Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИСАМЕТДИН АБЗЫЙ


Яз көне, колхоз идарәсенең бер утырышында, Сәкинәне, — чандыррак гәүдәле, үзенә күрә матур булып килешеп торган бераз киермәрәк борынлы, саргылт чәчле, яше белән утыз бишләр тирәсендәге тол хатынны,— тавык фермасының мөдире итеп билгеләделәр.
Моңа кадәр фермада ике хатын эшли иде. Шул ук утырышта алар- ныц икесен бер юлы, ни өчендер бу эштән алып, кырчылык бригадасына күчерделәр. Алар урынына Сәкинәнең үзен генә куйдылар.
Утырышта колхозның ревизия комиссиясе председателе Хисаметдин абзый да бар иде. Гаделлекне, турылыкны яратучы, моның өчен берәүнең дә кәефе белән санашып тормаучы бу кеше ике хатын урынына бер генә хатынның, шуның өстенә, аның карашынча, нәрсә әйтсәләр, шуңа күнә торган юаш, йомшак холыклы хатынның ялгызын гына билгеләүгә беркадәр гаҗәпсенеп, председательдән сорады:
— Кара әле, Галләм, нигә аның үзен генә куясыз?—диде. — Ялгызына авыр булыр бит.
Председатель, вакытсыз юанаеп барган, утызбиш-кырык яшьләрендәге кеше, аңа шелтәле күзләре белән карап, кулын селтәде:
— Син, Хисаметдин абзый, кирәкмәгәнгә борчылып утырма. Тавык фермасының хәлен яхшы беләсең. Нигә улкадәр хезмәт" көне түләргә? Болай да ул безнең менә кайда утырачак, — диде һәм үзенең кояш белән, язгы җилләр белән каралып, киселеп беткән җилкәсенә учы белән шапылдатып сукты. — Менә кайда утырачак. Зарардан башка бернәрсә дә бирми ул безгә. Ә син «нигә бер генә кеше» дигән буласың. Әйтәм бит: бер кеше дә баштан ашкан анда. Сәкинә үзе дә шул фикердә.
Өстенә кыска сырма кигән, башына җыйнак кына итеп чәчәкле ак яулык бәйләгән Сәкинә дә шунда, стена буена тезелгән урындыкларның берсендә, идарә членнары арасында утыра иде. Кайберәүләр аңа борылып карадылар. Хисаметдин абзый аңардан үз теле белән сорауны кирәк тапты:
— Ничек, үзеңә генә авыр булмасмы соң?
Хатын аңа, соргылт күзләре белән кыяр-кыймас карап, ике төрле аңларлык итеп җавап бирде:
— Авыр булса, нишлисең. Шулай кирәк булгач.
Бу җаваптай Хисаметдин абзыйның күңеленә шик утырып калды. Өенә кайтканда да, кайткач та, эш арасында да ул председательдән һәм Сәкинәдән ишеткән сүзләрнең чын мәгънәсен аңларга, тел белән әйтелгән мәгънәләрен түгел, ә әйтелми калган мәгънәләрен, дөресрәге, алар- ның шул минутта башларында булган уйларын аңларга тырышты. Нигә Сәкинәне үзен генә билгеләтте икән? Нигә электәге кебек ике кешене
42
түгел? Чыннан да, ике кешелек эш юкмыни анда? Ярар, ике кешелек эш тә булмасын. Шулай да Сәкинә анда төн-көи ята алмас бит? Җитмәсә, авылдан бер читтә, кырда. Аннары ял көне дисеңме, бәйрәм дисеңме, — алары да бар бит әле аның. Ял итәргә дә, бәйрәм итәргә дә кирәк ич кешегә. Ялгыз булгач, ничек ял итә дә, ничек бәйрәм итә ул?
Хисаметдин абзый үз-үзенә нинди генә сораулар биреп караса да, берсенә дә күңеле тынычланырлык җавап таба алмады. Сәкинәнең үзен генә билгеләү дә, аның бер сүзсез риза булуы да шикле бер нәрсә булып калды. «Яман ният юкмы икән монда? Ферма йомыркаларын үзара бүлешергә теләмиләрме икән алар?..»—дип уйлады ул күңеленнән һәм, ревизия комиссиясе председателе буларак, тавык фермасының эшен өзлексез күзәтеп барырга кирәк дигән фикергә килде.
Сәкинә иртәгесен авылдагы шактый искереп, тез чүгеп барган өенең тәрәзәләрен такта белән кадаклады да, ишеген йозаклап, кирәк әйберләрен бер атка төяп, карчык әнисе белән бергә тавык фермасындагы өйнең бер ягына күчте. Бу өйне узган ел өр-яңа бүрәнәләрдән салганнар, бер ягын кеше торырлык итеп, икенче ягын тавыкларга азык әзерләрлек итеп эшләгәннәр иде. Хатын, председательдән рөхсәт алып, шунда яткан чыбык-чабыктан берничә көн эчендә үзенең терлекләре өчен абзарсыман* нәрсә дә корыштырып ташлады.
Моны күреп торган Хисаметдин абзый аеруча шиккә төште: «Бу каһәр төшкән нәрсә, йомшак холыклы булса да, үзенә килгәндә кулларын җитез йөртә икән, — диде ул күңеленнән. — Әллә инде ферманы үзенеке итмәкче була? Бик ныклап тамыр җәя. Йомырка белән шунда гына сыйланып ятмакчы була, күрәсең».
Хатын йомырка белән сыйландымы, юкмы, — Хисаметдин абзый анысын белмәде, әмма тавык фермасыннан колхоз складына керә торган йомыркаларның саны көн саен диярлек арта башлады. Теге ике хатынның бервакытта да бу кадәр йомырка тапшырганнары юк иде әле.
Ревкомиссия председателе шулай да күзәтеп торуын ташламады. Берничә мәртәбә барып, тавык абзарларын көндез бикләп торып, оядагы йомыркаларны үз кулы белән җыеп алды, үз кулы белән санады. Уртача алганда, йомыркаларның саны санга туры килә, хатыннан шикләнерлек бернәрсә дә юк иде. 3’шләр мондый юнәлештә баргач, Хисаметдин абзый бераз тынычлана төште.
Хатын җәй көне, әле тегендә барып, әле монда килеп бәхәсләшеп, председательне дә. хәтта Хисаметдин абзыйны да аптыратып бетереп, тавыкларны басуга төяп чыгарга читлекле арба ясатты. Игеннәр урыла башлау белән үк, шул арбага фермадагы аксак байталны җигеп, тавыкларны басуга, коелып, сибелеп калган арышларны, бодайларны чүпләтергә алып чыга башлады.
Моны күргәч, Хисаметдин абзый күңеленнән уйлап алды: «Кара әле син, бу пумаланың башында тавык мие генә түгел, үз мие дә бар икән»,— диде. Складтан аңа йомыркаларның тагын да күбрәк керә башлаганын әйттеләр.
Шулай тыныч кына бер ел үтте. Тавыклар кышны яхшы чыктылар, үлү, кырылу элекке елларга караганда бөтенләй юк дәрәҗәсендә булды. Язны да матур чырай белән каршыладылар, бик иртә йомырка салырга керештеләр.
Шуның белән бергә ферма мөдире үзе дә, бер ел эчендә, тутырган тавык кебек булып, матурланып, тазарып китте, елмайган, көлгән чакларында бит алмалары уймакланып батып керә башлады, ә бераз сипкелле киермәрәк борыны инде килешле булып кына түгел, кайберәүләр- нең күңелләрен җәлеп итәрлек булып күренә иде. Хатынның тавышы да ачылды булса кирәк, бик еш аның җырлаганын, хәтта матур, моңлы итеп җырлаганын ишетәләр иде. Кыскасы, фермада хәзер тавыклар гына түгел, ферма мөдире үзе дә җырлый иде.
43
Председатель сүзе белән әйткәндә, ферма инде хәзер колхоз җилкәсендә утырмый, ә үзен-үзе алын бара ала торган, хәтта файда китерә башлаган бер җыйнак хуҗалык булып әверелде. Узган ел колхоз дәүләткә йомырка тапшыру планын беренче тапкыр тутырып үтәде. Әгәр тавыкларның санын бермә-бер арттырып, тагын бер кеше куйсаң, ферманың шактый зур доход чыганагы булуы мөмкин иде.
Шуның белән бергә халык арасында бик яман сүз дә таралып өлгерде: имеш, Сәкинә колхоз йомыркасын ашаганга, аны чи килеш тәмам тыгылганчы эчкәнгә шулай тазарган, шулай матурланган. Моны инде кайберәүләр көлеп-шаярып, ә кайберәүләр моңа чын күңелләреннән ышанып, Сәкинәнең үзенә ачуланып, төртеп әйтә башладылар: «Нинди хурлык! Колхоз милкен ашый, колхоз милкен талый. Ашаганда да, кеше кебек, өйдә, табын янында түгел, ә кайдадыр качып-посып, тавык абзарында, чүп-чар арасында ашый...»
Боларны ишетеп, хатынның йөрәгенә таш утырды, шулай да ул сер бирмәскә, башын түбән имәскә тырышты.
— Гаебем булмагач, ни әйтсәгез дә, исем китми, — диде ул аларга.— Минем урынга керегез, зинһар, эшләгез. Бәлки, сез дә шулай тазарырсыз...
Теле белән бу сүзләрне әйтеп, тыныч күренергә тырышса да, эченнән ут йота иде ул.
Кайвакытларда авылда, кырда хатын-кызлар аның артыннан пышыл-дашып калалар:
— Кара әле, кара әле Сәкинәне, түшләренә хәтле тулган. Гомерендә болай булганы юк иде, — диләр.
Ә дөнья күргән сакаллы абзыйлар аны үз яннарыннан бернәрсәгә дә игътибар итмәгән, хатын-кыз сүзенә колак салмаган гамьсез бер төс белән уздырып җибәрәләр дә, ул узып киткәч, башлары белән аңа таба ымлап, бер-берсенә серле генә күз кысалар һәм, мыек астыннан көлемсерәп, артыннан карап калалар. Бу карашта, бу көлемсерәүдә нәрсә күбрәктер: аның тулып, сылуланып киткән кызларча зифа буена яшерен кызыгып караумы, сокланумы, әллә инде, чыннан да аның турында йөргән имеш-мимешләргә ышанып, аны дөрес дип санап, аңардан мыскыллап көлүме, нәфрәтләнүме? Моны ачык итеп әйтүе читен иде. Кеше күңелен кем белә, бәлки, сокланудыр, ә бәлки, нәфрәтләнүдер.
Сәкинә турындагы бу сүзләр, билгеле, көне-сәгате белән диярлек Хисаметдин абзыйга килеп иреште. Моңа кадәр ничә барып тикшереп тә, хатынны гаепләрлек, аның турында шик тудырырлык бернәрсә дә таба алмавына гаҗәпләнде ул. «Ах син аны, еланны, мине агач атка атландыра, ахры, — дип уйлады ул күңеленнән.— Ашый торгандыр, ашамый булмас. Утсыз җирдән төтен чыкмый. Тикмәгә сөйләми торганнардыр...»
Шуның өстенә аны кайбер колхозчылар кыздырып, котыртып та җи-бәрделәр.
— Үзең ревкомиссия председателе булып торасың, үзең шуны да рәтләп тикшерә белмисең, — диделәр.
Бер эт авызы, әллә уйнап, әллә чынлап әйтеп куйды:
— Хисаметдин абзый белән Сәкинә арасына кермәгез сез. Күрмисезмени, аның бите дә майлаган коймак төсле елтырый башлады,—диде һәм, тешен ыржайтып, шыркылдап көлеп җибәрде. Бу сүзне ишетеп торган кешеләр серле генә көлемсерәделәр.
Моның мәгънәсен Хисаметдин абзый бары өенә кайткач кына төшенде һәм, бизгәк тоткан кебек, калтыранып алды. Бу инде Хисаметдин абзыйның намусына тукыну, аны хурлау, мыскыллау иде. Кем аркасында? Әлеге, шул киермә борынлы бер хатын аркасында.
Хисаметдин абзый төн буе йоклый алмады. Никадәр йокларга, оны-тылырга тырышса да, әлеге сүз һаман аның колак төбендә булды:
44
«Аның бите дә майлаган коймак төсле елтырый башлаган...» Бу нинди гайбәт, нинди нахак сүз! Бу нахак сүзгә каршы берәү дә бер сүз әйтмәде, берсе дә Хисаметдин абзыйны якламады. Бары көлемсерәделәр генә. Менә бу нәрсә Хисаметдин абзыйның йөрәген өзеп ала иде. Ләкин шунысы гаҗәп: бу сүз өчен аның ачуы моны әйтүче кешегә түгел, ә Сәкинәгә килә иде. Барлык гаепнең башы Сәкинәдә кебек тоела иде аңа. «Әгәр ул ашамаса, ул урламаса, минем турыда болай әйтә алмаслар иде»,—дип уйлый иде.
Иртәгесен ул тавык фермасына усал ният белән китте.
— Юк, аңа да ашатмам, үземне дә хур итмәм. Гаебен җиде кат җир астыннан да табармын, — диде ул үз-үзенә.
Хисаметдин абзыйның бер зур кимчелеге бар иде. Хатын-кызларга ышанмый иде ул. Ышанмау өчен сәбәпләре дә юк түгел иде. Сугыш вакытында Хисаметдин, чолганышка эләгеп, дошман тылында калды. Озак газап чигеп йөргәннән соң, партизаннарга барып кушылды, алар белән бергә Белоруссия урманнарында фашистларга каршы сугышты. Ике елга якын өенә хат-хәбәр җибәрә алмады. Шул вакыт аның хатыны, Хисаметдинын үлгән дип санап, икенче кешегә кияүгә чыкты.
Хисаметдин, партизаннар белән Совет Армиясенә кушылгач, берничә кат яраланып, госпитальләрдә ятып, тагын фронтларда йөрде дә, сугыш беткәч, өенә кайтты. Бераз хатынсыз торганнан соң күрше авылдан өйләнде. Ләкин бу хатыныннан да уңмады. Чамасыз ачы телле, явыз, шуның өстенә өй тирәсен карарга яратмый торган бик җыйнаксыз хатын туры килде. Күз төшергәләп, ара-тирә очраштыргалап йөргәндә сабыр, әдәпле, яхшы хатын кебек күренгән иде. Әмма өйләнеп, өйгә алып кайткач, бөтен нәрсәне аның кулына тапшыргач, озак та үтмәде, аждаһага әверелде дә куйды. Хисаметдинның үзен дә, беренче хатынының калган кызын да теле белән чамасыз кыерсыта торган булды. Хисаметдинга кул күтәрмәсә дә, әмма тырмавычсыман озын кулларыннан үги кызга шактый өлеш тия иде. Җитмәсә, кәкре куллы да булып чыкты. Кая гына бармасын, кайда гына эшләмәсен, нәрсә булса да чәлеп кайта, — коры кул белән кайта белми иде. Хисаметдин, бәлки, аның теленә, явызлыгына түзгән, күнеккән дә булыр иде, әмма бусы аны үтмәс пычак белән суйды. Кәкре куллы кешеләрне, алдакчыларны бөтен җаны-тәне белән яратмый, хәтта дошман күрә иде ул.
йорт тынычлыгын белми торган шундый әдәпсез хатын туры килде аңа. Әгәр бераз акылга утыртыйм, начар гадәтләреннән биздерим дип, ирләрчә ачулана башласаң, тырнак белән чиертмәвеңә карамастан, тәрәзәне шар ачып җибәрә иде дә, бөтен урамны тутырып, каравыл кычкыра иде. Хәтта кышкы челләләрдә күлмәкчән килеш урамга чыгып йөгергән чаклары да булды.
Бу хатыннан Хисаметдин абзый чак котылды. Хәзер бишенче ел инде менә ялгыз тора. Әле ярый, йорт-җирне, терлек-туарны карарга ирдән кайткан сеңлесе бар, аннары кызы да инде үсеп җитеп килә.
Хисаметдин абзый, хатынын аерып, бәладән котылды, әмма хатыннарга булган ышанмаудан әле аның һаман котылганы юк иде. Хәзер инде ул иллегә якынлашып бара, өйләнмәскә дигән уй белән яши. Үзе болай төскә-биткә дә ямьсез түгел. Дөрес, матурлардан дип тә әйтеп булмый. Шулай да, сакалын бритва белән кырып, әле һаман кара килеш куе булып торган мыегын кайчы очы белән бераз төзәткәләп җибәрсә, кайбер тол хатыннарның күзен уйнатырлык чамасы бар. Өсте-башына да сүз әйтеп булмый. Эш киеме дисәң, — эш киеме, кешелеккә дисәң, — кешелеккә кия торган киеме бар. Хәзер дә аның өстендә кыска казаки, аягында чын дегет белән бик шәпләп майлаган күн итек, башында, формасын күптән югалткан булса да, әле бик рәхәтләнеп киярлек, бер җирендә дә тишек-тошыгы булмаган кара эшләпә. Дөрес, бик үк каралардан түгел түгелеп. Шулай да кайчандыр кара булган, бары җил-яңгыр-
45
да, кояшта йөри-йөри генә шактый уңган. Эшлим дисә, кулыннан эш килә, хәтта җимертеп эшли, инвалид-фәлән дип тормый. Аллага шөкер, йорт җире дә нык, терлек-туары да җитәрлек. Колхозда да абруе бар. Тик менә хатыннан гына бәхете булмады. Нишлисең бит! Күрәсең, хатыннар читтән караганда гына акыллы һәм әдәпле булып күренә торганнардыр. Ә якыннан белә башлагач, алла үзе сакласын алардан!
Ул фермага барып кергәндә әле иртә, кояш күтәрелеп кенә килә иде. Берсенә берсе охшаган тынычсыз ак тавыклар озын-озын тигәнәләр янына тыгызланып өелешкәннәр, этешеп-төртешеп, бер-берләреи чукый-чу- кый, комсызланып ашыйлар иде. Өстенә, гадәттәгечә, саргылт халатын, аягына тирән эчле резина галошын киеп җибәргән, башына һәрвакыттагы ак яулыгын бәйләгән Сәкинә, кулына озын саплы себерке тотып, ирләрчә киң-киң чалып, абзар эчен себереп йөри иде. Ревкомиссия председателен ул, һәрвакыттагы кебек, тыйнак елмаеп каршы алды.
— Килеп, бик яхшы иттең, Хисаметдин абзый. Үзем барып, чакырырлык булып тора идем. Председательгә дә әйткән идем инде, — диде.
Хисаметдин абзыйның күңелендәге ачуы басылмаган иде әле, шуңа күрә ул аңа бик төксе җавап кайтарды:
— Чакырып торасы юк. Кайчан килергә икәнен үзебез дә бик яхшы беләбез.
— Шулай да ешрак тикшерү зарар итми.
— Анысын да беләбез. Өйрәтеп торуның кирәге юк.
Хатын, эшеннән туктап, себеркесен кулында тоткан килеш аңа гаҗәпләнеп карады. Хисаметдин абзый инде, озын аяклары белән зур-зур атлап, тавык оялары буйлап йөри, андагы маяларга тиз-тиз күз төшереп ала иде.
Сәкинә һаман да әле гаҗәпләнгән, сәерсенгән күз карашы белән аны күзәтеп торганнан соң, базмый гына, ләкин бераз калтыранган тавыш белән эндәште:
— Хисаметдин абзый, әллә син дә гайбәтче хатыннар сүзенә ыша-насыңмы? Үзең, ничә тапкыр килеп, тикшереп киттең...
Хисаметдин абзый, җавап бирмичә, абзарның икенче башына таба узып китте. Аннан кире әйләнеп кайткач, хатын кайтарып сорады:
— Әллә син дә гайбәтче хатыннар сүзенә ышанасыңмы?
Сәкинә бик коры җавап алды:
— Ышанабызмы, ышанмыйбызмы, анысы инде безнең эш, Сәкинә туган. Бабайлар сүзен онытмаска кирәк: ут булмаган җирдән төтен чыкмый, дигәннәр алар. Аннары: ат аунаган җирдә төк калмыйча да булмый. Анысы да бар.
— Шулаймыни, анысы да бармыни? — диде Сәкинә. Аның саргылт кашлары өскә сикерде, әле моннан берничә минут элек җылы чәчеп торган мөлаем соры күзләре, кинәт салкынаеп, кырыс чаткылар белән ялтырап алды. — Әле минем боларны ишеткәнем юк иде, Хисаметдин абзый.
Ул моны шундый бер тавыш белән әйтте, Хисаметдин абзый борылып карамыйча булдыра алмады һәм шунда ук үзенең, тикшерми торып, арттырыбрак әйтеп җибәргәнен сизде. Сәкинә, бөтенләй икенче кешегә әверелеп, күкрәген киерә төшеп, аңа таба шелтәле күзләре белән карап тора иде.
— Мин сездән моны көтмәгән идем, — диде ул, кинәт «сез» дип сөй-ләшүгә күчеп. — Мин сезне гадел кеше, дөреслекне яратучы кеше итеп санап йөри идем. Тикшерерсез дә халыкка әйтерсез, мине акларсыз дип көткән идем... Ә сез... Сез дә шундый ук икәнсез...—диде һәм тавышы калтыранып китте. Бу калтырануда еларга, күз яше түгәргә әзерләнү түгел, ә үпкә дип әйтикме, күңел бизү дип әйтикме, ниндидер шуларның берсенә якын нәрсәдер бар иде. Ләкин ул моны тиз җиңде. Тавышы ныгыды, корыланды.—Менә сезгә абзар,—диде ул, кулы белән изәп, абзар эченә күрсәтте. — Менә ачкыч, — диде һәм, кесәсеннән бер бәйләм
46
ачкыч алып, аны ревкомиссия председателенең кулына ыргыткандай тот-тырды.— Әнә шпек алды тулы тавык. Санагыз. Биш йөз җитмеш ике булырга тиеш.
— Нигә санарга?—диде Хисаметдин абзый берникадәр гаепле тавыш белән.—Аларпы ничек саныйсың? Бөтен җиргә таралган бит алар.
Моңа инде Сәкинә, нәкъ Хисаметдин абзыйның үзе кебек, халык сүз-ләреннән файдаланып, бик коры җавап кайтарды:
— Саныйсызмы, санамыйсызмы, анысы инде сезнең эш. Бабайлар сүзен дә онытмаска кирәк: мал исәпне ярата, дигәннәр алар. Аннары: исәпләмичә торып, ничек хисапка алырсыз икән. Анысы да бар.
Хатын шул сүзләрне әйтте дә «синең белән сөйләшеп торуның кирәге калмады» дигән бер горур хәрәкәт белән абзардан чыгып китте, анык бары саргылт халаты белән халат астыннан чыгып торган зәңгәр күлмәгенең куш итәге генә күренеп калды.
«Кара син аны, иблис токымын, мин аны йомшак холыклы хатын дип торам, ә аның тәртәсе кыска икән», — дип уйлады Хисаметдин абзый.
Абзарда кеше-кара керерлек тишек-тошык юкмы икән дип тикшереп чыкканнан соң, Хисаметдин абзый ишекләрне йозак белән бикләде дә ишек алдын тутырып йөргән тавыклар арасыннан капкага таба китте. Ул элек тикшергән вакытларда шулай, ишекләрне бикләп китеп, тавыклар йомырка салып бетергәч, кичкә табарак килә һәм, яңадай ишекне ачып кереп, оядагы йомыркаларны үз кулы белән җыя, үз кулы белән саный иде.
Бу юлы Сәкинә аның юлына аркылы төште:
— Кая киттегез болай? — диде.
— Эшемә барам. Кичкә табарак килеп санармын.
— Беркая да китмисез. Әгәр тикшерергә килгәнсез икән, тикшерә торган урында булыгыз. Бәлки, мин, сез киткәч, ачкыч яратып, йомыркаларны алып чыгармын.
— Өйрәтмә мине!—диде Хисаметдин абзый аңа ачулы тавыш белән. Аның инде киермәрәк борынлы бу хатынга ачуы яңадан кабара башлаган иде. — Нишләргә икәнен үзем беләм. Монда мин көн озын синең тавыкларыңны саклап утыра алмыйм. Аларның тавышы болай да инде башыма капты.
йөзләрчә тавык чыннан да, бер-берсеннәи уздырып, шашынып кытаклый, ә кып-кызыл кикерикле зур-зур әтәчләр, әллә инде аларның шулай бөтен дөньяны яңгыратып кытаклауларына шатланып, әллә инде, киресенчә, бераз акыллырак, сабыррак булырга, салган йомыркалары белән ул кадәр мактанмаска, шапырынмаска чакырып (шәйтан белсен алар- ны!), тамаклары ярылганчы кычкыралар иде.
— Тавыклар хәзер сезнеке, — диде Сәкинә. — Ачкычны, абзарны, та-выкларны сезнең кулга тапшырдым. Әгәр ташлап китәсез икән, әнине ияртәм дә хәзер үк, бер минут тормыйча, авылга кайтып китәм.
— Китмәгериең, кит.
— Онытмагыз. Тавыклар югалса-нитсә, сез җавап бирерсез.
Хисаметдин абзый бу кире беткән нәрсәгә ышандырырлык итеп аңлатырга тырышты:
— Мин монда, юләр сатып, кояшта арка кыздырып утыра алмыйм. Аңлыйсынмы? Утыра алмыйм. Вакытым юк. Мин — ындыр бригадиры. Анда мине эш көтә. Ындыр табакларын чистартырга, әзерләргә кирәк,— диде һәм, хатынның кисәтүләренә бер тамчы да игътибар итмичә, аның белән исәпләшеп тормыйча, җиз дагалы күн итеге белән каты-каты басып, капкага таба китте, калитканы ачты, ләкин шул минутта Сәкинәнең әнисенә кычкырган тавышы ишетелде:
_ Әпи, әйдә, чык! Авылга киттек! Я монда, йомырканы урлыйлар дип, тагын гаепли башларлар.
47
Бераз киткәч, Хисаметдин абзый артына борылып караган иде, каһәр төшкән хатынның, әнисе белән бергә, аның артыннан авылга таба кайтып килгәнен күрде.
— Ах син, шайтан нәрсәне!—дип, Хисаметдин абзый үз-үзенә сүгенеп куйды. — Бик үз холыклы хатын икән бу! Ә мин аны нәрсә әйтсәң, шуңа күнә торган юаш хатын дип торам тагы.
Аннары, бераз баргач, уйлады: «Ә бит ул чыннан да хаклы. Дөреслекне таләп итә. Ә мин юләр, ревкомиссия председателе була торып, тикшерергә тотынган фермамны ташлап, кайтып барам»,—диде. Нәрсәнедер хәл иткәндәй, үз-үзенә кулын селкеде дә фермага таба кире борылды.
Сәкинә дә, моны күргәч, әнисе белән кире кайтып, өенә кереп китте.
Хисаметдин абзый көн озын фермада үткәрде, тавыкларның тынгысыз тавышларыннан, өзлексез кытаклауларыннан, чырчуларыннан, әтәчләрнең мәгънәсез кычкыруларыннан тәмам туеп бетте. Аннары инде аның ашыйсы да бик килә, үзе белән ашарга бернәрсә дә алмаган иде. Ә каһәр төшкәй тавыклар һаман әле йомыркаларын салып бетермиләр иде.
Сәкинә, өстендәге халатын салып, зәңгәр күлмәгенең җиңнәрен сызганып җибәреп, көн озын ишек алдында, тавыклар арасында эшләп йөрде.
Алар бернәрсә дә диярлек сөйләшмәделәр. Тик бер мәртәбә генә Сәкинә, Хисаметдин абзый яныннан узганда беразга туктап, электәгечә үз итеп әйтте:
— Хисаметдин абзый, сезнең инде ашыйсыгыз килеп беткәндер. Әни анда, табак тутырып, эре-эре бәрәңге пешергән. Мин сезне бик чакырыр идем, тик, кызганычка каршы, чакыра алмыйм. Гайбәткә керәсем килми. Халыкның әллә нәрсә сөйләве бар. Ревкомиссия председателен чакырып, йомырка белән сыйлаган дип әйтүләре мөмкин, — диде.
Сәгатьләр буенча тик утырып, арып беткән, сөйләшергә кеше булмаганга йөдәгән Хисаметдин абзый, бераз шаярта төшеп:
— Чыннан да, берәр дистә йомыркадан тәбә кыздырып, сыйлап чыгарсаң, зарар итмәс иде, — диде.—Тамак бик ачты. Тегеннән чигерер идек без аны, — диде һәм кулы белән бикле абзарга таба күрсәтте. — Кеше күрә дисәң, кем күрсен? Хәзер эт тә юк бу тирәдә. Үзебез генә.
Хатынның әле генә ягымлы булган тавышы кинәт үзгәрде.
— Мин моны шаярып әйткәнегезне беләм, Хисаметдин абзый, — диде ул. — Әгәр чынлап булса, олы кеше дип тормас идем, валлаһи дип әйтәм, йомырка белән күзегезне бәреп чыгарыр идем...
Аннары, тынып, нәрсәдер уйланып, бераз торганнан соң, ялынган тавыш белән әкрен генә әйтте:
— Хисаметдин абзый, моны сез миңа шаярып та әйтмәгез... Яратмыйм мин андый сүзләрне...
Хисаметдин абзый аңа сокланып, кызыгып карап алды. Кара күзләре кинәт ут шикелле ялтырап китте. Хәтта ул, үзе дә сизмичә, мыегын сыпырып куйды. «Менә нинди хатын икән ул! Ә мин аны белми йөрим икән», —дип уйлады.
Хатын, зәңгәр куш итәген җилфердәтә-җилфердәтә атлап, аның яныннан китеп барды, өенә кереп, күздән югалды. Ашарга утырды булса кирәк. Тик бераздан гына ишек алдына чыкты.
Шуннан соң Хисаметдин абзый, үзе дә сизмичә һәм үзенең бу эшенә бертөрле дә мәгънә бирмичә, аның артыннан күз кырые белән ихтыярсыз күзәтеп тора башлады. Иртәдән алып кичкә чаклы туктаусыз эшләп йөри торган бу өлгер, чирак хатынның эшендә, йөрешендә һәм үзен тотышында да кешеләрне үзенә җәлеп итә торган ниндидер бер көч бар иде. Нәрсәдән гыйбарәт иде бу көч? Моны әйтүе читен иде. Хәтта моны иртәдән бирле тавык фермасында утырган, хәзер инде, үзе дә сиз
48
мичә, күз кырые белән аның артыннан күзәтеп торган Хисаметдин абзый да ачык итеп әйтеп бирә алмас иде.
Абзарны ачып, йомыркаларны җыйгач, санагач, китәргә җыенганда, Сәкинә аңа әйтте:
— Иртәгә иртәрәк килегез, Хисаметдин абзый,—диде.
— Нигә иртәгә?
— Тавыклар алар төрле көндә төрлечә салалар. Бер көнне күбрәк, бер көнне азрак. Минемчә, өч көн рәттән тикшерергә кирәк. Бүгенгене санап булмый.
— Ни өчен?
— Чөнки сез ялгыз гына килдегез. Ә иртәгә барыгыз бергә килегез,— бөтен комиссия белән,—диде ул. бу сүзләргә басым ясап.—Тавыкларны да, йомыркаларны да бергә-бергә санарсыз. Дөресрәк булыр... Ышанычлырак булыр, диюем.
Хисаметдин абзый аңа җавап бирмәде, бары мыек астыннан көлемсерәп кенә куйды: «Бусы инде булмас».
Сәкинә әллә инде аның көлемсерәвен сизеп калган, әллә инде болан гына, соңга кала күрмәсен дип уйлап, икенче көнне таң сызылып атып килгәндә Хисаметдин абзыйның тәрәзәсен шакылдатып, аны йокыдан уятты.
Ревкомиссия председателе, кичә фермадан кайтканнан соң, ындырда эшләгән, аннары идарә утырышында булган, тик төнге уникеләрдә генә урынына яткан иде. Узган төндә дә рәтләп йокламаганга, йокысы бик килә иде. Ул күзләрен уа-уа, тәрәзәсен ачып, ачуланып кычкырды:
— Кайсы йөри анда?! Нигә кирәкмәгән вакытта уятасыз? Әллә янгын бармы?
— Янгын югын юк та, шулай да сез бөтен отрядыгыз белән җыенып барганчы, төш авышыр дип куркам. Шуның өчен уятырга килдем. Ә сез әле ревкомиссия членнарына да әйтмәгәнсез икән.
Хисаметдин абзый, уятучының Сәкинә икәнен белгәч, каршы торырга мөмкин түгеллеген төшенде. «Ах снн аиы, иблис токымын...» — дип уйлый башлаган иде ул, ләкин шунда ук күңеленнән бу уйны куды. Сәкинәне инде аның иблис токымы дип тә, шайтан хатын дип тә, хәтта пумала баш дип тә атыйсы килми иде. Чөнки күңеленең кай җирендәдер аңа карата бер җылы хис уянып килә иде. Иллегә якынлашып баруына карамастан, бу җылы хис аңа ниндидер бер рәхәтлек бирә, аны иркәли, яшәртеп җибәргәндәй, аның адымнарын, хәрәкәтләрен җиңеләйтә, ә барыннан да бигрәк, хатын-кызларга булган ышанмау дигән каһәр нәрсәнең шәфкатьсез канатларын кыркый иде.
Бераздан киенеп чыкты. Шулай да ул, күңелендә кабынып килгән әлеге җылы хискә юл бирмәскә тырышып, аны буарга, юк итәргә теләп, тискәреләнеп уйлады: «Таң тишегеннән килеп, кешене борчып йөрмәсә, ярамас идемени бу чүпрәк башка? Кичә төнлә дә йоклый алмадым, бүген дә юк... Нәрсә соң ул мине уҗым бозавы кебек куып алып бара?.. Малаемы әллә мин аның?..»
Хисаметдин абзый башы, акылы белән нәрсә генә уйласа да, аяклары, дагалы күн итек эчендә булуларына карамастан, аның тискәре уйларына буйсынмыйча, Сәкинә белән бергә, таң яктысында урам буйлап баруында дәвам итте.
Чыннан да, ревкомиссиянең калган ике членын уятып, киендереп, фермага барып кергәнче, тәмам яктырды, кояш чыкты. Тавыклар инде күптән уянганнар, кунакчаларыннан төшкәннәр, абзардан чыгарга урын тапмыйча, тынычсызланып айкалалар иде.
Ревкомиссия членнары аларны, тишекләрдән берәм-берәм чыгарып, башта санадылар, аннары абзарны бикләп куйдылар һәм алмаш-тилмәш дежурный булып тордылар.

Шулай итеп, ревизия комиссиясе членнары, Хисаметдин абзыйның беренче килүен санамаганда, тавыкларның йомырка салышын өч көн рәттән тикшерделәр.
Сәкинәнең Хисаметдин абзыйны көн озын фермада утырырга мәҗбүр итүе, таң вакытында комиссия членнарын авыл буенча җыеп йөрүе, һәрбер кызыклы яңа хәбәр шикелле, бик тиз арада бөтен колхозга таралып өлгерде. Кайберәүләр, чыннан да шулаймы икән дип кызыксынып, юри фермага килеп киткәләделәр, хәтта тикшерүнең барышы һәм нәтиҗәсе турында да сораштыргаладылар.
Шуның; белән бергә Сәкинә турындагы гайбәтләр дә кими башлады.
Җәй һәм көз узып, беренче чана юлы төшкәч, Хисаметдин абзый колхоз идарәсенә килде, председательне ялгыз очратыр өчен коридорда, аның ишек төбендә, шактый көтеп торды. Ниһаять, кешеләр чыгып бетте. Хисаметдин абзый ишекне әкрен генә ачып керде, әкрен генә япты һәм, «Рөхсәтме?» дигәнсыман председательгә карап алгач, бикләде. Хисаметдин абзыйның ниндидер серле йомышы барлыгын Галләм шунда ук сизеп алды.
Күрешкәч, өстәл янына килеп утыргач, Хисаметдин абзый, сүз башлый алмыйча, берникадәр вакыт кулындагы бүреген караштыргалап, әвәләштергәләп утырды.
— Менә нәрсә, Галләм,—диде аннары ул, — мин синең янга бик зур бер киңәшкә килдем әле. Үзең беләсең, күз алдыңда, дүрт-биш елдан бирле җәмәгатьсез яшим. Болай яшәүнең читен икәнен әйтеп торуның кирәге юк. Әйтмичә дә белә торган кеше син...
Председатель, аның сүзен бүлеп:
— Димәк, өйләнергә ниятләдең алайса? — диде.
— Ниятләдем дип, әле тәмам ниятләп бетергән юк. Шулай да...
— «Өйлән, Хисаметдин абзый» дип, күптән әйтеп киләм мин сиңа. Әллә кайчан өйләнергә кирәк иде. Электәге хатыннарыңнан уңмагансың икән, барысы да алай түгел бит ул.
— Сүзең хак, Галләм. Бик дөрес: бөтен хатын-кызларны да бер чыбыктан кумаган. Ул турыда бәхәсләшмим. Менә монда юк иде минем,— диде ул һәм кулын күкрәгенә, йөрәк турысына куйды.—Аңлыйсыңмы, менә монда юк иде.
Председатель дусларча елмаеп сорады:
— Ә хәзер бармы?
Хисаметдин абзыйның акыллы карасу күзләре ниндидер бер җылы нур белән тулды.
— Бар, Галләм дус, — диде ул, яшьләрчә уңайсызланып, һәм гаепле кешесыман елмайды. — Бар. Хәтта яшь чагындагы кебек матур хис бар. Менә шуның өчен синең янга килдем дә мин.
Хисаметдин абзыйның шатлыгы председательгә дә күчте.
— Алай булса, тотабыз да туй ясыйбыз, — диде ул, бик җиңел генә итеп. — Үзем баш кода булам. Вәссәлам!
— Безнең яшьтә туй юк инде ул. Рәтлерәк бер мәҗлес үткәрсәң, бик таман. Менә шунда баш кода булырсың. Эш анда түгел, Галләм. Эш менә нәрсәдә. — Ул, бераз уйланып, кулындагы бүреген яңадан әвәләштергәләп, тынып торды. — Үзең беләсең, мин ревкомиссия председателе. Ә мин яучы җибәрергә ниятләгән хатын хуҗалык эшендә. Ягъни мин тикшерә торган эштә. Әгәр өйләнешеп-нитеп куйсак, я мине председательлектән алырга кирәк, я аны хуҗалык эшеннән. Менә шул турыда киңәшергә теләгән идем мин синең белән.
— Кем соң ул хатын? —диде председатель.
— Сәкинә.
Председатель башта, үзенең колакларына ышанмаган төсле, аңа гаҗәпләнеп карады, аннары, ышангач, йөзендәге шатлыгы югалды, тик
4. ,с. ә.- № 6.
49

50
гаҗәпләнүе генә калды. Хисаметдин абзый моны сизеп алды булса кирәк, җылы сирпеп торган карасу күзләре белән аңа текәлде. Алар шулай, берсүз дә әйтмичә, берникадәр вакыт тынып тордылар. Ниһаять, Галләм сүз башлады:
— Яучы җибәрдеңме соң? — диде.
— Җибәргәнем юк әле.
Председатель моңа каршы бернәрсә дә әйтмәде. Урыныннан торып, нигәдер тәрәзә янына барды һәм, кулларын чалбар кесәсенә тыккан килеш, берничә секунд тышка карап торды. Аннары, борылып, Хисаметдин абзый янына килде дә аның аркасыннан дусларча какты һәм көенечле тавыш белән сузып әйтте:
— Соңга калгансың, Хисаметдин абзый, соңга калгансың. Яучы җибә-рергә дә, барысына да соңга калгансың.
Хисаметдин абзый, аның нәрсә әйткәнен төшенмичә, ләкин үзенә билгеле булмаган, үзе ишетмәгән ниндидер яңалыкның барлыгын һәм ул яңалык үзе өчен бик күңелсез икәнен, үзенең бөтен яхшы ниятләрен, җылы, матур хисләрен чәлпәрәмә китерәчәген сизенеп, аңа таба сораулы күзләре белән карады. Бу мизгелдә инде аның күзләрендә әлеге җылы нурның әсәре дә калмаган, бер-берсеиә кушылырлык булып торган куе кашлары җыерылган, йөзе чытылган иде.
Председатель аңлатып бирде:
— Ишетмәдеңмени соң, Сәкинә Мифтахка, безнең күрше авылдагы бригадирга, чыга бит. Иртәгә загска баралар. Кичә Мифтах минем белән бергә районда булды. Бүләкләр алып кайтты. Хәер, ишетмәвең дә мөмкин. Әле аны миннән башка берәү дә белми шикелле.
Мифтах авылдаш булмаса да, бер колхозда эшләгәнгә, Хисаметдин абзый аны яхшы белә иде. Ул аның узган ел хатыны үлгәнен, ике бала белән калганын да белә иде. Аның Сәкинәгә өйләнүенә гаҗәпләнмәде ул, андый намуслы, булдыклы хатынга өйләнүне зур бәхет итеп саный иде, ә үзенең, ачык авыз булып, шуны сизми калуына бик гаҗәпләнде. «Әй- тәм, ул ферма тирәсендә тилгән кебек әйләнгәләп йөрде. Менә ни өчен булган икән!..» —дип уйлады ул Мифтах турында һәм, барыннан да бигрәк, үзенең боек тормышын ямьләндереп җибәрүе бик мөмкин булган шундый бәхетне кулдан ычкындыруына үкенде.
«Бәхетле тормыш корырмын дип өметләнгән идем. Булмады ахры, булмады», — диде ул күңеленнән.
Галләм, аның уен белгән кебек:
— Ничек сизми калдың син моны, Хисаметдин абзый? — диде.— Мифтах аның тирәсендә яздан бирле әтәч кебек кукраеп йөри бит. Шуңа булса кирәк, Сәкинә дә тулып, матурланып китте. Мәхәббәт шундый нәрсә ул...
Бу сүзләр Хисаметдин абзыйның йөрәген өзеп алган шикелле булды. Сәкинәнең Мифтахка булган мәхәббәте аркасында шулай тазарып, ма-турланып китүе белән һич тә килешәсе килми иде аның. Андый мәхәббәтнең булуына ышанса да, әмма Сәкинәнең Мифтахны шул дәрәҗәдә яратуына ышанырга теләми иде ул, дөресрәге, аның Мифтахны шулай яратуын теләми иде. Әгәр ул моңа ышанса, бу ышану аның күңелендәге яшерен мәхәббәтне генә түгел, аның үзен дә, кеше буларак, кимсетәчәк, түбәнәйтәчәк, хәтта хурлаячак иде, чөнки ул үзен Мифтахтан бер ягы белән дә ким санамый иде. Шуңа күрә ул Галләмнең бу фикеренә каршы килде:
— Ялгышасың син, Галләм, — диде.— Аның шулай тазарып китүенең сәбәбе бөтенләй икенче нәрсәдә. Бердән, аның хәзер тазара торган чагы. Аннары, икенчедән, үзең беләсең, ничә ел сыерсыз азапланды ул. Алып үстергән танасы тик фермага күчкәч кенә бозаулады. Хәзер чиләк-чиләк сөт бирә. Каймагы дисеңме, мае дисеңме, — барысы да ике бөртеккә.

Шуның өстенә я тәкәсен, я сарыгын чалдыргалап тора. Хезмәт көненә аз алмады... Ул да тазармагач...
— Анысы да дөрес, — диде Галләм.
Шуннан соң алар берничә минут сүзсез тордылар. Дөресе, председатель аның белән башка нәрсәләр турында сөйләшергә тырышып караса да, сүз ялганып китә алмады. Бераз шулай утырганнан соң, Хисаметдин абзый урыныннан торды һәм, Галләм белән саубуллашмыйча, хәтта ана таба борылып та карамыйча, бүреген кулына тоткан килеш чыгып китте.
Ишек ябылгач, коридорда кемдер картларча ыңгырашып куйган һәм тирән көрсенгән кебек булды. Әллә инде моны Хисаметдин абзый ыңгы-рашты, Хисаметдин абзый көрсенде, әллә инде председательгә генә бу шулай ишетелде. Ничек кенә булмасын, Галләм, кызыксынып һәм шул ук вакытта Хисаметдин абзыйны чын күңеленнән кызганып, урыныннан торды, тиз генә тәрәзә янына барып басты, пәрдә читеннән ишек алдына карады. Хисаметдин абзый бүреген әле һаман кулына тоткан килеш, башын аска иеп, картаеп киткәнсыман авыр-авыр атлап, капкага таба бара иде. Кечкенә капкага җитәрәк, башы салкынны тойды булса кирәк, бүреген киде, аны ике кулы белән басып куйды һәм, ишек алдыннан чыгып китеп, күздән югалды.

52