Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ СИНЕҢ БЕЛӘН, ПАРТИЯ!


— Партиянең турылыклы дусты, ярдәмчесе, ышанычлы таянычы!
Безгә, язучыларга, Партиябез шундый югары бәяне бирә. Бу бәя безнең йөрәкләрдә үзебез өчен, үзебезнең тыйнак профессиябез өчен хаклы горурлык хисләре уята. Уята һәм «дус, ярдәмче, ышанычлы таяныч» дигән шуп!ы бөек исемнәрне эштә аклау өчен безне иҗади батырлыкларга, фидакарь хезмәткә чакыра. Алай гына да түгел, бу сүзләр безгә халкыбыз алдындагы вөҗдан бурычыбызны лаеклы рәвештә үтәү өчен бетмәс-төкәнмәс дәрт бирә, үзебезнең көчебезгә ныклы ышаныч тудыра, һәм без бүген, татар язучылары, үзебезнең бердәм сүзебезне әйтәбез:
— Без синең белән, Партия!
Нәрсә ул яки кем ул Партия? Партия — мәгънәсен зирәк философлар да тиз генә эзләп таба алмаган әллә нинди абстракт төшенчә түгел, шулай ук ул гади кешедән әллә кайда, ерак йөри торган илаһи көч тә түгел. Партия ул — безнең яныбызда, безнең үзебездә. Без аны һәрдаим тоеп торабыз, аңар карыйбыз, аның кулын кысабыз, аңардан киңәш сорыйбыз. Партия ул — без көн саен, сәгать саен күреп торган коммунист иптәшләр.
Минем буын кешеләре бик яшьли үк Партия рухын тоеп үстеләр.
Әтием 1917 елдан бирле партия члены иде һәм гомеренең соңгы көннәренә хәтле аңар тугрылыклы булып калды. Мин бала чакта ук авылыбызның Шакир Абделхак кебек утны-суны кичкән коммунистлар йогынтысына эләктем, алар җитәкчелеге белән колхозда бригада стена газеталары чыгара идем, басуда газеталар укып йөри идем. Казанга укырга килеп, рабфак ишеген ачып керү белән мине коммунист укытучылар каршы алдылар. Матбугат йортының беренче баскычына аяк басуым белән үк коммунист язучылар беренче булып миңа ярдәм кулы суздылар. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк минем иң якын дусларьш замполит Инюткин белән политрук Александрин булды. Ротаның шактый өлкән яшьтәге коммунистлары Купцов һәм Брегида, мин яралангач, беренче булып ярдәмгә килделәр, дошман пулялары астында, муеннан суга кереп, мине елга аръягына алып чыктылар. Миномет дивизионы комсоргы коммунист Реймаииың, соңыннан бөтен сугыш буенча «ахирәт дусты»м булып калган комиссар Ахрамковның якты образлары
26
минем күңелемдә әле дә ачык саклана. Соңрак, фронт газетасы эшчесе буларак, мин Хәрәкәттәге Армия частьларында күп йөрдем һәм йөзләрчә, йөзләрчә коммунист сугышчыларның Ватан өчен көрәштә күрсәткән искиткеч батырлыкларына шаһит булдым. Кискен моментта батальонны, рота.тарны атакага күтәргән парторгларның пулялардан тишкәләнгән изге партия билетларын күрдем.
Коммунистлар минем тормышта ышанычлы якын дусларым булган кебек, иҗадымда да иң яратып язган образларым. «Биш мннут»та депо парторгы Иван Палыч, «Яшел тасма»да колхоз парторгы Әнвәр Тимер- галин белән райком секретаре Мария Божан, «Кызыл Мәйдан»да аталы- уллы ике ветеран — Владимир һәм Виктор Поповлар, әле күптән түгел генә тәмам булган «Үлемсезлек» исемле шигъри симфониядә ленинчы ветеран Захар Бакланов... Мин бу образларны әсәрләремә «мода өчен» түгел, хәтта әсәр өчен органик зарур булган өчен генә дә түгел, бәлки бөтен җаным белән дулкынланып, үзем партиясез булсам да коммунист тибын идеал итүем өчен керттем. Бәлки алар әле тулы канлы образ булудан бигрәк, якынча штрихлар гынадыр. Әмма мин үземнең киләчәк иҗатымда бөек Ленин партиясенең лаеклы улы образын, чын мәгънәсендә гүзәл натуралы, корыч ихтыярлы коммунист образын тудыруны изге бурычым итеп саныйм.
Минем буын шагыйрьләре үзләренең беренче балалык шигырьләрен Ленин исеме белән башладылар. Ленин исеме белән үзләренең шактый озын иҗат сукмакларын үттеләр. Шик юк, алар киләчәктә дә үз иҗатларының иң кадерле, иң бәхетле җимешләрен Советлар Союзының данлыклы коммунистлар партиясенә бүләк итәрләр, халкыбыз белән тыгыз элемтәдә булып, аның идеалы өчен янарлар.
Партия безне бөек халкыбызга лаеклы әсәрләр тудыру әчеп иҗади рыцарьлыкка чакыра. Аның чакыруына җыелышларда ялкынлы чыгышлар ясап, озын-озын резолюцияләр тезеп, яки «ут сулый торган» мәкаләләр язып кына җавап биреп булмый. Бәрәкәтле, кыю иҗади эш — партиябезгә, халкыбызга безнең конкрет җавап әнә шул.
Мин үзем, мәсәлән, шактый еллардан бирле инде «Полк намусы» исемле трагедия өстендә эшлим һәм ул хәзер тәмамлану алдында тора. Бу әсәр Бөек Ватан сугышында коммунистлар партиясенең җитәкчелек ролен, совет халкының, аның героик Армиясенең—генералларның, офицерларның, рядовой солдатларның—Ватан намусы өчен, халык бәхете •эчен көрәшләрдә күрсәткән легендар батырлыгын чагылдыра. Ватан сугышы — Бөек Октябрь социалистик революциясе нәтиҗәсендә туган Совет властен раслау акты булды. Менә шушы мотив инде минем трагедиянең дә төп идеясе булып тора.
Партия чакыра. Аның чакыруына җавап итеп шундый әсәрләр бирик ки. без язган әсәрләрне укыгач, безнең хөрмәтле укучыбыз яңадан да бер мәртәбә кабатласын:
— Без синең белән, Партия!