Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАШЛЫ ТАУДА ЯҢАЛЫК


Гушанов карьерга килгәндә таң атмаган нде әле. Ул контора алдында туктап, кесәсеннән папиросын алып кабызды да, аны көйрәткән арада көзге җил аша тонык кына булып ишетелгән ташкискеч машиналар тавышына колак салды. Аннан соң чокырлар аша эре-эре атлап, караңгыда җемелдәшкән электр утларына таба юл тотты.
Инженерның килгәнен күреп, машинистлар үзара сөйләшүләреннән туктадылар, аның каршысына, машина артына чыктылар.
Гушанов, барып җитәргә берничә метрлар кала, адымын әкренәйтте. папиросын сүндереп җиргә ташлады да:
— Ну, егетләр, хәлләр ничек? — дип сорады.
Аның исәнләшүе дә, машиналарның ничек эшләве белән кызыксынуы да шул икәненә күнеккән машинистлар берьюлы:
— Исәнмесез, Әскәр абый!
— Хәерле иртә, Әскәр Галиханович! Әлегә бар да тәртипле, — дип җавап бирделәр.
Аларның сүзләренә ышанмагансыман, инженер машиналар янына килде.
СМ-428 маркалы ташкискечләр үзләренең тонналы гәүдәләре белән тыгыз таш катламы өстенә ятканнар да, рельслар буенча шуышып, түгәрәк пычкылары белән ташны кимереп, алга баралар. Пычкы астыннан тузан сибелә, вакыт-вакыт очкыннар чәчрәп китә. Машина артында тигез булып таш тасма сузылып кала. Ташкискечләр такта яргыч машиналарны хәтерләткәнгәме, киселгән ташлар да таш түгел, ә киң, озын ак такталар булып күренәләр.
Машинаны беренче мәртәбә күргән кеше кебек, зур кызыксыну белән күзәтте инженер. Кискечнең бер алдына, бер артына төште, килеп кырыена чүгәләп утырды, басып читтән карап торды.
Мәйданның азагына кадәр кисеп чыккач, машинистлар СМ-428 не артка тәгәрәтеп алып киттеләр дә киселгән эз яныннан икенче тасманы гуза башладылар.
Гушанов, берникадәр вакыт машинаның эшләвен дикъкать белән карап торганнан соң, парланып торган бер таш кубарып алып, кулында әйләндерде-әйләндерде дә аны ачу белән җиргә бәрде һәм комбайн янына. карьерның икенче башына таба китеп барды. Машинистлар анын тагын болай кинәт «җенләнүенә» гаҗәпләнделәр, күздән югалганчы аның артыннан карап калдылар. Менә ничә көннәр инде ул шулай караңгыдан килеп, машиналар янында йөри. Нп уйлый, нигә вакыт-вакыт ачуы кабара — машинистларга ул турыда әйткәне юк әле аның.
82
Таң беленде. Эңгер-меңгер эченнән төнлә ниндидер шәүләләр булып күренгән көрән төстәге кыялар калкып чыкты, тирә-якта караңгы, тирән базлар, чокырлар хасил булды. Тора-бара аларның кыялар да, чокырлар да булмыйча, тоташ таш катламы — забойлар икәнлеге ачыкланды. Бераздан яктырып, бөтен тау өсте кар яуган кебек акка күмелеп калды. Кайсы гына якка карама, күз күреме җитмәслек булып шәп-шәрә, ап-ак таш ята. Ничаклы байлык!
Таң ату белән карьерга таш ватучылар, таш юнучылар, башка эшчеләр килделәр. Тау өсте шау-шу белән, таш ваткан, таш юнган тавышлар белән тулды. Юлда бер-бер артлы үзбушаткычлар, бортлы машиналар колоннасы күренде. Тау уянды.
Штабельләргә өелгән кирпеч-ташлар янында аеруча җанлылык хөкем сөрде. ^Шоферлар машиналарын артлары белән штабельләргә терәп куйдылар да, кабиналарыннан чыгып, бер-берсе белән исәнләшергә, шаярышырга тотындылар:
Сәлам бирдек лениногорскиларга!
— Алдык. Бөгелмәдән дә килеп җиттегезмени әле?
— Без озак йокларга яратмыйбыз, — ди чабата кашлы, җирән мыеклы Бөгелмә шоферы һәм шунда ук «эләксә каршы килмибез» дигән мәгънәне, аңлатып, киерелеп иснәп ала.
Кулына май ягылган зур телем икмәк тотып, тамак ялгап алырга утырган бер яшь шофер, чәйнәвеннән туктап, боларны тыңлап тора һәм нидер әйтмәкче була. Ләкин, авызы буш булмаганлыктан, сөйләшә алмый, мыгырдый гына. «Нәрсә мактанасың, мин инде Азнакай кадәр Азнакайдан килеп җиттем», димәкче була, күрәсең.
Аның кырыенда гына:
— Син җен арбаң белән бөтен ташны алып китеп бетерәсең, үзебезгә дә’калмый!— дип Әлмәт шоферы шаярыпмы, чынлапмы МАЗ машинасының кабинасында йокымсырап утыручы егетне ачуланып маташа. Гөж киләләр.
Алар шаярышкан арада хуҗалык десятнигы булып эшләүче бер ' карт агай, штабельдән яхшы ташларны сайлап алып, шоферына төятеп тә өлгергән, машинаны юлга озата-озата, олаучының колагына «кирт» сала:
— Бушату белән тизрәк кил, көтеп торам!
— Кара, теге карт төлкене!—дип шоферлар исләренә килеп, шаулашып штабельләргә таба йөгерделәр.
— Гафу итегез,—ди карт, — болар минекеләр, килешенгән. Башка урыннан төягез.
Башка урында дигәне шоферларга ошамады, тавыш купты. Алар карьер хуҗалары белән ызгыша башладылар:
— Төзүчеләр мондый ташларны алмаска, дип кисәтеп җибәрделәр.
— Машина ташлары кирәкми, давай безгә комбайн ташларын! Карьерда мондый гауга көн саен диярлек кабатлана иде.
Әлмәт шәһәреннән ерак түгел Чупай авылы тавындагы таш ятмалары эксплуатациягә бирелгән елларда, төзелеш предприятиеләре кул белән чыгарылган ташларны да бик шатланып ала торганнар иде. Таш — кирпечкә караганда күп өстен: ул нык һәм арзанга төшә. Кирпеч заводлары Әлмәтнең үзендә һәм якын-тирәләрендә булмаганлыктан, аны 60 чакрымнан — Бөгелмәдән яки 120 чакрым ераклыктагы Чистай ^шәһәреннән кайтартырга туры килә иде. Юлда кайтканда, төягәндә һәм 'бушатканда аның 30 проценттан артыграгы ватылып бетә. Шунысы да бар бит әле: кирпечтән йортлар салу төзелешне озакка суза. Чупай тавында табылган табигый байлык исә төзелештә киң колач җәяргә мөмкинлек бирде.
.с. ә.- № 7 83
Баштагы елларда таш кул белән чыгарылган булса да, төзүчеләрне канәгатьләндерә иде. Нигә аның шомалыгы, барыбер штукатурка астында каласы, диләр иде алар. Бераздан карьерга ташкискеч машиналар кайтты, ташларның ике ягы киселеп, тигез булып чыга башлады. Төзүчеләр куандылар: димәк йортның стенасын штукатурлап торасы юк — таш облицовка урынына да, кирпеч урынына да бара!
Ташларга ихтыяҗ бик нык артты. Шәһәр урамнарында уенчык шак-маклардан салынган йортлар кебек берсениән-берсе матур йортлар үсеп чыктылар. Тротуар буйларында тигез бордюрлар, таш коймалар, чибәр баганалар барлыкка килде. Шәһәргә ямь керде. Инде карьерда ташкискеч комбайн эшли башлагач, төзүчеләр ташкискеч машина ташларына да борын җыерып карый башладылар. Дүрт ягы да шома, тигез «Б» тибы дип йөртелә торган атаклы комбайн ташлары төзелештә киң урын алып, башка сортларны әкренләп кысрыкларга кереште. Ташкис- кечләрдән алынган ташларны «Б» тибына охшатып балта белән юндыру да уңыш казана алмады — төзүчеләрне ул ташларның сыйфаты канәгатьләндермәде. Нәтиҗәдә, карьерда 1957 ел башына кул белән чыгарылган 13 мең кубометр тупас таш һәм 1500 кубометр машина ташы утырып калды.
Ташларны үткәреп җибәрү өчен ниләр генә эшләргә туры килмәде Гушановка. Таш алырга килүчеләрне кыстады, ачуланды, куркытып карады. Үз продукциясенең нинди икәнен белә торып мактап,- ирексезләп тагарга маташты ул:
— Ну, нәрсәсе начар инде бу ташларның, кара инде! Я, балта белән юнган булсын ди, аңардан ни зыян? Раствор астыннан күренеп торыр дисеңмени? Ике ягы шома булгач җитмимени?
— Беләбез ул ташларны, безгә өйрәтмәгез, давай, комбайнныкын бирегез безгә!—диештеләр таш алырга килүчеләр.
— һе, комбайнныкын! Уйлап карагыз, бөтен нефть районына бер комбайн ничек өлгерсен!
Инженер Гушанов бер дә арттырмады. Чупай таш карьеры үз про-дукциясен Татарстанның бөтен нефть районына — Әлмәткә, Лениногор- скига, Бөгелмәгә, Баулыга, Азнакайга җибәрү белән генә дә чикләнми әле. Ул Карабаш сусаклагычы, Әгерҗе — Прониио — Сургут тимер юлы төзелешләренә дә, Кама буендагы яңа төзелешләргә дә, хәтта Казан шәһәренә дә җибәрә. Барысына да яхшы сыйфатлы таш кирәк, бер комбайн белән теләсәң ничек өлгер!
Тавышның башы күп вакытта шул ташлар аркасында килеп чыкканга күрә, бу хәлдән котылу, икенче юл табу өчен Гушановка, инженер буларак, эзләнергә, уйланырга туры килде. Сыйфат мәсьәләсе турыдан- туры аңа кагыла бит! Кагылмаса да, продукцияне шулай яманлап торганда, кемнең йөрәге түзәр иде икән?
Ул менә шуңа борчыла, шуңа таң тишегеннән торып яки төннең теләсә кайсы вакытында карьерга килә. Уйланып йөри. Кемнеңдер авызыннан әйтелгән «төн пәрие» исемен дә күтәрергә өлгерде бугай инде ул...
Бервакытны тауда, машиналар янында, аның башында бер фикер туды: «Әгәр дә мәйданны кистереп чыкканның соңында, ташларны урыннарыннан кузгатмыйча, рельсларны киселгән пластка аркылы салып, яңадан кискечне үткәрсәң, комбайнныкы төсле дүрт кырлы бруслар чыкмасмы?»
Гушанов үзенең фикерен яхшылап өйрәнгәч, чамасын чамага туры китереп бетергәч кенә ачып салырга булыр, дип йөргән иде дә, түзәргә туры килмәде.
Таш штабельләре янындагы гауга аны беркөнне тәмам «чыгырыннан» чыгаргач, ул ачуланып конторага, карьер участогы начальнигы Клейменов янына китте.
6* 84
— Михаил Афанасьевич,—диде, тавышын күтәреп, кәефе кырылган Гушанов, — кайчан бетәр бу?! Адым саен тиргәсеннәр, имеш! Мин инженермы, әллә үтмәс товарны сатучы сәүдәгәрме?
Клейменов, сүзнең таш турында барганын аңлап, башын түбән иде. Аның яңа гына кырылган шома түгәрәк йөзе җыерчыкларга күмелде.
—Аңлыйм, Аскар Галиханович, ташлар өчен сиңа күп эләгә. Миңа сиңа караганда да...
Икесе дә бер вакытка тын калдылар, гүя алар ташлар өчен кемгә күбрәк, кемгә әзрәк эләккәнне эчтән генә санап утыралар иде.
— Заводтан комбайннар сораттык. Ә хәзергә кул белән эшли торырга туры килер. Бигрәк тә ташның сыйфатына басым ясарга, — диде Клейменов инженерга, тынлыкны бозып. — Ничек булса да ташларны үткәрергә кирәк, үткәрергә!
— Кемгә хаҗәте бар ул ташларның! Бездән комбайн ташлары сорыйлар, аңлыйсыңмы син!
— Алайса нәрсә эшләргә киңәш итәр идең, кул кушырып тик уты-рыргамы?
Яңалык уйлап табу, аны производствога кертү турында начальнигы берәр сүз ычкындырып куймасмы, җайлап кына шунда әйтеп җибәрермен дип көткән иде ул, барып чыкмады. Ахырда читләтеп кенә үзенең уен чишеп бирергә булды:
— Минемчә, комбайннар кайтканын көтеп ятарга түгел, нәрсә булса да үзебезгә уйланырга кирәк. Ташкискеч машиналарны киселгән пластка перпендикуляр куеп, шакмаклап кистергәндә, минемчә, «Б» тибындагы бруслар чыгачак, Михаил Афанасьевич.
Тавышына караганда, аның технологиясе янып, көеп, борчылып йөреп табылган иҗат түгел, гади, сүз уңаенда гына чыккан, әһәмиятсез бернәрсә кебек. Ә Гушановның үз йөрәгендә ул яңалык тәмам җылынган, күз алдына дүрт кырлы шоп-шома ташлар булып баскан иде инде.
— Хыялый сез, Аскар Галиханович,—дип көлеп куйды Клейменов,— барып чыкмый ул!
— Ә нишләп?
— Нишләпме? Сез инженер кеше инде, аңлатып торуның кирәге дә юк. Я әйтегез: аның өчен безнең пычкылар-фрезлар барамы? Юк! Ышаимасаң, әнә, Насыйбуллинны чакыртабыз, ул монда озак эшләгән кеше, — һәм тиз генә күрше бүлмәдән механикны дәшеп чыкты. Ишектән кпң, түгәрәк битле һәм киң кара кашлы, Гушанов яшенә чагыштырганда бөтенләй малай гына дип әйтерлек, ләкин гәүдәсе белән сабан туе батырларына хас механик килеп керде. Чакыруның сәбәбенә төшенгәннең соңында, алдагы ике сирәк тешен күрсәтеп, елмаеп алды.
— Бу яңалык түгел. Без бер мәртәбә аны, машиналар кайткан елны, маташтырып караган идек инде. Булмый, фрезлар чыдамый!
Гушановның һаман да ышанасы килмәде:
— Ә шулай да тагын бер мәртәбә сынап карасак?
— Сынап карасак, шул булыр: фрезсыз калырбыз. Фрез мәсьәләсен үзегез беләсез!
Фрез мәсьәләсе дигәне карьерга гына түгел, «Әлмәтнефтестрой» тресты җитәкчеләренә дә, партиянең шәһәр комитетына да яхшы билгеле. Ташкискеч машиналар, комбайннар фрез юклыктан еш кына тик яталар. Әле булса да бер комбайн һәм СМ-428 маркалы берничә ташкискеч фрез көтеп эшләми тора. Бар хикмәт шунда, бу машиналар өчен фрезлар җитештерә торган «Строймашина» заводы аларны системалы ■ рәвештә җибәрүне тоткарлый. Бу хәлдән чыгу өчен урындагы механизацияләнгән эшләр конторасы мастерскойларында иске пычкыларны реставрацияләү дә уңышлы нәтиҗә бирмәде. Бер смена эшләргә дә җитми — пычкының тешләре коелып бетә. Фрез проблемасы чишелмәгән проблема булып калды.
85
— Яңа алымны сынау өчен урыны да кирәк бит әле, анысына СИЙ нәрсә диярсең?
Клейменов инженерга шундый итеп әйтте кп, Гушанов читенсеиеп куйды, аны белгертмәс өчен кулъяулыгын чыгарып, кылыч борыны тирәсендә әүмәкләп йөртә башлады.
«Әлмәтнефтестрой» трестының механизацияләнгән эшләр конторасы. 1956 елда 250 мең кубометр балчык әрчеп, карьер өчен эш фронты әзерләргә — яңа мәйдан ачарга тиеш иде. Ләкин алар тиешле вакытка үз бурычларын үти алмадылар. Урын юклыктан гаҗәпләнгән таш чыгаручылар, машинистлар берсенә-берсе комачаулап, тыгын урында эшләргә мәҗбүр булдылар. Клейменов әнә шуны искә төшереп алды.
Конторадан чыккан вакытта Гушанов тәмам йомшаган, басылган иде. Ул яңалык турындагы уйларыннан кире кайтырга, хәтта ваз кичәргә дә каршы түгел иде инде.
«Клейменов, әлбәттә, хаклы. Мондый вакытта сынау өчен урын даулап йөрү дә, машина сорау да килешеп бетмәс. Каш төзәтәм дип күз чыгаруың — планны өзүең бар. Ә бит барысы өчен дә ул — начальник җавап бирә, ул кайгыра...»
Инде бер мәртәбә карьерны уратып, төзүчеләрнең зарын тыңлап, эшчеләр, машинистлар янында йөреп кайткач, Гушанов тагын үзенә килде, икенче төрле сөйли башлады:
«Шулай да /Михаил Афанасьевичта консерватизм көчле... Куркак ул, яңалыктан курка... Еракка карый алмый...»
Гушанов, үзенең кулында аныкы кебек власть, хокук булмавына ачынып, сөякчел, каты йодрыгын кысты.
Көтмәгәндә Гушановка власть, хокук бирделәр.
— Мин, Аскар Галиханович, отпускыга китәм, — диде Клейменов, аны конторага чакыртып, — карьерның бөтен эше өчен бүгеннән син җаваплы. һәм үз сүзен раслаган кебек, аңа приказ белән контораның түгәрәк печатен тоттырды.
Хуҗа булып калганның беренче көннәрендә үк иң беренче бурычы итеп яңа технологиясен тормышка ашыруны куйды Гушанов. «Сынап карарга кирәк». Әйтте дә үз сүзеннән үзе куркып калды: «Әгәр барып чыкмаса? Пычкысыз утырсак? Производство планын үтәмәсәм? Михаил Афанасьевич кайтуга нәрсә дип җавап бирермен?»
Мең төрле уйлар узды аның башыннан. Мең төрле! Нинди җаваплы, нинди тынгысыз икән бу начальник эше! 20 елга якын инженер булып эшләп, күп вакытта үзе начальник постында торып та, хуҗа булуның дәүләт, халык каршында зур, җаваплы вазифа булуына, әйтерсең, хәзер генә төшенде ул.
Производствога керергә үзе сорап торган яңалык барыбер аңа тынычлык бирмәде.
Бу турыда Насыйбуллин белән дә, машинистлар белән дә ныклап сөйләшеп, киңәшеп карарга кирәк әле, — дип, беркөнне карьер мәйданына таба китте Гушанов.
— Тыңламыйлар икән, мәҗбүр итәрмен. Соңыннан аңларлар, тө-шенерләр...
Берничә минуттан соң инде Гушанов озын буйлы, ак чырайлы, ләкин йөзе җил кисүдән һәм кояш ашаудан бераз кара кучкылланып калган өлкән машинист Сәфәров янында үзенең яңалыгын уртаклашып тора иде.
— Бөтен тотка менә кайда, — диде ул, җиңеллек өчен уеп ясалган пычкы яссылыгындагы ачыклыкларга күрсәтеп, — менә болар тоткарлый!
__ Әйе, алар һичшиксез тоткарлаячак. Үзебез дә аларга таш тыгылудан җәфаланып бетәбез. Сез уйлаган шартларда эшләсә... — Әмир
86
«бетте» дигән кыяфәт белән кулын селтәде дә, тавышына үпкәле тон салып, әйтеп алды:
— Белмим, нигә дип завод пычкыларны болай чыгара торгандыр?
— Алар таш кисәр өчен яратылмаганнар, Әмир, мрамор өчен,—дип аңлатты Гушанов, — ә мрамор ул катырак булганга күрә пычкыга уралмый.
— Әйтәм шул ак сөяк! Алай булгач, без аны, Әскәр абый, таш кисәргә көйлик, ямап куйыйк аның ул җирен!
Гушанов кинәт кулын җәһәт кенә икенче кулына сугып алды. Көтелмәгән тәкъдим ошады булса кирәк.
— Чыннан да! Ә булдырып булырмы?
— Булдырам!
Сүздә җиңел әйтелсә дә, эштә алай бик ансат булмый бит ул. Сварка белән пычкыны ямау өчен шактый көч түгәргә туры килде Әмиргә. Пычкы калынлыгы табаклы тимер булмагаилыктан, ике яклап та калын калайлар белән, эчендә металл терәкләр калдырып ябыштырырга, дискның як-ягын яхшылап тигезләргә, шомартырга кирәк. Болар бар да эштән тыш, машиналарны туктатмыйча ясалырга тиеш, чөнки машинаның һәр тик торган сәгате йөзләгән сумнарга төшә.
Өлкән машинист үзенең сүзендә торды. Тик карьер механигы Наил Насыйбуллии белән генә һаман килешеп булмады. Дөресен әйткәндә. Гушанов Наилдән моны көтмәгән иде. Элек үзе берничә рационализаторлык тәкъдиме биреп, шуларны производствога кертү өчен даулашып йөргән кеше бит ул! Аның СМ-428 ташкискечләрендә үзгәртеп эшләнгән валлары ни тора! Вал сынып «простойда» ятулар бермә-бер кимеде бит! Аларга карап шатланмыймы икәнни ул?
Дөрес, Наилнең дә кайбер тәкъдимнәре тормышка ашырылмыйча кәгазьләр арасында уралып, сүзләр, тавышлар арасында буталып калдылар. 1954 елда ул комбайннан чыккан ташларның баш-башларын кистереп «А» тибындагы бруслар ясата торган станок уйлап, сызымнарын производстволар предприятиеләренең баш конторасына тапшырган иде. Ул тәкъдим техник советта ята-ята ахырда башы-ние белән югалды. Аның 1956 елда «Әлмәтнефтестрой» трестының рационализация һәм уйлап табулар бюросына бирелгән кечкенә ташкискеч комбайн эскизы да бар. Яңа конструкциядәге комбайнның җиңеллеге, җыйнаклыгы, гадилеге, эшләп чыгаручанлыгының өстенлеге турында нинди матур, мактаулы сүзләр әйтелмәде, тик ул комбайнның бүгенге көнгә кадәр дөньяга күренгәне юк әле — бюроның өстәл тартмасында саклана. Наилнең Гушанов тәкъдименә карата әйтелгән «маташма, булмый ул. вакыт кына әрәм итәбез» дигән сүзләре дә, бәлки, аның яңалыктан бизүеннән, яңалыкның тормышка ашырылуына ышанычын югалтканнан килеп чыккандыр? Шулай булмый хәле дә юк: берәр заводның конструкторы яки фәнни-тикшеренү институтының гыйльми сотруднигы шундый бер машина уйлап тапса, ул инде, начармы-яхшымы, һичшиксез серияләп чыгарылуга ук бирелгән булыр иде! Бу бит нәрсә, гади механик уй-лап тапкан! Шүрлиләр: белмәссең, ул-бу килеп чыкмагае!
Әнә, «Строймашина» заводы конструкторы Столяров уйлап тапкан булгач, трест җитәкчеләре, меңләгән сумнарга төшереп, карьерда таш кистерү цехы салдырдылар, аны җиһазлауга 455 мең сумлык машина һәм станоклар сатып алдылар. Столяров лСосквадан үзе дә килеп йөрде, оештырышты. Ә нәтиҗәсе? Цех хәзер дә эшләми. Чөнки кирәге юк ул цехның — үзен аклый алмый ул. Забойда ташны башта эре блоклар итеп кистереп ал, имеш, аннан тонналаган ташларны берничә йөз метрлар цехка ташы, станокларда кистер, яңадан чыгарып өй! Цехтан чыкканда, ул ташлар шакмаклы шикәр кебек тигез, матур булып чыгалар чыгуын, ләкин үзләре дә шул шикәр бәясенә якынлашалар бугай. На-
87
сыйбуллинның комбайны исә уңай, мәшәкатьсез — эшне бары бер машинист башкара алачак.
Гушановның яңа технологиясе эшкә ашса, боларның бөтенесенә караганда да күп өстен булачак. Ул зур нәрсәләр вәгъдә итә. Гади таш- кискечләр уртача көненә 16 кубометр таш бирсәләр, бу исә 24 не бирәчәк, ягъни ташкискеч комбайнның бер тәүлек эчендә чыгарган продук- ңиясе дигән сүз бу. Ташкискечтән алынган ташларның бер кубометры 120 сумга барып баса, Гу шанов кискечендә ул бары 60 сумнарга гына төшә. Димәк, продукциянең үзкыйммәте 50 процентка кими. Димәк, кара исәп белән генә дә бу яңалык елына миллион сумнан артык экономия бирә! Эш анда гынамыни: сыйфат! Бөтен хикмәт сыйфатта! Хәзерге төзелешләр өчен менә нәрсәсе кадерле аның!
Ләкин ничек булса да Ыасыйбуллинның каршылыгын җимерергә кирәк. Башка чара юк. Гушановка икенче төрле тавышка күчәргә туры килде:
— Сезгә әйтәләр икән, эшләгез, калганы өчен үзем җавап бирермен, аңладыгызмы?
Ниһаять, сынау өчен бер ташландык урын табылып, ул яхшылап чис-тартылды, рельслар салынды. Машина күчерелде. Пычкы алмаштырылды. /Машинистлар, команда көтеп, урыннарына бастылар.
— Әйдә, борып җибәр машинаңны!
Кнопкага басу белән электромотор гөжли башлады. Пычкы чаңгылдап каты таш катламын ярып керде. СМ-428, үзенең победит тешләре белән ташны кимереп, рельслар буенча секунд саен алга шуышты.
— Ура!—дип кычкырып куйды кемдер. Куанычлы авазлар тынарга да өлгермәде, машина рельслар өстендә калтырарга, биергә кереште. Пычкы урыныннан чыкмакчы булып ярсып сикерә башлады. Фрезнын победит тешләре атылып китте.
— Стоп!
— Ни булды?
/Машинаны төрле яктан чолгап алып, кайсы каян карарга, сәбәбен эзләргә керештеләр. Пычкы тешләре табигый таш ярыклары почмагына бәрелгәнлеге ачыкланды. Бер генә буйга кистергәндә, мондый хәл булмый иде. Рельсларны һәрвакыт ярыкларга перпендикуляр салып, ярыкларның пычкы юнәлешенә туры килүеннән качарга тырыша иде машинистлар. Хәзер аңардан котылу мөмкин түгел: буйга кискәндә оч- рамаса, аркылыга үткәндә барыбер очраячак иде ул ярыклар. Шулай килеп чыкты да.
Машинистлар көрсенеп куйдылар:
— Әрәм булды фрез!
Гушанов, үзен мөмкин кадәр тыныч тотарга тырышып, әкрен генә:
— Да, — дип куйды.
Насыйбуллин болай да зур күзләрен тагын да зуррак ачып, акаеп, Гушановка карады:
— Менә, әйттем бит...
Гушанов берничә көннәр күңелсез йөрде. Аның картая башлаган ябык" йөзендә йокысызлык һәм тирән борчылу эзләре беленә иде. Инженерның болай йөрүенә машинистлар да читенсенеп карадылар. Аңа нәрсә белән булса да ярдәм итәселәре, аның тәкъдимен тормышка ашыру өчен үзләреннән нинди дә булса өлеш кертәселәре килде аларның. Ташларның сыйфатлы булып чыгуы машинистлар өчен күңелле булмас идемени соң?
— Әскәр абый,—диде аңа машинист Мөхәметшии беркөнне,— әллә машинаны икенче урынга күчереп сынап карыйбызмы? Яхшырак урынга, мәйтәм. Бигрәк тә урыны туры килде инде: беренче сынау, ә кругом ярык!
88
— Урыны начар булды шул. Ләкин бит яхшы урында да ярыклар очраячак, менә нәрсә!
— Әгәр дә машинага лебедка көйләп, ярыклар турысына җиткәндә ташкискечләрне тарттырып, йөрешен әкренәйтеп торырга көйләсәк, ә?
Гушанов ирексездән көлеп җибәрде:
— Син машинага бөтен бер механизация кормакчы буласың, әй! Баулар, чыгырлар, катушкалар...
Ул берничә секундка тын калып, машинистка карап торды.
— -Менә сии әйт, әгәр, диген, пычкыны кирегә әйләнә торган итеп ясасак! Өстән аска таба әйләнәсе урынга астан өскә таба әйләндерсәк! Гушанов имән бармагы белән пычкы әйләнгән хәрәкәт ясап алды. Аның хәрәкәтен тиз генә Мөхәметшин кабатлады.
— Шәп бу! Таш чүбе дә пычкыга уралмас, өскә чыга барыр иде!
-- Дөрес! Эшләп карыйбызмы?
— Әйдә!
Ярдәмгә өлкән машинист Сәфәров, машинистлардан Грушин һәм Шәйхетдииовлар да килгәч, эш тагын да күңеллеләнеп китте.
Тагын сынау.
— Әйдә, Мөхәметшин, җибәр машинаңны!
Машинист кыюсыз гына кнопкага бармагын төртте. Пычкы, салмак чыжылдап, таш катламына кереп күмелде, кискеч артыннан калмаска тырышкандай, елан кебек кара, калын электр кабеле шуышты. Сынау үткәрүчеләрнең күзләре кирегә әйләнүче пычкыда һәм алдагы таш ярыкларында иде.
— Үтте, — диде Мөхәметшин һәм тирән итеп сулап алды.
— Только «ура» кычкырмаска, чебешне көз көне санарга!—дип кисәтте аны Гушанов.
— Есть, тик көз түгел, быел кыш санарга!
Шул кузгалуыннан машина туктамады. Ташкискеч бер-бер артлы төрле зурлыктагы һәм төрле формадагы ярыкларны үтеп мәйданны башта буйга, аннан аркылыга турап салды. Җитмеш биш квадрат метрлы мәйдан шакмаклы дәфтәр битенә охшап калды...
Инде Гушанов начальник кайтуына «чебешләрне» санап тапшырырга — мәйдандагы ташларны куптарып карарга һәм рапорт бирергә җыенып йөргәндә генә карьерда бәхетсез вакыйга килеп чыкты: яңа кискечтә машинист Хаҗиев Галәүнең кулы имгәнгән. Пласт ярыгына бер таш кисәге төшеп киткән дә, пычкы ватылудан куркып машинист ташны лом белән алырга тотынган. Кинәт пычкы ломны машинага сөйрәп кергән, Хаҗиевның кулын кыскан.
Кайбер кешеләр аның сәбәбен яңа алымның уңышсызлыгыннан күрделәр. Янәсе, пычкы астан өскә таба әйләнгән булса, лом машинага кереп кысылмас, читкә тайпылыр иде, Галәүнең кулы да исән калыр иде! Шау-гөр килделәр. Гушановны яклаучылар да табылды: ә машинист куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен саклаганмы соң? Нигә тиешле урында машинаны туктатмаган?
Бер килсә килә бит ул: Клейменов эшкә чыккач, киселгән пластны кубарып караганнар иде... ташларның яртысыннан күбесе ярылып, ватылып, уалып чыкты. Инженерның йөзе таш кебек агарды, хәрәкәтсез калды.
— Брак ясаучы, — дип кычкырды Клейменов үзенең инженерына,— мин бу башбаштаклыкны бүгеннән туктатырга боерам!
Икенче көнне рельслары алынган мәйдан кул белән таш чыгаручыларга бирелде.
Хыяллы, шатлыклы көннәр артка тәгәрәде.
Гушанов кечкенә тау булып өелгән брак ташлары өстенә утырган да уйга калган. «Ялгыш эшләдем, — ди ул. — Асылынсаң асылын агачның
89
асылына, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән. Машинамны нигә мина яхшы урында сынамаска иде? Мәйдан кызганып начар эшләдем».
Ул тезе өстеиә пласттан исән чыккан бер ташны салган да шуны тирбәтеп утыра. Ул ташта Гушанов ниндидер өмет чаткысы күрә кебек иде. Хәзер инде, үлсәң дә Клейменовны яңадай күндереп булмас!—ди инженер һәм ташны тезе өстеннән җиргә төртеп төшерә.
Дөрестән дә, машинаны яңа мәйданда сынар өчен Клейменовның ризалыгын алып булмады, трест җитәкчеләре аша рәсми төстә сөйләшергә туры килде аның белән.
— Тагын күпме сынарга мөмкин, — диде ул, карышып, — никадәр көч түгелде, производство туктатылды, план үтәлеше өзелде, машиналар ваттык, мәйданнар боздык! Тагын нәрсә кирәк?
Гушанов технологиясенең игътибарга лаеклы булуын, яңалыкның ансат кына тумавын, аны сынау өчен бернәрсә дә кызганмаска, бөтен шартларны булдырырга кирәклеген әйтеп, аны башта үгетләп маташтылар. Алай да булмагач, мәҗбүр иттеләр.
Язгы кояш нурлары төшеп, таш токымы өстендәге кар катламын эретә башлаган көннәрнең берсендә, төш вакытында, карьерның яңа мәйданында яңа техниканың беренче баласы туды.
Аны күрү өчен карьерның төрле почмакларыннан эшчеләр агылдылар. Эшчеләр генә түгел, контора работниклары — бухгалтерлар, нор-мировщиклар, плановиклар да килде монда.
Ындыр табагы кебек киң, тигез мәйданның өстенә килеп баскач һәм шакмаклы клеткалар ясап пычкы үткән эзләрне күргәч, аиың хәзер инде гади мәйдан булмавына төшенәсең, йортлар салу өчен иң кирәкле һәм иң төп деталь — таш кирпечләр өстендә йөрисең син хәзер.
Әле чынлыкта «бала» туа гына башлаган. Шулай да аның исән-сау туасы, үсәсе һәм төзелештә хаклы рәвештә хуҗа буласы сизелеп тора.
Машинистлар ашыгып, тирләп-пешеп мәйданның аргы башында соңгы «буразналарны» сөрәләр. Ә бу почмакта түземсез таш юнучылар пластны ачарга да керешкәннәр: тоташ баганалар булып утырып торган метрлы брусларны сугып аударалар да, башларын юнып, штабельләргә салалар. Штабельләр торган саен үсә, биегәя. Гушанов, картларча, ике кулын аркасына куеп, аларның эшен дикъкать беләи карап йөри. Моннан берничә айлар элек хыялланган ташлардан штабельләр өелүе аның күңелен тынычландырып җибәргән кебек.
һич юк! Ул тыштан гына шулай күренә.
Гушанов яңа методын тагын да югары баскычка күтәрү мөмкинлеге турында уйлый иде бу вакытта. Ул менә нәрсәдән гыйбарәт: ташкискеч- ләр белән мәйданны буйга кисеп чыгып, аркылысына ташкискечләрне түгел, ә комбайнны кертсәң, ташларның алты ягы да киселеп чыгачак. Чөнки комбайн, вертикаль кисү белән бергә, горизонталь пычкылары белән катламны астан да кисеп барачак. Бу метод тәүлегенә 24 кубометр күләмендә югары сыйфатлы «А» тибындагы таш бруслар бирәчәк, таш юну кебек авыр хезмәттән кешеләрне азат итәчәк.
Бирегә килүчеләрнең үз гомерендә ташны күргәннәре булмаган диярсең: ташны карыйлар, исниләр, тикшерәләр. Таш кулдан кулга күчеп йөри, таш җиргә бер төшә, бер яңадан кулга менә. Кызу әңгәмә бара. Чит забойдан килгән таш юнучылар балталары белән ташның баш-башларын юнып карыйлар — яңа продукциянең кылын чиртәләр.
— Комбайнныкыннан ким түгел,—ди берсе.
— Артык та! Башларын тигезләп азапланасы юк, катлам буенча кыелып кына төшә, — ди икенчесе һәм, үз сүзен дөресләп, балта белән ике кизәнүдә брусның баш-башларын кисеп төшерә.
— Бу машиналар, хәзер, мәйтәм, алтысы алты яктан сукаларга тотынса, безгә көй күрсәтмәсләр инде,—ди комбайнда эшләүче машинист егет, кайгырган булып. — Безнең братка почет бетте!
— - Әйдә, төзүчеләрнең авызы томалансын инде!
Клейменов никтер әңгәмәгә катнашмый, нидер уйлый, нәрсәгәдер борчыла.
Наил балаларча беркатлы кеше. Гушановтан шунда ук гафу үтенгән, үзенең гаебен таныган. Хәзер җиңүчеләр белән куаныша, аларның шатлыкларын уртаклаша. Үзе шаярып Клейменовны үрти, аның «авырткан» җиренә кагылырга маташа:
— Әйдә, Михаил Афанасьевич, нәрсә уйлап торырга, без җиңелдек инде, кулыңны күтәр! — һәм мәҗбүри рәвештә начальникның кулларын югары күтәрергә азаплана.
— Туктагыз әле, егетләр,—ди Клейменов, — таш, әлбәттә, миңа ошады, яхшы ташлар... Ә начарын кая куярбыз соң? 14 мең кубометрдан артык таш сатылмый калса?
Гушанов та, Насыйбуллин да, башкалар да ни өчен Клейменовның яңалыкка каршы булуының серенә хәзер генә төшенделәр. Менә бит: син производствога яхшылык эшлим, җайлаштырам, продукциянең үзкыйммәтен төшерәм, дип йөр! Ташларның сатылмый калуыннан курыккан икән начальник! Ташның бәясе кыйммәт булса, карьер участогының финанс планы әйбәт үтәлә икән!
Клейменовның тар караштан чыгып эш иткәненә, белә торып яңалыкны тоткарлап торуына бик нык ачуланасы килеп куйды Гушанов- ның, ләкин тыелды.
— Сине начальник түгел, ә коммерсант итеп кенә куясы бар, Михаил Афанасьевич, — дип төрттереп әйтү белән генә чикләнде ул.
Кичен, участок конторасына кайтканда, Гушанов начальнигын үзенең яңалыгы белән таныштырды. Ташкискечләр артыннан комбайннарны кертеп, ташларны «А» тибында кистерү турында сөйләде.
— Син курыкма, монда теге ташларга да урын табылачак! Бу алым безгә ташны юка плитка — облицовка итеп тә кистерергә мөмкинлек бирә, йорт стенасын тупас ташлардан саласың да, шома таш плитка- лар белән тышлап куясың! Яхшы бит, ә? Сынап карыйбызмы әллә?
Гушановның гаҗәпләнүенә каршы, Клейменов бу юлы һич тә ике- ләнеп-нитеп тормады:
— Сынарга кирәк, Аскар Галиханович, сынарга!—диде өзеп.