Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ӘТИ ЙОРТЫ
Сарайларның җиз тоткалы Ишекләрен ачканым бар, Келәм җәйгән ап-ак мәрмәр Баскычларга басканым бар, йөргәнем бар меңәр лампа Янып торган залларында...
...һәм бар бер өй, тәбәнәк өй Тонык Димнең ярларында.
Биредә мин каршыладым Көннәрнең иң яктыларын, ТТТупты өйдә ишеттем мин Өннәрнең иң татлыларын. Әти йорты. Алларында Шомыртлар чук үреп тора. Ул кечкенә дүрт тәрәздән Бар дөньяны күреп тора.
Өрлегенә әти кулы Буйдан-буйга тамга суккан, — Димәк, монда кайгысы да, Шатлыгы да кереп чыккан.
Ләкин өйдә һичбер нигә
Тап төшмәгән, тут тимәгән,— һәммәсе дә ямьле монда, Җанлы монда.
Ачык тәрәзә төпләрендә Тирбәлә гөл алкалары, Әллә алар бакчадагы Миләүшәгә баш кагамы?
Чәчкәләрдән чәчкәләргә Күчеп йөри кара иңкеш !, Ул кырларның сәламнәрен Тапшырырга килгән, имеш.
Иң түрдәге агач чөйдә Чиккән сөлге эленеп тора, —
| Иңкеш — төкле тура.
4
һәр бизәктән әнкәемнең Күз нурлары сибелеп тора.
«Аксак» сәгать нинди җитез.
Келт-келт йөри, тыңлап кара, Әйтерсең лә, ул бер үзе Замананы алып бара.
һәммәсе дә ямьле монда, Җанлы монда.
Ә почмакта үткән яуда Җиңеп кайткан кылыч тора, Бер ул гына кыны эчендә Тыныч тора.
ТУФРАГЫМ, ҺАВАМ, СУЛАРЫМ...
Туфраклар чем-кара монда, Туфрак сутланып тора, Буразнага кояш төшсә, Ялтырап, янып тора.
Кичен аңа орлык чәчсәң, Таң белән шытып чыга, Җир хакында шуңа әйтәләр: «Тот та икмәккә сыла».
Бодай үсә — күл камышы Чайкалып торамыни;
Башаклары сыгылып төшкән — Гәрәбә сырганмыни.
Торналар килеп киткәнче, Агач яфрак сипкәнче, Туфракны бизәп өлгерә Ничә мең төр гөл генә.
Аяк бассаң, үләннәре Торганы бәрхет инде, Шул туфракта туып үсү Үзе бер бәхет инде.
һавалар зәп-зәңгәр монда, һавалар шундый биек, Шул күк астында дәү әти Яшәгән башын иеп.
Ә бит башың иелмәсә, һавалар шундый биек.
Күпме кош шул киңлекләргә Талпынып очып менә, Алар менә бары җирне Сагыныр өчен генә.

һавада мең төрле моң бар, Юк матурлыкта тиңе, Әгәр җирем зарлы булса, Күгем шат булмас иде, Шатлыгымның юк тиңе.
Сулар тонык, татлы монда Сулар тау ярып чыга, Мәңгегә сүнгән ташларның Салкынын алып чыга.
Ә нинди шифалы дымнар Бөркелә чишмәләрдән! Бер ләззәттән мәхрүм яши Шул суны эчмәгәннәр Шарлавык чишмәләрдән.
Уйсулыкта якты күлләр Я чайкала, я тына, Дымга сусап килгән җилләр Дулкыннарга сыена, Ә аннан болыт җыярга Китә дала буена.
Җир-суның сәламен алып, Әй, уралып-уралып, Зур дөньяга агып чыга Минем матур Дим генәм. Ал сәламнәр, Идел генәм! Ал сәламнәр, ил генәм!
ӨЧЕНЧЕ КӨН ТОТАШ КАР ЯВА
Өченче көн жепшек кар ява. Өченче көн тоташ, өченче көн Әрни минем иске бер яра. Өченче көн тоташ кар ява.
Тимер ярчык — яра төбендә.
Тимер ярчык йөри тәнемдә, Әйтерсең, карт гөнаһ иясе Әйләнгәләп куя кабердә. Шуңа күрә әрни ул яра.
Өченче көн тоташ кар ява.
Тимер ярчык нигә кузгала? Ул да, ахры, әрнеп сызлана. Руда көе аны еракта
Җир куеныннан эзләп таптылар, Туплар патшасына саттылар, Рурда аннан мина койдылар, Ә Днепрода миңа аттылар.
Кандай кызыл иде таң нуры, Таң кызартты үләннәр чыгын. Икебезгә тиде бер юлы Бер минаның ике ярчыгы.
Берсе калды сержант Фоминда, Текә яр читендә — кабердә, Икенчесе минем тәнемдә. Унике ел әрни шул яра, Өченче көн тоташ кар ява.
Карлар эрер, җылы җил иссә, Карлар китеп барыр, яз килсә, Бәлки, үчем кимер дошманга, Тәнемдәге тимер эресә. Тынгы бирми миңа ул яра. Өченче көн тоташ кар ява.