Логотип Казан Утлары
Повесть

АВЫЛДАШЫМ НӘБИ


Унынчы бүлек
Нәби белән Гөлҗиһанны кавыштыру мәшәкате шулкадәр дә бөтен авылның уртак бер борчуына әверелеп китте, хәтта, беләсезме, бу мәсьәләне колхозның правление утырышына да куйдылар.
Бервакыт, ялга каршы кичне авылга кайткач, Кашшаф хәйләкәр генә елмаеп әйтте:
— Беләсезме, бүген правление утырышында Нәби абый белән Гөлҗиһан апаны кавыштырабыз бит. Киләсеңме?
— Бу нинди чеп-чи администраторлык тагын? Нәрсә син, әллә чыннан да...
Кашшаф һаман да елмая бирде.
— Шулай итмичә булмый инде. Икесе тиңентен кавыша алмыйча сар- гаеп-көеп йөриләр ич...
— Кара аны, кордаш, уйлабрак син... Бик четерекле мәсьәлә бит ул. Кешене бик рәнҗетүең бар.
Мин чыи-чынлап сагая башладым. Чыннан да, нишләмәкче була ул?.. Өстәвенә, әлеге зәңгәр бизәкле матур косынка да нигәдер күз алдыма килеп басты.
Ул арада Кашшафның йөзе җитдиләнде.
— Курыкма, яшьтәш, ничек тә акыл беләнрәк эш итәргә тырышырбыз,— диде ул һәм тирән генә итеп, шаулатып бер сулап куйды.— Нәби абыйның болай йөрүенә бик тә йөрәк әрни минем, малай. Эшли, эшли, юньле ризык, җылы түшәк күргәне юк, дигәндәй... Минем генә дә түгел, бөтен авылның җаны әчетә. Гөлҗиһан апаны да бәхетле итәсе иде. Бик тә ярата бит ул Нәби абыйны, чын әгәр. Нәбинең исемен ишетү белән үк йөзләре яктырып китә мескеннең... Нәби абыйның нечкә кыллары ничектер, аныкын белүе кыенрак. Шулай да бик әйбәт пар булырлар дим мин аларны...
— Анысы шулайдыр да... Ләкин бер дә правлепиегә куя торган мәсьәлә түгел бит бу, кордаш, шуны уйла син.
— Әйтәм бит, акыл белән эш итәргә тырышачакбыз... Мин болай уй-лыйм. Нәби абыйның бу мәсьәләне һаман да сузып килүе өенең бик искергән булуыннан түгел микән дим. Гөлҗиһан апага йортка барып керергә хурлана торгандыр инде... Кешеләр дә шулайрак сөйлиләр. Менә шуның өчен Нәби абыйга бик әйбәтләп колхоз көче белән өй салып бирергә исәп бар. Полный мөмкинчелек бар моңа хәзер бездә.
— Шулай дисәң генә...
2 Ахыры. Башы 5 иче санда.
55
__ Шулай дим шул менә!.. Син, теге, бигрәк тагыи, кешене бөтенләй җансыз итеп куймакчы буласың.
һәм Кашшаф, гадәтенчә, каты гына итеп минем иңбашыма сугып җибәрде.
...Правлеииенең киңәйтелгән ачык утырышы иде бу. Председатель бүлмәсе колхозчылар белән тулы иде. Көн тәртибендә ике-өч кенә мәсьәлә булса да, утырыш шактый озакка сузылды. Чөнки Кашшаф һәр мәсьәлә буенча фикер алышуларны бик киң рәвештә алып барырга, мөмкин кадәр колхозчыларны күбрәк катнаштырырга ярата иде.
Ниһаять, әлеге өй салу мәсьәләсенә дә чират җитте.
— Иптәшләр, һәрберебезгә мәгълүм, — диде Кашшаф, — безнең пер-спектив план буенча быел дүрт колхозчыга өй салып бирү күздә тотылган. Хәзер бер өйлек материал тулысымча хәзерләнде. Иң беренче итеп, кемне яңа өйле итәбез?.. Менә шуны хәл итәсе бар.
Беразга тынлык урнашты.
— Кергән гаризалар юкмы соң?—диде Хөсәен абый.
— Бер гариза бар барын.
— Кемнән?
— Шакир Уразовтан.
Ә-ә... — диде Хөсәен абый.
— Ике өйдән берсез калып бара шул...—диде Фазылҗан абзый да һәм тамак кырып куйды.
Арттарак кайсыдыр тыелып кына көлеп җибәрде.
Фазылҗан абзыйның сүзләре, чыннан да, дөрес иде. Сугыш вакытында Шакирны трофейный командада йөргән дип сөйлиләр. Булыр да, сугышның соңгы елларында Германия җиреннән бик күп посылкалар җибәреп ятты ул. Шуннан соң, кайтуга колхозның завхозы булып эшли башлады. Колхозда җитәкчелекнең таркау вакытлары иде, Шакирга бу урыны да бик килеште. Бик тиз арада кара-каршы өй торгызды, карал- ты-кураны да ныгытты.
Баштарак, җыеп иске-москыдан гына киенеп, җае чыкса-чыкмаса яшенә-картына:
— Әй туган, өй салуның бу бөкреләрне никадәр чиләндергәнен үз башына төшкән кеше генә белсә белер...—дип, бик мескенләнеп, ух-ах килеп йөрсә дә, соңга табарак тавышы бөереннән чыга башлады моның.
— Бу фани дөньяда яши белергә кирәк, туган, яши белергә... Яши белсәң, белен генә ашатырмын, яши белмәсәң яшеңне агызырмын, дип әйтте ди ул дөнья....
һәм Шакир «белен кабып» кына яши башлады. Хәзер инде өс-башын да бик бөтен һәм чиста йөртә, сап-сары нечкә мыегы астыннан хәйләкәр генә тук елмаюы бервакытта да китми иде. Еш кына, кичләрен, «колхозга фәлән-фәлән нәрсә белешергә барам» дип, ат җигеп күрше авылга китеп бара да таң алдыннан аның карлыккан исерек тавыш белән җыр- лый-җырлый кайтканы ишетелә иде... Әмма Шакир шулай «яши белеп», икенче кат иякләрен калынайткан саен, хатыны Хәернисаның болай да вакытсыз картайган йөзендә җыерчыклар күзгә күренеп арта, еш кына күз төпләрендә «утын ярганда ялгыш йомычка чәчрәгән» я шелле-зәңгәрле эзләр дә күренә башлады...
Хәер, авылда бу «ялгыш кына йомычка чәчрәгән» эзләрнең серенә тиз төшенделәр.
— Шүрлек Шакир яшь хатын алырга йөри ди бит, җир бит. Җылан- ның симергән саен күзе ялтырый дигән кебек, гомер иткән хатыны ошамый башлаган, адәм хуры.
Җилсез яфрак селкенми, ди. Дөрес булып чыкты бу хәбәр. Озакламыйча, Шакир «колхоз йомышы белән барам» дип, айлар буе кияүләп йөргән яшь кәләшен алып та кайтты.
56
Хәерниса апа яшь күрсәтмәде. Шаулап та йөрмәде. Сугыштан соц гына туган яшь баласын кочаклап, үз авылларына карт әнисе янына кайтып китте. Әмма олы кызлары Сания — әнисенә бер дә охшамаган, бик чая нәрсә иде. «Барыбер яшәтмим мин сине бу өстерәлчеген белән» дип. әтисенең битенә төкергән икән дип сөйләделәр.
Алар судлашып, мал-мөлкәт бүлешеп аерылышмадылар. Хәерниса апа Шакирның «бик кызганып, яхшылык итеп» биргән бер башмак тана белән бер сандык чүпрәк-чапрактан артыгын сорап та, даулап та йөрмәде. һәм, ихтимал, дулап та йөрмәс иде. Ләкин авыл халкы бу хак- сызлыкка түзә алмады. Бу турыда үзебезнең Верховный Совет депутатына җиткезгәннәр. Шуннан соң, авылда ук күргәзмә суд булып, Шакирның зур өен хатыны белән баласына алып бирделәр. Колхоз күчереп салырга ярдәм итте.
Олы кызлары Сания өйгә яшь ана килгән көннең иртәгесен үк шәһәргә чыгып киткән иде. Чаялыгы өстенә, ирләргә бирешкесез тазалыгы да бар иде кызның. Бер төзелешкә эшкә урнашып, әйбәт кенә яши дип сөйләделәр. Әнисенә гел чәен-шикәреи җибәреп тора, ел саен кунакка да кайта дип сөйләделәр. Ләкин бирегә кайтып, әтисе күзенә бер мәртәбә дә күренмәде.
Шакир зур өен сүтеп алып киткән көннәрне бик борынын салындырып, «берегез дә кирәк түгел, чүпрәк башлар, ялгыз торганым мең артык» дип, яшь хатынына җикеренгәләп маташса да, соңрак, бер дә сер бирмичә, элеккечә мыек астыннан гына тук елмаеп йөри башлый. Кечкенә өе янына яңадан бер бүлмә үстереп салырга да җыенып йөри иде бугай.
Ләкин көтмәгәндә генә зур-зур чемоданнарын һәм төенчекләрен күтәреп, шәһәрдән Сания кайтып төшә. Башта аның болай кайтуына авылда аптырабрак калганнар иде. Озакламыйча мәсьәлә ачыкланды: Сания ана булырга җыена икән...
— Әтисе армиягә китте, — дип әйтә ди.
Сания кайтканнан бирле бу йортның тагын бөтен тынычлыгы китте. Үги ана белән кайткан кыз арасында көн саен олы тавыш чыга, бу гауга һәрвакыт яшь хатынның янаулы һәм назлы күз яшьләрен агыза- агыза иренә зарлану белән бетә. Шакир исә, болай да үз зәһәре белән үзе буылырга торган халык, бик еш урындык-фәлән күтәрүгә, чынаяк- тәлинкә ватуга барып җитә. Әмма Сания берәүгә дә, шул исәптән ата кешегә дә махы бирүчеләрдән түгел иде.
— Алай яшь хатының белән сөешеп-сыйпашып кына яшисең килсә, әнә, мунчада торыгыз. Бу өйдә минем дә өлешем бар, көчем җитәрлек керде,— дип кенә җибәрә ди.
Ә соңгы көннәрне аны төп йорттан үз өлешен даулап, судка да биргән икән, дип сөйли башладылар.
...Әнә ул, Шакир, стена буендагы урындыкта, терсәкләрен тезенә куеп һәм куллары белән яңакларын учлап, тын гына утыра. Ике катлы ияге һәм нечкә мыегы астындагы иреннәре элеккечә бик чиста кырылган, әмма элекке тук елмаю юк инде, аның урынына бөтен чыраенда кемнәргәдер үпкә катнаш эчке бер усал ачу чагыла. Кем дә булса үзенә кагылышлы берәр сүз әйттеме, шунда ук ул каш астыннан бик текәлеп аңа карап куя.
— Ягез, иптәшләр, ничек хәл итәбез бу мәсьәләне?—диде Кашшаф, тынып калган йөзләргә күз йөртеп чыкты. Ләкин бу тынлыкның һич тә әйтер сүзләре булмаганлыктан түгел, ә сүзләрнең артык күп булып китүеннән, тик кайдан башларга гына аптырап калудан икәнлеге сизелеп тора иде.
— Бездә, правление членнарында, мондыйрак бер фикер бар иде,— дип дәвам итте Кашшаф. — Өй салып бирүне сораган гариза берәү генә булса да, мона мохтаҗ кешеләр бездә әле шактый бар. Шуларны да
57
исәпкә алып, иң беренче чиратта, без Нәби иптәш Сәмигуллинны өйле итүне лң мәхкуль күрәбез. Аннары тагын шулай аерым-аерым тикшерербез. Сез менә ничек карыйсыздыр әйдәгез, уйлашыйк...
— Бик дөрес булыр бу!
— Кирәк Нәбигә, бик кирәк.
— Әйдә, яңа өйгә төкле аягы белән яшь килен дә төшмәсме тагын.
— Нигез бүрәнәләрен хатын-кыздан тәгәрәтергә кирәк, җәмәгать. Моннан соң да тол яшәргә исәп тотмасын.
Кашшаф үз алдына гына елмаеп куйды.
— Правление фикеренә кушылабыз, алайса, иптәшләр? Тагын башка тәкъдимнәр бармы?
— Миңа сүз бирегез әле.
Нәби тавышы иде бу. Барысы да артка таба әйләнеп карадылар. Нәби, яньчек кепкасын кулында угалап, ишек төбендә басып тора, үзе тирләп, кызарып чыккан иде.
— Рәхмәт, Кашшаф туган, яхшы сүзегезгә. Барыгызга да рәхмәт, иптәшләр... — диде ул, алгарак чыгып басып. Үзе зур куллары белән тук-таусыз әле тирләгән маңгаен, әле яңакларын ышкып ала иде. — Янә дә, иптәшләр, мин болай уйлыйм. Ул кадәр үк беренче чиратка куймасагыз да ярар иде. Үзегез карагыз тагын... Әмма ләкин, иптәшләр, мин болай уйлыйм. Шакирның гаризасын кире кагып бик тә дөрес иттек без. Моның өчен бигрәк тә рәхмәт, иптәшләр, барыгызга да. Шулай җөгәнсез нәфесен тыя алмый, тәмиенә хуҗа була алмый, гаиләсен, йорт-җирен туздырып бетергән икән, хәзер инде менә бераз Лаеш шулпасын да татып карасын... Менә. Теге вакытта, яшь катын алып кайткан вакытта, колхоз да кирәк түгел иде, мир сүзе дә колагына кермәде. Хәзер генә колхоз кирәк булган икән, кара аны! Җылы куеным, салкын аркам, дип әйтте ди. Менә.
Бүлмәдә күңелле шау-шу, җиңел чә көлү яңгырап узды.
Шакирның маңгай тамырлары бармак юанлыгы булып бүрткән, түгәрәк күзләре йомранныкына охшап ялтырый иде. Шулай, игеннәр арасыннан искәрмәстән генә килеп чыга да йомран, катып калып, сиңа карап тора: коты алынып курка да ул, үз-үзен белештермәстән, өстенә сикерергә дә әзер тора...
— Синең шикелле каткан туныңны кочаклап кына йокламаганга эчең пошамыни, корчаңгы алаша!—диде ул бүлмәне яңгыратырлык калын тавыш белән.
Нәби яңадан торып басты.
— Аннары, иптәшләр, мин шуны да әйтим әле, — диде ул тыныч кына. — Теге вакытларда, Хәернисаның җиләк күк чакларында ук әле, Шакирның, әлеге дә баягы, һаман да шул җөгәнсез нәфеслегенә яман да саруым кайнап, йөрәгемә түзә алмыйча, бераз кабыргаларын кашып алган идем мин аның. Әнә Хөсәен кордашлар, Фазылҗаи абзыйлар хәтерли торгандыр. Менә шул вакытта нигә үтемлерәк итеп бирмәдем икән дип, әле дә булса үкенеп бетә алмыйм... Менә бүген, Шакирның шул җөгәнсезлегенең җимешләрен татый башлавын күргәч, бераз күңелем булды әле. Рәхмәт, иптәшләр, тагын бер кабат рәхмәт... Аннары, мине өйгә алай) беренче чиратка ук куймасагыз да ярар иде... Үзегез карагыз тагын.
Шакир, авызын кыегайтып, зәһәр генә елмаеп куйды.
— Үзеңнең чатлама суыкларда ялангач көе чатыр чабып йөргәннә- реңне ник сөйләмисең? Бичара гашыйк!.. Булдыра гына алмадың тик. Күзеңне чыгардың, әмма булдыра алмадың...
Нәби яңадан урыныннан сикереп торды, туп-туры Шакирга караган килеш кешеләр арасыннан ярып үтеп, аның каршысына ук килеп басты.
58
— Ник биргән антыңны бозасың син, кабахәт!.. Мин аны бары тик синең оятсыз күзләреңнән, шакшы сулышыңнан сакладым. Шуннан сон, бугазыңнан килеп алгач, син моннан ары сүзем, күзем белән генә түгел, уйларым белән дә аны былчыратмам дип ант бирдем... Ник бозасың хәзер антыңны, адәм актыгы!
Нәби, кизәнеп, Шакирга сугып җибәрәм дигәндә аны тотып алдылар. Артта хатын-кызлар ахылдап кычкырып җибәрде, ирләр, урыннарыннан торып, урындыкларны аудара-аудара, Нәби белән Шакирны әйләндереп алдылар. Кашшаф та килеп җитте.
Көч-хәл белән генә Нәби абыйны тынычландырдылар.
Унберенче бүлен
Иртәгесен, урамга беренче чыгу белән үк, өр-яңа хәбәр ишеттем:
— Гали кайткан бит, Нәби малае.
Мин Галинең Себер ягындагы бер төзелештә гади ярдәмче эшчедән бик яхшы экскаваторчы, багермейстер булып үсүен, хәзер яңа бишьеллыкның зур бер төзелешендә эшләвен Нәби абыйдан сорашып белә идем. Хәтта «Комсомольская правда» газетасында аның турында бик әйбәт хәбәр дә укыганым бар иде.
Озакламыйча мин Галинең үзен дә күрдем.
Безнең авылның нәкъ уртасыннан зур гына сусыз елга ярып үтә. Җәй урталарына кадәр аның төбеннән атлап кына чыгарлык кечкенә инеш тә чылтырап агып утыра. Ләкин җәйге челләләрдә ул бөтенләй кибә, елга төбен үги ана яфрагы, бака яфрагы, каз үләне баса. Колач җитмәслек юан тал төпләрендә куак күк зәһәр кычыткан, эшләпә ясап киярлек әрекмәннәр шаулап үсә, кәҗә сакалы, балтырган, сусыл көпшә дә җыярга була. Зәп-зәңгәр кыңгырау чәчәк, әфлисун төсендәге әби башмагы чәчәге, алсу дегет чәчәге, күзләрне иркәләп, үзенә тартып тора. Яр буйларында тукранбаш, көтүче сумкасы, өчьяфрак үсә, кузгалак, ак- баш бик уңа, җир җиләге дә күп була. Бу елганың һәр борылмасы, һәр тал төбе, куе үлән белән капланган хәйләкәр чокырлары һәм менә бу әчкелт кузгалаклары, хуш исле акбашлары, иренгә тидермичә генә ашарга ярый торган кәҗә сакаллары, тәмле җиләкләре — һәммәсе-һәммәсе безнең балачакның бик күңелле һәм кадерле сихри истәлекләрен саклый...
Галине мин әнә шунда, күпер буенда, үзенең яшьтәш егетләре белән сөйләшеп торганда очраттым. Карасана, ничек үсеп, ничек тазарып киткән ул! Баһадирлар, чын баһадирлар тазалыгы, баһадирлар көче бөркелеп тора аннан. Өстендә куе-зәңгәр төстәге әйбәт костюм.
Әнә ул, зур гәүдәсен иркен генә төп-төз тотып, ара-тирә үз алдына кулын салмак кына, тыйнак кына болгап куеп, нәрсәдер сөйли. Бу торышы да аның яңа: элек, берәү белән туктап сөйләшә башладымы, бер аягын алгарак басып, гәүдәсен арткарак ташлап тора торган иде яки, бөтен авырлыгын салып, берәр нәрсәгә сөялә торган гадәте бар иде... Әмма күзләре, каш астыннаирак кына карый торган акыллы да, усал да шомырт күзләре, һаман да шул: түп-түгәрәк күз каралары аз гына өске кабак астына кереп тора, озын кара керфекләре, бу олы гәүдәгә һич тә көтелмәгәнчә, нәфис кенә дугайланып бөгелгән.
Бераз якынлашкач, Галинең ачык яңгыраулы тавыш белән ашыкмыйча гына сөйләгән сүзләрен дә ишеттем:
— ...Бик мөмкин нәрсә ул, егетләр. Бер дә гаҗәп түгел. Экскаваторның чүмече бер капканда алтмыш кубометр җир чүмереп ала. Ә монда, нәрсә, күп булса, мең кубометрдан артыграк кына җир эше бардыр. Экскаватор унбиш-егерме мәртәбә селтәнеп алса — менә сиңа мә — буа әзер дигән сүз. Караңгы төшеп, кешеләр бераз тынгач башласаң, әле
59
таң атканчы буаның өстен чирәм кәсләре белән капларга, яр буйларына агачлар, чәчәкләр утыртырга да вакыт кала... Әйтәм бит, бик мөмкин эш бу.
- Картлар, иртән торып чыккач, шаккатсыннар иде бер, ә!
— Бер дә ышанмаслар иде, диюләр эшедер бу дип башларын кашып торырлар иде, — диештеләр егетләр.
Мин кинәт теге вакытларда бер төн эчендә урыннарыннан күчкән капкаларны, югалган мунча мичләрен хәтеремә төшердем дә елмаймыйча түзә алмадым.
— Тагын нинди могҗиза тудырырга йөри икән бу Камыр батыр, — дидем мин Галинең үзенә дә, аның белән кул кысышып күрешүгә.
— Теге вакыттагы яман истәлекләрне берәр изге истәлек белән юарга бик исәп бар барын, — диде Гали.
Сөйләшеп киттек. Ул йөргән яклар, андагы эш-тормыш хәлләре, кино-театрлары, кибетләре... Шуңа ук уртак истәлекләр ялганып китте. Әлеге минем Гали белән «индивидуаль беседа», шул вакытта өстәлдә пәйдә булган бер телем икмәк тә телгә алынды.
— Гел, иң башлап ипи турында гына уйлый торган чаклар үтеп бара инде ул,— диде Гали, бу турыда сүз чыккач. — Башка әйберләр турында да чынлабрак уйларга вакыт безгә. Әнә Кашшаф абый колхозның быел доходы миллионнан арта дип бик мактана да мактануын, ә клубыбыз һаман да шул иске икән әле...
Бераздан соң Гали, ничектер оял чан гына елмаеп, әйтте:
— Егетләр, әйдәгез, Хөсәен чишмәсеннән су эчеп килик бер, ә?.. Авылдан чыгып киткәннән бирле шул чишмәнең суын сагынып алҗыдым, әй. Ул тирәдә кәҗә сакалының да бик шәпләре үсә торган иде элек. Себер ягында юк ул, андый кәҗә сакаллары... Шуларына кадәр сагындырды.
Мин шул кичне Кашшафларда үткәрдем. Көндез миңа әйткән иде ул: кичен килеп утыр әле бер, яшьтәш, аулак өй миндә, әнине Кырлайдагы апаларга кунакка озаттым, дигән иде.
Мин кергәндә, Кашшаф укып утыра иде. Исәнләшүгә, шунда ук китабын карадым: Сергей Есенин шигырьләре. Бу минем өчен яңалык иде. Укырга киткәнче, алай шигырь китаплары белән бик үк дус түгел иде шикелле ул.
— Беркөн районга баргач эләктереп калдым моны, — диде ул. — Шәп яза икән! Шушы яшемә кадәр белми йөргәнмен, җиде кат җир астыннан булса да табып укыган булыр идем.
һәм китабын шап итеп ябып куйды да акрын гына яттан укып китте. * Разберемся во всем, что видели. Что случилось, что сталось в стране, И простим, где нас горько обидели По чужой и по нашей вине.
— Шәпме?
— Әйбәт. Ләкин гаҗәбрәк... Юк, шигырь түгел, ә менә ни өчен нәкъ шушы юллар бигрәк тә хәтерендә калуы гаҗәбрәк.
Кашшаф сизелер-сизелмәс кенә, моңсу гына елмаеп куйды.
— Дөресен генә әйткәндә, ни өчен икәнен мин аның, малай, үзем дә белмим... Ләкин менә шушы юлларны укыгач, нигәдер Нәби абый күз алдыма килде дә басты... Гомумән, һич башымнан чыкмый ул минем 6v көннәрдә.
— Аңлашыла да, аңлашылмый да... Нәби абый димәктәп, кичә Шакир белән нинди ант турында сүзгә килештеләр соң алар? Ниндидер,
60
Нәби абыйның бик тирән яшерен йөрәк серләренә бәйле булырга ошый ул үзе...
— Ошый дип... Аның яшь чагында бер кызга үлеп тә гашыйк булуы турында күптән сөйлиләр бит инде... «Су епбегез, су! Пожар!» дип, бил тиңентен ялангач көе каяндыр йөгереп кайтканын мин дә хәтерлим әле аның. «Кайда пожар, нәрсә яна?» дип әллә никадәр халык җыйналды. Кайсы чиләк, кайсы балта тоткан... «Менә монда пожар, җәмәгать, сүндерегез!» ди бу, халык җыелып беткәч кенә. Кайсы көлә, кайсы сүгенә...
— Адарын мин дә хәтерлим аның... Ләкин кем ул? Кыз да сөйгәнме Нәбине? Болары турында төрле кеше төрлечә сөйли. Хәтта кызның кайсы авылдан икәнлеген дә төрлечә әйтәләр.
— Анысы инде менә шушы антка бәйләнгәндер дим мин.
— Шулай булырга тиеш, әйе.
— Ни булса да булган, булган да беткән... Тик менә ничек тә Гөлҗиһан апа белән кавыштырасы иде аны. Кичә, күрдеңме, Нәби абыйга өй салырга булгач, ничек шатланды ул, Гөлҗиһан апа. Үзе елмая, үзенең күзләрендә яшь... Ә бит кешеләрне бәхетле итүдән дә зуррак шатлык юк ул!
— Әлбәттә.
Шул вакыт кинәт ишек шакыдылар һәм аннан, — беләсезме кем? — Нәби абый килеп керде. Өстендә әйбәт кара костюм, аягында яна итекләр иде аның, үзе яхшылап кырынган, күңеле шат икәнлеге әллә кайдан сизелеп тора, һәм бу кыяфәте белән ул бөтенләй яшәреп киткән кебек күренә иде.
— Утыгызны күрдем дә, бер кереп чыгыйм әле, мәйтәм, — диде ул ишек төбендә басып калган килеш уңайсызланыбрак.
Без, икәүләшеп, аның керүенә бик рәхмәт әйтеп, түрдән узуын үтендек.
— Улым кайтты бит, ишеткәнсездер? — диде ул, өстәл янына килеп утыруга.
— Озакка кайттымы? Ничек соң, бөтенләйгә кайтырга исәбе юкмы егетнең? — дип, Кашшаф үз ягына каера башлады.
— Төзи торган электр станцаларын эшләп бетергәч, кайтырга да исәбе юк түгел... Минем керү дә шул турыдарак бит әле. Әмма да, мәйтәм, хәйләкәр бит бу Кашшаф. Икенче елга яңа өйгә кайтып керсә, калмас җирләреннән калыр.
— Тик менә сыяр микән ул авылга шул кадәр зур экскаваторлары белән? Теге вакытта андый машинасыз-нисез дә бик сыешасы килми иде ич.
— Сыяр! Авылга сыймаса, мытыеска сыяр, — диде Нәби абый җнт- -ди генә. — Малайга акыл кергән инде. Андый җүләрлекләреи ташлагандыр.
— Бик үк ташлап бетергәнгә дә охшамый. Бая егетләр белән, кешеләр йоклап беткәч, астагы инештә бик зур буа буып куярга, чит-читлә- ренә агачлар, чәчәкләр утыртырга исәпләбрәк сөйләшеп торганын ишеттем мин аның.
Нәби абый чын куаныч белән көлеп җибәрде.
— Ышанма!.. Булыр да ул малайдан.
Без шулай телебезгә беренче килгәннәрне сөйләшеп торган арада, Кашшаф кече якка чыгып китте һәм анда савыт-саба шалтыратырга, нәрсәләрдер чыж-пыж китерергә тотынды, өйгә керосинка исе, кызган май исе аңкыды. Күрше малайны чакырып кереп, пышыи-пышын нәрсәдер сөйләшеп тә алдылар.
Бераздан соң хуҗа кешенең бу астыртын эше нәтиҗәләрен дә күрсәтте. Өстәлгә зур таба белән куырылган йомырка чыкты, калын итеп
61
киселгән ипи телемнәре өелде, бер тәлинкә суган туралды һәм, шуларга юлдаш булып, бер ярты да килеп утырды.
...Баштарак Нәби абый «бу шайтан суын үзегез генә тотыгыз, егетләр, эчмәм дигән сүзем бар» дип кырт кисте. Без дә олы кеше алдында тыйнаклык сакладык. Әңгәмә ансыз да бик күңелле барды.
Сүз үзеннәи-үзе кичәге правление утырышына ' килеп бәйләнгәч, Кашшаф, әлләни кызыксыну күрсәтмәскә тырышып кына, сорап куйды:
— Шакир абый нинди антын бозды соң ул кичә? Ирләрчә түгел инде бер дә. Ант булгач, ант булырга тиеш...
Нәби абыйның йөзе җитдиләнеп китте.
— Әйтәм бит, теге вакытта кабыргаларын үтемлерәк итеп кашыма- ганлыгыма үкенеп бетә алмыйм.
Бераз гына үз алдына уйчанланып утыргач, кинәт алдындагы рюмкасын күтәреп алды.
— Булмаса булган икән, әйдәгез, капладык, егетләр.
һәм "тиз генә, бер селтәнүдә рюмкасын безнең рюмкаларга чәкештереп алды да бер йотуда ялт итеп бушатып та куйды, зур кулы белән авызын сөртте, ипи белән суган капты. Аннары алдына караган килеш бик акрын тавыш белән сөйләп китте:
— Исеме Зөһрә иде аның. Бик чибәр идеме, әллә бик сөйкемле идеме яки йөрәкне утка салырдай берәр көче бар иде микән аның... Белмим. Аны бер күрү белән үк йөрәгемне әйтеп бетергесез ачы сагыш басты, шул ук вакытта шатландым да. Шулай була икән ул. Сагыш белән шатлык икесе берьюлы йөрәккә сыеша алалар икән... Сагышы — монысы инде аның мәңге миңа булачагы юклыгын белеп-сизеп алганлыктан, ә шатлыгы, беләсезме, дөньяда менә шушы кадәр дә гүзәл, әйтик, фәрештәгә тиң изге җанның да барлыгын белүдән, әйтик, ул баскан эзгә басудан килеп чыкты. Шулай була икән ул...
Бу вакытта мин бала атасы идем инде, ә ул чәчәк атып килә торган кыз иде әле. Аңа нинди дә булса өмет баглап, үз гаиләмне җимерү кебек уйлар башыма да кермәде. Юк! Аңа күземне генә төшереп бер карау да, аның белән бер-ике авыз сүз сөйләшү дә мине бәхетле итү өчен җитә кала иде. Әйе. Ихтимал, шулай булып калган да булыр иде ул. Ләкин... Кая, булмаса булган икән, тагын берәрне күтәрдекме әллә?
Нәби абый*тагын шулай ук бер йотуда рюмкасын ялт итеп каплап куйды, ләкин бу юлы бернәрсә дә капмады.
— Бервакыт шулай Шакир белән базарда очраштык та сөйләшеп торабыз. Күрәм, минем фәрештәм, Зөһрә үтеп бара. Әле дә хәтеремдә: өстеиә кара-зәңгәр күлмәк кигән, ак алъяпкыч япкан, ак яулык бөркәнгән. Күзем тимәгәе дип, ул якка башымны борырга да шигәеп, керфекләремне күтәрер-күтәрмәс кенә карап калдым... Шул чак сизәм, Шакир бөергә төртеп маташа минем. Әйләнеп карасам, йөрәкләрем әллә нишләп китте, күзләре ата мәченекедәй ялтырый моның... «Шәп нәрсә бу, ә! Кара син аның балтырларын» ди бу. Әйләндереп торып бер салып җибәрергә кулларым бик кычытса да, түздем. «Тфү! Шул тикле дә нәкәс җан булырсың икән», дидем дә китеп бардым. Ярар. А\онысы шуның белән бетте моның. Шуннан соң, бервакыт район җыелышына килдек. Ударниклар җыелышы иде. Безнең председатель булып, теге, егерме биш меңче Хафизов эшләгән чаклар иде бу, колхоз районда бик алда бара иде. Шакир да эләкте бу җыелышка. Кая кирәк, телгә оста, шома нәрсә, өстәвенә, гел әвен тирәсендә эшләп, хезмәт көнен дә әйбәт кенә төшергән иде... Шулай, җыелышта утырабыз. Күрәм, Зөһрә дә бар. Бездән ике скамья генә алда утыра. Күңелләр хушланып, бөтен дөньясы ук нурланып киткәндәй булды. Җитмәсә, район кешеләре бик мактап та чыктылар үземне. Зөһрә дә тыңлап утыра инде моны. «Их, мәй
62
тәм, мондый бәхет өчен көчеңне түгел, җаныңны биреп эшләсәң дә жәл түгел...» Менә бервакыт тәнәфескә туктадык. Күрәм, Шакир, Шүрлек шайтан, Зөһрә тирәсендә орчык кебек бөтерелеп йөри бит. Бер алдына, ике артына чыга тегенең. Тәннәрем үк чымырдап китте. Тукта, мәйтәм, җыелыш кына бетсен, өйрәтермен әле мин сине. Ярар. Җыелыш бетте. Ул көнне әле авылга кайтып китмәдек. Иртәгесен күргәзмә буласы иде, шуңа калдык. Шакирны эзлим, табып кына булмый бит. Җир йотты. Йөрәк һич урынында түгел минем, нәрсәдер сизенеп, тынычсызлана, ярсый. Үземне-үзем кая куярга белми йөрим. Көзге кыска көн күптән инде кичкә авышты. Төн җитте. Салкынча гына, айлы тын төн иде. Аяк асты шактый былчырак. Әмма мин салкынын да, былчырагын да сизмим. Урам буйлап йөрим дә йөрим. Йөри торгач, нәкъ Зөһрәләр турысына ук килеп чыкканмын. Бик матур челтәр пәрдәле тәрәзәләргә карап, сихерләнгән кеше кебек басып торам. Ничектер^ тынычланып та киткән күк булдым. Ярар. Кинәт шул чак, әйтерсең лә, минем башыма күсәк белән китереп суктылар. Зөһрә тавышы ишетелә, бик өзгәләнеп, актык ачулары белән кемгәдер карыша... Ул арада булмады, Шакирның төче- ләнә-төчеләнә юхадай пышылдавы да ишетелмәсенме! Яхшылабрак карасам. шунда капка артында ук басып торалар болар. Капка яртылаш ачык, Шакир Зөһрәне койма белән ике арага кысрыклаган да тегеңә үтәргә ирек бирми, кыз сугып җибәргән саен һаман кулын суза... Җилтерәп килеп тә җиттем, Шакирның кулбашыннан чытырдатып тотып алдым да, зырр итеп, йөземә-йөз борып куйдым. «Әйдәле!» мин әйтәм, Минем кыяфәтемдә, тавышымда ук гайрәт, көч-куәт ташып торган, күрәсең, бер сүзсез буйсынды бу. Читкәрәк алып китүеги булды, әйләндереп торып салып җибәрүем булды. Баш түбән мәтәлә-кадала, ачуым килмәгәе, бер җир буе тәгәрәп китте бу. Ул арада, гайрәтле арсландай йөгереп килеп өстенә менеп атландым да бирепме бирәм тегеңә. Менә, мәйтәм, тел белән генә әйткәнне аңламасаң, ал кирәгеңне! Чөнки, теге базар көннән соң ук, бик каты кисәтеп куйганым бар иде... Менә шунда тәмам антка китердем инде мин аны. Шуннан соң...
Нәби абый кинәт сүзеннән туктап, күлмәк изүләрен чишеп җибәрде, озаклап, тирләгән маңгаен, муенын сөртергә тотынды.
— А1енә шулай, егетләр. Әнә шул вакыттагы ант инде ул.
һәм Нәби абый бик актив төстә өстәл өстендәге сый-хөрмәттән авыз итәргә тотынды. Хуҗа кешебез, үзенең кулинарлык осталыгын күрсәтеп, табада колбаса да кыздырып китергән, зур алюмин чәйнек белән чәй дә кайнаткан иде. Өстәлне тозлаган кәбестә, конфет-печенье кебек әйберләр дә тутырды.
Без, зур сабырлык белән, Нәби абыйның бераз авызы бушап, хикәясен яңадан дәвам итүен көттек. Ләкин бераздан соң Нәби абый кинәт урыныннан кузгалды.
— Гаеп итеп калмагыз, егетләр. Рәхмәт, Кашшаф туган, сый-хөрмәтеңә.
Икәүләшеп, көчкә генә аны тагын бераз утырырга күндердек. Кашшаф рюмкаларга бутылка төбен бушатты.
— Моны кабып бетерик инде, Нәби абый.
— Юк, юк, миңа җитте, егетләр,—диде Нәби абый, рюмкасын читкә үк этеп куйды. — Әнә бер стакан чәй агызсаң, анысы зыян итмәс.
Нәби абый чәй эчкән арада без тизрәк хикәяне дәвам иттерү хәстәрен күрдек. Сакланып кына сораулар биреп куйдык.
— Шуннан соң нәрсә булды, Нәби абый?
— Сөйләп бетермәдегез бит әле...
— Шуннан соң...—диде Нәби абый, бармаклары белән өстәлгә чн- ерткәләп, беразга тынып калды. Аннары кинәт кенә кулына рюмкасын алды да нәкъ баягы ук темп белән аны каплап та куйды.
63
— Шуннан да ары эчкә кермик инде без, егетләр,—диде. — Юкса, болан бит... Сәрвәр апагызның рәнҗеп ятуы бар. Ни генә әйтмә, болан, әйбәт тордык, ачысыи-төчесен бергә татып гомер иттек... Авыр туфрагы җиңел булсын.
Беразга бүлмәдә тынлык урнашты.
— Хәзер инде Зөһрәнең җиткән кызы бар. Ире дә начар кеше түгел... Аннары, әйтсәм әйтим инде, егетләр, сез ул кызны беләсез бит. Рәмзия исемле ул.
— Рәмзия?—дип кабатладык без икебез берьюлы.
— Теге, трактор бригадасында учетчик кызмы?
Нәбинең чырае чын бәхетле елмаю белән балкып китте.
— Нәкъ үзе. Шулкадәр дә әнисенә охшаган ул, әйтерсең, Зөһрәнең кыз чагы кайтып кабатланган диярсең. Аннары, әйтсәм әйтим инде, егетләр, минем малай белән, Гали белән бик дус бит алар. Беркөнне генә, әле үзе кайтыр алдыннан гына, Гали Рәмзиягә бик матур баш яулыгы, теге... косынка диләрме әле? Шуны җибәргән. Вәгъдәләшү билгесе түгел микән дим.
Без, ирексездән, астан гына бер-беребезгә карашып куйдык. Зәңгәр косынка турында, бик зур сер итеп, Кашшафка да сөйләгән идем мин...
Нәби абыйның йөзе яктырганиан-яктыра барды.
— Шулай итеп, Зөһрә белән кода һәм кодагый булып, өге-җөге килеп яшисе көннәр бар әле безнең. Ул арада яңа өй дә өлгерсә... Менә бит ул, бәхет дигәнең... Рәмзия белән минем малай бик шәп пар булырлар дим мин. Икесе дә булдыксызлардан түгел, һөнәрләре дә бик шәп, машина кешеләре икесе дә. Машина заманы бит хәзер...
Без, Нәби абый чыгып киткәч тә, шактый озак утырдык әле. Бик күп сөйләшер сүз, уйланыр нәрсә калдырды ул безгә...
Мин кайтырга чыкканда, соң иде инде. Ай инде баеган, әмма күк йөзе тулы йолдызлар, йолдызлар... Урам тын. Салкыича. Тар сукмактан бераз баруга чалбар балаклары авыраеп калды: мул булып чык төшкән иде.
Урамның теге ягыннан ярым пышылдап кызу-кызу сөйләшә-сөйләшә икәү үтеп китте. Ахирәт кызлар иде бугай. Алар күздән югалуга тыкрыктан тагын икәү килеп чыкты. Болары егетләр, үзләре шактый ашыгалар. Берсе, тәбәнәгрәк буйлысы, култык астына нәрсәдер кыстырган. Гармон булса кирәк.
Мин тукталып калдым. Нәби абый өе турысы иде бу. Өйдә әле ут яиа, тәрәзәдән ишек алдындагы бүрәнәләр өеменә, өчпочмаклап өелгән такталарга сузылып яктылык төшкән. Кашшаф правление карарын бик тиз җиренә җиткерергә ярата!
Егетләр, бераз килгәч, туктадылар. Озын, таза гәүдәлесен шунда ук танып алдым: Гали икән.
Болар да бик кызу-кызу сөйләшәләр. Тавышларында шактый ярсулы ачу да яңгырый.
Бераздан тәбәнәк буйлысы гармои тартып җибәрде. Гали җыр башлады:
Күпер башы күк томан, Күпсенмәгез, күп тормам. Хәзер торсам, көзгә тормам, Сагынырсыз, мин булмам.
Аның тавышы бик иркен, саф һәм моңсу яңгырый, ләкин үзенең бу саф моңыннан үзе оялгандай, кайбер сүзләрне ничектер тамак төбеннән чыгарып, көйне шактый ямьсезләтә иде.

Ишек алдындагы бүрәнәләр һәм такталар өстенә сузылып төшкән яктылык кинәт бакча артына сикерде. Өйдәге ут өй алдына күчте. Нәби абый, Галинең тавышын ишетеп, улын каршы алырга чыкты булса кирәк.
Ләкин егетләр, җырлый-җырлый урам буйлап узып киттеләр.
Мәңге сагынмаслык итеп Карап каласы иде.
Галинең тавышы һаман да урыны-урыны белән тамак төбеннән чыга, әмма үзенә хас саф моңсулык, жыр ераклашкан саен, өстенлек ала бара иде...
Җәйге кыска төнне куып, таң беленеп килә иде.