Логотип Казан Утлары
Шигърият

БАРИ РӘХМӘТ


26 майда күренекле татар совет шагыйре Бари ага Рәхмәт үлде.
Бари ага Рәхмәт 1897 елның 29 нчы маенда элекке Урал губернасы, Гурьев өязе, Живая Коса поселогында туган. 1914 нче елда «Ак юл» исемле балалар журналында «Бәйрәм котлы булсын» исемле беренче шигыре басыла. Шул еллардан башлап, аның шигырьләре газета-журнал битләрендә еш күренә башлыйлар. Граж- даннар сугышы елларында, «Кызыл Армия» газетасында эшләгәндә, Бари ага Рәхмәтнең иҗаты тагы да активлашып китә. Ул көр күңел белән эшче, ярлы халык өчен ал таң тууы турында җырлый, Ватанның ирек сөйгән улларын «азат илнең матур иркен буарга, матур җирләрне кан белән юарга» теләгән дошманга каршы көрәшергә чакыра. Шагыйрьгә Бөек Ватан сугышы фронтларында да солдат буларак катнашырга туры килә. Аның шигырьләре «Совет сугышчысы» исемле фронт газетасында еш басылалар.
Бари Рәхмәт — үзенчәлекле талантлы шагыйрь. Аның оста каләм белән язылган лирик һәм юмористик шигырьләрен укучылар яратып укыйлар. Соңгы елларда ул бигрәк тә балалар әдәбияты өлкәсендә актив эшләде. Балалар поэзиясендә шагыйрь талантының яңа сыйфатлары ачылып китте; балалар психологиясен тирән белеп язган, балаларның образлы фикерләвенә ятышлы, шаян, үткер юмор тулы шигырьләре белән ул татар совет балалар әдәбиятын тагы да баетты. Аның «Зәңгәр күл», «Нәниләр китабы», «Сабан туенда», «Бакчада күңелле», «Кыш бабай», «Ялкау белән Иренчәк» һәм «Кире турында әкият», «В родной стране» исемле китаплары балаларның иң яратып укый торган китапларыннан санала.
Бари Рәхмәт йөзендә татар совет әдәбияты күренекле шагыйрьне, әдәбиятыбызны баетуга, яшь буынны коммунизм рухында тәрбияләүгә үзен тулысынча багышлаган талантны югалтты.
Түбәндә без Бари ага Рәхмәтнең моңача бер кайда да басылмаган шигырен урнаштырабыз.
ЯРАТКАН ГӨЛЕМ
Бар минем гөлләр арасында яраткан бер гөлем. Шул гөл артыннан йөреп үтә минем һәрбер көнем. Таң атар-атмас торып һәр көн аңа мин су сибәм, Мин аны һәр нәрсәдән артык күрәм, артык сөям.
Шул гөлем төел үк күрәм син кечкенә сеңелемне дә, Иң кадерле гөл итеп сайлап утырттым күңелемә. Гөлгә тиңлим һәрвакыт син кечкенә сеңелемне мин, Көннәрең гөлләр, чәчәкләр төсле булсын дип телим.
1922.