Логотип Казан Утлары
Хикәя

КӨМЕШ ШӘҺӘР


Кеше дигәнең шулай инде ул: көндәлек мәшәкатькә күмелеп яши- яши дә, бер заман, уянып киткәндәй, артына борылып карый: гомер үтеп бара, ә эшлим дигәннең яртысы да эшләнмәгән!
Күзләрен зур ачып, Кәрам абзый түшәмгә карап уйланып ятты. Җил багана башындагы электр лампочкасын ара-тирә селкетеп куя ахрысы, өй эче бер яктыра, бер караңгылана. Яктырып киткән чагында идәндә, түшәмдә, лимон гөле яфракларында, шкаф, өстәл өсләрендә тәрәзә пәрдәсе челтәре кебек бизәкле күләгәләр уйный. Кәрам абзый аларның түшәм такталарына төшкән кадәресен генә күрә һәм аңа күңеле дә нәкъ менә шулай тибрәнә кебек тоела.
Ерактан, кәкүк тавышы кебек моңлы булып, сузып кычкырткан паровоз тавышлары ишетелә. Әллә нәрсәләр искә төшә дә, үзәкләр өзелеп куя.
Унҗиде яшендә ул беренче тапкыр поезд күрде һәм, шул «чуен ай- I гырга» утырып, беренче тапкыр туган-үскән җирләреннән аерылып, күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә бәхет эзләргә чыгып китте. Кийлардан гына эзләмәде ул бәхетен — җир өстеннән дә, җир астыннан да эзләде! «Эзләгән — бал агачын тапкан» диләр дә, ул бал агачын таба- таба йөрәккә күпме кан савыла!
...Тычкан күзедәй генә елтырап, шахтер лампалары яна. Баш өстендә әнә ишелә, менә ишелә дип, үткер кырлы ташлар асылынып торалар. Алармы юан-юан баганалар белән терәткәннәр. Коты очкан авыл егетенә юан баганалар җирнең биниһая авырлыгын күтәрә алмыйча күз алдында сыгылалар, чытырдыйлар кебек тоела. Башына тамчы тамса, аның бөтен тәне калтырап, йөрәге ярылырдай була. Ә иптәшләренең моңа бер дә исләре китми. Адәм баласы күнексә күнегә икән! Әнә берсе, көрәк сакаллы карт шахтер, кәйләсен ике тез арасына куйган да, иптәшләренә карап тыныч кына сөйли. Аның шушылай тыныч кына сөйләвеннән Кәрамның арка сөякләре чемердәп куя.
— Кеше — мәхлүк түгел, туганнар, — ди карт шахтер. — Кеше нинди генә читен хәлдә яшәмәсен, күңеле белән гел яктыга таба омтыла. Аның юлына берсеннән-берсе биегрәк киртәләр куялар. Ә ул аларны вата, җимерә. Әгәр ул корбан була икән, аның эзе кала. Аның эзеннән башкалар баралар... Тормышта эз калдырып яши белергә кирәк!
5 Бу карт шдхтер ул чакта тагым әллә нәрсәләр сөйләгәндер, аның бо- лай сүз башлавының сәбәбе дә булгандыр. Кәрам боларны ул чакта аңлый да, төшенә дә алмады. Аннары, ул көннәрдән соң илле еллап вакыт үткән инде. Бу кадәресенең Кәрам абзый күңелендә онытылмый саклануының ике зур сәбәбе бар иде: беренчесе — кешеләрнең ничәмә-
ничә йөз сажин жир астында, караңгыда, яксылык турын/.зя сөйләүләре, икенчесе — шул кешеләрнең фаҗигалы язмышы — забойда’ таш басып, һәлак булулары.
Очраклы рәвештә генә ул көнне забойда булмыйча үлемкән котылып^ калган Кәрам, шомлы хәбәрне ишеткәч’ коты очса да, башта бераз өметләнеп йөрде. Яктылык турында әңгәмә- сатучы карт шахтер үзе дә югалмас, башкаларны да яктыга алып чыгар күк тоелды аңа. Әмма шахтерларның үле гәүдәләрен таш астыннан казып алгач, аларның сытылган башларын күреп, Кәрам тетрәп китте. Кешеләрнең яктылык турында хыялланып та кара җир астында җан бирүләре аның өчен шулкадәр дәһшәт, шулкадәр кыргый булып күренде, ул үкереп елап җибәрде. Аннары, бу шомлы рудниктан бер минут тормыйча китәргә булды. Мөмкин кадәр ераккарак, кошлар очып җитмәс җирләргә китәргә булды ул! Ләкин кая барасың? Кая барсаң да күбәләктәй газиз җанга көч.
Күпмедер вакыт каңгырып йөргәннән соң, КәрахМ абзый Уралда Де-мидов заводларына эшкә урнашты. Бирән аждаһаларга охшаган, көн- төн янып торган иләмсез зур мичләргә утын ташыды ул. Кайчакта, әлеге аждаһа мичләр эчендә үкереп улаган утларга карап, әгәр шул утларны иреккә чыгарсаң, алар биеккә-биеккә, күккә кадәр күтәрелерләр дә, кешеләргә үзләрен яктыга алып бара торган юлларны, бәлки, ачыграк күрсәтерләр, аларны караңгыда адашып йөрүдән коткарырлар, дип хыяллана торган иде.
/Мәскәүдә, Сортировочная станциясендә, йөк ташучы булып эшләгәндә, Кәрам абзый беренче тапкыр стачкага катнашты. Ул алдан башлап йөрүче дә, башкаларны өндәүче дә түгел иде. Аңа бары бер генә нәрсә ачык иде: ул көн саен, айлар, еллар буе вагоннарга бихисап йөкләр төйи, башкалар күтәрә алмаган йөкләрне, эһ тә итмичә, аркасына сала, күлмәкләре ертыла, тәне чиләнеп суела, ләкин күпме тырышса да, тапкан малы тамагын туйдырудан артмый.
Баш күтәргән эшчеләргә каршы хуҗалар атлы казаклар китерткәч, эшчеләр баррикадалар ясарга керештеләр. Кәрам абзый да берничә цемент мичкәсе тәгәрәтеп илтте.
Соңыннан, сорау алганда, управляющий тикшерүчегә үзе әйтте:
— Ул гололобыйның цемент мичкәсе тәгәрәтеп баруын үзем тәрәзәдән күреп тордым, — диде.
Кәрам абзыйны камчы белән суктырдылар. Әле дә ул бик яхшы хәтерли, жандармнар аның аркасында камчы биеткәндә, аның күз алдына мәрхүм карт шахтер килеп басты. Тере булып, нәкъ забойдагыча кулына шахтер лампасы тоткан килеш килеп басты. «Менә таныдыңмы хәзер дөньяны, Кәрам энем, — дип әйтеп әйтте кебек ул. — Сии яктыга таба бер генә адым атлауга да сине нишләтәләр!..» Аягы-кулы бәйләнгән Кәрам шунда бөтен дөньяны актарып ташлардай бер көч белән ыргылып алды, «һа, шулаймыни!—дип кычкырды ул ачы тавыш белән.— Безне яктыга җибәрмәскә телисезме?! Юк, туктата алмассыз. Хәзер мйн дә ул юлны ачык күрәм!»
Октябрь көннәрендә Кәрам абзый инде аңны рәвештә баррикадаларда булды, ангары революция дошманнарына гарты барлык фронтларда да сугышып йөрде. Бары тик издә тынычлык урнашкач кына, ул хезмәткә кайтты һәм тоташтан утыз алты ел буена бер заводта төрле эшләрдә эшләде. Ә кичә... кичә аны бик зурлап, бик хөрмәтләп, әллә нихәтле бүләкләр биреп, пенсиягә чыгардылар.
«Менә минем гомернең дә очы күренде. Кеше мәңге яшәми. Шулай. Юк, мин ару яшәдем. Эштә дә... Авыр димәдем, җиңел димәдем...—дип уйлады Кәрам абзый, түшәмдәге әлеге бизәкле күләгәләргә карап. — Ил телендә калырлык әллә ни зур хезмәтем булмаса да...»
6
Кәрам абзый уен төгәлләп бетермәде. Ул боларны үзен юатыр өчен генә уйлавын белә иде. Чынлыкта исә аның күңелендәге кичәге канәгатьләнүнең изге рәхәте әкрен генә тоныклана, сүнә бара иде. «Картлык... Ник ул болай вакытсыз килде әле... Яктыга чыккач кына...»
Кәрам абзый беркайчан да картаймам, эштән аерылмам дип уйлап йөри иде. Аның әйтеп бетергесез дәрәҗәдә яшисе килә иде, ә яшәү — ул хезмәт. Хезмәттән башка яшәү юк. Ул әле кичә генә дә бу минем актыккы хезмәт көнем дип уйламады, хәтта җыелышта президиумда утырганда да үзен картлар рәтенә кертеп исәпләмәде. Хезмәттәшләренең аңа тыныч картлык теләп сөйләүләре ничектер аның үзе турында түгел, ә башка бер кешегә карата әйтелгән булып яңгырадылар. Ул мыек астыннан хәйләкәр генә көлемсерәп куйды: «Әйдә, сөйләгез, тел бәрәңге түгел — изелми, ә минем күңелемдә яңа яшәү дәвере уяна, мин әле мең ел яшим, бернигә бирешмим» дип әйтә иде кебек ул. Ә иртәгә?.. Иртәгә ул инде эшкә бармаска тиеш! Карт эшче өчен бу гаҗәп тә, фаҗига да иде. Ничек инде кешеләр аңардан башка гына эшкә барсыннар да, цехта аңардан, өлкән машинисттан, башка гына агрегатны эшләтә башласыннар? Кәрам абзый булмагач, көндезге ял сәгатендә, кичләрен эшчеләр кем янына җыелырлар, кемгә: «Иптәш депутат, сөйләшәсе сүз бар иде бит» дип мөрәҗәгать итәрләр? Көнозын үз өең ти-рәсендә нишләмәк кирәк?
Кәрам абзый юрган өстенә чыгарып салынган бәләктәй зур кулларына карап ята башлады. Ләкин ул инде бу кулларның таудай эш эшләүләре, алар казыган тимер рудасы, алар чапкан ташкүмер, алар дро- билкага тутырган ташлар, алар күтәргән йөкләр, аларның машинист пультындагы рычагларда калган җылысы турында уйламады. Ул бары тик чын күңелдән ачынып, шулай ук сездә аз гына да көч калмадымыни инде, бернәрсәгә дә ярамыйсызмыии инде, дип өзгәләнде. Рухы төбендә шөбһә ята иде аның. Аңа калса, ул кулыннан килердәен барысын да эшләмәде әле, теге шахтер карт әйткәнчә, тормыш юлында эз калдырып китәрлек эшләмәде кебек.
I Кәрам абзый күзләрен йомды. Ике бөртек кайнар яшь күз кабаклары астыннан сытылып чыгып, колак яннарына таба әкрен генә тәгәрәп китте. Дөньяда тиңдәше булмый торган, беренче мәхәббәт яшьләре кебек кешегә күрсәтелми торган иң гүзәл, иң пакь, иң изге күз яшьләре иде болар.
Әле кичә генә шундый хәл булып алса, Кәрам абзый: «карт акыллы— бала акыллы» дип үз-үзен эт итеп сүгеп ташлаган булыр иде. Бүген Кәрам абзый бу турыда уйламады да. Күңеле хәтсез нечкәргән иде аның. Кичә, соңгы тапкыр, иртән эшкә баруы күз алдына килеп басты. Урамнар, йорт, сарай, койма, агач башлары ап-ак иде, — төн буе ябалак-ябалак кар яуган иде. һичкем таптап өлгермәгән шушы ап- ак кар өстеннән, тирән эзләр калдырып, һәр ботагы ак чук белән уралып, шуның авырлыгыннан аз гына сыгыла төшеп торган гаҗәеп агач-лар арасыннан аларга таң калып карый-карый барды Кәрам абзый. Ә кичен, ул эштән кайтканда, аның ап-ак карда калган эзләре дә, агач ботакларындагы ак чуклар да юк иде инде, алар гөрләвекләр булып акканнар иде. Тик ботак очларында төшәргә калтырап торган эре бөртекле тамчылар гына күрде ул. Бүген төнлә яңадан кар яумады, агач ботаклары инде яңадан ак ефәккә уралмас, бакча да кичәге кебек ап-ак булмас. Ботак очларындагы тамчыларны да җил очыргандыр { инде.
Яңадан көрсенеп куйды Кәрам абзый. Гомер, гомер, ник бу кадәр тиз үттең син!
Шуннан соң Кәрам абзый әллә йокылы-уяулы хәлдә бераз черем итеп алдымы, әллә болай гына интегеп оеп яттымы, ул яңадан күзен
7
ачканда, төше серле күләгәләр юкка чыккан, өй эче яп-якты иде. Кар- чыгы да янында юк иде. ' ‘ 1
йокысының тынычсыз булуына карамастан, Кәрам абзый урыныннан һәрвакыттагыча авырсынмыйча гына торды, тиз генә киенде һәм кече якка чыкты.
— Анасы, син торгансың икән, — диде ул карчыгына, гаебе бар ке- шесыман.— Мин бүген озаграк йоклап киткәнмен. — һәм шунда ук җиңнәрен сызганып, почмакта юына башлады. Сәгать алтыны сукканда ул инде табын^ янына килеп утырды. Карчыгы өстәлгә ашын, чәен китереп куйды. Ул гүя картының төнге уйларын сизенгәндәй, бик сак кыланды, ник иртә тордың, бүген эшкә барасың юк бит, балалар торгач, чәйне бергәләп эчәр идек, дип такылдамады, һәммәсен көйдәгечә, сүзсез генә эшләде. Аннары, бер кулы белән яңагына таянып, үзе дә өстәл почмагына килеп утырды. Бергә тора башлаганнан бирле көн саен ул ирен шулай эшкә озата иде!
— Атасы, — диде ул бераздан, йомшак кына, — нигәдер борчулы күренәсең. Хәлең бармы?
Бер генә секундка Кәрам абзыйның калын, сәләмә кашлары җыерылып китте, төпкә баткан, шуңа күрә бик зур булып күренгән күзләрендә яратып бетермәү күренде. Кырыс холыклы кеше иде ул. Әмма иренең күз карашын аңлаган карчык, яңадан сүз куертып тормыйча, шунда ук мич каршына барып иелде. Йөзенә мич эчендәге кызу ялкынның кызгылт шәүләсе төште, һәм аның җыерчыклары тагын да тирәнәйгәндәй булып күренделәр. Кәрам абзый карчыгын кызганып куйды. Гомер буе шулай бит. Дөрес, ул аны кул белән дә, авыр сүз белән дә һичкайчан рәнҗетмәде, әмма карчыгы, уенын-чыиын бергә кушып: «Карамачы миңа болай, җанымны өшетеп» дип тикмәгә генә әйтми иде.
— Ярар, анасы, мин киттем, — диде Кәрам абзый, көн дә эшкә киткәндә әйтә торган сүзләрен бу юлы йомшак кына кабатлап, һәм өйдән чыкты. Урамда, капка төбендә, ул беразга туктады. Тәбәнәк койма белән уратып алынган бәләкәй генә агач йортына күз салды. Алар әле сугыштан соң гына төзелә башлаган Кызыл бистәдә торалар иде. «Таш йортта бакчасы булмый аның, тавык-чебеш асрыйм дисәң, ишек алды юк» ди иде карчыгы аңа. Кәрам абзый, мыек астыннан көлемсерәп: «Ярар, дәүләттән ссуда алып, үзебезгә йорт салырбыз» диде. Ул хәтта утыз ел депутат булып эшләгәннән соң да кешеләрнең: «Депутатыбыз иң элек үзе квартиралы булды» дип тел тидерүләреннән курка иде.
Капканың келәсен төшергәч, Кәрам абзый таныш урамнар буйлап заводка таба китте. Бераздан ул инде бакча буйлап бара иде. Кичә ап- ак булып утырган бакча бүген чыннан да караңгы, күңелсез, ямьсез иде. «Әллә кире кайтыргамы?» дип кинәт эче пошып уйлап алды Кәрам абзый. Шунда яңадан теге төнге сагыш уянып, йөрәген авырттырып җибәрде. КәрахМ абзый туктады. Башы түбән иелде. Кая бара соң ул? Ник бара?!
Кинәт болытлар арасыннан язгы кояш ялтырап чыкты. Тирә-як бөек бер бай төс эчендә балкып китте. Кәрам абзый башын күтәрде. Миллион-миллиард асыл ташлар белән зиннәтләнеп, һәр ботагы үзенә бер матурлык белән җемелдәп торган агачларга карап таң калды. Кичә ботак очларында төшәргә калтырап торган эре бөртекле тамчылар җиргә төшмәгәннәр икән, боз булып катканнар да хәзер иртәнге кояшның ташып торган нурларында ниһаясез зиннәтләр булып, күз чагылдырып уйныйлар. Кинәт алда шушы җем-җем итеп торган бәллүр агачлар арасыннан иртәнге алсу-зәңгәр, үтә җиңел томан эчендә күктән агылган нур белән гаҗәеп бер матур төскә кергән зур урам — ике ягына бишәр катлы ак-сары таш пулатлар тезелгән зур урам күренде. Ул еракка-еракка сузылып, бер караганда, акварель белән ясалган га->
8
җәеп рәсемгә, икенче караганда, офыкның аргы ягыннан калкып чыгып, һавада асылынып торган хыялый шәһәргә охшый иде.
— Көмештән коеп ясаганнармыни бу таш пулатларны?—дип их- тыярсыздан әйтеп куйды Кәрам абзый һәм кая барасы, ник барасы бик ачык билгеле булган кешесыман, завод юлыннан борылып, шул көмеш йортларга таба кызу-кызу атлап китте. Бу минутта аның караңгы чырае инде яктырган, гәүдәсендәге, хәрәкәтләрендәге баягы авырлык, оеганлык беткән иде. «Ник бу матурлыкны мин элек күрмәдем икән? Юлым гел шуннан уза иде бит минем? Әллә мин дә яхшыбызга күз йомып, кимчелекләребезне таудай күпертүче тел бистәләре кебек кара күзлек кигән идемме? Әзергә хәзер булып тугач, күбәеп китте шул андый чуар кешеләр хәзер бездә. Моннан егерме биш ел элек шушында нәрсә булганын беләләрмени алар! Ә Кәрам менә белә! Монда йоннарына тигәнәк ябышып беткән йолкыш кәҗәләр генә йөри торган буш кыр иде. Беркөнне биредә Казан хезмәт ияләре җыелды. Алар яңа шәһәр салу уңае белән буласы митингка килгәннәр иде. Халык, алдынгы эшче Кәрам абзыйга хөрмәт күрсәтеп, яңа шәһәрнең беренче нигез ташын салуны аңа тапшырды. Гомергә бер килә торган мондый зур бәхеттән түбәсе күккә тигән Кәрам абзый үзенчә иң нык дип күренгән ташны сайлап алып билгеләнгән урынга җайлап кына куйды да шул таш астына унбиш тиен көмеш акча салды.
— Мәңге торачак шәһәр булыр. Балаларыбызның балалары, алар- ның балалары игелеген күреп бетермәс,—диде ул халыкка.
Ул чакта бу шәһәр хыял гына иде, ә хәзер менә күз алдында. Кәрам абзый аның берсеннән-берсе матуррак урамнары буйлап бара да бара. Юлда аңа бик күп кешеләр очрый. Аларның барысы да аның белән ачык йөз күрсәтеп исәнләшеп:
— Кәрам абзый, кая болай ашыгасың?—дип сорыйлар.
— Ашыгам әле, эшем бар,—дип җавап бирә аларга Кәрам абзый.
Көн урталарына кадәр диярлек Кәрам абзый шушы яңа шәһәр урамнары буйлап йөрде. Яңа төзелә торган йортларга, туктап, озак-озак карап торды, кайберләренең өсләренә дә күтәрелде. Кешеләр белән сөйләште. Шәһәр кырыена чыгып, ялтырап торган ап-ак кырларга да карап торды. «Монда да шәһәр үсәчәк. Менә әйткән иде диячәксез» дип уйлады ул.
Өенә кайткан чагында Кәрам абзыйның күңелендә төнге сагышның әсәре дә калмаган иде. Аның йөрәге тынган, күңеле басылган, вөҗданы тынычланган иде. Ул башын югары күтәреп, нык басып, горур килеш атлады. Дөрес, асфальт тротуарда аның эзләре уелып калмады, әмма урамның ике ягында аның һәм аның кебек меңнәрчә совет кешеләренең тормыш юлындагы гаҗәеп эзләре булып биек таш пулатлар — көмеш шәһәр урамнары күтәрелә иде.