Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ӘХМӘТ ФӘЙЗИ

Кашларыңны матур сындыргалап, Хәтерлисең нидер, тапмыйсың, һәм көрсенеп: «Нинди үткен фикер, Оныттым бит менә, ах!» — дисең.
Үткен булса кисеп керер иде, Чыкмас иде истән тиз генә; Җиңел уйлар җилдәй очып бетә, Җанда кала тирән хис кенә.
Күптән тынган истәлекләр сине Борчымасын чакырып, дәшмәсен; Онытылган уйлар онытылсын,— Онытылмас уйлар яшәсен!
55
Н. АРСЛАНОВ
БӘБИЛӘР
Җыр
Бездәге әбиләр, Әтиләр, әниләр*, Иркәләп бәбигә: «Аппагым син», диләр.
Үчти-үчти, аппагым, Иң яраткан такмагым, Бу кемнәрнең бәбие?! Тыпыр, тыпыр тәпиле, Нәнидер бармаклары, Алсудыр яңаклары, Ефәк кебек чәчләре, Энҗедер күз яшьләре, Туганына өч ай да юк — Тәпи йөри башлады.
Әмма негр әбиләр, Әтиләр, әниләр, Иркәләп бәбигә: «Капкарам син», диләр.
Үчти-үчти, капкарам, Сиңа карап сокланам, Бу кемнәрнең бәбие? Тыпыр-тыпыр тәпиле, Нәнидер бармаклары, Көмештер тырнаклары, Кара бөдрә чәчләре. Энҗедер күз яшьләре, Туганына өч ай да юк — Инде бии башлады.
һәр илдә әбиләр, Әтиләр, әниләр, Иркәләп бәбигә: «Кадерлем син», диләр.
Безнеңчә: сары да, Карасы, агы да Бертигез бары да, Бары да, бары да!
1957.