Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕВОЛЮЦИЯНЕҢ ГАДИ СОЛДАТЫ


1891 елда Габдрахман исемле бер авылдашы 14 яшьлек ятим Гайнулланы ияртеп Иж шәһәренә килә һәм андагы заводларның берсенә эшкә урнаша. Гайнулланы өйрәнчек итәләр, ул йомыш-юлга йөри, завод ишек алдындагы чүп-чарны җыештыра. Утын ярып кертә. Бер цехтан икенче цехка кирәк-ярак әйберләр ташый. Бер-ике сүз белән әйткәндә, нәрсә кушсалар — шунда йөгерә. Гайнулланың уңган һәм карусыз малай икәнлеген күреп, эшчеләр аны үз итәләр, яраталар. Заводта Гайнулладан тыш та бик күп яшүсмер балалар эшли. Табыш артыннан куучы завод хуҗалары балаларны арзанлы хезмәтчеләр итеп файдаланалар. Балалар хезмәтенә җан асрарлык кына акча түлиләр. Унар- уникешәр сәгатькә сузылган эштән соң, эшчеләр, кыйналып ташланган эт шикелле, фатирларына, баракларга кайтып егылалар. Гайнулла бо- ларның барысын да үз җилкәсендә татып, үз күзләре белән күреп йөри.
Гайнулланы бер нәрсә уйландыра:—эшчеләр бер караңгыдай икенче караңгыга кадәр эшлиләр, тамаклары икмәккә, өсләре киемгә туймый, кесәләрендә акчалары да юк. Кайберәүләр исә, алай түгел. Акчалары да күп, өс-башлары да яхшы, заводтан чыгалар да, файтуннарга утырып, кайтып китәләр. Җитмәсә эшчеләрдән көләләр, җикеренәләр. Сарык көтүләгән кебек, чыбыркылап эшләтәләр.
Гайнулла бик яшьли Иж заводындагы эшче-яшьләр белән аралаша, алдынгы фикерле кешеләр белән бер торакта тора, бер цехта эшли. Ул вакытта Россиянең башка промышленность предприятиеләрендәге кебек үк, Иж заводы эшчеләренең дә көнкүреш, тормыш шартлары бик начар була. Эшчеләрне әледән-әле төрле штрафлар белән буалар. Завод тирәсендәге һәм завод ишек алдындагы лавкаларда түбән сыйфатлы, начар продуктларны, эш хакы алганнан соң түләү шарты белән, азлап-азлап эшчеләргә көтәргә бирәләр. Получка вакытында, эшчеләрнең бөтен акчаларын диярлек бурыч һәм штрафлар өчен тотып калалар.
Завод-фабрикалардагы авыр эксплуатациягә, хокуксызлыкка каршы чыгышлар көннән-көн үсә бара.
Бөтен Россия киңлегендә башланып киткән революцион хәрәкәт, Иж заводы эшчеләренең дә күзен ача. Бу хәрәкәтләргә завод эшчеләре, шул исәптән, кайнап торган энергияле яшь егет Гайнулла да актив катнаша башлый. Ул инде бу чорда электромонтер булып эшли.
Яшь эшче Гайнулла 1907 елда большевиклар партиясенә член итеп кабул ителә һәм агитацион эшкә тартыла, яшерен типографияләрдә басылган прокламацияләр тарата, яшерен утырышларда катнаша.
1907 елда үткәрелгән маевка Гайнулла абзыйның хәтерендә ачык саклана. Маевка үткәрүгә алдан ук хәзерлек күрелә.
Маевка үткәрү урынын шартлы рәвештә «Треххвостка» дип атыйлар. Ышанычлы һәм сыналган эшчеләргә маевкага барганда, үзләре
64
белән бергә дустын яки якын һәм ышанычлы кешесен ияртеп килергә кушыла.
Гайнулла көне буе заводта эшләп кайтканнан соң, таныш-белешлә- рен, үз иптәшләрен күрү һәм шәһәрдәге башка предприятие эшчеләре белән бәйләнеш тоту, үзара аңлашу өчен чабып йөри. Сак булырга, яхшы таныш булмаган кешеләрне маевкага катнаштырмаска кирәклекне төшендерә. Ул вакытта урманга массовкаларга чыкканда, эшчеләргә кош-корт атарга дип, үзләре белән бергә, ау мылтыкларын да алып чыгарга киңәш ителә.
Көткән көн килеп җитә. Кояш та эшчеләрне язгы бәйрәм белән котлагандай, иртән үк көлеп, елмаеп карый ул көнне.
Шәһәр кешеләре пикникларга, бакчаларга, яланнарга тарала.
«Треххвостка» теләсә кемне кабул итми. Аның үзенең сукмаклары һәм чит кешеләргә ачылмый торган ишекләре бар. Ул ишекне ачып, «Треххвостка»га керер өчен анда баручының махсус ачкычы — пароле булырга тиеш. Парольне белгән эшчеләр берәмләп тә, икешәрләп-өчәр- ләп тә Иж суы буендагы түгәрәк аланлыкка юл тоталар. Гайнулла да үзенең бер таныш столярын ияртеп «Треххвостка»га китә.
Шәһәр ягыннан урманга керә торган сукмак авызында Гайнулла абзыйларга бәйрәмчә киенгән бер кыз белән егет очрый.
Гайнулланың столяр иптәше егет белән кызны күргәч: «Әнә, кешеләр парлы-парлы, без генә моңлы-зарлы, үзебез пешмәгән шул, безгә дә урманга кызлар ияртеп киләсе калган», ди. Гайнулла иптәшенең сүзенә авыз читен чак кына елмайта төшеп: «Булыр әле, яшебез чыкмаган ич, үзең әйбәт булсаң, икенче килгәндә аннан да чибәррәк кыз белән таныштырырмын», — ди. Аннары егеткә карап: «Көчлерәк уйна, егеткәй!»— дип өстәп куя.
— Кыллар өзелерлек түгел. Була ул син әйткәч,—ди егет аңа җавабында һәм бер күзен кысып куя. Шуннан алар бер-берләренә карап елмаешалар.
— Кемнәр соң болар, Гайнулла, синең танышларыңмы? — ди столяр, берни төшенмичә.
— Бик кызыксынсаң, әйтим алайса, — ди Гайнулла, — ләкин кара аны беркемгә дә әйтәсе булма. Болар, бик беләсең килсә, шушы урманның ишеге инде. Кесәңдә ачкычың булмаса, алар сине урманга кертмәячәкләр. «Маяк» болар...
Столяр мәсьәләгә төшенә башлый һәм Гайнуллага «әллә син миңа ышанмыйсыңмы?» дигәнсыман карап куя. Гайнулла иптәшенең җилкәсенә кулын салып сүзен тагын дәвам итә:
— Л^енә шулай, туганкай, мин сине эшчеләр җыелышына алып барам, ул синең күзеңне ачарга ярдәм итәр. Без барыбыз да бер эш өчен, эшчеләрнең хәлеи яхшырту, ирекле һәм бәхетле кешеләр булу өчен тырышабыз. Ә бәхет исә, оешмыйча, бергәләп капиталистларга каршы көрәшмичә бирелми ул. Байлар безнең бәхетебезне урлый, атлаган саен үкчәбезгә басып йөри, эшчеләрне төрмәләргә утырта, безнең арабызга үзенең ялланган агентларын җибәрә, шуның өчен сак булырга, сизгер булырга кирәк...
Су буенда утыручы «маяктан» — «көймәләр бармы, аргы якка батырмыйча чыгара алырсыңмы?»—дип сорыйлар алар. Ул да алдан билгеләнгән җавапны әйтә.
Менә алар, берничә «ишек»не үтеп, махсус билгеләнгән урынга, «Треххвостка»га килеп җитәләр. Аланга инде шактый халык җыелган була. Митинг башланып китә. Оратор Питердагы, Кавказдагы забастовкалар турында дәртләнеп сөйли, эшчеләргә оешырга, коралланырга куша. Тагын берничә кеше сөйли. Бервакыт кинәт еракта өч мәртәбә мылтык шартлый. Бу — «аучы маякның» куркыныч барлыгын белдереп хәбәр итүе. Халык җырларга, биергә керешә. Берничә кешене көймәгә
1
65
утыртып аргы якка озаталар. Озак та үтми ике. йөздән артык коралланган казаклар килеп чыга. Ләкин, маевкадагы эшчеләргә казакларга бәйләнмәскә, коралга тотынмаска кушылган. Тегеләр эт кебек иснәнгә- ләп йөриләр дә артык бәйләнерлек урын тапмагач, шымчыларын калдырып, кайтып китәләр. Икенче көнне берничә эшчене кулга алалар. Кайберәүләрне охранкага чакырталар. Ләкин гаепләрлек нәрсә табылмый. Кулга алынучыларны азат итәләр.
Иж заводы хуҗалары алдынгы, аңлы эшчеләрне эштән куарга керешә. Шундый кыскартылуларның берсенә Гайнулла да эләгә. Аны эзәрлеклиләр, бер җиргә дә эшкә алмыйлар. Әлбәттә, ул вакытта андыг эшсезләр күп була. Патша хөкүмәте революцион хәрәкәттә катнашучы актив эшчеләрне ачлык белән авызлыкларга тели.
Гайнулла абзый берничә шәһәргә барып, кагылып-сугылып йөргәннән соң. үзенең туган якларына, Спас өязенә кайтып, Иске Салман авылында балалар укыта башлый. Ул авыл балаларын рус теленә өйрәтә. Гайнуллага төрле сүзләр һәм янаулар ишетергә туры килә. Бик күпләр: «Син балаларны диннән яздырып йөрмә», — диләр. Ләкин русча укуның кирәклегенә төшенә башлаучылар да табыла. Әкренләп Гайнулла учительнең даны уңай яктан да, «кире» яктан да күрше авылларга да тарала. Муллалар аның турында «урыс Гайнулла» диләр, ә дөнья күргән кешеләр дус итәләр, аның янына киңәшкә киләләр. Көннәрдән беркөнне, 1916 елның май айларында Гайнулла торган фатирга Варвара исемле бер рус кызы белән Насыйбулла исемле бер татар егете килеп керә.
— Гайнулла абзый, сез, безгә киңәш бирегез, без бер-беребезне яра-тышабыз, аерым яши алмыйбыз, — диләр алар.
Гайнуллада бу ике яшь кешегә карата аталарча үз итү, ихтирам хисе туа. Ул утырган җиреннән сикереп тора, икесенең дә кулларын кысып котлый, аларга тигез мәхәббәт тели. Шулай итеп, рус кызы Варвара татар егетенә ябышып чыга.
Бу хәбәр яшен тизлеге белән тирә-як авылларга, дин башлыкларына. становойга җиткерелә. Кыз белән егет, кеше күзенә күренә алмыйча. шактый вакыт яшеренеп, качып-посып йөрергә мәҗбүр булалар.
Алар Гайнулла абзыйны әтиләре кебек үз итә башлыйлар. Әшәке телле кешеләр: «Аларны Гайнулла учитель котырта икән», дигән хәбәр тараталар. Бу хәбәрне ишетеп, Гайнулла янына становой килеп җитә. Аңа яный башлый, төрмә белән куркыта. Эзәрлекләүдән, төрле гайбәттән алҗыган Гайнулланың ачуы чыга. Ул становойның погоннарын өзеп ташлый, өйдән куып чыгара. Бәхеткә каршы ул-бу хәл булмый кала. Бераз кызмачарак булган становой бөтенләй айнып, берьюлы юашланып китә...
Патшаның төшерелүе, министрларның кулга алынуы турындагы хәбәр Салманга да килеп җитә. Ярлылар шатлана, байлар кара коелып бу хәбәрне юкка чыгарырга тырышалар. Патша төшерелгәннән соң буржуазия, власть башына менеп алып, халыкның көткәннәрен юкка чыгара, байлар хезмәт халкын изүне дәвам итәләр, сугыш туктамый.
Гайнулла агага бу көннәрдә авылда аңлату эшләре алып бару йөк- ләтелә...
Янбахты (хәзерге Куйбышев районы) — өч мәчетле зур авыл, мулла-мунтагайның мәж килгән урыны. Иске Салманнан Яибахтыга килгән Гайнулланы күреп, халык:
— Гайнулла учитель килгән, ул нидер сөйләргә тели икән,—дип, чакырганны да көтмичә җыенга җыела.
Ярлы һәм урта хәлле крестьяннар берәр төрле яңалык булмасмы дип өмет итәләр. Байлар, муллалар исә — «Ни коткы таратып йөри икән тагын», — дип шикләнәләр.
66
Җыенга халык күп җыйнала. Гайнулла озак көттермичә трибунага менеп баса һәм Вакытлы хөкүмәтне тәнкыйтьләп сөйли башлый. Алпавыт һәм монастырьлардан алынган җирләр өчен Керенский хөкүмәтенә акча түләмәскә, ул җирләр халыкның үз байлыгы булырга тиешлеге турында сөйли.
Шул вакыт халык арасыннан Кайнар Әхмәтҗан дигән бер кеше черелдәп-черелдәп тамак төбе чатнаганчы кычкырып җибәрә:
— Җәмәгать! Ышанмагыз аңа, ул диненнән язган учитель, бала- чаганы да диненнән яздырып бетерде, хәзер безнең авылны котыртырга килгән, сөйләтмәгез, тартып төшерегез, нәрсә карап торасыз, көпә-көндез шуңа ирек куясыз, ул баскан җирдә үлән корый, җитмәсә Керенский хәзрәтләренә тел тидерә, — ди. Гайнулла, моңарга әллә ни исе китмәгәнлеген белдереп, сөйләвендә дәвам итә. Ләкин, берничә минуттан мәйдандагы халык умарта корты кебек гөжли башлый. Ул арада булмый, Кабырга Исмәгыйль дигән кулак, кулындагы шомырт таягын селти-селти, халыкны ярып, оратор янына омтыла. Ул кемнәргәдер кычкыра, ярдәм сорый, үзен җүпләүчеләрне эзләп һәм үзе артыннан башкаларны ияртергә теләп, таяк кага-кага күкле-яшелле тавышлар чыгара:
— Күлгә ташларга кирәк явызны, күлгә, йөрмәсен дөнья кортып, — ди ул, ярсый-ярсый.
Гайнуллага сөйләвен туктатырга туры килә. Күзе акайган кулаклар ул-бу эшләп ташламагайлары, дип уйлый ул. Ул ара булмый шушы авылның Хөсәен Хәсәиов дигән ярлы бер кешесе трибунага чәчрәп менә дә калын тавыш белән:
— Туктагыз! Нишләвегез бу, хәзер үк тынычланыгыз, — дип, халыкка мөрәҗәгать итеп кычкырып җибәрә. Берничә кеше, трибунаны әйләндереп алып, Хәсәновка ярдәмгә килә һәм чыгырларыннан чыгып барган бер төркем кулаклардан Гайнулланы саклап калалар. Десятниклар халыкны таралырга, бәла-каза тудырмаска өнди.
— Карлыгачның канатын каермакчы булалар, юк, башыбыз исән чакта каертмабыз, — ди Хәсәнов Гайнулланы озатканда, ярым шаяр- )тып. Хәсәновның «карлыгач» дип Гайнуллага эндәшүе очраклы бер сүз түгел. Халык аңа җитезлеге һәм үткенлеге өчен «карлыгач» дип куша- I мат бирә. Авыл кешеләре аны «карлыгач Гайнулла» дип йөртәләр...
Гайнулла Октябрь социалистик революциясе көннәре алдыннан Казанга килә. Бу вакытта Казан эшчеләре, солдатлары бик еш митингларга җыйнала, Казанда революцион хәрәкәт үскәннәи-үсә бара. Казан буржуазиясе Вакытлы хөкүмәткә сугышны дәвам иттерү өчен ярдәм оештыра, эшчеләр арасында революцион хәрәкәтне бастыру чараларын күрә.
Гайнулла абзыйга Казанда озак торырга туры килми. Ул элек үзе эшләгән Иж заводына ашыга. Иж шәһәрендәге революцион вакыйгаларны, Совет власте урнаштыру көннәрен хәтерләп Гайнулла абзый бо- лай дип сөйли:
— Питердан Вакытлы хөкүмәтнең төшерелүе, властьның эшче-кре- стьян кулына күчүе турында телеграмма алыну белән эшчеләр кызыл байраклар күтәреп урамнарга чыктылар. А1оңа кадәр бик котырынып йөргән буржуйлар коелып төштеләр. Ижда бу көнне демонстрацияләр, митинглар оешты. Завод-фабрикалар, власть белән идарә итү халык кулына күчте. Ул вакытта Иж заводының партия оешмасы белән Вәлиулла Усманов җитәкчелек итә иде. Мин Усмановны яхшы белә идем. .Ул Хөсәен Ямашев, Виктор Александрович Тихомирнов, Мулланур Ва- ■ хитов, Гафур Коләхметовлар белән дә яхшы таныш булган. Күптәнге подполье эшчесе, 1905 елгы революция хәрәкәтләрендә катнашканы өчен кулга алынган, сөргендә булган кеше. Кыскасы, дөньяның ачысын- төчесен татыган иптәш иде. Эшчеләр дә бик хөрмәт итәләр иде аны. Ул
•5.С. ә.- № 8.
65
1923 нче елда, үпкә авыруыннан, Казанда үлде. Бншбалтада авын кызы һәм хатыны булырга тиеш. Алар белән дә кызыксынырга, семьясын эзләп табарга кирәк.
Усманов Казанга 1918 елны кайтты. Казанга чехлар кергәч, иптәш Петровлар белән чехларга каршы восстание оештыруда катнашты. Вос-станиенең. башлыгы Петровны чехлар атып үтерделәр. Үзегез дә булганыгыз бардыр Петров бакчасында. Аның исеме белән йөртәләр аны хәзер. Иптәш Петровны бик яхшы хәтерлим, ул Мулланур Вахи- товка охшаганрак кеше иде. Бик энергичный, янып тора торган кеше иде...
Гайнулла Айтугановка 1918 елда партия комитеты яңа кадрлар хәзерләү өчен курслар оештыру эшен дә йөкли. Хәзерге Әгерҗе районындагы Ижбуби авылында укытучылар хәзерләп чыгару өчен курслар оештырыла. Гайнулла абзый шул курсларны китаплар һәм башка уку кирәк-яраклары белән тәэмин итәргә тиеш була. Ул, үзенең тормышын куркыныч астына куеп, чехлар Казанда вакытта, курсантлар өчен китаплар җыйный. Казандагы китапханәләрне, китап кибетләрен йөреп чыга, шактый китап туплап, аларны Ижбубига җибәрә.
Гайнулла абзый Казаннан Ижбубига барышлый Чугниск станциясендә Азии белән очраша. Шунда ук ул Азии дивизиясенә ирекле сугышчы булып языла. Аннан соң, Азинның махсус задаииесе буенча Ижевскн- да, Бондюг заводында, Алабугада була, Кызыл Армия өчен эшчеләрдән, крестьяннардан отрядлар оештыра, акларга каршы халык арасында аңлату эшләре алып бара. Төрле сугыш операцияләрендә катнаша.
Казанны чехлардан тазартканнан соң Гайнулла Айтугановиы Казан хәрби комиссариаты карамагына җибәрәләр. Анда ул 1919 елга кадәр армия сафына солдатлар мобилизацияләү буенча агитатор булып эшли.
Казанны азат итү белән генә эш төгәлләнми. Дошманны азагына кадәр юк итәргә, Идел буен, аннан бөтен Россияне дошман көчләрдән тазартырга, кулак һәм буржуйларны, советка каршы булган төрле реакционерларны, эсерларны авызлыкларга, һәр җирдә пролетариат диктатурасын ныгытырга кирәк иде. Ләкин чорның гаять җаваплы һәм алда торган мәсьәләләрнең үтә җитди булуына да карамастан, кайбер кешеләр эш бетте, көлтә җыясы гына калды, дигәндәй, Казан чистартылганнан соң. бәйрәм настроеннесенә бирелеп, аш та су, баш та сыйрак ясый башлыйлар.
Дошман җае килгән саен советка зарар китерергә тырыша. Бигрәв тә совет властен урнаштыру һәм аны ныгыту чорларында бик күг кыенлыклар күрергә һәм корбаннар бирергә туры килә.
Бу елларда Гайнулла абзый бик еш авылларда була, волостьларда хәрби комиссариат һәм ярлылар комитетлары оештырып йөри, күп мәр тәбәләр аңа кулаклар һөҗүм итә. Аңа еш кына кулаклар тарафынна! эшләнгән төрле әшәкелекне күрергә, аларның контрреволюцион чыгыш ларына каршы ныклы көрәш алып барырга туры килә.
Шулай уполномоченный булып Балтач, ягына йөргәндә, ул кулак ларның көчле каршылыгына очрый. Аңа һөҗүм хәзерләнгән була. У. моны үз вакытында сизеп өлгерә һәм Арчага юнәлә.
— Кичкә калырга тырышма, атыңны куарак бар,—диләр илтә ба ручы олаучыга. Шулай да, ат җигеп чыгып киткәнче, көн кичкә авыша Леза авылыннан чыгып, азрак баргач та Гайнуллалар артыннан ажгь рып килгән бер җигүле ат күренә.
Куып килүче ат Казанбаш авылына җиткәнче диярлек, бер якынаег бер ерагаеп күрә-күрә килә дә аннан бөтенләй күренмәс була. Соңынна: билгеле булганча, Балтачның бер бае берничә кешене котыртып, ку чыгарткан була. Куа чыгучылар, әллә атлары начар булыпмы, әллә ба тырчылык итмичәме, кире борылалар.
68
Арчага килгәч, Гайнулла Балтач авылы аркылы үтеп баручы комиссарның хатыны, балалары белән фаҗигале рәвештә җәзалап үтерелүе турында ишетә.
Казанга кайткач, Гайнулла Балтач хәлләрен сөйләп бирә. Бу турыда Казан губкомына волкомолдан телеграмма да килгән була.
— Дөрес, ишеттек бу хәбәрне, без анда отряд җибәрәбез. Бар, сип ял ит, юлга әзерлән, үзебез хәбәр итәрбез, — диләр Гайнуллага. Икенче көйне Айтуганов отрядның политкомиссары буларак, яңадан Балтачка юнәлә.
— Теге Мортаза бай куа чыгарткан комиссар отряд белән килә икән. Мортаза байны һәм фетнәчеләрне эзли икән,—дигән хәбәр Гайнулла барганчы ук, бөтен авылга тарала. Отряд фетнәчеләрнең башлап йөрүчеләрен кулга ала һәм алар үзләренә тиешле җәзаны алалар.
Кулаклар һәм реакцион дин башлыклары коммунистларга, авыл ак-тивларына, укытучыларга, армиядән кайткан кызыл гвардеецларга әле- дән-әле һөҗүм итәләр. Икмәкләрен җир астына яшерәләр. Советка каршы агитация алып баралар, провокацияләр ясыйлар, фронтта исә, ак гвардиячеләргә, патша генералларына һәм чит ил интервентларына каршы канлы сугыш бара, һәр җирдә яшәү яки үлем мәсьәләсе хәл ителә. Менә, шундый чакта, коммунистлардан, совет активларыннан аеруча чыдамлылык, турылык, дошманнарга карата аяусызлык һәм оешканлык таләп ителә.
Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә хезмәт иясе халкы бу кыен-лыкларны җиңеп чыкты, илне чит ил интервентларыннан, буржуазия калдыкларыннан тазартты. Советлар Союзында социализм, бәхетле тормыш төзелде. Бәхет өмет итеп, гасырлар буе хыялланган халыкка чын ирекле тормыш алып бирешүдә Гайнулла абзый Айтугаповның да зур өлеше бар.
Ул 1918—1919 нчы елларда Казан губвоенкоматында эшләгән вакытында гына да, агитатор һәм оештыручы буларак, Казан өязендә РКП(б) иың егерме ячейкасын, сигез клуб, кырык сигез китапханә, егермедән артык уку өе, унсигез волвоенкомат оештыра. Фронт өчен алты мең иреклеләр мобилизацияли. Озак еллар партиянең Казан шәһәре Киров район комитеты члены булып тора. 1921 —1931 елларда биш мәртәбә Киров райкомының, бюро члены булып сайлана. Партиянең Татарстан Өлкә Комитетында җаваплы постларда эшли, авыл хуҗалыгын коллек- тивлаштыру елларында потребкооперацияләр оештыру буенча да зур хезмәтләр күрсәтә.
Гайнулла абзый Айтугановны партия нинди генә эшкә куймасын, ул һәркайда үзен турылыклы гадел кеше, чын коммунист итеп күрсәтте, шуның белән халыкның мәхәббәтен казанды. Дошманнарга, бюрократизмга карьеристларга һәм ялагайларга карата аяусыз булды.
1907 елдан бирле большевиклар партиясенең члены Гайнулла Айту- гановка быел 84 яшь тула иде. Ләкин ул кинәт авырып, шушы елның июль аенда үлеп китте. Ул хәрәкәтчән, энергияле, дәртле кеше иде. Ул күтәренке рух белән, халык шатлыгы белән шатланып яши иде. 50 ел буе партия сафында көрәшкән революция солдаты әнә шундый юл үтте.