Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЖЫРЛАР ИЛЕНДӘ

ШӘРӘФ МӨДӘРРИС. ЛӘБИБӘ ИХСАНОВА
*
1. КАНАТЛЫ ХИСЛӘР
Җәй матур булып, көннәр аяз торса, Уфага пароход белән бар икән. Әмма без Уфа якларына сәфәр тотарга җыенганда җәе дә матур түгел иде, көннәр дә бик начар иде. Шуңа күрә без Уфага иң кыска, иң туры юлдан тизрәк барырга карар иттек...
Күбесенчә шулай була: тимер юлда барганда вагон көпчәкләренең рельслар өстендә өзлексез ритм белән шапылдаулары синең күңелдә ритмнар тудыра, ритм исә үзеннән-үзе нинди булса да бер көйне китереп чыгара, шушы көй үзең дә сизмәстән, синең эчке дөньяңда гына түгел, бәлки колак төбеңдә бертоташ гүләп торган сихри бер моң булып әверелә. Самолет моторлары бертоташ гүләп торган чакта да шул хәлгә очрыйсың. Бәлки моңар җыр иле өстеннән, атаклы башкорт җирләре өстеннән узу да тәэсир иткәндер. Очсыз-кырыйсыз урманнар, биек таулар, елтыр күлләр, борылып аккан елгалар өстенә карап барганда самолетның өзлексез гүләвенә кушылып, күңелдә җыр туа башлый. Башта әле ул аерым көйгә калыпланып җитә алмый, бара-тора анык бер көй юл ала. Ул көй үзенең киң һәм мәһабәт моңы белән синең бөтен җаныңа хуҗа булып кала.
Алыслардан III гынай күренә микән Ирәмәлкәй-таудың ак ташы?..
Әйе, бик ераклардан күренә торган таулар күп биредә. Алар көнчыгышка таба киткән саен күбәя, ешая, биегәя, текәләнә баралар. Әмма бу җырда сурәтләнгән Азамат батыр Ирәмәлкәй-тауга каян торып карады икән? Әллә әнә теге куе урман читеннәнме? Әллә менә шушы сөзәк калку башыннанмы? Ләкин шунысы ачык: чапкын аты өстендә горур бер кыяфәт белән тау өстендә торган ул һәм, уң кулын кашы өстенә куеп, еракларга караган. Ераклык — барыр юл, ераклык — өмет ул. Ераклардан күренгән Ирәмәлкәй-тауның ак ташы, якты бер өмет булып, Азаматны алга ашкындырган. Әмма барып җитә алды микән анда Азамат? Юк, ул анда барып җитте! Ул аны эзләп тапты. Алай булгач, нигә шулчаклы моңлы соң ул «Азамат» җыры? Чөнки:
Кайда гына бармай, ниләр күрмәй Ир-егеткәй менәи ат башы!..
Әллә канларга да барган, әллә ниләр дә күргән шул ул, Азамат! Мәһа- бәт җәясен, җитез укларын алып, биек тауларга менгән; кара урман
III Ераклардан.
70
нарга кергән; йөгрек атында җилле далалар гизгән; алкын елгалар кичкән; күктән атылган бөркет шикелле ярсып, дошманнар өстенә ыргылган; салкын чишмәләрдә үзенең тирән яраларын юган. Дошманнар аны үз туган авылы, үз туган җире буйлата, кыйный-кыйный, мыскыллап, тимер читлектә йөрткәннәр; аның телен, колакларын кискәннәр; күзләренә кызган тимер басканнар... Шуңа күрә дә моңлы ул Азамат җыры... Әмма син бу җырны акрын гына, авыз эченнән генә көйли алмыйсың. Ул андый җыр түгел. Бу җыр, куәтле үпкәгә сыйган бөтен сулышны бәреп чыгарып, киң, хөр, гайрәтле аваз белән көйләнә һәм киң далалар өстенә җәйге күкрәү төсле тәгәрәп китә торган; таулар өстенә киек арысландай ыргылып менә торган; нарат урманнары эчендә тылсымлы кайтавазлар белән яңгырый торган; елгалар, күлләр, чишмәләр өстенә шарлавык кебек шарлап, чылтырап, коелып торган кодрәтле тавыш белән җырлана. Шуңа күрә, моңлы булса да, давыллы ул, хөр ул, көчле ул!
...Самолет өстендә — очсыз-кырыйсыз галәм киңлеге, канатлар ас-тында— Җир шары. Безнең күз алдыбызда аның чагыштырмача алганда нәни генә булган бер кисәге — Башкортстан.
Җырлар иле! Бу якка фәкать шундый исем генә бирергә мөмкин. Башкорт җирләренең шигъри исемнәре нинди генә җырга кермәгән дә. очар кош төсле кайсы гына якка барып җитмәгән? Күкселләнеп торган Урал таулары, уралып-уралып аккан Урал сулары, Агыйдел, Ашка- зар, Дим һәм Сакмар... Ниһаять, Уфа үзе — болар йөзләрчә, йөзләрчә башкорт-татар җырларына кергән гүзәл исемнәр. Хәтта гомерендә Уфа ны, Агыйделне, Димне, Сакмарны, Ашказарны, Уралны күрмәгән татар кешесе дә, шул шигъри исемнәрне кертеп, җырлар иҗат иткән. Татарлар башлыча Идел, Кама, Вятка, Чирхмешән, Ык, Зөя буйларында яшәгәннәр. Әмма ни өчендер» Башкортстан елгалары исеме телгә алынган җырлар бездә күбрәк. Ни өчен болай? Бәлки ерактагы кояш якты булгандыр? Анысы да бардыр. Ләкин хикмәт анда гына түгел. Башкортстан — ул җырлар бишеге, музыка чишмәсе, шигырь бакчасы. 'Моңа аның искиткеч гүзәл табигате, башыннан кичергән авыр язмышы һәм бу халыкка гына хас булган бер үзенчәлек — җырга искиткеч тирән мәхәббәт сәбәпче. Шуңа күрә анда бик күп җырлар туган һәм бу җырлар үзләренең тылсымлы канатларында башкорт елгаларының, тауларының, шәһәрләренең исемнәрен ерак-еракларга алып киткәннәр. Башкорт җире безгә йөзләрчә гүзәл җырларын, матур көйләрен генә биреп калмады, ул күп санда язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, рәссамнар, артистлар бирде. Аның татар культурасы дөньясына биргән талантлы кешеләре генә дә ни хәтле! Анда Мәҗит Гафури шигърияте канат чыгарды, Галимҗан Ибраһимов титанлыгы тамыр җибәрде. Анда безнең Фатих Кәрим уйнап үсте, Нәкый Исәнбәтнең балачагы калды. Безнең әдәбиятка аннан «Агыйдел» булып Мирсәй Әмир «агып» килде. Башкорт җире тудырган талантлы кешеләр бездә күп, шуңа күрә без аңа алар өчен рәхмәт дибез.
Күпне күргән җир бу, Башкорт җире. Моннан, көйдерелгән, яндырылган җәйләүләрнең соры көлләрен таптап, монгол атлылары чабып үткән; биредә Казан, Нугай, Себер морзаларының үткен кылычлары ялтыраган; баскынчы дала феодалларының уклары сызгырып очкан, заманында Россиянең яман атын чыгарган колонизатор-воеводаларның авыр туплары гөрселдәгән.
1557 елда Башкорт җирләре ирекле рәвештә Россиягә кушыла. Зи- I рәк аксакаллар, халыкның бик күп һөҗүмнәрдән гаҗиз булуын күреп, Россия яклавы астына сыенуны акыллырак саныйлар. Башкортларның ирекле рәвештә Россиягә кушылуы колониаль изелүне бетерми, әлбәттә. Ләкин, бу тарихи акт илдә шактый тәртип кертә, илне һәртөрле кыргый һөҗүмнәрдән саклый, рус, татар һәм башкорт феодаллары
71
ның законсыз хәрәкәтләрен беркадәр авызлыклый. Башкорт халкы, политик, экономик яктан көчле, дәүләт төзелеше, культура дәрәҗәсе шактый югары булган Россия составына кереп, үзенең тарихи язмышын рус халкы белән һәм тугандаш халыклар белән мәңгелеккә бәйли. Россия язмышын хәл иткән күп кенә сугышларда башкортлар актив катнашалар. Башкорт егетләре Ливон сугышында, соңга таба Минин һәм Пожарский ополчениесе сафларында илбасарларга каршы батырларча сугышалар. 1812 елны Ватан сугышында башкорт атлылары сокландыргыч батырлыклар күрсәтәләр.
Башкортстан туфрагында Россиядәге Болотников, Разин, Булавин, Пугачев восстаниеләренә аваздаш булган сугышлар да еш кына булган. Болар — азатлык өчен булган сугышлар. Болар — җир өчен, су өчен, урман өчен, дала өчен булган изге сугышлар. Башкорт халкы, руслар, татарлар һәм башка халыклар белән кул га-кул тотынышып, колониаль изелүгә каршы, канечкеч залимнарга, комсыз заводчикларга, җирле алпавытларга каршы озак еллар буена көрәшә.
Башкорт җирләре өстеннән 1905—1907 еллардагы революциянең ялкыны үтеп китә, аның күкләренә 1917 елгы Февраль революциясенең таңы күтәрелә. Ниһаять, 1917 елгы Бөек Октябрь социалистик революциясенең якты кояшы чыга.
Менә ул, азат Башкортстан, Совет Башкортстаны. Бу җирдә, бу иксез-чиксез яланнарда, тугайларда, елга һәм тау буйларында герой токым яши, хезмәт итә. Ватан бәхете өчен көрәшә.
1957 ел Башкортстан өчен ике зур бәйрәм алып килә. Июньдә аның Россиягә кушылуына 400 ел тулды, ноябрьда — Россия халыкларын, шул исәптән Башкортстан халкын да мәңгелеккә азат иткән Бөек Октябрь социалистик революциясенә 40 ел тула...
Алда әнә Уфа күренә... 2. ТАУДАГЫ КАЛА
Менә без Җир шары өстенә төшәбез...
Безнең элек Уфада булганыбыз юк иде. «Уфа таулары биек, без менә алмабыз инде» дигән җыр да куркытып торганмы—әлпә ничек, Уфага килергә базынмый идек. Совет власте елларында Уфаның никадәр үскәнлеген, зурайганлыгын, гүзәлләнгәнен белсәк тә, ни өчендер, Тукайның балачактан ук күңелгә сеңеп калган сүзләре азмы-күпме бүгенге Уфага да кагыла төсле тоела иде. «Уфага җиттем. Тау башында тәртипсез таралып утырган... Юлның әтрафында җәһәннәм кебн тирән чокырлар, хисабы юк... Саклык өчен тезгән баганаларның арасы бик сирәк булып, арба янтайса, мөкиббән галә вәҗһиһи IV җәһәннәмгә төшү бик мөмкин иде».
Әллә кая, җилгә очты инде хәзер ул заманнар! Тирә-якларында куе киң ябалдашлы зифа агачлар үсеп утырган, шома, тигез асфальт юллар. Анда ялкау атларын чыбыркы белән яра-яра «барабыз»лар сүгенми, аркаларына котомкалар аскан җәяүлеләр күренми, юлдан аллы-арт- лы жинел машиналар, грузовиклар чаба, тырылдап мотоцикллар узып китә, кирәкле-кирәксез җирдә звонокларын шалтыратып, вәкарьле велосипедчылар үтеп тора.
Хәтердә һаман Тукай сүзләре:
«Уфага кергәндә бер дә шәһәргә кергән кебек булмый. Әллә нинди ачык-тишек вә рәтсез һәм пустынный урамнар белән барасың. Эч поша. «Кая соң моның шәһәрлеге?» дип сукранганда көчкә беркадәр яхшырак урамнарга кердек».
Юк, без Уфага килеп төшү белән үк шәһәрнең эчендә идек инде.
IV Йөзтүбән.
72
Шәһәр безнең артта да, алда да, уңда да, сулда да җәелеп ята, дөресрәге, гигант гәүдәсен горур тотып, басып тора иде. Уфага керү белән үк безне әле күптән түгел генә салынган күп катлы яңа пулатларның, мәктәпләрнең, клубларның, магазиннарның, театрларның, балалар бакчаларының, яслеләрнең, музейларның, стадионнарның, хөкүмәт биналарының, радио, газета-журиал редакцияләренең, издательство һә^м югары уку йортларының җанлы ансамбле каршы алды. Уйлап карасаң, Тукайның бирегә килүенә 45 ел гына вакыт узган. Әлбәттә, вакыт — бөек архитектор ул, син ни дисәң дә, үзенекен эшли. Әмма вакыт белән вакыт арасында аерма бар. Бу 45 елның 40 елы революциядән соңгы чорга туры килә. Ләкин бит Уфа 1574 елда салына башлый. Шушы чордан алып, 1912 елга чаклы үткән 338 ел вакыт эчендә дә Уфа Тукай күңелендә ризасызлык тудырыр дәрәҗәгә генә үскән.
Әмма гадел булыйк. Тукай Уфаның гүзәл якларын да искә ала: «Табигать ягы күп шәһәрдән өстен. Әүвәл үк ул тау башында. Димәк, җәй көне дә, кыш көне дә һава яхшы. Җырларыбызда шулкадәр күп җырланган Агыйдел буенда. Шәһәр эчендә йортларга караганда агачлар күп диярлек. Моның җәй көнеге әһәмияте!» Моңа тулысынча кушылырга, ләкин моны шактый тутырырга туры килә. Уфа чыннан да яшел шәһәр, ул куе куаклар эчендә утыра. Кайбер урамнар хәтта үзенә күрә яшел туннельгә охшап тора, — гүяки зөбәрҗәт түшәм астыннан барасың. Шәһәр кырыендагы хосусый йортларның иң зур күпчелеге яшеллек эченә күмелеп утыра.
Уфа үзенең зур, гүзәл бакчалары белән дә бик хаклы рәвештә мактана. Дөрес, бакчалар бездә дә күп кенә. Ләкин яшеллекнең күплеге, куелыгы, эчке-тышкы күренешләре белән биредәге бакчалар, парклар шактый өстен торалар.
Менә бакча. Биредә — яшеллек дөньясы. Биек гранит пьедесталда Ленин һәйкәле. Бөек юлбашчы утырып тора. Бакча — ул ял итү урыны. Әмма Ленин 1900 елда бирегә ял итәр өчен дип килмәгән. «Ленин — Уфада» — бу үзе бер зур эпопея. Моның турында пьесалар, поэмалар, романнар язып була, кинокартиналар эшләп була. Владимир Ильич Уфага ике тапкыр килә. Беренче килүе 1900 елның февраль аенда, икенчесе — июнь аенда. Биредә ул Надежда Константиновна белән күрешә, Уфа революцион социал-демократларыннан Свидерский, Цюрупа, Якутов, Попов, Бойков, Петренко һәм башкалар белән очраша. Биредә ул алар белән махсус киңәшмә үткәрә, марксистик эшчеләр партиясен төзү һәм «Искра» газетасын оештыру мәсьәләләрен тикшерә. Владимир Ильич белән Надежда Константиновна бер ай чамасы хәзерге Достоевский урамында торалар. Ләкин бу урам ул чакта «Төрмә урамы» дип аталган. «Без Жандарм урамы белән Төрмә урамы почмагында тордык,— дип яза Крупская, — мин безнең тормыш өчен моннан да характерлырак урамнар исемен уйлап табу кыен дип, еш кына көлә торган идем».
Төрмә урамы! Элекке төрмәнең биек стеналары әле дә күңелгә авыр бер шом салып тора төсле. Ленин белән Крупская артыннан йөргән жирәигеч шпиклар аларны шушы караңгы зинданга ябарга ният итәләр. Ә биш елдан соң биредә аларның якын дуслары революционер Якутов җәзалап үтерелгән.
Якутов урамына килеп чыгабыз. Якты урам, көләч йөзләр, кыю адымнар, шат күңелле авазлар. Яшь кенә кыз чәчәк сатып тора. Койма буенда балалар уйнап йөри. Авыр хисләр югала, өстә якты кояш балкый...
Уфада Ленин булды. Уфага марксизм-ленинизм килде, революция килде, совет власте килде, шуның өчен дә әгәр безнең Тукай исән булып, яңадан биредә йөрсә, бу шәһәрне таный да алмас иде!
Матросов исемендәге бакча. Башкортстан үзенең легендар герое бе
73
лән горурлана. Бакчага керү белән сине Матросовның мәһабәт һәйкәле каршы ала. Шушы ук бакчада Туганнар каберлеге. Биредә күренекле татар-башкорт шагыйре Мәҗит ага Гафури күмелгән.
«Мәҗит әфәнде Гафури белән күрештек. Ул мина караганда да юашланган вә дөнья тарафыннан басылган кебек күренде... Читтән безне караган кеше, икебезне әле генә хисапсыз каты шаярып, соңра аналары кыйнап, бер минут элек кенә елаудан туктаган балаларга охшатыр иде.
Ни эшлик соң? Шаярыр идек — әле генә язмыш ханым кыйнаган; елар идек — әле күздән яшебез дә кипмәгән».
Без аны исән чагында күреп кала алмадык. Ләкин аның кабере өстендә аны, исән-сау итеп, үлми торган һәм үлемнең ни икәнен дә белми торган тере гигант итеп күз алдына китердек. Татар һәм башкорт халыклары Гафурины яратып укый, аның исемендә районнар бар, мәктәпләр һәм колхозлар бар, аның Уфада, Казанда, Москвада бер-бер артлы китаплары чыгып тора. Әле бая гына аның менә дигән итеп җиһазланган һәм гаять бай музеенда булдык. Күренекле шагыйрь Сәйфи Кудаш аның турында шигъри повесть язып бетерә.
Матросов исемендәге бакчада шулай ук башкорт халкының турылыклы улы. ялкынлы революционер, гражданнар сугышы герое Шаһит Ходайбирдии кабере дә бар. Башкорт халкы бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорларында үзенең легендар геройларын күтәрде. Шаһит Ходайбердин, Баһау Нуриманов, «Уфа Чапаевы» Александр Чеверов. 21 яшьтә һәлак булган революционер-коммунист Бәхте- гәрәй Шәфиев һәм башка күп кенә геройларның исемнәрен республика халкы горурлык белән кабатлый. Бөек Ватан сугышы елларында башкортлардан меңнәрчә кеше орденнар, медальләр белән бүләкләнде, дистәләрчә кеше Советлар Союзы Герое исеме алды.
1574 елда әле имән крепость кына булган Уфа хәзер елдан-ел киңәя, үсә, җәелә бара. Шушы арада гына әле Уфа кайчандыр бер нәни генә бистә булган Черниковск белән кушылды. Черниковск үзе Уфага табамы, әллә Уфа Черниковск ягына җәелгәнме — анысын әйтүе кыен. Әмма беренчесе «әрсезрәк» дисәң дөресрәк булыр. Чөнки Черниковск Уфага таба үзенең фабрикалары, заводлары белән җәелгән. Ул «зуп-зур үскән» инде хәзер, элекке кебек шырпы белән генә мавыкмый, анда хәзер нефть промышленносте предприятиеләре генә дә киң урын биләп яталар.
Башкортстан җире элек-электән үк инде үзенең җир асты байлыклары белән атаклы. Бу яктан ул бөтен Союзда беренче урыннарның берсен алып тора. Урал тауларында, аның итәкләрендә, республиканың башка бик күп урыннарында казылма байлык запаслары иксез-чиксез. Тимер рудасы дисеңме, алтын, көмеш, бакыр, цинк, күмер, күкерт, торф һәм тоз ятмалары дисеңме—ниләр генә юк бу җирләрдә! Менделеев таблицасына кергән барлык элементлар да бар биредә! Ә инде нефть запасы — миллионнарча тонналап санала. Башкорт нефте бөтен Союзга атаклы. Нефть республиканың промышленность йөзен чагылдырып тора. Башкортстан индустриаль яктан гаять көчле. Шуңа күрә Уфада ук тимер рухы, күмер рухы аңкый. Шулай ук без биредә колхоз кырларыннан, иркен далалардан искән җылы җилләр белән арыш-бодай ароматын, карабодай хуш-исен„ кукуруз яфраклары шыбырдавын да ачык тойдык. Башкортстан игенчеләре соңгы елларда ярты миллион гектардан артыграк чирәм һәм яткын җирләрне үзләштерделәр. 1956 елда алар дәүләткә 1955 елга караганда ике тапкыр күбрәк ашлык тапшырдылар. Ике мен ярымнан артык игенче орденнар һәм медальләр алды, җиде кешегә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде.
Чыннан да, «Уфа таулары биек». Агыйделнең текә ярына басып карасаң, ерак-ерак киңлекләр ачыла. Алар, җиңелчә рәшә белән тибрәнеп, безне үзләренә чакырып торалар төсле. Күңел еракларга, еракларга, Урал таулары ягына ашкына...
74
3. ЙӨРҮЗӘН БУЕНДА
...Кояш, «ялт» итеп бер карап ала да, оялчан кызлар төсле, яңадан болыт артына кача. Оялырсың да шул: җәй буе адәм рәтле бер көн күрсәтмәсен имеш. Аның үзенә әйбәт: өстеиә яңгыр явып тормый, юлга чыгасы юк, тездән балчык ерасы юк. Әллә кайда, күктә торып, онытканда бер тел чыгарып үтәргә кем дә булдыра, менә ул үзе безнең төсле пычрак ишеп йөрсен! Әй лә, нигә кояшка бәйләнергә? Юлга чыгыйк. Малаяз авылы Кропачеводан әллә ни ерак түгел. Җитмәсә, машина да бар. Әмма шулай да юл пычрак. Яңгыр исә сибәли дә сибәли...
Таулар, таулар... Мәһабәт таулар, өсләрен урман каплап торган күксел таулар... Яшел үзәннәргә төшә-төшә, аннан сөзәк тауларга менә- менә автомашина алга, Салават районы үзәге — Малаязга таба бара. Менә сулда ике ягы да урманлы таулар белән уратып алынган яшел тугай күренеп кала. Тугай эчендә - - Юныс авылы. Биредән Пугачев күтәрелешенә кушылган башкорт халкының юлбашчысы Салават Юлаев туган авыл ера>к түгел. Ләкин безнең машина әлегә алга, алга таба бара...
Алда — Каратаулы авылы. Машина, тәгәрмәченнән балчык чәчрәтә- чәчрәтә, авылга якынлашып килә. Менә басу капкасы. Ләкин ул ни өчендер ябык. Капка янында балалар басып тора. Машина авыл очына килеп җитәр-җитмәс, ике җитез малай тиз генә капканы ачып җибәрә. Янәсе, «Рәхим итегез, кунаклар!» Шофер кабинка тәрәзәсеннән җиргә көмеш акчалар сибә. Янәсе, «Каршы алуыгыз өчен рәхмәт» Борыи-бо- рыниан калган гаять самими бер йола! Шунда ук күз алдына, җанлы булып егерме яшьлек Салават килеп баса: менә ул, иңбашына үзенең кыю ау лачынын утыртып, уклар тутырылган колчаиын, мәһабәт җәясен тагып, чапкын атына атланган килеш басу капкасы янына килә. Штан балакларын сызганган, аякларына чеби чыгып беткән шаян малайлар «ялт» итеп аңа капка ачалар. Күрәсең, Салават заманында да гел менә шундый, әле генә безгә капка ачкан малайлар төсле яланаяклы малайлар булган! Ләкин шунысы бар: ул малайларга хәзер инде икешәр йөз яшь! Тагын шунысы да бар: яңадан ике йөз ел үтсен, мең ел узсын — ул чагында да шундый ук шук малайлар булыр...
Сөзәк тауга менеп җитү белән яңа, киң горизонт ачылды. Әнә уң якта, аста, бормаланып аккан елга...
— Йөрүзән!—диде безгә юлдашыбыз, радио хәбәрчесе Мөкәррәмә Садыйкова. «Йөрүзән!» дип куйды ул яңадан бер кат һәм кулы белән елга өстенә, югарыга таба изәде...
Алда, галәмнең җиде төсен балкытып, бер башын йөрүзән өстенә, икенче башын еракка-еракка, Урал таулары өстенә кадап куйган килеш, гигант салават күпере балкып тора иде. Кай арада кояш чыккан да, кай арада бөркелеп, сибәләп торган чытык яңгыр җемелдәп, ялтырап торган кояшлы яңгырга әйләнгән! Шуның өчен дә бит матур шул ул туган табигать... Аның кояшлы яңгыры гына да ни тора! Гүяки җиргә гигант иләкләрдән тамчы-тамчы көмеш коела; алдында салават күпере күрү белән, синең йөрәк әллә кая, илаһи дөньяга ашкына; һәм күлмәгеңне кулыңа салып тотып, балакларны сызганып, яланаяк, яланбаш әнә шунда, нур чәчеп торган сихри капка астына чабып керәсең килә...
Салават күперенә башкортлар «яйгыр» диләр. Ләкин Салават туган якка килүнең тәүге минутында йөрүзән өстендә салават күперен күрү, безгә гаять көчле тәэсир ясады. Бу хәл, үзенә күрә, әллә ничек, символ булып тоелды. Салават туган газиз җирләр өстендә — салават күпере!
...Райбашкарма йорты янында, биек постамент өстенә Салаватның бюсты куелган. Башкорт халкының легендар герое, сугышчы-шагыйрь
75
мәһабәт рәвештә еракка, Урал тауларына таба карап тора. Гүя ул һаман исән, гүя ул үзенең тирән хисле кобаерларын V әйтеп тора:
Ай Уралым, Уралым, Күгәреп яткан Уралым! Нурга чумган түбәсе Күккә ашкан Уралым!
Еракта атаклы Янгантау күкселләнеп тора. Кандадыр якында, әнә теге тау артында гына, Сөм ага... Йөрүзәннең аргы ягында мәгарәләр бар, тау куышлары күренеп тора. Салават малай чакта шунда уйнап йөргән, үсмер чакта шунда ауга чыккан, егет булгач, шушы җирдән — лачыннар оясыннан — яуга киткән. Насыбаш урта мәктәбе укучылары Салаватның тууына 200 ел тулу уңае белән 1952 елны бирегә истәлек ташы куйганнар.
Ләкин әле бу тирәләрдән Салаватның туган авылы шактый ерак. Хәер, аның туган авылы хәзер юк та инде. Пугачев күтәрелеше бастырылып, Юлай карт белән Салават ерак сөргенгә озатылгач, патша сатраплары Юлай йортын нигезенә хәтле тар-мар итәләр. Бик күп башкортлар җәзалап үтерелә, авыллар яндырыла. Исән калган башкортлар үзләренең туган-үскән җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булалар. Китми калганнарын — куып җибәрәләр. Юлай заманында кайнап, гөрләп торган Шайтан Көзәй йортында башкорт җырлары ишетелми башлый, егетләр лачын чөйми, сөңге очырмый, җәядәй төз ату бәйгеләре булмый, кызлар көлүе яңгырамый, көмеш чулпылар чылтырамый, йөгрек атлар кешнәми... Алар урынына көл һәм күмер, күмер һәм көл генә өелеп кала, баганаларда кеше гәүдәләре чайкала. Ә бу вакыт Салават үзенең атасы Юлай белән ерак Балтик буенда, Рогервик каторгасында газап чигә. Соңгы елларда табылган архив документларына караганда, Салават һәм аның атасы әле 1797 елда да исән булганнар. Шулай итеп, халык геройларының каторгада 22 ел газап чигү кадәресе бәхәссез факт булып әверелде. Ул документлардан шулай ук Пугачев полковнигы Ханзафар Усаевның һәм Иван Почиталииның да бу каторгада алар белән бергә булуы күренә.
Унсигезенче йөзнең ахыры, унтугызынчы йөз тулысы белән һәм егерменче йөзнең башы — менә шушы гаять зур чор эчендә патша сатраплары халык аңында Салаватның истәлеген оныттыру өчен кулларыннан килгән бөтен нәрсәне эшләгәннәр. Хәтта Салават туган авыл урынына соңрак утырган Шаганайга революциягә хәтле дә, «бандитлар авылы», «караклар авылы» дигән хурлыклы исем тагылып йөртелгән. Салават көенә җырлау, аның кобаерларын әйтү озак еллар буена иң зур политик җинаять итеп саналган. Кыдырбаш авылының скрипкачы карты Гарифҗан бабай Солтановны 1890 елда җыенда «Салават батыр» көен «сыздырып җибәргәне өчен» генә дә биш тәүлеккә ябып куйганнар.
Ләкин халык үзенең легендар героен, сөекле шагыйрен онытмады. Онытмады — шуның өчен дә ул халык! Салават — башкорт халкының җаны, намусы, милли горурлыгы. Салават — башкорт халкының тарих тавы өстендә горур бөркет булып басып тора. Караңгы гасырларда онытылмаган бөек герой Совет власте елларында яңадан туган төсле булды. Башкорт туфрагында бүген аның даны үлемсезлек җыры булып яңгырый. Биредә Салават исемендәге... дигән сүзне бик еш ишетәсең. Салават шәһәре... Салават районы... Салават исемендәге бакча... кинотеатр, мәктәпләр, колхозлар...
Офык арты офык ачыла, һәм менә без — Әлкә дигән кечкенә генә авылда. Биредә Салават исемендәге колхоз идарәсе, фермалары урнаш
V кобаер — строфалар һәм рифмалар системасы белой чикләнмәгән шигырь, дастан.
76
кан. Идарәгә керәбез. Күрешәбез, сөйләшәбез. Колхоз председателе Әнвәр иптәш Мпһранов безне колхоз белән таныштыра. Колхоз шактый зур, җире күп. Ул биш авылны — башкорт, татар, рус авылларын берләштерә. Моннан 183—185 ел элек бу өч халыкның, герой уллары вәхши алпавытларга, ерткыч заводчикларга каршы, кул га-кул тотынышып, Салават белән бергә Пугачев гаскәрләре сафында сугышкан булсалар, бүген алар Салават исемендәге колхоз кырларында югары иген уңышы өчен көрәшәләр.
Менә алда элекке Шагаиай. Хәзер ул Юлай дип атала. Салаватның туган авылы шушы инде. Авыл кечкенә генә, җыйнак кына. Үзе бик матур җиргә урнашкан. Калку өстендә — авыл мәктәбе. Озакламый мәктәп янында Салаватка һәйкәл куелачак. Авыл уртасында ташчылар магазин төзеп яталар, йорт түбәләрен ябу өчен тиз арада барлык колхозларга шифер биреләчәк.
Ләкин шуны әйтергә кирәк, Салаватның истәлеген мәңгеләштерү өчен соңгы елларга хәтле биредә бик аз нәрсә эшләнгән. Башкортстан хөкүмәте бу хакта әле күптән түгел генә шактый сөенечле карарлар кабул иткән. Без бу карарларның тизрәк тормышка ашырылуына ышанабыз.
Тагын икенче мәсьәлә: Салават районы халкының күпчелеге башкортлар, татарлар. Ләкин район үзәгендә, авылларда, клубларда, колхоз идарәләрендә башкорт яки татар телендә бер генә плакат та, лозунг та күрә алмыйсың. Безнеңчә, бу хәл һич тә нормаль түгел. Хәер, Татарстан районнарында да бу күренешкә бик еш очрыйсың. Туган телне ихтирам итәргә кирәк.
Салават районында әдәбият сөючеләр шактый гына. Анда хәтта үзләренең уңышлы гына әсәрләрен бастырып килгән иптәшләр дә бар. Мәсәлән, газета работнигы Юныс Әхмәдиев балалар өчен матур-матур хикәяләр язган. Әгәр Юныс районында булган әдәби көчләрне редакция янына тупласа, тагын да шәбрәк булыр иде.
Татар әдәбиятын биредә яхшы беләләр, яратып укыйлар. Безнең килү уңае белән район үзәге китапханәсе тарафыннан оештырылган әдәби очрашуда Галимҗан Ибраһимов һәм Муса Җәлил, Гадел Кутуй һәм Фатих Кәрим хакында гына түгел, хәтта күптән түгел үзләренең беренче китапларын бастырып чыгарган Илдар Юзеев һәм Шәүкәт Галеев кебек яшь шагыйрьләр турында да сүз барды. Башкорт укучысы язучылардан кемнәрнең нинди әсәрләр иҗат итүе белән, гомумән, рус, .башкорт, татар әдәбиятында булган яңалыклар, проблематик мәсьәләләр белән кызыксына. Кайчандыр Салават җырлары яңгыраган җирдә, йөрүзән ярына салынган зур, ике катлы бинада әдәбият турындагы, поэзия хакындагы әңгәмә озак барды. Әдәбият сөючеләр безгә шактый санда сораулар, наказлар бирделәр. Язучыларга теләкләр белдерделәр. Алар биргән сораулар, наказлар, алар белдергән теләкләр нигездә бер үк мәсьәләгә кайтып кала: яшьләр тормышын, колхоз авылы тормышын дөрес чагылдырган яңа һәхМ матур әсәрләр кирәк.
Совет власте елларында Салават җиренең ничек яңарганын, чәчәк атканын күрү өчен анда озак йөрү мәҗбүри түгел. Хәтта син бу якларны беренче күрүдә үк, як-ягыңа каранып алдыңмы — шагыйрь Хәким Гыйлаҗев сүзләренә кушыласың:
Нинди күтәрелеш, нинди эш, Гасырларга сыймас үзгәреш! Яна мәгънә — иске исемдә, Яка тормыш Салават җирендә.
Кешеләр дә яңа, уйлар да, Салават җирендәге таулар да. Җыр җырлыйлар хәтта ташлыклар, Монда яши башка башкортлар...
77
ИДЕЛ — АГЫЙДЕЛ
Аермасы булса да ике җирдә, Кояш чыккан, баткан вакытның, — Бердәй балкый ике җир өчен дә Бер кояшы безнең бәхетнең.
Сәйфи Кудаш.
Әйе. Уфа вакыты белән Казан вакытының аермасы — ике сәгать. Ягъни, Уфадан Казанга килгән язучы үзенә ике сәгать гомер өсти, Казаннан Уфага барган тәнкыйтьче ике сәгать гомерен югалта, дигән сүз. Чөнки Уфа вакыты — ике сәгатькә алда. Безнең Максуд Сөндекле дә семьясы-ние белән Уфага барып урнашканда моның хакында уйлаган булса кирәк. Шуның өчен ул бик актив эшли, татарча да яза, башкортча да, олылар өчен дә яза, балалар өчен дә. Ишетелгән сүзләргә караганда, ул хәзер үзенең атаклы поэмасы «Макар Мазай» белән генә чикләнмичә, гаять зур темага — «Ленин Уфада» дигән темага поэма яза икән.
Декадалары үткәннән соңгы чорда, янәсе, башкорт әдипләре иҗат пассивлыгы кризисын кичерәләр, аларда хәзер тынлык хөкем сөрә дигән сүзләр йөри. Без биредә моның дөрес түгеллегенә чын-чыилап ышандык.
Җәй көне шулай була: күктә кояш көлеп, елмаеп тора — шунда ук сибәләп-сибәләп кенә вак яңгыр ява. Кояш нурларына эләккән меңнәрчә яңгыр тамчылары, энҗедәй җемелдәп, тирбәлеп торгансыман тоела, һава тыныч, агач яфракларын лебердәтерлек тә җил исми, үләннәр дә, җылы яңгырга рәхәтләнеп, тын гына утыралар. Юк, ул шулай күренә генә. Өстеннән тузанын юып төшергән агачлар да, яшел хәтфә үләннәр дә, әнә шул сихри тынлыкта сиздермичә генә сулыш алалар, яшәрәләр, үсәләр.
Москвада 1955 елда үткәрелгән Башкорт әдәбияты һәм сәнгате де-кадасыннан соң башкорт әдәбиятында булган «тынлыкны» да әнә шул җәйге күренеш белән чагыштырып үтәсе килә. Менә инде «тын» вакыт— кояшлы яңгыр үтеп китте һәм башкорт иптәшләрдә инде зур күләмле повестьлар, поэмалар, пьесалар, күңелне дулкынландыра торган шигырьләр бар.
Әнә чал чәчле, сабыр холыклы Гариф ага Гомәр. Күп михнәтле, кай- гы-хәсрәтле тормыш бусагаларын ачы күз яшьләре белән юа-юа үтеп, данлы елларга, революция елларына килә дә, күкрәк киереп, тормышка хуҗа булып, түргә уза. Аның «Бусагадан түргә» дигән автобиографик повестен укыганда тирән уйга каласың, автор белән бергә кичеренәсең, моңаясың, ачынасың, өметләнәсең. Ләкин шулай да бу әсәрдә һичвакыт кабатланмас бала чакта гына була торган романтиканы, балалык шаянлыгын, аның якты, кояшлы сәхифәләрен дә күрәсе килә.
Үзенең күп еллык иҗатын да, тыйнаклык йөзеннәнме инде, «нигез» дип кенә атаган Сәгыйть ага Агиш та тик тормый. «Нигез» өстенә тагын «нигез» сала, тагын... Әнвәр Бикчәнтәев үзенең повестьлары, хикәяләре белән «Уфаларда, Мәскәүләрдә дан алгач», әле күптән түгел генә ялт итеп Казанга килеп чыкты да, зур бер әсәрен биреп китте. Юморист Шакир Насыйров та «Бар иде шәп чаклар, заманында мин ару гына егет идем бит», дип, зарланып кына ятмый икән. Габдулла Әхметшин «Тавышы Казанга ишетелгән «Тальян гармонь» ясаган идем, хәзер Мәскәүгә ишетелерлек итеп, берәр аккордеон ясыйм әле», дип йөри имеш.
Шагыйрь Хәниф Кәримнең чибәр Таңсылуы үзенең көчле мәхәббәтен сөйгән иренә багышлап, зәвык белән бизәлгән матур бүлмәсенә генә сыйдырып кала алмаган. Аны шаулап торган тормыш дулкынландыра, күңелен бала чактан йөрәккә якын булган иркен кырлар тарта, эш — көрәш мәйданы чакыра, һәм горур йөрәкле, кайнап торган энергияле эшчән Таңсылу, тормыш ыгы-зыгыларын ерып, җиңүче булып чыга.
78
Карам Бакировның «Яна буразналар» поэмасында без чирәм җирләрдә эшләүче башкорт кызы Тәнзилә һәм аз сүзле тыйнак егет украинлы Гриша белән танышабыз. Менә Сәйфи ага Кудашның «Хәтердә калган минутлары», Муса Галинең «Агыйдел җыры», менә Кадыйр Даян лирикасы, Тимер Арслан юморы, Рәшит Нигъмәти, Гайнан Әмири, Баязит Бикбай, Назар Нәҗми, Гыйлемдар Рамазанов шигырьләре...
Башкорт әдәбиятына көннән-көн яңа көчләр килә. Газета-журнал битләрендә еш кына яңа исемнәр күренә. Шигырь, проза, драматургия яки тәнкыйть өлкәсендә үзләрен актив күрсәткән яшь әдипләр волоки- тасыз-нисез генә союзга член итеп алыналар.
Өлкә газеталарында һәм «Әдәби Башкортстан» журналында даими рәвештә «китап киштәсе» биреп барыла. Күп һәм яхшы китаплар чыга анда!..
Афзал Таһиров, Давыт Юлтый, Булат Ишимгул, Имай Насыйри... Хәзер аларның элекке елларда башкорт һәм татар укучылары арасында зур популярлык белән файдаланган әсәрләре яңадан басыла.
Башкорт шагыйрьләренең үзенчәлекле бер ягын да әйтеп үтик. Алар секциядә генә түгел, теләсә кайда, шау килеп, бер-берсенең яңа әсәрләрен тикшерәләр, хәтта бер-берсенең аеруча яхшы шигырьләрен яттан беләләр, кичәләрдә сөйлиләр, җыелышларда цитатага алалар. Әйе, каләмдәш дус буларак, бер фронтның солдаты буларак, алар бер-берсен ихтирам итәләр, иптәшләренең иҗатына хөрмәт белән карыйлар, яраталар. Башкорт шигъриятен, үзләренең туган әдәбиятларын яраталар алар. Мондый яхшы үрнәкләрне безгә дә күчерү бик әйбәт булыр иде.
Республикада чыга торган газета-журналларда өлкән язучыларның тавышын әледән-әле ишетеп торасың. Үткен фикерле кыска шигырьләр дисеңме, колхоз тормышын, шәһәр эшчеләрен, нефть батырларын данлаган хикәя, очерклар дисеңме, көйдереп ала торган ачы сатира һәм үткен башкорт юморы белән язылган әсәрләр дисеңме — аларны вакытлы матбугат битләрендә еш кына күрәсең. Күрәсең дә безнең татар язучыларына, шагыйрьләренә үпкәләп тә куясың. Бездә дә күп бит ул хезмәт алдынгылары, бездә дә кайнап тора бит ул тормыш, бездә дә бар бит әле кырып, йолкып ташларлык әшәке күренешләр. Шулай булгач безгә дә, аеруча газета битләрендә күбрәк чыгарга, тавышыбызны ешрак ишеттерергә кирәк иде.
Безгә Идел — Агыйдел дуслыгын, ягъни татар-башкорт әдипләренең дуслыгын, үзара элемтәсен ныгытырга, көчәйтергә кирәк. Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасы алдыннан бер төркем язучылар, шагыйрьләр Татарстанга кунакка килгән иде. Алар, күп җирләрдә булып, татар халкын башкорт әдәбиятында булган уңышлар белән таныштырдылар, үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. Безнең язучыларга да әнә шундый дуслык визитлары ясаганда бик күңелле булыр иде. Хәер, бездә дә андый омтылышлар юк түгел. Безнең шагыйрьләр һәм язучылар үз эшләре белән Уфада еш кына булалар. Ләкин безнең анда рәсми визит ясаганыбыз юк әле. Шушы язмаларның авторларыннан берсенең татарча әсәрен башкорт шагыйрьләр секциясендә тикшергәндә шагыйрь Гыйлемдар Рамазанов болай диде:
— Моннан соң без аш өстәлендә генә түгел, менә шулай, эш өстәлендә дә очрашыйк.
Башкорт укучысы татар әдәбиятын ярата. Казанда чыккан татар китапларын көтеп алалар, яратып укыйлар, китап кибетләрендә башкорт китаплары белән бергә үк татар китаплары да сатыла. Сугышка чаклы Татарстанда да башкорт язучыларының китаплары бик күп укыла иде. Нинди генә китапханәгә барып керсәң дә син анда башкортча китапларны һәм аларның укучыларын күрә идең. Китап кибетләрендә башкорт китаплары сатыла иде. Соңгы вакытта без моны күрмибез. Башкортстанда татар китаплары укылса да, бездә күршеләрнең кптап-
79
ларын беркаян да таба алмыйсың. Хәтта Бауман урамындагы үзәк китап магазинында да алар юк. Аннан соң, татар һәм башкорт теллә* ре орфографияләренең торган саен ераклаша баруы да бу ике әдәбиятның киңрәк укылуына зыян итмәде түгел.
Соңгы елларда сәнгать өлкәсендә иҗади элемтә матур булып үсеп килә. Казан һәм Уфа радиокомитетлары биргән алмаш тапшыруларны кем генә тыңламый икән? «Сөлгеләрне сыкканчы, самоварны екканчы» юкә балы белән чәй эчә-эчә башкорт агайлары, апайлары Казан җырчыларының меңәр еллык наратлар шаулап торган, эчендә кәкүкләр моңайган көчле «Карурман»ны җырлавын тыңлыйлардыр, «Фазыл чишмәсе» янында чибәр кыз белән сылу егетнең вәгадәләшүеи тыңлаганда» үзләренең дә яшьлек елларын хәтерләп, елмаеп утыралардыр.
Башкорт халкының киң күкрәк, тирән моң, сагыш белән җырлана торган «Сәлимәкәй», «Шәүрә килен», «Сакмар буйлары»н, я булмаса шаян «Могълифә», «Баек»ларын без дә я кайгырып, моңсуланып, я шатланып, елмаеп тыңлыйбыз. Уфагамы, Казангамы, яки ике республиканың район үзәкләренә, аерым авылларына булсынмы—татар яки башкорт концерт бригадалары килеп чыга. Башкортстан сәхнәләрендә Нәкый Исәнбәт, Гамир Насрый, Рәисә Ишморатоваларның пьесалары куела. Казан сәхнәләрендә Мостай Кәрим, Назар Нәҗми әсәрләре барды. Ләкин болар гына аз әле.
һәр ике республиканың әдәбият, сәнгать әһелләре арасындагы элемтәне ныгытуның төрле-төрле юлларын табарга, табу өчен эзләргә, эзләр өчен дәрт булырга кирәк.
Безгә Татар-башкорт киностудиясен оештыру мәсьәләсен кыюрак күтәрергә кирәк. Киностудия тоту өчен бер Казанның гына яки бер Уфаның гына көче җитмәве мөмкин. Ә менә безнең ике республика өчен бу эш шактый җиңел. Татар һәм башкорт драматурглары сценарийлар язар иде, аларны татар һәм башкорт сәнгать көчләре ике телнең теләсә кайсында рәхәтләнеп куяр иде, — нәтиҗәдә, ниһаять, экраннарга татар фильмнары да, башкорт фильмнары да чыгар иде.
Башкорт әдәбияты, сәнгате турында сөйләгәндә без аларны идеал-лаштырудан ерак торабыз, әлбәттә. Аларда да бар кимчелекләр, алар да еш кына аксап куялар. Шулай ук безнең татар әдәбияты, сәнгате дә алай ук «төшеп калганнардан» түгел анысы.
Безнең әдәбиятның мең еллык тарихы бар, аның дөнья күләменә чыккан корифейлары бар. Бездә Тукай бар, Такташ бар. Безнең әдәбият Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Фатих Кәрим, Таҗи Гыйззәт, Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов кебек атаклы язучыларны бирде, ниһаять, Ватан сугышы каһарманы, совет поэзиясе баһадиры Муса Җәлилне бирде. Аның Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты дигән бөек исемнәре белән бөтен совет халкы горурлана.
Ләкин без, бу исемнәр артына сыенып, тынычланып утырырга тиеш түгелбез. Юкса, Крылов мәсәлендә язылганча, Римны коткарган бабалары белән мактанучы казлар хәлендә калуыбыз мөмкин. Ә менә яшь әдәбият, башкорт әдәбияты, алга таба марафон йөгереше белән чаба.
Безнең һәр ике әдәбият та авыр, катлаулы юл үтте. Безгә читен сынаулар аркылы узарга, кайвакыт исә бик авыр кичерешләр газабын татырга туры килде. Без күп кенә иптәшләрне югалттык. Бөек Ватан сугышында шәһит киткән башкорт әдипләреннән — С. Мифтахов, А. Карнай, М. Хәй, М. Абдуллин, И. Харис, X. Кунакбай; татар әдипләреннән — Моабит төрмәсендә Муса Җәлил белән бер үк вакытта җәзаланып үтерелгән герой язучы А. Алиш, сугыш кырларында һәлак булган Г. Кутуй, Ф. Кәрим, Н. Баян, Р. Ильяс, X. Рахман, М. Вәдүт, К. Басый- ров һәм күп кенә башка иптәшләрнең язмышы әле дә безнең йөрәкләрне әрнетә. Ләкин без кыю рәвештә алга барабыз, без башларны югары
тотабыз, күзләрне алга, биеклеккә, кояшка таба текибез. Ул кояш — коммунизм. Безне анда җитәкче һәм авангард булган бөек көч — Советлар Союзы Коммунистлар партиясе алып бара. Без инде аның юлбашчылыгы астында бу юлдан 40 ел буена атлыйбыз. Безнең ялгышкан чаклар да, сөртенгән вакытлар да булды. Ләкин һәрвакыт, һәркайда безгә ярдәмгә Партия һәм бөек рус әдәбияты килде. Данлыклы Коммунистлар партиясенең, Совет хөкүмәтенең, бөек рус халкының һәрдаим йөрәк җылысын һәм күңел яктысын тоеп, без башкорт һәм татар язучылары бу изге кайгыртуга лаек булырга тырышабыз. Без үз ватаныбызга, халкыбызга үзебезнең бөтен көчебез, сәләтебез, талантыбыз җа- ныбыз-тәпебез белән хезмәт итәргә күптән үк инде ант иткән һәм бу бөек максат өчен һәртөрле фидакарьлеккә әзер торган язучылар, башкорт шагыйре Мостай Кәрим шигыренә кушылабыз:
«Яшисе бар, сакла үзең» — дисең.
Теләкләрең, әйе, хаксымак.
Ләкин мин бит бөтен гомерем буе Бәйгеләрдә чапкан атсымак.
Дөнья бездән генә калмаган ул, Бер чак килер үлем — ят кунак. Аусам иде шулчак, бәйгеләрдә йөрәге ярылып үлгән атсымак.
Уфа — Казан
Август 1956 — май 19