Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯШӘҮ БЕЛӘН ҮЛЕМ АРАСЫНДА

УЗГАН ГАСЫР БЕЛӘН ОЧРАШУI
Безне тагын сафка тезделәр, санап чыктылар. Озак та үтмәде, лагерьда комендант күренде. Ул, үзе белән тагын берничә немецны ияртеп, безгә таба килә иде.
Кемдер арабыздан:
— Газраил парад кабул итәргә килә,— диде.
Стройда шыпырт кына көлешеп алдылар.
Чыннан да көлмәслек түгел иде. Аякларына агач башмак кигән меңләгән кешене күз алдына китерегез. Өсләрендә яшелле-зәңгәрле кием. Кайберләренең куллары җиң эченнән бөтенләй күренми, чалбарлары җиргә кадәр асылынып төшкән. Ә кайберләренең җиңнәре терсәкләрен дә капламый, балак очлары тездән генә. Бу «мундирлар» берәүләрне бик кечкенә, ә берәүләрне бик озын итеп күрсәтә. Читтән караганда гаҗәп бер тамаша иде бу.
Комендант безнең янга килеп җитәрәк, солдатлар строй буйлап ка-баланып йөри башладылар. Алар безнең стройны «кыл» өстенә куеп, тигезләргә телиләр иде булса кирәк. Бер ефрейтор, стройның ян-ягына чыгып, иелә-иелә башмак очларын карады. Янәсе, аяклар тигез басып торамы? Бер солдат безнең күкрәкләрне кулындагы таягы белән сыпырып узды. Үзе:
— Дисциплина, дисциплина!—дип мыгырдана иде.
Комендант строй алдына килеп басты.
— Ахтунг! — дигән команда ишетелде.
Комендант, уң кулын биленә куеп, башын әле бер якка, әле икенче якка боргалап, стройга күзен йөртеп чыкты. Ул чыннан да үзен зур мәйданда хәрби парад кабул иткән генерал кебек бик горур тота иде.
Менә хәзер аңа шул кыяфәтен көзгедә күрсәтәсе иде. Бәлки, оятыннан үзе дә кызарыр иде... Ләкин кызарыр иде микән? Оятны сизәр өчен намус кирәк. Ә бу газраилдәи намус күптән качкан. Аның урынын вәхшилек алган, һәм менә шул вәхшилек хәзер кысык күзләр аша безгә карап тора. Авызы ачылганда аның сөңге шикелле үткен тешләре күренеп кала. Кемнедер өзгәләп ташларга җыена кебек иде ул.
I Ахыры. Башы 6—7 саннарда.
12
Комендант кулындагы кара папканы ачты һәм бармагы белән ишарә итеп үз янына тәрҗемәчене чакырды.
Тәрҗемәче, комендант алдына килеп, таш кебек катып калды.
Комендант аңа немец телендә нәрсәдер сөйләде дә папкасыннан бер кәгазь чыгарып бирде.
Тәрҗемәче, шул кәгазьне тотып, строй алдынарак килде һәм карлыккан тавыш белән укырга кереште. Кәгазь рус телендә язылган иде.
— Сез, — дип башлады тәрҗемәче, — бүген авылларга эшкә җибәреләсез. Германия хәрби командоваииесе сезне түбәндәге тәртип белән таныштыруны кирәк дип таба һәм хәрби әсирләргә биредә язылганнарны үтәргә куша...
Тәрҗемәче туктап калды. Стройда пышылдаган тавышлар ишетелде. һич көтелмәгән бу хәбәр безне сискәндереп җибәргәндәй итте.
Тәрҗемәче тамагын кырып алды да укуын дәвам иттерде:
— Хәрби рус әсирләре Германиядә райх законнарына гына буйсыналар. Немец солдатларының барлык кушкан эшләрен сүз карыштырмый үтиләр. Рус әсирләре урамда немец солдатын очраткан вакытта туктап честь бирәләр.
Тәрҗемәче, моңа тагын да ныграк игътибар иттерергә теләп ахры, үз сүзләре белән дә өстәп әйтүне кирәк тапты.
— Әйе, әйе,— диде ул, уң кулын югары күтәреп, — честь бирәләр, аңлыйсызмы, честь бирәләр. Немец солдаты — җиңүче, рус аңа дан китерергә тиеш.
Тәрҗемәче бераз туктап торды. Комендант, сәгатенә карап, нәрсәдер кычкырып әйтте. Аңлашылганча, ул тәрҗемәчегә тизрәк укырга куша иде.
Тәрҗемәче инде бу юлы шактый тиз укый башлады:
— Рус әсирләре немецлардан бер нәрсә дә алмыйлар, бер нәрсә дә үзләре дә бирмиләр. Немецлар белән сөйләшү тыела. Әгәр әсир бу законны боза икән, хәрби трибуналга бирелә һәм ун елга төрмәгә ябыла.
Әгәр рус әсире немец хатын-кызы белән якын мөгамәләгә керсә, андый әсир шул көнне үк үлемгә хөкем ителә....
Бу урында комендант муенын тагын да суза төште һәм:
— Ферштейн? — дип кычкырды.
Без инде бу сүзне аңлый идек. Ләкин без аңа кайда һәм ничек булса да «некс» (юк) дигән сүзне өсти торган идек. Немец безгә:
— Ферштейн? —дисә, без:
— Некс ферштейн. — ди торган идек.
Бу юлы стройдан беркем дә җавап бирмәде. Чөнки безне алда тагын да авыррак язмыш көтә иде. Күңелләрне кайгы басты. Тәрҗемәченең безгә укыган язуына караганда, без инде Германиядә мәңгегә коллыкта калган кебек идек. Безгә авыр, бик авыр иде. Тик без бер-беребезнең күзләренә карап кына юанырга тырыша идек.
Лагерь капкасы янына йөк машиналары килеп туктады. Безне уты- зар-утызар кеше санап, шул машиналарга утырттылар һәм каядыр алып киттеләр. 1Сш башта тау буен урап узды, аннары аска таба төшә башлады. Түбәнгә төшкән саен, җиргә якынаябыз кебек. Безнең алда дөнья киңәя бара кебек, һава да җылына бара шикелле. Менә инде алма бакчалары. Әнә яшел кырлар. Әнә кечкенә-кечкенә генә немец авыллары һәм чиркәү манаралары күренә. Лагерьдан соң безгә бу дөнья яңа булып тоелды. Биредә матур. Ләкин бу безнең туган илебез түгел. Бу күренешләр туган-үскән җирләрне генә искә төшерәләр, җанга рәхәт бирмиләр.
Без кечкенә генә бер тимер юл станциясенә килеп җиттек. Станциядә безне инде вагоннар көтеп тора иде.
Безне бик тиз шул вагоннарга алтмышар кеше санап утырттылар, һәм бик тиз арада поезд кузгалып та китте.
13
Без Володя белән бер-беребездән аерылмаска тырыша идек. Бу юлы да без бергә, эшелонның иң соңгы вагонына туры килдек.
Володя вагон ишегеннән Германия кырларын карап бара. Кайчак сокланып: «Их!» дип кычкырып куя. Күрәсең, яшь художник, кырлардагы бу яшел, сары, зәңгәр төсләрне күреп, үзенең буяуларын сагына иде. Күпләр аның кем икәнен белмиләр, ә мин дустымның йөрәк тибешен аңлый идем.
Безнең белән вагонда унлап немец бара. Алариың кулларында мыл-тыклар. Болар инде гади солдатлар. Без аларны беренче мәртәбә күрәбез әле. Ләкин безнең өчен барыбер иде. Безнең хәл моннан үзгәрми. Бәлки, бу сакчылар тагын да усалрак булырлар, кем белсен?..
Поезд туктады һәм бик тиз китеп тә барды. Безнең вагон станциядә торып калды. Без инде шәһәр шикеллерәк зур бер авылга килеп җиткәнбез һәм шунда эшләргә тиеш икәнбез.
Мин вагоннан чыга-чыга ук вокзал фасадына язып куелган «Грозум- штат» дигән сүзне укыдым. Бу авылның исеме булса кирәк, дип уйладым мин.
Авыл шактый зур иде. Дөресрәге, кечкенә генә бер шәһәрне хәтерләтә иде ул. Өйләр барысы да таштан, икешәр-өчәр катлы. Чирәпә түбәләре өйнең үзеннән дә биегрәк итеп эшләнгән.
Безне авыл уртасындагы зур урамнан алып киттеләр. Немец авылын без әле беренче мәртәбә күрәбез. Як-ягыбызга карана-карана атлыйбыз. Агач башмаклар асфальт юлда шак-шок киләләр. Без алар белән рәтләп йөри дә белмибез әле. Бер аяк атлаганда ике тавыш чыга. Ин элек башмакның башы килеп сугыла, аннан соң табаны бәрелә. Шул уңайга гәүдәләребез дә бер алга, бер артка чайкала. Читтән караган кешегә бу бик кызык булып күренгәндер. Ләкин безнең өчен бик авыр иде. Без тешләрне кысып түздек.
Безнең килүне авылда белеп торганнар булса кирәк. Без урамнан узганда. капка төпләрендә төркем-төркем карт-коры немецлар басып тора иде. Кызлар, тәрәзәләрдән башларын тыгып, солдатларга елмаялар. Солдатлар узып барышлый аларга кул болгыйлар. Балалар безнең строй тирәсендә йөгерешәләр, нәрсәдер кычкыралар. Кыскасы, немец авылы, үз урамында рус әсирләрен күреп, тәмам тантана төсен алды.
Ләкин бу хәл күпкә бармагандыр. Чөнки нәкъ шул сәгатьтә, шул авылда яшәүчеләрнең инде кайберләренә почтальон хат китергәндер. Ә хатта шул авылда кайчандыр гомер иткән кешенең сугышта һәлак булуы яки билгесез югалуы турында хәбәр булгандыр. Ул немец көлүеннән туктап, күзләрен яулык белән каплагандыр. Сугыш көннәрендә язмыш шундый була ул!
Безне соры таштан салган ике катлы бина янына китереп туктаттылар. Йорт тыштан матур иде. Тәрәзәләре зур, өлгеләре сырлап ясалган.
— Неужели без шунда яшәрбез икән? — диде кемдер. Без беркадәр аптырашка калдык.
Кинәт авыр тимер капка ачылды. Аннан тагы берничә немец солдаты чыкты. Берсе бик юан. Бу фельдфебель иде.
Ул бик каты кычкырып нәрсәдер әйтте. Ике солдат, капка төбенә басып, безне берәм-берәм санап йорт эченә кертә башладылар.
Тар гына туннель аша уздык һәм тирәсе биек таш коймалар белән уралган тар бер ишек алдына килеп чыктык. Биредән ниндидер җепшек ис килә, хәтта салкынча иде. Кояш бу таш базга көн уртасында гына карый ахры.
Кайчандыр төрмә булгандыр бу, дип уйладым мин. Ә теге без күргән матур бина бу йорттан бөтенләй читтә булып чыкты.
Бер иптәшебез тирә-якка каранды да:
— Тышы оҗмах, эче тамуг икән моның, — диде.
14
Ул тагын нәрсәдер әйтмәкче иде. Кинәт ишек алдына бер төркем немецлар килеп керде. Алар зур гәүдәле, барысы да юан диярлек. Бит алмалары кып-кызыл, ияк аслары катлау-катлау булып салынып тора Барысы да бертөслерәк киенгәннәр: башларында эшләпә, өсләрендә калын драптан тегелгән пиджак. Кайберләренең жилет кесәсеннән сәгать чылбырлары күренеп тора. Болар, әлбәттә, авылның байлары иде.
Фельдфебель хуҗаларны каршы алды. Ул аларга башын ия-ия, безгә бармагы белән төртеп күрсәтә-күрсәтә, нәрсәдер сөйләде. Аннары кулындагы папканы ачып, ниндидер язулар чыгарды. Язуның берсе җиргә төшеп китте. Шунда мии аның лагерьда безгә тутырылган карточка икәнен күреп калдым. Бер немец бае шул карточканы иелеп алды һәм бераз карап торгач:
— Жарков Володя, — дип кычкырды.
Жарков Володя:
— Я,—диде.
Биредә русча «я» дигән сүз бик урынлы туры килде. Ул немецча «әйе» дигән сүз иде.
Немец Володя каршына килеп басты һәм юан куллары белән аның җилкә сөякләрен тотып карады. Аннары баштанаяк карап чыкты. Немец нигәдер башын чайкап куйды, карточканы кире фельдфебельгә бирде. Күрәсең, хуҗа Володяны яратмады. Бу әсир көчсез, эшкә ярамас, дип уйлады булса кирәк.
Немец строй буйлап китте. Янәшә басып торган озын буйлы ике әсир янына килеп туктады. Карап торды, аларның да иңбашларын капшап карады. Аннары фельдфебельгә нидер әйтте. Фельдфебель папканы ачып, тагын карточкаларны актарды да:
— Яволь, һер шеф!—дип, хуҗага честь бирде.
Хуҗа бу ике әсирне стройдан тартып алга чыгарды, үзе читкә китеп урындыкка утырды да озын трубкасын авызына капты.
Фельдфебель бу ике әсиргә немецча нәрсәдер сөйләде. Алар, әлбәттә, бу сүзләрне аңламыйлар иде. Ләкин без инде барысын да төшенгән идек. Немец байлары безне эшкә алалар. Безнең өчен хәзер чын мәгънәсе белән коллык башлана!
Безгә, совет кешеләренә, тел белән әйтеп бирә алмаслык бер хурлык иде бу. Кайчандыр, узган гасырда Россиядә дә шулай булган. Анда да колларны шулай тәннәрен капшап, сайлап алганнар. Ләкин Россия өчен ул инде узган чор. Без биредә хәзер шул узган чор белән яңадан очраштык. һәм без егерменче гасырдан кире унсигезенче гасырга кайттык кебек...
Шулай итеп, немец байлары безне берәмләп тә, икешәрләп тә сайлап алып бетерделәр. Буйга кечкенәләр һәм ябыграк әсирләр башта немецларга бик үк ошап җитмәсәләр дә, соңга таба аларга да хуҗалар табылды.
Володяны гади генә киенгән бер карт немец алды.
Володя, көлеп:
— Күрәсең, бусы ярлы бай, ахры, — дип куйды. Карт немец, аңа карап, нигәдер елмайды. Володяныц җилкәсен;; йомшак кына итеп кагып алды да:
— Юнг, — диде.
Бу карт немец пи ө (ендер яхшы кеше булырга тиеш төсле идх Иөзе җыерчыкланып беткән, чәчләре агарган, дөньяны күргән кешегә охшый иде ул.
йортта тагын бер яшь кенә хатын күренде. Сап-сары чәчләре баш тирәсенә җыйнак кына итеп уралып куелган. Буйга уртача булса да, озын күлмәге, биек үкчәле туфлиләре бу ханымны нечкә билле, озын буйлы итеп күрсәтә иде. Ерактан шактый матур шикелле иде ул. Ләкин якыннан карагач, бу беренче хис югала.
15
Хатынның күзләре гадәттән тыш зур һәм күз кабаклары бертуктаусыз ачылып-йомылып тора. Кеше белән сөйләшкәндә генә ул күзләрен һич йоммыйча карап тора. Шул вакытта аның күзләре курчак күзләренә- охшап китә иде.
Немецлар, бу ханымны күрү белән, бар да аңа карап елмайдылар.
— Гутен таг, гутен таг, — диештеләр.
Фельдфебель аңа каршы ашыгып барды һәм нәрсәдер сөйли башлады. Ләкин хатын аны тыңларга теләмәде, туп-туры безнең строй буйлап китте. Менә озын буйлы ике әсир янына килеп туктады да, бармагы белән күрсәтеп, фельдфебельгә нәрсәдер әйтте.
Читтә трубкасын кабып утырган юан немец урыныннан сикереп торды һәм. хатын янына килеп, эре генә, хәтта беркадәр масая төшеп:
— Маен, — диде.
Хатын юан немецка усал итеп карады, ләкин эндәшмәде. Бары тик фельдфебельгә генә бармак янап нәрсәдер әйтте. Янәсе, мин килгәнче иң көчлеләрен өләшеп бетергәнсез, ә миңа җыен ни җиттеләре генә калган...
Фельдфебель, тавышын йомшарта төшеп, хатынны тынычландырырга теләде булса кирәк. Хатынны безнең янга ияртеп килде.
Немец хатыны минем каршыга килеп туктады. Инде миңа чират җитте, дип уйладым мин. һәм дөрес булып чыкты. Немец хатыны мине баштанаяк карап чыкты. Кулларыма карады. Аннары фельдфебельгә борылып, минем карточканы сорап алды. Күрәсең, минем яшем, һөнәрем белән дә кызыксына иде ул.
— Гут, — диде хатын һәм миңа, пыяла күзләре белән текәлеп, тагын бераз карап торды да:
— Их бин фрау Якоп,— диде.
Бу аның миңа «синең хуҗаң мин булачакмын» дип әйтүе иде.
Хуҗалар өйләренә кайтып киттеләр. Инде кич булып килә иде. Безне тар гына ишектән бер бинага алып керделәр. Бу рәшәткә тәрәзәле, шактый зур бер бүлмә иде. Тәрәзәләрдән бары өй стеналары гына күренә. Бүлмәдә ике катлы агач нарлар куелган. Бер читтә озын өстәл һәм берничә урындык та бар.
— Биредә тыныч,— диде кемдер һәм нарга, йомычка тутырылган матрац өстенә, сузылып ятты.
Бүлмәгә фельдфебель белән берничә солдат керде. Безне тагын санап чыктылар. Бер әсир фельдфебельгә ашау турында исенә төшерде. Фельдфебель күп уйлап тормады:
— А1орген,— диде һәм ишек төбенә җиткәч, безгә тагын бер карап алды да:
— Альзо, гутен нах,— дип чыгып китте. Ишек ябылды, йозак шылтырап бикләнде, бүлмә тып-тын булып калды. Тышта төн иде инде.
ФРАУ ЯКОП
йокы аралаш мин ниндидер бер көчле гөрелдәү тавышы ишеттем. Башта бик еракта кебек иде. Тора-бара гөрелдәгән тавыш якыная башлады. Кинәт, бөтен авылны сискәндереп, серена улап җибәрде. Мин күзләремне ачтым. Бүлмә эче караңгы иде. Авыл өстеннән бомбовозлар оча. Әсирләр уяндылар. Кемдер ыңгырашып куйды, кемдер тирән итеп авыр сулады.
— Англичаннар булса кирәк, — диде берәү караңгы почмактан.
— Точно, алар!—дип, кемдер аның сүзләрен раслады.
Без тынып калдык. Бомба шартлавын көттек. Ләкин бомбовозлар гүләве ераклаша бара иде һәм инде бөтенләй ишетелми башлады.
— Киттеләр,— диде Володя.
16
— Киттеләр, — дидем мин дә.
— Берлинга «бүләк» илтәләр булыр, — диде бер әсир.
— Бәлки, инде алар ул бүләкләрне тиешле җиргә тапшырып, туган илләренә кайтып баралардыр, — диде кемдер.
Шул вакыт ишек катыннан фельдфебель тавышы ишетелде.
Аның белән берничә солдат бүлмәгә керделәр. Фонарьлар белән яктыртып, безне карап чыктылар. Күрәсең, һава тревогасы аларны аякка бастырган иде.
— Руски, шляфен,— диде бер солдат. Немецлар бераздан тагын ишекне бикләп чыгып киттеләр.
Без артык сөйләшмәдек. Инде безне йокы да алмады.
Мин уйга калдым. Германиянең кайсы җирендә яшибез без? Бу сорау мине инде күптән борчый иде. Берлин кайсы якта? Биредән качарга мөмкинме?
Мин уем белән шул сораулар тирәсендә әйләндем. Тик күңел бер генә сорауга да җавап таба алмый. Әсир өчен бу иң-иң авыр вакыт. Андый чакта тоткын үзен тирән баз төбенә ташланган кебек хис итә. Мин дә шул баз төбендә ятам кебек иде.
Кинәт авыл өстендә чаң тавышы чыңлады. Чиркәү манарасындагы сәгать алтыны сукты.
Безнең бүлмәнең тәрәзә капкачлары ачылып китте, кечкенә генә рәшәткәле өлгеләрдән бүлмәгә таң яктысы төште.
Безне йортның ишек алдына чыгардылар. Фельдфебель кулындагы исемлек буенча безне стройга тезә башлады. Ләкин исемлектә безнең фамилияләр түгел, хуҗалар исеме язылган иде.
Фельдфебель:
— Фрау Якоп,— диде.
Мин стройга бастым. Минем янга тагын дүрт әсир тезелде. Солдат мылтык затворын арлы-бирле йөртеп алды да:
— Марш, марш, — дип, безне урамга алып чыгып китте. Менә без бер йорт янына килеп туктадык. Капка төбендә теге юан немец басып тора иде. Солдат ике әсирне аңа биреп калдырды. Безне тагын урам буйлап алып китте. Менә без тагын бер йорт янына килеп җиттек. Биредә инде безне фрау Якоп каршылады. Солдат аңа:
— Гутен морген, фрау,— диде һәм миңа төртеп күрсәтә-күрсәтә нәрсәдер әйтте. Фрау аңа башын селки-селки:
— Я, я, — дип кабатлады.
Мин бу йортта калдым. Башкалар арырак киттеләр.
Фрау Якоп мине үзе белән ияртеп өйгә алып керде. Алгы бүлмәдә ’ урындык күрсәтеп, миңа утырырга кушты.
Үзе:
— Карл, Карл, — дип кемнедер чакыра башлады. Кинәт ишек ачылды. һәм аннан ун-уиике яшьләрдәге бер малай килеп чыкты. Фрау Якоп аңа мине күрсәтеп нәрсәдер сөйләде. Мин, әлбәттә, бер сүз дә аңламадым.
Малай миңа бик усал итеп карап торды. Ул сөзәргә җыенган кәҗәгә охшый иде. Мин исә аңа карап, менә кечкенә фашист, дип уйладым. Малайның муенында кара галстук, билендә кечкенә генә кылыч иде. Күлмәк җиңенә ниндидер билгеләр ясалган. Күрәсең, бу Германиядә балалар оешмасының формасы иде.
Фрау Якоп бармагы белән аңа күрсәтеп:
— Клейн шеф Карл, — диде. Без таныштык.
Шуннан соң фрау өстәл янына килде дә гармонь мехына охшаган бер агач тартманы ачып икмәк кисәге алды. Шуңа пычак йөзе белән маргарин якты. Соңыннан маргаринны яңадан икмәк өстеннән сыдырып җыеп алды да савытка кире салды. Аннары бер чәйнектән зур калай кружкага шопырдатып кофе агызды. Бу миңа иртәнге аш иде.
17
Мин ашарга керештем. Фрау Я кон кечкенә Карл белән мине күзәтеп юра башладылар. Икмәк бик тиз бетте. Ә кофены эчеп бетерә алмадым. Кофеның шикәре дә, сөте дә юк иде.
Фрау Якоп, моны күреп, бераз борчылды, миңа нәрсәдер әйтте. Минем аңлавымча, фрау кофеның кешегә бик файдалы нәрсә икәнен аңлатырга тырыша иде булса кирәк.
Мин аңа:
— Данке,— дидем.
Сүз шуның белән бетте. Без ишек алдына чыктык. Фрау Якоп миңа көрәк бирде. Аннары ике чиләк тоттырды. Шул вакыт ишек алдында тагын бер шактый карт немец күренде. Ул безнең янга килде, һәм без өчәү урамга чыктык. Алар тротуар буйлап киттеләр. /Миңа урам уртасыннан барырга куштылар. Әсирләргә Германиядә тротуардан йөрү тыела иде.
Бераз баргач, авылның читенә дә чыктык. Биредә немецларның яшелчә бакчалары иде. Бакчалар бик матур рәшәткәле коймалар белән тотып алынган. Кечкенә генә капкаларны үрмә гөлләр бизәп тора. Немецлар яшелчәне бик яратып үстерәләр, күрәсең. Бакчалардагы пөхтә тәртип шул турыда сөйли иде.
Безнең юл бакчалар буйлап китте.
Мин тирә-якка карап барам. Юлның икенче ягында иген кырлары күренә. Анда-санда өчәр-дүртәр өйле кечкенә генә авыллар яшел бакчалар эченә күмелеп утыралар. Сирәк-сирәк кенә тургай сайраганы ишетелеп куя. Тагын ераграк күз төшерсәң, зәңгәр һавада йөзеп барган кебек кечкенә генә таучыклар күренә.
Бу Германиянең кайсы ягы икән? Биредәге матур табигатькә караганда. Германиянең бу иң бай җире булса кирәк, дип уйладым мин. Шулай да бу әле минем соравыма җавап түгел иде.
/Менә без киң асфальт юлны үтеп, сул якка таба борылдык. Бу юл ике якка аерылып китә, һәм нәкъ шул урында ике баганага юл күрсәткеч такталар кадаклап куелган. Берсендә «Дармштат» дип язылган иде. Икенче баганада «Франкфурт ам Маен» дигән сүзләр күзләремә чалынып калдылар. Димәк, бу юллар шул шәһәрләргә илтә.
Мин Германия картасын күз алдыма китерергә тырыштым. Кызганычка каршы, мин аны бик начар белә идем. Шулай да Маен елгасы истә калган. Ул Германиядә кечкенә генә бер елга. Шулай ук Маен елгасының Франция чигенә якын икәнлеген дә хәтерли идем мин. Хәзер инде Германиянең кайсы җиренә басып баруымны белдем мин.
Без Франция чигеннән ерак түгел идек. Кайларда йөрергә насыйп булган икән? дип авыр көрсендем мин. Биредән качу турында уйларлык та түгел. Безне бу киемнәребез белән өч яшьлек бала да таный. Тел белмәгән килеш, бу якларны әле беренче мәртәбә генә күргән хәлдә, ничек качасың? Сиңа монда кем булышыр? Әлбәттә, бу юкка гына борчылу иде.
Немец моны бик нык исәпкә алган. Аның безне Франция чигенә үк китереп ташлавы очраклы хәл түгел. Биредә хәзер Германиянең иң тыныч һәм куркынычсыз почмагы иде. Шуңа күрә ул безне «иреккә» чыгар гы. Хәзер минем янда бер сакчы да юк Хәзер мин әсир һәм немец хатынының ялчысы. Ләкин бу «ирек» миңа көндез генә биреләчәк. Кичен мине яңадан немец солдаты теге таш бпзга илгәчәк. һәм төп буена ишек төбендә сакчы торачак.
Фрау Якоп белән кара' немец үзара кызу-кызу нәрсә зурындадыр гәп-ләшеп баралар, кинәт-кинәт миңа карап алалар. Миңа бер сүз дә катмыйлар. Аларның авызыннан мин «Русланд», «Москау, «Минск», «Шта- лииград» дигән сүзләрне бик еш ишетеп калам. Күрәсең, алар безнең ил турында сөйләшәләр иде.
Без шактый озак бардык. Менә тимер рәшәткә белән уратып алынган бер бакчага килеп кердек. Бакчаны урталай бүлеп такыр юл ясалган.
Ике якта кәбестә, кишер, чөгендер, салат һәм тагы бик күп төрле яшелчәләр үсеп утыра. Бер почмакта чәчәк түтәле күренә. Бакча уртасында таштан эшләнгән чан. Анда су. Чан янында җир астыннан су чыгарыр өчен насос куелган иде.
Бакчаның бер ягында биек такта койма. Койма аръягында озын бина түбәсе -калкып тора. Озын калай морҗадан төтен агыла. Бу такта яру заводы иде. Анда пычкы тавышы чыжылдый. Ара-тирә немецларның кычкырган тавышлары ишетелеп китә.
Фрау Якоп туп-туры чәчәкләр түтәленә таба узды һәм, ике кулын биленә куеп, чәчәкләргә карап тора башлады. Чәчәкләрнең инде кайберләре ачылып җиткәннәр. Алар аллы-гөлле ут шикелле янып утыралар. Түтәлләр ягыннан хуш ис килә.
Бакча матур иде. Мин чәчәкләрне шулкадәр яратучы кеше булсам да, бу юлы бу ят җирдәге матур чәчәкләр күңелемдә бернинди дә хис уятмадылар. Киресенчә, ул матур чәчәкләр кайгымны гына арттыралар кебек. Гүя алар: «Син кол, син мескен» дип әйтәләр иде.
Фрау Якоп минем яндагы карт немецка нәрсәдер кычкырып әйтте. Немец минем җиңемнән тартты һәм үзе койма буена таба атлады. Мин аңа иярдем.
Бакчаның әле бу ягы казылмаган, бары тирес белән генә эшкәртелгән. Немец көрәк алып шул җирне казый башлады. Үзе миңа нәрсәдер сөйли. Аңлавымча, ул миңа көрәк белән җирне ничек казырга кирәклеген өйрәтә иде.
Аннары ул көрәкне миңа бирде. Мин казый башладым. Жир шактый йомшак булса да, көрәк бик авыр керә һәм мин аңа аягым белән берничә мәртәбә басам. Күтәреп алганда кулларым калтырап китә, башым әйләнә. Миңа көрәк биш потлы чуен кебек авыр тоела иде.
Фрау Якоп минем эшләвемне карап торды. Уңга-сулга башын чайкады. Күрәсең, минем эшемнән хуҗа канәгать түгел иде. Ул көрәкне минем кулдан тиз генә тартып алды да үзе казый башлады. Чыннан да көрәк аның кулында бик җиңел бер нәрсәгә әйләнде. Ул көрәккә минем шикелле аяклары белән бер дә басмыйча, куллары белән генә тоткан килеш I җирне бик җиңел казый. Үзе нидер сөйләнә. Янәсе, менә болай кирәк, менә болай, дип, хуҗа мине эшкә өйрәтә иде.
Мин башта пиджагымны, аннары күлмәгемне салдым. Көй инде кыздыра башлаган иде. Карт немец минем тәнемә карап башын селекте. Минем беләкләрем көрәк сабы шикелле нечкә, кабыргаларым гармонь мехы кебек сырланып тора, эчем эчкә ябышкан. Дөресен әйткәндә, минем бөтен гәүдәм чыбыклар белән генә аниаи-мониан тоттырып куелган кебек иде.
Немец минем яннан китте, һәм алар фрау Якоп белән нидер сөйлә- шә-сөйләшә чәчәкләр җыя башладылар. Бераздан немец, зур гына кәрзин белән чәчәкләр күтәреп, авылга таба китеп барды.
Мин әкрен генә казый бирдем. Фрау яшелчәләргә су сибеп йөри. Үзе астыртын гына миңа карый. Күрәсең, ул мине сыный иде. Ләкин мин анысына борчылмадым. Чөнки мин үзем дә шулай астыртын гына немец хатынына карап алам. Мин дә аны үз чиратымда сыйыйм. Кайвакыт безнең күзләр очрашалар, һәм шул чакта без бер-беребезнең карашында тирән нәфрәт сизәбез. Без сүзсез, ләкин күз карашлары белән бер-беребезне бары дошманнар итеп кенә таныйбыз. Бәлки, немец хатыны, минем ябык гәүдәмә карап: «Шуларны да без җиңә алмабызмы соң?» дип үзен тынычландырырга тырышкандыр. Ләкин бу коры сөяккә генә калган гәүдәдә йөрәк бар иде әле. ЛАеиә шул йөрәкне инде фрау Якоп беркайчан да күрә дә, аңлый да алмый иде! Мин әйтер идем, мондый чакта тел белмәү дә файдалы. Бәлки, немец хатыны минем кешелек намусыма тия торган әллә нинди түбән сүзләр әйтер иде. Ә хәзер ул миңа бары кыеклатып усал күзләр белән карый гына ала...
2. .C. Ә.“ № 8.
17
2* 19
Төш вакытында, велосипедка атланып, бакчага фельдфебель килде. Билгеле, ул әсирләрне тикшереп йөри иде. Велосипедны койма буена сөяде дә туп-туры минем янга атлады.
Фельдфебель минем эшемә бераз карап торды. Аннары нәрсәдер кычкырып әйтте. Фрау Якоп чәчәкләр арасыннан аңа елмаеп карады. Янәсе, бир әле үзенә кирәген, ул эшләргә теләми...
Фельдфебель минем кулдан көрәкне алды. Җирдә яткан киемне күрсәтеп, хәзер үк пиджакны өстемә кияргә кушты.
— Ферботен!—диде ул. Бу сүзне мин аңлый идем инде. Безнеңчә ул «тыела» дигән сүз. Димәк, Германиядә әсирләргә өс киемен салып йөрергә ярамый. Аңлаштык.
Фельдфебель, таза, юан беләкләрен сызганып, мышный-мышный җир казырга кереште. Ат шикелле таза иде ул. Аның кулларында көрәк җиргә үзе кереп китә кебек иде. Көрәк артыннан буразна кебек тирән эз ятып бара. Җир тигез булып, күпереп кала. Ул чыннан да җиңел һәм нык эшли иде.
Фрау Якоп фельдфебельнең болай җитез эшләвенә кызыгып карап тора башлады.
— Гут, гут,— дип мактап та җибәрде.
Фельдфебель тәмам кызып җитте. Көрәк астыннан тузан гына чыгып тора. Ә мин эчемнән: сине сабанга җигеп, кырга чыгасы иде, дип уйлыйм.
Фрау Якоп фельдфебельгә нидер әйтте. Фельдфебель башта ат кебек кешнәп көлде. Аннары кинәт эшеннән туктап калды.
Минеим аңлавымча, фрау аңа: менә синең шикелле ялчым булсын иде, дип әйтте шикелле. Немец фельдфебеленә мондый шаяру бик үк ошап җитмәде булса кирәк. Чырае үзгәреп китте. Ул калын кашларын җыерып, авызын кыйшайтты. Немецның ачуы килде, күрәсең.
Фельдфебель көрәкне миңа бирде. Бәлки, ул миңа: менә ничек казыйлар аны, дип үзенең форсатын күрсәтергә теләгәндер. Ләкин хуҗа хатынының сүзләре аның бу гайрәтен суындырган иде инде. Ул миңа карап:
— Арбайт, шнель арбайт, — дип кенә әйтә алды.
Алар тагын фрау белән сөйләшеп киттеләр, һәм бераздан чәчәк тү- ( тәлләре янында фельдфебеленең көлгән тавышы ишетелде. Мин яшертен генә шул якка карадым. Фельдфебель фрауны кочакларга маташып, аңа таба җилкенә иде.
— Кемгә сугыш, кемгә рәхәт! — дип уйладым мин, йөрәгем ярсып китте. Бар көчем белән көрәкне җиргә сеңдердем. Минем шул көрәк белән тау-тау җир алып бөтен дөньяны күмәсем килде. Нигә бу дөнья, нигә ул фрау һәм юан немец, нигә мин кирәк дөньяга? Нигә бу тормыш дигән нәрсә?" Нигә ул чәчәкләр, әгәр алар сугышта үтерелгәннәр каберенә куяр өчен генә үсә икән?
ДУС КЕШЕНЕҢ КУЛЫ
Кич булды. Безне үз торагыбызга җыеп кайттылар. Без бер-беребезне сагынган идек. Көн буе тел рус сүзен әйтмәгән, колак шул сүзне ишетмәгән. Ят ил барыннан да бигрәк үзенең әнә шул ягы белән кешене сагышка сала, яфрак кебек саргайта.
Үзем рус булмасам да, миңа ят* илдә рус сүзен бер генә көн ишетми тору да ямансу була иде. Чөнки ул телдә минем якташларым, ватандашларым сөйләшә. Рус теле миңа да үз ана телем кебек якын. Хәтта мин немецлар каршында рус булып саналуым белән йөрәгемдә горурлык сизә идем.
Йортка кереп җитү белән үк мин Володяны эзли башладым. Алар элегрәк кайтканнар иде. Володя строй таралу белән үк минем янга йө
20
гереп килде, йөгереп килде дә кочаклап алып, кулларымны кысып күреште. Володя мине күргәч шатланды. Ләкин йөзе аның ничектер тагын да саргая төшкән кебек иде.
— Ашаттылармы? — дип сорадым мин.
— Ашаттылар, туйганчы ашаттылар, — диде Володя. — Ә сине ничек?
— Ашаттылар...—дидем мин.
— Күпме, нәрсә бирделәр?
Мин: «Яхшы, шәп булды», дидем. Чөнки үземнән күп яшь кешегә зарлану ничектер килешми кебек иде. Яшь дустым каршында үземне көчсез күрсәтәсем килми иде минем.
Ләкин Володя миннән барысын да сөйләтте. Мин туктап калсам, ка- бат-кабат сораулар биреп, минем хәлне белергә тырышты.
Без бүлмәгә кердек. Безне солдатлар санап чыктылар. Фельдфебель тагын бер карап узды. Шуннан соң ишек бикләнде. Тәрәзә капкачлары ябылды. Бүлмә караңгыланды. Без нарларга менеп яттык. Арыганлык үзен нык сиздерә. Сөякләр сызлый, тән авырта иде.
Володя минем колагыма гына пышылдап, кулыма өч-дүрт пешкән бәрәңге тоттырды:
— Аша, кара, сиздермә. Мин сиңа көн дә шулай алып кайта торырмын. Безнең хуҗа бай, сыерларга казан-казаи бәрәңге пешерәләр. Үзем дә туйганчы ашадым,— диде.
— Ә икмәк бирделәрме соң? — дип сорадым мин.
— Икмәк тә бирделәр,— диде Володя һәм әкрен генә сөйләп китте.— Минем хуҗа авыру, бөтенләй йөри алмый икән. Тәгәрмәчле урындыкта гына утыра. Мине эшкә алучы немец үзе шул байда ялчы булып эшли икән. Ул шәп кеше булырга охшый. Хуҗа каршында ул минем белән бер сүз дә сөйләшмәде. Арбага тирес төяп, кырга чыккач, теле ачылып китте. Беләсеңме, нәрсә ди? Әле ничек ди, русча әйтә: война не карош, капитал не карош, ди.
— Әллә ул русча сөйли беләме?—дидем мин.
— Белә шул,— диде Володя.—1916 елда Россиядә пленда булган. Шунда бераз рус телен өйрәнеп кайткан. Мой сын тоже на война, ди.
Безнең сүзләрне инде кайберәүләр ишетеп тә өлгергәннәр иде. Бер иптәш безгә кушылып сөйләшә дә башлады.
— Бәхетең бар икән әле, энем,—диде ул. Бу теге икс озын әсирнең берсе иде. — Менә безнең хәл, фрицча әйтсәң, капут... — Әсир үзенең зарын сөйләргә тотынды: — Безнең хуҗа бу авылның бургомистры икән. Безнеңчә әйтсәң, староста, ягъни авыл башлыгы. Өч катлы йорты, йорт тирәсендә бакчасы. Унбишләп сыеры, атлары бар. Кыскасы, бай. Ну, анысы чорт с ним. Ләкин хуҗаның анасы валлаһи елан булгандыр. Усаллыгына чама юк... Без йортка барып кергәч тә, һичбер сүз әйтмичә, берәрне яңакка менеп алды. Үзе эт шикелле өрә-өрә нәрсәдер сөйли. Кулындагы язуны бармагы белән төртеп-төртеп күрсәтә.
— Маен сон капут! Капут!—ди.
Без аңладык. Аның улы сугышта үлгән икән. Менә шуңа ачуы килгән. Бездән үч алмакчы була. Их, немецча сөйли белсәм, мин аңа, ул юан шайтанга, әйтер идем: «Синең улыңны безнең илгә кем чакырды соң?» дияр идем. «Үзе бардымы? Байлык җыярга бардымы? Что же, аңа шул к1грәк» дияр идем... но, тел юк... — дип, әсир тынып калды.
Торакта тынлык урнашты. Күзләрне йокы басты. Әсир тагын нәрсәдер әйтте шикелле. Мин инде ишетмәдем.
Ярты төн уртасында Володя бик каты ютәлли башлады. Мин дә уянып киттем.
— Нәрсә, Володя, әллә авырыйсыңмы? — дидем.
— Әллә нәрсә шунда, тыным кысыла, һава җитми кебек, — диде ул. һәм тагын буылып-буылып ютәлли башлады.
2* 21
Мин инде берничә вакытлардан бирле Володяның, бигрәк тә төннәрен, шулай авыр ютәл белән газаплануын сизен йөри идем.
Башта мин моны салкын тигәндер дип уйладым. Ләкин ютәл һаман бетми, көчәя бара иде. Ә бүген Володя бөтен гәүдәсе белән дерелдәп ютәлли башлады. Бу хәл мине куркуга салды.
Володя торып утырды.
— Кара әле, — диде ул һәм минем кулымны тотып маңгаена куйды. Аның маңгаена салкын тир бәреп чыккан. Тәне юеш, куллары калтырый иде.
— Кайвакыт туңам, кайвакыт эссе була миңа. Шунысы кызык, туңганда тирләтә. Нидән алай икән ул?—диде Володя.
— һәй, исең киткән икән, салкын тигән яки малярия авыруы бардыр, бетәр, Володя, курыкма, — дип, мин егетне тынычландырырга тырыштым. Ләкин Володяның авыруы салкын тигәнгә генә охшамый иде.
Володя бераз тынычланды. Яткан урынында а|рлы-бирле әйләигәлә- де һәм, шулай газаплана торгач, йоклап китте.
Ә миңа авыр булып калды. Мин тагын сугыш турында, шушы ят ил турында, мондагы газаплар турында уйландым. Миңа бу караңгы баз шикелле бүлмәдә'сугыш беркайчан да бетмәс, Володя да, мин дә һәм минем иптәшләрем дә туган илгә беркайчан да кайтмабыз кебек тоелды.
Иртә белән тагын эшкә киттек. Бу юлы солдат мине бакчага кадәр үк озата барды. Фрау Якоп анда иде инде.
Фрау Якоп миңа тагын нәкъ кичәге хәтле икмәк бирде һәм чәйнектән кофе агызды. Боларны ул үзе белән алып килгән иде.
Мин кофе эчә-эчә фрауга карадым. Ул бүген дә кәрзингә чәчәкләр җыя иде. Кая илтә ул бу чәчәкләрне? Әлбәттә, ул аларны сата иде. Димәк, бу ханым яшелчә бакчасы белән көн күрә.
Шуннан соң фрау бик күп итеп салат өзде. Аларны икенче кәрзингә тутырды.
Мин яңадан, кулыма көрәк алып, кичәге җирне казый башладым. Бу юлы фрау Якоп минем яныма килмәде. Аның эше кызу иде булса кирәк.
Бераздан теге карт немец килеп җитте. Үзе белән ул кечкенә генә кул арбасы алып килгән иде.
Фрау Якоп чәчәкләрне һәм салатларны шул арбага тутырды. Аннары миңа нәрсәдер кычкырып әйтте. Мин аңламадым. Фрау Якоп минем немецча аңламавыма гаҗәпләнде бугай, күзләрен йомгалап-йомгалап башын селкеде. Ничек инде, янәсе, кеше тел белми. Юләр икән бу руслар, дип уйлады бугай.
Немец арбага җигелде һәм бакчадан чыгып, авылга таба юл алды. Фрау Якоп аның артыннан китте. Авыл урамына кереп җиткәнче ул миңа таба әйләнеп карый-карый барды. Мин, күрмәмешкә салынып, көрәкне җиргә тидерә-тидерә генә, һаман казыган булдым.
Бакчада үзем генә калдым. Миңа иркен булып китте. Хәзер инде миңа рәхәтләнеп уйланырга мөмкин иде. Вакыт-вакыт, көрәккә таянып, тирә- якка карыйм. Миннән ерак түгел генә ике-өч әсир кырда эшли. Берсе, үгез җиккән арбага утырып, безнең бакча яныннан узып китте. Ул мине күреп:
— Нихәл, Николай, эшләр барамы? — диде.
— Көрәк белән төртсәң, бара!—дидем мин аңа. Аның янындагы немец нәрсәдер мыгырданды. Күрәсең, рус сүзе аның колагына чит булып ишетелде.
Көн төшкә авышты. Эссе. Мин таш чан янына килдем. Чанда инде кояш нурлары коена иде.Күзләр чагыла. Мин чан төбенә карадым һәм чан төбеннән күзләрен кыса-кыса миңа карап торган бер ябык кешене күрдем. Башта ул миңа ят кебек иде. Мин башымны чайкадым, чан
22
төбендәге шәүлә дә башын чайкады. Әйтерсең, мине үз шәүләм танымый иде. Ул миңа гаҗәпләнеп: «Синме бу?» дип әйтә кебек иде. Башымны суга тыктым. Рәхәт булып китте. Кулларымны юдым, җиңел булып калды.
Кинәт такта яру заводында гудок тавышы ишетелде, һәм завод капкасыннан, велосипедларга утырып, эшчеләр төшке ашка өйләренә кайта башладылар. Алар барысы да диярлек миңа карап узалар. Кайберләре:
— Әй, русски,— дип кычкырып үтәләр.
Мин бу сүзләрнең мәгънәсен аңламыйм. Миннән көлүме, әллә кызганумы? Белмим, алар миңа нәрсә әйтергә теләгәннәрдер.
Төш вакытында мин дә ял итәргә уйладым. Чөнки кулларымда көрәкне тотарлык та көчем калмаган иде.
Завод коймасы буена, ышык җиргә барып утырдым.
Тирә-як тын. Заводта пычкы чыжылдавы тукталды. Бу сәгатьтә бөтен Германия ашарга утыра. Кырда беркем дә күренми. Күрше бакчалардан да кешеләр өйләренә кайтып киткәннәр.
Мин койма буенда бер ялгызым утырам. Язмыш мине кая китереп ташлады! Минем уйларым туган илгә китәләр. Мин сугыш кырын күз алдыма китерәм. Анда дусларымны күрәм кебек. Миңа алар каршында оят. Мылтык алып сугышка киткән кеше бүген Германиядә бер фрауның колы! Әйтерең бармы?! Уйлыйм, уйлаган саен күңелгә авыррак була бара.
Кинәт кемдер теге яктан коймага кага башлады. Мин сискәнеп киттем. Кем кага, нәрсә кирәк аңа? Мин урынымнан тордым, коймага йөзем белән борылдым. Койма биек, аргы якта кем торганын күреп булмый иде. Аннан кемнеңдер бик әкрен генә:
— Руски туварищ, — дигән тавышы ишетелде. Мин беркадәр аптырап калдым. Кем икән ул?
Кинәт аякларым янында нәрсәдер селкенгән кебек булды. Мин җиргә карадым. Шул вакыт койма астыннан бу якка бер кул сузылганын күрдем. Кул бармаклары белән мине үзенә чакыра иде. Мин шикләнеп кенә уң кулымны шул сузылып торган кулга куйдым. Кул минем кулымны кысты. ЛАин дә аңа шулай җавап бирдем. Мин кем беләндер күрештер. Бу кул миңа күптән таныш кебек иде. Минем кулым ул кулның катылыгын тойды. Ләкин ул каты кул минем йөрәгемне эретте кебек. Чөнки ул кул сөялле иде. Немец эшчесе миңа дусларча кулын бирде.
— Син ялгыз түгел, без биредә,—дип әйтә иде ул миңа. Мин шатландым. Шул кул мине авыр уйлардан тартып алды кебек.
Эшче кулын алды һәм койма астыннан бу якка кәгазь төргәк чыгып калды. Төргәкне алып ачтым. Аида бер кисәк икмәк белән ике сигарет бар иде.
Шул вакытта күз алдымнан ниндидер пәрдә күтәрелеп киткән кебек булды. Минем каршымда яңа Германия күренде. Әлегә кадәр биредә миңа дошман булмаган бер генә кеше дә юк иде төсле. Ләкин алай түгел икән. Германиядә, фашистлар хөкем сөргән җирдә, безнең дусларыбыз да бар икән. Әйе, немец халкы гаепле түгел. Фашизм гаепле! Ул, бары ул гына безне бер-беребездән аера. Ләкин юкка. Без бер-беребезне койма аша да табып күрештек. Кем иде ул эшче? Мин аның йөзен күрмәдем. ЛА и и аңа кайнар рәхмәтемне әйтәсем килде.
Заводта гудок кычкыртты. Пычкы чыжлый-чыжлый агач кисә башлады. Мин дә көрәгемне алып үз урыныма килеп бастым.
Озак та үтмәде, бер солдат белән фрау Якоп килеп җитте. Капкадан кергәндә ул миңа карап ни өчендер елмаеп куйды. Ләкин минем янга килеп җитү белән йөзе агара башлады. Ул мин казыган җирне адымлап үлчәп чыкты да, кулларын як-якка җәеп, миңа кычкырырга тотынды. Күрәсең, минем эшем аңа аз булып күренә иде.
23
Солдат кулымнан көрәгемне алып, минем күкрәгемә төртте. Мин чай-калып киттем. Солдат миңа сугарга дип яңадан кулын күтәрде. Шулвакыт койма башыннан кемдер:
— Вас махст ду?—дип кычкырды.
Солдат койма башына карады, кулын кире төшерде. Л1ин дә шул якка күз салдым. Ләкин койма башында берәү дә юк иде.
Әлбәттә, бу бая койма артыннан миңа кулын сузган кеше иде. Мин аңа күңелемнән: «Рәхмәт, дус!» дидем.
Фрау Якоп белән солдат миңа күпме генә җикеренсәләр дә, бүген минем күңелем шатлык белән тулган иде.
Шуннан соң тагы берничә атна узды.
Мин һәр көнне бакчада эшлим. Төш вакытларында фрау Якоп авылга кайтып китә. Карт немец бөтенләй күренми башлады. Минемчә, ул фрауның агасы булса кирәк. Күрәсең, ул вакытлыча гына, мин «кулга өйрәнгәнче» генә сеңелесеиә булышып йөргән. Хәзер инде фрау миннән курыкмый, минем кеше ашамавыма ышанды ул.
Фельдфебель бакчага көн саен килә. Минем эшләгәнемне карап тора. Ләкин бервакытта да канәгать булмый. Ул миңа гел бер үк төрле сүзләр әйтеп кычкыра, ләкин сукмый иде. Шуннан соң ул хуҗа хатын белән сөйләшә һәм җае туры килгәндә, бигрәк тә чәчәкләр түтәле янында, фрауның арт санына зур куллары белән суккалап ала. Фрау — фельдфебельнең бу гадәтен бик үк яратып кабул итә димәс идем мин. Чөнки андый чакга ул яшь байтал кебек аяклары белән тыпырдап куя һәм фельдфебельдән ераграк качарга тырыша.
Мин берни дә күрмәгәнгә, белмәгәнгә салышып эшләп йөрим. Кайвакыт авыз эчемнән генә бер көй җырлыйм яки әкрен генә сызгыра башлыйм.
Төш җиткәндә мин тагын ялгыз калам. Заводта гудок кычкырткач, яңадан койма буена килеп утырам. Яңадан койма астыннан инде таныш кулны көтәм. Л1енә коймага каккан тавыш ишетелә. Мин тирә-ягыма карыйм. Беркем дә юк. Үзем дә бер-ике мәртәбә койма тактасына суккалап алам. Койма астыннан яңадан кул сузыла. Без күрешәбез. Миңа күңелле булып китә. Күрешкән саен, бу кул миңа якынрак була, бара. Ул кулның хуҗасын күрәсе килә. Көн саен шул уй миндә арта бара.
Мин беләм, койма артында минем немец дустым бар. Ул минем авыр язмышымны күрә. Миңа ярдәм итәргә тели. Мин аны бик күрер идем, койма биек. Ул да минем яныма килер иде, аны гестапо күзләре карап тора. Рус әсире белән немец эшчесенә очрашу бу илдә тыела.
Кул "миңа тагын икмәк һәм сигарет калдыра. Билгеле, ул үзенең соңгы телеме белән бүлешә. Чөнки Германиядә эшчеләргә икмәк карточка белән генә бирелә.
Мин кайда булсам да, нишләсәм дә, һаман шул эшче турында уйлыйм. Урамнан узып барганда, кешеләрнең йөзенә карыйм. Ничек булса да, шул олы җанлы эшче үзен белдермәсме икән дим. Ләкин, юк. Кешеләр сүзсез генә узып китәләр. Аларга рус әсире белән туктап сөйләшергә ярамый.
Мин бу турыда иптәшләремә дә әйттем. Аларны да бу «серле кул» бик кызыксындырды, һәм һәркөнне кичен эштән кайткач:
— Я, «тегене» белмәдеңме? —дип сорыйлар иде.
Ә бер көнне аның белән очраштым мин.
Мин нәкъ төш вакытында салат тутырган кәрзин күтәреп авылга кайтып килә идем. Кинәт артта велосипед кыңгыравы чыңлады.. Мин юл бирдем. Велосипедта баручы:
_ Гутен таг, туварищ,—дип кычкырып узды.
— Гутен таг,— дидем мин дә аңа.
Велосипедтан юл өстенә бер кәгазь төргәге төшеп калдаг. Мңц төргәкне алып:
24
— һәй-һәй!—дип кычкыра башладым. Мин аңа: «Әйберең төшеп калды!» дип әйтмәкче идем. Ләкин велосипедта баручы миңа борылып карады да: «Сиңа ул», дигән кебек кулын гына болгады.
Мин кәгазь төргәкне сүттем. Анда икмәк кисәге һәм ике сигарет бар иде.
— Менә кем икәнсең син!—дидем мин, шатланып, һәм шактый ерак киткән велосипедта баручыга кул болгадым.
Ул кеше, авылга җитәрәк, велосипедтан төште һәм машинасын җир^- гә яткырып, тәгәрмәчләрен карый башлады. Ул мине көтәр өчен шулай сылтау корган иде, әлбәттә. Мин моны аңлап, тизрәк атлый башладым. Менә мин ул кешенең янына килеп җиттем. Гади генә киенгән, урта яшьләрдәге, озынча битле һәм бик ябык тәнле бер эшче иде ул. Ул мине елмаеп каршылады. Мин узып барышлый аңа башым иеп:
— Спасибо, товарищ, данке, — дидем.
Немец миңа башын селкеп калды:
— Гут, гут, туварищ,—диде.
Бераздан соң мин артка борылып карадым. Эшче ул урында юк иде инде.
Миңа бер нәрсә аңлашылды: Германия минем алдымда һаман киңрәк ачыла бара. Мин һәр көй саен яңадан-яңа нәрсәләргә төшенә башладым. Миңа калса, бер Германиядә ике Германия бар иде кебек. Берсе аның фашистлар Германиясе, икенчесе халык Германиясе.
Халык Германиясен фашистлар коллыкта тота. Дөресрәге, халык Германиясе үзенең хатыннары, балалары белән, йортлары, җирләре белән, авыллары, шәһәрләре белән зур концлагерьда утыра. Халык Германиясе— ул чын Германия. Бу минем белән очрашкан гади эшче шул чын Германиянең бер вәкиле. Ул да фашистлар Германиясендә минем шикелле үк тоткын иде.
Инде бик күп еллар узганнан соң да мин ул эшчене хәтеремдә саклыйм. Менә хәзер аңа әйтәсе килә:
— Кадерле эшче иптәш, мин синең исемеңне белә алмадым. Ләкин мин сине онытмадым, юк, онытмадым! Менә бүген син инде ак кәгазь I битләренә язылып калдың. Бу мине^м синең турында истәлегем булсын.
Бәлки, безнең балаларыбыз кайчан булса очрашырлар. Тик безнең кебек койма аша түгел, йөзгә-йөз килеп, кочаклашып, куллар бирешерләр. Ул вакытта без инде җирдә булмасак та, хәзер шуңа ышанып яшәү безнең өчен бөек идеал!
ҖИМЕРЕЛГӘН ТЕЛӘКЛӘР
Кич булып килә иде инде.
Мин фрау Якоп йортында сарайдан өй чарлагына утын ташый идем.
Кинәт җил капка ачылып китте. Аннан җилкәсенә биш потлы капчык кадәр рюкзак күтәргән, кулларына зур-зур төеннәр тоткан бер солдат килеп керде. Солдат, аркасындагы тыгызлап тутырылган рюкзагы белән баһадир кебек зур, юан булып күренә. Кулларындагы авыр төеннәре • чак җиргә тимиләр. Йөк авыр, солдат тирләп пешкән, көч-хәл белән аякларын атлый. Ул, мине күрү белән:
— Здравствуй!—дип кычкырды.
Русча шактый дөрес әйтелгән бу сүз солдатның кайдан кайтып килүен сорап торырга урын калдырмый иде.
Билгеле, ул минем илемнән кайтып килә.
Солдат ишек алдына җитәрәк, өйдән фрау Якоп чыкты һәм, һич көт-мәгәндә үз алдында ирен күреп, бер адым артка чигенде. Аннары, бөтен йортка ишетелерлек итеп нәрсәдер кычкыра-кычкыра, кулларын җәеп аңа татланды.
25
— Рольне оста башкара, шайтан, — дип уйлап куйдым мин эчтән генә. р
Алар өйгә кереп киттеләр.
Ә миңа исә бу күренеш авыр эз калдырды. Әгәр һәрбер герман солдаты Россиядән шулай бастырыклап-бастырыклап рюкзаклар белән мал ташый башласа, минем илемдә бары тик ташлар гына утырып калыр. Күпме бала ачтан үләр? Күпме ана ялангач калыр? Мин шулай уйларым белән сөйләшәм, ә өйдә солдат минем илемнән талап кайткан малны хатынына күрсәтә-күрсәтә мактана торгандыр.
Ә фрау Якоп, фрау Якоп нишли икән? Мөгаен, шатлыгыннан башы күккә тигәндер. Ул бит бай булырга тели. Бәлки, ул әле юлдан арып кайткан иренә: «Нигә болай аз, күбрәк кирәк иде, күбрәк!» дип үпкәли торгандыр. «Әнә, күршеләргә кара,—ди торгандыр фрау, — алар Россиядән сыерлар, атлар куып кайттылар. Кызларына әтиләре рояль җибәргән...»
Минем ачуым кузгала. Өйгә кереп:
— Әфәнделәр, сезгә бу мал өчен җавап бирергә туры килер,—дип кычкырасым килә. Ләкин... хәзер ул сүзнең көче юк әле. Ул сүзне бирегә кулына мылтык тотып килгән, сугыш утлары аша узган совет солдаты әйтер. Ә мин әсир, мин көчсез...
Бераздан соң солдат ишек алдына чыкты, минем янга килде.
— Ну как, русский солдат? — диде һәм миңа кулын сузды.
Мин аңа кул бирми тордым. Аңардан кан исе килә кебек иде. Бәлки, ул ш\шы куллары белән минем туганымны үтергәндер. Аның талап алып кайткан әйберләрендә әле күз яше кибеп өлгергәнме?
— Ты солдат, я солдат,—диде кунак һәм җилкәмә шаяргансымак сугып алды.
Без сөйләшеп киттек. Ул мине үзе белән таныштырды. Аның да исеме Карл Якоп икән. Немецлар күп очракта балаларына үз исемнәрен кушалар. Минем исемне ул белә иде инде.
— Так, так, — диде Карл Якоп, — здесь корошо?
Мин җавап бирмәдем.
Карл Якоп:
— Я понимай, — дип, кесәсеннән «Беломор» папиросын чыгарды. Үзе бер папиросны алып капты да калганнарын пачкасы белән миңа бирде.
— Руски табак карош, — дип, тәмәкесен кабызып җибәрде.
Мин «Беломор» пачкасын, әле бер ягын, әле икенче ягын әйләидергә- ләп карый башладым. Анда язылган барлык сүзләрне кат-кат укып чыктым. «Беломор» пачкасы нәкъ электәгечә, бер дә үзгәрмәгән. Ак диңгез каналы төшерелгән кәгазь тартма иде.
Мин тәмәке тартучы кеше. Илдә вакытта мин шул «Беломор»ны гына сатып ала идем һәм бервакытта да аңа исем китми иде. Рәсеме нинди, кәгазе яхшымы? дип аңа карап тормый идем. Ә хәзер кулымдагы «Беломор» пачкасы бер матур истәлек кебек иде. Мин аны хәтта борыныма китереп исен дә иснәп карадым. Ят илдә шулай кечкенә генә бер нәрсә дә кадерле, бик кадерле була икән.
Без тагын вак-төяк нәрсәләр хакында сөйләштек. Ләкин Карл Якоп сугыштагы хәлләр турында сөйләргә теләми иде. Тик ул сүз ахырында гына:
— Война плюх, — дип әйтеп куйды.
Ул, әлбәттә, сугышның ни өчен начар булганын үзенчә аңлый иде. Чөнки немецлар бу вакытта алга бармыйлар, артка тәгәриләр иде. Сугыш утында инде өтелеп кайткан солдатның:
— Война плюх,—диюе барыннан да бигрәк сугыш Германия өчен начар дип әйтүгә туры килә иде. Чөнки сугышта аның элеккеге гайрәт кикриген шиңдергәннәр, тик моны ул сиздерергә генә теләми иде.
26
Алын: «Син дә солдат, мин дә солдат», дип миңа кул сузуы әнә шул хакта сөйли иде.
1941 елда ул бу сүзләрне әйтмәс иде, юк, әйтмәс иде. Ул вакытта алар Москвага таба баралар иде ич. Ах, ул көннәрдә кәпрәйгән иде алар...
Без солдат Карл белән сөйләшеп торганда, фрау Якоп безнең яннан берничә мәртәбә тыз-быз узып китте. Ул әледән-әле иренә нидер әйтә, аңа елмаеп карый. Минем аңлавымча, фрау: «Әсир белән сөйләшергә ярамый», дип ирен кисәтә иде булса кирәк. Карл Якоп: «Ташла әле, мыжлама», дигәнсымак, хатынына кулын селкеп кала.
Мин сизәм: хатын ире белән мине сөйләштерергә теләми. Ул курка: бу рус тел белмәгән авызы белән фельдфебель турында берәр нәрсә әйтеп ташламагае, ди бугай. Бик кирәге бар иде аның миңа. Ник кадалып китми шунда!..
Кинәт капка шыгырдаган тавыш ишетелде. Аннан кечкенә Карл йөгереп керде һәм, әтисен күреп, кинәт танымаган шикелле туктап калды. Атасы, кулларын җәеп, аңа таба атлады. Кечкенә Карл әтисенең муенына килеп сырышты да елап җибәрде. Солдат улын кочаклап үпте, күкрәгенә кочты. Ата белән бала бер минутка сүзсез калдылар.
Мин чарлакка менеп киттем. Андагы кечкенә генә тәрәзәдән ишек алдына карадым. Карл әтисенә елый-елый нәрсәдер сөйли иде. Әтисе аның башыннан сыйпый, аркасыннан кага. Ата да, бала да дулкынланганнар иде.
Өйдән фрау Якоп чыкты. Кечкенә Карлны күреп, көлә-көлә алар янына килде. Улының башыннан сөйде. Күрәм: малай анасының бу яратуына шатланмады. Ул әнисенең кулын әкрен генә үз җилкәсеннән читкә этеп җибәрде. Моны олы Карл сизмәде. Ул әле өенә кайту, туганнары белән очрашу шатлыгын кичерә иде. Әле аның күзләрен шул шатлык пәрдәсе каплаган.
Ләкин ана баланың бу хәрәкәтен шунда ук аңлады. Фрау Якопның төсе үзгәрде. Чөнки малай аңа сүзсез генә, ләкин бик аңлаешлы итеп: «Минем үз әтием кайтты, мин хәзер синнән курыкмыйм. Хәзер безгә юан / фельдфебель килмәс», ди иде.
Мин тәрәзәдән карап торган килеш: «Болытлар җыела, давыл булыр, ахрысы», дип уйлап куйдым.
һәм чыннан да давыл үзен озак көттермәде.
Бер көнне менә нәрсә булды:
Мин кичкә таба кырдан кайтып кергәндә, йортта шау-шу купкан нде.
Солдат Карл исерек нде. Җиңнәрен сызганган, изүе ачык, йонлы күкрәге калкып тора. ААуен тамырлары бүрткән. Йөзе агарынган. Күзләре кып-кызыл.
Мин тизрәк сарайга таба уздым. Мин әле бер нәрсә дә аңламыйм. Ни өчен үкерә бу үгез? Кемгә ачуланган? Бәлки, совет армиясе, немецларны пыраи-зыран туздырып, тагын бер зур шәһәрне алгандыр. Кем белсен, бәлки, бу йортның берәр кешесе сугышта үтерелгәндер...
Мин сарайдан торып күзәтә башладым.
Солдат Карл, ишек алдында арлы-бирле каранып, нәрсәдер эзләнде дә йөгереп өйгә кереп китте. Озак та узмады, өйдән бик зур чемодан алып чыкты һәм аны баш өстенә күтәрде дә бар көченә җиргә бәрде. Чемодан шартлап ачылып китте, аннан ефәк парчалар, хатын-кыз күлмәкләре, аяк киемнәре, отрезлар чәчелеп китте.
Нәкъ шул чакта өйдән фрау йөгереп чыкты. Ул иренең кулына барып асылынды да нәрсәдер сөйли-сөйли еларга тотынды. Ир аны бар көче белән читкә этеп җибәрде. Фрау чак кына егылмый калды.
Мин инде: «Тагын ни булыр?» дип, үземне онытып, йорттагы күренешне карап торам.
27
Фрау Якоп, иелә-иелә, чәчелгән әйберләрне җыештыра башлады. Карл хатынының кулыннан аларны тартып ала да урталай аерып ташлый. Кайберләрең аягы белән тибеп очыра. Фрау аңа тагын килеп асыла, нр аны тагын төртеп җибәрә.
Фрау Якоп елый-елый өйгә кереп китте. Аның үз күлмәге дә арка буйлап ертылып төшкән иде.
Карл Якоп тынычланды. Ишек төбенә утырып тәмәке тартты. Аннары аяк астында сибелеп яткан әйберләр өстенә төкерде дә өйгә кереп китте һәм яңадан борылып чыкты. Моның бер эше калган икән әле,— дип уйладым мин.
Карл тирә-якка каранды да:
— Николай, иди, иди, — дип кычкырды.
Мин сарайдан чыктым. Карл, мине үз янына чакырып, кулын болгады. Мин килдем. Минем үзалдына йодрыкларым кысылды. Буыннарым ныгып китте кебек. Бәлки, менә шушында, менә шушы йортта, немецның үз йортында миңа сугышып үләргә язгандыр, дип уйладым мин. Без икебез дә коралсыз идек. Икебездә дә бары йодрыклар гына. Икебездә дә бер-беребезгә тирән шикләнү белән карап торган күзләр генә.
Мин көттем. Ләкин Карл сугышырга җыенмый иде.
— Әйдә, — диде ул, мине кулымнан алып, һәм үзе белән өйгә ияртеп керде.
Ә өйдәге хәлне бер алла үзе генә белә икән. Идәндә нәрсә генә аунап ятмый. Ул костюмнар дисеңме, сүтелеп, чорналып беткән отрезлар, сабыннар, ватылган исле май шешәләре дисеңме, барысы-барысы аяк астына ташланган. Бүлмәләргә хуш ис таралган. Хәтта бу истән тын кысыла иде.
Карл Якоп берни дә булмаган шикелле шул ташланган әйберләр өстеннән арлы-бирле атлап узды да өстәл янына килеп утырды. Миңа да урын күрсәтте. Аннары өстәл тартмаларын ачып, икмәк, май, дуңгыз ите, консерв банкалары чыгарып куйды. Тагын нәрсәдер уйлап, урыныннан торып, икенче бүлмәгә чыгып китте. Бүлмә ишеге ачылып ябылганда мин фрау Якопның елаган тавышын ишетеп калдым.
Карл Якоп, кулына шешә тотып, яңадан бу бүлмәгә чыкты.
— Водка, карош водка, — диде ул.
Чыннан да бу рус аракысы иде.
Карл Якоп стаканга аракы салып, минем алга куйды. Өстәлдәге ашамлыкларны берьюлы барысын да минем алга этәреп, үзе дә каршыма утырды.
— Руски водка, карош, кушай,—дип, мине кыстый башлады.
Мин аның күзләренә карадым. Билгеле, мин шикләнә идем. Бу фриц минем белән нишләргә тели? Әллә ул мине шулай эчертеп исертергә дә соңыннан бер сугу белән юк итәргә уйлыймы? Мин аптырашта калдым.
Карл Якоп минем шикләнүемне сизде һәм хахылдап көлеп җибәрде.
Мин башымны чайкап: «эчмим» дидем.
Карл Якоп стаканны кулына алды.
— Ты солдат, я солдат,—диде дә стаканны минем кулыма тоттырды.
Мин аңа:
— Фельдфебель ачуланыр, ярамый,— дидем.
— Фельдфебель? — диде Карл Якоп, сузып кына. Аның кашлары
җыерылды, күзләре янып китте. .
— Фельдфебель — шваен!—диде ул өстәлгә йодрыгы белән сугып,— , фельдфебель — капиталист...
Без капчыкны тишеп чыккан икән, дип уйладым мин.
Карл Якоп, кызып-кызып, тагын ниләрдер сөйләде. Мин аның күп сүзләрен аңламадым. Шулай да солдатның фикеренә төшендем.
28
Немец солдаты зарлана иде: «Без сугышта үләбез. Ә биредә фельдфебель, лейтенант һәм генерал киеменә төренгән капиталистлар безнең хатыннар кочагында яталар. Безне русларга каршы котырталар. Ә без, тилеләр, ышанабыз. Безнең акылларыбызга милли социализм идеясен көчләп-көчләп тутыралар. Немецлар барысы да тигез, диләр. Ә без, ахмаклар, ышанабыз. Ә мал кемнәр кулында? Капиталистларда! Ә безгә нәрсә? Мылтык, сугыш, үлем...» ди иде ул.
Кинәт бүлмә ишеге ачылды. Аннан фрау Якоп чыкты. Хатын, кулы белән тәрәзә ягына күрсәтеп, нәрсәдер ашыгып әйтте. Урамда инде мине торакка алып китәргә солдат килә иде.
Мин стаканны өстәлгә куйдым.
— Фил данке,—дидем һәм тизрәк урамга чыктым.
Төн буе мине йокы алмады.
Карл Якопның ачулы йөзе һәм йортта тузып яткан әйберләр күз алдымнан китми. Фрау Якопның елаган тавышы колак төбендә чыңлап тора иде. «Нидән бу болай?» дип сорыйм мин һәм үземә-үзем җавап бирәм: билгеле, немец солдаты Карл Якоп Россиягә каршы сугышка киткәндә үзен җиңелмәс батыр итеп хис иткән. Гитлер Россияне көчсез ил дигән. Без аны ике атнада тар-мар итәбез, дигән. Карл Якоп моңа ышанган.
Ләкин чынбарлык сүздән күп кабат көчлерәк. Карл Якоп инде икенче ел сугышта йөри. Ә сугышның ахыры күренми әле. «Көчсез» руслар «көчле» немецларны Москва төбеннән, Сталинград капкасы яныннан бәреп чыгардылар. Хәзер инде сугыш арбасы, утлы тәгәрмәчләре белән җирне яндырып, Германиягә таба тәгәрәп килә. Алда солдат Карл Якоп- ны ни көтә? Сугыш һәм... ихтимал, үлемдер. Яки иң соңгысы — агач аяклар белән агач кул...
Немец солдаты Карл Якоп сугышка киткәндә үз язмышын бәхетле итеп санаган. Геббельс: «Россиядән һәрбер немец солдаты барон булып кайтыр», дигән. «Инде Украинаны алу белән үк һәрбер немецның иртәнге ашына кыздырылган тавык булачак», дигән. «Немецларны алда байлык көтә. Барысы да Германия өчен — Алле фгор Доешланд!» дигән Геббельс.
Солдат Карл моңа ышанган. Ул кылыч һәм ут белән Россия җиренә атлаган. Анда авылларны яндырган, талаган, кешеләрне үтергән. Үзенең рюкзагын байлык белән тутырган.
Ә өенә кайтып керсә, нәрсә күргән ул?
Аны үз илендә үз немецлары талаганнар. Әле ничек кенә талаганнар! Аның өенә кергәннәр. Бусагасын пычратканнар. Солдатның иң кадерле, иң изге нәрсәсен — йөрәген, хатынына мәхәббәтен алып киткәннәр. Я, шулмы инде тигезлек, шулмы инде милли социализм? Шулмы инде гаделлек?
Солдат Карл Якоп менә шул чынбарлык ташына үзенең башы белән килеп бәрелде. һәм шул минутта аның талап алып кайткан малының да инде кыйммәте калмады. Аяк астында ватылып яткан исле май шешәсе кебек аның үз йөрәге дә челпәрәмә килде. Теләкләре җимерелде.
Солдат хатыны фрау Якоп нишләгән соң? Нигә ул үксеп елый, нигә аны ире җәберли?
Фрау Якопның бай буласы килә. Бик матур итеп киенәсе, тәмле ашап яшисе килә. Әнә күршеләр ничек рәхәт гомер итәләр. Алар Африкадан да мал китерәләр, сәүдә итәләр, табыш ясыйлар. Хәзер инде алар кибетендә Россия товарлары сатыла башлады. Ә нигә фрау Якопка да шулай эшләмәскә? Ул да «саф» канлы немка ич!
Ә Геббельс ни дигән соң? «Россиядә немецлар өчен мал тау-тау булып ята. Бар, русны үтер, күтәрә алган кадәр мал алып кайт, кибет ач, сәүдә ит», дигән.
Тагын ни дигән Геббельс?
29
Сез, хатыннар, ирләребез сугышка китә дип еламагыз, шатланыгыз. Алла безнең белән — «Гот мит унс»! дигән Геббельс.
һәм фрау Якоп ирен сугышка озатканда еламаган, шатланган гына. Берничә атнадан соң ул өендәге бер бүлмәне кибеткә әйләндергән. Ишек өстенә «Фрау Якоп унд 1\арл Якоп» дип язу да элеп куйган. Озак та үтми, сугышта үлүчеләр турында хәбәрләр килә башлый. Кадерле балаларын югалткан аналар иң беренче венокларны фрау Якоп кибетеннән алалар. Беренче табыш сумнары фрау Якопның акча тартмасына керә. Венокларга сорау көн саен арта бара. Фрау Якоп үз товарларының бәясен дә күтәрә.
Аннары фрау Якоп кибеттә яшелчәләр сата башлый. Немецларга икмәк аз бирелә. Алар хәзер күбрәк яшелчә белән көн итәләр. Хәзер инде салат кыйммәтле нәрсәгә әйләнеп бара. Фрау Якоп аның да бәясен күтәрә. Ач булсалар, алырлар әле, дип уйлый ул. һәм ач немецлар сыкрана- сыкрана аның кибетеннән салатны да ала башлыйлар. Фрау Якоп инде иртәгә үзен барон хатыны итеп хис итә.
Фрау Якоп күрше кибеткә күз сала. Анда сәүдә ай-һай кызу бара. Анда нинди геиә товар юк! Менә шундый кибетең булса иде, дип хыяллана фрау.
Бер көнне авылга рус әсирләрен китерәләр. Фрау Якоп матур гына киенә дә фельдфебель янына йөгерә. Аның белән озак сөйләшә. Кичен фельдфебель үзе фрау Якопның өенә килә. Алар тагын сөйләшәләр.
Фрау Якоп үзенең хәсрәтен әйтә:
— Мин солдат хатыны. Ялгыз. Балам кечкенә. Миңа эшкә бер әсир бирегез, — ди.
Фельдфебель уйга кала. Аннары фрау Якопка күз төшереп ала да:
— О, фрау, авыр эш бу. Сез ярлы, сезгә әсир биреп булмый. Райх законы шундый... — ди.
— Ләкин мин бит немка!
— Анысы шулай, ләкин-һәрбер немкага без әсирләрне кайдан алып бетерик? Соңгы вакытта сугышта әсирләр бөтенләй юк дип сөйлиләр... Шулай да... — ди фельдфебель һәм тагын фрау Якопка елмаеп карап тора башлый.
Фрау Якоп аңлый. Ул өстәл хәзерли. Аракы куя. Ишекләрне фельдфебель үзе бикли. Кечкенә Карл инде үз бүлмәсендә йоклый...
Ә хәзер фрау Якопның йортында рус әсире эшләп йөри. Аңа ашарга күп кирәкми. Эш хакы түләнми. Ә ул әсир күпме табыш китерә! Ире шуны аңламый. Тавыш кузгата, юләр, юләр!..
Инде төн уртасы җитте. Чиркәү манарасында сәгать сукты. Кайдадыр, бик еракта самолетлар гөрләгән тавыш ишетелеп торды. Безнең, торакта тынлык. Әсирләр үлеп йоклыйлар. Кемдер, төшендә саташып, нәрсәдер сөйләнеп куя. Кемдер хырылдый. Урамда капка төбендә сакчы йөри. Итекләренә каккан тимерләре ташка тиеп-тиеп китәләр. Тынлыкта бу ачык ишетелә.
Мине һаман уйлар борчыйлар. Мин фикеремнең очына чыгарга телим. Минем күз алдымда миңа ят булган тормыш миннән бик күп серләрен яшереп тора.
Ләкин миңа бер нәрсә ачык:
Фрау Якоп беркайчан да бай булмаячак. Ул бары хыялга гына бирелгән. Үлгәннәрне искә алу көннәрендә кибетеннән күпләп-күпләп сатылган веноклар акчасына карап шатлана ул. Ә бер көнне, бәлки, аның үз ире сугышта үтерелер, һәм фрау Якоп үз иренә атап чәчәкләрдән венок үргәндә, күзләреннән кайнар яшьләр тамар. Шунда ул, коточкыч чынбарлыкны күреп, башыннан чәчләрен йолка башлар. Шунда ул Гит- лерның, Геббельсның кем икәнлеген дә белер.
— Алар безне алдаганнар, алдаганнар,— дияр.
30
Фрау Якоп тагын бер куркынычны сизми әле. Күршедәге зур кибет тәрәзәсеннән аның өенә күптән инде ике «яшел күз» карап тора. Фрау Якоп ишекләрен ничек кенә бикләсә дә, тәрәзә капкачларын ничек кенә ныгытып япса да, ул ике «яшел күз» — конкуренция — аны стена аша да күрә!
Фрау Якопның кибет ишеге төбенә берәр кеше килеп туктады исә, күршедәге кибеттән бер нечкә генә хатын килеп чыга. Ул елмая, бөдрә чәчләрен уйнатып җибәрә.
— Рәхим итеп безгә керегез. Бездә инде товарның затлысы гына. Сезгә дигәндә хакы да арзан булыр,—ди.
Ә кибеттә ул нечкә хатын фрау Якопның әйберләрен хурлый: яшелчәләре кортлы, веноклары ямьсез, ди. Аннары колакка гына пышылдап:
— Бай булырга тели. Кибет ачты. Ә фельдфебельгә «товарны» бушлай гына бирә, — дип көлә-көлә сатып алучыны ишектән озатып кала.
Конкуренция беркемне дә аямый. Туган анаңны да кызганмый! Кон-куренциянең тешләре таза, үткен. Менә шул тешләр инде фрау Якопны чәйнәп ташлаячак. Фрау Якоп кибетендә әйбер 15 пфеник торса, күрше кибеттә шул ук әйбер 10 пфеник булыр. Күрше кибеттә сатып алучыларның саны арта барыр. Фрау Якопка беркем дә килмәс.
һәм бер көнне бөлгән хуҗа үз кибетен ябар. «Фрау Якоп унд Карл Якоп» дигән язу алып ташланыр. Ә ике «яшел күз» аңа карап көләр генә.
Шунда инде фрау Якоп яңадан кулына китмән алын үз бакчасына эшкә китәр.
— Күрәсең, немецлар барысы да тигез түгел икән, — дияр ул.
Алда фрау Якопны шундый чынбарлык көтә. Ә хәзер әле ул бай булырга тели иде.
КЕМ ГАЕПЛЕ?
Икенче көнне мин солдат Карлны күрмәдем. Ул инде сугышка киткән иде.
Фрау Якоп миңа иртәнге ашны чыгармады. Үзе дә тышта күренмәде. Кечкенә Карл, минем яныма килеп, нигәдер исе китеп карап тора башлады. Ул минем белән сөйләшергә тели иде. Ләкин бер-беребезне аңламыйбыз. Мин күрәм: бала күзләрендә миңа карата дошманлык юк. Аның якты, зур күзләре хәтта миңа кызгану хисе белән карыйлар.
Белмим, кечкенә малай минем турыда нәрсә уйлагандыр. Ә мин аңа карата яхшы фикердә идем.
Мин беләм: бу бала күзләре аша миңа Германиянең киләчәге карап тора. Ә Германиянең киләчәге миңа бик матур булып тоела иде.
Ышанам, фашизм Совет Армиясенең көче белән тар-мар ителер. Фашизм дөмегер. Ә бу бала чын Германия улы булып үсәр, һәм, бәлки, ул Россиягә кылыч белән түгел, бары тимер юл билеты белән генә кушакка килер. Ул вакытта Германия белән Советлар Союзы дөньяда иң дус илләр булып тату гомер итәрләр...
Кечкенә Карл шулай читтән генә миңа карап торды да сүзсез генә китеп тә барды. Күрәсең, әнкәсе аны миңа каршы котырткан, дип уйладым мин. Хәер, миңа барыбер. Болай яхшырак та әле. Миңа бүген эш кушканнары юк. Мин сарайда яртылаш йокымсырап утыра бирәм.
Кинәт йортта фельдфебельнең үгез мөгрәгән кебек калын тавышы ишетелеп китте, һәм ул, мине эзләп, сарайга таба килә башлады. Мин тиз генә урынымнан торып, кулыма балта алып, утын ярырга тотындым.
Фельдфебель ишек төбеннән генә торып миңа кычкырынды, бармак янады. Янәсе, тукта, мин сиңа күрсәтермен әле. Ләкин миңа якын килергә курка иде ул. Ни әйтсәң дә, минем кулда балта бар иде.
31
Фельдфебель тавышын ишетеп булса кирәк, өйдән фрау Якоп чыкты. Аның йөзе саргаеп калган, күзләре эчкә баткан. Чәчләре таралмаган. Күрәсең, ул урыныннан әле яңа гына торып килә иде.
Фельдфебель, итек үкчәләрен шалт иттереп сугып, честь бирде:
— Гутен таг, фрау Якоп!
Фрау бик әкрен җавап кайтарды. Әйтерсең, аның тавышы бөтенләй югалган иде.
Мин тагын шуны сиздем: бүген фрау Якоп, фельдфебельгә карап, электәге шикелле елмаймады. Киресенчә, ул аңардан җирәнә иде кебек. Бәлки, ул шушы юан фельдфебель аркасында ирен мәңгегә югалткандыр. Ят ир белән очрашулар аңа хәзер авыр бер җинаять булып тоеладыр. Бу җинаятькә аны фельдфебель мәҗбүр итте. Ул фрау Якопның өмете белән шаярды. Хатыннар моны белә калсалар, шәфкатьсез, таш йөрәкле булалар. Фрау Якоп та, бәлки, үзенең алданганлыгын бүген ачык аңлагандыр...
Ләкин фрау Якоп сукыр ид • әле. Аның уйчаилыгы йөзеннән тиз китте. Ул, ниндидер тирән йокыдан уянган кебек, башын селкеп куйды. Чәчләрен ике кулы белән артка таба сыпырып җибәрде. Күзләре янып китте, йөзенә елмаю чыкты.
Фрау Якоп һәм фельдфебель, ишек алды уртасына басып, миңа ка- рый-карый, ни турындадыр бик озак гәпләштеләр.
Мин .сизәм: фрау Якоп иренең ачулануын миннән күрә, ахрысы. Янәсе, мин фельдфебель турында берәр сүз ычкындырганмын. Югыйсә Карл Якоп фрауга ни өчен ачулансын иде, ди. Фельдфебельнең фрау янына кереп йөрүен каян белгән ул. Кем аңа әйткән?
Фельдфебель китеп барды. Фрау Якоп минем янга килде. Кулында кечкенә генә, катып беткән икмәк кисәге бар иде. Ул, бер сүз дә әйтмичә, шул икмәк кисәген миңа ыргытты.
Икмәк минем аяк төбенә килеп төште. Мин, бер нәрсә дә уйлап тор- мастан, шул икмәк кисәген алдым да фрауның үзенә аттым.
Фрау сискәнеп китте. Әлбәттә, моны көтмәгән иде ул. Бу хәл аңа көчле бер шартлау кебек тоелды. Ул, күзләрен акайтып, миңа текәлеп карады.
— Гут, гут,—диде дә ашыга-ашыга өенә кереп китте.
— Бар...—дидем мин, — бар, кадалып кит! — Мин бик нык зәһәрләндем. Минем ачуым кузгалды. Мин әсир. Миңа халыкара закон буенча немец генералының да сугарга хакы юк. Әгәр миңа берәр җәза бирелергә тиешле табыла икән, бу эш бары хәрби дистанция аша гына, законнар нигезендә генә эшләнә ала. Ә монда ниндидер бер хатын минем язмышымнан көлсен, имеш. Әйе, мин әсир булсам да, бу хәл минем солдат дигән исемемне хурлый иде.
Нишләргә? Минем кулымда балта бар. Хәзер мин, теләсәм, шул балта белән фрау Якопның башын чабып өзә алам. Ләкин мин бандит түгел. Мин коралсыз солдат. Фашистлар безне камчылар белән, таяклар белән кыйнап үтерергә батырчылык итсәләр дә, мин балтадан җирәнә идем.
Бу минем көчсезлегем түгел, бу минем кешелегем иде.
Фрау Якопның «гут, гут» дигән сүзләрен аңладым мин: «Син мине белмисең әле, мин сиңа герман хатынының кем икәнлеген күрсәтермен, көтеп тор» диде ул.
һәм миңа озак көтәргә туры килмәде. Кечкенә Карл каядыр йөгереп чыгып китте. Фрау ишек алдында әйләнгәләп йөрде. Ул кемнедер көтә иде.
Менә капкадан фельдфебель белән бер солдат күренде. Фрау Якоп аларны каршы алып, кулларын бутый-бутый нәрсәдер сөйләде. Әлбәттә, минем турыда иде ул.
32
Фельдфебель белән солдат, эре-эре атлап, сарайга таба килә башладылар. Мин аларга каршы чыктым.
Солдат килеп җитү белән, бер сүз дә әйтмичә, яңагыма сукты. Фельдфебель бар көче белән күкрәгемә төртеп җибәрде. Мин сарай стенасына килеп бәрелдем.
— Әйдә,—диде солдат һәм, мылтыгын миңа төзәп, мине торакка алып китте. Урамда барганда аркама берничә мәртәбә мылтык түтәсе белән төшереп алды.
— Шнель! Шиель!—дип кычкырынды ул.
Кичкырын иптәшләр эштән кайттылар. Аларга бүгенге вакыйганы сөйләп бирдем. Бер иптәш:
— Ашыккансың, дускай, алар әле көчле, юк өчен башыңны әрәм итәрләр, — диде.
— Шулай язгандыр инде, — дидем мин.
Чыннан да, берәр немец баеның йортына ут төртеп яндырган булсам, үкенече азрак булыр иде. Ләкин мин моның өчен дә үкенмим. Мин үземнең дошманлыгымны дошманыма белдердем. Ә калганын алда күз күрер. Әлбәттә, гафу үтенү минем башыма да килмәде.
Фрау Якоп мине гафу итәр идеме? Ул бит немка-арейка. Рус әсире аңа икмәк белән бәрде, түзәргә мөмкинме бу хурлыкка?
Икенче көнне иптәшләрем эшкә китте. Мин алар белән саубуллаштым. Кем белсен, бәлки, инде бүтән күрешмәбез...
Мин парлар арасында ялгыз калдым. Кинәт куркыныч булып китте миңа. Мине бүген үк тотып асарлар кебек тоелды. Күз кырые белән караганга гына да фашистның йоны күперә. Ә миңа бу «дорфалыгым» өчен, алар теләсә нинди җәза бирә алалар.
Бу мине уйга калдырды. Ичмасам, дусларыма адресымны да бирә алмадым. Бу минутта минем иң авыр кайгым шул иде.
Идәнгә шак-шок баса-баса фельдфебель белән ике солдат килеп керделәр. Бер солдат мине идән уртасына чыгарып бастырды, кулларымны күтәртте. Кесәләремне, култык асларымны, чалбар балакларымны капшап тентеп чыкты. Фельдфебель минем матрацымиы күтәреп-күтә- реп карады.
Аннары мине ишек алдына алып чыктылар. Анда кулыма чиләк белән чүпрәк бирделәр. Яңадан бинага алып керделәр. Миңа идән юарга куштылар.
Төшкә кадәр мин бина идәннәрен, баскычларны юып чыктым.
Бинага тагын фельдфебель керде. Мине үзе белән ияртеп тагын ишек алдына алып чыкты. Тышта инде мине мылтык тоткан сакчы көтеп тора иде.
Капка ачылды. Солдат миңа кузгалырга кушты. Урамнан барганда, соңгы кабат берәр иптәшемне күрмәмме дип, тирә-ягыма карандым. Ләкин беркем дә күзгә чалынмады.
Тимер юл станциясенә җиттек. Поезд килде. Солдат миңа вагонга керергә кушты. Үзе дә минем белән бергә утырды.
Ике-өч сәгать барганнан соң төшеп калдык. Бу станция миңа таныш иде инде.
Без өч ай гына элек туган илдән шушы станциягә килеп төшкән идек.
Солдат мине ябык машина янына алып килде. Аннан бер ефрейтор чыкты. Солдат аңа ниндидер кәгазьләр бирде. Ефрейтор аларны берәм- берәм карап чыкты һәм, аңлыйм дип, башын селкеп куйды. Аннары миңа карады, ләкин бер сүз дә әйтмәде.
Мине машинага утырттылар. /Машина кузгалды. Ябык машинадан миңа бер нәрсә дә күренми иде. Болар мине кая алып баралар икән?
Менә машина каядыр килеп туктады. Мин төштем. Карасам, таныш җир — концлагерь. Шул ук капка, шул ук кара башлы козгын капка өс-
33
тенә кунып тора. Хәтта капка төбендә торган сакчы да миңа таныш кебек иде.
Килеп җиттек, дидем мин эчемнән генә. Шул минутта дустым Володя исемә төште. Аны, авыргач, кире лагерьга кайтарып җибәргәннәр иде. Мин шатланып киткән кебек булдым. Мин аны монда тагын очратырмын, тагын бергә булырбыз, дип өметләнә идем.
Мине лагерь штабына алып керделәр. Бу бүлмә дә миңа таныш, Биредә безне рәсемнәргә төшереп, бармак эзләрен алып калганнар иде.
Өстәл янында шул ук юан бармаклы немец утыра. Ул, мине күргәч, урындык артына аркасын сөяп, башын күтәрде.
Солдат, аның каршына шәм кебек басып, честь бирде. Аннары кәгазьләрне өстәлгә чыгарып куйды.
Юан бармаклы немец бер язуны кат-кат укып чыкты. Күрәм: йөзе яшелләнә бара, күзләре күзлек пыялаларын бәреп тишәрдәй алга чыга. Бу кәгазьдә минем хакта бик начар язганнар булса кирәк.
Ниһаять, юан бармаклы немец ачулы күзләре белән миңа карады.
— Коммунист?—диде.
— Юк, мин коммунист түгел...
Шул арада миңа инде таныш тәрҗемәче дә килеп җитте. Юан бармаклы немец тәрҗемәчене үз янына чакырып, баягы кәгазьне аның кулына тоттырды. Тәрҗемәче укып чыкты да башын чайкады.
Юан бармаклы немец тәрҗемәче аша миңа сораулар бирә башлады. Беренче сорау шактый туры һәм, мин әйтер идем, шактый авыр иде.
— Сез үз илегездә дә, Россиядә дә, икмәк белән кеше йөзенә бәрә идегезме? — диде юан бармаклы немец.
Мондый кискен сорауны мин һич көтмәгән идем. Бу мине беркадәр аптырашта калдырды.
— Я, җавап бирегез, — диде тәрҗемәче.
Мин бөтен акыл көчемне хәрәкәткә китердем.
— Бездә, — дидем мин, — эшләгән кешегә икмәкне хөрмәтләп, олылап бирәләр. Әмма инде аяк астына атмыйлар. Ә миңа фрау Якоп икмәкне кулыма бирәсе урында, аяк астыма атты. Димәк, ул икмәкне үз дошманына атар өчен таш кисәгенә әйләндерде. Ә ташны бездә ашамыйлар, аны кире хуҗасына кайтаралар...
Юан бармаклы немец тәрҗемәченең сөйләвен тыңлап торды.
— Аңлашылды, — диде ул һәм бармакларын өстәлгә куеп биетә башлады. Әлбәттә, ул миңа нинди җәза бирү турында уйлый иде.
Фашистлар «гаеплеләргә» карата беренче чара итеп камчы белән кыйнауны кулланалар иде. Мин дә үземә шундый җәза көттем.
Ишекне ачып кемдер керде. Юан бармаклы немец урыныннан сикереп торды, аңа честь бирде. Мин, бу керүче кеше я комендант, я берәр олы чинлы офицердыр дип уйлаган идем. Ләкин берсе дә дөрес булып чыкмады. Өстәл янына граждански киемдә, шактый олы яшьтәге кып- кызыл битле немец килеп басты. Уң кулын югары күтәреп:
— һайл Гитлер!—дип күреште.
Юан бармаклы немец та аңа:
— һайл Гитлер!—дип җавап бирде.
Бу миңа мине үтерергә дигән хөкем карары кебек ишетелде. Тәнем туңып киткән кебек булды.
Юан бармаклы немец, миңа карый-карый, әле яңа гына килеп кергән кешегә нәрсәдер сөйләде. Теге язуны кычкырып укыды.
Граждански киемдәге немецның моңа әллә ни исе китмәде. Хәтта ул фрау Якопны ачуланды да шикелле. Аннары немец минем буй-сыныма күз йөгертеп алды.
— Гут,— диде һәм юан бармаклы немецка нәрсәдер аңлатырга кереште.
3. „с ә.- № 8. 34
Алар тынып калдылар. Юан бармаклы немец тәрҗемәче аша миңа үзенең карарын әйтте:
— Сез әсирләр турындагы Германия хәрби законнары нигезендә төрмәгә ябылырга хөкем ителергә тиешле идегез. Сез аңлыйсыздыр, сезнең җинаятегез кичерерлек түгел. Сез герман хатынына икмәк белән бәргәнсез... — диде.
Шул урында немец бераз туктап торды, кәгазьләрне папка эченә җыеп салды. Аннары өстәлгә таянып, тагын миңа текәлеп карады.
— Бетерәләр икән, этләр, — дип уйладым мин.
Юан бармаклы немец сүзен дәвам иттерде:
— Ләкин без — немецлар, без гуманизм ягында торабыз. Фәкать шуның өчен генә без сезне авыр җәзадай коткарабыз. Сез моннан соң лагерьда торырсыз һәм таш тавында эшләрсез... Сезнең шефыгыз менә бу, — дип, ул граждански киемдәге немецка төртеп күрсәтте.
«Өченче кабат саттылар», дидем мин, эчтән генә, һәм шулай иде ул.
Мине җәзалап үтерергә беркайчан да соң түгел әле. Хәзергә эшләтеп калырга кирәк. Аз булса да файдасы тисен. Әгәр мин авыр эштә аякларымны сузам икән, нишлисең, алла шулай әмер кылган була...
Немец сүзләрен әйтеп бетерде дә кулын болгап куйды. Бу — «күз алдымнан югал» дигән ишарә иде.
Солдат мине лагерь буйлап алып китте. Мин ашыга-ашыга тирә- ягыма карыйм. Менә-менә Володяны күрермен кебек. Менә ул барактан килеп чыгар төсле. Ләкин, юк. Монда очраган әсирләр бөтенләй таныш түгел иде миңа. Күрәсең, бирегә инде яңа әсирләр китерелгән.
Бик ерактай гына мин лагерь комендантын танып алдым. Ул тагы да озыная төшкән кебек. Шул озын, нечкә гәүдәсе белән өрәккә охшый иде ул. Аңа чалгы да тоттырсаң, беркем дә кеше димәс аны. Ул барак ишекләренә тукталып-тукталып килә. Күрәсең, ишек бикләрен тикшереп йөри иде.
Солдат бер баракның ишеген ачкыч белән ачты һәм мине эчкә кертеп җибәрде. Биредә минем кебек үк рус әсирләре иде.
— Исәнмесез, дуслар,— дидем мин.
— Исәнме, дускай,—диде кемдер.
Күзләрем белән Володяны эзләдем. Ләкин ул күренми иде. Бәлки, икенче барактадыр, дип уйладым.
Әсирләр минем янга җыелышып утырдылар. Алар миннән яңа хәбәрләр көтәләр иде.
Мин, чәчми-түкмн, ни белгәнемне, нәрсә күргәнемне барысын да сөйләп бирдем.
Инде төи булды. Сүз әле һаман бетми. Кешеләр дөнья хәлләрен сагынганнар. Миңа ашыга-ашыга сораулар бирәләр. Минем һәр сүземне йотылып тыңлыйлар.
Минем күңелемдә Володя турындагы уй тизрәк җавап алырга ашкына иде. Мин артык түзә алмадым:
— Иптәшләр, туктагыз әле, минем бер дустым бар иде. Җарков Владимир...
— Жарков Владимир?—дип кемдер кабат сорады.
— Художникмы? Яшь кенә, матур гына егет?
Мин шатланып:
— Әйе, әйе, шул үзе, художник,—дип кычкырып җибәрдем, һәм минем күз алдыма Володя килеп басты. Ул исән икән, аны беләләр икән дип, яткан урынымнан сикереп тордым. Хәзер үк аның янына барып, аны кочаклыйсым килде.
Ләкин барак ни өчендер тып-тын булып калды. Бераздан соң кемдер бик әкрен тавыш белән:
— Да, шәп егет иде, — диде һәм тагын нигәдер уйланган кебек туктап калды.
з* 35
— Володя юк инде,—диде берәү.
— Ничек юк, кайда ул? — дип сорадым мин.
— Володя үлде. Моннан биш көн элек күмделәр аны. Чахотка иде аңарда... — диде бер әсир.
Минем күз алдымнан бу караңгы баракта ниндидер ут сызылып кит- кән кебек булды, һәм шул минутта мин күзләрен йомган, ап-ак йөзле, матур, кара чәчле Володяны күреп калдым кебек. Бу минем дустымның күңелемдә калган соңгы шәүләсе иде.
— Хуш, хуш, Володя. Туган-үскән Украинаңа кайтырга насыйп булмаган икән сиңа...
Миңа бик авыр булды бу хәбәр.
XX ГАСЫР ФИРГАВЕННӘРЕ
Иртүк безне эшкә алып киттеләр.
Юлга чыккач, мин артка әйләнеп карадым. Колоннаның очы-кырые күренми иде. Беркем дә сөйләшми. Башлар түбән иелгән. Аяклар җиргә ышкылып авыр атлыйлар. Кулларда хәрәкәт көчсез. Күрәсең, ирексезлек, ачлык һәм түбәнлекләр кешенең рухын сүндерә баралар. Безнең өстебезгә карап, «коллар, коллар» дияргә генә мөмкин иде.
Ләкин бу тыштан гына шулай күренә.
Әгәр кем дә булса берәү безнең йөрәкләребезне күрә алса, аның исе китәр иде. Шул йөрәкләргә җыелган нәфрәтне күрсә, бу кешеләрнең күкрәгендә кызган тимер бар икән, дияр иде. Юк, без биредә узган бер генә көнне дә онытмабыз. Монда күргән газапларны күңелләребезгә язып барабыз. Без әле башларны күтәрербез. Ул көн совет танкысында- гы кызыл байракта балкып килер...
Без, тауны уратып, түбәнгә таба төшеп киттек. Бераздан инде таш чыгарыла торган җиргә килеп җиттек. Бу — тирәсе ялангач таш кыялар белән уралган зур, тирән чокыр иде. Югарыдан карагайда, без, мөгаен, чебеннәр кебек кенә күренәбездер.
Нәкъ безнең башларыбыз турысында зур-зур ташлар асылынып тора. Алар биектән өстебезгә сикерергә әзерләнгән юлбарысларга охшыйлар.
Инде көз көннәре иде. һава салкын. Кинәт-кинәт болытлар ябырылып килә дә яңгыр ява башлый. Безнең киемнәребез юка, алар да инде тузып бара.
Безнең белән бергә поляк әсирләре дә эшкә килделәр. Без алар белән үзара тату идек. Кайвакыт без бер генә минутка булса да очрашабыз, фронт яңалыклары турында хәбәрләшеп алабыз. Тәмәкебез булганда, уртаклашып тартабыз. Ләкин немецлар безнең бу дуслыкны яратмыйлар, алар безне бер-беребездән ераграк тотарга тырышалар. Лагерьда без бөтенләй аерым баракларда яши идек.
Бу юлы да безнең эш урыннарыбыз аерым булды. Полякларга инде тау төбеннән казып алынган ташларны тигез зурлыкта ватып, кырларын шомартырга куштылар.
Әсирләрнең бер төркеме шул хәзерләп куелган ташларны машиналарга төйи башлады.
Безнең кулга авыр тимер кәйләләр, ломнар бирделәр. Без таш чыгарырга тиеш булдык.
Эш башланды. Безне ерактан гына сакчылар күзәтеп тора. Алар үз яннарында овчарка этләре ияртеп йөриләр. Безнең янда тагын берничә солдат бар. Алар һаман әсирләрне ашыктыралар, хәтта кайберләре, русча сөйләшергә маташкан булып:
— Тавай, тавай — ,дип кычкыралар. Беразга хәл җыярга туктаган әсирне шунда ук күреп алалар, аңа атылып баралар да камчыларын баш өстендә чыжлатып, акырына-бакырына башлыйлар.
36
Минем монда беренче генә көнем, беренче генә сәгатьләрем әле. Ә шулай да миңа шушы салкын ташлар арасында инде бик күптән яшим төсле тоела. Тормышымда булган шатлыкларым, бәхетле көннәрем гомергә онытылдылар кебек.
Янымдагы иптәшләрем биредә инде өчәр ай буена эшлиләр. Моңа хәтта ышанасы да килми. Ничек алар үлеп бетмәгәннәр? Бу газапка ничек түзгәннәр? Кешедә йөрәк чыдаса да чыдар икән!
Күрәсең, йөрәк таштан да ныктыр! йөрәктән кан сыгыла, ул күпме хурлык, түбәнлекләрне кичерә, ә үлми, һаман кайнар, һаман күкрәктә ярсып-ярсып тибә. «Дөньяда нәрсә иң нык?» дип сорасалар, мин: «Йөрәк» дип әйтер идем...
Кулыма авыр лом алып, җирдән сыртын күрсәтеп яткан таш катлавы янына килеп бастым. Таш миңа ыржаеп карап тора шикелле. Әйтерсең, ул мине, үз кочагына алып, кысып үтерергә җыена иде.
Лом белән ташка китереп бәрдем. Таш чуен кебек чыңлап куйды. Лом кулларымны яңгыратып җибәрде. Сөякләремдә дә ниндидер бер тавыш ишетелде кебек. Гүя алар да чыңлый иде.
Ташка тагын лом белән бәрдем. Ләкин таш минем көчемне бөтенләй сизми, лом төшкән урында бары нокта кадәр генә эз кала. Бу ташны минем көч белән генә ватарга мөмкииме соң? Таш түгел, бәлки мин үзем шунда вак кисәкләргә уалып бетәрмен!
Арыдым. Ломны ташладым да, таш өстеиә утырып, тирә-ягыма карый башладым. Алда таш-тау, тау өстендә озын кара сынлы наратлар чайкала. Алар үзләренең очлы башлары белән болытларны тишеп кергәннәр кебек.
Түбәндә меңләгән кешеләр ташка кәйләләр белән чүкиләр, чак-чак иткән тавышлар ишетелеп тора. Әнә бер төркем әсирләр зур-зур таш кисәкләрен тәгәрәтеп баралар. Алар таш янында кечкенә генә коңгызларга охшыйлар. Әнә тегендәрәк поляк әсирләре машиналарга таш төйи- ләр. Әнә бер машина китеп бара, берсе инде килеп тора. Әнә бер солдат кемгәдер кычкыра.
Тукта әле, бу күренеш миңа ничектер таныш кебек тоела. Мин кайдадыр инде шул ташлы тауны, шул ябык кешеләрне күргән идем кебек. Ләкин кайда? Әллә берәр рәсемдәме, кинодамы, әллә төшемдәме? Юк. Кайда соң?
Кинәт исемә төште. Мин бала чагымда ук бер китап укыган идем. Ул китапта борынгы Мисырда яшәгән фиргавеинәр турында язылган иде. Менә шул фиргавеннәр заманында күпме халык коллыкта изелгән! Коллар фиргавеннәргә сарайлар төзегәннәр, җир эшкәрткәннәр, җимешләр үстергәннәр.
Мисыр пирамидаларын кемнәр белми? Ул тау кадәр кабер һәйкәлләрен йөз меңләгән коллар салганнар. Ничә еллар буена алар үз җилкәләрендә таш ташыганнар. Күбесе шунда һәлак булган. Әнә шул күренеш минем хәтеремә килә.
Әйе, бу — Мисыр трагедиясе. Ә биредә Мисыр түгел, Германия. Күп мең еллар элек түгел, бүген — безнең заманда, XX гасырда! Аерма тик шунда. Мисырда колларны фиргавеннәр газаплаганнар, Германиядә безне фашистлар һәлак итәләр. Мисырда фиргавеннәр коллардан үзләренә пирамидалар салдырганнар, ә Германиядә капиталистлар безнең куллар беләи сугыш утыннан алтын җыялар. Без чыгарган бу ташлардан алар үзләренә матур йортлар оалалар. Тагын да баерак булырга телиләр. Я, фиргавеннәр белән фашист арасында нинди аерма бар соң?
— Син нәрсә, егет, пышылдап кына сөйләшеп утырасың, — диде миңа бер әсир.
Мин сискәнеп киттем. Урынымнан торып ломны кулыма алдым.
з* 37
— Әнә, сиңа баядан бирле фриц карап тора. Башыңны сакла, туган, кирәк булыр әле ул, — дип, әсир минем янга килеп, кәйлә белән ташка суга-суга, сөйләшә башлады.
— Кемгә кирәксен безнең башлар?—дидем мин аңа. — Кемгә ки- рәксен бу бәхетсез башлар?..
— Туган илеңә!—диде теге әсир.
Мин күтәрелеп аңа карадым. Аның бу сүзләре миңа бик ягымлы булып ишетелде. Бу кешенең күзләренә карыйсым килде. Теләгемне сизгән кебек ул да йөзен миңа таба борды.
Ул шактый яшь кеше иде. Аңа, бәлки, егерме биш, утыз яшьтән дә артык булмагандыр. Аның йөзендә беренче карауда ук күзгә ташлана торган аерым билгеләр юк. Бит сызыклары дөрес урнашкан. Күзләре дә башка кайбер кешеләрнеке шикелле зур яки бик кечкенә түгел, борыны да җәелеп яки озынаеп тормый. Кыскасы, барысы да үз урынында иде. Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, мондый кешеләр гадәттә тыйнак һәм гадел булалар.
Мин, яңа танышыма бераз карап торгач, бая өзелеп калган сүзне дәвам иттерергә уйладым. Үзем лом белән ташка һаман бәрә торам, үзем сөйлим:
— Безнең башлар туган илгә кирәк булырлармы соң?—дим.
— Ә нигә син алай уйлыйсың?
— Уйламас идем дә, уйларга туры килә, парень. Ни әйтсәң дә, без әсирләр. Илдә безнең турыда яхшы хәбәр йөрмәс... Безнең монда шулай газап чигүебезне кем белә?
— Ил белә, халык белә. Без әсирләр, ләкин җинаятьчеләр түгел ич... — ди теге әсир.
— Җинаятьчеләр түгел, анысы дөрес, ләкин батырлар да түгел, — дип тагын берәү сүзгә кушылды. — Менә уйлап кара, син хәзер нишлисең? Таш чыгарасың, кемгә? Дошманга. Я, шуннан соң син кем инде, әйт?
— Соравың туры, ләкин яңа түгел. Синең башыңа бу уй бик соң төшкән булса кирәк. Мин кем? дисең. Мин әйтәм:— мин совет кешесе — мин рус! Мин үз язмышымны бары туган илемә генә тапшыра алам. Әгәр мине ил җинаятьче дип саный икән, атсын, ассын. Ләкин үз кулы белән...
Әсир ярсып китте. Маңгаена кан тамыры бүртеп чыкты. Күзләре ачыла төште. Тавышы дулкынлана иде. Ул шулай сөйли-сөйли, үзе дә сизмәстән, кәйлә белән зур бер таш кисәген ватып, аска таба тәгәрәтеп җибәрде. Үзе:
— Сакланыгыз!—дип кычкырып калды. Аннары кәйләгә таянды да:
— Теләсә нишләтсеннәр, исән-сау калсам, илгә беренче булып кайтам... — диде.
— Ә Себергә җибәрсәләр? — диде баягы әсир.
— Юк, мине Себергә җибәрмәсләр. Чөнки мин тамгаланган солдат...
Әсир, чалбар балагын күтәреп, шәрә аягын күрсәтте.
— Менә кара,—диде ул, — бу нәрсә?..
Мин аның аяк балтырында зур яра эзен күреп калдым. Шунда мин яна танышымның аксак икәнен белдем.
— Бу, — диде әсир, — сугыш тамгасы. Ә менә монысы... — ул, кәйләсен кулыннан ташлап, пиджагын күтәреп, аркасын күрсәтте. — Ә менә монысы фашистлар тамгасы, — диде ул.
Мин әсирнең аркасында аркылы-торкылы сузылган кызыл җепләр , төсле эзләр күрдем. Камчы эзләре иде бу.
Әсир сүзен дәвам иттерде:
— Исәм генә калыйм, илемә кайтам. Кайтам да фашистларның явызлыкларын барлык кешегә сөйләп йөрим. Ышаимасалар, менә шул тамгаларны күрсәтәм. Мин фашистларның киләчәген үтерүче булып кай
38
там... Беләсеңме?.. — Әсир бераз тынып торды. Кәйләсен алып, тагын ташка сукты. — Себергә җибәрәләр икән, курыкмыйм. Себер дә безнең туган илебез ич... — диде ул.
Мин бу бәхәсне рәхәтләнеп тыңлап тордым. Әле бая гына көчсез, рухсыз булып күренгән кешеләр миңа хәзер ниндидер батырлар кебек күренә башладылар. Мондый дуслар белән таш-тау арасында да яшәргә мөмкин, дип уйладым мин.
Чыннан да, без әгәр исән калсак, тәннәребездәге камчы эзләре белән, сынган, биртелгән кул-аякларыбыз белән, үпкәләрдәге авыруларыбыз белән һәм йөрәкләргә язылган онытылмаслык нәфрәтебез белән фашизмны тере гаепләүчеләр булып җирдә йөрербез. Моның өчен яшәүнең кызыгы бар әле!
Теге Себер турында куркып сөйләгән әсирне аңлыйм мин. Ул, әлбәттә, үзенең бу язмышы өчен хурлану газабын кичерә. Ул үзенең фашистларга эшләп йөрүен җинаять итеп саный. Күңеленә тулган шул авыр хисләрен бушатырга тели иде ул.
Бу сөйләшүләр миңа дәрт кертеп җибәрде.
Безнең янга бер солдат килеп, эшебезне карап торды. Без бик тырышып эшләгән булып күренергә маташтык. Солдат бер сүз дә әйтмәде, ниндидер көй сызгыра-сызгыра китеп барды.
— Әйдә, юлында бул, — диде минем яндагы аксак әсир, — хәзер сызгырасың, биисе көннәрең дә булыр әле...
Аксак әсир миңа якынрак килде. Ул тагын сүз башлады:
— Син ничек уйлыйсың? — диде.
— Сугыш беткәнче үк туган илгә кайтасы иде, — дидем мин. — Тик менә лсае чыкмый тора әле...
— Монысы, ичмасам, сүз,-—диде аксак әсир. — Мин дә шулай уйлыйм. Тик менә аяк сынатыр...
Мин:
— Ике кешегә өч аяк җитә, туган,— дип, иптәшемнең күзләренә карадым.
Әле бая гына бик гади булып күренгән күзләр хәзер кара күмердә янып торган чаткылар кебек ялтырап киттеләр.
— Синең исемең ничек? — диде аксак әсир.
— Николай.
— Минеке дә Николай. Димәк, адашлар.
— Шулай булып чыга, — дидем мин...
Кинәт тау буенда озын комендант һәм граждански киемдәге тагын берничә кеше күренде. Алар арасында мине бирегә эшкә җибәрүче немец та бар иде.
Алар өстән безне күзәтеп торалар. Комендант бер кулын артка куйган, бер аягын алгарак чыгарып, як-якка карана. Коралсыз әсирләр каршында, тау башына басып, ул «җиңүче» булып күренергә тырыша. Күрәсең, бу ахмаклык аңа тумышыннан ук бирелгән. Аңа, бәлки, бервакыт акыл да керер, ләкин соң булыр...
Николай аларга күз төшереп алды да кәйлә белән ташка китереп сукты. Ул ачулы иде. Кәйлә очыннан сибелеп киткән ут чаткылары аның үз йөрәгеннән чыга кебек иде.
— Адаш, — дидем мин аңа.
Ул да, миңа күтәрелеп карап:
— Адаш, — диде.
Без, бер-беребезне әле хәзер генә танып алган кебек, йөзгә-йөз карашып тордык. Ни өчендер икебез дә берьюлы елмайдык. Бәлки, бу безнең күңелләрнең очрашкан чагы булгандыр. Кеше гомерендә мондый минутлар озак онытылмый.
39
ЙӨРӘКЛӘР ДАВЫЛЫ
Бер көнне без иртә белән йокыдан уянганда җир өсте ап-ак иде. Кыш килде. Ләкин кар озак ятмады. Төшкә таба бөтенләй эреп бетте. Күк йөзе ачылып китте. Кояш карады. Хәтта лагерь тирәсендәге урманда ниндидер кошлар бераз сайрашып та алдылар.
Кичен тагын салкын җил исте. Тагын кар явып китте. Шушы беркөн эчендә яз да, көз дә, кыш та булып алды кебек.
Безгә бүген шинельләр бирделәр. Шинельләре дә нинди әле! Каз үләне кебек ямь-яшел. Төймәләре ак. Үзләреннән нафталин исе аңкып тора. Бөтен барак шул ис белән тулды.
Мондый «мундирларда» без бик сәер булып калдык. Яшел төс безнең болай да саргаеп беткән йөзләребезгә тагын да сары төс арттырды кебек. Гәүдәләр озынайган шикелле булды. Башлар кечерәйгән төсле, муеннар тагын да нечкәрде кебек.
Минем яңа иптәшем Николай Жадан үз шинелен ни өчендер иснәп- иснәп карады. Борынын җыерып, җирәнгән төсле җиргә төкереп куйды.
— Нәрсә, адаш, әллә нафталин исен яратмыйсыңмы? — дидем мин аңа.
— Нафталин гына булса әле, бер хәер иде, минемчә, бу шинельдән үлек исе дә килә бугай...
— Үлек псе?—Мин бераз аптырап калдым, иптәшем әйткән сүзләрнең серенә төшенергә теләп, аңа карап тора башладым.
— Нәрсә аптырадың, адаш, — диде Николай, — бер дә ис китәрлек нәрсә юк. Бу — сугышта башларын югалткан фрицләрнең киеме. Немецлар үлгән солдатны шинеленнән селкеп төшергәннәр дә, үзен җиргә ботарлап тыкканнар. Ә шинелен буяуга манганнар, нафталин сипкәннәр һәм менә инде безгә китереп бирделәр. Киеп йөр, рус әсире, рәхәтен күр, диләр бугай...
Николайның сүзе дөрес булып чыкты. Шинельләрнең күбесе аннан- моннан гына ямалган. Кайберләреидә ямалмый калган ертыклар да бар. Алар, әлбәттә, снаряд ватыкларының эзләре. Без, солдатлар, ул ертыкларны яхшы таный идек.
— Ярар, — диде Николай, шинелен тагын бер әйләндереп-әйләнде- реп карады да: — үз хуҗаңа хезмәт иткәнсең, инде миңа да хезмәтеңне күрсәт, — дип, шинельне өстенә киде.
Төшкә таба лагерьда төркем-төркем яңа әсирләр күренә башлады. Мин үзем эшләгән авылдан кайткан иптәшләрне дә очраттым. Күрәсең, немец командованиесе рус әсирләренә карата ниндидер яңа бер чара күрергә уйлый иде. Язын авылларга җибәрелгән әсирләр бүген яңадан лагерьга кайтарылдылар. Лагерь тагын әсирләр белән тулды. Ләкин бик күпләр үзләренең элекке дусларын, якташларын кабат очрата алмадылар. Алар я үлгәннәр, я төрмәләргә ябылганнар иде.
Авыллардан кайтарылган әсирләр үзләре белән бик күп яңа хәбәрләр алып килделәр.
Безнең баракка урнаштырылган әсирләрнең берсе болай сөйләде:
— Вот, егетләр, сез беләсезме, Германиянең хәле хөрти бит. Безнекеләр инде Польша җиренә кергәннәр дип сөйлиләр...
Бу хәбәр күңелләрне җылытып җибәрде. Адашның да йөзе яктырып китте. Ул елмаеп миңа карап алды. ч
— Ну, молодец безнекеләр, — диде.
Теге әсир сүзен дәвам иттерде:
— Тагын,—диде ул, — сезгә әйтим, безнец хөкүмәт Германия баш-лыкларына бик шәп нота биргәи, ди.
— Нәрсә язган икән, ә? — дип, кемдер кычкырып ук җибәрде.
40
— Нотада әйткән, ди, әгәр дә мәгәр, дигән ди, сез безнең әсирләрне ач тотасыз икән, газаплыйсыз икән, аның өчен сезгә башыгыз белән җавап бирергә туры киләчәк, дигән ди....
— Вот шәп әйткән!—дип, бер әсир нардай идәнгә сикереп төште, сикереп төште дә бүреген салып, аяк астына атып бәрде.
— Их, егетләр, биеп җибәрәсе иде дә гармонь юк, жалко,—дип пошынып куйды. — Юк исә «Барыня»иы басып күрсәтәсе иде үзегезгә...
— Баса алсаң, ярый ла... — дип кемдер көлеп куйды.
— Анысын күрер идек әле, ә заманында без биеп грамота алган кеше, — дип, әсир үзе җырлап, үзе бии башлады. Без кул чабарга керештек.
— Тукта, — диде безгә шатлыклы хәбәрне сөйләүче әсир, — гармонь дисеңме? Бездә анысы да бар аның,— дип, кесәсеннән кечкенә генә авыз гармоне чыгарды һәм, урыныннан торып, «Барыня» көен уйнап җибәрде.
Биюче әсир дәртләнеп бер-ике әйләнде дә җиргә чүгәләде.
— Башым әйләнә, булмый икән, — диде. Йөзе агарып китте, йөрәк турысына кулын куеп, башын түбән иде.
— Ач кешегә бию бармый ул,—диде берәү югары нардан.
— Алайса, давай җырлагыз, — диде гармоньчы. һәм үзе ниндидер бер моңлы көйне уйный башлады.
Бу көйне мин беренче мәртәбә ишеттем. Ләкин әсирләр арасында аны белүчеләр табылды, бер яшь кенә әсир шул көйгә җыр башлады:
Гармонь, гармонь, сөйлә миңа, Нигә моңлы тавышың?
Җаныема хат язарга
Кайдан алыйм кавырсын?
Кавырсын кош канатында, Җаныем бик еракта, Миңа кемне яратырга, Башым йөри чит якта.
Бу җырның мин соңгы юлларын хәтерләмим инде. Шулай да ул җыр әле бүген дә минем күңелемне дулкынландыра. Бәлки, ул җырны сагышлы әсир үзе уйлап чыгарган булгандыр. Сөйгән ярны сагыну кешене шагыйрь итә диләр.
Бу җырны без бик тиз отып алдык. Инде берничә минуттан соң бөтен барак җырга кушылды. Бу минутта һәркем үзенең сөйгәнен уйлый, туган илен сагынып исенә төшерә. Күрәм: әсирләрнең күзләре янып ялтырый. Алар барысы да каядыр еракка-еракка караганнар. Әйтерсең, анда туган якларыбыз күренеп тора иде.
Җыр тынды.
Гармоньчы гармоней уч төбенә куеп, аңа нигәдер елмаеп карады.
— Үзе кечкенә генә, ә тавышы ярыйсы чыга, — диде. — Шулай да безнең Тула ягында эшләнгән гармоньга җитми, малайлар. Их, булсын иде баян, менә мин сезне җырлатыр идем,— дип, бераз мактанып та алды гармоньчы. Хәер, оста гармоньчы өчен бу мактану түгел иде. Оста гармоньчы кемне җырлатмый да кемне елатмый? Гармоньчы булса, төрмәдә дә күңелле, диләр, ә безнең әсирлектәге тормыш төрмәдәге шикелле генә идеме соң?..
Гармоньчы тагын сөйләп китте:
— Менә шулай, дуслар. Безне авыллардан юкка гына кайтармадылар. Минем уемча, немецлар Франциядә кыл өстендә генә торалар. Бер француз әсире әйткән пде, тиздән Франциягә десант төшерерләр, дигән иде. Бу дөрес булып чыгарга охшый.
Бусы безнең өчен яңа түгел иде инде. Лагерьда бу турыда күптән сөйләшеп йөриләр. Хәтта безнең лагерь урнашкан җиргә дә десант төшерелүе көтелә, дигән хәбәрләр дә ишетелә иде. Гармоньчының сүзләре бу хәбәрне инде чынлап расладылар.
41
Баракта чын мәгънәсе белән бәйрәм булды.
Николай Жадан әкрен генә нардан төште, гармоньчы янына килеп:
— Син, дускай, «Интернационал»ны уйный беләсеңме? — диде.
— Нигә белмәскә, үзебезнең гимн ич ул, — диде гармоньчы һәм «Интернационал» көен уйный да башлады. Николай Жадан тамагын кырып алды да:
Вставай, проклятьем заклейменный...
дип сузып җибәрде. Аның артыннан тагын берничә кеше кушылды. Инде бер минуттан соң бөтен барак, аякка басып, бер тавышка халыкара гимн җырларга тотынды.
Бу һич көтмәгәндә, хәтта уйламаганда үзеинән-үзе килеп чыкты, йөрәкләргә җыелган ачу инде күптән тышка актарылып ташарга ашкына иде. һәм менә хәзер ул ачу ташкын кебек җыр булып агыла. Барак тәрәзәләре дер селкенә. Ә җыр һаман күтәрелә бара, әйтерсең, менә хәзер бу көчле тавыш барак түбәләрен каерып ташлар кебек иде.
Кемдер:
— Киләләр, киләләр!—дип кычкырды, үзе кулы белән тәрәзәдән тышка таба төртеп күрсәтә башлады.
Без тынып калдык, лагерь ишек алдында немец солдатлары баракларга таба йөгерешеп киләләр иде.
— Тыңлагыз, тыңлагыз,—диде тагын кемдер.
Күрше баракларда да «Интернационал» көе ишетелә. Анда да безгә кушылып җырлыйлар иде.
Николай Җадан бер кулын югары күтәрде.
— Ахырына кадәр!—дип кычкырды да тагын «Интернационал»ны башлады. Тагын баракта гимн яңгырады.
Немец солдатлары атылып баракка килеп керделәр. Алар үз йөзләрен үзләре күрсәләр, үзләре дә куркып калырлар иде. Күзләре маңгайларыннан атылып чыгарга тора, диярсең. Алар барак буенча әсирләрне төрткәләп-суккалап әрле-бирле йөри башладылар. Бар тавышларына акырырга тотындылар, ләкин җыр тукталмады.
Бөек гимнның соңгы сүзләрен җырлаганда, безнең инде кайберләре- без идәндә егылып ята, кайберләребезнең йөзеннән кан ага иде.
Моңа беркем дә зарланмады. Чөнки бу немец солдатлары белән сугыштагы кебек очрашу иде. Без үзебезне көрәштә җиңгән кебек хис иттек.
Баракка комендант белән тәрҗемәче килеп керде. Без инде урыннарыбызга утырышкан идек.
Гадәт буенча бер солдат:
— Ахтунг!—дип кычкырды. Ләкин бер генә әсир дә урыныннан кузгалмады.
Солдатлар комендант янына килеп бастылар. Алар, этләр кебек, үз хуҗаларының күзенә карап, аның сүзен көтеп тора башладылар.
Комендант тәрҗемәчегә нәрсәдер мыгырдады. Тәрҗемәче нигәдер елмаеп куйды, аннары:
— Сезгә бүген дә, иртәгә дә ашарга бирелмәс, — диде. — Германиядә «Интернационал» жырлау тыела...
Без эндәшмәдек. Нәрсә сөйләшергә соң алар белән?
Солдатлар баракны бикләп чыгып киттеләр.
Николай Жадан үз урынына килеп утырды.
— Күкрәк бушап калды. Ну шәп булды да соң, адаш,—диде.
Кинәт бөтен лагерьны сискәндереп сирена улады. Аннары көчле гөрелдәү ишетелде. Без тәрәзәләргә ябырылып карый башладык.
Күктә төркем-төркем бомбовозлар очып бара иде.
Алар күп. Өзлексез үтеп торалар. Бер әсир аларны санарга кереште.
-11
Ләкин бик тиз буталды. Чөнки бомбовозлар төрле яктан очалар. Киң күк йөзендә аларга урын тар кебек иде.
Сиреналар туктаусыз улый. Әйтерсең, бөтен Германия үзенең соңгы сулышы алдыннан үкереп елый, сыкрый.
Николай Жадан:
— Шул кирәк сезгә, нәләтләр, — дип йодрыкларын кысты, самолетлар очкан якка муенын суза-суза карады. Гүя, ул үзе дә алар белән бергә очарга тели иде.
— Карагыз, кара әле, әнә тегеләренең канатларында кызыл йолдыз! Безнекеләр, безнекеләр! — дип, бер әсир тәрәзәне ватып чыгардай булып ашкынып кычкыра башлады.
Кемдер:
— Ура! Ура!—дип тавыш салды. Аның артыннан без дә:
— Ура! Ура! — дип кычкырдык. Барак гөр килде.
Мин бомбовозларны күзәтә-күзәтә уйга бирелдем. Кая соң теге, немецның шапырынган «мессерлары»? Шулаймы, алар хәзер һавага күтәрелә алмыйлармы? Ә кайда соң зенит тупларыгыз?.. Менә,—дидем мин үз-үземә, —койрыкларыгызны кыстыгызмы?
Минем шатлыгым эчемә сыймый иде.
Кинәт тирә-якта җир тетрәгән кебек булды.
— Бүләкне тапшырдылар...—диде бер әсир.
— Молодцы! — диде Николай Жадан һәм минем җилкәмә дусларча сугып алды. Аннары ул, тирә-якка каранып, кемнедер эзли башлады.
— Әй, гармоньчы! Давай «Барыня» көен! Бүген бездә бәйрәм...
Тагын берничә атна узды. Германиядә инде кыш чынлап башланды. Дөрес, монда бездәге шикелле салкын түгел. Ләкин җепшек. Шуңа күрә мондый кыш тагын да салкынрак кебек тоела. Безнең күбебезнең тәннәренә чуаннар чыкты, грипп авыруы күпләрне аяктан екты.
Ә бер көнне иртүк безне лагерь ишек алдына чыгарып тезделәр. Шунда без тагын бер кызык күрдек. Әсирләрнең бер төркемендә француз шинельләре, беришеләрендә һич танырлык булмаган әллә нинди өс киемнәре иде.
Николай Жадан эче катып көлде.
Безне санап чыктылар. Барыбызга да номерларыбызны күрсәтергә куштылар. Аннары тагын тентү ясадылар. Соңыннан тагын безне, йөзәр кеше санап, төркемнәргә бүлделәр һәм шул ук көнне, ябык машиналарга утыртып, каядыр алып киттеләр. Ләкин олы юлга чыккач, машиналар төрлесе төрле якка юнәлделәр.
Без өч машинада шактый озак бардык. Николай Жадан да минем белән бергә иде.
Кичкә таба машиналар ниндидер бик зур бер авылга килеп керделәр. Биредә безне поляк әсирләре белән янәшә лагерьга урнаштырдылар.
Безне һәркөине урманга агач хәзерләргә йөртәләр. Ярый әле, бу эш озакка бармады. Әгәр безгә шунда озаграк эшләргә туры килсә, белмим, мин бүген бу юлларны язып утыра алыр идемме икән? Күз алдыгызга китерегез: шыксыз урман, кар, салкын. Безнең өстә юка гына шинельләр. Куллар ялангач, муеннар ачык. Агачлардан коелган кар куенга тула. Аякларда агач башмаклар. Алар карга баскан саен таеп китә.
Безнең беришеләребез агач аудара, беришеләребез ауган агачны кискәли, ә кайберләребез шул киселгән агачларны юл буена ташый. Немец солдатлары безне һаман күзәтеп торалар.
— Шнель арбайт, шнель! —дип кычкыралар. Көче бетеп калган әсирләргә юри авыррак агачларны күтәрергә кушалар.
Без кичен йокларга ятканда, иртә белән уянмаска, артык бу кояшны да, җирне дә күрмәскә тели идек. Ләкин күңел түрендә ниндидер бер көч саклана. Кемдер колакка пышылдап кына: «Түз, түз, вакыт килер, бу газаплардан котылырсың», дип әйтә иде кебек.
Эшнең физик авырлыгы әле ул бер бәла. Шул авыр эшне дошманыңа башкару безне тәмам изә иде. Мин әйтер идем, моның хурлыгы ачлыктан да, салкынлыктан да, хәтта кыйналган тәннең авыртуыннан да авыррак иде.
Николай Җаданга тагын да кыенрак булды. Ул яралы аягы белән чак-чак кына басып йөри иде. Кулындагы ярасы яңадан ачыла башлады.
Без көннәр аз гына җылыту белән качарга карар иттек.
— Ни булса, шул булыр, — диде адаш, — ләкин артык түзәр хәл юк, ичмасам, иректә атып үтерсеннәр, болай корт кебек кәкрәеп катасы килми.
Бер көнне безне тагын машиналарга утыртып алып киттеләр. Ярты көн барганнан соң без Майна елгасы ярына килеп туктадык. Биредә яр буенда баржалар тезелеп тора иде.
Яр кырыендарак таш өемнәре ята. Без берничә көн шул ташларны баржаларга төядек.
Шуннан соң безне тагын каядыр алып киттеләр. Бу юлы инде ниндидер бер шәһәргә китереп төшерделәр. Биредә безне бушап калган, тәрәзәсез бинага урнаштырдылар.
Икенче көнне безне шәһәргә алып чыктылар. Без, өчәр-өчәр тезелешеп, урамнар буйлап киттек. Безнең кулларда көрәкләр, ломнар. Күрәсең, шәһәр урамнарын чистартырга алып баралар иде безне.
Шәһәр күптән түгел генә бомбага тотылган. Исән йортлар бик сирәк күренә. Өйләр, таш таулары кебек бергә өелешеп, Мисыр пирамидаларына охшап калганнар. Урамнарда төрле йорт җиһазлары аунап ята. Савыт-сабаның исәбе-хисабы юк. Кыскасы, шәһәр бөтенләй җимерелгән иде. Кайбер йортлар өстендә әле һаман төтен пыскып тора. Кешеләр күзгә бик сирәк чалына.
Адаш шатлыгыннан нишләргә белми, мине ул әллә сукыр дип белә инде, һаман миңа кулы белән төртә дә:
— Кара әле, кара, адаш, вот нишләткәннәр боларны, молодцы, —- дип кычкырып-кычкырып сөйли.
— Күрәм инде, адаш, күрәм, күзләрем исән ич, — дим мин аңа.
— Юк, син яхшылап кара. Исеңдә калдыр. Туган илгә кайткач сөй-ләрсең, мондый хәлләрне һәрвакыт күреп булмый. Бу бит фашистның үлеме, беләсеңме син шуны, адаш? Без фашизмның соңгы тапкыр җан бирүен карап торган шаһитлар. О, мондый бәхет һәркемгә дә бирелмәгән, беләсеңме, адаш?..
— Беләм, беләм, адаш.
— Белсәң, нигә бернәрсә дә сөйләшмисең?
— Мин уйлыйм, уйлыйм, адаш.
— Нәрсә уйлыйсың?
— Исән-сау кайтсам, биредә күргәннәрем турында китап язар идем дип уйлыйм. Яшьләргә бер сабак булыр иде дим.
— Менә бу идея!—дип, Николай җилкәмә кагып җибәрде, аннары күзләремә текәлеп карады да:
— Әллә сип язучымы?—дип сорады.
— Атаклы түгел, шулай да бераз язганым бар.
— Менә бит сии нинди эчкерле җен, инде күпме бергә яшибез, үзең турында ләм-мим дә әйткәнең юк.
Николайның бераз хәтере калды — йөзендә шуны сизеп алдым. Күрәсең, ул «миңа ышанмый икән» дип уйлады булса кирәк.
42
44
Мин дә аңа:
— Ә сии миңа үзең турында нәрсә сөйләгәнең бар? — дип, кырт кисеп әйтеп куйдым.
— Мии нәрсә сөйлим соң? Ну, мин командир. Брест крепостенда сугыштым. Яраланып әсир булдым. Шул. Беләсең килсә, бел, — дип, Ни-колай, оялган бала кебек, керфекләрен түбән төшерде.
— Син үзең дә миннән ким шайтан түгел икән, — дидем мин аңа. — Әлегә кадәр миннән үзеңне яшереп йөргәнсең, ә?
Николай эндәшмәде. Ул ничектер уңайсызланыбрак калды кебек. Мин аны бу хәлдән коткарырга теләдем.
Ләкин минем адашым миннән дә сизгеррәк булып чыкты. Ул үзе дә, мөгаен, шулайрак уйлагандыр.
— Язарга кирәк, язарга,—диде ул. — Фашизмның кем икәнен бөтен дөнья белсен... — Николай бераз уйга калып торды.
— Китабың чыккач, миңа җибәрерсеңме? — диде.
— Әлбәттә.
— Кара, онытма, адаш!
Без әлегә кадәр дуслар гына идек. Ә хәзер инде безнең йөрәкләребез ачылды. Без ике милләт кешесе булсак та, дөнья үзенең кайгысы белән дә, матурлыгы белән дә безнең өчен бертөсле иде.
ТУРГАЙЛАР САЙРАГАНДА
Без әле һаман шул Люзовең авылындагы лагерьда яшибез. Лагерь авыл читендә генә. Биредән кырлар, урманнар күренеп тора.
Инде яз килә иде. Кар күптән-күптән эреп бетте. Көн урталарында шактый кызу була башлады.
Без иртән үк барактан тышка чыгабыз да, кояш нурларында җылы- на-җылыиа, тирә-якларга карап утырабыз. Урманнар өстендә җиңел генә зәңгәр томан күпереп тора. Кырларда яшел палас җәелеп ята. Урыны- урыны белән шул яшел палас өстендә, кара ямау кебек, сукаланган җирләр күренә. Яз җиле безгә яшь үлән исен алып килә.
Биектә-биектә тургайлар сайрый. Алар гел бер урында гына тирбәлеп торалар. Әйтерсең, шул кечкенә генә кошчыкларны да аякларыннан, күзгә күренми торган җепләр белән, җиргә бәйләп куйганнар, һәм алар үзләренең нәни канатлары белән очып-очып талпыналар, ләкин җепне өзә алмыйлар.
Юк, алай түгел ул. Ул кошчыклар үзләре шул җепләр белән бөтен планетаны һавада күтәреп торалар кебек.
Мин бер.генә минутка күзләремне йомам да уйга биреләм. Тургайлар җыры безнең туган якларда да языи шулай күңелле ишетелә. Әмма бездәге яз бөтенләй башка була. Биредә язның ничек килгәнен сизми дә каласың. Кайчан кар эрегән дә кайчан сулар аккан? Кыш җылы булганга, ахры, биредә яз да, күренмичә, мыштым гына килә.
Ә безнең яклардагы кышны сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкинме соң? Күге зәп-зәңгәр, һавага таш белән бәрсәң, шул зәңгәр күк чыңлап китәр кебек. Җирдәге кар шикәрдән дә аграк, мамыктан да йомшаграк.
Ә салкыннар нинди була бездә! Урманнарда агачлар шартлап-шарт- лап китә. Елгаларда бозлар ярыла. Аидый көннәрдә морҗалардан төтен, ■ көмеш багана кебек, күккә туп-туры сузылып менә. Ә кояш шул көмеш багана башына кидереп куйган алтын түбәтәй кебек күренә.
Яз инде килсә дә килә! Түзеп кенә тор. Бездәге яз үзенең шау-шуы белән бөтен дөньяны уятып җибәрә.
Тау башларыннан гөрләвекләр чылтырап төшә. Яз ташкыннары ярлардай ташып-тулып ага, күперләрне алып китә. Болыннарны су баса.
45
Кайвакыт ярдагы агачларның башлары гына күренеп кала. Их, бездәге яз кайда ул!
Бу авыр язмыш минем яшьлегемне корытса да, аякларым әгәр йөрмәс булып калса да, мин гомеремнең иң соңгы көнендә булса да, җирдән гәүдәм белән шуышып булса да, шушы язны күрер өчен генә дә, яз ташкыннарының җырын ишетер өчен генә дә туган илемә кайтыр идем. Сөякләремне туган җиремә бирер өчен генә дә кайтыр идем мин...
Минем шулай уйланып озак-озак утырасым килә. Күктәге тургайларның берсе булып туган йортыма очып китәсем килә...
Әкрен генә күзләремне ачам. Тирә-ягыма уфтанып карыйм. Әнә тегендә, монда, икешәр-өчәр булып, минем иптәшләрем утыра. Алар ничек картайдылар инде. Әнә барак буенда бер әсир. Ул миңа күптән таныш. Тамбовтан ул. Мин аны беренче тапкыр күргәндә, ул әле кап-кара чәчле егет иде. Ә хәзер аның чәчләре бөтенләй агарган.
Ул күп сөйләшми, хәтта мин аның зарланганын да ишеткәнем юк. Бәлки, шуңа күрә аның күкрәгендә кайгы уты тагын да көчлерәк дөрлидер. Шуңа күрә аның чәчләре шулай тиз агаргандыр. Тышка чыкмаган сагыш йөрәкне тагын да ныграк сызлата, диләр.
Аның күкрәге эчкә батып калган. Маңгаен тирән җыерчыклар сызга- лаган. Киеме аша таяк шикелле сөякләре беленеп тора. Куллары озын, бармаклары нечкә. Белмим, хәзер аның сөяккә генә калган гәүдәсендә ничек тормыш сүнми дә ничек йөрәге туктап калмый?
Ә ул үзе үлем турында бер генә уйлап караганы бармы икән? Минемчә, юктыр. Әллә инде ул бу язмышыннан зарланмый гына үләргә телиме? Алай дисәң дә туры килми. Чөнки инде үлеменә ышанган кеше аның кебек тере, хәрәкәтчән булмый. Андый кеше тик кенә, моңаеп уты- ручан була. Ә ул һич моңаймый, һаман Тамбов такмакларын җырлый. Аннары ул бер дә тик тормый.
Әле күптән түгел генә ул, урманга эшкә баргач, нечкә генә чыбыклар җыеп алып кайтты. Алардан бик матур итеп кәрзин үрде. Мондый кәр- зиннәргә, конфетлар салып, яңа ел бәйрәмендә балаларга бүләк бирәләр.
Шул кәрзинне немец солдаты бик яратып:
— Гут, гут,— диде дә үзе белән алып чыгып китте.
Әсирнең исе китмәде. Ул бары кулын гына селкеп калды. Әйдә, ал, янәсе, күргәнең-күрмәгәнең шул булсын.
Ә бервакытны ул әсир барак ишек алдында бер җиз көпшә тапкан иде. Менә шул җиз көпшәдән ул бик матур балдаклар ясады. Балдаклары да нинди әле! Алтын кебек ялтырап торалар.
Аннары ул каяндыр бер агач кисәге тапты. Моңардан нәрсә ясар икән инде бу? — дип без аңа карап тора башладык. Берничә сәгатьтән соң әсир безгә шул агач кисәгеннән ясаган бик матур кош күрсәтте. Гаҗәп иде бу. һичбер кадаксыз, җилемсез менә дигән кош ясады ул. Кош, канатларын җәеп, башын югары сузып, очып китәргә җыенган кебек алга омтылган. Әйтерсең, шул агач кош тоткынның үзен иреккә чакыра иде. Останың үз күңелендә дә шундый теләк бар иде, күрәсең.
Бу әсир безнең арабызда оста булып танылды. Җирдән кулына ни генә алса да, шуңардан берәр нәрсә ясамый калмый иде ул.
Менә хәзер ул курай ясап утыра. Күрәсең, яз аның да хисләрен уяткан. Әллә инде бу тургайлар җырын тыңлап, ул да курайда көй уйнарга җыенамы?..
Мин шулай Тамбов егетенең уңган кулларына сокланып утырам. Ә ул исә, башын түбән игән дә үзе ясаган пәке белән таяк кисәген бик тырышып юна, кайчак бармак йөзләре белән таякны ышкып җибәрә. Ана карасаң, йөрәк ничектер тынычланып китә. Әйтерсең, дөньяда сугыш та юк, кайгы да юк. Шундый тыныч кеше иде ул егет.
46
Ә Жадан Николай, минем белән янәшә утырган да чалбарын ямап маташа.
— Сизәсеңме, адаш, — ди, ә үзе күзләрен кыса-кыса күккә карый,— тургайлар сайрый бит,— ди.
Әйе. Тургайлар сайрый, алар безне иреккә чакыра. Безгә качарга кирәк. Жадан шуны искә төшерә.
Хәер, минем аиы онытканым да юк. Качу турындагы уй иртәдән алып кичкә кадәр тынычлык бирми. Көннәр җылынган саен, иреккә ашкыну арта бара. Ә Николай ул турыда бер генә көн дә әйтмичә калганы юк. Кайчак ул хәтта миңа ачулана башлый:
— Нәрсә көтәбез, әллә немецлар, лагерьның капкаларын ачып, безне чыгарып җибәрерләр дип беләсеңме? — ди.
Чыннан да адаш хаклы. Нәрсә көтәбез соң без? Дөрес, качар өчен җайлы бер момент кирәк. Ә ул момент булмаса, нишләргә? Шушы лагерьда үләргәме? Яки фашистлар чигенгәндә безне атып үтерүләрен көтәргәме?
Жадан боларның барысын да күз алдына китерә һәм шуңа мине ашыктыра иде.
Хәзер ул тәмам дәртләнеп китте.
— Беләсеңме, адаш, минем аяк ярасы бөтенләй төзәлде инде. Валлаһи, бер дә авыртмый,— ди.
Сизәм: дустым үзен көчле итеп күрсәтергә тели. Янәсе, курыкма, мин юлда арып калмам, ди.
Мин, аңа карап, ирексез көлеп куям:
— Юләр син,— дим,— мин әле үзем куркып торам. Юлга чыккач, чсинең арттан җитеп булырмы, — дим.— Аксак күп йөри, дип юкка гына әйтмиләрдер,— дим.
Адаш балалар кебек кычкырып көлә.
— Син хитрый татарин,— ди.
йортта солдатлар күренде. Алар ашыга-ашыга лагерь капкасын ачтылар. Лагерьга берничә ябык машина килеп керде.
Машиналардан берәм-берәм әсирләр төшә башлады. Алар арасында безнең танышлар да очрады. Тиз арада шул әсирләр белән без сөйләшеп киттек. Алар моннан 200—250 километр ераклыктагы бер шәһәрдә лагерьда яшәгәннәр. Аларны да эшкә йөрткәннәр. Соңгы вакытларда Франциягә десант төшерелгән, һәм союзниклар армиясе Германия җиренә инде аяк басып килә, дигән хәбәр таралган икән. Германия хәрби командованиесе әсирләрне фронт сызыгына якын торган урыннардан үзәккә таба озата башлаган.
Без моның шулай икәнлеген инде үзебез дә сизеп тора идек. Бары шуңа күрә генә безне концлагерьлардан төркемнәргә бүлеп урманнарга, башка шәһәрләргә тарата башладылар.
Десант төшү хәбәре, мөгаен, дөрес булып чыккан. Чөнки десант төшерелсә, лагерьдагы күп меңләгән әсирләр союзниклар ягында калачаклар һәм, әсирләргә мылтык бирү белән үк, немецларга каршы каты үч алырга әзер торучы көчле армия аякка басачак. Фашистлар моны беләләр һәм моннан нык куркалар иде.
Димәк, озакламыйча безне моннан тагын каядыр алып китәргә тиешләр. Чөнки, яңа килгән әсирләрнең хәбәренә караганда, фронт бирегә таба якынлаша иде.
Бәлки, фашистлар безнең барыбызны да моңарчы үтереп бетерә ал-мауларына үкенәләрдер. Ләкин үтерергә хәзер дә соң түгел иде әле. Алар бу явызлыкны бер төндә эшли алалар. Моның өчен баракларга агулы газ җибәрү яки лагерьга ут төртү җитә. Ул хакта безнең инде ишеткәнебез дә бар иде.
Соңыннан без Гарделеген шәһәрендә янып беткән шундый бер лагерьны үз күзебез белән күрдек. Аида әсир совет офицерлары булган. Фа-
1
47
шистлар аларның лагерена ут төрткәннәр. Янгыннан котылырга теләүчеләрне шунда ук атып үтерә барганнар.
Бу мәкерле язмыштан күпләрне бары Совет Армиясенең тиз һөҗүм итеп килүе генә коткарып калды...
Шулай итеп, бирегә китерелгән әсирләр безгә күп кенә яңа хәбәрләр сөйләделәр. Безне, барыннан да бигрәк, немец армиясенең чигенүе шат-ландырды.
Әйтергә кирәк, немец армиясе чигенү дигән сүзне кулланырга хурлана иде. Алар бу сүз урынына «фронтны тигезләү» дигән бер термин уйлап чыгардылар. Л1енә хәзер алар, фронтны тигезли-тигезли, үз җирләренә үк кайтып керделәр. Хәзер инде кая барырга?
Бездә әле чыннан да чигенүне «фронтны тигезләү» дип әйтергә мөмкин иде. Безнең ил зур, тылда, ягъни артта, дошман армиясе тормый пде. Ә Германия хәзер бөтен яктан камалган. Алдагы дошманнан артка таба чигенсә, арттагы дошманга якынлаша. Кыскасы, немец армиясенең, ике аягы да капкынга эләккән иде. Моны чигенү дип тә, «фронтны тигезләү» дип тә әйтеп булмый. Бу туп-туры утка керү иде, һәм теләсә нинди юл да немец армиясен бары упкынга гына илтә иде.
Бу хәбәрләр бездә качу теләген тагын да ныгыта төште. Ләкин качу җиңел түгел иде.
Немец солдатлары безне нык күзәтәләр. Хәзер алар үзләре дә бездән куркалар булса кирәк. Шуңа күрә, ахры, хәзер инде барак эченә дә сакчылар куела башлады.
Мин инде заманында бер мәртәбә качып тотылган кеше. Тимер чыбыклы койма аша чыгып китү — ул әле качуның беренче адымы гына. Ә менә койма аркылы чыккач кая барырга? Мин, шуны уйлап җиткермәвем аркасында, үземнең тормышымны тагын өч ел ярымга әсирлеккә бирү белән түләдем. Бик кыйммәткә төште ул.
Бу юлы инде мондый хатаны ясарга һич ярамый иде. Хәер, монысында хаталанырга туры килмәс. Безне тотсалар, шунда ук атып үтерәчәкләр иде. Гитлерның шул турыдагы приказлары шәһәр коймаларында, мәйданнарда инде күптән эленеп тора. Фюрер бер үтерелгән әсир башына 100 марка акча вәгъдә иткән. Күрәсең, Гитлер өчен кеше башы шуннан да артык тормаган!
Без Жадан Николай белән шул хакта озак сөйләштек. Ләкин безнең теләкләр моңа карап сүнмәде. Без менә нинди карарга килдек:
Мөмкинлек булу белән, берни уйлап тормыйча, качарга. Урманда яшеренеп, фронтның бирегә килеп җиткәнен көтәргә, шуннан үзебезнең армиягә кушылырга.
Моны, әлбәттә, әйтергә генә җиңел. Алда үзебезне нинди язмыш көткәнен без күз алдына да китерә алмый идек.
Икенче көнне иртүк Германия күге яңадан гөрли башлады. Иң элек түбәннән генә истребительләр уздылар. Аларның канатларында инглиз билгесе төшерелгән иде. Шуннан соң биектә, зәңгәр күктә, үзләренең көмеш сыртлары белән ялтырый-ялтырый, авыр бомбовозлар күренде.
Берничә сәгать буена диярлек, тирә-яктагы шәһәрләр өстендә бомбалар шартлаган тавышлар ишетелеп торды. Берничә бомба без торган авыл янына да төште. Берсе лагерьга бик якын туры килде. Җиле барак түбәсен алып ташлады.
Солдатлар ашыга-ашыга үзләре торган бина тәрәзәсеннән безнең лагерьга пулемет төзәп куйдылар. Билгеле, әгәр ыгы-зыгы вакытында кача башласак, безне шул пулеметтан атачаклар иде. Ләкин эш аңа барып җитмәде, һава тынычланды. Бомбовозлар каядыр китеп югалдылар.
Жадан Николай тагын да рухлана төште. Гадәтенчә миңа кулы белән төртеп алды да:
48
— һөҗүмгә хәзерләнәләр, адаш, сизәсеңме?—диде.
— Мин дә шулай уйлыйм,— дидем мин аңа.
Кичкырын инде еракта-еракта туп аткан тавышлар ишетелә башлады.
Бусы, әлбәттә, фронтның бирегә якынлашуы турындагы хәбәр иде.
Төн уртасында кинәт безнең лагерь капкасы янына машиналар килеп туктады. Шунда ук немец солдатларының кычкырып-кычкырып үзара сөйләшкән тавышлары ишетелде.
Жадан Николай, минем колагыма гына пышылдап:
— Мөгаен, безне алып китәргә җыеналар,— диде.
Адаш ялгышмады. Кинәт ишекләр ачылды, баракка солдатлар килеп керделәр һәм:
— Торыгыз, тор, барыгыз да урамга чыгыгыз,— дип кычкыра-кычкы- ра, безне ашыктыра башладылар.
Качар өчен бу иң җайлы минут иде. Әйе, бары минут кына иде. Мин Җаданны кулыннан тотып алдым, аны үзем белән ияртеп, ишеккә таба атладым. Жадаи эшне аңлап алды.
Без иң беренче булып урамга чыктык. Төи шактый караңгы иде. Ишек төбендә «алты күзле» солдат безне «бер-ике» дип санап калды. Күрәсең, ул әсирләрне санап торырга куелган иде.
Без башта машиналарга таба атлаган булдык, аз гына ераклаша төшкәч, яңадай баракка таба борылдык та, стена буена ятып, шуыша- шуыша, лагерь артына таба киттек. Бәлки, чыннан да бары бер генә минут узгандыр, без инде барактан шактый ераклашып та өлгердек, икебез дә, аягүрә торып, кыр буйлап йөгереп киттек. Лагерьдан әле бик ерак булмасак та, безне төн үз кочагына яшергән иде инде.
Туктадык. Җиргә чүгәләп, лагерьга таба карый башладык. Анда немец солдатларының кычкырып-кычкырып сөйләшкән тавышлары ишетелә. Күрәсең, әсирләрне машиналарга утыртып маташалар иде.
Жадан шул вакыт кулымны тотып кысты.
— Рәхмәт, адаш, ярый әле үзеңнән калдырмадың,—диде. Аның тавышы дулкынланган, ул хәзер еларга җыенадыр кебек иде.
— Нәрсә син, матур кыз кебек конфетланасың, әллә туган өеңә кайтып та җиттем, дип уйлыйсыңмы?—дидем мин, адашны бераз ачуланып. Ләкин мин үзем дә дулкынланган идем. Яшьлегебезне талап калган тимер чыбыклы упкыннан әле бары 300—400 метр ераклыкта гына торсак та, безнең йөрәкләр инде үзләрен иректә сизә иде. Хәзер инде без анда кабат кайтмабыз. Ләкин шатланырга иртә иде әле. Без әле һаман тормыш белән үлем арасында идек. Язмыш кайсы якта калыр, безне тормышмы, әллә үлемме үзенә тартып алыр, анысын алдан күреп әйтергә мөмкин түгел иде...
Кинәт җирдә дып-дып иткән тавыш ишетелде. Без, тагын да иелә төшеп, тавыш килгән якка таба карадык. Лагерь ягыннан безгә таба бер шәүлә бик кызу йөгереп килә иде. Кем? Безне куып килүче солдатмы? Тануы кыен. Әгәр чыннан да солдат булса, безгә хәзер торып йөгерергә һич ярамый. Чөнки ул безнең аяк тавышларын ишетәчәк, аннары автомат пулясы безне бик тиз куып җитәчәк иде.
Мин Жаданга үземнән ераграк китеп җиргә ятарга куштым. Бу шәүлә, әгәр солдат булса, мин аны алга уздырып, үзем аңа арттан ташланырга уйладым. Безнең менә бу кырда, менә бу төндә дошман белән иң соңгы очрашуыбыз шушы булырга тиеш иде. Әлбәттә, Жадан миңа ярдәмгә киләчәк иде.
Менә теге шәүлә якынлашты. Ул безне күрми. Иелеп-иелеп карый. Тагын йөгерә. Менә ул минем янымнан ук узды. Мин аны танып алдым. Бу качып баручы әсир иде. Мин аңа әкрен генә:

— Тукта,— дип кычкырдым.
Без очраштык. Бу атаклы кул остасы — Тамбов егете Сережа булып чыкты.
Без өч качкын бергә җыелдык.
— Я, кая барабыз. Сезнең план нинди? — диде Сережа.
Жадан:
— Тукта, егет, кызма... — дип нәрсәдер әйтә башлаган иде, шул вакыт лагерь ягында кул фонарьлары яктысы күренде. Кайсыдыр солдат безнең исемнәрне кычкыра. Димәк, безнең качканны белеп алганнар инде.
Фонарь яктысы безнең якка таба килә башлады. Без, урыныбыздан кузгалып, ашыкмый гына икенче якка атлап киттек. Кинәт автоматтан аткан тавышлар ишетелде. Без җиргә яттык. Ләкин солдатлар күреп атмыйлар, карачкы булып күренгән һәрбер куакка пуля яудыралар. Күрәсең. безне шунда качып яталар дип уйлый иде алар.
Автомат тавышлары тынды. Фонарьлар сүнде, һәм лагерь янында ма-шиналар гөрли башлады. Озак та үтмәде, машиналар кузгалды, бераздан аларның гөрләгән тавышлары бөтенләй тынды.
— Киттеләр, — диде Жадан.
— Хәерле юл! —дидем мин. Ни әйтсәң дә, ул машиналарда безнең тоткынлыкта бәхетсезлекне бергә бүлешкән дусларыбыз иде. Кем белсен. бәлки, бу иң соңгы аерылышудыр. Бәлки, моннан соң без бүтән беркайчан да очрашмабыз. Әйе, дуслар белән аерылышу авыр...
Без, өч качкын, ят ил кырында басып калдык. Озакламыйча таң ата башлады. Безгә ят кешеләр күзеннән яшеренергә кирәк иде.
Жадан:
— Хәзер инде урманга кереп ояларга калды,— дип безне ашыктыра башлады.
— Урманга? Әллә саташасыңмы?—диде Сережа, — биредәге урманнарга кеше түгел, куян да качып яши алмый, шаяртасыңмы әллә?..
— Алайса, кая барабыз соң? — диде Жадан, борчылып.
Чыннан да, борчылмаслык түгел иде. Сережа дөрес әйтә: Германиядә урманнар кечкенә. Анда качып тору хәтәр. Ләкин ялан кырда да калып булмый иде.
Шунда минем башка яңа бер уй килде:
— Туктагыз, — дидем мин, — әгәр без яңадан авылга кайтып керсәк, берәр бай йортының сарай чарлагына менеп кунакласак, ничек булыр икән?
Сережа:
— Мин дә нәкъ шуны уйлаган идем, — дип, минем фикерне куәтләде.
Мин, Жаданның икеләнеп торуын күреп:
— Азчылык күпчелеккә буйсына. Әйдә, адаш, киттек,— дидем.
Жадан эндәшмичә генә безгә иярде. Өч кеше арасында да зур батальондагы шикелле үк дисциплина булырга тиешлеген яхшы белә иде ул.
Без авылның икенче ягына әйләнеп чыктык. Байлар өен һәрхәлдә таный идек инде без. Ике-өч катлы, биек түбәле андый өй, сарайлары бе- лән, әллә кайдан күренеп тора. Бу авылда инде без ул йортларны лагерьдан торып та күргән идек.
Ни өчен без байлар өен сайладык? Бәлки, безгә ярлы кешеләр йортына барырга кирәк булгандыр?
/Моны аңлавы кыен түгел. Иң элек байлар йортына фашистларның шиге төшми. Безне алар эзләп йөрсәләр дә, бай йортын тентемәсләр иде. Ләкин бер куркыныч бар. Безне ул йортта яшәүчеләрнең берәрсе күреп, туп-туры полициягә барып әйтүе ихтимал иде. Ә бәлки, полиция безнең
4. .с. ә.- № 8. 50
качканны күптән белә торгандыр. Әгәр чыннан да шулай булса, полиция безне һәрхәлдә беренче көнне үз авылыннан эзләмәс. Моны без яхшы белә идек.
Менә без бер бакча коймасы буена килеп туктадык. Бакчаның аргы ягында зур бер сарай күренә, аңа тоташ өч катлы өй. Йортта тынлык. Тик алма агачларында гына ниндидер кошлар, безне сизеп булса кирәк, төн йокыларыннан уянып, пырылдап оча башладылар.
*— Я, нишлибез? — диде Сережа.
— Разведка ясарга кирәк,— дидем мин.
Сережа:
— Ярый, мин үзем барам, — дип, кечкенә генә жил капкадан бакчага кереп китте.
Ул тиз борылып кайтты.
— Сарай бикле, ләкин ишекләре астыннан шуышып керергә мөмкин, — диде.
Без, мыштым гына, бакча аша Сережа артыннан киттек. Бәхеткә каршы, йортта эт юк иде. Сарайга житәрәк мин тагын шуны күрдем: бакчадан арырак әле тагын бер биек таш койма бар икән. Ул якта ишек алды иде. Болай икәнен белгәч, без бераз тынычлана төштек, йортта хәзер берәр кеше булса да, безне күрмәячәк иде.
Сарайга кердек. Әле караңгы, бернәрсә дә күренми иде.
— Бераз көтик, яктырсын, юкса берәр нәрсәгә бәрелеп, тавыш чыгаруыбыз бар, — диде Җадан.-
Бусы бик вакытында әйтелгән сүз иде. Сарайда нәрсә булмаска мөмкин. Гадәттә, немецлар мондый сарайларда җир эшкәртү инвентарьларын саклыйлар. Аларда тимер, калай житәрлек. Берәрсенә ялгыш кына килеп бәрелсәң дә, чаң суккан кебек тавыш чыгачак.
Көттек. Таң сызылды. Сарайның кечкенә генә рәшәткәле тәрәзәләреннән иртәнге яктылык бөркелде.
Жадан дөрес әйткән икән. Сарайда чыннан да кыр машиналары тезелеп тора иде. Бер почмакта баскыч. Шул баскыч буйлап икенче катка күтәрелдек. Монда сугылмаган бодай көлтәләре өелеп куелган. Әнә тагын баскыч. Өченче катка мендек, биредә инде сугылган салам түбәгә кадәр тутырылган иде.
Без, мәче кебек тырмаша-тырмаша, шул салам өстенә мендек.
Мин бик җайлы урынга туры килдем. Жадан белән Сережа салам эченә батып, бөтенләй күренмәс булып калдылар. Аларны табар өчен хәзер бөтен саламны актарырга туры килер иде.
Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты: бу ике иптәшемнең язмышы минем намусымда калды. Алар миңа ул турыда бер сүз дә әйтмәделәр, шулай да мин алариың мине олы иптәшләре итеп тануын сиздем. Димәк, язмыш өчен җаваплылык минем өскә төште. Берәр куркыныч булса, мин аларга белдерергә тиеш идем.
Сарайда тынлык урнашты. Бераздан соң мин инде салам арасыннан иптәшләремнең тыныч сулышларын ишетә башладым. Күрәсең, алар йокыга да китеп өлгергәннәр.
Моңа мин шатландым гына. Сарайда азрак тавыш булыр дип уйладым. Биредә салам кыштырдавы да безнең өчен хәтәр иде.
Кояш чыкты. Ук шикелле очлы нурлары чирәпә ярыклары аша битемә килеп бәрелде. Шул кояш нурларында миллионлаган тузан бөртекләре энҗеләр кебек ялтырап-ялтырап очалар.
Әкрен генә түбәдәге бер чирәпәне күтәрдем. Без урнашкан йорт нәкъ олы урамның чатында икән. Моннан бөтен авыл күренә.
Авыл йокыдан гына уянып килә әле. Урамнарда анда-санда кешеләр күренгәләп китә. Алар каядыр ашыгалар, йөгерешәләр.
51
Мин чирәпә кисәген тагын да күтәрә төштем. Әнә инде безнең лагерь да күренә. Анда хәзер беркем дә юк. Капкалары ачык. Ул ташландык бер бинага охшап калган...
Кинәт йортта ниндидер бер немецның карлыккан тавышы ишетелде. Мин, сулышымны күкрәгемә җыеп, тынып калдым.
Жадан да бу тавышны ишеткән булса кирәк. Саламны кыштырдатып өскә күтәрелә башлады. Аның башы калкып чыгу белән, мин йодрык күрсәттем. Ул тузанга буялып беткән йөзен миңа күрсәтергә теләгән кебек, күзләрен бер ачып, бер йомды да кире салам арасына чумды. Мин, ирексез, көлеп җибәрә яздым.
Баягы карлыккан тавыш хәзер инде ялгыз түгел, йортта хатын-кызлар да сөйләшә иде.
Мин түбәнең икенче ягыннан ишек алдын күзәтә башладым. Анда карт кына бер немец арба тәгәрмәчләре майлап маташа. Менә ул нәрсәдер кычкырып әйтте. Өйдән ике хатын чемоданнар күтәреп чыктылар һәм арбага урнаштыра башладылар. Нәкъ шул вакыт ишек алдына, кычкырып елый-елый, ап-ак чәчле бер карчык килеп чыкты. Ул" калтыранган куллары белән арбадагы чемоданнарны алырга сузылды. Үзе:
— Ай аллам, ай аллам,— дип кабатлый иде.
Арба янында басып торучы карт аңа кычкырынды. Ләкин карчык тыңламады. Шуннан соң карт аны төртеп җибәрде, карчык чак егылмый калды. Аннары ул арбага куелган чемоданнарга карап торды-торды да, кулын селкеп, өйгә кереп китте.
Бу нәрсә? дип уйладым мин. Аңлавымча, бу йортның хуҗасы фронттан ераграк качып китәргә җыена иде. Ләкин карчык теләми, күрәсең. Сугыш нишләтә! Бергә гомер иткән картларны аера. Бу — немец йортында, бәлки, беренче трагедия булгандыр.
Кинәт урам якта машиналар гөрли башлады. Шул якка күз салдым. Анда йөк машиналары уза. Аларга төрле-төрле әйберләр төягәннәр. Кайберләренә хатын-кызлар, балалар утырган. Йөзләре күңелсез алар- ның.
Тагын бераздан арбалар күренде. Ә алар артыннан, ашыга-ашыга җә- яүлеләр атлыйлар. Кайберләре әйберләрен кул арбаларына төягәннәр, тузанга бата-бата, көч-хәлгә тартып баралар.
Тагын салам кыштырдады. Бу юлы инде салам арасыннан, озын муенын сузып, Сережа килеп чыкты. Ул күзләрен челт-челт иттерде дә пышылдап:
— Нәрсә бар?—дип сорады:
— Качалар, табаннары гына ялтырый, — дидем мин.
Сережа миңа ак тешләрен күрсәтеп елмайды да аска төшеп китте. «Ах, җен баласы!» дип, мин аның артыннан карап калдым.
Мин тагын урамга күз салдым. Хәзер инде юлда француз әсирләрен куып баралар иде. Аннары тагын ниндидер хәрби кешеләр уздылар.
Барысы да кача, барысы да башларын бер генә көнгә булса да саклап калырга тырыша.
Минем күз алдымнан бөтен Германия уза кебек. Әйтерсең, мине язмыш үзе шундый бер югары урынга менгереп утыртты да: «Кара, күр, синең каршыңнан тарих уза. Кайчан булса да кешеләр синнән бу турыда сорарлар. Син аларга чәчми-түкми сөйләп бирерсең», дип әйтә иде...
һәм менә мин хәзер үземнең тыныч бүлмәмдә шул көннәрне сезгә, дусларым, сөйләп утырам.
Минем тәрәзәм каршында зифа каен басып тора. Шуңа карыйм да., күңелемдә минем ниндидер бер моң уяна. Нигә болай^икән? Нигә болан икәнен беләм мин. Бу каенны инде мин күрмәм, дип уйлаган идем.
Каен, җил искәндә, үзенең нечкә генә ботаклары белән минем өстәлемә сузыла һәм ефәк кебек бер яфрагын минем кәгазем өстеиә ташлый...
4* 52
Без немец сараенда дүрт төн, биш көй бер йотым су капмыйча, азатлык көннәрен көтеп яттык.
Жадан да, Сережа да салам астында артык ятарга теләмәделәр. Анда сулыш алырга бик авыр иде.
Дусларым минем яныма чыгып утырдылар. Аларның күзләре зураеп калган. Борыннары нечкәреп киткән. Алар инде үлеккә охшый башлаганнар. Ачлык безнең соцгы кан тамчыларын суыра иде инде.
Вакыт-вакыт Сережа утырган җиреннән кинәт салам өстенә авып китә. Күзләрен йома. Бер дә селкенми ята. Мин куркып калам. Әллә үлдеме? дип, аңа төрткәли башлыйм. Ул яңадан уяна.
—Башым әйләнә,— дип, күзләрен уа.
— Их, бер генә телем икмәк булсын иде, — ди Жадан.
— Су булса да ярар иде әле,— ди Сережа.
Нишләргә? Биш көн узды. Ә фронт һаман якынлашмый. Хәзер инде урамда качып баручы олаучылар да күренми. Юл тынды. Ә чемоданнар төялгән арба ишек алдында һаман тора иде әле.
— Әллә фронтны туктаттылармы икән?—ди Жадан.— Сугышта төрле вакыт була, адаш. Син ничек уйлыйсың, ә?—ди.
Мин башымны чайкыйм.
— Юк ла, фронт туктаган булса, немецлар качар идеме,— дим. Ләкин үзем дә әллә ник шикләнеп куям.
Без тагын бер төн үткәрергә булдык.
Соңгы төн ел кебек озын тоелды, безне инде йокы алмады.
Таң алдыннан самолетлар тавышы ишетелә башлады. Алар авыл өстеннән түбән генә очып үттеләр. Берсе безнең сарайга канаты белән орынып китте кебек.
Бу безгә рух кертеп җибәрде.
Жадан:
— Әһә,— дип тә куйды.
Тыныч кына яткан Сережа да бер селкенеп алды.
йортта тагын теге картның тавышы ишетелде. Ул, сарайны ачып, аскы катта нәрсәдер эшләде дә, бу юлы инде ишекләрне бикләмичә үк чыгып китте. Без шул чакта, үлекләр кебек, сулыш та алмыйча тынып тордык.
Инде яктырып килә. Мин түбә ярыгыннан тагын ишек алдына карадым. Анда арбага пар ат җигелгән иде инде.
Озак та үтмәде, олауга ике хатын белән теге карт утырдылар. Арба кузгалды. Алар киткәч, бераздан теге әби ишек алдына чыкты. Ул, тиле кеше кебек, йорт буенча:
— Ай аллам, ай аллам,— дип арлы-бирле йөри башлады.
Кинәт авыл янында гына бер-бер артлы берничә туп шартлады. Аннары пулемет аткан тавыш ишетелде. Без инде өчебез дә, түбә ташларын күтәреп, авылны күзәтеп тора башладык. Урамнан берничә кеше, чемоданнар күтәреп, нәкъ безнең сарай яныннан узып киттеләр.
— Соңгылары,— диде Сережа, шатланып.
Кинәт өйләрнең тәрәзәләреннән җиргә кадәр диярлек ак тасмалар салынып төште.
— Әһә, биреләсезме?—дип бөтен көченә кычкырып җибәрде Жадан.
Мин аңа:
— Юләр, кычкырма,—дип әйтергә генә уйлаган идем, шул чакны < Николай бөтен көче белән түбә чирәпәләрен ишеп төшерде.
Ә Сережа:
— Беэ азат!—дип, бөтен тавышына кычкырып җибәрде.
Урам башында корыч адымы белән җирне тетрәтеп килгән кызыл байраклы танк күренде.
53
Мин Жадаиның җилкәсенә кулымны салдым. Аны үземә якынрак китердем дә:
— Я, адаш, бәлки, бүгенге көн минем китапның соңгы бите булып язылыр, — дидем.
Жадан яшь тулган күзләре белән миңа карады.
— Әйе, безнең бу газаплы көннәр турындагы хикәянең бу соңгы бите булыр, адаш!
Жадан бераз уйга калып торды. Аннары, елмаеп күк йөзенә карады да:
— Тургайлар турында да язарга онытма. Тыңла әле, нинди күңелле сайрыйлар алар!—диде.
Әйе, иркен зәңгәр күктә тургайлар сайрыйлар. Алар кешелекнең явызлыкны җиңеп чыккан шатлыклы җиңү язын котлыйлар иде.
Бетте