Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯШӘҮ БЕЛӘН ҮЛЕМ АРАСЫНДА

Беренче кисәк
Ватан сугышы елларында фашизм тоткынлыгында һәлак булган дусларыма багышлыйм.
ЯШЬ КЕШЕГӘ ХАТ
Кереш сүз урынында
Сугышта солдатка бер генә бурыч куела — сугышырга! Гадәттә, солдат приказны; тикшерми — үти, диләр. Мин дә Ватаным кушкан приказны үтәүче бер гади солдат идем.
Фашистлар җиребезгә басып керде. Ватан безгә ул илбасарларны куып чыгарырга кушты, һәм без, Бөек илнең уллары, кулларыбызга мылтык алып, сугышка киттек. 1941 нче ел иде.
Мин сугышта гади солдат идем. Һәм хәзер үк әйтеп куям, мин ул вакыттагы сугыш стратегиясен тикшерергә яки тәнкыйтьләргә җыенмыйм. Минем өчен мөмкин булмаган эш ул. Ләкин мин бер нәрсәне бик ачык беләм: бу сугыш безнең илгә көчләп тагылды. Без үз җиребезне дошманнан сакларга, туган халкыбызның азатлыгын якларга Гадел сугышка чыктык. Без, теләмәсәк тә, үтерергә тиеш идек. Без үтермәсәк, безне үтерәчәкләр иде. Коллыкка төшкән илдә нәрсә кала безгә? Хурлыклы газап, бары газап кына! Совет солдаты үзенең кечкенә окобында әнә шулай уйлады һәм үзенең бурычын үтәгәндә иң соңына кадәр туган илгә турылыклы булып калды.
Сугыш башланганда көчләр тигез түгел иде. Гитлер, «дуслык пакты» дигән пәрдә артына качып, безгә каршы чын-чынлап сугыш хәзерләгән. Аның мәкерле юл белән башлануы көтелмәгән хәл булды. Шул сәбәпле сугышның беренче елы Россия тарихында күрелмәгән авырлыклар аша барды. Гитлер армиясе тиз арада безнең җиребезгә басып керде. Ул көннәрдә мин меңләгән дусларым белән Белоруссия кырларында, дошман чолганышында калдым.
Ләкин бу җиңелү түгел иде әле. Сугышның бер моменты, вакытлы бер хәле иде бу. Сугышта йөргән кеше моны яхшы белә. Сугыш һәр көнне яңа эз белән бара. Беркем дә аның иртәгә ничек буласын әйтә алмый. Бүген солдат өчен куркынычлы булып күренгән хәл иртәгә бөтенләй киресенчә булуы мөмкин. Безгә шунысы билгеле иде: дошман-безне
4
чолгап алган, чигенү юллары бикләнгән. Алга бару мәгънәсез, чөнки тыл белән ара өзелгән. Хәл авыр. Ләкин берәү дә куркуга төшмәде. Чөнки без туган җиребездә идек. Тирә-ягыбызда үз авылларыбыз, үз туган халкыбыз иде. Әлбәттә, сугышта үлем — көтелә торган хәл. Аны солдат сугышка китәргә повестька алган көннән үк белә. Ләкин дошманга әсир калу турында мин башыма да китерә алмый идем. Киресенчә, дошман безнең җирдә үзе әсир калган кебек тоела иде.
Чыннан да, сугышның әле беренче айлары гына. Безнең армия үзенең көчен җәеп җибәрергә өлгермәгән. Безне чолганыштан коткарырга килүләре мөмкин әле. Бәлки, безне чолгап алган дошман армиясе үзе чолганышта калыр. Сугыш тарихында мондый хәлләр була. Хәл авыр, әлбәттә. Ләкин күңелләр боек түгел иде. Чөнки без чолганышның нәрсә белән бетәсен күз алдыбызга берничек тә китерә алмый идек. Без алай уйларга хәтта күнекмәгән дә. Үзебезнең армиягә кушылу өмете безгә юаныч һәм көч бирә иде.
Чолганышта күбәү идек без. Бәлки, минем кайбер окопташларым ул вакытта ук илгә кайтканнардыр. Алар яңадан үзебезнең армия белән бергә Берлинга кадәр барганнардыр. Ләкин сугыш мине башка язмыш белән очраштырды. Мин шул чолганышта әсир булдым. Бу сүзләрне язарга түгел, әйтергә дә авыр. Ләкин булган хәл ул. Ә булганны яшереп булмый. Анасы туган ил каршында бала туры булырга тиеш.
Яшь кеше!
Син минем яшемә җиткәндә, мин инде, бәлки, җирдә булмам.
Син әле мәктәптә укый башлаган көннәрдә үк җирнең тарихы белән, халыкларның тормыш юллары белән танышырсың. Күз алдыңнан бик еракта калган гасырлар узып китәрләр. Нинди генә исемнәрне күрмәссең син ул тарих битләрендә! Нинди генә хәлләрне очратмассың син ул чорларда.
Ниһаять, син шулай тарих битләрен берәмләп ача-ача безнең гасырга, без яшәгән чорга килеп җитәрсең, һәм анда «фашист» дигән сүзне укырсың.
Кем нде соң ул фашист?
Шуңа мин җавап язам.
УЛ КӨННӘРДӘ
Хәтеремдә: ул көн болытлы иде. Аз гына яңгыр сибәләп тора. Тирә- якта Белоруссия кыры. Урылмаган игеннәр башлары белән түбән иелеп төшкәннәр. Әйтерсең, алар да кайгыралар кебек иде. Юл буенда, кырда янган машиналар, танклар аунап ята. Арышлар арасыннан зенитка көпшәләре күренеп кала. Бар җирдә окоплар, базлар һәм җир өемнәре зур каберләр кебек калкып торалар. Урманнар өстендә төтен болытлары асылынган, һәм янып каралган агачлар күңелгә авыр моң салалар. Моннан кичә генә сугыш узган. Үле солдатларның гәүдәләре әле җыеп алынмаган. Кая карасаң да, үлгән дусларның гәүдәләре ята. Алар, әйтерсең, күккә карап кемнедер көтәләр. Әйе, бу — безнең дуслар, безнең дуслар! Алар өстендә инде каргалар өере оча. Ә еракта туплар гөрселдәве ишетелә. Кургаш төсле соры болытлар эчендә яшен ялтырап китә, һавада самолетлар гөрләве яңгырый. Сугыш үзенең юлын дәвам итә. Сугыш җирдәге бар тереклекне уты белән кырып бара, артыннан көл генә кала.
Без ике яклап юл читеннән барабыз. Ә юлдан немец танклары һәм солдатлар төялгән машиналар уза. Танкларның күбесенә немец солдатлары сырышкан. Алар шат. Безнең өстебезгә тәмәке төпчекләрен атып китәләр. Кайберләре карбыз кабыклары ыргыталар. Үзләре ниндидер бер хайван тавышы чыгарып көлешәләр.
— Руски, гут, гут! — дип кычкыралар. Менә бик түбәннән генә са
5
молет очып китә, колоннаны буйдан-буйга карап уза. Түбәннән ана немец солдатлары нәрсәдер кычкыралар, кул болгыйлар.
Минем белән янәшә баручы бер иптәш:
— Безнең өстә очарга мөмкин, син әнә тегендә бар, канатыңны өтеп җибәрерләр, — ди.
— Юк шул, өтмиләр. Өтсәләр, биредә мактанып очып та йөрмәс иде ул. Күрәсең, алар көчле әле, — ди икенче иптәш.
Сүз шуннан артыкка сузылмый. Кем көчле дә кем көчсез, хәзер кайдан беләсең? Хәзер бу турыда сөйләшүнең нигә кирәге бар? Безне каядыр алып баралар. Колоннаның як-ягыида немец солдатлары безгә мылтыкларын төзәгәннәр. Күбебезнең аякларыннан итекләре салдырылган. Ремеиьнәр алынган, тик кайбер кешеләрдә генә противогаз сумкалары бар. Күбебез яланбаш. Барыбызны да сакал баскан. Читтән караганда без, мөгаен, бик картлар булып күренәбездер. Ләкин безнең иң картыбызга да утыз яшьтән артык булмагандыр. Күбебезгә бары егерме ике — егерме биш яшь иде.
Безне бик кызу куалар. Әледән-әле: «Шнель, шнель!» — дигән тавышлар ишетелеп тора. Яралылар, хәлләре бетеп, адымнарын әкренәйтәләр, һаман артка кала баралар. Бара-бара алар, тәмам көчләре бетеп, юлга егылалар. Кинәт мылтык тавышы ишетелә, һәм юл читендә хәле беткән безнең дус, җирне кочаклап, күзләрен йома. Колонна алга барган саен, артта үле солдат гәүдәләре күбәя бара.
Кайберәүләр, кинәт кенә сикереп, юлдан арыш кырына ташланалар. Ләкин фашист пулясы аларны шунда ук куып җитә, һәм иреккә омтылган йөрәк тибүеннән туктый. Арыш арасында тагын бер гәүдә ятып кала. Ә колонна өстендә: «Шнель, руски, шнель!» — дигән сүз һаман яңгырап тора.
Менә алда кечкенә генә авыл күренде. Дөресрәге, авыл түгел, кайчандыр авыл булган урын. Чөнки монда янып беткән өйләр урынында, кабер ташлары кебек, морҗалар гына басып калган иде. Авылда беркем дә юк. Шулай да колонна килеп җиткәндә, каяндыр бер әби белән кечкенә генә бер кыз килеп чыктылар. Әбинең кулында чиләк, ә кыз кружка тоткан иде. Күрәсең, алар безгә су чыгарганнар. Ләкин немец солдаты алдан йөгереп килде дә әбинең чиләген тибеп аударды, кызның кулыннан кружканы алып, аяк астына салып таптады.
— Русски, век, век!—дип кычкыра-кычкыра әбине дә, кызны да куарга тотынды. Әби тиз генә китмәде, баш яулыгының читләре белән күзләрен сөртә-сөртә:
— Улларым, минем улларым. Бер ходай гына сезне коткарсын инде, — диде.
Бу карт ананың сүзләрен бик яхшы ишетеп калдым мин. һәм бүген дә аның кайгылы йөзе күз алдымда тора. Рус анасы безгә үзенең ии соңгы ярдәмен күрсәтергә теләде.
Бәлки, ул икенче көнне үзенең янган өй кисәүләре өстеиә ятып үлгәндер. Аның туфрагы каршында бүген башымны иям. Кайда син, нәни кыз? Сине мин бүген әгәр очрата калсам, бәлки, танымам да. Ләкин оныта алмыйм. Исән булсаң, бәхетле яшә, аппагым! Нәни кулларыңнан без су эчә алмадык. Ләкин без ул авыр минутларда сезне күреп күпме шатлык кичердек. Без туган илдә онытылмаган идек. Ул авыр көннәрдә безгә шул хисне тою иң кадерле минут иде...
Авылны узып киттек. Безнең алда Днепр елгасы. Аның аргы ягында шәһәр күренә. Йортлар өстендә төтен, шәһәр читендә ниндидер баклар яна. Кинәт шартлаулар ишетелә. Без шәһәрдән ерак әле. Ләкин дары катыш көйгән ис тамакка утыра. Шәһәр яна иде әле.
Барып җитәрәк безне туктаттылар. Озак та үтмәде, шәһәрдән кара брезент белән ябылган зур-зур машиналар күренде һәм тиз арада безнең янга килеп җиттеләр.

G
— Җәяү алып барырга куркалар, — диде янымдагы бер иптәш. Чыннан да шулай иде. Чөнки шәһәр эченә кергәч, һичшиксез, безгә качарга мөмкин иде.
— Немецның башына ат типмәгән, белә, шайтан, — диде кемдер.
— Белмәскә, шуңа фашист бит алар...
Безне шул машиналарга утырттылар. Машиналар кузгалды. Бераздан инде җимерелеп беткән урамнар буйлап бер-берсенә якын итеп салынган йортлар янына килеп туктадык.'
Бу Орша төрмәсе иде. Сугыш көннәрендә аның тәрәзәләре, стеналары ватылган. Немецлар төрмәне тирәли чәнечкеле тимер чыбыклар белән тотып алганнар. Капка төбенә ике башня ясалып куелган. Шунда прожекторлар асылган иде.
Капка ачык. Капкадан эчке якка өч пулемет көпшәсе карап тора. Тимер каска кигән немецлар шул пулеметлар тирәсендә әйләнәләр. Ә капкадан әсирләр төялгән машиналар узып тора. Бу — немецлар тарафыннан Россия җиренә ясалган беренче лагерьларның берсе иде. Безне шунда китерделәр.
Гомеремдә дә уйламаган тоткынлык көннәрем менә шул лагерьда башланды минем.
ЙӨЗГӘ-ЙӨЗ ОЧРАШУ
Без бер бүлмәдә утызлап солдат идек. Әле бер-беребезнең исемнәрен дә белмибез. Төрлебез төрле частьлардан. Биредә разведчиклар да, артиллеристлар да һәм пехотачылар да бар иде. Авыр язмыш безне бик тиз берләштерде. Без тиз арада бер-беребез белән танышып өлгердек. Кайсыбыз нинди частьтан, кем булып хезмәт итүен һәм ничек әсир калуын белештек. Хәтта тора-бара кемнең кайда туганлыгы, кем булып эшләве турында да сөйләшенде.
Бер-берең белән ачыктан-ачык сөйләшү мондый вакытта бик кирәк. Чөнки без дошман кулында, һәм безне, бәлки, иртәгә әллә нинди язмыш көтә торгандыр. Мондый көннәрдә яныңдагы иптәшеңнең кем булуын белергә теләү дә аңлаешлы хәл.
Барысы да әйтелде, тик бер генә нәрсә турында сер ачылмады: ул да булса, кемнең коммунист яки комсомолец булуы. Бу хакта беркем сорашмады да. Чөнки һәркемнең бары тик үз йөрәгендә генә сакланырга тиешле сер иде ул. Бу турыда сөйләшергә дә бик иртә иде әле. Әле алда нинди газаплы сынаулар аша үтәсе бар. Анысы көн кебек ачык. Бәлки, мондый чакта кешенең үзенә дә андый тирән серне белми торуы яхшырактыр. Ләкин, нинди* милләттән булуыбызга карамастан, немецлар каршында без рус солдатлары идек. Бу авыр көннәрдә шул исем безнең дуслыгыбызны тагын да ныгытты.
Минем белән янәшә сары чәчле, яшь кенә бер солдат утыра иде. Бер кулын ул бинт белән бәйләп аскан. Кан гимнастерка җиңе аша саркып чыккан, һәм ярасыннан инде начар ис сизелә башлаган иде. Кәефе начар, бөтенләй сөйләшми. Ара-тирә авыр сызланып куя, йөзен җыера, янып көйгән иреннәрен теле белән чылатып ала. Эссе иде аңа.
— Хәлегез бик авыр бит сезнең, — дидем мин.
— Җиңел түгел, — диде ул, аз гына елмая төшеп.
— Ярагыз зурмы?
— Кул башымны осколка китеп алды, нәләт төшкере,—диде күршем, борчылып.
Сүз артыннан шулай сүз куша-куша, без танышып киттек. Бу сары чәчле егет минем якташ булып чыкты. Ул Юдино станциясендә паровозлар төзәтү эшендә эшләгән. Мин дә аңа Казаннан икәнлегемне әйттем.
Моны ишеткәч, егетнең йөзе ачылып китте. Мин дә сөендем. Чөнки мондый вакытта якташыңны очрату әйтеп бетермәслек бәхет иде.

7
Иптәшемнең исеме Миша булып чыкты.
— Ә синең исемең ничек? — диде ул.
— Нәбиулла.
— Димәк, татар. Башта ук шулай уйлаган идем. Якташларны таныйм мин.
Миша авыз эченнән генә минем исемемне әйтеп карады.
— Авыр, тиз онытыла. Әйдә, мин сине Николай дип йөрим, — диде ул.
— Нигә Николай, нигә Павел түгел?
— Юк, Павел ярамый. Чөнки синең исемең «н»гә башлана. Димәк, Николай була.
Мин каршы килмәдем. Шул көннән алып, мин башкалар өчен дә Николай булып калдым.
— Тәмәке тартасыңмы?—дип сорады Миша.
— Бик тартасы иде дә, юк, бетте.
— Ә мин тартмыйм. Шулай да тәмәкем бар. Мин, гадәттә, үз порциямне иптәшемә бирә торган идем. Ә ул...
— Үлдеме? — дидем мин.
— Әйе, үлде, үтерделәр. Шәп дус иде.
Миша бераз тынып торды, аннары:
— Менә уң яктагы кесәмнән тәмәке ал. Үзеңә дә төр, миңа да төреп «бирерсең,—диде. — йөрәк яна, бәлки, берәр файдасы булыр.
Без тәмәке төреп тартып җибәрдек. Тиз арада Мишаның тәмәкесе кулдан-кулга йөреп китте һәм кире кайтканда аз гына калган иде. Тәмәке ничектер кешеләрне җанландырып җибәрде. Кемдер көлә-көлә бер -анекдот та сөйли башлады.
Ләкин тәмәке төтененә өйрәнмәгән Миша бер суыру белән үк буыла- буыла ютәлләргә тотынды. Маңгаена кан тамырлары бүртеп чыкты, йөзе кызарды. Күзләрендә яшь тамчылары күренде. Шуңа карамастан, ул тәмәкене тагын берничә мәртәбә суырып эченә алды да башын противогаз •сумкасына куеп, йөзен кулы белән каплады. Бераздан ютәле басылды, һәм Миша, сабый бала кебек, эреп йокыга китте.
Кич булып килә иде инде. Болай да караңгы төрмә бүлмәсе тагын да караңгылана төште. Тәрәзәләр ватылып беткән. Немецлар аларны чәнечкеле тимер чыбык белән челтәрләп куйганнар. Тәрәзәләрдән ишек алды һәм лагерь капкасы күренә. Лагерьга әледәи-әле машиналар килә, һәм тоткыннарның саны һаман арта бара. Алар инде бүлмәләргә сыймыйлар, тышта, ачык һавада, төркем-төркем булып җыелып торалар. Яралылар, стена буйларына сыенып, ыңгырашып яталар. Кемнәрдер:
. — Кем Москвадан?
— Кем Туладан?
— Кем Харьковтан? —дип кычкыра. Алар да үзләренең якташларын, дусларын эзлиләр, һәм шунда ук:
— Мин Москвадан.
— Мин Туладан, — дигән тавышлар ишетелә. Бу тавышлар караңгыда адашкан кешеләрне хәтерләтә. Куркыныч та, кызганыч та иде бу.
Капка башында прожектор утлары кабына. Аларның нурлары, ак елан кебек, ишек алдына, бина стеналарына кинәт’ кенә сузылалар да яңадан ояларына, тимер тартмаларга кереп югалалар. Әле беркем дә берни аңламый.
Яна гына сугыш кырыннан тотып китерелгән кеше үзен ниндидер төш күргән кебек хис итә. Аң бер нәрсәгә дә җавап бирми. Күзләр зур булып ачылганнар, ләкин бер нәрсәне дә күрмиләр кебек. Вакыт уза, һәм вакыт узган саен, тоткынлыкның авыр кайгысы кешене борчый бара. Әсир солдат, әкренләп, авыр уйларга чума. Ул, читлеккә ябылган кебек, .башта бу хәлгә килешә алмыйча, арлы-бирле сугыла. Кая барса да, аны
8
чәнечкеле тимер чыбык ураган, йөзенә салкын тимер көпшәләр карат? тора.
Әсир солдат, кая гына караса да, башына мөгезле каска кигән сакчыларны күрә, һәм шунда инде көче бетеп тынып кала. Тик шунда гына ул үзенең авыр хәлен аңлый һәм ирекне өзелеп сагына башлый.
Миша һаман йоклый әле. Мин аның янында утырам. Башымнан нинди генә уйлар узмыйлар. Инде нишләргә? Кинәт һавада самолет очкан тавыш ишетелә. Кемнеке? Барыбыз да тынып тыңлыйбыз.
— Безнеке! — ди берәү.
— Немецларга бүләк китергән...
һәм каядыр бомба шартлаган тавыш ишетелә. Шушы бер шартлау 4 да күңелдә ниндидер ышаныч уята: фронт якында гына бит әле.
— Их, иртә белән безнекеләр Оршага бәреп керсәләр, булыр иде кызык!—ди кемдер.
Бу сүзләрдән күңелдә ниндидер бер өмет чаткысы, кабынып куя. Шул сүзләргә чын күңелдән ышанасы килә. Бер генә минутка булса да уйлар яктырып китә.
Төн һаман караңгылана бара. Ишек алдында кемнәрдер учак кабызырга маташалар. Ләкин шырпы яктысы күренү белән капка янындагы пулемет тырылдап куя. Шунда кемдер кычкырып егыла, һәм тавыш тынып кала. Кемдер, рус телен ватып-сындырып:
— Ут яндырырга ярамый!—дип кычкыра. Сакчылар мылтык затворларын шалтыратып куялар. Прожектор уты тагын сузылып ала һәм сүнә.
Безнең бүлмәдә тынлык инде. Солдатлар, икешәр, өчәр булып, берберенә елышып ятканнар. Ләкиң берәү дә йокламый, һәркемнең башында: «Нишләргә?» дигән уй кайный.
Мин Миша янына ятам. Минем дә Миша кебек йокыга таласым килә.. Юк, булмый, тагын торып утырам, тагын уйлыйм: нишләргә? Качарга кирәк, качарга! Ә ничек качарга соң? Тагын уйлыйм, тагын уйлыйм. Ләкин хәзер минем иптәшем бар инде. Аны ташлап китиммени?
Мин үземә-үзем җавап бирә алмыйм. Чигә тамырларым авырта, тешләр кысыла. Шушы караңгы бүлмәдә үземне төпсез коега төшеп барган кебек сизәм. Мин әле моннан берничә сәгать кенә элек бу турыда үзем генә уйларга һәм үзем теләгәнчә эшләргә хаклы идем. Ә хәзер минем иптәшем, якташым бар. Ул яралы. Качарга мөмкин була калса, яралы иптәшемне ташлап китәргә ярыймы?
Кинәт тышта машина гөрелдәп килеп туктады. Немецлар сөйләшә- сөйләшә йортка керделәр, һәм менә безнең ишек төбенә таба адымнар якынлаша. Бүлмәдә хәрәкәт һәм борчылу сизелә. Менә ишек ачылды. Бүлмәдә кесә фонаре яктысы йөри башлады. Яктылык кайбер солдатларның йөзләренә озак тукталып торды.
Немец шпорларын шылтыратып куйды. Ләкин үзе бүлмә эченә узарга курка иде.
Немецлар керү белән бүлмәгә хушбуй исе таралды. Ә соңрак инде спирт исен дә сизә башладык. Димәк, алар «салганнар» иде. Караңгыда йөзләрен күрмәсәк тә, бу безнең янга керүчеләрнең офицер булуларына шигебез калмады.
Бу ярты төн уртасында нишләп йөри алар? Бүлмә эче тын. Офицер кесә фонаре яктысын бер солдаттан икенче солдат йөзенә йөртеп уза. Кемнедер эзлиләр. С
Кинәт бүлмәдә шул авыр тынлыкта офицерның тавышы ишетелде. Гадәттә, тавышның төсе юк, диләр. Ләкин ни өчендер шул минутта миңа- немец офицерының тавышы зәңгәр, яшел төсле кебек тоелды. Офицер немец телендә нәрсәдер әйтте. Без бары «коммунист» дигән сүзне генә- аңладык. Офицер белән янәшә торган кемдер русча:
9-
— Биредә коммунистлар бармы? — дип сорады. Әлбәттә, мин үзех\г дә комсомолец булуым белән коммунистка якын идем. Дошманның соравы миңа да кагыла иде. Юк, миңа гына түгел, бу безнең барыбызга да кагылышлы сорау. Чөнки без совет солдатлары—коммунизмны яклаучылар идек. Барыбыз да яшен тизлеге белән аягүрә торып бастык. Бу коралсызланган солдатларның, җилкәләрне җилкәгә янәшә куеп, дошманга каршы чыгуы иде.
Офицер җавап көтте. Без бер сүз дә эндәшмәдек.
— Я, әйтегез, биредә кемнәр коммунист, кемнәр комиссар?—диде ул. Ләкин бүлмә тып-тын торды.
— Димәк, барыгыз да коммунист? — диде немец ачуланган тавыш белән. — Ярый, бик яхшы. Ләкин белегез, барыбер әйтерсез. Бүген түгел икән, иртәгә, иртәгә түгел икән, аннан ары әйтерсез. Безнең вакыт бар, без көтә алабыз, — диде дә офицер, иптәшенә нәрсәдер сөйли-сөйли, бүлмәдән чыкты. Ишек ябылды, шалтыр-шолтыр иткән тавышлар ишетелеп калды.
— Менә болары инде чын фашистлар, — диде кемдер почмак яктан.
Бу сүз караңгы бүлмәдә коточкыч булып яңгырады, йоклап яткан, дөресрәге, аңын җуеп яткан Миша да урыныннан сикереп торды һәм, «ах!» дип, яралы иңбашын тотып, таш идәнгә ауды.
Әйе, фашистлар! Без аларны сугышка кадәр үк белә идек. Фашистларның Испаниядә, Австриядә, Польшада ничек үтереп йөрүләре турында газеталарда, журналларда укыганыбыз бар иде. Ә менә бүген без фашист белән йөзгә-нөз, күзгә-күз, кара-каршы очраштык. Ул инде безнең өскә дә канлы балтасын күтәрде.
Минем теге кешенең йөзен күрәсем килде. Ләкин бүлмә караңгы, беркемне дә танып булмый иде. Бәхеткә каршы, ул кеше тәмәке кабызды, һәм шул арада мин аның йөзен күреп калдым. Ул урта яшьләрдәге бер солдат иде. Шактый киң маңгае, туры борыны һәм шырпы яктысында ниндидер бер эчке көч белән ялтыраган күзләре минем күңелгә кереп калды. Шырпы сүнгәннән соң да ул күзләр һаман ялтырап торалар кебек иде.
Башка вакытта, бер-беребез белән очрашканда, кешенең йөзенә игътибар да итмисең. Ә биредә, тоткынлыкта, кеше, бер-берсенең йөзенә карап, аның эчке хәятын белергә тырыша. КеАм ул? Менә мин дә хәзер шул солдат турында уйлыйм. Кем ул?
Ләкин кешене йөзенә карап кына белеп буламы соң? Минем шундый уйлар белән газапланып утыруымны сизгән кебек, теге солдат тагын сүз башлады:
— Нигә тындыгыз? Шүрләдегезме әллә?—диде ул. — Коммунистларны белсәгез, әйтегез. Немец аның өчен буш итмәс, һәрхәлдә түләүсез калдырмас...
— Син нигә алай үзеңне бик зурга куясың әле? — диде кемдер аңа каршы. — Нәрсә син, безне әләкчеләр дип белдеңме әллә? Күп сөйләнсәң, телсез калуың бар. Кара син аны, ничек мыскыллый... Әйтегез, имеш.
— Кем ул, шуның янында ятучы, бир үзенә берне, ә мин барып өстәрмен...
Монысын Миша әйтте. Хәер, аның «берне» бирергә түгел, кулын селкетерлек тә көче юк иде.
— Ачуланмагыз, шаярып кына әйтәм, — диде баягы солдат. Аның тавышында борчылу катыш ниндидер бер күтәренкелек сизелә иде.
— Шулай диең, нигә юкны сөйләп торырга? — диде Миша. — Бездә бер генә коммунист та юк. Бусы бер. Икенчедән, коммунист булса да без белмибез аиы, — дип сүзен бетерде ул.
Гади генә әйтелгән шушы сүзләр безгә рух кертеп җибәрде. Бу тәпиебезнең бүлмәдә фашистлар турында бик озак сүз барды.

Ю
Мин акладым: теге солдат бары тик безне сынар өчен генә шулай сөйләнгән икән. Әлбәттә, ул үзе коммунист иде.
Инде август төне сыекланып бара. Бүлмә стеналары беленә башлады. Арып талган әсирләрнең күзләренә таң йокысы төшә. Бүлмә тып-тыи булып калды.
КЫЛЫЧКА-КЫЛЫЧ
Икенче көн килеп җитте.
.Мишаның хәле авырая бара. Ул кинәт-кинәт ыңгырашып куя. Түшәмдә ниндидер бер нокта табып, шуңа озак-озак карап тора. Аның, яралангач каны күп акканлыктан булса кирәк, төсе агарып калган. Күз төпләре каралып чыккан. Керфекләре бик авыр ачылалар. Миша әледән-әле сөйләнә. Безнең арада тагын да яралылар бар. Ләкин Мишаның хәле барысыннан да авыррак иде. Аңа ашыгыч ярдәм кирәк иде.
Берәү:
— Ярасын чишеп, яңадан бәйләргә кирәк, — диде. Икенче берәү:
— Чишәргә ярамый, иптәшләр. Инфекция керүе мөмкин, — диде.
Мин Мишага карап нишләргә дә белмичә аптырап торам. Немецлар мине әсир калганда ук тентегәннәр иде инде. Кесәмдә хәтта кулъяулыгы да юк иде. Якташ һәм иптәшем алдында шулай аптырап торганда безнең янга кичә мин шырпы яктысында танып калган солдат килде. Ул Миша янына иелеп, аның ярасын иснәп карады да башын селкеп:
— Да... — диде. Аннары Мишаның күзләренә карады. Кулын тотып, йөрәк тибешен санады.
— Сез врачмы әллә?—дип сорадым мин.
— Сезгә барыбер түгелмени? — диде ул.
/Минем мондый вакытта кешенең кем булуын белергә теләвем үземә дә уңайсыз булып тоелды.
— Кемдә бинт бар? — диде ул һәм үзе гимнастерка кесәсеннән инди-видуаль пакет чыгарды. Иптәшләр тагын берничә пакет таптылар. Мишаның ярасы бик зур иде. Иңбаш сөягенә кадәр ите алынып ташланган. Яраны төзәтер өчен, һичшиксез, хирург ярдәме кирәк иде. Теге солдат яраны әйбәтләп яңадан бәйләде. Мишага бераз уңайрак булып китте, тынычрак сулый башлады. Яралы иптәшебезнең тынычлануы безгә дә ничектер бер җиңеллек булып тоелды.
Теге солдат Миша янына утырды, йөзе борчулы иде аның. Мишага нигәдер ул сәер карый. Бераздан ул минем колагыма пышылдап:
— Аңарда заражение,—диде.
Башкалар моны ишетмәсәләр дә, сүзнең ни турыда барганлыгын аң-ладылар. Солдатлар барысы Миша янына җыелдылар. Сугышта без күп дусларыбызны югалттык. Без үлемгә карап торырга күнеккән. Ләкин һәр үлем үзенчә аянычлы, үзенчә авыр. Менә хәзер дә Миша үлем хәлендә ята. Бу үлем бигрәк тә авыр, бигрәк тә кызганыч, чөнки тоткынлыктагы үлем бу. Мондый үлемне беркайчан да күргәнебез юк иде. Ә ул менә хәзер безнең алдыбызда, иптәшебезнең йөзендә, аның нурлы күзләрендә, аның яшь гомерендә.
Бер солдат противогаз сумкасыннан бер кисәк икмәк алды.
— Миша, мә, аша, — диде ул.
Кемдер каяндыр бер шакмак шикәр табып алып килде, һәркем иптәшенә ничек булса да ярдәм итәргә тырыша иде.
Миша русларда гына була торган якты, зәңгәр күзләрен яртылаш кына ача алды. Яткан җиреннән күтәрелмәкче булды. Ләкин аның көче юк иде инде. Менә нинди хәлләр дә була икән ул тормышта: кичә генә миңа очраган һәм, бәлкем, гомергә сагынырлык иптәш буласы кеше бездән мәңгегә аерыла. Без моның шулай икәнен күреп торабыз, һәм минут үткән саен ул сәгать якынлаша бара.

11
Минут узган саен әсирлек үзен көчлерәк сиздерә бара. Минут узган саен без картая барабыз, боега барабыз кебек. Бу кайгы йөрәкләргә тагын да тирәнрәк урнаша. Әле күп нәрсәләргә җавап бирә^ алмаган акыл инде тоткынлыкның хурлыгын ачыграк күрә башлый. Без — яшәүдән аерылганнар, безгә инде үлем карап тора.
Шулай: фашист тоткынлыгында икенче көн узып бара. Безнең әле берни ашаганыбыз да, эчкәнебез дә юк.
Гадәттә, бик кайгырган кеше ашау-эчүне онытучан була.. Безнең дә ул турыда уйлаганыбыз юк иде. Күңел бу әсирлек белән, бу түбәнлек белән килешә алмый. Килешә алмый гына түгел, моңа ачына, ярсый. Авызда ниндидер бер әче тәм сизелә. Нәрсәдән икән бу? Әллә арыгангамы, әллә сугыштагы дары исе чыгып бетмәгәнме? Юк, берсе дә түгел,. Бу — вөҗдан газабының йөрәкне яндыруыннан туган бер сизем. Мондый чакта кеше чыннан да ашау-эчүне оныта. Биредә, төрмә бүлмәсендә, •бездә дә шундый хәл иде. Мин, төрмә бүлмәсе, дим. Әгәр тоткынны бизәкле сарайга япсалар, аның хәле үзгәрер иде микән?
Ачлык үзен нык сиздерә башлады. Безнең инде кайберләребез өчәр көн ашамагаи-эчмәгәи иде. Бу урында мин шуны әйтергә тиешмен: безнең арада бер генә солдат та немецтан ашарга сорау турында сүз кат- Ъ1ады. Бу, ничектер, бер-берең каршында оят кебек иде.
Без авыр ыңгырашып яткан Миша янында сүзсез генә җыелышып утырабыз.
Шунысы кызык: ни өчен безнең бүлмә шулай кинәт «күзәтү астына» ялынды? Безнең арада беркем дә әле фашист белән «телгә» килгәне юк бит. Эш нәрсәдә?
Әлбәттә, очраклы һәм көтелмәгән хәл түгел иде бу. Фашистлар иң элек әсирләр арасыннан коммунистларны тотып алып юк итәргә телиләр.
Коммунист — әсир булган хәлдә дә — фашист өчен куркынычлы дошман. Алар беләләр: совет армиясендә коммунистлар күп. Коммунистлар безнең арада да бар, әлбәттә. Ләкин кайсыбыз? Менә шул сорау аптырата фашистларны.
Тәрәзә челтәрләре аркылы ишек алды күренә. Анда әсирләрне өчәр- өчәр бастырып стройга тезгәннәр. Офицерлар стройны бик горур килбәт белән карап йөриләр.
Алариың итекләре ялтырап тора, шпорлары чыңгылдап-чыңгылдап китә. Киң түбәле фуражкалары ничектер башларыннан аерылып күренә. Гүя фуражка эчендә баш түгел, нәрсәдәндер ясап куелган бер озынча •әйбердер сыман; офицерларның гәүдәләре дә сыгылмый, бөгелми торган тоташ бер каты заттан ясалган кебек. Чөнки йөргәндә алар гәүдәләрен бик туры тоталар һәм тезләре бөтенләй бөгелми кебек.
Строй йорт буена дүрт почмаклы шәкел итеп куелган. Артта солдатлар, уртада офицерлар. Кичә төнлә безнең бүлмәдә булып чыккан офицерның зәңгәрле-яшелле тавышы ишетелә:
— Коммунистлар, комиссарлар, еврейләр, өч адым алга чыгыгыз! — дип кычкыра ул.
Ләкин беркем дә чыкмый. Аннары офицер кулындагы бизәкләп ясалган таягы белән әсирләрнең йөзенә төртеп күрсәтә. Солдатлар ул әсирләрне шунда ук стройдан сөйрәп чыгаралар да якында гына торган машинага утырталар. Озак үтми, машина лагерь капкасыннан чыгып та ас итә.
— Кая алып китәләр аларны? — дип сорый бер иптәшебез.
— Кая булсын, допроска,— ди икенче берәү.
—- Эшләр яхшыга бармый, егетләр!
Моны әйтүче бая Мишага ярдәм күрсәткән солдат иде. Без аның исемен һаман белмибез әле. Ләкин сүзе белән безне үзенә тартып өлгерде инде ул. Без аны күптән беләбез кебек иде.
12
Ул, тәрәзә аша карап, йөзен җыерды. Гүя кара машинада аның да бер туганы киткән иде.
— Гестапо эшкә кереште,— диде ул. — Коммунистларны эзлиләр. Коммунизм белән фашизм кылычка-кылыч килде...
Солдат бераз уйланып торды. Аның күзләре безгә туры карыйлар, әйтерсең, ниндидер бер тирән сер әйтергә телиләр иде.
Миша, саташып, нәрсәләрдер сөйләнә. Тавышы бик тонык чыга, сүзләре бутала. Мин аңа карап утырам. Маңгаена кулымны куям. Ут кебек кайнар. Нишләргә? Гангрена бөтен тәне буйлап тарала ахрысы. Ишек артында немец солдаты нәрсәдер кычкырына башлады.
Бераздан ишек ачылды. Бүлмәгә офицер белән өч солдат керде. |
— Я, биредә кемнәр коммунист, кемнәр комиссар? Әйтегез!—диде офицер.
Тавышы белән ул безгә таныш иде инде. Кара петлицаларында яшен уклары шикелле сызыклар бар. Башта мин: «Бу нинди билге икән?» — дип уйладым, һәм шунда ук боларның «СС» хәрефләре икәнен шәйләп алдым.
Без бер сүз дә эндәшмәдек. Офицер Миша янына килде, аңа шпорлы итеге белән төртте.
— Вас, капут? — диде, йөзен җыерып.
Миша ыңгырашып куйды.
Аннары офицер безнең йөзләребезгә карап чыкты. Ул, коммунистларның йөзендә берәр билге юкмы? дигән кебек, җентекләп карый. Алга чыгып торган маңгай астындагы күзләре авызларын ачкан еланнарга охшый иде.
Безне тентү башланды. Кайберәүләрнең кесәләрендә әле карандаш,, кәгазь битләре, пәке шикелле вак-төяк әйберләр бар нде. Боларның барысын да җыеп алдылар. Икебездән кесә сәгатьләре табылды. Немец, солдаты авызын ерып көлеп җибәрде:
— Русски ур, гут, — дип, сәгатьләрне кесәсенә үк салып куйды. Офицер тәрҗемәчегә нәрсәдер әйтте, һәм тәрҗемәче, рус телен вата-сыиды- ра, безгә офицерның сүзләрен аңлатырга кереште:
— Коммунистларны әйтмичә торып, сезгә судан башка бернәрсә дә бирелмәячәк, — диде.
Миша тагын аңга килгән кебек булды.
— Алар мине эзлиләр, этләр, — диде.
Немец офицеры, бу сүзләрне аңламаса да, Мишаның йөрәк өзгеч дәһшәтле тавышыннан сискәнеп киткән кебек булды. Офицер пистолетын чыгарды, Миша янына юлбарыс кебек атлап килеп җитте. Ләкин атарга өлгермәде. Миша, күзләрен зур ачып, фашистка туп-туры һәм бер дә селкенмичә карап ята иде. Миша үлде.
Бу рус солдаты Юдино станциясеннән иде. Шул вакыттан бирле күп еллар узды инде. Мин, бигрәк тә җәй көннәрендә, Юдино станциясе аша узгалыйм. Узган саен хәтеремә минем Миша төшә. Бәлки, аның туганнары әле дә сагынып көтәләрдер аны. Бәлки, аның балалары да булгандыр. Алар үзләренең сөекле әтиләрен ипде беркайчан да күрмәсләр. Коммунист Миша Белоруссия җирендә билгесез кабердә ята. Туфрагың җиңел булсын, якташым!
НАМУС ТРАГЕДИЯСЕ
Кичкә таба Мишаны алып чыгып киттеләр. Тоткынлыкның икенче- көнендә үк инде бер дустыбызны югалттык. Бу әле безнең бүлмәдә генә. Ә башка бүлмәләрдә, башка лагерьларда үлүчеләрнең саный кем бел-- сен? Алар, бәлки, бу көнне меңнән дә арткандыр. Ә иртәгә күпме булыр? Ә берсекөнгә?
13
Бәлки, безне дә менә шушы бүлмәдән берәм-берәм алып чыгып бетерерләр.
Без бу ике көн эчендә киләчәктә безне нәрсә көткәнен ачык аңладык. Ничек кенә булса да бу газаптан, бу хурлыктан качарга кирәк! һәркемнең башында шундый уй туды. Моны миң үземнән беләм. Качу турында инде мин карар иттем. Ләкин немецлар да моны сизәләр иде. Алар инде лагерь тирәсен, икенче кат баганалар куеп, тимер чыбык белән урый башладылар. Почмак саен прожекторлар яна. Лагерь тирәсендә сакчылар арткаииан-арта. Читтән караганда безне монда гомер буена тотаргг! уйлыйлар кебек иде.
Тагын төи җитте. Ләкин күзгә йокы керми. Үзара сөйләшүләр бөтенләй ишетелми. Минем дә беркем белән дә сүзгә керәсем килми. Эч поша. Ара-тирә очып узган самолет тавышлары гына кайдадыр сугыш барганын искә төшерәләр. Күз алдында яңадан сугыш күренешләре килә. Туганнар, дуслар искә төшә. Шуларны уйлаган саен күңелсез була бара. Кем белә,.бәлки, алар белән инде очрашып булмас.
Алай гына түгел, хәтта үлгәч тә синең кайда күмелгәнеңне белмәсләр. Бу уйлардан тәнгә бозлы су сипкән кебек салкын булып китә. Куллар гимнастерка якасына ирексез үрелә, әйтерсең, кемдер сине буа һәм син шуннан котылырга телисең кебек.
— Егетләр, кем йокламый? — ди берәү.
Мин яңадан баягы таныш солдатның тавышын ишетәм.
— Мин йокламыйм, — дим мин аңа.
— Мин дә, — диде икенче берәү.
— Ә нигә?—ди өченчебез.
— Барыгыз да йокламыйсыз икән, — ди теге солдат һәм бераз тынып торгач:
— Минск шәһәренә моннан ничә километр булыр икән? — дип сорый.
— Ничек барасың бит,—диде кемдер. — Самолетта утыз минутта җитәр идең, поездда ярты көн, ә җәяү, безнең шикеллеләргә, ун көн дә аз.
— Шулаймы?
— Кара әле, Василий Петрович, — ди аңа тагын кемдер, — бик кирәк булса, мин чын дөресен әйтә алам. Мин үзем бу якларда туган кеше. Минск шәһәренә моннан өч йөз километр чамасы, артык түгел...
Мин шушы сөйләшүдә теге солдатның Василий Петрович икәнен белеп калдым. Димәк, ул качарга җыена. «Менә аның белән бергә ычкынсаң...»— дип уйладым мин.
— Димәк, син бу якларны яхшы беләсең? — диде Василий Петрович.
— Бераз беләм.
— Алай булса, сөйлә әле, ничегрәк монда юллар, мәсәлән, җәяү баручыга? Урманнар бармы, елгалар зурмы, Днепрны әйтмим, Днепрны беләбез...
Бу төнне без караңгы бүлмәдә Орша тирәсендәге рельефны, дөресрәге, картаны өйрәндек дияргә була, һәркем бу хакта үзенең белгәнен сөйләде.
Василий Петрович, әлбәттә, качарга җай чыкса дип, тирә-якны яхшырак белергә тели иде. Миңа да, башкаларга да нәкъ шул кирәк иде. Минем качу турындагы уйларым тагын да көчәйде.
Тизрәк төнне уздырасы килде, һәм төн узып та бара иде инде.
Иртә белән безне барыбызны да ишек алдына чыгарып тезделәр. Санап чыктылар.
Кинәт:
— Ахтунг! — дигән немец командасы ишетелде. Капкадан кечкенә, җиңел машина килеп керде. Машинаның өсте ачык булып, тирәсе яфраклы ботаклар белән уралган иде. Шул яфраклы ботаклар арасыннан
14
калай кебек җәйпәк түбәле бик зур фуражка күренде. Аннары кып- кызыл битле, киң җилкәле, шактый юан бер немец килеп чыкты. Бу генерал иде.
Аның янында берничә офицер басып тора.
1 енерал, күзләрен кыса-кыса һәм бик канәгать төс белән елмая-ел- мая, безгә бик озак карап торды. Бу вакытта ул үзен Наполеон кебек хис итә иде булса кирәк. Ул әле җиңүче, ә без җиңелүчеләр идек.
Генерал бер офицерга нәрсәдер әйтте. Офицер тәрҗемәче булып чыкты.
— Икмәк юк, — диде ул беренче сүзендә үк, — Икмәк юк. Икмәкне сезнекеләр яндырып киттеләр. Без гаепле түгел. Ләкин генерал әфәнде- миңа сезгә әйтергә кушты... — Офицер бераз туктап торды, аннары генералга борылып нәрсәдер әйтте. Генерал башын селкеп ризалык белдерде.
— Бүген, — диде офицер, — генерал әфәнденең кушуы буенча сезгә ашарга биреләчәк. Бөек Германия гуманлы ил. Ул Европага яңа тәртип алып килә... — Офицер сүзеннән туктап калды, башын югарырак күтәреп, безгә карады. Аның бу кыяфәте: менә без нинди яхшы, дигән кебек иде. Икенче офицер генералны лейка белән рәсемгә төшереп алды.. Шуннан соң фотоаппаратын безгә төзәп, берничә рәсем төшерде.
Бәлки, берничә көннән соң берәр немец газетасында бу рәсемнәр бөтен Германиягә таралыр. Ул рәсем астына генералны мактап язарлар. Кемнәрдер шатланырлар. Ләкин кемнәрдер кайгырырлар да. Чөнки сугыш немец йортының бусагасында һаман солдат сорап тора. Монысы нәрсә белән бетәр — билгесез әле...
Машина китте. Без инде немец генералын да күрдекч Ләкин бездә зур тәэсир калдырмады ул.
— Капиталист, — диде берәү аның турында.
— Әлбәттә, эшче түгел, — дип, икенче иптәш сүзгә кушылды. — Күрәсең. кәефе яхшыдан түгел, икмәкне яндыргансыз, ди. Булса, Германиягә озатасы икән. Тот капчыгыңны, сиңа хәзерләп куйганнар!..
Кинәт бер якта ниндидер ызгыш күтәрелде. Кемдер:
— Менә син нәрсә эзләп килгәнсең икән, сволочь, — дип кемнедер сүгә башлады. Мин шунда таба юнәлдем, һәм озак та үтми, талашучылар арасына килеп кердем.
Уртада бер кеше басып тора иде. Кулында ниндидер язулы кәгазь. Ул шушы язуны тотып кычкыра:
— Ишеттегезме, генерал нәрсә әйтте? Ашарга бирәбез, диде. Димәк, немецлар алдашмыйлар. Менә монда язган,—дип, әлеге кеше кызара- бүртенә язуны укый башлады.
Бу кәгазь совет солдатын сугышсыз бирелергә чакырып, немец само-летларыннан фронт сызыгына ташланган прокламация иде.
Дошман мәкерне дә үзенә хезмәткә чакырды. Фашист гаделлеккә каршы мәкер белән дә һөҗүм итә. Алар үзләренең прокламацияләрендә «үзе теләп бирелгән әсирләргә яхшы аш, кием, хәтта аракы, тәмәке биреләчәк» дип язалар иде. Прокламацияләрнең икенче битендә немец фронты аша узарга рөхсәт тә язылган була иде.
Әсир кулындагы язуны укып бетерә алмады. Аның алдына бик ачулы йөзле, озын буйлы һәм чандыр куллы берәү килеп басты да, прокламация укучының борынына төртеп, аны укуыннан туктарга мәҗбүр итте.
— А, исәнме? Рядовой Поляков! Без бит сине үлгән дип кайгырган идек, — диде ул. — Ә син немецларга калач ашарга килгәнсең икән. Шәп патриот! Хәзер сине анаң күрсә, күзләреңне тишеп агызыр иде, сволочь...
Теге әсир башта, телен тешләгән кебек, кинәт тынып калды, йөзе агарынды. Ул нәрсәдер әйтмәкче иде, бугай. Ләкин авызыннан бик еракта, күкрәк эчендә ишетелгән кебек ниндидер аңлашылмаган тавыш кына
15
чыкты. Аннары ул артка чигенде. Шул вакыт кемдер аны бар көче белән сугып җибәрде. Поляков кинәт алга борыны белән төртелде, дүрт аякланып, куркынган төс белән безгә бик кызганыч карап тора башлады. Күзләре пыяла эченә тутырылган төтен төсле нурсыз иде.
Поляков эндәшми. Үз хәленең нинди түбән икәнен аңлый ул. Ләкин гафу үтенергә соң иде инде. Берәр каршы сүз әйтсә, аны шунда ук үз иптәшләре, хәтта якташлары да, аяк астына салып изәчәкләр иде. Поляков үзе дә моны сизә. Аңа безнең каршыда бары дүрт аякланып кына торырга калган иде.
Поляковка бүтән беркем дә бер сүз әйтмәде, йогышлы авырудан куркып, читкә тайпылган кебек, без аның яныннан таралыштык. Ул ярдәм көткән кебек, тирә-ягына карайды, ләкин аны беркем дә кызганмады.
Кичкырын безне яңадан стройга тезделәр. Лагерьга брезент белән капланган йөк машинасы килеп керде. Аңа бәрәңге төялгән иде. Ике немец солдаты:
— Аен, цвай, драй,—дип, безгә чиле-пешле өчәр бәрәңге өләшергә тотындылар.
Поляков инде безнең барыбызга да диярлек таныш иде. Менә ул машина янына килде. Башыннан пилоткасын салып немецка сузды. Пилоткага өч бәрәңге төште.
— Язуыңны күрсәт, язуыңны!—диде аңа берәү. — Сиңа бит калач, колбаса бирергә тиешләр...
— Аракы күбрәк сора, безгә дә авыз иттерерсең, — диде икенче берәү.
Поляков эндәшмәде. Ул бер кызарды, бер агарды, беркемгә дә күтәрелеп карамады.
Без генерал бирдерткән «сыйны» ашарга керештек. Ләкин бәрәңгене ашар өчен тагын бер мәртәбә юарга, тагын бер мәртәбә пешерергә кирәк иде.
Поляков исә никтер ашамый утыра. Пилоткасындагы бәрәңгеләрне алып-алып карый. Кинәт ул урыныннан сикереп торды. Бәрәңгеләрен пилоткасыннан а'лып, җиргә атты. Атты да аяклары белән изәргә кереште. Үзе таптый, төкеренә, бер сүз дә эндәшми. Без аңа гаҗәпләнеп карап торабыз. Поляков яңадан җиргә утырды. Гимнастеркасын изү турысыннан буеннан-буена аерып ташлады. Күкрәге ялангач калды. Шунда мин аның күкрәгенең сул ягында татуировкалап ясалган бер рәсем күрдем. Анда бер ялангач кыз рәсеме төшерелгән. Рәсем астына «П—Г» дип язылган иде. Поляков кулларын хәрәкәтләндергән саен шул рәсем дә җайлы кебек күренә.
Поляков, күкрәгенә йодрыклары белән суга-суга, елый башлады. Аннары йөзен куллары белән каплап, җиргә сузылып ятты да тынып калды. Тик гәүдәсе әледән-әле кинәт дөрселдәп-дөрселдәп куя иде.
Ул көнне бөтен лагерь Поляков турында сөйләде. Ә иртән без Поляковның инде каралып, суынып беткән гәүдәсен күрдек. Ул буылып үлгән иде. Кемдер аның йөзен пилоткасы белән каплап та өлгергән. Пилотка читеннән кичәге язу — немец прокламациясе күренеп тора иде.
ТОРМЫШ БЕЛӘН ҮЛЕМ АРАСЫНДА
Җиде көн узды. Безнең арада инде ачлыктан шешенә башлаган кешеләр дә күренгәли. Инде яткан урыннарыннан тора алмаучылар да бар.
Поляковның буылып үлүе тора-бара батырлыкка әйләнде. Аны хәзер беркем дә начар исем белән телгә алмый. Ул үзенең хатасын үлеме белән аклады.
Лагерьда безнең язмышлар тигез иде. Поляков кичә үзен-үзе үтергән икән, без иртәгә яки берсекөнгә, барыбер ачтан үләргә тиеш идек.
16
Ә кабердә яткан кешенең кабер ташына аның дусмы, дошманмы икәне язылмый. Ә безнең каберләребездә хәтта исемебез язылган таш та булмаячак. Сик кем дә, мин кем — үлем өчен барыбер иде. Поляков, дошман прокламациясен алган вакытта, бәлки, әле яшәрмен, дип уйлагандыр. Ә кичә аны шул дошман кәгазе хурлыклы рәвештә тормыштан алып китте.
Шуны әйтергә кирәк, Поляковның үлеме безнең күз алдыбызда дошманны тагын да ачыграк фаш итте. Моннан соң фашистлардан бернинди «шәфкать» көтәргә ышаныч калмады. Әгәр безнең арада тагын кайберәүләр Поляков шикелле уй йөрткән булсалар, алар бүген моның тирән алдану икәнен белделәр. Бу хәл безне тагын да ныграк берләштерде. Поляковның үлеме ул фашизмга каршы вөҗдан протесты иде. J
Әле бу көннәрдә без ниндидер бер өмет белән, безне дошман кулыннан коткарырлар дигән ышаныч белән яши идек. Лагерьда, әсирләр арасында, бу атнада безнекеләр һөҗүм башларлар һәм немец үзе чолганышта калыр, дигән сүзләр йөри иде. Хәтта, безнекеләр немецны юри шулай тылга кертеп, аны капчыкка ябарга уйлыйлар, дип, сугыш стратегиясенең кайбер ысулларын да телгә алалар иде.
Көннәр узган саен мондый сүзләр азая, өметләр сүнә, котылуга ышаныч бетә бара иде. Чөнки инде туп тавышлары да ишетелми, Орша өстендә бомбалар да шартламый. Фронт бик ерак тылга киткән иде. Ә фронт ил эченә киткән саен, без дә туган илдән ераграк китәбез, кояштан ераклашабыз кебек тоела иде.
Лагерь капкасыннан яңа әсирләр һаман кереп тора, ләкин инде аларны безнең белән очраштырмыйлар, лагерь ишек алдының тимер чыбык белән бүлеп алган икенче ягына куып кертәләр. Шулай да тимер чыбык аркылы булса да дуслар дусларны табалар.
— Әй, Петро, нихәл? Безнекеләр һаман чигенәләрме әле? — ди бу яктан берәү.
Бу сүзләрне ишеткән Петро тиз генә тимер чыбыклы койма буена килә. Ул, үзенең дусын күреп, шатланырга да, гаҗәпләнергә дә белми.
— Васька, Васька, син дә биредәмени?
— Күрәсең.
Алар тынып торалар. Бер батальондагы сугышчан ике иптәш бер- берсе алдында бу әсирлек өчен уңайсызланып калалар.
— Эшләр начар, егет, немец Минск юлына чыгып алган да туры Москвага җилдертә, — ди Петро, үзе дустының ачлыктан инде зураеп калган күзләренә карый. Андый авыр хәбәрне, бәлки, әйтергә дә кирәкмәгәндер, ләкин нишлисең...
Дуслар батальонда бергә хезмәт иткән иптәшләре турында сөйләшәләр. КемИе генә искә алсалар да, кайсы үлгән, кайсы хәбәрсез югалган. Күңелне аз гына да куандырырлык хәбәр юк.
Кинәт теге яктан да, бу яктан да ике немец солдаты ашыгып киләләр.
— Век! Век!—дип кычкыралар алар.
Иске әсирләр белән яңа килгәннәрне сөйләштермиләр. Ике дус артка чигенәләр. Немец Васяны куып җитеп, аның җилкәсенә мылтык көпшәсе белән төртә. Вася егылып китә, өстерәлеп төркем арасына кереп югала. Моңа беркем дә гаҗәпләнми. Дошманнан нәрсә көтәргә мөмкин соң?
Мин инде берничә көн Василий Петровичны очратканым юк. Кайда ул? Әллә качып та өлгердеме?
Кинәт мин аның, тавышын тагын ишеттем:
— Егетләр, үзегез белән берәр газета алып килмәдегезме? — диде ул теге яктагыларга.
Җавап булмады. Ләкин, төн җиткәч, безнең якка вак кына ташлар төшә башлады. Әсирләрнең кыр почтасы эшкә кереште. Бу ташларга

бәйләнгән язу кисәкләре аша без сугыш турында бик күп хәоәрләрне белдек, һәм безнең арада «Правда» газетасы да бар иде инде.
Василий Петрович бүген1 үзен нигәдер бик шат сизә, пилоткасын артка ук төшереп кигән, гимнастерка өстеннән билен бау белән буып куйган, үзе бөтен битен баскан сакалын әледән-әле тотып карый:
— Кырынып җибәрәсе иде, — ди.
— Пәке каян алырга соң?
— Туктагыз әле, — ди берәү, — чыннан да, мин бит парикмахер. Онытып җибәргәнмен. Мин бит Харьков салоннарында эшләгән беренче класслы мастер...
Әлеге кеше урыныннан торды. Җимерек стена буеннан берничә кирпеч алып килеп, берсе өстенә берсен өеп куйды. Без кызыксынып карап тора башладык. Нишләргә уйлый икән бу?
Шуннан соң «беренче класслы мастер» пыяла кисәкләре алып килде, алариы бер-берсенә чытырдатып ышкып алды һәм бары парикмахерларда гына була торган бер җитдилек беләк шул пыялаларның йөзенә бармакларын тидереп уздырды.
— Шәп!—диде ул. — Хәзер лагерьда беренче номерлы парикмахерский ачып җибәрәбез...
Минем элек тә пыяла белән кырынып була дигән сүзләрне ишеткәнем бар иде. Ләкин аның дөреслегенә бик үк ышанып җитми идем. Бу юлы чынлап ышанырга туры килде.
Күпләребезгә әле таныш булмаган мастер үзенең «классын» күрсәтте.
Парикмахерскийны ачарга хәзерлек эшләре әле бетеп җитмәгән иде.
Тарак белән кайчы кирәк иде. Мастер монысына да аптырап калмады: унлап шырпыны бер агачка тезеп бәйләде дә, ике яклы әйбәт кенә тарак килеп чыкты. Ул арада аңа кирпечләрдән өеп «өстәл» дә ясап өлгерделәр. Инде көзге генә кирәк иде. «Ярар, көзгесез генә дә барыр»—диючеләргә мастер:
— Көзгесез эшләмим. Көзгесез ул нинди парикмахерский булсын,— дип, кулларын як-якка җәеп җибәрде.
• Бер солдат каяндыр ватык машина фарасы табып китерде. Мастер аны алып карады.
— Ярый торган нәрсә бу. Дөрес, биредә йөз аслы-өсле күренә икән, зыян юк, — дип, көзгене бер әсиргә тотып торырга кушты. Аннары гим-настеркасын салып, аны алъяпкыч кебек итеп биленә бәйләде дә бик эре кыланган булып:
— Я, Василий Петрович, утыр. Сез минем беренче клиентым, шулай булгач, сезне түләүсез генә кырам, — диде.
Василий Петрович утырды. Көзгедә ул башы белән түбән таба асылып куелган кебек иде. Василий Петровичка бу кызык тоелды, ахры: ирексездән көлеп җибәрде. Читтән түгәрәк фарага карап торучылар да көлештеләр.
— Прошу внимания!—диде мастер, һәм пыяла китеген алып, Василий Петровичның битенә куеп, әкрен генә түбәнгә таба кырып төшерә башлады. Ун-унбиш минуттан соң Василий Петрович инде яшәреп калган иде. Шунда гына мин аның әле яшь кеше икәнен күрдем. Сакал- мыекларын алгач, ул тагын да ябыграк булып күренде.
— Рәхмәт, — диде ул мастерга.
Ә мастер исә үз эшеннән бик канәгать булып:
— Следующий!—дип кычкырды.
Бер карасаң, уен-көлке кебек иде бу. Ләкин чынлап уйласаң, бу яшәргә омтылу, җанга сүнәргә ирек бирмәү, кыскасы, тормышның бер чыбыгына тотыну иде.
Озакламыйча безнең лагерьда шундый парикмахерскийлар берничә урында оешып китте. Хәтта кырынган өчен «түләү» дә кертелде. Мәсә- 2
2 .с. ә.- № 6.
17

18
лән, сакал-мыек кырган өчен бер төрерлек тәмәке. Тәмәке булмаса, башка берәр нәрсә, хәтта гимнастерка төймәсе дә ярын иде.
Лагерьда башка һөнәрчеләр дә табылды. Безнең арабызда тимер чыбыктан энә ясаучылар да, ут чыгарыр өчен таш чакма ясаучылар да, хәтта, анда-монда аунап яткан түбә калайларыннан котелок һәм кружка ясаучылар да эшкә керештеләр. Билгеле, болар яшеренеп, немецлар лагерьда йөрмәгән вакытта эшләнә иде.
Шулай итеп, чәнечкеле тимер чыбык белән уралып алынган йортта яшәү өчен көрәш үзенең беренче адымын атлады.
ЯЗЫЛМАГАН КӨНДӘЛЕКТӘН
Әгәр мин лагерьда көндәлек язып барсам, ул дәфтәрнең битләрендә менә мондый юлларны укырга мөмкин булыр иде:
25 август, 1941 ел.
Бүген безгә икешәр шалкан бирделәр. Әсирләр аны «Гитлер паегы» дип йөриләр. Мин шалканны бу чаклы тәмледер дип уйламаган идем. Их, күбрәк булса икән!
26 август, 1941 ел.
Бүген безгә «тие» дигән нәрсә бирергә ышандырдылар. Нәрсә соң ул «тне»! Берәүләр әйтә, ул дөгедән укмаштырып пешерелгән икмәк, имеш. Икенче берәүләр: юк, икмәк түгел, ботка, имеш, ди. Ә өченче берәүләр: ул «тне» дигән нәрсә оннан пешерелә торган салма икән, ди.
Ләкин берсе дә дөрес булмады. Немецларның «тие» дигән нәрсәләре ниндидер үлән салып кайнаткан су икән. «Тие» безнеңчә чәй дигән сүз булып чыкты.
27 август, 1941 ел.
Безнең лагерьга бүген тагын теге яшелле-зәңгәрле тавышлы офицер килде. Аның артыннан бер көтү солдатлар ияреп керде. Тагын ни булыр икән инде? Беркем дә белми әле.
Безне яңадан стройга тезделәр. Теге офицер кулындагы бизәкле таягын кул тирәсендә әйләндереп-әйләндереп уйный.
Аннары ул:
— Ахтунг! — дип кычкырды. Лагерь тынып калды. Офицер строй буйлап йөри башлады. Бераз гына селкенгән әсиргә ул таяк белән суга.
— Кайне дисциплина!—ди. — Руски некс корош...
Аннан соң офицер стройдан бер-нке адым чнткәрәк китеп баса. Янына тәрҗемәчене чакыра. Ә без тәрҗемәченең русча сөйләгәнен тыңларга ярата торган идек. Чөнки ул рус телен шул хәтле җимерә, аның чаклы бер артист та булдыра алмас иде.
Офицер сүзгә кереште:
— Биредә лейтенантлар, полковниклар һәм башка чиннар бармы? Германия хәрби командовакиесе ал арны аерым һәм яхшырак шартларда тотарга боерык бирде... — Офицер тынып калды. Ләкин арабызда үзен белгертүче булмады.
— Димәк, барыгыз да солдатлар? — диде ул. Немец башын селекте. Аңа бу хәл һич аңлашылмый иде. Меңләгән әсир арасында бер генә командир да булмавы, әлбәттә, ышанырлык түгел иде. Ләкин безнең командирларыбыз солдатлардан аерылырга теләмәделәр. Лагерьда тоткынлыкта без инде бер ил кешеләре, бары чык дуслар гына идек.
Немецлар командованиесенең бу «чарасы» астында нәрсә ята иде соң?
Инде бер атна буена әсирләр арасыннан коммунистларны эзләп тә, уңышсызлыкка очраган гестапочылар командирларны аерып алырга уй-лыйлар. Бу — коммунистларны табу мөмкинлеген җиңеләйтә, чөнки ун командирның кайсы булса да берсе коммунист булырга тиеш иде.
2* 19
Мии стройда басып торганда халкымның мәкален исемә төшердем: аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дип, юкка гына әйтмиләр ич. Без аерылмадык та, бүленмәдек тә. Иртәгә нәрсә булыр, —күз күрер.
27 август, 1941 ел.
«Баланда» дигән сүзне минем әле ишеткәнем юк иде. Ә бүген безнең лагерьда иртәдән алып «баланда» турында сөйлиләр. Элекке төрмә кух-нясында казан астылар. Анда инде «беренче класслы» поварлар су кайната башладылар. Кухня тәрәзәләреннән болыт-болыт булып пар чыга.
— Бүген әсирләргә «баланда» бирәчәкләр, — диләр.
— Нәрсә соң ул «баланда»? — дип сорадым мин күршемнән. Күршем «баланда»ны бик яхшы белүче булып чыкты.
— Баланда суга аз гына ярма, аз гына май, аз гына тоз һәм аз гына он болгаткан аш була, — диде ул.
Ләкин безгә немецлар биргән «баланда» бөтенләй күршем әйткәнчә булып чыкмады. Безгә бирелгән «баланда» бары тик ярдырмаган карабодай салынган һәм хәтта кайнап та чыкмаган судан гына тора иде. Күршем әйткәнчә, бу баландада аз гына тоз да, аз гына он да, аз гына май да юк иде.
Баланда алган вакытта күршем белән тагын очраштым.
— Син әйткән баландага охшамаган бит. Әллә инде пешерә белмиләр?..— дидехм мин аңа.
— Баланда өч сорттай тора, — диде күршем. — Мин әйткән баланда ул беренче сорт, ә бу немецлар баландасы өченче сорт кына...
28 август, 1941 ел.
Бүген тагын тентү булды. Тик бу юлы тентү башкачарак уздырылды. Барыбызны да лагерьның бер ягына кысрыклап җыйдылар. Аннары өстәл һәм урындыклар куйдылар. Шуннан соң капка ачылды, һәм лагерьга бер төркем офицерлар килеп керде. Яшелле-зәңгәрле тавышлы офицер да алар арасында иде. Без инде аны ерактан ук таныйбыз. Аның инде кушаматы да бар. Аны бер иптәшебез «костыргыч порошок» дигән иде. Шул көннән алып без барлык немец офицерларын костыргыч порошок дип атый башладык.
Офицерлар өстәл тирәсенә утырыштылар. Алар янына берәм-берәм әсирләрне алып килә башладылар. Бу юлы инде исем-фамилняләрне дә язарга керештеләр. Гомердә беренче тапкыр безнең исемнәр немец кәгазенә төште. Күңел ярсып тулды. Бу «тере» трофейга әйләнү, дошманның җиңү турындагы хәбәренә сан белән генә түгел, исем белән дә язылу иде.
Тентү бик җитди һәм озак барды. Немец солдатлары, киемнәрне салдырып, барысын да үзләре карап чыктылар. Кулларны күтәртеп, култык асларына кадәр тикшерделәр. Кәгазь, карандаш кебек нәрсәләрнең барысын бер өемгә җыеп яндыра бардылар.
Минем алда бер солдатның куен кесәсеннән бер бала рәсеме килеп чыкты. Офицерлар аны берәм-берәм кулларына алып карадылар. Солдат ап-ак булып агарынды. Бу аның бердәнбер кыз баласының сугыш башланыр алдыннан гына төшерелгән рәсеме иде. Ата кеше баласы үлем түшәгендә яткан кебек калтыранды. Аның өчен бу бердәнбер, иң кадерле истәлек. Ул әле, шул рәсемне кесәсенә салып, ниндидер өметләр белән яши. Рәсемне яндырсалар, ата кеше өчен юаныч булган шул соңгы бер өмет тә юкка чыгар кебек иде.
Офицер рәсемне утка ташлады! Ләкин, бәхеткә каршы, кинәт кенә исеп куйган җил аңа утка төшәргә ирек бирмәде.
Җил аны учак яныннан очыра-очыра алып китте. Рәсем бер карт немец солдатының аяк төбенә килеп төште. Немец аны иелеп алып, кесәсенә салып куйды. Әсир аңа таба бармакчы иде, ләкин икенче немец аның юлына аркылы төште.
20
— Век, век! — дип, әсирне тентүдән узган иптәшләре янына куды. Әсир, башын түбән иеп, дуслары янына атлады.
«Ярый, немецлар безнец сәгатьләрне һәм башка әйберләрне алдылар. Ә рәсем аларга нигә кирәк?» — дип уйландым мин.
Тентү беткәч, лагерь яңадан үзенең көндәлек тормышына кайтты. Мин тентү вакытында рәсемне кесәсенә алып салган карт солдатны күрдем. Ул лагерь буйлап кемнедер эзләп йөри иде.
— Гаврилов, бу «костыргыч порошок» сине эзли, — диде кемдер.
Гаврилов дигән иптәш бая рәсемен алдырган әсир иде. Ул да, немецны танып, аңа каршы китте. Алар очраштылар. Немец солдаты Гавриловны баштанаяк карап чыкты. Аннары нигәдер йодрыклары белән кизәнә-кизәнә кычкырынды, ә үзе һаман тирә-якка карана иде. Гаврилов берни аңламаган килеш басып тора. Немец күпме генә кычкырынса да, йөзендә ачу юк иде. Шул арада ул кесәсеннән бала рәсемен алып Гавриловна тиз генә бирде һәм, үз күкрәгенә төртеп, өч бармагын күрсәтте, аннары әкрен тавыш белән генә нәрсәдер әйтеп, китеп тә барды.
Гаврилов, рәсемне алып, кызының йөзенә озак кына карап торды, аны берничә мәртәбә үпте. Без дә аның янына җыелып рәсемне карый башладык. Рәсемдә, бишек читенә тотынып, түгәрәк, симез тәпиләре белән мендәргә’ менеп баскан нәни генә бер кыз бала төшерелгән иде. Бала, күзләрен зур ачып, нәрсәгәдер гаҗәпләнгән кебек туп-туры карап тора иде.
Әтисенең куен кесәсендә инде сугыш юлы аша узган бу кыз рәсеме күңелләребезне шатлык белән тутырды. Чөнки безнең барыбызның да диярлек өйдә балаларыбыз калды. Сагыну хисләре йөрәкләрдә кабат дөрләп кабынды. Чәнечкеле тимер чыбык безне дөньядан аерса да, балаларыбыз өчен без бар, без яши идек. Алар безне көтә иде. Шул ук вакытта бу хисләр кайгыны тагын да тирәнрәк сиздерә иде.
Мин дә баламны күз алдыма китердем. Аның туганына бишенче генә ай иде әле. Аны мин киткән чакта вагонга алып, соңгы мәртәбә үпкән идем. Ә ул, аерылышуны белгән кебек, минем күзләремә карады, муеныма сырышты һәм... шул килеш күңелемдә мәңгелек рәсем булып калды. Кая барсам да, нишләсәм дә, күзләремә тик шул рәсе^м генә күренә иде.
Бу көнне без балаларыбыз турында озак сөйләштек. Шунысы кызык: әгәр берәүгә, балаң турында сөйлә әле, дисәң, ул: ни сөйлисең, бала — бала инде ул, дип кенә сүзен бетерер иде. Ә биредә ата кешеләр балалары турында шундый матур итеп сөйлиләр, тыңлаган саен тыңлыйсы килә, һәркемнең баласы үзенчә яхшы, үзенчә матур һәм акыллы иде. Үзеңнең балаң да шундый булгач, башкаларга ничек ышанмыйсың инде.
Гаврилов исә шатлыгыннан авызын җыя алмый иде. Әйтерсең, ул нәни кызын әле яңа гына күргән. Ул башкаларның сүзен тыңлап ләззәтләнә. Менә ул тагын рәсемне алып карый башлады.
— Карт немец нәрсә әйтте соң, нигә ул өч бармагын күрсәтте? — диде Гаврилов рәсемдәге кызына.
— Моны, немец телен белмәсәң дә, бик яхшы аңлап була, — диде арабыздан берәү. — Немец әйтте: мин солдат, син солдат. Синең дә балаң бар, минем дә өч балам бар, диде.
Гаврилов бераз уйланып торды.
— Этләр арасында да кешеләр бар икән, — диде ул һәм лагерь капкасы ягына карап алды. Анда немец солдатлары постларын алышалар иде.
ДОКТОР ВАСИЛИЙ ПЕТРОВИЧ
Инде август ахыры булуга да карамастан, көннәр бик эссе әле. Лагерь әсирләр белән шыгрым тулды. Авырулар көпнән-көи күбәя бара. Әсирләрне бигрәк тә эч авыруы җәфалый башлады. Немецлар авыру
21
ларга нинди дә булса ярдәм күрсәтү турында уйлап та карамыйлар. Ләкин үзләренә бездән берәр төрле авыру йогар дип куркалар. Немецлар лагерьга бик сирәк керәләр. Анда да әсирләр янына якын килмиләр, читтән генә карап торалар һәм тизрәк чыгып китәргә ашыгалар. Хәер, без дә аларны сагынып көтми идек.
Василий Петрович чыннан да доктор булып чыкты. Ул инде үзенең кем икәнлеген яшерми иде. Без аның полк кыр госпиталендә эшләгәнен һәм яралы солдатлар белән бергә әсир булганын белә идек инде. Үзе белән бергә әсирлеккә төшкән кайбер солдатларны да ул лагерьда очраткан иде инде.
Василий Петрович белән мин якыннапрак танышырга булдым. Бүген мин аның белән бик озак сөйләшеп утырдым. Үземнең Казаннан икәнемне әйттем. Василий Петрович үзенең Казанда медицина практикасында булганлыгын сөйләде. Ул Казанның бик күп урыннарын, хәтта шәһәр читендәге күлләрен дә белә икән.
Тоткыннар һәрвакыт шулай, күрәсең: үзара сөйләшкәндә тормышта булган берәр уртак хәлне эзлиләр һәм табалар. Безнең Василий Петрович белән заманында бер шәһәрдә булуыбыз, шул шәһәрнең бер үк урамнарында йөрүебез, безне бик күптәнге танышлар кебек якын итә иде. Ә монысы инде бер-береңә ачыграк булырга, серләрне уртаклашырга юл ача иде.
Василий Петрович коммунист идеме, — анысын белмим. Мин сорадым, ул әйтмәде. Ләкин чын рус кешесе иде ул. Аның ачык йөзе, зәңгәр күзләре бер очрашканда ук күңелдә ышаныч тудыралар. Аның белән сөйләшкәндә ничектер рәхәт булып китә. Шуңа күрәдер ул бервакытта да ялгыз булмый. Ул кем белән булса да һаман сөйләшә торган иде. Лагерьда аны бик тиз белеп алдылар. Авырулар, яралылар аңа киңәшкә килеп йөри башладылар. Ул үзе дә хәлсез яткан авырулар янына бара. Аларның башын тотып карый, хәлләрен сораша. Ләкин авыруга ярдәм итәр өчен докторның кул астында бер төрле дә дару юк иде. Василий Петрович үзе өчен генә түгел, меңләгән авыру әсирләр өчен дә көя, кайгыра. Доктор булган кешегә үз дусларының шулай ачлыктан, авырудан һәлак булуларын күреп торуы, әлбәттә, җиңел түгел иде. Ләкин ниш-ләргә соң? Фашисттан дару сораргамы? Ә ул бирерме соң? Бирсә, нинди дару бирер, яшәтә торганынмы, әллә тагын да тизрәк үтерә торганынмы?
Мин Василий Петровичка үземнең күптән уйлап йөргән серемне ачарга булдым. Мин әле тормышымда беренче мәртәбә шундый кыеп хәлдә калдым, миңа кем беләндер киңәш итәргә кирәк пде. Минем өчен шушы тимер чыбыклар эченнән иркен дөньяга чыгу уен эш түгел. Василий Петрович уемны бик тиз сизеп алды, минем янга якын ук елышып утырды да бик әкрен тавыш белән:
— Ничек соң, аякларың авыртмыймы?—диде.
— Хәзергә авыртмый әле.
— Ярый, — диде доктор, тагып сүз башлап, — ә күзләрең ничек, яхшы күрәме, колагың ничек, яхшы ишетәме? — Ул, минем җилкәмнән тотып, гәүдәмне селкетеп карады.
— Көчең бар әле, егет, — диде доктор.
— Ә сезнең аяклар ничегрәк соң? — дип сорадым мин.
— һәрхәлдә синнән калышмас идем...
Эчемә шатлык йөгерде. Димәк, Василий Петрович та «юлга» җыена. Ә юлда синең белән андый кешенең булуы ни тора! Василий Петрович тагын бер мәртәбә җилкәмә сугып алды. Әйтерсең, ул минем авыр уйларымны кагып төшерергә тели иде.
— Аякларың исәп булгач, җаеңны кара. Югыйсә соң булыр...
— Ә сез? — дидем мин.
— Ә мин, ә мин... — диде ул ашыкмыйча гына, — качарга җыенмыйм.
22
Мии кинәт бер туңып, бер эсселәп киттем. Миңа аның сүзләре аңла-шылмадылар кебек, ләкин шул ук вакытта ул сүзләр минем йөрәгемне телгәлиләр иде.
Василий Петрович, йөземә карап, кичерешләремне аңлады булса кирәк:
— Мин качмыйм, — диде тагын бер мәртәбә. — Качмыйм, чөнки качарга хакым юк. Мин доктор, аңлыйсыңмы? Мин биредәге авырулар, яралыларның гомере өчен үземне җаваплы саныйм. Качып китеп котылган хәлдә дә мии гомерем буена тормышымда тынычлык тапмас идем. Әгәр син хәзер авырып ятсаң, ә мин сине ташлап китсәм, син үк мине ләгънәтләр идең...
Доктор бераз тынып торды. Мии аның йөзеннән күзләремне алмыйм, аның сүзләренә исем китеп тора идем.
— Шулай, иптәш, хәерле юл телим сезгә! — дип, сүзен бетерде ул һәм урыныннан торды.
— Ә хәзер сез миңа булышыгыз, — дип, мине үзе белән ияртеп алып китте.
Без ишек алдыннан төрмә бүлмәләренең берсенә кердек. Биредә аяк басарга да урын юк иде. Әсирләр берсе-берсенә янәшә тыгызланып утырганнар.
Докторны күрү белән бүлмә җанланып китте. Мин әле ничек булышырга тиешлегемне белми идем.
— Иптәшләр. — диде доктор, — барыгыз да йортка чыгыгыз, яралылар калсын. Биредә госпиталь оештырабыз... Югыйсә безне эпидемия фашистлардан да болайрак кырып ташлар...
Миңа Василий Петровичның теләге аңлашылды. Ул үз көченнән килгән кадәр үз вазифасын үтәргә омтыла иде.
Бу эш бик үк җиңел булып чыкмады. Әсирләр арасыннан берәү карлыккан тавыш белән:
— Ә мин чыкмыйм, нишләп чыгыйм? Мин монда беренче булып урын алдым, шунда калам, — дип гәпләшергә кереште.
Әлбәттә, аны гаепләргә дә мөмкин түгел иде. Чөнки лагерь бүлмәсендә, тышта, ачык һавада газаплануга караганда, ышык һәм җайлырак иде.
Докторның тырышып-тырышып аңлатуы мондый чакта барыбер яхшы нәтиҗә бирмәс иде. Ач кешедә аң белән идарә итү тоткарлана. Мондый вакытта кискен һәм каты кул белән хәрәкәт итәргә кирәк.
Василий Петрович каушап калмады. Гимнастеркасын сыпырып, билендәге бавын рәтләде дә үзе төз басып:
— Встать!—дип кычкырды. Кинәт бүлмәдәгеләр барысы да аякка бастылар. Авырулар башларын күтәреп карап тора башладылар. Бу нәрсә? Бу — инде күптән ишетелмәгән русча хәрби команда иде. Бу сүз шундый булып яңгырады, әсирләр бер минутка үзләрен хәрби стройда кебек хис иттеләр. Алар, үзләре дә сизмәстән, шул командага буйсындылар.
Василий Петрович дәвам итте:
— Мин батальонный врач, сезгә боерык бирәм: хәзер үк авырулардан башкалар бүлмәне бушатыгыз,—диде.
— Вон как? — диде бая бәхәскә керергә маташкан әсир. Ул тагын нәрсәдер әйтмәкче иде. Ләкин аның янында басып торган шактый таза буйлы солдат:
— Иптәш батальонный врач! Рөхсәт итегез, — диде һәм үзе рөхсәтне көтмичә үк теге әсирне якасыннан тотып алып ишек янына китерде дә җайлап кына артына тезе белән төртеп чыгарып җибәрде.
Бер минут эчендә булып алган бу хәл кешеләрне аңга китерде. Чыннан да яралылар, авырулар тышта яталар. Дөньяда дуслык барлыгы кешеләрнең әле генә исләренә төшкән шикелле булды.
23
Докторга тагын сөйләп торырга туры килмәде. Әсирләр берәм-берәм бүлмәдән чыга башладылар.
Доктор кызу канлы солдатны үз янына чакырды. Солдат аның каршына килеп «смирно» басты.
— Вольно, — диде доктор, — таныш булыйк, мин Василий Петрович, хәзергә шулай гына булсын, сез кем?
— Мин кече командир Фәттахов Зиннур, разведчик, — диде солдат. Ул ни өчендер дулкынлана һәм аның сөйләвендә татарчалык нык сизелә иде.
— Яхшы, иптәш кече командир, сез бу бүлмәдә өлкән булырсыз... Бирегә беркемне дә кертмәгез. Ә сез, — диде доктор, миңа карап,— идәнне себереп алыгыз.
Доктор ишек алдына чыгып китте. Фәттахов Зиннур ишек төбенә басты. Мин идән себерергә тотындым. Бу эш ничектер күңелле булып китте. Әйтерсең, без әсирлектән котылганбыз, һәм менә хәзер безнең тормышыбыз яңача башлана кебек тоелды.
— Яхшы кешегә ошый, — диде Фәттахов Зиннур, — докторны әйтәм әле. монда үзебез үзебезне карамасак, фашистның бик исе китмәс...
Ләкин без сүзне башлап кына җибәрергә өлгердек, инде бүлмәгә берәм-берәм яралылар, авырулар керә башлады. Фәттахов ишек читенә тырнагы белән сыза барды. Ул бит лазарет башлыгы, бүлмәдә ничә кеше ятканын иң элек аңа белергә кирәк иде.
Озак та үтмәде, Василий Петрович та килеп җитте. Яралылар аңа өмет күзе белән карыйлар. Алар өчен Василий Петрович бердәнбер ярдәмче иде.
Василий Петрович җиңнәрен сызганды һәм бик авыр ыңгырашып яткан яралы солдат янына килде. Бүлмә тын калды.
— Идәнне бик пөхтә себергәнсез, рәхмәт, — диде миңа Василий Петрович, ягымлы гына карап.
Чынлап әйтәм, «рәхмәт» дигән сүзнең әлегә кадәр шундый җанга ятышлы сүз икәнен белми идем. Сиңа үз тормышы да кыл өстендә генә калган кеше рәхмәт әйтсә, ул гомергә онытылмаслык истәлек булып кала икән.
— Миңа тагын нишләргә?—дидем мин. Минем Василий Петровичка бик булышасым килә иде.
— Сезнең эшегез бар ич... — диде ул.
Аңладым мин. Василий Петрович миңа хәерле юл тели иде.
Кинәт тышта немец командасы ишетелә башлады. Бу гадәттәге кичке тикшерү турындагы хәбәр иде. Авырулар да, яралылар да лагерь ишек алдына чыгып, стройга басарга тиешләр иде.
Василий Петрович тәрәзәдән тышка карады.
— Беркемгә дә урыныннан тормаска, — диде.
— Тагын кыйнарлар, — диде кемдер, авыр ыңгырашып.
Василий Петрович эндәшмәде. Ул бары агарынып тешләрен генә кысты. Аның яңагына ияк сөякләре төртеп чыкты. Күзләре кысылды. Маңгай өстеиә сызык-сызык юллар ятты.
— Барыгыз да ятыгыз, кузгалмагыз, — диде ул һәм үзе ишек янына килеп басты.
— Син дә ят, ыңгыраш, — диде ул миңа.
Мин авырулар арасына кереп яттым һәм эчемне тотып ыңгырашырга хәзерләнеп куйдым.
Тышта «аен! цвай! драй!» дигән сүзләр ишетелә.
Немец солдатлары бүлмәләргә кереп йөриләр. Тимер дагалы итекләрнең тавышы якынлаша бара. Менә ишек ачылып китте. Ике солдат бүлмәгә килеп керде. Аларны күрү белән Василий Петрович немецчә:
— Алле кранкеи, — диде.
24
— Вас? — диде бер солдат һәм Василий Петровичны читкә этәреп авырулар янына бара башлады. Немец солдатының күзләрен кан баскан, йөзе тиле кешенеке шикелле һичбер уй, шатлык яки кайгы белдерми, таш кебек шома иде һәм ул йөздә бер генә җыерчык та юк иде.
Василий Петрович аның юлына каршы чыкты. Ул тагын аңа:
— Их бпн доктор, — диде.
Немец кинәт аптырап калды. Ләкин бу бары бер генә минут дәвам итте. Немец кулындагы резина көпшәсе белән кизәнеп, Василий Петровичка сугып җибәрде. Василий Петрович ап-ак стена кебек агарды. Ләкин ул аякларында нык басып тора иде. Немец икенче кат сугарга кулын югары күтәрә башлады, шул вакыт бер яралы әсир урыныннан торып, әкрен генә аксый-аксый немецлар янына килде.
Василий Петрович аны тотып алды.
— Нишлисең, ахмак? Рөхсәт итмим, — диде.
Ләкин солдат тыңламады, бераз йөзен чытып «ух!» дип кычкырып, аягына ураган бинтны сүтеп җибәрде. Аның балтыр ите бөтенләй череп беткән, инде шыр сөякләре күренеп тора иде. Немецны яралы әсир биредә чыннан да авырулар дип ышандырырга тели иде. Ул шуның белән рус докторын да кыйналудан коткармакчы иде. Бер минут узгандыр, яралы солдат, кинәт агарынып, Василий Петровичның кулларына ауды. Ул аңын җуйды. Ике немец бер-берсенә карашып алдылар. Бу җан өзгеч күренеш аларны артка чигендерде.
Василий Петрович солдатны әкрен генә идәнгә яткырды. Әсир солдат бик яшь иде. Әле аның битенә пәке йөзе дә тимәгән.
Василий Петровичның җилкәләре калтыранып-калтыранып китә. Ул, һушсыз яткан солдатка иелеп, елый иде.
Немецлар чыгып киттеләр. Бүгенге көн белән канәгать иде алар.
БЕР КӨН ИРЕКТӘ
Әгәр мин көндәлек дәфтәремә лагерьдагы тормышымны язып барсам, бу көнне көндәлегем шунда тукталып калыр иде: бу көнне мин лагерьдан качтым.
Бәлки, сез: «Ничек булды ул?» — дип сорарсыз.
Мин үзем дә мондый мөмкинлекне көтмәгән идем әле. Ләкин, әйткәнемчә, качу турындагы уй миңа бер генә минутка да тынгылык бирми иде. Ул, мин йокыга яткач, күзләрем йомылганчы минем белән була, нртә белән мине төртеп уята иде.
Дөресен әйтергә кирәк. Белоруссияне мин бөтенләй белми идем. Орша лагеренда мин бары тик сөйләшүләр аша гына шәһәр тирәләре һәм якындагы тирә-як белән таныша алдым.
Мин сугышта разведчик идем. Миңа штаб кушуы буенча Орша тирә-ләрендә берничә мәртәбә булырга туры килгәне бар. Мин инде барачак юлымны беркадәр күз алдыма китерә ала идем. Ләкин мин бер мөһим хәлне истән чыгарып җибәргәнмен. Анысы хакында соңрак язармын.
Бүген бер төркем әсирләрне лагерьдай эшкә алып чыктылар. Алар арасына мин дә эләктем. Безне җимерек урамнар аша шәһәр читенә үк алып килделәр.
Без биредә тәрәзәләре төтен белән каралып беткән, бер як стенасы җимерелеп төшкән бер таш бина күрдек. Немецлар әсирләрнең бер өлешен шунда күчерергә уйлыйлар булса кирәк. Чөнки без килеп җиткәндә, монда чәнечкеле тимер чыбык төягән ике машина туктап тора иде инде.
Безне бина эченә алып керделәр. Бүлмәләрдән көйгән ит исе чыга. Шундый авыр ис иде бу, бер иптәшебез шунда ук укшый да башлады. Немец бер кулы белән борынын кысып, икенче кулы белән идәнгә төртеп
25
күрсәтте. Идәндә янып күмергә әйләнгән кеше сөякләре ята иде. Алар- ны кеше сөяге днп тә әйтерлек түгел иде инде. Дөресрәге, бу сөякләр көлгә әйләнгәннәр, бары тик баш сөякләре генә түгәрәк формаларын җуймаганнар. Ләкин алар да кул тию белән сибелеп китеп, күз алдында юкка чыга иде.
Шул сөякләр янында агач түтәләре янып беткән мылтык көпшәләре һәм кул пулеметлары ята. Идәнгә бик күп гильзалар сибелгән. Алар янганнан соң кып-кызыл булып калганнар, әйтерсең, әле хәзер дә кызып торалар кебек иде. һәр тәрәзә турысында идәнгә җәелеп калган тапка карап, бу урында сугышчы яткан икәнлеген аңлап була иде.
Моннан атна-ун көн элек менә шушы бинада безнең кызылармеецлар батырларча сугыш алып барганнар. Бу таш бина героик бастионга әйләнгән. һәм аның бусагасыннан атлап узардай элек, меңләгән фашист башсыз калган. Батыр совет солдатлары үзләренең соңгы сулышларына кадәр көрәшкәннәр. Алар, дошман снарядлары бина стеналарын җимергәндә дә, бүлмәләрне ялкын урап алганда да чигенмәгәннәр. Бәлки, кайчан да булса бервакыт яңадан төзелгән бу бинаның стенасына аларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылыр. Билгесез калмас алар. Ә хәзер... ә хәзер безнең алда аларның көлгә әйләнгән сөякләре генә ята. Моны кем генә күрсә дә, совет солдатларының батырлыкларына сокланыр иде. Хәтта дошман үзе дә үзенең бу җиңүен җиңү дип атый алмаган булыр.
Без шул көлгә әйләнгән сөякләрне җыярга тиеш идек. Кемдер бер калай тартма алып килде. Сөякләрне шул тартмага тутырдык.
Әлбәттә, кешелекне аз гына ихтирам иткән бәндә, хәтта фашист булса да, бу кеше сөякләрен кабергә җирләргә тиеш иде. Ләкин фашистлар бу турыда уйлый да белмиләр, дисәң, һич тә хата булмас. Алар сугышта үлгән солдатларның сөякләрен чүп-чар һәм таш өеменә ташлаттылар. Мин моны беркайчан да, беркайчан да онытмам! Бу әле моңа кадәр, беркайчан да, һичбер вакытта да ишетелмәгән вәхшилек иде. Моны әйтеп аңлатыр өчен кешенең телендә сүз бармы?
Безгә инде бүлмәләрдән снаряд җимереп төшергән ташларны ишек алдына чыгарырга куштылар. Немецлар:
— Шнель, шнель, рус, — дип ашыктыралар. Алар үзләре дә биредә озак торырга теләмиләр иде.
Мин, берничә таш алып, ишек алдына чыктым. Узып барышлый, түбәнге катта ачып куелган бер ишеккә күзем төште. Эчтә караңгы иде. Нәрсә икән бу? Шул минутта ук башыма качу уе килде. Акыл яшен тизлеге белән эшли башлады. Кулымдагы ташларны өемгә илтеп ыргыттым да яңадан бинага кердем. Тәрәзәдән кырга таба карадым. Анда ике километр ераклыкта кечкенә генә урман һәм тагын бераз узгач, елга күренә иде. Ә аннан да арырак тагын урман сыек кына төтенсыман томанда күкселләнеп күренеп тора. Их, тизрәк шунда китәсе иде!
Мин яңадан таш кисәкләре җыеп, ишек алдына чыктым. Бу юлы инде теге ишеккә шактый ук якын килеп уздым. Ишектән пар казаны һәм уралып-уралып киткән тимер трубалар күреп калдым. Димәк, бу — бинаны җылыту урыны — котел и ы й иде. Ни өчендер үзем дә сизмәстән мин кызу-кызу йөри башладым. Яңадан бинага кердем. Тагып тәрәзәдән карадым. Бу юлы инде шушы бина янында анда-монда өем- өем ташланып яткан цемент трубалар күрдем. Трубалар бик зур, кеше сыярлык иде. Шуларның берсенә кереп ятсаң ничек булыр? Яңадан ташлар күтәреп ишек алдына чыктым. Ләкин ташларны бу юлы өемгә илтмәдем. Туп-туры ачык ишектән котелныйга кердем. Бәхеткә каршы, сакчылар ниндидер бер ялтыравыклы тартманы ачып маташалар иде. Караңгы подвалдан аларны карап тордым. Әлбәттә, алар мине күргән булсалар, бер минут узмыйча минем арттан керерләр иде. Мин дә аларның килүләрен күрсәм, таш кисәкләрен күтәргән килеш кире чыгар
26
идем. Ләкин сакчылар үз эшләрендә булдылар. Алар теге тартмада берәр нәрсә юкмы дип. бик кызыксынып, аның капкачын ачып маташалар иде. Башка әсирләр дә бинага бер кереп, бер чыгып йөриләр.
Мин. ташларымны җиргә куеп, котелныйны карарга керештем. Күз караңгыга ияләшеп жнтте инде. Сизәм: йөрәгем үземә ишетелерлек булып сикерә. Ниндидер шашкын хис тәнемне калтырата. Кинәт мин бер стенада тагын бер ишек күрдем. Элгечне күтәрдем, ишекне әкрен генә ачтым .Анда тагын шактый гына бер зур бүлмә бар иде. Уртада зур су чаны тора. Аңа берничә труба килеп тоташкан иде. Мин шул чанны әйләнеп, икенче якка килеп чыктым. Стенада мазутланып беткән комбинезон эленеп тора. Идәндә бер иске кепка ята иде. Бу — кочегарның «кабинеты» булган, күрәсең.
Миңа ашыгырга кирәк иде. һәр минут исәптә. Вакыт-вакыт тирә-якка колак салам. Тышта арлы-бирле йөргән аяк тавышлары гына ншетелгәлн. Хәзергә тыныч әле.
Мондый хәтәр минутта кеше үзен шашкан кебек хис итә икән. Уйлар баштан шундый тиз үтәләр, аларны яшен тизлеге белән дә үлчәп булмас иде. Мин бүлмәдә арлы-бирле йөрим, тирә-якка тиз-тиз каранып алам. Нишләргә, ничек качарга? Кинәт аяк астымда идәнгә җәйгән калай сыгылып-сыгылып китте. Мин ул калай астында ниндидер бушлык барлыгын сиздем. Көчкә-көчкә генә калайны күтәрдем, йөземә астан көн яктылыгы килеп бәрелде. Ничек бу, идән астында яктылык бар? Моны мин тиз генә аңлый алмадым. Бая тәрәзәдән күренгән цемент трубалар менә шунда куелырга тиеш булганнар икән. Ләкин бу эш сугыш башлангач та тукталып калган, бары тик стена астына канау гына казып өлгергәннәр. Идән астына яктылык әнә шуннан төшә иде.
Мин сикереп аска төштем һәм калайны яңадан үз урынына шуыштырып куйдым. Хәзер инде иреккә чыгарга бер генә адым калды. Ләкин бусы иң авыры, иң куркынычы иде.
Стена астыннан шуышып канауга чыктым һәм шул килеш бинадан ераклаша башладым. Ләкин шатланырга иртә иде әле. Мине шул бина тәрәзәсеннән берәр немецның күрүе мөмкин иде. Бәхеткә каршы, канау эченә төшереп куелган трубалар ерак түгел иде. Шул урынга житеп, труба эченә кердем һәм бераз тынычланып сулыш алдым. Инде мин качуыма нык ышанган идем.
Трубалар эченнән шулай бераз шуышып баргач, тирли башладым. Димәк, монда һава азрак пде. Туктап, шунда төн җиткәнче торырга булдым.
Менә инде төн дә жнтте. Алда, бик еракта, кечкенә генә тишек булып күренгән яктылык әкрен генә сүнде. Мин труба эченнән чыктым. Кая барырга хәзер? Әлбәттә, шәһәргә керергә ярамый. Ә якын авыл кайсы якта? Караңгыда иелеп карый-карый, еракта кара стена булып күренгән урман ягына таба киттем. Ләкин бу якын урманнарда немец частьлары урнашкан, анысын белә идем мин. Ә кырда бары тик таң атканчы гына барырга мөмкин иде. Димәк, миңа урман читләтеп юл алырга кирәк. Киттем. Ләкин бу әле юлны белеп китү түгел иде. Минем исәп качкан урынымнан ераклашу һәм эземне җую иде.
Бераз барганнан соң шәһәр артта калды.
Август аенда да әле төн кыска була. Ә качкын өчен төн тагын да кыска "тоела. Миңа таң атканчы берәр авылга кереп, өстемдәге хәрби киемне алыштырып, «цивильный» кешегә әйләнергә кирәк.
Эш шунда, немецлар беренче көннәрдә граждан киемендәге кешеләргә кагылмыйлар иде. Янәсе алар, шундый яхшылар, гражданнарга ирек бирәләр. Янәсе аларны бары тик хәрбиләр генә кызыксындыра. Хәрби булмаганнар теләсә кайда, теләсә нишләп йөрсеннәр. Алар бит инде Германия оккупацияләп алган жирдә яшиләр. Алар иреклеләр! — димәкчеләр иде фашистлар. Бу, әлбәттә, тешләре ыржаеп алга чыккан,
27
күзләре акаеп, усаллык белән янып торган шакалның вакытлыча гына сарык тиресен ябынып торуы иде, бары шул гына иде!
Алдау иде бу. Немецлар, нинди генә юл белән булмасын, оккупациядә калган халыкны үз якларында «тыныч» тотарга тырышалар иде. Ләкин халык моңа тиз төшенде. Әсир калмаган күп кенә солдатлар гражданский кием киеп, үзебезнекеләр ягына яки партизаннар отрядына кушыла алдылар. Миндә дә шундый уй иде.
Төн йолдызлы, ләкин караңгы. Ял итәргә утырдым. Тирә-якта кинәт- кинәт немец машиналарының утлары балкып китә. Шулар яктысында очсыз-кырыйсыз сузылган кара колонналар күренгәләп кала. Танк чылбырлары тавышы ишетелә. Дошман колонналары алга бара. Мин шул якка таба йөземне борам. Анда, офык өстендә, кызыл шәүлә балкып тора, — бер көчәеп китә, бер сүрелә кебек. Ул якта инде таң ата шикелле. Кинәт шул кызыл офык йөзендә яшен аткан шикелле утлы сызыклар чагылып уза. Анда сугыш бара — фронт анда, миңа юл шул якка таба!
Мин күккә карадым. Меңләгән йолдызлар, нәрсәдәндер куркынган шикелле, дер-дер калтырап җемелдиләр. Әнә инде кошлар юлы да сызылып чыккан. Ул челтәрле тасма кебек үтә күренеп тора. Күптән түгел генә әле шушы көмеш юлдан кыр казлары каңгылдашып уза иде. Хәзер инде тавышлары ишетелми алариың. Яз килгәч, алар барыбер үзләренең илләренә кайтырлар. Ә мин туган якларыма кайчан кайтырмын? Их, тизрәк кайтасы иде! Дусларны күрәсе иде.
Миңа ничектер, бик моңсу булып китте. Күзләремнән ирексез салкын тамчылар атылып чыкты. Ул тамчылар битем буйлап агып төшеп, авызыма керделәр. Мин гомеремдә беренче тапкыр күз яшенең тозлы икәнен татыдым. Әйе, еладым мин. Хәлем авыр иде. Үз илемдә мин беренче тапкыр ятим идем.
Мин урынымнан тордым. Дөресрәге, мине кемдер сискәндереп торгызды кебек. Тагын алга киттем. Офык тиз яктыра башлады. Ашыгырга кирәк. Кинәт сул ягымда кечкенә генә, ләкин шактый биек ярлы бер елга күрдем. Хәтерем алдамаса, бу Березино елгасы иде. Елга ярына килеп җиттем һәм тирә-күздән ярга яшеренеп бара башладым. Елгада батып калган машиналар чыгарылмаган әле, кайсы ауган, ватылган. Кайберләренең көпчәкләре генә күренеп тора. Каты сугыш булган биредә.
Инде таң атып килгәндә, кечкенә генә бер авылга җиттем. Биредә иң элек янып беткән өйләр урынында кара багана кебек басып торган морҗалар күзгә чалынды. Ерактан алар каберлектәге һәйкәлләргә охшый иде.
Авылда әле беркем дә күренми. Немецлар юк. Мин тынычланып киттем. Авыл артындагы бәрәңге бакчаларына җитү белән буразна арасына сузылып яттым. Иртәнге салкын чык битләремә тиде, бәрәңге сабакларыннан яңгыр кебек шыбырдап тамчылар коелды. Арыганлык бетә төште. Салкын чык мине хәлләндереп җибәрде.
Алда түбәсе алынып ташланган сарай, арырак морҗасы коелып төшкән өй күренә. Морҗаның инде яртысы яңадан салына башлаган. Димәк, кемдер монда хуҗалыгын аякка бастырырга маташа. Ләкин биредә кем яши? Мин, буразнада яткан килеш, хуҗаның өйдән чыкканын көтәргә булдым. Озак үтмәде, ишек ачылды һәм аннан шактый олы яшьләрдәге, таза гәүдәле бер кеше килеп чыкты. Өстендә чиккән якалы күлмәк, билен чуклы бау белән буган иде. Бу минем күңелгә ниндидер бер шик төшерде. Аңа күренмәскә тырыштым. Ләкин ул. мине күреп алган иде инде. Минем монда килгәнне ул тәрәзәдән үк күргән булса кирәк. Ул минем янга үк килде дә:
— Тор, улым, тор, курыкма, үзебезнекеләр ич, — диде.
28
Шикләнүем юкка гына булган кебек тоелды. Шул җылы сүзләр мине эретеп җибәрде. Мин чак кына еламый калдым.
— Әйдә, өйгә кер. Арыгансың, ял ит. — дип, карт мине култыгымнан алды.
Без өйгә кердек.
— Карчык, тор, аш хәзерлә, кунак бар!—диде хуҗа.
Арткы бүлмәдән карчык күренде. Ләкин ул ире өчен генә «карчык» иде. Әле шактый яшь һәм матур гына бер хатын иде ул. Башта ул миңа бик сәерсенеп карады. Аннары сузып кына, хәтта теләр-теләмәс диярлек:
— Алай икән, — дип куйды. Ир белән хатын бераз күзгә-күз карашып тордылар. Мин шушы күзләр очрашуында ниндидер бер эчке бәрелеш барлыгын сизеп алдым. Мөгаен, яшьләре белән туры килмәгәннәр- лер. дип уйладым.
Карчык кухняга чыкты. Хуҗа:
— Тизрәк бул, — дип кычкырып калды.
Мин өй эчен карый башладым. Ләкин хуҗа мине бүлде. Кесәсеннән тәмәке чыгарып, миңа сузды:
— Тартып җибәр, егет, — диде. Үзе дә, газетадан «кәҗә аягы» ясап, тарта башлады.
— Димәк, шулай, — диде хуҗа, сузып кына. — Сугыш бетте диген...
— Ничек бетте? — дидем мин, гаҗәпләнеп.
— Шулай инде, күрмисеңмени? — диде хуҗа, үзе көрәк сакалын сыйпап куйды. Аннары көләргә тырышып карады, ләкин көлүе чыкмады.
— Шаярып сөйләшәсез сез, — дидем мин.
— Юк, чынлап әйтәм, улым. Синең өчен, минем өчен сугыш бетте. Әнә күрәсеңме, — дип, ул тәрәзәдән ишек алдына кулы белән күрсәтте. Ишек алдында яңа тарантас тора, ачык сарай ишегеннән ат күренә иде. Бер читтәрәк тимер сука белән койма буена сөялеп куелган тырма да бар иде.
— Үземнең хуҗалыкны тергезеп җибәрергә уйлыйм, — диде карт һәм бик канәгать төс белән мыекларын өскә таба бөтереп җибәрде.
— Теләсәң, егет, кал,миндә эшләрсең, буш итмәм, әлбәттә, эшләгән хакын алырсың. Тора-бара үзеңә дә йорт салырсың, өйләнерсең, менә сиңа яңа тормыш! — дип, минем җилкәмә сугып куйды. Аннары миңа туп-туры карап:
— О, егет, сөякләрең генә шылтырап калган, бу хәлең белән кая барырга уйлыйсың? — диде.
Мин шунда гына аның күзләрендә салкын бер бушлык барлыгын сиздем. Эчем пошып китте. Ничә көн инде ач булсам да, бу өйдә каласым килми башлады. Мин кергән йортның хуҗасы мин уйлаган кеше түгел иде. Миңа ул немец кебек үк куркыныч булып күренде. «Мине бу үзенә батраклыкка ялламакчы» дип уйладым мин. һәм чыннан да шулай иде ул. Совет власте елларында эчтән генә тынып торган бу кеше хәзер «аякка басарга» уйлый. Ул немецларның сугыштагы вакытлы уңышы белән бөтен дөньясын оныткан. Кыскасы, бу мужик реставратор иде.
— Миңа бер генә стакан су бирсәгез иде, — дидем мин хуҗага. Иреннәремә утлы көл сипкән кебек, авызым кипкән иде.
— Бәлки, сезгә берәр стакан сыра да зарар итмәс, — дип карт өстәл өстендәге зур кувшинын ала башлады.
— Юк, юк, су гына бирегез, — дидем мин.
Ул арада кухнядан хуҗа хатыны керде. Өстәлгә бәрәңге, икмәк һәм зур гына бер кисәк дуңгыз ите китереп куйды.
— Солдат, утыр, ашыйсың килгәндер, арыгансыңдыр, — диде.
Мин өстәл янына утырдым. Ләкин ашый башламас борын хуҗага үземнең җавапны әйтергә тиеш санадым.

— Мин, әлбәттә, сездә калырга уйламыйм, — дидем. — Сез минем кем икәнне беләсез, мин үзебезнекеләр янына барырга дип юлга чыктым. Миңа берәр кием табып бирсәгез, сезгә рәхмәт әйтер идем....
— Анысы өчен кайгырма, аша, аша, солдат,—дип, хуҗа хатыны мине сыйларга кереште.
— Син кайсы яктай соң?—диде хуҗа.
— Татарстаннан.
— Балаларың бармы? — диде хатын.
— Бар... — дидем мин.
Сүземне хуҗа бүлде:
— Татарстан моннан кояш баешы кебек ерак, — диде. — Аннан сон. синең әле фронт аша үтәсең бар. Ә фронт аша үткәч, сине туган илеңә җибәрерләр, дип уйлыйсыңмы? Шулай иткәннәр иде, ди. Көтеп тор...
Хуҗа, каршыма чыгып, арлы-бирле йөри-йөри, тагын сөйләп китте:
— Ярар, фронтны чыктың, ди. Аннары нәрсә? Аннары нәрсә? Аннары. егет, кулыңа тагын мылтык аласың да тагын сугышка, ягъни үләргә! Яшәргә кирәк. Аида синнән башка да солдатлар җитәр әле.
Бу сүзләре белән хуҗа мине яңадан үзендә калырга өндәмәкче иде булса кирәк. Ләкин шул вакыт урамда мотоцикллар тырылдаганы ишетелде. Хуҗа кинәт ашыга-ашыга минем алдан аш-суны җыеп хатынына бирде.
— Тиз үк кухняга! —диде.
Хатын чыгып китте.
Хуҗа тәрәзәдән урамга карады.
— Безнекеләр... — дип сузып кына әйтте ул. Ләкин аның «безнекеләр» дигәне миңа кабат: «Кемнәр алар?» дип сорарга урын калдырмады. Мин мотоцикл тавышыннан ук аларны танып алган идем. Ә бу картны хәзер генә таныдым, кем икәнен хәзер генә белдем. Аның бусагасын атлаганда мин шул хакта уйларга онытканмын, истән чыгарганмын. Бу минем хатам иде.
— Миңа тизрәк кием бирегез, мин тизрәк китим, — дидем мин аңа.
Ләкин хуҗа җавап кайтарырга өлгермәде, кухнядан хатыны кием күтәреп килеп керде. Хуҗа аны күрү белән аңа каршы очынып барды да киемнәрне хатыны кулыннан тартып алды.
— Ахмак, башың бармы, юкмы синең? — дип аңа кизәнеп куйды. — Немецлар күрсәләр, иң биек баганага асарлар, сине дә, мине дә,—дип, урамга йөгереп чыгып китте.
Бу өйдә минем өчен өмет беткән иде. Мин тиз генә бәрәңге бакчасына чыгып качарга булдым, һәм ишеккә килеп кагылдым. Ләкин ишек тышкы яктан бикле булып чыкты. Шунда гына мин үземнең кем кулына килеп эләккәнемне аңладым. Тәрәзәгә таба юнәлдем. Ләкин тышта инде ике немец капка төбенә килеп туктаганнар иде.
Бары бер генә көнгә сузылган азатлык ят капка төбендә бетте. Немецлар мине алып чыкканда, мин ачу белән хуҗаның йөзенә карамакчы идем. Ләкин ул миңа яны белән тора иде. Шунда мин аның беләгенә бәйләнгән ак тасма күрдем. Шул тасма уртасына фашист свастикасы төшерелгән иде.
Димәк, мин козгын оясына үзем килеп кергәнмен. Бу йортта немецлар куйган староста яши икән.
Күпме көч биреп алынган ирек бары үземнең ачык авызлыгым аркасында һәлак булды. Үкенсәм дә, еласам да, хәзер соң иде инде.
(Дәвамы бар)