Логотип Казан Утлары
Поэма

БЕЗНЕҢ МУСА


Поэмадан өзекләр
Дөньяда шулай итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын...
Муса Җәлил.
Таш коймасы биек Моабитның, Капкалары аның тимердән.
Варфоломий төне \
Үлем төне
Кабатланып тора биредә.
Муса утыра ялгыз камерада; Тар камера тынчу һавалы. Конвойчылар йөри коридорда, Итекләре тимер дагалы.
Сүгенәләр... Хурлау тавышлары Көн-төн синең колак төбендә. Таш идәндә тынмый чыңгылдаган Шул дагалар белән бүген дә, Әйтерсең лә, алар тоткыннарның йөрәкләрен изеп үтәләр.
Кемнең суга соңгы минутлары, Кемнәр таңда җәза көтәләр...
Ява тышта көзге карлы яңгыр, һәм туктаусыз улый җил генә. Муса күңелен кайгы-хәсрәт талый; Тормышка һәм туган җиренә Шушы кадәр көчле мәхәббәтне һәм яшәүгә шундый теләкне, Шушы кадәр тирән әрнү белән Өзгәләнгән чагын йөрәкнең, Кисәкләргә телгәләнгән чагын Ул белмәгән иде моңарчы, — Туган илен, якыннарын җуеп, Чит җирләрдә тоткын булганчы...
1 1572 елда Фраипиядә католикларның гугенотларны суйган төне.
31
Казармага охшаш юеш барак, Биек койма тирә-ягыида.
Кичкә таба Муса, ялгыз калып,
Уйга чумып йөргән чагында,
Килеп керде берәү дәшми-тынмый, Саклык белән, эзләп кемнедер.
Карашына чыккан ару-йоичу, Бу — аның да кара өнедер.
Баскан аны куе сакал-мыек, Азрак ошый таныш кешегә. Ураган ул солдат обмоткасын, Телогрейка кигән өстеиә.
Сул аягы бераз аксый аның;
Ниләр узган икән башыннан?
Елмая ул, никтер кыяр-кыймас, Куе кара кашлар астыннан.
— Саумы, Муса? Ничек әле болай Җил ташлады сине бу якка?
Күрештеләр алар кочаклашып, Гаҗәпсенеп мондый очракка.
«Дуслармы без, әллә дошманнармы?» — Бер үк сорау ике әсирдә.
— Сөйләшик без, Абдул, ачык итеп, Үлә, диләр, чирен яшергән.
Кайберәүләр монда теләп килгән, Әллә син дә шулай килдеңме?
— Юк, юк, Муса,
Фашист икмәгенә
Сатмадым мин туган илемне.
Үләм, — дидем. Ләкин җыенмадым Мин тезләнеп гафу сорарга. — Сугыш кыры — Брянск туфрагына Тамган каным шаһит моңарга.
— Кичтең, димәк, син дә уттан-судан;
Ә күптәнме әле биредә?
— Күптән түгел. Төрле лагерьларда Туры килде сөрелеп йөрергә.
«Бирел!» — диде ачлык. «Юк!» — дидем мин, «Бирел!» — диде үлем. «Юк! — дидем. — Мин яшәргә һәм сөяргә телим, Ышанычым моңа нык минем».
«Бирел!»—диде дошман. «Юк!—дидем мин,— Атсагыз да терәп коймага».
Газап чигеп шулай һәм көрәшеп Кабат тудым, дускай, дөньяга.
32
Юк, юк,
Син тезләнеп яшәдең, дип Әйтә алмас миңа һичкем дә. Юккамыни, Муса, бу чәчләргә Чал керүе бер ел эчендә?..
Серләштеләр дуслар кич буе:
— Бер үк төрле, димәк, уебыз.
— Безнең өчен бары шушы юл, Тик бер генә безнең юлыбыз.
Хәтәр эш бу, әйе, Абдул дус, Күзне ачып карыйк без моңа. Ике киңәш, диләр, бер булса, Илле егет, диләр, йөз була.
— Дөрес, Муса, дөрес әйтәсең, Ә эшне соң нидән башларга?
— Борһан абый белән киңәшеп, Листовкалар кирәк басарга.
— Барысы ачык хәзер миңа да; Эш уңышы — кыю башлауда.
Тәвәккәллек кирәк дөньяда, Тәвәккәл бит, диләр, таш ярган.
Борһан абый таңда эштән кайтты;
Төне аның бушка үтмәгән.
Мусадагы яна листовканың
Буявы да кибеп җитмәгән:
«Ватандашлар! Легион әсирләре!
Сезнең өчен сыкрый күңелебез;
Кол итәргә теләп Россияне, Дошман алдый сезне, белегез:
Үтермәкче сезнең куллар белән Якыннарны, безнең дусларны;
Яндыртмакчы сезнең куллар белән, Көл итмәкче туган йортларны.
Легион тоткыннары,
Алданмагыз, уяу булыгыз!
Нык булыгыз, дошман коралларын Үзләренә каршы борыгыз!»
Ишетте ул кичә яшерен хәбәр һәм Алишка шушы турыда Сөйләп бирде: әле күптән түгел Көнчыгышка, сугыш кырына

Озатылган «легион» солдатлары
Мәсьәләне кыю чишкәннәр: Сиздермичә үтереп башлыкларын, Үзебезнең якка күчкәннәр.
— Җиткән, димәк, көче хакыйкатьнең Штыкларны кире борырга.
Алда безне яңа бәрелеш көтә, Кирәк моңа хәзер булырга.
Юкка чыкты ничек листовкалар, Кем чамалап йөргән уңаен?
Куркак кеше, диләр, утка сала, Бу — Исмаев эше, могаен.
— Бөтенесен, әйе, аңлыйм, дускай ! Алиш кулы — Муса кулында.
Ни күрсәк тә, соңгы сулышкача
Без калабыз бәрелеш кырында...
Таш коймасы биек Моабитның, Чикләгән ул һәркем карашын; Киртәләгән шушы үлем йорты Тормыш белән тоткын арасын.
Күрми шагыйрь таң һәм кояш нурын;
Таш идәнгә каны чәчрәгән.
Юк иңендә кулы Чулпанының, — Мәхрүмме ул бөтен нәрсәдән?
Ява тышта көзге җилле яңгыр.
Тынгы бирми уйлар Мусага. Бәреп тора юеш таш салкыны, Кая гына башын куйса да.
Тәрәзәдән үрелеп карый шагыйрь, Тәрәзәсе тимер челтәрле.
Кемдер анда авыр ыңгыраша, Буа аны канлы ютәле.
Кемдер җырлый аръяк камерада Ерактагы сугыш кырында — Ак томанлы Карпат тауларында Яраланган бөркет турында;
Сагынып җырлый иректәге чагын, Сызлый күңеле, яна, борчыла.
Гүя, шаулап Прага каштаннары Җырларына аның кушыла.
. ••• :г- $
Ни авыррак ялгыз интегүдән? — Ачынып үтә төне, көндезе.
Күңел — диңгез...
3. ,с. Ә." № G.
33

34
Чиксез тирән бит ул, Чиксез киң бит күңел диңгезе.
Мин — бер тамчы язгы ташкында, дип Комсомолга ничек кергәнен, Корал алып,
Ак бандага каршы
Ничек итеп сугышып йөргәнен Хәтерләде шагыйрь.
— Мөмкин булса.
Гомер юлын шушы минуттан
Китәр идем башлап, элеккечә, Ут эченнән.
Алгы сызыктан...
Күз алдына тормыш дусты килә:
— Аны ничек якын күрдем мин;
Аны сөюем,
Аның сөюе белән
Чын бәхетле кеше идем мин.
Арабызга хәзер үлем басты, Булмас ахыры кавышу, көтсәң дә. Гомерлеккә аны ачынулы, Кайгылы һәм моңлы итсәм дә, Тартынмасын,
бәгъре өзелгәндә, Рәсемемне алып карарга;
Мәхәббәтем, биргән сүзем белән Гадел булып калам аңарга.
Уйлап чыкты шагыйрь төне буе, Какмады ул хәтта керфеген;
Бар төннәрдән озын итеп тойды Моабитның шомлы бу төнен.
— Мин бурычлы газиз әнкәемә, Биргән өчен сулар сулышны — Тудырганы, күз нурларын түгеп Үстергәне өчен бурычлы.
Ә син, илем, мине кеше иттең, Илһам бирдең, шагыйрь иттең син; Сулар сулышым булып әверелдең һәм йөрәгем булып типтең син!
Дәшә мине таңгы гудокларың, Иркен кырлар, чыклы болыннар; Дәшә мине Идел дулкыннары, Ильич үскән таныш урыннар.
Дәшә мине таңгы гудокларың, Илем, синең якты, киң күңелең. Ильич дәшә, Синең йөрәгеңнең
Тавышы белән дәшә ул мине.
б* 35
Камерада Муса ялгыз һаман; Тагын озак газап чигәрме? Кая язсын? Соңгы җырлары да Үзе белән бергә үләрме?
Юк, үлмәсләр! Аның бу җырларын Аңлый торган дуслар табылыр. Күңелләрдә алар тормыш булып, Шагыйрь гомере булып кабыныр.
Таңнан торды Муса. Күңеле аның Нидер эзли, нидер юксына.
Якты өмет, якты хыялларын Уртаклашып, Алиш дустына Атап язган яңа шигырен укый, Ялкын тулы шигырь юллары. Калын таш стена тора аерып, Ишетмәс тә бәлки ул аны.
— Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең Эзсез сүнә, диеп уйлама!
Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп, Шулай үлсәң иде дөньяда...
Укый Муса. Тирән борчулы ул. Керфегенә чыклар кунганнар.
— Керфекләрнең яшькә чылануы Көчсезлектән түгел, туганнар.
Диңгезләрне йөзеп кичәр идем, Илтсә юлым туган илемә.
Тамчы булып ташны тишәр идем, Тамсам әгәр халкым күңеленә...
Әле генә кертеп камерага Бикләделәр тагын берәүне; Туып үскән икән кай якларда? Азмы-күпме дөнья күргәнме?
Озын буйлы, чандыр яшь кеше ул. Ташлагандай яңа кыйналып, йончып беткән; озын кара чәче Маңгаена төшкән чуалып.
Җай тапмыймы ни дип эндәшергә? Я кемгәдер ачуы чыкканмы?
Сүзсез йөри, алга иелә төшеп, Төрмә аны шулай сыкканмы?
Туса дуслык авыр сынауларда, Ышанычың арта эшеңә.
Керсез күңел, олы йөрәк була Дуслык кадерен белгән кешедә.
36
Ачып салды шушы уртак тойгы һәркайсының күңел киңлеген.
— Россиянең мин бер солдаты, — дип Әйтеп бирде Муса кемлеген.
Ялыктырып, охшап бер-берсенә, Үтеп тора төрмә көннәре. Тартыныпмы. Андре аз сөйләшә; Юксындыра аны кемнәре?
Тирлемонда күптән сагынып көткән Чал анасы исенә төшкәнме?
Еллар буе бергә газап чиккән Дус-ишләре аның исәнме?
Иртән аны тагын кыйнадылар;
Богау иде аяк-кулында.
— Дус-ишләрең кемнәр? Кайда алар?
— Дусларыммы? Көрәш кырында.
Хәлсез ятты, ташка башын куеп; Таптадылар аның күкрәген. Күтәрелде кабат, аңын жыеп:
— Барыбер тибә минем йөрәгем!
— Ә алаймы?..
Тагын кыйнадылар;
Авызы-борыны аның кан булды. Ул, чайкалып, кысан камерага Көч-хәл белән кереп егылды.
Газапланды башы әйләнүдән;
Буды аны авыр ютәле.
Андре аны салкын таш идәннән Сәкесенә салды күтәреп.
Башын аның куйды тезләренә һәм карады шундый ягымлы: Әйтерсең лә, аның күзләрендә Күңел яктылыгы чагылды.
Шомлы тынлык баса Моабитиы;
Күнекмәгән Муса моңарга; йөрәгемә тынгы тапмаммы, дип Җыр көйли ул таныш моңнарга.
Җыр көйли ул иркен күңел белән, Гимны итеп ирек, хаклыкның; Кулларында богау йөрткәндә дә Тормыш матур, яшәү шатлыклы;
37
Их, яшисе килә озак итеп, Матур итеп; чөнки беләсең Җиңәчәген тиздән яктылыкның, Көткән көннәр тиздән киләсен.
Гомере чикле; кеше үлем көтә, Торган килеш кабер кырында;
Ә ул җырлый яшьлек һәм мәхәббәт,
Турылык һәм дуслык турында.
Ышанып һәм сагынып җырлый кеше, Димәк, әйтер йөрәк сүзе бар.
Бар бу җырда олы күңел хисе, Яшьлек үзе, Тормыш үзе бар.
һәр көн килә борчу, сагыш алып; Тумый монда якты иртәләр.
Хәл ителгән: тайда Мусаларны Дрезденга судка илтәләр.
Ә ул тыныч; чөнки ни буласын Белеп көтте айлар буена.
— Андре,—ди ул, — бәлки озакламый Бау салырлар минем муеныма;
Яки башым подвал идәнендә — Салкын, юеш ташта тәгәрәр;
Каным кибәр палач бүкәнендә...
Тиздән шулай булса бу әгәр, Сүзем шушы сиңа: бергә үттек Иң авырын сынау юлының.
Дустым итте сине,
Туган итте
Олы җанлы кеше булуың.
— Рәхмәт, Муса! Безнең арабызны Якынайтты баштан узганнар.
Без туганнар булып аерылабыз.
— Әйе, Андре, якын туганнар.
Аерылабыз... Вакыт җитә, дустым. Күрик инде моның хәстәрен.
Сузды шагыйрь сары катыргы тышлы, Уч төбедәй куен дәфтәрен.
— Җырларым бу. Андре, син беләсең, Безнең яшерен, авыр көрәштә Россиям дә,
Бергә синең белән
Бельгияң дә сыйды йөрәккә.
Төбәлделәр алар бер-берсенә Шундый җылы, шундый ягымлы, һәркайсының уйчан күзләрендә Күңел яктылыгы чагылды.
38
- Ышан, Муса; исән чыксам моннан, Тапшырырмын, дуска, ничек тә. Кочаклашты алар.
— Я, хуш. туган!..
Позак тавышы инде ишектә...
Камерада Муса ялгыз тагын; Шпандауда инде бу юлы. Әле куя көйләп «Кара урман»ны. Әле куя сузып «Уел»ны.
Өзгәләнеп күңеле әрни аның, Үзенә җыйнап күпме ялкынны: — Туамыни инде соңгы таңым? Гомерем соңы шулай якынмы?
Яшь түгимме хәзер башым иеп, Шушы, диеп, арып туктавым? Юк, юк!
Тормыш юлым урау булды, диеп. Авыр булды, диеп офтанмыйм.
Тик кызганам: җирнең матурлыгын Бик аз күрдем, бик аз яшәдем;
Бик аз яздым, бик аз ялкынландым, Илем өчен бик аз эшләдем.
Тынар тиздән сугыш янгыннары; Җил чәчкәннәр давыл урырлар. Күпме күз яшь, Күпме кан коелды, Күпме дуслар һәлак булдылар.
Хаклымы без моны онытырга? һәм буламы моны онытып?! Азатлыгын илнең, Матросовтай, Тормышлары белән ныгытып, Ауды дуслар сугыш кырларында: Солдатмы ул — моны оныткан? Корал кыскан килеш кулларына. Күтәрелеп алгы окоптай, Әйтә кебек алар: нык бул, шагыйрь, Безнең иңнәр — синең иңнәрдә. Ил өстенә үлем куркынычы Ябырылып килгән көннәрдә Без гәүдәбез белән киртәләдек Коллык юлын кара көчләрнең. Нур чишмәсе итсен йөрәгеңне Турылык һәм дуслык хисләрең...
Төрмә төне уза ялыктырып; Көнчыгышта инде таң ата. Көнчыгышта сызылып таң атуы Сагынуларын аның яңарта.
39
Сагына ул,
Нәни Чулпанының
Якты елмаюын сагына;
Ягымлы һәм якты елмаюы Шушы таңда, гүя, чагыла.
— Җирнең язы сезнең өчен туа; Елмаюлы сезнең шат йөзләр.
Сезне дәшеп, тулып дулкынлана Киң елгалар, зәңгәр диңгезләр.
Сезнең өчен бездә шат җырлар күп, Чәчәкләр күп иркен болында. Күрсәм кайтып туган якларымны, Яңа узган яңгыр суында Яланаяк, бергә сезнең белән, Рәхәтләнеп уйнар идем бер;
Колач җәеп, бергә сезнең белән, Зәңгәр күлне буйлар идем бер...
Сез яңадан учак кабызырсыз... Без күрмәбез ләкин берсен дә. Сезне сөйгән Алиш абыегыз Биредә үк, минем күршемдә Газап чигә... Ләкин өметләре Сүнмәс, җуеп соңгы чаткысын; Укып аның «Ана әкиятләре»н, Сез тоярсыз күңеле яктысын...
Москва баса шагыйрь күз алдына... Уртаклашып сагыш-кайгысын, Ул айдагы якын дусларына Нәрсә диеп язып калдырсын?
— Уч төбедәй кәгазь... Гомерем юлын Күңелегездә, — ди ул, — яңартсын.
Сезгә булган дуслык турылыгын Җырларым һәм үлемем аңлатсын.
Бу — йөрәкнең соңгы омтылышы... Ни әйтергә тели дустыбыз?
Өзгәләнеп шагыйрь: хуш, тормыш, — ди, — Хуш, туган ил, Дуслар, хушыгыз!
Туганнарым, хезмәт кешеләре, Күңелегездән җыр һәм көч алдым. Бөтен дәрте белән яшәвемнең Сөйдем Сезне, Сезгә ышандым.
Сөям һаман сүнмәс сөю белән һәм күңелемнән Сезне кочам мин. Сөюемә тугры булып үләм, Онытмагыз, Сезнең Муса мин...

Төрле якта булды безнең юллар, Очратмадым сугыш кырында. Аерса да төрмә, ут һәм еллар, Кайтты /Муса, Кайтты җырында.
Үлчәдем мин дуслык тойгыбызны Унбиш елы белән гомернең. Тормыштагы якты эзе булып Үлмәс җыры калды шагыйрьнең.
Арабыздан үзе югалса да. Юк, суытмас һични бу эзне. Көрәштәге Муса, Солдат Муса, Йөрәктәге Муса ул безнең.
1954—1957.