Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАНДА БӨЕК ОКТЯБРЬ СОЦИАЛИСТИК РЕВОЛЮЦИЯСЕ3


1917 елның январенда мин фронттан Казанга кайттым.
Бу вакытта Казан хәрби округы Идел буенда, Уралда, Себернең бер өлешендә. Төркстан округы чигендә, кыскасы ун губернага, ике өлкәгә урнашкан йөзләрчә шәһәрләрнең гарнизоннарын берләштерә иде. Округта миллионга якын гаскәр бар иде, офицерлар, хәрби чиновниклар һәм хәрби врачлар үзләре генә дә егерме меңләп иде. Округта запаста торган унөч бригада һәр ай саен фронтка җидешәр, сигезәр йөз маршевой рота, ягъни 150—200 мең солдат җибәреп торырга тиеш иде.
Казан хәрби округына кергән шәһәрләрнең губернаторлары, Казандагы губерна һәм шәһәр думасы, земство управасы, хәрби промышленность комитеты һәм башка җирле власть учреждениеләре нигездә округ командующие генерал Сандецкий боерыкларын үтиләр иде. Чөнки бу чорда, сугыш вакытында бу учреждениеләр фронтны сугыш кирәк-яраклары, кием-салым һәм азык-төлек белән тәэмин итәләр иде.
Округның штаб начальнигы һәм идарәнең барлык начальниклары тирән тылга оялаган кадровый генераллардан тора. Юнкерлар училищесында, прапорщиклар хәзерли торган мәктәпләрдә укытучылар составы да кадровый офицерлардан тора һәм күбесе дары исе иснәп карамаган кешеләр. Ә анда укучыларның шактый өлеше фронтта булып кайтканнар иде.
Мине юнкерлар хәзерли торган хәрби училищеның беренче ротасына билгеләделәр. Бу рота тулысы белән дип әйтерлек Казан университетында укыган студентлардан тора иде.
Казан ул вакытта, зур хәрби үзәк булу белән бергә, Россиядәге мө-селманнарның төрле милли оешмаларының да үзәге иде. Паиисламистик. паптюркистик политика позициясен алга сөргән ярым кадет, ярым дини булган «Иттифакы мөслимин» партиясенең дә үзәге Казанда иде.
Февраль революциясеннән соң татар милли буржуазиясе үзенең съездларында «Бөтеироссия мөселман шурасы» һәм «Бөтеироссия хәрби шурасы» оештырды. Бу оешмаларның үз газеталары, калын журналлары, типографияләре, тонналарча кәгазьләре бар иде һәм аларны за-
3 Кыскартып алынды. Тулы килеш КПССиыц Татарстан Өлкә Комитеты каршындагы партия тарихы институты тарафыннан Бөек октябрь социалистик революциясенең кырык еллыгы уңае белән хәзерләнә торган истәлекләр жыентыгы китабында басылып чыгачак. (Ред.)
5* 67
вод, фабрика хуҗалары маддп яктан тәэмин итәләр иде. Бу оешмалар үзләре дә югары катлау сыйныфы интересларын, фабрикантлар һәм завод хуҗаларының, теләкләрен кайгырттылар.
Татар буржуазиясенең күп санда үз интеллигенциясе бар иде. Ә аларны хуҗалары Уфадагы «Галия» һәм «Госмания», Оренбургтагы «Хөсәения», Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә, Бохара, Бейрут, Каһирә, Истамбул уку йортларында укыттылар. Икенче берләре Казан университетын тәмамладылар, юристлар, адвокатлар, присяжныйлар булып, үз сыйныфына хезмәт иттеләр. Политик оешмаларның өченче тибы «Христиан мәгърифәтчеләре» учреждениеләре иде. Монысы бигрәк тә әшәке иде. Христиан дине әһелләре Идел буендагы башка халыклар арасында турыдан-туры күсәк һәм кылыч белән эш йөрттеләр. 1842 елда ук ачылган Казандагы духовная академия колонизатор-поплар, сугышчан миссионерлар хәзерләп чыгарды.
Болардан тыш Казанда большевикларга каршы кадетлар, меньшевиклар, эсерлар, анархистлар көрәш алып бардылар. Алариың да күптиражлы газеталары, калын журналлары бар иде. «Казанский телеграф»— кара груһчылар газетасы, «Камско-Волжская речь» — кадетлар газетасы, «Рабочая газета» — меньшевиклар газетасы, «Крестьянская газета» — уц эсерлар газетасы һәм башкалар.
Февраль революциясеннән соң бу оешмалар бергә тупландылар һәм Казан хәрби округы командованиесе җитәкчелегендә эш итә башладылар.
Казанда Бөек Октябрь социалистик революциясен тормышка ашыру юлында большевикларга һәм эшчеләр сыйныфына каршы киртә булып әнә шундый оешмалар һәм көчләр тора иде.
Мин беренче тапкыр В. А. Тихомирнов һәм Казандагы башка большевиклар белән 1917 елның 26 мартында университетның 10 аудиториясендә очраштым. Биредә ул көнне легаль шартларда большевикларның тарихи киңәшмәсе булды.
Җыелыш тантаналы төстә узды, күңелләр күтәренке иде. Монда профессиональ революционерлар һәм берничә большевик-прапорщик килгән иде. Иптәш Олькеницкий, җыелышны ачып, төрле җирдә сакта торучыларны исәпләмәгәндә, җыелышка 75 кеше катнашуы турында әйтте. Исемлеккә дежур торучылар белән бергә 95 партия члены теркәлгән иде. Көн тәртибе түбәндәгечә булды:
1) Партиянең Үзәк Комитеты вәкиле В. А. Тихомирнов доклады; 2) Большевистик газета чыгару мәсьәләсе; 3) Партиянең Казан Комитетын сайлау. Партия комитетына түбәндәге иптәшләр сайландылар: В. Тихомирнов, Г. Олькеницкий, И. Волков, 3. Тнхомирнова, А. Комлев, Гладилов, Бисярин, С. Мохов, К. Масикин, Вихорев, А. Бочков, Северов, Рудов, Шеваров, С. Брауде.
Комитетның беренче утырышында ук большевистик «Рабочий» газетасын чыгару мәсьәләсе хәл птелде. Газетаның редакторы итеп В. Тихомирнов, М. Мохов һәм С. Мохов иптәшләр билгеләнде. «Рабочий» газетасының чыга башлавы безнең өчен зур бәйрәм булды. Бу газета безнен агитацион эштә зур ярдәмче иде. Без аны эшчеләр һәм солдатлар арасында үз вакытында тарату өчен нык тырыштык. Газетаның беренче санында ук В. Тихомирнов редакцион мәкаләдә большевиклар партиясе программасын киң нтеп сурәтләп бирде. «Рабочий» газетасы алпавыт һәм монастырь җирләрен конфискацияләү, сигез сәгатьлек эш көне, сугышны туктату лозунгларын күтәрде. «Рабочий» газетасы шулай ук РСДРПның программасын һәм уставын да бастырып чыгарды.
Партиянең Казан комитеты В. А. Тихомирнов җитәкчелегендә эшне киң җәелдереп җибәрде. Партиянең район комитетлары, эре заводларда, полкларда партия оешмалары барлыкка килде. Рыбнорядская урамындагы (хәзерге Куйбышев урамы) 29 йорт безнең өчен — большевиклар
68
һәм безгә теләктәшлек белдерүче эшчеләр өчен үзенә күрә «оператив штабка», партия мәктәбенә әверелде.
Март һәм апрель айларында заводларда, фабрикаларда профсоюзлар, фабрика, завод комитетлары оештырылды.
Бу айларда бик күп съездлар, конференцияләр, митинглар, диспутлар булды, һәр мәйдан, һәр бакча, театр, клуб биналары җыелышлар урыны иде. Аларда бәхәсләр була иде. Масса арасында эшли белү, партиябез политикасын ачык һәм гади итеп аңлата белү, массаны үзеңә карата алу, меньшевикларның һәм уң эсерларның, буржуаз милләтчеләрнең хыянәтләрен, алдауларын фаш итә алу — бездән, яшь большевик агитаторлардан әнә шулар таләп ителә иде. Тихомирнов, Олькеницкий, Ершов, бигрәк тә Я- С. Шейнкман иптәшләр безне әнә шуңа өйрәттеләр. Без аерым районнарга, полкларга беркетелгән идек. Көндезләрен эшчеләр һәм солдатлар арасында, ә кичләрен, комитет каршындагы партия китапханәсендә (Рыбнорядская урамы, 29 йорт) була идек, Маркс, Энгельс, Ленин хезмәтләрен, «Коммунистик манифест»ны «Апрель тезис- лары»н, шулай ук меньшевикларның чыгышларын фаш итү өчен, алар- ның теоретиклары Плеханов, Каутский, Бебель, Лассаль әсәрләрен өйрәнә идек. Партия Үзәк Комитеты безгә әдәбиятны бик күп, вагоны-вагоны белән җибәреп торды. Шулай да укырга әдәбият җитми иде, чөнки барысы да укый, илдә бара торган вакыйгаларны аңларга тырыша, политиканы, экономиканы, тарихны өйрәнә иде, барлык укый-яза белгән кеше мөмкин кадәр күбрәк белергә, өйрәнергә омтыла иде. Рәхимсез кояшның эссе нурларыннан кипшенгән чүл комы судан туймаган кебек, бөтен Россия һәртөрле әдәбиятны йотып кына тора иде.
Безнең якта ачык программа, тормыш дөреслеге, революцион энтузиазм, партиягә тирән бирелгәнлек, аның эшенә нык ышану, эшкә дәрт, инициатива, иң әһәмиятлесе — Казанның менә дигән эшчеләр сыйныфы бар иде. Алар арасында эшләү зур рухлану тудыра иде.
Партия Үзәк Комитеты, В. И. Ленин Казанда, Идел буенда революцион күтәрелешкә зур игътибар биреп торды. Үзәк Комитет агымдагы вакыйгалар турында безгә үз вакытында белдереп килде, күрсәтмәләр бирде.
Март һәм апрель айлары — җиң сызганып оештыру эшләрен җәелдергән айлар, ә май — барлык көчләрнең беренче этап демонстрациясе булды. Май — партияләр арасында эшчеләр массасын, гарнизондагы солдатларны, икенче төрле әйткәндә, солдат шинеле кигән крестьяннарны үз якларына тарту өчен көрәш ае булды.
Тихомирнов, Олькеницкий, Волков, Ершов, Шейнкман иптәшләрне әле Черек күлдә, Зур театр бинасында, Алафузов заводы театры бинасында, университетта, артиллеристлар яки пехотачылар казармаларында митингларда бик еш очратырга була иде. Ә кичләрен һәм төннәрен алар партия комитетында булалар, заводлардан, фабрикалардан, хәрби частьлардан килгән вәкилләргә киңәшләр бирәләр яки лекция һәм докладлар укыйлар иде.
Буржуазия, меньшевиклар, уң эсерлар никадәр генә тырышмасыннар, эшчеләр массасын үзләренә карата алмадылар. Эшчеләр большевикларны аңладылар һәм аларны якладылар. Шуңа күрә Алафузов фабрикасындагы, Крестовииковлар заводындагы һәм Казанның башка предприятиеләрендәге күп санлы эшчеләр массасы 1917 елның Беренче маен оешкан төстә каршыладылар һәм демонстрациядә «Бөтен власть советларга!», «Бетсен сугыш!», «Тынычлык һәм азатлык» кебек большевистик лозунглар язылган плакатлар күтәреп бардылар.
Миллионлап гаскәрне үз эченә алган округтагы солдатлар арасында, гәрчә алар политик-мораль яктан берникадәр революция ягына авышкан булсалар да, эш башкачарак тора иде. Күп кенә частьлар кадровый офн-
69
церларны тыңлый иде әле. Командующий, Вакытлы хөкүмәтнең хәрби комиссары һәм шулай ук офицерлар хәрби комитеты үзләренең һәр приказында, һәр карарында дисциплина бозган өчен, начальникларны тыңламаган өчен, хәрби кыр судлары белән куркытып, каты жәзалар бирәләр иде, частьларда һәртөрле митингларны, хәрби манифестацияләрне, кораллы демонстрацияләрне катгый тыялар иде.
Менә бу гаскәрләрне большевиклаштырырга, гарнизон солдатларына революцион аң кертергә һәм аларны Советлар власте өчен, социализм өчен көрәшкә күтәрергә кирәк иде. Кызыл гвардия отрядларына гына таянып кораллы восстание оештыру мөмкин түгел иде, чөнки регуляр гаскәр Кызыл гвардия отрядларына караганда хәрби осталык ягыннан да, кораллану ягыннан да өстен иде. Бу ике көч — Кызыл гвардия һәм солдатлар бергә берләшсә генә Вакытлы хөкүмәт көчләрен, ягъни юнкерларны, казакларны тар-мар итә алачак иде. Кайберәүләр моны аңлап җиткерә алмадылар, алар Кызыл гвардия көче белән генә, хәрби частьларга мөрәҗәгать тә итеп тормыйча, кораллы восстаниене сентябрьдә үк башлап җибәрү ягында иделәр. Ләкин партиянең Үзәк Комитеты, В. 14. Ленин аидыйларга тиешле отпорны бирде. Социалистик революцияне тормышка ашыру өчен хәрби частьларда һәм Кызыл гвардиядә җитди хәзерлек эшләре алып барылды.
Әгәр эшчеләрне большевиклар партиясе байрагы астына туплауда фабрика, завод комитетлары искиткеч зур эш башкарган булсалар, солдатларга революцион аң бирүдә полк һәм рота комитетлары шундый ук рольне уйнадылар. Казан комитеты каршындагы большевикларның сугышчан энергияле, зур тәҗрибәле кеше — прапорщик Николай Ершов җитәкчелегендәге хәрби оешмасы, полк һәм рота комитетлары кораллы көчләрне, гаскәрләрне Бөек Октябрь социалистик революциясен тормышка ашыруга хәзерләүдә зур актив эш алып барды.
Казанда Февраль революциясе шактый ук тантаналы рәвештә, кан коюсыз үтте. Николай II нең бәйдәге эте генерал Сандецкий—Казан округы командующие, 1905—1906 елларда Казанда баш күтәргән революцион эшчеләрне һәм студентларны рәхимсез рәвештә «патроннарны жәлләмичә» бастырган кеше — бу юлы куркуга төште. Ул бик тиз генә округ белән командовать итүне үзенең штаб начальнигы генераль Добрынинга тапшырды да Петербургка таярга теләде. Ләкин гарнизон солдатлары аны һәм аның иярченнәре-ярдәмчеләре: генераллардан Фай- дышны, Язвинны, Комаровны тотып алдылар да Кремльдәге гауптвах- тага ябып куйдылар. Солдатлар революциянең беренче көнендә үк реакцион офицерларны алып ташладылар.
Юнкерлар училищесында һәм прапорщиклар хәзерли торган мәктәпләрдә дә зур үзгәрешләр булды. Аларда берничә большевик һәм Казан университетыннан килгән күп студентлар укый иде.
4 нче март көнне юнкерлар арасында «училище начальнигы генерал Кедрин үзендә генерал Сандецкийны яшереп тота, юнкерлар революциягә каршы икән» дигән хәбәр таралды.
«Сбор»га сигнал бирелде. Барлык роталар актовый залга җыелдылар, генерал Кедринның чыгуын таләп иттеләр. Аның агарынган, бөкрәйгән килеш бик мескенләнеп залга килеп керүе бик ачык булып хәтердә калган. Генералның куллары да, аяклары да калтырый иде. Ык-мык килде, бер сүз дә әйтә алмады. Аның кулында телеграмма иде. Шуннан соң бер юнкер-студент аның кулындагы телеграмманы тартып алып, анда язылган һәр сүзгә басым ясап, кычкырып укып бирде. Телеграммада революция турында, Николай II нең тәхеттән баш тартуы турында әйтелгән иде. Моны ишетү белән «ура!» һәм революцион лозунглар әйтеп кычкырган тавышлар күтәрелде. Шунда ук яңа начальник һәм эшче-де- путатлар Советына делегация сайланды. Ул делегация юнкерларның уй-фикерләрен Советка җиткереп торырга тиеш иде.
70
Полкларда полк һәм рота комитетлары оештырыла башлады. Алар- ныц җитәкчеләре итеп күбесенчә фронттан кайткан солдатлар, ә комитетлар составына хезмәттә булган аерым большевиклар да кертелде (И. Шелыхманов, Сапожников, Н. Ежов. И. Ершов, Г. Соколов, М. Зайцев, Кудряш, Я. Чанышев, Фролов, һ. б.) Бу иптәшләр, Казан партия комитетының агитаторлары буларак, гаскәрләр арасында зур эш алып баралар иде. Революция үскән саен бу комитетлар фабрика, завод комитетлары шикелле үк властьны үз кулларына ала бардылар.
Офицерлар да үз комитетларын төзеделәр. Ләкин аларныц комитетында солдатлар бөтенләй юк диярлек иде. Солдатлар, агитатор-боль- шевиклар ярдәмендә, аларныц чын йөзләрен тиз аңладылар. Бу офицер комитетлары хәрби министр Гучков тәкъдиме белән оештырылган иде. ) Солдатлар бу комитетлар составының яртысын солдатлардан сайлануын таләп иттеләр. Гучков аңа күнәргә мәҗбүр булды.
Бу комитетлар гаскәрләргә булган һәр мөрәҗәгатендә сугышны җиңгәнчегә кадәр дәвам иттерергә, фронтка яңадан-яңа роталар җибәреп торырга, дезертирларны һәм большевикларны кыр судына бирергә өндәсәләр дә. солдатлар аларны тыңламадылар, барлык демонстрацияләрдә большевиклар партиясе лозунгларын күтәреп бардылар, митингларда күбесенчә большевик-ораторлар ягында булдылар. (Дөресен әйтергә кирәк, кайвакыт солдатлар, меньшевиклар алдавына ышанып, безне трибунадан сөйрәп тә төшерә торганнар иде).
Меньшевиклар митингларда солдатларны үгетлиләр, куркаклыкта һәм дезертирлыкта гаеплиләр, оялтырга тырышалар иде. Янәсе алар «бөек революцион Россиянең» бирелгән уллары түгел һ. б.
Ләкин солдатлар большевиклар җитәкчелегендә үз эшләрен дәвам иттерделәр, реакцион командирларны алып ташлап тордылар, яңаларын сайладылар. Корал һәм сугыш кирәк-яраклары урнашкан складларны контроль астына алдылар, фронтка җибәрелә торган роталарның чиратын билгеләделәр, фабрика һәм завод комитетлары белән бәйләнеш тоттылар. Кызыл гвардия отрядларын оештыруда һәм аларны өйрәтүдә катнаштылар, аларга корал бирделәр.
Июль аенда иптәш Тихомирновны үзәккә чакырып алдылар. Августта Казанга атаклы оратор һәм оста оештыручы Яков Семенович Шейнкман килде. Ул партия комитетында Олькеиицкий һәм Волков иптәшләр белән җиң сызганып эшкә кереште.
Иптәш Шейнкман тәкъдиме белән Беренче губерна партия конферен-циясенең (1917 елның сентябре) көн тәртибенә партиянең Казан комитеты каршында большевикларның хәрби оешмасын булдыру мәсьәләсе куелды. Бу оешмага Ершов Н. (председатель), Ежов Н. (урынбасары), Кортов, Чанышев, Милх, Фролов, Зайцев, Якубов, Шелыхманов, Андронов, Коломийцев, Крылов, Казакевич, Шумилов, Конюшкии иптәшләр сайланды. Без партия комитеты янында ешрак җыйнала, үз эшебезне яхшырак планлаштыра, үзара тәҗрибә алмаша башладык. Партия комитетына гаскәрләр арасындагы вакыйгаларны, хәлләрне тулырак һәм киң рәк итеп белдереп тордык.
Казанда 1917 елда, елның ел буена бөтенроссия мөселманнарының һәр төрле съездлары булып торды. Аларныц үзәкләре «Хәрби шура», «Милли шура» кебек милли буржуаз учреждениеләр иде. Бу съездларга җыйналган вәкилләр Россиядәге бөтен мөселманнар белән җитәкчелек итәргә тыкшыналар, большевик татарларга, эшчеләр сыйныфына төрле ялалар ягалар иде.
Шурачылар, бигрәк тә прапорщик Алкиннар Гатар драма театрын көчләп, янап, буржуаз драматург I аяз Исхакыйиың башыннан ахырына
71
кадәр милләтчелек белән сугарылган «Зөләйха» трагедиясен куярга мәҗбүр иттеләр. Бу трагедиядә русларга карата үч һәм нәфрәт аңкып тора иде.
Татар буржуазиясе солдатларны һәм ярлы-ябагайны үз ягына карату өчен ураза һәм корбан бәйрәмнәрендә «сыйлаулар» үткәрә, түләүсез ашханәләр оештырган була иде һәм бу вакытта буржуаз милләтчеләр ярлыларны большевикларга, эшчеләргә һәм солдатларга каршы котырталар, аларга «мөселманнар арасында Мөхәммәт заманында ук «туганлык, демократия» урнаштырылган, шуңа күрә мөселманнар дөнья артыннан кумаска, аллага хезмәт итәргә тиеш» дигән булып, вәгазьләр укыйлар иде, муллалар һәм буржуаз интеллигенция җитәкли торган «милли- культура автономиясе» оешмасына таянырга чакыралар, бу оешма мөселманнарның барлык теләкләрен, омтылышларын тормышка ашырачак дип вәгъдә итәләр иде.
Бөтеироссия мөселманнарының Икенче съездында «Эчке Россиядә яшәүче мөселманнарның милли-культура автономиясе» мәсьәләсе карала. Бу съездга буржуаз интеллигенциянең югары даирәләре, эре муллалар, сәүдәгәрләр җыйнала.
Докладны дәүләт думасы члены, татар кадетлары лидеры, адвокат Садри Максуд и ясый. Аның докладында паиисламистик, буржуаз-мил- ләтчел тезислар куела.
17 июльдә мөселман солдатларының һәм офицерларының хәрби съезды чакырылды. Бу съездда әллә кайчан инде татарның милли культурасы, татар теле, әдәбияты, татар халкы белән аралары өзелгән генераллар, офицерлар катнашты. Мәсәлән, князь Кугушев, капитан Такумбетов, бәк Мамлеев һәм Ловчицкий, Якубович кебек литва һәм польша мөселманнары — алар хәтта үзләренең туган телләрен дә белмиләр иде. Менә шулар милли гаскәр төзү турында, мөселманнар арасында аграр мәсьәләләр турында, милли культура автономиясе турында акыл саткан булдылар.
Болардаи тыш мөселман руханиларының аерым съездлары булды.
Ләкин буржуазия күпме генә съездлар җыймасын, күпме генә речь- ләр сөйләмәсен, нәрсәләр генә вәгъдә итмәсен, ярлы халык, эшчеләр сыйныфы, солдат шинеленә төренгән крестьяннар большевиклар юлын сайлады, азатлык, икмәк, тынычлык өчен көрәшкә күтәрелгәннән-күтәрелә барды. Бу чорда без — татар большевиклары: М. Вахитов, К. Якуб, Г. Сәетгалеев, Г. Касимов, Я. Чанышев, Рахматуллин, Шафигуллин, Зәйнуллин, X. Гайнуллин, Әхмәдуллин, Ә. Мөхетдинова, X. Әхтәмов, X. Маликов, Усманов, Таҗетдинова һәм башка иптәшләр Туктаровлар, Максудилар үткәргән һәр җыелышка дип әйтерлек ничек кенә булмасын керә торган идек, төрле янаулардан курыкмыйча, трибунага чыгып, милләтчеләрнең чын йөзләрен фаш итә идек, эшчеләрне, солдатларны рус пролетариаты белән бер фронт булып, бөек социалистик революциягә хәзерләнергә чакыра идек.
Татар милли буржуазиясенә, аның адвокатларына, язучыларына, чиновникларына каршы көрәштә Мулланур Вахитов гаять зур эшчәнлек күрсәтте. Ул тәҗрибәле политик, тирән белемле марксист, рус телендә дә, татар телендә дә бик яхшы сөйләүче оратор, куркусыз трибун иде. Ул милләтчеләргә карата ачы сарказм белән сөйли иде. Аның речьләре ышандыру көче белән сугарылган, алар эшчеләрдә һәм солдатларда бур-жуазия һәм аның ялчыларына карата зур нәфрәт тудыра иде. Мин ул речь сөйләгән күп кенә митингларда булдым.
!? Кагыйдә буларак, күп очракта иптәш Вахитов чыгышыннан соң митингта большевиклар партиясе лозунглары рухында резолюция кабул ителә торган иде.
Ул чорда Казанда һәм аның тирә ягында буржуазиянең Вахитов кебек күрәлмаган кешесе булдымы икән?!.
72
7 мартта мөселманнарны «берләштерү» җыелышына җыйналган буржуаз интеллигенциягә, эшчеләргә һәм солдатларга трибунага Мулланур Вахитовның килеп чыгуы (чакырылмыйча) ничек тәэсир итүен күз алдына китерү өчен бу вакыйганы үз күзең белән күрергә кирәк.
Корьән һәм Мөхәммәт исеменнән муллалар мөселманнарны берләшергә чакырганда, һәркем бер-берсен янәсе азатлык белән тәбрик иткән тантаналы бер моментта, җир астыннан калкып чыккан кебек, президиумда Вахитов күренде һәм залдагы дин әһелләренә, буржуаз милләтчеләргә мөрәҗәгать итеп: «Сез пролетариатны оныттыгыз!» дип кычкырып җибәрде, аннан өстәл артына килеп утырды. Җыелыштагы эшчеләр һәм солдатлар аны зурлап, кул чабып каршы алдылар. Аннары ул речь белән чыкты, социализм турында, эшчеләр сыйныфы белән сәүдәгәрләр, фабрикантларның юллары бер булмавы турында сөйләде. Аның сүзләре милләтчеләр өчен чуен кебек авыр иде, ә эшчеләрдә, татар солдатларында алар давыллы кул чабулар тудырды.
— Дуслар һәм туганнар!—диде ул үзенең чыгышында, — Ачлык, ялангачлык агулы елан кебек халыкны урап алган. Аналарның кипкән күкрәкләре балаларны туйдыра алмый. Күрәсезме, ишетәсезме, яшь балалар кулларын сузып сездән каткан икмәк кисәкләре теләнә. Иптәшләр, эшчеләр һәм солдатлар, Кызыл байрак астына басып, бөтен көчләрегезне туплагыз, революция өчен, киләчәкнең алтын таңы өчен көрәшкә хәзерләнегез! Мөселманнарның барлык җирләрен мөселман эшчесе, крестьяны һәм солдаты үзләре хәл итәргә тиеш. Гади эшчеләр, крестьяннар, соры шинелле солдатлар, өермә булып, кешелекнең якты хыялын — азатлык һәм социализмны тормышка ашырсын!
Ул һәрвакыт әнә шул рухта сөйли иде. ,
Татар буржуазиясе менә шуңа күрә аны күрә алмады, аны «милләт дошманы» дип атады.
Әмма Мулланур Вахитовны эшчеләр һәм солдатлар яраталар иде, үз күрәләр иде, халыкның якын дусты итеп саныйлар иде. Октябрь револю-циясеннән соң аны менә шуңа күрә өзлексез Советка, ревкомга, учреди-тельное собраниегә сайладылар, һәркайда аны тантаналы рәвештә кар-шылыйлар һәм озаталар иде. «Кызыл байрак» газетасы буенча аны барлык фронтларның солдатлары беләләр иде. Мулланур Вахитовны В. И. Ленин һәм И. В. Сталин хөрмәт иттеләр. Ул Учредительное собрание куылгач эчке Россиядә яшәүче мөселман эшләре буенча Мөселман комиссариатының җитәкчесе итеп билгеләнде. Берничә мәртәбә ул В. И. Ленин янында Көнчыгыш халыклары арасында милли политика мәсьәләләре буенча әңгәмәдә була. В. И. Ленин Вахитов квартирасы белән үз кабинеты арасында турыдаи-туры телефон үткәрергә куша. Бу турыда безгә Мулланур Вахитов үзе дә, аның энесе Нәби Вахитов та, Һади Маликов та сөйләде.
Июль көннәрендә буржуазия һәм округ хәрби командованиесе, Керен-ский хөкүмәте күрсәтмәсе буенча, революцион эшчеләргә һәм солдатларга каршы, большевиклар партиясенә каршы гомуми һөҗүмгә күчте.
Ләкин янауларга, эзәрлекләүгә, яла ягуларга карамастан, Казан большевиклары югалып калмадылар. Көрәшнең яңа методларын, легаль һәм легаль булмаган формаларны файдаланып, партия контрреволюцион буржуазияне, аның ялчылары меньшевикларны, эсерларны һәрьяклап фаш итте. Корниловщина белән көрәш чорында да революцион митинглар оешты, сугышны туктатуны, меньшевиклар кулына күчкән эшче һәм солдат депутатлары Советын яңадан сайлауны Корни-
73
лов һәм Каледин яклы булган реакцион генералларны һәм офицерларны алып ташлауны таләп итеп резолюцияләр кабул ителде.
Корниловның контрреволюцион күтәрелеше тар-мар ителгәннән соң массалар белән җитәкчелек итү большевиклар партиясе ягында калды. Эшче һәм солдат депутатлары Советы большевиклаштырылды. 7 сентябрьдә Советның Солдат секциясе башкарма комитеты сайланды. 30 кешенең 16 сы большевиклар, 14 е сул эсерлар иде. Биш кешелек президиумның өчесе большевиклар иде (Н. Ершов, Н. Ежов, В. Кортов). Эшчеләр секциясенең җитәкчеләре Карпов, Рудов, Северов иптәшләр иде. 23 нче октябрьда иптәш Карпов эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советы председателе итеп сайланды. Партия комитеты (Я. Шейнкман, Г. Олькеницкий һәм башка иптәшләр), эшчеләрнең һәм солдатларның үскәннән-үсә барган революцион активлыгына таянып, массаларны меньшевиклардан һәм эсерлардан аерып алу, шәһәр думасында күпчелек урынны яулап алу өчен көрәшне киң җәелдерде.
Партия комитеты таләбе буенча, фабрикаларга, заводларга якын урнашкан частьлардагы большевикларның актив катнашлыгында барлык эре заводларда, фабрикаларда Кызыл гвардия отрядларын оештыру һәм өйрәтү эшләве җәелде. Бу отрядлар үз чиратында солдатларны револю-ционлаштыруда зур роль уйнадылар.
Казан горнизоны солдатларының кем ягында булуына чынлап торып ышану һәм аларның көчен күрсәтү өчен эшче, солдат һәм крестьян депу-татлары Советы, полк комитеты белән берлектә, 14 октябрьда Биржа бинасында ябык җыелыш җыйды. Анда 15 октябрьда үткәрелергә тиешле митинг һәм демонстрациянең планы төзелде. Ябык җыелышта Шейнкман, Олькеницкий, Ершов, Ежов, Волков, Милх, Фролов, Кортов, Зайцев, Шубин, Чанышев һәм башкалар бар иде. 15 октябрьда кораллы митинг һәм демонстрация үткәрү, аның белән җитәкчелек итүне эшче, солдат депутатлары Советы башкарма комитетына тапшыру мәсьәләсен тикшергәндә, меньшевиклар, большевикларны властьны таркатуда гаепләп, шау-шу күтәрделәр. Шейнкман, Ершов, Шелыхманов иптәшләрнең ышандыргыч речьләреннән соң сул эсерлар демонстрация (ләкин коралсыз) үткәрергә большевиклар белән килештеләр. Моннан соң меньшевиклар ишекләрне каты ябып җыелыштан чыгып киттеләр.
Икенче көнне гаять зур митинг җыйналды, демонстрациягә Казан гарнизонындагы 30 меңгә якын барлык солдат чыкты.
Демонстрациягә кадәр төне буе диярлек плакатлар, лозунглар, байраклар хәзерләнде. Полк һәм батальон командирлары, командующийдан приказ юк дип, полкларны алып чыгарга риза булмадылар. Мин 240 полкта сайланып куелган батальоң командиры идем. Бу полкта татарлардан торган ике рота бар иде. Коралланган килеш оешкан төстә бу роталар колоннаның алдына тезелде. Солдатларның күңелләре күтәренке иде. Капитан Масальский (полк комитеты председателе) белән икәү байрак астына бастык. Оркестр марш уйнап җибәрде. Полкны митинг булачак урынга — вокзал артындагы болынлыкка алып киттек. Солдатлар, марш атлап, тантаналы төстә бардылар. Озакламый бүтән полклар, артиллерия бригадалары, дивизионнар җыелды. Эшчеләр дә бик күп килгән иде.
Менә трибунага иптәш Ершов менеп басты. «Тыңлагыз» дигән мәгънәдә бер кулын өскә күтәрде. Меңләгән солдатлар, эшчеләр чебен очкан тавыш та ишетелерлек булып тындылар.
— Сезнең теләгегез, таләбегез буенча халыкара һәм эчке хәлне тикшерү максаты белән, эшчеләргә һәм солдатларга хәзер нәрсә эшләргә, сугышны туктату, чын-чынлап революцион власть, Советлар властен оештыру өчен нәрсә эшләргә дигән мәсьәләне хәл итү өчен без бирегә җыйналдык, — дип иптәш Ершов митингны ачып җибәрде.
74
II. Ежов, Ефремов һәм башкалар речь белән чыктылар, фронттагы, Петроградтагы, Кронштадттагы, Казандагы вакыйгалар, Вакытлы хөкүмәтнең, меньшевикларның тоткан позицияләре, аларның бөтендөнья капиталистлары һәм банкирлары интересы өчен сугышны дәвам иттерүләре турында сөйләделәр. Чыгып сөйләүчеләр үзләренең чыгышларын «Вакытлы хөкүмәт долой!», «Бетсен сугыш!», «Бөтен власть советларга!» дигән лозунглар белән тәмамладылар. Лозунглардан соң көчле кул чабулар, «ура!» кычкырулар булды, меңләгән бүрекләр һавага очты, оркестр туш уйнады. Большевиклар партиясенең Казан комитеты резолюциясе һәм революцион халыкларның юлбашчысы В. И. Ленинга, Петроград, Кронштадт һәм Москва Советларына котлау телеграммалары бертавыштан кабул ителде.
Митингка катнашучыларның таләбе буенча соңыннан «Бөтен власть Советларга!», «Бетсен сугыш!» дигән лозунглар күтәреп, оешкан төстә Казан урамнары буйлап узарга карар ителде.
Демонстрациядән соң икенче көнне үк генерал Сандецкий сараенда бөтен полк командирлары, горнизоп начальнигы, хәрби училище начальнигы, губерна комиссары Чернышев, меньшевиклар, эсерлар лидерлары җыелып киңәйтелгән киңәшмә үткәрәләр. Меньшевиклар һәм эсерлар демонстрацияне оештыручыларны — большевикларны кулга алырга таләп итәләр. Киңәшмәдә «Социалистик блок» — Вакытлы хөкүмәтне яклаучылар, сугышны җиңгәнчегә кадәр дәвам иттерергә теләүчеләр блогы төзәргә карар кылалар.
Большевиклар партиясен таркату һәм революцион эшчеләргә, солдатларга каршы һөҗүм башлау максаты белән 17 Октябрьда округ командующие каршында «Социалистик блок», «Революцион штаб» (асылда контрреволюцион) төзелә.
Гаскәрләрнең 15 Октябрьдагы демонстрациясе буржуазияне чын-чын- лап куркуга төшерде. Большевикларны да бу вакыйга кораллы восстаниегә хәзерлекне тизләтүгә этәрде. Бу митинг һәм демонстрация көчләрнең инде җитешкәнен, өлгергәнен, массаның көчен ышанычлы итеп күрсәтте.
Бу вакытта бездә Үзәк Комитеттан кораллы көрәшкә әзер торырга директива бар иде инде.
18 октябрьда меньшевикларның «Новая жизнь» газетасында штрейк-брехер һәм хыянәтче Зиновьев белән Каменов партия Үзәк Комитетының кораллы восстание турындагы карарын дошманнарга ачып бирделәр.
Округ командующие бездән алданрак үзе кузгалырга булды һәм 19 октябрьда безнең көчләрне капшап, Арча кыры казармаларына урнашкан 2-артбригаданың 1 дивизионының ныклыгын сынап карарга уйлады. 19—20 октябрьда округ командоваииесе беренче һәм икенче дивизионны коралсызландыру һәм юл уңаенда кайберәүләрне кулга алу (Гроздовны, Грассисны, Ершовны — алар еш кына бу дивизионнарда була торганнар иде) нияте белән Арча кыры казармалары юнәлешендә «сугышлы разведка» ясап карарга булды. Хәл бик кискен иде. Ләкин юнкерлар ротасы, ике броневик, бер взвод Сызрань гусарлары беренче дивизионга каршы Арча кырына барып берни эшли алмадылар. Шелых- манов, Андронов, Коломийцев иптәшләр, орудиеләрпе ачык позициягә алып чыгып, картечь белән аларга каршы ут ачтылар. Аннан соң юнкерлар Икенче дивизионга каршы атакага киттеләр. Эсер поручик Поплав- скийның хыянәте аркасында, аларга анда дивизионны коралсызландырырга мөмкинлек туа һәм Грассис кулга алына. Бу вакытта Грассис солдатлар арасында җыелыш үткәрә торган була.
Поручик Поплавский, Бишенче артбригададан 6-батареяны алып, Сандецкий карамагына килә һәм орудиеләрдәп Арча казармаларын утка тота башлый.
75
Хәл кичегүсез хәрәкәт таләп итә иде, солдатлар көрәшкә омтылдылар. Партия капиталистларга каршы сугышка чыгарга карар итте. Партия комитетының һәм хәрби оешманың барлык членнары заводларга, полкларга таралды. Иптәш Олькеннцкий үз карамагында ике-өч кеше генә калдырды. Хәрби-революциои штабта (штаб составында Н. Ершов — җитәкче, капитан Масальский — штаб начальнигы, Шелыхманов, Фролов, Чанышев, Дерунов, Гладилов, Кортов, Каргин, Шубин, Гонченко иптәшләр) безгә Кремльгә, Сандецкий сараена һөҗүм итү, округ коман- дованиесен кулга алу, юнкерларны тар-мар итү, алариы коралсызландыру, телеграфны, почтаны, банкларны, вокзалны, пристаньны кулга алу буенча күрсәтмәләр бирәләр иде. Шул вакытта телефон шалтырады. Икенче дивизионны коралсызландыру һәм иптәш Грассисның кулга алынуы турында хәбәр иттеләр. Мәсьәлә ачык иде инде. Без алдан билгеләнгән объектларга таралыштык. 24 октябрьга каршы төндә хәзерлек эшләре алып барылды, гаскәрләр коралландырылды, киендерелде.
Юнкерлар броневиклар белән, әйтеп үткәнемчә, сугыш хәрәкәтләрен башлаганнар иде инде. 24 октябрьда алар дамба буенча Бишбалтага һәм Арча кырындагы революцион частьларга, Кызыл гвардиягә каршы гомуми һөҗүмгә күчтеләр. Бишбалта дамбасында безнең разведчиклар броневиклар белән очрашты. Утын өемнәренә һәм Бишбалтаның көнчыгыш кырыендагы өйләргә ышыкланып алар пулеметлардан броневикларга һәм юнкерларга ут ачтылар.
Төп көчләр, артиллеристлар Кремльгә һәм Сандецкий сараена туп ата башлагач кына, 24 октябрьның 16—17 сәгатендә генә, сугышка керде. Туп тавышлары гомуми һөҗүмгә сигнал булды.
Минем группа дамба буенча турыдан-туры Кремльгә һөҗүм итәргә тиеш иде. Минем кул астында нигездә татар батальоны иде, безнең белән рәттән 40 заводтай һәм Алафузов фабрикасыннан Кызыл гвардия отрядлары һөҗүм итә иде. Алар белән дә иптәш Ершов кушуы буенча мин командалык иттем. Бездән сулда рак Бишбалтадагы 94 нче полк һәм элеккеге Шабанов фабрикасында оешкан Кызыл гвардия отрядлары һөҗүмгә барды.
Елга аръягы отрядлары һөҗүмне аеруча оешкан төстә башладылар. Алар Казанка елгасының һәр ике яры буйлап, юнкерларны Кремль стеналарына кысып, һөҗүмгә бардылар.
Кызыл гвардия отрядлары, татар роталары, 240, 164 һәм 94 полкларының роталары арасында чыи-чынлап сугышчан ярыш башланып китте. Кызыл гвардия отрядлары ачык позициягә кайдандыр өч орудия тартып китерделәр һәм броневикларны, Кремльне утка тотарга керештеләр. Сугыш кызганнан кыза бара иде. Шул вакытта без Олькеннцкий һәм Ершов иптәшләрдән партия комитеты һәм эшче, солдат, крестьян депутатлары Советы кан коюны дәвам иттермәү максаты белән командованиега ультиматум белдерергә карар кылуы турында хәбәр алдык. Ревкомда миңа, Фроловка, Деруновка һәм Чулковка делегация сыйфатында сарайга барырга куштылар. Иптәш Шелыхманов та шунда киткән иде. Без сарайга сәгать кичке 8—10 тирәсендә барып кердек. Капка янында броневик тора иде. Безне Сандецкий кабинетында полковник Архипов, Вакытлы хөкүмәтнең Казандагы хәрби комиссары капитан Калинин, полковник Тимофеев, Рясеицев, Алкин И. һәм башкалар каршы алды. Алар барысы да агарынган иде. Сүзне начальство тонында акырынып янаудан башладылар. Иптәш Шелыхманов аларга каршы, кискен итеп, безнең соранучы солдатлар сыйфатында килмәвебезне, баш күтәргән гарнизоннан, большевиклар партиясеннән делегация булуыбызны әйтеп бирде һәм ультиматумны белдерде: шәһәрдә бөтен властьны эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советына тапшырырга, юнкерларны
76
коралсызландырырга, коралны Советка тапшырырга, капитан Калининны куарга.
— Үзегез күреп торасыз, — диде иптәш Шелыхманов, сүзен дәвам итеп, — гарнизонның бөтен гаскәрләре безнең якта, ә сездә теләр-телә- мәс сугыша торган юнкерлар һәм гимназистлар роталары, шуның өстенә безнең гаскәрләр юнкерларга һәм казакларга нык ачу тота.
Мин дә үз ягымнан биредә утыра торган ике офицердан (Алкин һәм Токумбетов) тыш барлык татар частьлары үз полклары составында һөҗүмгә, штурмга әзер торуын әйттем. Шелыхманов тагын аларга уйлау һәм хәл итү өчен төн бирелүен, әгәр иртә беләнгә кадәр мәсьәлә уңай хәл ителмәсә, штурм башланачагы турында кисәтте.
— Боларның барысының да нәтиҗәсе өчен сез җавап бирәчәксез, генерал һәм меньшевик әфәнделәр!—дип өстәде ул, кискен тавышын тагы да күтәреп.
Полковник Архипов Совет карарына буйсыначагын әйтте. Тавыш, шау-шу купты. Капитан Калинин үз-үзен белештермичә кычкырынырга тотынды. Озакламый ярдәмгә фронттан дивизия, Чистайдан юнкерлар килеп җитәчәге турында сөйләнде. 25 октябрьда иртән үк сугышлар сугыш сәнгатенең бөтен кагыйдәләре буенча җәелеп китте. Туп гөрселдәгән тавышларга елга аръягындагы гудоклар үкерүе кушылды.
Арча кыры ягыннан туп аткан тавышлар ишетелү белән авангардта торган Кызыл гвардия отрядлары Бишбалта дамбасы, Кәҗә бистәсе һәм Ягодный бистәсе якларына җәелделәр. Дамбада тыгын иде. 240 полк роталарын болынлыкка төшерергә мәҗбүр булдык. Дамбаны Кызыл гвардиячеләргә калдырдык, чөнки аларның аяк киемнәре бик шәптән түгел иде. Алафузовчылар, шабановчылар һәм башка завод эшчеләре, (алар арасында татарларда күп иде) пулемет утына да игътибар итмичә, Бишбалта дамбасын бик тиз юнкерлардан чистарттылар һәм Бөкре күперне сугышып алдылар. Аннан соң һөҗүм азрак сүрәнләнде, чөнки Кремль стеналарыннан һәАм аның тирәсендәге биеклектән безнең алгы линиядәге частьларны юнкерлар пулеметтан бик нык утка тота иде.
Сул флангтагы частьлар, барлык ысуллардан файдаланып, ватык тегермән турында Казанка елгасын кичеп чыктылар. Кичкә таба 240 һәм 164 полк роталары Кремль стеналары янына ук килеп җиттеләр. 240, 164 һәм 94 полклардагы татар солдатларыннан торган роталар зур батырлыклар күрсәтеп сугыштылар.
Артиллеристлар бу көнне үзләренә ярдәмгә җибәрелгән 164 һәм 95 полк батальоннары, Кызыл гвардия отрядлары, дружиналар белән берлектә, бер броневикны җимерәләр, казакларны качарга мәҗбүр итәләр, юнкерларны Сандецкий сараена таба кысрыклыйлар. Кичкә таба сарай алына, фронттан дивизия көтеп яткан офицерлар, меньшевиклар һәм капитан Калинин Шелыхмановка биреләләр.
Юнкерлар артиллеристлар кысрыклавына чыдый алмыйча Грузинский урамы (хәзерге К. Маркс урамы) буйлап Кремльгә таба чигенүен дәвам иттеләр һәм чигенә-чигенә елга аръягы частьларына килеп терәлделәр. Аннары алар, бернинди шарт куймыйча, җиңеп чыккан Казан пролетариатына һәм гарнизонына бирелергә мәҗбүр булдылар.
Җиңү тантанасы башланды. Сугышчылар һәм кызыл гвардиячеләр кочаклаштылар, һәр кайда «ура» кычкыралар иде, батырлык күрсәткән кыю гвардиячеләрне һәм солдатларны югары чөйделәр, һава «Яшәсен, советлар власте!», «Яшәсен, бөек Ленин» дигән лозунглар белән яңгырап торды.
Без, большевиклар, җитәкчеләр элеккеге губернатор сараеның балконына күтәрелдек. Иптәш Олькеницкий халыкны Совет властеның җиңүе белән тәбрик итте, аннары Петроградта Вакытлы хөкүмәтне бәреп төшерү, дәүләт властеның Советлар кулына күчүе турында Үзәк Комитет те

леграммасын укыды. Бу көчле кул чабулар, «ура!» кычкырулар белән каршыланды.
Шулай итеп, Казан эшчеләре, Кызыл гвардия отрядлары, революцион полкларның солдатлары, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, эшче сыйныфның иң революцион отряды Петроград пролетариаты белән бер үк вакытта Казанда социалистик революцияне тормышка ашырдылар. 26 октябрьда барлык мәйданнар шәһәр халкы, эшчеләр, солдатлар, безгә теләктәшлек белдерүче интеллигенция белән тулы иде. Бу көнне шәһәр шау-шулы, тантаналы, бизәкле иде. Күн тужурка кигән, беләкләренә кызыл тасма бәйләгән артиллеристлар һәм кызыл гвардиячеләр яңа карабиннар тотып урамнарда, мәйданнарда почетлы сакта тордылар, революцион тәртипне сакладылар.
Шул ук көнне кич партиянең Казан Комитеты эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советының киңәйтелгән утырышын җыйды. Тиз, оператив хәрәкәт итү өчен пролетариат диктатурасы органы — вакытлы революцион комитет төзелде. Аның составына Олькеницкий, Н. Ершов, Милх, Шелыхманов, Конюшкин, Коротков, М. Вахитов, Чанышев, Масальский, К. Грассис, Карпов, К. Якубов, Андронов, Фролов, Израило- вич, Л. Жестянников, Казакевич, Пономарев иптәшләр керделәр. Казан хәрби округының вакытлы командующие итеп Николай Ершов сайланды. Утырыш Ленинга һәм кронштадтлыларга котлау телеграммалары җибәрү белән тәмамланды.
Революцион комитет алдында шәһәрдә революцион тәртип урнаштыру, дәүләт аппаратларын җайга салу, эре чиновникларның саботажлары белән көрәш, банкларны националлаштыру, азык мәсьәләсен хәл итү һәм башка мәсьәләләр буенча зур эш тора иде. Ревком иң кирәкле мәсьәләләрне кичектермичә тормышка ашыру эшенә кереште, һәм ноябрь ахырында үз функцияләрен эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советының яңа составына тапшырды.
Әлбәттә, социалистик революция дошманнары, фабрикантлар, сәүдәгәрләр, алпавытлар, эре чиновниклар, жандармнар, офицерлар кинәт кенә юк булмадылар. Алар идән астына күчтеләр, революция эшенә аяк чалып килделәр. Алар белән дә каты көрәш алып барырга кирәк иде.
Хәрби оешма округ управлениесен яңадан оештыру, хәрби комиссарлар билгеләү, хәрби училищеларны тарату, урыннарда совет власте урнаштыру һәм башка, һәм башка эшләр белән шөгыльләнергә кереште. Бу эшләрне Казан хәрби округы буенча комиссарлар советы башкарды.
Аның составы (Н. Ежов, Я. Чанышев, Скачков. Котляров, Останин) 1917 елның 25 ноябренда солдатларның округ Съездында сайланган иде. Без, комиссарлар Советы членнары, Сандецкнй сараенда тордык. Анда безнең белән бергә Олькеницкий, Шейнкман, Волков иптәшләр дә яшәде. Алар безгә партия, политик һәм хәрби мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәләр иде.
Миңа, хәрби комиссар буларак, офицер мәктәпләрен бетерү, ирекле армия өчен яңа частьлар, шул исәптән милли частьлар оештыру, «Хәрби шура»ны бөтенләйгә бетерү эше йөкләтелгән иде. Болардан тыш безнең округка атаман Дутов бандалары белән көрәшү бурычы йөкләтелде. Миңа берничә мәртәбә Дутовка каршы гаскәр һәм артиллерия белән Оренбург тирәсенә барырга туры килде.
Үзәктән хәрби форманы үзгәртү, чин һәм титулларга карап мөрәҗәгать итүне бетерү, яңа хәрби тәртип турында приказ килде.
Иске форманы изге дип санаган офицерлар составы моңа каршы дау күтәрде. Шурачылар бу приказга аеруча каршы чыктылар. Кугушевлар, Алкиннар, Токумбетов, Мамлеевлар һәм башка дворян, алпавыт малайлары революция алдыннан гына таккан ялтыравыклы алтын поганна- рыннан аерылырга теләмиләр иде. «Хәрби шура» үзенә запаста торган 95 полкны алып (анда 10 мең чамасы татарлар һәм башкортлар бар

78
иде), Бөтенроссия мөселманнарының II съезды вакытында бөтенләй оятсызлануга кадәр барын җитте. Шурага карата кичектермичә чара күрергә кирәк иде. Бу вакытта илдә киеренке хәл иде: Бресть договоры өзелгән чак, немец баскыннары Петроградка омтыла, социалистик Ватан куркынычта нде.
Төрле мөселман оешмаларын. «Хәрби Шура»ны бетерү эшендә безгә «Россия халыкларының хокук декларацияләре», Совнаркомның «Татар- Башкорт республикалары турындагы положениеләре» басылып чыгуы һәм шулай ук 1918 елның январенда Мулланур Вахитов җитәкчелегендә Халык Комиссариаты һәм Хәрби коллегия каршында Үзәк Мөселман комиссариаты төзелү зур ярдәм итте. Шундый ук комиссариат Казанда да губпсполком каршында төзелде. Аны иптәш Сәетгалиев җитәкләде.
Комиссарлар советы тарафыннан яңа Кызыл Армия частьлары, беренче мөселман социалистик полкы (командиры Ы. Алимов, военкомы Г. Касимов) оештырылды.
Февраль ахырында шурачыларның икенче хәрби съезды ачылды. Аида солдатлардан да делегатлар бар иде. Бу делегатларның күбесе большевиклар һәм аларга теләктәшлек белдерүчеләр иде. Шейикмаи һәм Олькеницкий белән киңәшеп, съезд ачылыр алдыннан без аларны чакырып сөйләштек, алар съездның барышы турында безгә белдереп торырга сүз бирделәр. Без уйлаганча, съездда большевиклар һәм аларга теләктәшлек белдерүчеләр азчылык булып чыкты. Партия комитеты шурачыларның контрреволюцион политикасын фаш итү өчен анда үз вәкилләрен җибәрергә карар итте. Съездга барырга иптәш Шейикмаи, мин һәм Грассис билгеләнде. Мин анда барудан элек съезддагы большевиклар фракциясен коралландырдым, татар роталарын сугышчан тәртипкә китердем.
Без съезд бара торган дворян җыелышы бинасына кергәндә, съезд делегатларын котлау өчен килгән мөселман руханилары бөтен составы белән шунда утыра иде. Кадетлар, меньшевиклар, эсерлар партияләре вәкилләре, Чувашиядән, Маридан. Башкортстаниаи милли буржуазия башлыклары, хәтта Украин Радасы вәкилләре дә бар иде.
Партия алдында, съездның солдат массасы алдында без биредә ленинчыл’ милли мәсьәлә буенча җитди сынау үтәргә тиеш идек. Иптәш Шейнкман миңа Казан хәрби округы идарәсе буенча комиссарлар Советы исеменнән беренче чыгыш ясарга тәкъдим итте. Президиумда Алкин- нар, Токумбетовлардан һәм почетлы кунаклардан башка безнең иптәшләр дә — Сәетгалиев, К. Якубов һәм башка иптәшләр бар иде. Миңа сүз бирелгәч, безнең яклылар кул чапты, ә дошманнар, нәрсәдер көтеп, тып- тын булып калдылар.
Мин чыгышымда Вакытлы хөкүмәтне, генералларны, офицерларны һәм аларның политикасын фаш иттем. Революцион күтәрелеш, властьның халык кулына күчүе турында сөйләдем. Шурачыларның халык интересы өчен түгел, погоннарын саклап калу өчен көрәшүләрен әйттем. Большевиклар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең милли политикасы турындагы положениегә тукталдым. Москвада Мулланур Вахитов җитәкчелегендә Мөселман комиссариаты төзелү турында белдердем, солдатлапмы, большевикларны һәм аларга теләктәшлек белдерүчеләрне монда утыручы буржуаз милләтчеләрнең провокациясенә алданмаска, Советлар властен якларга чакырдым.
Минем чыгыштан соң зал, бер яктан, кул чабулар, икенче яктан, протест авазлары белән тулды. Сул фракция вәкилләре (Сәетгалиев, Алимов, Касимов) ныгышларыннан соң съездда чын-чынлап гауга купты. Большевиклар, сул эсерлар, солдатлар съездны ташлап чыгып киттеләр, съезд башлыклары, Алкиннар, Мозаффаров һәм башкалар кулга алынды.

Съездның калган өлеше — милли буржуаз партия вәкилләре, шурачылар, руханилар, Болак артындагы Юиусовлар йортына җыйналып, фетнә күтәрделәр һәм үзләрен «Болак арты республикасы» дип игълан иттеләр.
Фетнәчеләр 95 полкны, андагы коралларны алып, уннарча дружиналарны коралландырып, Болак аша салынган барлык күперләрдә баррикадалар ясадылар.
Партиянең губерна комитеты һәм хәрби комиссарлар Советы 26 мартта, берләштерелгән утырышта Я. С. Шейнкман председательлегендә ревком штабы оештырды. Штаб составына К. Якубов, Дмитриев, Сәетга- лиев, Касимов, Алимов, гарнизон военкомы Шелыхманов, округ вәкиле буларак Чанышев кертелде. Штаб «Болак артын» таркату өчен оештырылды.
29 мартта берничә сәгать эчендә «Болак арты республикасы» тар-мар китерелде. «Тимер дружиналар» коралларын ташлап качты, фетнә җитәкчеләре кул күтәрделәр, хәтта югалтулар бөтенләй булмады диярлек.
Шулай итеп, милли буржуазиянең эшчеләрне һәм солдатларны гомуми революцион эштән аерыга, төрле милләт пролетарийларын бер- берсенә өстерергә маташулары җимерелде. Эшчеләр сыйныфы Коммунистлар партиясенең тоткан юлын, Ленин идеясен аңлады, бу идея, хезмәт ияләре арасында таралып, бөек көчкә әверелде һәм социалистик революциянең җиңүенә китерде.