Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУЛЛАНУР ВАХИТОВ ТУРЫНДА


Нәби Вахитов 1886 нчы елда Кунгур шәһәрендә туа. 1903—1907 елларда Казан художество училищесында укый, аннан соң Москвада бухгалтерлар курсын тәмамлый. 1905 елда Казанда революцион бәрелешләрдә дружинник булып катнаша. 1918 елны Коммунистлар партиясе сафына керә. 1918—1922 елларда хәрби комиссариат каршындагы Үзәк мөселман хәрби комитетының председатель урынбасары һәм комиссары булып эшли. 1918 елда, Татар-башкорт Кызыл гвардия отряды комиссары буларак, Казанны чехословак интервентларыннан азат итү көрәшендә катнаша. Гражданнар сугышыннан соң Казанда һәм Москвада совет оешмаларында эшли. Нәби Вахитов 1940 елның февралендә Москвада үлә. Мулланур Вахитов турындагы бу истәлек шагыйрь Шәйхи Маннур үтенүе буенча Нәби Вахитовның үлүеннән бер атна элек языла. Нәби Вахитовның иптәше Галия ханым Вахитова мәрхүмнең бик күп документларын, истәлекләрен җыеп Татарстан Дәүләт музеена тапшырган вакытта шушы истәлек табыла һәм без аны укучыларга тәкъдим итәбез.
Реда кция.
1907 елга кадәр мин Мулланур белән бергә уйнап үстем, аның белән бергә яшәдем. 1907 елда ул Казандагы реальный училищены тәмамлады һәм Петербург политехника институтының экономика бүлегенә укырга керде. Патша хөкүмәтенә каршы алып барган эшчәнлеге өчен 1912 елда Мулланур бу институттан чыгарылды. Аннан соң ул берникадәр вакыт Психоневрология институтында укыды. Политик ышанычсыз кеше дип, Мулланур Вахитовны аннан да кудылар.
Мулланур Вахитов үзенең революцион эшчәнлеген Казан реальный училищесында укыганда, 1905 елда ук башлый. Ул соңгы сулышына кадәр, 1918 елның августына кадәр хезмәт халкы өчен, аның бәхетле киләчәге өчен хезмәт итте, шул юлда корбан булды.
Беренче Бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан Мулланур Вахитов Петербургтан Казанга кайта һәм елга транспортында эшли башлый.
1917 елның сентябрендә мин Киевтәге прапорщиклар мәктәбен тәмам-ладым һәм 95 запас полкның 12 ротасы карамагына Казанга җибәрелдем. Казанда мин Мулланур белән яңадан очраштым. Бу вакытта ул бөтенләе белән революцион эшкә чумган иде. «Милли шура», «Хәрби шура» оешмалары белән көрәш алып бара иде. Ул Казанда Мөселманнарның социалистик Комитетын оештырды. Бу Комитет мөселман эшче клублары, эшче театр, сәяси курслар оештыру буенча зур эш алып барды. Мулланур Вахитов җитәкчелегендә «Кызыл байрак» газетасы чыга иде.
Мулланур Вахитов эшче-крестьян массасы арасында зур популярлык казанды. Аның, Бөек Октябрь революциясе җиңеп чыккач, шәһәр театры бинасында үткәрелгән Казан гарнизоны солдатлары митингысында ясаган чыгышы хәтеремдә. Иптәш Шейикман Мулланур Вахитовка сүз бир
57
гәннән соц залда сөйләп бетергесез алкышлау башланды. Барысы да аяк өстенә бастылар. Аның рече берничә мәртәбәләр көчле кул чабулар белән бүленде.
Мулланур Вахитов миңа туган буларак кына түгел, большевик-рево-люционер буларак та якын иде. 95 полкның 12 мөселман ротасы (мин бу ротаның командиры идем) турыдан- туры аныц күрсәтмәләре буенча эш итте, аның җитәкчелегендә без үзебезнең хәрби, сәяси эшләребезне алып бара идек.
Октябрь вакыйгаларыннан берничә көн элек, «Хәрби шура» татарлардан торган частьларга смотр үткәрде. Безнең рота смотрга прапорщик Гобәйдуллин командасы астында барды. Смотрда шурачылар чыгышлар ясадылар, солдатларга акчалар һәм төргәкләр белән конфетлар өләштеләр. Бишбалтадагы Алафузов казармаларына кайтканнан соң үткәрелгән митингта Гатаулла Баһаветдииов дигән бер ахун чыгыш ясады. Ул татар солдатларын революцион чыгышлар вакытында читтә калырга, көрәшкә кушылмаска чакырды. Рота комитеты председателе белән икәү без шундук Мулланур Вахитов янына юнәлдек һәм үзебездәге хәлләр турында сөйләп бирдек. Аны, шурачыларны фаш итеп, чыгыш ясарга чакырдык. Ләкин аңа әһәмиятлерәк эш тапшырылган иде. Шуңа күрә безгә барырга икенче бер иптәшкә кушты. Безгә дә кирәкле күрсәтмәләрне бирде, үзебез булдырганча, солдатлар арасында эш алып барырга киңәш итте. Без, казармаларга кайтып, Мулланур кушканча эшләдек. Гобәйдуллин, солдатларны шура смотрына алып барганлыгы һәм үзенең дә шурачы булганлыгы өчен, солдатлар таләбе буенча командирлыктан төшерелде һәм кулга алынды. Шушы ук җыелышта рота командиры итеп мине сайладылар.
Октябрь күтәрелешеннән ике-өч көн элек Мулланур Вахитов миңа булачак вакыйгалар турында белдерде, 12 мөселман ротасы командиры буларак, аерым хәбәр булу белән сугышка керергә хәзер торырга күрсәтмә бирде. 24 октябрьда секретный пакет китерделәр. Бу полк комитетыннан иде. Анда тулы сугышчан тәртиптә рота белән Казанның үзенә, полк комитеты карамагына килергә боерылгаи иде.
Пакетны алу белән рота сафка басты һәм без билгеләнгән урынга юнәлдек. Ләкин Бишбалтадан чыгып, күпергә килеп җиткәч, безгә юнкерлар пулеметтан ут ачтылар. Казан белән бу вакытта телефон һәм башка барлык төрле элемтә өзелгән иде. Безнең рота бу вакытта берданкалар белән генә коралланган иде, патроннар аз иде. Алай да без ярдәм килеп җиткәнче позицияне үз кулыбызда тоттык. Ярдәм килгәч, безгә Лагерная станциясенә барып, коралланып килергә тәкъдим ителде. Тиешле дәрәҗәдә коралланганнан соң рота элеккеге позициягә кайтты һәм Казанда революция җиңеп чыкканчы алгы сызыктан китмәде.
«Болак арты республикасын» бетерү операциясе алдыннан Мулланур миңа, фетнәне тар-мар итү өчен матрослар җибәрүне сорап, Совнаркомга мөрәҗәгать итүе турында әйтте. Озакламый матрослар отряды килеп җитте һәм «Болак арты» бик тиз вакыт эчендә тар-мар ителде.
Мулланур Вахитов Я. С. Шейнкман белән бик якын дусларча мөнәсәбәттә иде һәм аны бик ихтирам итә иде. Мулланур Учредительное собраниегә китәр алдыннан иптәш Шейнкман аның хөрмәтенә саубуллашу кичәсе оештырды. Анда Шейнкман, М. Вахитов иптәшләрдән тыш тагын берничә якын иптәшләр бар иде. Кызганычка каршы, аларның фамилияләрен хәтерләмим.
Мулланур В. И. Ленин белән очрашачагына, турыдан-туры Ленин җитәкчелегендә эшләячәгенә бик нык шатланды. Аны тантаналы рәвештә озатырга вокзалга Кызыл Армия сугышчылары оешкан төстә килделәр. Мулланур алар алдында кайнар речь белән чыкты, соңгы сулышына кадәр эшче сыйныфының интереслары өчен җанын-тәнен аямыйча көрәшергә ант итте.
Озакламый Мулланур Петроградтан Москвага күчте. 1918 елның апрелендә мин аңардан телеграмма алдым. Ул мине үзе белән бергә Үзәк мөселман хәрби комитетында эшләргә Москвага килергә чакырган иде. М. Вахитов бу Комитетның председателе итеп билгеләнгән иде.
Революцион хәрби Советның 1918 елның 22 майда чыгарылган приказы нигезендә мин Мөселман хәрби комитеты члены һәм председателе урынбасары итеп билгеләндем. Бу эштә мин Мулланур Вахитов белән бергә аның фаҗигале рәвештә һәлак булган вакытына кадәр эшләдем.
Мулланур Вахитов, эчке Россиядәге мөселманнар эше буенча Халык комиссары һәм Үзәк мөселман хәрби комитеты председателе буларак, гаять зур авторитет казанды. Ул хезмәт иясе эше өчен, революция эше өчен саулыгын һәм тырышлыгын да кызганмыйча хезмәт итте. В. И. Ленин Мулланур Вахитовны ярата һәм хөрмәт итә иде.
Көннәрдәй беркөнне Мулланур белән икәү яши торган квартирага телефон үткәргечләр һәм кечкенә бер чемодан күтәреп бер кеше килеп керде. Бүлмәдә мин үзем генә идем. Бүлмәне күз йөртеп карап чыкканнан соң бу кеше Мулланур Вахитовны сорады. Мин «ул өйдә юк», дип җавап кайтардым.
— Кызганыч,— диде ул, чемоданын идәнгә куеп,—алай булса әйтегез әле, аның кровате кайсы. Мин Ленин кушуы буенча килдем. Телефон кертергә кирәк.
Эшен бетергәч, ул минем ярты сәгатьләп өйдә генә утыруымны сорады, тикшерү өчен шалтыратсалар, трубканы алырга кушты. 20 минут үттеме икән, тын бүлмәне тутырып, телефон звоногы шалтырады. Мин ашыгып трубканы алдым, «тыңлыйм»,—дидем.
— Ничек, Мулланур, канәгатьме инде син? — ди телефон.
Мин Мулланур булмавымны, аның туганы икәнемне әйтеп бетермәдем, телефон яңадан ашыгып сүзгә кереште:
— Сезнең белән Ленин сөйләшә, Мулланурга әйтегез, бу телефон янына аннан башка беркем дә килмәсен!
Мулланур кайткач, мин бу турыда сөйләп бирдем...
1918 елның августында реввоенсовет приказы нигезендә Үзәк мөселман хәрби Комитеты Икенче татар-башкорт батальонын алып чехларга каршы Казанга юнәлергә тнеш иде. Китәр алдыннан Мулланур Ленин янында булды, Ленинның үз кулы белән язылган, зур хокуклы вәкил булуы турында кәгазь алды. Ленин аңа Казанга үзе бармаска, мине һәм комитетның башка членнарын гына җибәрергә киңәш итә. Ләкин Мулланур бу киңәштән баш тарта, үзенең Казанда, ут сызыгында булуын әһәмиятле дип саный. Бу турыда миңа Мулланур үзе сөйләде.
Без Казанга 5 августта көн урталарында килеп төштек. Мөселман комиссариатының киңәшмәсе җыйналды. Карар кабул ителде: Икенче татар-башкорт батальонын полкка әверелдерергә, Казандагы буржуазияне окоп эшенә мобилизацияләргә.
Комиссариат миңа полк оештыру эшен тапшырды. Полкны оештыру өчен акча алырга штабка бардым. Штаб эвакуациягә хәзерләнә иде инде. Аннан кайтканда, Комиссариатка кердем. Беркем дә юк иде, мичтә ялкынланып төрле-төрле кәгазьләр генә яна иде.
Бүлмәләрнең берсендә очраган кызылармеец миңа Мулланур калдырган кәгазьне бирде. Анда Суконный бистәсе янында Казанга чехлар бәреп керүе, безнең частьларның чигенүе турында язылган иде. Бу кызылармеец Мулланур белән Маликовның, машинага утырып, Арча кырына таба китүләрен әйтте.
7 августта мин бертуган абыем (Мулланурның әтисе) янына барырга дип чыгып киттем. Ул Казанда яши иде. Анда бик зур кыенлык белән барып җиттем, Казанда чехлар иде инде. Мулланур да аларда булып чыкты. Киемнәребезне алыштырып, Болак буена юнәлдек. Анда килеп
59
җиткәч, азрак ял иттек тә аерылышырга булдык. Чөнки танып алулары бик мөмкин иде.
Миннән аерылганнан соң Мулланур үзенә таныш булган бер кеше (фамилиясе билгеле түгел) белән берлектә Кабан күле аша Борисовка авылына китә. Анда баргач, бу кешене ул әтисе квартирасына әйберләрен алырга җибәрә. Абыйның (Мулланурның әтисе) хатыны сөйләве буенча ул кеше өйдә аклар тарафыннан тентү барган вакытта килеп керә. Аны кулга алалар, җәзалыйлар. Шуннан соң ул Мулланурның кай; да яшеренгәнлеген әйтә һәм Мулланур кулга алына...
Бу вакытта мин Бишбалтада чәйханәдә яшәдем. 20 августта ялган паспорт белән, ертылып беткән киемгә төренеп, Хвалыио-Саратов фронты аша үзебезнекеләр янына чыга алдым...
Әнисе берничә тапкыр Мулланур янына дип төрмәгә килә, аңа аш илтә. Ләкин анага улын күрсәтмиләр. Шулай йөри торгач, ниһаять, 19 августта аңа Мулланур белән күрешергә рөхсәт бирәләр.
Ана зур дулкынлану белән улын күрергә килә. Ләкин... улы белән күрешергә дип ашкынып килгән анага Мулланурның хөкем ителгәнлеген һәм атып үтерелгәнлеген әйтәләр.
Мулланурның әнисе әйтүе буенча, Мулланур башта 4 ел каторга хез-мәтенә хөкем ителгән, ләкин татар буржуазиясе, Вакытлы хөкүмәт кал-дыклары хөкемне яңадан карарга һәм Вахитовны атарга таләп иткәннәр. Шулай эшләгәннәр дә.
Москвага кайткач, мине иптәш Сталин үзенә чакырды, Мулланур Вахитов турында сорашты. Аңа мин үзем белгәнне барысын да сөйләп бирдем. Мулланурның тормышын саклау чаралары күрелмәгәнгә Сталин-ның бик нык кәефе китте. Аннары ул Вахитовиың гәүдәсен эзләү буенча нинди чаралар күрелүен со.рады, бу югалтуның бик зур булуын әйтте. Комитет членнарын, Мулланурның тормышын саклап калу өчен тиешле чара күрмәүдә, ваемсызлыкта гаепләп, бик нык шелтәләде...
Мулланур нык характерлы, зур һәм көчле ихтыярлы кеше иде. Марксизм буенча тирән теоретик хәзерлекле булу өстенә ул искиткеч зур ышандыру көченә ия булган трибун иде. ДАуллаиур халык дошманнарына, эшче сыйныфы дошманнарына карата рәхимсез булды, шул ук вакытта ул дуслар өчен гаять кайгыртучан иптәш иде. М. Вахитов эшче һәм ярлы крестьян массасының якты киләчәге өчен көрәшкә, революция эшенә бөтен җаны-тәне белән бирелгән кеше иде. Мулланур Вахитов зур оештыру сәләтенә ия иде. Мөселманнарның социалистик Комитеты, Үзәк Мөселман хәрби Комитеты һәм аның Россиядәге филиаллары, Хәрби диңгез флоты каршындагы Үзәк мөселман хәрби комиссиясе, Казандагы хәрби-политик курслар, пехота һәм кавалерия мәктәпләре, татар полклары, басмачыларны тар-мар итүгә — Төркстан фронтына беренче күпер салган Беренче һәм Икенче бригадалар аның тарафыннан яки турыдан-туры аның катнашы белән оештырылды. Ул шулай ук фронтлардагы татар сугышчыларын татар телендәге газеталар, революцион әдәбият белән тәэмин итү буенча да зур эш алып барды.
Эшчеләр һәм крестьяннар йөрәгендә халыкның тугрылыклы улы Мул-ланур Вахитов турында истәлек мәңге сакланыр, тарих аны онытмас!