Логотип Казан Утлары
Публицистика

С. БАТТАЛНЫҢ «ОЛЫ ЮЛ БУЙЛАП» ПОВЕСТЕ РУС ТЕЛЕНДӘ


Автор талантының барлык көчле якларын тулы, ачык чагылдырган, язучының — художество осталыгы ягыннан — иң югары иҗат казаныш-ларын үз эченә туплаган әсәрләр була. С. Батталның «Олы юл буйлап» исемле шигъри повесте шагыйрьнең иҗат биографиясендә әнә шундый урын алып тора.
С. Баттал әдәбиятта үзенең күтәренке рухта язылган гражданлык лирикасы белән дә («Ленин үлеме», 1924 ел; «Яшьлек», 1924 ел; «Колхозга», 1930 ел; Ватан сугышы чоры шигырьләре; «Мин кул куйдым», 1950 ел, һ. б.), эпик жанрларда да (чәчмә әсәрләр, поэма һәм мәсәлләр), драма өлкәсендә дә («Организатор», «Сынау» һәм башка пьесалар) танылды. Аның әсәрләрендә шат күңелдән туган юмор да, сыйнфый дошманнарга һәм вак буржуаз психологияле кешеләргә каршы нәфрәт белән сугарылган сатира да бар.
С. Баттал әсәрләрендә тормыш су-лышын сизәсең; шагыйрьнең образлары гади, ачык — алар тормышның үзеннән алынган; гомумиләштерү көче дә аларда шактый зур. С. Батталның бөтен иҗаты оптимистик пафос белән сугарылган, аның һәр әсәре художестволы алымнарының оригинальлеге белән аерылып тора.
Ләкин моңарчы С. Баттал бер әсә-рендә дә үзенең талантын «Олы юл буйлап»тагы кебек бар яклап та, ачык һәм тулы итеп күрсәтә алганы юк иде. Повестьның киң катлау укучылар игътибарын үзенә тартуы да, рус теленә тәрҗемә ителеп, татар •әдәбияты һәм сәнгате декадасына
JC6
баруы да очраклы хәл түгел ’. Повесть Бөек Ватан сугышыннан соңгы колхоз авылының катлаулы тормышын сурәтли. Җылы тойгы белән язылган бу әсәр тормышны дөрес чагылдыруы һәм поэтик алымнарның оригинальлеге белән күңелдә матур тәэсир калдыра. Автор үзенең геройларын яратып тасвирлый, аларның кайгы-хәсрәтләрен чын күңеленнән уртаклаша, аларның эшчәнлеген, эчке дөньяларының матурлыгын җырлый. Колхоз председателе уры- . нына оялап, үз файдасын кайгыртып, әшәке махинацияләр белән > яшәүче комсыз Фазылны тирән ачу j белән фаш итеп, укучылар хөкеменә тапшыра. Фазыл ишеләр колхоз тормышына материаль зыян гына китереп калмыйлар, колхозчылар тормышын мораль яктан да агулыйлар. Повестьта Фазылга каршы көрәш, аны фаш итү — колхоз строеның нигезендә яткан зур үсеш мөмкинлекләренең җанлы көч булып җәелеп китүе, колхозның ныгуы һәм тормышның яхшыруы белән бергә сурәтләнә. Сәфәр сугыштан бер аяксыз, бер кулсыз кайткан. Ул райком кушуы буенча авылда партия оешмасын төзи, колхоз җитәкчелегенә ревизия кузгата, халыкның хезмәт инициативасын күтәрә, күрше рус авылын бергәләп эшләргә чакыра; хезмәтне техникалаттыруга комачаулый башлаган звенолар система- , сы бетерелә; повесть татар авылы белән рус авылының бер колхоз бу-
1 С. Баттал. «По столбовой дороге». Советский- писатель. Москва, 1956.

107
лып -берләшүе, колхозның көчәюе һәм мул тормышка юл алуы белән тәмамлана. Әсәрнең идея-эмоцио- наль пафосы намуслы кешеләрне чын күңелдән ярату, вак буржуаз психологияле кешеләргә карата нәфрәт хисе уяту, тормышны сөю, совет халыкларының иҗат дуслыгын рас- .лаудаи гыйбарәт.
Шагыйрь, тормышның авыр якла-рына күз йоммыйча, кискен кон-фликтлы, чыи оптимистик әсәр язды.
С. Баттал үзенең әсәрендә, тор-мышның объектив-тарихи үсешен ти-рән аңлап, колхозчылар тормышын тагын да яхшырту өчен, кешеләр аңындагы вак буржуаз психологиянең пычрак калдыкларына каршы көрәшергә, колхоз строен төрле яклап көчәйтергә кирәклеген раслый. Әсәрнең фәлсәфи нигезе әнә шуннан гыйбарәт.
Автор тормышка аек карый, аның авырлыкларын, кыенлыкларын күр-сәткәндә күңелсез тойгыларга бирелми, әсәрнең геройлары — колхозчылар уңышларга ирешкәндә исә укучыны сокландырырга, канәгатьләндерергә ашыкмый. Повесть көчле, салмак рухта язылган.
Повестьның Н. Гребнев һәм С. Липкин тарафыннан эшләнгән тәрҗемәсе нигездә яхшы бәягә лаеклы. Тәрҗемәчеләр әсәрнең эчтәлеген һәм идея-эмоциоиаль пафосын асылда дөрес саклаганнар. Шагыйрьнең поэтик алым һәм сүз тезмәсе үзенчәлекләрен бирергә тырышканнар һәм моңа күп кенә урыннарда ирешкәннәр дә. Тәрҗемәдә оригиналның рухы сизелеп тора, кайбер өлешләре чын-чыннан әсәрнең үзен укыгандагы кебек тәэсир калдыра. Ләкин иҗат стиле һәм су-рәтләү алымнары ягыннан караганда автор белән тәрҗемәчеләр арасында берникадәр аерма да күзгә ташлана. Бу хәл исә урыиы-урыны белән тәрҗемәнең сыйфатын төшерә. Тәрҗемәдә иң уңышлы эшләнгәне Фазыл образына караган урыннар; күрәсең, юмор, сатира элементлары тәрҗемәчеләрнең үз стильләренә дә ят түгел.
Повестьта уңышлы тәрҗемә ителгән өзекләрне күпләп китерергә мөмкин булыр иде. (Мәсәлән: Фазылның Газзә артыннан өстерәлеп йөрүе; Фазыл йортында; Фазыл ревизия алдыннан; Сөбхи апа — яучы ролендә; «Шәмәй кыегы» һәм башка кисәкләр).
Башта ук әйтеп китик: тәрҗемә оригиналның соңгы, 1955 елгы ре-дакциясеннән эшләнсә, төгәлрәк тә, көчлерәк тә булыр иде. Кызганычка каршы, тәрҗемәчеләр повестьны тө-гәлләнеп җитмәгән варианты буенча тәрҗемә иткәннәр. Өстәвенә, аларның эшен шактый кыенлаштырган һәм тәрҗемәнең сыйфатын беркадәр киметә төшкән бер нәрсә бар: тәрҗемәчеләр, татар телен белмәү сәбәпле, повестьны подстрочниктан гына эшләгәннәр, С. Баттал стиленең барлык үзенчәлекләрен күреп бетермәстән, үз иҗат тәҗрибәләренә, үз поэтик алымнарына таяныбрак эш иткәннәр. Шуңа күрә тәрҗемәнең кайбер урыннарында тәр-җемәчеләрнең үз стиле аерым-ачык сизелеп тора. Бу кимчелек бигрәк тә тәрҗемәнең башлангыч өлешендә күзгә ташлана; моны үзенә күрә бер лирик тайпылыш дияргә дә мөмкин. Бу өлештәге поэтик алымнарга, стильгә карап, без повестьның беренче яртысын лирик шагыйрь Н. Гребнев тәрҗемә иткән дип әйтә алабыз. «Олы юл буйлап» — зур полотнолы эпик әсәр. Повесть җитди реалистик тасвирлау чаралары, ачык буяулар белән эпик тонда язылган. Тормыш күренешләрен сурәтләгәндә дә, характерларның кискен драматик бәрелешләрен күрсәткәндә дә, эчке кичерешләр тирәнлеген ачканда да, Фазылны каты нәфрәт белән «камчылаганда» да, нәни баланың бер катл ы л ы гы и а со к л а и ы п ел м а й - ганда да С. Баттал һәрвакыт диярлек тышкы сурәт алымнары белән эш итә. Авторның оста тотып алган детальләре һәм үтеп барышлый гына диярлек типчеп киткән штрихлары — аның укучыга ачык итеп сөйли торган теле. Повестьта эпик сурәтләү белән бергә, чын-чыннан дулкынландыра торган лирика үр-нәкләре дә бар. Әйтик, Сәфәрнең фронтта \'леп калган дустын тирән тойгы белән хәтерләвен халык җырлары стилендә бирү яки тол калган Газзәие — су ашаган яр өстендә
108
ярым шәрә тамырлары беләи бушлыкка карап утырган бөдрә тал белән чагыштыру япсә көтелмәгәндә искиткеч юмор белән язылган кәҗә катыгы турындагы лирик чигенү! Бу мисалларны, гомумән, С. Баттал ли-рикасының иң матур үрнәкләре дисәк, ялгышмабыз (кызганычка каршы, повестьның соңгы редакциясендәге бу урыннар тәрҗемәгә кермәгән). Ә кара җанлы Фазыл образына килгәндә шагыйрь көчле сатирик алымнарга күчә, һәхМ һәр күренеш, һәр образ, һәр вакыйга өчен үзенең иң тапкыр алымнарын, буяуларын табарга тырыша; аның һәрбер образы, һәрбер картинасы укучы күңелендә үзенә бер настроение тудыра, уйландыра.
Ләкин повестьның иң көчле ягы — драматизмында. Автор әсәр дәвамында образларга шактый тирән психологик характеристика бирә; повестьтагы вакыйгалар һәм конфликтлар байлыгы, аларның динамика белән үстерелүе әсәрнең көчле драматизмын тудыра. Биредә төп' тема — яңалык белән искелек арасындагы чын көрәш, коммунистик карашлы алдынгы кешеләр һәм артта калган вак буржуаз психология белән яшәп килүчеләр арасындагы актив көрәш. Ә чын психологик драма мораль карашлар һәм характерларның актив көрәшеннән гый-барәт. Шушыннан чыгып, С. Бат- талның «Олы юл буйлап» повестен драматик повесть дип атарга мөмкин. Дөрес, бу драматизм әсәрнең башында көчле булса да, ахырга таба сүлпәнләнә төшә, иң соңында сатирик төс алып, фаш ителгән Фазылга каршы гына төбәлә. Повестьның теле, бер-ике очракны искә алмаганда, — гадилек, афористик кыскалык, халыкчан образлылыгы белән аерылып тора. Әсәрнең төп художество үзенчәлекләре менә шундый.
Әсәрне икенче бер телгә күчерү өчен тәрҗемәчегә дә авторның барлык стиль һәм поэтик алымнар байлыгын бирә алырлык талант һәм тәҗрибә кирәк. Чөнки оригиналның художество формасын, беренче карашка, аз-аз үзгәртү дә әсәрнең интонациясенә, тонына һәм эчтәлегенә тәэсир итми калмый.
Югарыда лирик тайпылыш дигәнебез нидән гыйбарәт соң? Тәрҗемәгә күпме йогынты ясаган ул?
Лирик шагыйрь Ы. Гребнев эпик әсәрне тәрҗемә итәргә керешкәндә- үк оригиналның эчке яңгырашын, тонын, пафосын югалтып, үзенчә- эшли башлый. Оригиналның кыска гына кереш кисәгендә тыныч кына авыл таңы күренеше бирелә. Автор җитди, сабыр тон белән төгәл һәм ачык итеп тасвирлый,—гадәттә, эпик әсәр шулай башлана. Ләкин шушы ук күренештәге кискен яктылык һәм караңгылык контрасты бөтен повестька башта ук астыртын бер драматик оеткы, драматик тон бирә. Герой, фронттай кайткач, авылда- беренче таң аттыра. Җәйге кызыл шәфәкъ фонында ул «кап-кара күләгәләр булып» калкып торган морҗалар, түбәләр, рәшәткәләр, сыер-чык оясы беркетелгән колгалар, по-жарный каланчасын, зенит көпшәседәй кыеклап күккә карап торган тегермән канатларын күрә. Автор тормыштагы кыенлыкларга, тискәре якларга күз салып, шуларны җиңеп чыгу өчен төп геройны авырлыкларга каршы куйган кебек, авыл да Сәфәргә беренче тапкыр таң караңгысы аркылы күләгәләр фонында күренә. Бу — әсәрдәге драматизмның беренче билгесе.
Тәрҗемәче моны искә алмаган. Тәрҗемәдәге лирик интонациянең урынсыз булуы, эпик картинаны беркадәр ярлыландыруы бер хәл әле. Төп бәла шунда: тәрҗемәче геройны якты якка күчерә, күренешнең контрастын бөтенләй алып ташлый, язгы таң нурларын китереп тутыра, икенче төрле әйтсәк, оригиналдагы картинаны бөтенләй арты белән әйләндереп ,куя. Тәрҗемәдә Сәфәр язгы таң нурларына күмелгән авылга һәм кырларга карап, тора:
... ранней зорьки полоса, Рождаясь за горой, Льет на скворешни тихий свет, Легли ее лучи
На поле, на весенний цвет.
Оригиналның бу өлеше укучы кү-ңелен алда буласы ниндидер бер җитди һәм кискен хәлләргә көйләсә, тәрҗемәдә язгы, шатлыклы рух ту-
109
дыра. Шуңа күрә Сәфәрнең эчке психологик драмасына күчкәндә тәр-җемәченең интонация үзгәреше бер дә табигый түгел.
Сәфәр — зур ихтыярлы һәм нык характерлы образ — Гребнев тәрҗе-мәсендә үзенең иң яхшы сыйфатларын югалта төшә. Аның шәхси драмасы тәрҗемәдә кызганыч бер күренеш кенә булып кала. Гадәттә көчле характерлар никадәр авыр хәлдә калсалар, шулкадәр үзләрен тынычрак, гадирәк, тигезрәк тоталар. Әгәр кеше, нинди дә булса авыр хәлгә калып, үзенең тирән эчке кичерешләренә, кайгы-хәсрәтенә бирелсә, зарлана башласа, ул безнең күз алдыбызда йомшак, ирексез һәм кызга-ныч булып калачак. Ә геройны гадәттә кызганмыйлар, аңа карап сокланалар, аңа баш ияләр. Димәк, әсәрдә читен хәлдә калган уңай геройны эчке кичерешләр, зарлануларга биреп калдыру—аны художестволы образ буларак үтерү дигән сүз. Характер көчлелеге — авыр тойгыларга бирелүдән түгел, ә тойгыларга ■бирешмәүдә, аларны җиңә баруда. С. Баттал моны белә. Сәфәрнең хәле авыр, ләкин ул күзен йоммый, ‘зарланмый, кызгандырмый, максатында нык тора. Аңа ышанасың:
Фронттан кайтып, авылда беренче таң аттыра. Хатыны чыкты янына: — Кер, кая качтың, Сәфәр?! — Качу юк инде ул, Зифа, үзең кумасаң әгәр...
Бер генә аягым юк та, Адым саен юк бит ул; Бер генә кул җитешми дә, мең эш — мең кат җитми кул!
— Оныт, зинһар, бу хакта, — ди хатыны үпкәләү катыш.
...Ире җавап таба алмый һәм сүзсез, дулкынланып, сыңар куллап кесәсеннән папирос каба алып.
Шырпы сызганда шырпысын кыстыра беләгенә;
— Тормыш оныттырмый, Зифа, искә төшерә менә...
Зифа! Тормыш ул тәмәке кабызу гына түгел; я авырлыкларны бөк син, яисә үзең бөгел!
Зифа, миңа бөгелмәскә, миңа эшләргә кирәк, шуңа мөмкинлек азайган саен зурая теләк.
Гребнев исә Сәфәрне күңел йом-шарткыч лирикага тайпылдыра, аның характерын үзгәртә бара.
Без мондый урыннарны разрядка белән алабыз. Тәрҗемәдә Сәфәр:
...Зарю в деревне встретить рад, Придя с войны домой.
Здесь все как, было: сад, амбар, Береза у окна.
Куда же ты сбежал, Сафар? — Зовет с крыльца жена.
— О нет, теперь, как ни беги, Мне не сбежать никак, О том, что нет одной ноги.
Твердит мне каждый шаг.
С одной рукой я уцелел, Но горький прост расчет: С одной рукою в сотне дел Ста рук не достает.
— Забудь, не растравляй обид, Какой нам в этом прок? — ... Но что он скажет ей в ответ? Глядит Сафар с тоской.
И старый достает кисет Единственной рукой. «Забудь!» — зубами он с трудом. Освободил тесьму.
«Забудь!», но жизнь сама о том Забыть не даст ему.
Одной рукою закурить — Труд легок, не мудрен. А инвалидом жизнь прожить — Научится ли он?
— Зифа, в труде прошел мой путь. А как теперь пойдет?
Смогу ли горе я согнуть, Оно ль меня согнет?
Где место в жизни я найду, Не нужный никому?
Чем меньше годен я к труду, Тем больше рвусь к нему.
Оригиналдагы төп герой Сәфәр — парторг, ул вакыйгаларның алдыннан бара, тормышка яңа үзгәрешләр кертә: Фазылга каршы көрәш ача, халыкның активлыгын күтәрә, күрше колхоз белән хезмәт дуслыгын яңартып җибәрә. Тәрҗемәнең башында исә Сәфәрнең көрәше кискенлеген югалта төшкән, Сәфәр характеры повестька көчле драматизм кертә алмаган. Тәрҗемәдә төп герой башта ук беркадәр хәлсезләнгән, йомшак табигатьле бер инвалидка әверелгән. Шуңа күрә Сәфәр тәрҗемәнең беренче яртысында пассиврак булып чыккан, «күләгәдә»рәк калган.
Әгәр тәрҗемәче Сәфәрнең эчке ки-черешләренә лирик яктан артык басым ясамыйча, лирик сурәтләүне күбрәк геройның үз максаты өчен

көрәш пафосына кулланса, Сәфәрнең характерын ачуга килгән зыян азрак булыр иде.
Тәрҗемәче, үзенең лирик алымна-рына бирелеп, оригинал текстына еш кына эмоциональ эпитетлар өсти, артык күтәренке пафос кертә, ләкин шул исәпкә оригиналның эпик по-, лотносын баетып һәм җанландырып торган образ һәм күренеш детальләрен төшереп калдыргалый. Оригиналдагы тулы һәм төгәл вакыйгалар тәрҗемәдә фәкыйрьләнә, шунлыктан оригиналның подтексты да җиңеләя төшә. Интонациягә килгәндә, Гребнев бигрәк тә юмор алымнарын ярата, кайчакта җиңел чә сүз уйнатуга да якынлашып куя, чамасыз югары тоннарга күчкәли.
Кайбер урында тәрҗемәченең ин-тонациясе текстның эчтәлегенә туры килми, ясалма булып яңгырый; тәр-җемәче образлар, буяулар һәм алар- ның эчтәлеге белән шигъри интонация арасындагы гармонияне югалта. Менә Сәфәр өенә кайтып килә. Ул ачулы. Фазыл аны үзенең пычрак махинацияләренә бутаган. Тәрҗемәче болай ди:
Шел он мрачен, шел невесел, Разрывал одышкой тишь. Был росой помножен месяц На число железных крыт.
Тәрҗемәче башка урыннарда да оригиналның интонациясеннән тай-пыла. Менә ныгып җитмәгән яңа буада ат бата. Аның камыт бауларын, аркалыкларын чабып өзеп коткаралар.
Аңлый ат. Тагын да бер кат Талпына, тора, чыга.
Рәхмәт әйткәндәй ягымлы Кешни коткаручыга.
Тәрҗемәгә исә көтмәгәндә «Конек- горбунок» кебек рус әкиятләре пафосы бәреп керә:
Скачет конь освобожденный, Ну-ка удержи!
Не владея даром речи, Конь глядит по-человечьи: Дескать, вот я невредим, Дескать, чувств своих скрою И приветствую героя Ржанием своим.
Тәрҗемәченең оригинал образларын сурәтләгәндә а л арга ялгыш эмо-циональ элемент өстәп җибәрүе ав-торның ул образга булган мөнәсәбәтен үзгәртә. Әйтик, Фазыл образын С. Баттал тасвирлау чаралары белән фаш итә, аннан ирония белән көлә, ләкин Фазылга булган үзенең карашын турыдан-туры әйтеп салмый. Ә Гребнев һәрбер очракта образга үзенең эмоциональ бәясен биреп үтәргә тырыша һәм кайчакта оригинал тоныннан тайпылып та китә. Менә, Фазыл үзенең картая башлаган хатыныннан канәгатьсезләнә, аны «Газзә белән яшәртергә» ниятли. Гребнев бу турыда болай ди:
Но Фазыл-то не болван,
У него обдуман план, Выполнить осталось...
Бу юллар, ирониядән бигрәк, Фа-зылны хуплау, мактау кебегрәк яңгырый һәм Батталиың сатирасын йомшарта.
Повестьның соңгы яртысы дөрес тәрҗемә ителгән. Тәрҗемәче Липкин әсәрнең образларын да, интонациясен дә, гомуми эпик тонын да саклаган. Тик Газзәнең Миронга язган хаты белән Фазылның бакча читәнен сүтеп йөрүе генә авыррак шигырь белән тәрҗемә ителгән. Аннары «Соңгы сүз»дә, берләшкән колхоз миллионер булгач, тәрҗемәдә колхоз казанган уңышлардан тынычлану, канәгатьләнү, пассив шатлык тойгылары да беркадәр сизелеп куя. Ә Батталга мондый тойгылар бөтенләй ят. Ул, җирдән аерылып, югары тойгыларга бирелеп китүне яратмый. Аның оптимизмына «Соңгы сүз»дә дә тик аек һәм эшчән интонация хас.
Тел ягына килгәндә, оригиналның теле, бер-ике уңышсыз урынны искә алмаганда, җанлы, ачык, гади һәм үткен. С. Баттал һәрбер очракта яңа, оригиналь чагыштырулар, афористик әйләнмәләр эзли. Батталның бигрәк тә диалоглары уңышлы. Алар психологик тирәнлеге һәм драматизмы белән көчле.
Тәрҗемәнең дә теле гомумән җанлы һәм үткен; кулланылган сүзләр һәм сүз әйләнмәләре урыны-урыны белән оригинал теле кебек үк тәэсир итә. Тәрҗемәчеләр поэтик сүз белән күп урында оста эш итәләр. Ләкин

111
алар әледән-әле рус поэзиясенең күптән билгеле булган юлларына өмсенгәләп куялар:
«Веселый первый утра зов....... (6 бит). Скрывался в тех словах намек, И кто б его понять не мог... (120 бит). Услышала Газза «Мирон»...
Знакомый звук, забытый сон!» (13 бит).
«Сражение с сорною травой», — дигән ясалма пафослы урыннар да, «Добрым словом человека можно до небес поднять», — дигән авыр прозаик фикер йөртү дә, «рубит топором» диясе урынга «Рубит, с топором в руке», — дип рифма өчен җөмләне авырайткан урыннар да бар.
Повестьның тәрҗемәсе оригиналның соңгы редакциясеннән алынмаган булуы бик кызганыч. Аның бу соңгы, 1955 елда чыккан редакциясе элеккеләренә караганда композицион яктан да көчлерәк. Әйтик, ике характер, ике төрле карашлар көрәшен шундый' оста итеп гәүдәләндергән сабантуй—традицион көрәш күренеше повестьның иң көчле урыннарыннан берсе. Монда гаҗәп зур гомумлиәштерү көче бар. Лирик чигенешләрдә күңел матурлыгы, авторның кешеләргә, тормышка булган мәхәббәте бик уңышлы чагылган. Турыдан-туры әйтергә кирәк: бу өлешләрне тәрҗемәгә кертмичә от-тырганнар гына. Тәрҗемәне, ориги-налның соңгы басмасы буенча төзәтеп һәм төгәлләп, яңадан басып чыгарырга кирәк диясе килә.
AV РАФИКОВ.