Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЕРОЙЛАРНЫҢ ЯЗМЫШЫ


Галимҗан Ибраһимов— үз чорының уңай героен дәртләнеп эзләгән һәм аның язмышын татар әдәбиятында зур, калку итеп чагылдыру югарылыгына, реалистик, тормышчан тулылык белән сурәтләү осталыгына байтак борылмалы юллар аша ирешкән язучылардан. Ул татар демократик һәм совет әдәбиятының олы юлын ачуга, андагы уңай геройлар галереясен баетуга югалмаслык өлеш кертте. Бу мәкаләдә без, менә шул мәсьәләне үзәккә куеп, Ибраһимовның бигрәк тә совет чорында язылган аерым әсәрләренә тукталуны максат итәбез.
Егерменче йөз башындагы татар әдәбиятында заманының уңай героен сурәтләү күпләгән язучыларның игътибарын үзенә тарткан пробле-малардан булды. Әлбәттә, бу геройны аңлау һәм аны әдәбиятта күрсәтү яхшы ук катлаулы, каршылыклы бер төс алды. Аның шулай булмавы мөмкин дә түгел иде. Чөнки язучыларның дөньяга карашларындагы һәм идеалларындагы төрлелекләр, хәтта бер-берсенә капма- каршы тенденцияләр ачык сыйнфый юнәлеш һәм идея-эстетик көрәш формасын алган бер чорда, уңай герой мәсьәләсенең дә нигездә шул рухта куелуы, шул юнәлештә хәл ителүе котылгысыз иде. Әмма без бу урында аеруча бер мәсьәләнең дикъкатькә лаеклы икәнлеген искәртергә тиешбез: егерменче йөз башындагы татар демократик, реалистик әдәбиятының төрле тармакларын, аның тирән тамырларын үзенә тарткан, бәйләгән төп рух, ул әдәбиятны үстергән көч, һичшиксез, 1905—-07 елгы революция сүнмәслек итеп кабызган якты идеалдан аерылгысыз булды. Бу идеал исә халыкка хезмәт итү дигән изге теләк һәм ышаныч өчен туктаусыз көрәш иде. Әдәбиятның һәм язучының халыкка мөнәсәбәтен аңлау, шул мөнәсәбәт ноктасыннан уңай геройның да урынын билгеләү — бу чорда татар әдәбиятындагы эстетик нормаларның үзәгендә калганлыгы бәхәссез иде инде.
Галимҗан Ибраһимовның социа-листик революциягә кадәрге идея- эстетик позициясенә, аның уңай иде-алларына һәм уңай геройларына да иң элек әнә шул сызыктан килеп карарга кирәк. Ләкин бу сызыкны һич тә туры мәгънәсендә генә аңларга ярамый. Язучының беренче чор ижат тәҗрибәләре ул сызыкның гаҗәп текә сикерешләр һәм чигенешләр белән баруын, ягъни заманының, чорының алдынгы идеалларын, аның уңай әдәби геройларын табу, аларга якын килү сукмагы бик үк такыр, шома булмавын күрсәтәләр.
Ибраһимовның беренче әсәрләрен-дәге Зәки («Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы»), Гөлбану («Татар хатыны ниләр күрми») һәм Сәлим («Яшьләр хәятыинаи бер ләүхә») образлары изүче, явыз тормыш белән кискен конфликтка керәләр. Әмма шуның белән бергә үк бу әсәрләрдә уңай геройны эзләүдә һәм сурәтләүдә язучының билгеле бер үзенчәлекле, хәтта каршылыклы позициясе дә төсмерләнеп калды. Бу каршылык нигезендә изүче, явыз чынбарлык бе-лән көрәшкә чыккан яшь кешенең
96
үз ирегенә, үз идеалларына ирешү, бару юлындагы авырлыкларга, тормыш тоткарлыкларына бәрелү куркынычы да ята иде. Менә шул куркынычның психологик бер элементы Сәлим образында оста тотып алынган. Торган саен бу эчке каршылык, конфликт язучының башка әсәрләрендә психологик юнәлештә тирәнәя барып («Диңгездә», «Уты сүнгән җәһәннәм» һ. б.), ниһаять, ул иреккә омтылучы шәхеснең, уңай геройның кол тормыш белән бәрелеш вакытындагы авыр язмышын да, фа- җигасыи да китереп чыгарды. Моның аеруча күренекле бер мисалы «Яшь йөрәкләр» романы булды. Әйтергә мөмкин, бу әсәр Ибраһимовның аңа кадәр үсә һәм катлаулана килгән иҗади эзләнүләренең бер тупланышы, синтезы да иде. Нәкъ шушы әсәрдә авторның иҗат методын, уңай идеалларны һәм чорның героен эзләүдә, раслауда киеренке бер ноктага басканлыгы да ачык күренде. Нәрсәдән гыйбарәт иде соң ул?
Иске тормышның терәге булган Җәләш мулла белән аның икенче идеалларга, икенче тормышка омты-лучы балалары арасында барган тартыш, бәрелеш, һичшиксез, искелек белән яңалык көрәшенең шул чорда татар җәмгыятендәге билгеле бер чагылышыннан, типик, дөрес су-рәтләнешеннән гыйбарәт иде. Бигрәк тә Җәләш муллаларны тудырган һәм туендырган иске тормышның мораль табигатен, башбаштаклыгын, кешенең иреген, җанын буып торган кы-сынкылыгын, тупаслыгын фаш ит-кәндә, язучы көчле тәэсир бирерлек тормышчан, реалистик картиналар тудыра алган. Бу яктай караганда, «Яшь йөрәкләр» романы татар критик реализмы күтәргән зур бер теманы — искелек, кадимчелек белән көрәш темасын бигрәк тә психологик планда, геройларның эчке дөньясындагы бәрелешләр, каршылыклы кичерешләр аша дәвам иттереп, аны тагын да тирәнәйтте, аңа тагын да Үткенрәк пафос бирде. Ләкин күп кенә очракларда ул пафос та, уңай геройларның — бигрәк тә Зыя белән Мәрьямнең язмышы һәм алар яклаган идеаллар да индивидуалистик Романтизм йогынтысы белән бик нык зәгыйфьләндерелгән иде. Аеруча Зыяның мәхәббәт һәм сәнгать иреге аша бәхеткә, матур теләкләренә, югары идеалларына ашкынып та, аларга ирешә алмыйча һәлак булуы әнә шул романтизмның тормышка мөнәсәбәттә, искелек белән көрәштә артык чикләнгәнлеге һәм көчсезлеге турында сөйләде. Монда, әлбәттә, элекке әдәби традицияләрдән күчкән һәм өлешчә читтән (мәсәлән, төрек классигы Халит Зыяның бер төркем романнарыннан) кергән сентиментализм да бар; уңай геройларның һәлакәтен, изге теләкләренә ирешә алмыйча корбан булуларын күпертеп, хәтта ясап күрсәтү, шуның аша укучыда аларга карата кызгану, теләктәшлек тойгыларын үстерү, күз яшьләрен мул итеп чыгару нияте дә кычкырып тора. Шуңа күрә мондый геройлар чорның кызганыч корбаннары булудан күп югары күтәрелмәгәннәр. Шул рәвешчә, монда мәрхәмәтсез тормышка ләгънәт укыган реализм һәм көрәшкә чыккай батырларга дан җырлауны максат ит-кән романтизм арасындагы каршы-лыкны күрмәү мөмкин түгел, һәм хәтта шунысы да бар: язучы, теләп- ме-теләмичәме, романтик образларының көчсезлеген икърар итүе белән уңай идеалларының да билгеле бер көчсезлеген күрсәтергә мәҗбүр иде.
Егерменче еллардагы тәнкыйтьтә генә түгел, хәтта соңгы вакытларда да Г. Ибраһимовның элекке иҗатындагы реализм белән романтизм арасындагы мөнәсәбәтне, аерманы һәм каршылыклы элементларны күрмичә, ниндидер гармония турында сөйләүнең беркатлы караш икәнлеген әйтергә кирәк. «Язучының бу еллардагы әсәрләрендә күренгән романтизм элементларының реализм белән диалектик кушылуы Ибраһи- мов иҗатының чәчәк атуына зур этәргеч ясады», — дип яза М. Хәсә- нов («Совет мәктәбе», №3, 1957 ел, 10 бит). Мондый фикерләр — элек- тәге ялгыш тезисларны уртаклашудан бигрәк, язучының беренче чор иҗатын бизәп, буяп, каршылыклардан арындырып күрсәтергә теләүдән башка нәрсә түгел, әлбәттә. Әгәр дә без реализм белән романтизм Иб-
97
раһимовның беренче чор иҗатында ук инде бер-берсеннән аерылмас булды, «диалектик кушылды» дигән карашка бассак, язучының иҗат методында искене инкарь итү белән ана каршы булганны раславы һәр очракта да тормыш чынлыгын тулы, дөрес бирүгә нигезләнде, дияргә тиеш булыр идек. Әмма фактта исә киресенчә: Ибраһимов һәм дөньяга карашындагы, һәм иҗат методындагы тирән каршылыкларны кичереп, шулардан акрынлап арына барып, совет әдәбиятына, социалистик реализмга килгән язучылардан. Чынлап караганда, аның совет чорына кадәрге уңай идеалларын чагылдырган геройларының киләчәк көннәре, барыр юллары, теләкләре билгесезлек эчендә булуын, ул геройларның байтак өлеше ялгызлыкта газапланган һәм халыктан ерак торган трагик. кызганыч типлар икәнлеген күрүе һич кыен түгел. Бигрәк тә 1911—13 еллар арасында Ибраһи- мовның шундый кризис, каршылык һәм аптырау алдында калганлыгын күрсәтү һәм аңлау өчен, аның «Татар шагыйрьләре» шикелле очеркларын да искә алырга кирәк. Бу очеркларда шагыйрьнең, художникның субъектив, тик үзенә генә хас эчке дөньясын, ягъни уй-кичерешләрен сәнгатьтә бирүе иң элек таләп ителеп, ул уй-кичерешләрнең киң халык масса-ларына, җәмгыятькә, чынбарлыкка мөнәсәбәттә ничек булуы, аларның чынлык дәрәҗәсен, әһәмиятен бил-геләүдәге төп критериясе читкә этә-релде. Шуның нәтиҗәсендә Тукай иҗатының халык белән бәйләнеше, халык уй-тойгысын чагылдыруы, — С. Рәмиев һәм Дәрдемәнд поэзиясе белән чагыштырганда, — индивидуаль, үзенә хас талант булмау билгесе дип тә бәяләнде. Бу исә очраклы эстетик хата гына түгел, ә Иб- раһимовның тормышта һәм сәнгатьтә уңай идеаллар, уңай геройлар эзләү юлында тирән бер каршылыкка килеп керүе дә иде. /Кыеп кына әйткәндә, Ибраһимов иҗатының бу чорында гәүдәләнгән романтизм рухи коллыкка каршы баш күтәргән шәхеснең үзе теләгән максатка, үзе табынган уңай идеалга ирешә алмый газаплануын, аның рухи трагедиясен күрсәтүдән һәм, ниһаять, бу шәхеснең эчке иреге итеп мәхәббәт-не һәм сәнгатьне идеаллаштырудан гыйбарәт булды. Шуңа күрә бу ро-мантизмның билгеле бер вакытларда артык субъектив, индивидуали- стик төс алып китүе дә шуннан килеп чыкты. Аңлашыла ки, мондый романтизмда язучыны реализм плат-формасыннан аерып, декадентлык әдәбияты лагерена ташлау куркынычы да яшеренгән иде. Бу куркыныч исә индивидуализм, «сәнгать — сәнгать өчен» (эстетлык) һәм мәхәббәт культы кебек тенденцияләрнең берьяклы итеп, артык күпертелүендә гәүдәләнде. Ләкин без моның белән Ибраһимов романтизмындагы көчле бер яралгының — кешене изүгә нәфрәт, протест һәм халыкка мәхәббәт, иреккә омтылыш, тормышның матурлыгын, кешенең бәхетен туктаусыз эзләү кебек актив башлангычның кызыл җеп булып сузылуын һич тә кире какмыйбыз. Нәкъ шушы ягыннан ул романтизм М. Хәнәфиләрнең баш-аягы белән үлем, эротизм, төшенкелек фәлсәфәсенә бат-кан реакцион романтизмына каршы торган саен ачыграк юнәлеш ала барды. 1913—14 елларда һәм бигрәк тә сугыш вакытында Галимҗан Ибраһимов романтизмының нәкъ менә шул табигате өстенлек алып китте дә.
Тормыштагы һәм сәнгатьтәге уңай идеалларның төп чыганагы кайда — аерым шәхес язмышындамы, әллә халык, җәмгыять язмышындамы? дигән сорау торган саен Галимҗан Ибраһимов каршына үзенең бөтен кискенлеге белән килеп басты. 1912—1914 еллар арасында язылган «Карт ялчы», «Көтүчеләр» һәм «Табигать балалары» кебек хикәяләре әнә шул сорауга җавап эзләү, җавап бирү юлындагы конкрет әдәби фактлар булдылар. Бу әсәрләр, язучының үз сүзләре белән әйткәндә, чыннан да һәм турыдан-туры «халыкның хәятыннаи, халыкның күңелендәге мәгънә вә хисләрдән бәхәс итә». Аларда инде, барыннан да элек, түбәннән, тормыш төбеннән күтәрелүче гади кешеләрне төп әдәби геройлар итеп күрсәтүгә басым ясала. Явыз тормыш кыяларына килеп
98
бәрелгән һәм үзенең мораль өстен-леген, шәхси иреген даулап та, аңа ирешүдән гаҗиз булган яки һәлак ителгән интеллигентларга түгел, ә иҗтимагый тигезсезлек корбаны булып яшәргә теләмәгән типларга юнәлеш тоту, хакыйкатьне, бәхетне каяндыр, билгесез романтик югарылыктан эзләгән Зыяларга түгел, ә аларны җәмгыятьнең иң беренче баскычыннан эзли башлаган ялчыларга, көтүчеләргә, хезмәт ияләренә теләктәшлек идеалы якты булып өскә бәреп чыга. Г. Ибраһимов иҗатында зур урый алган романтик-лирик герой («мин») образының үсешен дә нәкъ шушы юнәлештә генә аңларга мөмкин. Язучының уңай идеаллары, уңай геройлары һәм сәнгатьнең роле турындагы карашлары да, шул рәвешчә, турыдан-туры халыкка мөнәсәбәттә тагын бер тапкыр ачыкланып китүе бәхәссез иде. 1915 елда басылган «Альбом»да да һәм «Мәрхүмнең дәфтәреннән...»дә дә (1914) шул мөнәсәбәтне тынгысыз, туктаусыз эзләвенең, шул хакыйкатьне ныграк раслый баруының билгеләре ярылып ята. Бу билгеләр исә «сәнгатьләрнең йөрәгеннән халык йөрәгенә турыдаи-туры юл салу» («Альбом», 14 б.) турында борчылып уйланулардан гыйбарәт. Әлбәттә, моңардан, язучы үзенең идея- эстетик каршылыкларыннан тәмам котылды, дигән фикерне чыгарып булмый әле. Әмма элекке, авыр һәм газаплы романтизмны, индивидуализм кысаларын ташлап, чын идеал һәм сәнгать халык язмышын хәл итүгә бәйләнгәнлеген аңлау юлында тагын бер ныклы адым ясалган иде инде.
1914 елда языла башлап та, тик 1920 елда гына басылган «Безнең көннәр» романының да төп мәгънәсе бер ягы белән Ибраһимовныңәнә шул иҗат борылышына килеп бәйләнә. Һәм ул, һичшиксез, шулай иде дә. Без монда бу романга тулы туктала алмыйбыз. Бер моментны гына искә алырга кирәк саныйбыз: Ибраһимов 1905—07 елгы революция белән күтәрелгән яңа геройларны эзли һәм сурәтли: болар Зариф Булатов, Гәрәй Солтапов, Давыт Урманов һ. б. Барыннан да бигрәк, Давыт Урманов образының тирән каршылыклар аша зур хакыйкатьне — революциядә халык ягына алып чыга торган төп максатны, идеалны, туры юлиы эзләп килүче герой икәнлеген әйтми китү һич мөмкин түгел. «Безнең көннәр» романының язылу тарихы ничек кенә булмасын, әмма бу әсәр язучының ике чор иҗатын бәйләүче бер зур әдәби факт, ике арадагы иҗади маяк икәнлеге шиксез. Ул романда Г. Ибраһимовның уңай идеалларны һәм заманының, чорының алдынгы геройларын халык хәрәкәте белән бәйләнгән зур көрәш эчендә күрә һәм сурәтли башлавының беренче көчле яралгылары да, азатлык һәм бәхет өчен көрәш романтикасы белән сугарылган реализмның якты сызыклары да бар иде.
Социалистик революциянең берничә елы эчендә алган зур тормыш тәҗрибәсе һәм дөньяга карашындагы үзгәрешләр Галимҗан Ибраһимовның әдәби иҗат эшендә дә, аның идея-эстетик үсешендә дә тирән борылышны китереп тудырдылар. Моның беренче ачык чагылышы «Яңа кешеләр» пьесасында һәм «Кызыл чәчәкләр хикәясе»ндә күренде. Бу әсәрләрнең икесендә дә гади халык эченнән күтәрелгән һәм зур революцион көрәш аша үзенең чын идеалын, бәхетле язмышын тапкан уңай герой — яңа кеше образы үзәк фигура итеп алынды.
«Яңа кешеләр» пьесасы 1920 елның октябренда язылып бетеп, социалистик революциянең өч еллыгы көнендә сәхнәгә куела. Революциянең кайнар эзләре буенча, гражданнар сугышының әле ерактагы туплары гөрселдәгән бер вакытта туган бу әсәр татар совет драматургиясенең, һичшиксез, беренче карлыгачы итеп каралырга хаклы. Исеменнән үк күренүенчә, бу әсәр аша татар сәхнәсенә революцион героизм белән рухланган яңа кеше образлары менде.
Тыштан караганда, «Яңа кешеләр» пьесасында тулы мәгънәсендәге бер драматик конфликтны эзлекле рәвештә ачу максат итеп куелмаган шикелле. Аны эпик драма дип атау дөрес булыр иде. Чөнки аның
7. «С. Ә." № 8.
99
нигезендә, барыннан да элек, шул чордагы тормышның зур иҗтимагый вакыйгалары, шул вакыйгалар ту-дырган драматик конфликтлар әйдәүче булуы күренә. Ул вакыйга һәм конфликтлар революция җирлегендә барган сыйнфый көрәшкә кайтып калалар, шул көрәш эчендә аерым кешеләрнең дә язмышлары хәл ителә, типларның характерлары җитлегә, шәхси табигатьләре ачыла. Димәк, «Яңа кешеләр» пьесасы заманасының революцион эпопеясенә багышлануы белән татар совет драматургиясендә яңа бер күренеш тә иде. Шул көрәш эпопеясенә бәйле рәвештә язучы байтак кына әһәмиятле мәсьәләләрне җанлы образлар һәм массовый күренешләр аша хәл итәргә, чорның иҗтимагый һәм мораль-этик сорауларына, таләпләренә җавап бирергә теләде, һәм әйтергә мөмкин, бу юлда беренче әһәмиятле адымнарны ясады.
«Яңа кешеләр» пьесасындагы дра-матик конфликтлар шул чорның тирән чынбарлыгыннан үсеп чыкканлыгын, шуңа күрә аларның иске мәгънәсендәге, традицион конфликт-лардан аерылып торганлыгын аңламау аркасында, бу әсәргә карата үз вакытында берьяклы, ялгыш мөнәсәбәт күрсәтелгән иде (Ш. Байчура һәм Ф. Бурнаш рецензияләре. «Кызыл Армия» газетасы, № 379, № 419).
Революция башындагы татар әдә-биятында, бу чорның характерлы иҗтимагый күренеше буларак, бер- берсенә капма-каршы торган ике сыйныфның, ике лагерьның яки яшәү, яки үлем өчен көрәше, канлы бәрелеше зур урын алды. Әлбәттә, бу табигый хәл һәм шулай булырга тиештә иде. Ләкин моның белән бергә әдәбиятта абстрактлык, гомуми планда чагылдыру да үзен нык сиздерде. Сыйныфларның зур көрәше эчендәге шәхси мөнәсәбәтләр мәсьәләсенә, шул катлаулы шәхси мөнәсәбәтләр аша кешеләрнең иҗтимагый язмышлары ничек хәл ителүгә тиешле игътибар бирелмәде; язучыларның күпчелегендә мондый проблеманы тирән итеп кую теләге, аны кирәкле дип аңлау өлгереп җитмәгән иде әле. «Яна кешеләр» пьесасы исә билгеле күләмдә бу зур кимчелектән котылу юнәлешендә дә әһәмиятле бер тәҗрибә булды.
Пьесаның беренче пәрдәсендәге төп вакыйгалар геройларның иҗти- магый-сыйнфый позицияләрен генә түгел, аларның шәхси-семья мөнәсәбәтләрен билгеләү сызыгыннан да баралар. Җаны-тәне белән Хәйри байлар сыйныфын күрәлмаган һәм аларга каршы кораллы көрәшкә чыккан кичәге каторжан Батыр- хан — шул ук Хәйри байның кияве. Ул Хәйринең карт хатыны Фәтхия кызына — Зәйниягә өйләнгән. Шул рәвешчә, ярлы, әмма батыр егет бай сем ья н ы ң җә берсетел гә н, к и м сетел - гән анадан туган «үги» кызында үзенә рухи уртаклык, теләктәшлек, тиң мәхәббәт тапкай. Сыйнфыйлык кысалары бу мәхәббәт каршында көчсез булып калганнар. Кешелек тойгылары ялангач материаль теләкләрдән, интереслардан югары. Дөрес, гомуми планда караганда, монда татар драматургиясендә күп мәртәбәләр кабатланган романтик һәм мелодраматик мәхәббәт темасына якынлык та бар кебек. Байтак кына әсәрләрдә ике гашыйкның, иҗтимагый дәрәҗәләре, төрле сыйныфтан булулары аркасында, кавыша алмауларын, тирән фаҗигаләр киче-рергә дучар ителүләрен, аларның бик кызганыч хәлдә калуларын сурәтләү— билгеле нәрсә. Тиң мәхәббәт фаҗигасе — бу бик борынгыдан килә торган, традицион тема. Әлбәттә, моның нигезендә зур гуманистик караш ята. Безнең драматургиядә М. Фәйзи бу темага караган берничә әсәрен язды. Шуны да әйтергә кирәк: социалистик революциядән соң да дәвам иткән бу тема асылда критик реализм әдәбиятына хас рухта хәл ителде.
Ибраһимов исә бер-берсенә башка иҗтимагый катлаулардан чыккан яшь кешеләрнең тиң мәхәббәт темасына бөтенләй икенче яктан килде. Кайбер тәнкыйтьчеләр Батырханның Хәйри бай семьясы белән бәйләнешен, аның кызына өйләнүен очраклы күренеш һәм драманың төп идеясенә ят нәрсә дигән фикер әйткәннәр иде. Традицион «тиң мәхәббәт» темасы белән турыдаи-туры
100
янәшә куеп караганда һәм бу теманың гадәттәге романтик чагылышыннан аермасын күрмәгәндә, ул фикерне хәтта нигездә дөрес дип тә кабул итәргә мөмкин. Әмма пьесадагы вакыйгалар барышыннан, типларның реалистик мөнәсәбәтеннән чыгып килгәндә, андый бәяләрнең алдан хәзерләнгән социологик тезисларга бәйләнгән булуы күренәчәк. Икенчедән, «Яңа кешеләр»дә Ба- тырхан, Хәйри бай һәм Зәйния сызыгының традицион тема белән эчке полемика, бәхәс юнәлешендә алынуы бөтенләй истә тотылмады. Тормышта һәм әдәбиятта сыйнфый көрәш чагылышын билгеләгәндә, моны капма-каршы сыйныфларның үз араларындагы шәхси мөнәсәбәтләреннән аерып карау, алардан читтә күз алдына китерү шикелле беркатлы караш озак вакытлар яшәп килде.
Ибраһимов традицион-романтик «тиң мәхәббәт» темасына тормыш чынлыгын каршы куя һәм аның ко-тылгысыз фаҗигасен кире кага. Тормышта, кешеләр мөнәсәбәтендә очрарга мөмкин фактны язучы үзенең әсәрендә сыйнфый көрәшнең билгеле бер индивидуаль якларын, үзенчәлеген күрсәтү өчен файдаланган. Батырханның килеп керүе белән Хәйри бай семьясындагы яшерен каршылыклар ачылып китәләр. Ба- тырханиар белән Хәйри байлар ара-сында гомумән сыйнфый көрәш кенә бармый, ә ул көрәш Хәйри байның шәхси тормышына да тирән булып үтеп керә, аның нәселен эчтән дә җимерә, тарката. Ахыр чиктә Хәйри бай үз семьясының бер өлеше белән контрреволюция ягына кача, ә икенче өлеше Батырханнар белән кала, һәм икенче өлешнең бу язмышы эчке, иҗтимагый мотивировкадан, сәбәпләрдән аерып бирелмәгән. Фәтхия белән Зәйнияне Батырхаига рухи бәйләгән сәбәп — ул кешеләрнең Хәйри бай тарафыннан мәсхәрә ите-лүендә, җәберләнүендә. Менә шул мораль коллыктан, кешелексезлек мөнәсәбәтләреннән котылу теләге Фәтхия белән Зәйнияне Батырхан кебек кешеләргә өзелмәслек эчке, шәхси җепләр белән бәйләгән.
Уңай типларның, тормыш төбеннән күтәрелүчеләрнең төрле харапта терларын бирергә омтылыш ягыннан да «Яна кешеләр» драмасының уңышлы элементлары, реалистик яралгылары үзләрен нык кына сиз-дерәләр. Беренче нәүбәттә Батыр- ханиың үзенчәлекле реалистик образы алга килеп баса.
Чыннан да, Батырханның үткәне белән хәзергесе арасында тирән аерымлык'һәм бер-берсе белән һич тә якын килә алмаслык каршылык бар дип уйларга мөмкин. Элек ул — сөйгән кызы өчен, шәхси ачудан икенче берәүнең башын кискән бун- тарь-каторжан, ә аннан соң революция каһарманы. Батырханның менә шундый ике чиктә торган характе-рының табигый һәм тормышчан бу-луына шикләнеп карау тәнкыйтьтә сизелеп үткән иде. Ул образда ро-мантик ясалмалылык, гадәттән тыш шәхесне күрергә теләү барлыгы ис- кәртелде. Күптән түгел генә анархия, бунтарьлык белән агуланган кешенең тиз арада социалистик революция ягына чыгуы очраклы бер күренеш икәнлеге әйтелде. Мондый ар-гументларда дөреслек бөтенләй юк дип раславы кыен кебек. Ләкин тыштан караганда гына ул шулай, ә мәсьәләнең реаль тормыштагы урынына һәм шуның белән бергә драмадагы, образдагы идея-эстетпк чагылышына ныклап күз салсаң, ул аргументларның нигезендә социологик беркатлылык ятуы тиз ачылачак. Беренчедән, хезмәт ияләре арасыннан чыгып та, явызлыкка каршы көрәштә дөрес юлны белмичә, бунтарьлык һәм анархистлык белән үз-ләренең нәфрәтләрен күрсәтергә ом-тылган намуслы кешеләрнең элекке җәмгыять шартларында күп һәм типик булуын инкарь итәргә һич тә нигез юк. Шулай ук ул кешеләрнең күпчелек өлеше социалистик революция аша дөрес юлга, сыйнфый көрәш аша чын бәхеткә чыгу идеалына дошман булмадылар гына түгел, ә революцион көрәш эчендә шул идеалны чын күңелдән аңлауга ирештеләр, рухи тәрбия ителделәр. Икенчедәй, Ибраһимов кебек язучы өчен бу тип кешеләрнең язмышы — элекке иҗади традицияләрне яңадай бәяләү, яңача дәвам иттерү ноктасыннан да әһәмиятле бернәрсә
101
икәнлеген истә тотарга кирәк. Язу-чының элекке иҗатында хаклык эзләп чыккан бунтарь элементларның язмышын күрсәтү максаты көчле генә булды. Ләкин ул элементларның киләчәге дә, бәхете дә, ныклы идеалы да ачык итеп күз алдына китерелә алмады. Шул рәвешчә, революция яктылыгында Ибраһимов алдына, тормыш чынлыгын дөрес аңлап, үз әдәби традицияләренең билгеле бер өлешен хәл итү, ачыклый бару бурычы да килеп басты. Батыр- хан образы исә әнә шундый катлаулы сәнгатьчә бурычны уңышлы хәл итү юлында беренче тәҗрибә иде.
Язучы шәхси-семья мөнәсәбәтләре аша кешеләр арасындагы иҗтимагый каршылыкларны, сыйныфлар арасында барган зур көрәшкә бәйле вакыйгаларны ачуга кергән шикелле, Батырхан образының да эчке дөньясын күрсәтүгә, аның яңа кеше булып үсүен чагылдыруга тормышчан дөреслек, психологик катлаулылык аша, тәнкыйть тәкъдим иткән социологик трафаретка каршы ноктадан килгән дисәк, һич тә хата булмас. Бу образның характерында үткәннең калдыклары ничек итеп сакланып килүен яшерү мөмкин түгел. Әмма шуның белән бергә үк, ул калдыкларның сыйнфый көрәш эчендә ничек бетә баруы да сизелеп тора. Бу — очраклы бер күренеш кенә түгел. Автор моңа басым ясый, аңа тенденциоз төс бирә. Чыннан да, крестьян психологиясенә хас дуамаллык һәм башбаштаклыкның тупаслыгын ташлый барып, Батырхан, үзенең сыйнфый табигате кушуы буенча, революциягә килеп керә. Менә шунда ул үзендә яшеренеп яткан үч хисләренең дөрләп кабынып китүе өчен мөмкинлекләр таба. Аның гади кешегә хас ихтыяры чын көрәш эчендә киң колач белән ачыла башлый. Халык революциясе аның көчле шәхесен үз эченә суырып ала, үзенә буйсындыра. Кичәге бунтарь шәхеснең язмышы халык азатлыгы өчен көрәштә уңай якка — хак юлга килеп чыга, чын идеал белән очраша. Шулай ител, язучының үзенең дә кичәге ялгыз романтик образлары котылгысыз фаҗигадән йолып алынгандай булалар.
Батырхан образының, характерының формалашуы башлыча сыйнфый үч һәм революцион гуманизм карашларын раслау сызыгыннан бара. Хәтта уңай образларның байтагы теге яки бу күләмдә шул сызыкка бәйләнештә ачылып китәләр һәм Батырхан характерын тагын да калкурак итеп чагылдыруга ярдәм итәләр. Бу яктан аерым дикъкатькә лаеклы тип — Шәйбәк карт. Ул — гомумән, кешегә карата явызлык эшләүдән, кан коюдан сак булырга чакыручы гуманист. Аның бу табигате Батырханның, революция дошманнары әле генә эшләгән ерткыч-лыкларга түзә алмыйча, милләтче Галимов белән аксак боярны атып ташлавы һәм муллага карата да шундый ук җәза кулланырга теләве вакытында ачык гәүдәләнеп кала. Шул чакта Шәйбәк карт һәм Батырхан, бер-берсеиә төбәп, мондый фикерләр ташлыйлар:
«Ш ә й б ә к (аксак бояр белән Га- лимовның үлек гәүдәсен күреп, ап-тырап кала, Батырханга килә). Әй. туган! Сии тагы кан түккәнсең икән! Ярамас, бер дә ярамас иде!
Батырхан. Их, бабай, ни эшлик, ни генә эшлик?! Сии үзең дә беләсең бит, зарарлы чүпне утап ташламасаң, ул бөтен җирне каплап, ашлыкны харап итә!.. (Авыр хәлдә торып, бабайның кулына тотына.) Җан кыю безгә дә уен түгел, бабай... (Эчке дулкын белән йөренә башлый.) Бу эшләрне ташлап, урманга, тауга качарга уйладым. Шул арада контрреволюцио- иерлар бер җирдә бунт чыгардылар. Ике сәгать эчендә безнең утыз иптәшебезне газаплап, авыз-борыннарын кискәләп киттеләр... Бу корбаннарны күргәч, мин яңадан ныгыдым... (Өстәлгә килеп, Әхтәм Бакаев утырган җиргә кулы белән каты суга.) Бая ишеткәнсеңдер, менә шул җирдә капитал ялчысы Әхтәм Бакаев нәрсә диде? Хәтерендәме? Ул бөтен дөнья алдында: «Без чехосло- вакларның канлы штыклары аркасында азатлык алдык», дип игълан кылды. Буржуйлар әнә шулай карый, бабай... Безгә дә, безнең эшче- крестьян халкына да контрреволю- ционерларпың башлары өстеннән
102
азатлыкка барырга туры килә... Башка юл юк... Юк, бабай... (Картнын кулыннан тотып, контрларның үлек гәүдәсенә китерә. Кулы белән күрсәтә. Ачык, кискен тавыш белән.) Юл бер генә! ЛАенә шушы канлы юл — изге юл!
Ш ә й б ә к. Белмим, балам, белмим, күп кан түгүдән саклан! Чүпне утыйм дип, ашлыкны әрәм итә күрмә».
Моннан соңгы вакыйгалар гуманизм турындагы карашларга яңа детальләр өстиләр һәм Батырхан ышанычларын, концепцияләрен ныгыталар шикелле. Шәйбәк картның «явызлыкны кешелек белән җиңү» турындагы искергән гуманизмы тормыш тарафыннан кире кагыла. Большевикларга булышуда гаепләп, Шәйбәкне революция дошманнары ерткычларча үтерәләр. Димәк, дошман сыйныфтан мәрхәмәт көтү һәм аңа мәрхәмәт күрсәтү мәгънәсезлек, нигезсез хыял. Шәйбәкнең үтерелү вакыйгасы, канлы сугыш аша ил һәм халык язмышын хәл иткәндә, гомумән кешелеккә, һәммәсе өчендә, тигез булган гуманизмга өндәгән фәлсәфәләрнең, иллюзияләрнең көч- сезлеген фаш итә. Шәйбәк карт гуманизмына каршы Батырханның дошманга мөнәсәбәттә революцион мәрхәмәтсезлекме яклавы, һичшиксез, нигезле һәм мәгънәле. Ул шул чордагы, ягъни гражданнар сугышы елларындагы сыйнфый көрәш белән бәйләнгән, конкрет шартлар шуны таләп итәләр. Ләкин Батырханның карашлары да гомумән генә дөрес, ә абсолют түгел, һәм шулай ук Шәйбәк карт фикерләрендә дә билгеле бер дөреслек яралгылары барлыгына Батырхан игътибар итмичә кала алмый. Аның революцион үч белән анархия, башбаштаклык бер-берсенә капма-каршы күренеш булуын ныклап төшенә, аңында, хисендә алар-мы бер-берсеииән аерып карый баш-лавы да нәкъ Шәйбәк трагедиясеннән соң көчәеп китүе сизелә. Монда Шәйбәккә каршы чиктә торучы Ти-меркәй образы сәхнәгә килеп чыга. Аның анархистлыгы, башбаштаклыгы тагын бер мәртәбә Батырхан гу-манизмына ачыклык кертүгә сәбәп, этәргеч була, Батырханда анархизмга, мәгънәсез дуамаллыкка каршы тойгыны, ышанычны кискенләштереп җибәрә. Батырхан Тимеркәйнең йө-гәнсез кыланышларын, дошманнарны теләгәнчә корал белән кырып бару шикелле «кыргый пафосын» кире кагып һәм революционлык белән капланган вак буржуаз суллыкны, тыйнаксызлыкны хөкем итеп, үч алуның чамасы, нигезе булырга ти-ешлеген куя һәм халык белән бергәләп эш итәргә, халыкның гадел хөкеменә буйсынырга чакыра. Димәк, тормыш, көрәш практикасы Батырханның аңына, табигатенә, характерына тирән үзгәрешләр кертә, элекке кыргый инстинктлар, тойгылар югала барып, аның революцион ихтыяры, дөрес гуманистик карашы җитлегә, аңардагы сыйнфый үч хисе дә бөтенләй башка юнәлеш ала. Шушы тирән үзгәрешләр булмаганда, Батырханның контрреволюционер Банаевка мөнәсәбәтен аңлавы да кыен булыр иде. Ул Банаевка кул күтәрми, чөнки Баиаев «ант итә», әмма бу антның чынмы-ялган- мы икәне иртәгә үк сыналачак, билгеле булачак. Ул элементлар инде революция каршында көчсезләр. Алардан үч алу өчен корал да, кан да таләп ителми.
«Яңа кешеләр» пьесасында, беренче тапкыр дияргә мөмкин, Галимҗан Ибраһимов иҗатының башыннан ук килә торган катлаулы бер тенденция — чынбарлык һәм романтик идеал мәсьәләсе дә яңача хәл ителде. Бигрәк тә укытучы Камәр образында моның бер конкрет гәүдәләнешен күрергә мөмкин.
«Дошман җиңелер... Бу кан түгүләр бетәр... Җир йөзе гөл бакчасына әйләнер... Адәмнәр матур, бәхетле тора башларлар» дигән изге теләкләр, гүзәл хыяллар белән көрәш эченә килеп кергән яшь татар кызы Камәр дошманнар тарафыннан үтерелә. Ләкин бу элекке романтик геройларның тормыш каршылыкларын җиңә һәм идеалга ирешә алмыйча һәлак булуы түгел иде инде. Монда шулай ук явызлык белән изге идеал каршы гына да куелма ган. Камәр—җиңелеп баручы явыз лыкның кызганыч корбаны гына да түгел. Киресенчә, ул дошманны,
103
явызлыкны тар-мар итү көрәшендә егыла. Киләчәкне хәбәр иткән аның матур хыяллары бу көтелмәгән фа-җигадән күп мәртәбә көчле, чөнки аның теләкләрен байрак иткән миллионнар яшиләр һәм көрәшәләр. Пьесаның буеннан-буена менә шуны раслаган романтик пафос үтә. Бу пафосның чыганагы идеал белән көрәшнең, идеал белән чынбарлыкның гармониясендә, уртак җирлегендә.
Әгәр дә Ибраһимовиың беренче чор иҗатындагы романтизм нигездә кешенең шәхси азатлык өчен алып барган мораль, рухи батырлыгына дан җырлаудан һәм ул батырлыкның фаҗигасен күрсәтүдән гыйбарәт булган булса, аның совет чорындагы романтизмы исә кешенең халык азатлыгы өчен көрәштәге революцион батырлыгына һәм ул батырлыкның үлемнән, кызганыч фаҗигадән көчле, югары икәнлегенә ышаныч белән сугарылды. Шуңа күрә революцион көрәш аша яңаны раслау һәм идеалга ирешү романтикасы тормыш чынлыгыннан илһам алучы реализмнан башка булырга мөмкин дә түгел. «Яңа кешеләр» пьесасындагы романтика белән реализмның бер-берсеннән аерылгысыз бәйләнеше, эстетик бөтенлеге, шигъри яңгырашы нәрсәдә дигәндә, ул, һичшиксез, хәзерге, бүгенге авыр көрәш белән киләчәккә төбәлгән, иртәгә тормышка ашачак идеалның бер- берсеннән аерылгысыз булуын раслауда иде. Пьесаның финалында Батырхан әйткән сүзләр шуны тагын бер мәртәбә раслыйлар:
«Камәр иптәш эшче-крестьян йө-рәгеннән чыккан бер каһарман иде. Аны югалту — безнең өчен бик артык авыр. Ләкин, иптәшләр, өметсезләнергә урын юк. Безнең арада берәүне алсалар, аның урынына мең туачак... Меңнәрчә Камәрләрнең, йөз меңнәрчә Шәйбәк, Шәңгәрәй, тимерче Г абдуллаларның һәрбер тамчы каныннан меңәр каһарман ярала... Буржуазия үзенең капиталын, җир-суын саклар өчен ниләр генә эшләмәсен, ахыр барып, һаман да без җиңәчәкбез! Бөтен дөнья контрреволюциясе, башы өзелгән аждаһа кебек, пролетариат кылычы астында өзеләчәк! Иртәгә кояшның чыгуына ышанган кебек, моңа да ышаныгыз, иптәшләр!»
«Яңа кешеләр» артыннан ук языла башлап, 1922 елда тәмамланган «Кызыл чәчәкләр хикәясе» Ибраһи-мовның яңа идея-эстетик карашла-рының әһәмиятле сызыкларын тагын да ачыклап җибәрде. Аеруча яшь революцион буынның формалашуын эпик планда сурәтләве белән һәм дә бу эпик сурәтләүнең революцион романтикага бай булуы белән, «Кызыл чәчәкләр хикәясе» татар совет әдәбиятының проза өлкәсендәге бе-ренче карлыгачы да иде.
Агыйдел буендагы бер авылның төрле гаиләләрендә туып, балалык елларын бергә уздырган биш егетнең тормыш юллары катлаулы боры-лышлар үтә. Бигрәк тә революция еллары аларның язмышына тирән үзгәрешләр алып килә, аларны иҗ-тимагый көрәшнең капма-каршы ла-герьларына ташлый.
Повестьның үзәгендә Солтан образы тора. Аның башыннан кичкән хәлләр, аның уй-тойгылары һәм бу кешенең революция аша үзе эзләгән чын бәхетне табуы — болар һәммәсе бергә халык арасыннан күтәрелеп чыккан миллионнарның уртак сыйфатларын, уртак язмышларын дөрес һәм тулы итеп күз алдына бастыра. Солтан образында гади кешенең революциягә килү юлы үзенең якты һәм илһамлы сурәтләнешен тапкан.
«Кызыл чәчәкләр хикәясе»ндәге лирик геройны һәм стилизацияләүне дә шулай ук үткәидәгеләрнең гади бер дәвамы дип кенә булмый. Хәзер инде сүз көрәш һәм хезмәт, яшәү һәм сөю матурлыгының эчке бөтенлеген, гармониясен үзендә туплаган лирик герой турында бара; аның романтик пафосы да шунда иде.
Кичәге табигать балалары бүген инде кайнар кояшка гына түгел, көрәш утына, дошман штыгына күкрәк киереп, яшәү һәм бәхет даулаучы егетләр булып тормышның киң мәй-данына чыгалар. Солтан — Батыр- ханнар армиясенең бер солдаты. Шулай ук Шаһбаз һәм Гыйлаҗилар да — шул армиянең батыр сугышчылары. Алар — мосафир картның изге ниятләрен тыңлап, аның ку
104
лыннан алып чәчелгән кызыл чәчәкләр белән юкка гына тиңләштерелмиләр. Бу тиңләштерү әсәрдә эчке бер символик образ төсен ала. Нәкъ шушы урында инде әсәрнең романтик орлыгы да яшеренеп ята.
Солтан, Шаһбаз һәм Гыйлаҗи- лар — халык әкиятләрендәге егетләрне искә төшерәләр. Алариың ба-тырлыклары халык эпосларындагы геройларның язмышына тиң. Шуңа күрә Солтан теленнән стилизация- ләүнең халык эпик әсәрләрендәге алымнарга бик якын килүе дә яки шул типтагы элементларның, сурәтләү тонының әледәи-әле сизелеп торуы да очраклы күренеш түгел иде:
«Көй киттем, төн киттем.
Бөек Уралның таулары арасында зур күлләр буена салынган заводларны, шахталарны кичтем. Башымны кая куярга гаҗиз булган минутларда бу җирләрнең эшче хатыннарына туры барып кердем. Кем икәнемне сорамыйча ук белделәр. Аша- тып-эчертеп, юлыма икмәк биреп җибәрделәр».
Без моның белән, «Кызыл чәчәкләр хикәясе» әкият стиленә корылган әсәр иде, дияргә теләмибез, әлбәттә. Әмма язучының табигый рәвештә халык эпосы стиленә тартым алымнарга мөрәҗәгать итүе повестьның идея-эстетик максатына чит түгел. Киресенчә, ул алымнар әсәрнең эпик сыйфатын, пафосын ачыклый, көчәйтә төшәләр. Шунысын да истә тотарга кирәк: Ибраһимов революциядән соң беренче мәртәбә эпик стильнең, хикәяләүнең яңа элементларын табу юлында да «Кызыл чәчәкләр хикәясе» белән әһәмиятле тәҗрибә ясады.
Элеккерәк тәнкыйтьтә «Кызыл чәчәкләр хикәясе»идә билгеле бер күләмдә схематизмга тартым яклар барлыгы турында фикерләр булган иде. Схематизм дигәндә, бу әсәрдәге типларның күбесенчә иҗтимагый чыгышларына, ягъни нинди сыйнфый катлаудан булуларына карап, алариың язмышын һәм үзара мөнәсәбәтләрен билгеләү мәсьәләсе истә тотылды. «Кызыл чәчәкләр хикәя- се»ндә мондый тенденциянең алгы плангарак куелуын, әлбәттә, инкарь итеп булмый. Аеруча Гали образын
башлангычыннан ук кара һәм тупас буяулар белән сурәтләү, ә башка образларга карата исә андый буяу-ларның киресе белән эш- итү, һич-шиксез, шул тенденция турында сөйләргә өлешчә нигез була ала. Ләкин бу — мәсьәләнең гомумән куелышы гына әле. Әсәрне язган вакыттагы тормышны һәм эстетик таләпләрне конкрет алганда, югарыда күрсәтелгән тенденциянең бер Ибраһимовта гына түгел, күпләгән язучыларның иҗатында төрле дәрәҗәдәге әдәби уңышлылык һәм тирәнлек белән чагылганлыгы күренә. Чөнки революция вакытында зур урын алган күренеш — ул капма- каршы сыйныф вәкилләренең күп очракта бер-берсенә дошман идеологии позицияләре һәм язмышлары төсендә булды. Менә шул хәл әдәбиятта да беренче урынны алды. Сыйнфый мөнәсәбәтләрнең икенчерәк, катлаулы һәм тирәнрәк эчке якларына күз салу кирәклеген аңлау әдәбиятта өлгереп җитмәгән иде әле.
«Кызыл чәчәкләр хикәясе»ндәге типл арның ко итр а стл ары чорның гомуми әдәби таләпләре җирлегендә бирелсәләр дә, аларны туры мәгънә-сендәге һәм художество ноктасыннан акланмый торган схематизм нәтиҗәсе дип карап булмый. Ул контрастлар шул чордагы кешеләрнең төрле язмышларын дөрес итеп беркетеп, документацияләп кенә дә калдырмыйлар, ә хәзерге укучыларны ышандырырлык әдәби эстетик куәткә дә, табигыйлеккә дә ия булып торалар. Моның беренче сәбәбе, безнең фикеребезчә, «Кызыл чәчәкләр хикәясе»иең сәнгатьчә үзенчәлегендә. Югарыда искә алынганча, бу әсәр халык әкиятләрендәге алымга тартым формада — типларны мөмкин кадәр кара-каршы кую, алариың тышкы һәм эчке контрастларын эре сызыклар белән бирү, шуның белән бергә геройларны мөмкин кадәр характерлы ягыннан калкытып күрсәтү формасында язылган. Аларда революциягә һәм халыкка мөнәсәбәттә ике чиктә торган яшь кешеләрнең бер-берсеинән аермалары гаҗәп кискен итеп бирелгән. Шаһбаз һәм Гыйлаҗилар — изелгән хезмәт ияләренең типик вәкилләре, һәм
105
алар халык азатлыгы өчен көрәш юлында батырларча һәлак булалар, ә Гали кебекләр, тормышлары белән өстен катлауларга бәйләнгәнлектән һәм алардан аерылып китәргә соңга калганлыктан, үз-үзләрен юк итәләр, революцияне кабул итәргә теләмиләр. Галинең үләр алдыннан язган хаты әнә шул трагедиянең мәгънәсен тулы ача: «Сез төзәчәк тормышны мин күтәрә алмыйм, — дип мөрәҗәгать итә ул Шаһбаз белән Солтанга. — Элекке көннәрнең, элекке идеалларның кайчан да булса яңадан бер кайтуына иманым калмады... Мал бетте... йорт-җир кит-те... Дәрт, вөҗдан да кайдадыр югалды. Әйтегез, ни белән яшим?..»
«Кызыл чәчәкләр хикәясе»иең бөтен композицион төзелешен, типларны тудыру һәм аларны бер-берсенә бәйләнештә, мөнәсәбәттә сурәтләүнең үзенчәлекле алымнарын күз алдында тотканда, Солтан, Шаһбаз һәм Гыйлаҗилар шикелле үк, Гали образы да социологик схема эчендә генә бикләнеп калмый; Аның да үз юлы, үз язмышы бар. Дөрес, бүгенге таләпләрдән чыгып килгәндә, «Кызыл чәчәкләр хикәясе»нең стилендә эскизлык, риторик йөгереклек һәм типларны бирүдә гомумиләштерүгә, аларның типик сызыкларын, иҗтимагый идеалларын күпертеп, рельефлы итеп чагылдыруга игъти-барның аеруча көчле булуы сизелә. Әмма бу хәл егерменче еллардагы татар прозасында кимчелек яки искергән бер күренеш түгел, ә реалистик стильне эзләү юлындагы уңышлы бер тәҗрибә, бер яңалык иде. Моннан соңгы әсәрләрендә Ибраһи- мов эпик сурәтләүнең киң позицияләрен яулап ала барды, аның тирән реалистик катлауларын ача килде.
«Кызыл чәчәкләр хикәясе»ндәге типларның фәкать контрастлар пла-нында, иҗтимагый антиподлар сис-темасында гына бикләнеп калмагаи- лыгын күрсәтүче җанлы бер факт— Фазыйл образы. Бу урында язучы, һичшиксез, «Яна кешеләр»дәге ши-келле үк, шул чорда кабул ителгән әдәби нормалардан читкә китә. Фазыйл образында ул тормышчан типларның икенче бер төреп, югарыда каралып үтелгән төркемнәргә кереп бетми торганнарын да күрсәтергә теләде.
Б ил геле бул га н ч а, Ибр аһимов үзенең беренче әсәрләрендә үк кичәге якты идеалларына, изге теләкләренә хыянәт птү куркынычы белән очрашкан милли интеллигенциянең эчке газабын, шул газаплар аша ка-баттан элекке идеалларына кайтырга теләвен, үз-үзенә «ант итүен», тәүбәсен гәүдәләндергән иде. Ләкин бу гәүдәләндерү күп очракта гомуми гуманистик планнан читкә чыкмады, үз-үзеңне яхшыртуга өндәгән сентиментализм көчле булды. «Ант итүче» типның, барыннан бигрәк, шәхси газабына, рухи фаҗигасенә басым ясалды, бу газап һәм фаҗига-ләрнең иҗтимагый мотивнровкалары байтак томанлы иде. Шушы яклары белән ул интеллигентлар ялгызлык кысаларында бикләнеп калган ро-мантик образларны хәтерләтәләр. Революциядән соңгы иҗатында исә Ибраһимов бу проблеманы ташлап калдырмады, ә аның икенче якларын, тагын да тормышчанрак булган элементларын һәм иҗтимагый-поли- тик мәгънәсен ачты. Фазыйл образы менә шушы проблемага билгеле күләмдә бәйләнеш ноктасыннан да кызыклы.
«Яңа кешеләр» пьесасының өченче пәрдәсендә Банаев дигән бер ин-теллигент, совет дошманнарының тар-мар ителүен һәм котылгысыз хәлдә калуларын күргәч, Батырханнар алдында «ант итә» һәм революция ягына чыгуы турында сөйләнә. Шул вакыт Батырхан аңа болан ди: «Ярый, ярый... Барыгыз... Сезнең кебек халык бик койрыксыз булып чыкты! Алар диңгезгә ташланган йомычка кебекләр: әле Дутов, әле чех, әле Колчак, әле Совет ягына чыгып чайкалалар... Мин сезне сынау өчен чыгарам... Аз гына, аз гына бер эшегез сизелсә, хөкемсез- нисез үз кулым белән атармын мин сезне!.. Барыгыз!..»
Банаев — эпизодик төстә генә би-релгән образ иде әле. Драмада аның портреты нигездә Батырхан- ның шушы репликасында гына чагылып калды. Әмма шунда да кичәге хыянәтченең бүген «ант итүче» образы гаҗәп оста бәяләнгән. «Кы
зыл чәчәкләр»дәге Фазыйлга килгәндә дә, Батырхан сүзләренең тирән мәгънәсен истә тотмыйча булмый. Фазыйл да — шул ук Банаевлар то-кымыннан, ләкин ул инде эпизодик образ гына түгел. Аның тормыш тарихы, эчке эволюциясе, психологик һәм индивидуаль сызыклар белән тирәиәйтелгән, катлауландырыл- ган сурәтләнеше бар. Рухани катлаудан чыккан бу тип байтак вакытлар икенчеләргә мөнәсәбәттә үзенең ягымлылыгы, кешелекле булуы белән аерылып килә. Ләкин революция көннәрендә бу «гуманизмның» кара таплары куе булып күренеп кала: Гыйлаҗиның Галиләр кулыннан ерт-кычларча үтерелүенә аның аркылы төшмәве, шуңа юл куюы һәм «милли хисләр» белән исерүе — бу типның икейөзлелеген генә түгел, ә хыянәтче икәнлеген дә ачып салалар. Аның кешелекле интеллигент, гуманист кыяфәтендә күренүенең ялган булуы, хамелеон икәнлеге беренче мәртәбә шунда фаш ителә.
Икейөзлелек табигатен Фазыйл революциядән соң да бик оста фай-даланырга омтыла. «Ант итеп», пар-тиягә кереп, кичәге җинаятьләрен яшерергә, «тыныч яшәргә» тели. Солтанның Фазыйлга эчке бер нәфрәт саклаган иронияле мөнәсәбәте һәм соңгы мәртәбә аның белән очрашу вакытында биргән бәясе тулысы белән Батырханның Банаевка караган фикерләренә тоташа: аның каршысына Фазыйл «иман алмаштырып яшәргә» маташучыларның берсе булып килеп баса. Шул рәвешчә, Фазыйл образында бүген революциягә килеп тагылган кичәге хыянәтче һәм икейөзле «милли» интеллигенциянең типик бер вәкилен күрү кыен түгел. Бу төр интеллиген-циянең табигатен язучы оста гәүдә-ләндерә һәм фаш итә алган.
Югарыда сөйләнеп үтелгәннәргә таянып әйтергә мөмкин ки, аеруча «Яңа кешеләр» һәм «Кызыл чәчәкләр хикәясе» кебек әсәрләре белән Ибраһимов егерменче еллар башын-дагы татар совет әдәбиятының төп реалистик юнәлешен, аның геройларын билгеләү, эзләү, табу һәм гомумән аның идея-эстетик тенденцияләрен ачыклау өчен барган көрәшнең алгы сафына басты. Татар әдәбиятында яңа кеше образының, төп проблема буларак, көн тәртибенә куелуын да беренче мәртәбә шушы ике әсәр ачыклады дию, һичшиксез, дөрес булыр. Язучының бу әсәрләрдән соңгы иҗатында геройлар язмышының эпик колачын һәм реалистик җирлеген сурәтләү тагын да киңәя барды.