игълан ителгәннән соң, кайбер язучылар безнең тормышта бара торган яңа процессларны аңламауларын күрсәттеләр. хәзерге этапта илебезнең халык хуҗалыгындагы хәлгә дөрес бәя бирү өчен тиешенчә хәзерләнмәгән булып чыктылар. Бу этапта промышленность белән идарә итү формаларын яхшырту турындагы мәсьәлә бик нык куела. Андый язучыларның тормыштай аерылгаилыклары нәкъ шушы мәсьәләдә күренде. Ләкин без ышанабыз, тормыш тиздән бу иптәшләрнең ялгышларын күрсәтер.
Соңгы елларда партия авыл хуҗалыгыбызны күтәрүгә зур игътибар бирә. Моннан берничә ел элек авыл хуҗалыгының нинди кыен хәлдә булганлыгын сез беләсез. Мөгаен, хәтерегездәдер, без 1953 елда Үзәк Комитетның сентябрь Пленумында авыл хуҗалыгына җитәкчелек эшендәге кимчелекләр турында ачык һәм турыдан-туры әйтеп биргәч, капиталистик илләрдәге дошманнарыбыз нинди шау-шу куптардылар. Дошманнар моны колхозларның җимерелүе, безнең барлык эшебезнең җимерелүе дип кычкырдылар.
Бу еллар эчендә партия, барлык совет халкы авыл хуҗалыгын күтәрү буенча зур эш башкардылар, һәм хәзер һәр совет кешесе бу эшнең җимешләрен күрә. Безнең авыл хуҗалыгы ни өчен озак вакытлар буе җитди рәвештә артка калып килде соң? Бу шуның өчен булды, чөнки үзәктә беркем дә урыннардагы эшнең торышын чын-чынлап ачыкларга теләмәде. Билгеле булганча, Сталин беркая да чыгып йөрмәде, авыл хуҗалыгы работниклары белән киңәшмәде, урыннардагы работникларның сүзенә колак салмады, ә ул авыл хуҗалыгын күзәтеп барырга кушкан үзәктәге кешеләр зур кимчелекләрне аңардан яшерделәр, күз буяу
5
белән шөгыльләнделәр. Колхозчыларны, барлык авыл хуҗалыгы работ-никларын авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне арттыру белән материаль кызыксындыру принцибы тупас бозылды.
Шундый мисаллар гына китерим. Сугыш бетеп, аз гына вакыт узгач та мин туган авылыма кайттым. Анда туганым янына кердем. Аның бакчасы бар иде. Мин аца:
— Алмагачларың бик яхшы икән, — дидем.
— Көз көне кисеп бетерәм мин аларны,—дип җавап бирде ул.
— Нигә? — дип сорадым мин.
— Бик күп налог түләргә туры килә, — диде ул. — Бакча тоту файдалы түгел.
Мин бу сөйләшү турында И. В. Сталинга әйттем, колхозчылар бакчаларын кисәләр, дидем. Ә ул миңа соңыннан, син народник, синдә народникларча карау бар, сыйнфый пролетар сизгерлегеңне җуясың, диде.
Икенче бер мисал. Элек бит шулай иде, без колхозларда бәрәңге алу өчен меңнәрчә кешене шәһәрләрдән җибәрә идек, ә шул ук вакытта колхозчылар бәрәңге алуда катнашмыйлар иде. Әйе, шулай иде. Нигә колхозчылар бәрәңге алуда эшләргә теләмиләр иде соң? Чөнки бәрәңге хәзерләү вакытында без чиктән тыш түбән бәядән түли идек. Бәрәңгене хәзерләүләр пунктына илтү генә дә колхозга бәрәңге өчен алган акчага караганда кыйммәткәрәк төшә иде.
Без бу хәлне үзгәртергә, бәяләрнең тиешле дәрәҗәсен табарга, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүдә колхозчыларны материаль кызык-сындыру чараларын эшләргә мәҗбүр булдык. Бу эштә колхозчыларны материаль кызыксындырмый торып ерак барып булмый. Халык өчен икмәк, ит, май, бәрәңге кебек тормыш өчен бик кирәкле продуктлар җитештерү турында сүз барганда, ул хакта онытырга ярамый. Ләкин бездә әле, кызганычка каршы, кайчак, бу хакыйкатьне аңларга сәләтсез булган «таш башлар» очраштыргалый. Тормыш, халык интересларыннан аерылган кешеләр, искелеккә ябышып ятканда, эшне харап итәргә, халык интересларына төзәтеп булмаслык зарар китерергә мөмкин булуын аңларга сәләтсезләр. Мондый кешеләр идеология фронты работниклары арасында да бар. Алар искергән карашлар, китапча схемалар, догмалар һәм формулалар әсирлегендә яшиләр.
Әйтергә кирәк, китапча схоластик карашлар шактый яшәүчән, алар безнең эштә үзләрен еш кына сиздереп торалар әле. Мондый карашлы кешеләр һәр яңалыктан куркалар, шау-шу куптаралар, куркынып төрле якка ташланалар, обстаиовкаиы аек аңлау сәләтләрен, иҗтимагый үсешнең барышы таләп итә торган, өлгереп җиткән чараларны тормышка ашыру кирәклеген аңлау сәләтләрен югалталар. Үзәк Комитет авыл хуҗалыгында планлаштыруның яңа тәртибен кертергә тәкъдим иткәч, консерватив кешеләр бу чарага каршы чыктылар. Алар, әгәр без чәчүлекләрне аерым культуралар буенча үзәктә плаилаштырмасак, колхозчылар бодай чәчүдән туктарлар һәм безнең ашлык алыр җиребез булмас, дип Үзәк Комитетны куркытырга маташтылар. Тормыш бу консерваторлардан көлде. Миллионнарча колхозчылар планлаштыруның яңа тәртибен бик нык якладылар, бу эшкә актив керештеләр, һәм нәтиҗәдә без бик күп оттык.
Партиянең XX съезды, СССРның төп экономик бурычын — җан башына продукция җитештерү буенча иң алга киткән капиталистик илләрне куып җитү һәм узып китү бурычын тарихи нң аз вакыт эчендә хәл итәр өчен хәзер безнең илебездә барлык кирәкле шартлар бар, дип күрсәтте. Октябрь революциясе алдыннан Ленин тарафыннан социалистик дәүләтнең иң мөһим бурычларыннан берсе дип аталган бу бурычны хәл иткәндә СССРның экономик куәтен тагын да ныгытырга, халыкның көнкүреш дәрәҗәсен шактый күтәрергә мөмкин булачак.
6
Илебезнең эшчеләре һәм крестьяннары 1917 елның Октябрендә азатлыкны яулап алу һәм яңа, яхшырак тормыш төзү өчен, алпавытлар- капиталистлар строен бәреп төшерү өчен көрәшкә большевиклар партиясе артыннан, Ленин артыннан бардылар. Ә бу яхшы тормыш нидән гыйбарәт соң? Бу — кеше ирекле гражданин, үз язмышының хуҗасы булырга тиеш, ул эксплуататорларга түгел, бәлки үзенә эшләргә тиеш, культуралы һәм җитешле тормыш өчен кирәк булган бөтен нәрсәсе дә булырга тиеш, дигән сүз. Коммунистлар партиясе хезмәт ияләренең тормыш хәлен туктаусыз яхшырту турында һәрвакыт кайгыртып торуны үзенең беренче бурычы итеп саный. Хәзер безнең бурыч якын елларда ук инде илебездә икмәк, ит, май, сөт кебек яшәү өчен кирәкле булган продуктларны һәм халык куллана торган башка әйберләрле мул булдырудан гыйбарәт. Сез хәзер хезмәт ияләренә яхшы тораклар булдыру өчен шәһәрләрдә дә, авыл районнарында да торак төзелешен барлык чаралар белән киңәйтү буенча партиянең никадәр тырышканын беләсез.
Соңгы елларда күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, безнең авыл хуҗалыгыбыз шундый үсеш дәрәҗәсенә җитте ки, ул хәзер җан башына ит, сөт һәм май җитештерү буенча Америка Кушма Штатларын якын елларда куып җитү бурычын уңышлы рәвештә тормышка ашыра ала. Хәзерге вакытта ит. сөт, май җитештерү бездә һәм Америка Кушма Штатларында ничек тора соң? 1956 елда Советлар Союзында ит җан башына 32,3 килограмм, ә Кушма Штатларда 102,3 килограмм җитештерелде. Атлан май бездә җан башына 2,8 килограмм, ә АКШта 3,8 килограмм җитештерелде. Сөтне без җан башына 245 килограмм, ә АКШ 343 килограмм җитештерде. Күрәсез, җан башына май, сөт һәм аеруча ит җитештерү буенча без хәзергә әле АКШтан бик иык артта торабыз. Югарыда мин китергән саннар безнең үз алдыбызга нинди зур бурыч куйганлыгы- бызны күрсәтәләр. Без аны үти алабызмы соң? Скептиклар, имеш, без үз өстебезгә көч җитмәслек йөк алабыз, дип куркыталар. Алар социалистик хуҗалыкның мөмкинлекләренә ышанмыйлар, илне белмиләр, халыкның рухын аңламыйлар, аның бетмәс-төкәнмәс көченә ышанмыйлар.
Әгәр без халыкның көнкүрешен яхшырту өчен көрәштә килеп туа торган кыенлыклардан курыксак, без коммунистлар булмас идек, Ленинның шәкертләре һәм аның эшен дәвам иттерүчеләр булмас идек. Без алдыбызда торган бурычның зур һәм катлаулы булуын аңлыйбыз, ләкин Коммунистлар партиясе, совет халкы бу бурычны хәл итәчәкләр. Безнең бу ныклы ышанычыбыз социалистик авыл хуҗалыгының реаль мөмкинлекләрен төгәл исәпкә алуга, алдынгы колхозларның тәҗрибәсен исәпкә алуга нигезләнгән.
Партия куйган бурычны бөтен халык яхшы дип тапты һәм яклады. Илебездә хезмәт ияләренең инициативасы бик нык үсә. Колхозчылар ит, май һәм сөт җитештерүне өч, биш, ун тапкыр һәм аннан да күбрәк арттырырга үз өсләренә йөкләмә алалар — ышаимаучыларга һәм скептикларга аларның җавабы шул.
х Хәзерге вакытта колхоз терлекчелеге күтәрелештә. Бу шартларда партия Үзәк Комитетында 1958 елдай башлап инде колхозчыларның шәхси хуҗалыкларыннан авыл хуҗалыгы продуктларын мәҗбүри тапшыруларны бетерү турындагы мәсьәлә тикшерелә. Бездә хәзер шулай эшләр өчен тулы мөмкинлекләр бар. Бу чараны тормышка ашыруның миллионнарча хезмәт ияләре өчен зур әһәмияте бар.
Минем шулай ук Советлар Союзы халыкларының тормыш шартларын тагын да яхшырту теләге белән партия үткәрә торган башка чаралар турында да әйтеп китәсем килә. Промышленностьның бик тиз алга китүе, хезмәт җитештерүчәнлегенең системалы рәвештә күтәрелүе, производствоны механикалаштыру өчен фәннең һәм техниканың иң яңа казанышларын киң файдалану безгә якын киләчәктә җиде сәгатьлек эш көненә, ә күмер һәм тау-руда промышленностендагы җир асты эшләрендә алты
7
сәгатьлек эш көненә күчәргә мөмкинлек бирәләр. Капиталистик илләрдә производствоны механикалаштыру Һәм автоматлаштыру хезмәт ияләренең тормыш шартлары начарлануга китерә, эшчеләр сыйныфы өчен массовый эшсезлек тудыра. Безнең социалистик илдә бөтенләй башка хәл. Производство техникасы никадәр яхшырак булса, иҗтимагый хезмәтнең җитештерүчәнлеге дә шулкадәр тизрәк үсә, хезмәт ияләренең тормышы яхшыра бара. Озак та үтмәс, без җиде сәгатьлек эш көненә күчкәннән соң алты сәгатьлек эш көненә дә күчәрбез. Шулай итеп, рухи культураның һәрьяклап үсүе өчен, социалистик җәмгыять гражданнарының шәхсе һәр яклап үссен өчен уңайлы шартлар тудырылачак. Материаль культураның үсүе рухи культураның үсүе өчен нигез булып тора. Материаль культура дәрәҗәсе түбән булганда бөтен җәмгыятьнең рухи культурасы да чәчәк ата алмый. Бу ике фактор бер-беренә бәйләнгән.
Советлар Союзы — тигез хокуклы тугандаш унбиш союздаш респуб-ликаны ирекле берләштерүче күп милләтле социалистик дәүләт ул. Электә изелгән халыклар, социалистик үсеш юлында дәүләт мөстәкыйльлеге алып, экономика һәм культураларын үстерү өчен чикләнмәгән мөмкинлекләргә ия булдылар, аз гына вакыт эчендә бик нык алга киттеләр. Турысын әйтергә кирәк, Совет власте елларында республикаларыбыздагы халыкларның тормышында туган бөек тарихи үзгәрешләрне чын-чыилап һәм тулы итеп күрсәтә алганыбыз юк әле. Бу яктан да безнең әдәбият һәм сәнгать работникларыбыз халык алдында зур бурычлы. Әдәбиятчыларга һәм художникларга шундый киңәш бирәсе килә: алар илебездәге барлык милләтләрнең тормышын ныклабрак күзәтсеннәр һәм тирәнтенрәк өйрәнсеннәр иде. Ул чагында меңләгән җанлы мисаллар аларга кешеләр •язмышының ничек үзгәргәнлеген, халкыбызның Бөек Октябрь социалистик революциясенең 40 еллыгына нинди гүзәл уңышлар белән килүен күрсәтәчәк.
Соңгы елларда мин берничә тапкыр Казахстанда, Үзбәкстанда һәм Таҗикстанда, шулай ук Кыргызстанда, Балтик буе республикаларында— Литва, Латвиядә һәм Эстониядә булдым. Грузиядә дә булганым бар, ләкин күптән инде. Союздаш республикаларыбызның һәркайсында хуҗалык һәм культура төзелеше өлкәсендә гаять зур уңышларга ире- шелде, квалификацияле бик күп кадрлар җитеште.
Безнең Совет республикаларында экономика һәм культура искиткеч чәчәк атты! Совет җәмгыяте шартларында Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә коммунизм эше өчен тарихи көрәш барышында нинди гүзәл кешеләр үсеп җитештеләр! Бу кешеләр белән очрашып сөйләшкәндә, язучылар һәм художникларның әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә кешеләре- безнең образын бик сирәк гәүдәләндерүләрен, алариың социализм чорында туган һәм тәрбияләнгән яңа кешеләр булуын бик аз күрсәтүләрен уйлап, үзеңдә бер төрле ачыну һәм аяну хисе тоясың. Бу яңа кешеләр азатлык һәм кешелек бәхете өчен көрәшүчеләр. Алар үзләренә югары рухи һәм коммунистик мораль сыйфатларын туплаганнар. Халыкның көндәлек тормышы белән, аның хезмәт эшчәилеге белән бәйләнешне ныгыту язучыларга һәм художникларга безнең кешеләребез турындагы искергән карашлардан арынырга, аларның рухын, характерларын, уйларын һәм теләкләрен аңларга һәм повестьларда, романнарда, поэмаларда һәм пьесаларда, кино сәнгате, рәсем сәнгате һәм музыка әсәрләрендә заман- дашларыбызның калку һәм чын образларын тудырырга ярдәм итәр иде.
Партиянең XX съезды үз карарларында, экономиканы һәм культураны тагын да күтәрү һәм чәчәк аттыру өчен союздаш республикаларның хокукларын киңәйтергә һәм рольләрен күтәрергә, ленинчыл милли поли-тиканы эзлекле рәвештә тормышка ашырырга кирәк, дип күрсәтте. Съезддан соң партия һәм хөкүмәт бу юнәлештә шактый эш башкардылар инде, бу эшнең барлык республикаларыбыз тормышында уңай нәтиҗәсе күренеп тора.
8
.Шул уңай белән Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының хокукларын киңәйтү максаты белән КПСС Үзәк Комитеты һәм Совет хөкүмәте үткәргән бик мөһим чаралар турында аеруча әйтеп үтәсе килә. Россия Федерациясе бик хаклы рәвештә Советлар Союзындагы барлык тугандаш халыклар тарафыннан ихтирам ителә. СССРдагы социалистик милләтләрнең барлык кешеләре руслар белән бергә бик яратып: анабыз Россия, диләр. Билгеле булганча, революциягә кадәр үк инде демократик рус интеллигенциясенең атаклы вәкилләре Россия халыклары интеллигенциясенең алдынгы вәкилләре белән тыгыз бәйләнештә иделәр, милли изүгә каршы актив чыктылар, төрле милләтләр һәм халыкларның культура үсешенә уңай йогынты ясадылар.
Героик рус эшчеләре сыйныфы, большевиклар партиясе юлбашчылы-гында, царизмга каршы, буржуаз-алпавытлар строена каршы барлык милләт хезмәт ияләренең көрәшенә җитәкчелек итте һәм социалистик революциянең җиңүен тәэмин итте. Илебездә бөек социалистик үзгәрешләр барышында рус халкы илебезнең элек изелгән халыкларына экономика һәм культура өлкәсендәге гасырлар буе килгән артталыкны бетерү һәм аларны үз дәрәҗәсенә кадәр күтәрү өчен бик күп нәрсә эшләде. Рус халкының, тыныч төзелеш елларында булсын, шулай ук сугыш елларындагы сынау чорында булсын, бөек һәм мактаулы эшләре илебезнең барлык халыклары йөрәгендә аңарга карата кайнар мәхәббәт һәм ихтирам тудырдылар. Бу хәл СССРдагы социалистик милләтләрнең тугандаш семьясында барлык халыкларның гаять зур роле барлыгын аз гына да киметми.
Советлар Союзының барлык халыклары коммунистик төзелеш эшенә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Совет строеның җиңелмәс көче — күп милләтле совет илендәге барлык халыкларның какшамас тугандаш дуслыгында.
Шуны да әйтергә кирәк, иптәшләр: соңгы вакытка кадәр Россия Фе-дерациясенең әһәмиятенә һәм дәүләттә тоткан урынына лаеклы хокуклары юк иде. Нормаль булмаган бу хәл КПССның XX съездыннан соң төзәтелде. КПСС Үзәк Комитетының РСФСР буенча Бюросы төзелде. Үзәк Комитетның бу оператив органы Россия Федерациясенең барлык эшләре белән шөгыльләнә. Ул, КПСС Үзәк Комитеты исеменнән РСФСР- ның партия, хуҗалык һәм культура тормышының барлык өлкәләренә җитәкчелек итә. Промышленностька, авыл хуҗалыгына һәм культура төзелешенә җитәкчелек итү өчен РСФСР Министрлар Советына кирәкле булган барлык хокуклар бирелде. Күптән түгел промышленность һәм төзелеш белән идарә итү эшенең үзгәртеп корылуы, РСФСРда эконо- мик-административ районнар буенча 70 совнархоз төзелү республиканың экономикасы үсешенә конкретрак җитәкчелек итәргә мөмкинлек бирәчәкләр.
Союздаш республикаларның хокукларын киңәйтү буенча үткәрелгән чараларның зур әһәмияте бар, һәм алар республикаларның һәрьяклап үсеше өчен киңрәк мөмкинлекләр тудыралар.
Иптәшләр! Безнең көчебез—партиябез сафларының бердәмлегендә,, барлык совет халыкларының какшамас бердәмлегендә, аларның Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты тирәсенә тупланган- лыгында. Сафларыбыз шундый какшамаслык нык һәм бердәм булганда бөтендөнья реакция көчләренең нинди генә явыз ниятләре дә безнең өчен куркыныч түгел.
II
«Саф теория»не яклаучы кайберәүләр партиябезнең эшчәнлегеи, аның тормышка ашыра торган чараларын үзенә бер төрле практицизм дип күрсәтергә маташалар. Мондый карашларны яклаучы аерым кешеләр
9
язучылар арасында да очрый. Мондый саташуларны җавапсыз калдырырга ярамый. Әйдәгез, тикшереп карыйк, марксизм күзлегеннән караганда теория белән практика арасындагы бәйләнешне ничек аңларга кирәк соң? Революцион теориянең әһәмиятен киметеп күрсәтү марксист- лешшчылардаи берәүнең дә башына килмәс. Революцион теориядән башка, диде Ленин, революцион практика да юк.
Марксизм-ленинизм теориясе — эшчеләр сыйныфының төп интерес-ларының, хезмәт ияләренең төп интересларының гәүдәләнеше ул. Ул догма түгел, бәлки практик революцион эшчәнлек өчен кулланма. Тарихи үсешнең һәр яңа этабында тормыш җәмгыятьнең ихтыяҗларыннан килеп чыга торган яңа бурычларны алга куя. Теориягә иҗади якын килү, марксизм-ленинизм фәнен үстерә һәм алга җибәрә белү җанлы тәҗрибәне фәнни гомумиләштерү нигезендә иҗтимагый үсешнең өлгереп җиткән яңа бурычларын дөрес аңлаудан һәм аларны практикада тормышка ашыру юлларын билгеләүдән гыйбарәт.
КПССның XX съезды карарлары — марксистик-ленинчыл теорияне иҗади үстерүнең үрнәге. Партиябезнең съезд тарафыннан билгеләнгән политик курсы коммунизм өчен көрәшнең хәзерге этабында совет халкының төп интересларын чагылдыра. Халыкның бу төп интереслары социалистик промышленностьны һәм беренче чиратта авыр индустрияне тагын да куәтле үстерүне, авыл хуҗалыгын текә күтәрүне тәэмин итүдән һәм шул нигездә хезмәт ияләренең материаль көнкүреш хәлен барлык чаралар белән яхшыртудан гыйбарәт.
Партия һәм дәүләт төзелеше өлкәсендә, шулай ук экономиканы күтәрү һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту өлкәсендә соңгы елларда Коммунистлар партиясе үткәрә торган чаралар партиянең бөтен эшчән- леге теория һәм практиканың какшамас бердәмлегенә нигезләнгәнлекне күрсәтәләр. Сталин гомеренең соңгы елларында теория белән практика арасындагы бу бәйләнеш бозылган иде. Тормыштан аерылган, үзләрен маркснзм-ленинизмның әһелләре һәм аны аңлатучылар дип санап та? эштә ленинизмнан аерылган һәм партиянең төп интересларына, халыкның төп интересларына каршы юнәлдерелгән фракцией таркату эше алып бару юлына тәгәрәгән кешеләр менә шул нәрсәне аңламыйлар. КПСС Үзәк Комитетының июнь Пленумы Маленковның, Кагановичның, Молотовның һәм аларга ияргән Шепиловның партиягә каршы группасын фаш итте һәм идея ягыннан тар-мар итте. Бу группа партиянең XX съезды тарафыннан билгеләнгән ленинчыл курска каршы чыккан иде. Бөтен партиябез, барлык совет халкы КПСС Үзәк Комитетының июнь Пленумының карарын, партиянең ленинчыл бердәмлеген тагын да ныгытуга юнәлдерелгән карар дип, бердәм рәвештә яхшы дип таптылар.
Мин үзләрен теоретик дип санап йөрүче кешеләрне беләм. Чынлыкта исә аларның бөтен теоретик «зирәклеге» марксизм-ленинизм классикларының әсәрләреннән алынган цитаталар белән кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә жонглерлык итүгә кайтып кала. Үзләрен теоретиклар итеп күрсәткән мондый хәсрәт-галимиәр марксизмның шундый мөһим хакыйкатен: кешеләр политика, фән һәм сәнгать белән шөгыльләнерлек хәлдә булу өчен иң элек ашарга, эчәргә, йорт-җирле булырга һәм киенергә тиешләр, дигән хакыйкатьне аңлый алмыйлар. Бу талмудчылар һәм хәреф ятлаучылар шуны оныталар: халык властьны үз кулына җитештерү көчләрен мөмкин кадәр тизрәк үстерү өчен, иҗтимагый байлыкны арттыру, үзенең көнкүрешен яхшырту, яхшырак тормыш шартлары булдыру өчен алды.
Әгәр Маркс, Энгельс һәм Ленин хәзер терелсәләр, хәреф ятлаучы цитатачылардан көләрләр иде. Чөнки бу цитатачылар, хәзерге җәмгыятьнең тормышын өйрәнү урынына, теорияне иҗади үстерү урынына, теге яисә бу районда машина-трактор станциясе белән ни эшләү турында классиклардан цитата табарга маташалар. Колхозчыларның үз хуҗалык- ларыннан авыл хуҗалыгы продуктларын тапшыру мәсьәләсе белән безгә
10
ни эшләргә кирәклек турында Маркстан яисә Энгельстан күрсәтмәләр эзләү көлке нәрсә.
Шуны әйтергә кирәк: безнең экономистлар һәм философлар арасында тормыштан, коммунистик төзелеш практикасыннан аерылган кешеләр бар. Шундый экономистларны да очратырга мөмкин, алар хәзерге шартларда хезмәт хакы турында сөйләгәндә, Марксның атаклы «Капитал»ын- да моннан йөз ел диярлек элегрәк китерелгән мисаллардан файдаланалар. Әлбәттә, мондый кешеләр күп түгел, ләкин, кызганычка каршы» юк-юк дисәң дә очраштыргалыйлар әле. Мондый экономистлар тормышны чын-чынлап белмәгәнлектән, тормыштан конкрет мисаллар китерә алмыйлар. Алар теоретиклар түгел, бәлки аерым фразаларны ятлап, аларны кабатлаучы тутый кошлар. Мондый «теоретик» эшнең бер тиенлек тә кыйммәте юк.
Без, коммунистлар, актив революцион эш кешеләре, без үз бурычыбызны тормышны үзгәртеп коруда, коммунистик җәмгыять төзүдә күрәбез. Безнең теориянең көче шунда: ул тормыш белән тыгыз бәйләнештә тора, миллионнарның иҗади тәҗрибәсен гомумиләштерә, бөтен дөнья халкының күпчелеген тәшкил иткән хезмәт ияләренең төп интересларын яклый. Марксизм-ленинизм теориясенең көче шунда: ул үзенең асылы белән революцион, ул торгынлык, катып калганлык һәм искелек белән сыешып тора алмый, ул коммунистик киләчәккә юлны яктырта, халыкларны алга алып бара, бу максатка бару юлындагы кыенлыкларны һәм киртәләрне җиңүдә аларга ярдәм итә.
Марксист-ленинчылар — яңа тормышны иҗат итүчеләр, зур революцион фикерле, кыю фантазияле, рухландыргыч хыяллы кешеләр булып мәйданга чыгалар. Шул ук вакытта алар тормышчан, реаль чынбарлык җирлегендә нык басып торучы кешеләр, үз эшләрендә барлык реаль шартларны һәм мөмкинлекләрне исәпкә алучы, кыенлыклардан курык- маучы, каршылыкларны яшермәүче, кайчак никадәр генә ачы булса да, бөтен хакыйкатьне үз халкына ачыктан-ачык һәм намус белән әйтергә сәләтле аек политиклар. Ленинның шәкертләре һәм аның эшен дәвам иттерүчеләр, коммунистлар, халыкның таза тормышы һәм бәхете хакына үз алларына иң кыю бурычларны куялар һәм аларны тормышка ашыру өчен көчләрен кызганмыйлар.
Иптәшләр, партиябезнең хуҗалыкны үстерү өлкәсендәге практик эшчәнлегенә Ленинның нинди зур әһәмият биргәнлеген искә төшерик. Ул, әгәр без 100 мең трактор бирә алсак, крестьяннар, без коммуния яклы, ягъни коммунизм яклы, диярләр иде, дигән иде. Ә Россияне электрлаш- тыру планы эшләнгәч, Ленин аны партиябезнең икенче программасы дип атады.
Партиянең XX съезды тарафыннан эшләнгән коммунистик төзелешнең бөек планнары ил үсешенең бүгенге этабында безнең эшебезнең сугышчан программасы булып тора. Бу планнар халык куллануы продуктлары һәм товарлары җитештерүне шактый арттыру, коммунизмга бару юлында яңа зур адым ясау өчен туктаусыз техник прогресс нигезендә җитештерүче көчләрне бик нык үстерүне күздә тоталар.
XX съезд билгеләгән планнарны тормышка ашыруның гаять зур халыкара әһәмияте бар. Бу капиталистик дөнья идеологларына җимергеч яңа удар булыр. Ул идеологлар социализмга каршы дошманлык чыгышларында иң алга киткән капиталистик илләрдә җан башына товар җитештерү турындагы мәгълүматлар кебек вакытлы һәм үтеп китә торган факторны киң кулланалар.
Безнең халык хуҗалыгының елдан-ел кызу темплар белән үсүе аркасында бездә һәм иң алга киткән капиталистик илләрдә җан башына продуктлар җитештерү дәрәҗәсе арасындагы аерма бик нык кими бара. Эчендә шик асрамаган һәрбер намуслы кеше бу хәлне күреп тора. Хәзерге вакытта промышленность производствосы күләме буенча без дөнья
11
да икенче урынга чыктык. Хәтта явыз дошманнарыбыз да Советлар Союзының экономик куәтен һәм аның экономикасының кызу темплар белән үсүен инкарь итә алмыйлар.
Советлар Союзының, Кытай Халык Республикасының, барлык социа-листик илләрнең зур уңышлары социализм дошманнарын аптырашта калдыра Һәм аларда каушау тудыра. Социалистик илләрнең нәкъ менә шул уңышлары аркасында барлык илләрдә социализм идеяләренең үзенә тарту көче артканнан арта бара. Социализм дошманнары моңа табигый булмаган бер нәрсә итеп карыйлар. Шуның өчен дә без бөтенләй аяк басмаган урыннарда булган вакыйгалар өчен дә гаепне кайчак безгә ташлыйлар. Бөек социалистик үзгәрешләрнең асылын аңлау, аларга төшенү һәм дөрес яктырту — безнең идеология работникларының мөһим бурычы шул.
Идеология работникларының бурычы турында сөйләгәндә шәхес культы һәм аның нәтиҗәләрен бетерү турындагы мәсьәләне читләтеп үтеп булмый. Марксизм-ленинизм рухына ят булган И. В. Сталинның шәхес кулыгын партиянең гаепләве илебез эчендә дә, аннан читтә дә бик киң отклик тудырды. Совет халкы, Коммунистлар һәм эшчеләр партияләре, чит илләрдәге барлык дусларыбыз XX съезд карарларын һәм КПСС Үзәк Комитетының шәхес культы нәтиҗәләрен бетерү турындагы мәгълүм карарын кайнар рәвештә яхшы дип таптылар һәм бер тавыштан якладылар. Социализм дошманнары шәхес кулыгын тәнкыйть итүне үзләренең пычрак максатлары өчен файдаланырга маташтылар, безнең илебезгә һәм гомумән социалистик лагерьга каршы лыгырдап, яла ягу кампаниясен оештырдылар. Алар тынычлык, демократия һәм социализм өчен көрәшүчеләр сафына таркаулык кертергә, марксизм-ленинизм идеяләренең йогынтысын киметергә, социализм лагере илләренең бердәмлеген какшатырга, Коммунистик партияләргә яла ягарга һәм халык алдында алариың дәрәҗәсен төшерергә бик теләгәннәр иде. Социализм дошманнарының бу кабахәт ниятләре хурлыклы рәвештә җимерелгәнен хәзер бөтен кеше күрә.
Коммунистлар һәм эшчеләр партияләре империалистларның планнарын вакытында сизделәр һәм фаш иттеләр, идеологии диверсияне рух-ландыручыларга һәм аны оештыручыларга, шулай ук марксизм-ленинизм нигезләренә ревизия ясарга маташучы барлык оппортунистик элементларга җимергеч удар ясадылар.
Кискенләшкән идеологии көрәштә безнең совет интеллигенциясе үзен политик өлгергән, нык, марксизм-ленинизм идеяләренә турылыклы итеп күрсәтте, бөтеи совет халкы белән берлектә коммунизм эше өчен бөек көрәштә бердәмлек һәм тупланганлык күрсәтте. Ләкин шуны әйтергә кирәк, интеллигенция арасында аяк астында җирлеген югалта башлаган, шәхес культы нәтиҗәләрен бетерүгә бәйләнгән күп кенә катлаулы идеологии мәсьәләләргә бәя бирүдә билгеле дәрәҗәдә икеләнүләр һәм тайпылулар күрсәткән аерым кешеләр булды.
Әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре арасыннан кайбер кешеләрнең мондый икеләнү һәм тайпылуларын нәрсә белән аңлатырга соң? Минемчә, бу шуның өчен булды: кайбер иптәшләр Сталин шәхесе кулыгының партия тарафыннан тәнкыйтьләнүенең асылын берьяклы һәм ялгыш аңладылар. Алар бу тәнкыйтьне партиябезнең һәм илнең тормышында И. В. Сталинның уңай ролен бөтенләй юкка чыгару дип аңлатырга маташтылар һәм халкыбызның социализмның җиңүе өчен көрәше тарихында бары тик җитешсез якларны һәм хаталарны юри эзләү кебек ялгыш юлга* бастылар, Совет иленең социализм төзүдә бөтен дөнья күләмендәге тарихи уңышларын күрергә теләмәделәр.
Американың «Нью-Йорк тайме» газетасы редакторы белән беседамда, аның «Сталин тарихта нинди урын алачак?» дигән соравына җавап итеп, мин, Сталин Советлар Союзы тарихында тиешле урынны алыр, дидем.-
12
Аның зур кимчелекләре бар иде, ләкин Сталин турылыклы марксист- ленинчы, турылыклы һәм ныклы революционер иде. Сталин эшчәнлегенеИ соцгы чорында күп кенә ялгышлар җибәрде, ләкин ул безнең илебез өчен, партиябез өчен, бөтен халыкара эшчеләр хәрәкәте өчен күп кенә файдалы эшләр эшләде. Партиябез, совет халкы Сталинны истә тотачаклар һәм аны ихтирам итәчәкләр.
Шәхес кулыгының партия тарафыннан тәнкыйтьләнүенең асылын дөрес аңлау өчен шуңа тирән төшенергә кирәк: без иптәш Сталинның эшчәнлегендә ике төрле якны күрәбез. Уңай ягын без яклыйбыз һәм аңа югары бәя бирәбез, ә тискәре ягын тәнкыйтьлибез, гаеплибез һәм кире кагабыз.
И. В. Сталин озак вакытлар буена партиябез Үзәк Комитеты составында җитәкче эштә булды. Аның бөтен эшчәилеге илебездәге бөек социалистик үзгәртеп коруларны тормышка ашыру белән бәйләнгән. Бу елларда социалистик төзелешнең ленинчыл планнарын тормышка ашыру нәтиҗәсендә илебезнең йөзе танымаслык булып үзгәрде. Бөек Октябрь революциясенең җиңүенә кадәр Россиянең нинди булуын искә төшерик. Ул экономика һәм культура ягыннан артта калган, царизм тарафыннан ярым колониаль дәүләт хәленә җиткерелгән ил иде. Советлар иленең бүген нинди булуына күз салыгыз! Советлар Союзы — дөнья тарихы барышына хәлиткеч йогынты ясаучы, бөтендөнья хезмәт ияләренең тирән ихтирамы белән файдаланучы бөек, куәтле социалистик держава.
Илебез үсешендәге зур уңышларга Коммунистлар партиясе һәм аның Үзәк Комитеты җитәкчелегендә ирешелде, Үзәк Комитетта җитәкче рольне II. В. Сталин уйнады. СССРда социализм төзү сыйнфый дошманнарга һәм аларның партиядәге агентларына — троцкийчыларга, зиновь- евчыларга, бухаринчыларга һәм буржуаз милләтчеләргә каршы каты көрәш шартларында тормышка ашырылды. Бу политик көрәш иде. Аларны, ленинизм дошманнары буларак, илебездә социализм төзүнең дошманнары буларак фаш итеп, партия дөрес эшләде. Политик яктан алар гаепләнделәр һәм дөрес гаепләнделәр.
Бу көрәштә Сталин файдалы эш эшләде. Илебездәге эшчеләр сый-ныфының, крестьяннарның һәм интеллигенциянең социализм өчен көрәше тарихыннан, Совет дәүләте тарихыннан моны сызып ташларга ярамый.. Без Сталинның бу эшләрен таныйбыз һәм моның өчен ихтирам итәбез. И. В. Сталинның табуты янында басып торганда без аны чын күңелдән ихтирам итеп еладык. Партиябез һәм Совет дәүләте тарихында аның уңай роленә бәя биргәндә без хәзер дә эчкерсез. Безнең һәркайсыбыз Сталинга ышанды. Бу ышаныч Сталин белән бергә без эшләгән эшләрнең революция интереслары өчен, эшчеләр сыйныфы, барлык хезмәт ияләре интереслары өчен башкарылуына ышануга нигезләнгән иде.
Безнең партия һәм без барыбыз да Сталинны партия эшеиә, халык эшенә җитди зыян китергән тупас ялгышлары һәм бозулары өчен кискен гаеплибез. Без яла ягылган һәм гаепсезгә газап күргән күп кенә намуслы һәм турылыклы кешеләрне, партиябез һәм Совет дәүләте работникларын югалттык. Аларның күбесен без акладык инде. Партия шәхес культы чорында барлыкка килгән җитәкчелекнең дөрес булмаган методларын гаепләде, партия тормышының ленинчыл нормаларын һәм җитәкчелек принципларын торгызу буенча, совет социалистик демократиясен барлык чаралар белән киңәйтү буенча эшне эзлекле рәвештә Һәм ныклык белән алып бара.
Ленинизм дошманнарына каршы көрәштә дөрес позициядә торган Сталинның шундый тупас һәм авыр ялгышлар эшләве ничек килеп чыкты соң? Бу катлаулы мәсьәлә, иптәшләр. Бу Сталинның трагедиясе, һәм ул трагедия башлыча аның шәхесендә, аның характерында булган зур җитешсезлекләргә бәйләнгән. 1922 елның декабренда партия съездына язган хатында В. И. Ленин аларны күрсәткән иде. Сталинның бу ким
13
челекләре аның гомеренең соңгы чорында аеруча көчәйде, ул партия тор-мышының ленинчыл нормаларын тупас рәвештә боза, коллектив җитәкчелек принципларын санга санамый, күп кенә мөһим партия һәм дәүләт мәсьәләләрен берүзе хәл итә башлады, кадрлар һәм хезмәт ияләре массалары белән аның бәйләнеше йомшарды. Хәл тагын шуның белән катлауланды: Сталинның шәхси кимчелекләрен партиянең һәм халыкның явыз дошманы провокатор Берия безнең эшебезгә зыян китерү өчен файдаланды.
Бу эштә иптәш Маленковның да зур гаебе бар. Ул тулысынча Берия йогынтысына эләкте, аның шәүләсе булды, Берия кулындагы корал булды. Партиядә һәм дәүләттә югары урын тоткан иптәш Маленков И. В. Сталинны тыярга тырышмады гына түгел, бәлки Сталин гомеренең соңгы елларында аның йомшаклыгыннан һәм гадәтләреннән бик оста файдаланды. Күп кенә очракларда ул аны хәзер бик каты гаепләнергә тиешле булган эшләргә этәрде.
Шәхес кулыгының нәтиҗәләрен бетерү буенча партия үткәргән эшнең нинди зур уңай әһәмиятле булуы хәзер һәркемгә ачык.
Шәхес кулыгың тәнкыйть итү һәм аның идеология эше өлкәсендәге нәтиҗәләрен бетерү, табигый буларак, иҗат работниклары һәм барыннан да элек язучылар арасында тирән кичерешләр һәм җитди уйланулар тудырды.
Кем моны барыннан да күбрәк һәм үткенрәк кичерде соң? Мин уйлыйм, иптәшләр, барыннан да бигрәк язучылар, художниклар, скульп- торлар, композиторлар һәм сәнгатьнең башка работниклары кичерделәр. Ә язучылар арасыннан партиягә, Үзәк Комитетка һәм, димәк, Сталинга башкалардан якынрак торган иптәшләр аеруча тирән кичерделәр. Бу халыкка якынлык, партиябез җитәкчелегендә халык башкарган барлык эшләргә якынлык иде. Бу язучыларның әсәрләрендә партия һәм халыкның көрәше һәм җиңүләре турында дөрес итеп һәм чын күңелдән сөйләнде. Бу әсәрләрдә иптәш Сталин образы да еш очрый иде. Мондый әсәрләрнең авторлары яхшы эш эшләделәр, алар партиябезгә чын яхшылык теләделәр, бөтен халык белән бергә, партия җитәкчелегендә, югары коммунистик идеаллар өчен көрәштеләр. Әлбәттә, кайбер очракларда, гомуми обстановка йогынтысы астында, шәхес культы чорында әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә И. В. Сталин шәхесе объектив рәвештә түгел, берьяклы итеп күрсәтелде, аның хезмәтләре чиктән тыш күпертелде, ә шул ук вакытта партиянең роле, халыкның роле лаеклы чагылышны таба алмады.
Шәхес культын* Сталин җибәргән ялгышларны партия тәнкыйтьли башлагач, кайбер язучыларга аларның үткәндәге бөтен иҗади эшчәнлек- ләре диярлек дөрес булмаган шикелле күренде. Аерым әдипләрдә, язган барлык китапларны яңадан эшләргә кирәк түгел микән, дигән фикерләр дә туды. Шуны әйтергә кирәк, интеллигенция арасында безнең эшебез өчен көрәштә элек актив катнашмаган шундый кешеләр дә табылды, алар партия җитәкчелегендә халкыбыз ирешкән уңышларга дан җырлаган әдәбият һәм сәнгать работникларын яманларга һәм аларга пычрак атарга тотындылар. Алар «лаклаучы» дигән сүгенү сүзен уйлап чыгардылар һәм куллана башладылар, безнең чынбарлык турында, халыкның иҗади хезмәте һәм аның бөек җиңүләре турында дөресен язган, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә совет кешеләренең уңай образларын тудырган һәркемгә шушы ярлыкны ябыштыра башладылар.
Кайбер иптәшләр, безнең кешеләребез бүләкләнгән Сталин премияләренә ничек карарга, дигән сорауны куялар. Мин, бу премияләргә ихтирам хисе белән карарга һәм Сталин премиясе лауреатының мактаулы билгесен горурлык белән тагып йөрергә кирәк, дип саныйм. Әгәр миңа Сталин премиясе бирелгән булса, мин лауреатның мактаулы билгесен тагып йөрер идем. Сталин премияләре бирү эшендә хаталар җибәрелде,
14
кайбер очракларда премияне лаеклы булмаган кешеләр алдылар. Ләкин бу аерым очраклар гына. Сирәк очраклардан кала, фән, әдәбият һәм сәнгать работниклары Сталин премияләрен лаеклы алдылар.
Бөтен турылыгы белән һәм ачык итеп шуны әйтергә кирәк: Коммунистлар партиясе үз халкына намуслы һәм турылыклы хезмәт итүче., коммунизм төзелешендә Ватаныбыз ирешкән уңышларга бөтен хальпс белән берлектә шатланучы, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә бу уңышларны чагылдыру өчен ачык буяуларны табучы язучыларны һәм сәнгать- эшлеклеләрен һәрвакыт яклап килде, яклый һәм киләчәктә дә яклар.
III
КПСС Үзәк Комитеты, идеология эшенең иң мөһим мәсьәләләре буенча әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар һәм беседалар бик файдалы һәм һәртөрле яклауга лаеклы, дип саный. Соңгы вакытта КПСС Үзәк Комитетында булган очрашуларда һәм беседаларда язучыларның һәм сәнгать эшлеклеләренең үзләрен дулкынландырган барлык мәсьәләләр буенча ачыктан-ачык һәм иркен сөйләүләре миңа бик ошады. Алар үзләренең дуслары арасында чыгыш ясадылар һәм алариы без де- рес аңладык. Иптәшләрчә фикер алышу өчен аралашуның мондый формалары бик кирәк. Бу фикер алышулар нәтиҗәсендә тормышыбызның һәм эшебезнең барлык мөһим мәсьәләләре буенча үзара аңлашу һәм уртак караш туа.
Партия әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә ни өчен шулай күп игътибар бирә соң? Чөнки әдәбият һәм сәнгать партиябезнең идеология эшендә, хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләү эшендә аеруча мөһим роль уйныйлар. Язучылар, художниклар, скульпторлар, композиторлар, кино һәм театр сәнгате работниклары, бөтен интеллигенциябез совет җәмгыятенең иҗади эшендә үз иҗатлары белән актив катнашалар, халыкка турылыклы хезмәт итәләр. Коммунистлар партиясе әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен үзенең турылыклы дуслары дип, идеология көрәшендә ярдәмчеләре һәм ышанычлы таянычлары дип саный. Партия әдәбият һәм сәнгатьнең чәчәк атуы турында, аларның югары идеялелеге һәм художество осталыгы турында кайгырта. Безнең халкыбызга хезмәт пафосын чагылдыручы, халыкка аңлаешлы әдәбият, рәсем сәнгате, музыка әсәрләре кирәк. Социалистик реализм методы мондый әсәрләр тудыру өчен чикләнмәгән мөмкинлекләрне тәэмин итә. Партия, әдәбият һәм сәнгатькә чит идеология йогынтысының үтеп керүенә каршы, социалистик культурага дошманнарча гаеп ташлауга каршы килешмәүчән көрәш алып бара.
Хәзерге вакытта әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә идея көрәшенең кат- лаулылыгы һәм үзенчәлеге шуннан гыйбарәт ки, безгә әдәбиятны һәм сәнгатьне читтән торып гаеп ташлаучылардан гына түгел, бәлки аерым иҗат работникларының әдәбиятны һәм сәнгатьне дөрес булмаган юлга этәрергә, төп үсеш линиясеннән читкә җибәрергә маташуларыннан да якларга туры килә.
Ә үсешнең төп линиясе шуннан гыйбарәт: әдәбият һәм сәнгать һәрвакыт халык тормышы белән аерылгысыз бәйләнештә булырга-, безнең социалистик чынбарлыгыбызның байлыгын һәм күпьяклылыгын дөрес гәүдәләндерергә, совет халкының бөек үзгәртеп кору эшен, аның омтылышлары һәм максатларының изгелеген, аның югары мораль сыйфатларын ачык һәм ышандырырлык итеп күрсәтергә тиешләр. Әдәбият һәм сәнгатьнең иң югары иҗтимагый бурычы — халыкны коммунизм төзүдә яңа уңышлар өчен көрәшкә күтәрү.
Шуны да әйтергә кирәк, иптәшләр: безнең язучылар һәм сәнгать эш-леклеләре арасында кайчак аяк асларында җирлекне югалткан, дөрес
15
юлдан читкә тайпылган аерым кешеләр очрый әле. Андый кешеләр әдәбият һәм сәнгатьнең бурычларын ялгыш итеп, бозып аңлаталар. Алар, әдәбият һәм сәнгать, имеш, кимчелекләрне генә эзләргә, башлыча тормыштагы тискәре яклар турында, рәткә салынып бетмәгән фактлар турында сөйләргә, ә барлык уңай якларга күз йомарга тиеш, дип күрсәтергә маташалар. Ә бит нәкъ меңә тормыштагы шул уңай, яңа һәм прогрессив яклар социалистик җәмгыятьнең бик кызу темплар белән үсә торган чынбарлыгында төп нәрсәне тәшкил итәләр.
Ялгыш һәм зарарлы карашта торучылар безнең алдынгы язучылары- бызга һәм художникларыбызга каршы күтәрелделәр — алар әсәрләрендә совет җәмгыятенең омтылышлы үсеше картиналарын дөрес һәм ачык биргән, замаидашларыбызның уңай образлары күрсәткән язучыларга һәм художникларга каршы чыктылар. Ул кешеләр «лаклаучы» дип чиркану белән әйтелүчеләр рәтенә, мәсәлән, иптәш Грибачев кебек язучыны һәм башкаларны керттеләр.
Без әдәбиятта дөрес позициядә торучыларны, тормыштагы уңай яклар турында язучыларны яклыйбыз. Бу әле, алар язган һәр әсәрдә теге яисә бу кимчелек юк, аларны тәнкыйтьләргә ярамый, дигән сүз түгел. Бәлки бу иптәшләрнең иҗат эшендә кайбер ялгыш мавыгулар да булгандыр, ләкин бу хәл аларны хурларга, алар эшләгән файдалы эшне юкка чыгарырга беркемгә дә нигез һәм хокук бирми.
Мөгаен, кайберәүләр әдәбият тормышындагы фактларга һәм күренешләргә мондый бәя бирүне тормышны берьяклы чагылдыруга, чынбарлыгыбыздагы кимчелекләрне һәм кыенлыкларны йомып калдыруга чакыру дип аңлатырга маташырлар. Ләкин без мондый яраксыз чаралар белән маташуларны алдан ук кискен рәвештә читкә алып ташлыйбыз.
Берәү дә безне, коммунистларны, тәнкыйтьтән куркуда, эштә булган кимчелекләрне йомып калдыруда һәм яшерүдә гаепли алмас. Тәнкыйтьтән һәм үзара тәнкыйтьтән курку үлеп баручы сыйныфларга һәм алар- ның политик партияләренә хас булганлыгы тарихи тәҗрибә белән расланды. Коммунистлар партиясе, иң алдынгы сыйныфның политик җитәкчесе буларак, коммунизм төзүче халыкның юлбашчысы буларак, үзенең бөек үзгәртеп кору эшчәнлеген марсизм-ленииизм байрагы астында — иң революцион һәм үзенең асылы белән тәнкыйтьле теория байрагы астында тормышка ашыра. Ул бөек максатка ирешү юлында бернинди кыенлыклардан да курыкмады һәм курыкмый, һәрвакыт дөреслеккә кыю һәм туры карый. Ул халык интересларына хезмәт итә, кимчелекләрне һәм ялгышларны рәхимсез рәвештә ачып сала һәм тәнкыйтьли, массалар белән берлектә, эшебездәге уңышлар хакына, кимчелекләрне бетерү һәм ялгышларны төзәтү юлларын билгели.
Коммунистлар партиясе, аның Үзәк Комитеты үзенең бөтен эшчәнле- гендә кимчелекләрне ничек ачарга һәм бетерергә кирәклекнең үрнәген күрсәтә. Мәсәлән, партиянең авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча, промышленность һәм төзелеш белән идарә итүне үзгәртеп кору, җирле органнарга күбрәк хокуклар бирү һәм аларның эштәге инициативасын күтәрү турындагы, дәүләт һәм партия аппаратында штатларны кыскарту һәм җитәкчелек стилен һәм алымнарын яхшырту турындагы карарларын искә төшерегез. .Шәхес кулыгын тәнкыйтьләү, аның нәтиҗәләрен бетерү өчен эзлекле һәм ныклы көрәш алып бару партиябезнең ленинчыл югары принципиальлеге, батырлыгы һәм кыюлыгы турында сөйләнмимени. Партиянең XX съезды, Үзәк Комитет Пленумнары карарлары большевистик тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть рухы белән, кимчелекләргә һәм ялгышларга килешмәүчән булу рухы белән сугарылганнар. Бөек Ленин, принципиаль политика — бердәнбер дөрес политика, дип өйрәтте. Партия һәр коммунисттан, партия һәм дәүләт органнарында эшләүче һәр работниктан тапшырылган эш өчен югары җаваплылыкны таләп итә һәм үзенең практик эшендә партиянең политик линиясеннән читкә тайпылган, партия
16
һәм халык интересларын оныткан һәр кешегә каты җәза бирә. Работникның хезмәттәге дәрәҗәсе дә, үткәндәге хезмәтләре дә аны тәнкыйтьтән, партия һәм халык алдындагы җаваплылыктан коткарып калмыйлар һәм кала да алмыйлар.
Бөтен эш тәнкыйтьнең нинди позицияләрдән торып һәм нинди максат белән алып барылуында. Без кимчелекләрне һәм ялгышларны юлыбызда торган комачаулык буларак бетерү өчен, совет строебызны, Коммунистлар партиясенең позициясен тагын да ныгыту өчен, яңа уңышларны һәм алга таба тизрәк хәрәкәт итүне тәэмин итү өчен ачып салабыз һәм тәнкыйтьлибез. Кимчелекләрне тәнкыйтьләргә керешкән кайбер әдипләр белән нәрсә килеп чыга соң? Тормышны белмәгәнлектәи, тиешле политик тәҗрибәләре, тормыштагы иң мөһим һәм хәлиткеч нәрсәләрне күрә белү осталыклары булмаганлыктан, алар теге яисә бу работникларның кимчелекләренә һәм хаталарына ябышалар, тикшерми һәм ныклап төшенми торып бар нәрсәне бергә өяләр, үзләрен куркыталар һәм башкаларны куркытырга маташалар.
Аерым алганда, язучы В. Дудинцев әнә шундый күңелсез хәлдә калды. Аның «Икмәк белән генә булмый» дигән китабында тискәре фактлар юри бергә өелгәннәр һәм безгә карата дусларча булмаган позицияләрдән торып тенденциоз яктыртылганнар. Хәзер бу китапны чит илләрдәге реакцион көчләр безгә каршы файдаланырга маташалар. Дудинцевиың китабында көчле язылган дөрес битләр дә бар, ләкин китапның гомуми юнәлеше нигездә дөрес түгел. Укучыда, бу китапның авторы тормышыбыздагы ул үзе күргән кимчелекләрне бетерү турында кайгыртмый, буяуларны юри куерта, кимчелекләрне күреп эченнән генә сөенә икән, дигән фикер кала. Әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә чынбарлыкны гәүдәләндерүгә болай якын килү—аны бозып, чалыш көзгедә күрсәтергә омтылудан башка берни дә түгел.
Кайбер матур әдәбият журналлары һәм нәшриятлар, кызганычка каршы, бу ялгыш һәм зарарлы тенденцияне күрмәделәр һәм аңа вакытында дөрес бәя һәм отпор бирмәделәр. «Новый мир» журналы редакциясе Дудинцев китабына охшашлы әсәрләрне басу өчен журналда урын бирде. Бер төркем матур әдәбият журналлары редакцияләре һәм кайбер нәшриятларның җитәкчеләре үз эшләренең дәрәҗәсенә лаеклы булып чыкмадылар, байтак очракларда принципиаль позицияләрдән читкә киттеләр. Бу иптәшләр матбугатның безнең кулдагы төп идея коралы икәнлеген оныта башладылар. Матбугат эшчеләр сыйныфы дошманнарын, хезмәт ияләре дошманнарын җимерүгә чакырылган. Армия коралсыз сугыша алмаган кебек, партия дә матбугат кебек үткен һәм сугышчан коралдан башка үзенең идеология эшен уңышлы алып бара алмый. Без матбугат органнарын ышанычсыз кулларга тапшыра алмыйбыз, алар, иң ышанычлы, иң турылыклы, политик яктан нык һәм безнең эшебезгә бирелгән работниклар кулында булырга тиешләр.
Бу хакыйкатьне оныту шуңа китерде ки, Язучылар союзының кайбер матбугат органнары әдәбияттагы принципиаль линияне эзлекле рәвештә яклау урынына, ялгыш позицияләрдә торучы аерым кешеләрнең көчле йогынтысына эләктеләр һәм чынлыкта зарарлы настроениеләр һәм тенденцияләрне үткәрүчеләр булып киттеләр. Югарыда әйтелгәннәр аеруча «Литературная Москва» альманахына кагыла. Бу альманахта идея ягыннан зарарлы булган һәм безнең җәмәгатьчелекнең, беренче чиратта язучыларның үзләренең бик нык гаепләвенә очраган әсәрләр һәм мәкаләләр басылды. Язучылар союзы правлениесенең пленумында күп кенә әдипләр бу турыда бик дөрес сөйләделәр. Шул ук вакытта альманахның редколлегия членнары үзләренең хаталары уңае белән әйтелгән тәнкыйтьне, каләмдәш дусларының, язучыларның фикерләрен ихтирам итмәүләрен күрсәттеләр, үзләренең позицияләре турында турыдан-туры дөресен әйтеп чыгыш ясаудан баш тарттылар. Иптәш Алигер турында аеруча әйтеп

үтәргә кирәк. Ул шушы көнгә кадәр, янәсе «Литературная Москва» альманахының, юнәлеше дөрес иде, дигән карашта тора, альманахта басылып чыккан әсәрләрне яклый. Хәлбуки, бу әсәрләргә безгә чит булган идеяләр үтеп кергән.
Әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре арасында партиялелек, халыкчанлык турында, иҗат иреге һәм партия җитәкчелеге турында күп сөйләнелә. Бу’ мәсьәләләр җитди игътибарга лаеклы. Алар турында сөйләү аеруча шуның, өчен кирәк: ул мәсьәләләр буенча бик күп дөрес булмаган һәм буталчык нәрсәләр сөйләнде һәм язылды. Бу хәл кешеләрнең аңына буталчыклык һәм аңлашылмаучылык кертә, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләрендә партиянең политикасын, идеология эшенең бу мөһим өлкәләренә партия җитәкчелегенең ленинчыл принципларын дөрес аңлауга комачаулый.
Әдәбият һәм сәнгатьнең партиялелеге һәм халыкчанлыгы турында берничә сүз. Барыннан да элек, партиялелек һәм халыкчанлык төшенчәләрен бер-берсеиә каршы куярга ярамый. Совет социалистик җәмгыятенең көче Коммунистлар партиясенең һәм халыкның бердәмлегендә. Коммунистлар партиясенең халыкның төп интересларын чагылдыручы политикасы совет җәмгыяте һәм дәүләт строеның яшәү нигезе булып тора. Шуның өчен дә, безнең совет шартларында, Коммунистлар партиясенең политикасын тормышка ашыруда актив катнашмый торып, халыкка хезмәт итеп була, дип уйлау зур ялгышлык булыр иде. Партиянең карашларын, аның политик линиясен уртаклашмый торып, халык белән бергә барырга теләү мөмкин түгел. Халык белән булырга теләгән кеше һәрвакыт партия белән бергә булыр. Партия позицияләрендә нык торган кеше һәрвакыт халык белән булыр.
Художество иҗатында партиялелек художникның партиядә формаль торуы белән түгел, бәлки аның карашлары белән, аның идея позициясе белән билгеләнә. Бездә партия членнары булмаган яхшы язучылар аз түгел. Ләкин аларның әсәрләре үзләренең идея эчтәлекләре, политик юнәлешләре буенча тирән партияле әсәрләр булып торалар һәм, халык интересларын чагылдыручы әсәрләр сыйфатында, халыкның ихтирамын казандылар.
Әгәр коммунизм идеаллары өчен, үз халкының бәхете өчен көрәшү художникның тормыш максаты икән, әгәр ул халык интереслары белән, аның уйлары һәм теләкләре белән яши икән, ул нинди генә теманы алса да, тормышның нинди генә күренешләрен чагылдырса да, аның әсәрләре халык, партия һәм дәүләт интересларына җавап бирәчәк.
Мондый художник халыкка хезмәт итү юлын ирекле рәвештә бернинди көчләүсез, үз акылы белән, үз күңеле кушканча сайлый. Халык чыннан да ирекле, үз язмышының чын хуҗасы һәм яңа тормышны иҗат итүче булган социалистик җәмгыять шартларында үз халкына турылыклы хезмәт итүче художник өчен, мин үз иҗатымда иреклеме, яисә түгелме, дигән сорау була алмый. Мондый художник өчен чынбарлык күренешләренә якын килү мәсьәләсе ачык, аңарга җанлашырга, үзен мәҗбүр итәргә кирәк түгел, тормышны коммунистик партиялелек позицияләреннән яктырту аның рухи ихтыяҗы булып тора, ул бу позицияләрдә нык тора һәм аларны үз иҗатында яклый.
Җәмгыятьнең, халыкның тормышын әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә дөрес чагылдыру социалистик чынбарлыкның нигезен тәшкил иткән уңай, якты якларны күрсәтүне дә, шулай ук кимчелекләрне тәнкыйтьләүне дә, безнең алга хәрәкәтебезгә тоткарлык ясый торган тискәре күренешләрне ачып салу һәм гаепләүне дә күздә тота.
Тормышта, чынбарлыкта уңай яклар белән беррәттән, һәрвакыт тискәре яклар да була, кайчак чәчәкләр белән бергә чүп үләннәр дә үсә. Чынбарлыкны гәүдәләндерүдә бар нәрсә дә авторга бәйле. Әгәр ул партия позицияләрендә торса, халыкка хезмәт итсә һәм яңа җәмгыять төзү-
2 .C. Ә“ №9. 17

18
дә, коммунизм төзү өчен көрәштә юлны чистартуда халыкка чын күңел" дәң ярдәм итәргә теләсә, андый язучы, художник, скульптор, композитор эшчеләр, колхозчылар, интеллигенция тормышында, аерым кешеләр, предприятие, совхоз, колхоз коллективларының тормышында яхшы үрнәкләрне җитәрлек кадәр таба алачак һәм уңай якларны тискәре якларга каршы куеп, аларны яклый, якты буяуларда дөрес итен күрсәтә алачак. Әгәр инде авторны үз халкының уңышлары шатландырмаса, \Т бары тик начар, тискәре якларны гына эзләячәк, чүплек базларында казыначак һәм моны тормышның характерлы ягы итеп күрсәтәчәк.
Без чынбарлыгыбызны әдәбиятта һәм сәнгатьтә берьяклы, ялганлап, бозып яктыртуга кискен рәвештә һәм килешмәүчән каршы чыгып килдек һәм каршы чыгачакбыз. Без тормышта бары тик начар фактларны гына эзләп йөрүче һәм шуларны күреп сөенүче, безнең совет тәртипләрен яманларга, кара итеп күрсәтергә маташучы кешеләргә каршы. Без шулай ук күренешләрне бизәкләп, төчеләндереп, баллап күрсәтүгә дә каршы. Чөнки мондый картиналар халкыбызның тойгыларын мәсхәрәли. Халык бернинди ялганны да кабул итми һәм аларны яратмый да. Совет кешеләре. Дудннцевның «Икмәк белән генә булмый» дигән китабы кебек асылда яла ягучы әсәрләрне дә, шулай ук «Онытылмас 1919 ел» яис^ «Кубань казаклары» кебек төче, күңел болгаткыч фильмнарны да кире кагалар.
Кызганычка каршы, әдәбият һәм сәнгать работниклары арасында «иҗат иреген» яклаучы, совет җәмгыятенең тормышын бозып күрсәтә торган мондый әсәрләрне күрми үтүебезне, аларга принципиаль бәя бир-, мәвебезне һәм аларны тәнкыйтьләмәвебезне теләүче кешеләр дә очрый. Бу кешеләрне партиянең һәхМ дәүләтебезнең әдәбият һәм сәнгать белән җитәкчелек итүе борчый. Алар кайчак турыдан-туры бу җитәкчелеккә каршы чыгалар, ә күбесенчә үзләренең бу настроениеләрен һәм теләкләрен кирәгеннән артык кайгырту турында, булмаган опека турында, инициативаны тоткарлау һ. б. турындагы сүзләр белән яшерәләр.
Без ачыктан-ачык әйтәбез, мондый карашлар партиянең һәм дәүләтнең әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә мөнәсәбәтенең ленинчыл принципларына каршы киләләр. Билгеле булганча, Ленин, әдәбиятның һәм сәнгатьнең бөтен үзенчәлеген исәпкә алып, партия җәмгыятьнең рухи тормышының бу мөһим өлешенә җитәкчелек итүдән читтә тора алмый, дип күп тапкырлар күрсәтте һәм үзенең практик эшчәнлегеидә, партиянең юлбашчысы һәм Совет хөкүмәтенең башлыгы буларак, бу принципны эзлекле рәвештә тормышка ашырып килде. Җәмгыятьтә яшәп тә аннан азат булырга мөмкин түгел, дип күрсәтте В. И. Ленин. Шул ук вакытта ул, социалистик җәмгыятьнең ирекле әдәбияты эшчеләр сыйныфы белән ачыктан-ачык бәйләнештә булыр, хезмәт ияләре интереслары, социализм идеяләре бу әдәбиятны рухландырырлар, дип басым ясап әйтте.
Әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләрендә принципиаль юлдан читкә киткән, идея ялгышларына карата либераль позициягә тәгәрәгән кешеләр белән Ленин килешмәүчән булды.
Совет җәмгыятенең бөтен тарихы ышандырырлык итеп шуны раслый: партия һәм дәүләтнең җитәкчелеге, аларның художество иҗатына игътибарлы булуы һәм язучылар, художниклар, скульпторлар, композиторлар турында кайгыртуы әдәбиятның һәм сәнгатьнең бик зур уңышларын, СССРдагы барлык халыкларның социалистик культурасының чәчәк атуын тәэмин итте. Партиянең идеология мәсьәләләре буенча чыгарган карарларында партиянең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге политикасының иң мөһим бурычлары һәм төп принциплары билгеләнгән. Алао бүгенге көндә дә үз көчләрендә калалар. Совет әдәбиятының һәм сәнгатенең Коммунистлар партиясе политикасы белән аерылгысыз бәйләнеше— иң мөһим принципларның берсе. Бу политика совет строеның

яшәү нигезен тәшкил итә. Күптән түгел генә булып узган съездлардагы чыгышларында художниклар һәм композиторлар бу карарларның зур уңай әһәмияте турында сөйләделәр.
Әлбәттә, И. В. Сталин гомеренең соңгы елларында, шәхес культы шартларында ялгышлар җибәрелгәнлекне инкарь итеп булмый. Шундый мисал китерим. Миңа Максим Рыльский кебек атказанган язучыны тирән патриотик хисләр белән сугарылган «Ана» шигыре өчен бик авыр тәнкыйтьтән кыенлык белән коткарып калырга туры килде. Совет Украинасына дан җырлаган бу шигырьдә Сталинның исеме юк иде. һәм бу факт Рыльскийны нигезсез гаепләү өчен төп сылтау булды. Ялагайланучы, Сталинның шәхес кулыгын күпертү өчен барын да эшләүче иптәш Каганович, Максим Рыльскийны Украинаның буржуаз милләтчесе итеп күрсәтә башлады. Украинаның ихтирамлы язучы-патриоты Максим Рыльский адресына мондый нигезсез гаепләүләрнең Украина әдәбияты өчен, хәтта бер Украина әдәбияты өчен генә дә түгел, нинди авыр нәтиҗәләргә китерәчәген уйламыйча, ул Сталинның йомшак якларыннан файдаланды. Шуны да әйтергә кирәк, бу хәлнең әдәбияттан башка өлкәләрдә дә авыр нәтиҗәләргә китерүе мөмкин иде.
Үзсннән-үзе билгеле, без әдәбият әсәрләрен болай бәяләүгә каршы.
Партия шәхес культы чорында тормышның барлык өлкәләрендә, шул исәптән идеология эше мәсьәләләрендә дә җибәрелгән ялгышларны кискен төстә гаепләде һәм аларны эзлекле рәвештә төзәтә. Ләкин ул шул ук вакытта бу элекке ялгышларны партиянең һәм дәүләтнең әдәбият һәм сәнгать белән җитәкчелек итүләренә каршы чыгышлар ясар өчен файдаланырга маташучыларга да кискен рәвештә каршы чыга. Партиянең бу өлкәдәге политикасы белән килешмәгән кешеләр генә әдәбият һәм сәнгать белән җитәкчелек итү эшенә мондый позицияләрдән чыгып, каршы килүе мөмкин. Кызганычка каршы, мондый кешеләр арасында партия члены булган аерым язучылар да бар. Бу иптәшләрнең кайберләре үз адымнарын партия Уставы билгеләгән партия дисциплинасы таләпләренә буйсындырырга теләмиләр, партия дисциплинасын һәм партия члены бурычларын үзләренең субъектив карашларыннан чыгып аңлаталар, партия членына хас булмаган эшләрен янәсе, партия җитәкчелегенә «иҗади мөнәсәбәт» дни лыгырдаулар белән кап-ларга тырышалар. Коллективтан аерылган, гомуми стройда «адымны» бутаучы аерым кешеләрнең мондый ялган позицияләрен Язучылар союзы правлениесе пленумында, Москва язучылары җыелышында союздаш һәм автономияле республикаларның, крайларның һәм өлкәләрнең барлык язучылар оешмаларында язучылар, коммунистлар да, шулай ук партиясезләр дә хаклы рәвештә гаепләделәр. Зарарлы настроениеләргә һәм тенденцияләргә каршы көрәштә эзлекле, принципиаль һәм килешмәүдән позициядә торучы партиясез язучы иптәш Соболевның биредәге чыгышып мин канәгатьләнү белән яклыйм. Яшерергә теләмим, миңа, КПСС Үзәк Комитетының секретаре буларак, әдәбияттагы партиялелек мәсьәләләрендә партиясез язучы иптәш Соболевның позициясе ялган позициядә торучы һәм үз хаталарына карата булган тәнкыйтькә дөрес карамаучы партия члены иптәш Алигерның позициясенә караганда күп якынрак.
Либераль караштагы кайбер кешеләрнең мине көрәшкә чакыруда гаепләүләре бар. Әйе, без принципиаль идея көрәшенә чакырып кил- гәплегебезне һәм чакыруыбызны беркайчан да яшермәдек. Хәзерге дөньяда икс идеология — социалистик һәм буржуаз идеология арасында кискен көрәш бара, һәм бу көрәштә битарафлык булу мөмкин түгел.
Әдәбият һәм сәнгатьнең үсеше безгә чит булган буржуаз культураның йогыптыларына каршы, искергән карашларга каршы, коммунистик идеологияне ныгыту өчен идея көрәше шартларында бара.

20
Әгәр без читтә торсак, әдәбият һәм сәнгатебезгә совет кешеләренең рухына чит булган буржуаз карашларны өстерәп кертергә маташуларга тыныч һәм пассив карасак, без марксист-ленинчылар булмас идек. Әйберләргә аек карарга, дошманнарның барлыгын истә тотарга һәм алар- ның социализм көчләрен зәгыйфьләндерү өчен, идеология фронтын файдаланырга маташуларын исәпкә алырга кирәк. Мондый шартларда безнең идея коралыбыз төзек булырга һәм тоткарсыз эшләргә тиеш. Венгриядәге вакыйгалар сабагы социализмга дошман кешеләрнең астыртын явыз эшләренә карата гамьсез карау, принципсызлык һәм характерсыз- лыкның нинди хәлгә китерүе мөмкин икәнлеген безнең искә төшерә. Венгрия вакыйгалары вакытында контрреволюция кайбер язучыларны үзенең пычрак максатлары өчен файдаланды. Хәзер социализм көчләре белән империалистик реакция көчләре арасында кискен көрәш барган шартларда дарыны коры тотарга кирәклеге һәркемгә ачык булырга тиеш.
Безнең беседалар барышында идеологии хаталарга һәм зарарлы настроениеләргә каршы көрәш мәсьәләләре кискен куелды. Мондый мәсьәләләр башкача куела алмый. Ярым-йорты эшләүнең һәм әйтеп бе-термәүнең эшкә җитди зарар китерүе мөмкин.
Без әдәбият һәм сәнгатьнең барлык көчләренең марксизм-ленинизм принципларыннан чигенү бәрабәренә түгел, бәлки принципиаль нигездә консолидацияләнүен һәм туплануын телибез. Бу консолидация интерес-ларында принципиаль тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть җәелдерелә. Бу тәнкыйть ялгышлык җибәрүче кешеләргә үз ялгышларын аңларга һәм төзәтергә, аякта ныграк торырга, иҗади активлыкны күтәрергә ярдәм итә. Тәнкыйтьне һәм үзара тәнкыйтьне җәелдергәндә теге яисә бу эшлекле- нең ялгышы очраклы хәлме яисә ул аның карашлары системасын, үз- үзен тотышының билгеле бер юнәлешен чагылдырамы икәнлекне игътибар белән тикшерергә, бу эшлекленең тәнкыйтькә ничек каравын исәпкә алырга кирәк, һәркемнең ялгышуы мөмкин. Кешенең кичә нәрсә эшләгәне генә түгел, бәлки аның иртәгә нәрсә эшләргә сәләтле булуын да күрә белергә кирәк. Монысы мөһим нәрсә. Без мондый кешегә кимчелекләрен аңлауда һәм шул кимчелекләрне бетерүдә, хаталарны төзәтүдә ярдәм итәргә тиешбез.
Билгеле булганча, мәсәлән, совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре киң танылган бик яхшы шагыйребез иптәш Твардовскийиың эшендәге кайбер кимчелекләр җәмәгатьчелек тарафыннан тәнкыйть ителгән иде. Иптәш Твардовский белән дусларча беседалар, бу сүз 'художнигы үзенә кирәкле нәтиҗәне ясар һәм укучыларны яңа яхшы әсәрләр белән шатландырыр, дип өметләнергә нигез бирәләр. Җәмәгатьчелек үз вакытында иптәш Панферов кебек зур язучының да кимчелекләрен бик нык тәнкыйтьләгән иде. Без моны дөрес дип саныйбыз. Иптәш Панферов хәзер үзе дә тәнкыйтьнең аңа ярдәм иткәнлеген таный.
Принципиаль тәнкыйтьнең максаты — әдәбият һәм сәнгать эшлекле- ләре халкыбыз файдасына тагым да зуррак уңыш белән хезмәт итсеннәр өчен, халыкпың коммунизм өчен көрәшендә актив катнашсыннар һәм үзләренең әсәрләре белән совет социалистик культурасын баетсыннар өчен аларга иҗат эшләрендә ярдәм итү.
Безнең совет строе, Коммунистлар партиясе, инде югалган һәм өметсез, дип саналган кешеләрне дә күп тапкырлар тормышка, актив эшкә кайтарды. Иҗат работникларының тәнкыйтьтән соң зур художество әсәрләре тудыруын раслый торган мисаллар әдәбият һәм сәнгатьтә аз түгел. Әгәр иптәш Дудинцев турында әйтсәк, мин, ул безнең ярдәм белән һәм әгәр ул үзе теләсә, дөрес юлга баса алыр һәм язучыларның бөтен коллективы белән берлектә халык файдасына, социалистик Ватаныбыз файдасына уңышлы хезмәт итә алыр, дип уйлыйм.
Иҗат союзлары әдәбиятны һәм сәнгатьне үстерү эшендә, һәр худож-
21
никны идея ягыннан тәрбияләүдә һәм аның иҗат тормышында бик мөһим рольне уйнарга тиешләр. Чынлыкта алар принципиаль нигездә нык тупланган, сугышчан коллективлар булырга тиешләр. Иҗат союзларында чын дуслык булсын, аларда һәр язучының, художникның, скульпторның, кино, музыка, театр эшлеклесеиең иҗади үсүе өчен иптәшләрчә көндәлек кайгыртучанлык күрсәтелсен. Коллектив һәрбер яхшы әсәрне, иҗат эшендә күренгән файдалы инициативаны вакытында якларга тиеш. Аерым иҗат работникларының кимчелекләрен яисә ялгышларын вакытында күрү, аларның принципиаль позицияләрдән читкә тайпылу мөмкинлекләрен булдырмау, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтү бик мөһим эш.
Әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре— коммунизм өчен актив көрәшүчеләр. Аларның иң яхшы әсәрләрен укып миллионнарча кешеләр тәрбияләнә. Бу хәл безнең иҗат союзларын, андагы партия оешмаларын идея ягыннан тәрбияләү буенча зур эш алып барырга, иҗат кадрларыбызны марксизм-ленинизм тәгълиматы белән коралландырырга, коммунистлар партиясенең политикасын дөрес аңларлык дәрәҗәгә җиткерергә мәҗбүр итә. Барлык иҗат кадрларыбыз коммунизм өчен бөтен халык көрәшендә үзләренең зур роль уйнауларын аңларга, халык алдында зур җаваплы икәнлекләрен аңларга тиешләр.
Иҗат оешмаларыбыз әдәбият һәм сәнгать алдына партиянең XX съезды куйган бурычларны тормышка ашыру буенча шактый эш башкаралар. Соңгы вакытта Язучылар союзында булган пленумнар, художниклар һәм композиторлар съездлары активлыкны үстерүдә, иҗат көчләрен туплауда ярдәм иттеләр. Союздаш республикаларыбызда — Украинада, Белоруссиядә, Урта Азия, Закавказье һәм Балтик буе республикаларында язучылар союзлары эшенең активлашуын күңелле хәл дип әйтеп китәсе килә.
Ләкин иҗат оешмаларының эшендә зур кимчелекләр дә бар. Соңгы вакытта язучылар союзының бик күп әдәбиятчыларны берләштерүче Москва бүлегенең эшендә йомшаклык сизелде. Москва язучыларының җыелышларында партиянең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге политикасына каршы килә торган ялгыш чыгышлар булды. Кызганычка каршы, бу чыгышларга һәрвакытта да тиешле отпор бирелмәде, Москва язучыларының партия оешмасы һәрвакытта да тиешле югарылыкта булмады. Украина, Белоруссия һәм кайбер башка союздаш республикаларның язучылар союзлары, билгеле булганча, язучылар союзының Москва бүлегендәге эшнең торышына игътибар иткәннәр иде, «Литературная Москва» альманахында басылып чыккан идея ягыннан зарарлы күп кенә әдәби әсәрләрне һәм мәкаләләрне бик дөрес тәнкыйть иткәннәр иде.
Язучылар союзының башка шәһәрләрдәге иҗат союзлары өчен үрнәк күрсәтергә тиеш булган Москва бүлеге эшендәге мондый зур кимчелекләр белән килешеп калырга ярамый. Без, язучылар үзләре, партия оешмалары ярдәмендә, бу кимчелекләрнең сәбәпләренә төшенерләр һәм хәлне төзәтү өчен чаралар күрерләр, дип ышанабыз.
Биредә Россия Федерациясенең язучылар союзын оештыру турында мәсьәлә күтәрелде. Мин, бу тәкъдимне якларга һәм Россия Федерациясе язучыларының союзын төзергә кирәк, дип уйлыйм. Башка союздаш рес-публикаларда язучылар союзлары булганда Россия Федерациясе язучы-ларының үз союзлары булмауны нормаль дип булмый. Язучылар союзының Москва бүлеге РСФСРдагы барлык язучылар исеменнән эш итә алмый, әлбәттә. Шул ук вакытта Россия Федерациясе—күп кенә милләтләрнең ирекле союзы икәнен дә истә тотарга кирәк. Аңарга крайлар һәм өлкәләр белән беррәттән, 14 автономияле республика, 7 автономияле өлкә һәм 10 милли округ керә.

РСФСР язучылары союзын төзү союздаш республикаларның хокукларын тагып да киңәйтү һәм Россия Федерациясенең ролен күтәрү буенча партия Үзәк Комитеты һәм Совет хөкүмәте тормышка ашыра торган мөһим чараларның берсе булыр. РСФСР язучылар союзының нгьти- оар үзәгендә торырга тиешле оулгаи идея-иҗат мәсьәләләре белән бер- рәттән. урыннардагы язучыларның үсүенә ярдәм итәргә тиешле чаралар турында та җитди уйланырга кирәк булачак. Автономияле республикаларда, крайларда һәм өлкәләрдә язучыларның даими иҗат эше өчен кирәкле булган шартларны тудыру турында кайгыртырга, аерым алганда урыннардагы нәшриятларда гонорарлар түләү, матур әдәбиятны басып чыгаруга кәгазь фондларын бүлү эшенә дә тәртип кертергә кирәк.
Безнең очрашулар һәм сөйләшүләр файдалы булдылар. Бу очрашуларда без әдәбият һәм сәнгать эшлеклсләренең тормышындагы һәм эш! .ирендәге бик мөһим мәсьәләләр буенча ачыктан-ачык фикер алыштык.
Совет халкы. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, КПССныц -\Х съезды карарларын, ул билгеләгән коммунистик төзелеш планнарын уңышлы рәвештә тормышка ашыра. Быел без Бөек Октябрь социалистик революциясенең 40 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу атаклы тарихи датага халкыбыз хуҗалык һәм культура төзелешенең барлык өлкәләрендә, халыкның көнкүрешен яхшыртуда зур җиңүләр белән килә. Халыкның иҗ- тимагый-политик тормышында нинди зур уңышларга ирешелде! Партиянең ?<Х съездының халык тарафыннан котлап каршы алынган тарихи карарлары киң катлау массаларның политик һәм хезмәт активлыгын, иҗат инициативасының моңа кадәр күрелмәгәнчә күтәрелешен китереп чыгардылар, халык талантларының, тагын да чәчәк атуы өчен шартлар тудырдылар. Гаять зур иҗат эшчәнлеге барышында хезмәт ияләренең коммунистик аны үсә. совет кешесенең — яңа эпоха кешесенең, коммунизм төзүченең гүзәл рухи сыйфатлары һәм аның характерындагы иң матур сыйфатлар торган саен тулырак ачыла.
Октябрьның куәтле революцион дулкыны, коммунистик җәмгыятькә бару юлындагы барлык каршылыкларны һәм киртәләрне җимереп, тыелгысыз рәвештә алга бара.
Безнең алга, коммунизмга баруыбыз тапталган, шома һәм тигез юл- ian гына түгел икәнлеге тарихи тәҗрибә белән расланды. Коммунизм төзүчеләрнең алгы сафында баручылардан бөек максатны һәм бу максатка баруның перспективасын ачык күрә белү, иҗтимагый үсеш законнарын тирән анлау, зур энергияле һәм какшамас ихтыярлы булу, кыенлыклардан курыкмыйча һәм көчне кызганмыйча, юл сала белү, яңа җәмгыять төзүче миллионнарны үзе артыннан ияртү таләп ителә.
Илебездә социализм төзүнең кырык еллык тәҗрибәсе шуны күрсәтә: үзенен сыналган юлбашчысы — марксизм-ленииизмиыц һәр нәрсәне җиңүче революцион теориясе белән коралланган Коммунистлар партиясе тирәсенә тыгыз тупланган совет халкы үз алдында торган бөек бурыч- чарпы намус белән үтәячәк. Совет язучылары, шагыйрьләре, художниклары. скульпторлары, композиторлары киләчәктә дә социалистик Ватанның лаеклы уллары булып калырлар, бөек халкыбызның — коммунистик җәмгыять төзүченең героик батырлыкларына, барлык көчләрен, талантларын биреп, дан җырларлар. Моңа шикләнмәскә мөмкин.
(«Коммунист» журналы, 19ә7 ел, № 12).