Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ СӘНГАТЕ ЧИТ ИЛЛӘРДӘ

А. КӘРИМУЛЛИН

Совет әдәбияты югары идеялеле- ге, революцион рухы, бөтен дөнья тарихында беренче булып коммунизм төзүче совет халкының героик хезмәтен чагылдыруы белән чит ил укучыларының игътибарын үзенә тарта. Чит ил укучыларында күп милләтле совет әдәбиятына мәхәббәт елдан-ел үсә. Совет язучылары- ның, шул исәптән, татар язучыла- рының әсәрләре чит телләргә тәрҗемә ителәләр, киң катлау укучыларының яратып укыла торган әсәрләренә әйләнәләр.
Чит ил телләрендә татар язучы- ларының әсәрләре, алариың иҗатлары турында мәкаләләр революциягә хәтле үк чыга башлый. Мәсәлән, Англиядәге «The Russian Review» («Россияне күзәтү») журналында (1914, № 1, 47—48 битләр) Г. Тукайның кыскача биографиясе һәм «Пар ат» шигыренең инглиз телендәге тәрҗемәсе басыла. Г. Тукайның кайбер шигырьләре Истамбул шәһәрендә чыккан «Төрек йорты» (1913, № 16) журналында да урнаштырыла. Шушы ук журналда Ф. Әмирхан турында да материал чыга.
Октябрь революциясе татар әдә-биятының, сәнгатенең үсүе, таралуы өчен киң юл ачты.
Татар әдәбияты илебездәге тугандаш республика халыклары теленә, шул исәптән рус телендә күп санда тәрҗемә ителә башлады. Бөек рус теленә тәрҗемә ителү татар язучы- ларының чит илләрдә дә киң таралуына китерде.
Г. Ваильнец «Tatarische Tcxte» исемле 1930 елны Берлин-Лейпциг- та чыккан китабында Г. Тукайның кайбер шигырьләре басыла/1921 елны «Archivum» журналының беренче номерында (Будапештта) «Г. Тукай һәм хәзерге татар шагыйрьләре» дигән мәкалә урнаштырыла.
Бөек Ватан сугышы алдыннан һәм сугыштан соң Г. Тукайның әсәрләре Кытайда яшәүче уйгурлар өчен уйгур телендә берничә тапкыр басыла.
Татар әдәбияты классигы Г. Иб- раһимовның да кайбер әсәрләре чит ил телләренә тәрҗемә ителгәннәр. Аның «Адәмнәр» исемле хикәясе 1927 һәм 1928 елларны икс тапкыр төрек телендә басыла. Ә «Картлык көннәрендә» һәм «Кызыл чәчәкләр» исемле әсәрләре 1928 һәм 1929 елларны һәрберсе икешәр тапкыр төрек телендә: беренче басмалары гарәп алфавитында, икенче басмалары латин алфавитында басылалар.
Икенче бөтен дөнья сугышыннан соң социалистик җәмгыять төзү юлына күчкән халык демократиясе илләрендә күп милләтле совет әдәбияты белән кызыксыну нык үсте. Бу телләргә татар совет язучыла- рының әсәрләре дә тәрҗемә «ителә башлады.
Герой шагыйрь, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең шигырьләре һәм аның батырлыгы белән чит ил укучылары да сокланалар. Муса Җәлилнең күп кенә шигырьләре чит ил телләрендә дә яңгырый. Венгрия язучылар союзы органы «Иродалми уйшаг» («Әдәби газета») газетасында (1956, 7 январь) Муса Җәлилнең батырлыгы турында мәкалә басыла. Биредә аның «Яңа ел теләкләре»

8* 115
исемле шигыренең тәрҗемәсен дә кү-рергә мөмкин. Чехословакия, Албания, Польшаның вакытлы матбугаты битләрендә Муса Җәлилгә багыш-ланган мәкаләләр, аның шигырьләре басылганнар.
Франция коммунистлар партиясе органы «Ю маните» газетасында атаклы француз язучысы Луи Арагон тәрҗемәсендә Муса Җәлилнең шигырьләре басыла. 1956 елны Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр җыентыгы корея телендә чыга.
Немец, инглиз, испан, француз һәм поляк телләрендә чыгучы «Совет әдәбияты» журналының 1955 елгы 9 санында Ю. Корольковның «Муса Җәлил, аның тормышы һәм үлеме» исемле 'мәкаләсе басылды. Бу номерда Муса Җәлилнең «Минем бүләгем», «Ышанма» исемле шигырьләре дә урнаштырылган.
Муса Җәлилнең күп кенә ши-гырьләре һәм аның иҗатына ба-гышланган мәкаләләр румын телендә берничә 'мәртәбә басылалар.
1955 елның 15 Октябренда «Яшьлек ялкыны» («Sciteia reneratului») га-зетасында С. Битан тәрҗемәсендә берничә шигыре һәм кыскача био-графиясе урнаштырыла. «Яшь язучы» («Tinarul scriitor») журналының
1956 елның 6 санында «Кошчык», «Ышанма» шигырьләре, 1956 елны «Әдәби журнал» («La$ul literatur» журналының 7 санында «Җырлар» исеме астында Моабит төрмәсендә язылган аерым шигырьләре һәм М. Җәлил турында В. Драгос һәм Г. Зелении-Барубута мәкаләсе басыла. Берлин шәһәрендә чыга торган «Яңа Германия» («Neues Deutsh- land») газетасында (1956, 15 ноябрь) Муса Җәлилнең «Катыйльгә» исемле шигыренең тәрҗемәсе һәм аның турында мәкалә бирелә. Хәзер немец телендә М. Җәлилнең шигырьләр җыентыгы чыгарга хәзерлә- нелә.
Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ыиың инглиз һәм француз телендә Бөек Ватан сугышына хәтле үк басылуы билгеле. Бөек Ватан сугышы елларының ахырында Г. Кутуйның шигырьләре һәм «Тапшырылмаган хатлар»ы Ныо йоркта Гой Давидман нәшриятында чыккан «War poems of the United Nations» исемле китапта «Зур адымнар белән» исеме астында басылып чыга. «Тапшырылмаган хатлар» повесте 1955 елда Албаниядә «Ноябрь» («Nendori») журналының 5 санында П. Иокол тәрҗемәсендә басыла. Биредә Г. Кутуйның портреты һәм биографиясе дә урнаштырыла. Бу повесть 1954 елны Корея демократик республикасында, Пхеньянда «Госон несонса» нәшриятында аерым китап булып басылып, күп тиражда тарала.
Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романын чит ил укучылары яратып укыйлар. Бу роман турында 1951 елны төрле телләрдә чыга торган «Совет әдәбияты» журналында (№ 11) рецензия басыла. 1952 елны шушы журналда ук М. Кузьминның «Татар әдәбиятының күренекле әсәре» дигән мәкаләсе басыла. Чит илләрдә яшәүче хезмәт ияләре «Язгы җилләр» белән беренче тапкыр шушы мәкаләләр аркылы танышалар. Бу рецензия-мәкаләләрне укыганнан соң Голландиядән, Ираннан һ. б. илләрдән романны үз телләренә тәрҗемә итүне сорап күп хатлар килә. «Чит илләр белән культура мөнәсәбәте комитеты» чыгарган бюллетеньдәге информация буенча «Язгы җилләр» романының Америкада Ахлома штатында инглиз телендә чыгуы билгеле. Кави Нәҗми-нең «Язгы җилләр»е 1951 елны Бол-гариядә Г. Җечев тәрҗемәсендә болгар телендә, 1955 елны Германиядә Лейпцигта немец телендә ба-_ сыла. 1952 елны уйгур телендә чыгуы билгеле. «Язгы җилләр» романы Чехословакиядә ике тапкыр: беренче мәртәбә 1952 елны Бра- тиславада словак телендә, ә 1953 елны Прагада чех телендә басылып, чыга.
Кави Нәҗминең II Бөтенсоюз совет язучылары съездында татар совет әдәбияты турында сөйләгән рече 1955 елны Румыниядә «Сәнгать һәм әдәбият проблемалары» журналында (1955, № 2—3) һәм «Румыния тормышы» журналында (1955, №3) румын телендә басылып чыккан. Бу
116
факт та халык демократиясе илләрендә татар совет әдәбияты тарихы белән зур кызыксыну булуын күрсәтә.
Гомәр Бәшировның «Намус» романы халык демократиясе һәм капиталистик илләрнең хезмәт ияләре тарафыннан яратып каршы алынды. Безгә билгеле фактлар буенча, бу роман Болгариядә (София шәһәрендә) 1951 елда Д. Спростанов тәрҗемәсендә, Венгриядә Будапештта 1952 елда Л. Магош’ тәр-җемәсендә, Польшада Варшавада 1952 елда С. Гарцеский тәрҗемәсендә, Румыниядә Бухарестта 1952 елда С. Игнатиши һәм Н. Серна тәрҗемәсендә басылып чыккан. «Намус» романының кайбер илләрдә икешәр, өчәр мәртәбә дә басылуы билгеле. Кытайда ул ике тапкыр — 1952 елны Шанхайда Янь Хун һәм Янь Вэй тәрҗемәсендә «Хосин» нәшриятында, ә 1953 елны «^эньхуа гунцзо» нәшриятында Ши Чжэ-дунь тәрҗемәсендә чыккан, ә Чехословакиядә бу роман өч тапкыр басылган. 1952 һәм 1953 елларны Прагада чех телендә И. Юлак тәрҗемәсендә, ә 1952 елны Братис- лавада Б. Миклош тәрҗемәсендә словак телендә басыла. Бу роман 1955 елны уйгур теленә дә тәрҗемә ителә. 1954 елны «Намус» романы Албаниядә албан телендә, Германия демократик республикасында «Культура һәм прогресс» нәшриятында, немец телендә Отто Браун тәрҗемәсендә «Нәфисә» исемендә басылып чыга.
1951 елны бу роман СССР да төрле телләрдә чыга торган «Совет әдәбияты» исемендәге журналның 11 — 12 номерларында инглиз, француз, испан, поляк һәм немец телләрендә басылып, төрле илләргә таралды. Журнал редакциясенә килгән хатларда чит ил укучыларының бу романны яратып каршы алулары күренә. София университетында укучы бер студентка хатында К. Нәҗминең һәм Г. Бәшировның әсәрләрен укыгач туган хисләрен болай дип яза: «Сезнең бәхетле илегездән читтә яшәүче укучылар аерым милли республикаларның тормышларын белергә телиләр. Менә шуның өчен татар язучыларыннан Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» һәм Гомәр Бә-
I «Совет әдәбияты», 1953, № 5.
шировның «Намус» романын мин шундый комсызланып укыдым. Бу әсәрләргә югары бәя бирелүе Совет социалистик республикаларның нинди нык үсә барганын тагын бер тапкыр раслый. Кави Нәҗминең китабы аркылы мин татар халкының ре-волюцион көрәше белән беренче тапкыр таныштым». I
Г. Бәшировның «Намус», К. Нәҗ-минең «Язгы җилләр» романнары турында Венгриядән, Германиядән, Австриядән, Ираннан, Индиядән һ. б. күп илләрдән укучылар бу китапларга югары бәя биреп хатлар язалар.
«Намус» романының Индия китап укучылары күңелендә зур урын алуын Бомбей һәм Дәһли, Көнбатыш Бенгалия шәһәрләре һәм авылларында, Пэнҗәбстән һәм Индиянең көньяк провинцияләрендә яшәүче студентлардан, эшчеләрдән, кре-стьяннардан «Совет әдәбияты» (Москва) журналына килгән хатлар ачык сөйлиләр.
«Җир һәм халык» исемле немец газетасында (1952, апрель) «Намус» романы турында махсус мәкалә урнаштырылуы да билгеле.
Чит ил укучылары Г. Әпсәләмов- ны да аның романнары буенча беләләр. «Алтын йолдыз» романы 1955 елны Варшавада «Искра» нәшриятында басылып чыга, «Газинур» романыннан өзекләр Карелия АССР да «Пуналиппу» журналында фин телендә басылды һәм Финляндиядә яшәүче фин халкына да барып җитте. «Алтын йолдыз» романы уйгур телендә дә басылды.
Г. Гобәйнең «Замана балалары» повесте уйгур телендә басылуы һәм Кытайда күп укылуы билгеле. Че-хословакия фәннәр Академиясе кар-шындагы Көнчыгыш институты органы булган «Novy Orient» («Яңа шәрык») журналының II томында (1955 ел) Мирсәй Әмирнең иҗат һәм тормыш юлына багышланган мәкалә һәм язучының «Мөстәкыйм карт» хикәясе басылып чыга. 1952 елны Германия демократик
117
республикасының Галль шәһәрендә «Драматический цикл» китапханә-сендә Г. Галиевнең «Хаттан баш-ланды» («Es begann mit einem Brief») әсәре Д. Даубер тәрҗемәсендә басыла. Бу пьесаны француз телендә дә очратырга мөмкин.
1955 елны Парижда француз телендә басылган Луи Арагонныц «Совет әдәбиятлары» исемле китабы чит ил укучылары өчен зур яңалык булды. Бу зур хезмәтендә Арагон француз укучыларын күп милләтле совет әдәбияты белән таныштыра. Китапның бер бүлеге «Менә нәрсә булды Берлин шәһәрендә» дип атала һәм анда Муса Җәлилнең шигырьләре, татар әдәбияты турында сүз бара. Луи Арагон Муса Җәлил турында зур хөрмәт белән сөйли, аның таланты һәм героизмы белән соклана. Луи Арагон татар әдәбияты тарихына да кыскача туктала һәм Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, К. Нәҗми, М. Гафури, Г. Ку- туй, Ә. Фәйзи, И. Гази, Т. Гыйззәт, М. Гали, Н. Исәнбәт, Г. Бәширов, С. Хәким, Ш. Маннур, С. Баттал, М. Садри, Н. Арсланов, Ә. Давыдовларны искә алып үтә.
Татар совет әдәбияты һәм сәнгате белән беррәттән чит илләрдә татар халык иҗаты белән дә кызыксыналар.
Моны татар халык әкиятләрен эченә алган «Гөлчәчәк» исемле әкиятләр җыентыгының 1952 елны кытай телендә басылуы һәм Венгрия лингвисты Г. Балинтның 20—30 еллар тирәсендә венгр телендә татар халык иҗаты әсәрләрен эченә алган җыентыгын бастырып чыгаруы да ачык күрсәтә.
Татар әдәбияты һәм культурасы казанышларын чит ил халыкларына җиткерү буенча чит илләр телендә чыгучы «Совет әдәбияты» журналы зур эш башкара. Югарыда күрсәтелеп үткән фактлардан башка, бу журнал битләрендә басылган материаллар арасында татар әдәбиятын һәм сәнгатен пропагандалауга ба-гышланган күп материаллар бар. Мәсәлән, 1957 елның 1 номерында «Дружба народов» журналында ба-сылган Ф. Хөснинең «Авыл өстендәге йолдызлар» повестена ясалган күзә-түдә уңай бәя биреп үтелә.
1956 елның 2 номерында «Яңа совет опералары» дигән бүлектә яшь татар композиторы X. Вәлиул- линның X. Вахит либреттосына «Самат» операсы язуы турында информация урнаштырылган. 1951 елның 12 номерында Л. Фәттахов һәм К. Якуповның «Татарстан АССР ның оештырылуы турындагы декретка кул кую» картинасының репродукциясе, ә 1953 елның 3 номерында Л. Фәттаховның «Яшьлек» картинасы репродукциясе һәм художникның кыскача биографиясе басылган.
Татар совет музыкасы да чит илләрдә зур уңыш казанды. С. Сәйдә- шев, Җ. Фәйзи, Ы. Жиһанов һ. б. көйләрен, әсәрләрен яратып тыңлыйлар.
Ә. Габәши, Г. Әльмөхәметов һәм В. Виноградов тарафыннан язылган беренче татар операсы «Сания» Та-тарстанның оештырылуына 5 ел тулу уңае белән 1925 елны куелган иде. Шушы операның тулы нотасы һәм аның күренешләреннән булган рәсемнәр 1925 елның 10 декабрендә Берлинда чыга торган «Lede Woche Musik» журналының 51—52 номерларында басылып чыкты.
Фәрит Яруллинның «Шүрәле» ба-леты (Ә. Фәйзи либреттосы) күп кенә илләрдә зур уңыш белән бара.
1955 елны Болгариянең «Иске Македонияле» исемендәге дәүләт музыкаль театры бу балетны режиссер Георгии Арашев җитәкчелеге астында үз сәхнәсендә куя башлады.
Болгария коммунистлар партиясе органы «Работническо дело» газе-тасының 1956 ел 28 октябрь номерында Цв. Жпвковның «Шүрәле» балеты безнең сәхнәдә» исемле мәкаләсендә бу балетның музыкасына, биюләренә зур бәя бирелә, аның зур уңыш белән баруы сөйләнелә. Мәкаләдә Фәрит Яруллин һәм татар музыка сәнгате турында да языла. «Шүрәле» балеты Чехословакия, Венгриядә дә зур уңыш белән барды.
Хәзерге көндә бу балетны Албания дәүләт опера һәм балет театры

һәм Англиядә Лондон балет театры куярга хәзерлиләр. Албания театрының баш балетмейстеры Искәндәр Сәлими балетны куюга хәзерлек уңае белән Казанга килде. Ул үзе бу турыда болан диде: «Минем Казанга килүемнең төп сәбәбе — композитор Фәрит Яруллинның күп илләргә билгеле булган «Шүрәле» балеты белән танышу. Балетмейстер буларак, бу әсәр мине татар халык җырларына, биюләренә, уеннарына бай булуы белән кызыксындыра».
Татар әдәбияты һәм сәнгатенең чит ил телләрендә ни хәтле таралуын тулы күрсәтү кыен эш. Без биредә әле тулы булмаган фактларны гына китердек. Ләкин шушы күрсәтелгән фактлар да Совет власте чорында татар әдәбияты һәм сәнгате әсәрләренең чит илләрдә киң ихтирам һәм кызыксыну тудыруын сөйлиләр. Татар әдәбияты тик Бөек Октябрь революциясе нәтиҗәсендә генә тулы үсү мөмкинлеге алды, тик Совет власте чорында гына бөек илебезнең киң әдәбият мәйданына чыга алды. Совет властеның ленинчыл милли политикасы кояшы астында татар әдәбияты, бөтен совет әдәбияты белән бергә, ил чикләрен атлап үтеп, җир шарының төрле почмакларында яшәүче халыкларга барып җитә алды.