Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДЕКАДА ЙОМГАКЛАРЫ

ПРОЗА ӘСӘРЛӘРЕН ТИКШЕРҮ
Зур ихтыяр көченә ия булган, хез-мәттән ямь таба һәм хезмәтне матур итеп оештыра белә торган, киң карашлы совет кешесенең образын тудыру, геройның производство тормышы белән шәхси тормышын бер бөтен итеп куша белү һәм шуның аркылы безнең заманның алдынгы кешесен укучылар алдына бөтен күңел матурлыгы белән, күпьяклы итеп китереп бастыру мәсьәләләре совет язучыларын күптәннән кызыксындыра.
Быел Москвада уздырылган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көн-нәрендә, СССР Язучылары союзында булган фикер алышуларда да бу мәсьәләләр күтәрелде. Татар про-заикларының тикшерүгә куелган әсәрләре буенча кайнар бәхәсләр булды.
Бәхәсләшер өчен җирлек декадага кадәр үк әзерләнгән иде. Фатих Хөсни, Әмирхан Еники китапларына карата «Литературная газета» битләрендә кискен мәкаләләр басылып чыккан иде. Декада башланыр алдыннан гына И. Газиның «Гади кешеләр» романына карата да рецензия бирелде. Фикер алышуга, нигездә, нәкъ менә шушы язучыларның әсәрләре куелды да. Дөрес, монда Р. Төхфәтуллинның «Җәйге челләдә» исеме белән аерым җыентык булып русча басылып чыккан хикәяләре, М. Әмирнең «Кысыр хәсрәт» дигән юмористик хикәяләре дә бар иде. Алар буенча аерым зур бәхәс-ләр күтәрелмәде. Бу җыентыкларга — матбугат битләрендә булсын, фикер алышу вакытында булсын — рус язучылары уңай бәя бирделәр. Н. 3 а м о ш к и и һәм А. Борща- г о в с к и й үзләренең чыгышларында яшь язучы Р. Төхфәтуллинның көндәлек тормыш
†† Бу бүлектәге материаллар стенограммалар буенча кыскартып эшләнде. Ред.
детальләре аркылы колхоз авылы кешеләренең күңел матурлыгын ачып бирүен, язган чакта гади итеп, ышандыргыч итеп, ихлас күңелдән язуын әйттеләр. Ә Мирсәй Әмир хикәяләрендә юмор жанрына хас үткенлек, авторның мәзәк ситуацияләр таба белүе күрсәтелде. Москва язучысы А. Ардов «юмор жанрында шундый симпатичный язучының эшләвен» аеруча шатлык белән билгеләп узды.
Г. К а ш ш а ф үзенең чыгышында М. Әмирнең көлке хикәяләре, беркадәр юаш булуын, сатира дәрәҗәсенә кадәр күтәрелмәвен авторның кимчелеге итеп күрсәтте, әмма аңардан соң чыгыш ясаучылар М. Әмирнең язу алымына сатира түгел, күбрәк юмор хас булуын әйтеп, мондый билгеләмә белән килешмәделәр.
Бик ягымлы, җылы сүзләр Ф. Хөс-нинең «Авыл өстендә йолдызлар» дигән повестена карата әйтелде. Барлык чыгып сөйләүчеләр бу повестьның аеруча милли үзенчәлекләргә бай булуын, авторның чынбарлыкны поэтик кабул итүен, лиризмын кат-кат басым ясап әйттеләр. В. Ковалевский: «Бу әсәрдә шәхси белән производство мөнәсәбәтләре аерылгысыз булып береккән»,— диде, әсәрнең ул зур булмаган кимчелекләрен кайбер образларда турысызыклылык булуда күрде. Мәсәлән, Айдарның язгы боз кузгалыр алдыннан елга өстеннән трак-тор алып чыгуы, аның фикеренчә,
108
авторга Айдарны баш герой итеп, барысын да булдыра ала торган герой итеп күрсәтү өчен кирәк булган. Бу фикергә шундук М. Бубен- нов каршы чыкты. Айдарның язгы боз өстеннән трактор алып чыгуында геройлык' 'кына~ күрү дөрестүгел, кәкъ менә"шушында инде әсәрнең соңгы битләрендә Айдарны күңелсез хәлләргә^алып к ил гә н, я ратк а~н к ы з ы Тәзкирәгә түгел, бәлки Халидәгә өй - ләнергә мәҗбүр иткән иашсызлык, яшьлек юләрлеге дә' ята,"диде ул.
ИВ. В а с и л е в с к и и үзенең чы - гышын, гадәтенчә, әдәби осталык мәсьәләләренә багышлады. Газета- журиалларда моңарчы язып килгән мәкаләләрдәге кебек үк, ул бик конкрет рәвештә Ф. Хөснинең повестендагы психологик характеристикаларга тукталды, алардагы кимчелекләрне ачты. —
И. Г р и н б е р г, С. Т р е г у б «Ли-тературная газета»да басылган В. Лукашевич мәкаләсен җентекләп тикшерделәр. Лукашевич авторны ул мәкаләдә колхоз тормышын, МТС тормышын реаль итеп күрсәтмәүдә гаепли иде, ораторлар бу гаепнең автор өстенә дөрес ташланмавын ышандыргыч итеп ачып бирделәр.
Николай Б о г д а н о в, Ф. Хөсни повесте уңае белән, автор һәм тәрҗемәче арасындагы эш принцип-ларына тукталды. Миңа Ф. Хөснинең психологик сурәтләре бик нәфис, бик күңелгә ятышлы булуы ошый, диде ул. Шуңа күрә мин «Авыл өстендә йолдызлар»ны рәхәтләнеп тәрҗемә иттем. Әмма тәрҗемә практикасына әле язылып бетмәгән әсәрләрне дә укып карауны кертү кирәк түгел микән. Без хәзер Ф. Хөсни белән «Җәяүле кешенең сукмагы»н русча эшләргә җыенабыз. Каралама хәлендә бетергәннән соң ул аны миңа күрсәтсә, мин үземнең киңәшләремне әйтер идем, һәрхәлдә ике язучының практикасын бергә кушкач, тәҗрибә зуррак була бит.
Н. Богданов бер уңайдан Ә. Фәй-зинең «Тукай» романына да тукталып узды. Ул татар әдәбиятының Көнчыгышта бик популяр икәнен исәпкә алып, моны классик әсәр дә-рәҗәсенә кадәр күтәрергә кирәклеген аңлатты.
Иң күп бәхәс уяткан китаплар И. Газиның «Гади кешеләр» романы һәм Ә. Еникинең «Саз чәчәге» повесте булды.
— И. Гдзи үзенең «Гади кешеләр» романында (русча исеме «За городом, за Казанью») Татарстанда нефть эшчеләренең тууын, үсүен күрсәтү кебек авыр теманы сайлаган,— дип башлап җибәрде үзенең сүзен Г*. Гулиа һәм шушы әсәргә бәйләтешле рәвеЪтә татар язучыла- рының патриотизмын, батырлыгын, безнең тормыштагы күп кенә яңа нәрсәләрдә өлкән әдәбият вәкилләре сүз әйткәнне көтеп ятмыйча, үзләре беренче булып сукмак салырга, авырлык булган урынга үзләре беренче булып ташланырга әзер торуларын әйтте. И. Гази үзе яза торган предметны яхшы белә, диде ул, тормышның өстеннән генә җырмачлап бармый, ә бу нәрсә, ягъни материалны яхшы белү, романда бик нык сизелә, әсәрнең ышандыру көчен арттыра. Аның фикеренчә, әсәрнең җитешмәгән ягы — конфликтны җиңеләйтеп бирүдә. Автор конфликтны ике җитәкченең бәрелеше итеп алган икән, аларның берсе җиңеп чыгарга тиеш иде. Әмма бу эшләнмә-гән. Аннары шунысы да бар, нефть-челәр турында язылган әсәрдә ике җитәкченең чәкәшүе кебек таушалган конфликттан башка да конфликт табып булган булыр иде. Азмыни анда кыенлык! Буровойда башкарыла торган авыр физик хезмәт, ачы суыкларда верховой бишегендә, егерме биш метр биеклектә җил оясында эшләү — болар барысы гаҗәп дәрәҗәдә чыдамлылыкны таләп итәләр, болар барысы драматизм белән бәйләнгән. Ә менә И. Гази романына шундый драматизм җитми.
Сүзенең ахырында Г. Гулиа «Ли-тературная газета»да басылган Б. Рунин мәкаләсенең тезисын куәтләде, ягъни бу романда производство тормышы белән шәхси тормышның янәшә баруын, аерылгысыз бер бөтен булып кушылмавын әйтте.
Председательлек итүче С. Ант о- н о в бу күренешне производство һәм мәхәббәт темасы ызаннары дип ата
109
ды һәм буй-буй тиреле зебр белән чагыштырды.
Н. Богданов та бу романга карата алдагы сөйләүчеләр фикере белән килеште: җыелышлар күп, техницизм күп, су беләнме, балчык измәсе беләнме борауларга дигән проблема кеше мөнәсәбәтләрен каплап китә, производство белән шәхси тормыш корыч эремәсесыман аерылгысыз булып кушылмаган, диде. Ф. Хөснинең повестенда да сәгать графигы белән эшләү кебек бюрократик уйдырма бар иде,—диде Н. Богданов, — мондый ясалма нәрсәнең тормышта озак яши алмаячагы турында без автор белән бәхәсләшә башладык һәм аны «Авыл өстендә йолдызлар»ның русча басма-сында VII сатирик планда алдык. Озак-ламый безнең уйларыбыз дөрескә чыкты, сәгатьлек график дигән нәрсә тракторчылар эшеннән алып ташланды.
И. Газины берничә иптәш произ-водствоны күп бирүдә, техницизм өянәгендә гаепләгән чагында, пред-седатель С. Антонов Ф. Панферовның хатын укыды (авыру сәбәпле ул үзе килә алмаган иде). Ф. Панферов «Гади кешеләр»гә зур бәя бирә, теленең, диалогының үткенлеген, эмоциональлеген әйтә, кабатланмаган өр-яңа дүрт образ тудыруын мактый һәм әсәрнең кимчелеге итеп (гаҗәп хәл!) нәкъ менә производствоны чагылдыру җитмәвен әйтә.
Ничек аңларга соң моны? Берәүләр авторны производствога артык басым ясауда гаеплиләр, мәсәлән, В.Шкловский хәтта «производство» романнарына карата: андый китап укылсын өчен, ватык автомобильне тартып барырга мәхәббәт аты җигелә, диде. Ә монда бөтенләй башка хәл. Производствоны күрсәтмәү — әсәрнең кимчелеге булып тора.
Болар капма-каршы нәрсәләр тү-гелме соң?
Әгәр мәсьәләгә тирәнрәк карасаң— болар һич тә капма-каршы нәрсәләр түгел. Сүз биредә производство тормышына аерым термии- нар белән генә, юл уңаенда гына кагылып узмау, бәлки аны, героинын мәхәббәт хисләрен яки берәр төрле шәхси кайгысын ачкан кебек үк, көчле итеп,
VII «Авыл өстендә йолдызларының тәрҗемәчесе — Н. Богданов. Ред.
җанга ятышлы итеп ачып бирү турында барды. Әдәби әсәрдә производствоны ни чамадарак күрсәтергә мөмкин дигән мәсьәләне Q. Антонов- бик акыллы ачып бирде:
— Ибрай Газиның әсәре нефтьче-ләрнең эшен төгәл аңлавы, ПРОИЗ-ВОДСТВО мөнәсәбәтләрен әйбәт белүе белән көчле,— диде ул,— әмма аный сәнгатьчә эшләнешендә икенче бел йомшак ягы бар, автор үзенең кита-бында бөтен вакыйгаларны, мөнәсә-бәтләрне бер төенгә төйнәп тота алырлЫК эчке теманы тапмаган. Әгәр дә әдәби әсәрдә ниндидер бер мәсьәләне, ниндидер беУ" яңа^куре- нёшне ачып бирү өчен сайланган, ләкин техникага көчләп буйсындырылмаган үзәк бер тема бар икән. ул чагында «техницизмны күпмерәк куллану» дәрәҗәсе үзеннән-үзе хәл ителә. Әгәр кеше язмышы белән уртаклыгы булса, теләсә нинди производство Темасы әсәрдә артык булмый. Ул очракта производство турында бер тоташтан 20—30 бит язарга ~мөмкин. аны укучы барыбер йотылып ' укыячак..7~
' «Гади кешеләр» романында «пер-форатордан аттырдылар» дигән фраза бар. Нефтьчедән кала моны кем аңлый, моның белән кем дулкынлана? Ә бит ул, әгәр бөтен мәгънәсен ачып бирсәң, дулкынландыргыч күренеш. Бригада ай буена скважина бораулый, дистәләгән тонна корыч торбаны кулыннан үткәрә, авария- фәлән булмасмы дип хәвефләнә, ниһаять, ике чакрым тирәнлеккә төшеп җиткәч, ныгыту торбалары төшерә, җир стена белән торба берексен өчен цемент кудырта. Барысы әзер. Инде нефтькә юл ачарга кирәк. Моның өчен перфоратор дип исем бирелгән махсус пулеметлардан аттыралар. Нинди өметләр белән көтә нефтьче нәтиҗәне: пулемет дөрес атканмы, торба нефтьле катлам турысыннан тишелгәнме? Нефть килерме? Юкмы?
Димәк, хикмәт производствоны да укучы дулкынланып кабул итәрлек, итеп сурәтләп бирүдә.
110
Сүз дә юк, бәхәс аркылы хаклык табыла. Бу бәхәстә дә, һичшиксез, татар әдәбияты өчен генә түгел, гомумән совет әдәбияты үсеше өчен кирәкле теоретик планда куелган әйбәт нәрсәләр бар иде. Шул ук вакытта әсәрләргә конкрет бәя биргәндә, бәхәс белән мавыгып, объективлыктан читкә тайпылу кебек нәрсә дә сизелде. «Литературная газета», мәсәлән, татар язучыларының проза әсәрләрен тикшерү турындагы отчетны үзенең алда биргән мәкаләләре белән яраштырырга тырышып басты.
Бу уңайдан ул «Гади кешеләр» романының авторы И. Газиның чы-гышын, Г. Кашшафиың, М. Әмирнең, М. Бубенновның чыгышларын «бернинди аргументсыз» сөйләделәр, юкка гына каршы килделәр дип бәя-ләде. Хәлбуки эш башкачарак иде.
Ибраһим Гази, мәсәлән, газета битләрендә гадәттә әдәби әсәрне анализлаучы тәнкыйтьчеләрнең при-митив юл белән эшләүләрен, әсәрне укучыларга бик фәкыйрь итеп, мескен нтеп китереп җиткерүләрен әйтеп, үз әсәреннән мисал китерде.
— Иптәш Б. Рунин Алмаев турында болай дип яза: «Менә бораулау конторасының баш инженеры Алмаев. Ул форсированный режимга барлык бригадаларны берьюлы күчерергә кирәкми, махсус төзелгән комиссия сайлап алган кайбер бригадаларны гына күчерергә кирәк дип саный. Алай да әле сайлап алынган кешеләрне бер ярты ел укытырга, әзерләргә кирәк. Аның өстәвенә ул директор белән парторг сүзен колакка да элмичә, буровой җиһазларын алмаштыруны куя, юкса авантюра булачак, Ди. Бер сүз белән генә әйткәндә, ул форсированный режимга күчүне тоткарлап тора».
Бу характеристиканы гына укыган, минем әсәрне укып карамаган кеше (ә бездә әле әсәр турында рецензия буенча гына сөйләп йөрүчеләр байтак), әлбәттә, автор Алмаевны бик схематик биргән икән дип уйлаячак. Шундыймы соң ул Алмаев әсәрдә? Бөтенсоюзга аның яманатын чыгарырлык кешеме ул?
Автор, Алмаев образына мисал китерә-китерә, киң рәвештә тукталды.
М. Ә м и р бу әсәрдә эшчеләр тор-мышына багышланган романнар өчен кирәкле иң беренче сыйфатның — хезмәт поэзиясенең уңышлы бирелүен бик конкрет сөйләде. Г. Кашшаф үзенең чыгышында яшь мастер Габитовиың производстводагы каршылыклары да, семьясында хатыны Миләүшә белән килеп чыккан каршылыклары да ышандыргыч һәм табигый икәнен әйтте. Әсәр үзенең оригинальлеге, зур проблемалар күтәрүе белән әһәмиятле, диде, кимчелеге итеп республиканың фоны бирелеп җитмәвен күрсәтте. Ә М. Б у б е н н о в, татар язучылары белән байтак еллар бергә эшләгән язучы буларак, татар әдәбиятына карата үзенең бәясен тикшерүгә куелган нке-өч бөртек әсәрдән чыгып кына түгел, бәлки татар совет әдәбиятының күп кенә вәкилләренә таянып әйтте. Татар язучылары җитди язучылар, үз өс-ләрендә зур җаваплылыкны тоеп эшләүче язучылар, диде, татар әдә-биятының хәзер рус әдәбияты белән ярыша алырлык дәрәҗәгә кадәр үсеп җитүең әйтте.
Фикер алышуларда Ә. Еники әсәр-ләре буенча байтак кына бәхәсләр булды.
Н. Чертова үзенең бөтен чыгышын Ә. Еники әсәрләренә багышлады. Ул «Рәхмәт, иптәшләр!» исеме белән чыгарылган русча җыентыктагы барлык әсәрләргә тукталып, Ә. Еникинең гаҗәп дәрәҗәдә чын күңелдән язуын, стиленең сүзгә саран, мәгънәгә, уй-тойгыларга бай булуын татар язучыларының байта- гысына үрнәк итеп китерде. Ләкин ул татар язучыларының романнарында була торган биографияләр, лирик чигенешләрне инкарь итүе, Ә. Еники стилен киң планда язучы романистларга каршы куюы белән дөрес эшләмәде, чөнки бу нәрсә стиль аерымлыкларын юкка чыгару булыр иде. Хикмәт биографиядә түгел, хикмәт кешенең узган тормышын ничек сурәтләп бирүдә бит. Н. Чертова Ә. Еникинең барлык әсәрләренә югары бәя биреп, «Саз
111
чәчәге»н йомшак язылган, көчсез хикәя, дип атады. Әмма аңардан соң чыгып сөйләүчеләр И. 11 уру л л и н, А. Борщаговский, Ф. X ө с н и, С. Антонов бу повестька карата Н. Чертова бәясе белән килешмәделәр һәм «Литературная газета»да бу повестьны юкка чыгарып ташлаган мәкаләнең дөрес түгеллеген әйттеләр.
Әйе, тикшерүгә куелган романнар. повестьлар, хикәяләр уңай бәя алды, әйбәт бәя алды. Тик тикшерү өчен соңгы елларда чыккан әсәрләрнең барысы да куелмавы, язучылар союзының оештыру эшләре җитәрлек булмавы сизелде. Инде күптәннән басылып чыгуына карамастан, Ә. Фәйзинең «Тукай» кебек җитди, зур романына карата, материалны белеп, җитди анализ ясаучы булмады.
Зурлар әдәбиятына карата әйтелгән әйбәт сүзләр, кызганычка каршы, балалар әдәбиятына карата әйтелмәде. Г. Гобәйнең «Замана балалары», М. Әмирнең «Батыр исемле малай турында хикәяләре» һәм Л. Ихсанованың хикәяләр җыентыгы буенча махсус әзерләнгән Н. Богданов бу әсәрләрдә балаларның олылардан акыллырак итеп бирелүен, татар балалар язучыларының А. Гайдар традицияләреннән чигенү-ләрен конкрет мисаллар белән сөйләде. А. Мусатов беркадәр йомшаграк сөйләсә дә фактта Н. Богданов фикере белән кушылды.
Билгеле, бу өч әсәргә карап, барлык балалар әдәбияты турында фикер чыгарырга ярамый. Тагын шунысы да бар: бу әсәрләр инде кат- кат басылып балаларның ихтирамын казанган әсәрләр бит. Бу турыда хәзер иркенләп сөйләшергә кирәк.
Татар прозасы — революциягә кадәр үк 3. Бигиев, Ф. Әмирхан, Ш. Камал, Г. Ибраһимов кебек гаять зур реалист язучылары булган проза. Бу язучыларның әйбәт традицияләре совет власте елларында тагын да үсте, һәм татар әдәбияты тормышны тирән итеп, реалистик сурәтләү ягыннан күп кенә тәҗрибә туплады. Зур социаль вакыйга-ларны киң планда сурәтләп бирә алу дәрәҗәсенә кадәр үсте.
Татар прозасы турында рус язу-чыларының гомуми фикере, уртак бәясе шундый булды, һәм шуңа күрә дә Москва язучылары татар язу-чыларының әсәрләрендәге кимчелек-ләргә бернинди дә ташлама ясарга теләмәделәр. Бу нәрсәдә, димәк, татар әдәбиятының көченә, перспективасына ышану зур иде. Хәзер шул кискен, принципиаль сөйләшүләрдән дөрес нәтиҗә ясый белергә кирәк.
ПОЭЗИЯ ӘСӘРЛӘРЕН ТИКШЕРҮ
Татар әдәбияты һәм сәнгате дека-дасында 29—30 м айда М и х а и л Луконин председательлегендә шагыйрьләр секциясенең утырышы булды. Михаил Л у к о н и н үзенең кереш сүзендә Татарстан поэзиясенең байлыгына басым ясады, халыкчанлык һәм реализм принцибы традицияләренең үсеше турында әйтте:
— Дини догмалар һәм ислам дес-потизмы катламнары аркылы калкып чыгып, каршылыклар һәм көрәш аша татар шагыйрьләре гасырлардан гасырларга, берсе артыннан берсе хезмәт кешесенең олы йөрәгенә юл сала килделәр, халыкның шигъри иҗатына ятышлы татар шигырь аһәңенең үзенчәлеген тудырдылар,— диде ул үзенең чыгышында татар поэзиясенең тарихына тукталып. — Каидалый, Яков Емельянов, Әхмәт Курмашилариың фигуралары бу юлда маяк булып торалар.
Революцион хәрәкәтләр дулкынында татар поэзиясенең гүзәл классигы Габдулла Тукай күтәрелде. Нәкъ меиә Тукай үзенең иҗаты белән татар поэзиясенең иртәгесе көне өчен дә иң төп һәм какшамас традицияне, кешеләр йөрәгендә сакланырлык традицияне, шул вакыттагы алдынгы идеяләргә, халыкның революцион омтылышларына бирелгәнлек традициясен нигезләде. Тукай минем алда Маяковскийныц
112
туган абыйсы булып гәүдәләнә. Ул үз иҗатының тантанасын күрә алмады. Ул үлгәндә, халыкның 27 яшьлек батыр улы дөньядан киткәндә, шундый ук көч һәм дәрт белән, шундый ук нәфрәт һәм мәхәббәт белән егерме яшьлек Маяковский, халык нәфрәтен һәм мәхәббәтен җырлау традицияләрен дәвам иттереп һәм үстереп, үзенең тавышын күтәрде...
Без бүген, биредә җыелганнар, Бөек Ватан сугышы елларында тор-мышларын батырларча Ватан өчен биргән фронтовик шагыйрьләрнең: Җәлилнең, һәм Кәримнең, Баянның, Әхмәтгалиевнең, Закировның һәм башка бик күп иптәшләребезнең исемнәрен хөрмәт белән искә алабыз. Совет поэзиясендәге менә бу данлы традиция Татарстан поэзиясенең төп традициясе булып тора...
Лукониннаи соң сүз шагыйрь Л. Мартыновка бирелде. Ул үзенең чыгышында башлыча Әнвәр Давыдов, X. Камалов, Тамара Ян шигырьләренә тукталды. Аның фикеремчә, Давыдовның «Ташу» поэмасы — авторның уңышы. Бу поэмада шагыйрь кыен теманы алган һәм аны тиешле художество югарылыгында чишә алган.
Аннан соң ул Хисам Камалов шигырьләрендәге уңышлы һәм ким-челекле якларга тукталды, кайбер шигырьләрдәге штамп юлларны тән-кыйть итте, тәрҗемәләрнең сыйфаты турында сөйләде.
Чыгышының ахырында Л. Марты-нов, Т. Ян шигырьләренә бәя биреп, шигырь белән язылган «Анютины глазки» әкият-пьесасын уңышлы әсәр дип билгеләде. Аңарда шулай ук шагыйрәнең яшь Ленин, студентлар турында язылган әсәрләре дә уңай тәэсир калдырган.
Семен Л и п к и н, П а в е л А н- т о к о л ь с к и й, Васили й Ж у- р а в л е в, Михаил Львов һәм башка Москва шагыйрьләре «Татар поэзиясе аитологнясе»нең рус телендәге басмасына күзәтү ясадылар, кайбер шагыйрьләрнең рус телендә аерым китап булып чыккан әсәрләренә бәя бирделәр.
Семе н Л н п к и н антологиягә кертелгән Дәрдемәид шигырьләрен зур художество көченә ия булган әсәрләр дип бәяләде. Аның шигырьләреннән татар шагыйрьләрен генә түгел, рус шагыйрьләрен дә өйрәнергә чакырды. Дәрдемәнд, — диде ул, — татар шигырь мөмкинлекләрен киңәйтте. Аның шигырьләрендә Некрасовның да, Фетның да йогынтысы нык сизелә.
Аннары ул, антологиягә Хатип Госман тарафыннан язылган кереш сүздә, кайбер шагыйрьләргә (мәсәлән, Кандалыйга, Гали Чокрыйга, Акмуллага) бирелгән бәяләрдә фи-кернең ачык, төгәл булмавын күрсәтте.
Минемчә, — диде ул, антологиягә бәя биреп, — бу антологияне Гос-литиздатта бастырып чыгарырга кирәк. Зур эш эшләнгән. Бу антология Татарстан өчен генә түгел, Советлар илендәге барлык культуралы кешеләр, барлык әдәбият кешеләре өчен горурлык.
П. Антокольский үзенең сүзен Г. Тукай әсәрләренең рус теленә тәрҗемәләренә бәя бирүдән башлап китте. Анна Ахматова, С. Липкин тәрҗемәләренең аеруча уңышлы булуын әйтте. Алар тарафыннан эшләнгән тәрҗемәләр аша,—диде ул, — Тукайны әйләндереп алган тарихи мохитны сизәсең, аның кабатланмый торган үзенчәлеген, аның шәхесен, аның чын асылын сизәсең. Бу нәрсә бигрәк тә Тукайның сатирасына карый. Тукай сатирасы аша аның иҗатына җи-ңел үтеп керәсең, аның чын асылын аңлыйсың, чөнки аның үзәгендә бик кыю, куркусыз үткенлек ята... Ту-кайның исламга, муллаларга, тома-налыкка каршы язылган политик әһәмиятле, тирән дәртле, бүгенге көн өчен дә бик җанлы һәм кызыклы сатиралары рус телендә дә көчле тәэсир калдыралар. Аннары ул, 1905 елгы вакыйгалар белән бәйләнештә, Тукай белән үзбәк шагыйре Сабир иҗатындагы уртаклыклар һәм Казан, Москва университетларындагы, М. Горький исемендәге дө н ья әдәби яты п нституты 11 да гы әдәбиятчылар алдында бу проблеманы тикшерү буенча торган бурычлар турында сөйләде. Антокольский совет чоры татар поэзиясенә дә тук
113
талды. Бу поэзиянең алгы сызыкта торуын, тормышка актив йогынты ясауга юнәлгән булуын әйтте:
— Бу поэзиянең иң көчле сызыгы, — диде ул, — аның солдат поэзиясе булуында. Антологиядәге биографик белешмәләр миңа китаптагы иң көчле шигырьләр кебек үк зур тәэсир ясады. Ибраһим йосфи (Ку- шаев) турында биографик фактлар бөтенләй сакланмаган диярлек. Аның 1919—1920 елларда Казанда кавалерия командасы курсларында укуы гына билгеле. Бу елларда аның шигырьләре «Кызыл Армия» исемле хәрби газетада басылганнар. Курсларны бетергәннән соң Ибраһим Йосфи Урта Азиядә басмачылар белән көрәштә катнаша, тропик бизгәк белән авырып китә һәм госпитальгә эләгә. Аның язмышы турында бүтән нәрсә билгеле түгел. Аның туган елы да шулай ук билгесез.
Минемчә, аның тормышы турындагы фактларны һичшиксез ачыкларга кирәк. Татар шагыйрьләре, бу геройның тормышы турында поэма язып, аңа дан җырлау өчен генә булса да, аның тормыш биографиясендәге билгесез ачыклыклар турында уйланырга тиешләр.
Цифрларга мөрәҗәгать итик. Әгәр без Муса Җәлил кордашлары һәм аннан олырак буын турында сөйлибез икән, хәзер 50 яшькә җиткән һәм алардан яшьрәк 49 шагыйрьнең 30 дан артыгы Бөек Ватан сугышы солдатлары булуын искә алмыйча китә алмыйбыз. Бу 30 кешенең 11 е батырларча һәлак булганнар. Чагыштырмача әллә ни күп халыклы һәм әллә ни зур булмаган республика өчен, әлбәттә, бу процент бик югары, ул бик күп нәрсә турында сөйли.
Күптән түгел бөтен совет культурасы өчен зур вакыйга булды — совет культурасының иң әһәмиятле казанышларына, шулар белән бер- рәттән Муса Җәлилнең фашист төр-мәсендә кан белән язылган «Моабит дәфтәрләре»ндәге шигырьләренә Ленин премиясе бирелде. Муса Җәлилнең героик язмышы фаҗигале һәм бөек.
Мин әйтергә теләр идем, мөгаен, бу нәрсә татар поэзиясе өчен һич тә очраклы түгел. Татар поэзиясенең бу үзенчәлеге — татар поэзиясендәге солдат рухы турында бу тикшерү утырышында бөтен тавыш белән сөйләшергә кирәк.
Аннары ул татар поэзиясе өчен Такташ иҗатының әһәмияте, аның шигырьләренең Л. Мартынов тара-фыннан рус теленә уңышлы тәрҗемә ителүе турында сөйләде, Такташның «Киләчәккә хатлар»ына зур бәя бирде. Антокольский Әхмәт Исхак җырларына, Шәйхи Маннур әсәрләренә тукталды. Ә. Исхак җырларын антологиядәге уңышлы әсәрләрдән булуын әйтте, III. Маннурның «Без—тыйнак кешеләр», «Хакыйкать» шигырьләрен залда утыручыларга тулысы белән укып чыгып, алардагы кешелеклек хисен, җиңелчә юморны, ачык фикерне мактады.
Ә. Давыдовның С. Есенинга мө-рәҗәгать итеп язылган шигырендәге үзенчәлекне, авторның бу шигырьдә Есенинга һәм поэзиягә дөрес карашын күрсәткәннән соң, ул С. Хәкимнең рус телендә чыккан «Волнения и тревоги» китабындагы әсәрләр турында сөйләде, Тукайга багышланган ике поэмага тукталды, үзе уңышлы һәм кимчелекле дип исәпләгән якларны күрсәтте.
Василий Журавлев, А. Жаров, Л. Ю д к е в и ч л а р да үзләренең чыгышларында С. Хәким әсәрләрен анализлауга зур урын бирделәр.
Антокольский С. Хәкимнең Бөек Ватан сугышы чорында язылган әсәрләренең, «Суд залыннан» циклына кергән күп шигырьләрнең уңышлы булуын әйтү белән бергә, җыентыктагы кайбер әсәрләрнең кимчелекле якларын да күрсәтте. Ул шигырьләрдәге кайбер уйланып җитмәгән детальләрне яки тәрҗемәдә уңышлы чыкмаган аерым строфаларны, авторның «Суд за-лыннан» циклында зуррак урынны ир белән хатынның аерылышуын сурәтләүгә бирүен һәм бу әһәмиятле теманың, башлыча, берьяклы чишелүен тәнкыйтьләде.
Ә Василий Журавлев С. Хәким әсәрләренең рус теленә тәрҗемәләренең сыйфатын (элеккесен һәм
114
быел басылып чыкканын) чагыш-тырды, өч ел элек Гослитиздатта ба-сылып чыккан китабы декада уңае белән чыккан җыентыгына караганда тәрҗемәләрнең сыйфаты ягыннан бик күпкә түбән торуын әйтте, аерым язучының барлык әсәрләрен дә бер генә тәрҗемәче тәрҗемә итүнең уңышсыз алым булуын исбат итте, С. Хәкимнең төрле тәрҗемәче • катнашында эшләнгән соңгы кита- 1 бы үрнәгендә тәрҗемәне күп авторларга тапшыруның уңай нәтиҗәләрен күрсәтте. Шулай ук ул Ә. Исхакның русча чыккан китабындагы тәрҗемәләрнең сыйфатына да тукталды. Ә. Исхакның декада уңае белән чыккан китабы Журавлевта ике яклы тәэсир калдырган. Аерым шигырьләр, җырлар, мәсәлләр рус теленә уңышлы тәрҗемә ителгәннәр
(тәрҗемәчеләре Б. Дубровин, М. Львов һ. б.). Ә кайбер шигырьләр русча уңышлы яңгырамыйлар. Чыгыш ясаучы, моңа мисал итеп, «Диңгезгә» шигырен китерде (М. Львов тәрҗемәсе). Аннары ул тәрҗемәченең тәрҗемә әсәре өчен иң җаваплы кеше булырга тиешлегенә басым ясады. Шулай ук уңышсыз тәрҗемәләрне матбугатка чыгарырга риза булган авторны да гаепләде. В. Журавлев үзенең чыгышында болардан тыш та кайбер әһәмиятле мәсьәләләр турында сөйләде. Мәсәлән, ул шагыйрь Сиринның элек яхшы гына шигырьләр язып та хәзер иҗат эшен бөтенләй ташлавына гаҗәпләнде, аның әсәрләрендәге үзенчәлекле сыйфатларны күрсәтте, хәзерге көндә колхозда умартачы булып эшләүче бу шагыйрьнең иҗади язмышы белән кы-зыксынмаган өчен Татарстан язучылар союзын тәнкыйтьләде. Үзе тәрҗемә иткән татар шагыйрьләренең әсәрләренә дә Журавлев үзенең чыгышында шактый урын бирде. Ул М. Садрииың әсәрләре өстендә яратып эшләвен әйтте. Давыдовның Антокольский тарафыннан уңай бәя-ләнгән «Сергей Есенинга» шигырен ’анализлады, бу әйбәт шигырьнең антологиядә кыскартылып алынуына үзенең гаҗәпләнүен белдерде.
Александр Жаров үзенең шактый озын чыгышында шулай ук, нигездә, Әхмәт Исхак һәм С. Хәким әсәрләренә тукталды. Башта ул Ә. Исхакның күпкырлы шагыйрь булуын әйтте: ул җырлар да, мәсәлләр дә, сатирик әсәрләр дә яза. Шулай да, аныңча, Ә. Исхак иҗтимагый темаларга язган шигырьләрендә көчлерәк. Ул, аеруча, Ә. Исхакның В. И. Ленин турында язган шигырьләренә яхшы бәя бирде. Аларның тәрҗемәләре дә (М. Львов тәрҗемәсе) уңышлы булуын күрсәтте. Бу әсәрләр, — диде ул, — кон-кретлылыгы, укучыларга нинди дә булса яңа нәрсә бирүе, гомумән тап-талган, җансыз сүзләрдән азат бу-лулары белән үзләренә тарталар. Жаров «Ленин торган йорт» шигыренә аерым тукталды, һәм аны укып чыкты. Бу шигырьнең сөйләп бирү түгел, сурәтләп бирү алымы белән уңышлы язылуын күрсәтте, ләкин андагы соңгы куплетның артык булуын, аның риторика икәнлеген, яңа басмада үзгәртергә кирәклеген әйтте.
Аннары ул «Беренче ашлык» ши-гырен залда утыручыларга укып чыгып, аны анализлады, бу шигырьдәге җылы лириканы, эмоциональлекне мактады. Еш кына шулай була: әгәр тормышта зур көчкә ия булган машина шигырьгә килеп керә икән, шигырьнең көче, андагы лирик җылылык югала, эмоцио-нальлек бетә. Табигать күренеше, кешенең эчке кичерешләре турында менә дигән итеп язучы шагыйрьнең шигыренә машина кердеме, әсәр сөрлегә. Ә менә Әхмәт Исхакның әлеге шигырендә машина лириканың аерылмый торган кисәге булып, бик шома кереп киткән. Шагыйрь җансыз машиналар турында да җанлы, кызыклы итеп язган. Жаров Ә. Исхакның әнә шул сыйфатына басым ясады, аның гомуми принципиаль характердагы бу сыйфатыннан башкаларны да өйрәнергә чакырды. Аннары ул шушы ук авторның мәсәлләре турында да сөйләде, «Ялагай һәм бюрократ» мәсәленә тукталып, аның нәтиҗәсен, йомгаксыз, моральсез булуын әйтте, ә «Бюрократ һәм мәхәббәт» мәсәлендә башкача. Анда эчтәлек аңлаеш
115
лы һәм йомгак үзеннән-үзе килеп чыга. Бездә күп вакыт: «Җәмәгать эше иҗат эшенә комачаулый» диләр. Ә С. Хәкимгә (ул судта утырышчы) җәмәгать эше аның иҗатына ярдәм итә, җәмәгать эше аца хәтта поэзиягә яңалык алып керүгә мөмкинлек бирә. С. Хәкимнең «Волнения и тревоги» җыентыгындагы «Суд залыннан» циклына кергән лирик шигырьләр — әнә шундыйлар. Аларда кешеләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләргә авторның конкрет карашы, алар өчен кайгыруы, алар- ның тормышын шатлыклы, тигез, бөтен итәргә теләү сизелеп тора. Чыгыш ясаучы С. Хәким шигырьләрендәге менә шул тормышка якынлык мәсьәләсенә тукталды.
Мин әйтер идем, — диде Александр Жаров, сүзен дәвам итеп, — кешеләр бәхете, совет кешеләре өчен дулкынланулар, алар тигез яшәсеннәр, көр күңелле булсыннар, безнең гомуми эшебез өчен киң колач белән эшләсеннәр дип кайгыртулар турындагы бу шигырьләр циклы — хәзерге замандагы безнең гуманизмның бик матур чагылышы.
Бу китапта шулай ук Татарстан нефтьчеләренә багышланган әсәрләр дә зур урын алып тора. Нефть исе, машиналар тавышы бүтән ши-гырьләрдән аңкып торган бал исен, яшь каен яфраклары исен зәгыйфь- ләндерми, ә, киресенчә, баета, тулы-ландыра. Сибгат Хәким әсәрләренең лирик эмоциясенә тормыштагы яңалык бик табигый, органик рәвештә кереп китә.
Аннан соң Жаров «Шагыйрьнең балачагы» һәм «Пар ат» поэмаларына күчте. Бу поэмаларның кимчелеге итеп ул авторның шагыйрь образын сурәтләүдән бигрәк шул замандагы тормышның авырлыгын күрсәтүен әйтте. Бу мәсьәләдә шагыйрь Алексей Марков Жаров белән бәхәскә керде. Бу очракта ул нәкъ «Пар ат» поэмасындагыча, тормышны, поэзиянең чыганакларын сурәтләүне дөрес дип тапты. Әгәр шагыйрьнең нинди тормыш кичерүен күрә алсаң, чын художникның үсеп чыгуын, аның үзен, аның чын-чынлап зур художник булуын күз алдына ачык китерергә мөмкин. Шуңа күрә ул бу әсәрдә С. Хәким үз алдына куйган максатка ирешкән дип санады.
Мин Сибгат Хәким шигырьләрен укыганда, — диде ул чыгышының дәвамында, — Татарстан җиренең исен тойдым һәм минем шул якка китәсем килде.
Марков шулай ук Антокольский тарафыннан тәнкыйть ителгән «Фәр-хинур» шигырен дә яклады.
Әдәбиятчы Ю д к е в и ч нигездә С. Хәкимнең лирикасына тукталды: аның тормышта гади, бернәрсә белән дә аерылып тормый торган вакыйгаларга карата язылган лирик шигырьләрендәге укучыларның хисенә, кичерешләренә ятышлы матурлыкны сурәтләвенә басым ясады.
Чыгыш ясаучылар шулай ук С. Баттал, Ш. Маннур, Ә. Давыдов, X. Туфан, Ә. Исхак, М. Садри, X. Камалов, Т. Ян һ. б. әсәрләре турында да күп сөйләделәр. Ә. Давыдов әсәрләренә М. Л у к о н и н, Л. М ар- тынов, П. Антокольский- д а н тыш М. М а к с у д, Г. Л е в и н, М. Светлов һәм башкалар да тукталдылар.
М. Максуд Ә. Давыдовның кыска гына вакыт эчендә күп кенә әсәрләр язуы һәм укучылар арасын- ( да популяр шагыйрьләрнең берсе булып әверелүе турында әйтте. Ул Давыдов шигырьләрендәге сөйләмгә якын телне Сәгыйть Рәмиев шигырьләре теле белән чагыштырды. Тик Рәмиевтә һәр строфада фикер тәмамлана, ә Давыдовта фикер бик еш аерым бер строфада гына бетми, ул башкаларына да күчә. «Дуслык турында» дигән шигырьне ул художество ягыннан тиешле югары- ( лыкта тормый дип бәяләде һәм аны җыентыкка кертергә кирәкмәс иде дигән фикерне әйтте. Аннары ул тәрҗемәләрдәге аерым кытыршылыкларны тәнкыйтьләде.
М. М а ксу дн ы ң тәрҗемәл әр дәге дөрес булмаган, кытыршы, авторның фикеренә зәгыйфьлек китерә торган урыннарны тәнкыйтьләвенә аннан / соң чыгыш ясаган М. Львов та кушылды. Ул шулай ук С. Баттал, С. Хәким шигырьләренә карата үзендә туган тәэсирне сөйләде,
116
аларга югары бәя бирде; Тукай про-засында сатираның искиткеч үткенлеге һәм аны тиз арада рус теленә тәрҗемә итеп чыгару кирәклеген әйтте.
Г. Левин Давыдовның тормышка, кешеләр рухына тирән керә алуын, шигырьләрендә зур проблемалар күтәрүен, аның әсәрләрендә шигъри фикерләү, тирән кичерешләр мул булуын күрсәтте. Шагыйрь «Яңа тормыш таңында» шигырендә совет хатын-кызларына хас булган рухи матурлыкны, көчне • образлы итеп сурәтли. Бу турыда ул лирик буларак сөйли һәм шигырь үзендәге гражданлык тойгысы белән зур тәэсир калдыра. Давыдов әсәрләрендә тормышта яңалыкның тууы, үсүе зур дәрт, тирән дулкынлану белән тасвирланган. Шулай ук аның шигырьләрендә — рифмаларында да, шигъри формасында да—яңалык сизелеп тора.
Анисим Кронга уз Әхмәт Исхак белән Салих Батталның сатирик әсәрләре турында сөйләде. С. Батталның «Урта сан», Ә. Исхакның «Ике башак», «Попугай-лектор» һәм «Эт һәм койрык» шигырьләренең үткен, кызыклы булуын әйтте.
Аннары ул, Хисам Камалов ши-гырьләренә тукталып, аларның рус теленә уңышсыз тәрҗемә ителүен тәнкыйтьләде.
Хисам Камаловның «Молодая гвардия» нәшриятында рус телендә басылып чыккан «Алсу таң» җыен-тыгына кергән шигырьләргә Г. Левин да тукталды. Бу китаптагы шигырьләрнең лирик герое олы йөрәкле, кыю, тормышны чын күңелдән яратучы кеше булуын әйтте.
Хисам Камалов күп нәрсә турында лирик буларак яза һәм ул Давыдов кебек үк тирән кичерә. Шулай да аның кайбер шигырьләрендә образларның артыграк төче булуы сизелә. Моңа чыгыш ясаучы шактый Дәлилләр китерде. Аннары Левин оу китаптагы тәрҗемәчеләр һәм редактор гаебе белән киткән кытыршылыкларны тәнкыйть итте.
В. Звягинцева үзенең чыгышын Салих Баттал иҗатына багышлады. С. Баттал бары тик үзенә таныш булган вакыйгалар турында гына яза. Аның шигырьләрендә башта очучылар тормышы, аннары Бөек Ватан сугышы сурәтләнә. Соңгы вакытларда ул колхоз авылы кешеләре турында җырлый. Звягинцева С. Батталның иң уңышлы әсәре итеп аның «Олы юл буйлап» поэмасын күрсәтте. Бу поэма — шагыйрь сурәтләгән кешеләрнең характерлары тулылыгы белән дә, ул кулланган художество чаралары белән дә, авторның тормышны тоя алу тирән-леге белән дә җитлеккән әсәр. Анда вакыйгалар, образлар бик матур, авторга хас юмор белән сурәтләнә.
Салих Баттал үзенең тәрҗемәче белән иҗади эшләү процессы, тәрҗемә эшенең гаять җаваплы булуы турында сөйләде, аннары поэзиянең тагын да үсешен тоткарлый торган кимчелекләрне тәнкыйть итте. Кайбер газета редакцияләренең, күбесенчә риторик шигырьләрне бастыруын, ә әсәрнең художество эшләнешенә игътибар биреп җиткермәвен әйтте.
Москва университеты доценты Әмир Нәҗип үзенең чыгышын әдәби мирасны өйрәнү мәсьәләсенә багышлады. Декада башындарак матбугат битләрендә татар культу-расының үткәненә тиешле бәяне биреп җиткермәгән мәкаләләр булды. Чыгыш ясаучы шул мәкаләләргә бәйләнештә татар культурасының гаять бай тарихын күрсәтә торган күп мисаллар китерде һәм ул «Татар поэзиясе антологиясе»ндә күп кенә әсәрләрнең төшеп калуын тәнкыйтьләде. Болардан тыш ул антологиядәге күп кенә тәрҗемәләрнең югары сыйфатлы итеп эшләнмәвен күрсәтте, татар телен белә торган тәрҗемәчеләр кадры хәзерләүгә тиешле игътибар кирәклекне, татар алфавитын яхшыртуны тизләтергә күптән вакыт икәнлеген әйтте, Та-тарстаннан читтә булган татарларга культура хезмәте күрсәтү мәсьәләсен көн тәртибенә куярга чакырды. Әдәби мирасны өйрәнүгә игътибарның тиешле югарылыкта тормавына үзенең чыгышында Хатип Г о с- м а и да басым ясады, антологиянең бик кыска срокта әзерләнеп бетүен һәм шуңа күрә анда XIII—XIV га
117
сырда иҗат иткән шагыйрьләрдән Сәйф Сарай, совет чоры шагыйрьләреннән Фәтхи Бурнаш кебекләрнең кертелмәвен, киләсе басмаларда моны искә алырга кирәклекне күрсәтте.
Болардан тыш утырышта татар шагыйрьләреннән Әхмәт Исхак, Гали X у җ и, Шәрәф Мөдәррис, Мәхмүт X ө с ә е н, башкорт шагыйре Азат А б д у л л и н, якут язучысы Ә. К у л а ч и к о в һәм башкалар чыгыш ясадылар.
ДРАМА ӘСӘРЛӘРЕН ТИКШЕРҮ
3 1 м а й д а татар драматургларының әсәрләрен тикшерү булды. Монда башкалабызның күренекле драматурглары, тәнкыйтьчеләре, кино һәм театр сәнгате белгечләре катнашты.
Секциядә Р. Ишморатны ң «Үлмәс җыр» драмасы, Г. М и н- с к и й н ы ң «Дуслык чишмәсе» комедиясе, Г. Н а с р ы й н ы ң «Кадерле минутлар», Ю. Ә м и н о в н ы ң «Язылмаган законнар» пьесалары тикшерелде.
Башкаладагы каләмдәш дуслар Татарстаннан килгән кунакларның әсәрләре хакында үз фикерләрен һич тарсынмый әйттеләр: уңай яклары турында чын күңелдән шатланып, сокланып сөйләделәр, җитеш- сезлекләрне, кимчелекле якларны тәнкыйтьләп чыктылар, аларны бетерү юлларын күрсәттеләр, эшлекле киңәшләр бирделәр.
Секция утырышын күренекле дра-матург А. П. Штейн алып барды. Беренче сүз Г. Минскийның «Дуслык чишмәсе» пьесасы турында А. Д. С и м у к о в к а бирелде.
— «Дуслык чишмәсе» үзенең жанры ягыннан җиңел комедия, шуңа күрә аңа фикер тирәнлеге ягыннан әллә ни зур таләпләр куеп булмый, — диде ул. — Ул, җиңел комедия буларак, дөрес корылган, теле халыкчан, бай. «Дуслык чишмәсе» сәләтле автор тарафыннан язылган, әмма автор үзенең бөтен мөмкинлекләреннән файдаланмаган. Минский- га геройларның характерларын тулырак эшләргә, индивидуальләштерергә кирәк иде. Мәсәлән: Булат белән Салих; аларны берсен икенчесеннән аерырга мөмкин түгел, алар шулкадәр охшаганнар. Пьесада Булатның Фатыймага язган хаты аркасында аңлашылмаучылык килеп чыга. Бу аңлашылмау пьесаның яртысына кадәр ышандыра. Әгәр төп геройларның үз характерлары булса, пьесаның беренче яртысында сюжет аңлашылмау белән үстерелсә, икенче яртысында инде төп геройларның характерлары аша үсәр иде.
Р. Ишморатның «Үлмәс җыр» пье-сасы турында А. В. Караганов, А. В. Вишневская, В. Ф. Пи- м е н о в һәм кинорежиссер А. М. Р о м м иптәшләр чыгыш ясады.
А. В. Караганов үзенең чыгышында татар халкының данлыклы улы, герой шагыйрь Муса Җәлил темасы, безнең әдәбият һәм сәнгатьнең гаять дәрәҗәдә зур, җаваплы темасы икәнлекне әйтеп узды. Р. Ишморатның пьесасы уңышлы, илебезнең күп кенә сәхнәләрендә барырга лаеклы пьеса, — ди ул. А втор, Җәл ил не ң тор м ы ш ы н да гы вакыйгаларны тасвирлаганда, тормыш чынбарлыгындагы конкретлыкка романтик пафос сала белгән. Ул үзенең пьесасын шундый итеп кора белгән, герой көндәлек гади тормыштан, гади сөйләшүдән музыкаль шигырьгә җиңел генә күчеп китә — проза поэзиягә күчә. Менә бу инде Ишморатның һичшиксез зур уңышы. Шулай ук пьесаның беренче акты да М. Җәлилнең көндәлек тормышын күрсәтү, кеше буларак аның образына җылылык бирү өчен дөрес алынган.
Пьесада аеруча игътибарга лаеклы бер момент бар: Муса Җәлилгә фашистлар үзләренең газеталарында эшләргә тәкъдим итәләр. Герой алдында ике төрле юл: я баш тартырга һәм әле дошманнан үч алынып бетмәгән килеш һәлак булырга, яисә фашистлар газетасына эшкә
118
керергә, ышаныч казанырга һәм фа-шистларга каршы яшерен эш алып барырга. Ул вакытта аны күп кеше хыянәтче днп уйлаячак... Менә инде бу, геройны җитди уйлануларга, тирән эчке газапларга дучар итә торган фаҗигале момент. Бу — драматург тарафыннан дөрес һәм оста куелган, әмма аны драматик киеренкелеккә җиткерү, геройның эчке психологик кичерешләрен ачып бирү ахырынача оста хәл ителмәгән. Ишморат теманы, тормыш материалы үзе таләп иткәнчә, психологик планда чишәсе урында, Муса Җәлилнең дөрес карар кабул итүе турында сөйләү белән генә чикләнә. Менә бу — пьесаның төп кимчелеге.
Нигездә, пьеса яхшы, аңа күп көч куелган, тамашачы аны яратып, ал-кышлап каршылады.
А. В. Вишневская да үзенең чыгышында Симуковның пьеса ту-рындагы фикерләре белән килешүе турында әйтте. Пьесада геройның тормышында эчке драматик конфликт бирелү, аның драматик язмышы ачылу авторның, һичшиксез, зур уңышы, ди ул. Тик моны көчлерәк, тирәнрәк итеп бирергә кирәк иде: пьесада герой күңелендәге эчке каршылык ахырынача чишелмәгән.
Вишневская Симуковның 1 актка карата әйткән хуплау сүзләренә каршы чыга. 1 актны ул артык, кирәксез күренеш дип саный. Беренчедән, Муса Җәлилнең сугышка кадәрге тормышы, тормыш иптәшенә, баласына булган мәхәббәте — барысы-ба- рысы да аның үз шигырьләрендә бик матур, бик ачык һәм бик көчле итеп әйтеп бирелә. Моны геройның үзеннән дә яхшырак итеп әйтү мөмкин* түгел. Икенчедән, бу инде сугыш турындагы һәр әсәрдә, һәр пьесада булган, бик күп кабатланган алым.
Кинорежиссер А. М. Р о м м Муса Җәлил турында фильм куярга җые-нулары һәм шуңа күрә дә бу пьесаны тикшерүгә бик теләп, һәм шатланып катнашуын әйтеп китә. Ромм, пьеса турында үзеннән алда чыгыш ясаучыларга кушылып, геройның үз эчке монологы булып яңгыраган ши-гырьләрнең пьесадагы вакыйгаларга, хәлләргә үрелеп баруын дулкын-ландыргыч, уңышлы алым дип саный. Монда 1 акт мәсьәләсе бәхәс кузгатты, ди ул, — бәлки бу күренештә артык детальләр, артык кереш сүзләр бардыр. Әмма, беренче актта тыныч тормыш картинасын тасвирлаган күренештән соң, пәрдә ябылгач, кеше инде табигый рәвештә шуның дәвамын көтеп торганда, 1,5 минут вакыт үтү белән пәрдә яңадан ачыла һәм синең күз алдыңа кинәт кенә, тетрәткеч картина килеп баса: Муса Җәлил — әсир, ул чәнечкеле тимер чыбыклар арасыннан үзенең «Кичер, илем» шигырен укый. Бу — искиткеч көчле драматик сикереш, ул сине тетрәтеп җибәрә. Бу инде менә шушы вакыйганы сөйләп, аң-латып торуга караганда көчлерәк тәэсир ясый, ике пәрдә арасындагы 1,5 минут эчендә булып узган коточкыч зур вакыйгаларны син үзең үк тоясың, үзең тутырасың.
Муса Җәлил турында фильм язуга бәйле рәвештә, Татарстанның үзендә киностудия оештырырга кирәклек турында сүз булып үтте. А. М. Ромм да шундый проект барлыгын, мннистерствода да бу мәсьәлә каралганлыкны әйтте.
А. В. Успенский Г. Ыасрый- ның «Кадерле минутлар» пьесасы турында чыгыш ясады.
Пьеса Казан туку фабрикасы эш-челәре тормышын күрсәтә. «Кадерле минутлар» пьесасы материалы белән үк игътибарны үзенә тарта. Чөнки хәзер пьесаларның күбесе я семья-көнкүреш мәсьәләләрен генә яктырта, я детектив вакыйгалар белән артык мавыга.
Безнең әдәбиятыбызның төп темасы хезмәт булырга тиеш, ләкин соңгы елларда аны икенче планга- рак калдыра башладылар. Ә бу пьесада исә хезмәт, хезмәт кешесе үзәк урында тора. «Кадерле минутлар» производство турында язылган әсәр булуга карамастан, бөтен игътибарны производствога юнәлтеп, үзенең кешеләрен техника шау-шуы белән дә күмеп калдырмый. Технология мәсьәләләре бик аз, тик туку фабрикасы эшчеләрен генә кызыксындыра торган проблемалар турында да күп сүз юк, пьесаның төп нигезен кеше язмышы, кеше үзе тәшкил итә.
119
Пьеса үзенең жанры буенча —лирик комедия, ул үзенең язылышы белән дә кызыклы гына. Биредә сүз яңа гына фабрикага эшкә килгән партия җитәкчесе турында бара. Автор эшче образларын, аерым персонажларны тудырганда бик ачык буяулар таба белгән, индивидуальләштерә, үзләренә генә хас характерлар белән яза белгән.
Пьесаның кимчелекләре дә шактый, — ди ул. Беренчедән, геройларның шәхси тормышы һәм хезмәтләре бергә үрелеп, бер-берсеи тулыландырып бирелмәгән. Икенчедән, геройларның шәхси язмышлары шаблон юл буенча бара: инде моңа кадәр, туйдырып бетергән, бер минут вакыт табып сөйләшүдән соң барысы да ачыкланачак ясалма аң-лашылмаучылыкка корылган. В. Ф. Пименов үзенең чыгышында татар әдәбияты һәм сәнгате декадасының зур уңыш белән баруын әйтеп уза. — Биредә тикшерелә торган әсәрләрдән генә чыгып фикер йөрткәндә дә, татар драматургиясендә рус һәм башка халык телләренә тәрҗемә ителеп, бик күп сәхнәләрдә барырга лаеклы зур һәм көчле әсәрләр барлыгы күренә, — ди ул. Пименов Р. Ишморатның «Үлмәс җыр» пьесасына тукталып, бу әсәргә карата югарыда иптәшләрнең биргән уңай бәяләре белән тулысынча килешүе турында әйтә.
В. Ф. Пименов Г. Минскийның «Дуслык чишмәсе» комедиясенең күп кенә уңай якларын санап китте. — Пьеса үзенең жанры буенча положениеләр комедиясе. Автор үзенең геройларына хөрмәт һәм мәхәббәт белән карый. Монда кире типлар бөтенләй юк, аларның кирәге дә юк. Минский бер төркем совет яшьләрен, колхозчы яшьләрне ала да аларның бүгенге тормышларын күрсәтергә тели. Бу комедиянең нигезендә мөһим тема — хезмәт темасы ята. Автор яшьләрнең хезмәткә, иҗатка һәм поэзиягә омтылышларын бик оста итеп, бик матур итеп күрсәтә белә. Ул совет яшьләренең рухи матурлыгын бирергә омтыла. Бу чыннан да бик кирәкле, бик мөһим мәсьәлә. Яшьләрне тәрбияләү поэтик иҗатның үзәгендә торырга тиеш.
Иптәш Минскийның шушы мөһим мәсьәләне күтәрүен алкышлап кар-шыларга кирәк. Комедиядә бик кы-зыклы персонажлар, ачык һәм матур буяулар белән эшләнгән образлар бар (Әминә, Фатыйма, Зөбәрҗәт). Авторның теле шома, комедиягә кирәкле сүз әйләнмәләрен ул оста таба, көлке нәрсәләр турында чама хисе белән сөйли белә. Ә инде конфликт мәсьәләсенә килгәндә, иптәш Симуков белән килешергә кирәк: бу мәсьәләдә Минский шактый оттыра. Мондагы аңлашылмаучылыкны кискенрәк, нигезлерәк итеп бирергә мөмкин иде. Әмма автор нәрсә булганын башта ук әйтеп куя да, үзе корганны үзе үк җимереп ташлый. Кайбер образлар җитәрлек эшләнмәгәннәр, мәсәлән, төп персонажлар — Булат белән Салих—алар бер-берсенә бик охшаш, аларның үзләренең индивидуаль йөзләре юк. Аларның характерларын үстерергә, аларны ниндидер көлке ситуацияләр белән бәрелештерергә, ниндидер интереслар белән яшәтергә кирәк — ул вакытта алар җанланып китәчәкләр. Ә инде алар актив тормышта яши башлагач, пьеса художество ягыннан гына түгел, идея ягыннан да отачак.
Пименов Ю. Әминовиың «Языл-маган законнар» пьесасына да туктала.
Ю. Әминов үзенең пьесасын Әл- мәт колхоз театры өчен язган һәм бу театр аны декадага алып килгән. Үз репертуары белән колхоз театрының башкалага әдәбият һәм сәнгать декадасына килүен әле без беренче мәртәбә күрәбез. «Язылмаган законнар» бүгенге чынбарлыкны, хә-зерге чор колхоз тормышын, андагы хезмәтне, семья, мораль мәсьәләләрен, колхозчыларның нинди интереслар белән яшәвен күрсәтә. Монда чынбарлык һичбер төрле шомартусыз бирелә, тормыш үзенең бөтен каршылыклары белән күз алдына килеп баса. Дөрес, ир белән хатын арасында хезмәткә булган карашлар төрлелеге сәбәпле каршылык туу инде яңа түгел; әмма ул тормышчан, аиы тормыш үзе, чынбарлык үзе тудыра, — ди ул.
— Пьесаның төп геройлары бул
120
ган Шәйхенур һәм Фәридәләрнең характерлары яхшы эшләнгән — бу авторның зур уңышы. Билгеле, пье-саның кимчелекләре дә юк түгел. Автор пьесаның жанрын ачык бил-геләмәгән, әле алай гына да түгел, пьеса кырт кисеп урталай бүленә: беренче яртысы — драма, икенчесе — комедия. Пьесаның беренче кисәге драматик ситуацияләрдән гыйбарәт: семьядагы мөнәсәбәтләр бозыла — хатыны иреннән китә, йре башка кешегә өйләнә. Яңа хатын каенананы кыерсыта, каһәрли, ниһаять, ана үлә; шуннан күп вакыт та үтми, пьеса лирик комедиягә әйләнеп китә. Әйтерсең, карчык ананың үлеме дә, семья бозылуы да онытыла, баштагы драматик киеренкелек пьесаның азагынача бармый. Пьесада кайбер персонажларның характерлары тиешенчә ачылмаган. Мәсәлән, Фатыйма — колхоз комсоргы. Ул пьесада кешеләрне ялгыш юлга китүдән саклаучы дидактик, акыл өйрәтүче кеше итеп кенә бирелгән. Ул башкалар белән бергә сюжетта яшәми, аның башкаларныкы кебек шәхси тормышы да, кай- гы-шатлыклары да, характеры да юк. Бу исә киресенчә булырга тиеш иде, пьеса семья-көнкүреш, мораль мәсьәләләренә багышланган, шуңа күрә дә җитәкче, тәрбияләүче кеше үзе дә аерым шәхес буларак бирелергә, үзенең характеры, тормышы, эше, әхлагы белән башкаларга мисал булырга тиеш иде. Шул вакытта гына ул башкаларны тәрбияли алачак.
Тикшерүдә шулай ук язучы Ә х- м ә т Фәйзи һәм Абдулла Әхмәт катнашты.
— Муса Җәлилнең үлемсез, чын образын тудыру уе белән бик күп художниклар янып яши, инде алар күп кенә әсәрләр дә тудырдылар. Әмма Муса Җәлилнең чын образы тудырылганы юк әле. Шуңа күрә бу темага коллектив белән тотыну дөресрәк булыр иде, — ди Әхмәт Фәйзи үзенең чыгышында. Бу бөек, мәһабәт, үлемсез образны коллектив белән, аны белгән, аның белән бергә яшәгән, бергә иҗат иткән кешеләр белән бергәләшеп тудырырга кирәк...
А. П. Штейн йомгаклау сүзендә М. Җәлил турында фильм тудыруның гаять җаваплы эш булуын, Ромм һәм Корольков (сценарий авторлары) иптәшләр бу фильмны иҗат иткәндә ялгыз гына эш итмәя- чәкләрен әйтеп уза.
Ул, үзе һәм иптәшләре исеменнән, киләчәктә татар драматургларының яхшы әсәрләрен тәрҗемә итү эшенә тотыначакларын белдерә, мондый очрашуларның файдалы булуын, аларның ешрак булырга тиешлеген әйтә.
ТӘНКЫЙТЬ ӘСӘРЛӘРЕН ТИКШЕРҮ
1 июньдә үткәрелгән тәнкыйтьчеләр секциясенең утырышы да бик җанлы, Москва һәм Татарстан тән-кыйтьчеләренең актив катнашлыгында үтте. Тикшерүгә бары өч хезмәт— Г. Халитны ң «Тукай һәм XX йөз башындагы татар әдәби хәрәкәте» исемле монографиясе, X. X ә й р и- н е ң «Хәзерге татар әдәбияты» исемле мәкаләләр җыентыгы, Р. Б и к- м у х а м е т о в н ы ң Муса Җәлил турындагы китабы гына куелса да, Дусларча сөйләшү тикшерелә торган китапларның авторлары өчен генә түгел, ә бөтен татар тәнкыйтьчеләре өчен файдалы, әһәмиятле булды.
Чөнки «мәҗлес»тә сүз бу китаплардагы теге яки бу уңышлар, кимчелекләр турында гына түгел, ә бөтен татар әдәби тәнкыйтенә һәм әдәбият белеменә бәйләнешле рәвештә барды. Шушы хезмәтләрне тикшерү уңае белән татар әдәби тәнкыйтенең бүгенге торышына караган байтак мәсьәләләр (мәгьрнфәтчелек һәм җәдитчелек, әдәби мираска мөнәсәбәт, әдәби осталык һ. б.) күтәрелде.
Утырышны Л. И. К л и м о в и ч алып барды.
Тәнкыйтьче Г. К а ш ш а ф үзенең кереш сүзендә татар әдәби тәнкый
121
тенең кыскача тарихына һәм бүгенге торышына тукталды: — Г. Камал, Г. Тукай һәм бигрәк тә Ф. Әмирхан әдәби тәнкыйтьне тудыруга, үстерүгә күп көч куйдылар. Алар әдәбияттагы реализм принципларын якладылар, буржуаз милләтчелек һәм антипатриотик идеяләр белән сугарылган әсәрләргә каршы аяусыз көрәштеләр, алдынгы рус әдәбиятын пропагандаладылар.
Г. Кашшаф тәнкыйть фикерен үс-терүдә Г. Ибраһимов, Г. Рәхим, Г. Газиз, Г. Сәгъдиләрнең роленә, аларның әдәбият тарихын эшләү буенча булган хезмәтләренә, тәнкыйтьче буларак каршылыклы үсү юлларына туктала. 1930 елларда тәнкыйтькә Г. Гали, Г. Нигьмәти кебек киң эрудицияле, белемле, әдәбиятны тирән аңлый торган тәнкыйтьчеләр килде, ди ул. Әдәби тәнкыйтьнең үсүе өчен бу тәнкыйть-челәрнең иҗаты зур әһәмияткә ия булды. Дөрес, аларның да кимчелекләре һәм хаталары булды, раппчы- лык теориясе билгеле дәрәҗәдә алар иҗатына кире йогынты ясады. Шулай да аларның зур эш эшләвен билгеләп үтәргә кирәк. Г. Кашшаф егерменче елларда ук Г. Гали һәм Г. Нигъмәтиләрнең Ф. Әмирхан һәм һ. Такташ иҗаты буенча барган дис-куссияләрдә дөрес позицияләрдә торганлыкларын, аларның хезмәтләре Г. Толымбайскийның һәм X. Вәлинең шул чордагы механистик, социологик һәм формалистик хезмәтләреннән нык аерылып торуларын әйтә. Обзорда татар совет тәнкыйтьчеләренең үсүендәге авырлыклар да, тәнкыйтьтәге йомшаклыклар да искә алына.
— Бөек Ватан сугышыннан соң әдәби тәнкыйтькә сәләтле яшь көчләр килде. Күп мәкаләләр, рецензияләр язылды, китаплар чыкты. Соңгы ун ел эчендә генә егермедән артык кеше диссертация яклады. Фәнни кадрларның үсүе һ. Такташ, К. Насыйри, Г. Тукай, К. Нәҗми, М. Җәлил, Т. Гыйззәт турында монографияләр тууга китерде.
Г. Кашшаф үзенең чыгышында Г. Халит, X. Госман, Я. Агишев, И. Нуруллиннарның Тукай һәм Такташ турындагы хезмәтләренә туктала, бүгенге тәнкыйтьнең кимчелекләрен әйтә:
— Сатираның характеры, сатирик образлар турында барган бәхәс бик сай булды. Тәнкыйть тарафыннан кузгатылмаган мәсьәләләр дә күп кенә. Форма һәм эчтәлек, традиция һәм новаторлык, социалистик реализмның проблемалары, әдәбияттагы милли форма мәсьәләләре турында зур, җитди фәнни хезмәтләр юк. Татар әдәбиятының борынгы тарихы да, хәзергесе дә язылмаган. Язучылар оешмасы тарафыннан тәнкыйтькә караш та канәгатьләнерлек түгел.
Газиз Шәриф үзенең чыгышында Г. Халит һәм Р. Бикмухаметов китапларына туктала. — Бу китапларда нәрсә күзгә ташлана? Барыннан да элек, материалны ныклап өйрәнү, өйрәнелә торган язучыга авторларның көчле мәхәббәте, язучыны ал буяуларга буяп, кимчелекләрне сыйпап үтәргә омтылышның булмавы. Г. Шәриф бу ике китапның иң зур кимчелеге итеп Көнчыгыш халыкларының ролен тие-шенчә бәяләп җиткермәүне күрсәтә. Көнчыгышта кире йогынтыны гына, исламизм һәм реакционлыкны гына күрү, Низами, Сәгъди, Фирдәүси, Нәваи, Ахундовларны күрмәү зур хата... Җәдитчеләр хәрәкәтенә киңрәк тукталырга, җәдитчеләр хәрәкәтенең күп төрлелеге турында сөйләргә кирәк. Бу хәрәкәт һәр җирдә дә, барлык чорда да реакцион булмады. Мәсәлән, Әзербәйҗанда бу хәрәкәт белән Мамед Күли Задә һәм Сабир кебек революцион фикерле кешеләр җитәкчелек итте, ди ул.
— Г. Халит Дәрдемәнднең фәлсәфәсе урта гасыр сарай әдәбиятындагы суфыйчылык традицияләре белән бәйләнгән, дип яза. Бу алай түгел, — ди Г. Шәриф, — чөнки Дәр- демәнд — эстет, декадент, ул хәтта җәдитчелеккә караганда да катлаулырак, каршылыклырак булган иҗтимагый күренешкә карый. Дәрдемәнднең реакцион чаклары да, революцион чаклары да булды. Аны суфыйчылык хәрәкәте беләи бәйләү дөрес түгел. Китапта Тукай япа- ялгыз бирелмәгән. Ул үскән, формалашкан иҗтимагый-политик шарт
122
лар, аның тирәлеге ачылган. Бу — китапның зур уңышы.
Р. Бикмухаметовның уңышы,— ди Г. Шәриф, — Муса Җәлилне үсештә, каршылыклар белән көрәштә күрсә-түдә. Автор, кайбер тәнкыйтьчеләр кебек, әсәрнең идея эчтәлеген сөйләп чыгу белән генә чикләнми, ә художе-ство чараларын җентекләп тикшерә, әсәрнең художество тукымасына керә. Яшь тәнкыйтьченең кимчелеге — уйланылмаган, уңышсыз формули-ровкалар куллануда, аерым положе-ниеләрне расламыйча, әйтеп кенә үтүдә.
Татар әдәби тәнкыйте дөрес юлдан үсә. Аның зур уңышлары бар. Татар әдәби тәнкыйте башка рес-публикаларның әдәби тәнкыйтеннән калышмый, — ди Г. Шәриф, йомгаклап. С. Кирьянов та татар әдәби тәнкыйтенең артта калуы турындагы фикер белән килешми. Талантлы күп тәнкыйтьче, әдәбиятчыларның әдәбият тикшерүе буенча булган хезмәтләре, тәнкыйтьтә язучыларның актив катнашуы татар әдәби тәнкыйтенең актив иҗади тормыш белән яшәве турында сөйли, — ди ул. — Халит китабы — бу бик җитди, тирән, зур эш. Автор шул чорның әдәби обстановкасын җитди анализлый, Тукайның шул вакытта әдәбиятта тоткан урынын һәм ролен бик дөрес бәяли. Тукайның декадентлар белән көрәшен тагын да конкретрак һәм киңрәк күрәсе килә. Кайчакта Тукай марксистик фикер йөртүче дәрәҗәсендәрәк, шул чорны марксистик позицияләрдән тәнкыйть-ләүче кебегрәк сурәтләнә. Тукай халык шагыйре, прогрессив язучы, ре- волюцион-демократ шагыйрь булды. Бу — аның иҗатын төшерми. Нигә аны марксист ясарга? Әмма бу кимчелекләр китапның әһәмиятен төшермиләр. Бу зур, титаник хезмәт татар әдәбият белеменең генә түгел, бөтен союз әдәбият белеменең уңышы. Халит безнең әдәбият белеменә зур өлеш кертте.
Кирьянов X. Хәйринең дә зур һәм кызыклы эш эшләве турында сөйли. Бәширов, Әпсәләмов, Нәҗми турын-дагы очерклар кызыклылар. Мирсәй Әмир, С. Хәким турындагы бүлекләр ярлырак һәм уңышсыз язылганнар. Китапны аерым язучылар турындагы очерклар рәвешендә төзү хәзерге татар әдәбиятын беркадәр ярлыландырып күрсәтүгә алып килгән. Татар әдәбиятындагы күп кенә исемнәр телгә алынмаган. Татар поэзиясенә зур өлеш керткән X. Туфан турында бик аз әйтелә. «Күтәрелештә» исемле бүлектә татар совет әдәбиятының нинди идея дошманнары белән көрәштә үсүе, чыныгуы күрсәтелми. Язучылар турындагы очеркларда әдәби параллельләр аз. X. Хәйри «Идегәй» эпосы турында бик дөрес яза... С. Кирьянов татар тәнкыйтьчеләренә идея мәсьәләләрен үткенрәк күтәрергә, булган әсәрләр турында үткенрәк сөйләргә кирәклекне әйтә. Л. А р ш а р у н и да үзенең чыгышында идеология мәсьәләләренә туктала.
М ә х м ү т М а к с у д Г. Халитның уңышы Тукайның дөньяга карашын-дагы һәм иҗатындагы каршылыкларны кыю рәвештә күрсәтүдә, рус әдәбиятының Тукайга йогынтысын дөрес һәм тирән ачуда, Ф. Әмирхан, Дәрдемәндләргә дөрес бәя бирүдә күрә, китапта кайбер каршылыклы билгеләмәләрнең булуын әйтә (Тукай дингә каршы көрәшкән дип язу чынбарлыкка туры килми, ди ул).
Ул Р. Бикмухаметов китабына да уңай бәя бирә. Аныңча, китапның фактик материалга таянып язылган өлешләре кызыклы. Соңгы бүлек — уңышсыз. Монда тарихның, эстети-каның бөтен мәсьәләләре турында сүз бара, М. Җәлил иҗаты авторның теге яки бу эстетик карашларының иллюстрациясе булып чыккан. Автор фәлсәфәсендә дөрес булмаган хата фикерләр очрый... Китапта Такташ татар ритмикасын яңа баштан үзгәртүче дигән яки татар шигырь төзелешендә тулы рифмалашу юк дигән ялгыш раслаулар бар.
М. Максуд, Г. Кашшаф белән по-лемикага кереп, Такташның «Югалган матурлык», «Бакчачылар» кебек әсәрләре яшьләрне коммунистик тәр-бияләү бурычына булышмауларын әйтә. «Югалган матурлык»ның фәл-сәфәсе үк, идеясе үк дөрес түгел, ди, •гомумән, аерым хезмәтләрдә Так
123
ташны кирәгеннән артык күтәрү тен-денциясе бар. дип карый.
Әхмәт Ф ә й з и үзенең чыгышында Тукай һәм Такташ мирасын бәяләүдә М. Максуд белән бәхәскә кереп, болай диде: — Максуд Тукайның шигырен яки әсәрен тарихи җирлектән, вакыт һәм урыннан аерып алып карый, Такташ белән дә шулай. 1922 елда Такташның феодализм калдыклары турында язуын гаепләп булмый. Чөнки ул бу вакытта пролетар Москвада түгел, ә Көнчыгышта (Урта Азиядә) яши. Ә. Фәйзи Такташның «Югалган ма-турлык» пьесасын яклый, бу боге-мачылыкка, мещанлыкка каршы язылган сугышчан әсәр, ди.
Ибраһим Нуруллин мәгърифәтчелек мәсьәләсендә күп кенә аңлашылмаган моментларның булуын әйтә.—Без җәдитчелекне мәгърифәтчелеккә каршы куйдык. Бу — язучылар иҗатын өйрәнгәндә авырлык тудыра: кайсын кайда өйрәнергә белмисең, татар әдәбияты тарихында милли азатлык хәрәкәтенең үзенчәлекләрен тикшерүгә аз әһәмият бирелә, ә бу бик әһәмиятле нәрсә.
Г. Халит китабының уңышы турында әйткән фикерләргә кушылып, И. Нуруллин китаптагы кимчелекләрне дә күрсәтә: — идея-эстетик көрәшне яктыртуда ясалмалык сизелә,— ди ул. Нуруллин фикеренчә, татар әдәбиятында декадентлык күренеше купер те п бирелә. Декаданс — татар әдәбияты өчен характерлы күренеш түгел, чөнки XX йөз башында татар әдәбияты үсү, чыныгу процессында иде; Тукай китапта бер җирдә дә революцион демократ дип турыдан-туры аталмаган. Г. Л о м и д’з е татар язучыларының әсәрләре рус теленә аз тәрҗемә ителүен, Г. Ибраһимов, Н. Исәнбәт әсәрләрен магазиннарда табып булмавын әйтә.
— Тикшерелә торган өч китап өчесе өч характерда, өчесе өч стильдә язылган, — ди ул. Халит милли культура мирасы проблемасын тик-шерә, Хәйри татар совет әдәбиятының үсешен күзәтә, Бикмухаметов Муса Җәлилнең иҗат портретын яза. Без, гадәттә, тәнкыйтьчеләрнең стильләре турында сөйләмибез. Ә сөйләргә кирәк. Халит китабы — фундаменталь, фәнни хезмәт, X. Хәйри китабында публицистик фикерләү өстенлек итә, Бикмухаметов стилендә романтик манера нык сизелеп тора. Өч китап — өч төрле стиль, мәсьәләне өч төрле чишү. Ломидзе Халит китабын фикерләүнең тирәнлеге, фактик материалның байлыгы һәм дөреслеге өчен мактый. Китапта шагыйрь иҗаты күп төрле яктан тикшерелә: әдәби, эстетик, иҗтима- гый-политик мәсьәләләр күтәрелә. Оратор татар әдәбиятында декадентлык агымы булмады дигән тезиска каршы килеп, Халит китабында бу мәсьәләнең дөрес яктыртылуын раслый. Тукай иҗаты шундый тенденцияләргә каршы көрәштә чыныкты, — ди ул. — Китапта рус классикасының, башка халыкларның әдәби традицияләре кабул ителү проблемасын да киңрәк, тирәнрәк чишүне күрәсе килә. Катлаулы теманы алып, Хәйри зур кыюлык күрсәткән. Гомуми положениеләр ышандырырлык. Тематик анализ да кирәк, әмма бу аз. Татар язучыларының дөньяны художестволы кабул итүләрендәге үзенчәлекнең эстетик нигезләре ки-тапта җитәрлек ачылмаган.
Бикмухаметов китабы поэтик I язылган, — ди Ломидзе, — һәм ки-таптагы «эчтәлек тә, форма да бер үк дәрәҗәдә милли» дигән фикер белән бәхәскә керә. — Эчтәлек тормыш материалы гына түгел, ә язучының үзе яза торган материалга идея мөнәсәбәтен дә эченә ала. Эчтәлек һәрвакытта да милли булмаска мөмкин.
Филология фәннәре ■ докторы И. Г. П е хт е л е в татар тәнкыйтенең торышына туктала, аның бай мөм-кинлекләре турында сөйли. Кайбер әдәбият мәсьәләләренең. теоретик
яктан чишелмәүләрен ул тәнкыйтьнең кимчелеге итеп күрсәтә. Мәсәлән, татар критик реализмының үзенчәлекләре, формалашу тарихы җитәрлек өйрәнелмәгән. Бу мәсьәлә Халит китабында да җитәрлек ачыл- 4 маган. X. Хәйри китабында да социалистик реализмның проблемаларын теоретик яктан өйрәнү юк. Пех- телев татар әдәбияты тарихын язу,
рус һәм көнчыгыш әдәбияты белән мөнәсәбәтләрне тагын да тирәнрәк өйрәнү мәсьәләләренә дә кагыла.
Профессор И. Н. Бороздин, Г. Халит, X. Хәйри һәм Р. Б и к- мухаметовларның чыгышыннан соң йомгаклау сүзен Климович ясады:
— Төрле әдәбиятләр арасындагы бәйләнеш һәм мөнәсәбәтләр турында Г. Шәриф үзенең чыгышында бик дөрес әйтте. Көнчыгыш традициясе татар тәнкыйтендә негатив планда гына яктыртыла. Җәдитчелек мәсьәләсе — катлаулы мәсьәлә. Шәкертләр хәрәкәте турында сүз алып барганда аның бер характерда булмаганын әйтергә кирәк. Бу хәрәкәтнең төрле идея оттеноклары бар...
Тукай турындагы китапта күп мәсьәләләр кыю күтәрелгән. Бу китап сөйләшүгә, бәхәскә керә. Дәр- демәндне аерым стена белән аеру кирәк түгел, шулай ук аны Тукай белән дә янәшә, кую ярамый... Тукай алдынгы рус иҗтимагый фикер ияләренең, XIX гасыр галиме Валиханов кебек галимнәрнең традициясен дәвам итә. Валиханов белән Тукайның фикерләре күп кенә мәсьәләләрдә уртак. Бәлки Тукай аны укымагандыр да. Нигә менә шундый прогрессив идеяләр уртаклыгын һәм алдынгы фикер ияләре белән бәйләнешне ачмаска! Бу бик әһәмиятле мәсьәлә. Китапта Тукай үсешендәге тарихи этаплар анык ачылмаганга, кайбер каршылыклы фикерләр дә очрый...
Бикмухаметовның Муса Җәлил турындагы китабы да миңа охша- _ды, — ди Климович. — Дөрес, кайвакытта тагы да тирәнрәк, конкретрак анализ күрәсе килә, аңлашылмаган моментлар да очрый. Шулай да китап сөйләшүгә этәрүе белән яхшы. Китапта Такташ белән Җәлилне чагыштыру, Җәлилне әдәбиятка Такташ белән бер чорда кереп тә, башкалардан артта калды дию дөрес түгел. Такташ бит Җәлилгә кара-ганда биш яшькә өлкән. Әмирхан белән Дәрдемәндне чагыштыру да уңышсыз. Милли форма һәм эчтәлек турында фәлсәфә йөрткәндә, күп кенә буталчык фикерләр очрый.
Хәйри китабында кирәкмәгән матур сүзләр күп. Китаптагы «Кереш» һәм «Яна күтәрелештә» бүлекләре бик сай язылган. Материалны конкрет тарихи анализлау юк. Климович һәр күренешкә конкрет-тари- хи якын килергә чакыра. Халык иҗаты мәсьәләләре дә шундый ук планда каралырга тиеш, — ди ул. Татар әдәбиятында фольклор зур урын уйнаса да, фольклористика безнең сөйләшүдән читтә калды. Дөрес булмаган фикерләр дә булды. Фольклор шулай ук җитди мәсьәлә, ул өйрәнүне сорый. Бу татар халкының эпосына да карый. Чит йогынтыларга дучар булган эпик әсәрләрдән тыш, аерым версияләрнең феодаль, клерикаль редакцияләре дә бар. Аларның кайберләре халык әсәрләре формасында редакциялән- гәннәр. Боларны өйрәнү, әлбәттә, катлаулырак. Әмма мондый әсәрләрнең туу факты үзе үк бу әсәрләрнең өйрәнелергә тиешлеге турында сөйли.
Декадада аерым татар тәнкыйть-челәренең китаплары тикшерелү, Та-тарстанда тәнкыйть китапларының чыгып торуы, әдәбият белгечләренең һәм тәнкыйтьчеләрнең актив кат-нашлыгында төзелгән татар поэзиясе антологиясе, — болар барысы да хәзерге татар әдәбиятының уңышлары, тәнкыйтьчеләрнең алларында торган зур бурычларны хәл итәрлек өлгергән һәм зур отряды булуы турында сөйли. Әдәбиятларның үзара бәйләнешләрен, йогынты-тәэсирлә- рен һәм бер-берсен баетуларын тикшерү татар тәнкыйте алдында торган әһәмиятле бурычларның берсе. Рус әдәбиятының татар әдәбиятына йогынтысын өйрәнү дә дәвам итәргә тиеш. Бу мәсьәләне ныклап өйрәнү татар әдәбиятының безнең бөтен халыкларның культурасына һәм әдәбиятына керткән өлешен дә ачыкларга ярдәм итәчәк.
125
„СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ" ЖУРНАЛЫН ТИКШЕРҮ
31 майда «Совет әдәбияты» журналын тикшерү булып үтте. «Молодая гвардия» журналы редак-циясенә башкала язучылары, тән-кыйтьчеләре һәм журналистлары җыелды. Аларның күбесе — «/Молодая гвардия» һәм «Знамя» журналлары редакцияләрендә эшләүче тәҗрибәле журналистлар. Тикшерүдә шулай ук «Совет әдәбияты» редколлегиясе составыннан И. Гази, Г. Кашшаф һәм Г. Әпсәләмовлар катнашты. «Молодая гвардия» журналының баш редакторы А. М а к а- р о в тикшерү вакытында председательлек итте.
«Совет әдәбияты» журналының җаваплы редакторы Г. Кашшаф журналның кыскача тарихы белән таныштырып үтте. «Совет әдәбияты» журналы инде 36 нчы ел чыгып килә. Аның ' битләрендә басылган әсәрләрнең шактый өлеше татар әдәбиятының горурлыгы булып әве-релде. Яшь язучыларны үстерүдә дә журналның роле зур булды.
Г. Кашшаф, журналның эшендәге уңышлы якларны күрсәтү белән бергә, журналның хәзерге көндә материаль хәле авыр булуын раслый торган фактлар китерде, журналның күләмен зурайту һәм полиграфик эшләнешен яхшырту мәсьәләләрен күтәрде.
Москва язучылары Бондарев һәм Белаш журналда басылган проза әсәрләренең кайберләре турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Белаш әйтүенчә, Гариф Галиев- нең «Реорганизация көннәре» исемле сатирик хикәясе — нигездә уңышлы язылган, актуаль әсәр. Тик бу хикәянең кайбер урыннары, газета информациясе кебек, коры булуы әсәргә зарар китергән. «Совет әдәбияты»нда басылган кайбер хикәяләрдә тормыштан алынган кызыклы вакыйгалар турында сөйләнелә, ләкин авторлар укучыга игътибарга лаеклы фикер әйтмиләр. Язучының хикәядә нәрсә әйтергә теләгәне аңлашылмый кала. Ф. Хөснинең «Чыбыркы» һәм Г. Лотфиның
«Күршеләр» хикәясендә нәкъ шулай килеп чыккан.
Белаш Гали Галиевиең «Курчак Гарифә» хикәясенә дә анализ ясады. Автор бу хикәясендә җиңел акыллы Гарифәне аның егете — Казанда эшләүче экономист образы аркылы фаш итә, ләкин бу егет үзе дә җиңел акыллы кеше булып чыккан. Автор экономист егетне укучыга уңай образ итеп күрсәтергә омтылган һәм ялгыш эшләгән.
М. Кәрпмовның «Фаҗигале сабак» хикәясенә Белаш уңай бәя бирә һәм шул ук вакытта доктор Рәхмә- тев образына психологик аргументация җитмәвен әйтә. Хикәянең авторы дидактикадан качарга тырышкан һәм бу максатка ирешкән. Бондарев исә шул ук хикәягә зуррак таләпләр куйды һәм хикәядәге яшь егетнең үлемен очраклылык дип санады. Ә очраклылыкка корылган әсәр чын сәнгать әсәре була алмый бит! — диде.
Бондарев әйтүенчә, С. Сабиров- ның «Каекчы егет үче» исемле хикәясе шигърияткә бик бай. Хикәя кызыклы сюжетка оста корылган. Кызганычка каршы, автор һәр оч- ракта конкрет детальләр табып бетермәгән.
Тикшерү вакытында проза әсәр-ләренең күбесе мораль-этик темаларга багышланган булуы, хезмәт героикасы яктыртылмавы күренде. Ләкин тикшерү өчен сайланып алынган әсәрләр журналдагы прозаның чын йөзен күрсәтә алма- ганлыгыи да онытырга ярамый. Тикшерү өчен проза әсәрләренең тик бер өлеше генә тәкъдим ителгән. Җитмәсә бу әсәрләр, Ф. Хөсни һәм С. Сабиров хикәяләрен санамаганда, башлап язучыларныкы. Бу турыда Г. Ә п с ә л ә м о в сөйләде.
Журналда басылган очерклар ту-рында күп сөйләнелде.
Ч и м и ш к и а н («Знамя» журналы) әйтүенчә, очеркларда бер гомуми җитешсезлек бар. Очеркист- лар зур темалар күтәрә беләләр, ләкин алынган теманы ахырынача чишеп җиткерә алмыйлар. Ә. Мали-
126
ковныц нефтьчеләр турындагы кы-зыклы очеркында, мәсәлән, бригада начальнигы Иван Моржавинның нинди тәҗрибә туплавы, эксплуата- циониикларның ни өчен буровойлардан артка калуы ачылып җитмәгән. Сәхнә остасы Шакир Шамильский турындагы очеркында Ә. Еники, артистның индивидуаль манерасын һәм иҗат юлын күрсәтү урынына, мөһим булмаган моментларга күп урын биргән. А. Макаров исә, Чимишкианның фикеренә кушылмады һәм бу очеркны яхшы дип тапты.
М. Хәмитовның «Дружба» алма-лары» исемле очеркы Чимишкианда уңай фикер калдырган. Ләкин Чи- мишкиан бу очеркның җитешсезлек- ләрен дә әйтте: очеркта төрле милләт кешеләренең, берләшеп, яңа тормыш төзүгә омтылышы киң итеп ачылмаган, бу матур темага караган фактлар автор тарафыннан ту- лысынча файдаланылмаган.
Маркуша («Знамя» журналы) С. Бәхтияровның «Шатлыклы көн алдыннан» исемле очеркын җанлы кешеләр булмавы өчен тәнкыйтьли. Очерктагы техник мәсьәләләр һәм күп кенә терминнар укучы өчен ачыкланып җитмичә калган. Автор, зур һәм бай материал тупласа да, аны сәнгатьчә эшкәртә алмаган.
Ш. Мөдәрриснең «Чабаксарда» дигән язмалары, Маркуша әйтүенчә, бер-берсенә бәйләнмәгән вакый-галардан тора. Редакция бу язмаларга зуррак таләпчәнлек белән килсә, журнал өчен дә, автор өчен дә яхшырак булган булыр иде. Мар- кушаны Г. Бәшировның «Унике көн» исемле очеркы да канәгатьләндермәгән: бу очеркта конкрет детальләр аз.
Макаров Мостай Кәримнең «Вьетнам ерак түгел» исемле очеркын оста язылган әсәр дип санады һәм журналда халыкара тормышка багышланган очеркларның күбрәк булуын теләде.
Ч и м и ш к и а н һә м М а р к у- ш а «Совет әдәбияты»нда хәзерге көн турында очеркларның аз булуын әйтеп үттеләр һәм чирәм җирләре темасын яктыртмаган өчен журналны тәнкыйтьләделәр. Бу репликага җавап итеп Г. Әпсәләмов һәм Г. Кашшаф журналда чирәм җирләре турында Н. Фәттаховның зур очеркы булуын әйттеләр. Уңай бәя алуга лаеклы бу очерк, ни өчендер, тикшерүгә куелмаган.
Турков («Молодая гвардия» журналының тәнкыйть бүлеге мөдире) һәм Макаров (шул ук журналның баш редакторы) «Совет әдәбиятымның тәнкыйть бүлеге бай булуы турында канәгатьләнү хисе белән сөйләделәр. Алар журналда шигырь системасы һәм әдәби осталык турындагы мәкаләләрнең күренүен бик уңай факт дип саныйлар. Журнал тәнкыйть әсәрләрен форма. ягыннан төрлеләндерергә омтыла, ди Турков. Ләкин тәнкыйть бүлегендә урнаштырылган барлык ма-териалларны да яхшы дип булмый. Мәсәлән, Турков әйтүенчә, 3. Шә- фигуллинның «Р. Гәрәй шигырьләре» исемле мәкаләсен укыганда, Р. Гәрәйнең оригиналь шигъри йөзен күреп булмый. Ә. Иигъмәтул- линның «Татар совет әдәбияты тарихыннан» исемле мәкаләсендә тайгак формулировкалар еш очрый.
И. Нуруллинның диалог формасында язылган «Иллюстрациядән проблемага» исемле мәкаләсе эчтәлеге белән дә, формасы ягыннан да уңышлы, ди Турков. С. Хәкимнең «Үз тавышың белән» исемле мәкаләсен Турков иң уңышлы мәкаләләрнең берсе дип саный. Мәкалә авторының аргументациясе һәм эрудициясе киң булуына шатланасың.
Журналның поэзия бүлеге турында тикшерү вакытында бер сүз дә әйтелмәде. Драма әсәрләре турында башланган әңгәмә озак дәвам итмәде. Макаров Г. Минскийның «Дуслык чишмәсе»н җиңелчә язылган дип һәм А. Әхмәтнең «Егет сү- зе»н таушалган, традицион сюжетлы дип тәнкыйтьләде.
Татар совет әдәбияты күп милләтле совет әдәбиятының иң көчле отрядларыннан берсе. Бу фикерне Макаров һәм башка чыгып сөйләүчеләр дә әйттеләр. Әмма, әдәбиятыбызның байлыгына, үсешенә карамастан, «Совет әдәбияты» жур
налының күләме җитәрлек түгел. Шуңа күрә журнал күп очракларда зур күләмле әсәрләрне бастырып чыгара алмый. Журнал илебезнең көндәлек бай тормышын чагылдыру юлында аеруча нык эшләргә тиеш, ләкин аның материаль мөмкинлекләре юк. Журналның полиграфик эшләнешен яхшырту чаралары буенча да көч салынырга тиеш. «Совет әдәбияты» журналының эше белән Казанга килеп якыннан танышкан А. Ш а м а р о («Молодая гвардия» журналының жаваплы секретаре) менә шулар турында сөйләде. Ша- маро фикерләре белән барлык катнашучылар килештеләр.
Күп журналистлар катнашы белән уздырылган бу тикшерү, һичшиксез, файдалы булды.