Логотип Казан Утлары
Шигърият

РӘССАМ


(Ерак Көнчыгыш әкияте
Борын заманда Бер рәссам егет Төш күргән: таңда Карт дәрвиш килеп. Балкытып йөзен. Башлаган сүзен; Хөрмәтләп үзен Тыңлаган егет:
2.
— Син чәчмә-түкмә, Серемне тыңла; йолдызлы күктә Ага бер елга, Кө м е ш ду л к ы н л ы, Энҗедәй нурлы. Якты, саф сулы. Гүзәл бер елга.
3.
Син аның төсен Яхшы өйрәнсәң һәм халкың өчен Ясап бирәлсац Аны рәсемдә;
Нык тот исеңдә, Мәңгелек — синдә, Ясап бирәлсаң!
4
Зур бәхет бирер Эшең халкыңа! Тик үлем килер Шунда каршыңа,
Әйтер: — Күп күрдең Күк серен белдең, Инде мин килдем Синең каршыңа!
5.
Китәрсең җирдән. Исемең макталыр, Илдә син биргән Сәнгатең калыр; Туган ил! диеп, Гомереңне биреп Тудырган бөек Хезмәтең калыр. —
6.
Шулай дип теге Күздән югалган, йокыдан егет Кинәт уянган; Елганың төсен, Күрсәтер өчен, Борчуга төшеп Рәссам уянган.
7.
Төннәр күзләгән Чиксез күк йөзен, Озак эзләгән Елганың эзен, Таңнар аттырган... Тапкан ахырда Җемелдәп торган Елганың үзен.

11.
Иҗат еллары Торганнар үтеп, Егет елганы Язган чын итеп... Тәмамлап аны, Ялкынлы җаны Кичкән дөньяны Сәнгатькә үтеп...
9.
Тапканнар барып Гәүдәсен таңда; Рәсемне алып Караган хан да:
— Ничек сәнгате, Бармы соң рәте?
— Юк бер кыйммәте! — Дигәннәр аңа.
10.
Менә хан шунда Бер илче картка Ике алтынга Рәсемне саткан. Купшы түрәләр Карттан көлгәннәр:
— Юләр!—дигәннәр,— Хәзинә тапкан!
— Алаймыни?! Я, Бирегез кармак! Рәсем өстенә Кармакны салсак! — Дигән дә, салган, Су
дулкынланган, Карт тартып алган Бер балык, ап-ак.
12.
Дулап, бөтерелеп Уйнаган балык, Бу эшне күреп Таң калган халык. Инде белгәннәр, Ханнар, түрәләр, Бик үкенгәннәр... Борчылган халык.
13.
— Ә, шаккаттыгыз! Ник су каптыгыз? Нишләр халкыгыз. Бәхетен саттыгыз?! — Дигән илче карт, Ханнарга карап, — Ни хурлык, оят, Бәхет саттыгыз!
8.

54