Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ЗЫЯ МАНСУР
ЮЛЫБЫЗ АК
Октябрьның данлыклы 40 еллыгына багышлана
Безнең хакта
Аз өрмиләр теге якта, Шартлап ярылыр чиккә җитеп көчәнәләр. Тау чаклы бер фил күргәндәй кычкыралар. Чебен кадәр бер кимчелек күрсә алар.
Яшермәдек,
Беркайчан да яшермибез, —
Җитешмәгән якларыбыз бар ул безнең.
Ләкин хикмәт анда түгел,
Без иң олы,
Иң куркыныч кимчелекнең җуйдык эзен.
Үлем белән бер иде ул безнең өчен, Аннан зәһәр куркыныч юк иде безгә.
Ул салынган иде кулга богау итеп, Ул зәгъфыран сарысы иде йөзебездә;
Байлар өчен төлке толып һәм май иде, Байлар өчен арттырды ул сыйны гына.
Үтә иде ләкин көзге җилләр булып Ул ямаулы бишмәтләрнең куенына;
Нигезе шул иде барлык явызлыкның,
Талый иде,
Кыя иде кеше җанын.
Коллык дигән нәрсә иде,
Актардык без
Октябрьда шул явызның тамырларын...
Күтәрелә коммунизм булып ирек, Сокландыра бөтен җирнең хезмәт халкын. Азатлыкка чакыра ул бар илләрне, йөрәкләрдә кабыза ул сүнмәс ялкын.
Кызыл туйлар булып шулай көзен ирек, Шатлык булып күкри сабан туйларында.
Елмая шук егетләр һәм кызлар булып, ГЭСлар булып нур сибә су буйларында.
10
Дошманнарның көнләшүе юкка түгел, Җил аларга кире яктан исә җирдә. Көчәнәләр алар әнә шуның өчен Безнең юлны кыек итеп күрсәтергә.
Көчәнмәгән, шартласыннар!
Юлыбыз ак.
Көчебез зур.
Ихтыяр нык.
Кимчелекнең иң олысын җиңә алгач, Калганыннан куркасы юк.
X. ТУФАН
ҺИНДСТАННЫ ЭЗЛИМ
(Атом «магелланнарына»)
Матдә бөек үсеше аркылы Бөек затны — кешене бар кылды.
— Ә син, кеше, ничек уйлыйсың: Син дә матдә түгелмени соң?!
— Мин төннәрдә факел яндырып Океанына кердем атомның, Бәлки, мин бер Магелланыдыр Материядән туган акылның.
Матдә мине армадасының Адмиралы хәленә күтәрде: «һиндстан»ны эзлим, ә бәлки, Табармындыр зуррак бүтәнне.